Логотип Казан Утлары
Хикәя

МОҢ

Карт үзенең дөньядагы иң кадерле кешеләрен күптән югалтып бетергән иде инде. Ата-анасын ул инде хәтерләми дә диярлек, гомернең ул башы аксыл томан, шәүләләрдән генә тора. Туганнарын да онытып бара инде, олылары да, кечеләре дә. аның бер ялгызын калдырып, киттеләр дә бардылар, киттеләр дә бардылар. Ул вакытта картка туганнарын югалтудан да зур кайгы дөньяда юктыр кебек тоелган иде. Карап торган бердәнбер кызлары, өч көн эчендә сулып, күзләрен йомгач, карт дөньядагы иң авыр, иң ачы хәсрәтнең ни икәнен аңлады: еласа елый алмады, сүзсез калды, күңеле катты, әллә кемгә, әллә нәрсәгә булган рәнҗеше, кара күмер булып, бәгыренә кереп оялады. Аннан кырык ел бергә яшәгән карчыгы да мәрхүмә булды. Монысына инде карт артык бәргәләнмәде, каткан күңелен тормышының соңгы хәсрәте дә эретә алмады. Инде бәгыре генә түгел, бөтен тәне кара күмергә әйләнеп бара кебек тоелды аңа Карчыгын җирләгәч, ул көндезләрен өенә кермәс булды. Өй каршындагы эскәмиядә оешып утыра да утыра, әллә йоклап та ала шунда, үткән-барганны да күрми, тегеләренең дә монда эше юк. йөгерәләр, ашыгалар. Ә карт менә килеп житте инде ашыккан жиренә Башка ашыгыр урын юк. Соңгы вакытта һәр иртәдә аның белән кемдер исәнләшеп уза. Карт башын күгәрми, йокы аралаш төштә ишеткән кебек кенә исәнләшкән тавышка башын селки, ә күзләрен ачасы килми, уянасы да килми, оеп утыруын белә. Исәнме, бабай! — Тавыш бүген бигрәк тә якында ишетелә. Үзе шундый ачык, сөенечле. Картка инде күптән бөтен тавышлар бертөсле булып ишетелә башлаган иде. ә бүгенге тавыш, әллә ничек сискәндереп, үтә дә якын булып тоелды. Карт, әллә нидән курыккандай, ашыгып. К күзләрен ачты, эндәшүчегә карады, инде күптән үлгән дип уйлаган жанынын кай төшедер авыртып, сулкылдап куйды Карт яныннан, бөтен йөзе белән елмаеп, яшь, чибәр хатын үтеп бара иде Картның башына иң элек бер генә уй килде: «Нигә минем белән шулай ачылып исәнләшә икән ул?» Шул кыска гына уй угыннан чабышып: «Әллә мине белә микән? Әллә элегрәк мине күргәне булдымы икән? Кемнәре бар икән?» дигән уйлар да килеп ирешге һәм шунда карт, гажәпләнеп, аягүрә торып басты. Тукта, ул уйлана башлады түгелме соң? Уйлый шул, моңа кадәр һич күрмәгән хатын-кыз турында менә күпме гомер уйланып утыра бит. Карт нигәдер оялып куйды, тамак кырды да тагы утырды, күзләрен йомып карады, ә зиһенендә гел теге нурлы елмаю. «Исәнме, бабай!» - ди бит. Ничек ягымлы, үз итеп әйтә. Булса да булыр икән адәм баласында шулхәтле сөйкемлелек, нур. Инде картның кеше йөзенә күтәрелеп карамаганына ничә айлар иде бит. ә дөньяның нуры кимемәгән дә, сүрелмәгән дә икән. Кара инде син аны. Икенче көнне карт капка төбенә гадәттәгедән дә иртәрәк чыгып утырды. Кичтән үк калтыранган куллары белән карчыгыннан калган сандыкта актарынган, саргаеп беткән, әмма чиста күлмәк-ыштан да әзерләп куйган иде, иртән шуларны кияргә ничектер уңайсызланды тагы. Малайлар шикелле кызарынып, як-ягына каранды да. кеше күргәнче дип, күлмәк-ыштанын мич арасына кертеп куйды, ә капка төбенә шул элеккеге киемнәреннән чыгып утырды. Ул көнне дә хатын аның яныннан елмаеп, әллә кайдан сәлам биреп узып китте. Карт зиһенен жыярга да өлгерми калды хатын, тыкрыктан борылып, юкка да чыкты. Карт бер мәлгә: «Әллә күземә генә күренәме соң бу?» — дип тә уйлап аллы. Алай дисәң, гавышы менә колакта яңгырап тора бит. «Исәнме, бабай!» ди бит Ничек өзелеп, якын итеп әйтә. Өченче көнне карт, ни булса булыр дип. теге күлмәк-ышганнарын да алып киде, орден-медальләрен дә такмакчы иде. артыграк булыр дип, кире сандыкка салып куйды Бүген әле, бәлки, хатын озаграк тукталып торыр дип өметләнде ул. ашыга-ашыга. утыргыч янына килеп басты, аннан нигәдер аякларының хәле киткән кебек тоелды да. авып китмәс өчен, коймага сөялде. Сөялде дә тынсыз калды Тыкрыктан ашыга- ашыга шул хагын чыгып килә иде Картны күргәч, аның йөзенә тагы елмаю чыкты, күзләре шул тикле яратып, иркәләп карадылар, карт, шулар тылсымына тартылгандай, ирексездән бер адым алга атлап куйды. Карт өчен догадан да изгерәк, кирәклерәк булган тагын шул сүзләр яңгырады: Исәнме, бабай! Картның да: «Исән, кызым, исән», дип тизрәк җавап бирәсе килде, тик тавышы чыкмады, тамагын әчеттереп, бугазыннан нидер буып алды, йөрәге хәлсез генә дөпелдәп куйды, карт, коймага ябышкан килеш, сындай басып карап калды, яшь хатын ашыга-ашыга тагын китеп барды Карт хафага төште Аның гомерендә әле мондый хәлнең булганы юк иде Ятимлекне дә, авырлыкларны да, үлем-китемне дә күп күрде, ләкин дөньяда моңа охшаган хәлне кичерергә туры килмәде ана. Бантны күтәреп. дөньяга карыйм гына дигәндә, тормыш аңа икенче хәсрәтен әзерләп куйган булыр иде Инде шулай күңел гомер азагына килеп життем дигәндә генә Тормыш дигәненең карттан тагын бер кат шулай көлүе, кимсетүедер, бәлки Алай дисәң, нур күрсәтеп, жан кертеп жәберләп буламы икәнни кешене? Бөтен дөнья нурланып китте бит әле менә. Кешеләрнең йөзләрен аера башлады, өс-башын, йөзен озак тан рәткә кигерә юрган булып китте карт Бик кечкенә вакыт га. әле әнисе исән чакта ук. ул үзенә кичтән бер-бер шатлык әзерләп куярга ярага иде. Йә берәр тәмлерәк ризыгын ашап бетерми, йә китабын иң кытык жирен дә укудан туктый. Иргә белән уянып китә торган иде дә. кылт итеп исенә шул шатлык кичерәсе чагы килен төшә иде Карт хәзер дә шул малайчак халәтенә күчә башлады. Иртә белән уянып китә дә, бөтен жанын, бөтен өй эчен нур белән тутырып, шул хатын исенә төшә. Тиздән аны күрәсен. тавышын ишетәсен уйлый да, әллә нинди тыелгысыз бер борчылу белән йөрәге сикерә башлый Урамнарны бер әйләнеп керә, яңакларын тарттырып. кырынгандай итә, яхшырак өс киемнәрен кия дә, йөрәген учына тотып, капка төбенә чыгып утыра. Тормышның бөтен яме, ләззәте, бөтен мәгънәсе шушы бер мизгелгә кайта да кала. Карт пенсия акчасына матур гына, арзанлы гына костюм-чалбар алып киде. Костюм төсенә охшаган эшләпә дә алып жибәрде. Ни булса, шул булыр дип, беркөнне орден-медаль тасмаларын да яңа пиджагының күкрәгенә кадап куйды. Исемен дә белмәгән ул нурлы хатын белән бер-ике генә сүз булса да алышасы, сөйләшәсе килә иде аның. Әле карт нәрсә зурында сөйләшәсен үзе дә белми, тик ул хатын аның янында озаграк басып торсын иде, гел шулай елмайсын иде. Карт сөйләшмәскә дә риза, шулай кырыенда гына басып торсын иде ул хатын. Инде халык эшкә дә таралып бетеп бара, тик урамда нурлы йөз генә һаман күренми Вакытны ашыктырсаң, артык күпкә өметләнсәң, гел шулай инде ул. Карт сабырсызлыгы өчен үз-үзен тиргәп куйды, эскәмиягә бер утырды, бер торды, инде ничә еллар тартканы булмаса да, кесәсеннән тәмәке алып кабызып карады, эче пошып, чат башына хәтле барып та килде, тик хатын барыбер күренмәде. Дөньяда шулай да була аласын бөтенләй уйламаган иде ул. Аңа менә гел шулай—ул капка төбенә чыгып утырыр, ә хатын; ягымлы елмаеп, көн дә аның яныннан үтеп китәр кебек тоела иде. Ә ул килмичә дә кала ала икән. Әгәр бөтенләй килмәсә? Әгәр картның капка төбеннән бөтенләй үтеп йөрми башласа?! «Тиле, тиле, дип тиргәде карт үз-үзен тынычландырырга тырышып. Нишләп килмәсен ди'’ Нишләп үтмәсен ди? Аның юлы шушыннан бит инде. Гомер буе шушыннан йөргәнне!..» Ләкин хатын икенче көнне дә күренмәде, өченче көнне дә.. Карт ашаудан, йокыдан калды. Аның тавышын ишеткән кебек тоелып, бер йөгереп урамга чыкты, кинәт шыксызланып калган көзге табигатьне күреп, жаны өшеп, тизрәк өенә кереп китәргә ашыкты. Ләкин һәр иртәне ул барыбер капка төбендә каршылады. Ул үтеп китәр дә, карт аны гел күрми калыр кебек тоелды. Инде хатын исәнләшмәсә дә. сөйләшмәсә дә карт риза иде. Үтеп кенә китсен, күзенә генә күренсен, исән генә булсын. Ул бит аның хәзер дөньяда бердәнбер көткән, уйлаган кешесе. Бердәнбер жылысы. нуры Язмыш гел рәхимсез булмас, инде чәче агарып беткәч, кеше тормышының бу ягын да күргән, тойган икән, инде язмыш шул бәхетен дә тартып алырга ашыкмас. Бер генә булса да үтеп китәр ул аның капка төбеннән. Үтеп китәр, ишетер карт кешенең гомер бу беркемгә багышламаган догаларын, күңеле белән тояр. тояр... .Карт тирәкләр, ыңгыраша-ыңгыраша. соңгы яфракларын койды. Җаннарны өшетеп, йортлар арасында салкын жил бәргәләнде. Карт кеше бүген иртән урамга чыга алмады. Әллә нишләп кинәт кенә тәне, жаны арып китте аның. Урыныннан кузгаласы да. нидер әйтәсе, эшлисе дә килми Күзен йомуы була, сүзсез-нисез әллә нинди төпсез упкынга оча башлый. Инде төшеп житәм, бетәм. йотылам дигәндә генә кинәт таныш тавыш ишетеп, әсәрләнеп эзләнә башлый. Шул бит! Килгән бит! Ул бит аның барыбер киләсен белде, сабый бала кебек үрсәләнеп, тилмереп көтте. Менә аның куллары картның йөзен сыйпап үтә, картның аларга капланып, сулкылдап елыйсы килә, жаныннан күз яшьләре бәреп чыга Тик бу карт түгел, ябык кына бер малай елап ята түгелме соң? Әнисенең кулларына йөзен куйган да. тыела алмыйча елый Малай елый, карт аны туктата алмый. Саргайган мендәр тышына үзенең дә берничә бөртек күз яше төшеп сеңә. Шулчак тагы кемдер акрын гына битләренә кагылган кебек була, пышылдап кына нидер әйтә, көйли. Карт үзенең кечерәйгән- нән-кечерәя барганын сизә, тәненә шундый жиңел. рәхәт булып китә. менә ул теге сабый бала белән бертигез зурлыкта кала, менә ул анын белән кушыла, аңа әйләнә, инде тагын да кечерәям, юкка чыгам дигәндә, әллә әнисе, әллә теге исемсез нурлы хатын аны сак кына урыныннан күтәрә дә. нидер көйли-көйли. ап-ак томан эченә алып кереп китә. Дөньяда бер мәлгә сабый бала елаган тавыш янгырап китә дә. бар да тынып, өзелеп кала. ...Төнлә, бөтен дөньяны ап-ак итеп, беренче кар явып үтте Шәһәргә таба якынлашкан самолетта ерак юлдан кайтып килүче яшь хатын да бар иде. Ул әле бүген төнлә җиргә ап-ак булып кар яуганны белми иде.Чөнки әле хәзергә ул карны да. бозны да сизә алмаслык гүзәл бер биеклектә иде. БОЗ ӨСТЕНДӘ... делдә боз кузгалыр вакыт җиткән. Елга өсте каралып, шешенеп кигкән кебек. Яр буе халык белән тулган. Бозларның шартлап ярылып, берсенберсе сыта-изә актарыла башлауларын көтәләр Елга әле хәзергә авыр сулап, кузгала алмыйча ята Шулвакыт аяк араларыннан гына бер эт килеп чыкты да әкрен генә боз өстенә кереп китте. Бөтен халыкның игътибары эткә күчте Эт буаз иде. менәмснә балалар чагы җиткән. Apr аякларын аерыбрак басып, боз өстеннән ул шуышып диярлек бара иде Аның һаман эчкәрәк керүен күреп, яр буендагылар кычкыра, сызгыра башладылар. «Кем эте дә кем эте? Хуҗасы бармы? Бетә бит. бата бит», дигән сүзләр ишетелеп китте. «Урам эте. дип җавап бирде кайсыдыр арттан - Ел саен шушы вакытта сарай астында балалый иде Быел әллә котырган инде?» Тукта, мин дә бу этне беләм бит. сарай янында бөгәрләнеп ятканын әле дә хәтерлим. Әз генә җылыга да сөенеп, тәпиләрен сузып, һәр үткәннең күзенә карап ята иде мескен Сарай астында ачлы-туклы балалары чинаша иде Көннәр җылынып, инде күзгә күренә башлагач, йодрык хәгле шул көчекләрне йә малай-шалай урлап, йә олылар юкка чыгарып бетерә Бу тирәдә чисталыкны, тәртипне бик яраталар, һәм күзләре яңа ачылган бу җан ияләре ишегалды халкы өчен үләт чиреннән дә яман булып күренә башлый иде Балалары юкка чыккач, ана эт берничә көн шыңшып, бәргәләнеп йөри дә җәй буе күздән югалып тора, кышларын да сирәк күренә, ә язын, балаларга, тагын шул сарай астына кереп яга. Быел ана эткә нәрсә булган. Аякларын көчкә сөйрәп. Идел өстенә кереп бара Шулчак малай-шалайның кайсыдыр таш атты, ахрысы, ул «дыңк» итеп, этнең арт санына килеп тиде Ана эт чүгеп куйды, бозга ябышкандай, санын җыя алмый торды, аннан башын әкрен генә борып, яр буена каралы Мин куркуымнан кычкырып җибәрә яздым этнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төшеп килә иде. Ләкин иң куркынычы әле бу түгел иде иң куркынычы аның карашы иде. Минем хәгга адәм баласында да мондый карашны очратканым булмады! Бу кадәр арыганлык, чарасызлык, рәнҗү, гаепләү телсез бәддога, сүзсез бәхилләшү иде этнең күзләрендә Бу карашны күреп, кешеләр: «Котырган, котырган!» дип гөжләшә башладылар, халык шунда ук дәррәү артка таба чигенде, аннан кем нәрсә туры килә, шуны эт өстенә ыргыта башлады Ана эт бөтен гәүдәсе белән калтырап куйды, аннан үксеп чинап җибәрде; борылды да. авыр гәүдәсен алпан-тилпән китереп, елга эченә үк йөгереп кереп китте Ул башкача И әйләнеп карамады, каралып шешенгән боз өстеннән бара-бара, Идел уртасына җитәрәк, күздән үк юк булды. Төнлә белән Иделдә боз кузгалды. Ярсып үкергән боз тавышлары арасыннан ярты төнгә хәтле эт улаган аваз ишетелеп торды. Таң алдыннан. инде берни булмагандай. Идел тутырып, җәелеп, бары бозлар ага, бозлар ага иде... СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ ле яз җитмәгән иде. Аның хакында беренче хәбәрне уйнаклап искән җил малайлары алып килде. Алар, томырылып, сирень куакларын чорнап алдылар, нечкә ботаклар көязләнеп иелгән- бөгелгән булдылар, кар астында яткан тыгыз бөреләргә кинәт эссе булып китте, алар сизелср-сизелмәс кенә дерелдәп куйдылар, тыгыз тәннәренә җил малайлары килеп кагылган саен, серле генә аһылдашып алдылар. «Башланды инде»,—дип уйлап алды корыган чәчкә. Чөнки ул бу күренешне инде һәр яз саен күзәтә, һәр яз саен яшь бөреләрнең, кабыкларына сыеша алмыйча, ашкынуларын, хисләнүләрен күрә. Күрә дә көлә. Корыган тәлгәшләрен чытырдата-чытырдата, рәхәтләнеп көлә ул алар- дан. Йә. кая шулкадәр ашкыналар инде бу җүләр бөре кызлары9 Шул азгын җил егетләре килеп кагылганга чыркылдашкан булалар. Менә аңа кагылып кына карасыннар — ул зәһәр кыштырдавы, көйгән кисәү кебек караңгы чырае белән аларның котларын алачак. Ник кагылганнарына үкенерлек булып. Ул бит инде карт чәчкә, белә бу язгы кети-метиләрнең нәрсә белән тәмамланасын. Аның күз алдында гына да шулай алгысыган күпме бөре кызларын ботакларыниләре белән ботарлап киттеләр. Матурлыкларына кызыгып, шашып-шашып өзгәләделәр аларны. Башта алар җилләр белән шаярдылар, аннары кояш нурын күреп аһ иттеләр һәм бер кичне, тәмам өзгәләнгән хәлдә, адәм балалары кулына күчтеләр. А-а, күп күрде карт чәчкә мондый аянычлы хәлләрне. Аны хәзер алдый алмассың инде! Бу язда да шулай булды. Мәхәббәттән һәм сокланулы карашлардан тәмам тулышкан яшь бөреләр, язгы иртәләрнең берсендә назланып кына ачылдылар да үзләренең сафлыклары һәм гүзәллекләре белән таң калдырдылар. Хәтта, адәм балалары булып, алар да. бу кадәрле матурлык каршында туктап, бер мәлгә тынып калдылар. — Абау ла. нинди матур чәчкә!—диде үзе дә чәчкә кебек сылу кыз бала. — Телисеңме, хәзер мин аны сиңа өзеп бирәм,—диде егете, ашкынып. «Өзәләр, өзәләр хәзер теге кыланчык нәрсәне.— дип ләззәтләнде корыган чәчкә.— Шулай була ул, бик чекерәеп күзләренә кереп торсаң. Ышыкта, күләгәрәктә яшәсәң дә әле...» Ул арада егет, куе ботакларны аралап, теге ымсындырып торган чәчкәгә үрелде. Корыган чәчкә, когы чыгып, яфраклар арасына кереп посты. Ләкин егет аңа таба әйләнеп тә карамады, аның күзләре, сихерләнгәндәй, дымлы авыр тәлгәшләрен чак күтәреп тулышып утырган яшь чәчкәгә төбәлгәннәр иде. Егет, тагы дә үрелә төшеп, зур саклык белән, назлап кына, сирень чәчәген өзеп тә алды. Чәчкә үзенчә: «Аһ!» — итеп куйды да тынды. Егетнең кулына әллә яшь, әллә чык тамчылары тамды... — Менә... сиңа... —диде егет. Мәҗнүндәй, сөйгәненең күзләренә карап. Ә Аһ, нинди матур чәчкә! диде кыз. тәлгәшләрне күкрәгенә кысып. Аннан ул аларны иреннәренә тидерде, аларга нидер пышылдады, үзе. чәчкә арасыннан көлеп, бәхет, наз тулы карашы белән егетне иркәләде «Ул нинди гүзәл! дип уйлады егет.- Ул мәхәббәт алиһәсенә тиң зат!» Алар, бер-берсенә сыенып, йортка кереп киттеләр. Корыган чәчкә аларны үрелә-үрелә карап калды. «Бу юлы да исән калдым, дип уйлады ул жире-күге белән сөенеп Тыйнаграк яшәргә кирәк шул дөньяда, тыйнаграк» Бу көнне бу ботакта берүзе калган булса да. ана игътибар итүче күренмәде. Хәер, корыган чәчкәнең кемгә кирәге бар иде соң9 ...Сирень куагы гашыйклар яшәгән йортның тәрәзә каршында ук үсә иде. Кич җитү белән, корыган чәчкә кача-поса. бүлмәгә күз салды Йә. хода, ниләр генә кыланмыйлар бу адәм балалары!» дип уйлады ул яшьләргә карап Егет сөйгәнен назлап кулларына күтәргән иде. Ә тегесе, тәмам ышанып, яратып, аның күкрәгенә сыенган. Егет аны бик зур саклык белән, кадерләп, урынына илтеп салды. Ә үзе. идәнгә тезләнеп, башын аның кайнар күкрәгенә куйды. Корыган чәчкә, гаять кызыксынып, тәрәзәгә тагы да иелә төште Ә. әнә теге кыланчык яшь чәчкә дә булмәдә икән әле. Әй утырган була әллә кем булып пыяла вазада! Әйдә, көязлән, көязлән, әмма бу көязлеген бер генә төнлек инде синең, иртәгә таңга син шиңәчәксең, инде сиңа берәү дә сокланмас, сине урамга чыгарып ташларлар. Корыган чәчкә, каһкаһә белән көлеп, шап та шоп тәрәзә пыяласына бәрелде. Егет, бу сәер тавыштан сискәнеп, башын күтәрде, урамга карады. җил икән, дип тәрәзә пәрдәләрен ныклабрак ябып куйды . Корыган чәчкә, күпме генә тырышса да. башка берни дә күрә алмады ...Ә бүлмәгә сирень чәчәге исе таралган иде Вазадагы чәчкә төне буе гашыйкның чиксез мәхәббәтенә ялгыз шаһит булып утырды Корыган чәчкә дә ул төнне йокысыз уздырды. Ул, салкыннан һәм ачудан тагы да нык бөрешеп, җылы өй тчендәгеләргә мең ләгънәтләр яудырып, кара көеп таңны каршылады. Менә алсу тәрәзә пәрдәләре җиңелчә генә дерелдәп куйдылар һәм корыган чәчкә шуның ярыгыннан комсызланып бүлмәгә күз салды. Аның, адәм балаларыннан бигрәк, кичә өзелгән яшь чәчкәнең шиңеп, мескен хәлдә шәлперәеп утырганын күрәсе, күрәсе лә шуңа сөенәсе килгән иде. Ләкин пыяла ваза буш. ә сирень чәчәге... Сирень чәчәге яшь хатынның ачык күкрәге өстендә иртәнге татлы йокыга талган иде. Бу искиткеч күренеш иде. хәтта корыган чәчкә булып, аның да кипкән йөрәге бу илаһи манзарадан тетрәп ки тәндәй булды. Яшь хатын сулыш алган саен, күкрәк өстендә таралып яткан чәчкә дә гибрәнеп-тибрәнеп куя Гүл ул да бу мизгелдә яши. сулып ала. хыяллана, саташа, сөя һәм сөелә иде Инде тамырыннан өзелеп кәүсәсеннән аерылса да. инде бу ят дөньяда башы әйләнеп, тыны кысылса да сирень чәчәге бүген искиткеч бәхетле иде. Бу мизгелдә ул мәхәббәтнең иң изге, иң гөнаһсыз һәм иң бөек билгесенә әйләнде. Ул мәхәббәт киченең истәлеге булып, адәм балаларының бүгенгесеннән киләчәгенә кучте «Хәтерлисеңме, теге сирень чәчәте өзгән кичне’» дияр, еллар узгач, инде шактый олыгайган ир кеше «Аһ. мин ул кичне мәңге онытасым юк. дияр әле һаман сылу, һаман бәхетле хатын. Мин бит ул сирень чәчәген әле һаман саклыйм Туй күлмәгем белән бергә» ...Ә корыган чәчкә? Корыган чәчкә бу бәхетне, бу олы мәхәббәтне читтән кенә, кача-поса гына күзәтер Үзенең бу шыксыз тормышына бәлки үкенер, ә бәлки үкенмәс тә, ияләнер, күңеле катыр Тик язларын яшь бөреләргә дәшмәс, аларның хисләреннән зәһәрләнеп көлмәс инде ул Чөнки дөнья корыган чәчкәләре белән түгел, ә тынгысыз яшь бөреләре, аларның саф мәхәббәтләре белән мәңгелек икәнен аңлады инде ул Аңлады. 1982 е.1. Казан