Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕГЕТНЕҢ КАЙТУЫ

Кызыксынучан, күп нәрсәләрне белергә яраткан оныгы белән дәү әтисе көннәрнең берендә болайрак сөйләшеп ки i теләр - Син. үскәч, детектив булам, ди торган идең, әйе бит? - Әйе. юридик факультетка керергә исәп, диде бабасына кунакка килгән үсмер егет. — Эх син, дип көлде дәү әтисе Үскәндә без әллә ничаклы планнар корабыз. Ә тормыш үзенекен дәвам игә Мин ничек ю укырга керәчәкмен, бабай! Ват маладис! Алайса, булачак комиссар әфәнде, менә сиңа бер үткен мәсьәлә. Каршыдагы йоргны күрәсеңме9 Әйе. почмактагысын Гади генә өч катлы йорт. Андыйлар безнең шәһәрдә урам саен дистәләп Әмма беләсеңме ул өйнең ишеге артында ниләр эшләнгәнен? Дәү әти. син чынлап әйтәсеңме? Чынлап әйтәм. Ул ишектән кергән кешеләрнең берсенең лә кире чыкканы юк әле. Ничек инде алай? дип сорады оныгы Дамир, аптырап. Менә шулай Минем бер танышымның Вшалик исемле улы бар иде. синең яшьләр булыр Алар Калинин урамында торалар Күрәм. шул егет теге ишектән кереп китте Мин. йорт алдына чыктым да. моның чыкканын көтә башладым. Әтисенең хәл-әхвәлен беләсем килә иде. инде 3-4 ай күргән юк. Әнисе инде күптән вафат Ләкин чыкмады биг егетем Сәгатьтән артык көттем. Шуннан соң. урам аша чыкчым да әлеге ишекне тарттым Ул эчтән бикле булып чыкгы. Шакыр1а тотындым, ләкин ачучы күренмәде Гафу ит. дәү әти. Ләкин монда әле, минемчә бернинди криминал күренми Ә менә син. Дамир, олыларның сүзен бүлдермәскә өйрән Гомумән, кешеләрнең сүзен тыңлар!а тырыш Бу синең киләчәк эшеңә файда булыр. Йә. алайса сөйлә, дип. үз гаебен таныды егет Илдус ХУҖИН (1939) Свердловск олкменец Бишавыз авызында туган. Проза осоре белән журналда беренче тапкыр катнаша Свердловск олкәсендә чшн К — Менә ике айлап инде, тәрәзәдән дә, урамга чыксам да, һаман теге ишекне күзәтәм. Байтак кеше керде. Ләкин кире чыгучыларны күрергә туры килмәде нишләптер. Яшь кенә ир-егетләр керәләр дә югалалар. Бер заманны түзмәдем, бер егетнең артыннан ук тоттым да кердем теге йортка. Ишек ачык иде Өч кат ишектән кергәч, әлеге егетне күрдем: ул өстәл артында утырган бер сәер кеше белән сөйләшә иде. Тегесенең йөзен сакал-мыек баскан, күзләре бинокль сыман акаеп тора иде. — Сезнең нинди проблема?—дип сорады ул миннән бик салкын гына. Мин җавап бирергә әзер түгел идем. — Күреп торам, сез ялгыш кергәнсез.—диде Җирән сакал. — Әйе, дөрес әйтәсез,—дидем дә шундук чыгып киттем. Аннан чыккач, теге ишектән күзне алмыйча төнгә кадәр көттем. Ләкин Җирән сакал да, кергән егет тә бүтән күренмәделәр. — Дәү әти, син бит төнлә йоклый торгансыңдыр? — Бу юлы озак йокламадым. Ләкин тегеләр кире чыкмадылар ич. — Дәү әти! Син бу турыда милициягә хәбәр итмәдеңме? — Юк, улым. Монда, син әйтмешли, криминал шикелле хәлләрнең булуы да бик ихтимал... еркөнне шулай дәү әтисе яшәгән Н. шәһәреннән Дамирларга телеграмма килде. Анда дәү әтисенең көтмәгәндә югалу хәбәре әйтелгән иде. Дамирның әти-әнисе тиз генә җыенып шунда киттеләр. Аларны елап шешенгән дәү әниләре каршылады. Ул сөекле иренең биш көн инде менә өенә кайтмавын сөйләде. Кичкә таба, караңгы төшәр-төшмәс, Касыйм агай кисәтмичә-нитмичә генә өеннән чыгып киткән һәм шул килеш әйләнеп кайтмаган. Икенче көнне милициягә хәбәр иткәннәр, әле дә булса эзлиләр, ләкин җеп очының күренгәне юк. Дәү әтисенең югалуы яки үлеме сәер тоелды Дамирга. «Бу эш каршыдагы теге йортның ишеге белән бәйле түгел микән?» — дигән уйлар аны бик нык аптыратты. Январь урталарында Дамир дәү әниләренә махсус килде. Китап укыган булып, тәрәзәдән әлеге дә баягы теге ишекне күзәтте. Беренче көнне үк ул ишектән өч кешенең кереп китүен күрде, ләкин чыкканнарын күрмәде. Калган көннәрне дә шул ук хәлләр кабатланды. «Мөгаен, алар икенче ишектән чыгалардыр».— дип уйлады Дамир. Ләкин ничек кенә җентекләп тикшермәсен, йорттан бүтәнчә чыгар юл юк иде. Ишекне ачып карарга базмады егет, ул гына да түгел, ишек белән кызыксынуын да күрсәтмәскә тырышты. Гаҗәп бит: кешеләр кая китеп югала соң? Кайдан килә алар, шушы шәһәрнең үзеннәнме? Әллә башка җирләрдәнме? Алар үзләре киләме, әллә берәрсе җибәрәме? Шундыйрак сораулар җәйге каникулларга чаклы Дамирның башын әйләндерде. Җәй җитүгә, ул теге серле ишек белән берәр чара күрергә карар итте. Әмма бу бер генә кешенең кулыннан да килерлек эш түгел иде. кимендә берәр иптәш әзерләргә кирәк. Дамир үзенең юлдашы итеп Рамилне сайлады һәм аңа бөтен серләрен-күзәтүләрен сөйләп бирде. Июнь аенда инде Дамир белән Рамил Н. шәһәрендә иделәр. Нидән башларга? Әлеге ишектән узу турында уйларга да ярамый. Дәү әтисенең язмышы шуңа бәйле түгел микән? Анда керер өчен йә берәр төрле документ, йә пароль булуы мөмкин. Яисә фото буенча, яки үз кешеләре керә аладыр, һәрхәлдә, шунда керүче берәр кешене туктатып сорашырга туры килмәгәе? Ләкин ул кешеләрне ничек табарга? Алар бит көннең теләсә кайсы сәгатендә килеп җитәләр. Кайсы урамнан килеп керүләре дә Б билгесез. Ләкин теге ишекнең серен белер өчен кемне дә булса «эләктерү» кирәк. Кагыйдәләре болайрак күренә. Беренчесе. Ул 25 яшьләр тирәсендәге ир-ат. Гәүдәгә таза. Шунысы кызык, Кавказ ягы кешеләре күренми. Әйтерсең, кемдер славян тибын* дагырак кешеләрне сайлап ала Икенчесе. Кулында бер генә төргәк тә юк. Өченчесе. Урам буйлап йорт номерларын карап киләләр. Дүртенчесе. Берсе дә затлы киемнән түгелләр, гади генә киенгәннәр Боларны Дамир әле кыш көне үк ачыклаган иде. Туктаткач ук нәрсә әйтергә ул кешеләргә? Куркытып сорау алыргамы? Моның өчен Дамир белән Рамилнең көче җитәрлек, югыйсә Шулай да монда шактый хәвеф бар. Берүзе өч-дүрт кешене җиңәрдәй каты куллы осталар булырга мөмкин ич араларында Корал куллану да яхшы түгел: мондый юл белән законга сыймас эшкә барырга була. Төрле мөмкинлекләрне карап чыкканнан соң. ике дус шундый нәтиҗәгә килделәр: турысын гына әйтеп сөйләшергә һәм ул кешеләрнең берәрсен үзләре ягына аударырга тырышырга! Ниһаять, иртәгә «ауга» чыгасы көн Үзләренең никадәрле хәтәр һәм шомлы юлга басуларын егетләр аңлыйлар, ләкин аларда икеләнү юк иде Иртәгесен сәгать 10 нар тирәсендә үзләренә кирәкле беренче кешене очраттылар. Мөмкинме сезне бер минутка? диде Дамир әлеге егеткә урысчалатып. Егет боларны берара баштанаяк күздән кичерде һәм шикләнерлек урын тапмады булса кирәк — Сезнең нәкъ бер генә минут вакытыгыз бар. диде - Сез Ленин урамындагы 17 нче йортны эзлисезме? дип сорады Дамир, дипломатик уралышлар эзләп тормыйча. Бәлки, шулайдыр да. ә сезнең анда ни эшегез бар? Күреп торам, сез бик дулкынланасыз, дип елмайды Рамил Мин нигә әле дулкынланырга тиеш, сездән куркыпмы? дип көлде егет. Әмма аларның өчесе арасында психологик бәйләнеш урнашып өлгергән иде инде Сез шуның өчен шөбһәле, чөнки сез кая баруыгызны белмисез, диде Дамир, җитди кыяфәткә кереп. Йә. йә! Аңлатыбрак сөйлә! диде егет аңа - Тыңлагыз мине! Дамир җитдиләнә төште. Сез барасы йортка инде ничә кеше керде, әле берсенең дә кире әйләнеп чыкканы юк. Анда ишек берәү генә булса кирәк. Менә нәрсә, малайлар, дип түземсезләнә башлады егет Мин сезнең кем икәнлегегезне белмим, сезнең белән бәхәсләшергә дә теләмим, һәм моңа вакытым да юк. шулай булгач.. Бу сез уйлаганга караганда күпкә җитдирәк, дип сүзгә кушылды Рамил. Вакытыгыз булса, әйдәгез, берәр җиргә утырып сөйләшик, сүзебез бар. Егет, теләр-теләмәс кенә, боларның артыннан якындагы агачлар арасындагы эскәмия янына узды Дамир аңарга өч-дүрт минут тчендә баштан ахырга кадәр, дәү әтисенең югалганын да кушып, бөтенесен рәттән сөйләп бирде Егет көтмәгәндә уйга калды Минем сезгә ышанмаска нигезем юк. Алай да сез ни эшләргә җыенасыз? Бу йортның серен белергә телибез, диде Рамил Монда, без уйлаганча, ниндидер мәкерле эш башкарыла шикелле һәм без сезне до ярдәмгә чакырырга ниятлибез Ип элек мин үзем барысын да тикшереп карарга тиешмен, диде егет катгыйлык белән — Ә сезнең моңа вакытыгыз бармы соң? Сезнең сүзгә генә ышанып, киләчәгемне куркыныч астына куярга теләмим Менә нәрсә. Мин монда өч көннән соң килергә тиешмен. Димәк, барын да үзем ачыклый алам... Чыннан да, ике көн эчендә әлеге егет йортны ерактан да, якыннан да күзәтте; төрле яктан карап, яшерен ишекләрен эзләде. Без сездән серне ачып бирерсез дип көтәбез,— диде Рамил. Әлегә мин үзем дә күп нәрсәне аңламыйм. Ярый, әйдәгез, таныш булыйк, минем исемем Андрей... Егетләр исемнәрен әйттеләр. Минем кайдан икәнлегем сезнең өчен мөһим түгел,- диде Андрей Сезне минем кая баруым кызыксындыра, шулай бит? Тыңлагыз. Моннан бер айлап элек мине эшләгән җирдән бер кеше эзләп тапты. Ул миңа зур акча эшләү мөмкинлеген әйтте. Сүз зур суммалар эшләү турында бара. Аның яртысын алдан бирде хәтта. Шарты шундый: бер ел кайта алмыйсың, беркемгә хат яза алмыйсың, һәм алар белән минем арада бер төрле дә язма килешү төзелми. Ә иң мөһиме мин ул эштә барлык хикмәтләргә, авырлыкларга, могҗизаларга әзер булырга тиешмен. Сүз туган илне саклау, коткару турында бара. Ә кайсы якка җибәрүләрен әйтмәделәр. Иртәгә көндез минем бу йортка килү вакытым ТуЛа — Сез ни эшләргә җыенасыз? Нәрсә уйладыгыз? — дип сорады, ниһаять. Рамил. — Әлбәттә, бу эш шикле күренә, анысы дөрес Ләкин мин бит барырга сүз бирдем. Акчаларын алдым. Ә безгә нинди ярдәмегез тияргә мөмкин? — дип сорады Дамир — Икенчедән, ул йортка кергәч, үзегезне ничек атарга тиешсез, кем дип. Әллә пароль-фәлән бармы? Миңа номер беркетелгән, мин шуны әйтергә тиешмен. Димәк, безгә анда керү мөмкин түгел,— диде Дамир, күңелсез кыяфәт белән. Андрей уйланып алды. Аннан соң тәвәккәлләп әйтеп салды: Менә нәрсә, егетләр, алдагысын белеп булмый, бәлки, сезнең дә миңа ярдәмегез тияр. Сезгә булышырга тырышып карыйм. Минем дустым Сергей да анда барырга тиеш иде. Ләкин ул. авырып китүе аркасында. бара алмый. Менә син. дип. баштанаяк күздән кичерде ул Дамирны. аның урынына бара алыр идең. Аның номеры В-143. Мин әзер. Шулай булгач ашыгыгыз, ул теге йортка иртәгә килергә тиеш. Ә син. Рамил шушы адрес буенча бар, Сергейны тап та әйт: В-143 урынына икенче кеше китте, дип. Әйт аңа. бу шәһәргә килеп йөрмәсен. Йә. егетләр, сез мине күрмәдегез, мин сезне күрмәдем.— дип боларга кул бирле дә, Дамирга әйтте: — Ә синең белән. Дамир, бәлки, күрешербез дә әле... Андрей урамның теге ягына чыкты да. йортларның номерларын караган булып, урам буйлап китте. Ике дус көн буе теге йортны күзәттеләр, ләкин Андрейның кире әйләнеп чыкканы күренмәде. ке көн үткәч, кирәгенчә киенгән-җыенган Дамир, дусты Рамил белән саубуллашканнан соң. теге йорт ишегенә килде Ишекне тартты, ишек ачылды. Алга таба тагын өч кат ишек иде. Аларын да үткәч, бер бүлмәгә эләкте: өстәл артында җирән сакаллы, акайган күзле, борын сөяге төпкә баткан бер адәм кисәге утыра иде. Нәрсә кирәк?— диде ул. Син кем? И — Мин В-143. — Дөрес, көтәм,— дип. өстәл артыннан торды да кулындагы яулык белән Дамирның күтләрен бәйләде. Гафу ит. дускай, син бит бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә сүз бирдең. Атла алга! — диде дә Дамирны ниндидер яшерен ишектән кертеп җибәрде Анда сине көтәләр. Ишек салмак кына үзеннән-үзе ябылды. Нәрсәдер шыкылдады, сызгырып куйды һәм (бүлмәдәме, әллә кабинадамы?) кабер тынлыгы урнашты. Шулвакыт Дамир каядыр җир астына киткәндәй булды һәм аңын югалтты Аңына килгәндә, күзендә яулык кисәге юк иде инде. Ул ниндидер ят бер бүлмәдә ята икән. Бу авыл йорты иде. ахрысы: стеналары юнылган бүрәнәдән, өй җиһазлары ничектер шыксыз күренә. Ачык тәрәзәдән җылы җил бәрелгәне сизелә Дамир тиз генә сикереп торды да тәрәзәдән карады. Ләкин ни-нәрсә бу? Тышта, шәһәр урынына, ниндидер авылсыманрак нәрсә иде Урам тулы яшел үлән . Анда-санда мал-туар утлап йөри, кош-корт чукырдаша Урамнарда электр чыбыклары да. баганалары да юк Йортлар ничектер сәер итеп салынган: андый йортларны Дамирның тарихи фильмнарда гына күргәне бар. Тезгә җиткән күлмәк кигән, билләрен буган, аякларына нәрсәдәндер үргән (чабата булса кирәк) кием кигән ир-атлар уза. сарафан кигән хагын-кызлйр күренгәли. бала-чага чыркылдаша. Менә ат менгән бер кеше узды. Аның өстендә озын кызыл чикмән, аякларында итекләр Озын-аксыл чәчләре ат чапкан уңайга җилфердәп бара. Кинәг Дамир, үзенә караганнан соң. гаҗәпләнеп калды: ул үзе дә шундыйрак киемнән түгелме соң лабаса!? Тәрәзә каршыннан гына ике кеше сөйләшеп узды. Ләкин бу нинди сәер диалект икәгг соң?.. Дьякон Амвросий напився зело пьян, отъел у тиуна Есипова палең. дип хихылдап көлә иде тегеләрнең берсе Паки у менә украли руковицы борановые новые помазаны, да монгню три алтынниками огризали с пояса Дамир боларнын телен аңлады шикелле, ләкин алар белән сөйләшә алмас иде. мөгаен. Шулвакыт кинәт кенә ишек ачылды һәм өйгә 16—18 яшьләр тирәсендәге бер кыз килеп керде. Аксыл озын чәчле мөлаем гына күренгән бу кыз Дамирны күргәч гаҗәпләнмәде, аның монда икәнен белә иде. ахрысы Отколь ты отрок? Яко тя кличут? Дамир аның соравын аңлады, ләкин ничегрәк җавап бирергә белмәде. каушап калды Ты что. немец? Ал и татарин? Кыз гагын аның исемен сорады. Егет, исемен әйтер чакта, тыелып калды, ул бит хәзер Дамир түгел ич инде. Сергей минем исемем. _ Кыз аны аңлады, ләкин егетнең сөйләшүенә аптырады һәм бытылдарга кереште: Син безнеңчә сөйләшмисең, син кайдан'’ Ни өчен сине арбага салып китерәләр иде, син нәрсә авырыйсыңмы әллә'.’ дип төпченде ул егеттән. Дамир кыз белән сөйләшергә яраклырак сүзләр эзләргә тыры- шмакчы иде. ул арада өйгә бер ир-ат килеп керде. Аңа 40—45 яшьләр чамасы иде. Параня. йөдәтмә кунакны, бар. анаң сине эзли! Нихәл, егет дип. ул Дамирга габа килде. Параня чыгып китте. Таныш булыйк Минем исемем Михайло. Михайло Иванов Сергей исемен әйтте. Күреп г орам, сөйләшүең безнеңчә түгел, анысы аңлашыла, син бит чиг ил кешесе Монда Н. шәһәрендә андыйлар байтак, диде Михайло — Н шәһәре?—дип гаҗәпләнде Дамир. «Мин бит үзем шул шәһәрдән килдем»,—дип. чак әйтмичә калды Дамир. Ярый, хәзергә ял ит.—дип урыныннан кузгалды Михайло — Озакламый сине ашатырлар, аннан соң мин сине кирәк җиргә илтеп куярмын. Дамир озын сәкедәге җитен катнаш иске чүпрәкләрдән сугылган палас өстснә барып ятты. Соңгы сәгатьләрдә булган галәмәтләрдән ул тәмам арган иде. Бу авыл кешеләре белән аңлашу үзе бер гаҗәп тоелды. Аларның сүзләренең, мәгънәсен аңласа да, Михайло белән Паранянын сорауларына юньләп җавап бирә алмады ич ул. Ишек ачылып, тагын Параня керде. — Сергей! Синең кәләшең бармы? Исеме ничек? Сине яратамы9— кебек сораулар белән Дамирга бәйләнергә тотынды. Ишектән тагын бер хатын-кыз керде Кулына кәрзин тоткан бу хатын олы гына яшьләрдә иде. — Сергей! Кил. бераз булса да ашап ал.— дип, ул кәрзин өстендәге ашъяулыкны ачып, өстәлгә ит тулы савыт куйды, икмәк чыгарды, кечерәк кенә чүлмәк белән ниндидер эчемлек утыртты. Анысы квас булып чыкты. Савытсаба агачтан эшләнгән, төрле буяулар белән бизәлгән иде. Ашап тамагы туйгач. Параня белән теге хатынны озаткач. Дамир тагын тәрәзәгә килде. Урамнан башларына очлы тимер шлем, өсләренә көбә кигән, авыр кылычлар таккан 15—20 кешедән торган атлылар төркеме уза иде. «Бу нинди бутафория тагын!—дип уйлады Дамир Бу нәрсә. Мосфильммы. әллә Голливудмы? Гомумән, бу нинди галәмәт икән?..» Кинәт аның күзе ерактагы тауларга төште. Нәрсә бу? Бу бит — Атаман таулары. Н. шәһәреннән ерак түгел. Дәү әтисе фатирының тәрәзәләреннән ул таулар бик ачык күренә. «Моның булуы мөмкин түгел.— дип уйлады ул. ни өчен бу таулар шундый таныш? Нәкъ Н. шәһәреннән күренгәнчә Бу нинди сөйләм, нинди кешеләр? Мин монда ничек килеп эләктем? Нигә мине арбада китергәннәр бу өйгә? Озак килгәнменме мин? Гомумән, бүген июнь аеның ничәсе?» Ул тәрәзәдән карады. Каршыдагы йортның тәрәз каршындагы кечкенә эскәмиядә Параня утыра иде. Параня! —дип эндәште егет һәм кызга кул изәде.— Кил бире Нәрсә, лачыным? дип сорады җиткән кыз. Параня!—диде ул кызга, сүзләрен әкрен генә, ашыкмый гына көйләп. Мин, чыннан да. авырдым. Аңымны да югалтканмын бугай. Әйт әле, бүген нинди число? — Иртә белән егерменче изок иде. дип елмайды кыз «Мин дә егерменче июньдә чыктым. Димәк, минем Н. шәһәреннән чыкканыма әле ике сәгатьләп кенә үткән», дип уйлады егет. — Елын да әйтимме1 ’ дип сорады кыз күңелле көлә-көлә. — Анысын үзем дә беләм, 1994 нче ел. — Сездә, бәлки шулайдыр да. Ә бездә дөнья яратылганнан башлап 7060 нчы ел бара. — Җитәр инде сиңа шаяртырга. Параня. календарьны Христос туган көннән башлап исәплиләр бит. — Син үзен минем башны катырасың. Мин сиңа әйттем бит 7060 нчы ел дип. — Календарегыз бармы?—дип сорады ул кыздан. — Ә нәрсә була ул? Дамир аңлатып тормады. Бу эшнең файдасыз икәнлеген тиз сизде ул. — Хәтеремнән чыккан, Параня. илегез ничек атала әле?—дип сорады кыздан егет. — Бөек Мәскәү князьлеге. — Ә князь кем?—дип төпченде егет. Бөек Иван. Россия патшасы, дип рәхәтләнеп көлде дә китеп барды кыз. Дамир тәмам аптырады Ничек итеп инде 7060 нчы е . оулсын икән'’ Күп уйлана торгач, исенә төшерә башлады Дөнья яратылганнан башлап. елларны Россиядә Петр патша заманына чаклы исәпләгәннәр бугай Бүгенге ел исәбе Христос туган көннән башлап исәпләнә Ә ул 5508 нче елны туган. 7060 тан 5508 не алсан. 1552 нче ел була Ә бу— Параня әйткән Явыз Иванның патшалык иткән еллары. Ул гына да түгел, анын Казан ханлыгын бетергән елы. Димәк, теге Ленин урамындагы 17 нче йорттан Дамирны туры 16 нчы гасырга озатканнар. Нинди максат белән? Хәер, илне саклар өчен, дип әйтелгән иде бит инде. Ләкин 16 нчы гасыр уртасында Руська кем яный?! Кинәт Дамир эсселе-суыклы булып китте, тыны кысылды, йөрәге еш-еш тибә башлады: ул күп нәрсәне аңлады. Урыслар бит Казанны алырга әзерләнә, көч җыялар булыр. Август аенда һөҗүм итәчәкләр. Дамир! а күп уйланырга ирек бирмәделәр, ишектә Михайло күренде. Ул үзе артыннан егетне әйдәп өйдән чыкты Менә алар, икесе ике атка атланып, урам буйлап чабып киттеләр Өйләр барган саен эрерәк һәм (өзегрәк була баралар иде. алар шәһәрнең үзәгенәрәк керәләр бугай. Зур бер йортның ишегалдына керделәр. Анда торган иярле өч-дүрт ат янына үзләренең атларын бәйләделәр дә өй эченә керделәр. Өй эчендә егермеләп кеше бар иле Барысы да бертөрле киенгән, хәрбиләрчә җыйнак бу кешеләр олырак яшьтәге затлырак киемле бер дәү агайны тыңлыйлар иде Михайло белән Дамир арттарак буш урынга барып утырдылар. Тырыша горгач. Дамир icre агай сөйләгән сүзләренең мәгънәсенә юшенә башлады. - Петуховкада бөтен ир затын суеп, хатын-кыз һәм бала-чагаларны әсирлеккә алып киткәннәр.. дип сөйләнә иде ул. Мин үзем Петуховкадан. анда бернинди суешның булганы юк. бар да имин, дип пышылдады рәттән утырган бер егет Дамирнын колагына. Кичә генә авылда булдым. Аннары ул гагын Дамирга таба иелде: Син кайдан, исемең ничек? Сергей’’ Ә мин Иван Бояр Куракин патшадан фәрман кигерде казандылар каты җәза алырга тиешләр Мәскәүдә. Рязаньда. Владимирда һәм башка җирләрдә көчле гаскәрләр туплана. Кыскасы, без зур вакыйгалар алдында торабыз. дин дәвам итте теге дәү агай. Дамир мондый хәбәрләрдән тәмам коелып төште: чыннан да. аңа үзенең ата-бабаларына каршы сугышырга туры киләчәк микәнни1 Ул уйланып утырган арада өй эчендәге кешеләр чыга башладылар Дамир кая барырга белмичәрәк аптырап утырганда, аңа Михайло килеп эндәште: «Бүгеннән синең урының менә шунда, егетләрдән калма, үзең барын да күрерсең һәм белерсең. Әлегә шунда хезмәт ит. вакыты җиткәч, сине кирәкле кешеләр табарлар». Дамир әлеге кешеләр артыннан чыгын, алар белән икенче йортка керде Бу аларның казарма кебек җирләре иде. ахрысы. Ана ниндидер сәләмәләр җәелгән бер агач ятак күрсәттеләр Арадан берсе (Дамир аңа «Туң күз» дип исем бирде) анын янына килеп, егетнең иңбашына кулын куйды: Мин синең турыда Паранядан ишеткән идем Сине «немец» диде ул. Мин бу сотчерунең йөзбашы булам Исемем Федор Быков Син. Сергей, хәзер! ә ял ит. аннары корал, көбә һәм башкасын бирерләр үзеңә! Кич белән Дамир ypaMia чыкты. Шәһәрне караш ылык баскан иде Берике җирдә учак дөрли, анда-санда факел яндырып йөргән кешеләр күренә Кайсыбер тәрәзәләрдән урамга юнык кына ут яктысы сирпелә Ерак та түгел, хатын-кызлар җырлый, җырлары озын һәм гади, әйтерсең лә ике-өч нотадан гына төзелгәннәр. Якын гына бер өйдән исерек тавышлар ишетелә, кемнәрдер җырлый һәм бии. Озак та үтми, ул өйдә ызгыш башлана. Бер-берсен дөмбәсләүче ир-егетләр урамга ук ишелеп чыгалар, хатын-кыз чыркылдаган тавышлар килә. «Менә бусы безнеңчә, дип көлемсерәде егет,— димәк, мин чыннан да Россиядә...». Берничә көн үткәч, казармага Михайло килеп керде. Алар «Туң күз» белән озак кына гәпләштеләр дә, ахырда тегесе Дамирны чакырып алды: Сергей, тиз генә җыен, безнең белән барырсың! Ярты сәгатьтән соң алар инде шәһәрнең иң үзәгендә урнашкан зур бай йортның ишегалдында иделәр. Бу — бояр Куракин йорты иде. Дамир үзләре атланып килгән атларны башка атлар янына урнаштырып, ашар- ларыпа салгач, әлеге йортның нигез кырыена килеп утырды да ачык тәрәзәдән гөрелдәп ишетелгән тавышларга колак салды. Сөйләүче —тимердәй тавышына караганда, югары дәрәҗәле кеше булса кирәк—сүзләрен болай дәвам итте: Ул якларда җир ел саен бай уңыш бирә, көтүлекләрендә төркемтөркем көр маллар йөри. Анда алтын-көмеш. бакыр, кыйммәтле ташлар җир эче тулып ята. Ә бабалары болгарларның чуен тимере эреткәненә инде биш йөз ел. дип әйтәләр. Анда халык һәрвакыт хәлле, сәүдәгәрләр бай. . Бөек Россиянең чикләре көньякта әлегә тыныч. Кырым ханы белән дуслыгыбыз хәзергә нык. Хәзер болгарлар нәселе Казан дигән яңа пайтәхет төзеделәр. Казанда Урда ягыннан килгән татарлар хакимлек итә. Аларны үз кул астыбызга алу өчен иң кулай вакыт. Литва патшасы да казандылар белән аралашуын ташлады. Алтын Урда кыйпылчыклары булган Казан, Кырым. Астрахань һәм башка татарларның таркаулыгы безгә бик кулай. Моның белән файдаланмый калу безнең яктан ахмаклык булыр иде. Шушы форсаттан файдаланып, татарлар бер-берсе белән тарткалашкан чакта безгә көнчыгышка ташланырга һәм ул ханлыкларны берәмләп юк итәргә кирәк. Гомумән, мин сезгә шуны әйтергә тиешмен, тагарлар коллыкка төшерелергә, дөресрәге, эш атына әверелергә тиешләр. Христиан диненә күчмәгәннәрен бөтенләй юк итәргә, җирләреннән куарга! Шулвакыт кемдер килеп тәрәзәне япты һәм Дамир өй эчендәге тавышларны ишетми башлады. Берничә көн үтте. Дамир иптәшләре белән аралаша башлады, алар белән шома гына сөйләшергә өйрәнде. Петуховка егете Иван белән ару гына дуслашып китте. Көннәрдән бер көн. көтмәгәндә, ул урамда Андрей белән очрашты. Теге дөньядан килгән ике егет кочаклашып күрештеләр, бик озак сөйләшеп тордылар. Син нәрсә уйлыйсың бу хәлләр турында?—дип сорады Дамир Андрейдан ахырдарак. Менә нәрсә. Сергей, бу турыда син миннән сорашма. Икенчедән, мин синең кем икәнлегеңне дә. нинди максат белән монда йөргәнеңне дә беләм. Ләкин миннән курыкма Сатмам. Сөйләштекме? Йә. ярый, бәлки күрешербез әле, диде дә Андрей китеп барды. Дамирны барыннан да бигрәк дәү әтисе Касыймның язмышы борчый иде. Чыннан да, үлгәнме ул, әллә исән калып та берәр гасырга күчерелгәнме? һәрхәлдә, аны табу— оныгы Дамирның кулыннан килә торган эш түгел, ахрысы. Әмма Дамир үзенең бурычын үтәде түгелме соң? Сер ачылды: Көнчыгыш илләрен яулап алу өчен борынгы ата- бабаларына ярдәмгә егерменче гасырдан уналтынчы гасырга кешеләр җибәрелә. Дөрес, шуннан артыгын Дамир әлегә ачыклый алмады. Дәү әтисен табу ихтималы күренми. Димәк, кайтырга вакыт. Ләкин ничек? Бер елдан соң. бәлки, кайтарырлар аны. Ләкин исән калырмы ул аңа чаклы? Шулай булгач, кайту юлын ныклап эзли башларга вакыт. ртәгесен Быковның отрядына өс-баш киемнәрен алыштырырга кушып фәрман килде. Аякларына йомшак кунычлы, сыланып торган җиңел күн итекләр кидерделәр. Дамир иптәшләренең өстенә карап шаккатты: бу урыс киеме түгел иде Үзеңә кара, чын татар юлбасары булгансың,—дип көлештеләр иптәшләре. Бер сәгатьтән инде алар җитез аргамакларга атланып, кораллар тагып, камчылар чыжылдатып көнчыгыш ягына чабып киттеләр Ике тәүлек барганнан соң. зур гына елга буена килеп җиттеләр Йөзбашы Быков шушы яр буенда тукталырга, ял итәргә кушты. «Теге як яр казанлыларныкы». — диде ул. Учак тирәсендә кичке ашны ашагач. Дамир тирән уйга чумды, һаман да шуңа борчыла иде: ничек итеп инде ул үзенең ата-бабаларына каршы барсын ди? Ни эшләргә? Качып китеп, теге ярга йөзеп чыгаргамы’’ Алай эшләсәң, кайту мөмкинлеге бөтенләй юкка чыкмасмы’’ Шулвакыт Дамирның колагына искиткеч бер тавыш ишетелде, елганың аргы ягында Казан кызы җырлый иде. Сүзләре ерактан аңлашылмый. ләкин тавышы моңлы, йөрәкнең әллә нинди кылларын чиертә иде Көн туганда Быков сугышчылары ат өстендә баралар иде инде Алар елга аша чыкмадылар, ә елга яры буйлап көньякка таба чаптылар. Алда бер авыл күренде «Туң күз» отрядны туктатты да. авылга таба камчысын төбәп, болай диде Безгә татарларга сатылган, алар белән бергә мәкерле уй корган христиан авылларын юк итәргә, халкын кырырга фәрман бирелде Алар* ны кызганмагыз, алар безнең дошманнарыбыз Алга! «Батыр» сугышчылар кулларындагы майлы чүпрәкләр ураган таякларга ут кабыздылар һәм авылга таба чаптылар Чапкан уңайга салам белән ябылган өйләргә һәм каралты-курага ут салдылар. Авыл мәхшәргә әйләнде. Төрле җирдә хатын-кыз. ир-ат һәм бала-чага акырыша Җайдаклар аларны һич кызганмый кыралар иде Менә Дамир бер ат- лының урамга таба чабып китүен күрде: бу аның дусты Петуховка авылы ereie Иван иде Дамир аның артыннан чабып китте һәм иптәшен агач төбенә капланып елаган хәлдә тапты. Ул аттан төшеп егетне юатырга тотынды. Егет үксеп-үксеп сөйләргә кереште: Моннан ерак түгел минем туган авылым урнашкан Без татарлар белән гомергә тату тордык. Ләкин аларга берәүнең дә сатылганы юк Ни өчен яндырабыз без бу авылларны’’ Ни өчен гөнаһсыз кешеләрнең җаннарын кыябыз? Алар янына сотник Быков агылып килеп җитте. Сез нәрсә селәгәйләрегезне агызасыз’’ дип җикеренде ул ике егеткә. Күземә күренмәгез, эшегездә булыгыз! Ул көнне отряд ике авылны юк итте Авыл халкы кайсы үтерелде, кайсылары урманнарга качты, күпләре елга аша чыгып теге як ярга киттеләр. Ләкин Дамир бу эшләргә катнашмаска тырышты, чигтөрәк йөрде «Минем бу шәфкатьсез суешта ни эшем бар», дип газапланды ул Әкренләп Дамирның миендә таркау хәлдәге уйлары тәртипкә салына башлады. Ниһаять, ул аңлады соңгы ике көн эчендә алар кылган гамәлләр урыс хөкүмәте алып барган сәясәтнең башлангыч алымы татарлар белән урыслар арасына коткы салу, ягъни бояр Куракин әйткәнчә, чик буе инцидентын булдыру иде «Туң күз» бу көннәрдә Дамир белән Иванны күз уңаеннан ычкындырмады. аның икесенә шикләнеп каравы йөзенә чыккан иде Икенче көнне отряд янә сәфәргә чыкгы Арыган җайдаклар ямьле генә болында, карамалар арасында, ялга туктадылар. Учакта ит пешә, берничә кеше атлар янында булыша, калганнары йокыга изрәп, агач И төпләренә ауганнар. Дамирны башында кайнаган уйлар йоклатмый. Ул торып, куаклар буйлап китә. Аның исенә малай чаклары, туган як болыннары төшә Кинәт янында кемдер кыштырдаган кебек булды. Дамир куаклар артында ат менгән кешеләрне күрде. Алар, якын килмичә генә, Быковның отрядын чолгап алганнар иде. 300—400 ләп кеше булыр, киемнәре үзгә иде. Дамирга ниндидер көч куаклар арасында калырга кушты. һөҗүм итүче җайдаклар, ниндидер сигнал буенча, ял итүчеләр өсте- нә ташланды. Якын араны күз ачып йомганчы сикереп үттеләр дә урыс сугышчыларын тураклый башладылар. Сугыш ун минуттан артыкка бармады, һөҗүм итүчеләрнең сөйләшүенә карап. Дамир аларның татарлар икәнен аңлады... Дамир куаклык эчендә озак утырды. Ул әле генә үлемнән котылуын аңлады. Ләкин бу хәл аны шатландырмады Яшиме соң ул бу дөньяда? Тере кешеме ул, әллә очып йөргән җан иясеме? «Кызык.—дип уйлады егет.— егерменче гасыр кешеләре уналтынчы гасырда үлә ала микәнни?» Ә чынбарлык исә коточкыч иде. Гаскәри юлдашлары кырылды. Инде нишләргә? Кая барырга? Ниһаять, ул әсирләрне алып киткән казанлылар артыннан юл алды Бер сәгатьләп атлаганнан соң, ат эзләре аны зур гына бер авылга алып килде. Авыл зур гына булып, өч мәчет манарасы күренә иде. Өйләр төрле зурлыкта, такта, кайры яки салам белән ябылганнар. Авыл урамына кергәч, Дамирның тыны кысылды, тамагына нәрсәдер тыгылгандай булды. Мондагы кәләпүшләр, түбәтәйләр, чалмалар, киез эшләпә сыман нәрсәләр, читек-кәвешләр, колакка ятышлы сөйләшкән тавышлар, манарадан иңгән азан моңы—болар бар да егетне тел белән әйтеп килештерә алмаслык хисләргә батырды. Шул тойгыларга исереп, ул урамнардан атлый бирде. Ниһаять, аның исенә үзенең аяныч хәле төште: нишләргә соң? Каршыда мәчет тора иде. Дамир күп уйлап тормыйча, аның ачык ишегеннән атлап керде. Бөтен белгәне «Бисмилла» иде. Ишектән кергәндә. ул шуны әйтте. — Әссәламегаләйкем!—диде егет, әбисе өйрәтергә тырышкан сабакларны хәтерләргә тырышып. — Вәгаләйкүм әссәлам! — Йә. олан, кил якынрак!—диде аңа ак сакаллы мөлаем карт Аның башында чалма, өстендә тамагына чаклы элдерелгән озын кием иде. Егет эчкәрәк узды, бабай күрсәткән урынга утырды. Хәзрәт дога кылды, егет тә бит сыйпап куйды. — Хуш. — диде дин әһеле.— мән сәне белгүче ирмәсмен. кемсә углы булурсән, кайдин килурсән? Мин бик ерактанмын. . Миңа берәр башлык кирәк... бик мөһим хәбәрем бар! - Сезнең телең ят торур. Сөйләгел мәңа йомышың. Дамир аңа бик авырлык белән үзенең урыс гаскәрләрендә хезмәт итүен, аларның Казанны алу турындагы омтылышларын аңлатты һәм соңгы ике-өч көн эчендә баштан кичкән хәлләрне бәян итте. - Сәнең сүзең рас булгай. Мәнем ушбу золымдин хәбәрем юк имәстер. Имди, аллаһе боерса, безем түрәләремезнең күзләрене ачмак кәрәктер. Мән пайтәхеткә. Шәһри Казанга юл тоткаймын Сәне дә үзем берлән алаем. Аңа хәтле кунак булгайсын. Хәзрәт егетне өенә алып кайтты, абыстае белән таныштырды. Өй эче бик пөхтә, идән һәм түшәм такталары, стена бүрәнәләре ап-ак итеп кырылган. Төрле җирдә тукымалардан эшләнгән каюлы сөлгеләр. Чаршау һәм челтәр кашагалары да егетне сокландыра иде. Түр башына изге гарәп хәрефләре белән язылган шәмаил эленгән. _ Кичке ашка кайнар коймак, бал. хуш исле үләннәр салып пешерелгән чәй куелды. Абыстай өстәлгә дүрт чынаяк чәй агызып утыртты да артына борылып эндәште: — Айгөл кызым, куеп торгыл «Йосыф китабымны Чаршау артыннан буйчан гына, җиткән кыз күренде. Ул. яулык чите белән битен капларга тырышса да. үзенең чибәрлеген егеттән яшерергә тырышмый иде. Шулай ук тал чыбыгыдай сылу буй-сынын кара бәрхет камзулы да. зәңгәр ефәк күлмәге дә ышыклый алмыйлар Чәч толымнарында чулпылар чылтырый, беләгендә асылташлар белән бизәлгән беләзекләр күренеп кала. Иртәгесен Дамирны уяттылар. Иртәнге ашны ашап, арлы-бирле йөренеп алгач. Дамир хужабикә янына килде Апа. Айгөл кайда9 дип сорады ул. — Сыу ягада казлар көтә булур Егет урамга чыгып Айгөлне эзләп китте. Ниһаять, ул аны елга буеннан барып тапты. Аулак урында кыз аннан йөзен яшерми иде Алар юк-бар нәрсәләр турында сөйләшеп озак кына йөрделәр Шул рәвешчә өч-дүрт көн вакыт узды. Әхмәдишаһ хәзрәт иртәгә Казанга юлга чыгасын белдерде. Кичкә табан Дамир белән Айгөл, кеше күзеннән сакланыбрак кына, каз көтү сылтавы белән, тагын елга буена төштеләр. Дамир белән Айгөл арасында мәхәббәт җепләре дә сузылып өлгерде бугай, һәрхәлдә, алар бер-берсенә битараф түгелләр иде. серләшеп туймаслар иде. Уйга калган егет елга буендагы комда таяк белән нәрсәдер сызганарга тотынды. Аның сызымнарын карап утыра торгач. Айгөл гаҗәпле кыяфәт белән кычкырып җибәрде — Дамир! Нәрсә бу. ничек яздың моны9 ...Йите йөзенче сәнәдә шәуәлнең сәкезендә аллаһе каршына Әхмәт бине...—дип укып кигге Айгөл. Инде Дамирның гаҗәпләнер нәүбәте җитте: — Айгөл! Син моны ничек укый аласың? Мин нәрсә язылганын белмим, безгә мондый хәрефләрне укытмадылар Ничек инде укытмаска? Мин бит энекәйдән сабак алам Ә менә син аптырат гың: нәрсә язганыңны үзеңдә белмисен Әйг әле дөресен, син шаяртасың бит. әйеме? Безнең авылның яртысы элек урыс авылы иде. дип аңлатырга тотынды егет.— Хәзер инде алар юк. ләкин өй һәм чиркәү хәбәрләре калды Без. малайлар, кечкенәдән шунда уйнап үстек, аның ташларын ыштаннарыбыз белән шомартып бетердек Менә шунда, нигез iашларында. мондый язулар иде. Безнең аяк астыбызда яткан берсе ташта нәкъ шушы язулар иде. Без ярышаярыша. комда шуларны яза идек Ул ташның һәр бизәге хәтеремдә. Егет таяк белән янә таштагы тамгаларны сыза башлады. Дамир, диде кыз егеткә, бездә бит андый ташлар бар. иске зиратта. Әйдә карыйбыз. Алар, җитәкләшеп, таудагы авылга таба йөгерделәр һәм күз ачып йомганчы зиратка килеп җиттеләр Кыз аны иске каберлек янына алып китте. Куе агачлык эчендә анда-санда җиргә яртылаш баткан, мүкләнгән кабер ташларытора иде Айгол егетне чигтәрәк горган бер таш янына чакырды Дамир аны күргәч, өнсез калды, теле тотлыкты: ташта егет комга язган язулар чекерәеп юра иде Булуы мөмкин түгел! Айгөл! дип кычкырып җибәрде егет, бу бит нәкъ шул таш Мин аны яхшы беләм Булмас, кем ул ташларны күчереп йөртсен. Үзең күрәсең, ул монда ике йөз еллап торган, яртылаш җиргә баткан. — Эш анда түгел, таш ерак күчмәгән. Аны чиркәү нигезенә генә салганнар, ә бу каберлек урынына урыс авылы салынган — Син пи сөйлисең, Дамир, авырдыңмы әллә?—дип көлде кыз.— әнә ич зират тора, бар нәрсә үз урынында, нинди урыс авылы булсын ди монда. Сөйләшә-сөйләшә. алар янәдән елга буена төштеләр. Кич булып. Төн патшабикәсе дөньяга кара пәрдәсен капларга әзерләнә иде. — Дамир, сорыйсым килә. Син бик сәер егетсең. Әйт әле, син кем? Кайдан килдең? — Мин шундый ерактан. Айгөл, әйтсәм, ышанмассың,— диде егет уйчанланып. Шушы минутларда ул күп нәрсәне аңлады. Аның күзләре яңа ачылып киткәндәй булды. Бу елга буе, бу авыл Дамирның туган авылы иде. Әлбәттә, бөтен нәрсә нык үзгәргән. Авыл да, елга да урыныннан күчкәннәр, исемнәре икенче, әмма ныклап карагач, туган җирендә йөргәненә шиге калмады егетнең. Елганың аргы ягында кемдер учак ягып җибәрде. Менә инде Дамирның борынына балачактан таныш учак исе, төтен исе килеп керде. Су буенда учак яна. Кем кабызган ул учакны... —дип. үзе дә сизмәстән көйләп җибәрде Дамир. — Җырла, зинһар, җырла!—дип пышылдады кыз.— моңлы егет икәнсең. Дамир җырны яңабаштан һәм ахырына кадәр җырлады. — Дамир!—диеп, кулын егетнең иңбашына куйды кыз. озак кына дәшми утырганнан соң — Сорат мине әткәйдән. Көзгә туйлар ясар идек Синең белән җир читенә китәргә дә әзермен. - Их. Айгөл!— дип көрсенде егет, кызның яшьле күзләренә карап — Көзгә чаклы әле нәрсәләр генә булып бетмәс. Синең белән минем ара җир белән күк арасы кебек булыр. Ә бу җирләрдән яулар үтәр, авыллар урынында көл генә калыр. — Ә без?—дип пышылдады кыз. — Сез?—Егет үзенең әйткән сүзләреннән үзе дә курыкты. Чыннан да, икеөч айдан Явыз Иван Казанны яулаячак Бөтен ир затын юкка чыгарып, хатынкыз һәм бала-чаганы әсир итәчәк, чукындырачак. Тарихта күрелмәгән суеш, канкоеш башланачак. Җирле халык урынына урысларны күчереп китерәчәкләр. Болгар-татарга каршы йөзләрчә елларга сузылган рәхимсез суеш башланачак. — Айгөл!—дип. кызның кулларын алды егет.— Әйт әткәңә, тизрәк күченегез моннан. Еракка, гарәпләргә, төрекләр иленә китегез. Көзгә кадәр бу җирләрне урыс басып алачак... — Син күрәзәчеме әллә?—дип сорады үпкәли төшкән кыз. Ул егеттән икенче төрлерәк сүзләр—мәхәббәт сүзләре көтә иде бугай.— Урыс элек тә күп мәртәбәләр басып кергән, ләкин аларны куа торганнар. Алдагы көндә дә Аллаһе тәгалә саклар безне. Айгөл! Ышан миңа. Бу юлы инде бернәрсә дә ярдәм итә алмаячак. Аларның җиңәчәге яхшы мәгълүм. Шулвакыт авыл ягыннан Айгөлнең әнисе килеп җитте: — Айгөл!—дип ачуланды ул.— Нәрсә дөньяңны оныттың? Атаң белә калса, икебезгә дә эләгәчәк бит... Иртән таң беленгәндә мулла абзый белән Дамир чәнчек арбага утырып Казан юлына чыктылар. Алда утырган таза гәүдәле яшь егет берсе туры, берсе кола ике атны тотыбрак барырга тырыша. Озын юлда алар мулла абый белән күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Ниһаять, карт Дамирны иң куркыткан сорауны бирде: — Шулай да. олан, син үзең кай яктан, урыслар арасына ничек эләктең? Дамирның бу сорауга ышандырырлык җавабы юк иде. Менә нәрсә, егет, дип дәште карт Дамирга. кич белән бер елга буена ялга туктагач һәм йоклагач — Син сөйләшүен буенча төрки, киемен безнеке, ләкин «бисмиллаһмны гел онытасын, ашагач бит сыйпамыйсың, намаз-тәһарәт турында әйтеп тә тормыйм. Син кем? Чукынганың тоелмый, яһүди дә түгелсең, кем син? Нинди Аллага табынасын? Әллә мәҗүсиме син? Шушы ук сорауларны камчы белән бергә бирерләр дип уйламыйсыңмы? Ә синең Айгөлгә урыслар басып алуы турында сөйләгән сүзләрең? Дамир ни дип тә җавап бирергә белмәде. Киләчәктән килдем дип әйтсә, хәленең тагын да мөшкелрәк будырып ул аңлый иде Әхмәдишаһ хәзрәт вәзгыятьне үзгәртергә булды: Дамир угланым! Казанда ничек булса да сереңне чиштерерләр синең. Язмышыңны күз алдына да китерүе кыен Миңа турысын сөйләсәң. мин бәлки сиңа ярдәм итә алырмын . Кызымның үтенечен дә искә алып. Бераз уйлагач. Дамир, бу мөхтәрәм картка үз язмышын ышанып тапшырырга булды. Ул Әхмәдишаһ хәзрәткә Дәү әтисенең югалу көненнән башлап, бөтен булган хәлләрне тасвирлап бирде. Аннан соң ул тарихка, географиягә, егерменче гасыр тормыш-көнкүрешенә күчте. Кыска җәйге төн үтеп тә китте. Тәмам гаҗиз калган хәзрәт иртәнге намазга басты. — Йа Хода! дип Аллага ялварды ул. намаз аралаш.— Мин колыңа нинди галәмәт җибәрдең син? Ирексез кылган гөнаһларым өчен җәзамы бу? Әллә шушы хәбәрчең аркылы куркыныч язмышыбыз турында искәртүеңме?.. Хәзрәт, намазлыкка башын бәрә-бәрә, гарәп һәм төрки телдә озаклап Аллаһе тәгалә белән сөйләште. Углым! Синең сүзләрең, хакмы-юкмы. әмма мине бик нык куркыта. Казанда синең өчен үзем сөйләшермен Инде үзеңнән сорасалар. Кырым ягыннанмын. дип әйтерсең. Хәзерге вакытта хан сараенда Кырым кешеләре юк. Иншалла. бар да шома үтәр Өченче көнне кояш күтәрелеп кыздыра башлауга, алар пайтәхеткә килен җиттеләр. Капкага килеп, тышкы якта торган ике сакчыга тап булдылар. Хәзрәт аларга кайдан килүләрен һәм кемлекләрен аңлатты һәм үзе турында имамга хәбәр итүләрен үтенде. Бераз торгач, имамнан кеше килеп, аларны үзе белән шәһәр эченә алып керде Юлчылар хан сараеннан ерак та булмаган, айлы манаралары белән болытларны телгәләп торган мәчеткә килделәр Мәчет әһелләре җомга намазына агай- энене көтәләр иде. Имам кунакларны җылы каршылады. Әхмәдишаһ мулла аңа кыскача итеп егет турысында һәм урыс хөкүмәтенең мәкерле уйларын сөйләде Мәскәү князенең Этил аръягына күз салуы минем өчен яңалык түгел, диде имам Ләкин моның турысында Боек ханны искәртми кую ярамас. Аллаһе боерса, мин бүген үк сезне аның хозурына алып керертә т ырышачакмын. Дамирны мәчеттән ерак гүгел бер йортка урнаштырдылар, хан каршына барырга әзер булырга боердылар Өч сәгатьләп вакыт үткәннән соң. егетне хан сараена алып киттеләр. Анда аны Әхмәдишаһ хәзрәт белән имам һәм тагын кемнәрдер көюләр иде. Ярты сәгатьләп горгач. аларны хан янына чакырдылар Келәмнәр җәелгән бүлмәләр, баскычлар аша үтә-үтә. юлчылар хан тәхете урнашкан зал! а керделәр Хан юк иде әле. Тәхетне ике яклан сарай әһелләре баскан Ул арада иярченнәре белән Ядегәр хан керле. Дамир шундук ханның бик яшь булуына игътибар итте Ирен өстендә сызылып кына киткән мыеклы, әле сакал да чыкмаган хан Дамирдан. бик күп булса, ике-өч яшькә генә олырак иде. Хан иярченнәре арасыннан берәү алгарак чыгып, имамга сүз бирде. Имам үзе белән килгән Әхмәдишаһ .хәзрәтнең Бөек хан каршына мөһим бер хәбәр белән килүен әйтте. Хан хәзрәтнең үзенә сөйләргә боерды. Әхмәдишаһ хәзрәт егет турысында һәм аның урысларның Казанга һөҗүм әзерләүләре турысындагы сүзләрен бәян кылды. — Иә, егет, хәзрәт сөйләгәннәрне җөплисеңме? — Җөплим, Бөек хан,—диде коелып төшкән Дамир. — Бөек хан,—дип, сарай әһелләре арасыннан берсе әрсез рәвештә сүзгә кысылды.— Бу егетнең сүзләренә ышану хата булыр иде. Болар бар да уйдырма, ә бәлки ниндидер максат белән кемдер аны өйрәтеп җибәргәндер. Боер, Бөек хан. мин үзем Иван патшага барыйм, барын да ачыклап кайтыйм. Әлбәттә, Бөек патшага тиң булырлык бүләкләр әзерләргә кирәк. Бу эшләрне башкармый торып, гаскәр, корал кузгатып Мәскәү падишаһын ачуландырырга ярамас. Ә бу егетне, шымчы буларак, телен чиштерергә һәм бүген үк асарга кирәк. — Сүзеңне ишеттек, Габдулла морза,— диде канәгатьсез рәвештә хан.— Ни әйтерсең, Йосыф би? — Бөек хан! Бу егетнең сүзләренә колак салу мәгъкуль. Әгәр дөрес булса, Мәскәү белән Казан арасында йөреп вакыт уздыру безнең өчен фаҗига булачак. Габдулла морза Мәскәүгә бүләк ташырга ярата анысы. Ләкин бит Иванның аның белән генә канәгать түгеллеге күренеп тора. Иртәгә үк көч, корал туплый башларга һәм чирүне йөз меңгә җиткерергә кирәк. Ә бәлки йөз илле меңгәдер? — Бөек хан!—дип кычкырып чыкты тагын Габдулла морза.-—Мондый зур чирү тотар өчен хан казнасы да, безнең кесәләр дә җитмәячәк. Халык та моңа күнмәс. Хан аның ягына кулын селтәде дә башын уңга борды: — Гаскәр би?—дип, уң кулда икенче торган хәрби киемдәге бер кешегә дәште. — Бөек хан,—дип башын түбән иде Гаскәр би,— кичкә генә болгарча киемнәр кигән унлап урыс сугышчысы безгә әсир итеп китерелде. Бу егет, чыннан да, аларның берсе булырга охшый. Аларның урыс авылларын яндырып йөрүләре хак. Бөек хан, бу егетне минем карамакка бир. Мин аны яхшылап капшап карармын. — Шулай булсын! Ал егетне үзеңә! - дип, хан урыныннан торды.— Мәскәү турысындагы карарыбызны иртәгә ишетерсез. Әсирләрне азат итәргә! Дамирны Гаскәр би үзе белән алып китте. Шуннан соң егеттән бик озак сорау алдылар, аның урысларда хезмәт иткән вакытын энәсеннән җебенә кадәр тикшерделәр. Гаскәр би аны үзе янына чакырып, урыслар арасында күз-колак булырга кушты. Дамирга шул гына кирәк иде. Аңа төрле аңлатмалар биреп, иртәгесен «иптәшләренә» китереп куштылар. Юлбасарларны төрлесен төрле җирдә тотып, аларның һәрберсеннән аерым сорау алганга күрә, Дамирның яңадан килеп кушылуына берәүнең дә исләре китмәде... шәһәренә кайтып Михайло күзенә күренгәч үк, монда да кыч- • кыртып сорау ала башладылар, һәрберсен башка-башка чакырып, баштан кичкәннәрен сөйләттеләр. Дамир, Гаскәр би кешесе өйрәткәнчә шактый җайлы котылды. Шуннан соң ике-өч көн буе диярлек Дамирны борчыган кеше булмады. Эшсезлектән һәм. аннан да бигрәк, билгесезлектән алҗыган егет урамнар буйлап йөрде. Башыннан үткән гаҗәп хәлләр турында уйлады, ата-анасын сагынды. Әлбәттә, бер ел буена монда яшәү аның уе-исәбенә керми иде. Ләкин нишләргә соң? Ул бит хәзер егерменче гасырга кайту ысулын ничек тә эзләп табарга тиеш. Н Аннары, биредән кем сине өенә кайтарыр икән? Кемгә кирәк син Син бит тарих океаны дулкынында йөзгән гади бер йомычка гына Үз язмышын турында дәгъва белән кем каршына барырсың0 Кем сине тынлар да кем сине коткарыр? Кылт итеп Казанда, хан сараенда булуы исенә төште Дамирга бит зур бурыч йөкләделәр. Ул бит хәзер Гаскәр бинең разведчигы Моның белән нәрсә эшләргә? Ләкин бит. икенче яктан, бу файдасыз гамәл Тарих инде булып үткән. Аны кире якка үзгәртү мөмкин түгел. Ул сугышларда һәлак булган каһарманнарның сөякләре дә череп туфракка әйләнгән Ниһаять, ярый торган эшме сон бу? Әхлак ягыннан да. бүтән яктан да. Егет кинәт сәскәнеп китте, урам буйлап барган җиреннән тып туктады: кемдер шыпыртлап кына ана чын исеме белән эндәшә иде — Дамир! Егет тирә-ягына карады. Урам чатындагы бүрәнәгә утырган үтә сәләмә киемле бер карт хәерчедән башка кеше юк иде шикелле -— Дамир, кил бире! — лип пышылдады соранчы. Егет куркып китте, эсселе-суыклы булды: серем ачылды, минем чын исемемне белгәннәр, дип уйлады ул. Оныгым, курыкма, диде карт Дамир ана якынрак килде һәм кагып калды: соранчы аның дәү әтисе Касыйм иде Бераздан инде алар куаклар арасында елашып кочаклаштылар Бераз тынычлангач, егет дәү әтисенә баштан кичкәннәрен, күргән михнәтләрен сөйләп бирде Касыйм ага да аңа үз хәләхвәлен сөйләп бирде Сөйләвеннән аңлашылганча, аның маҗаралары болайрак башланган икән. Көннәрдән беркөнне дәү әтисе түзми, теге ишекне барып тарта, эчкәре керә. Килеп керүенә аның йөзенә газ сиптергәннәр Аңына килгәндә. Касыйм менә шушы урта гасыр шәһәренең читендә ярым үле хәлдә ята икән Шәһәр читендәге бер кортка аны көчкә үлемнән алып калган Күрәсең, мин алар өчен бер бөҗәк кенә, диде бабасы Алар мине изеп кенә ыргыттылар. Эзләрен яшерер өчен, мине башка дөньяга илтеп ташладылар Ләкин язмыштан узмыш юк. әҗәл җитми үлем дә килми. Алар караңгы төшә башлагач кына кайтырга чыктылар. Дамир дәү әтисенә бояр Куракин йортын табып, шул тирәдәрәк йөрергә кушты Бәлки, андый-мондый яңа хәбәр ишетелер? Шуннан соң дәү әтисе үзе төн үткәрә торган куышына кигте Икс көн үткәч. Дамир атлар карап, ашатып ишегалдында йөри иде Әкрен генә тамак кырган тавыш килде, ачык капкадан 1аныш соранчы күренде дә тиз арада күздән югалды Егет анын артыннан иярде Ике йөз алымлап киткәннән соң алар бер янган йортның ишегалдына кереп яшеренделәр Оланым! диде ашыгып килүдән тыны беткән Касыйм карт Бәла! Сезнең егетләрне юк итәргә фәрман бирелде Мин теге син әйткән Куракин йортын эзләп таптым Бүген мин хәер соранып шул тирәдәрәк йөрдем Хуҗата кунаклар килде, алар бакчада кәеф-сафа кордылар Исерешкәч, телләре ачылып китте, күп нәрсәләр хакында ишет тем Казанга һөҗүм итәргә инде йөз меңнән артык армия җыелган Ярый, аларын соңарак сөйләрмен Иң мөһиме шул. бояр сезне юк итәргә кушты Безгә качарга кирәк Касыйм, капчыгыннан иске бишмәт чыгарып. Дамирга шуны кияргә кушты. Шулвакыт урамнан бер төркем ат менгән гаскәриләр чабын узды Ике соранчы, сакланып кына, аларның артыннан карап калдылар Азлылар Дамирлар торган йорт янында тукталды Дамирны кычкырын дәштеләр. Ул күренмәгәч, килгән кешеләрнең икесе монда калды, калганнары бар да чабып киттеләр. Сызарга кирәк моннан, диде Касыйм ага Әйдә, аерым-аерым гына ычкыныйк Кич белән элекке урында очрашырбыз. Ике хәерче биш көн буе шәһәр читендәге бер ташландык алачыкта, Касыймның куышында яттылар. Шуннан соң гына шәһәргә чыгарга батырчылык иттеләр. Беркөн шулай алар урам чатында хәл алырга утырдылар. Утыра торгач, Касыйм ага як-ягына карана башлады — Улым!—диде ул дулкынланган кыяфәт белән.— Кара әле теге тауларга. Алар бит минем тәрәзәдән дә нәкъ шулай күренәләр иде. Сулга кара. Безнең янда гына күпер бар иде, шул түгелмени бу елгачык? Уңда урам тауга менә иде. Ә монда урамы юк, ләкин тавы бар. Урманын кисеп өйләр генә саласы калган Каршыдагы урам да шулай ук түбәнгә, елгага таба төшә. Дамир, без утырган җирдә биш йөз елдан тротуар булырга тиеш түгелме соң? Ә бу алачык урынында мин торган дүрт катлы йорт. — Дәү әти! Каршыдагы юан бүрәнәләрдән салынган почмак йортта Ленин урамы. 17 нче йорт түгелме соң? — Валлаһи шул!—диде Касыйм карт, сөенеченнән калтырый башлаган тавыш белән. Аларның дулкынлануының чиге юк иде: чыннан да, бу бәладән котылырлармы? - Чү. улым, бу әле без өйгә кайттык дигән сүз түгел. Менә нәрсә. Шушындарак берәр аулак урын табып, хәзергә бу йортны күзәтик. Якын барырга һич тә ярамас. Йортка каршы урнашкан абзарның түбәсенә менделәр һәм. шунда урын әмәлләп, күзәтә башладылар. Теге йортта кеше-фәлән йөргәне күренмәде. Көн үтеп төн дә җитте. Таң атып көнчыгышта офык кызара башлагач кына теге йортның ишеге тавышсыз ачылды һәм аннан бер бәндәнең чыгуы күренде. Дамир кычкырып җибәрүдән чак тыелып калды: өйдән чыккан кеше Җирән сакал иде! Ул, тиз генә капканы ачып чыкты да. күздән югалды. Ике мескинәк көн буе абзар түбәсеннән төшмәделәр, капчыкларында булган каты-котыны кимерделәр һәм шыпырт кына киңәшләштеләр. Бәлки, кайтып булыр? Җирән сакалны көтәргә кирәк. Аның йортына керерлек түгел, тәрәзәләре ныклы капкач белән ябылган, ишегендә зур йозак. w Соранчылар көне буе киңәшеп, бер карарга да килә алмадылар. Йорт хуҗасы аларны егерменче гасырга күчерергә күнәрме соң? Мөгаен, күнмәстер. Әллә инде көч кулланыргамы'* Ниһаять, алар бу эшне ничек туры килсә, шулай башкарырга ният иттеләр — Аллага тапшырдык,— диде бабасы. Караңгы төшкәч, йортның ишегалдына керделәр дә Җирән сакалны көтә башладылар. Төн салкын булуга карамастан, арыган, йончыган тәннәре йокы, ял сорый иде. Ләкин йокларга һич ярамый Менә төн дә үтеп, таң беленә башлады. Офыкта Кояш та күренде Шулвакыт Дамир капка ерыгыннан ашыгып килүче Җирән сакалны күрде. Аның кырыс чырае рәхим-шәфкатьнең ни икәнен дә белмидер кебек иде. «Моның белән бер генә телдә сөйләшеп булыр, ахрысы»,—дип уйлады егет һәм кулындагы күсәген уңайлабрак тотты. — Үтереп куйма тагын,—диде бөтен нәрсәне аңлаган бабасы. Капка әкрен генә ачылды һәм аннан йортның хуҗасы керде. Дамир, арттан торып, күсәкне салмак кына аның башына төшерде. Җирән сакалның кесәсеннән ачкыч алып, өйнең ишеген ачып, үзен дә шунда күтәреп керттеләр. Ул аңына килмәгән иде әле. Кулларын-аякларын ныгытып бәйләделәр дә көтә башладылар. Ярты сәгать чамасы узгач, тыштан ишек шакыган тавыш ишетелде. Дамир бикле ишек янына килеп, ерактан тышка карады: анда боярның йомышчысы басып тора иде. — Егорий! — дип кычкырды ул.— Бояр сине чакыра, хәзер үк килеп җит. Аның атка менеп, чабып китүе ишетелде. Шулвакыт Җирән сакал аңына килде. Ул тыштагы тавышны ишетеп, эндәшер чакта. Касыйм ага учы белән аның авызын каплады Ни кирәк сезгә, кемнәр сез? — дип җикерде ул тегеләргә. Касыйм кулын аның авызыннан алгач «Э-э-э. картлач! Мин сине таныдым Җаныңны алып бетермәгәнмен икән, кара син нинди эт жан икәнсең. Мин бит сине дә таныдым, егеткәй. Йә әле. чиш кулны'» Күп сөйләнмә. Егорий! - дип. Дамир аның башына тагын күсәкне төшерде Ни кирәк сезгә миннән?—дип мыгырдады аңын югалтмаган Җирән сакал. Күсәк телен тиз аңлыйсың икән. - дип елмайды егет Син безне хәзер үк үзебезнең гасырга илтеп куй! Бу сүзләрне ишеткәч. Егорий эче катып көлә башлады Әһә-ә-ә-ә! Менә нәрсә икән. Бу беркайчан да булачак эш түгел. Сез моңа лаек түгелсез. Нишләтә аласыз мине? Үтерә алмыйсыз, чөнки ул вакытта сез мәңгегә монда калачаксыз, ә бу сезнең өчен дә үлем дигән сүз. Ишетәсезме, ерактан атлар чабып килә. Бу боярның кешеләре мине эзләп килә Йә. хәзер нишләрсез икән. дип. ул тат ын да ныграк көләргә тотынды. Сезне кайнар утта кыздырачаклар Яки. кисәкләргә турап, гәүдәгезне этләргә ашатачаклар, дип ажгырды ул Атлылар, чыннан да. йорт янында сикерешеп төштеләр дә тәрәзә капкачын дөбердәтә башладылар. Егорий. йокы чүлмәге! Ач ишегеңне, нигә бикләдең'.’ ■ Бераздан тагын ишек-тәрәзәләр шапылдый башлады Ватып булса да керәчәкбез. Боярнын көтәргә яратмаганын беләсең бит! Дамир соңгы чара калганны аңлады: йә башың, йә малың! Дәү әти! -дип кычкырды ул Егорийның авызын каплап торучы бабасына Яндыр йортны! Үлсәк үләрбез, әмма бу мәлгуньне дә үзебез белән алып китәрбез. Егетнең уй-ниятен аңлап алган Касыйм ага. факелны алып, сүз әйтмәстән генә өй эченә ут төртә башлады. Менә инде берничә җиргә ут ябышты Сез нишлисез, ләгънәтләр, янабыз бит! дип кычкырды Җирән сакал, һәм урамдагыларга ялварды Коткарыгыз! Ишек-тәрәзәләрне вагыгыз! Ләкин имәннән ясалган таза ишек-тәрәзәләр тиз генә бирешергә уйламый иде. Тыштан тагын тавышлар килде Егор Михайлович! Егор Михайлович' Сезгә ни булды’ Мине бәйләделәр! Өй эче яна. коткарыгыз! Объект куркыныч астында, объектны алып калыгыз! дип бар гавышка кычкыра иде Егорий. Авызын каплап. Касыйм аны тагын туктатты Ә ут инде бөтен өй эчен ялмап ала башлады. Бүлмәгә тотен_ тулды. Дамир белән Касыйм ага Җирән сакалны түрдәге тәрәзәсез бүлмәгә өстерәп керпеләр дә ишекне бикләп үк куйдылар Инде бу бүлмәгә дә төтен керә башлады. Өчесе дә бертә соңгы минутлары җитүен тоя башладылар Йә бетәбез, йә калабыз' дип кычкырды Җирән сакал Ут кабызыгыз, өстәлдә шәмдәл бар! Касыйм чакма чагып ут кабызды. Ул арада ишек яна башлады. ут эчкә таба үрмәли башлады. Егорий стенадагы яшерен шкаф кебек нәрсәне ачарга һәм таблодагы кнопкалар белән 1994 санын җыярга кушты Шул ук секундта нәрсәдер серле сызгырып куйды Алар каядыр төпкә төшеп киткән кебек булдылар һәм аңнарын югалттылар Аңнарына килгәндә өчесе дә ниндидер кабина эчендә иделәр Җирән сакал идәндә чалкан ягкан килеш кычкыра башлады - Кул-аякларымны чишегез! Ләкин аның юлдашлары кузгалырга ашыкмыйлар иде. — Тизрәк булыгыз!—дип җикеренде ул тагын,—монда инде озак торырга ярамый... Касыйм ага ишектән чыга башлады, ә Дамир: «Ярый алайса, Егор Михайлович», диде дә, таблодагы кнопкаларга басып, 1552 санын җыйды һәм ябыла башлаган ишектән вакытында чыгып өлгерде. Кабина ишеге аша Җирән сакалның кычкырып куйганы ишетелде һәм шуннан соң сәер тынлык урнашты. — Нишләттең син аны, улым?—дип сорады дәү әтисе. Дуслары янына кире озаттым. Анда аны бик «җылы» каршы алырлар, дип уйлыйм. ке айлап вакыт үтте. Җәйнең соңгы җылы төннәре. Дамир авыл читендәге калку бер җирдә утыра. Уйласаң, бу урында элек елганың текә яры иде һәм шунда Айгөл белән икесе серләшәләр иде. Авыл тынып калган, инде яшьләр дә таралган. Якындагы әрәмәлектән килгән тартар тавышы гына төнге тынлыкны үзгәртеп ала. Бу җирләр 500 ел эчендә танымаслык булып үзгәргән. Елга, бер чакрымлап ары күчеп, яңа юл алган. Аның заманында аккан үзәнендә күлләр, сазлыклар җәелеп ята. Егет тирән уйга чумды. «Бу вакытларда инде тегендә каты сугышлар баргандыр. Ни булды сиңа. Айгөл? Ни эшләтте сине язмышын? Син чын мәхәббәткә лаеклысын. Эх! Килеп чыксаң иде менә хәзер каршыма!» Дамирның уйлары яңадан чынбарлыкка әйләнеп кайтты. «Чыннан да булган хәлләрме соң болар? Минем хыялым җимешләре генә түгелме?» Егет җәһәт кенә кулын чалбар кесәсенә тыгып, ак ефәк кулъяулык чыгарды һәм аны ипләп кенә тез башына җәеп салды. Айгөлнең егет Казанга китәсе көнне төне буе утырып чиккән кулъяулыгы иде бу. Ак ефәкнең читләре челтәрләп каелган. Бер почмакка гарәп хәрефләре белән «Айгөл» дип язылган. Тагын бер айлап вакыт үтте. Дамир урта мәктәпне тәмамлап чыккач та, ары укырга керергә уйламады. Үткән җәй эчендә булган серле-гаҗәеп хәлләр, әйтерсең, аның бөтен көчен суырган иде. ул һаман әле исенә-акылына килә алмый йөрде. Дөресрәге. Айгөлне оныта алмый иде. Киресенчә, соңгы вакытта, егет кызны тагын да ешрак исенә төшерә башлады, төшләрендә күрде. Кызганычка каршы, аларны чакрымнар гына түгел, гасырлар да аера иде шул. Тора-бара егетнең башында фантастик уйлар туа башлады. Алар көннәнкөн ныгый, ачыклана бардылар. «Мин Айгөлне эзләп табарга, аны коткарырга тиешмен!—дип катгый уйланды ул. Әгәр инде соң булмаса?..» Беркадәр вакыттан соң Дамир яңадан Н. шәһәренә юл алды. Әти- әнисенә. шәһәргә эшкә керергә китәм. дип аңлатты. Шәһәргә килеп, ләү әнисе фатирына килеп керде. Моннан бер ай гына элек дәү әтисе йөрәге ярылып үлгән иде. Дәү әнисе дә инде мәңгелек дөньяга китәргә әзерләнеп йөри икән. - Дәү әни. мин бераз синдә торып торырмын инде, эшкә керергә уем бар, —диде Дамир карчыкка. Ярар, ярар! Бигрәк әйбәт булыр. Миңа да ул кадәр ямансу булмас.— дип сөенде карчык. Аннан соң, егеткә карап, сүзен дәвам итте: Углым. нигә әле үстердең бу сакал-мыекны? Танырлык та түгел бит үзеңне! И Дамир көлен кенә куйды. Аның бөтен уй-фикерләре каршыдагы 17 нче номерлы йортта иде. Егет, үзен начар хис итү сылтавы белән, берничә көн өйдән чыкмыйча. тәрәзәдән почмактагы йортны күзәтте «Юкка чыкмадымы икән соң Җирән сакалның гасырларны тоташтырырга сәләтле вакыт машинасы?»—дип. борчылып та уйлана иде ул кайчакны Егет урамга чыкты һәм, битараф бер кеше кыяфәтендә, теге йорт яныннан узды. Йоргнын ишегенә карагач, егет аптырап китте: ишек башында, зур гына бизәкле калайга «АО Витязь» дип язылган иде «Чыннан да. юл киселгән микәнни соң? Димәк, соңардым?»—дип пошынды егет. Алай да «АО Витязь» ишеген күзәтергә булды. Бишенче көн дигәндә, теге йортның ишегеннән таза тына бер егет чытып, кызу гына атлап, күздән югалды. Дамирнын гаҗәпләнүдән һәм аптыраудан йөрәге туктап калгандай булды: теге ишектән чыккан егет Виталий иле. «Ләкин ул бит. Ул бит ... Булуы мөмкин түгел! Димәк, юл ачык' дип дулкынланды Дамир. Ләкин бу юлы анда ничек үтеп керергә'.’ Йорт, мөгаен, ныклы сак астындадыр. Нишләргә?» Иртәгесен теге йорттан тагын бер адәм чыкты. Кулында зур буш капчык иде. Ул ишекне ачкыч белән бикләде дә урам буйлап китеп барды. «Йә баш. йә мал! диде Дамир үз-үзенә. Бүтәнчә сузарга вакыт юк». Ул ишектән чыккан кешенең артыннан йөгерде Шәһәр үзәгенә алын баручы урам күттер аша уза иде. Тротуар куе агач һәм куаклар эченнән бара. Дамир, йөгереп алга узып, сумкалы кешене өянкеләр арасында көтеп алды. Тете кеше үтеп барганда, качкан җиреннән чыгып, гәзиткә чорналган тимер кисәге белән аның муен тамырына тондырды һәм. аңа егылырга да ирек бирмичә, куаклар арасына өстерәп алып керде. Җирдә яткан кешенең сулышы бар иде. Дамир аның авызына капчык почмагын йомарлап тыкты, бил каешын суырып алып, кулларын артка бәйләде һәм тегенең кесәсеннән ачкычларын алды. Бераз уйлап торгач, кесәсендәге акчаларын да алды: талау өчен генә һөҗүм иткәннәр, дип уйласыннар, янәсе. Бераздан Дамир Ленин урамындагы 17 нче йорт ягына таба ашыга иде инде. Алты-җиде минуттан соң, йөгереп хәле беткән егет, әлеге йортның өч кат ишетен ачкычлар белән ачып керде .Алгы бүлмәгә барып керүгә, ул чалкан китә язды ике диванда ике кеше аунап яга иде Ләкин алар Дамирга итътибар итмәделәр, чөнки берни белми йоклыйлар иле Исерекләр! дип шатланды егет, өстәлдәге буш шешәләрне күреп Яшәсен алкоголь! Якынрак килеп карагач, егет исерекләрнең берсе Виталий икәнен таныды һәм исе кит те. Үзе дә сизмәстән, әле башлап кына куелган спирт шешәсен кесәсенә шудырды Шуннан соң. ашыгып, таныш кабинаның ишеген килеп тартты ләкин ишек бикле иде Ишекне тартуга, баш очында, өзек-өзек зеңгелдәп, кызыл лампа бер кабына, бер сүнә башлады «Тревога!» дип уйлады егет һәм ашыгып, кабаланып дивардан кнопка кебек нәрсәләрне эзли башлады Ниһаять, егет кирәкле җиргә басты, күрәсең, кабина ишеге кинәт ачы тып китте. Дамир, йөгереп, угы кабышан кабинага керде һәм. яшерен таблоны эзләп табып. 1552 санына басты. ..Күпмедер вакыт үткәннән соң егет аңына килде һәм караңгыда гирөякны капшый башлады. Ул аркылысы-буе метр ярымшар булган ниндидер бер бүлмәдә яга иде. Дамир башта бераз гаҗәпләнеп торды, аннан соң барысын да аңлады. Торып басты, ишекне ззләп тапты Зур тәрәзәләре тышкы яктан капланган караңгы бүлмәдә беркем дә юк иде. Ә тыштан, киресенчә, кеше тавышлары ишетелә. Әкрен генә тәрәзә янына килеп, тышкы яктан кагылган такта ерыгы аша егет ишегалдына күз салды. Анда өч кораллы кеше ни турындадыр сүз көрәштерә иде. Кул селтәүләренә һәм каты кычкыруларына караганда. алар шактый кызмача иделәр шикелле. Дамир шунда тирә-якка күз төшерде һәм тагын гаҗәпкә калды: элекке янган йорт урынына нарат сагызы исе аңкып торган өр-яңа бина салынган иде. «Кай арада өлгергәннәр болар?!» Шул арада тышкы ишек шалтырап китте, идәнгә йозак төште. Дамир тиз генә бер почмакка сыенды. Караңгы бүлмәгә кереп, сакчы егет янәшәсендәге киштәдән нидер эзли башлады һәм үзе сөйләнде: — Хәзер без аны тикшерәбез, кунакларын ни белән сыйлый икән? Дамир кесәсеннән чыгарган шешәне сак кына киштәгә куюга, теге бәндәнең кулы «күчтәнәч»не эзләп тә гапты. Әһә! дип кычкырып үк җибәрде ул сөенеченнән һәм тышка, иптәшләре янына ашыкты. Тышта шаркылдап көлгән тавышлар ишетелде. Ун-унбиш минуттан батырлар тәмам исерештеләр. Дамир ишек алдына чыкты. Тәгәрәп яткан сугышчыларны атлап узды. Сакчыларның берсен чишендереп, анын киемнәрен өстенә киде, коралларын да алды. Шунда ук бәйләүдә торган иярле атларның берсенә атланды да таныш урамнар буйлап көнчыгышка юл алды. Шәһәр читенә чыгып, кеше күзенә бик чалынмаска тырышып, олы юл буйлап элдерде. Алда җайдаклар күренсә, читкәрәк тайпылды. Бәхеткә каршы, бернинди маҗарага очрамыйча Дамир таныш җирләрне үтте. Урыс авылларында әлләни үзгәрешләр күренмәде. Быков бөркетләре яндырып йөргән авыл урамнарында кешеләр күренми диярлек. Егет үзенә кирәк авылны эзләп китте. Урманнар, әрәмәлекләр арасында йөри торгач, адашканын аңлады. Менә, еракта бер авыл күренде Егет анда барып керүгә, аптырап калды: авыл төптән яндырылган иде Кеше-фәлән юк. хәтта этләр дә. гадәтенчә, һау-һаулап чыкмыйлар Дамир, авылны үтеп, ары таба юл алды Йөри торгач, яндырылган тагын бер авылга килеп керде һәм имәнеп китте: егет эзләгән җиренә килеп җиткән иде! Атын куалап, мулла йортына таба чапты һәм. барып җитүгә, тып туктады: йорттан морҗасы тырпаеп торган коры мич кенә утырып калган иде. «Инде нишләргә? Айгөлне кайдан эзләргә? Кемнән сорашырга? Табармынмы аны, күрерменме?» Кинәт кенә колагына кеше елаган тавыш ишетелде. Егет сикереп торды һәм тавыш килгән якка йөгерде. Ерак та түгел, янган йорт хәрабәләре арасында урта яшьләрдәге бер хатын үксеп елый иде. Егетне күрүгә, ул, коты чыгып, бер якка ташланды, ләкин, хәле бетеп, җиргә егылды. Дамир аның янына килеп, татарчалап эндәште: — Курыкма, апа. мин сиңа тимимен... Җирдә яткан хатын ышаныр-ышанмастан тора башлады. Ләкин, телен чишәр өчен, егеткә әле аны озак тынычландырырга туры килде. Ниһаять, мескен хатын телгә килде. Дамирнын сорауларына җавап бирә башлады. — Ир-ат кырылып бетте, хатын-кызны, бала-чаганы урыслар бәйләп алып киттеләр.— дип аңлатты ул. Айгөлне күрдем. Аны ниндидер урыс түрәсе алып китте. Яшь кызлар арасыннан сайлап алды. Исеме аның Боярин бугай. Шулайрак эндәшәләр иде. Урта буйлы, күзләре акаеп тора. Тавышы бик калын, — дип сөйләп китте «хәдичәсе» ачылып өлгергән апай. '«Куракин булырга охшый,—дип уйлады Дамир —Кая алып китте икән ул аны9 Үзе артыннан обозга йөртәме? Әллә инде сатып җибәрдеме9 Куракинныц үзен кайдан табарга?» — дигән сораулар егетнен миен яшен тизлеге белән телгәләп үтте. «Явыз Иванның гаскәрләре бу вакытта Казан тирәсендә инде Димәк. Куракинның да шунда булуы мөмкин», шундый уйлар белән Дамир атын Казан юнәлешенә куалады. Кинәт нәрсәдер сызгырып үтте, егетнен өстенә нечкә баудан әзерләнгән элмәк киелде һәм Дамир, күз ачып йомганчы, ат өстеннән җиргә очып төште. Кемдер аны урман арасына өстерәп кертте һәм анын янына йомшак күн итекле бер кеше килеп туктады — Нәрсә карап торасың. Әхмәт! — Үтер һәм эше бетте,— дип кычкырды кемдер. Әхмәт дигәне кылычын күтәрүгә. Дамир кычкырып җибәрде: Үтермәгез мине! Мин урыс түгелмен Сугышчылар егетне аягына бастырдылар да урман эченә алып киттеләр Бераз вакыттан соң араларыннан берсе туктарга әмер бирде һәм катгый тавыш белән эндәште. Тиз сөйлә! Кем буласың һәм кая юл тотасын9 Егет үзенең бик ерактан килүен һәм бер кешене табар өчен генә шулай киенүен сөйләде. - Яхшы, тикшерербез. Ә кемне эзлисез? Фәлән авылның мулласын. Әхмәдишаһ хәзрәтне. Бәлки, аның кызындыр әле? дип суктырды арадан берсе. Барысы да көлешеп алдылар. Арадан кырыс кыяфәтле тагын берәү калкып чыкты Тасма телләргә ышану инде ничә мәртәбә безнең башны ашады Үтерергә һәм вәссәлам' Күрмисезмени урыс шымчысын Бәлки, хат- мазар йөртүчедер Тукта. Мостафа, кызма! Сиңа җан алырга гына булсын. Газраил булма Тикшерик. Кеше бит ул. дип тынычландырды тегесен өлкәнрәк бер агай. Ләкин күпчелек алай уйламый шул. Күбесе, бу егетне үтереп кенә калдырыйк, дигән фикерне алга сөрделәр Өлкәнрәк сугышчы да алар* ның сүзен тыңларга мәҗбүр булды. Мостафа, диде ул арган тавыш белән, куелыккарак алып кер дә эшен бетер Безне куып җитәрсең. Җәллад кулларын бәйләгән егетне урманга таба өстери башлады «Менә беттем дә. дип уйлады Дамир һәм кемнәр кулыннан бит әле!..» Туктагыз! Тукта! дигән тавыш килде шул мәлдә. Бер чит гәрәк юрган яшь кенә егет Дамир янына йөгереп килде дә аның йөзенә текәлеп карады Мин аны таныймын. Ул. чыннан да. хәзрәтнең танышы Ул чакта аның сакалы гына юк иде. Мин аларны җәй башы белән Казанга алып бардым Бу егет хәзрәтнең кучеры иде Үзара киңәш кылып алгач. Дамирны агына атландырып, атының тезгенен Мостафаның ияренә бәйләп, калын урман эченә кереп югалдылар. Бер сәгатьләп атлагач, ниһаять, агачлар арасында кешеләр күренде Андасанда җиргә яртылаш казып эшләнгән куышлар тора, агачлар чарасында малтуар углан йөри Олы агай, бер куышның эченә кереп, өч-дүрт минуттан соң ак сакаллы бер картны ияртеп чыкчы. Алар Дамир янына якынлаштылар һәм егет Әхмәдишаһ хәзрәтне танып аллы. Хәзрәт, якынрак килеп, бераз карап торды да. елап аның янына ташланды Син дөрес сөйләгәнсең, ут лым, тете вакыт та' Харап иттеләр бит безне' Карт, шундый сүзләр сөйли-сөйли. үксеп елый иде. 8. «К У.» № I 113 Дамирның бауларын чишеп, ат өстеннән төшерделәр һәм үз иркенә куйдылар. Хәзрәт аны куышына алып китте. Куыш эче дөм караңгы һәм бөркү иде. Карт ут кабызды. Куыш эченә янган май исе тулды. Карчыгым да юк инде. Айгөлемне дә ике аяклы җанвар алып кит те. Шундый сүзләр белән картның күзләре тагын да ныграк яшьләнде. Ул әле бик озак сукранды. Аннан соң ахшамга басты. Ахырда аз-маз тынычланып, егет янына килеп утырды. Мин. углан, синең турында күп уйладым. Сине урыс шымчысы дип тә әйтергә була иде. Ләкин теге вакытта синең таңга чаклы сөйләгән, кеше башына сыймаслык сүзләрең бик аптыраттылар. Бу «урыда мин уйгур ятыннан килгән үтә укымышлы кеше белән сөйләштем. Ә ул үзе заманында Тубыт галимнәре белән аралашкан кеше. һәм. искиткеч хәл, ул синең сүзләреңнең дөрес булу ихтималын раслады. Йә, углан,—дип сүзен дәвам итте карт. -Кайда булдың бу арада? Ниләр күрдең? Дамир атлы бу угланның сөйләгәннәре, аның егерменче гасырдан кайтып төшүе күпне күргән карт өчен чып-чын могҗиза иде... Аннары егет, озак кына дәшми утыргач, картка күтәрелеп карады: Хәзрәт! Айгөл хәзер кайда булырга мөмкин? Әй. углым! Белгән булсам, монда утырыр идеммени? Ә бояр Куракин Казан тирәсендә булыр Үзең әйтәсең бит, көзгә пайтәхетне кулга төшерәләр, дип. Ул андый майлы калҗадан читтә торып калмас. Хәзрәт абзый! диде Дамир катгый кыяфәт белән,— миңа хәзер үк шунда китәргә кирәк Әйт бу кешеләргә, җибәрсеннәр мине Яхшы. Мин гаскәр башы Мәхмүт белән сөйләшермен. Иншалла. ул каршы килмәс, -дип. карт ашыгып куыштан чыкты. Ярт ы сәгать чамасы вакыт үткәннән сон. тышкы яктан аяк тавышы килде һәм куышка. Әхмәдишаһ белән бергә, таза гәүдәле бер егет керде. Әссәламегаләйкүм!- дип исәнләште ул Дамир белән һәм чибәр йөзе белән елмайды. Менә сиңа юлдаш, углым. диде карт Дамирга.— Исеме Айбулат. Үзе Казан ягыныкы. Урысча да белә. Кыскасы, ул сиңа ышанычлы юлдаш булыр, иншалла! Караңгы куыштан тышка чыккач, Дамир егетнең йөзен күреп шаккатты: сызылып кына киткән кара мыеклы Айбулатта Дамир үзенең чагылышын күрде кебек. Әйтерсең лә алар кан кардәшләр иде. «Охшаса да охшый икән кеше кешегә».— дип уйлады Дамир. Урман кешеләре ике егетне олы юлга озатып калдылар. Олылар Коръән сүрәләре укып, дога кылып, юлчыларга хәерле сәфәр теләп калдылар. Өсләренә урыс крестьяннары киеме, кулларына балта һәм сәнәк тоткан икс егет бер авылга якынлаштылар. Монда аларны урыс җайдаклары туктатты. Егетләр үзләренең Петуховкадан булуларын, үч алу максаты белән Казанга баруыннан сөйләп ышандырдылар. Икенче көнне алар тагын урыс сугышчыларына юлыктылар Бу юлы инде. Казанга таба хәрәкәт шүче полкка ияртеп, аларны да алып киттеләр. Полк Казанга кадәр бер атналап барды. Дамир, җәяүле гаскәрне калдырып, атлар табып, алга чабарга ниятләсә дә, Айбулат аны тота килде. «Берәр маҗарага юлыгуыбыз бар. ашыккан ашка пешкән».— диде ул. Ниһаять, Казан күренде. Полк Казансу буендагы бер авылга урнаш- 1Ы. Икс көннән соң исә аларны елга аша ташыдылар һәм уратып-уратып Арча капкасы ягына алып киттеләр. Казан тирәсендәге аяныч хәлне, мескен халыкнын тормышы мәхшәргә әйләнүен Дамир сөйләп тә. язып та бетерә алмас иде Бу мәхшәрне ул моңа кадәр тарих китапларыннан укып кына азмы-күпме белә иде... Ә бит монгол явы да бу кадәрле булмагандыр.— дип уйланды егет — Монгол астында бер урыс князьлеге дә юкка чыкмаган бит. бер чиркәү яндырылмаган, бер поп үтерелмәгән. Урыс князьлекләре яшәгән, үскән. Русия көчле хөкүмәткә әверелгән. Ул гына да түгел, монгол «изүе» астында Русия швед һәм тевтоннар белән сугышкан. Әгәр дә татарлар урысларны Рим папасы җибәргән тәре походыннан коткарып калмаса. тарихның бүгенге көне бөтенләй башкача булыр иде » «Монгол-татар булмаса. урыслар бер-берсен кырып бетерәләр иде Урда кулы астында булу, бер яктан, урысларга унай галәмәт булды», дип тикмәгә генә язмаган тарихчы Карамзин Дамир белән Айбулат, әйберләрен калдырып, шәһәрне камаучы урыс гаскәрләре арасыннан Куракинны эзләп киттеләр һәркайда авылларны. шәһәр бистәләрен талау, кешеләрне үтерү-көчләү. исерек тавышлар, сүгенү ишетелә иде. Бервакыт аларнын колагына боярнын исеме чалынып калды. Ике егет Куракин турында сөйләшкән әлеге кешеләргә якынлаштылар Өч урыс сугышчысы кызып-кызып ни турындадыр гапләшә иде. Егетләр, алар янына килеп. Куракинны сорадылар. Бик мөһим йомыш бар. диделәр. Ләкин карагыз.—дип хихылдады аларнын берсе, боярнын урнашкан җирен күрсәткәч, анын янына эләгүгә караганда, патша атакаебыз катына керү ансатрак. Анда кереп тә. башыңны урынында саклап кала алсаң, димәк, сине фәрештәң саклый!.. Бояр Куракин яндырылмый калган таза гына бер йортта яши икән Аскы каты таштан, өскесе, агачган ясалган бу өй биек агач коймалар белән уратып алынган: капка алдында ике кораллы сакчы Ишегалды баскычы төбендә тагын бер сакчы һәм зур усал эт Егетләр, койма бүрәнәләре арасыннан карап, ишегалдын күзәттеләр, ләкин тимер рәшәткәле тәрәзә аша берни дә күрмәделәр. Өй эчендә дә бармы икән сакчы? дип пышылдады Айбулат. Дамир иңбашларын гына сикертеп куйды. Казылык кисәге бир. диде ул иптәшенә һәм. баскычта утырган каравылчыга сиздермәскә гырышып. койма аша эткә ризыкны ыргытты этнең орми-нитми генә риза булуы аларны канәгать калдырды Бсрзаман тышкы капка ачылды һәм аннан, бер бәндәне ияртеп, олы гәүдәле, кыйммәтле тун кигән, акаеп торган күзле бер адәм керде Дамир шундук Куракинны таныды Баскыч янына сыны каткан сакчы яныннан гегеләр ой эченә үт теләр Ике егет, койма тышындагы әрекмән һәм кычыткан арасында утырган килеш. әйтә керү җаен көттеләр. Әкрен-әкренләп эт белән дуслаштылар Төнне көтәргә туры килсре көн кебек ачык иде Менә инде йолдызлар да калыкты. Егетләр төнге салкыннан һәм дулкынланудан калтырадылар, бер-беренә аркаларын терәп. җылынырга тырыштылар. Тыштагы сакчыларны яңалары, җылырак киенгәннәре алыштырды Көзге аяз төннең иң караңгы чагы җитте. Кайдадыр әтәч кычкырганы ишетелде һәм бөтен дөньяда гынлык урнашты Киттек! Вакыт! дип пышылдады Дамир Алар капка ятына килделәр. Капка төбендә удырган икс сакчы, йокымсырап, башларын гүбән игәннәр иде. Егетләр, алдан сүз куешканча, җитез генә килеп, икесе ике каравылчының башларына суктылар да аларны куе кычытканлыкка өстерәп керттеләр. Авызларына чүпрәк тутырып, кул-аякларын бәйләделәр. Капкадан керүче ике дусны эт, койрык болгап, баскыч янына озатты. Икеөч минуттан соң андагы сакчы да үлән арасында үзенә «кулай» урын тапты. Сак кына баскычтан менеп, ишекне эттеләр, ләкин имән ишек эчтән бикле иде. Егетләр өй тирәсен әйләнеп чыктылар, ләкин өйгә керү җаен тапмадылар. Хәерчеге җил каршы, дигәндәй, көнчыгышта офык кызара башлады. Төннең караңгы вакыты аз калуга пошынып нишләргә белми торган егетләрнең бәхетенә күрә, эчке ишек ачылды һәм кемдер эндәште: — Әй! Кем тора бүген анда? Андрюха, синме? - Әйе, мин. -дип җавап бирде Айбулат. — Бар! Салкын су алып кил! Мә савыт,—дип, тышкы ишекне ачкан иде, маңгаена шундук тукмак алды. Егетләр өй эченә бәреп керделәр һәм шәмнәр яктысында агач ятак өстендәге түшәкләргә күмелеп йоклаучы Куракинны күрделәр. Айбулат, йөгереп барып, урыныннан кузгала башлаган түрәнең тамагына һән- җәрен терәде. Дамир тиз генә өй эчен карап чыкты һәм йозак белән бикләнгән бүлмә ишеге янында туктады. — Ачкыч!—дип сорады боярдан Айбулат. - Нәрсә? Ах син. хәшәрәт! Мин бит сине очлы баганага... Сез кемнәр? Ничек монда керергә батырчылык иттегез? — дип җикеренә башлады түрә. - Ачкыч!—дип, Айбулат тегенең тамагын пычак очы белән җиңел- чә ерттырып алды. - Тукта, үтермә! Менә ачкыч,— дип, Куракин мендәр астыннан ачкыч алып бирде. Ярымтүгәрәк җиз йозак шартлап ачылды, ләкин ишек эчтән бикле иде. - Кем анда, ишек артында?—дип сорадылар боярдан. Ләкин хуҗа тагын бәрелергә-сугылырга тотынды. Аңа тагын «акыл өйрәтеп» алдылар. Мулла кызы анда,— диде ул, ниһаять, егетләргә.—Сез шуны эзләп килдегезме? Эх, кызга вакытым җитмәде!.. Дамирның йөрәге читлегеннән чыгардай булып типте. Ул ишек янына килеп эндәште: Айгөл! Син мондамы? Ач ишегеңне, без сине алырга килдек. Ишек артында нидер кыштырдады һәм хәлсез тавыш килде: — Кем син? Бу мин, Айгөл, Дамир. Ишек ачылды һәм аңын югалткан Айгөл егетнең кулларына ауды. Айбулат тагын боярга бәйләнергә тотынды: Әйт, нишләтик? Нигә егылды ул? - Хәле юктыр. Берничә көн ишеген ачмаган. Ашаудан баш тарткан,— дип аңлатты Куракин. — Мин сине! дип хәнҗәрле кулын күтәрде Айбулат. Тукта! Чәнечмә,— диде аңа Дамир. Тарихта моның канлы эзе бар әле. Үлеме безнең кулдан түгел. /Куракинның опричнина елларында патша кулыннан һәлак булачак икәнен егетләр белми иделәр, билгеле.../ Боярны ныгытып бәйләделәр дә кызны күтәреп тышка чыктылар. Атлар кирәк иде. Егетләр көндездән үк карап куйган абзардагы пар атны һәм җиһазлап эшләнгән җиңел арбаны алдылар. Дамирның башына кинәт бер уй килде: — Айбулат! Атларны җик, мин хәзер,— дип, кире өйгә йөгерде. Кереп, боярга ябышты: Куракин, тиз генә кәгазь бир миңа, безне юлда туктатмасыннар. Әһһә. менә бит миңа кирәк нәрсә! —дип. Дамир өстәл өстендә яткан, чорналып, җеп белән бәйләнгән һәм балавызлы мөһер белән ныгытылган кәгазьне кулына алды. Сузма кулыңны ул хатка! Пычратасы булма, хәшәрәт!—Кура- киннын әлеге ачулы тавышы егетне ишектән озатып калды лы туры юртакны төпкә, шомырт карасын мичәүгә жигеп. ике егет, әле һаман аңына килмәгән кызны уртага салып, таң кызыллыгын артта калдырып, шәһәрне һәм аны камаучыларны сулдан урап, көнбатышка таба чаптылар Таң алдында искән салкынча саба җиленнәнме, әллә инде арбада селкенеп килүдәнме Айгөл кузгалып куйды һәм күзләрен ачты Шуны гына көтеп утырган Дамир, шатлыгын яшерә алмыйча, аңа эндәште: Айгөл! Хәлең ничек 9 Ә! Син кем? Дамир! Син ничек монда? Без кая барабыз9 Ә бу кем?. Айбулат, дилбегәләр белән мәшгуль җиреннән, кызга борылып карады. Ай! - дип кычкырып җибәрде кыз. Айбулатның йөзен күреп. Айбулат исә Айгөлнең куркуына аптырап калды: ул үзенең Дамирга even капла! андай охшаш икәнлеген белми иде. Син кем? Дамирның туганымы әллә? Ул Айбулат, дип аңлатты кызга Дамир. Ул минем юлдашым. Кешегә кеше охшый бит. Кыз бераз 1ынычланды һәм Дамир белән аның арасында наз тулы мизгелләр башланды. Бер сәгатьләп вакыт үткәч, безнең юлчылар. Казан каласыннан ерак булмаган бер җирдә, елга аша гаскәриләрне һәм башка кирәкле кешеләрне теге ярт а чьи ара торган урыша килеп җиттеләр. Төрле зурлыктагы берничә көймә ары-бире йөреп тора Махсус кешеләр үзенә күрә бер тәртип булдыра иде Куракиннаи алган кәгазь бу бояринның ул чактагы Н. шәһәре башлыт ына язган хаты иде егетләргә елга аша чыкканда да. ары китәр өчен дә уңай юл ачты. Көн күтәрелә башлауга, елганы кичеп, бик җиһазланган булмаса да. куш аглар җигелгән нык кына җиңел арбага у тырыш алар туган якларына юнәлделәр. Тук агларны җилдертеп, авыл арты авылларны үттеләр. Урман тченә кереп төннәрен уздырдылар. Юлда очраган җирле халык аларга кызыксыну каши! нәфрәт белән карады. Авыллардагы урыс гаскәриләрен алар Куракиннан алган хат ярдәмендә үттеләр Н. шәһәре башльп ына язылган бу хатны аларның инде күптән ачып укырга куллары кычыта иде. Ләкин мөһерне бозу, аларның башына җигүе мөмкин иде! Айнык акыл җиңеп чык!ы һәм хатка i имәделәр Әлләни зур маҗараларга очрамыйча гына яшьләр Айгөлнең туган я: ына якынлаш !ылар Менә инде таныш алан һәм урман зченә. авыл кешеләре качып яткан жиргә керә торган юл. Карурманга кереп бераз киткәч, аларны дүр! җайдак туктатты. Уклары икс егеткә төбәлгән, җәяләре гартылтан иде. Туктагыз! Кемнәрсез? дип урысчалатып кычкырды сакчылар Без эш кешеләре, эш белән йөрибез, дип җавап бирде Айбулат. һәм тегеләрнең берсенә эндәште: Ни булды сиңа. Габдулла, үзеңнекеләрне танымый башладыңмы9 Ә-ә-ә! Бу синмени. Айбулат? Син ник болай киендең9 Ә болары кемнәр? Сөбханалла! Айбулат, бу кем чибәре' Ул арада урман эчендәге куышлар да күренде. Бер төркем кеше аларта каршы чыгып, йөгерә-аглый яшьләргә таба якынлаштылар Ин алдан Әхмәдишаһ карт атлый иде. Атлар туктар-туктамастан арбадан сикереп гешеп. Айгөл атасына каршы йөгерде Аларның кочаклашып О елашуы бөтен кешенең күзләрен яшьләндерде. Арысландай таза, күпне күргән ирләр дә, мыек кына чыгып килгән кыю егетләр дә — күз яшьләреннән оялмыйча елыйлар иде. Бу сыктауда кыз белән әтисенең кавышуы өчен сөенеч тә. үзләренең фаҗигале язмышы өчен әрнү дә — барысы да бар иде. Күрешү ыгы-зыгысы бераз басылгач, кечкенә аланлыкта, шушы тирәдә качып яткан барлык кеше җыелды. Монда, ир-егетләрдән башка, хатын-кыз һәм бала-чагалар да күп иде. Дамир белән Айбулат юлда булып үткән хәлләрне, Казан тирәсендәге мәхшәр турында сөйләделәр. Казанга хәлиткеч һөҗүм башланасы көн кебек ачык икәнен әйттеләр. Ниһаять, Мәхмүт сүз алды: — Казан көчле нык кальгә. Иншалла, Аллаһе Тәгалә ярдәме белән пайтәхетне саклап калырлар. Урысларның безнең җирләргә кул сузуы беренче тапкыр гына түгел, арт сабакларын укытырлар үзләренә. Без дә монда тик кенә ята алмыйбыз. Җыена башлыйк. Гаиләләребезне карурманның эченәрәк яшерик. Аларга иптәшкә олырак ирләр калыр. Ә без Казанны саклаучыларга ярдәмгә ашыгыйк: шунда безнең киләчәгебез. Әхмәдишаһ карт белән Дамир ихтыярсыз башларын бер-берсенә бордылар һәм бик озак сүзсез генә карашып тордылар: сүзләр монда файдасыз иде. Яңа урын эзләгәнче ике тәүлек вакыт үтте. Әхмәдишаһ хәзрәт куышта утырган Айгөл белән Дамирга комачауламаска тырышса да. аның нәрсәдер әйтергә теләве яшьләрнең игътибарыннан читтә калмады. Ниһаять, карт, кыюлыгы җитеп, егетне тышка чакырып чыгарды һәм агачлык арасына алып кереп сүз башлады: - Йә. углан! Син нинди уйга киләсең? Ата-анаң. туганнарың янына кайтырга вакыт түгелме сиңа? Гомумән, үзеңнең алдагы гомереңне ничек фараз итәсең? — дип. Дамирның үзенә-үзе бирергә курыккан сорауларны бирде. — Олуг хәзрәт, минем монда булуым, һичшиксез, табигый хәл түгел. Мин моны сизәм. Ләкин Айгөлдән аерылу тагын да авыррак. Ул миннән калмаска да риза. Әмма бу эш тә мөмкин түгел, дип уйлыйм. Соңгы сүзеңне әйт, хәзрәт. - Углым!— диде карт бераз уйланып торгач.— Синең белән булган хәлләр, һичшиксез. Ходай Тәгаләнең көчен һәм куәтен исбатлый. Мин моны Иблис эше дип әйтә алмыйм. Ләкин синең хак Тәгалә биргән шул урында булуың дөресрәк булыр төсле. Айгөл, әлбәттә, монда калачак. Сине шул ук Айбулат озатып куяр. Таң беленү белән Дамир һәм Айбулат, атларны җигеп. Куракинның хатын үзләре белән алып, көнбатыш ягына юнәлделәр. Бу урыннар Дамирга таныш иделәр инде. Көн күтәрелүгә, алар Айгөлнең туган авылын үттеләр, ә кояш кыздыра башлауга, таныш елганы кичтеләр. Егетләр кичүне чыгуга, арттан ниндидер бер тавыш килде. Борылып карасалар, елга аша атын куалап бер сыбайлы ашыга иде. Дамир белән Айбулат каушый төштеләр: янәсе тагын ни әзерли язмыш? Атлы якынрак килгәч, аның хатын-кыз икәнлеге күренде. Ниһаять. Дамир кычкырып ук җибәрде: Айгөл! Син нишләп монда? Арбада рәттән утырып барган кызны егет озак тынычландырды һәм иркәләде. Артта... Айгөл атына атланып барган Айбулат боларны күрмәмешкә салынып барды. Дамир кызны монда калырга, атасының сүзенә каршы бармаска үгетләде, үзе үтәсе юлның хәтәр икәнен аңлатырга тырышты. Айбулат, эшнең асылын белмәгәнгәме, әллә табыгый тыйнаклыгы аркасындамы, аларның сүзенә катнашмады. Н. шәһәренә икенче көнне төш вакыткарак килеп җиттеләр. Дамир таныш урамнар буйлап атларны куды. Аның йөрәге дөп-дөп типте. куллары калтырады: егет гормышынын үтә дә хәлиткеч һәм куркыныч мизгеленә якыная иде. Соңгы борылыш Озын урамның аргы башында таныш йорт булырга тиеш Урам уртасыннан безнең юлчыларга каршы бер төркем кораллы кешеләр килә. Болар да Казанга юл тота булыр. - диде Дамир юлдашларына Янәшәдән узып баручы кораллы кешеләр арасында кинәттән ыгы-зыгы купты Төркемнең башында баручы урыс сугышчысы егетләргә карап кычкыра башлады Эй. тукта!.. Кая барасың?.. Тотыгыз аларны!.. Дошманнар болар! Дамир үзләрен туктатырга маташкан кешенең Егор икәнен таныды «Капланмаган бит. мәлгунь, котылган».— дип уфтанды егет, атларны куалыйкуалый. Ул арада җәяүле урыслар алар артыннан ташланды «Болар, һичшиксез, безгә комачау тудырачаклар», дип уйлады Дамир әрнеп, һәм ныклы уйга килеп, иптәшләренә борылды: Айбулат! Айгөлне ал да. чап! Арбалы атларны ал. миңа иярлесен калдыр! Минем турыда кайгырмагыз, үзегез котылыгыз Куракиннын хатын ал. кирәк булуы бар... Айгөл Дамирның бу тәкъдименә каршы иде. ләкин егетләр ана сүз әйтергә дә ирек бирмичә, атларын алыштырдылар һәм икесе ике якка чабып гаип булдылар. «Хуш. Айгөл! Мәңгелеккә хуш!» -дип. Дамир уң якка киткән тыкрык белән урманга таба чабучы дусларына кул болгады Артка карады. Аларны куа килгән кешеләрнең яртысы Айгөлләрне куа киткән, калганнары Дамир артыннан йөгерәләр иде Менә инде килеп тә җитте. Ләкин Нәрсә бу? Аңа кирәкле җирдә йортның үзе түгел, хәтта нигезе дә юк иде Тип-1игез җир. Әйтерсең, бу мал-1уар монда җир яратылганнан башлап йөри Бу нинди әкәмәт! Инде нишләргә? Атка атланып качу ягын караргамы? Ләкин соң иде инде: аны куа килгән сугышчыларга атлылар да кушылган. Арыган ат белән болардан. ансат кына котылып булмаячак «Бетте!» дип уйлады егет ачынып һәм ат өстеннән гөштс Шулвакыт кемдер аңа боерудан, сәер тавыш белән дәште: Артка борыл! Алга таба атла! Дамир ихтыярсыздан алга атлады һәм үзеннән бер ун алым чамасы җирдә ярымтүгәрәк, үт әк үрен мәле бер нәрсә күрде. Биеклеге ике метр чамасы бу ялтыравык нәмәстәнең ишеге дә бар иде. Ачык ишектән зәңгәр скафандрсыман нәрсә кигән нәфис гәүдәле бер жан иясе күренде Дамир, аның кушуы буенча, ачык ишеккә килде һәм эчкәре үтте. Анда тегеләр икәү иделәр. Куа килгән халык, болардан егерме-утыз атлам калгач, тын туктадылар Кинәт алар тиктомалдан бар да юкка чыктылар һәм гирә-як. мизгел гчендә үзгәрен, ниндидер бер фантастик төскә манчылды «НЛО» дип уйлады етет тыныч кына Соңгы вакытларда булган- күргән вакыйгалардан соң инде аптырамаска өйрәнгән Дамирның монысына да исе китмәде Кеше бөтен нәрсәгә күнетүчән бит ул Әйе. днлс скафандрлы затларның берсе Мондый очкычларны сездә «НЛО» дип йөртәләр Дамир Тегенең авызга охшаган ерыты кыймылдамаганына игътибар итте. Ә аның сүз тәре егетнең миендә үзләреннән-үзләре туалар иде Мин синең белән турыдан-туры уйлар аша сөйләшәм, диде Теге. Синең сорау тарыңны көтәм Без кая барабыз? дип сорады Дамир Синен өеңә таба. Күпме очарт а кирәк? Озак Ләкин ул сиңа бик тиз тоелачак: без галәм тизлегендә йөрибез. — Теге йорт кайда?—дип сорады Дамир. Ул юк ителде. Аның хуҗалары тыелган эшләр эшләделәр. Без синең артыңнан озак күзәттек. Синең гаебең юк. Шуңа күрә сине коткарырга булдык. Әйтегез әле.—дип сорады Дамир Тегеләрдән, сез шундый кодрәтле. Бөтен нәрсә хәлегездән килә. Ә ни өчен җирдә коточкыч яман хәлләр эшләнә? Боларда сезнең катнашыгыз бармы7 Без. сезнең белән чагыштырганда, сихри көчкә ия булсак та. җирдә барган тормышка, халыклар арасында барган низагларга кысылмаска тырышабыз. Аннан соң. уйлап кара. егет, әгәр дә без сезнең һәр адымыгызны тикшереп-төзәтеп торсак, сез кешеләр дип аталыр идегезме? Сезнең тормышыгыз курчак театры кебек кенә булыр иде. Дамир уйга калды. Бераздан ул тагын сорау бирде: - Айгөл белән Айбулат котылырмы? — Адар котылмаса. син дә булмаган булыр идең. — Ничек инде? Айгөл—синең борынгы заманда яшәгән әбиең була Дамирның тыны кысылды, башы әйләнеп китте, зиһене чуалды. - Ә Айбулат? дип сорады ул бераз исенә килгәч һәм нәрсәнедер аңлый башлаганын тойды. — Ул синең ерактагы бабаң була. Әллә шушы сүзләрдәнме, әллә инде тәне-гәүдәсе галәм көченә чыдамадымы. Дамир аңын югалтты... Аңына килгәндә, ул дәү әнисенең өе каршындагы бакчада, агач эскәмиядә утыра иде. Гаҗәп: урамнан автомашиналар уза, кешеләр атлый, һәркем каядыр ашыга. Дамир исә бу минутларда үзен чит бер планетадан килгән кеше сыманрак хис итә иде. Әсәрне әдәби эшкәртүче Рашат НИЗАМИЕВ.