ЯЗМЫШЛАР ЯЗЫЛГАНДА
Татар җырларының эчтәлеге турында бераз гына булса да уйланган кеше игътибар итми калмый, халкыбыз еш кына үзенең язмышыннан зарлана. Бу, әлбәттә, юкка түгел. Чөнки татар милләте кебек каһәрләнгән, кагылгансугылган, рәнҗетелгән бүтән кавемне табуы кыен. Сорау туа: ә нигә шулай? Ныклап уйлангач, мин мондый җавап таптым - бу аның акыллылыгыннан һәм затлылыгыннан килгән бәла. Үзең тарихи мәгълүматлы була барган саен, моңа ныклабрак ышанасы it Бик ерак барасы юк, 922 елда Идел буе Болгарына килеп киткән Әхмәт ибнс Фад- ланның язмаларында да борынгы элгәрләребезнен затлы дәүләтле, белемле булганлыклары ачык күренә. Бу сыйфатлар аларны башкалардан өстен иткән Ә үзеннән булдыклыларны кем соң яратсын?! Киресенчә, көнләшеп аларны үзләре дәрәҗәсенә тартып төшерергә тырышалар... Безнең ерак әби-бабаларыбызның күргән михнәтләре дә күп очракта «акыллылык бәласе» булган. 1552 елдан соңгы вакыйгалар моның шулай икәнлеген аеруча ачык күрсәтте. Шуннан бирле татарның акылын алу өчен ниләр генә эшләнмәде! Анын милли аңын, телен бетерергә омтылдылар. /Аны чукындырырга тырыштылар, туган телдәге мәктәбен тартып алдылар, матбугатына аяк чалдылар, театр сәнгатенең аваз бирүен тоткарладылар. Алай да булмагач, аны, ата-бабасы туфрагыннан кубарып, дөньяның төрле кыйтгаларына сибү сәясәте уздырдылар. XX гасырның утызынчы елларында бу эш тагын да рәхимсезрәк алымнар белән эшләнде. Мәсәлән, бары тик бер аты, бер сыеры булган өчен генә кулак итеп Арпаяз авылыннан (Кукмара районы) Магнитогорск якларына сөрелгән Мәсрүрә Хәйрулла кызы 1931 елда Чиләбе төрмәсеннән җибәргән хатының ахырына мондый җыр остәгән: Чнләбенең төрмәсенең Идәнендә ятабыз, Телеграмм баганасы Чәчәк аткач кайтабыз. Билгеле булганча, телеграмм баганасының чәчәк ату ихтималы юк. Шуның кебек, туган җиреннән куылган кешеләрнең дә өметләре тәмам киселгән, һәр җыр, шул рәвешле, язмышның кайтавазы буларак иҗат ителә килгән. Белмәдем яшьлеккәемнсн Чәчәк кебек суласын. Язмышымның алгы көндә Болай авыр буласын, кебек җырлар да буш җирдә генә барлыкка килмәгән. Аларда кешенең язмышы, шәхси сәбәпләрдән бигрәк, иҗтимагын-сәяси мохнтнең рәхнмсезлегс белән бәйләнгән. Әбрар ага Кәримуллияның «Язмыш, язмыш ...» дигән яна китабын укыгач, бу турыда тагын бер тапкыр уйланмый кала алмыйсын. Күренекле галимебез әлеге 10 >77 ӘБРАР ] КӘРИМУТЛИН Язмыш, язмыш... хезмәтендә милләтебезнең тулаем язмышының катлаулылыгын шулкадәр киң планда карый, авторның мәгълүматлылыгына, хәбәрдарлыгына һәм гомумиләштереп фикер йөртү сәләтенә зур хөрмәт уяна. Биредәге мәкаләләрнең һәм язмаларның берсе дә болай гына, коры фикер эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә язылмаган. Аларның кыйммәтле яклары шунда галим бу китапка кергән хезмәтләрне татар бәхете, азатлыгы өчен көрәш барышында язган. Равил Рахмани китапка язган кереш сүзен «Халкыбызның көрәшче галиме» дип атаган икән, бу нәкъ менә шулай. Әлеге исем җисеменә тап туры килүе белән күңелне кинәндерә, китапта язылганнарга ышанычны арттыра. Әйе, Әбрар Гыйбадулла улы, галим буларак та, үз милләтенең вәкиле буларак та чын мәгънәсендә көрәшче. Китапның «Татарика» дип исемләнгән бүлегендә аның галимлеге ачылса, «Язмыш, язмыш » дип аталганында гражданлыгы өскә калкып чыга. Хәер, болай бүлү шартлы рәвештә генә. Беренчесендә дә, икенчесендә дә без киң эрудицияле, үзенең язмышын татар халкының хәл-әхвәленнән аерып карый алмаучы галим- корәшченс күрәбез. Нигездә публицистикага өстенлек бирелгән соңгы бүлектәге кайнар мәкаләләрне Ә. Кәримуллин дәрәҗәсендәге галим генә яза ала. Фәндә төрле биеклекләр бар. Ә. Г. Кәримуллин исә академиклык дәрәҗәсендәге караш тирәнлегенә һәм киңлегенә ия шәхес. Шуңа күрә халкыбыз ул язганнарны яратып укый, күңеленә сеңдерә һәм үз гамәлләренә нигез итеп ала. Аны икенче бер академигыбыз И. Р Таһиров белән янәшә карыйсы килә. Дөрес, алар икесе ике төрле галим, ләкин бу хөрмәтлеләребезне тоткан мәсләкләре берләштерә. «Язмыш, язмыш...» китабын укыганда, яхшы танышың белән очрашкандай буласың. Әйе, чыннан да, фикердәшең, әңгәмәдәшең, мәсләктәшең белән. Ни өчен дигәндә, биредәге мәкаләләр соңгы ун елдагы көндәлек матбугат белән танышып барган кеше өчен үз булып әверелгән инде. Ә без 1985 елдан соң барыбыз да матбугатка ташландык, аны «су кебек эчеп» барабыз. Бу вакыт эчендә матбугат безгә икенче «югары белем» бирде Ә мөгаллимнәребез арасында академик Ә. Г Кәримуллин үзәк урында тора. Г Тукай әйтмешли, «чү, аз гына бер нәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугрысында иртәгә урамга бәетләр чыга» Бу ун ел эчендә вакыйгалар шундый тизлек белән барды, кайвакыт өермәләр дә купты. Әгәр Г. Тукай әйткән «шылт!» итү бәет жанрын сораса, хәзерге хәл-әхвәлләр исә бик тирәннән каерып алып әйтелгән төпле сүз белән бәя бирүгә мохтаҗлар Моны теләсә кем эшли алмый. Ә. Кәримуллин кебек мөхтәрәмнәребезне вакыт нәкъ менә сиксәненче-туксанынчы еллар өчен махсус өлгерткән булып чыкты. Халыкның милли үзаңын үстерүгә алар әйтеп бетергесез зур өлеш керттеләр. Ә. Кәримуллин, мәсәлән, вакытлы матбугатта дистәләрчә мәртәбә чыгыш ясады, теге яки бу мәсьәләләргә бик күпләрнең күзен ачты. «Язмыш, язмыш...» китабына аның шушы еллардагы кайбер әһәмиятле чыгышлары тупланган. Аларның иң «карты» 1985 елның июлендә язылган булса («Татар китаплары кайда саклана?»), иң «яше» дип әйтерлегс «Төрки дөнья Төрки* ядә очрашты» дигәне — 1994 елның сентябрендә каләмнән төшкән. Димәк, барысы да шушы тугыз ел эчендә дөньяга чыккан. Биредәге егерме бер мәкаләнең бары тик икесе генә — «Гаяз Исхакый Ерак Көнчыгышта» һәм «Үзәк Азияне ойрәнү җәмгыяте» һәм татарлар» дип аталганнары гына—шушы китап өчен махсус язылган. Шуңа күрә бу мәкаләләрне укыганда бик якын танышың белән очрашу хисе кичерү табигый. Аларның, бер калын китап рәвешенә кереп, синең алдыңа килеп ятуы бик тансык. Ә. Кәримуллинның аларда үткәрелгән карашлары үзләренең бурычын тагын да югарырак дәрәҗәдә үти дигән сүз бу. Милләтебезнең үткәне, бүгенгесе һәм бигрәк тә киләчәге турында гамьләнгән беркем дә аңа битараф калмас дип уйларга кирәк. «Кая китә бу татар?», «Казан урамнары ни сөйли?», «Тел ачкычы язмыш ачкычы», «Иҗтиһат итәр вакыт» кебек байтак чыгышларда үткәрелгән карашлар инде бик күпләрнең хәтерендә урын алды. Алар, кәгазьдән кешенең күңеленә күчеп, иҗтимагый аң булып яши башладылар. Шулай да, галим буларак, Ә Кәримуллинның мәсьәләне җитди, нигезле һәм киң итеп куясы килә. Дөрес итә. Чөнки бары тик ныклы нигездә басып торганда гына иҗтимагый аңның гамәли хәрәкәтләрне максатка ярашлы оештыруы нәтиҗәле була. Ә. Кәримуллин бик тә өлгереп җиткән бер мәсьәләне күтәрә — безгә хәзер татар халкын өйрәнүне кире кагылгысыз фәнни нигезгә кую таләп ителә. Биредә сүз аның тарихын, формалашу эволюциясен, рухи хәзинәсен, телен дөньякүләм киңлектә өйрәнү турында сүз бара. Моңа кадәрге «Татарстан АССР тарихы» кебек хезмәтләр бу таләпкә һич кенә дә җавап бирә алмый Әгәр дә татар халкын берәр җай иясе, әйтик барс рәвешендәге матур, камил җәнлек рәвешендә күз алдына китерәбез, ди. Без бу җанварның бер аягын гына өйрәнеп, аның турында тулы күзаллау булдыра алабызмы? Юк, әлбәттә. Татар халкы дөньяга шулкадәр киң сибелгән, Татарстанда яшәүчеләр анын шактый бер кечкенә өлешен генә тәшкил итә, ягъни, барсның бер тәпие кебек аерым өлеш турында гына сүз бара. Димәк, барс турында тулы төшенчә булдыру өчен, бердән, аны тулаем тикшерергә, икенчедән әлеге җәнлекнең бүгенге көнгә кадәр булган үткәнен дә яхшы белү мөһим. Шуның кебек, татар халкын дөнья күләм өйрәнү бүген иң өлгергән бурычларның берсе булып кала. Хәлбуки, гасырыбызның егерменче елларында «Гыйльми үзәк» оешкач, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин һәм башка галимнәребез эшне шул юнәлештә оештырырга омтылып караганнар иде. Алар монын беренче адым- нарын да ясадылар, халкыбызның гомуми тарихы, әдәбияты тарихы буенча кайбер хезмәтләр чыгарырга да өлгерделәр. Ләкин империячел хакимият хөкем сөргәндә, азчылык милләтләрнең телен, рухын, тарихын кыерсыту, инкар итү кануни күренеш булса кирәк Моның кәсәфәте бездә - татар халкы язмышында да ачык күренде. Кытайдан уйгар Т. Каһһари да шулайрак яза: «Маочылар хөкем сөргән хәзерге шәркый Тор- кестанда кытай булмаган халыкларның культурасы нык эзәрлекләнә «Культура рсволюциясс»нең шаукымы чын мәгънәсендәге афәткә әверелде». («Казан утлары», 1977, № 11, 165 б.) Мондый афәт Рәсәйдә күпкә элегрәк башланган иде. XX йоз башында татарларда иҗтимагый, фикри, мәдәни уяну хәрәкәте көчәя башлагач, бу хәл шовинизм тарафдарларын куркуга салды Алар, моңа тоткарлык ясау өчен, төрле чаралар күрергә керештеләр. Ләкин бер кагыйдә бар теләсә кайсы иҗтимагый эшне оештыру өчен башта аның идеология нигезен булдырырга кирәк. Шовинистлар анысын да уйлап таптылар, ул пантюркизм, ягъни Россиядәге мөселманнарның төрек бердәмлеге шнгарс астында тупланырга омтылулары. Ләкин бу ясалма, хәтта, әйтергә кирәк, провокацион уйдырма идс. Татар «милләтчелегемне каршы көрәш өч баскыч үтте: пантюркизм җидегәнчелек солтангалисвчелек. Сүз дә юк, иң хәтере солтангалнсвчслск дип аталганы идс. Ул инде идеологик басым гына түгел, ә бәлки асыл затларыбызны җисмән юк итүгә нигез булды. Менә ни өчен дистәләгән еллар буена татарны милләт буларак өйрәнү турында уйларга да мөмкин булмады. Ин күп дигәндә, безгә Татарстан АССР тарихын сыйнфый караштан чыгып өйрәнү генә мөмкин булды. Әбрар ага Кәримуллин әйтә: безгә хәзер «Татарика» (Татароведение татарны өйрәнү) фәнен алга алып китәргә, моның өчен махсус фәнни-тикшеренү институты ачарга, аның максатка ярашлы төрле бүлекләрен булдырырга, өйрәнүне әһәмиятле тармаклар буенча алып китәргә кирәк. Чөнки бу гаять киң колачлы эшне аерым энтузиастлар, бигрәк тә һәвәскәрләр генә колачлый алмын. Моңа дәүләткүләм әһәмиятле бурыч итеп карау кирәк (Олы галимебезнең бу тәкъдиме хәзер тормышка ашты: тарихыбызны өйрәнү буенча махсус институт оешып килә.) Хәзер шундый карашны көчләп тагарга тырышу да сизелә: имеш, 1атарстан- нан тыш яшәүче татарлар барысы да «диаспора» икән Болай дип раслауның ялгыш булуын бары тик татар турындагы фәнне үстерү юлы белән генә ачыл була. Дөрес, эзләнүләрнең бүгенге торыгыннан чыгып без Башкортстанда, Орен- бурда, Әстерхан, Томән, Пермь, Пенза, Ссмбср һәм башка тарафларда яшәүче татарларның үз ватаннарында икәнлекләрен раслый алабыз Сүз дә юк, татарларның диаспора булып яшәгән урыннары да байтак. Әйтик, Ә Кәримуллин сүз алып барган Кытайда, Кореяда. Ерак Көнчыгыш илләрендә, Польша, Англия, Финляндия, Канада һәм башка илләрдә яшәүче татарларны җирле халык дип әйтеп булмас. Аларның бу илләргә күчеп килүләре һәм төпләнеп калуларының тарихы китапта галим тарафыннан ачык итеп, нигезле аңлатыла, күп кенә чыганаклар да күрсәтелә. Ә Кәримуллин беренче карашка тар белгечлеккә ия галим булып тоелырга мөмкин Ул китап белгече Бу шулай Ләкин татар китабын өйрәнү аны бик зур киңлеккә, халкыбызның күптармаклы тарихына китереп чыгара Ә бит китабы буенча үз тарихын, дөньяга таралган халкын өйрәнү барлык милләтләпнен дә момкинлегеннән килмидер Моның очен халкыңның текәлектән үк язулы, китаплы булуы, алай гына да түгел, китапка зур мәхәббәт белән яшәве кирәк Татарлар бу яктан караганда да зыялы милләт ләрнсн бепсс Бу юл Ә Кәримуллинны татар милләтенең тарихына, язмышына алып чыга анын шулай булмавы мөмкин дә түгел. Академик галим өчен, ихтимал, шушы эшчәнлеге дә җитеп ашкандыр Әмма Әбрар абый бу фәнни нәтнжаләрнең һичкичекми эшли башлавы турында да кайгырта һәм шуның өчен көрәшкә кушылып китә. Бу хәл исә анын шәхесенең тагын да киңрәк һәм хөрмәтлерәк бәяләнүенә китерә. Әбрар Кәримуллин - энтузиаст, әмма академик энтузиаст. Аның эшчәнлеге турында уйланганда шундый нәтиҗәгә килми булмый: талантлы, эшлекле, ару- талу белмәс аерым бер кеше генә дә милләте өчен күпме эш башкара ала икән бит! Иң мөһиме шунда: Ә. Кәримуллин үзенең тикшерү объекты өчен кирәкле булган шәхесләрне эзли, таба, аларны бер максатка халкыбызның рухи хәзинәләре тарихын ачыклауга хезмәт иттерә белә. Анын танышлары арасында Япониянең Токио университеты профессорлары Тадаши Сузуки, Хисао Комацу, Төрки- ядән Осман Серткая, Садри Максудиның кызы Гадилә Аида, Мәхмүт Таһир, Мостафа Онәр, Англиядән Мэри Броуксоп (бик мәгълүм ориенталист галим Александр Беннигсенның кызы) һәм башка бик күпләр бар. Аларның кайберләрең ул Казанга шәхси кунак итеп чакыра, бездәге чыганаклар һәм, тагын да мөһиме, халкыбыз белән таныштыра. Мондый танышуларның файдасы күз алдында. Әйтик М Броуксоп, Татарстанда булганнан соң, Англиядә чыга торган «Үзәк Азияне күзәтү» журналының бер санын үзе биредән алып кайткан материалларга багышлаган. Анда Я. Абдуллин, Р. Әмирханов, Р. Мөхәмәтди- нов, Б. Солтанбеков һ. б.ларның төрле мәүзугларга язган мәкаләләре урнаштырылган. Үз чиратында Ә. Кәримуллин да чит илләрдәге галим коллегаларының хезмәтләрен бездә бастыруга зур игътибар бирә. Аның киң күңеллелеге сүз бара торган китабында да күренә. Әйтик берәү (исемен әйтеп торасы килми) 1934 елда Шанхайда Г Исхакыйның «Идел-Урал» дигән бүгенге көндә безгә яхшы мәгълүм булган гаять кыйммәтле хезмәтенә яла ягып, газетада чыгыш ясый. Мәдинә Сәлихмәт дигән милләттәшебез исә моңа рус телендә «Наш ответ» дигән листовка белән җавап бирә. «Шанхай төрек-татарларының Идел-Урал комитеты» дип имзаланган бу документны Ә. Кәримуллин үзенең китабында урнаштырган. Без аннан мондый юлларны укыйбыз: «Гаяз Исхакый артыннан ниндидер бер төркем яки адәм актыклары түгел, бәлки үзенең милләте кадерле булган һәм тамырларыннан куркусыз элгәрләренең каны агучы аңлы кешеләр бара. Әгәр алар читләр мәнфәгатьләре өчен батырларча сугышып кан түкәннәр икән, милли идеяләрне тормышка ашыру бәрабәренә алар тормышларын да шатлык белән бирәчәкләр». 1934 елда мондый сүзләрнең басылып чыгуы зур батырлык иде Шуңа күрә Мәдинә Сәлихмәт турындагы язмасын автор «Халкыбызның батыр кызы» дип атый да. Кытайда революция җиңгәч, милли азатлык өчен көрәш алып барыр мөмкинлекләре бетерелә Мәдинә Сәлихмәт тә Төркиягә китә (1964 елда вафат була). Улы Равил АКШның Бирменгем шәһәрендә яши. Мондый затлы кешеләргә Ә. Кәримуллин ничек юлыга, алар турындагы мәгълүматларны каян эзләп таба? Барысы да аның аралашырга, йөрергә, эзләнергә ярату галәмәте. Кечкенә генә фактларның җебенә тотынып, максатка юнәлешле эзләнү сәләтенә ия булу нәтиҗәсе. Мәдинә Сәлихмәтнең «Россия төрекләре» дигән зур гына күләмле хезмәтенең инглиз теленнән тәрҗемә ителеп шушы китапка кертелүе җыентыкның танып-белү әһәмиятен тагын да арттыра. Р. Сәлихмәтнең «Шанхайда татар җәмгыяте», Ләбиб Карайның «Татар хатыннарына киңәш һәм үгетләр» кебек мәкаләләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бездә иң артта калган өлкә— кыскача гына булса да милли энциклопедиянең булмавы. Ә. Кәримуллинның «Язмыш, язмыш...» китабы билгеле күләмдә шушы хезмәтне дә үти ала. Анда халкыбызның тарихы, таралу урыннары, яшәү шартлары һ. б. турында бай мәгълүмат тупланган. Шулай да иң мөһиме күренекле шәхесләребезнсң тормыш юллары һәм эшчәнлекләрс белән таныштыру. Алар арасында Гаяз Исхакый, Габдулла Баттал Таймас, Садри Максуди Ареал, Йосыф Акчура, Һади Атласи, Габдулла Гыйс- мәти һәм башка бик күпләр хакында бирелгән мәгълүматлар укучылар өчен бик кыйммәтле. Китапта аерым фактлар, вакыйгалар турында кабат-кабат сөйләүләр, искә төшерүләр дә очрый. Мәсәлән, Р. Ибраһимов турында. Бу китапка тупланган мәкаләләрнең төрле вакытта язылулары белән аңлатыла. Китап итеп туплаганда аларны бер карап чыгу кирәк булгандыр. Әмма хикмәт китапның информация байлыгында һәм яңалыгында, укучыга гаҗәеп күп мәгълүмат бирүендә, тагын да әһәмиятлесе— бу язмалар артында милләтнең бәхете өчен көрәшүченең торуы даими сиземләнүендә. Әйе, мәкаләнең башында үткәрелгән фикергә яңадан әйләнеп кайтып, шуны әйтәсе килә: гасыр SSn га M‘*" әтсбсзгө с Максуды, Й. Акчура, Г Исхакый, Г. Тукай һәм баш- жалар биниһая өлеш керткән булсалар, XXI йөз якынлашканда бу байракны с Кәримуллнндай фидакарьләр күтәреп алды. Алар меңнәрчә-меңнәрчә тарафдарларын тәрбияләделәр. «Язмыш, язмыш .» китабын укып чыккач моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр ышанасын