Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Әдәбиятыбызның проза жанрындагы бүгенге хәлләр күпләрне борчый Уңышларыбыз да, борчуларыбыз да җитәрлек Шуны искә алып, редакция байтак кына әдипләргә түбәндәге сораулар язылган анкета тараткан иде: 1. Бүгенге прозаның кайсы яклары Сезне сөендерә? Соңгы елларда басылган кайсы проза әсәрләрен яра ■ ып укылыгыз? Нинди яна ангорларга аеруча зур омет баглыйсыз? 2. Бүгенге прозаның нинди җнгешсезлекләрен күрәсез? Аларның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 3. Прозабызны үстерү очен хәзер нәрсәләр зшләргә кирәк дип саныйсыз? Бу саннан башлап редакциягә алынган җавапларны урнаштыра башлыйбыз. Әдипләрне, галимнәрне һәм укучыларны шушы сөйләшүдә катнашырга чакырабыз Гариф АХУНОВ: 1. Бүгенге прозаның мәгълүматка бай булуы, күрсәтеп бирү осталыгы, психологик тирәнлеге мине сөендерә Соңгы елларда чыккан әсәрләрдән иң яратып укыганым Фоат Садриевнын «Тан жиле». Аяз Гыйләжевнен «Йәгез. бер дога», Тәбриз Мөбарәковнын «Хәтер аланы» романнары булды Материалны заманча күтәрү ягыннан Тәлгат Галиуллнннын «Тәүбә»сс яхшы, телендә фәннилек булу, кирәкмәгән эпитетлар куллануы гына бераз эчне пошыра Ваган сугышы солдатларын Хисам Камал яңача язды, объектив хакыйкатьне яклап язды. Яшь авторлардан Вахит Имамовка, Мансур Шаһимәрдәновка. Марат Закирга мин зур омег баглыйм Ходай биргән галантлары да. татар теленең нечкәлекләрен белүләре дә. әдәбиятка булган җитди карашлары ла мине куандыра Вахит Имамов әдәбият та нык урнашты инде М Шәпимәрдәнов белән М Закир беренче повестьлары белән татар әдәбияты мәйданына нык басып килеп керделәр. Гел үзенчә яза белү, прозадагы шигърилеге ягыннан Әхсән Баянны аерым итеп күрсәтәсем килә Анын сонгы елларда гына дөнья күргән «Сайланмаларныннан тәнкыйтьчеләр күп нәрсәне сюжет кору осталыгын, мәгънә байлыгын. кинаяләрне, бер җөмләгә. Фадеев әйткәнчә, күп нәрсә сыйдыра белүен яшь прозаикларга үрнәк итеп күрсәтергә гиешләр иде Әмма тагар әдәбиятында тәнкыйть жанры сүнде, затлы галим Фоат Галнмуллиннан башка бүгенге әдәбиятны укучы, аның үсешенә сөенүче галимнәр юк дәрәҗәсендә Барлык тәнкыйть челәргә үрнәк итеп без Мансур Вәлине генә атый алабыз «Әдәбият хәлләре»н ул туктаусыз күзәтә. Кайбер очракларда аның язганнары объективлыкка бит үк туры килеп бетмәсә дә, бәхәс кузгату ягыннан, ул мине канәгатьләндерә Ерак Киров өлкәсендә яшәүче Рафаэль Снбат акыллы мәкаләләре, дөньяны тел үзенчә күр.» белүе ятыннан игътибарны нык җәлеп игә Ул авторның аналитик акылы мина кадерле Прозада да. тәнкыйть жанрында да ул бердәй галантлы яза 2. «Бүгенге прозаның нинди житешсезлекләрен күрәсез’» дигән сорау шактый четерекле Безнең кайбер галимнәр, «халык язучысы» исемен алган мәшһүр прозаикларыбыз да татар әдәбиятын, шул исәптән прозасын да, революциядән соң бөтенләй юкка чыгарырга азапландылар. Мин мондый бәя белән ка-те- гори-чески килешмим! Бу—милләтне дә, бигрәк тә аның интеллигенциясен юкка чыгару булыр иде. Кая куябыз без Мәхмүт Галәүне, Әмирхан Еникине. Нәкый Исәнбәтне. Хәсән Сарьянны, Габделхәй Сабитовны? Мин инде татар әдәбиятының корифейлары булган Галимҗан Ибраһимовлар, Шәриф Камаллар турында әйтеп тә тормыйм. «Казан утлары» совет чоры классикларының дөнья күләмендә яңгырардай хикәяләрен кабат бастыра башлады. Шул нисбәттән, Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы» —дөнья базарына чыгарлык көчле хикәя. Әмирхан Еникидән дә, Фатих Хөснидән дә. Ибраһим Газидан да, Афзал Шамовтан да табарга була андый хикәяләрне, сугыштан соң әдәбият мәйданына килгән, башта яшь язучы, аннары урта буын, хәзер инде өлкәннәр исәбендә йөри торган дистәдән артык прозаикны кая куябыз? Рафаил Төхфәтуллин үзе генә дә ни тора! Торгынлык елларында аның хикәяләрен Европаның «Азатлык» радиостанциясы бирмәдемени?! Ул бит мәшһүр Чыңгыз Айтматов белән янәшә торырлык язучы. Менә кемгә бирергә кирәк иде Тукай бүләген һәм халык язучысы исемен! Үкенүләр күп шул дөньяда. Марсель Галиев тә күптән ул бүләккә лаек. Андыйлар әле бер Марсель гына да түгел. Бүгенге прозаның кимчелекләрен аңларга телибез икән, аны аермачык итеп әйтергә кирәк: заман колачы югалды, хезмәт кешесе прозада югалды, күрәкарау тәнкыйтьчеләр заман героен, хезмәт кешесе образын пычратып бетерделәр, аның яманатын саттылар, ә бит хезмәт кешесе — илнең тоткасы ул. Ярамый бит инде, җәмәгать, ашаган табагыңа төкерергә! Бөек остазыбыз Алексей Максимович Горький әдәбиятта хезмәтне алгы планга чыгарып куйды. Бүген, хезмәткә яхшы мөнәсәбәт булмау аркасында, яртышар ел буе хезмәт кешесенә хезмәт хакы түләнми Бу—Россиянең хурлыгы. 3. Прозаны үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Бу сорауга җавап бер генә була ала: проза әсәре өчен тиешле бәясен түләргә кирәк! Хөрмәтле президентыбыз да. Министрлар кабинеты да моны, ниһаять, аңларга тиешләр. Бер роман язу өчен (җитди, зур. тирән эчтәлекле әсәр турында сүз бара!) язучы биш ел утыра. Аның гаиләсе бар. балалары бар. Аларны биш ел буе туйдырып торырга кирәк. «Соң. язучы эшкә кереп эшләсен»,—дип миңа каршы чыгачаклар, мин моны беләм. Ул чакта тарихка калырдай роман язылмый шул инде Роман татар әдәбиятында, кайберәүләр юкка чыгаруга карамастан, яши бирә. Әмма роман автордан бөтен барлыгын суырып ала. Миңа, мәсәлән, «Идел кызы»н язар өчен утыз ел буена материал тупларга, татар язмышын өйрәнергә кирәк булды. Шуннан язучы хезмәтенең нинди авыр икәне аңлашылса кирәк. Акча каян табарга? Юк бит ул, диерләр. Ә башкортлар каян таба? Алар да бит безнең кебек шартларда яши Алар язучыга безнең Татарстандагыга караганда. берничә мәртәбә артык түлиләр. Әдәбият һәм сәнгатьнең милләтебезнең аристократик рухы икәнен аңлаган сурәттә генә бу авыр проблеманы чишеп була. Моңа башка чара юк. Язучы хезмәтенә тулысыңча түләнергә тиеш. Барлас КАМАЛ: 1. Бүгенге татар прозасының күңелгә сөенеч биргән ягы — әсәрләрнең кыюрак язылуы. Як-ягына каранып, өстән ни әйтерләр икән дигән шүрләү бетеп бара. Бу хәл дөресен язарга җай бирә, тормыш каршылыкларын тулырак, тирәнрәк күрсәтергә юл ача. Компартия идеологлары баш түбәсен төеп торганда, байтагыбыз. Галиябану җырлаганча: Көн дә саен чыга алмыйм. Әнкәемнән сүзләр бар.— дигәнрәк хәлдә идек. «Әнкәй» ягъни партиянең идеология хезмәте әһелләре пешкән чыбыкны кулларыннан төшермәделәр. Хәзер изүләр чишүле, иңнән албасты төште. Шулай да. шәхсән, мин үзем бу фани дөньядан, коллык психологиясеннән арынып бетә алмыйча китәрмендер дип уйлыйм. Ул әшәке тойгыны һәр тумыш көнне тамчы-тамчы кысып чыгара торам югыйсә. Тиз генә бетәрлек түгел бугай. Шулай булмый ни! Ана карынында чагында ук коллык гадәтләре сеңгән бит безнең рухыбызга. Гажәп тоелмасын, сонгы араларда Гомәр ага Бәшировнын «Туган ягым яшел бишек» повестен һәм Әмирхан абый Еникинең «Юлчы» тупланмасын инде ничәнче катка сусынымны баса-баса укыдым. Күңелемдә сабан туй гөрләде, билләһи' Жаным бәйрәм итте. Олы осталар сыен янә татыдым ич' Соңгы елларда басылып чыккан әсәрләрдән канәгатьләнү биргәне Рәфкать Кәраминең «Каргышлы этаплар» романы Анын хакында фикеремне матбугатта да әйттем Яна авторларга өмет баглауга кагылышлы сорауга җавап (өсендә Мансур Шаһимәрдәнов исемен атыйсым килә Миңа мондый ышанычны бу авторның «Кеше күңеле -карурман» дигән әсәре бирде. Халык яратып укый торган әсәрләр язачак ул. Тормышны белә, әзерлеге бар. кыюлык сорап күршегә керүчеләрдән түгел. Култык таякларсыз жирдә нык басып тора 2. Бүгенге прозабызның житешсезлекләреннән берсе — әле дә булса географиясенең тарлыгы. Анын сәбәбе бер генә еракларга йөрергә тагар язучысының кесәсе буш Анда җилләр уйный 3. Прозабызны үстерү юлы күренеп тора, әсәрләребезне табадан төшүгә үк бастырып чыгару өчен мөмкинлек кирәк Язучыларның күпчелеге, шул җөмләдән яшьләр дә. урау юлларны, хәйләле тыкрыкларны белмиләр Яисә артыгын базуланырга намуслары кушмый. Шунлыктан кулъязмаларын кочакларында җылытып утырырга мәҗбүрләр. Фәнис ЯРУЛЛИН: 1. Бүгенге прозаның кайсы ягы соендерә. дигән сорауга җавап бирер өчен сонгы вакытта укылган шактый әсәрләрне күнелдән уздырдым Р Мөхәммәди- евнын «Утлы таба өстендә». Т Галнуллиннын «Тәүбә». Фәрит Яхиннын «Ахыр- заман пәйгамбәре» романнары. Г Гомәрнен «Мөһер». Р Фәизовнын «Үткән гомер янган күмер» повест ьлары. М Галисвнын «Догалы еллар» дип исемләнгән эссесе һәм башкалар, һәм башкалар Бу әсәрләрне күңел күзеннән үткәргәч, шундыйрак нәтиҗәгә киләсең безнең прозабыз, шөкер, эзләнү юлында икән Мина, мәсәлән. Р Мөхәммәдисвнын «Утлы таба . »сы үзенең кайнарлыгы, кыюлыгы белән ошады. Илдә барган катаклизмнарны телевизор аша күрү, радиодан тыңлау бер нәрсә, ә шунда үзе катнашкан, вакыйгаларның шаһите булган кешенең кемнең кем булуына карама стан үз исеме белән атап, халыклар язмышы белән уйнаучы түрәләрнең чын йөзләрен ачып бирүе бөтенләй башка нәрсә. Ак йортка туптан атуларын бөтенебез телевизорлардан карап торсак та. бу Ак йорт эчендә ниләр барган лыгын һәм бу канлы спектакльдә кемнәрнең гөп роль уйнавын без бик томанлы гына белә идек Р Мөхәммәднев бу әсәре белән күпләрнең күзен ачты дияргә мөмкин Безнең бүгенге прозабызда сөенечле як әнә шул илдә барган катлаулы вакыйгаларга әдипләребезнен үз мөнәсәбәтен белдерүе Тора-бара кайнарлык сүрелә, түрәләр тышкы кабыкларын алыштыра башлый һәм аларга объектив бәя бирү авырлаша Вакытында әйтелгән сүзнең кыйммәте тиунда ул укучыда фикер формалашуга ярдәм итә 2. Бүгенге прозадагы җитешсезлекләр турында уйланганда ин беренче күзгә ташланган нәрсә озынлык дияр идем мин. Чынлап та. бик озын итеп язабыз икән без. Озын тык дигәндә мин әсәрнең күләмен генә күз алдында тотмыйм Ун битлек хнк<>я дә бик озын, йөз битлек повесть га бик кыска булырга мөмкин Ничекме’ Мин. мәсәлән, «корнебодай укыйм Әгәр автор бер вакыйгадан икенче вакыйгага күчә алмыйча бер урында «буксовать» итеп тора башлый икән, ул урыннарын төшереп калдырам Төшереп калдырып та син берни югалтмыйсын икән, димәк, ул артык Бернинди натрузкасыз җөмләләр, бер үк вакыйганы төрле ракурста сурәтләүләр, үзеңнең күпбеллеклслегснне күрсәтергә гырышу һм гагын әллә нинди «шаккат ризм»нар исәбенә күп кенә әсәрләр кабара Күп сүзлелек югарыда атап киткән авторларның һәммәсендә дә бар Бу безнең чиребездер, күрәсең Әсәрләрне ку ык г ай кабартырга тырышуның сәбәбе, минемчә, күләмгә карап түләүдәдер. Түләү генә дә түгел. күләме зур .корне повесть яки роман дип атыйбыз Ә роман яздынмы сине тәнкыйтьчеләр дә күрә, укучы алдында да алтын йомырка салган тавык кеби йөри аласын Ә бит кайбер романнар мәкаләләр җые гмасын хәтерләтә. Хәзерге чорда җинаятьчелек үсте I азета тар га кон саен теге яки бу үтереш турында язып торалар. Тормыштан материал эзләп йөрисе юк Тот та шуларны укмаштыр! Материалның яңалыгы буенча Ф. Яхиннын «Ахырзаман пәйгамбәре»н атар идем. Безнең татар әдәбиятында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышын болай киң яктырткан әсәр юк иде бугай әле. Хәер, совет чорында бу мөмкин дә түгел иде. Ф Яхин бу темага тотынып бик саваплы эш эшләгән. Пәйгамбәребезнең һәр адымын үзе күргән кебек итеп язган. Тик вакыйгаларны артык конкретлаштыру авторга күпмедер зыян да китергән. Пәйгамбәрне ул артык җиргә «төшергән». Мөселман дөньясы өчен Мөхәммәт пәйгамбәр — бик бөек зат. Шуңа күрә мондый әсәрне язганда материалны белү генә җитми, ә стильне дөрес сайлау да зур роль уйный. Монда югарырак стиль сайлау кирәк булгандыр, күрәсең, Мөхәммәт пәйгамбәр —Аллаһы Тәгаләнең илчесе, Коръән тикле Коръән аңа иңдерелгән. Менә шушы бөек затның бөеклеген. Коръән аша безнең халкыбыз күңеленә сеңгән яшәү мәгънәсенең чыганагын күрәсем килгән иде минем. 3. Прозабызны үстерү өчен ниләр эшләргә кирәк? дигән сорауга һәр автор үзенчә җавап эзлидер, минемчә. Хәзер безнең телләрне чиштеләр, шунардан файдаланып калырга, фикерләрне кыюрак әйтергә кирәктер. Юкса авызларны кире ябарга да мөмкиннәр. 1905 иче елгы революция Тукайларны. Исхакыйларны калкытып чыгарган кебек, безнең чорның буталышлары да диңгез төбендә яткан энҗеләрне ярга чыгарыр. Тик кызганыч, прозага килүче яшьләр күренми. Әхәт САФИУЛЛИН: 1. «Казан утлары» журналының бүгенге прозабыз турында сөйләшү башлап җибәрүе әһәмиятле күренеш Мондый сүзне язучыларыбызның табадан гына төшкән әсәрләрен иң беренче булып укучыга җиткерә барган шушы журналның башлавы аңлашыла да. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, хәзерге акчасызлык, дөньябызның асты-өскә килгән бу кыргый заманда ул әсәрләрнең күбесе китап булып чыга да алмый кала бит Шуңа күрә «Казан утларымның яна әсәрләрне укучыга җиткерү буенча башкарган киң колачлы эше гаять зур әһәмияткә ия. Эш, чыннан да, киң колач белән алып барыла дияргә кирәк. Менә мисаллар. 1994 елда анда—4 роман. 6 повесть, 1995 елда — 2 роман. 9 повесть, ә 1996 елның ун аенда 4 роман. 4 повесть басылган Шуларга Фәрит Яхиннын роман- повестьларга тиң кыйссаларын. Шәүкәт Галиевның «хистәлек»ләрен. Тәүфикъ Әйдинең сәяхәтнамәләрен дә өстәсәң, журнал эшенең саллылыгы тагын да ачык күренер. Бүгенге прозаның нәрсәсе шатландыра-сөендерә. дигән сорауга җавап биргәнче, иң элек шушы болгавыр заманда да кулыннан каләмен төшермәгән иҗат әһелләренә рәхмәт сүзе әйтәсе килә. Чыннан да. авыр бит замана, бик тә авыр. Система-кыйблабыз үзгәрүе генә дә ни тора! Дөресен генә әйткәндә, хәзергә «демократия», «ирек» дигән нәрсәләребез дә кешечә булып чыкмады. Элеккегә караганда бөтенләй капма-каршы якка, яп>ни 180 градуска алышыңа икән, бу нәрсәнедер механик рәвештә генә икенчегә борып кую түгел, бу— кешенең йөрәге аша үткән һәм һәрберебезнең элеккеге рухи кыйбласын жимереп-изеп үткән үзгәрешләр. Без китаплардан гына белгән эшсезлек, акчасызлык, хәерчелек безнең капкабызны да какты. Тора-бара кая барып чыгарбыз, тик әлегә чынбарлык менә шулай. Язучыларның да хәзерге тормышы гади халыкныкыннан бер җире белән дә аерылмый, алар да — җәмгыятебез яклавына иң мохтаҗ кешеләр. Хәзер аларның күбесе, иҗат өстәле янында утырасы урынга, казна эшендә эшләргә мәҗбүр: яшәргә, тамак туйдырырга кирәк. Илдәге үзгәрешләрне психологик яктан кабул итү дә җиңел булмады. Баштарак язучылар арасында каушап калу шикелле нәрсә дә күзәтелми калмагандыр. Бөтенләй җайлаша алмаганнары да бардыр. Ләкин ничек кенә булмасын, гомумән татар язучылары иҗат учакларын сүндерми саклап кала алдылар, һәм мыскыл итеп бирелә торган гонорарга да язуларын дәвам итәләр. Әлбәттә, тормыш авырлыгын гына күреп, элек уйларга да курыккан уйфикерләребезне язарга мөмкинчелек тә тууын күрмәскә тырышу ил-җирдә барган үзгәрешләрне берьяклы гына кабул итү булыр иде. Әнә шул мөмкинчелек, әнә шул ирек укучыларыбызга Аяз Гыйләҗевның «Йәгез. бер дога». Гурий Тавлин- ның «Афәт», Я куб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романнарын, Әнәс Галиевнең «һәр солдатның үз язмышы» повесте. Фәрит Яхинның «Ахырзаман пәйгамбәре» кыйссаларын алып килде. Элеккеге заман булса, без аларны күрә алмас идек. Минемчә, бүгенге прозаның кыйммәте— элек татырга, кичерергә, баштан уздырырга гына язган, ләкин алар турында сөйләргә, белергә ярамаган, яшерен 144 булган тормышны яктыртуда, чын хакыйкатьне ачуда. Бу жәһәттән үзем Гурий Тавлиннын «Афәт» роман-трилогиясен язучының гына түгел, бүгенге татар прозасының зур уңышы дип санар идем. Анда лагерь-төрмә сынауларын үткән кеше фажигасе. анда — ачы хакыйкать, анда жан тетрәткеч дөреслек. Ул уку чыны әнә шуның белән жәлеп итә. Әсәр 1970 елда ук язылган булса да. әле шушы елларда гына дөнья күрә алды. Сәбәбен беләбез. Инде ШУНЫСЫН да искәртеп үтәргә кирәк, роман 1996 елда китап булып басылып чыкты, ул үз укучысын табар дип шикләнмичә әйтергә мөмкин. Тагын шунысы да бар бу роман, урыс телендә уйланылып-фикерләнептатарчалы-урысчалы тел белән язылган хәзер!е күп кенә әсәрләрдән аермалы буларак, татарча уйланылып, чын татар телендә ижат ителгән. Аны рәхәтләнеп, «көчәнмичә» укыйсын! Бүгенге прозабызның тагын бер әһәмиятле, сөенечле я! ы шунда үткән тарихыбызны чагылдыру, яктырту процессы бара. Бу өлкәдә әлеге дә баягы Мөсәгыйт Хәбибуллин жиц сызганып эшләвен дәвам итә Аның «Казан утлары»нда 1994 елда басылган «Хан оныгы Хансөяр» романын да укучылар җылы каршы а лдылар дип уйлыйм. Белүемчә, ул тагын бер тарихи роман язып бетерде. Әлбәттә, күңел биреп укырлык яхшы әсәрләребез күп. монда аларнын барысын да күрсәтеп үтү мөмкин түгел. Алай да. үземнән чыгып, укучыларны хәзерге тормышыбызны чагылдырган әсәрләр дә күбрәк кызыксындыра дип әйтәсем килә. Бер караганда, бу аңлашыла да хәзерге борылмалы-салулы тормышыбыз үзе бер тарихи чор бит ул! Вакыйгаларга бай чор Шу на күрә язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә» романын йотлыгып укыйсын Айдар Хәлимнең «Гомеремнең ун көне» дә беренче юлларыннан ук укучыны үзенә бөтереп ала. Мина аның Тольятти шәһәрендә нәшер ителгән бу китабын тәкъдир игү тантанасында булырга туры килде. Дөрес, анда милләтебез өчен янып йөргән кайбер милләтпәрвәрләребелә карата урынсыз гаеп ташлаулар барлыгын әйтүчеләр дә булды. Ләкин бу китап, һичшиксез, укыла торган китап, укучыны жәлеп итә торган һәм озын гомерле китап, милләтебезне уйландыра Topian китап. Күңелгә хуш килгән әсәрләрдән Аяз Гыйләжсвнсн «Камыш бармак, көмеш тырнак», Сафа Сабировның «Хәвефле сәфәр». Тәбриз Мөбәрәковнын «Хәтер аланы». Радик Фәизовның «Узган гомер янган күмер» повестьларын күрсәтер идем. Ни кызганыч, прозада, шигърияттән аермалы буларак, яңа исемнәр юк дияргә була 2. Мин тәнкыйтьче түгел, шуңа күрә бүгенге прозабызда! ы житешсезлекләр турында аерым туктап сүз әйтүе авыр Алай да. күңелдәгенс әйтмичә булмас Ин беренче чиратта шунысы күзгә ташлана күләмле әсәрләр белән артык мавыгып киттек кебек тоела. Ә менә хикәя кебек кече жанрда эшләүчеләр аз. ә моның да иң аянычы шул- яшьләр бөтенләй юк диярлек Әйтик. 1994 елда «Казан ут- лары»пда 5. 1995 елда 14. 1996 елның ун аенда (бу язмамны язган вакытта) 5 хикәя генә басылган Ә менә юмор-сатира мәсьәләсенә килгәндә, хәлләр бөтенләй мөшкел дияргә була. Әйтик. 1994 елда шушы журналда бары тик 1. ә 1995 елда 3 юмореска басылган Моны бер дә яхшы күренеш дип әйтеп булмый. Прозаның бу төр жанрына караш бөтенләй дөрес түгел, минемчә Алай гынамы, хәтта бастырган сатирик һәм юмористик хикәяне дә «шомартып» чыгаралар. Шәхсән үземнең «Әллә нишләде бу халык!» дигән сатирик хикәямне шулай шомарта торгач, бөтен җелек-сүлен суырып бетергәннәр иде. Димәк, элеккеге курку, властька тел-теш тиермәскә тырышу, коллык хисе бүген дә дәвам итә Менә сиңа «ирек'» Яңадан роман һәм повестьларга кайтыйк әле Әлбәттә, алар кирәк, алар, һичшиксез, язылырга шеш Тик ул кәсепкә генә әйләнеп китмәсен, алар татар укучысын күздә тотып һәм... татарча язылсыннар Аларны бу авыр эшкә алынырлык сәләте, таланты булганнар язарга тиеш Ләкин, ни кызганыч, әлегә журна i ларыбызда сюжеты таркау, сюжетны готын торырлык умырткасы булмаган, артык озын, шапшак кешенең өе шикелле җыйнаксыз (кайчак рәг юн 5 10 бизен сызып ташласаң да эчтәлегенә тырнак хәтле дә зыян килмәслек), ярым татарча, ярым урысча язылган, кирәкмәс техник терминнар белән шыплап тутырылган әсәрләр дә басыла килә Аларны укып та булмый (һәм үз телен хөрмәт иткән кеше аны укымый да): «Бастырыр алдыннан моны бер адәми зат та укып чыкмадымы икәнни?!» дип гаҗәпләнергә генә кала Күрәсең, кайчак журнал хезмәткәрләрен авторларның дәрәжәлс исемнәре гипнозлы йокыга талдыра Хәзер газета-журналларыбызны басып киткән сүз ялгышлары турында әйгеп тә тормыйм инде Хәзер һәркемнең үз теле. Прозабызда талымсызлык чәчәк атып килә дигән сүз инде бу Димәк, әдәби кыйблабызга хыянәт итәбез, таләпчәнлек кими бара. Ә тәнкыйть юк дәрәҗәсендә. туры сүз юк. хәтта без аны дөрес кабул итәргә дә өйрәнмәгән. Алар булмадымы, урыннарын «син—мина, мин — сиңа» принцибы били бара. Нәтиҗәдә, укучыларда ачу туа. канәгатьсезлек хисе арта, ә тираж (монысы һәркемгә ачыктыр дип беләм) кимегәннән-кими бара. Укучы алдауны кичерә алмый. 3. Прозабызны үстерү өчен таләпчәнлекне арттырырга кирәктер, әсәрне бастырырга алганда анын кем тарафыннан язылуына түгел, ә ничек, нинди телдә язылуына карарга кирәк. Татар укучысына ни татарча, ни урысча язылган әсәрләр кирәк түгел. Бәлки, бүген безгә прозабызны үстерү турында түгел, аны чүп-чардан саклау хакында сүз алып барырга кирәктер? Бәлки, бүген нәкъ менә шушы нәрсә актуальрәк түгелме икән? Ә менә хикәя жанрын үстерү турында сүз алып барырга, чыннан да. кирәктер Бәлки, монын өчен вакыты-вакыты белән яхшы хикәяләргә конкурслар оештырыргадыр? Әлбәттә, гонорар мәсьәләсен уңай хәл итү. китаплар чыгаруны җайга салу да гомумән әдәбиятыбызны үстерү юлында зур этәргеч булыр иде.