Логотип Казан Утлары
Роман

ТЫНЫЧ ЕЛЛАР КҮЛӘГӘСЕНДӘ

(«ЕЛЛАРНЫ ЧИГЕРСӘМ- ИСЕМЛЕ ИСТӘЛЕК ТРИЛОГИЯНЕҢ ӨЧЕНЧЕ КИТАБЫННАН) Күренекле татар язучысы. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлен) гаять катлаулы язмышлы шәхес иле. Күн кенә өлкән буын iaiap зыялылары шикелле, ул да гомере буе ү тенен тумышын-чыт ышын яшереп, тоталитар совет режимына яраклашып, алай да күңеле төбендә әлеге система! а рәнҗүенразыйсызлыт ын саклап яшәртә мәҗбүр булды. Без исә укучыларыбыз! а әдипнең гумышын-чыт ышын бераз ачыклап бнрерт ә тиешбездер. Беренчедән, ни өчен анын ятучы буларак псевдонимы — Расих, ни өчен фамилиясе буенча Рәсүл түзел? Алла сакласын! Ишан опыты, мулла улы-мәхдүм пичекләр итеп үзенә дингә бәйләнешле псевдоним алсын, ди?! Рәсүл бит ул — гарәпчә ттәйт амбәр дит ән сү з. шуннан— Мөхәммәт рәсүлебез... Ә Расих исә, шулай ук тарәттчә. нык. тотрыклы, тәҗрибәле дит ән мәгънәләрне анда та. Әйе. ачы тормыш тәҗрибәсе Атилланы ла яшьтән үк нык. тотрыклы будырта, алдын-артын уйлап ип итәргә өйрәтә. Шу на да ул— Расих! Икенчедән. Атилла Расихның биографиясендә һәрвакыт «1916 елнын 16 сентябрендә Оренбург губернасының I ронңк шәһәрендә туз ан» дин күрсә телеп-язылын киленле. А.па таба да тузан-үлтән еллары (1916—1996) дни искә алына барыр, шәт. Чөнки 1996 елнын 9 маенда вафат бултан әдипнең 80 еллыгын шулай ук 1996 елның козендә билгеләп ү түебез дә шуңа ишарәли. Әмма асылда тарихи дөреслек башкача: Атилла Расихның туган елы—1915 ел. тузан урыны Горкня. Язучы үзе бу хакта «Елларны читерСӘМ» исемле истәлекләр китабында шәрехләп уза. Аннары ул 1995 елнын августында Татарстан радиосыннан ясаган чытышында да бу мәсь- әләг ә ачыклык кер т ә. 'Эш болай була: шул чорда I өркнн тә бу.н ан Кадыйр мулла, улы туз ач. Гроицкита — үз әтисе ишанга хәбәр җибәрә. Карт ишан (күр^кен. картлык галәмәтедер) оныгының туган көне сентябрьнең 16 сы санын туган елына да күчерә һәм бала, шулай итеп. Iронцк метрик.) тәфтәрснә «16 сен- гябрь, 1916 сәнә» булып теркәлеп кала, һәм «гагар совет прозасының күренекле вәкиле» әдип Атилла Расих ул ялгышны гозәгергә базмый, гомере буе ie.ien тешләп iiopepi ә тиеш була, бары тик соңгы елларда гына ачыклык кертүне кирәк таба. Менә шундый язмыш... А. Расих—«Дустым Мансур» (1949), «Язгы авазлар» (1956), «Ике буйдак» (1963), «Каһарманнар юлы» (1969), «Сынау» (1978) кебек кызыклы романнар, герле маҗаралы, фәннифазпасгик повестьлар, күпсанлы хикәяләр авторы. Ул әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Почет билгесе» һәм Хезмәт Кы зыл baiipai ы орденнары белән бүләкләш ән иде. Атилла Расих сози ы елларда үзенең катлаулы тормыш юлын бәян иткән «Елларны чигерсәм» исемле нстәлек-трилог ия китабын язды. Дөрес рш булыр Анда, ни әйтсәң дә. тормыш шартлары, әтинең язуына караганда, яхшы Әстерхан мөселманнары динне нык тота. муллаларын әйбәт карый. ашау яклары бөтенләй Казандагыча гүгел Шулай итен, берничә көннән соң әниемне Әстерханга озатабыз Мина хәзер тормыш отыры күңелсез Без өйдә Суфия апа белән икәү генә калдык Хәер, ул да үзе эшләгән больницага иргә китә, кичен кайта Ул анда санитарка булып эшли. Озакламый ул да Әстерханга китәчәк, чөнки армиядән җизни туп-туры шунда кайтырга^ тиеш. Димәк, мин япа-ялгыз калырга хөкем ителгән «гөнаһлы» бер байгыш. Булмаса. хәзер өйләнү, гаилә кору турында уйлый башларга кирәктер Вакыт җиткән, миңа хәзер утыз беренче яшь. Мин бу турыда акыллы киңәш бирердәй якын кешем Мөхәммәт абыйларга барам. Аларның әйтүләренә караганда, мин дөрес уйлыйм, озакка сузмыйча өйләнергә, гаилә корырга кирәк. Син ничәнче елгы әле? Унбишенче елгы. Ә хәзер ничәнче ел? 45 нче ел узып бара. «О-о-о.— ди Мөхәммәт абыйның хатыны Сафия ана.—сиңа артык сузарга ярамый. Юкса син бозылып китәчәксең. Яки буйдак килеш калып, гомереңне шулай ялгызлыкта уздырачаксың. Күз уңаенда тоткан берәр кызың бармы сон?» «Юк шул, Сафия апа. Аңа вакыт тимәде».— дим. «Хатлар да язышмадыңмы берәр чибәр белән?» «Язышмадым шул». Сафия апаның миңа тәгаенләп куйган бер кызы бар икән Эшне озакка сузмыйча, үз квартирына чәйгә чакырып, мине кыз белән таныштырды. Әйтергә кирәк, кыз менә дигән, анардан күзеңне ала алмассың, төсе-сыны, кем әйтмешли, мисле кура җиләге. Беренче күз ташлавым белән үк ул миңа ошады. Шунысын да әйтим, тәгаен мин дә аңа ошадым. Ничек инде әле генә сугыштан җиңүче булып, орден-медальләр тагып кайткан тал чыбыгыдай зифа егетне ошатмасын, ди?! Шулай итеп, без ул кыз белән бер күрешүдә үк аңлаштык. Тик мин аннан аерылып өйгә кайткач, башта сизелмәгән ниндидер канәгатьсезлек хисе кичерә башладым. Ошавын ошады ул туташ, тик мин беләмме соң аны? Холкынфигылен дигәндәй, кызның омтылышларын, тәрбиясен беләмме соң? Аның тышкы кыяфәте, төсе-бите дә минем хыялыма туры килмәгәндәй бит. Мин тагын Мөхәммәт абыйларга барам. Сафия апа мине көтә икән инде: «Йә. ничек, кыз ошадымы?»—дип сорый. Мин: «Бик ошады! Кыз пешеп өлгергән алмадай, тик мин. Сафия апа. ашыкмаска булдым әле. берәр ел эшлим, эшкә урнашырга булдым».— дим. Сафия апаның кәефе кырыла төшә, ул миннән башка сүзләр көткәндер. күрәсең. Әмма Мөхәммәт абый минем эшкә урнашып, бераз исәеп. икътисади якларны ныгытып, тыныч тормыштагы хезмәткә күнеккәннән соң өйләнүемне хуп таба. Сафия апа исә: «Син инде эшкә урнашырга теләсәң, нинди дә булса берәр институтка гыйльми эшкә кер».— ди. «Нигә алай әйтәсез?»—дип сорыйм. «Чөнки.— ди Сафия апа.— ни әйтсәң дә. андый эшнең абруе зур. Кайда эшли дигәндә, гыйльми хезмәттә, дип әйтүе үзе бер юаныч!» Мин Сафия апаның киңәше белән килешәм. Әлбәттә, абруйлы эш булганга күрә генә түгел, перспективалы эш булганга, һәм минем ул эшкә сәләтем дә бар кебек булганга. Мин бит әле сугышка кадәр үк аспирантурага эләгү турында хыялланып йөргән кеше. Шундый уйлар белән үзем тәмамлаган ветеринария институтына юнәләм. Сугыш елларында аны элекке «шәһәрчегеннән» күчергәннәр икән. Аның борынгы биналарында хәзер ниндидер завод, имеш. һай. җанкисәгем минем Альма матер! Сине бит бөтенләй үзеңнең элекке даныңа лаек булмаган кечкенә генә техникум бинасына кертеп бикләгәннәр. Кафедраларың кепкечкенә, алар класс бүлмәләренә урнашкан, лабораторияләрең дә кысан бүлмәчекләрдә. Институт тәмам бөлгән бер кыяфәттә икән хәзер. Мин туптуры институт ректоры янына керәм. Ишеттем: институтны хәзер без студент чакларда яраткан бер доцент җитәкли Петр Терентьевич Маширов. Ул без укыганда безгә ветеринария нигезләреннән дәрес биргән иде. бераз вакыт факультет деканы да булып эшләде. Милләте мари аның. Маширов мине бик җылы каршы ала. Фамилиямне дә онытмаган икән, һәм барыннан да күңеллерәге тагы шул: ул үзенең ягымлылыгын һәм гадилеген ректор булгач та югалтмаган. Сүз эшкә урнашу турында 14 башлану белән ул миңа анатомия кафедрасына лаборант булып керергә тәкъдим и l ie. Әмма мин бу тәкъдимне шундук кире кактым. Юк. юк. формалин исе аңкыган бүлмәдә сөякләр, кипкән хайван әгъзалары белән маташып гомер уздырырга мин риза түгел! Мин бит зоотехник, җанлы малтуар арасында эшләргә тиеш кеше. Алайса болай итик, Расулев. ди Петр Терентьевич (институтта мине шулай урыс шивәсенә җайлаштырып фамилиямнең беренче сузык авазына басым ясап әйтәләр иде), безнең институт каршында тәҗрибә станциясе бар Әйдә, шунда кече фәнни хезмәткәр булып кер Вакансия бар. Безнең байтак профессорлар ул станциядә консультант булып эшлиләр. монысы бәлки син теләгәнчә булыр, ә? Әйе. монысы нәкъ мин теләгәнчә. Мин хезмәт хаклары, эш шартлары турында сорашам да ризалык бирәм. Мин әле терлекчелек станциясендә эшли башламадым. Шулай сөйләшенгән иде. Минем күңелдән башлы-күзле булу фикере һич китми Хезмәт мәсьәләсе җайланды кебек, инде макса!ларыма ирешүдә тагы бер адым ясарга кирәктер. Менә без хәзер Суфия апа белән кичке чәй эчәбез. Мин апама өйләнү турында киңәш сорап сүз катам. Сип менә озакламый мине (ашлап китәрсең, дим, миңа ялгыз тилмерергә туры килер. Кем соң минем керләремне юар. оегымны ямар, auiapiа пешерер?- дим шаяртып И Атилла энем, ди ул. мин сиңа күптән бер кыз әзерләп куйдым. Сиңа иң яхшысы З.гә өйләнү булыр Кем соң ул 3.? Ул Труески кызы (Троицк шәһәрен шулай атый). Казанда яши Аның әти-әнисс дә бик тәрбияле кешеләр. Үзе типсә тимер изәрдәй таза, матур, буйга җиткән, бик тә акыллы, сабыр Ул бөгелеп бер-ике сыпырып алса, идәнең юылган була. Ул арада балта тотып, ишек алдына чыгын керсә, бер кочак утының ватылыр. Тормыш игү өчен. энем, менә шундый хатын кирәк ул! Анысы дөрес, минемчә дә шулай, кулыннан эш килми торгап хатынга өйләнсәң, гомерең буе азап чигәсен мин аңлыйм. «Әйдә, булмаса. шул кыз белән таныштыр мине!» дим Суфия апага Суфия апа. чандыр һәм бәләкәй генә булса да. бик уңган, тешләгән җиреннән өзми калдырмый. Ул гиз арада безнең очрашуны оештыра Менә мин З.ләрнең тар квартираларында чәй табыны янында утырам Минем янымда 3. Чыннан да кыз бик чибәр. Барлык җире килгән. »с ii.uiiiaK, акыллы Тик ш\ ын га бу iy 1.1111 ia мннсм хыя намда туган гомерлек булачак иптәшемә охшамый Ничек итеп инде мин җан тартмаган кеше белән үземнең язмышымны бәйлим? Ул бит аны да. үземне дә бәхетсез игү дигән сүз. Көннәрдән бер көнне, ял көне иде булса кирәк, мин урамда бер кызны очра! гым Ул Зәкия исемле, яшүсмер чагымдагы дусның сеңелесе Очрашу белән без икебез дә тукта пан калдык Җылы гына сүз башланды. Ул әнисе белән генә яши икән Абыйсы минем дус. Наил атлы erci сугышка китеп хәбәрсез югалган, ә Зәкия шактый еллар, сугыш буена диярлек, авылда укытучы булып эшләгән. Ниһаять, кырык дүртенче елның азагында гына Казанга кайтып ипкә урнаша алган, хәзер радиокомитетга хезмәт итә икән Безгә аның белән берничә минут сөйләшү җитте. Күңелем миңа «Менә шул. диде Менә шул синен хатының булыр Кызлар сайлан башыңны катырма!» Кыш кергән, бөтен җирне ап-ак кар каплаган чак иде Айлы кичләрнең берсендә, без урамда сөйләшеп йөргәндә мин аңа үземә кияүгә чыгар!а гәкъдим ясадым Ул каршы килмәде, тик бер генә шарт куйды «Мин хуҗалык ипләренә бер дә сәләтле кеше түгел Син мине шуның өчен Iабаламассыңмы сон’» диде Минем карарым күнгән ныгыган иде инде Мин «Табаламам, без андый лиләрне бергәләп эшләрбез, бергәләп өй эшләренә өйрәнербез».— дидем. Шуның белән безнең аңлашу тәмамланды. Без шул ук көнне үзебезнең карарны Зәкиянең әнисенә белдердек, һәм кырык алтынчы елның Яңа ел таңын туй ясап каршыладык. Хәтердә. Суфия апа туй сые итеп итле аш пешергән иде. Мин үзебезнең Чехов базарыннан бер литр сасы сырец аракы сатып алдым. Кунакка Мөхәммәт абый белән Суфия апа чакырылды. Дустым Зиннәт тамада хезмәтен үтәде Музыка булуын анык хәтерләмим, искә төшерүләренә караганда, яшьлек иптәшләребезнең берсе булган Гомәр атлы егет тә гармун белән килгән булган. Кыскасы, туй мәҗлесе әйтерлек купшы булмады, сугыштан соңгы туйларга хас фәкыйрь, әмма самими рәвештә узды. Менә шулай итеп, без Зәкия белән яңа гаилә корып яши башладык. Суфия апа тиздән әтиләр янына Әстерханга китте. Мин ул киткәнче Зәкия куышында кияүләп яттым. Ә ул, чыннан да. куыш иде, аны квартир дип атау бер дә килешми. Радиокомитетның ишек алдында заманында утын сарае яки абзар буларак салынган кирпеч бер корылма. Аркылысы метр ярым, буе өч метр бар микән. Бер катлы яссы түбәле табуттай бер бина ул. Эчтә түр башына аркылыга куелган ике урынлы караватта без Зәкия белән йоклыйбыз, безнең баш очында гына стена буендагы сандыкта Зәкиянең әнисе Зәйнәп апа ята. Сандык каршында кечкенә генә өстәл һәм ике артсыз утыргыч. Без шул куышта үзебезне бик бәхетле санап, беренче татлы айларыбызны уздырабыз. Зәкиягә мин Германиядән алып кайткан ясалма ефәк материядән күлмәк тектереп алдык, шулай ук мин алып кайткан киелмәгән немец шинеленнән аңа язгы-көзге пальто сүтеп тектердек. Мин дә шундый ук трофей палы олан үземә кышкы кием җүнәйттем. Әмма татлы кияүләп яту көннәре озакка сузылмады... Миңа Польшада ук яза башлаган маҗаралы повестемне төгәлләп, журналга тапшырырга кирәк иде. Мин, йокы һәм ял белән исәпләш- мәстән, эшкә керештем. Басылып чыгар кебек бу әйберем. Ни әйтсәң дә, безнең милли әдәбият өчен яңа нәрсә бит. дип уйлыйм. Зур өметләр баглыйм повестема. Тик басылганда да ул куанычлы эш тиз генә буламыни әле, мин шунысын да уйлыйм. Ә кесәләр саега. Кырык алтынчы елнын башында мин терлекчелек станциясендә эшли башладым Юдино совхозында терлекләрне ашату буенча сынаулар уздырам. Минем җитәкче-консультантым профессор Александр Макарович Барсков дигән кеше. Гади, тыныч табигатьле, әле күптән түгел генә армиядән кайткан. Ул терлек тукландыру кафедрасының мөдире, шул ук вакытта, әйткәнемчә, минем консультантым да. Без башта тәҗрибәләрнең методикасын яздык, шуннан соң мин җиң сызганып. ару-талуны белмичә, эшкә керештем. Барлык кара эш минем кулда. Ярдәмчем юк. Авырлыклардан курыкмаска, кара эштән чирканмаска. Хәер, мин моңа армиядә үк күнеккән инде. Атна саен эшнең барышы турында профессор белән очрашып сөйләшәбез. Мин һәр көн сәгать җидедәге поезд белән совхозга китәм. караңгы төшкәч кенә өйгә— хатыным янына кайтам. ырык бишенче сй азакларында Казанга минем фронтовик дусларым да кайта башлады. Беренче булып Габдрахман Әпсәлә- мов күренде. Мин аның белән сугыш елларында, фронтта, хатлар аша танышып, соңыннан тәмам дуслашып киткән идем. Менә ул хәзер армиядән кайткан. Ачык хәтерләмим, алдан хәбәрләшү беләнме. яисә болай гына, очраклы рәвештәме, без аның белән беренче тапкыр Татар академия театрының зал яктагы балконында очраштык. Моңарчы К минем аны күргәнем юк иде әле Ул балконга менеп мине күрде дә туп-туры яныма килде һәм елмаеп сүз дәште. Сез Расих биз? — Әйе, дидем мин аптырый гөшеп. Чөнки бу офицер мина таныш түгел иде. Мин Габдрахман Әпсәләмов булам,—диде ул елмаеп. Мин көлеп җибәрдем. Бик куанычлы очрашу иде бу. Безнең әйтер сүзләребез бетмәстөкәнмәс. Мин шуны белдем Габдрахман әле һаман армиядә хезмәт игәргә мәҗбүр икән, аларның часте озын юлга китәр алдыннан Казанга вакытлыча гына тукталган, шуңа күрә Габдрахман хәрби формадан. погоннан. Хәгерем ялгышмаса. ул кече лейтенант иле Әйткәнемчә, минем Габдрахманны моңарчы күргәнем юк иле. һәрхәлдә. кайчандыр күргән булсам да. аның йөзе, сыны иегә калмаган. Ниндирәк тойгы калдырды соң ул миндә беренче тапкыр очрашканда’’ Габдрахман урга буйлы, ябык бәдәнле кеше икән, ач яңаклы, соры күзле, коңгырт чәчле, елмайганда аргык яктырмый, һәрхәлдә, аның күзләре шул килеш кала кебек. Мин дустымның сөйләшү үзенчәлекләренә лә игътибар итми калмадым Ул чак сизелерлек сакау. «С» авазын ачык әйтми, аннан сөйләшкәндә кайбер сүзләрне бөтенләй боза Беренче күрешүдән соң. Габдрахман Казаннан часте белән киткәнче, без гагы берничә тапкыр очраштык. Ул бер тапкыр мине Бауман урамындагы сәүдә хезмәткәрләре клубына урнашкан үзләренең хәрби газета редакциясенә дә алып керде Иясез бер корреспонденция өчен, кул куйдырып. миңа күпмедер акча бирдер г те. Күрәсең, Габдрахман Казандагы авыр гормыш ачылыгын тагып өлгергән һәм мина дусларча ярдәм кулы сузарга теләгәндер. Габдрахманнарны Казанда озак тотмадылар. Алар Ерак Көнчыгышка киттеләр, без соңыннан гына. Габдрахман армия хезмәтеннән котылып Казанга кайткач кына, аларны Харбин шәһәренә җибәргөнлекләрен белдек Фронттан кайткан икенче дустым Шәрәф Мөдәррис булды. Монысы мин өйләнгәч, кырык алтынчы ел башларында иде. Шәрәф кайтканда туйлар узган иде инде, тик Суфия апа Әстерханга әле китмәгән, без исә Зәкия белән Чехов урамындагы чарлагыбызга күчкән илек Менә Шәрәф безнең чарлак бүлмәбезгә ашыгып килеп керә Ул һәр вакыттагыча җитди кыяфәттә, моңсу карашы белән миңа текәлә. Без кочаклашабыз Тагы бер шатлыклы очрашу. Әйе. исәннәр бер очраша шул' Ял көпе иде ул. мин Шәр. ижат игү рәхәтеннән исерәм. узган тормышның кыек, ямьсез яклары да хәзер мине рәнҗетми, әдәби хезмәг. һәр эш кебек, бик уйлап эшләүне, салкын канлы лыкны ярага Мин язам Тик. шулай да, ара-тирә күңелдә икеле-микеле уйлар гуга.тый Әйе. мин язуын язам, әмма дөрес юлдан бараммы мин? Тәҗрибәлерәк кешеләр белән киңәшәсе иде. Белем биг мин. безнең көннәрдә әдәбият кысалары ифрат та тар. өстәвенә бу бит әле минем зур әсәр эшләүдәге беренче тәҗрибә. Шундый фикер белән үземнең максатларым турында язучылар белән киңәшеп алырга кирәк дигән карарга киләм. Карар кылдым, гамәлгә ашыра да башладым. Язучылар союзында сөйләшеп, язылып яга торган романым турында киңәшүне көн тәртибенә куюларын үтенәм * Ул көннәрдә инде армиядән кайтырга тиешле әдәбият әһелләре барысы да Казанда иде Менә сөйләшү коне дә килеп җитте Байтак кеше җыелган. Хәтта Мәскәүдән вакытлыча Казанга кайткан Әхмәт Фәйзи лә утырышка килгән. Мин башта укыйм, аннан булачак вакыйгалар турында сөйлим. Хәтердә шулар сакланган, тыңлаучылар булачак әсәрне бик җылы кабул иттеләр, әсәр укыр өчен бик кызыклы булачак, диделәр Тик партиянең ролен татын да ачыграк итеп күрсәтергә кирәк дигән фикер әйтелде. Инде тагын шундый киңәш гә булды: олы туганыбыз рус халкының ролен тагын да калкурак чагылдырырга кирәк Әсәр җылы каршы алыначак, дип уйладым мин Мин татар язучылары арасында сугыштан соңгы беренче романны язучы Яшибез болай булгач! ’ Тик миңа тиздән роман язуны туктатып торырга туры килде Институт гагы ми. кандидатлык минимумын тапшыруның авыр, зур йок икәнлеген мин бик гиз аңладым. Учхоздагы ветврачлык зшен дә ташладым Алай да беренче кышым бушка узмады, мин чит телләрне. программа галәп иткәнчә үзләштереп, имтиханнарны тапшырдым Инде яңадан тугыз фәннән имтихан бирәсе калды Мин баш аягым белән фәннәр дөньясына чумдым Диссертация язып аны якларга, гыйльми дәрәҗә алырга тиеш мин Уемча, шулай иткән очракта гына барлык төеннәрне чишә алачакмын. Тик. шулай да. эш өзелгәли. әледән-әле колхозларга чыгарга туры килә. Авылларның хәлен мин күреп торам. Күрәм мин андагы халыкның интегүен, күрәм белгечләрнең нинди газаплар кичереп колхоз эшен юлга салырга тырышуларын. Аерата терлекчелек авыр бер хәлдә Ни өчен шулай? Чөнки терлекчелек ул- һәр көнне бик зур игътибар сорый юрган тармак Ә колхозчы андый игътибарны булдыра алмый. Булдыра алмый, чөнки ул теләми. Теләми, чөнки аннан аңа хезмәт көне урынына бары әлиф таяк кына эләгә. Авылдагы хәлләр әйтеп бетермәслек алама. Мин моны сугышка кадәр үк. җир эшләре комиссариатында хезмәт иткәндә үк белә идем. Шуның нәтиҗәсендә мин үземнең сатирик әсәрем — «Каһәр төшкән тел»не яздым да бит! Ләкин мин ул чакта һәм әле сугыштан соңгы беренче елда моның сәбәбен дөрес бәяли алмадым Пәрәү авылында бу турыда кайнатам Әхмәт Бәдыйгов белән бәхәскә керүемне хәтерлим. Ул Пәрәүдәге колхозның хәлләрен бик ачынып сөйләде. Мин исә бу эштә колхозчы гаепле дип. дәгъваләдем. янәсе, ул юри колхоз эшенә бойкот игълан итә. Мин ул чакны партиянең һәр эше дөрес дип уйлаучы бер зат идем Партиянең, ягъни Сталинның һәрбер гамәлен дөрес дип табучы тугрылыклы шәкерте илем. Шулай булмый хәлем дә юк! Мине бит совет мәктәбе, комсомол тәрбияләде. Без бит фронтта Сталин өчен үлемгә барырга әзер торган солдатлар идек. ..Миңа барысына да өлгерергә кирәк. Минем роман төгәллисем бар. Алда тагын бер хәтәр нәрсә тора. Ярар, мин эшемне төгәлләрмен, язган диссертациямне якларга туры килер, шул чагында эшемнең Әстерханда мулла булып торуы миңа зыян китермәсме соң? Кайбер таныш язучыларым кырын карый башлаганны, бу хәлгә институт әһеле башкача карар дип уйлыйсыңмы? Әйе. эшнең ни белән бетәчәген белеп булмый. Минем тырышлыкларымның хәтәр төгәлләнүе мөмкин. Бик ачык сизәм: яңадан утыз җиденче ел җилләре исә илдә. Ишетелеп тора, әле бер кешене, әле икенчесен кулга алганнар. Әле кайчан гына соң шагыйрь Шәйхи Маннурны. «Тартай арбасы» исемле мәсәле өчен дау куптарып, һич булмаган гаепләр тагып, үзен зур җыелышта эт урынына сүктеләр. Янәсе, син безнең җәмгыятьтән көләсең. Мин ул җыелышта булдым. Академия филиалының зур залында йөрәккә дәһшәт суыгы йөгерә, репрессия елларының сулышы айкала иде. Әйе. шулайрак шул менә. Эш хөрти. Мин әтигә хат артыннан хат юллыйм Бер авызың пеште бит инде, җитәр, син бит үзең дә дингә артык бирелгән фанатик түгел, синең менә дигән гражданлык һөнәрләрен бар. кайт, ничек булса да яшәрбез әле. дип язам. Көннәрдән беркөнне әнием белән әтием Әстерханнан кайтып төштеләр. Ләкин бу бөтенләйгә кайту түгел икән әле. Аларның кайтуларын улыбыз Илдарны өенә, әти-әнисенә тапшыру һәм икенче балабызны, оныкларын күреп китү өчен икән. Мин әтиемне күреп шаккаттым. Сакал җибәргән, өстенә җөббә кигән, башында түбәтәй, менә дигән мулла! Әнием исә тазара башлаган. Бичара, ачлык елларыннан соң тук тормышка Iаргач, бөтенләй башка кыяфәткә кергән. Хәер, моның сәбәбе авыруыннан булса кирәк. Ул кайчаннан бирле инде кан басымы белән газаплана. Мин аларга үземнең эшләрем турында сөйлим, сүзебез аларнын Казанга кайтырга тиешлеге турында башлана. Бәлки бу бер караганда эгоизмдыр, минем бары үз карьерам турында кайгыртуымдыр. Мин. аларның. Казанга кайткач, квартирсыз да. килерсез дә каласын аңламыйммыни? Әтинең пенсиясе бөтенләй юк. әнием аена бары кырык сум гына инвалидлык пенсиясе ала Әни үзенең әтине һаман Казанга өндәгәнлеген әйтә. Әти исә дәшми, бер ноктага текәлгән килеш, борын тарткалап кына утыра. Алар тиздән Әстерханга кайтып киттеләр. Мин эшемне дәвам ит- терәм. лаборатория эшләре төгәлләнгәч, диссертация язарга утырам. Ул 24 да төгәлләнде Кеше аспиратлык эшләреннән бераз арынды Мина хәзер романымны язын бетерергә кирәк Менә, ниһаять, караламада төгәлләнде ул. Өстемә өзлексез ташланып торган авыр тормыш дулкыннары арасында язылган хезмәтем, күнгән язарга хыялланып та моңарчы тормышка ашыра алмаган әсәрем гуды. Уемча, әсәр ярыйсы булып чыкты. Моны укучы тәгаен яратып каршы алачак. Ә тәнкыйть, әдәбият түрәләре? Романның исеме «Дустым Мансур». Анда вакыйгалар беренче бишьеллык чорын тасвирлый Завод, төзелеш. Моны мотлакан журнал да, нәшрият га дүрт куллап кабул итәчәк Кырык тугызынчы елның җәендә әтиләр Әстерханнан, бөтенләйгә дип. Казанга кайттылар ...Әниләргә барам Алар күршеләре белән янәшә кечкенә генә бер бүлмәдә көн күрәләр Тыгызлык, мохтаҗлык. Мона сәбәпче мин бит. Бу минем вөҗданымны газаплый Алай да әнием бер дә сер сынатмый, мине шатланып каршы ала. булганы белән сыйларга тырыша. Ә әти исә, гадәтенчә, дәшми. Тормыш авырлыклары җитмәгән, җәй керү белән аларнын тагы бер хәсрәтләре артты. Өй хуҗасы аларга квартирны бушатырга боерган. Каян табасын сон тиз арада бүлмә? Хуҗа әтиләрне судка бирә Менә көннәрдән бер көнне суд. Мин дә барам. Рәхмәт төшсен судьяга, минем әти-әниемнең авыру һәм карт кешеләр булуларын исәпкә алып булса кирәк, яшәгән бүлмәләрендә калдырырга тигән хөкем чыгара. Тик суд аша дәгъват ә кергән рәхимсез хуҗа хатын белән бер түбә астында яшәү җиңелмени? Әтиләр хәзер бик авыр хәлдә. Әниемнен кан басымы глек тә тотрыксыз иде. хәзер бөтенләй начарланды. еш кына 240 ка җитә. Әти исә гагы үзенең ашказаны белән жәфа гана башлады. Нәкъ шул көннәрдә оппонентларымнан минем диссертациягә рецензияләр килде Йа хода, гел күңслсезлекләрдән генә тормый икән тә бу дөнья! Огзывларның икесе дә уңай Миңа диссертация яклау өчен гол ачылды дигән сүз. Инде диссертациянең оеткысы бәян ителгән авгорефе- рат та типографиядән басылып кайтты. Аны канцеляриядәге адреслар буенча илдәге барлык авыл хуҗалыгы вузларына җибәрәбез Менә мин диссертация якларга гиеш көн дә килеп җигте Июль аеның иң эссе көннәреннән берсе Мин иртә-таннан кафедрада, үземнең таблицаларымны, укырга гиеш булган докладымны гикшерәм. кычкырып укып чыгам Ул арада гыйльми совет га кворум булса ярар иде лигг ут йотам Чөнки гыйльми совет әгъзалары тиешле санла җыелышка килмәсәләр, яклау көнен көзгә күчерүләре лә бик ихтимал Байгак кеше хәзер ялда вакыт. Аларнын шәһәр гәг е гәрен чакырдылар чакыруын Көндезге унберләрдә мин кафедра артына барып бастым Диссертация яклау минутлары Мин басып торган кафедра тәрәзәгә караган, аннан кояш нурлары нәкъ минем йөземә килеп бәрелә. Зарар юк. аннан да кайнаррак гәнкыйгь уклары көйдерә башламаса. монысына гына түзәрбез.. ...Ниһаять, мин совет әг юаларының яшерен тавыш бирүләрен. хисап комиссиясенең тавышлар санавын гетрәнеп көтәм. Күрше бү тмәгә чыгып киткән комиссия ни өчендер бик озак маташа, бәлки бозы пан бюллетеньнәр күп гер. сай гау бәлки дөрес булмагандыр, шн борчы гам Менә каршы бүлмә ишеге ачыла, аннан аудиториягә юкны-барны сөйләшеп, ара-гирә көлешеп комиссия әгъзалары чыга Мин кафедра apii.nia килеп баскан комиссия рәисенә түземсезлек 6е гәп геколәм > i ашыкмыйча гына беркетмә укып Мина бары ике кешенең каршы бу i\- ын. калганнарыныц барысы ла миңа фән кандидаты дигән дәрәҗә бирү ягында икәнлекләрен ш ьлап итә Минем шатлыктан йөземә кап йөгерә, ирскссздән чыраема елмаю менеп куна Ку г чабулар, янымда утыручыларның каты иген кулымны кысуы Мин ниндидер талгын рәхәтлек тойгысы кичерәм Рәхмәт укыйм гыйльми совет әгъзаларына, шундук ашыгып, йөгерә-аглый аскы катка гошәм Анда телефон Ут йотып миннән хәбәр көткән өйдәгеләргә шалтыратам. Булды, булды! Өч ел буена бик нык тырышып башкарган хезмәтем җилгә очмады. Яшибез болай булгач, яшибез! улай мин күңелле көннәремне уздырам. Ләкин әкренләп минем үземә биргән олы вәгъдәм — әдәбият мәйданында алышу, көч сынашу уе өскә калка. Мин, әле җәйге каникул айлары төгәлләнмәвеннән файдаланып, кулъязмамны яңадан өстәлгә салам. Әйе. редакция әһелләре отпускадан кайтканчы, миңа романны бер тапкыр «сөреп» чыгарга кирәк. Мин тагын сөекле, изге әдәбият бакчасында. Романымны укыйм, язылганнарның гипнозына бирелмәскә тырышам, тәнкыйтьче буларак укыйм. Менә көз дә килеп җитте. Мин әсәремне бетердем Хәзер Газый Кашшаф аны яратырга тиеш Аның күңеле өчен дигәндәй, үзем артык өнәмәгән нәрсәләрне дә өстәргә мәҗбүр булдым. Мин журнал редакциясенә барам. Шулай да шик-шөбһә күңелне кытыклап тора. Чөнки редактор дигән затның, ни әйтсәң дә. барысы да үз иркендә бит. Казанчының иреге бар. кайдан колак чыгарса, диме9 Ярар дим. әсәрне бик шәп «сөрдем» бит, хәзер аяк терәп сөйләшергә булыр. Газый абый мине елмаеп каршы ала. Анысы ярый. «Төзәттеңме?— дип сорый Калдыр, карарбыз», дип өсти. Аның күңеле күтәренке бүген Миңа чытык йөз күрсәтми. Мин үзем дә күңел күтәренкелеге белән өйгә кайтып китәм. Мин Гази абыйны бу юлы ашыктырмаска булдым. Әйдә, иркенләп укысын, дип. мин аны ай буе борчымаячакмын. Хәзергә, роман турында сүз башланганчы, мин хикәяләремне җыеп чыгарырга уйлыйм. Журнал тибәргән, әмма үзем яраткан сугыштан соңгы хикәяләремне, фронтта язылганнарына өстәп, китап чыгарып булмасмы, дигән өмет белән яшим. Фантастик әсәр язарга да исәп бар. Байтак вакыт узганнан сон. мин батырчылык итеп. Газый абыйдан әсәрем турында белешергә булам. Мин матбугат йортында. Менә икенче каттагы редакция бүлмәсе. Әмма бу нинди фал тагы? Мине бу очрашуда мөхәррир агай узгандагыча яктырып каршы алмый. Мин бу эшнең сере нидә икән дип уйларга да өлгермим, ул бик кырку гына: — Син нәрсә, минем өстән смеешься што ли? — ди. Мин тетрәнеп артка чигенәм. — Ничек инде? — Син бит. егет, әсәреңне әз генә дә төзәтмәгәнсең. Мин өнемне югалттым Ничек инде алай? Мин бит аның барлык кимчелекләрен төзәтеп чыктым. Газый абый әйткәннәрне дә истән чыгармадым. гөзәтмәгәннәремнең барысына тулы җавап биреп, аның әйткәне дөреслеккә туры килмәвен исбат итә алам. Мин сезне аңламыйм,—дидем мин. ниһаять. — Ал кулъязмаңны. Бу хәлендә аны редакцияләп тә. басып та булмый. — Мин сезнең белән һич килешә алмыйм. Газый абый.— дидем мин. тәмам югалып,— Мин аны бик нык төзәттем, хәтта сез әйтмәгән кимчелекләрен дә тат ым. Әйдәгез, аңлашыйк. — Вак-төяген генә төзәткәнсең. Ә иң серьезный кимчелекләренә каләм тидермәгәнсең. Мин авыр сулап аска карыйм. Ул бераз тынлыктан соң бү юлы шактый йомшый төшеп: Ш Син, Расих, булмаса. романыңны Гомәргә биреп кара, анда рецензия язарлар, диде Гомәр дигәне Абдулла Гомәр. Заманында мина карата бик хәер-хаһ булган кеше, ләкин хәзер үзгәргән, чөнки хәзер нәшриятның матхр әдәбият редакциясе башында Чыннан да. әсәрне журналда бастыру мөмкинлеге киселде хәзер, бәлки китап итеп чыгарырга булыр, дим эчтән. Икенче бүлмәгә кереп мин ашыкпошык кулъязмамны актарам. Газый абый нинди искәрмәләр ясаган икән дип карыйм Әмма бер генә дә билге яки сызык, һич югында, «карга» билгесе булсачы! Тәгаен ул әсәрне укып та чыкмаган, үзе мөһим санаган урыннарын табып караштырган да шуның белән вәссәлам' Мин кулъязмамны күтәреп нәшриятның өске катындагы матур әдәбият редакциясенә менәм. Абдулла Гомәр артык яктырмыйча гына, күзлек пыялаларын ялтыратып, мине каршы ала. Сугышка кадәр минем беренче хикәяләрем журналда басыла башлаганда, ул шунда хезмәт итә иде, сугышта булмаган, күрәсең, күзе начар күргәнгә, армиягә аямаганнардыр. Ул пенснэ күзлектән, җыйнак кына гәүдәле, шома таралган чәчле, бүлтәебрәк торган авызлы бер кеше. Аның кешеләр белән һәрвакыт бик рәсми сөйләшүенә мин күптән игътибар иткән илем инде Бу юлы да ул минем белән дә. гадәттәгечә, рәсми тонда исәнләшә. — Кулъязма китердегезме, иптәш Расих? Яна әсәрме? Яңа түгел, иске әсәрнең яңа варианты Ул тар иңбашларын җыерып куя, күзлек пыялаларын ялтыратып башын чайкый — Минемчә, иптәш Расих, башта әсәрегезне журналда бастырып чыгарырга кирәк Бездә, гадәттә, шулай эшлиләр бит Автор иң элек журналда басыла, аннан инде әсәр аерым китап булып чыга Аның гонорары да... Үзегез беләсез. — Редакциягә килгән һәр әсәрне сез. минемчә, кабул итеп алырга тиеш,— дим мин Әллә ул кагыйдә үзгәрдеме? Ул тагын күзлек пыялаларын ялтыратып башын чайкый Мин сезнең файдага өйләм. Әгәр журналда басылса, укучы фикере туплана, әсәр популярлаша, аннан, әйткәнемчә, гонорар ягы Журнал белән без уртак тел габа алмалык — Алай булса инде. Мин сезнең белән бәлки уртак тел таба лырмын дип өметләнәм — Ул эш сомнительный. Анда биг. иптәш Расих, әдәбият осталары утыра. Аларга каршы бару Юк. юк. алар минем өчен авторитет Минемчә, редакциягә килгән әсәрне рецензияләп бирү сезнең вазыйфагыз. Гумеров иптәш! Бу сүзләрем белән тәгаен Абдулла Гомәрнен ачуын чьпардым Ул башын аска иде. тынып калды Анысы инде, иптәш Расих, кешесенә карап Мин тыела алмыйча кызып кит тем. Ничек инде, кешесенә карап Мине сез бөтенләй язучы дип исәпләмисезмени? Мин моны һич анламыим — Туктагыз, диде ул. минем сүземнең азагын көтмәегән Мин сезгә дөрес киңәш бирәм. Сез әсәрегезне баш га язучылар җәмәга г ьче.тегс карамагына бирегез. Тикшертегез. Без аны шуннан соң рецензияләтеп алырбыз да. ярарлык булса, басып га чыгарырбыз ~ Мин икеләнә калдым. Чыннан да, бәлки шулай итәргә кирәктер Әгәр иптәшләр әсәрне яраклы гапса. әдәбият өстендә утыручы түрәләр берни дә эшли алмас, дөньяга чыгармын йомып калдырырга хәлләреннән килмәс Мин кулъязмамны а гын өйгә кайгып кигәм. Аны үзем хөрмәт иткән язучыларга таратып укытырга кирәк табам Белом, бу эш бик озакка сузылачак Укырлык кх гьязма нөсхәләре бары икәү, өченче нөсхә төзәтә- төзәтә буялып беткән Шулай да мин теге ике нөсхәне Әмирхан белән Шәрәфкә бирәм. Алар тиз генә укып фикер тупларга әзер, әле җитмәсә, укылгач, мин алдан сөйләшеп куйган кешеләргә бирәчәкләр. Шулай итеп минем романым кулдан кулга китте. Менә кыш та узып бара инде. Бик күп булмаса да. әсәрне укып чыгучылар шактый Мин аларның укуын кв1кән арада хикәяләр җыентыгы белән шөгыльләнәм. Аның редакторы итеп шагыйрь Мәхмүт Хөсәенне билгеләгәннәр. Ул. университетның raiap теле бүлеген гәмам- лагач, әле күптән түгел нәшриятка редактор булып урнашкан. Коммунист. фронтовик. Мин моңарчы аны ерактан гына танып белә идем. Ниндидер бер әдәби кичәдә ябык кына, җиңел сөякле, кыска буйлы Мәхмүт Хөсәен мәйдан уртасына чыгып бик шәп итеп биеде. Ул шул вакыттан бирле минем хәтеремдә орчыктай хәрәкәтчән, чандыр, юка бер егет булып калган. Менә шул Мәхмүткә минем хикәяләр җыентыгын редакцияләргә биргәннәр. Ләкин мин белгән Мәхмүт хәзер калыная башлаган, корсак бүлтәеп чыккан. Мәхмүт минем җыентыкка, танышып чыккач, үзенең искәрмәләрен язды да кулъязманы миңа кайтарып бирде. Мин аның азганнарыннан чыгып хикәяләремне гөзәтәм. Эшләр болай ярый кебек. Китап дөнья күрер, ахры. Чөнки яшь мөхәрриремнең язганнары алай үтергеч түгел. Кайбер урыннарда әсәргә мәж- бүрән төзәтмә кертергә туры килсә дә, хикәяләр бозылмады шикелле. Ул производствога төшеп китте. Китап кечкенә, йомшак тышлы, башлыча минем фронт шартларында язган хикәяләремне туплаган. Алай да ярый. Яз айлары җиткән көннәрдә проза секциясе минем романымны тикшерергә җыелды. Минем элегрәк тә андый утырышларда булганым бар. Мондый киңәшмәнең төп максаты фикер алышу икәнлеген белә.м. Ул бернинди дә карар чыгара алмый, чыгарса да. үтәлергә тиешле карары булмый аның. Утырышта, әлбәттә, төрле сүз була. Берәүләр әсәрдән бер кимчелек тапса, икенчеләре икенчесенә игътибар итә. Монда күбрәк сүз кем тарафыннан әйтелүенә карап хәл кылына. Әйтик, берәү бу кимчелек дип торганда абруйлы язучы «юк» дисә, шул фикер өстенлек ала. Әгәр редакция ниндидер сәбәпләр аркасында әсәреңне басарга теләми икән, ул да шул ук секция фикеренә таяна ала. чөнки анда герле фикер әйтелә бит. Әйдә, әнә шунда әйтелгән кимчелекләрне бетерү өстендә эшлә, туган, аннары күз күрер, дип әйтә ала. Кызганыч, ул киңәшмә барган вакытта язганнарым сакланмаган. Тик шунысы ачык, мине ул киңәшмә күптән мәгълүм стандарг фикерләр белән генә коралландырды. Ул түбәндәгеләргә кайт ып кала: әсәр кызык, әмма кимчелекләре җитәрлек. Ул төзәтелгәч, һичшиксез, басылырга тиеш. Ә кимчелекләр турында капма-каршы фикерләр тулып ята. Монда Газый абый әйткәннәре дә. тагы бик күп әйтелмәгәннәре дә. өстәвенә мин үзем сизеп торганнары да бар. Чөнки автор әсәреп укыган саен аның кимчелекләрен гомере буена таба тора. Үземчә төзәткәннән соң. әсәремне күтәреп тагы «Совет әдәбияты» редакциясенә юнәләм. Газый абый мине тыныч кына каршы ала. — Йә, утырыш ярдәм иттеме? Бик файдалы булды. — Әсәреңне шуннан соң бик нык төзәттең инде? Менә сезгә китердем. Күрерсез. Хәзер тиешле кондициядә ул, минемчә. Мин кулъязманы калдырып чыгып китәм. Инде дә редактор каршы килсә, ул юри минем юлларымны кисү өчен туган кеше булачак, дип уйланам. Яз үтте, җәй дә узып бара. Мин Шеланга ял йортында. Идел буенда булып кайттым^ Өйдәге хәлләр әйбәт түгел. Балалар үсә. әмма торак мәйданы артмый. Без. алты кеше, унсигез квадрат метрлы чарлакта яшибез. Әле ул җитмәгән, безнең хуҗа чарлакны бушатуыбызны таләп итә. Татарстан Язучылар союзы минем хәлемне белә, мәгәр мин квартирга соңгы чираттагы кеше Квартир турында сүз кузгалса, мина «Син бит гыйльми хезмәткәр, квартир турында институтың кайгыртсын», диләр Алай да. рәхмәт төшсен Шәрәф Мөдәррис дуска, ул ничектер анда минем квартир шартларым турында каты гына итеп сүз әйткән «Ничек инде сез Расихка карага игътибарсыз кыланасыз'’ Ул фронтовик язучы, яза. эшли, алты кешелек гаиләсе белән кысан бер чарлак бүлмәдә яши».—дигән Язучылар союзы идарәсенең яңа рәисе Гариф Гобәй «Килсен, сөйләшик...»— дигән. Шәрәф шул ук көнне миңа кереп бу хәбәрне җиткерде. Мин институтта дәресләрем бетү белән Матбугат йортына чабам Гариф абый мине хихылдап көлеп каршы ала - Нәрсә, квартир кайгысы йөгертәме’’ Мин элек аның әсәрләрен укып кына белә идем. «Бәхет орлыклары» турындагы уңай фикере һәм шуның аркасында мажаралы повестемнен башта журналда, аннары аерым китап булып та басылып чыгуы бу ялтырап торган пеләш башлы, шома йөзле, яшелле-күкле бик сәер нечкә тавыш белән хихылдап колә торган язучыга карата минем ихтирамымны арттырды. Ул Зәкиягә авылдан Казанга кайтып урнашырга да ярдәм иткән. Чөнки ул көннәрдә Гариф Гобәй радиокомитет башлыгы булып эшләгән. диктор һәм педагог вакансиясенә Зәкия кандидатурасы бик кулай туры килгәч, ул аны мәгариф министрлыгы аша чакыртып, үзенә эшкә алган. Минә нәрсә. Расих, диде Гариф Гобәй, синең торак шартларың шәптән түгел икән. Идарә шагыйрь Әхмә! Юныска бер бүлмә ходатайлап алган иде. ул аннан, бик ерак дип. баш тарта. Әнә шул бүлмәгә сине яздырсак, ничек, син ризамы? Тик ул шәһәрдән читтә. Дирбешксдә. — Кайда сон ул Дирбсшке? Ул Арча юлында. Казаннан бер унбиш чакрымда Ә квартиры ничә метрлы? Егерме сигез Өр яңа. биек бина Мин риза. Гариф абый Квартир булса, җәһәннәм артына барырга да риза! Тик әле бераз көтәргә туры килер, чөнки өй салынып кына яга Мин көтәргә дә риза, тик өметле эш булсын Юкса институтia мин яшь бәлтсрсккә түгел, абруйлы карт профессорларга да квартир бирә алмыйлар Көтәрмен, зарар юк Гариф абый кирәкле бслешмә-кәгазьләрне эзәрли торырга, райбашкармага баргалап. белешеп торырга кушты Нинди җир икән соң ул Дербишкс дигәннәре? Без түзмибез, карчык белән бер ял көнне шунда барып кайтырга булабыз Союзда мина шу_н га Мәхмүг Хөсәеннең яшәгәнлеген әйткән иделәр, аньпг адресын да бирделәр. Кара син өлгер Мәхмүтне! Әле әдәбиятка аяк 6acK.rin.nia ай га тулмаган дигәндәй, үзе союз әгъзасы да түгел квартирлы га бу гган Хәер, ул кечкенә генә булса да. бер г үрә кисәге шул. фиркале, ышанычлы иптәш. . Без Дербишкедә. Менә нинди икән ул безнең булачак яшәү урыны быз! Арча юлы өстендәге эшчеләр поселогы Хәтерлим, монда таманында, әле беренче бишьеллык чорында, тимер юл вагоннары заво гы салынырга тиеш иде Ләкин ул ни өчендер тормышка ашмады Сугыш елларында бирегә Ленинградтан ОГПУ исемендәге оптика-механика заводын кигереп утыртканнар Поселок аша Арча ю гы у за. аның ун яг ынла да. сул ягында ла урман. Унда яфраклы агачлар, сулда ылыслы агачлар Мин соныннанрак бу поселокның сәер исеме зурын га га бел тем Ул. баксаң-күрсәгг. хан заманындагы дәрвишләр авы гы исеменнән ка пан икән Әле Дербишкс корыгын кына кию күпчелек өн гөрс шыксыз бараклардан гыйбарәi Арча юлындагы мәркәз урамда гына таш өйләр төзелгән, аларның да күбесе салынып кына ята. Шул биналарның кайсысында безгә яшәргә язган икән? Без һәр өйгә карап, аны үзебезчә бәяләп йөрибез. Безнең өчен салынып яткан кайсыдыр бер өй урамында байтак буталып йөргәннән соң, без Мәхмүт Хөсәеннең квартирын эзли киттек Ул әллә кайда түгел икән, шул ук урамда. Без ишек ачтырганда Мәхмүт үзе юына иде Аның чибәр хатыны Дания ханым безгә: «Бераз бакчада утырып торыгыз, ул тиздән чыгар», — диде. Без — бакчада, дөресрәге, бу өйнең агачлы, яшеллеккә күмелгән ишек алдында. Әйбәт, монда тын алулары җиңел. Монда яшәргә була! Бераздан безнең янга Мәхмүт тә чыкты Гадәтенчә, бик эре генә исәнлеште. һәм поселок турында шундук сүзгә дә кереште. Әйтүенә караганда, биредә әйбәт Сирәк булса да. Казанга Италия трофей автобуслары да йөреп тора. Аннан тагы эшкә Арча поезды белән дә барырга була икән. Клуб бар. Хәзергә ул бер баракта гына, тик алай да ярый, һәркөн кино күрсәтәләр. Анда еш кына Казаннан килеп концертлар да куялар икән. Без барысыннан да канәгать. Шулай итеп, күтәренке күңел белән Казанга кайтып киттек. Мин армиядән кайткач ук «Чаян» редакциясе белән дуслашып киткән идем. Хәзер ул дуслыкны тагы да ныгыта төштем, кыска сатирик хикәяләр язгалыйм. «Чаян»да мин үземне хөр сизем. Чөнки анда миңа үз итеп карыйлар, һәрхәлдә миңа шулай тоела. Хәер, өзеп алай дияргә дә базмыйм. Чөнки миңа. Мөслим районына эш белән баргач. «Ча- ян»ның редакторы Фатих Ибраһимов белән бер кунак йортында булырга туры килде. Шунда ул миннән: «Сине Төркиядә туган диләр, шул дөресме?»—дип сорады. «Кем әйтте аны?» — дидем мин. «Хәбиб әйтте».— дигән җавап алдым. Мин ачы елмаеп: «Юк сүз...»—дип мыгырданырга мәҗбүр булдым. Әмма шулчак күңелемә агулы ук кадалырга өлгерде Димәк, «Чаян»да мине беләләр, димәк, миңа аерата хөрмәт белән карый торган редактор урынбасары Габделхәй ага Хәбиб мине үтәли күргәндәй белә. Алай дисәң, ни өчен соң ул һәр бәйрәмдә диярлек мине, гаиләмне котлап открыткалар җибәрә? Ходай белсен бу кешеләрне! Төшенеп буламыни адәм баласының башында нинди уйлар булганын. Менә Фатих Хөсни дә миңа бервакыт һич көтмәгәндә, әтиемә ишарәләп: «Мин муллаларны аерата хөрмәт итәм»,— дип куйды. Ул вакытта әле әтиләр Әстерханнан кайтмаганнар иде. «Ни өчен әйтте икән ул сүзләрне Фатих?»— дип озак баш ваттым. Әтиеңнең кем икәнен мин беләм. дигәнне аңлату өченме, әллә ихластан, хөрмәт йөзеннәнме? Шулай икән ул. Кешегә мөһер сугылса, ул артык шикләнүчән булып китә икән. Ә азмы соң безнең арада шулай шикләнеп яшәүчеләр? Хәтердә тагын, мин романымны дөньяга чыгарудан өметемне өзгән чакларда якын дустым Әмирхан Еникинең, сүздән-сүз чыккач, миңа тәнбиһ белән: «Сиңа бераз кеше сүзенә дә колак салырга кирәк бит инде!» — дигәне. Ул моның белән, минемчә, тәгаен син Газый Кашшафның сүзен тыңларга тиеш, дип әйтте шикелле. Мин шунда эчтән генә: «Әһә, бу дус та шул бер тирә кешесе икән .»—дигән фикер белән азапландым. Ул миңа кырын карый башлаган кебек булды, минем әйткәннәремә һәрчак каршы тешә, миңа ышанмый башлаган кебек булып тоелды. Аның минем турыда тирәюньдәгеләренә шыпырт кына: «Бу бит чалмалылардан...» дип куюын да ишеттерделәр. Менә шундый гаҗәп хәлләр! лле икенче елның язында, өстемдәге кара болытлар таралып, мин бәхет нурлары астында коена башладым. Яз кояшы миңа шатлык, куанычлар алып килде. ВАК минем диссертациямне раслады, хезмәтем хәтта югары мәктәп уку китабының берсенә керде. И миңа бирелгән гыйльми дәрәҗә закон төсен алды. Көзен исә Дербиш- кедәге без түземсезлек белән көткән өй салынып бетте Безгә тантаналы рәвештә ордеру тоттырдылар. Менә без. машина яллап, бала-чаганы, барлы-юклы өй җиһазын төяп, яңа квартирга күченеп киттек Йа хода, булса да була икән бәхетле минутлар! Квартирда ике бүлмә, берсе кечкенә, анысында күрше торачак, икенчесе безнеке, түгәрәк, дөресрәге, алты почмаклы Сап-сары яңа гына буялган идән, ап-ак биек стеналар, ат-арба сыярлык ике якты тәрәзә. Аларнын берсе Казан ягына караган икенчесе урамга чыккан Без тыелса алмастан. елмаеп өнсез килеш бүлмә уртасында торабыз Балалар, иркенлек рәхәтен тоеп, йөгерешеп уйный башладылар. Без дәүләт биргән квартирның тулы хокуклы хуҗасы хәзер Миңа тиздән доцент исеме бирделәр. Мин хәзер, теге кем әйтмешли, акчаны «көрәп» алам, әти-әнигә ай саен мул гына өлеш чыгарам Тик шулай да аларга бу ярдәм генә җитәрлек түгел Алар картайган көннәрендә квартирданквартирга сөрелеп, хуҗа алдында тетрәнеп яшәргә мәҗбүр иделәр. Балаларның өстендәге киемнәре тузгап. аларны тиешенчә киендерәсе бар Шулай ук үзебез дә кеше арасында күренерлек кием- салымга мохтаҗ Кыскасы, беренче тапкыр алганда эш хакы ифрат зур булып тоелса да. тишек-тошыкны ямый башлагач, алай мул күренми башлады. Җиһаз да кирәк бик әле яңа квартир булгач Әти белән икәүләп, мең бәла белән, поездда Казаннан зур бер өстәл алып кайтабыт әкренләп балаларга, үзебезгә караватлар, аннан диван, утыргычлар сатып алабыз. Өй тулыланып, җиһазланып китә Яңа җиргә күчеп бераз баш-күз алгач, мин 1агын үземнең сөйгән җанкисәгем әдәбият турында борчыла башладым Шактый вакыт узды, әмма Газый абый Кашшаф һаман дәшми-тынмый тора Дөресен гспә әйткәндә, мин аннан сорарга да куркам инде хәзер Яңадан «Бармый!»— дип, мине өркетүеннән куркам. Ләкин мин язмый яши аламмы ' Яшьләр редакциясенә барып зур гына тәрҗемә алам, шуның белән маташам. «Чаян»га хикәяләр язам Доцент исеме бирелгәч. институтта да эшем бермә-бер артты Яңа режимга күчми булмый Үземне һәркөипс иртәнге дүрттә уянырга мәҗбүр итәм һәм иртәнге чәйдән соң. беренче эш итеп, өстәлгә кулъязмаларымны ачып салам, язам Аннан институ тка китәм. Велосипед алдым. Казанга шуңа атланып барам Тимер ат әйбәт, чыгымчыламый диярлек Менә тагы кыш килеп җитте. Без илле өченче елны уйнап, җырлап, хәтта булдыра алганча, биеп каршы алдык Институтта эшләр көйле генә бара иде. Февраль башларында миңа Язучылар союзы идарәсенең аяктай егарлык бер карарын тоттырдылар Анда. Газый Кашшафнын га гәбе буенча, идарә утырышында минем мәсьәлә каралуы, әсәрем өегендә тиешенчә эшләмәвем, редакция таләпләрен санга сукмавым^ шуңа күрә моннан соң журналның кулъязманы кабул итмәскә хокуклы булуы турында язылган иде. Эшнең мондый юнәлеш алуына минем исем-акы тым китте. Димәк, журнал мина байкот игълан итә Юк. юк. мин мондый гаделсезлекне болан гына калдыра алмыйм Мин партия өлкә комитеты на Багыевның үзенә мөрәҗәгать игәргә тиеш Батыев. билгеле, әсәр белән гиз арада танышып чыгачак, аннан мине әвәрә игеп йөртүчеләрне чакырып бик нык кыздырачак һәм гәгаен миңа юллар ачылыр: әсәрем дөнья күрәчәк -т Мин шундый татлы өметләр белән КПССнын Гатарстан өлкә комитеты секретаре Салих Багыевка үтенеч язам Ул үтенечнең караламасы миндә әле дә саклана. Mini анда түбәндәгеләрне дәлил игеп куйганмын беренчедән, ул утырыш мин югында уздырылган Анда әсәр турында фикер алышкан кешеләрнең берсе дә әсәрнең соңгы варианты белән таныш түгел Икенчедән, әсәр идарә утырышында бары бер тапкыр гына (195| иче елда) тнкшере тде Өченчедән, мин әсәр өстендә бик нык ни тим. апы бик нык гөзәтәм. Дүртенчедән, мин Газый Кашшафның һәр искәр мәсе бәхәссез дип уйламыйм, чөнки аңа диаметраль каршы фикерләр дә ишетәм. Бишенчедән, мин беркайчан да романны яхшырту өстендә эшләүдән баш тартканым юк. редакция тарафыннан ышанырлык фикер һәм конкрет ярдәм генә сорыйм. Әсәргә булган мөнәсәбәт миңа булган мөнәсәбәттән объективрак булсын, дим. Мин гаризамны, үземчә шулай нигезләп. Батыевның тиешле чаралар күрүен үтенәм. Тәгаен ул миңа файда китерер дип уйлыйм. Шулай уйлыйм, мәгәр һавадагы торнага ышанган хәлдә дә. кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска кирәклеген беләм. Чыпчык дигәнем — минем хикәяләр җыентыгы. Мин аның язмышы турында нәшриятның производство бүлегенә кереп әледән-әле белешеп торам. Ул җыентыкны күршем Мәхмүт эшкәртте. Хикәяләремнең исемнәрен үзгәрткәләгән. тик минем андый гына башбаштаклыкка түзми хәлем юк. Чөнки җыентык та чыкмаса. мин. Такташ әйтмешли, әдәбият мәйданыннан бөтенләйгә читкә ыргытылып калачакмын. Ярый, мең шөкер, җыентык наборга бирелгән. Ул нәкъ мин Батыев- ка үтенеч һәм кулъязма калдырган көннәрдә булган. Инде аның китап булып басылуын көтәм. Бәхеткә, дип әйтим, соңгы вакытта әдәбият- матбугат дөньясында кайбер үзгәрешләр булып алды. Газый, ага Каш- шаф журналдан китте. Ул хәзер Язучылар союзы рәисенең урынбасары. Ә журналга редактор итеп «сыналган иптәш» Абдулла Гомәрне утырттылар Тагын күңелле бер хәл: аннан бушаган урынга Мәхмүт Хөсәен менеп кунаклады Яшибез болай бул1ач! Күрше хакы — тәңре хакы. ди. ул мине һәрхәлдә аңлар, ә әсәрне элекке түрә кебек аяк астына салып таптамас. Журнал редакциясендә яңа кешеләр күренә башлады. Мин яңа бер хикәямне илткәндә анда ниндидер бер яшь. бик чибәр егет эшли башлаганын күрдем. Егетнең исеме сәер Белге. Фамилиясе — Аитов. Ул үзе югында А Гомәр миңа аның турында, әллә мине кисәтеп, әллә куркытып: «Белге теге органнар белән бик якыннан бәйләнештәге иптәш инде».— диде. 1953 елның март башларында Мәскәүдән кайгылы хәбәр килде. Юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталинның миенә кан йөгергән. Бөтен ил шул кайгыны кичереп яши. Радио сәгать саен юлбашчының хәлен халыкка хәбәр итеп тора. Халык моны, әлбәттә, көтмәгән иде. төрле кеше төрлечә юрый. Әмирхан Еники көлемсерәп: «Сталин тирәсен- дәгеләр. кулларыннан килсә, үз жаннарын аның авызына салырлар иде»,— ди. Халыкның күпчелеге шок хәлендә. «Нишләрбез, ул үлеп китсә...»,— дип дәһшәтләнә. йә дәшми, эчтән генә пошына. һәм менә күп тә үтмәде. Мәскәүдән хәбәр килде: «Бөтен дөнья халыкларының юлбашчысы, бөек атабыз даһи Сталин вафат. » Бу хәбәр зилзилә яки атом бомбасы шартлавы белән бер иде Шәһәрләр, авыллар туздырылган кырмыска оясына әйләнде кебек. Кайгылы күзләр башкалага текәлде. Ниндидер кыю егетләр, абыйлар, апалар поездларда. билет эләктерә алмаса, вагон түбәләрендә Мәскәүгә мәрхүмне күреп калу өчен киттеләр. Юлбашчы җеназасында катнашу, үзләренең аңа бирелгән мөкиббән кеше булуларын күрсәтү алар өчен изге бер эш иде. Сүзләр йөрде: имеш. Мәскәүдә аның табуты куелган бина янына үтү өчен тапталыш, кырылыш булган, берничә кеше шунда кысылып үлгән. Тапкыр бер егет алай да бинаны сарып алган меңләгән автомобильләр арасыннан, астан шуышып, мәзкүр бинаның ишегенә кадәр үтә алган. Без институтта дәүләт белдерүен ишетәбез. Шомлы тынлыкта репродуктордан Сталинның көрәштәшләрен тыңлыйбыз. Анда беренче булып мәрхүмнең сөекле алмашчысы, хатынша кыяфәтле, күсе йөзле Маленков сөйли, аннан соң Молотов һәм Бериягә сүз бирелә. Менә шулар инде хәзер ил тоткалары. Алар Сталин эшен дәвам иттерергә антлар эчәләр. Без тетрәнеп: «Инде ни булыр?» — дибез. югалды дигән сүз. Мин Батыевка кул селтәдем. Әмма әсәремне онытмадым. Роман яңадан нәшриятта рецензент ган-рецензентка йөри башлады. Мәхмүт Хөсәен, билгеле. А Гомәр түгел. Ул саранланмады, әсәрне яңадан өч рецензент кулы аша уздырды, тагын эшләргә кирәклеген әйтте, төзәтелгәч. тагын рецензиягә бирде. Шулай әсәр кулдан-кулга йөри торгач, илле бишенче ел да килеп җитте. Романның язылып бетүенә алтынчы ел китте Никадәр бушка узган вакыт! Әгәр әсәр моннан биш ел элек дөнья күргән булса, мин яңа дәрт, ышаныч һәм илһам белән никадәр эш майтарган булыр идем Бәлки әле зур әсәр дә тудырган булыр идем. Хәер, көфер сүз булмасын, миңа ярдәм кулын сузучы юк. дисәм ул дөреслеккә туры килмәс Көннәрдән бер көнне Мәхмүт Хөсәен мина болай ди: «Расих. Мирсәй Әмир «Кешене күпме тинтерәтергә була’» диде. Ул: «Бирегез әле шул кыйналган романны, мин үзем махсус редактор булып аны дөньяга чыгарыйм», ди. Әгәр аны спсцредактор иттерсәм, ризамы син? Риза булмаган кая ул! Бик. бик риза. Мирсәй Әмир бит минем күптәнге редакторым. Ул бит минем беренче сатирик хикәямне, яратып, утыз дүртенче елны ук «Чаян»да бастырып чыгарган иде Кулъязмамны күтәреп Мирсәй абыйларга җиттем һәм. беренче барудан сон. без аның белән бары ике гапкыр гына сөйләшеп утырдык Романга бернинди авыр яралар, операцияләр ясалмады вату-сындыру булмады Мирсәй абый ,карие бик шътибар белен укып чыкты, кайбер вак төзәтмәләр ясады һәм «редакцияләдем» дип кулын куйды. Фәкыйрь, катыргы тышлы, ип начар сортлы кәгазьгә басылган минем беренче романым, күз нурларым куп түгелгән, күп азаплар китергән китабым, ниһаять. минем кулымда! Анын coin ы оп ieii.ro «произвол ствога бирелде 7.VI.1955 ел. басарга кул куелды 10 V11.55» дип язылган Романның басылып чыгуы минем өчен икеләтә бәйрәм булды Беренчеләп мин әсәр аша үземнең әйтер сүземнең шактый өлешен укучыга җиткердем Хуҗа Насретдин әйтмешли. егылсам егылдым, айны күтәрдем Икенчесе, әтиләргә роман гонорарына торак урып оер куыш итого аллым. Әлбопә. ул өй бик фәкыйрь, тактадан салынган «сыпуш- ка» иде. тик анда ла кеше үзен тужа итеп тоеп яшәрлек Моңарчы Ә өйдә минем хатыным чын-чынлап елый. Хәер, күз яшьләрен ул гына шулай мул агызмагандыр бу көнне. Сталин мәетен Ленин белән янәшә мавзолейга салдылар Хәзер югарыла властьны кулга алу өчен чәйнәшү башланганын тоябыз. Шулай, кайгылы көннәр артта калды, тормыш искечә үз җаена ага башлады. Өлкә комитетыннан һаман җавап юк Ярый әле. минем юка гына хикәяләр җыентыгым басылып чыкты. Анысы күңелне бераз күтәрде. Тик ул дөнья күреп өлгермәде, рус газетасында минем шул китабым турында теге Белгс Аитовның рецензиясе басылып чыкты Гаҗәп хәл! Татар телендә язылган китапка русча рецензия Аңлыйм, ул егетең татарчасы гацгка үлчим, ишетүемчә, ул әсәрләрен дә русча яза. Ничек бәяләгән соң ул минем фронтта язылган, заманында макталган һәм сугыштан соңгы хикәяләремне? Бик алай өнәмәгән, һәрхәлдә элекке уңай рецензияләрне сызып ташларга теләгән кебек тоелды ул миңа. Хәер, алла белсен тагын! Институтта бергә эшләгән иптәшләр: «Ул сине хурлыймы, мактыймы һич аңлый алмадык», диләр. Ярый инде, дим эчтән генә, эт урынына сүгеп, миңа ниндидер политик хаталар такмагач, мин моңа гына риза. Ә Батыев һаман дәшми Минем аңа гариза язып, әсәр турында сүз әйтеп ярдәм күрсәтүен үтенүемә биш айдан артык вакыт узды инде. Мин аңа тагын xai җибәрәм. Ниһаять, шул билгеле булды: әсәр, имеш, кемгәдер тапшырылган, ә ул кеше Татарстанда яңа гына оешкан бер өлкәгә партия җитәкчесе булып киткән, һәм хәзер кулъязманың язмышы нәмәгълүм. Шулай итеп, романымның бер нөсхәсе квартирдан квартирга сөрелеп йөргән әти-әнием куышлы булды. Әтием бәләкәй ишек алдына алмагачлар утыртты, әнием алачыкның эчен курчак өе кебек матур итеп җыештырды. Хәйран гына булды бу торак. Рәхмәт төшсен Әмирхан Еникигә! Ул өй бәясен сатулашканда килеп, пычак белән өй такталарын төрткәләп, аның агачын шкшерде. шулай безгә ярдәм итте. Хуҗалык мәсьәләләренә килгәндә, бик белдекле шул ул. өй аның фатихасы белән алынды дияргә була. Беренче романым дөнья күргәч, аның турында уңай фикерләр ише- гелгәч. мин. үземнең мөмкинлекләремә тагы да ныграк ышанган хәлдә, яңа. җитди эшкә керешергә кыҗрый башладым. Түл җитәрлек җыелган иде. Сугыштан соңгы үзем күргән авыл хәлләрен язасым килә башлады. Мин авылның ни дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшкәнен, җирдән генә түгел, гомумән, безнең политикадан бизгәнен ачык күрәм. Крестьянның бездә иң кыерсытылган, иң изелгән, иң гади иректән дә мәхрүм ителгән бер сыйныф икәнлеген үз күзләрем белән күреп торам. Сугыш елларындагы газаплы тормыш, аннан соң да өметләрнең чәлпәрәмә килүе, түрәләрнең башбаштаклыгы, шапырынуга корылган яшәеш, алдашу, караклык, кешеләрнең бер-берсен сатарга әзер торуы авыл кешесен эчкечелеккә, чын мәгънәсендә, әхлакый таркалуга китерде. Онытасым юк. шул көннәрдә газетада бер яшь татар егетенең атасын галстук белән буып үтергәнен язганнар иде. Татар авылларында ире-хатыны ачыктан-ачык эчкечелеккә бирелде. Хәзер татар авылы урамнарында сакалына чал төшкән картның лаякыл исереп чайкала-чайкала сүгенеп йөрүен күрү гадәттән тыш күренеш түгел. Кызганыч, болар барысы да типик бер күренешкә әйләнде. Минемчә, мондый түбәнлекләрнең сәбәбе Сталинның авылга карата ахмак политикасыннан килә иде. Авыл халкын көчләп колхозлаштыру елларында ук мин авылларда булгалый идем. Крестьянны ничек колхозга керткәннәрен беләм. ГПУ начальнигы башта наганын кобурасыннан алып өстәлгә сала, аннан колхоз тормышының якты киләчәген аңлатып вәгазьли башлый. Барыбызның да күз алдында, бик күп һич гаепсез дин әһелләре, хезмәтне сөеп тырышлык аркасында гына баеган игенчеләр, «кулак», «подкулачник» тамгасы белән дошман саналып, сөргеннәргә куылды, төрмәләргә утыртылды. Халык дер калтырап яши иде ул көннәрдә. Авыл шул көннәрдә җиргә, игенчелек хезмәтенә кул селтәде. Чөнки эшләп тапканы үзенә эләкми, барысы казнага ага башлады Ә хезмәткә нәфрәт, аннан качу илнең хәлен яхшыга китерәме соң?! һәм бу хәл. бу чир бүген дә. мин шушы юлларны язып утырганда да шулай дәвам итә. Ай-Һай ла. без аннан тиз генә котыла алырбыз микән? Әйтергә теләгәнем шул. авыл турындагы борчылуларымны, зур күләмле әсәр язып, укучыга җиткерәсем килде. Белә идем: инде Сталин үлгән, аның кабахәтлекләре фаш ителгән, илдә шифалы ирек җилләре исә башлаган булса да. ул әсәрне укучыга ирештерү җиңел булмаячак әле. Илле җиденче елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булачак. Шул декадага яңа әсәремне өлгертеп бастыра алсам, иллә шәп булыр иде дә соң! Мин җыелган материалларымны бер сюжет җебенә тезү белән мәшгуль. Институт эшләреннән бушаган минутларым хәзер бары шуңа багышлана. Беренче романымны чыгарганда мин Мәхмүт Хөсәеннең яхшылыгың татыдым. Ул вакыйга эзсез калмады, хәзер без Мәхмүтләр белән нык аралашабыз. Алар бездә була, без дә аларда еш кына булгалыйбыз. Бу яшь. дәртле, дуамал шагыйрьнең Сталин чорына хас. хәтта ул чор өчен шпик бер кеше икәнлеген хәзер икеләнүсез икърар итә алам' Шуңа күрә аны бу язмаларга кертергә лаек шәхес дип саныйм. Аның шигырьләре вакытлы матбугат поэзиясе, минемчә. Ягъни көн кадагына суга юрган, партия һәм хөкүмәтнең соңгы карарларын хуплау, шулармы яклауны максат итеп язылган әсәрләр. Мәхмү i җырлар да күп язды һәм. әйтергә кирәк, шуның белән халык арасында киң танылды Популяр- 34 лыгына сәбәп: тагын аның артистлык сәләте булуы дияр идем Андагы артистлык, тавыш безнең күп артистларыбызга җитешми әле. дисәм, ялгышмамдыр Әйе. ул әле оста имитатор да Аның мәрхүм гармунчы Фәйзулла Туишев булып кыланып сөйләвен безнең халык яхшы белә. Мәхмүт оста биюче, мәҗлес күрке өчен әллә нинди шамакайлыклар ясап, кешеләрне көлдереп тә бетерә Шуңа күрә дип уйлыйм, аны хатын- кызлар ифрат ярата иде кенче романымның язылу тарихын һәм аны дөньяга чыгару өчен булган көрәш вакыйгаларын сөйләүгә керешкәнче, әле күптән _ түгел генә, кырыгынчы елларның азагында гына Бакудан Казанга кайткан Габдрахман Минский турында белгәннәремне һәм күргәннәрем не бәян итмәкче булам. Көннәрдән бер көнне миңа Әмирхан Еники. «Габдрахманны Казанга кайтардык бит», диде. Мин институттагы эшләрем аркасында, язучылар җәмәгатьчелеге арасында сирәгрәк була идем Сөйләүләренә караганда. берничә язучы. Габдрахманның Казанга кыска вакытка килен китүеннән файдаланып, аны Казанга күчеп кайтырга үгетли башлаган, ул ризалык биргән. Менә хәзер Габдрахман Минскийлар Казанга күчеп килделәр. Озакламый миңа читтә озак еллар качып йөргән Габдрахман Минский белән якыннанрак танышырга туры килде. «Качып йөргән» дип әйтүем шартлы, әлбәттә. Сәбәбе шунда: утызынчы елларда ул ла Нәкый Исәнбәтләр. Гадел Кутуйлар белән бергә «җидегәнчелектә» гаепләнгән кеше. Вакьпында шул яладан качып котылу өчен чи1кә чыгып киткән. Башта Свердловскида яши. аннан Мәскәүдә кинематография институтында укый. Соңыннан, киносценарийчы буларак. Бакуда төпләнеп кала. Габдрахман Минский ифрат ягымлы, солтанатлы, чибәр, таза, буйчан бер кеше иде. Күрер күз!Ә аннан да күркәмрәк язучы булды микән безнең арада. Өстәвенә ул бик оста имитатор, мәҗлесне авызына каратып кызыклы вакыйгалар сөйли ала торган бер кеше Аның яшь. балалык вакыты да гыйбрәтле. Фәкыйрь бер гаиләдә туа ул. Бик кечкенә чакча ук атасы үлә. Анасы, балаларын тәрбияләрлек хәле булмагач. Габдрахман ны Әстерхан сәүдәгәренә (Аллаһвердиев булса кирәк) асрамага тапшыра. Габдрахман. байның үз баласы булмаса да. мул тормышта, иркенлектә үсә. Берзаман революция була, яшьләр комсомол! а язылалар Габлрах- манның да шул дәртле яшьләр арасында буласы килә. Әмма аны сыйнфый дошман нәселеннән дип комсомолга якын җибәрмиләр Күңелсезләнә егет, башын кая куярга белми Шул вакыт бер мәрхәмәтле күршесе, моның зарын ишеткәч: «Син бит. энем, бу кешеләрнең баласы түгел», дип. серне ача. Габдрахман бары шунда гына үзенең кем баласы икәнлеген белә Каядыр шәһәр чигендә яшәгән үз анасын күреп таныша Миңа әнисе белән очрашуын болай дип сөйләде ул: «Әниемне күрдем, аның белән сөйләшеп утырдым, тик миндә аңа карага әз генә дә җылы пак хис тәре юк. ул минем өчең әллә әни. әллә түгел иде» Мин моңа ышанам: «Тудырган ана түгел. тәрбияләгән ана». ти халык. Габдрахманның фамилиясе дә бик сәер. Ул кушамат Алар бер заман оч дус Такташ. Kyi уй һәм Габдрахман сөйләшеп утыралар Кайсыдар әйтә «Сиңа. Габдрахман, әйбәт бер псевдоним табарга кирәк. ди. юкса синең бу фамилияң язучы өчен бармый» Нинди псевдоним кушарга соң? Кутуй әйтә: «Менә мин хәзер шушы стенага злентәи кар!ага күзне йомып бармак тәртәм, бармак шунда ни күрсәтсә шуны син үзеңә әдәби кушамат итеп алырсың», ди. Бармак Минск шәһәренә И барып төртелә. Габдрахман шул көннән башлап хикәяләренә Минский дип имза куя башлый. Казанга кайткач. Габдрахманнар башта квартир таба алмый шактый җәфа чиктеләр. Мин танышкан көннәрдә алар Суконный бистәсендә бер кечкенә бүлмәдә яшиләр иде. Габдрахман «Чаян» редакциясендә эшли башлады. Аның хатыны Сәлимә ханым врач шулай ук тиз арада эшкә урнашты. Аларның бер уллары да бар. Анысы койган да куйган кавказ кешесе. Соңыннан белдек: боларның бердәнбер балалары Фәрһад сугыш елларында үлгәннән соң. балалар йортыннан тәрбиягә алынган бер ятим икән ул. Кыскасы. Габдрахман үзе кичергән язмышны бу бала да кабатлый. Габдрахманнарга озакламый безнең поселоктан квартир бирделәр, без күршеләр булдык, чөнки нәкъ шул көннәрдә шул ук урамнан безгә дә ике бүлмәле аерым квартир бирелгән иде. Без хәзер бик нык якынайдык, дусларча йөрешә, серләшә торган күршеләргә әйләндек. Габдрахманның мәҗлесе, әйткәнемчә, ифрат күңелле уза. Кунаклар булганда алар безнең, без аларның түрендә. Кунаклар исә мин якын күргән әдәбият әһелләре Шәрәф Мөдәррис. Хатыйп Госман. Фатих Хөсни. Әмирхан Еники. Мирсәй Әмирләр. Менә шулай җәйге каникул айлары да узып китте. «Кыш узар» дип аталырга тиешле әсәрнең сиксән битләре язылган иде инде. Хәзер мина, өй мәшәкатьләреннән арынып, бөтен егәрлегем-көчемне шул әсәргә бирергә кирәк. Сүз арасында әйтим, кайбер әдәбиятчылар үзләренең ялкаулыкларын илһам килмәүгә сылтыйлар. Юк сүз ул. Кайчагында болай да була: кулыңа каләм алып эшкә утырулары бик авыр. Әмма үзеңне мәҗбүр итәсең һәм менә могҗиза: бераздан илһам чишмәсе ачыла башлый. Күңелдә туган уй-тойгылар белән мавыгып, үзең дә сизмәстән, әсәреңдәге вакыйгалар, иҗатындагы табышларың белән хозурланып, куанып, ләззәтләнеп эшли башлыйсың. Андый чакта хәтта эшеңнән аерылу үзе бер күңелсез хәл. Хакыйкатьтән әйтәм. мин «Кыш узар» романын илһамланып. янып яздым. Мондый кичереш сугыштан соң миңа бары «Каһәр суккан тел»нен яңа редакциясен эшләгәндә генә тәтегәндер. Унҗиде көн узганда романның караламасы әзер иде инде. Ә караламаның дөньяга чыгуы —әсәр булачак дигән сүз. Димәк, скелетны булдыра алгансың икән, аның «итен, тиресен» ничек тә кундырырга була, һәрхәлдә мин шулай уйлыйм. Ул минем принцип. Йа. хода, очлап чыктым бит! Бераздан әсәрнең барлык атрибутлары үз урынына барып утырды. Үзем теләгәннәрне кәгазьгә төшердем. Яздым— юандым. елмайдым... Яздым — кайгырдым, күзләремә яшь килде Мәгәр әсәр язылып бетте. Мин ашыгып, алгысының, әсәремне тагын бер карап чыгам да машинисткага илтәм. Менә ул минем елый-елый. көлә-көлә язган иҗат җимешем! Мин кулъязмаларымны якын дусларыма өләшәм. Укысыннар. Мин бик бәхетле, өметләрем акланды минем. Әмирхан Еники: «БУ инде нәкъ чынбарлыкның үзе, реалистик әсәрнең нәкъ үзе. шәп!» — диде. Шәрәф Мөдәррис: «һаман әле синең әсәр тәэсирендә йөрим, синең әсәрдә табышларың бик күп»,—диде. Гомәр Бәширов: «Синең телең дә чарланган, яхшы әсәр язгансың», - дип күңелне тагып да күчәрә iet.ii ic Габдрахман Минский эшләгән җиремә, институтка «Чаян» редакциясеннән шалтырата. Аның әйткәннәре, тавышы, интонациясе әле минем колагымда. «Расих,— ди ул. ниндидер эчке куаныч белән, әсәреңне укыдым. Искиткеч әсәр, бик яраттым». Әйе. менә шундый булды беренче тәэсирләр. Әлбәттә, мин хәзер җиденче кат күккә ашкан кеше. Уемча, бу әсәрне дөньяга чыгару очен беренче романымны чыгаргандагы газапларны, һичшиксез, кичермәм. Мин кулъязманы «Совет әдәбияты» редакциясенә илтеп тапшырам. Абдулла Гомәр дә әллә кая китә алмас, әсәрне журналда бастырып 36 чыгармый калмас. Романда сүз татар авылының хәле турында бара Андагы фаҗигалар Сталин кулы ы аркасында булды бит. Бу караш партия тарафыннан да расланды Шулай булгач, әсәр басылыр һәм ул илле җиденче елда Мәскәүдә уздырылачак Декадага минем бер бүләгем булыр. ин һәркөн төшке аш вакытына әниләргә барам. Әни мине, гадәттә, зарыгып капка гәбендә көтә. Ул инде тормыш авыр- лыкларыннан тәмам бетереште, ябыкты. Аны ике төрле хәтәр авыру газаплый. Берсе кан басымы артык күтәренкелек. Икенчесе бавыр чире Менә ике ел инде ул бавыры белән газап чигә. «Үт капчыгында таш». диләр врачлар. Әле дә аның ябык, әмма минем өчен беркайчан да гүзәллеген югалтмаячак йөзе күз алдымда. Ул капка төбендә кечкенә эскәмиядә минем килгәнемне көтә. Анын өстендә җиңсез сырма, башында иске шәл. Менә ул язмыш' Картайган көнендә кадер- хөрмәгтә генә яшәргә тиешле кешеләрнең бездәге хәле «Сыпушка» дип аталган тәбәнәк, стеналары юешләнеп торган яссы түбәле өйлә гомер итәргә калган көн. Әти дә кинәт картаеп китте хәзер. Ул балалар инфекцион клиникасының каравылчысы, капка белән янәшә кечкенә генә будкада утыра. Клиника ишек алдына бик күп күгәрчен җыела икән, әти ничектер һәркөн шул күгәрченнәрнең берәрсен тотып, өйгә алып кайта. «Ите бик шурпага чыгышлы», ди. Нишлисең, башыңны ташка орасыңмы бу ләгънәт тормышта! Юкса әтием үз вакыты өчен тирән белемле гагар зыялысы, француз теле укытучысы, ул безнең илдә шулай яшәргә тиешмени’ Халкыбызның беренче гүзәл артисткасы. Тукай мактаган беренче сәхнә йолдызыбыз Гыйззәтуллина-Волжска я язмышы искә төшә. Миңа аны сугыш ran соңгы елларда үзе яшәгән Ижау шәһәрендә күрү насыйп булды. Без. бер төркем язучы, журнал гарагу максаты белән шул як гарга барып чыккан идек Сәхипҗамал ханым сәхнәне ташлаган иде инде, ләкин ул безгә алай артык карт булып күренмәгән иде. Тик картлык ү ген озак көттерми икән шул Беренче сәхнә йолдызының ире үлә (без аларга кергәндә анын ире авырып яга иде), ул ялгызлыкта кала, аны Казан гагы картлар интернатына урнаштыралар. Андый йортларның яманаты халыкка күнгән билгеле Сәхипҗамал ханым, ишетелүенчә, андагы шартларга түзә алмый, дау куш ара Аны. гавыш куш арганга җәза йөзеннән. Чистай шәһәрендәге интернатка күчерәләр һәм ул шунда жиде яг һәм рәхимсез хезмәтчеләр арасында, хөрмәт дигән нәрсәне күрмәгән хәлдә вафат була. Сорау туа халкыбызның шундый затлы кешеләренә ни өчен бездә игътибар юк? Шундый ларга лаеклы шартлар тудыра а тмаслык республикамыни илне нефтьтә коендырган Татарстан? ин журнал редакциясенең яратып язган романым гурындагы сүзен KOIеп яшим. Әмма эшсез тик яга алмыйм Мондый көтү вакытларында яна иҗади эшкә керешү бик авыр булганга күрә, нәшрияттагы яшьләр һәм бала гар редакциясе мөдире Әхмәт Юнысның үгенечен башкарам > г миннән Әсгать Айдарның бер әсәрен эшкәртүемне үтенгән иде Мин Әсгать Айдар белән Габдрахман Минским квартирында танышкан идем. Хәтерем я ггышмаса. Әсгать хәрои гимнастеркадан, күкрәгенә бик күп медаль һәм орденнар таккан иле Анын «Яшь ленинчымда басылган данлыклы «Ташбаен» балачактан ук укып белсәм дә. авторның М М үзен якыннан күреп танышканым юк иде. Хәтердә. Габдрахманнарда без күңелле генә сөйләшеп утырдык. Мин Әсгатьнең фронтта разведчик булып хезмәт иткәнлеген белдем. Гомумән, ул кешенең бик дуамал булуы, әгәр берәр әсәрен кире каксалар, зур җәнҗаллар куптару гадәте барлыгы, хәтта бер вакыт, шундый хәлгә очрагач, кызып китеп, шунда ук кулъязмасын яндырып ташлаганы хакында ишеткәнем бар иде. Әмма ул беренче очрашуда һич андый тәэсир калдырмады. Әйткәнемчә, без дөнья хәлләре турында бик тыныч сөйләшеп утырдык. Аннан өчәүләп поселок янындагы нарат урманында йөрдек, соңыннан Казан елгасына барып су да кердек. Әсгать Айдар чандыр, җыйнак гәүдәле, бик хәрәкәтчән кеше. Аның йөзенә карап: «Бу—тагар».— дип әйтерлек тә түгел. Чөнки ул кытай яки калмык кешесен күбрәк хәтерләтә. Әсгать Урта Азиядән Казанга вакытлыча гына кайткан. Казандагы эшләрен башкаргач та, яшәгән төп җиренә китәчәк, һәм шулай булды да. Без аны байтак вакыт күрми тордык. Шул көннәрдә мин Әхмәт Юныстан аның «Солдат хикәясе» дигән повестен эшкәртеп бирү өчен өйгә алып кайттым. Әсәр — күптәнге иҗат җимеше. Төзәтәсе урыннары шактый. Тик мин бу эшкә каршылыксыз алынам. Нигә алынмаска, ник фронтовик, олыгайган бер язучыга булдыра алган ярдәмне күрсәтмәскә?! Мин нык кына эшләп, тиздән кулъязманы Әхмәткә тапшырам. Китап басылып та чыкты. Ишетүемчә. автор минем хезмәттән бик риза калган. Анык кына әйтә алмыйм хәзер, күп тә үтмәде, Әсгать Айдар, бу юлы озаклап яшәү өчен дип. Казанга кайтып төште. Бәлки әле ул биредә эшкә дә урнашкандыр, анысын анык белмим. Мин бары бик ачык истә калган бер вакыйганы гына һич оныта алмыйм. Шулай җәй ахырларында булса кирәк, мин нәшрияттан чыгып килгәндә урамда кызмача Әсгать Айдар очрый. Ул мине күрү белән яныма килде, мине култыклап алды. «Әйдә әле! — диде.— Минем тормышны күреп кит әле. Расих». Ул мине Матбугат йортына якын гына торган артистлар тулай торагына алып китте. Торакка кердек, өске катка күтәрелдек. Бер кечкенә генә бүлмәнең ишеген ачты Әсгать. Минем гаҗәпләнүемә каршы, анда җиһаз заты да юк иде. Бары идән уртасында бер иске матрац ята. Әсгать Айдар илереп: «Менә минем тормыш. Расих туган...»—диде. Әсгатьне хатыны ташлап киткән икән. Китүе җитмәгән, үзе белән барлык әйберләрне дә алып киткән. — Менә мин япа-ялгыз бүре кебек улап ятам шунда. Расих дус.— диде Әсгать. Кызганыч, бик кызганыч иде бу кеше миңа. Шул вакыйгадан соң мин аны озак вакытлар күрә алмадым. Яңадан Урта Азиягә китеп барган икән ул. Әсгать Айдар Казанга кайтып үлде. Аны күмәргә Һади Такташ урамына Әхмәт Исхак белән барганыбызны хәтерлим. Шунысын белдем, ул беренче хатыны янына кайтып тора башлаган икән, ишек алдында кинәт вафат булган. Менә шундый язмыш. йдә, без минем «Кыш узар»ыма яңадан кайтыйк. Мин һаман редакциянең сүзен көтәм. Бераздан менә нәрсә мәгълүм булды. Редакция мина: «Без мондый әсәрне бастырып чыгара алмыйбыз».—дип. кулъязмамны кире кайтарды. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында? Чөнки, имеш, мин безнең колхозлар тормышына пычрак атканмын, партия һәм колхоз җитәкчеләрен кара буяулар белән, типик булмаган рәвештә мәсхәрә иткәнмен. Мин тәмам югалып калам. Йа. хода! Тагын, тагын сират күперләре кичәсе бар икән әле. Менә язучының язмышы! Бәлки миңа әдәбиятны бөтенләй үк ташларга кирәктер? Әмирхан Еники миңа: «Әгәр минем синекедәй шәп һөнәрем булса, әдәбиятка төкерер идем», ди. Бәлки ул хаклыдыр? Институттагы эшләрем начар бармый бит. Профессорым да Ә миннән оик канәгать, ректораг бәйрәм саен рәхмәтен игълан итеп тора. Гыиль.ми эшем дә мавыктыргыч. Белмәссең, җитәрлек материал булдырырмын да бер көнне докторлык диссертациясен яклармын Типкәлә- неп. рәнҗетелеп йөргән бичара татар язучысы урынына хөрмәг казана юрган галим, профессор булу мөмкинлеге минем өчен хәзер һавадагы торна түгел лә! Шулай ул бер караганда. Тик мин әдәбияттан аерыла алмыйм Әмирхан теләсә ни дисен, мин әле чигенергә теләмим, чөнки мин үземнең көчләремә ышанам. Әмирхан дигәннән, ул миңа әсәрне проза секциясенә куеп тикшертергә киңәш итә. Мин Әмирханның киңәшен тотарга булам. Ана рәхмәт әйтәм. Ул үзе дә миннән бер киңәш сорый: «Гомәр Бәширов миңа бер йомыш кушты. — ди. — Син беләсеңдер инде. Сталин репрессиясенә эләккән кешеләрнең эшләре хәзер яңадан карала. Менә шул уңай белән Гомәр Бәширов миңа. Хәсән Туфанны реабилитациялеге? дип. тиешле оешмаларга үтенеч язарга куша. «Син. ди. партиясез, ул-бу булмас» Үзенчәлекле олы шагырь Хәсән Туфанны мин бик яхшы белом. Аның шигырьләрен бик яратып укыган кешеләрнең берсе мин Аның һәр әсәре диярлек безнең әдәбият өчен вакыйга була иде Тик менә ни өчен аңа соңыннан каныктылар, ни өчен аның «Ант» исемле поэмасын, һич нигезсез рәвештә, этебстс сүгә башлады’ Күп тә узмады, аны ку на да алдылар Төрле имешмимешләр йөри башлады. Имеш. Хәсән Туфан япон шпионы булган. Без комсомол мәктәбен, фронг юлларын узган кешеләр. Сталинны чыннан да изге бер кеше, бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы, ялгышу-хаталарны белми торган зат. дип уйлый идек. Билгеле. Туфан һич гаепсезгә кулга алынып та. хәзер бу ачыкланса һәм ул безнең арага кайтса, бездә дә күз текәгән иң олы бер язучы булыр иде. Юкса, адәм көлкесе биi. Бервакыт фронтта офицерлар белән әдәбият турында сөйләшеп утырабыз. Кемдер миннән кызыксынып: «Семен берәр атаклы кешегез бармы сон?» дин сорый. Мин уйга калдым Кем бар соң бездә?» Галимҗан Ибраһимов» дияр идем, ул дошман булып чыкты. «Туфан» дияр идем ул да. «Тинчурин» дияр идем шундый ук хәл. «Борнаш» дисәм... Алар барысы ла халык дошманнары Ниһаягь. мин: «Такташ. » дип мыгырдандым Аны белүче юк иде. «Ул үлде шул», дидем. «Ә тереләрдән кем соң'.’» Мин ул язучыны артык өнәмәсәм дә: «Шәриф Камал...» дидем Аның турында да ишетүче, бе гүче юк иде. Сыеграк икән шул безнең хәлләр, дигән фикергә килдем Ә хәзер Хәсән Туфан безнең арага акланып кайтса, бу искиткеч куаныч пи бер вакыйга булыр иле. Мин Әмирханга: «Үтенечне, әлбәттә, язарга кирәк, дидем. Ичмаса, ятып калганчы, атып калыйк» Ярар. Хәсән абый турында җае чыкканда язармын, хәзер мин яңадан үземнең журнал тарафыннан гибәрелгән романыма кайтыйм У i тагын кулданкулга кит те. Укыйлар. Кайберәү.тәре җылы сүзләр дә әйю башлады инде. Мәсәлән, өлкә газетабызда әдәбият бүлеген җитәкләүче Сафа Сабиров бик яратып укыганлыгын әйпе. Ул рәсми кеше Ашан сүзе үтемле, ул саклык органнары тарафыннан куелган кеше, дигән хәбәр |әр дә йөри. Аның белән Ерак Көнчыгышта сугыш елларында бергә хезмәт иткән Салих Baiгал шулай ди Роман белән байтак кеше танышкач, мин аны тикшерергә проза секциясенә куйдым. Әмма беркем дә: «Әсәр басылырга тиеш'» дип lay куптармады Җылы, күнешә янашлы сүзләр әйт геләр. жинелчә юнкыйн. иттеләр һәм тыныч кына таралыш палар «Хәерле булсын...» m text мин Утырышта сөйләшәннәрнен үзем дөрес дигәннәрен ана салып әсәрне тагын бер тапкыр карап чыктым. Җуриалга өмет киселгән иле инде, романны нәшриятка тапшырырга булдым. Анда бит хәзер ни әйтсәң дә. мине санга сугучылар утыра Абдулла Гомәр журнал!а китте. Мәхмүт Хөсәенне, күрәсең. гөнаһ лары чиктән тыш артып киткәне өчен дер, эшеннән алдылар Аның урынына Сафа Сабировны утырттылар Ә Сафа романымны яратканлыгын мица әйткән кеше. Инде дә килеп, моңарчы «Чаян» редакциясендә утырган Габдрахман Минскийны нәшриятның баш редактор урынбасары итеп күтәрделәр. Аның да роман турында фикере бик әйбәт. И. болай булгач, минем эшләр худта! Канатланган хәлдә, кулъязмамны яңадан машинкада бастырып, нәшриятка илтәм. үптән инде мине мәдәният дөньябызның яңарыш чоры кызыксындыра. Бу — Русиядәге мең тугыз йөз бишенче ел революциясеннән соң. газетажурналлар. китаплар күпләп чыга башлаган, талашлы шагыйрьләр, әдипләр пәйда булган, җәдитчелек хәрәкәте тирән тамыр җәйгән чор. Үзенең беренче талантлы артистлары аша халыкка алга китүдә чиксез зур хезмәт күрсәткән татар театры туган заман да бу. Әйе. бу чын мәгънәсендә татар мәдәниятенең гүзәл чәчәкләре мул бөреләнгән вакыт. Көннәрдән бер көнне мин Хөсәен Ямашев исеменә юлыктым. Хәтерем ялгышмаса, әниемнең ничектер шул кеше турында истәлек сөйләп куюы сәбәп булды. Ул кечкенә чагында үзләре белән бер ишек алдында яшәгән бай Бадамшиннарга кергәли торган була, чөнки дәү әни ул байларга кунак-төшем вакытларында хезмәт итә. пешекчелек белән шөгыльләнә. Хөсәен Ямашев исә шул Бадамшинның Хәдичә атлы кызы белән ярәшкән егет икән. Күрәсең, әле Хөсәеннең Чистайга барып, туйлап яткан көннәренең берсе булгандыр. Әнием Хөсәен Ямашевны бер генә тапкыр күрә. Мәгәр аны гомере буена гүзәл бер кеше итеп хәтерендә саклый. Чөнки ул әниемә өстәлдән алып, тәмле мәмиләр бирә, фәкыйрь нәни кызчык белән яратып сөйләшә, башыннан сөя. Соңыннан мин күпләрдән сорашып беләчәкмен әле: чыннан да. Хөсәен ифрат дәрәҗәдә ягымлы, олысына-кечесенә игътибар белән карый торган кешелекле зат булган. Тукай үзенең аңа багышлаган шигырендә әйтмешли, әүлияләрең аның янында бер якта торырлык кеше булган. «Туктале! дидем мин. әниемнең истәлеген тыңлаганнан соң. Менә шул Хөсәен түгелме соң татарның беренче большевигы?! Шул түгелмени инде Тукайлар. Әмирханнар белән аралашып, аларга. һичшиксез, үзенең йогынтысын ясаган кеше? Карасана! Күптән эзләгән булачак әсәремнең җеп очын эләктердем түгелме соң?» Шулай итеп, мин яңа эшкә керештем. Булачак каһарманым һәм аның дәверенә багышланган китаплар җыя башладым. Хөсәен Ямашевның әле исән булган замандашларын эзләргә тотындым. Университет гыйльми китапханәсенә йөреп, ул заманның вакытлы матбугаты белән танышуны үземнең төп вазыйфам итеп көн тәртибенә керттем. Әмма, ни кызганыч. Хөсәен Ямашев турындагы әдәбият мин теләгән материалны бик аз бирә иде Инде мин эзләп тапкан замандашлары да аның миңа кирәкле сыйфатларын, тормыш вакыйгаларын хәбәр итми иде. Әмма мин барыбер өметне өзмәскә булдым, эзләнүләремне дәвам иттердем. «Шулайдыр инде ул. дидем, тарихи материал бөртекләп, мыскаллап кына җыела торгандыр». Шулай бик дәртләнеп, кызып эшләгәндә, әнием вафат булды. Без аны Яңа Бистә зиратына җирләдек. Җир ана гүзәл бер җан иясен үзенә алды. Мин шундый бер халәттә идем ки. моңа кадәр булган борчуларым. 1 ормыш сикәл гәләре тудырган уңайсызлыклар, рәнҗүләр газиз кешемне югалту хәсрәте алдында бөтенләй төсләрен җуйдылар, бик кечкенә бер нәрсә булып калдылар, мин байтак вакыт үземне кулга ала алмый йөрдем. Әмма вакыт дигән нәрсә бөек табиб, ул авыр яраларны да әкренләп төзәтә икән. Шыксыз җөйләр калса кала, мәгәр кеше яшәргә, эшләр- 40 К ю тиеш икәнлеген һаман тоя. Әниемнең вафат ыннан сон алты атна чамасы вакыт узгач, мин язылачак романыма материал туплау өчен Хөсәен Ямашев узган юллар аша бер сәяхәт кылырга, аның замандашлары. якыннары белән очрашып кайтырга булдым. Бәхеткә, мин бу сәяхәтемнең кайбер истәлекләрен кәгазьгә төшереп барганмын енә ул истәлекләр: «24 июль, 1957. Бөгелмә. Кичә, самолетта сәгать тә унбиш минут очканнан сон. Бөгелмәгә килеп төштем. Самолет зур, унбиш кеше сыйдырышлы. Очу бик күңелле. Самолет тәрәзәсеннән бер дә күзләремне алмадым Үзебезнең гүзәл Татарстан җирләрен, аның суларын, урманнарын гамаша кылын бардым. Килеп төшкәч, бер төркем волейболчы рус егетләре белән. «Победами төялеп, аэродромнан шәһәргә киттек Кунак өе янында тукталып, машина хуҗасына биш сум түләгәннән соң. мин шәһәр кунакханәсенә керен киттем. Тик урнашу, һәркайдагыча. биредә лә ансат түгел икән Бүлмәләрнең барысын да ярышка килгән физкультурниклар алдан алын куйганнар (районара волейбол ярышлары булачак икән) Мин өметне өзеп, ахыр чиктә үзем күрергә тиешле Әсма Ильясовага. больницага, телефоннан шалтыратырга булдым. Ул ханым Хөсәеннең үги племян- ницасы. хәзер больницада эшләгән вакыты булырга тиеш. Бәхеткә, ул табылды, аның адресы да миңа мәгълүм булды (Ленин урамы. 38) без аның белән бүген кичке җидедә очрашырга тиеш. Белмим эш нәрсәдәдер. телефонда сөйләшкәндә үземнең язучы икәнлегемне белдерүемне яисә башка берәр сәбәптәнме, кунак өс конторасында утыручы ак халатлы, кара күзле кыз. минем сөйләшкәнне ишеткәч, кинәт йомшарды «Әгәр сез бер генә кич кунсагыз, мин сезгә бер койка тәкъдим игә алам, тик сез акчаны хәзер үк бирергә тиеш», диде. Мин шатланып моңа паспортымны һәм җиде сум акчаны тоттырдым Шулай итеп, мин ансат кына кунакханәгә дә урнашып куйдым Бүлмәгә кереп әйберләремне караватка куюга. Казаннан килгән бер гатар студенты белән таныштым. Ул мине китапларым буенча белә икән «Рахмай Хисмәтуллин» дип танытты ул үзен Бераздан без аның белән шәһәр карарга урамга чыктык. Әле вакыт бар. һәрхәлдә, сәгать ярымнар миңа шәһәр белән танышын йөрергә була Без урнашкан кунакханә шәһәр үзәгендә Бөгелмәнең бу өленге үзгәрмәгән икән. Бу төбәк һаман мин сугышка кадәр күргән сәүдәгәрләр һәм мещаннар шәһәре кыяфәтендә Мин аптырый төштем. Кайда соң монда газеталарга язылган яңа Бөгелмә, нефть Бөгелмәсе’’ Юлда, моның хәбәрчесе буларак, мине бик күн газ факеллары озата килде бит. Без Хисмәт уллин беттән бант га кибетләргә керен чык г ык. Кибетләре миндә яхшы тәэсир калдырды. Әмма шулай да азык-төлек ягыннан >ш НӘКъ Казандагыча тора икән. Мәсәлән, шикәр заты бөтенләй юк Сатучылар: «Бездә андый әйберләр дефицит», диләр. Бег. йөри горгач. студент юлдашым белән аерылыштык Әйе. исерекләр турында язарга онытканмын. Урамга чыгу белән шулар күзгә ташланды, чөнки алар бик күн Мин берсеннән «Бу нинди урам соң.’» дип сорадым у т миңа «Ах... знаем!» дип җавап кайтарды Хикмәт шунда, бу урам > тек «Сталин урамы» дип аталган, ә хәзер аңа яңа исем тапмаганнар әле. күрәсең. Мин яңа Бөгелмәне күрү өчен автобуска утырып китәргә булдым Монда да автобуслар нәкъ Казан автобуслары кебек кызыл би т те. сары төстә. Озак көтмәдем, тик халык кына бик күп иде Чират саклау дигән нәрсә биредә дә юк икән. Автобуста басын барам Билет сатучы чая М татар хатыны русчалатып: «Куда?» — диде. Мин аңа бер сум акча суздым да теләгемне әйттем. Сорадым. «Әйләнеп кайтканда шушы урында туктыймы’» —дидем. «Туктый»,—диде. «Сез татармы?» — дип сорыйм. • Татар», ди. «Мин биргән акча җитәрме?» дим. «Җитәр».— ди. Ул миңа билет төртте дә. халыкны әткәләп, янымнан китеп тә барды. Кунакханәгә кайткач ул биргән билетларны карап утырдым. Каһәр төшкән хатын, миңа алтмыш тиенлек кенә билет биргән икән. Миңа автобуста утырырга урын да табылган иде. Мин игътибар белән яна Бөгелмә урамнарын карап барам. Сүз дә юк. бу чыннан да яңа шәһәр. Күпчелек өйләр аерым гаиләләр өчен салынган бер катлы коттеджлар, ак төстә, чүлмәк түбәле, җыйнак, матур. Тик мине шулай да бер нәрсә борчый. Мин. безнең эстетик зәвыкларыбыз ни дәрәҗәдә түбән, дип уйлыйм. Менә дигән биналарны, юри ямьсезләндерергә тырышкандай. аларның алдына койма корганнар. Ләкин койма килбәтсез, кыен-мыек, эреле-ваклы такталардан корыштырылган, үзләре каралып, пычранып беткән, урыны-урыны белән ватык, сынык. Алай гына да түгел, койма артында агачлар утыртасы, чәчәкләр үстерәсе урында алабута. шайтан таягы хөкем сөрә. Ә кайберләрендә утын әрдәнәләре күренә. Утын дигәннән, өйләрдә үзәкләштерелгән җылыту юк икән, барлык ишек алды-кураларны утын өемнәре баскан. Күрәсең, халык алдан ук кышка әзерләнә, утын китерә, ә газ факелларда яна. Кешеләрнең өс-башка, кием-салымга игътибар итә башлаулары шулай да сизелә, ә инде яшәгән урынны матурландыруга әле чират җитмәгән. Минем күз алдымнан, ирексездән. Германия авыллары уза. Сугыш еллары авыр, кытлыклы еллар. Тик шулай да андагы авыллар үзләренең төзеклек һәм матурлыкларын саклаганнар иде. Эш нәрсәдә соң? Кайчан бездә дә торак урыннары күз явыңны алырдай матур булыр? Автобуста шәһәрне әйләнеп чыкканда, минем әле һаман буш вакытым калган иде. Шуннан файдаланып, берәр китапханәгә кереп чыгарга булдым. Вывеска-фәлән эленмәгән булса да. сораша торгач, бер китапханәне таптым. Мин кергәндә татар бүлегендә беркем дә юк иде. Яшьләр рус китаплары тирәсендә. Шулай инде: «Татар халкы, син үләргә мәхкүм инде». Юкса бит Бөгелмә татарның чыкылдаган урыны. Хәер, бу нәрсә шәһәр урамнарында да күзгә ташлана. Вывеска һәм лозунгларга карап, бу җирдә Татарстан икәнлеген дә белеп булмый. Китапханәнең татар бүлегендә хезмәт игүче зифа буйлы чибәр кыз Мәхмүтованы күреп сөйләшкәч, минем кәеф тагын да кырыла төште. Татар китапларын аз алалар шул.— дип зарлана кызый. Яңа китаплар юк. никтер аларын Казаннан җибәрмиләр. Китапханәдә татарча китап 180— 200 генә данә. — Укучыларыгыз кемнәр? дип сорыйм. — Бездә бер урга татар мәктәбе бар. Шуның укучылары — Бу район китапханәсе бит. шулаймы? — Әйе. — Сездә әле шәһәр китапханәсе дә бардыр? Анда ничегрәк? — Шәһәр китапханәсендә татарча китаплар бөтенләй юк. — Азрак икән шул сезнең китаплар да. укучыларыгыз да. Яңа китаплар юк бит. абый. Менә күбрәк языгыз. — Без. язучылар, гаепле икән инде алайса барысына да. — һәр китап каг-кат укылган. Яхшы, шулай булсын, ди. Язучылардан кемне күбрәк укыйлар? Кызый җанланып китте: Әпсәләмовны. Абый, әйтегез әле. аның яңа романы журналда басылачак, дигәннәр иде. Нигәдер күренми. Алдашырга кирәкмәс иде. Укучылар бик ышанып көтәләр бит. Шулай булгалый инде ул. Китап язу. аннан аны бастырып чыгару алай җиңел эш түгел, сеңел. Мин Казанга кайткач, сез әйткәннәрне 42 тапшырырмын Мин сорау бирәм: — Әпсәләмов әсәрләренең кайсы ягы сезгә күбрәк ошый соң? — Ошый инде, барысы да ошый. — Сез бу эшкә нинди мәктәп бетереп килдегез? — Китапханә техникумы — Шунда китап бәяләргә өйрәткәннәрдер инде сезне.’ — Әйе... Кыз минем елмаеп куюымны дөрес анлады булса кирәк Мин монда, абый, күптән түгел генә эшлим, бары өч ел. Менә әкренләп өйрәнермен әле. ди Мин башка язучылар турында да сорашам, тик күрәм. монда иң популяр язучы бары Әпсәләмов кенә Китапханәдән чыкканда сәгать сигезенче киткән иде инде. Мин Хөсәеннең үги пле.мянниңасы врач Ильясованы күрергә ашыктым Өмет зур. Ул ханым тәгаен Хөсәен турыңда бик күп нәрсә белергә тиеш. Чөнки ул Хөсәеннең сеңелесе Хәдичә апаның үги кызы. Хөсәенне күп тапкыр күргән кеше. Әсма апа белән сөйләшеп унынчы яртыга кадәр утырдым 25 июль. Ленины орск. Кичә Бөгелмәдә иртәнге якта көндәлек язып утырганнан соң. кунакханәдәге чәйханәгә төштем. Дүрт сум илле тиенлек ризык ашадым (котлет, сметана, чәй). Аннан. Әсма апага бүләккә үземнең берәр китабымны таба алмаммы дип. кибетләр борынча киттем Кунакханә урамындагы китап кибетендә переучет. Андагы сатучы: «Базар артындагы кибег ачык», ди. Шунда юнәлдем. Юлымда озын буйлы, йөзен сипкел баскан, өстенә ирләр пиджәге элгән бер маржа кызы белән сөйләшеп бардым. «Барлык әйбер көя. быел игеннәр бик-бик начар», дип зарланып бара. Азык бармы сон? дим. — Анысын җыярга була. Соңгы яңгырлар чирәмне бераз үстерде, ди Хәзер аларның колхозын совхоз иттергәннәр икән. Яхшы булдымы соң? Күп акча эшләп буламы, биш-алгы йөз төшәме ургача.- дип сорыйм Биш-алгы йөз тагы! Йөз-йөз егерме биш тә җигәр Кыз сазаган. Картаеп бара. «Кияүгә чыгарлык җүнле кеше юк ди Аларг а без биш минутка гына кирәк бит», ди Анасы белән яши. атасы күптән үлгән икән. Сөйләшеп бара-бара базарда аерылыштык Кояш бөтен җирне көйдерә. Базарда халык заты юк диярлек Мине гаҗәпләндергәне тагы шул булды бу базарда сухое винодан күп нәрсә юк. Шәраб кибетләре тезелеп киткән, һәрберсендә татар хатыннары сатучы булып эшли. Бер ларектагысы мина чат ябышты Бер стакан виносын тәки сылады Әмма эчкән нәрсәм, мин белгән әчкелтем кавкат шәрабс түгел, ниндидер төчкелтем сыекча. Нәрсәләрдер кушылган, үзләренчә «яхшыртылган» нәрсә Йөри торгач, теге базар артындагы китап кибетен эзләп ташым Мине монда җибәртән кеше дөресен әйтмәгән икән, бу кибеттә тә переучет Шулай да ачык ишек аша үземә кирәкне сораштым «Андый китапның гомер булганы да юк», диде тавыш Нәүмизләнен кайтып киттем Ютымда оер тәбәнәк буйлы татар апасы очрый Сүз хәл-әхвәлләр турында Апа Бөгелмәне хурлый «Бер әйбер юк. кыйммәт че тек», ди. 1’а шорабочий икән Карат анда шәһәреннән килгән Ул шәһәрне мактап бетерә алмый «Кибетләрдә бәген нәрсә тутын ята шунда тына китәр идем дә. юлга акчам юк», дип зарлана Ире сугышта үлгән Биш бала китергән «Ләкин исән булсалар, бары шуларның берсе исәндер».—ди. Анысын да. фин сугышы вакытында, үзе бик каты авыру сәбәпле, балалар йортына биргән икән. Шуннан сон алар берберсен югалтканнар. Шул баланы табу турында миннән киңәш сорый. Кунак йортына кайтып бераз ял иткәннән соң. нефть инстиутыннан командировкага килгән кеше белән сөйләшеп яттым. Ул миңа янып торган факелларның вакытлы нәрсә икәнлеген, буровойлар эшли башлау белән сүнәчәкләрен аңлатып ятты. Бераз ялдан соң, мәктәпләр хәлен белү өчен РОНОга барып кайттым. Анда мөдир үзе юк иде. Аның урынына калган күзлекле сары маржа белән сөйләшеп утырдык. Мин тагар мәктәпләренең хәле белән кызыксынам. Алар бетүгә юл тотканнар. Бары Луначарский поселогында гына бер башлангыч татар мәктәбе калган. Мәсәлән. Бәкерде халык үзе җыелыш уздырып, җидееллык мәктәпне яптырган. Шулай ук Батырдагы башлангыч татар мәктәбе дә ябылган. «Рус мәктәпләрендәге татар балаларын үз культуралары белән кызыксындыру рухында тәрбияләү чаралары күреләме?» дип сорадым. Ул мәсьәлә бөтенләй биредә көн тәртибенә куелмаган, хатын бу турыда анык кына бер сүз дә әйтә алмады. РОНОдан чыгышлый, өйалды стенасындагы бер белдерүгә күзем төшә. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укучылар кабул игү турында. Ун класс бетерүчеләр имтихан биргәндә рус теленнән сочинение язарга тиеш, математика фәнен тапшыралар. Җиде класс бетергәннәргә рус теленнән диктант язу һәм шул ук математика. Өйгә кайтып ашагач. КДУ студенты Рахмай Хисмәтуллин белән бик озак сөйләшеп яттык. Егет һәр мәсьәләдә үз фикерен булдырырга тырыша. Уйлана, борчыла, ләкин хәзергә шуннан арысы юк. Үзенен. әгәр сәбъект объект ка каршы килсә, ул сытыла, дигән кагыйдәдән чыгып эш итүен әйтә. Минем: «Татарстанда кеше татар телен генә белсә дә — яшәргә хаклы».—дип әйтүем аңа бик ошады. Сәгать дүрттә, кызыл билле автобуска утырып. Лениногорскига киттем. Юл алай начар булмады. Тузып беткән салам түбәле өйләр тезелгән берничә авыл аша уздык. Безне юл буе яшел чирәм баскан балчык таулар тезмәсе озатып барды. Шәһәрчеккә җиткәч, мең бәла белән Хатыйп Галиевнең квартирын эзләп таптым (без Хатыйп белән бергә институтта укыган идек). Хатыйп үзе өйдә юк икән. Әмма анын хатыны Мөнирә ханым, мине моңарчы күреп белмәсә дә. бик яхшы картны алды. Ашап-эчеп. ятарга җыенганда гына Хатыйп үзе дә Бөгелмәдән кайтып төште. Без. бераз сөйләшеп утырганнан соң. тәрәзәләр алдындагы өйтүр бакчага чыгып йокларга яттык. 26 июль. Лениногорск. Кичә Мөнирә ханым сыйлаган тахил шәраб кәефне боза төшкән төшүен, алай да түзәрлек. Хатыйп белән шәһәр уртасындагы буага барын су керәбез. Иртәнге чәйне вареньелап, икмәк майлан эчкәннән соң. Хатыйп эшенә, мин шәһәр белән танышырга чыгып киттем. Лениногорск яшь. өр-яна бер шәһәр икән (элекке Писмянка). Халкы илле меңнәр чамасы, җиде рус мәктәбе бар. үзе агачлы тау янындагы тигезлеккә урнашкан. Агачлы тауда парк, таш сыннар: кыр кәҗәләре, пионерлар, яшь Горький. Без коенып кайткан буа паркка якын гына Шәһәр өйләре ике катлы, шифер, чүлмәк түбәле. Араларында фин коттеджлары да байтак. Парк тирәсендә бер урамны халык «Кулак поселогы» дип атый икән Анда начальство яши. ди. Урам исемнәре Донской да Петрозаводский. Хәер, бер урам Вахитов исемендә. Халык алай фәкыйрь киенмәгән, күпчелек эшче, татарлар байтак Шәһәрнең ашыгып үсүе күзгә ташлана: һәр җирдә төзелеш. Урамнарга асфальт җәяләр. Яңа салынып беткән бер бинаның подвалыннан хатын-кызлар такта чыгаралар, аны арбага төйи- 44 лар Ат тотып торучы да хатын хеше. Ул ябык кына олы бер апа Калганнары 20 -25 яшьләрдә, матур, таза һәм бик чая кызлар. Шулар оелән бераз вакыт сөйләшеп торам. Юлымда тагы асфальт җәюче хатын-кыз очрый Алар, мин якынлашканда юл читенә у гырып. асфальт килгәнен көтәләр иде Сөйләшәбез. «Аена алты-җиде йөз төшерәбез», диләр. Барысы да «эш бик авыр» дип зарлана Бер яшьрәге Кәүсәрия исемле икән. Аның әйтүенә караганда, җиде класс белеме булса да. шушында эшләргә мәҗбүр Без сөйләшеп торган арада самосвал кайнар асфалы китереп аударды. Сүз тукталды, кызлар эшкә кереште. Олырак бер хатын башта асфальт җәеләсе урынга сумала сибеп чыкты, калганнары ябырылып, көрәкләр белән асфалы ны юлга тигезләп җәя башладылар. 1ирә-юньгә кайнар сумала исе таралды Мин бу хатын-кызга һич хас булмаган авыр хезмәт башкаручылар яныннан китәм. Менә безнең тагар кызларының язмышы! Фин йортлары тирәсеннән узганда бер калиткадан яшь кенә хатын күренде. Хисапчы икән, рус милләтеннән Шәһәр турында сүз кузгалу белән моңдагы тәртипссзлекләрдән зарлана башлады. Урамнар пычрак, эчендә яшеллек бөтенләй юк. Шәһәр башлыклары греегка. трест башлыклары шәһәр түрәләренә сылтап акланалар Мин. аннан аерылгач, байтак вакыт шәһәр урамнарын гизәм. Кызыксынып, юлымда очраган бер баракка керәм. Анда 37 38 яшьләрендә булыр, шадра, какча йөзле бер хатын мине каршылый. Ул чәч тарый, тагы бер яшьрәк хатын читтә керләр уа. Чирле бала бусага тирәсендә ыңгырашып утыра Тагарлар икән. Олысы иреннән аерылган, бала шуныкы. хәзер апа гы-сенелле икәү көн итәләр. «Җәен асфалы җәябез, ди. өчтән артык төшереп булмый». ди Иртә гору белән бер кыерчык икмәк кыстырабыз да эшкә чабабыз, көндез еш кына кайнар аш та эләкми, газет-китап.чар укырга вакыт тими», дип сөйли. Өйдә тәртипсезлек. Күрәсең, бу гадәги. өйрәнелгән хәл. Гексохлоран исе аңкый, димәк, кандала теңкә.гәренә тигән Шадра апа баласына пенициллин әчергә калды, мин авыр сулап урамга чыкг ым. Хатыйплар ишек алдында диярлек, кечкенә генә бакча кисәгендә бер төркем эшче хатын-кыз җиргә беркетелгән өстәл янында тамак ялгый Исәнләшеп яннарына барып утырдым. Тагар хаг ын-кызлары икән, күмәч һәм бәрәңге сумсасы ашап, чәй эчәләр, чәйләре шешәләрдә. Ара ларыннан берсе, бик чая күренгәне. Рокыя исемлесе. минем белән сүз башлый Биредә байтактан бирле ипли икән, ире моннан өч ай элек, бөеренә суык тидереп, үлеп киткән. Мин сорашам. «Җәйләрен авыр эшләрдә сигез тугыз йөзгә кадәр куабыз», ди Кышын барысы да җир казу эшендә икән. «Андый авыр эшләрдә бары татар, чуваш хатыннары гына пили». дип сөйлиләр хатыннар. «Нишлисең? ди берсе, сүзгә кушылып (Әминә ат лысы) кагы мишәр акценты белән. Без рус телен белмибез шул. авыл кешеләре, чиста эшкә керү өчен гел белергә кирәк» Гегс Рокыя атлысы сигез класс бетергән, монысы җидене тәмамлаган «Китап уку гадәги эш түгел», лиләр, га тет-журнал алдырмыйлар «Вакыт юк. дип зарланалар, кайвакыт иртәнге биштән китеп, кичке сигезләрдә генә кайтабыз, диләр. Ял көне алдыннан, тиеш булса да. алданрак җибәрмиләр. Әйтсәң, эштән куарлар дип куркабыз». тиләр. Кызлар, минем ки нэпларымны укып, миңа хат язарга булдылар Кайтып керсәм. Хатыйпларда Гыйльманов угыра Аның белән студент чакны танышкан идек Егетең хәзер татарган. юанайган, карикатураларда сурәтләнә юрган бюрократ кыяфәтенә кергән Мин аны соңгы тапкыр очратканда, ул райком секретаре иде. Ни сәбәптәндер, паргия эшеннән китәргә мәҗбүр булган, хәзер ОРС начальнигының урынбасары икән Әле Хатыйпларны мәҗлескә чакырырга килгән Минем дә кунак булып килүемне үтенә. Кичне Гыйльмановларда у здырдык. Сон гәшү рус телендә генә барды. чөнки хуҗабикә руслашкан керәшен, кунакларның да берничәсе татарлардан түгел, хуҗаның баҗасы чуваш. Гыйльмановларның дүрт баласы бар икән, үзләре шәп аерым особнякта, «Кулак поселогында» яшиләр, ишек алларында әйбәт каралган, тәрбияләнгән бер дигән җимеш бакчасы. Анда алма, чия, кура җиләге, яшелчәләрдән кыяр, суган һәм башкасы җитешә. Табын бай. сыйлар бик затлы. 27 июль. Әлмәт. Кичә иртәнге якта тагы бер тапкыр Лениногорск урамнарын кыды- рып чыктым. Көндезге уникедә автобуста Әлмәткә юл тоттым. Кояш бик кыздыра, юл начар, сикәлтәле, машина тузан болыты астында бара. Юлда хәтсез күп факеллар очрый, буровой вышкалары күренә. Габдрах- ман. Мактама, Прохоровка авыллары һәм бик күп эшче поселоклары узылды. Янымда ике татар егете бара, берсе унике ел буровойда мастер булып эшләгән, хәзер слесарь, мина шул аңлатмалар биреп бара. Ул буровойда эшләгәндә, җирне бораулап чыгу өчен 9—10 ай срок бирә торган булганнар, хәзер исә ул 41 көнгә калган. «Җайсыз ягы тагы шул.—ди егет,— буровойлар торактан бик ерак, бөтен гомерең юлда йөреп үтә». Сүздән-сүз чыгып, Лениногорскидагы тәртипсезлекләргә күчәбез. Егетләр андагы әрәм-шәрәм итүләрне әрнеп сөйлиләр. Сүз колхозлар турында да булды. Егетләр һәр елны шефлыктагы колхозларда эшләүләре, андагы колхозчыларның авылны ташлап шәһәргә китүләре турында хәбәр иттеләр. Әлмәткә килеп җиттек. Такта, салам түбәле алачыклар белән башланып китә бу кала. Бара-бара ак таш һәм штукатуралы биналар күренә башлады. Монда да Лениногорскидагы күренеш: һәр җирдә төзелеш, казылып ташланган җирләр, агачсыз шәрә урамнар. Кунакханәгә урнашкач, бераз ял итеп алдым, аннан каршы яктагы ашханәгә кереп тамак ялгадым (щи. бәрәңгеле бавыр, кесәл, бер стакан чәй — 4 сум). Мин ашханәдән чыкканда сәгать бишенче киткән иде инде. Башта шәһәр советына барырга булган идем, ул уемнан кайтып, газета редакциясенә сугылырга булдым. Редакциядә мине белүче юк икән. Газета, татар теленә русчадан тәрҗемә ителеп, дубляж буларак кына чыга. Татар телендә аерым газета өчен вакытында көрәш барган, тик Б. Аитов кебекләр каршы төшкәннәр (ул хәзер биредә эшли икән) һәм татар телендә мөстәкыйль газета чыгаруга юл куймаганнар. Редакциягә Әдип Маликов белән Фазыл Мостафин килеп керделәр. Шундук Әдипләргә киттек. Әдип Литинституттан әле яңа гына имтихан биреп кайткан, хәзер диплом якларга әзерләнеп йөри. Тик ачык перспективасы юк. Хатыны тарихчы, укытучы, аның укыту сәгатьләре бик аз. икс яшь балалары бар. Фазыл белән моңарчы якыннан танышлыгым юк иде. Ул егет миндә әйбәт тәэсир калдырды. Әдипләрдә вареньелап чәй эчтек. Сөйләшеп утырдык. Ул Әлмәт урамнарының бик тиз төзелүе турында сөйли, шул ук вакытта Әлмәтне салдыручы генералның гаебе аркасында (шәһәрне башта солдатлар һәм тоткыннар салган) 70 млн. сум акчаның тиешеннән артык туздырылуын әйтә. 28 июль. Әлмәт. Кичә иртәнге эшләрне бетерү белән Иске Әлмәткә киттем. Ул хәзер шәһәрнең көнчыгышында бер ямау кебек кенә булып калган урын икән. Күпчелек йортлар иске, салам түбәлеләр. Юлымда кибеттән икмәк алып кайтучы ике апа очрады. Алардан үземә кирәкле кешеләр турында сорашып барам. Берсе ифрат сүзчән булып чыкты. Зарланып та алды. Улы белән генә яши икән. Улы нефтьтә оператор, хәзер армиягә китәргә җыена, апа: «Ялгыз калгач, нишләрмен инде?» ди. Үзе шундук мактанып та алды: «Шәһәр салынгач, ятимнәр- га әйбәг булды, ди Бай булмасак та. ач утырганыбыз юк». Шул апа мина Хисмәтулла атлы картны табарга кушты, хәтта бераз анын өенә гаоа озага да барды. Тик. кызганыч, бабай ойдә юк иде Кайтышлый райбашкармага кердем Анда Мортаза исемле картны күреп сөй гәшергә киңәш иттеләр. Аны күрдем. Кичен Хисмәтулла абзый белән дә сөйләшергә мөмкинлек туды. Кичке сигезләрдә кунакханәгә кайттым. 30 июль. Әлмәт. Иргә тору белән Нәдер исемле авылга киттем Башта Мактама автобусы белән бардым Аннан Сарман юлы почмагында гөшеп. бер йөк машинасы кабинасында юлымны дәвам иттердем. Нәдер зур гына бер авыл икән. Юлымда бер яшь хатын белән сөйләшеп бардым. Хатынның ире биш елга төрмәгә утыртылган. Эчеп хулиганлык кылган. Хатынның баласы бар. Хагын, күренүенчә, иренең төрмәгә ябылуына шат. Нәдердә киндер үстерү белән шөгыльләнәләр. Икмәк рәтләп уңмый икән, әмма киндердән керем әйбәг Узган ел колхоз хезмәт көненә дүрт сум сиксән биш тиен биргән. Колхоз миллионер. Ул савым буенча ла районда иң алдышы колхоз санала икән. Октябрьдан бирле (хәзер авыл хуҗалыгы елы октябрьдән исәпләнә) һәр сыердан 1300 литр сөт савып алганнар. Тик шулай да халыкның яртысы, иң эшләрдәе. читкә киткән Бу турыда миңа яшь кенә, кара тутлы сельсовет рәисе сөйләп утырды Мин идарә һәм сельсоветка кергәнче үк үземә кирәк те кеше Хөсәен Ямашевның кияве. Якуп Ильясов байның хезмәтчесе яшәгән өйнең кайдалыгын сорашкан идем. Хуҗа үзе күпгән үлгән, аның хатыны, хәзер сиксән яшендә булуына карамастан, нык. таза, зиһене ачык, акы ты саф. Әби мине бик үз игеп: «Сине бит мин кайдадыр күрдем, у тым >• дин. ачык йөз белән каршы алды. Сүз арасында ул: «Ай ходаем, мин сиңа барысын да сөйлим, тик берәүгә дә җил-давыл тия күрмәсен'» дип борчылып та куйталады. Ул миңа үзенең байда «кухар» булып эшләвен сөйләде Алар байда ирлехатынлы эшләп, елына икесенә алтмыш сум акча ала торган булганнар (ә иренең хезмәте ялчылык булган). Өч ел буена Хафаза, үзе әйтмешли. байда эттәй эшләгән. «Эш шул хәтле тыгыз ис. ди. хәтта баламның үлүенә дә. инде аның кайгысы юк. мәшәкать кимеде, дип шат тандым. ди. Өч елдан соң акылыма килдем, күрәләтә бала үтерә-у к‘Рә байга хезмәт итә алмыйм, дидем Ирем мине Нәдсргә кайтарып җибәрде. әйтә кайтканда мин самавыр шәүләсе кебек кенә калган идем » Кызык хәл! Кешеләр байга хезмәт итеп хәтсез авыр тормыш шартларына гүзә алмыйча үләләр, мәгәр шулай да бай турында, барысы ла диярлек, әйбәт фикердә. Уемча, кеше вак. күзгә чалыш ан нәрсәләргә карап кына хөкем итә. ә тормыш авырлыгын үз бәхет сезлсгеннән кур,> ...Нәдердән җәяүләп кайтып киттем Юлымда әле яңа тына «ат тыртай» скважина янына сугылам. Анда металл шлемнардан бер төркем татар егетләре күренә. Алар дизельчеләр икән Миңа бик үз итеп нефтьнең ничек табылуы, чыгуы турында сөйлиләр. Хәзер эш хак тарымын бик кысылганлыгын, «ипитозлык» кына калганлыгын әйтәләр. Бу скважинада норманы кырык ике көн урынына егерме тугыз көндә үгәү төрен ашаталар Шулай да айга 1026 сум гына эш хакы алу тарын мина әйтеп зарланалар (минем эш хакым ул вакыт өч мең ике йөз иде) Нефгык төргә. налогларын чигергәч, кулга сигезәр йөз генә тия икән Эшнең бирелә бик авыр икәнлеген беләм. ул тына җитмәгән, хезмәт урыннары яшәгән җирләреннән бик ерак Бераздан, без сөйләшеп торган арада, вышканы һәм аның җиһазларын күчерү өчен кешеләр килеп төште. Мин автобус юлына таба юнәлдем Әлмәткә кайтып ашап-эчкәч. Сәхап абзый Могаффаровка бардым Ул гәбәнәк кенә буйлы, шәрә иякле зур башлы, бик сүзчән бер кеше икән Кайчандыр заманында икмәк пешерүче булган. Үзенең белгәннәрен сөйли, соңьгңңан Якуп байның туганнан туганы Исмәгыйль ага Зәйнуллин белән сөйләшергә куша. Анысы исә нәкъ Тукай язган көмеш сакаллы, ачык йөзле-бер бабай икән. Ул мине бик җылы каршы алды. Ишек алдында яткан юан бүрәнәгә утырып без озак кына вакыт сөйләштек. Үземә кирәкле кайбер нәрсәләрне аныкладым. Аннан соң чукракланган бер карт укытучыда булдым. Ул Хөсәен Ямашев заманнары турында үзе белгәннәрне сөйли. Әлмәт мулласы Һади Атласый турында байтак мәгълүмат бирә Үзенең Петербурда Тукайны Муса Бигиев квартирыннан ничек алып китүен искә ала. Аннан язган истәлекләре белән таныштыра. Аларда чәй эчгем. катык, каймак ашап сыйландым Кичен соң гына кунак өенә кайтып йокларга яттым. 31 июль, 57. Кичә көндез Әлмәт урамнарын карап йөрдем. Бик матур шәһәр үсеп килә. Әмма аны тузан, пычрак баскан. Шәһәр кирәксезгә бик күп әрәм- шәрәм итүләр һәм хәтсез газаплар белән күтәрелә. Өйләрнең күпчелеге юка стеналы бараклар, арада капиталь салынган биналар да юк түгел. Биредә ак таштан киселгән эре-эре кирпечләр кулланалар икән. Урамнарда тимер-томыр, төзелеш калдыклары, чокыр-чакырлар. Бараклар агач рәшәткәләр белән ихаталанган, рәшәткәләргә иске туннар, көрпәләр, чүпрәк-чапрак эленгән. Барак баскычларында, гадәттә, кешеләр утыра. «Россия» кинотеатрына кереп «Аккош болытлары артыннан» исемле латыш лентасын карадым. Бинасы әйбәт, залы амфитеатрлы. 300 кешелек. Кинодан кайтуга Әдип килде. Аның белән сөйләшеп урамда йөрдек. Аннан «Восток» ресторанына кереп сыра эчтек. Зал иркен, кеше аз Бер вакыйга булып алды. Ресторанда утыручылар бер кешенең үз баласын ташлап качарга җыенуын сизеп калдылар. Аны барысы да орыша, оялта башлады. Әйтүләренә караганда, ул кеше җиде айдан бирле пропискада тормый икән. 1 август, 57. Каргалы. Иртәнге алтыда торып ашап-эчкәннән соң. юлга чыгып киттем. Исән — Чистайга җәяүләп бару. Тик минем план Колшәрип авылына җитәрәк җимерелде, чөнки узгынчы машина яныма туктап, шофер мине кабинасына утыртты. Колшәриптә төшеп калдым. Әйрән эчеп чыгарга дип бер өйгә сугылдым. Аида карт бабай каршы аллы. Хатыны күптән түгел генә вафат булган икән, бабай улы. оныклары белән яши хәзер. Колхоздан зарлана. «Хезмәт көненә бары дүрт йөз грамм бирде».— ди. Мин барасы юлым турында сорашам. Алда бернинди дә татар авылы юк икән. Гаҗәп: каргадагы Ямашев атлы авыл да рус авылы, имеш Мин тагын юлда, тик җәяүләп бару насыйп түгел, ахры, көне дә бик эссе. Юлда очраган һәр машина янымда туктала, миңа шоферлар утырырга кушалар. Алар өчен мин. башына ак чүпрәктән тегелгән пилотка кигән, аркасына биштәр аскан кеше —бик сәер күренәм. ахры Очраган һәрбер адәми зат сәерсенеп борылып-борылып миңа карый. Юл төзүчеләр янына барып чыгам. Ике хатын юлга таш җәеп маташа, ир кеше аларга «җитәкчелек» итә. Мин түзмим, ярым шаяртып, ярым җитди «Бу нинди гаделсезлек? дим — Көрәк белән эш итү ир кешегә кулайрак. ә сез. апалар, карап торыгыз». Ир кеше миңа каршы бик җитди рәвештә. «Мин бит старший», ди. Мин юлымны дәвам иггерәм. Тагын юл гөзәтүче- ләр. Бу юлы авыр эшне башкаручылар татар кызлары «Күнме төшерәсез бу авыр эшегездә?..»— дип кызыксынам. «Өч йөз чамасы чыга аена», диләр. Берсенең күлмәк аркасы ертык, ап-ак матур тәне күренеп тора. Минем янга самосвал килеп туктый. «Утыр. абый, ди шофер. - аякларыңны жәллә!» Машинада шофер белән сөйләшеп. Аппаковага кадәр барабыз Егет биш сум акчаны теләр-теләмәс кенә ала Тагы •җәяүлим Юлымдагы авылларның фәкыйрь күренешен әйтеп бетерерлек түгел. Алар мукшы, рус авыллары. Өйләр салам түбәле, тузып-тузып беткән, тишектошык, кыек-мыек Шуларны тибеп очырып, а тар урынына гөзек, матур өйләр утыртасы килә. Чын мәгънәсендә Некрасов язган Заплаткино, Дырявино Мин Ерыклы исемле авылга якынлашам Бусы төзегрәк. Менә Кар- галыга да килеп җиттек. Монда Лотфый җизнинең тугай энесе Хатыйп абыйлар яши булса кирәк Мин машинадан төшү белән шуларны эзли китөм. Менә ул йорт. Хатыйп абый мине ялгызы гына каршы ала. хатыны Әнвәр апа Казанга киткән икән. Хатыйп абый ике баласы белән өй саклап калган. Балалары Казанда укыйлар, студентлар, әле каникул вакытында биредә ял игәләр икән. Абрек атлысы авиация институтында. Флера исә педагогия институтында укый Кичке чәй алдыннан Абрек белән Каргалы суында коенып кайтабыз 2 август, 57. Каргалы. Торып чәй эчкәч. Хатыйп абый белән Каргалы кибетләрендә булдык Бу зур авыл Кызыл Армия районының үзәге Кибетләр ярыйсы гына. Башта китап кибетенә керәбез «Татарча китапларны алучы юк диярлек», дин зарлана сатучы кыз Алсалар да бары перечисление белән генә алалар икән Аннан раймагка кердек, ниһаять, ку ты магка сугылдык. Товар бар, тик кирәклеләре чамалы. Хатыйп абыйларның кечкенә таш чәйнекләре юк икән «Шуны беркайдан да таба алмыйбыз», ди. Кибетләрне тамаша кылганнан соң. район китапханәсенә кердек Анда Әзкия Вәлиева исемле бик чая. калын иренле кыз утыра Ул үзен мөдир дип танытты Китапханәдә 20 меңләп китап бар икән. Сигез йөз кеше язылган. Конференцияләр уздырганнар Күшән түгел генә Ф Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» исемле әсәренә конференция үткәргәннәр. Сүзне язучыларның аерым китаплары турында башладык Минем бер әсәрем дә юк «Дустым Мансур»ны ничә кат сорасалар да. Казаннан җибәрмәгәннәр Ә «Бәхет орлыклары» тузын, тетелеп беткән Кыз вакытлы матбугат белән кызыксынмый булса кирәк Анда басылып барган әсәрләрдән хәбәрдар түгел Әзкия язучылардан Әпсәләмовны бик яратканын әйтә «Хәзер алып кереп китә», ди. Газета редакциясендә була алмадык Без аңа якынлашканда. редактор: «Казанга киттем», дип чытып бара иде Аның белән автобуска барышлый гына сөйләштек. Өйгә кайткач. Хатыйп абый белән гәп корабыз Мондагы колхозның эшләре шәп гүгел икән. Былтыр әллә ничә мең пот антлыкны черетеп суга ташлаганнар, хезмәт көненә черет ән орлык биргәннәр Халыкның теләмәвенә карамастан, райком колхоз башына тагын шул ук кешене утырткан. Көндез йоклап алдым Кич кырын колхозның бакчасында, аннан умарталыгында булдык. Хатыйп абый зарланып барды Заманында бакча булдырганнар, күп акча түгелгән, ләкин рәтләп караматаннар. бакчаны да, умарталыкны да әрем, алабута баскан Кайтышлый Хатыйп абый авылның революциядән сон ртәруен сөйләп барды. Минемчә, бу безнең күпчелек авылларга х.к 1’сно люпия елларында тетелгән авыл НЭП чорында күтәрелә Аннан колхоз.ташу башлаш ач тагын начарлана, бу хәл сугыш елларында татын та көчәя Инде сугыш беткәч, менә өч-дүрт ел эчендә ул бераз адәм рәтенә керә башлаган. Тик бу эш бик акрын бара 3 авзуст, 57. Чистай. Кичә иртәнге якта автобуса килеп юппем Чнсай' Кадер к ..пиемнең туган шәһәре. Ул мине яшеллеккә гәренгән урамнары белән кар шылады. Яңгыр явып киткән иде. һава саф. сәрин. Гуп-туры кунакханәгә юнәлдем Әйберләрне урнаштырып мунчага йөгердем. Әйбәтләп юынып кайттым. Керләремне уарга бирдем Аннан ашханәдә тамак ялгадым. Ашаганда кияүдән кайткан бер Мөслим укытучысы белән сөйләшеп утырдык. Ул иреннән киткән. «Ирем тракторист иде. ә мин укытучылар институтын бетергән кеше».—ди. Уртак гел таба алмаганнар. Үзе һәвәскәр артистка да икән. «Зәңгәр шәл»не куйдык».-—ди. Бу Мәйсәрә ролен башкарган. Ашханәдән кайткач бераз ял иттем дә музейга киттем. Анда үземә кирәк бернәрсә дә юк дисәм дә ялгышмам, чөнки 1905 ел бөтенләй яктыртылмаган. Музейдан туп-туры Исмәгыйль абыйларны эзли киттем Ул—әниемнең туганнан туган энесе Кайчандыр мина скрипка бүләк иткән Ибраһим Камалетдинов абыйның кече туганы. Аларны тапкач, бик озак чәйләп, сөйләшеп утырдык. Әнием турында, әниемнең соңгы көннәре турында, аннан Мәскәүдәге декада турында сөйләдем. Исмәгыйль абыйлардан бишенче ел вакыйгаларын белердәй кешеләрнең адресын алдым. «Иртәгә Казанга юл тотам».— дип саубуллашып, сон гына кунакханәгә кайттым... Мин шушы урында сәяхәттәге язмаларымны туктатырга кирәк дип саныйм. Чөнки соңгы язмаларның әдәби материал җыюга бәйләнеше юк * * * елебезнең бетә баруын, туган телебезнең Татарстанда санга сугылмавын күреп торган хәлдә, бу коточкыч чатак эшне авыр кичермәгән берәр татар патриоты бар микән9 Мин дә бу хәлгә күптән газап чигә идем инде. Нинди дә булса берәр уңаен табып, бу мәсьәләне җәмәгатьчелек алдында күтәрү турында хыялланып яши идем. Татарстан җирләрен аркылыга диярлек узуым бу теләгемне тагы да көчәйтте. Фикеремчә, бу мәсьәләне республика күләмендә 1енә күтәрү кулай түгел. Әйтик, әгәр берәр җирле газетага язып бирсәм, мондый мәкруһ сүзне басмаячаклар. Әле җитмәсә, мине милләтчелектә гаепләүләре дә бар. Димәк, мәкалә яза калсам, аны бөтен Союзга тарала торган вакытлы матбугат битләренең берсендә бастырырга кирәк. Беренчедән, мәркәздә, минемчә, милләтчелек дигән тамгадан без- дәгедәй артык котлары алынмый, икенчедән, безнең халык бит Татарстанда гына яшәми. Аның ни бары дүрттән бер өлеше генә республика чикләрендә. Мәкалә язып, аны кайда җибәрү мәслихәт булыр икән соң? Андый әйберне партия матбугаты да басмаячак. Бу да ачык Мин озак уйланганнан соң. үземне борчыган мәсьәләләрне «Ли- 1ерагурная газета»да күтәреп чыгарга булдым Карар пием, яздым һәм тиз арада почта аша «ЛГ»га мәкаләмне җибәрдем. Мәкалә, әлбәттә, русча язылды. Бәлки кызык тоелыр, мин аны татарчалаштырып укучыма тәкъдим итәм. Менә ул: Туган халкымның мәдәнияте язмышы турында уйланулар. әскәүдәге татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының бәйрәм көннәре шаулап узды. Хәзер айнык баш белән ирешелгәннәр һәм киләчәк турында уйланырга була. Ирешелгәннәр хезмәт сөючән һәм таланглы халкыбызның моңарчы чак көйрәгән күп гасырлык мәдәнияте Бөек Октябрь нурлары астында 50 Т М ничек аякка оасканлыгы, иңнәрен киереп аның алга ыргылуы турында сөйли Мәскәүдә узган Декадада билгеләп үтелгән бу уңышлар турында сөйләп торуның кирәге юк булса кирәк Бездә, мәсәлән, революциягә кадәр сынлы сәнгатьнең һәм операның булмавын әйтү дә җитә. Хәзер исә алар бар Бар. хәтта кибәккә генә алданмый TopiaH культуралы рус тамашачысының да игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәгә җиткән Күп гасырлык тагар әдәбияты, аерата, бишенче елдан соң үзенең тамырларын бик тирән җибәргән әдәбият, шулай ук чагыштыргысыз дәрәҗәдә үсте. Барысы да болар, һичшиксез, ленинчыл милли политиканың дөреслеге зурында сөйли Шуңа күрә дә татар халкының барлык намуслы вәкилләре бу сәясәтне чигенүсез уздырганы өчен Коммунистлар партиясенә рәхмәтләр укый. Халкыбызның культура осталары шулай ук үзенең саны һәм культура дәрәҗәсе белән дус халыклар семьясында беренче урын тоткан рус халкына да рәхмәт әйтәләр. Аның иң яхшы уллары беркайчан да «квасной патриотизм» һәм аерата шовинизм кәсә- фәтеннән газап чикмәделәр. Хәтта караңгы романовлар династиясенең иң ямьсез елларында да алар демократ һәм гуманист булып калдылар, алар Россиянең барлык халыкларына өзлексез ярдәм иттеләр һәм арт га калган милләтләргә һәртөрле рәвештә булыштылар. Рус кешесенең бу мактаулы сыйфаты рус халкының горурлыгы, һәм шул сыйфаты гына башка халыкларның аңа булган ышанычын тәэмин итте дә. ул т ы на рус дәүләтен барлык халыклар тарафыннан яклатты. Чөнки бу сыйфат авыр милли изелүдән кайчан да бер котылу өметен тудырды. Чыннан да. өметләр тора-бара акланды. Элек изелгән халыклар Бөек Октябрь революциясе аркасында икеләтә изелүдән, милли һәм капитализм изүеннән котылдылар. Безнең бәхеткә, алдынгы рус кешеләренең азчылык милләтләргә булган хөрмәте. Россиядә ленинизмның тантанасы аркасында, гомумнар тия. дәүләт ихтыяҗына әйләнде Совет власте халыкларның рухи һәм материаль культурасын күтәрү өчен искит - кеч зур хезмәт куйды. Нәгиҗә күз алдында, менә дитән фен һәм культура эшлеклсләре. итекчелек һәм техник производство осталары үсеп чыкты Без. элек культурада артта калган милләт тә. хәзер артта калмаган милләткә әйләндек Минем ышануымча, без хәзер шундый дәрәҗәгә җиттек ки. үзебезнең культура дәрәҗәбез һәм аның киләчәге турында хуҗаларча, ачыктан-ачык фикер алыша алабыз. Әле күптән түгел II С. Хрущевның партиябезнең СССР халыклары культурасы турында аталарча кайгыртуын сөйләгәне, безне, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен илһамландыра һәм канатландыра Ул бездә культурабызның үсү юлларындагы каршылыкларны бетерүдә туган пар- гнябезгә яр тәм итү ихтыяҗын гу тыра Мин бу мәкаләмдә, үземчә. бик мөһим һәм бик җитлеккән кайбер мәсьәләләргә карата берничә фикерем белән уртаклашмакчы булам Иң элек, безнең әдәби хәрәкәтебездә нинди кыенлыклар бар сон. дигән сорауга җавап эзлим Мәгълүм ки. укучысыз әдәбият яши алмый Бусы да хак. укучының саны, аның яше. белеме, җитлеккәнлеге әдәбиятка, аның тирәнлегенә, сыйфатына, һичшиксез, үзенең йогынтысын ясамый калмый Хәлбуки, кызганыч, безнең укучылар даирәсе көннән-көн тарая Без. татар язучылары. укучыбызның бездән чит тәшүен күреп, бу хәлне ифрат дәрәҗәдә авыр кичерәбез Әйтергә кирәк, безнең әдәбиятка нык^бирелгән укучының күпчелеге артык иркен күңелле. Аның карашынча. безнеңәсәрләрнең барысы да яхшы, барысы да күңелле Әлбәттә, укучыбызның әдәбияттан ераклашуы сәбәпсез түгел, аның тарихи сәбәпләре бар Ул хәл аерата без яңа. тат ни графикасына күчкәч кискен бер тос алды Бу ү и эрештән сон бериш укучы консервативлык аркасында, икенчесе исә гомумән яңаны үзләштерә а лмыйча интегеп, үз әдәбиятын укымый башлады Ул өлешчә рус әдәбиятына күчте, үзенең эстетик һәм рухи ихтыяҗларын рус әдәбиятын укып канәгатьләнергә тырышты, ә рус телен белмәгәннәренә иске гарәп шрифтында язылган китаплар укырга гына калды. Әйтергә кирәк, хәзер дә күпчелек олы яшьтәге кешеләр иске хәреф, гарәп шрифтын якынрак күрә, алар гадәттә хат. хосуси язмаларны, караламаларны шул шрифттан файдаланып яза. Инде укучының бер өлешен тагын читләткән хәл: латинны ташлап рус шрифтына күчү булды. Болар барысы да һәм тагы кайбер сәбәпләр безнең байтак укучыбызны хәзерге әдәбияттан мәхрүм итте. Әйе. ул кешеләр һич мондый аерылу кемнәргәдер нинди дә булса авырлык тудырыр дип уйламадылар, ахыр чиктә туган әдәбиятыңны укымыйча да яшәп була бит. хәтта телеңне онытсаң да берни булмый, дигән фикердә яшәделәр. Минем кулымда статистик материал юк. әмма ул булганда бик шәп булыр иде. безнең татар интеллигенциясенең ничә проценты татарча укый-яза икән, ниһаять, күпмесе һич югында үз телендә сөйләшә белә икән? Минемчә, бу күренеш әйтерлек күңелле булмас дип уйлыйм. Хәлбуки. укучының менә шушы катлавы иң көчле, сәнгатьне, әдәбиятны алга этәрүче фактор бит инде. Мин. мәсәлән, әз генә дә шикләнми әйтәм. безнең милли фән-техника интеллигенциясе милли культурабызны, якыннан катнашып, алга этү сәләтеннән мәхрүм. Болар барысы да татар халкының культурасы үсүенә, аның потенциаль көчләре ныгып, җәелеп үсүенә кире йогынты ясый. Мин Кама Тамагы райком секретареның. Казаннан татарча сөйли торган лекторлар килми, дип зарланганын яхшы хәтерлим һәм бу хәл башка регионнар өчен дә типик Беренче очраган ВУЗ. яки техникум укытучысына татарча лекция укырга кушып карагыз. Бу эш барып чыкмас. Сүз арасында әйтик, көндәлек татар матбугатына бирелгән гыйльми хезмәтләрнең күпчелеге рус телендә язылып, соңыннан газета сотрудниклары тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә. Миңа алдынгы сыер савучылар киңәшмәсендә булырга туры килде Доклад ясаучы (милләте белән тагар) партия өлкә комитеты работнигыннан докладының эчтәлеген татарча сөйләп бирүен үтенделәр. Дөресен әйтергә кирәк, докладчы авыр хәлдә калды. Ул башта бик кыю рәвештә сүзгә кереште, күрәсең, татар әдәби телен яхшы беләм дип уйлап йөрүчеләрнең берсе булгандыр. Әмма бик тиз «комга терәлде», тәрҗемә артык гозсыз. аңлаешсыз килеп чыкты. Мин югарыда, укучыларның каймагы ни өчен әдәбияттан китте, дигән сорауга графика алмашынып торуын беренче сәбәп итеп күрсәттем. Тик ул гына сәбәп, шуның аркасында гына укучы кими дип әйтү дөрес булмас иде Безнең графиканың ике тапкыр алмашынуы шактый нык йогынты ясаса да. ул хәлиткеч сәбәп булмады Хикмәт шунда, безнең укучылар сафына килергә тиешле яшьләр әкренләп үзләренең туган телләрен оныталар. Балаларын рус мәмәйләрендә укытырга омтылучы татарларның бик күп булуы беркемгә дә сер түгел Заманында рус теле белмәү аркасында күп азап чиккән ата-ананың баласын русча сөйләшергә өйрәтергә ашкынуы аңлашыла Күптән түгел мин республикабызның Бөгелмә районында татар мәктәпләренең торышы белән кызыксындым Миңа РОНОда анда бары бер татар мәктәбе калганлыгын әйт теләр, анысы да башлангыч мәктәп икән. Әйтүләренә карат анда. байтак урында ата-ана үзе үк татар мәктәпләрен ябуны таләп иткән, һәм бу хәл. минемчә, катнаш халыклы авылларга аерата хас күренеш Шәһәрләрдә исә эш болай тора: мәсәлән, яшь татар нефтьчеләре шәһәре Лениногорскида җиде мәктәпнең берсе дә татар мәктәбе түгел. Әлмәттә. Чистай һәм Бөгелмәдә берәр татар мәктәбе калган. Татар мәктәпләренә республикабызның башкаласы Казан да бай түгел, барлыгы бер-ике мәктәп. Мәсәлән. Казанның Дербышки атлы эшчеләр поселогындагы халыкның яртысы татар, әмма биш мәктәпнең бары берсе татарныкы. Ул мәктәпнең укытучылары беренче классны комп- лектлаганда нинди авырлыклар чиккәнен әйтеп бетерер чек түгел У ч мәктәпнең дә җаны «уч төбендә» генә. г 1 ’ Ана телендә балаларны укыту эше бездә менә шулай тора Хәзер, безнең Татарстанда кайчан сон татар мәктәпләре ишәер икән, дигән сорауга, уңай җавап бирерлек нигезебез юк Нормаль хәлме бу? Минемчә, бу сорауга җавап бирү читен түтел һәм безгә, эшләр хөрт и була торып, якты чырай күрсәтергә кирәкми, без хәвефне күрмәскә тырышкан гәвә кошы хәлендә дә булырга тиеш гүгел Минемчә, бу мәсьәлә чын большевикларча, Ленин милли сәясәте яктылыгында хәл кылынырга тиеш. Рус мәктәпләрендә укучы татар яшьләренә килгәндә, алар үз туган телләрен актив рәвештә оныталар, чөнки бу юнәлештә хәзергә берни дә эшләнми. Бөгелмә шәһәрендә мин РОНО хезмәткәрләреннән бу турыда сораган идем Минем соравым аларда бары гаҗәпсенү генә уятты Безнең кайбер иптәшләр Коммунистлар партиясенең милли сәясәтендәге кайбер мәсьәләләрен бөтенләй аңламыйлар. Аларча. бөек рус культурасына якынаю ул үзмаксат. Алар бу эшнең милли культураны, халыклар дуслыгын көчәйтү чарасы һәм милли культураны күтәрү өчен кирәкле бер шарт икәнлеген оныталар. Социалистик милләтләр арасында милли сәясәтне дөрес алын бармау аркасында бер-берсен йоту, ассимиляция булырга тиеш түгеллеген төшенмиләр. Чөнки бу хәл җәмгыятебезнең рухына, иң туман җәмгыятьнең рухына, туры килми Ассимиляция йотылачак милләтнең җитештерү көчләре кимүен тудыра, мораль сыкранулар белән уза. Өстәвенә ул югала башлаган милләтнен материаль һәм рухи бөлгенлегенә китерә Бу бик гади хакыйкатьне бездә кайвакыт оныталар. Бу исә үз чиратында милли культурата карата нигилизм күренешләре тудыра Владимир Ильич сүзләре белән әйткәндә, чын рус настроениесе мәсьәләләрендә кирәгеннән артык бетеп җибәрүчеләр ишәя. Бездә андый кешеләрне «абдулкалар» дип атыйлар. Андый «абдулкалар» үз милли культура ларына бик ют арыдан, түбәнсетеп карыйлар, аны санга сукмыйлар Ул татарның берәр рәтле нәрсәсе бармыни, лиләр. Андый «абдулкалар» төрле ялгыш фикерләүләргә китерәләр, дошманнарыбызга Совет властеның милли политикасын хурларга азык бирәләр Барысыннан битәр, безнең яшьләребез арасында нигилизм чире тараталар Моның нәтиҗәсендә кайбер яшьләр үз милләтеннән, аның теленнән, культурасыннан чиркана башлыйлар, үзләренең гагар булуларын яшерергә тырыша тар. татарлыкларыннан оялалар. Билгеле инде, бу күренешләр безнең форм асы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызның үсүенә нык йотынчы ясый. Ничек котылырга соң бу ахмак каршылыклы хәлдән’ Шул турыда уйларга вакыт җитте. Мина, халкымның рядовой бер язучысына бо.тарны күрен тору җиңел түгел. Мин безнең һәрвакыт дөрес дип табы нан нринципларыбызнын тагын бер тапкыр тантана итүен телим Мин һәр халыкка карата булган ул принцип безнең көннәргә хас. конкрет шартларга хас форма алуын телим. Әгәр дә без моны үти алсак, без милли культурабызны күтәрүдә, аның җитештерү көчләрен арт т ыруда һәм шуның аша коммунизм кору эшенә өлешебезне шактый арттыруда. һичшиксез. зур хезмәт күрсәткән булыр идек Озакламый мин газета редакциясеннән канап хаты алдым Аны да мин татарчалаштырып укучьна тәкъдим шәм. «№ 26959. 13 сентябрь. 1957 е i Хөрмәтле Атилла Кадырович' Без Сезнең хатыгызны һәм «Туган халкымның мәдәнияте язмышы турында уйланулар» исемле мәкаләгезне алдык Мондый мәсьәләне бө тенсоюз газетасында күтәрен чыгу өчен әүвәл бик зур. җитди эш башкарырга. шул җөмләдән, статистик материалга һәрьяклы анализ ясарга кирәк. Алфавитның үзгәрүе татар әдәбиятына укучының кызыксынуын киме |ү дип әйтү, бу эшкә шундый авыр гаеп тагу дөрес булмас. Безнең уебызча, татарча язылган сыйфатлы матур әдәбиятны хәзер элеккеге караганда азрак укымыйлар, киресенчә, күбрәк укыйлар. Без Сезгә бу мәсьәләдә катгый рәвештә каршы киләбез. Сезне хөрмәт итүче — «Литгазета»ның халыклар әдәбияты бүлеге мөдире: имза (Ю. Суровцев)». ине, ни өчендер, партия өлкә комитетына чакырталар. Хәер, миңа гына түгел, институтта эшләүче берничә кешегә чакыру килгән. Барам. Авылларга чыгып китәргә кирәк икән. Нинди эш башкарырга тиешлегебез мәгълүм инде. Аксый-туксый, зур авырлыклар кичереп сөйрәлгән терлекчелекне «текә күтәрү» өчен безне кафедра эшләреннән аералар. Чакырылган һәрбер гыйльми хезмәткәрне аерым районга беркетәләр, алар исә. шул районда шеф буларак, терлекчелеккә белгечлек ярдәме күрсәтеп торырга тиеш. Мин Мөслим районын сайлап алдым. Әле генә Октябрь районында булып кайткан идем. Анда салынып яткан шикәр заводы турында материал әзерләп радиодан да чыгыш ясадым. Норлатның үзендәге колхоз председателе утызмеңче Хафизов турында өлкә газетасында бер очерк бастырдым. Аяклар йөрүдән суынып өлгермәде, менә тагын авылларга чыгып китәм. Бу юлы еракка, республиканың көнчыгышына. Килеп төшкән көнне үк райком секретаре Хөсәенов белән район авыллары борынча юллар гизәбез Райкомның беренче секретаре Мәгъсүм Хөсәенов — фронтовик, сабыр, олы кеше, мин шактый күп күргән «калай әтәч» секретарьлар кебек түгел. Биредә авыллар Казан тирәсендәге кебек тузып, искереп бетмәгән. Хөсәенов миңа сөйли: Менә бу авылда дуңгыз фермасы бар.— ди.— Аңа кайтышлый сугылырбыз, ул ферманың мөдире алдынгы дуңгызчы, татар хатыны Ул. дуңгыз суелган көнне итнең түшкәсен озаткач, дуңгыз башларын өтәләп пешертә дә. үзенә күрә фермада бәйрәм уздыра икән. Кибеттән күп итеп аракы алалар, баш итеннән шәп закуска ясыйлар, аннары ду күчереп сыйланалар. Барысы да татар хатыннарымы үзләре? — дип сорыйм. Билгеле инде! — дип көлә Хөсәенов Хәзер без бит руслардан бер эштә дә калышмыйбыз. Икенче авылны узганда без генерал папахасы кигән буйчан бер кешегә игътибар итәбез. Ул капка баганасы утыртып маташа иде. Мин: Сезнең бу авылда отставкадагы генерал да бар. ахры? дип сорыйм. Хөсәенов тагы көлә: Юк' ди Бу кеше кайдандыр эләктергән бүрек киеп йөри Аның хатыны юк. Ул җиткән кызы белән генә яши. Шул кыз ел саен әтисе өстеннән жалу белән. «Әтидән мин тагын балага уздым...» дип. елап колхоз идарәсенә килә. Менә шундый кешеләр дә бар хәзер татар авылларында... Әйе. Мөслим районы югыйсә бүгенге көндә Татарстанда сирәк калган саф татар районы. Нишләтте мөхит безнең халык тормышын?! М Район кешеләре белән якыннанрак ганышкач. мин Мөслим халкының әибәг инсафлы, кунакчыл һәм иркен табигатьле икәнлегенә ышанам. Ә инде әхлакый черек кешеләр безнең заманда нинди якта юк \ т. дип үземне юатам. оманыма нәшрият редактор итеп шагыйрь Хисам Камалны билгеләгән икән. Ул. озак тотмыйча, үзенең искәрмәләре белән роман кулъязмасын миңа кайтарып бирде. Әйтергә кирәк. Хисам мине анлаган. әсәрне тәгаен яраткан, аның искәрмәләрендә бернинди бәйләнчеклек гә юк иде. Без Хисам белән еш очрашабыз, күп вакыт уртак фикергә киләбез. Шулай итеп, кыш буе Хисам Камал белән романны эшләп чыктык. Көннәрдән беркөнне хезмәт төгәлләнде. Хисам. «Редакцияләдем» дип кулъязманың тышына кулын куйды. Бу вакыт та инде илле сигезенче елның март ае иде. Мин иркен сулыш алдым «Ниһаять, ниһаять' Бута бит ул тырышсаң, тик ятмасаң була бит, әй!» дидем мин үземә ...Тик вакытлар уза торды, производствога төшәргә тиешле әсәр ни өчендер редакциядә ята бирде Алай гына да түгел, бер заман мин романның планнан төшерелгәнлеген ишеттем. Ул да булмый «Әсәр бу хәлендә басыла алмый».—дип. миңа кулъязманы кайтарып га бирәләр Йа. хода, инде нишләргә? Димәк, романым өчен көрәшнең яна боҗрасы башлана дигән сүз. Мин. ярдәме т имәсме дип. Язучылар союзына тотылам. Хәзер безнең рәис Афзал ага Шамов Ул. MOI аен. миңа ярдәм итәр' Тик ул мине шакт ый сүрән, хәт га төксе бер кыяфәт тә каршы алды Нәрсә, Расих? Мин аңа чәчми-түкми үземнең зарымны сөйлим, ярдәм итүен үтеним. Ул урыныннан торып кабинет ишеген ныклап, тыштан ишетелмәслек итеп ябып килә дә минем каршыма туктала Расих! Нәрсә яздың син? ди, кинәт мине сискәндереп. Этәр бу әсәрең Торкиягә. йә башка берәр чит илгә эләксә, нәрсә бу тасын уйлый сыцмы син. юкмы'.’ Ни өчен син Коммунистлар партиясен һәм Совет властен шулкадәр яратмыйсың? Син аңла, мондый әсәр язарга ярамый' Син бит Коммунистлар партиясенә каршы кул күтәрәсең, колхозларны бөтенләй юкка чыгарасын. Мин, таркалып киткән зиһенемне туплап, җавап кайтарам Партия ул, минемчә, дөресен әйтүдән курыкмый Курыкмаска тиеш... птәшләрдән кемдер берәү: «Романыңның сүзгә сү т тәрҗемәсен берәр Мәскәү журналына җибәреп карамыйсыңмы’» шп киңәш биртән иде Мин озакка сузмыйча романның рус ЯЗУЧЫСЫ Тихон Журавлев укыган нөсхәсен Мәсквүгә «Советский писатель» нә- шриятына жибәрдем. Безнең провинциядә генә ул һәрвакыт тиешеннән артык бетеп яши ләр. алай б\ IM.ITае да. болан булмагае тип. ка ттиранын н»ра тар 1.кк-« үдә акны карадан аера беләләр, минемчә Итлә кызык оутыр иле кита бым башта Мәскәүдә басылып чыкса Нигә, андый хә тиеп оу туы мөмкин түгелмени? Заманында Гадел Ку туйның «Ташттыры шатан хат тар»ы ое- лән дә шулай булмаганмыни’ Аны ла бит безлә оасмыи ни томер тинтерәткәннәр Ә Салих Бат талның «Баганалы юл» поэмасы \ т та опт башта русча басылып дөнья күрде Р И Салих Баттал дигәннән, мин аның белән нәкъ менә шул көннәрдә танышкан идем. Ничек танышып китүебезне хәзер анык хәтерләмим. Урамда очрашып, сөйләшеп китеп, шәхсән таныштык булса кирәк. Тик шунысы хак. без бер заман дуслашып, гаиләләр аралашырлык дәрәҗәдә якынайдык. Ул мине бервакыт үзенең квартирына алып керде. Салих абый ялгызы гына, Бутлеров урамында, тау менгәч тә, уң кул яктагы ике катлы бер агач өйнең өске катындагы кечкенә бүлмәдә яши иде. Мин аның хәтфә келәм яратканлыгына игътибар иттем, чөнки бүлмәнең идәне һәм карават куелган стенасы келәм белән капланган. Бу сәеррәк табигатьле, ифрат үзсүзле, әйтеп бетергесез юмарт шагыйрь белән озак кына сөйләшеп утырдык. Салих абый минем «Дустым Мансур» дигән романымны укыганлыгын әйтте, берничә тәнкыйть сүзләре дә кыстырды, ә. гомумән, әсәрнең үзенә ошаганлыгын белдерде. Хәтерем ялгышмаса, шул очрашуда ул миңа үзенең «Баганалы юл» исемле китабын да бүләк итте. Салих абый. Фатих Кәрим үлгәннән соң. мәрхүм шагыйрьнең хатыны Кадрия ханым белән яшәгән. Хәзер исә ул да вафат булгач, шагыйрь ялгызлыкта көн күрә иде. Аның беренче хатыны марҗа була. Данлыклы парашют остасы, ил чемпионы. Анысы да күптән вафат икән. Салих абый миңа шул беренче хатыныннан туган улы турында да сөйләде. Улы белән шагыйрьнең аерылышуы болай була: берзаман егет, армиядә хезмәт итеп, әтисе янына кайта. Кайта да әтисе җилкәсендә бер атна тора, бер ай тора, эшкә урнашу турында уйлап та карамый. Шуннан көннәрдән беркөнне Салих абый ишекне ача да: «Улым, җитте сиңа! — ди. Бар, үз көнеңне үзең күр»,—дип, аны өеннән чыгарып җибәрә... Әйтергә кирәк. Салих Батталның табигате бик-бик үзенчәлекле, ул үзендә ике холык чиген туплаган бер шәхес дисәм, ялгышмамдыр. Үзенчәлеге бернинди киртәләргә дә сыя алмаганлыгын шактый озак аралашканнан соң гына белдем. Ул юктан гына кешегә рәхимсез кадала ала. юктан гына аның белән дуслык җепләрен өзеп ташлый ала. Әмма шул ук вакытта кешене үзенә генә хас бер ачыклык белән дус итә дә ала. Салих абыйның ачуы бик яман, әгәр ул берәр кешене дошман күрсә, аңа беркайчан да тыныч карый алмый—дуамал үгез кебек ташланырга гына тора... Салих Баттал Сталинның шовинистик сәясәте аркасында халкыбызның икенче сорт милләт булып калуын ифрат авыр кичерә иде. Табигатенә хас буларак, эчтән генә янмый, зур про тест белдереп, бөтен дөньяга моны фаш итәргә тырыша иде. Ул үзәккә Мәскәүгә бу турыда бер генә хат язмагандыр, бер хатының күчермәсен саклау өчен миңа да биргән иде. Аны берзаман партиядән сөрүне оештырдылар. Аның бу турыда ачынып сөйләгәне һич онытылмый. «Мәскәүдә мине ЦК комиссиясе алдында тыңладылар»,— дип сөйләгән иде Салих абый. Комиссия әгъзалары, утырышып, сорау ала башлаганнар. Салих абый да утыра бирә икән. Аңа: «Син нигә комиссия алдында утырып сөйләшәсен? Торып бас!»—диләр. Салих абый; «Сез, минемчә, барыгыз да миннән яшьрәк, нигә мин сезнең белән аягүрә басып сөйләшергә тиеш әле?» — дип җавап бирә. Комиссия җитәкчесе рус хатыны була. Салих Баттал сөйли башлагач, ул аңа, алай әйтмә, болай әйт, дип акыл сата башлый. «Мин рус кешесе түгрл, ялгыш әйтсәм, гафу итегез»,—ди Салих абый. Теге хатын, бөтенләй кызып: «Сезне Иван Грозный җитәрлек өйрәтмәгән шул әле», —ди. Шулай итеп, шагыйрьне милләтчелектә гаепләп, төрле сәяси ярлыклар тагып, аның «Бату ханга хат» исемле шигырен сылтау итеп (шигырь соңыннан рус телендә басылды) партиядән чыгаралар. Әмма ул үзенең карашларыннан бер генә карыш та чигенмәде Чыгышларында булсын, иҗатында булсын, Баттал бөтен барлыгы белән Ленин идеалларына бирелгән кеше булып калды. Аны бу «кирелеге» өчен «Черек күл»гә дә (КГБга) чакырганнар. Бер татар майоры: «Сиңа ни 56 житми? Әибә'1 пенсия аласын, тормышын әйбәт Нитә син шулай безгә каршы коткы таратып маташасын" Монын ахыры хәерле бх.тмаиак. бит. Баттал иптәш. Без. теләсәк, сине төрмәгә дә яба алабыз бит>. тип куркыта икән. Салих Баттал. берникадәр ялгыз яшәгәннән сон. бик ягымлы Мәдинә ханымга өйләнде. Ул ханым да ялгызак, вакытында җырчы, хористка булып хезмәт иткән артистка. Белүемчә, байтак кына гомер Төрекмән- станда да яшәгән. Шагыйрьнең бу ханымга өйләнүе дә үзенчәлекле, нәкъ Батталча килеп чыккан. Көннәрдән беркөнне, үзенә торак урыны эзләп. Мәдинә ханым Салих абый квартирына килеп чыга. Салих абыйнын бу чибәр хатынга шундук күзе төшә. Ул беренче сөйләшүдән үк. карап-карап тора да: «Сезгә кварт ир кирәк, миңа хатын кирәк! Әйдәгез, без. ирле-.хатынлы булып, шушы бүлмәдә яшик», ди. Мәдинә ханым артык икеләнми. «Яхшы алайса, әйдәгез, шулай итик».— ди. Шулай итеп, алар «алдым- бирдсм»не бик ансат һәм тиз башкаралар. Менә алар, ничә ел инде. Салих абыйның табигате ифраг сәер булуына карамастан, татулыкта яшәп яталар Хәер. Салих абый хатын- кыз яратмаслык кеше түгел. Таза, нык гәүдәле, заманында еракка очучы самолет лар йөрткән кеше. Бик күп. бик кызыклы вакыйгалар хәтерләүче, балаларча беркатлы, башын артка ташлап, бәген теш казналарын күрсәтеп. шаркылдап көлә белә торган кеше ул. Аларга Казанның Ленин районыннан әйбәт квартир бирелгәннән сон. безнең Салих абыйларда мәҗлестә булган да бар. Без шулай, дусларча аралашып, озак еллар йөрештск, фикерләр уртаклашып яшәдек. . Әмма мин. бер вакыйга аркасында. Салих абыйга ярый алмадым. Ул миңа чынчынлап үпкәләде, безнең аралар суынды. Вакыйга болай булды Бер язучылар съездында миңа проза турында чыгыш ясарга тапшырдылар. Мин исә. идарә тарафыннан үземә бирелгән әсәрләр исемлегенә ышанып, чыгышымны бары шулар тирәсенә бәйләдем. Гөнаһ шомлыгына, ул исемлеккә Салих Бат- талның истәлекләр китабы кертелмәгән икән. Табигый ки. мин ул китапны укымаган да идем. Менә шул. минем барысын исәпләп эш итмәвем аның әсәре турында фикер әйт мәвем безнең ара өзелүгә җитәрлек сәбәп булды. Салих абый миңа съезд көннәрендә үк телефоннан шалтыратты, ул җитмәгән, җыелыштагы бер чыгышында да миңа бик каты рәнҗүен белдерде. Кыскасы. Салих абыйлар белән, кул бирешеп күрешсәк тә. йөрешми. очрашмый башладык. Әйе. ул шундый авыр табигатьле кеше ин өмет, хәтта өмет кенә дә түгел, зур ышаныч белән Мәскәү нәшриятыннан җылы хат көтеп ягам. Тик бераздан өметләнү - ләрсм токка гына булганлыгы ачыклана. Берничә ай узганнан соң: «Бу әсәрне баса алмыйбыз, чөнки ул тоташ кара буяулардан тора...». дип язылган хат алдым. Эш минем биографиямдә мутла у ты булуымда гына түгел, ахры, эш минем карашларымда. Димәк, син дөресен язма, политиканы әтмәлләүче түрәләргә кирәген ят Бәлки мин. барысын да җиңеп, эшем белән нәкъ элеккечә мавыга да алыр идем, тик чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, минем оатныма әтиемнең хәсрәте килеп төште. Моны тулырак хәбәр итү өчен минем эшем ispi.ni да. әнием вафат булт аштан соңгы аның тормышы, кичереш тәре т урын та язып узарга тиешмен. Әниемнән мәңгегә аерылу аның өчен ифрат авыр булды. Әнием җеназасы көннәрендә әтиемнең «Ичмасам, әҗә т әниең урпына мине алын ки геә иде » дип. күз яшьләрен му т ат ы тын е тавын һич оны га алмамдыр Ул я ттызлыкта калды һәм калган көннәрен рәхимсез ялгызлык Iазабын кичереп уздырды Башын кая куярга оелмәтәндәи еш кына безгә килә, кунып та калгалый. тик бездә дә аңа тынычлык М юк - ишле гаилә, балалар укуда, олылар иртәдән кичке караңгыга кадәр эштә. Без алты кеше—егерме жиде квадрат метрлы кысан квартирда яшибез. Әйе. әтиемә бик-бик авыр иде. Ике елга якын ялгызлык җәфасын кичергәннән сон. язучы Мөхәммәт Галинең хатыны С афия ана димләве буенча, бер юаш кына Хәсәнә исемле карчыкка өйләнергә мәҗбүр булды әти. Көннәрдән беркөнне, иш өс генә куш дигәндә, аның өстене көтелмәгән кара бәхетсезлек ябырылды. Бу тукмак шул дәрәҗәдә авыр булды ки. әтием, кайгысын күтәрә алмыйча, алтмышынчы елның җәендә миенә кан йөгерен, өч көн өнсез газапланып ятканнан соң. дөнья куйды. Без аны әнием белән янәшә, бер чардуган эченә күмдек. Васыяте шундый иде мәрхүмне) I. Әтиемне соңгы көннәренә кадәр юаш. аз сүзле, күндәм Хәсәнә апа карады. Ул начар хатын булмады. Рәхмәт аңа! Әтием исә вакыт уздыру өчен, аннан да битәр, хәсрәтеннән качу өчен хезмәт белән мавьпырга тырышты «Сиңа, улым, истәлек-бүләк итеп калдырам», дип. армый- талмый. татарча аңла тмалы сүзлек төзү белән шөгыльләнде. Өстәлен үзе таба алган төрле сүзлекләр белән тутырып, туктаусыз сызды-язды. Аның юка туксан дәфтәрдән торган сүзлеге әле дә. әтиемнең төсе буларак, миндә саклана Ул. шулай эшләп, хәсрәтен һәм. мәгънәви генә түгел, җисми ялгызлыгын да җиңеләйтергә тырышкан иде. Ләкин бу эш барыбер ул өмет иткән нәтиҗәне бирмәде. Ул әнидән генә аерылмады, дус-ишләреннән. замандаш һәм мәсләктәшләреннән дә аерылган иде... Ул шул котсыз авыр йөкне тарта алмаудан, теләмәгән эш башкару хурлыгыннан үлде, дип уйлыйм мин. Инде бу фаҗиганең төп сәбәбенә килик. Әнием үлгәннән соң елдан артыграк вакы г узды. Көз башлары иде. Шулай кичкә таба бик тетрәнгән хәлдә әтием безгә килеп керде. Аның таркау карашыннан, чырае качкан йөзеннән нинди дә булса бәлагә юлыкканлыгын чамаларга була иде. Башымнан төрле хәтәр уйлар узарга өлгермәде, әти серле генә итеп: «Улым, синең белән сөйләшәсем бар...» -диде. Ул мине урамга ук алып чыкты. Без аулак бер урынга, канау кырына утырыштык. Ул сүз башларга кыймагандай, бераз вакыт тынып торды. Йә. нәрсә? — дидем мин. түземсезләнеп. Мине әле генә тегендә чакырдылар. — Кайда? — Тегендә инде. «Черек күл»гә... Мин тәшвишләнеп әтиемә текәлдем. Беләм: мондый эш. гадәттә, хәерле булмый Күп еллар буе «Черек күл»—КГБ Казан халкын куркытып. аны дәһшәт эчендә тоткан оешма. Нигә чакырганнар анда? дип сорадым мин. Әтием миңа, булдыра алганча, гулы итеп аңлатырга кереште. Аны «Черек күл»гә— Я1 ыш әлеге Дәүләт куркынычсызлыгы оешмасына чакырып, аңардан дингә каршы чыгышлар ясавын, мәкаләләр язуын таләп иткәннәр. Бу инде бернинди әдәп, кешелеклелек кагыйдәләренә сынмый торган вәхшилек иде. Мин: Сип нәрсә әйттең соң? дин сорадым Шуңа риза булдыңмы? Риза булдым, улым, диде әти. мине көйдереп алгандай итеп. Бик ялгышкансың, баш тартырга кирәк иде. Мин синең өчен курыктым. - Кешеләр бит. бу эшне син минем кушуым буенча эшләгән, ди- ячәкләр. Әтием җавап кайтармады, борынын гына тартып куйды. Аннары бу сөйләшү вакытында ниндидер бер язучының катнашканлыгын да әйтте. 1992 елның азагында, ул кешенең кем булу ихги.малын белеп булмасмы дип. мин Гомәр Бәширов белән сөйләштем. Шундый фикергә килдек: ул кеше А ге яратмаган берәр шагыйрь турында сүз чыкса, ул бары кечкенә, матур кулын гына селкеп куя: янәсе, аның турында сүз куерту кирәксез С иогаг турын да: «Ул саран», дип сөйлиләр иде. Ул лауреатлыкка тур гына бүләк акча алган да. имеш. Мәскәүдә бернинди банкет-фәлән оештырмыйча, коньягын чемоданына салын өенә кайтып киткән Ләкин шундый ук икенче бер вакыйгадан соң. зур банке! ясап. Мәскәү әдәбиятчыларын 1арык булганчы сыйла)ан Ул кайткач, хәлне ишетеп «Ничек шулкадәр акчаңны кызганмадың?» дип сорыйбыз «Әйдә, акча бетә оирсен Үлгәч. акча бүлешә алмыйча ызгышучы булмас», ди С noiai көлемсерәп Минем Сибгат белән тагын ла ныграк якынаюым аңа у гем һәм ОТИәннем турындагы истә тек-романымны биреп укытканнан соң булды «И шат оныгы» романы иде ул. Сибга! <к.әрне укып чыкты Әйтертә кирәк, бик озак укыды Минемчә, бик нык уйланып укыган, чөнки әле сиксән бишенче ел кермәгән иде. Мин әллә ниләр уйлап пошынырга да өлгердем. Әмма Сибгат әсәрне уңай бәяләде Берникадәр вакыттан соң үзенең телевидениедән бер чыгышында да бик җылы сүзләр әйтте. Ал- данрак ул мине кисәткән иде: «Син тыңла әле, Тукайга багышланган чыгышымда синең турыда да әйттем мин», дигән иде. Минем өчен аны тыңлау бер бәйрәм булды. Сибгат Хәким иҗат осталыгы һәм халыкчанлыгы белән безнең күп шагыйрьләрдән өстен иде. Ул гражданлык тойгыларына бай иде. Күрәсең. шул аңа. шигырьдән тыш. бик хисле мәкаләләр белән матбугатта чыгышлар ясарга да нигез булгандыр. Аның тагын изге бер эше, ул да булса, яшьләрне үз канаты астына алып, аларга химая кылу, һәртөрле ярдәм күрсәтү иде. Бездә яшьләргә ул дәрәҗәдә үк ярдәм күрсәткән башка язучы булды микән? Мәхмүт Бөдәйли Аның исемен мин «Тормыш төпчекләре» дигән китабын укып та. әтиәнинең сөйләүләреннән дә күптән белә идем. Ул кешенең ифрат күңелле, җырчы, декламатор, мәзәкче дә икәнлеген сөйләгәннәре хәтеремдә. Әмма үзен беренче тапкыр утызынчы елларның азагында гына күрдем. Без бу вакытта әнием белән Чехов урамындагы чарлак квартирыбызда яши идек. Иртәнге якта булса кирәк, ял көннәренең берсендә, безнең чарлак баскычына каты-каты басып кемнеңдер менеп килгәне ишетелде. Ул да булмады, бүлмәгә аягына хром итек, өстенә таушалган френчсыман ярым хәрби кием кигән бер ир уртасы яшьләрендәге кеше килеп керде. Әнием, аны күргәч, бераз аптырап та. каушап та калды, әмма, гадәтенчә, кунакны якты чырай белән каршы алырга тырышты: «һай. Мәхмүт, нинди җилләр белән? диде —Әллә бөтенләйгә котылып кайттыгызмы?» Әнием мине таныштырып: «Бу кеше Мәхмүт Бөдәйли абыең. Таныш бул, улым», диде. Мин шундук әниемнең каушап калуы нидән икәнлеген аңладым Чөнки мин бу кешенең «халык дошманы. туранчы Солтангалиевнең бер яраны» икәнлеген укып та. ишетеп тә белә идем. Инде әниемнең аңа якты чырай күрсәтеп, җылы каршы алуы анысы Мәхмүт Бөдәйлинең иске таныш булуы, заманында Тро- иикида яшәве һәм әниләр белән, алдынгы яшьләрнең берсе буларак, аралашуы аркасында иде. шиксез. Тиздән барысы да аңлашылды. Бөдәйли әле дә сөргендә икән, инде Казанга килеп чыгуы шуннан: сөргендә дә кешеләрне эшләтәләр, хәтта ышаныч казанганнарын, билгеле бер шартлар белән, командировкаларга да җибәрәләр икән. Мин шулай аңладым. Хәтердә калганы шул. әнием бу көтелмәгән кунакны, булганын табынга куеп, булдыра алганча сыйлап җибәрде. Безнең Бөдәйли белән беренче тапкыр очрашу шулай булды. Ул вакыйгадан соң бик күп еллар узгач, сугышлар бетеп, мин фронттан кайткач, миңа яңадан Мәхмүт абый Бөдәйли белән очрашырга туры килде. Бу вакыт әнием дә. әтием дә гүр иясе иде инде Очрашу Габдрахман Минскийларда булды. Хәтердә. Бөдәйли ул мәҗлестә, күңелле компания кешесе буларак, үзенең һөнәрләрен дә күрсәтте, җырлады. яттан ниндидер шигырь сөйләде. Тик элек мәҗлесләр күрке булган кеше хәзер картайган, аның тавышы да тоныкланган иде. Мәхмүт Бөдәйли гәптән юан. зур башлы, киң битле, күңелгә ятышсызрак хатымша г авышлы бер кеше. Заманында ул. Татарстан җөмһүрияте кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә булган чорда, зур постлар биләгән, ә гражданнар сугышы чорында Ленинның шәхси үтенечен башкарган. аның белән күрешеп сөйләшкән һәм. шул үтенеч буенча, агитпоезд җитәкчесе буларак. Урта Азияләрдә йөргән. Хәзер төрмә, сөрген газапларын кичереп, бик нык кыйналган, ватылган бер карт иде ул. Әмма шулай да кешелек горурлыгын югалтмаган, мескенләнмәгән, дияр идем. Мәхмүт абыйның элекке хатыны, бу сөргендә йөргәндә, иреннән ваз кичен, башка кешегә кияүгә чыккан. Мәхмүт абыйның кайткач яңадан өйләнүе исә болай булган. Бөдәйли көннәрдән бер көнне бөтенләй котылып Казанга кайтып төшә. Әмма кемнең ишеген ачып, кемгә барып сыенсын: «Мин кайттым», дисен? Бер генә дә каршы алып, җылы урын тәкъдим итәрлек кешесе юк икән шул Ул. нишләргә белмәгәч, трамвайга утыра да. Казан урамнарын тамаша кылып әрле-бирле йөри башлый. Ниһаять, төн җитә. Вагон йөртүче та гар апасы соңгы тукталышта Мәхмүт абый янына килә: «Ник төшмисез? Вагон паркка китә бит», ди. Мәхмүт абый: «Минем барыр җирем юк», — дип, үз хәлен сөйләп бирә. Хатын: «Әйдә алайса, үземә алып кайтам»,— ди. Шулай игеп. Мәхмүт Бөдәйли вагон йөртүче ялгызак хатын белән яшәп китә. Мин ул хатынны берничә тапкыр күрдем, йөзгә-биткә алай чибәр булмаса да, матур күңелле, әйбәг кеше булып чыкты ул. Соңыннан аларга «Теплоконтроль» заводы каршыннан бер бүлмәле квартир бирделәр. Мәхмүт абый шул гади, ләкии шәфкатьле хатын кулында яшәп, шунда вафат булды Ул чорда мин Мулланур темасына ныклап керешкән идем, үзем өчен һаман табышмак булып калган Солтангалиев турыңда дөрес мәгълүматлар кирәк иде. Бер шулай гәпләшеп утырганда Мәхмүт абыйдан сорадым: «Әйт әле, Мәхмүт абый, бу «солтангалиевщина» дигән нәрсә чыннан да булдымы, әллә юкса бер уйдырма гынамы? Мин ул турыда бездә чыккан әдәбиятның барысын да укыдым диярлек, тик бернинди конкрет нәрсә тапмадым», дидем. Бөдәйли. сынагандай миңа карап торды да. ничектер, һич аңлашылмаган рәвештә иңбашларын сикертеп куйды һәм шундук сүзне икенчегә борды «Тәгаен миннән шикләнә бу», дип уйладым. Беләм. кеше бездә берберсеннән шикләнеп яши Моны безгә Сталин тәртипләре кертеп калдырды. Кызганыч, ул тәртип безнең каныбызга сеңгән, безнең буын аннан котыла алыр микән? Ә инде Мәхмүт абый кебек, озак еллар буе кыйналган, тәмам өркетелгән кешеләргә бу сыйфат аерата хас Озакламый Мәхмүт Бөдәйлинең вафат булу хәбәре ишетелде Хатыны аның соңгы минутлары Iурында болай сөйләде «Мәхмүт сырхаулап китте бер көн. Ятты. Мин. доктор чакыртып, аңа дарулар эчерттем Тик аягына бастыра алмадым. Бер көнне шулай Мәхмүт миңа. «Кефир эчәсем килә, алып керче!» диде. Мин кибеткә чыгын кигтем. әйләнеп кергәндә, ул үлгән иде инде...» Әле менә күптән түгел генә, сиксән тугызынчы елның августында газегларда реабилитация комиссиясенең хәбәре басылды. Юкка гаепләнеп төрмәләрдә нахактан газап чиккән кешеләр исемлегендә Мәхмүт Бөдәйли дә бар иде. Ill ә й х и Ман н у р Мин аны, төшенкелек шагыйре дип аталып. «Безнең гасыр ярлы, моңлы гасыр, ат булалар сукыр тавыклар» дигән шигырь язган көннәреннән үк белом. Үзе белән танышуым утызынчы елларда булды Ул вакытта мин дә шигырь язу белән мавыга идем Бер тапкыр шулай. Туфангамы. Маяковскиигамы ияреп япан бер шигыремне күтәреп. «Кызыл Татарстан» газетына киттем Анда бер олы яшьтәге хезмәткәр минем иҗат җимешемне укын га тормады, «Шигырьнең осгасы менә монда гына утыра, диде’ Бу Шәйхи Маннур абыең булыр, син. тем шуңа бир. ул карап чыксын» Чыннан ла. каршы өстәл янында утыручы җәенке бигле, кечкенә генә күзле, һавалырак кеше Шәйхи Маннур үзе икән Минем шигырьне ул өстәлгә җәеп салды һәм. оер сүз дәшмәстән, эчтән укырга да кереште Шагыйрьнең кыяфәте бик җнгди иле Шигырьне укын чьи v белән миңа үзенен фикерләрен әйтә башлады У г мине әз генә дә түбәнсетмәде, тыныч сөйләде, тик мин шигырьнең аңа ошамаган- лыгын шундук аңладым. Ул мине ышандырды, чөнки аның тәнкыйть сүзләреннән соң үземнең әз генә үпкәләгәнемне дә хәтерләмим. Шигырь исә ул көннәр өчен бик модалы темага язылган иде. Мин анда хезмәт героеның нинди булырга тиешлеген укучыма «аңлаткан» идем: «Герой ул көннәрентөннәрен эшләүче автомат түгел. Герой ул — эш сөючән, әмма ихтирамлы да кеше бүген», — дип язган идем. Шәйхи абый белән ныклап танышуыбыз һәм якынаюыбыз да сугыштан сон булды Монда, ихтимал, безнең бер яктарак яшәвебез дә сәбәп булгандыр. Чөнки җыелышлардан соң без Шәйхи абый белән җәяүләп бергә кайта идек. Хәтергә бер вакыйга төшә. «Шат күңелле Галләметдин» исемле хикәямнең журналда өзеге басылган иде. Шәйхи абый тәнкыйть сүзләре әйтте, аңа ошамаганы солдатларның сугышка озатылу күренеше булган. Ул миңа тыныч кына: «Минем белүемчә, сугышка озатканда елау-сыктаулар да була идс. ә синдә андый нәрсә күренми. Әллә жанр үзенчәлеге рөхсәт итмиме?»— диде. Мин. үземне яклап, аңлатырга тырыштым. Юмор теле белән тормышның барлык тыкрыкларына да кереп булмый бит Тик аның сүзләрендә дә дөреслек бар иде. Шәйхи абый әсәрнең төп каһарманы Галләметдингә карата да, хәтерем ялгышмаса. кайбер искәрмәләр ясады. Тик безнең бу темага сүзебез артык озын булмады. Суык иде. Шәйхи абый, башымда солдат бүреге була торып та. шундый зәмһәрир суыкта аның колакчыннарын төшерми, фарсит итүемне дөрес дип тапмады. Кызыккандай: «Минем шундый колакчынлы бүрегем булса иде әле!» — дип куйды. Сугыш ган соңгы беренче кышта Казанда трамвайлар начар йөри иде. Безгә Арча кырына еш кына бергәләп җәяү кайтырга туры килә. Шул «сәяхәт»ләрдә сөйләшә-сөйләшә. без Шәйхи абый белән бөтенләй үз булып киттек. Ул мине бер өенә дә чакырды. Истә, мин аларга скрипкамны күтәреп кердем. Аларның квартирлары безнең урамда ук. трамвай юлын кичү белән сул кул якта икенче йортта иде. Аларның бик матур. Миләүшә исемле тәкелдек кызлары миңа шунда яттан шигырьләр дә сөйләп күрсәтте. Шәйхи абыйның ак йөзле, чибәр хатыны Тәгъзимә дә ачык чырай белән каршы алды. Чәй эчтек. Ул вакыт шагыйрьнең гаиләсе бик матур һәм күңелле татулыкта яшәгән кебек тоелган иде. Әмма бу тышкы күренеш кенә булган икән. Озакламый алар аерылыштылар. Шәйхи абый сүзгә бик оста, үзебезнең телне әз генә дә имгәтми- нитми. аны барлык гүзәллеге белән, яңгыравык матур тавыш белән тыңлаучыга җиткерә. Әмма аның әйткәннәре күп вакытта усал һәм ачы дөреслектән тора. Бәлки, шунлыктандыр да. язучылар арасында аның дошманнары аз булмады. Гомумән, мин аны сугыштан соңгы елларда иң авыр көннәр кичереп яшәгән бер олы шагыйрь дип исәплим. Гаилә фаҗигасе җитмәгән, кырык сигезенче елны партия Үзәк Комитетның «Ленинград». «Нева» журналларын һәм Зощенко. Ахматова кебек язучыларны бетереп ташлаган карарыннан соң. иҗат интеллигенциясенә каршы бездә башланган үтергеч вакыйгаларның беренче корбаны Шәйхи Маннур булды. Партия түрәләре бәйләнү өчен аның «Тартай арбасы» исемле шигырен сайладылар. Әле дә күз алдымда, зур залда җыелыш бара Өлкә комитеты секретаре «дошман җырын җырлаучы» Шәйхи Маннурны фаш итүгә багышланган докладын укый. Аннары ярарга тырышучы төрле куштаннар сүз ала. Залда дәһшәтле тынлык хөкем сөрә. У гыз җиденче ел сулышы. Шәйхи абыйны булдыра алганча кыйнадылар ул вакыт, аннан үч алырга кыҗрап йөрүчеләр рәхәтләнделәр. Тик Шәйхи Маннур егет кеше булып чыкты: бирешмәде, әдәбияттан йөз чөермәде, эчкечелеккә сабышмады. Шигырьләр язу белән бергә соңыннан матур-матур проза әсәрләре дә иҗаг итеп калдырды. Әмма барыбер ул. минемчә, үзе теләгән тыныч иҗади тормышны күрмәде. Хәтердә, бер съездда аңа тагы бик каты эләкте. Бу юлы үз агай-эне тарафыннан төште бу шапалак. Шәйхи абый үзенең съезддагы чыгышында, безнең Язучылар союзы җитәкчелеге сөргеннән әле генә кайткан Хәсән Туфанга тиешле игътибар күрсәтми, дин. бик дөрес сүз әйгте. Бу. күрәсең, ул вакыттагы безнең башлыкларның берсе булган Афзал Шамовка пычак булып кадалды һәм ул үзенең чыгышында үткен тырнакларын күрсәтми калмады. Ул \чен болай итеп алды: «Маннур хәзер Туфанга ярарга тырыша, ә биг теге вакытта Туфанны төрмәгә яптыручыларның берсе \л» диде. Шамов вакыйганы чәчми-түкми болай җиткерде безгә: Туфан кулга алынгач, берничә язучыны «Черек күл»гә (НКВДга) чакыралар Алар арасында Афзал Шамов белән Шәйхи Маннур да була. Сорыйлар Туфан безнең до- шманмыюкмы? Бу сорауга бары Шәйхи Маннур гына уңай җавап бирә. Афзал Шамов бу сүзләрне сөйләгәндә Шәйхи абый президиумда утыра иде. Мин. ихтыярсыздан. аңа игътибар иттем, аның йөзе бурлаттай кып-кызыл янып чыкгы. Хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй, елмаерга да итте ул. башын боргалап алды. Тик аның чиксез хурлануы бөтен зал алдында күренеп гора иде. Икенче көнне ул съездда, кабат чыгыш ясап, әлеге үкенечле вакыйганы болай аңлатты Ана Хәсән Туфанның «Мин япон шпионы, мин фәлән дә мин төгән», дип язган имзалы хатын укытканнар. Маннур: «Мин ышана калдым, ди Ничек ышанмыйсың Туфан, гаебен танып, үзе кул куйган биг Ә без ул чакта Сталинга аллага табынгандай табына идек». Шулай итеп, кемнәр тарафыннандыр ягылган ялага Шәйхи Маннур да кул куя. Шәйхи абыйны тагын үземнең чыгышым уңае белән дә искә төшерәсем килә. Мин. халкыбызның телен, мәдәпиягын оныта башлавына борчылып, моңа каршы ашыгыч чаралар кирәклеге гурында «Ли1газета»га язган, әмма басылмаган мәкаләмне укыдым Зал мине бик озак алкышлады. Тик соңыннан аңладым, бу чыгыш безнең югарыда утырган түрәләрне нык кына өркеткән. Шәйхи абый, шуны истә тотыптыр, миңа бер киңәш бирде: «Син. Расих, өстәмә чыгыш ясап, хәлне бераз төзәтмисеңме соң?» диде. Мин анын киңәшен кемдер тарафыннан тәкъдим ителгән эш дип уйламыйм Шәйхи абыйның. заманында бик нык кыйналуы сәбәпле, курка төшүе нәтиҗәсе булгандыр, дим Мин. әлбәт тә, аның киңәшен тотмадым «Хатам»ны төзәтмәдем. Мин Шәйхи абыйны соңгы гапкыр Бауман урамында очраттым Күрәм. күңеле бик төшенке. Кәеф-хәтерләре турында сорашам. «И. ди ул. күңелсезләнеп, ничек әйбәт булсын инде минем хәлләр. Расих”» Чыннан да. ул бу вакыт төзәлмәслек авыру белән газап чиккән булган икән. Шәйхи Маннур тәмәке тартуга артык хирыс кеше иде. Җыелышлар вакытында да. гиз генә шнек янына бара да. чыгышларны тыңлый-тыңлый. тәмәке тарга башлый Шуның кәсә- фәтеннән авыруга сабышмады микән, дим. чөнки аның үпкәсендә рак булган, диделәр Исмәгыйль Рәмиен. Мин утызынчы елларда автор имзасы I анкәбүт дип куелган көлке хикәяләрне бик яратып укый идем Алар берничә генә, әмма һәрберсе, укыганга күп еллар узуга карамастан, хәтердә саклана Мин у г көннәрдә Ганкөбүтнең гарәпчә «үрмәкүч» икәнлеген дә. Исмәгыйль Рәмиевнен кушаматы икәнлеген дә белми идем Тик. озак, авыр еллар узып, ангорның үзе белән танышкач кына мин боларны оелдем Мина <п ифрат сабыр, кешелекле, гагар матбугаты турында уникаль сүзлек гөтеп калдырган кеше белән шактый аралашырга, аның өендә булырга да туры килде. „ _ Исмәгыйль абый олыгайган иле инде Чәчен китәрткән зур башлы, кара тутлы, биген җыерчык баскан түгәрәк йөзле, калын кара кашлы. төртек мыеклы, калынрак иренле, иелебрәк йөри торган урта буйлы кеше иде ул. Мулланур Вахитов турында материал жыеп йөргән чагым иде. Миңа булачак әдәби каһарманым турында, тәгаен, Исмәгыйль абый яхшы белгәнлеген әйттеләр. Мин. әлбәттә, шундук ана мөрәҗәгать иттем. Ул ярдәмгә һәрчак әзер иде. Хәтта иркенләп сөйләшеп утыру өчен өенә дә чакырды, квартир адресын бирде. Менә мин Исмәгыйль абыйның Ленин районындагы бер бүлмәле квартирында утырам. Исмәгыйль абый мина унсигезенче елның җәендә ничек итеп рәсми эш белән Мәскәүгә баруын, шунда Мөселман комиссариаты кунакханәсендә кунуын, ничек итеп авылларга чыгып, шоколадка бер түтәрәм икмәк алып кайтуын һәм алдануын, чөнки икмәк эченә бәрәңге тутырылганлыгын сөйли. Ул әле һаман юморист, кычкырып көлми, ничектер тартынып кына елмая, бары күзләренең үзенә бер төрле хәйләкәр ялтыравы белән генә шуклыгын сиздерә. Ул революциягә тәмам мөкиббән киткән Мулланур турында тулы, матур итеп сөйли Мулланурның бераз баш булырга яратканлыгын, урысчасы татарчасына караганда камилрәк булуын искәртә. «Шуңа күрә Мулланур күбрәк урысча сөйләшергә ярата, татарчаны сизелерлек акцент белән сөйли иде».— ди. Шул ук вакытта Мулланурның бик татар җанлы, үз халкының патриоты булганлыгын да әйтә Аның тәмәке тартмаганлыгын, эчкечелекне җаны-тәне белән сөймәгәнлеген дә искәртергә онытмый. Ә Галимҗан Ибраһимов исә бераз флирт яраткан, салгалаган да икән. Исмәгыйль абыйның хатыны (исеме хәтердән чыккан) ак йөзле, соры күзле, алгы тешләре авызыннан чыгып торган бер олы яшьтәге апа буларак истә калган. Беренче баруымда ул мине. Исмәгыйль абый кебек үк, җылы каршы алды. Хәтта миңа үзе яхшы белгән язучылар турында да кайбер мәгълүматлар бирде. Тик. ничектер, бу апа күп нәрсәне кара күзлек аша күрәдер кебек тоелды. Мин моны тиз абайладым, икенче килүемдә ул бу үзенчәлеген ачык сиздерде. Үзе дә сизмәстән, миңа кырыс кына: «Нигә килеп йөрисездер шулай?!»—дип куйды. Исмәгыйль абый, хатынына сүз әйтмәсә дә, ниндидер борчулы тәнбиһ белән аңа карап алды. Исмәгыйль абый бер очрашуыбызда инде күп еллардан бирле үзенең татар әдәбияты энциклопедиясе өстендә эшләвен әйтте. Ул аны. төгәлләп. Язучылар союзына тапшырган, әмма түрәләр якты йөз белән каршы . алмаганнар Шул энциклопедиясенең кулъязмасын миңа да биреп торган иде. Минемчә, ул ифрат кирәкле бер хезмәт иде. Мин аннан үземне кызыксындырган кайбер мәкаләләрне күчереп тә алдым. Исмәгыйль Рәмиев борынгы зыялыларның берсе, тирән белемле, сталинчы түрәләр тарафыннан тибәрелгән, авыр тормыш кичергән, үзенең барлык сәләтен иҗатка биреп, аны халкына бүләк итә алмаган бер зат булып күңелемдә саклана. Мин шушы урында үзем белгән аерым танылган шәхесләр турында язуымны туктатам. Билгеле, мин бу эшемне дәвам иттерә дә алыр идем. Мин бит әле бик күп лаеклы кешеләр турында язмадым Якын иптәшләремнең берсе булган шагыйрь Нури Арсланов, үзе урыс, ләкин татар сәнгатенә күп хезмәт иткән атаклы композитор Александр Ключарев, якын, нык аралашкан кешеләремнең берсе — картаюны белми торган шагыйрь Әхмәт абый Исхак, йомшак күңелле драматург Риза абый Ишморат, сугыш елларында партизан отрядында разведка начальнигы булган шагыйрь Зәки Нури, кайчандыр Вахитов исемендәге сабын заводында бергә эшләгән «кара борын»— фабзайчонок шагыйрь Мөхәммәт Садри. әдәбиятыбызны әйбәт белгән атаклы генералыбыз Якуб ага Чанышев, ниһаять. Мулланурның шәхси секретаре булган бик мөлаем Һади ага Маликов... Үземнән яшьрәк тагын бер төркем язучылар... Әйе. тагын бик күпләр турында яза алыр идем. әмма... Әмма... ин хәзер үземне бары тик әдәбиятка багышлап яшим Барлык шатлыгым иҗат итүдә генә. Иҗат кояшында нур- v ланган көннәремне өйдәге мәшәкатьләр, борчулар карал га алмый Хөсәен Ямашев гурындагы романымның беренче китабын төгәлләп киләм. Беренче татар бригадасы турындагы романның да сюжеты түгәрәкләнә бара. Ул шулай башланачак, шулай бетәчәк, дигән ышаныч туды инде. Әмма көтмәгәндә Язучылар союзыннан миңа бер тәкъдим ясалды. Мәскәүдәге Горький исемендәге әдәбият институты тарихи «тсәрләр язучы әдипләр өчен ике айлык курс-семинар уздыра икән, шунда барырга өндиләр Бу миңа Мәскәү архивларында эшләү өчен зур мөмкинлек тудырачак. Мин шатланып ризалык белдердем, һәм менә без Казаннан өч кеше Гариф Ахунов, мәрхүм яшь язучы Мәсгут Шәрифуллин һәм мин Мәскәүдә. һәркемгә тулай торакта аерым бер бүлмә, көнгә дүрт сәгать дәрес, ә көннең калганы синеке архивлар, музейлар безгә даими ачык Ул семинарда Башкортсг аннан Вазих Исхаков. Ингушстаннан Гатаулла Зязиков, таҗиклардан Җәлал Икрами, чуашлардан Николай Илбек һәм Краснов-Аслый. украинлылардан Юренко һәм тагын бик күп төрле милләт язучылары урыслар, белоруслар. Урта Азиялеләр. кавказлы- лар булды. Кыскасы, анда әдәбиятчылар интернационалы иде Аерата нык булып хәтердә калган шәхесләр арасыннан мин. иң беренче чиратта, милләте белән татар булган башкорт язучысы мәрхүм Вазих Исхаковны искә алырга тиеш Безнең анда башланган дуслык Вазих вафат булганга кадәр дәвам итте. Ул ифрат күңелтә ятышлы, чын мәгънәсендә дуслык кадерен белүче егет иде Бик ихтимал, безнең якынаюга Вазихның Троицкида офицер булып хезмәт итүе, туган шәһәремнән кыз сайлавы да сәбәптер. Озак еллар армия сафларында хезмәт итеп, соңгарып кына укыган, аннары Уфа университетының татар бүлегендә укыткан Вазих иркен җанлы, ачык күңелле буйчан бер атлет иде Әйткәнемчә. без аның рак чиреннән вакытсыз үлеп китүенә кадәр хатлар аша да. очрашып та аралаштык. Ул миңа һәр чыккан китабын җанга ятышлы автографлар белән җибәрә килде. Алай т ы на да түгел, һәр бәйрәмемдә, җаен табып, Казанга килми калмый иде. Илле еллыгымда да. алтмыш еллыгымда да минем кадерле кунагым булды Ул. минемчә, артык калку талант түгел иде. әмма бик кирәкле әсәрләр язып, башкорт халкына шактый зур файда китерде, әтрафлы, тырыш ятучы иде мәрхүм Бик җылы истәлекләр калдырып киткән икенче шәрик-курсташ чуаш язучысы Николай Филиппович Илбек булды Ул искиткеч самими, һава лануның ни икәнен дә белми торган әйбәт зат иде Соңыннан, бер Чабаксарга барганда, мина аның өендә дә булырга туры килде Хатыны марҗа, әнисе исә бик ягымлы чуаш карчыгы, яшьтән татар арасында яшәгәнгә күрә, бик оста татарча сөйләшә, кем әйтмешли, безнең телне су кебек эчә. Мин килеп керү белән ул. үзенең караваты куелган кысан чоланыннан чыгып, минем белән сөйләшергә кереште Илбек үз республикасында абруйлы проза осталарыннан санала, халык язучысы исемен алган, аның «Кара икмәк» исемле романы урысчага һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән Без Мәскәүдә укыган көннәрдә Илбек бик шатланып: «Минем роман буенча кинофильм иплиләр. инде хәзер барысы да җанланды», дип сөйли иде Гик ни өчендер. роман экранлашмады. Илбек минем яшьтәш иде. кызганыч, вакытыннан алда үлеп китте. Минем хөрмәтемне казанган өченче ятучы ингуш Баһаветдин Зязи ков булды. Ул солтанат ты. чибәр, чат кавказ кешесе Дус ларча иркен күңеллелек күрсәтә, кешегә хөрмәт белән карын торган ют ары зәвыклы, зыялы затлардан. Ленинград шәһәренә экскурсиягә баргач «Россия» М кунакханәсендә ун көнләп бер бүлмәдә яшәдек. Ул Сталин тарафыннан иленнән сөрелгәч, ингуш халкының нинди газаплар кичереп яшәгәнлеген миңа бик тулы итеп хикәят кылды. Вакыйга болай була: ингуш халкы хыянәтчеләр дип тамгаланганнан соң, ингуш авылларын гаскәр чолгап ала. Җирле халыкка җыенырга бик кыска, санаулы минутлар гына бирелә. Каушап калган халык әпен-төпен, ашык-пошык җыенырга мәҗбүр була. Билгеләнгән вакыт эчендә тормыш кирәк-яракларын күтәрә алганча эләктереп, машиналарга төяләләр һәм сак астында поездларга озаты- лалар. Шулай итеп, ингушларны Урал тавының көнчыгыш ягына алып китәләр. Юлда чирләүләр, үлем-җитем башлана, поезд бик әкрен бара. Сөрелүчеләрнең байтак өлешен Кустанай якларына илтеп ташлыйлар. Халык, каты суыклар башланганчы, торыр урын турында кайгырта, землянкалар казыйлар, әкренләп, тора-бара, агач өйләр дә салалар. Шул рәвешле, куылган халык Казагыстан далаларында туган-үскән җирләрен сагынып яшәргә хөкем ителә. Алдынгы кыю кешеләр анда да тик ятмый, алар тиз арада илгә яңадан кайту өчен көрәш башлый. Яшерен үзәк булдырыла. Ул үзәктә укымышлылар, абруйлы ил картлары, партия хезмәткәрләре була. Мәскәүгә делегация җибәрелә. Ингушлар, бер-берсен алыштырып, Министрлар Советы бусагасын өзлексез таптыйлар. Тик боларга бернинди игътибар күрсәтүче юк. Ниһаять, Сталин үлә, моңарчы яшерен эшләп килгән оешма сөргеннән котылу чараларын тагын да колачлырак башкарырга керешә. Даими делегация кыюрак сөйләшә башлый, ахырда бик озакка сузылган газап чигүләр өмет кузгатырлык нәтиҗә бирә, куылган ингуш халкын үз иленә кайтарырга дигән карар чыга. Баһаветдин, сугышның башыннан ук фронтта булуына карамастан, барыбер якташлары белән бергә сөрелә. Яшерен оешма эшенә актив катнаша. Кайтырга ярый дигән карар чыгу белән үзен Мәскәүгә, кадрлар әзерләү курсына озаталар, тик курс тәмамланганчы ук аңа яңадан Кустанай якларына китәргә туры килә. Хикмәт шунда, илгә кайту рөхсәте халыкка мәгълүм булу белән, ингушлар ябырылып станцияләргә ташлана. Өй-куралар бик арзан бәягә сатыла, ә күбесе бөтенләй бушлай җирле халыкка калдырыла, илгә кайту теләге шул дәрәҗәгә җиткән була ки, халык станцияләрдә, ачык һавада көнетөне поезд көтә башлый. Тик поездлар бик сирәк бирелә. Бөтен станция тирәсе чатырлар, вакытлы корылмалар белән каплана. Инде бераздан халык ачыга да башлый, суыктан чир тарала, бала-чага арасында үлем-җитем очраклары күренә. Бу хәлне төзәтү өчен партия җитәкчелеге курсантларны ярдәмгә чакыра. Салкыннар башлануына карамастан, халык станцияләрдән китми, юкса илгә кайтармыйча калдырырлар дип курка икән. Курсантлар халыкны үгетләп, хәзергә станцияләрдән китеп, торак пунктларында торуны оештырырга тиеш була. Халык яшәү өчен клублар һәм башка дәүләт учреждениеләре бушатылганлыгын әйтәләр. Тик халык киреләнә, безне алдарлар, шулай биредә калдырырлар, дип курка. Баһаветдин: «Мин якташларым янына кайтып төшкәч, хәйран калдым,— дип сөйли.— Чегән таборлары диярсең: чатырлар станция тирәсен баскан. Халык тилмереп поезд көтә. Мин, бу тамашаны күргәч, курка калдым. Шулай да кешеләр белән сөйләшәм. Халыкка хәзергә шәһәрдә торып торырга кушам, үте- нәм: «Күрәсез бит, хәзергә поездлар биреп өлгермиләр, кайберәүләрегез- гә шактый вакыт көтәргә туры киләчәк, ә кышкы суыклар борын төбендә генә»,— дип. Юк, берәү дә станциядән китәргә риза түгел, ышанмыйлар. Юк и баста! Янәсе, без моннан китсәк, хөкүмәт поездын җибәрмәячәк, үлсәк үләбез, мәгәр поезд безне туган илгә алып киткәнгә кадәр шушы урыннан купмыйбыз, имеш. Йөри торгач, мин бик якын бер авылдаш аксакалны очраттым. «Син, баба, миңа ышанасыңмы?»—дидем һәм, антлар эчеп, хәлне аңлатырга керештем, тырыша торгач, тәки бабамны ышандырдым. «Ышансаң, менә шул. мин әйтәм, әйберләреңне машинага салыйк, гаиләңне машинага утыртыйк, шәһәрдә сезне җылы бүлмә көтә. Мин үзем озатам», дим. Карт, ниһаять, ихластан күнде. Без тиз арада төяндек тә китеп тә бардык. Аксакалның абруе халык алдында зур иде Аның риза булып шәһәргә күченү вакыйгасы халыкның кирелеген сындырды Әкренләп, оашта берән-сәрән, аннан күпләп ингушлар машиналарга төялеп шәһәргә кайта башлады. Ләкин мин бер нәрсәне әйтергә тиеш, дип дәвам итә сүзен Баһаветдин, безне, илгә кайткач, җирле властьлар бик каты рәнҗеттеләр. Алар безгә үзебезнең туган-үскән торакларыбызны бирмәделәр, анда, без киткәч, читтән килгән кешеләр урнашкан. Ингушларга урын тау-таш арасындагы иң җайсыз җирләрдән бирелде. Алай гына да түгел, безгә йорт-җир, кура-каралты торгызу өчен ярдәм дә итмәделәр. Янәсе, сезнең тегендә өйләрегез булган бит, сездә яңа өй салырлык акча бардыр, имеш Баһаветдин Зязиковның бу фаҗигале хәлләрне сөйләгәненә инде күп еллар узды, бик ихтимал, кайбер детальләр хәзер онытылгандыр да Әмма хикәятнең асылы нәкъ сөйләгәнчә иде. Укыту программасы үтелеп, курс тәмамланыр алдыннан барыбызны да экскурсиягә революция бишеге Ленинградка алып киттеләр. Без анда ун көн яшәдек. Андагы экскурсияләр, Смольныйда, музейларда, патша сарайларында. Петергоф га һәм башка урыннарда булуымны тәфсилләп язуны кирәксенмим. Бары истә калган кайбер гыйбрәтле очрашулар турында тына язып узам. Мин курста укыганда ук. Ямашевтан тыш. Мулланур Вахитов шәхесе белән дә кызыксына башлаган идем. Мәскәү агайлары белән очрашуда булсын, музей-архивларда булсын, мин Вахитовка кагылышлы материал җыярга керештем. Мулланурның Петербургта укыганлыгын белә идем, форсаттан файдаланып калырга тырыштым Миңа, беренче чиратта, унынчы елларда ук Петербургта яшәгән кешеләр белән очрашырга кирәк иде. Кайдан табып була а.тарны? Өй борынча йөреп эзләмәссең бит' Бәхетсезлеккө, минем биредә әйтерлек танышларым да юк иле. Бераз баш ватканнан соң. Ленинград мәчетенә барып карарга булдым. Мәчетне дә күрү булыр, белмәссең, бәлки миңа кирәкле кешеләр дә очрар, дидем. Карар кылынды, һәм без шулай ук мәчет белән кызыксынучы берничә иптәш белән шунда юнәлдек. Искиткеч гүзәл икән Ленинград мәчете! Аны салырга тотылган акчаның байтак өлешен Бохара әмире бүләк иткән, җитмәгәнен халыктан җыйганнар. Тагын бер кызыклы деталь бер урыс бае, мәчет салынып беткәч, бу бик ерактан күренмәсен әле дин. аның алдына бик биек бер бина да салдырып куйган Мәчетнең беренче имамы заманында атаклы ислам теологы, әнисенең егерме өченче баласы Муса Биги була. Тукай Петербургта чакта нәкъ шуларда кунакта була Муса Бит и дигәннән, мин аның турында, кыскача гына булса да. истәлекләремнең беренче китабында язган идем Муса әниемә җизни туры килә, чөнки ул әниемнең туганнан туган апасы. Закир ишан кызы Әсма апага өйләнгән. Матбугатта таралган уйдырмага каршы килеп, шуны да әйтим: Муса Тукайның бик хөрмәтле кешесе Без мәчеткә барын җиткәндә, халык җомга намазына җыела башлаган чак иде. Башлыча карт-коры, сирәк булса да. яшьләр дә күренә Мин картлар белән сөйләшәм. Бәхеткә, мина кирәкле кешеләр табылды Аларның берсе Миллиәхмәт карт иле. Без аның белән таныштык, мин үземнең максатларымны әйттем, нинди кунакханәдә яшәвебезне аңлаттым. Берничә елдан соң мин ул Миллиәхмәт абзыйның квартирында да булачакмын әле. Ул үзе заманының укымышлы зыялыларыннан икән Аның Муса Җәлилгә багышланган фильмда кат кайтканын та әйтеп үтәргә кирәк Ул анда мулла ролендә, әсирләр алдында Коръән укый Күрәсең, безнең мәчеттә бу туыбыз Ленинград татарлары арасында тиз таралган. Икенче көнне үк безнең кунак өенә бер татар егете килеп җитте. Заманында Казаннан киткән, хәзер Ленинградта яшәүче ул эшченең фамилиясе Хужашев иде Хуҗашевның безне эзлән килүе үзләренә очрашуга чакыру өчен икән. Ленинградтагы татар яшьләре кечкенә генә бер җәмгыять оештырганнар. Татарлар биредә, үзара аралашып яшәмәү аркасында, бер-берсен начар беләләр һәм күп очракта башка милләт вәкилләре белән никахлашырга мәҗбүр булалар икән. Ә инде бу хәл. кагыйдә буларак, телне, милләтне югалтуга китерә. Бу ирекле татар яшьләре җыелышлар һәм кичәләр уздыру өчен бер йортлар идарәсенең кызыл почмак залын арендага алганнар. Җәмгыятьнең башлыгы Хужашев безне шунда чакырды, адресын калдырды. Билгеле, моңарчы ишетелмәгән-белмәгән җәмгыятьне күрү кызык булачак иде һәм без татар, башкорт язучылары Хужашев әйткән көнне шунда ашыктык. Без барып кергәндә илле-алтмыш кеше сыйдырырлык кызыл почмак залы татар яшьләре белән шыгрым тулган иде. Бик чибәр киенгән, матур, яшь кешеләр. Тик тиздән без. үкенечкә, шунысын да аңладык, аларның күпчелеге татар телен оныта башлаган яки бөтенләй оныткан икән. Без. кунаклар буларак, зал түрендәге калку эстрадага менеп, постау җәелгән өстәл янына утырыштык. Хужашев сүз башлады. Бүген аларнын отчет-сайлау җыелышы икән. Быелгы җәйдә алар берничә тапкыр бергәләшеп сахрада пикникта булганнар, төрле форсаттан файдаланып, очрашу мәҗлесләре уздырганнар, хәтта Ленинград паркларының берсендә сабан туе оештырганнар. Аның сөйләвенчә, бу чара узган елда барып чыкмаган, яшьләрне милиция куган, быел исә яшьләр максатларына ирешкәннәр, төрле ярышлар уздырганнар, халык җыелган, бәйрәм бик күңелле үткән. Отчет һәм сорауларга җаваплар бирү узгач, безнең чыгышлар башланды. Ә аннан соң инде яшьләрнең үзешчән концертын карап утырдык. Ленинград яшьләре белән танышу безне бик нык уйландырды. Мин. мәсәлән, алар өчен шатландым да. аларны кызгандым да. Милли сәясәт дигән булабыз. Халык өмет иткәнчә идеме соң ул? Сталинның милли сәясәте, чынлыкта, аз санлы халыкларны бетерү, аларны урыс милләте тарафыннан йо ттыру максатын күздә тотты бит. Миңа Ленинградта элек Шәрыкъ клубы булганлыгы турында сөйләделәр. Шул клубта барлык шәрыкъ халыклары, шул җөмләдән, татарлар үзара аралашкан Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау өчен, үзенә күрә кечкенә генә бер учак булган ул клуб. Ләкин аны утызынчы елларда япканнар. Миңа боларны Миллиәхмәт ага болай бәян кылды: Мин. диде. - бу хәлне дөрес дип тапмыйча, татар халкы өчен берәр яңа мәдәният учагы билгеләгез инде, болай булмый бит дип. шәһәр Советына кердем. Ләкин анда якты чырай күрмәдем. Бер түрә хәтта: «Синең татар спектакле күрәсең киләмени? Алай булса, бар әнә Казанга, шунда тагар спектакле карарсың!» — диде. Әлбәттә, мондый мыскыллауга Миллиәхмәт ага да җавапсыз калмаган. Түрәгә: «Казанның иң мәркәз урамында урыс театры тора, без бит урысларга Ленинградка барып спектакль карарга кушмыйбыз».- дигән. Сүз уңаеннан әйтми калмый булмый, нинди генә якка-төбәккә барып чыкма. Татарстаннан тыш яшәүче татарлар татарча газета-журнал алдыра алмыйбыз, радиода татар тавышы безгә килеп җитми, мәктәпләребез урыслаша дип зарланалар, һәм бу аяныч хәл озын гомерле булып чыкты, һаман дәвам итеп килә Минемчә, бу җирле түрәләр инициативасы белән генә эшләнгән эш түгел (кайберәүләр, шулай дигән булып. Үзәкне акларга тырышалар), өстән әйтелгән фәрман буенча яки мәркәзнең бу хәлгә күз йомып каравы белән үтәлә бу гамәлләр. Тәгаен. Сталин татар халкын җаны-тәне белән сөймәгәндер. Хәер, ул татарның гына түгел, үз грузин халкының да дошманы булган, юкса, үзенең туган теленнән ваз кичеп, урыс телен туган телем дип исәпләмәс иде. Мәскәүдә курста укып йөргән көннәрдә без — автономияле республика вәкилләре «Литературная газета»га хат яздык. Хат язуны оештыручы һәм хат авторы мин идем. Мин аны иптәшләргә укыдым, билгеле, аларның кайбер төзәтмәләрен искә алып, яңадан яздым Аннан иптәшләрдән кул куйдырып, газетка юлладым. Хат урысча язылган, әлбәттә, ә татарча ул болайрак яңгырар иде «Хөрмәтле редакция! Без. бер төркем язучылар, «Литературная газета» аша СССР Министрлар Советы каршындагы Кинематография комитетына мөрәҗәгать итүне үзебезнең гражданлык бурычыбыз дип саныйбыз. Бу эшне безгә РСФСРда урнашкан кинематография торышы мәҗбүр итә ’ Мәгълүм булганча, әдәбият һәм сәнгать безнең чынбарлыкны чагылдырырга тиеш. Без нәфис әдәбият, сынлы сәнгать, музыка әсәрләре белән танышып, республикаларыбызның тулы канлы тормышын күрәбез. һәрхәлдә ул әсәрләр Россиянең күпмилләтле йөзен бик ачык сурәтли. Без илебезнең күпмилләтле булуы белән горурланабыз, андагы халыклар тигез хокук белән файдаланып, дуслык һәм туганлыкта яшиләр, дибез. Бу бөек казаныш Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли сәясәте тантанасы. Бер үк вакытта ул идеология фронтының куәтле бер коралы да. Ленинның карашынча. идеология эшендә милли форманың әһәмияте турында сөйләп торуның кирәге юк. безнеңчә. Бу караш бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Без моны барыбыз да аңлыйбыз. Әмма кино өлкәсендә ниндидер аңлашылмый торган бер хәл яши Үзәк һәм РСФСР киностудияләре чыгарган кинокартиналарны караганнан соң. шундый бер тойгы кала: әйтерсең лә. Россия автономияле республикалар һәм өлкәләр федерациясе түгел, әйтерсең лә, күпчелек милләтләр кино сәнгате кебек мөһим һәм куәтле сәнгатькә мохтаҗлык кичермиләр. Төньяк Кавказ. Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш халыклары экранда үзләренең матур чагылышын табарга хаклы түгелмени? Барлык халыклар коммунизм өчен бер үк дәрәҗәдә көрәшмиләрмени? Бөек Октябрь революциясе Россия халыкларына моңарчы булмаган рухи һәм мәдәни үсеш мөмкинлекләре тудырды. Безнеңчә, хәзер һәркай- да кино сәнгате булдыру өчен кадрлар проблемасын хәл итү үти алмаслык эш түгел. Телсез кино заманнарында азчылык халыклар турында төрле кинокартиналар чыгарылды, һәм. әйтергә кирәк, сугышка кадәр чорда телсез кинофильмнарда ул халыклар тормышы күбрәк чагылыш таба иде. Эш нәрсәдә соң? Безнеңчә, биредә дә Сталин кулымның йогынтысы үзенә тиешсез бер урын алган. Бу азчылык халыклар белән исәпләшмәү. Әмма ул чордан соң байтак вакыт узды, коммунистлар партиясе шәхес культын фаш итте һәм хөкем итте. Хәлбуки, шулай булса да. Россия Федерациясенең киносын күпмилләтле дип атап булмый Юкса, сугыштан соңгы чорда РСФСР халыкларының йөзе нәфис фильмнарда үзенең тиешле урынын тапмый кала алыр идемени’’ Ватан сугышы фронтларында барлык халыкларның уллары яу батырлары булды. Бу хәл кинода үзенең чагылышын бүгенгәчә тиешенчә тапмады. Бөек Җиңүнең егерме елльпын бәйрәм и i кәндә дә Муса Җәлил кебек каһарманнар турында картина юклыгын берничек гә аңлап булмый. Ярый, бүген экранга менәргә лаек шәхесләрне санап тормыйк, алар бик күн. Гаҗәп бер хәл! Экраннарыбызда соры, төссез картиналар тулып яга Бу рөхсәт ителә, халтурага юл ачык, тик РСФСРдагы халыклар турында тулы канлы картиналар булдыру хакында уйлаучы юк Без күтәргән мәсьәлә принципиаль әһәмияткә ия Бу турыда барысы да көн кебек ачык, бернинди аклану һәм демагогик фәлсәфә сату iap була алмын Бүген үк мондый гаделсезлекне төзәтү чараларына керешергә кирәк Безнеңчә, башлангыч эш итеп, өч киностудия оештырырга кирәк Аларның берсе Төньяк Кавказда, икенчесе Идел буенда, өченчесе Ерак Көнчыгышта булырга тиеш. Әлбәттә, алар бүген үк тулы канлы нәфис фильмнар чыгара башлый алмаслар. Шуңа күрә, кадрлар әзерләү чорында бу эшкә үзәк студияләрне һәм РСФСРның өлкә студияләрен тартырга кирәк. Алар планлы рәвештә РСФСРның азчылык халыкларына багышланган фильмнарны даими чыгарып торырга тиешләр. Без бу изге эштә союздаш республика студияләре дә читтә калмас дип өметләнәбез, алар да бу эшкә үзләренең интернациональ бер вазифалары дип карарлар дип уйлыйбыз 10.V.65. Мәскәү. Хатка кул куйдылар: Г Ахунов. Б Зязиков. Муса Гали, Николай Илбек. В. Исхаков, А. Расих». Мәкаләбезне газет басмады. Редакциянең бер хезмәткәре аны өстәнөстән генә карап чыкты да кире кайтарды. Эш нәрсәдә, ни өчен шундый караш? Кемнәргәдер бу аңлашыладыр. тик мин моның серенә төшенә алмадым. Мин Кинематография комитетына киттем. Анда мине Дымшиц фамилияле кеше кабул итте. (Соңыннан ул СССР мәдәният министры да булды.) Ул миңа бик жайлап хәлне аңлатырга кереште. «Нинди яңа студияләр ачу әле! Безнең хәлләр бик начар, булган студияләребез дә планны тутырмыйлар, әле боларына да тиешле шартлар җитми Әгәр без яңа студияләр ачып маташсак, безнең кино промышленностебыз бөтенләй бөлгенлеккә дучар ителәчәк»,— диде. Ул мине бер тар бүлмәгә алып керде, аның һәр стенасында киштәләр һәм һәр киштәдә дыңгычлап тутырылган папкалар иде. — Күрәсезме,—диде Дымшиц,— никадәр сценарий саклана бездә. Тик аларның берсе дә яраклы түгел, начар, безнең таләпләргә җавап бирми. Әйе. ул үзенең мәсьәләгә карашын төрлечә нигезләргә тырышты. Тик барыбер мине ышандыра алмады. Минемчә, аның әйткәннәре бары җигди проблемадан ансат кына котылу өчен бер сылтау иде. Аның өчен милли культура игътибарга лаеклы нәрсә түгел. Мин аның белән бәхәскә кереп тормадым. Икенче көнне мин «Мосфильм» студиясенә киттем Кинофильмнарны үзләре эшләп чыгаручылар белән ачыктан-ачык сөйләшәсем килә иде Бәхеткә, студиягә керү өчен язучыларга членлык билетын күрсәтү җитә икән. Мин искиткеч очсыз-кырыйсыз заллар, бүлмәләр белән тулы студиягә уздым. Анда күзләр ияләшмәслек мәхшәр, ул урта гасыр киемнәрендәге дамалар, кавалерлар дисеңме, мушкетерлар. Гогольләр. Пушкиннар Мин, шул тамашаларны ачык ишекләрдән күреп, кемгә барып мөрәҗәгать итәргә белми байтак йөрдем. Ниһаять, үземә кирәкле кешеләргә тап булдым. Бер төркем режиссер һәм операторлар бер бүлмәдә сөйләшеп утыралар иде. Мин, алар янына кереп, үземнең кем икәнлегемне һәм ни өчен килүемне әйтәм. Алар белән танышам. Күрәм: әйткән- нәремне игътибар белән тыңлыйлар һәм шундук миңа төрле киңәшләр бирергә тотыналар. Аларча. минем борчылуларым бик-бик хуплауга лаек нәрсә, моның өчен иң беренче чирагта. әйбәт сценарий булдырырга кирәк. Ә студия мәсьәләсенә килгәндә, вак милләтләр өчен киноленталар чыгарырга тиешле студия бар инде. Ул — Свердловск студиясе. Әгәр әйбәт сценарий булса, алар рәхәтләнеп эшкә керешәчәкләр. Режиссер да табылыр. Әйе. мин үзем дә беләм. Урта Азия студияләрендә өч-дүрт татар режиссеры эшли. алар, әгәр Казанда студия ачылса, рәхәтләнеп кайтачаклар. Хәтта шундый бер хәбәр дә бар. имеш, бер режиссер, әгәр Казанда студия ачылса, үземнең өч бүлмәле квартирамны ике бүлмәлегә алыштырырга да риза, дигән. Шулай ул, шулай әгәр дә мәгәр Тик югарыда утыручы түрәләргә синең Казан студияң бер тиенгә дә кирәкми... ин әле үзем белгән һәм үзем белән аралашкан язучылар, башка зыялыларның күбесе турында, булдыра алганча һәм белгәнчә, тулы итеп яза алмадым. Аларнын төрлесе булды, булды авыр язмышлар кичереп, соңыннан иҗат ләззәтен татып вафат булганнары: булды, гомер буена тырышып та. максатларына ирешә алмаганнары; булды, гормыш авырлыкларына түзә алмыйча, йомшаклык күрсәтеп, эчкечелеккә бирелеп, рәхәтлек дөньясына керү урынына, авыр көннәргә калып, һәлакәткә очраучылары да Безнең көннәргә мондый хәлләр хас иде. . Эчкечелек. Халкыбызның нинди кадерле, могтәбәр кешеләрен караңгы гүбәнлекләргә төшермәде ул. аларның кешелек сыйфатларын юкка чыгарды Ә инде хәзер кешелек алдында наркомания дәһшәте кылычын күтәргән.. Аракы турында мин шулай уйлыйм: элек, дин тәрбиясе тыеп килү сәбәпле, эчкечелеккә артык бирелмәгән халыклар аңа каршы тора алмыйлар хәзер Никтер эчкечелеккә карата милли яссылыкта фәнни тикшеренүләр алып барылмый. Эчкечелеккә багланышлы рәвештә мин бик күп әдәбият-сәнгать әһелләренең фаҗигале язмышларын сөйли алыр идем Әмма моны кирәк санамыйм Чөнки, ни әйтсәң дә. әдәбияг- сәнгагь мәйданына аяк баскан, исемнәре мәгълүм иҗат әһелләре халыкның үрнәге, хәтта көзгесе дә бит Халкыбыз тик нәрсә чәчсә. Без шуны урдык кына. .— Шәехзадә Бабичның гаять гыйбрәтле юллары болар Мин исемнәрен атап, кешеләрне хурларга җыенмыйм. Аракының ни дәрәҗәлә алдын! ы, җаваплы, әйтер идем, тәрбияле кешеләребезне тәмам агулавын күреп тору җанымны әрнетә. Әйе, шулай фаҗигале тәмамланды бер төркем талант ияләренең язмышы. Берәүләре аракы белән агуланып үлделәр, икенчеләре күп эчү аркасында инсульттан беттеләр, өченчеләре, дүртенчеләре... Аларның күбесенең иң парлак. иҗатлары чәчәк аткан чаклары иде биг Әйе. алар бик вакытсыз һәлак булдылар, һәм нәрсә аркасында? Шул аракы аркасында ... Соңгы сүз инем бу язганнарым кырык еллык тормыш һәм ижат чорымны эченә ала. Анда хезмәттәге шатлыкларым һәм хәсрәтләрем, җиңү һәм җиңелүләрем, шәхси тормышымдагы гаилә куанычлары һәм күңелсезлекләр чагылыш тапкан. Язылганнарны кабат укьп ач. шундый бер фикергә килдем карасана, узган көннәремнең караңгысы аязыннан күбрәк булган икән ләбаса* Ни өчен алай9 Юкса бит мине дус-ишләрем бәхетле дип саныйлар. Әйе. мин алдыма куйган максатыма ирештем. Әмма нинди югалтулар, тетрәнүләр исәбенә? Әгәр аллымда бер-бер артлы киртәләр, чокырлар, кыялар тезелеп тормаса, бар җегәремне сөйгән хезмәтемә генә бирә алсам, мин бәлки таты да файдалырак эшләр башкарып калдырган булыр идем Мин шул турыда озак баш ватам да узган гомеремнең төеннәрен чишә башлыйм Ул төеннәрнең күбесе бездәге социаль һәм милли шартларның чатаклыгы аркасында икән, дигән аяныч нәтиҗәгә киләм Чыннан да. язганнарымны укучыма җиткерә алмый чиккән газапларым алар биг безнең тирә-юнебездәге көндәлек гадәт и хәлдән, кешене кеше дип санамыйча, бары зур. дәһшәтле дәүләт машинасының бер шөребе итеп кенә санаудан, кешегә ышанмаудан. аның һәр гамәленнән чатаклык күрергә тырышудан килә. Әйе. М М шулай шул. Бу авыр юлны бер мин генә кичмәдем, күпчелек кичте. Безнең түземле халык күргән авырлыклар, кимсетелүләр илдә гаделлек булмаганнан иде. Ачлык, ялангачлык, начарга күз йому, ул турыда сүз катмау законнары белән гомер итү. инсафсыз, тәүфыйксыз булсаң бул, тик планны шәп үтәсәң, син беренче кеше. Югарыда утырганнар сүзеннән генә чыкма, ләббәйкә дип тор. шулаймы, дисәләр, шулай, диген, юк бит, дисәләр, юк шул. диген. Сүз дә юк. социализм — ул безнең иң мөкатдәс хыял. Тик аңа ирешмәдек без. Барысы да безнең буынның күз алдында: көчләп колхозларга куып кертүләр; халыкның чебен урынына кырылуына карамастан. гигантлар салып шөһрәт казанулар; һичбер гаепсез кешеләрне сыйнфый дошман ярлыгы тагып, сөргеннәргә, төрмәләргә озатулар; халыкның каймагы булган иң талантлы, иң белемле затларны төрмәләрдә, лагерьларда черетүләр; без дошманны өендә тукмарбыз дип. бездән көчле ил юк. дип шапырынып та. бернинди әзерлексез рәвештә сугышка кереп, адәм мәсхәрәсенә калулар; инде егерме миллион җан исәбенә ирешелгән җиңүдән соң. кешечә яшәргә өметләнгән халыкны тагын җәберләү, тагын төрмә, репрессия белән куркытып, авызын томалап яшәтү... Без барысын, барысын да баштан кичердек. Авыр булды безнең тормыш. Әмма халык югарыда утыручы ил хуҗаларына ышанды, бу эштә аларны гаепле санамады: яңа җәмгыять төзү шулай буладыр инде дип. якты, искиткеч, моңарчы әле кешелек хыялында гына йөргән бәхетле илне, бәхетле тормышны күрәбез дип өметләнеп яшәде. Әмма ул өметләр өмет көенчә кала бирде, кеше һаман изелде, интеллигенция бетте, халыкның күпчелек өлеше эчкечелеккә бирелде, берише, намус-инсаф дигән нәрсәне югалтып, кешелек сыйфатларыннан мәхрүм калды. Мин уйланам, уйланам да әллә нинди нәтиҗәләр чыгарам. Кем белсен, бәлки безнең юл баштан ук дөрес булмагандыр, дим. Алай дисәң, узган көннәребезнең дә якты, мөлаем якларын күрмәдекмени без? Тагын мондый уйлар башка килә. Әллә безнең халык социализм кебек гигант эшкә лаек булмаганмы? Бәлки, монда төп гаеп яңа җәмгыятьне коруны чыбыркы ярдәмендә башкарудыр? Белмим, белмим! Әйе. мин бу китабымда тыныч еллар күләгәсендә узган тормышым турында яздым. Монда, әлбәттә, минем шәхесемә хас булган яклар нык кына чагылырга тиеш булды. Кыскасы, миңа төшкән тукмак күпчелек хезмәт халкына төшкән тукмактан авыррак һәм авыртыбрак төште шикелле. Социаль чыгышым аркасында миңа илдәге сыйнфый көрәш, аның рәхимсез тегермән ташлары арасында нык кына сытылырга туры килде. Бу ташларның авырлыгын мин гомерем буе иңемдә тоеп яшәдем. Социализм алга киткән саен бу таш җиңеләймәде, чөнки юлбашчы мондый очракта сыйнфый дошман отыры усаллана гына бара, дигән ахмак теорияләр уйлап чыгарды. Ләкин шулай да. укучым, монда язылган тормыш бары Атилла Расихның үзенә генә хас тормыш, дип уйлый күрмәче! Әгәр мин тирә-ягыма карасам, нәкъ үзем кичергән, хәтта аннан да начаррагын башыннан уздырган кешеләрне күрәм. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә сизмәстән, бу әсәрдә үз тормышым аша ил кичерешен чагылдырганмын, ахры. Инде шушы урында күңелсез вакыйгалар белән тулы әсәремә нокта куярга кирәктер. Чөнки минем инде алдагы күп калмаган көннәремне күтәренке хисләр, якты, көләч буяулар белән тасвирлап узасым килә. Бу өмет акланырмы, юкмы — киләчәк күрсәтер, мәгәр мин аның аклануын бик-бик телим. 22 март. 1989 е