СӨЙЛӘ ЕРАК ТАҢНЫҢ НУРЛАРЫН!..
Күзлут Син гаңдагы күзлут чәчәгем Таж-керфегең истә ич әле! Мең чәчәген күрен елларның. Күзлут күзләреңә карадым һәм галәмнең тойдым күчкәнен Син таңдагы күзлут чәчәгем! Таж-керфегең истә ич әле Бүгенгенме, әллә кичәгең Сулыш булып жанда кабына"’ Ярсу таңнар аткан чагында Кил әле. кайт! Еллар кич әле! Таж-керфегең истә ич әле Мең чәчәген күреп елларның. Күрдем мәхәббәт кә соңардым Ашыктымы шулай бу гомер'.’ Күрәсең, бу серле билгедер Болыннарда ялгыз елармын Мең чәчәген күреп елларның 1 Зөлфәт Икс урман арасы Казан. 1994 Күзлут күзләреңә карадым — Ак болыттай жаным таралды һәм сарылды барып офыкка! Җан түрендә генә — ышыкта Сүнә белмәс бер ут яралды... һәм галәмнең тойдым күчкәнен! Йолдызны гөл итеп иснәдем Таң чыклары янып тамганда, Төн җилләре арып-талганда Күрдем йолдыз очып төшкәнен һәм Галәмнең тойдым күчкәнен... Син—таңдагы күзлут чәчәгем! Синсез күпме еллар кичкәнмен... Адаштырган дөнья юллары! Сөйлә ерак таңнан нурларын, Анда нинди җилләр искәнен Син—таңдагы күзлут чәчәгем! Сөйлә идең кыйсса яшь буынга Аларга көн мәңге тоелганда: — Булды бу хәл аның керфегеннән Җемҗем килеп йолдыз коелганда.. Җем-җем килеп йолдыз коелганда Керфегеңнән Җанга тылсым үткән... Тулган күккә китәр торна өне. Ходай безгә биргән тын киңлекләр! Үләннәрдән саркып йөзгән томан. Өй кыегын сарган пәрәвезләр. Безнең дәртле, тынга белмәс яздан Яралдылар мең сагышлы көзләр. Өермәләп сагыш узган икән Без гөлләрдәй нурга коенганда... Син карама миңа... Керфегемнән Йолдыз түгел — яшьләр коелганда!.. Ятим сандугач Йөрәгемне кайнар оя итте Сандугачым— Тома ятимем... Нинди каргыш кара итте икән Җиргә Ходай биргән ул көнне? Моңдускаем! Синдәй бер сандугач Йөрәгемә корды оясын — Елыйсы да, җырлыйсы да килә, Килә сайрап чыклар коясы! Салкын кергән Ятим сандугачны» Оясына моңлы йортына. Җырлыйм әле, диеп, изү чишәм Күкрәгемдә килеш җыр тына. Гел таманга килер. Галәм үзе Былбыл тын алганны сизгәндә Җырласаң да. үксеп еласаң да Моң дигән бу кичке үзәндә Йолдыз тулы төннәр Йолдыз нуры тамсын җаныңа! Җанның гөлдәй тибрәр чагында Яраларга тозлар сибелер Без хак икәнлекне кем белер Упкын безне көткән чагында1 ’ Йолдыз нуры тамсын җанына Җанның гөлдәй тибрәр чагында Дөньяның бер нәфис багында Сафмы минем хыял, и җаным9 Йолдыз тулы төнен дөньяның. Күреп Ходай үзе табына Җанның гөлдәй тибрәр чагында Яраларга тозлар сибелер Шуңа бирелгән бит бу гомер. Сөя бел син. Адәм баласы! Яшәү белән үлем арасы Җан өчен соң чик түгелдер! Яраларга тозлар сибелер Без хак икәнлекне кем белер? Яшел җилле каен иелер Бездән калыр-калмас эзләргә. Җан йолдыз күк әзер йөзәргә - «Йылт!» итәр дә сүнәр бу гомер. Без хак икәнлекне кем белер? Упкын безне көткән чагында Нур күпере балкып кабына. Узыгыз, уз. дигән шикелле Бу кичкесез шомлы үткелне. Очкын атып өмет кабына Упкын безне көткән чагында Йолдыз нуры тамсын жаныңа! Керфегеңә җилләр кагыла, һәр бөртеге саен — якты таң... Сөю өстен икән Вакыттан Куеныма сеңгән чагыңда... Йолдыз нуры тамсын жаныңа! Чылтыр-чылтыр күңелем... Җаным арганда, талганда күңел «Абыкай!»— диеп эндәште сеңел— Куе болытлар китте таралып... Дөньядагы бу шомлы каралык Гомерлек түгел, мәңгелек түгел, Җаным арса да, талса да күңел. «Абыкай!»—диеп эндәште сеңел... Ыкның агымы — җиңелдән җиңел! Әйтә сыман Ык: «Агам да агам Гомернең теге ягына табан...» Күңел Ыгыма ташы син, күңел — «Абыкай!»—диеп эндәште сеңел. Куе болытлар китте таралып, Килә иде бит җанда яралып, Ярмакчы булып минем йөрәкне. Атка тагыпмы язмыш сөйрәтте. Сөйрәлдем кара комга уралып... Якты болытлар китте каралып. Гомерлек түгел, мәңгелек түгел Замана, синең шыр шәрә күгең! Йолдызга күңел һаман ашкынган — Саф чишмә чыга ташлар астыннан... Чалтыра, күңел! Ташы да түгел! Каралык җирдә мәңгелек түгел. Җаным арганда, талганда күңел Ярсулы Ыкта дулкыннар җиңел Сәлам әйт, дулкын, мәңгелек юлга! Тезләник әле Галәм алдында, Дөньяда яшәп туярлык түгел — «Абыкай!»—диеп эндәште сеңел.. Сөяр өчен И сөеклем!.. Ни дип кенә әйтим Без юлыккан шушы елларда? — Синең алда бары чәчәк кенә Балкысын ла минем кулларда! Көяр өчен түгел, сөяр өчен Яратылган ике кеше без. . Яман йокыларда Кешелекне» Оча торган якты төше без Мәхәббәттән мен давыллар тына. Мең диңгезләр шашып болгана Юкса. Нигә генә кирәге бар Кеше дигән затның дөньяда'’ ...Яуга түгел, кавышуга илткән Ат җилдерсен төнге юлларда! Кылыч балкып түгел Мәгъшукага Чәчәк аңкып торсын кулларда Ә Кешелек юкка чыга икән. Бу Җиһанның калсын исенә Явызлыктан никтер китте алар. Юкса. Килде алар Сөяр өченгә Соңгы л оман Бу тетрәнү инде китмәстер җаннан Афәтле хистән тетрәнә дөньям Каплый гомерне дәһшәтле томан. Йолдызлар күктә каралып тынган Мәңгегә бүтән кабынмас сыман Авыр, буш томан кайларга ага? Китмәскә килгән кебек дөньяга Уйлар гулгана. күңел шомлана. Кара болыттан авыр шом тама Җан сорап гоман кайларга ага? И томан, бездә булды ни үчең? Яндык дөньялар җылынсын өчен. Сөюдән булды бар яшәр көчем Ярым иде ул иң газиз кешем Төннәрдә күргән иң 1азиз төшем. ...Бу томан сиңа барып сарылды Эзләгән икән синең җаныңны Уятып синең бар моңнарыңны Гүяки яшен болытларыңны. Җанымны телеп яшен ярылды Караш ы җил Кайдан бу салкын җил күңелдәме ’ Җан җилкәнен каны п күтәрә! Эзләп килгән мине караңгы җил. Кап-кара жил Кара күкләрдән... Китерә дә бәрә бозлы җилләр Борынгыдан үчле шикелле, Яктыдан да якты язмышлар Шул караңгы жилдә сүтелде. Авыр уйлар уйлар кешеме мин? Тик Кара җил төшә күкләрдән... Ул — өстери мине! Серле сулыш — Явыз сулыш өрә Җилкәнгә... Җандагы ут Җилләр искән килеш Балкып китә алмый тилмерә — Чөнки Явыз җилләр куенында Калды бугай безнең гомерләр... Харрас Әюпнең туган көненә Тулган Ай! Инде кая барасың? Үлчисең Түреш — Сәет арасын... Дөньяда ниләр генә булса да. Яшь кызлар чыгып баскан бусага Якынайта бит еллар арасын.. Тулган Ай! Инде кая барасың? Үлчисең Түреш —Сәет арасын. Сагышлы җаннан каннар тамасын. Сөйлә, Тулган Ай, Харрасны күреп, Зөлфәтме, кем атта җилдереп Алдан киләсен. артта каласың... Үлчә, Ай, Түреш—Сәет арасын! ...Дөньяда ниләр генә булса да. Меңләгән буын җиргә туса да Шагыйрь шагыйрьне гел кунак итәр.. Гомер кыска ул — үтәр дә китәр... Дөньяда шагыйрь яңа юл саба — Дөньяда ниләр генә булса да! Яшь кызлар чыгып баскан бусага Шикелле гүзәл көннәр булса ла! И Харрас туган, кабынды дәвер. Миндәме сере? Бәлки, синдәдер9 — Күңелләр кая карап юл сала? - Яшь кызлар чыгып баскан бусага! Якынайта бит еллар арасын Бер сукмак Түреш — Сәет арасы! Урманнар шавы ияреп барыр — Мадагаскарда ул сине таныр' Ата-бабанын изге йоласы Якынай!а бит еллар арасын' Тулган Ай, инде кая барасың? Син күкнең гүя мәңге ярасы Хәер, сагыну төзәлә мени'.’ Өзмәче, өзмә, үзәкләремне. Йөрәгемне бит, Илем, ярасың! ...Тулган Ай. инде кая барасың? Яшь кызлар чыгып баскан бусага Сыман яшьлектән килеп моң сава.. Уятып таңы тарта колактан Харрас туганым, без бит шул яктан! Мөслим ягы ул еллар узса да Яшь кызлар һаман чыгар бусага! 1996. ноябрь. Кече Ватаным Ыклы Мөслим, таңда чыклы Мөслим! Тере утлы ныклы Ватаным! Кайсы якка гына юл тотсам да. Мин бит һаман сиңа атладым. Туфрак тарта, диләр... Шулайдыр шул. Үземнән дә моны мин белом Күкрәгемә йөрәк булып кергән Кайнар чабышкы син. ил генәм! Ык агымы әле исән чакта Каян табыйм икән 1ынгылык? Күкрә!емдә йөрәк түгел лә бит' Сайрап тора Мөслим былбылы! Ташламасын сине берүк Ходай: Җир сораса яңгыр сибелсен. Җир сораса Кояш балкып торсын Бәхеткә син лаек бит. Мөслим