Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАН АВАЗЫ МӨНӘҖӘТЛӘРГӘ БЕР КҮЗӘТҮ

 Мөнәҗәт — (гарәпчәдән) ялгызлыкта үз-үзен белән сөйләшү, арыну. Ал- лаһе Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ярлыкауны сорау дигән мәгънәне анла- ■А. ▼та; диниинтим эчтәлектәге әсәр. Мөнәҗәтләр беренче мәртәбә «Татар халык иҗаты» дигән күп томлы җыелмада киң урын алдылар Эчтәлеге буенча алар берничә төркемгә бүленә: «Туган ил», «Ана белән бала». «Яшәү һәм үлем турында» Әмма ләкин бу томга бик күп санлы дини эчтәлекле мөнәҗәтләр («Бисмиллаһи дип башладым», «Әминә ханым— Мөхәммәт анасы», «Лә илаһе илләллаһны күп әйтегез, мәләкләр», «Исрафил сурын өргән». «Мөхәммәд пәйгамбәргә мәдхия». «И мөселман, кыл гыйбадәт», «Намә», «Вәйсиелкарани» («Вәйс әл-Карани») кертелмәгән Бу төр- кемнен репертуары бик кин һәм бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән Кызганычка каршы, үткән елларда фольклорчылар халык иҗатының мондый үрнәкләренә игътибар итмәделәр диярлек, чөнки аларны бастырып чыгару мөмкин түгел иде Мөнәҗәтләрнең барлык төркемнәре өчен дә. саф дини мөнәҗәтләрдән кала, хас булган топ сыйфат- ул да булса фаҗигалелек (трагизм) Ул барлык төркемнәр өчен дә уртак сыйфат Фаҗига тулы мөнәҗәтләрне тудыручы сәбәпләр кешенең гомер юлында еш туа Борынгы чыганакларны, уртак параллельләрне, охшаш жанрларны эзләү казакъларның көнкүреш җырларына, каракалпакларның елау-сыктауларына китерә Мондый елау-сыктаулар төрки халыкларның язма ядкярләрендә мәңгеләштерелгән Бу кайгы җырулары Мәхмүт Кашгарый- ңың «Диван ләгат-ит төрк» дигән тиңдәшсез хезмәтендә теркәлеп калган (IX гасыр):
Алып эр тона елдиму? Эсиз анун калдыму? Өзла ечен алдыму? Эмди йурак йыртылур Алып ир Төнгә үлдеме'* Явыз дөнья калдымы9 Аның үзен алдымы9 Инде йөрәк өзелер.
Казакъ язучысы Мохтар Ауэзов белән академик А Маргулан сыктауларның иң борынгы үрнәкләрен гомумтөрки ядкярдә Орхон-Енисей язмаларында ук табалар. Анда гасырлар катламын үткән кайгы авазы — баласын югалткан кеше сыкравы — «Кора бакмадым» (күреп туймадым) яңгырый Әлеге сыктауның кайтавазы безнең көннәрдә иҗат ителгән «Газиз бәбкәм» дигән мөнәҗәттә ишетелә: Газиз бәбкәм йөзләрен Күреп һичбер туялмалым; Газиз бәбкәм вафат булгач, Күземдин яшь тыялмадым. Шушыңа охшаш мотивларны «Дәдәм Коркет китабы» — борынгы төрки дастанындагы Бану Чәчәк сыктавында да табарга мөмкин Гарәп сәяхәтче-галиме Ибне Фазлан X гасырда ук Болгар шәһәрендә булып, анда кеше күмгәндә ирләрнең ачы тавыш белән’ елавын күзәтә, ә коллары үзүзләрен камчы белән яралар дип яза. Ислам тарату вазынфасын үтәүче ИбнеФазланга болгарларның мәҗүси йолалары ошап җитмәве гаҗәп түгел. Шулай ук каракалпакларда да. аларның борынгы йолалары буенча, үлгән кеше йортына ирләр елап киләләр, ә өй эчендә елау-сыктауны хатын-кызлар башлыйлар Бу йола борынгы чорларда барлык төркиләргә дә хас булган дип фараз кылырга мөмкин. Алып эр тона елдиму? Эсиз анун калдыму? Өзла ечен алдыму? Эмди йурак йыртылур Алып ир Төнгә үлдеме'* Явыз дөнья калдымы9 Аның үзен алдымы9 Инде йөрәк өзелер. Ислам дине кайгы-хәсрәт күренешләрен дини кысаларга кертте, алар тирәнгә, жанга сеңде, йомылды, ләкин бу хисләр шундый ук өрнүле. газаплы булып кала бирде һәм юату юлларын эзләде. Н Хисамов та мөнәҗәтләрдә йола жанры- елауларнын кайтавазын күзаллый һәм аларнын. жанр буларак. Казан татарларында юкка чыкканын әйтә Елау-сыктаулар дин йогынтысында эзсез югалды дип әйтү дөрес булмас, алар үзләренең функцияләрен, образларын мөнәҗәтләргә тапшырганнар Бу фикерне дәлилләү өчен казакъ жоктау-сыктаулары белән параллельлар үткәрү файдалы булыр Җоктауларнын һәм мөнәҗәтләрнең эчтәлеге, темасы, сурәтләү чаралары охшаш, аларда уртаклыклар шактый күп Казакъ галиме А Маргулан язуынча, борынг ы йолалар костасу. өстертү, жоктау. елаулар - казакъларга, кыргызларга хас. Алар исә һун. сак кабиләләренең безнең көннәргәчә яшәп килгән нәсел- тамыры. Мәхмүт Кашгари язмаларыннан күренгәнчә, жоктау—борынгы төрки кабиләләрнең уртак тормышы чорында ук барлыкка килгән җырларның бер төре. Тик бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, казакъларда жоктау үзгәрешсез диярлек калган, ә X гасырда үк ислам динен кабул иткән татарларда бу елаулар көчле метаморфозага дучар булганнар Шуна да карамастан, алар гасырлар дәвамында тема һәм сурәтләр охшашлыгын югалтмаганнар Жоктау халык иҗатының иң борынгы төрләренең берсе Мондый әсәрләрнең барлыкка килүе кабиләдәге күренекле кешеләрнен үлеменә бәйле була, аларда юксыну-кызгану хисләре яңгырый, истәлекләр янара Бу әсәрләрнен борынгы үрнәкләрен Орхон-Енисей ядкярләрендә. Күлтәгин, Бигре язмаларында ук күрергә була. Эпоста да елаулар бар Мәсәлән, угыз ядкяре «Дәдәм Көркет>’ китабында Бәмси Бәйрәк җоктавы яңгырый Башка торки халыклардан аермалы буларак, казакъларның жоктагын хатыннары булган, алар ялланып өйдән-өйгә елап йөргәннәр. Мондый елау осталары борынгы заманда Мисырда һәм Грециядә, революциягә кадәр Россиядә дә булган. Аерылу фаҗигасе барлык төр әсәрләргә дә үтеп керә. Туган ил турында булсын, ана белән бала, яшәү белән үлем, дини эчтәлекле мөнәҗәтләр булсын аларга бу тойгылар хас. Күп кенә әсәрләрне дөньяның фанилыгын, тереклекнең котылгысыз бетүгә дучар икәнлеген аңлау сугарган Мәсәлән. «Фани дөнья”. «Аерылдым туган илемдин» дигән мөнәҗәтләрдә шул мотивлар яңг ырый Мөнәҗәтем сезгә улсын. Дустым-ишсм лога кылсын Догалары кабул булсын. Фиракь булдым туганнардан (« Аерылдым илмремдин» Фиракь уты. фиракь уты. Сүнәрме икән йөрәкләрдән? Исән чакта кайту насыйп Булырмы икән ераклардан. Өченче гор мөнәҗәтләрдә дә «Ана белән бала- дип исемләнгән төркемдә шул ук уй-фикер чагылыш таба Кайгы-хәсрәт күргәннәрнен бәгьре янар. Кайгы-хәсрәт күрмәгәне уенга санар Кемнен итәгенә төшсә аныкы янар. Фиракь уты һич ялкынсыз янар инде /«Балаларым "ыкмый истин» Мөнәҗәтләрнең күбесендә аерылу ялкыны фиракъ уты төтенсез ялкынланып. бар тереклекне һәлак итә: Кызыл гөлләр булса иде. Сачаген коймаса иле. Бери үлем, бери фиракь. Шул икәү булмаса иде /«Ислр MfU-tMp» Бу аяусыз фиракъ сурәте икенче жанрга —бәет жанрына алып килә Аларда башка охшашлыклар белән рәттән уртаклык — фажигалелек калкып чыга һәм бу мотив жанрны берләштерә Бәетләрнең сюжетында илен, кадерле кешеләрен кналтудан туган әрнү, сыктау яңгырый Мөнәжәтләр исә вакыйгаларны андый ук эпик характерда күрсәтмиләр. Бу жанр тар даирәдә башкарыла торган әсәрләрне үз эченә ала. Туган ил белән хушлашуга багышланган мөнәжәтләр типологик планда казакъларның «костасу» җырлары белән охшаш Костасулар очен ин хас тема, М Ауэзов язганча, чын-чынлап халыкчан тема -туган ил. туган жир белән хушлашу: «Җирләрне тартып алу, чит жирләргә кысрыклап чыгару, сахраларга авыл һәм волостьларның куылуы даланы патша гаскәрләре тартып алгач кына түгел, ә бәлки ханнар заманында ук булган... Менә бу бәхетсезлекләр халык хәтерендә уелмас эз калдырган һәм кайгылы костасу жырлары тууга сәбәп булган». 1552 елда колонизацияләүгә дучар ителгән татар халкынын үткән тарихы шулай ук кайгылы. Башта эзәрлекләүләрдән, көчләп чукындырудан качып, ахырдан җирсезлек, хәерчелектән иза чигеп, Идел буенда кабатланып торган ачлыктан котылырга теләп, татарлар Рәсәй дәүләтенең иксез-чиксез киңлекләренә таралганнар. «Бөтен ил масштабында чагыштырып карасаң, татарлар ин сибелеп (дисперсно) утырган халыкларның берсе».— дип яза галимнәр. Туган илен, якыннарын өзелеп сагыну, югалтулар, ачы кайгы хисләре татарларын үтә дә моңлы, озын көйле җырларында, мөнәҗәтләренә сеңеп калган. Алар казакъның костасу җырларындагы тойгылар белән аваздаш; Мөнәҗәтем минем бетмәс. Кәгазь илә каләм җитмәс, Туган ил исемнән китмәс. Сабыр бирсен газиз Алла. Туганнарым, фиракъ булдым. Күрешергә ерак булдым. Сезне күреп сөйләшергә Акыллардан яза булдым. («Туган и./ исемнән китмәс») Мөнәҗәтләрнең искиткеч моңлы көйләре дә, эчтәлеге белән берлектә, җанга үтеп керә, үзәкне өзә. Язучы Галимҗан Ибраһимов җырларыбыз, музыкаль фольклорыбыз турында болай язды: Чын милли музыка — халыкның йөрәгендә булган тойгыларының тудырган жимеше. җанының аһы. зарларыдыр Татарның асыл табигате бөек, жаны мәртәбәле, йөрәге бик хәссас булып, икенче яктан, язмышы бик агыр. тарихының сонгы сәхифәләре баштанаяк көенеч вә хәсрәт илә тулыдыр. Язмыштан мәтәэсир булмавы мөмкин булмаган музыкасы да шуның өчен гел жылый. гел моңлана һәм халык та үзе белмичә үк, тик шундый көйләрне, шундый музыканы гына йөрәгенә алып, гасырлар буенча саклап килә Язучы биредә җырларның да, мөнәҗәтләрнең дә көйләренең һәм эчтәлегенең чишмә башларын аныклый Кайбер тикшеренүчеләр мөнәҗәтләрнең килеп чыгышын поэтик яктан да. методик яктан да «Мөхәммәдия»не көйләп уку традициясенә бәйләп карыйлар Дөрестән дә, дини һәм дөньяви әсәрләрне, шул исәптән «Кыйсса-и Йосыф»ны. «Бәдәвам»ны һәм. иң әһәмиятлесе, Коръән сүрәләрен дә көйләп башкаралар Мөнәҗәтләрнең чишмә башын йола жырлары дип фаразласак. ә дин тора-бара ритуаль йолаларны да үз карамагына ала, димәк мөнәҗәтләрне көйләү чагыштырмача борынгырак дип фикерләргә мөмкин. Халык иҗатының үз закончалыклары бар. Язма әдәбияттан алынган образлар фольклорда да яңгырый башлый Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» әсәрендәге образлар мөнәҗәтләргә дә килеп керә. «Өзелеп язган монәҗәт»тә шул образларга ишарә бар: Сагыну халс кыен эштер, йөзләремне сары алмыштыр; Балалардан аерылу пигамбәрләрдән Калмыштыр Татар хатын-кызлары гасырлар буе яратып укыган китапның каһарманын үрнәк итеп алып, үзләренең сагыну хисләрен Ягъкупның улы белән аерыш аннан соңгы газаплары белән чагыштыралар Туган иленнән аерылган, яраткан әтисен һәм туганнарын чит җирдә сагынып яшәргә мәҗбүр булган, әрнүле хисләргә, газапларга сабыр иткән һәм Аллаһе Тәгалә тарафыннан шуның өчен дә ярлыкан- ган Йосыф образы татар халкынын йөрәк түрендә яши Чөнки халкыбыз бу сыйфатнысабырны милли-зстетик хәзинә дип саный «Сабыр иткән морадына җиткән». «Сабырлыкның төбе сары алтын» кебек һәм башка шундый мәкальләр халык әхлагының нигезенә салынган Татар халкынын яраткан поэма-дастаны «Кыйсса-и Йосыф»нын мотивлары күп кенә мөнәҗәтләрдә урын алган "Ялгыз агач». «Балаларым чыкмый истән». «Узды яшь гомер». «Өзелеп язган мөнәҗәтем» дигән мөнәҗәтләрдә чагыла, якыннарыннан аерылып кайгыда яшәгән кеше үз язмышын Йосыф язмышына охшата. Йосыф образы бик күп фольклор әсәрләрендә газап, хәсрәт, сабырлык символы буларак гәүдәләнә Дастанның икенче каһарманы Зөләйха да шушы милли сыйфатка сабырлыкка ия Йосыфка булган мәхәббәтенә тугрылыгы, кырык ел буена сабыр итүе аңа фольклор каһарманнары арасында аерым урын бирә Сабырлыкны милли сыйфат буларак дин тәрбияли һәм халыкның гасырлар буе коллыкка бирешми көрәшеп яшәве чыныктыра Дини. Коръән, темаларына язылган мөнәҗәтләрдә дә. беренче чиратта, бу илаһи сыйфатка сабырлыкка өндәү яңгырый Сабыр итик, сабыр итик, Сабыр колдан шәйтан качар. Сабыр коллар жаннәт ишеген Үз куллары белән ачар Бу сыйфат аерым мөнәҗәтләрнең бердәнбер темасына әверелә, биредә әлеге сыйфатка ия булган пәйгамбәрләр турында сүз бара, сабыр кешеләр. Алла юлында йөрүчеләр оҗмах юлындагы сират күперен дә җиңелрәк үтәләр һичшиксез, гүзәл көйләре белән бергә бу әсәрләр зур тәэсир көченә ия булып торалар. Казакъларда ислам кабул иткәннән соң шулай ук дини характердагы җырлар туа. алар «бата», «пара-пазан» дип аталалар Алар халык җырлары калыбына салынганнар М Ауэзов язуынча, исламның казакъ халкы арасына үтеп керүен тизләтер өчен, муллалар, ишаннар, хуҗалар халык җырын үз максатларында файдаланалар, әмма акыннар бу җырларны башкармыйлар, аларны муллалар башкара Шулай да. тема, образ-сурәтләр тотрыклы килеш сакланса да. йола поэзиясе һәм йолалар үзләре дә казакъларда да элеккечә үк калмый Аларны ислам үзгәртә. Шәригать тәэсирендә казакълар үлгәннәргә багышлап кәшә өч тапкыр елау-сыктаудан туктыйлар (бу элек I ел дәвам иткән). Дини китап образлары жоктауга, өстертүгә дә үтеп керә. «Йола поэзиясендә оҗмах, җәһәннәм, үлем фәрештәләре, кылдан нечкә сират күпере кебек образлар кулланыш габа Бу процессны күзәтеп торган Чокан Валиханов XIX гасырда болай дип яза «Далада хәзер ике властьлылык хөкем итә» Ислам йола поэзиясен үзгәртеп, бер үк вакытта аны юкка чытудан саклап кала. Бу үзтәрүтә дучар булган казакь елаулары шулай булса да үзләренең йола функциясен башкарып киләләр, ә тагар мөнәҗәтләре исә гасырлар дәвамында күмү йоласыннан бәйсез, мөстәкыйль жанрт а әверелделәр Күп кенә мөнәҗәт тәр өйрәнү характерында язылган, аларның эчтәлеге Изге Коръәннең гөрле кагыйдәләрен халыкка, киң массаларга таратуга юнәлдерелгән Мәсәлән, олы яшьтәге информаторлар тәһлилне күп тапкыр гәкьрарлаунын кирэклег ен белдерүче мөнәҗәт әйтәләр: Лә нлаһә нлләлаһны күп әйтегез мәләкләр. Лә илаһә илләлаһсыз Кабул булмый теләкләр Биредә Аллаһе Тәгаләгә дан җырлау барлык теләкләрнең кабул булуына китерә диелә Бу мактау сират күпере аша чыкканда ярдәм игәр, җиде оҗмах капкасына ачкыч булыр Аны көненә күп тапкыр кабатлау һәм мөселман өчен зарури. Исламның гөп тәртипләрен халыкта тәрбияләүче, ныгытучы мондый мөнәҗәтләр халык арасында бик киң таралпш Мин сөям ислам линен. Ислам илә мин мактанам Әле дә Мөэмин исемен алган Мин әле дип шатланам «Бисмиллаһи дип башладым». «Исрафил сурын өргән», «Тәңремә сәҗдә кылаек». «Бу дөньяда ничә җаннар». «Намә» һәм башка әсәрләрдә шундый фикерләр күп Алар, дини мәгълүматлар бирү белән бсррәттән. тагар халкының әдәпәхлак нигезләрен ныгыталар, саранлык, гайбәт сөйләшү, дорфалык, әче теллелек кебек начар сыйфатларны тәнкыйтьлиләр. «Дөнья фани, яшәү вакытлы. ахырында кабер көтә—моны һәр кеше истә тотарга тиеш».— ди халык иҗаты. Бу турыда гел хәтерләргә кирәк: «Көн дә бер күз салып куй каберенә, сөаль өчен Мәнкир— Нәнкир юк димә». Биредә үлем фәрештәләре сурәтләнә. Дини образлар — җәннәт. жәһәннәм, ожмах. иман, тәкъдир, сират күпере — мөнәҗәтләрдә бик еш искә алына. Кыямәт көнне бөтен кеше үзенең кылган гамәлләре өчен жавап бирәчәк Уйла, бәбкәм, үләсеңне. кара жиргә керәсснне. Кара җир ае гына кергәч ни җаваплар бирәсеңме. (• Биеми. I. шһи "дип баш лады м») Тыйнаклык, басынкылык, үзеңнен теләкләреңне, дәртне тыю. сабырлык, күндәмлек. үтәүчәнлек — Коръәндә менә шундый сыйфатлар мактала, һәм шулар ук мөнәҗәтләрдә дә мактап сөйләнә дә. көйләнә дә. Дини мөнәҗәтләр арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын яктырткан тулы бер цикл бар: «Мөхәммәд пәйгамбәргә мәдхия». «Әминә ханым — Мөхәммәд анасы» һ б. Бу әсәрләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһе Тәгаләгә, халкына тугрылыгы, үзен аямыйча бирелеп хезмәт итүе, фидакярлеге мактала. Аллаһ белән киңәштең. Хакыйкатьне күзләдең. Йә. Мостафа Мөхәммәд Саллалаһу Галәйһә Йә. Мостафа Мөхәммәд! Өммәт өчен күп көйгән Күп хәсрәтләр җыйган Бик күп михнәтләр чиккән ул — Мөхәммәд Мостафа' Дини Мөнәҗәтләр аша татарлар Коръән тәгълиматенең күп якларын кабул итәләр, бу фольклор жанры аларны халыкка тизрәк, җиңелрәк илтеп җиткерә Татарлар X гасырда ук кабул иткән Ислам халык тормыш- көнкүрешенең. мәдәниятенең барлык катламнарына үтеп керә, әхлак ориентирларын билгели. Күренекле рус тарихчысы В. С. Соловьев әйтеп үткәнчә «Мөселманнарның бер өстенлеге бар аларның бөтен тормышы иманнарына туры килә, алар үз диннәренең кануны буенча яшиләр» Мөнәҗәтләр үгет- нәсихәтне. өйрәтүләрне дини авторитетлар аша дәлилли, көчәйтә «Муса» дигән мөнәҗәт шундыйлардан. Ул соңгы вакытта эфирда да еш яңгырый Мөнәҗәт дөньяны яратучы Аллаһе Тәгалә һәм Муса пәйгамбәр арасындагы диалогка корылган Муса күкләргә карап ялвара һәм нинди гамәлләр, юллар белән оҗмахка лаек булачагын сорый Алар Коръәндә урын алган Аллаһе Тәгалә шартларын санап күрсәтә ата-анага ихтирам (Исра. 23. 24). балаларны кайгырту (Исра. 24). күршеләр белән дуслык, татулык Коръән тәгълиматыннан килә торган таләпләр мөнәҗәтләрдә сурәтләнеп, яшәеш таптылар, дини һәм милли яңгыраш алдылар Чөнки мөнәҗәтләр Ислам кануннарын аңлаешлы итеп, туган телдә — татар телендә җиткерде, аларга музыкаль яңгыраш бирде «Манара» шулай ук халыкта киң таралган мөнәҗәт Бу юлларның авторы аны 1983—1986 елларда Татарстанда да. Курган. Түбән Новгород өлкәләрендә дә язып алды. Эфирда исә бу әсәрне бары тик 1992—1994 елларда гына башкару мөмкин булды. Ул. тексттан күренгәнчә. XX гасырның 30 нчы еларында иҗат ител!ән булса кирәк. Тексттагы бер юл шушы елларга ишара игә кебек: Бер эчәрлек хәмер өчен Үзәгеңне өзгәннәр Бу ямьсез күренеш хәмер эчү татарларда революциядән сон гына көчәеп китә бит Ә исерек мөртәт ләр манараларны кисүгә 30 нчы елларда инде курык- мый керешкәннәр Бу мөнәҗәтнең нигезе, калыбы элекке гасырларда иҗат'ителгән «Сөембикә манарасы» дигән бәетнекенә охшаш, анда да манарага мөрәҗәгать итү кебек алымнар бар. Ул бәеткә таянып. Мәҗит Гафури да үз әсәрен иҗат иткән. Ә хәзер халыкта кин таралган мөнәжәт «Манара» мәчетләрне җимереп, манараларны кисеп, дин әһелләрен эзәрлекләгән чорда кискен протест рәвешендә иҗат ителгән әсәр. Бу чорда халыкнын кадерләп күңел түрендә үк яшәткән изге манараларыннан 14 меңе юк ителә, киселә. «Фольклорның ин әһәмиятле әсәрләре тарихның иң киеренке сәхифәләренә туры килә» Киң таралган бу мөнәжәт исә тәэсирле эчтәлеге белән җанга үтеп керә. Моңлы көе. үзенчәлекле композициясе билгесез авторның талант иясе булганын күрсәтә. Биредә илаһияткә турыдан-туры мөрәҗәгать итү юк. әмма эчтәлеклеге буенча ул мөнәжәт жанрына туры килә. Әсәр диалог рәвешендә язылган «И. манара!» дигән мөрәжәт а гьтән башлана. Ин ахырда манара үзенең җавабын әйтә. Халык иҗаты әсәрләре өчен табигать күренешләренә, җансыз предметларга - вакыйгаларның шаһитенә мөрәҗәгать итү хас Бу алым мөнәҗәтләрдә еш кулланыла «Исмәде, жил'» дигән мөнәҗәттә җилгә. ■Ялгыз агач»та — агачка. «Газиз бәбкәм»дә аккошка эндәшелә Мондый шигъри алымнарны куллану «Манара» әсәрен хисле, үтемле итә. Әлеге әсәрдә халык өчен кадерле булган ядкярләрнең. изге урыннарның хурлануына әрнү чагыла И. манара, ничә еллар син утырдын. нур булып Сине кисеп төшергәннәр йөрсен инде хур булып М Горький язганча, борынгыдан ук халык авыз иҗаты тарихны бик үзенчәлекле яктырта, аның турында үз фикерен әйтә "Дин халык өчен агу» дигән рәсми күрсәтмә! ә капма-каршы куеп, халык әхлаксыз гамәлләргә үз хөкемен чыгар: ан Мөнәҗәтләрдә дә. прозаик риваятьләрдә дә хөкем бик кырыс Андый явызлар йә эчеп эштән чыгалар, төзәлмәс авыруга дучар булалар, гарипләнеп ягалар, йә каргыш аларның балаларына төшә Мондый карарны халык тарих хөкеменнән күп алда чыгара Тарих исә әлеге хаксыз эшләргә тик 60 70 елдан соң гына тиешле бәясен бирә алды, чөнки мөмкинлек 90 нчы елларда 1ына туды. Соңгы вакытта бик еш башкарыла торган тагын бер мөнәҗәт бар Анда җәмгыятьтәге әхлаксызлык, ата-ананын балалары язмышына битарафлыгы, йә балаларның өлкәннәр! ә мәрхәмәтсезлеге өчен кайтыру. җанның имансыз, тәннең сихәтсез булуына, яхшылыкның таянычсыз, яманлыкның киртәсез булуына ачыну хисләре тулып ята. Атасыз балалар тууы, хәмер белән мавыгу һәм тагын шундый бик күп ямьсез күренешләрне тудыр: ан сәбәп диннең бетүендә, намаз, дога кебек изге гамәлләрнең онытылуында Атасыз бала күп булыр, маллы кеше саран булыр Мәҗлесләрдә уен булыр, менә шундый заман җитәр Бу әсәрнең иҗат ителү чорын төрлечә фараз кылырга мөмкин безнең көннәр дип тә. 17 18 еллар дип тә уйлар:а ярын Яисә узган гасырларның шундый ук авыр елларыдыр'’ Ни генә булса да. моңар аваздаш юллар казакь халык иҗатында да очрый: Муннан сон килы кнлы заман болар: Заман озын, зан тозын, җаман болар Карагайлык башына шортан шыгын. Балаларның дәүрәни тәмам болар Татарчасы болай булыр: Моннан сон шундый заман булыр Заман узын, тәртип бозылып, яман булыр Наратмын башына чуртан чыгар. Балалардан бәхет китәр Бу юлларның авторы XV гасырда яшәгән, гагар һәм казакъ халыкларының чәчәне. шглсклессАсан (Хәсән) Кай: ы дип санала Гасырлар тарих тирәнлегенә сенә барса да. еллар катламын үтеп, халык иҗаты ярдәмендәге кешеләрнең кайгы- борчулары безнең көннәргә килеп җигә. елау, соктау. костасу. мөнәҗәтләрдә яңгырый Татар мөнәҗәтләре тарих дәвамында тирән мәгънәле эчтәлекләре һәм шигъри. музыкаль камиллекләре белән халыкта югары әхлак сыйфат тары тәрбияләп килделәр Аларның вазифаларын, темаларын, сурәтләү системасын тугандай: казакъ каракалпак халыкларынын елаулары белән чагыш тыру күрсәткәнчә, жаи рга хас чишмә башы төрки халыкларның борынгы елау-сыктауларына барып тоташа Әмма татар халык иҗатында бу әсәрләр тар. ритуаль кулланышта тына калмыйча, әдәби-фольклорчыл жанрга әверелде Алар татар халкының милли психологиясен холкын формалаип ыру: а зур өлеш керттеләр