Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШКА РӘХМӘТ

Разил Вәлиев 1947 елда Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Мәскәүнен М Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Ул әдәбият сөючеләргә проза әсәрләре, шигырьләр. популяр җырлар. үткен публицистик мәкаләләр авторы буларак билгеле. Татарстан китап нәшриятында һәм Мәскәүдә аның дистәлә- .гән китаплары басылып чыкты Разил Вәлиев 1986 елдан бирле Татарстанның Милли китапханәсе директоры Ул — Татарстанның халык депутаты, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың М Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, татар ПЭН үзәге вице-президенты Язучыны күпсанлы укучыларыбыз исеменнән юбилее белән котлыйбыз һәм каләмдәше Марсель Галиевнең аның хакындагы язмасын тәкъдим итәбез. Марсель Галиев Kyi/e.iduH китерер өч нәрсә кайгу: Йәше.1 чирәм. .■} зә 1 .мәхбуб. акар су. Г Кандалый. өньяма калын томанлы көннәр сыгылып иңгәндә борылып карыйм да. гомеремнең кояшлы, диңгезле, кыя таулы мизгелен аерып алып, нәүмиз кинәнү тәэсирендә хатирәләргә биреләм. Менә ул җәннәт иле... Кайнар канлы Кавказ галибанә матурлыгын аяк астыбызга таратып ташлаган да үзе читтән генә, горур масаюлы таулар биеклегеннән күзәтеп тора Кыялар арасыннан ургылып төшкән елгаларының дуамал кодрәтеме, пальмалианаларындагы купшы көязлекме, үткен әжикә исе таралган кафеларындагы чихахбили тәмеме, шәрабләрендә пышылдауга әверелгән назлы кайнарлыкмы — юк. әсир иткән мондагы ганимәтләрнең меңнән берен генә сурәтләргә дә каләм көчсез Күк тәхетеннән күзәтеп, җирдә барган сугышларны бер Д кабындырып. бер сүндереп торган Тәңренең учына сыярлык төбәге — оҗмах белән тәмугы янәшә килгән Кавказ бу' Әле берничә сәгать элек кенә без эре. юеш карлы тавда Казан аэропортында өши-туңа самолет трабыннан күтәрелгән идек Менә хәзер Адлер аэропортыннан Пицундага килеп җитеп урнаштык та. иҗат йортының алтынчы катында Абхаз кояшы астында хозурланып утырабыз. Казаннан без икәү —Разил Валиев тә мин. Кул сузымы арада диңгез җәйрәп ята. Сулда — түгәрәк күлнең тын өслеген кытыклап үрдәкләр йөзә. Арырак —ак болытка уранган таулар Аста —бакча, яшеллек. Гүя һәр яфрак кошка әверелеп сайрый: апрель сандугачлары өздереп кинәнә Әлегә безнең кәгазь-каләмгә тотынасы килми. Разил әйтмешли, мондый «рәхәтият иле»нә башта күнегергә, диңгез һавасында Казан юшкынын тәннән чыгарып бетерергә кирәк. Җәнлекләр, гадәттә, яна җиргә күченгәч, үз өне тирәсен барлап, өйрәнеп чыга. Без дә шулай, абхаз шагыйре Георгий Гулия исемендәге унике катлы иҗат йортының тирә-ягын өйрәнә башладык. Күл кырыендагы кафега керәбез. Уртада —мул ялкынлы учак яна. Чибәр егегләр эре-эрс утын пүләннәрен өстәп кенә торалар. Учак ялкыны турысына бозау түшкәсе эленгән. Музыка. Бүкән өстәл, бүкән урындыклар. Алдыбызда мамалыга (безненчә боламык), шәраб. Үткен пычак белән түшкәдән кыеп алынган ит. Утырабыз истирахәт чигеп Ул елларда (1982) төп сүз әдәбият һәм хатын-кыз турында була торган иде (Сәясәттә политбюро картларыннан көлүдән ары китә алмый идек) Разил белән янәшә булганда «әйе»не әйе. дип. «бар»ны бар. дип кенә утыра алмыйсың Әдәби мохиттан аерып алып кемнәндер көләргә, нинди дә булса әсәрне сүтеп ташларга уңай форсат чыга тора. Җитмәсә, шәрабтан соң тел өстснә салган ысланган иттән тәндә бабалар каны, күңелдә дала иреге уяна. Рәссам кулы ясаг ан шикелле купшы манзарага карап, шул чорда таралган мәгълүм бер җырның сүзләрен искә төшереп көлешәбез. Нигә миңа кипарислар, имеш Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да. имеш... Гомер буе изелеп яшәгән белорусларны «булбашн» дип йөртәләр (ягъни бульба, бәрәңге). Татарның да шулай дөньяга караган төнлеге бәрәңге сыярлык кына ахрысы.. Разил Сиб1ат ага Хәкимнең «Англиягә барып кайт син. диләр» дип исемләнгән шигырен искә төшерде. Тик июнь бит хәзер, дусларым: Куркам монда күрми калырмын дип. Арышларнын. әй. баш кысканын Менә бит ул татарның «миллитарлыгы» Англиягә барырга мөмкинлеге бар. ә ул киреләнә. Җире дә. офыгы да кысыла барган саен милләт үз-үзен кечерәйтеп караудан өметсез ләззәт алырга күнегә бара, ахрысы Әнә бит. болгар да болгар, дип күпме галим авыз суын корыга. Болгар борын астындагы бик бәләкәй җирлектәге тарих шул. Хәзәр каганатын, Алтын Урданы күтәрә башласаң, Дунайдан алып Татар бугазына чаклы җәелгән кыйтганы биләгән халык тарихын иңгә салу өчен акыл да. белем дә. тәвәкәллек тә кирәк Кайчан да булса гомум тарихыбыз мәйданга чытармы0 Ул чакта инде халык та үз тарихын кабул итә алмаслык дәрәҗәдә аңы бикләнеп, үз хәтеренә саңгырау калмасмы? Сүз гамен артык тирәнәйтеп. Кавказ кояшын өметсезлек офыгына төшереп җибәрмәс өчен мин әңгәмәнең очын юморга борам: Ничек дисең. Разил, арышларның серкә очырганын күрми калам дигәнме? Баш кысканын. ди Разил, мыек астыннан елмаеп. Кайчакларда аның Сибгат ага тарафына уклар җибәреп алуының үзенә күрә бер сәбәбе дә бар Ел йомгагы вакытында. Тукай клубы мөнбәреннән Разил шигърияткә багышлан!ан доклад сөйләгән иде Шунда ул Сибгат ата Хәкимнең авылга кайтып, җим чүпләгән тавык кебек йөрүе хакындагы дүртьюллык шигырен мисалга кигергән иде. «Минем бер дә аксакалыбыз Сибгат аганы тавык белән чагыштырасым килми, хәер, ул үзен мина караганда яхшырак беләдер...» дигәч, зал ду кубып көлгән иде Сибгат аганы үпкәләтүе дә ихтимал иде югыйсә, әмма залны колдерәчәк эффектны ют алтасы килмәде. Разил шуннан сон берничә ел Язучылар союзы әгъзасы булып раслана алмалы Сибгат ага кабул игү комиссиясе рәисе иде. Ләкин монда үч тоту, мәкер юк иде. яшь егеткә аз тына сабак бирү төсмере генә булгандыр, мөгаен. Төн... Күлгә тулган ай шәүләсе төшкән. Олы юл кырыенда «Колхида» сигареты пыскытып Юрабыз. Күге бүтән, иле бүтән.. Эвкалипт төбендә егетләр җырлый. Гүя таулар искәртә: грузин жыры кыя-тарлавыклар арасыннан яңгыраган кайтавазы белән бергә үрелеп агыла икән. Ә диңгездә сары ай юлы. үзем инжир, самшит куаклары, бамбуклы яр аша диңгез киңлекләренә төбәлсә дә. күңел өянке-инешле авылым тугайларында мәтәлчек атына. Мондый ят-купшы, акварель төсләрдән тукылган табигать эргәсендә хәтер үткенләнә, балачак хатирәләренә бирелү хисе көчәя икән Язуы рәхәт. Разил белән бер көнне яңа повесть башлап җибәрдек Уртак стеналы күршеләр булсак та ишек кагу юк. бер-бер сәбәп чыкса, телефоннан гына шалтыратышабыз. Мин бер бит язып тутырам да тәмәке тартырга дип лоджига чыгам Үрелеп карыйм: өстәлгә иелеп Разил кәгазьгә «кадалган» Кәгазенең төсе Бервакыт Мәскәү язучыларынын жыелышында Юрий Бондарев болай дип сөйли икән: «Мин ак кәгазь каршында олы бер җаваплылык тоюдан каушап, чарасыз калам .» Шулчак президиумда утырган Сергей Михалков «Ә син кәгазьнең яшелен алып кара!..» — дип залдагы язучыларны көлдергән. Шуның кебек... Разил дә өстәленә бер өем яшел төстәге кәгазь таслап куйган. Язу өстәленә якын килмәс өчен әллә нинди вак-төяк эшләр уйлап тапкан булам. Өстәл әзерлим. Чәй кайнап чыккач, телефонны кулга алам Куеп тор, Разил, башыңа кан сава күрмәсен Чәй эчеп алыйк. Иркен лоджида түгәрәк ак өстәл янында, ап-ак урындыкларга утырып, аякларны култыксага американча күтәреп, чәй эчәбез. Аста диңгез жете зәңгәрлеге белән үзенә чакырып тора. Төсе кунакчыл булса да суы боз кебек, апрель диңгезе тиз җылынмый икән шул. Разил беркөнне кызыгып, бер генә чумып чыкты Якында хатын-кызлар карап торса, утка керергә дә әзер Равил Фәйзуллин гына бар дип йөри идем, баксаң, Разилгә дә бу сыйфат ят түгел икән. Мин суга аякны гына тыгып алган идем, шунда ук борын үзенең барлыгын сиздереп йомшый башлады — Мин төп героемны төрткәләп урамга чыгарып җибәрдем Хәзер инде артыннан ияреп йөреп язасы гына калды.— ди Разил Ул икмәк киптерә торган сушилкасына җиз иләк эзләп гасыр башында Төркиягә барып чыккан бабасы турында сөйли. Шул бабасы гомер буе колхозга кермичә, таза хәлле аерым хуҗалык булып яшәгән Разилнең әтисе— Зур Исмәгыйль абзый шул колхозның рәисе булып күп еллар эшләгән Сизеп торам: болар Разилнен яңа әсәренә керәчәк, миндә «сынап» карар өчен сөйләп ул вакыйгаларны чарлап бара Ижат йортында яңа әсәр башлаган һәр язучыга хас «авыру» инде бу... Ә минРазилнен һәр эшне җиренә җиткереп, батырып эшли белүе әнә каян, таза, нык куллы нәселдән килә икән, дип уйлап утырам Әнә бит. кыска гына арада Чаллы язучылар оешмасында нинди эш җәелдереп җибәрде. Мәскәү тикле Мәскәүдән олы язучылар китертеп зур-зур киңәшмәләр, семинарлар үткәрде. Исеме Мәскәүдә басыла торган повестьларга, киноларга кергән Рәис Беляев белән дә килешеп эшли белә. Шәһәр советы депутаты булды Безнен өчен Пиночет булып күренгән өлкә комитеты түрәләре - Вәлиев. М\- синнар белән дә уртак тел таба Иҗатында нишләр9 Күкрәге белән гранатасын каплап һәлак булган якташ егете турында повесть язып. Муса Җәлил бүләге алды Тагын трибуналардан исемен еш яңгыратуга кызыгып. ижатынДа бөтенләй «кызарып» китмәсме? Юк. ышанасы килми, аның тотрыклы холык- фигылен белгәнгә күрә, бу шикләремне чынаяк өстеннән күтәрелгән чәй парына кушып таратып җибәрәм. Өстәлгә «богауланып» язу. каторга хезмәтеннән бушаган араларда Гагра каласына юл тотабыз. Чәй плантацияләре, кабыгын салып, анадан тума чишенеп ташлаган эвкалипт арасыннан сузылган борылма юл ун-унбиш минутта илтеп җиткерә. Гагра— кыя таулар әрәтәсендә, диңгез ярындагы тар гына уентыкка урнашкан кала. Паркта ханбикәләр кебек купшы тавис кошлары аллы-гөлле каурыйларын җилбәзә итеп йөренә, күлендә — кара аккошлар Гагра - борынгы Рим. Византия. Төрек империяләре тоягы астында калып та яшәвен дәвам иткән, ныклыгын урам ташларында саклап калган ягымлы шәһәр. Менә без кыя ташлы ярга кертеп ясалган өй тәүмәле мичкәләр янында тукталабыз, һәр мичкәгә шәраб исеме язылган. Шуның нәни краныннан ai ызып бирелгән шәрабның тәме котыртмыйча кала димени! К — Абхазларга, грузиннарга карыйм да Болар яшәргә килгән халык, ди Разил - Авылларын күр. нинди йортлар! Колонналы, икешәр катлы Болар эшләп түгел, ял итәргә килгән халыкны фатир тотып кына да баеп бетә Без бик фәкыйрь болар янында Агачтан йорт салып, ерак китеп булмый шул — Безнең татар эш аты. Тормышта да. әдәбиятта да. — Менә минем хәлне аңла инде, шул эш атлары арасында яшим бит. дип. Разил Чаллысына ишарә итә.—Минем бу повесть киңәергә тора, геройлар миңа буйсынмый башлады. Роман итеп җәелдерсәм, син әйтмешли, эш атларын да кертмичә булмас. Ни әйтергә дә белми сүзсез калам. Ярый әле. авыз буш тормас өчен алдыбызда шәраблы тустаган мөлдерәп тора. КамАЗга барып, моңарчы күрелмәгән кызыклы шәхесләр табып, тиңе булмаган әсәр язарга хыялланган беркатлылардан көлеп йөрүче - без түгел идекмени! Ул заманда трибуналардан еш яңгыраган «тормышны өйрәнү» дигән сафсата фикергә алданып, үз таланты естенә басканнарның шаһиты булмадыкмыни! Тормышны өйрәнергә түгел, ә мәгънәле яшәргә кирәклеген сиземләсәк тә. һәртөрле ымсындыргыч ялтыравыклар каршында мәсләгеңне үзгәртүең дә мөмкин ич Ни сәләт иясе. Сент Экзюпери аквареленә каләмен манып яза белгән Фәрит Гыйльми дә. Әлмәткә күчкәч. Бикчурин. Рәхимовлар йогынтысына бирелеп, эш атларын иярли башлады түгелме.. Ярый да. Җәмит Рәхимов. аша килеп, тарихи әсәрләр язарга тотынды. Ләкин Фәрит Гыйльмигә үз эзенә төшү өчен Ходай тәгалә вакыт калдырмаган иде шул.. Янәшәдәге өстәл янына грузинмы, абхазмы карчыклары килеп басты Кулларында шәраблы стакан. Бәлки алар карчыклар да түгелдер әле. Кояш муллыгыннанмы. кавказ хатыннары иртә картаялар Юк. болар Казанның Псшков- Горький чорыннан калган «биле сынган» йортлар арасында, җир аегы җәнлекләре һәм күпчегән сыра исе аңкыган лареклар тирәсендә буталучы, кипкән сыйраклы, коңгырт-күмгәк йөзле ирдәүкә хатыннар түгел. Болар Кавказ таулары кебек чыныгып олыгайган, кылыч борынлы, күмер күзле, юка гәүдәле Шәрык ханымнары. Шәраблары да сусынны басар өчен генә: «Цинандали-. Мукузани «Алазан үзәне» тагын әллә ниләр. Эчендә айлы төн. кояшлы тау җиле, диңгез шавы йокымсыраган бу җиңел эчемлекләр яшь тәнгә дәрг өсти, олыгай!анны изрәтеп. җәннәтле төш дөньясына әйдәкли Шәраб тәэсирендә аңны ял иттерү өчен Разилнең көтелмә! ән уенчык фикер әйтеп, шаяртып ала торган гадәте бар. Таулар ягына ымлап ул: — Кавказлылар хәйләкәр халык, ә' дип куйды - Хәйләкә-ә-р. Җиребез аз дип зарланган булалар. Болар җирне ничә чакрым биеклеккә кү гәрг әннәр икән бит.. Бу тауларны җәеп салып үтүкләсәң, бермә-бер арта боларның җирләре. Безнең көлүне таулар иясе кичермәде, ахрысы, бик тиз үч алды Гаграның тар урамында, ташка эләгеп. Разилнең «чабата» үкчәсе каерылып чыкты Нәкъ шушы урында Александр Македонскийның аты сөрлеккән булган, дип мин до шаяртып алдым. Үкчәсез калсаң, бик көләсе килми шул.. Ярый әле. якында гына остаханә бар икән. Кердек Күн алъяпкычлар киеп өч ир кеше эшләп утыра Түр кырыйдагысы. ябык чырайлысы -абхаз. Уртадагысы йончу-сытык чырайлы- сы — урыс, калын кара кашлысы. куе мыек астыннан елмаеп безгә таба килгэне әрмән иде. Ул җәһәт кенә чабатаны алып әйләндереп карады да: — Тыри рубля! дип эшкә дә кереште. Күренеп тора кулларын жонглерларча уйнатып, үз шөгыленең тәмен белеп кинәнә бу Ара-тира башын күгәреп, сорау биреп куя: -Братья что ли? На каком языке говорите? Татарский что ли? Вот удивительный народ татары, а?! Одын живет на Тыхом океане, другой на Чорном море, язык одын!.. Умный народ, после армян дип. ул мыек астыннан ап-ак тешләрен күрсәтеп көлә В Москве ученых татар өчен много, после армян. Аяк киемен тиз арада гөл итеп ул Разилнең кулына тоттырды: Рубэль пэтдэсять - У нас много общего, не забудьте, у нас и общий враг, диде Разил акча сузганда. Әрмән көлә-көлә аның иңеннән кагып алды А на кого вы подумали'1 Я говорю об атомной бомбе дигәч. -Ну и татарин! Я же говорю ... умный народ, после армян, дип шаркылдап көлде дә:— Бэсплатно! Дэши не надо! дип артыбыздан озата чыкты Ул арада Гагра яңгырга манчылган, кыя таулар иңенә сарык KOI уе шикелле өелгән болытлар тын гына яшь коя иде Күп булса ун ел үтәр дә. бакый заманнардан бирле шушылай әле кояшка, әче яңгырга коенып утырган I агранын тыйнак урамнарын тетрәтеп танклар узар, безнең иҗат йорты тирәсендәге авыл ларны кырып-жимереп. абхазлар белән грузиннар арасында аяусыз канлы сугыш башланыр дип ул чагында кем уйлаган... уга ыргытылган таш тирәли божра дулкыннар хасил була да. үзәктән читкә тарала-тарала. куәтен җуеп. сүнә-сүрелә бара. Яңа фикер дә шулай, пайтәхет манарасыннан дулкын-дулкын булып тарала да. зәгыйфьләнеп кабатлана-кабатлана. империянең ерак почмакларына кадәр барып җитә. Әлеге чагыштыру әдәбият-сәнгат ь галәменә бигрәк тә карый иде. Мәскәү әдипләре үзләрен Алла тәхете янында итеп тоялар, аларның юк кына әсәрләре дә «кыңгыраулы» иде. Тукай юкка гына «Тотса Мәскәүләр якаң...» дип язмагандыр шул. Без - җитмешенче ел студентлары, дөньяның бердәнбер Әдәби институтында Разил Вәлиевнең укуына. Мәскәү каланчасыннан ташланган фикернең тәүге дулкынын тотып алырга тиешле булуына эчтән кызыгып, бераз көнләшеп тә карый идек. Ул чакта Мәскәү кайный, шигърият мәйданнарга бәреп чыккан иде. Евтушенколар. Вознесенскийлар. Беллалар халык учында.. Болар инде безнен Гаташлар кебек шигырь сөйләргә көзге каршында үзлегеннән өйрәнеп кенә калмаган, болар борынгы Римнән килгән ораторлык сәнгатен, гипноз тәэсиренә торырлык шигъри сүз егәре, тавышның куелышы, паузалары белән күңелләрне ничек яуларга икәнен махсус укытучырежиссерлардан өйрәнгәннәр иде. Разил Вәлиев Мәскәүнең бәхетле чорына эләгә. Җитмәсә, институтның жиде катлы тулай торагы да үзе бер дөнья. Илнең төрле тарафыннан килгән төрле милләт «бөекләре» Пушкин, Толстойлариы башаркан гына чөяләр... Рәсемдә у//нан . Мостай Кәрим. Разил Вәлиев. Әсгать Мохтар. Үжәт-төмсә чырайлы Юрий Кузнецов русның иң зур шагыйре булачагына ул бер дә шикләнми. Гашыйк булган кызы каршында, мәхәббәтен раслап, алтынчы каттан сикерә. Кар көртенә төшеп исән кала. Хастаханәгә аның янына алты ай буе казакъ кызы килеп йөри һәм егетнең күңелен гомерлеккә яулап ала... Есенин музасын бу гасырның азагына тиклем җиткерергә тиешле Николай Рубцов (тулай торак залындагы классиклар портретларын бүлмәсенә җыеп кереп, шуларга чәкештереп эчәргә ярага). Нәмжил Нимбуев бурят шигъриятенә көтелмәгән аһәңнәр алып килгән шагыйрь. Яшьли үлгән егетнең бердәнбер китабы чыга «Тышауланган яшен»... Тагын әллә кемнәр... Мәскәүнең шаулы мохитендә кайнаган Разилнең шигъри үлчәмнәргә генә сыя алмыйча, проза аланына сикерүе бер караганда гаҗәп тә түгел. Ләкин аңа ул 158 С чакта егерме бер генә яшь булганын исәпкә алсан. . Повестынын исеме дә нинди бит әле, кинаяле астыртын мәгънә салынган хикмәтле исем «Эт кояшы» Юлбашчыларны кояшка тиңләп күпме шигырь язылган, аларнын яктылыгы күктәге кояш белән бердәй булып канга сеңеп беткән бер дәвердә Кояш белән зтне янәшә китереп куй әле Монда инде син. су коенып чыккач, «каз тәне» бирчәйткән беләк-балтырларыңны җылытырга дип. «Эт кояшы, тегеләй кит' Тәти кояш, болай кил!»—дип. титаклый-титаклый. аръяк болыннан кояшлы уйдык ззләп чапкан малай чакны искә төшереп, халыкның гореф-гадәте лә ул. диеп кенә котыла алмыйсың Курку-шиге тотрыклы, күндәм халәт алган мөхәррирләр эт кояшыннан хәтәррәк мәгънәләр күрәчәк «Сүз дә юк. сәләтле малай Көчле повесть язган Ләкин безнең илдә бастыра торган түгел. Караңгы әсәр Япь-яшь кеше)ә каян килә бу тормышның карашы якларын эзләү... Жестокий талант' »— бу нәшриятның ул чактагы баш мөхәррире Марс Шабаев сүзләре Ижат семинарлары вакытында Аяз Гыйләжевнсн «Эт кояшы»н мактап, берничә тапкыр әйткәне булды Әмма анын да бу әсәрне үз вакытында бастырып чыгартырга көче житмәде. Нишлисең, ул дәвердә цензура балтасы Мәскәү кулы белән һәрдаим чарланып тора иде шул. Башкалада яшерен-тыелган әдәбият укып, хөр фикерле мохит ю кайнап чарланган егетнең Казанга кайтып төшүе үзе бер вакыйга була иде Теләсә кайсы студентны якынына җибәрмәс Калын кысалы күзлектән ул кырыс-серле күренә Инен акыл баскандай, яһүдләргә ошатып, башын иебрәк, маңгай астыннан сөзеп карый Пөхтә киенгән Ара-тирә сүз кыстырып куюы әңгәмәнең үзәгенә төбәп аткан зәһәр ук кебек. Анын белән ничә еллар аралашудан шундый фикер! ә киләм яшьтәшләрнең байтагы Разилнең үткен карашыннан, әче теленнән, һәр эшне мөгезеннән борып ала торган гаярьлегеннән куркалар иде Шуна күрә алар читләшеп, үз тирәсенә яраннарын тупладылар. Тышкы кабыклары вакытлы дәрәжә. вакытлы урындык биләсә дә. шул мәхлуклар чолганышында канә|ать яшәп, эчке рухлары бер дә үсмичә кәрлә калды Хәер, сыек өреле, уртаку г язучы өчен бу котылгысыз юл иде «Эт кояшы»н мин студент елларында кулъязма хәлендә укыдым. Лермонтовның «Герое...» ничек канны кымырҗыткан булса, бу да шулай тәэсир иткән иде. Соңарак, «Ак абагалар» повестен мин шушы әсәрдән алган илһам йогынтысында яздым шикелле «Эт кояшы»н язган яшь каләм иясе Достоевский юнәлешен сайлап, адәми затның эчке хасиятендәге караңгы тарлавыкларга, иблисле чоңгылларына кадәр төшәргә сәләтле икәнен раслаячак иде «Женен уятып» язган бу әсәрендә Разил Вәлиевнең усаллыгы да. самимидае дә. фикри елгырлыгы да. өйрәнчеклеге дә бер бизмәндә, җыйнак рамга сыйган серле этюдны хәтерләтә иде Кызганыч шушы тәүге трамплиннан сикереп, тагын да югарыракларына үртисе чыгымчы тайга үз вакытында ирек бирмәделәр Татарга сокландырганны, көчленс түгел, ә кызгандырганны, мескенлекне ярату хас шул Күпмедер еллар үткәч, ул яңадан прозага тотынды Әмма «Эт кояшы»нын ымсындыр! ыч орбитасы, андагы яшьлек очышы бүтән яссылыкка чигенгән иде шул Инде кан тибеше, йөрәк ритмы, акыл тирәнлеге башка иде Ул инде хәзер «эт»ен ташлап, кояшлырак әсәрләр язуны мәхкул күрүләре белән килешә язган иде Ак кирмәнсн һаман акмы. Казан? Шулай кинме һаман Иделен.’ Син бит миңа туу. сөю. тормыш. Шатлык, кайгы, яшәү һәмүлем Әнә шундый хисләр белән Мәскәүдән сагынып, ашкынып кайтса да. Каган, кырыс шәһәр буларак, аны кочак җәеп каршы алырга тормый Ике к.и на цензура аша кинаяле фикерләреңне үткәрә алмыйсын Дәүләтсез халыкның пәйг амбәре ы булмасын яхшы аңлаган егет эчтән янса да бирешми, тыштан бәхетле студент булып күренә белә Шул чордан ул гыйбрәтле бер вакыйганы көлеп тә. сагышланып га искә төшерә. Ана Мәскәүнен махсус кибетендә генә сатылуга чыккан һәр язучының хыялында булган «Эрика» дигән язу машинкасы алырга дип акча җибәрә торган булалар. Ул елларда шактый ташыдым мин ул машиналарны, ди Рази i Ьер кайтуымда бишне берьюлы алган идем Казанга кайтып төштем Нәшрият бинасына чаклы боларны ничек алып барырга'* Таксига акча юк. Ике кулга НКешөрнетоттым, берсен теш белән күгәрдем Барам шулай Артымнан аптырап карап калалар Машинкаларны хуҗаларына таратып бетергәч, кнчкырын берья i гызым басып калдым. Ни акчам, ни кунар урыным юк. Гарьлектән җыладЫм шул чакта Нәшрият баскычына утырып төн чыктым. Кеше хәленә керә алмаслык сөмсез булмагандыр инде ул чор язучылары, хикмәт нидә соң, дип уйлап куям. Була бит шундыйлар: йөз-кыяфәтенә. үзүзен тотышына карап, бу ярдәмгә мохтаҗдыр инде дип һич кенә дә уйламыйсың. Разил нәкъ менә шундыйлар кавеменнән. Чарасыз-мохтаҗ чакларында да рухын тезләндермәс, кайгы-гамсн эчкә йотып, ныклы тамырдан калыккан нәсел шәҗәрәсенең бер яфрагын да сискәндермичә. Зур Исмәгыйль малае булып, горур-өстен кала белер. Әмма миллионнарча кеше кайнаган Мәскәү өчен Сталин малае ни дә. Зур Исмәгыйль малае ни... барысын да бер мөшкәгә салып, талымсыз тегермәнендә тарта бирә. Илнең төрле тарафларыннан Мәскәү җылысына җыелып, эт тибенгесендә күпме билгесез шагыйрьләр каңгырап йөри. Алар котельныйларда төн чыгалар, ишегалды себерәләр, вокзалларда кунып йөриләр, тулай торакларга ияләнәләр. Ләкин алар рәтсез тормышын бәхет итеп күрә беләләр, кызыл байракны чолгау итеп ураучы, классикларның борынына чиртүче бөек билгесезләр Болар режимга буйсынмаган сукбайлар, башка төбәкләрнекеннән бер башка өстен башкала сукбайлары! Яшьли өйләнгән Разилгә мондый язмыш янамый, әмма ярлылык үзен сиздерә. Кызы Сөембикә тугач, ул төннәрен макарон фабрикасында эшли башлый. Моңсуланып банан ашап йөри Балан ашал үскән малаен. дип язса да. күчтәнәч алырлык та рәте булмау сәбәпле, туган авылы Ташлыкка кайта алмый. Шактый айлар үткәннән соң. әнисеннән хат килеп төшә. Анда әлеге шигырь юллары да була: Кайтсан иде кеше улы кебек. Япсаң иде лапас түбәсен. Өйләндең дә. көйләндең дә. ахры. Бер усалга каптың, күрәсең. Кинәт.. Хыялга бай. сәмәнгә ярлы шагыйрьнең бүлмәсенә туган ягының Сарсаз. Кайнар таулары, колач җитмәслек Шишкин имәннәре килеп керә, шул калын урманнар эченнән чыгып килүче ак яулыклы әнкәсе күренә... Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим?—Бар булганым — кара һәм каләм. Җитмеш тиен юлы шигыремнең... Шигырьләтә генә жибәрәм. Әле?е «Әнкәйгә хат» дигән шигырь хатка гына сыярлык беркатлы хисләр булып калыр иде. әгәр шагыйрь саллы гомумиләштерүләргә ирешмәгән булса... Сарык дигәч болыннарда ни хәл? Гыймадимы һаман көтүче? Көтүчесез калган көтү ничек. Без дә шулай хәзер җир өчен Разил Вәлиев шәп шигырьләр циклы язган, дигән хәбәр Мәскәүдән без Казан шәкертләренә яшен ташыдай килеп ирешкән иде. Бу хәбәрнең пароле — бер ишетүдә ятланып кала торган түбәндәге юллар булгандыр, мөгаен. Каерып ач урыс капкаларны. Керсен бәйрәм татар өенә!. Казан университетында укыганда. Равил Фәйзуллиннар йогынтысында ирекле шигырь саллылыгына омтылып язган шагыйрь. Мәскәүлең Әдәби институтында үз чорының корифейларыннан дәрес ала башлагач, байлыктан аптырап кала Уолт Уитменның акылны ардыра торган шигырьләреннән ял иткән арада испан шагыйре Лорканың Андалузия аһәңнәре, чегән романсеролары аның хисләрен әсир итә. Кырыс Балтыйк ритмына корылган Александр Чакның көтелмә! ән чагыштыруларына хәйран кала. Иң кызыктырганы — Мәскәү даирәсе, Евтушенко. Вознесенскийлар. Бөтен дөнья егылып аларны гына укый, аларга гына табына кебек Әмма шәһәр шигъриятенә бирешергә теләмичә җан карыша, усал итеп бер кычкырасы килә: Ии дөньяны үзгәртәм мин бүген. Иә булмаса үзем үзгәрәм Такташ бунтарь әйтмешли. их тиле яшьлек' Үзебезнең дә. дөньяның да танымаслык булып үзгәрәчәге белән килешмәү үҗәтлеге бирелгән иде шул безгә Утызынчы еллар яшьләре кебек канлы байрак асларында «сугышчан алласызлар» булып йөрмәсәк тә, гөнаһлы заманның астыртын гамәленә сабыр күнегеп үстек бугай. Ислам дигән олуг дөньядан. Корьәннән. чын фикер ияләренең җанны сугара торган акыл хәзинәсеннән мәхрүм калганбыз лабаса Мәңгелек дигән алдавыч төшенчәләр белән үз-үзебезне кысыр хыял белән алгысытуыбыз да сабыйлык галәмәте булган. Алласыз һәм тарихсыз (рухсыз һәм хәтерсез) әдәбият гомере күбәләк гомеренә тин Еллар үтеп, олыгая барганда шушы аяусыз хакыйкатькә төшенү —рухи фаҗига түгелмени! Изелгән милләттән яңа фикер күтәрүчеләр була алмый, буйсындырылган, иярчен милләтнең акылы да идарә ителә, диләр философлар Каты бәгырьле дөреслек Без әдәбиятның үтә беркатлы, са.ми.ми корбаннары булып калырбызмы0 Соңмы безгә аллалы булырга? Халыкның мәмләкәтле, дәүләтле дәверен, кыйтгаларга таралган тамырына- ча төшеп, җиһанда тиңе булмаган тантаналы фаҗигасен, шанлы дәһшәтен зур полотнада күрсәтерлек сәләт иясе алда! ы гасырда туармы? Ихтимал Әгәр бөтен татар галәмендә бердәй җирлектә табигый сайланышка ирешслсә. Таркалган милләтнең жан-рухияген бербөгенкамиллеккә тупламый торып, көчледән көчлене тудыру мөмкин фал түгелдер Тарихлы булырга соңмы безгә, киләчәк кадерсезләренә9 Көнлскче әдипләр мондый сорау белән гаҗизләнми Шулай да тәкъдиргә рәнҗемик әле. дәверне берәү дә үзе сайлап алалмый. Нәни генә юаныч күңелне җылыта: әдәби Тел Банкын булдыруда без дә. микъдарлап булса да. хәл кадәри өлеш керттек бугай Хәтер олыгая барган саен, ачынып сөйләшәбез, уйланабыз. Йолдызлы күк асларында, учак яннарында Аек килеш тә. кайнарланып та. Шул гамьле сөйләшүләр кайтавазыннан хәтергә коелып калган каурыйлар гына бу Ә тормыш — газаплы могҗиза, яшисе килә, шайтан алгыры! енә без Малесвкадагы ижат йортында Мәскәүнсн Бслорусь вокзалыннан Бородино ягына баручы электричкага уд ырасың да бер сәгатьтән син — монда. Кыргый урман аланында дворян особнякларына охшатып эшләнгән колонналы бина яктырып тора. Наратлыкта мансардлы коттеджлар. Язучыларның бу биләмәсе Руза районына керә Белешмә-китапта «Руза» кальга, татар сүзе диелгән. - Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрик әле үз жиребездә. дип Разил белән көлешәбез Шаяртуыбызда хаклык та бар Заманында Иван Грозный тәхеттән ваз кичеп торган арада Рәсәй белән гагар Сәин (Симеон) Бикбулатович патшалык иткән. Шуңа бирелгән тарихи җирләр икән бу Кышкы урманның үз хозурльп ы бар Йөзьяшәр наратлар арасыннан салынган сукмаклар буйлап, бер гаилә-ыру булып йөрибез Уфадан Мостай Кәрим. Муса Гали. Рафаэль Сафин Ташкент ган үзбәк әдәбияты классигы, үз татарыбыз Әсгать Мохтар. Разил Казаннан ук салкын тидереп килгән иле. монда бөтенләй урынга ауды Коры ютәл Температура. Кичен Мостай ага чәк-чәк. юкә балы, һинд чәе күтәреп килеп керде Өлкән аганың аталарча кайгыртуы, шифалы чәе. йомшак сүзе җанына яттымы. Разил икенче көнне үк аякка басты Берничә көн буе кирәкле нотасын таба алмыйча изаланган музыкант кебек пошаманда йөрде дә дәррәү кубып яза башлады Мина да җиңел булып китте Күршеңнең каләме йөгерә башласа, синеке дә дәртлерәк а гдырып китә шул «Ерак урман авазы» дип исемләнәчәк повестемның язган бер бүлеген Разилгә сөйләп барам Шулай беркөнне сыкылы урманның әкияти ак тынлыгыннан хозурланып йөргәндә, Мостай ага миннән: Языламы Нәрсә турындарак әсәрен? дип сак кына сорагач. Разил Бик катлаулы булыр! а ошый. Мостай ага. Кон саен берәр кешене үтереп тора, гел мәет ташыйлар, дип көлдерде Кичләрен иркен бильярд бүлмәсенә җыелышабыз И ул хыялда гына калган Малеевка бильярды! Мин анй жүләрләрчә яратып та бәгырьдән өзәргә М мәжбүр булган хатын-кызны еллар аша сулкылдап сагынган кебек искә төшерәм Затлы агачтан ясалган саллы өстәлнең аяклары гына да нинди бит — патша самавырлары кебек! Өслеге — эбонсттан ясалган, кыл тигез, шар үзен энә очында бөтерелгән бөек балерина кебек хис итә. Яшел тукымасында ник бер чүп. тап ише булсын, көнгә ике тапкыр тузан суырткыч белән чистартып торалар үзен. Нәкъ өстәл турында шарларга яннан күләгә төшермичә бронза челтәрле лампа яна 1870 елда Германиянең атаклы Шульц фирмасында тылсым өреп эшләнгән, җиде медаль сугылган бу бильярдта кайчандыр Достоевский уйнаган булган. Бильярд өстәле янына килеп баскач, син үзенә бер төрле аура-дулкынга эләгәсең, үзеңне олы ауга чыккан хан-каган урынында итеп тоясың Кулыңда корал махсус оста тарафыннан ясалган ялтыр кара кий-таяк. (Мостай Кәрим үзенә атап ясаткан, аныкына бүтән кеше кагыла алмый. Хакы 25 сум Минем әни авылда 22 сум пенсия алган 1981 ел бу.) Ул кийның кулга рәхәт яткан авырлыгы, аның төзлеге.. Бер сүз белән генә сылу дип атарга мөмкин. Ә шарлары Фил сөягеннән эшләнгән авыр, чын шарлар. Болар инде таяк очы тиюгә, кая керер тишек тапмыйча тәгәрәмиләр Нинди көч белән бәрсәң дә. акрын гына кузгалып, гүя «кем әле син?» дигәндәй артка караш ташлап алганнан сон гына, вәкарь белән кузгалып китәләр. Разил әйтмешли, бәрәсең дә. шар лузага барып җиткәнче туалетка кереп чыгарга өлгерәсең Луза ятьмәсеннән шарны алганда инде симез, тере балык эләктергән кебек, бөтен тәнеңә мәҗүси рәхәтлек тарала. Бильярд уйнаганда дан-дәрәҗәләр бетә, төртмә сүз, көлешү, мактанышу китә, һәр уенның үз теле бар шул. Әсгать Мохтар әйбәт кенә уйный. Ул нәкъ безнең Аяз Гыйлажевка охшаган күзлекле, кыска буйлы, ярпач, хәрәкәтчән, «почмаклы». — Сезгә рәхәт.—ди ул Башкортстан язучыларына. Машинистка кызлар татарчадан аударып чыга да кулъязмагызны — башкортча текст әзер Үзбәкчәдән алай булмый шул... Гомере буе үз халкыннан читтә яшәсә дә, теле нәкъ Казанча, ник бер үзгә аһәң яга ырап китсен. «Без типтәрләр...»-дип Муса ага сүз башлаган иде. Әсгать aia аны. «Современные типы, димәкче буласыңмы?»—дип кисеп кенә куйды Ни хикмәт, анын бер сүзенә дә үпкәләмиләр Үзбәк татары шул. татар татары түгел.. «Татарча язгалыйсызмы?»—дигән сорауга ул болай диде: «Яза алам да... Татар телен рус сүзләре белән нык чуарлап бетердегез. Үзбәк теле төркилеген саклап калды. Миңа үзбәкчә язу җиңелрәк . ». Мостай ага шарга бик йомшак бәрә, дөресрәге, сак кына этеп җибәрә Инде сүнә, инде бетә дип карап торасың, юк. шар үрмәләп булса да лузага барып җитә Мәскәү шагыйре Сергей Островой белән алар акчага «пирамида» уйныйлар. Бу уен сәгатьләр буена сузыла, карап торырга түземлек җитми Гадәти уенда Сергей Островой «свой» суга белми икән Разиннең үз шарларын агызып кына кертүен яисә, яшен аткан тавыш чыгарып, чатнатып лузага салуын баш чайкый-чайкый карап тора да: — Не-ве-роят-но... не-мыс-ли-мо. —дип көрсенеп куя Икебезнең уенны күзәтеп торганнан соң ул шундый нәтиҗә чыгарды: — У вас Казанская, особая школа... Рафаэль Сафин да әйбәт уйный, арабыздан бер ул гына башкортчалатып сөйләшә Аның бер сүзен бильярд уенына термин итеп алдык Әгәр шар лузаны «иснәп» тә кермичә китсә, «килгәнне» дип куябыз. Бу инде партнерның күңелен күтәрү өчен «керә язды» дигән сүз була. Рафаэль Сафин башын артка ташлап, чытырдатып көлә белә. Баштарак, мине кызыктырган бу көлүдә егетлек тә.. бәйсезлек тантанасы да бар сыман иде. Руслар мондый көлүне «заразительный смех» диләр. Бераздан мин Сафиннын авызы ерылып та күзләренең бер дә көлмәвен искәрә башладым Аннары. Янәшәбезгә Сергей Островой яки бүтән бер Мәскәү «классигы» килеп баса. Рафаэль Сафин бөтенләй бүтәнчә. башын чөеп чытырдамыйча, тыенкы көлә. Авыз һәм күзләрнең берочтан үзара килешеп, табигый көлүе коллыгын җиңгән эчкерсез кыюлыкның тантанасыдыр, мөгаен Муса Гали бильярдны бик өнәп бетерми Ул чиста, ак йөзле, холкы тыныч. ши1 ырьләре кебек ипле кеше Иртән ашханә янында күрешүгә: — Төне буе йоклый алмадым, егетләр Кан басымы . дип сүз башлый. Аның шулкадәрле дә тәмле итеп, эчтән яктырып-балкып. тыңлаучыга чиксез 162 Рәсемдә: Лев Ошанин !сулда . Разил Валиев рәхмәтле булып, авыруы турында сөйләвсн бер Разил генә түзеп, яратып тыңлый белә. Тыңлый гына түгел, күрешүгә: - Муса агай, баш авыртып тора, нәрсәдән икән ул’’ дип. Муса агайны кузгатып жибәрергә тел ачкычлары бирә Берничә елдан соң Муса агайның бу гадәтен юмореска итеп язган идем. «Син нәрсә, мине авыру итеп күрсәткәнсең, житмсшкә җитеп минем бер тапкыр да хастаханәгә кереп ятканым юк», дип үпкәләвен белдерде. Иҗат эше ардыра Сирәк булса да кичләрен бер табыша җыелышабыз Үзәктә - хөрмәтлебез Мостай ага Ул каратут йөзенә мут елмаю чыгарып, сүз сөрешенә нур иңдереп утыра белә. Хәмер тәэсиреннән дә беркайчан да кызып китмәс. Сабыр, итагатьле. Фронтларда чыныгып, чорыбызның бөек әдипләре белән якыннан аралашып яшәгәнгәме, тормышының һәр мизгеленә шөкеранә кыла белгән олпат шәхес Разил, берәр төртмә-кинаяле сүз ычкындырмаса. табыннан ямь тапмас. Менә таг ын садаг ыннан укларын алды — Әсгать ага. сез Ташкентта әниегез белән нинди телдә сөйләшәсез? Белгәннәр тик гора, дигәндәй, бу сорауның асылын аңлаганнар уңайсыз тынып калды. Әсгать ага. нинди мәгънәсез сорау бирәсең дигәндәй, аптырап кына Татарча, әлбәттә, диде. Соңыннан аңлатып биргәч, рәхәтләнеп көлде. Ә вакыйганың хикмәте шунда иде Рафаэль Сафин бер елны Казаннан килгән каләмдәшләрен үз авылына кунакка алып кайта Анда Рафаэльдән кала берәү дә башкортча сөйләшә белми икән Табында бердәнбер Сафин гына чәй урынына сай эчеп утыра Кыланып утырмасана, улым, үчебезчә генә сөйләш инде, ди әнисе аптырагач Рафаэль Сафин, тавышын сагайтып, бармагын күк кендегенә тери дә: Ярамай. әсәй бедгә ярама-ай... ди Малеевкадагы иҗат йортында дистә еллар буена нинди генә язучылар булып китмәгән Монда илһамлы фикер һавага таралган, агач ботак ларына пәрәвез җебе булып эленгән, сукмаклар! а кош эзләре булып төшкән Шуларны тотып ала гына бел. ак кәгазь каршында син инде вакыт белән бергә-бер көрәшергә чыккан какими затка әвереләсең Андагы күңелгә якын сөйләшүләр. Мостай ага артыннан кәрвандай тезелешеп чаңгыга чыгулар Кышкы кошларның үзенчә сайраулары Игеннәрнең. кыюланып. тәрәзә гәбенә сикереп менүләре, тукранның каты агач кәүсәсен серле тукылдатып, морзе әлифбасы белән галәмгә хәбәр салуы Бо гар бар да Малеевка урманының ижат әһелләренә хуш килерлек ганимәтләре иде кенче кышта без Рәдиф Гаташ белән бергә туры килдек Разил Переделкинода иде Ул ижат йорты Мәскәүнен Киев вокзалыннан китә торган якта, Твардовский, Фадеев, Пастернак кебек корифейларның әлс дә исән дачайортлары янәшәсендә зур ихатаны биләп тора Беркөнне җыенып, кичкырын шул тарафка юл тоттык. Килеп төштек, каңгырап йөрибез, ярый әле Муса ага Гали очрады. Разил күптән түгел генә Гариф ага Ахунов белән бергә Лев Ошанин дачасына кунакка киткән булып чыкты. Мин Ошанинның дача телефонын белешкән арада, затлы коньяк, кофе, шоколад исләре аңкып торган буфет янында кәкре башлы таяк тоткан бер өлкән кешенең зажигалкасыннан тәмәке кабыздым. Моны күреп торган Муса Гали — Син кемнән ут алганыңны белдеңме соң? Арсений Тарковский үзе бит ул!—диде. — Димәк, минем аркада тарихка керәчәк. — Кайчан шул мактанчыклыгыңны ташларсың икән! - — Ул аның мәңгелек авыруы,—дип сүзгә кушыла Гаташ. Ниһаять, табып телефон номерын жыябыз Трубканы башта Разил алды, аннары, нидер аңлатып, Ошанинга бирде. — Марсель, приезжай скорей, для тебя дымит шампанское! — Ясалмарак булса да хужанын кунакчыл, жылы сүзен ишетү рәхәт иде. Урман-поселоклар аша киттек эзләп. Якты гына бер урамда басып торган өч кеше янына адресны белешергә дип тукталгач, Гаташ кычкырып жибәрде — Рәфкать абый, кадерлибез! . Ул арада рус шагыйре Михаил Львов, күз алдында Рәфкать Маликовка әверелеп, татарчага күчте: — И минем татарларым дип кочаклаша башлады— Вот познакомьтесь, со мной всемирно известный писатель Анатолий Рыбаков с супругой, а это, Анатолий Наумович, мои татары.. Казан нишли. Казан.. Сибгат абый' Без «Кортик», «Бронзовая птица» кебек мажаралы әсәрләр язган Рыбаковның кулын кыстык. Алты-жиде елдан ул яңа романына Сталин образын кертеп дөнья шаулатыр... Михаил Львов бик йомшак күңелле, самими жанлы шагыйрь икән. Хисләнеп сөйләшә-сөйләшә Ошанин дачасына кадәр озата барды Әмма тиз генә кереп китмәле түгел, капканы бәреп аударырлык итеп, ярыша-ярыша, эчтән ике эт өрә иде. Ул арада ихата түрендәге йорт болдырында хужа күренде, бер генә эндәшкән иде. этләр капыл тынып, әллә кая гына юкка чыктылар Эчкә уздык Веранда ягында Гариф ага. Разил утыралар. Өстәл мул, нинди генә илнең хикмәтле шешәләре юк Ә теге этләр. Берсе зур гәүдәле, икенчесе карсаграк икән, шунда верандада йөриләр, баягы зәһәрлекләре юкка чыккан, күзләрендә бары — кунакларга хөрмәт билгесе. Килеп ышкыналар, кулны ялап китәләр Татар эте булса, кунак килеп кергәннән алып чыгып киткәнчегә хәтле, үз-үзен ярсытып, чәчәп, карлыгып, ябыгып беткәнче, камалый-камалый өргән булыр иде. Без килеп кушылгач, табын отыры кыза төште. Мин Ошанинга Испаниядән альт кайткан китапны бүләк иттем Евтушенко белән икәү алар Гарсиа Лор- каның туган авылы Фуэнто-Вакироста булганнар Икесенең дә шигыре кергән бу китапны мин шунда алган идем Ошанин бүләгемне шатланып кабул итте. Табын гөрли Ошанин егетләрчә. Асравы Людмила Денисовна тәмтомнарны китереп кенә тора. Ара-тирә Мәскәүдән телефоннан шалтыраталар. Нинди тавыш ул сездә, дип сорыйлар, ахрысы. Ошанин болай дип шаярта: - У меня татарское нашествие! Нет, Чингиз-хана нет Во главе с Ахуновым и Разилем Валиевым, моим учеником... Разил институтта укыганда шагыйрь, профессор Лев Иванович Ошанин алып барган поэзия семинарына йөргән «Шәп кеше, ди.— Бик бетеренгән чагымда акча алып торган идем һаман түләгән юк әле Алмый, баегач бирерсең әле, ди. Кайчан баермын, Алла белә...» Яши белә мәскәүлеләр. Дача иркен, күркәм Бер бүлмәдә камин тора Мич кашагасында бөркет карачкысы Ут тергезеп, учакка карап утырасы иде дә бит Теләгемне Лев Ивановичка әйтәм Сарайдан утын алып керергә кирәк икән Мин кузгалам Ике эте дә миңа ияреп чыга. Берсе уң, икенчесе сул ботка елышып, тар сукмактан мине тайпылдырмыйча альт баралар Утын дигәне штабельләп өелгән имән паркет булып чыкты. Шәп утын — кисәсе дә, ярасы да юк. Каминда чыртлап янган утка тәмәке төтене өреп, ак аю тиресендә аякны бөкләп утыру рәхәт икән. Бездә шушылайрак яшәүче язучы бармы, дип Разил И 164 белән барлап карыйбыз. Юктыр Мөмкинлеге булганнар бар Әмма татар, байлыгы булса, кара көнгә дип оекка жыя шул. кефир эчүдән узмый Үзе үлгәч сантый балалары байлыгын исраф итеп бетерә Каминда ялкын үрсәләнә Чибәр хатын-кызларны иләсләндереп гашыйк итү ягыннан Муса Җәлил тарафдары буларак. Разил төтенсү-өрфия күлмәкләрен җилфердәтеп биегән җарияләр чолганышында утырыр иде хәзер, әгәр үз ханлыгында яшәсә Ризыкның да. сүзнен дә тәмен белеп кенә, дусларның да. яшьлекнең дә кадерен мыскаллап тоеп, фәкыйрь генә табынны да баетып, мул табынны исә тагын да күркәмләндереп җибәрү ягыннан аңа берәү дә тиңләшә алмыйдыр, мөгаен һәр табынның да соңы җитә шул. Төнге икеләрдә без кайтырга дип кузгалдык — Тур! Степанида! Проводить гостей! — дип. Ошанин этләренә әмер бирде Бер чакрым чамасы булыр, этләр безне озата килделәр дә, борылышка җиткәч, кайтып киттеләр Без артларыннан шаккатып карап калдык — Их. безнең язучыларда да шундый эт акыллары булса! дип Гариф ага шаркылдап көлә башлады Алай булса. «Эт кояшынн да басарлар иде. диде Разил — һы' диде Рәдиф Гаташ. ул безнең арада бердәнбер аек кеше иде — Кемнәрнеңдер эте дә зыялы шул Бусын кем әйтте, мин идемме, карлы тымызык төи идеме'1 анлы заманнарда Кырым капкасы ягыннан килгән хан аргамакларының тояк тавышын яңгыраткан. хәзерге көндә дә дәүләги машиналарны иңендә йөрткән Кремль урамы мәркәзи Казанның иң күркәм урамнарыннан берсе. Шул урамда университетның клавиш-колонналарынын ак шәүләсен зур тәрәзәләрендә чагылдырган сәнгатьле бина булыр Китаплар храмы ул! Тоткалары арыслан башлы имән ишекләрне ачып керәсең дә кытай бизәкләре сурәтләнгән баскычлардай икенче катка күтәреләсең. Анда Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тәрәзәләре якты урамга. Лобачевский бюстына караган кабинетына рәхим итәсең. Ул сине өстәл артыннан чыг ып. ачык йөз белән каршы ала. Утырышып, бераз гәпләшүгә, секретарь кыз — Гүзәл туташ күрәгәле, лимонлы чәй кертеп өстәлне бизи Әлбәттә, мин монда борынгы хан сарайлары, аксөяк каберлекләре, зиннәтле сәнгать әйберләре таланган, юк ителгән татарның бердәнбер милли байлыгым и расы тупланган олуг китапханә икәнен акыл-зиһенем белән аңлап кергәнмен Шунысы куанычлы. Разил Вәлисв директор булып эшләгән соңгы дәвердә китапханә бинасының тышкы кыяфәте генә түгел, эчке асылы да күзгә күренеп үзгәрә, бөтәя бара. Узган гасырда ук Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербургныкыннан кала мәртәбәле урында торган бу китапханәнең меңнәрчә китаплары бүгенге көндә подвалларда тынчып ята икән, моны күреп кем битараф кала алсын Бу никадәр акыл. аң-белемнең тышаулы халәткә төшүе түгелмени' Менә шу ларны ничек тә коткару, өстәмә бина табу, яңаны төзетергә проект әзерләү, ки ran белән эш итүче хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен, матди хәлен яхшыртуны Разил Вәлиев кичектергесез максат итеп куя һәм моңа ирешеп тә бара Аның булганлыгына, шушы миллионлы шәһәрнең лабиринтларыннан кирәкле нокталарны табып, шактый катлаулы хуҗалык эшләрен дә хәрәкәткә китерергә сәләтле икәненә күнегеп тә барабыз шикелле Ә бит ул моннан егерме еллар элек туган авылы Ташлык мәчетенең кыйшайган манарасын торгызу уе белән янып йөргәндә күпләребезне гаҗәпләндергән иде. Башта ул жсгсн-жеккә уйлап, югары инстанцияләрдәге җитәкчеләрне дә матур саташтырырлык кәгазьләр әзерләде Чоры нинди бит Алла сүзен кулланырга ярамаган, фәрештәләр канатын таптап «якты киләчәккә» барган чак тар иде. Бабасы гыйбадәт кылган, әтисе мәктәп иткән мәчетнең манарасын менә хәзер улы торгызмакчы . Ул дәлилле сүзенә колак салырдай җитәкчеләрне дә үз ягына бора, осталарны да таба Яшь вакытта ук дисбе турында уйланып юкка гына шигырь язылмагандыр, бәлки әбисеннән калган дисбе төймәләрендә буын- нан-буынга күчеп кил.» юрган саваплы доганың тәэснри җылысы калгандыр һәм шул гарәп кушаматы тагылган Разилне гөнаһлы җәмгыятьтә савап кылырга этәргәндер Ш беркеткән вакытта, хәер-садакаларын тоткан Ташлык халкына күрше авыллар да килеп кушыла. Манарага менеп азан әйтергә җөрьәт итүчеләр дә табыла. Дәһшәтле дә. гаярь дә. соклангыч та халык ташкынына карап торган бу мизгелдә шагыйрь җанында ничек инде горурлык уянмасын! Ирек даулап, бу халык белән таулар күчерергә дә көч-дәрман җитәчәк Үз тарихын халык үзе ясый. Бирми халык үзен үлемгә! Манарага Айны беркеткәндә якташларының өмет белән күккә баккан утлы карашын шагыйрь мәңге онытмас. Ходай рәхмәтенә мохтаж бу йөзләр, озак көттереп килгән куанычтан яшьләнгән бу күзләр, мең учак булып, шагыйрьне гомере буена жылытып торыр. Шушы вакыйгадан сон. Казанга кайткач. Разилнең тәэсирләнеп сөйләгәне исемдә: «Халык ташкынын күрсәң Башта куркып калдым Искиткеч күренеш, сокланудан күзгә яшь килә Халык бар икән ул. дары бетмәгән әле безнең...» Милләтнең азатлыгы өчен көрәш дәвере килгәч, парламент мөнбәреннән чыгыш ясыймы ул. кануннар кабул ит- каләмен кузгатамы — һәрчак аны хахакимлек иткән еллар иде ул. Бик кыска вакыт эчендә бөтен ил. чатнап, өч кисәккә бүленде: яла ягучылар, яла ягылганнар һәм шуны тикшерүче комиссияләр. Мәскәү язучылар союзына. Үзәк Комитетка ул чакта язучылар тарафыннан җибәрелгән аноним хатлардан томнар төзеп булыр иде Бер-берсе өстеннән яла ягып язылган, коточкыч пычрак анонимкаларны Мәскәү кабинетларында «менә татарларның чын йөзе!» дип. мыскыллы көлә-көлә укыдылар Мәскәүдә укыган чак иде. кайберләренә үзем шаһит булдым Язучылар союзы рәисе Туфан Миңнуллиннын бер чыгышы истә: «Әллә жалобачылар секциясе ачарга инде Мәскәүләрдән оят. Шулкадәр хаталы язып җибәрәсез доносларыгызны!..» Язучы буларак сәләте чамалы булган, бары тик урындык биләп кенә ялган данга ирешеп булу мөмкинлеген чамалаган бер төркем, шулай итеп, астыртын, мәкерле эш җәелдереп җибәрде. Сибгат ага белән сөйләшүебез хәтердә. «Разил тирәсендә казыналар Куркалар. Булдыклы егет. Күпме яклап карадым Тегендә Минем генә көч җитми ' дип. ул бәгыреннән ачынып әйтте. Соңгы елларда Разилгә карата аталарча якын мөнәсәбәттә иде ул. Аккош күлендә Сибгат аганы актык күрүем булган икән. Рухы сынган, кәефе төшенке иде -Союзга барасы килми Тартмый Әдәбият кемнәр кулына кала... Шуңа борчылам Утыз җиденче ел кабатланган шикелле Яшәүнең кызыгы калмады.. Архивымны барлап бетерәм дә...». Манара төзелеп бетеп, очына Ай көндә туры сүзен әйтәме, публицистик лыкның беренче тапкыр кузгалышын күргән әнә шул онытылмас мизгелдә туган тойгылар кыю булырга өндәп киләдер. Ләкин парламент мөнбәрләренә менеп җиткәнче язмыш Разил Вәлиевкә шактый четерекле сынаулар әзерләп куйган иде. Чаллыдан соң. Язучылар союзы рәисе урынбасары итеп куелгач, аның баш очында болытлар куера башлады. Ерак китәчәк бу егет, дип көнләшүчеләр йокысыз калдылар. Ул дәвердә кешене юлыннан альт ташлау җиңел эшләнә, юк кына гөнаһын табып, шуны демагогик фикергә төрәсең дә. баш очында партия йодрыгы күтәрелә, акылга буйсынмый торган ул көчкә инде берәү дә каршы чыга алмый иде. Илне шикаять баскан, партия белән Черненко дигән тун акыллы астматик Рәсемдә 1979 елда Разил Вәлиев үзенең туган авылында аякка бастырган мәчет. Фикерен кинә г озеп. әйтеп бетермәгән шикелле, тәкъдирдә язылганын да яшәп бетермәде, төп йортка ашыгыбрак китте шикелле Болгавырга әйләнгән заманга үпкәләп, кемнәргәдер рәнжеп китте гаделлек хакиме — соңгы могикан 1985 елның сентябреннән бер көн: Эгей диңгезендә шторм купкан Герострат яндырган храмның бер колоннасы гына торып калган Сәлжүк шәһәре яныннан төштек тә. яр буенда зәйтүн куаклары арасындагы виллаларга >рнашып алгач, су коенырга йөгердек Кая ул. дулкыннар тау-тау килә Без, бер i әркем татар язучылары, хатыннарыбыз белән кулга-кул тотынышып яр читенә бастык Көчле дулкыннар аяктан егар булып китереп бәрә Сабыйларча чыр-чу киләбез, кычкырышабыз Шулчак Разил, дулкынга ташланып, эчкә йөзеп кереп китте Диңгез кайный, шаша. Күк йөзе караңгылана башлады. Ә ул безнең кычкырганны колагына да элмичә отыры ерагая бара, дулкыннар арасында күмелеп, югалып ала. Каядыр укыганым бар иде: Муса Җәлилне шулай Кара диңгездә чак коткаралар. Пошаман! а калдык Шактый вакыт үткәч кенә Разил ярга чыгып ауды. Икенче көнне, биек тау башына Мәрьям ана «гутан» йортны тамаша кылырга менгәч, икебез генә калган тын арада ул болай диде: «Дулкынга каршы йөзә беләм мин. Юри эчкә кердем Үлү бик жайлы икән, су төбенә китәсең дә. Барыбер яшәүнең кызыгы юк Эгей диңгезендә үлеп калуы шәп бит! Аннары, уйладым-уйладым да. Дошманнарым минсез нишләр? Аларга күңелсез булачак бит » Аның уенын-чынын бергә кушып әйткән бу сүзләреннән мин күңелендә нинди тетрәнүләр барганын азмы-күпме анла!ан кебек булдым Шул елны Разилне эшеннән азат итү күпме тикшерү-казынулардан сон. ниһаять/ идарә утырышында каралды Утырыштан чыгып килүче кайбер язучыларның кызышкан йоз-кыяфәтләре истә Мин ул йөзләрне әле дә шаккатып, тетрәнеп искә төшерәм. Йә. Хода! Шушымы каләм тотучылар'.’! Адәми затның кеше кешегә бүре дигән зәһәр асылын жинә алмаган бәндә каршында ак кәгать оятыннан каралып чыкмыймы?! Утызынчы елларда кешенең хайвани хисенә таянып эш итеп, бер-берсен кырдырганнарын мин шунда аңладым Татар ятучылары бер-берсен сатып, кырышып бетергәч фронтка киткәннәрен исәпләмәгәндә/. инде бер дә кулга алыр кеше калмагач. Язучылар союзы рәисе итеп бакча каравылчысын куялар бит Беркайда да кабатланмаган хурлыклы гарих аныңа урын таба алмаганда Кырымга. Кавказга китеп бер онытылырга. ял итәргә дә була югыйсә. Разил Вәлиев ул чакта кайнар якка сугыш давылы котырган Әфганстанга китеп барды Бу бәхетсез ил белән танышуны ул Татарстанның элеккеге «ханы» Фикрәт Табиев илчелегеннән башлый Президент Бабрак Кармәлнс күрәсе килүен әйткәч шәп оратор. Брежнев чорында да курыкмыйча, саллы фикерен ярып сала торган Табиев болай ди: Бабрак у меня в кармане! Я сам привез его на своем танке! Бу илнең хуҗасы кем икәнен аклаган шагыйрь-каршында Әфгансганны карта аша тына түгел, бөтен чынбарлыгы, фажитасы белән гамәлдә күрү мөмкинлеге ачыла Ләкин сугышның хәтәр йөзен, сәясәтнең олы ялганга корылганын аңлап кайткан шагыйрьгә боларны яту насыйп булмый. Кисәтү өстендә кисәтү Кулы артка каерылып бәйләнгән Муса һәйкәле сыман чарасызлык Сызланган күңел үз эченә бикләнә бара, бикләнә бара Разилне каты авырып, хастаханәгә эләгер дип башка да кигерми идек Бер көндә түгел, елларга бүленсә дә кайгы-хәсрәт барыбер, төенләнеп, бер йөрәк аша уза икән Әтисен җирләү Үзеннән дә өстен күреп яраткан энекәше Рәмзилнең машина белән бәрелеп үлемнән калуы эштәге талкынулар, каләмдәшләренең хыянәте, каты бәгырьлеге Иҗат кешесенең нәзберек күңеле боларны кабат- кабат кичереп яра өстенә яра ала шул. Нәкъ шундый унике операция ясап, унике пациенты да үлгән табипнын скальпеле астына кереп ятканда ниләр уйлагандыр, дүрт айдан сон. Мәскәүгә Җ кабат операциягә китер алдыннан без Разил белән хастаханә бакчасында сөйләшеп утырдык Ябыккан Йөзе саргаеп, суырылып калган. Тонык тавыш белән сүзләрне сайлап кына сөйләшә. Картлар шикелле, үлем турында көтмәгәндә, ачыктан-ачык, тыныч кына әйтеп куйды: — Күп уйландым бу айларда Үлемгә фәлсәфи яктан да, рухи яктан да әзерләнеп беттем шикелле Шактый күрелгән инде бу дөньяда Артыгы кирәкми Димәк, Аллаһы тарафыннан мина кырык ел гомер бирелгән Үлемгә әзер кеше чистарып кала икән. Эчтәге бөтен гөнаһларым чыгып бетте Беркемгә рәнҗүем юк... Үзем тыңлыйм, әллә соң бәхилләшүме бу дип үзем шомланып уйланам. Бүлдереп, нинди дә булса юату сүзе әйтү дә урынсыз, әллә нинди, күнелгә сыгылып иңгән авыр минутлар бу. Бераздан яныбызга танышлар килеп өстәлде Разил сүзне икенчегә борды: — Әл-лә-лә чибәр кызлар күп монда. Палатага килеп керәләр: сулышка каба... Хастаханәдә шундый чибәрләр эшлидер дип уйламый идем Шушы сүзе белән үлем турындагы фикерен үтерде дә куйды. Яши болай булгач, яшәргә тиеш «Яшисе килә!» авторы. Нәсел-нәсебенең нык тамырлары сут биргәнме, ихтыяр көчеме, җирдәге саваплы эшләреме. Кәҗәмөгез йолдызлыгының мәрхәмәтле нурымы — һәммәсеннән кәүсәр тамчылары кергәндер, әмма күнел догасының иң мөкатдәсе— үлемнән йолып калучы илаһи кодрәт иясе — Тәңрегә... Яңадан туып, дөньялыкка кайтып төшкән Разилне Казан урамында очраткан бер шагыйрь, аның ябык кыяфәтенә карап болай ди — Син бөтенләй Тукайга охшап калгансың — Йөз-кыяфәтне эшләдем, хәзер язасы гына калды,—ди Разил. итапханә турында сүз чыккач, без Төркиядәге Эфес хәрабәләрен карап йөргәнебезне искә төшердек. Үз чорында Архимед яшәгән бу шәһәрнең ак мәрмәр урам ташлары да, җир тетрәү аркасында җимерелгән бина калдыклары да исән иде Амфитеатрга җитәрәк. мәйдан уртасында грек осталары бер бинаны торгызып яталар иде. Колонналы мәһабәт бина Бу—Эфесның китапханәсе булган икән Гаҗәп бит! Эфес шәһәренә безнең эрага кадәр уникенче гасырда нигез салынганлыгын да искәртсәк.. Хан, шаһ. корольләрнең китапка карашы югары дәрәҗәдә булуы борынгы заманнарга гына карыймы? Мәдәнияте үскән бүгенге илләрнең президентлары да китапны зурлый белә, китапханәләргә җитәкче итеп дәүләт эшлеклеләрен. зур галим-язучыларны куялар икән, димәк, кешелекнең киләчәгенә өмет бар. Безнең милләткә дә. алардан гыйбрәт алып, үткәнгә һәм киләчәккә карап, рухи хәзинәсен барлар чак җиткән Татар язма китабының барлыкка килү дәвере ерак гасырларга. Шәрекъка барып тоташа. V—X гасырларда Ислам империясе отыры көчәя, чикләре Кашгардан башлап, Атлантик океанына кадәр барып җитә Кордова, Каһирә, Багдадны кул астында тоткан өч бөек ислам хакиме үз сарайларында китап хәзинәсе булдыруны горурлык саныйлар Испаниядә әл Хакам китапханәсенең каталогы гына да егермешәр битле кырык дүрт дәфтәр тәшкил итә. Әл Макризи бу китапханәдә 120—160 мең китап сакланган дип язып калдырган. Бу чорда хаттатлар тарафыннан күчереп язылган китаплар гаҗәеп сәнгатьле итеп бизәлә, зиннәтле тышлыкларга төрелә. Тарихчы Ибн әл Җәүзи мондый күренешне язып калдыра: «...923 елда Багдад сараеның «Җәмәгать капкасы» каршында 14 капчык еретик китаплар яндырдылар Учактан алтын-көмеш эремәсе агып торды...» Мөселман мәмләкәтләрендә мәчет каршында зур-зур китапханәләр оеша, шәхси китапханә тотучылар да гомер соңында үз байлыкларын мәчеткә васыять итеп калдыралар. Тора-бара шул китапханәләрдә фән йортлары, академияләр барлыкка килә Шуйдыйларныц иң атаклысы Багдадның җәмигъ мәчете әл Мансур була. Шәрыкьнын Әбу Хәмид. әл Җүвәйни кебек мәшһүр галимнәренең лекциясен тыңларга җидешәр йөз укучы җыела торган була Багдадның көнбатыш ягында вәзир Ардашир ибн Сабур фән йорты төзетә Анда —дөньяның иң яхшы каллиграфлары тарафыннан бер-берсен һич тә кабатламыйча бизәлгән Корьәннен йөз төре, бөек шәхесләрнең истәлекле имзасы куеп бүләк ителгән ун мең дә дүрт йөз китабы саклана. К Шушы Ислам дөньясының дин. философия, шигърияте белән кергән шифалы нур татар китабы язмышына әнә шул заманнардан килеп ялгана Кол Галиләр япан дала күкрәгеннән генә калкып чыга алмый. Монда Шәрекъ белән рухи бәйләнешнең аз өйрәнелгән солтанатлы дәвер күперләре бар Аннары — Болгар ханлыгы, Алтын Урда. Казан ханлыгы жәүһәрләре Туздырылган, яндырылган, дөньяга таралган, каядыр яшерелгән татар китаплары — болары үзе бер үкенечле тарих Шушы олы тарихны аңында һәм иңендә тойганнар гына бүгенге китапханә залларыннан үткән чакта галижанәб китапларның йөрәк тибешен ишетергә мөмкин Кайсы халык үзенә иң мәгънәле, иң биек пирамида кора ала? Ул пирамидалар гади телдә китапханә дип атала. Разил Вәлиев. миллионнарча китап язмышына җаваплы буларак, милләтнең бибаһә мирасын алдагы чорларга җиткерүне дәүләти максат икәнен белеп, зур илләр казанышы белән чагыштыру мисалында эш алып бара. Бүгенге көндә Милли китапханә дөньяның иң зурлардан саналган 83 китапханәсе белән элемтә урнаштырган АКШның ике мең галим эшләгән Конгресс китапханәсе һәм Төркиянең Милли китапханәсе белән дә эшлекле элемтә җайга салынган. Электрон почталар, компьютерлар аша гына бәйләнеш тотмыйча. Разил Вәлиев үзе дә күп илләрдә үткәрелгән кинәшмә-форумнарда катнаша. Соңгы елларда ул Пекин. Нью-Йорк. Тель-Авив. Истанбул. Белград. Варшава. Барселона. Торонто. Лондон кебек мәртәбәле шәһәрләрне күрү бәхетенә иреште Бүген, мин кабинетына килеп кергәндә ул ерак юлдан. Мехикодан кайтып төшкән иде. Йөзе Мексика кояшында янган Кәефе хәер, чит илдән кайтып төшкән кешенең хәлен аңлыйм мин.. Кем инде январь башында туа. бәйрәм көннәрендә, дип ана илле яшь туласын искә төшерәбез. Нишлисең, вакыт бара Яшәү дигән бөек мог җиза бүтән кабатланмый бит. аның кадере дә шунда, яшьтәш, каләмдәш! Ярты гасырлык гомер тавына менеп, ерак офыкларга күз ташлыйк та тәкъдирнең ачыласы күк капуслары алдадыр, бәлки . үз-үзебезгә ишетелерлек кенә итеп бер кычкырыйк әле: Язмышка рәхмәт