Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬСЕЗ ГЕНӘ ЕЛЫЙ ЙӨРӘГЕМ

Әнием Бибигафифәнец чкты истәлегенә багышлый.» Автор Әй ДӨНЬЯ, дөнья, дөнья. Уралган сагыш-моңга. Көтмәгәндә ялкыннары Килен бәрелә тынга. Кинәт өнсез каласын. Тавыш-тынсыз янасың. Хәвеф-хәтәр сагалый гел Җирдә адәм баласын. Упкынында батасың. Үрләрендә калкасың. Көчең житсә-житмәсә дә Үз йөгеңне тартасың. Алтынмы ул. көмешме һәркемнең үз өлеше Башкаларның өлешенә Керә алмый бер кеше Таңда җилләр килделәр. Әнкәң үлде, диделәр. Б) хәбәрдән күңелемнең Ал гөлләре шиңделәр. Кошлар тынды сайраудан. Урман тынды шаулаудан ЯШЬСЕЗ ГЕНӘ ЕЛЫЙ ЙӨРӘГЕМ Вакыг кинәт туктап калды Минутларны санаудан Җанны бушлык урады, Сарды кайгы томаны. Күкрәгемә башын салып Йөрәк үксеп елады. Акыл әйтте: тынычлан, Кеше түгел корычтан. Вакыт җиткәч һәркем үтә Әҗәл дигән кылычтан. Беләм шулай икәнен, Учакта ут беткәнен... Иреннәрне чәйни-чәйни Уй йомгагын сүтәмен. Иңендә зәңгәр көянтә. Су тулы чиләкләре. Көянтә өстенә яткан Ак канат беләкләре. Борма-борма су юлы. Бу кемнәрнең сылуы? Мөлдерәгән чиләгеннән Су эчерер кемнәргә? Кемнәр белән атлап китәр Иңен куеп иңнәргә Сәүдәгәр Галим кызы. Авылның таң йолдызы. Кызның тик бер карашыннан Кабына күпме өметләр — Юлларына гөл сибәргә Әзер барлык егетләр. Әй билләре, билләре, Көнләштерә гөлләрне. Бөгелә-сыгыла атласа да. Түгелмидер сулары. Борма-борма сукмаклары Гүя йолдыз юллары. Йолдызларга кемнең генә Җитәр икән буйлары9 ! Димтамактан Кызылъярга Килеп төшә пар атта. Дугадагы кыңгыраулар Як-якка моң тарата. Кошлар һавага күтәрә Кыңгыраулар тавышын Җырлар белән юллар куша Кешеләрнең язмышын Ык буенда үскән егет Дим буе чибәренә Йолдызлар аша юл салды - Иреште теләгенә. Кавышты ярсу дулкыннар Дим белән Ык кушылды Ә хыяллар зәңгәр күктә Тургай булып очынды. Кәккүкләр бу гашыйкларга Тигез гомер юрады Ләкин юллар гына никтер Бик үк тигез булмады Еллары китте болганып. Бөтен нәрсә буталды Галим байның йортларын да Үз куенына ут алды. Дөрләп янды таш кибетләр. Ут кашы диварларга. Бу ялкынның сөремнәре Җитте Кызылъярларга. Галим байның иркә кызы Чибәр Бибигафифә Гел наз өчен яратылган Иде дә бит югыйсә Тик дөньялар бармый шул ул Син уйлаганча гына Йә атың егылып үлә. Йә тәртәң шартлап сына Каласың кара урманда. Белмисең ни эшләргә. Китәсең чишмәләр эзләп. Ятып суын эчәргә Галим байның төпчек кызы Чибәр Бибигафифә Үзе тапкан чишмәләрнең Суларын эчә-эчә. Китте бормалы юллардан Сөйрәп язмышарбасын. Арбасына утыртты ул Үзенең алгы баласын Яндырды сугыш ялкыны Пар канатның сыңарын. Җиңелмени ялгызларга Үтү гомер юлларын. Сыңар канат белән хәтта Оча алмый бөркетләр. Бөркетләр менмәс җирләргә Менде әнкәм кебекләр. Яралы канатларыннан Җиргә тып-тып кан тамды. Алар каны тамган җирдә Ал гөлләр үсеп калды. Акты сулар, акты сулар. Акты сулар түбәнгә. Сулар белән акмадың син Каршы йөзә белгәнгә. Акты сулар, акты сулар. Күбекләнеп, болганып. Еллар судай болганса да. Син калмадың югалып. Акты сулар, акты сулар Ишә-ишә ярларын. Ишелгән чакта ярларың. Ничек түзде җаннарың? Утыз биштә тол калдың да Мәңге бетмәс моң алдың. Аккан сулар уртасыннан Күкрәк белән юл ярдын. Акты сулар, акты сулар. Акты суның салкыны. Сулар булып акты еллар Синең йөрәк аркылы. Акты сулар, акты сулар Бер болганып, бер тынып Юшкыннары йөрәгендә Кала барды утырып. Әни. сине нинди җилләр екты? Хәер, моны нигә сорашам. Җиңелерәк яшәр идең, бәлки. Зарлар түгеп ешрак еласаң. Еламадың шул син. еламадың. Булганда да яшәү бик авыр. Кайчагында бәлки җирне гырнап Елаулар да кирәк булгандыр. Болыт булып кайгы ишелеп төште Иңнәреңә ничә тапкырлар. Мондый авырлыкка түзә алмый Үкереп елар иде батырлар. Ә син һаман эшли генә белдең. Яшь түкмәдең, бары тир түктең. Дөньяларны бераз турайтыйм дип Көннс-төнне белми бил бөктең. Тураймады ләкин дөньялары. Бөгелсәң дә җиргә кадәрле. Тормыш сине көлтә итеп сукты. Тормыш сине җилдә җилгәрде. Елый алганнарның кайгылары Яшьләр белән бетте юылып. Синекеләр бәгырь түрләренә Ташлар булып барды җыелып. Ник син. әни, ешрак еламадың? Чыгармадың тышка зарларын Күпләр белмәделәр йөрәгендә Нинди утлар дөрләп янганын.Йоклый алмыйм, бәргәләнәм. Тәрәзәм карый Айга. Әйтче миңа, якты Аем. Әнкәмнең җаны кайда? Оҗмахлар түрендәме ул. Җимешләр илендәме'’ Сөтлебаллы елгаларның Кушылган җирендәме ’ Укыган намазларының Күрәме савапларын? Мең төрле сорауларына Таптымы савапларын? һаман безнең хакта уйлап Өзелмиме үзәге? Кылгаи гамәлләребездән Каралмыймы йөзләре? Йоклый алмыйм, бәргәләнәм. Җаным күккә тартыла Әллә әнкәм йөгереп килә. Әллә йолдыз атыла?!Күнегә алмыйм һаман син юклыкка. Басуларны урый уйларым Менә-менә кайтып керерсең күк Иңбашыңа салып урагың. Төенчектә «куян күчтәнәче». Без чабабыз синең каршына Кулларыңнан алып төенчекне Актарабыз ашыгаашыга. Анда була ипи кыерчыгы. Йә бәрәңге — көлдә пешергән. Әле һаман җаннар актарыла Ул чакларны искә төшерсәң. Бер тапкыр да сорап карамадык: «Ашадыңмы, әни. үзең?»—дип. Синең уйларыңда үзең түгел. Без идек шул, һәрчак без идек. Иң тәмлесен безгә ашаттың син. Иң матурын безгә кидердең. Үзең өчен арып егылсаң да Безнең өчен торып йөгердең. Нинди генә юллар узмадың да. Нинди генә сулар кичмәдең. Упкыннарга очтың калкып чыктың, һичбер вакыт түбән төшмәдең. Ташлар сайлыйм бүген, ташлар сайлыйм, Ошардаен сайлыйм күңелгә. Ә уйларым барып укмашалар Тамактагы кайнар төенгә. Кемнәр генә уйлап тапты икән Таш куюны кабер өстенә. Ай авырдыр, бигрәк авырдыр бит Таш астында яткан кешегә. Болай да бит кеше гомре буе Йөк күтәреп йөри иңенә. Торган саен йөге авырая — Йөк өстенә йөкләр өелә. Шушы йөкнең авырлыгы ега Бер көн килеп адәм баласын Китә кеше фани дөньялардан. Ялый-ялый канлы ярасын. Дөнья, дөнья, синең серләреңә Төшенеп җитеп булмый һич кенә. Нигә инде таш бастыру кирәк Газиз кешеләрең өстенә?! ... Күңелемдә уйлар өермәсе, Яшьсез генә елый йөрәгем. Мәңгелеккә, инде мәңгелеккә Ауды - Җирдә иң зур терәгем. 1996. июль