Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨЗӘТӘСЕ ИДЕ ДӨНЬЯНЫ...

Һи, беренче генә алдануыбызмы сон! Дөрес анысы, «Казан утлары» кебек олпат-әдәби журналда (1996 елгы 1—2 саннар) «Тәүбә» ише роман күрергә аз гына да теләгем юк иде. Минем — укучының ихтыярыназәвыгына каршы килеп, шундый әсәрне дөньяга чыгарганнар икән, димәк, мине алдаганнар. Әмма мин шактый тыныч, гамьсез. Без, ара-тирә романнар укырлык дәрәҗәдә зыялы саналучылар, яшәп яткан социализмны кеше кыяфәтенә китерәбез, тоталитар хакимияттән демократик идарәгә, халык хөкемдарлыгына күчәбез, милли дәүләтчелегсбезне яңартабыз дип ду-чат килгәндә, тормыш дилбегәсен Сәет Сакмановлар үз кулларына алыр, мөстәкыйльлек, ирек җимеше дә шуларга гына тияр һәм нәкъ шулар роман герое булып әверелер, дип уйламаган идек. Чынлыкта әнә нәрсә килеп чыкты. Әдәбият галиме, университетның милли факультет җитәкчесе Тәлгат Галиуллин да шушындый әсәр язарга хыялланмаган, хәтта әзерләнмәгән булгандыр, бәлки. Күренеп тора бит, аның күңелендә һәм каләмендә бөтенләй бүтән образлар, башка бизәкләр. Автор шулар белән «мафия башлыгы» Сәетне тасвирлый, Сәет белән Зөлфия мәхәббәтенә дастаннар матурлыгын салып иза чигә, әдәбият профессорының мәгьлүматлылыгын элекке милиционер башына шыплап тутыра. Сәет дигән кеше Андрей Платановның мәшһүр «Чевенгур» романын да укыган, Жюль Бернның «Су асты дөньясы» белән дә таныш. Чичиковка «Үле җан- нар»нык ни өчен кирәк булганын яхшы аңлап, кирәксә, бу тәҗрибәне кулланып эш итәргә чамалый, якыннарын исә, кешесенә карап, Катюша Маслова, Клим Самгин, Надежда Крупская белән чагыштыра. Баш каһарманның мондый «бизәкләре» вакыт-вакыт кирәгеннән артып та киткәндәй була. Автор, әйтерсең, күңелендә йөргән образларны, сурәтләрне, әдәбият дөньясы мәгълүматларын шушы романга сыйдырып бетерергә омтыла. «Сәет Сакмановны нигә шушы кадәр уңайлаштыра соң әле бу?»—дип уйлап та куясың. Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» драмасында исерек архитектор авызыннан әйтелгән (безнең әдәбият-сәнгатьтә күптәннән инде иң зирәк сүзне йә эчкече, йә юләр генә әйтә) шундый сүзләр бар: «Укыган туң йөрәкләрнең салкыны зәһәр була». Сәетне югары мәгълүматлы итү дә аның фаҗигасен тирәнәйтеп күрсәтү өчен түгел микән? Хәер, уңай сыйфатлар салу өчен бүтән рәтле герое да юк ич роман авторының. Бөтенләй язмас кына иде - тормышыбызны, чынбарлыгыбызны күмеп, үз пычрагына суырып бара торган бу хәлләргә күз йомып ничек, күпме яшәргә соң? Җитмәсә, романнар, повестьлар язып байтак каләм шомарткан бүтәннәр кинәт кенә зиһенсез калгандай булдылар, бер ишесе базарга кайсы ишектән керергә белмәгәндәй, газета-журнал битләрендә вак-төяк белән сату итә. Гаҗәп түгел: чөнки без хәзер кайда, нәрсәдә алданача- гыбызны да белмибез, аларның хисабын, күз текәп барган маякларыбызны югалттык. «Үземчә гаделлек белән вәхшилек, олылык белән явызлык арасындагы көрәшне, тартышны күрсәтергә, төркемнәр арасындагы аяусыз сугыш, көрәш, кеше каны су бәясенә дә тормаган әшәкслек-явызлык каләмдәшләремне уйландырыр, җитди сөйләшү юлына алып чыгар дип көткән идем»,- дип язды Тәлгат Галиуллин «Ватаным Татарстан» газетасында (21 май 1996 ел) һәм теләгенең «әлегә» акланмавын әйтеп узды. Менә монысы да — реаль чынбарлыгыбыз чагылышы, алданулар чылбырының чираттагы бер буыиы. Әле алай гынамы: язмыш явыз шаярып, (тфү-тфү!) романның чынбарлыктагы каһарманнары, җәмгыятебезнең Сәет Сакмановлары, Северцевлары әсәрдә үзләрен танып, автор белән хәтәр алыш башласалар, гади халык дигәнебез аны яклап өн дә чыгармаячак киресенчә, «тегс»ләрне берәм- берәм депутатка сайлаячак. Шулай буласын Тәлгат Галиуллин да белеп тора. «Без үз җиребездә кирәк чакта гел азчылык», ди Сәет әсәр башында, «гастролер» алып сатарлар белән уңышсыз көрәш көннәрендә. Минемчә, нәкъ шул чорда Сәет гслсннән авторнын дөньяга, чынбарлыгыбызга мөнәсәбәте чагыла торган сүзләр күп ишетелә. Роман азагында Сакмановлар азчылык түгел, «мәҗ- лес»не үз кул зарында тотарлык зур оер инде, хәтта үзләрен тудырган ЯЗУЧЫ ихтыярына да буйсынмыйлар бугай, нәкъ тормыштагыча әшәкелек КЫЛУНЫ дәвам итәләр Романны укучы һәр кеше анда сурәтләнгән «Игелек» ширкәте урынына үз Iәбәгеннән, үзе белгән башка ширкәтьнс яки исеме дә билгесез төркемнәрне куеп карый ала һәм аларда да Сәет Сакмановларны. Шөрепләрне, мәкерле Наилә Нонсаларны ганый Әмма бу инде, романнык уңышы б. . ган бигрәк, чорыбызның бәласе. Әсәрнең баш каһарманы Сәет «мафия башы»на тормышта бөтенебез күреп торган юлларбусагалар аша килә. Милициядә мавыгып эшләүче участок инспекторы була ул. Законча эшлим дигән булып йөргәндә, хокук сагындагы юньлерәкләрнең һәркайсы кебек үк, кагылырга ярамаган затка юлыга. Хаклыгын раслап, бераз чәбәләнгәндәй итсә дә, коллегалары, бигрәк тә прокурор аны аңламыйлар, төгәлрәге, аның ташына сөртенергә теләмиләр. Романның шушы юлларын укыганда, җәмгыятебезнең бозыклыкка никадәр тирән кереп батуын тагын бер кат күргәндәй буласың. Чөнки, автор тырышып сурәтләсә дә. Сакмановныц законлылыкмы яклап сөйләнүләре укучыны ышандырмый Кандадыр кемнеңдер мондый сүзләрне ихлас күңелдән әйтү ихтнмалын күз алдына китерү шактый кыен. Сәетне ресторанда эшләтеп, ишек төбе саклату һәм яшерен аракы сәүдәсенә тартып кертү дә әсәр өчен күпне бирми болар баш каһарманның үсешен азмы-күпме эзлекле итеп күрсәтү өчен генә кирәктер Монда роман бизәге булырлык оригинальлек юк: кемдер нәкъ шушы юл белән, кемдер дефицит товарны партия райкомының беренче секретаре кулыннан алып-сатын. җинаятьчел байлыгына мая башы туплады. Тик болар икейөзлелек түгел, аз дигәндә, булдыклылык, яши белү дип санала икән ич! Бу мохит җәмгыятьнең каймагы икән! Шуңа күрә «Гулаг» җәһәннәмен кичкән, инде рухи яктан саф, иманлы булырга тиеш Әхмәдиша карт та шушы төркем эчендә Ширкәтнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күреп-белеп тора, әмма үзе мафиягә кулыннан килгәнчә булыша, шул ук вакытта «Игелек» егетләре каршында әдәп хакында фәлсәфә сата. Чөнки автор «Тәүбә» романына үтә авыр тема сайлаган һәм аны заманча чишкән әсәр каһарманнары, без укып күнеккән әдәби геройлардан аср.малы буларак, чиста акка һәм карага гына бүленмиләр. Хәзер мәшһүр Такташның кискен борылыш чорындагы кебек, «бер кешедә бүген икс «мин» Аннары, романнан күренгәнчә, Тәлгат Галиуллин бу чорга, тормыш агышына, сәясәткә үз карашларын да, сезнең-безнсң мөнәсәбәтләрне дә белдерергә тели һәм бүтән мөмкинлеге булмагач, үз карашларын Сәет аңына, Әхмәдиша фәлсәфәсенә сала кебек. Килешле, ышандырырлык чыгамы бу, дип шикләнер урыныбыз бар-ба- рын, әмма реаль тормышыбызда бөтенесе дә килешле, без теләгәнчәме соң? «Көнбатыштан кайткан нәрсәләр исәбенә күпме яшәп була? Бу бит коллыкка төшүнең, кабаланың төп юлы», дн Сәет, ә үзе наркотиклар алып-сату белән дә шөгыльләнә. «Элекке партия түрәләренең берәрсснең ким-хур булганын, фатирсыз калганын күргәнең бармы? Эшлисе кнлмәсә, досрочно пенсиягә озаталар», ди Әхмәдиша. Бүгенге газеталарыбыз тукыган публицистика «дәрәҗәсендәге» бу зарлы сүзләр романның тукымасын тортепкнлсшссзләп торсалар да. аларны урынсыз дияргә тел бармый. «Татарның үз милли мафиясе булырга тиеш. Мафияле булу балигълык күрсәткече» дип уйлау бер Сәетләр миендә генә тумыйдыр. Беренчедән, юньле эшләрнең генә түгел, мәкер һәм алдашуның да миллилек япмасы астында, милләт исеменнән башкарыла юрган чоры Ха гык- нык азмы-күпме генә булса да милли хисләре уянудан мөстәкыйль дәү ьн төзергә омтылышыннан һәр акыллы баш үз мәнфәгатен кайгыртып, үз урынын ныгытып калырга ашыга ич! «Безгә аларны үзебезгә якынайтып, малларын республикага, енн һәм мин яраткан халкыбызга хезмәт иттерергә кирәк Байлыкны бөтен Р .< ■ • г юнья дан бирегә ташысыннар», ди эчке эшләр министры урынбасары Әскәр Ә гмнев «Алар» дигәндә «мафия башы» Сакманов, Башорнннарны. .әзер машиналар сатып, Opiсинтез заводын кычкыртып талап» киткән Ваһаповларны ку мә нчып Длапга «кычкыртып талаучы» исемен министр урынбасары түгел, »чке нитәр органының тагын бер бәхстсезс Җәүдәт Габдуллович тага Әмма бәхстсезлсге үз башлыгы алдымда шушы сүзләрне әйтә алуында гына түгел аның Чәикн кызы Регина Сакманов башкисәре Шорсп белән йоклап норн. Озын һәм дулкынландыргыч тслсссриалга лаек бу сюжет төенен без гамьсез генә укып у табы i ни өчен дигәндә тормышта аннан хәтәррәк бәйләнешләрне да күрсп-ншетеп торабыз Икенчедән, мафиягә шундый соклану, симпатия булмаса, аның кинәт кенә шулкадәр үсеп китүенә шартлар да тудырылмас иде. Әле бер дистә фамилия язылган бюллетеньнән ил белән акыллы идарә итәрлек бер президент сайлап ала алмый изаландык. Чөнки белеп торабыз: властька кайсы килсә дә, беренче чиратта үз төркеменә хезмәт итәчәк. Ә гади сайлаучы - властьны бер төркемнән алып, икенчесенә бирүче генә. Президент булып кем генә сайланса да, сайлауга кадәр дә, аннан соң да ул кайсыдыр төркемнең акчасына һәм җәмгыятьтәге йогынтысына, соңгы исәптә (Алла сакласын берүк!), коралына таянырга тиеш булыр. Ә без кабат чит һәм тагын бер тапкыр алданучылар хәлендә калырбыз. Илдә дистә еллар буена урнашкан тәртип-канун шундый: гади халык үз сүзен әйтә, хакимнәр эшенә йогынты ясый алмый, идарә җебен Сәет Сакмаиовлар үз кулларына эләктергәндә дә ул каршылык күрсәтми, әле бер яктан, әле икенче яктан куркып гомер кичерә. Чынбарлыгыбызның кеше куркытырлык якларын ачык күрсәтү өчен роман авторы Тәлгат Галиуллин да буяуларны жәлләми. Иң яманы—биредәге образлар, җәмгыятебездәге кебек, бар да нигәдер ачулы, кемнәндер җәберләнгән, аларның җаннарын нәрсәдер борчый, бимазалый. Алдыйлар янында бүтәннәргә дә гел хәтәрлек янап тора. Кара инде милиция полковнигы Җәүдәт Насыйровны! Җитәкчесе Әскәр Әлмиев аны түгел, Сакмановларны, Ваһаповларны яхшырак аңлый, шуларга соклана. Хатыны да аның сүзен тыңламый, бердәнбер кызы да пакь юлдан язган. Зөлфия фаҗигасе Сәетне дә тәмам үчкә батыра. Шушындый хәлдәге полковник һәм майорларның, хаким һәм хөкемдарларның җәмгыятьне савыктыруларын, мафия башыннан депутат булганнарның гадел законнар чыгаруын көтеп яшәүче безләр турында тагын бер роман язучы гына юк—«Тәүбәмдәй дә караңгы чырайлырак роман килеп чыгар иде! Дөрес, авторы Тәлгат Галиуллин булса, бу «чыраймны яктырту өчен тел бизәкләре дә кулланып карар, әмма алар уңышсыз салынган ямаулык кебек аерылып торырлар. Авторда тәвәккәллек бар икән, детектив әсәрләрнең укучы каршында популярлыгы нык кимегән (тормышыбыз бертуган Вайнерлар романнарыннан күпкә хәтәррәк, тагын аны милли журналлардан да укып саташыргамы?) чорда «Тәүбәмне язып чыгарсын, җитмәсә, дәвамын да вәгъдә итсен әле! Хәер, дәвамы барлыгы, булырга тиешлеге әсәрдән үк күренеп тора: Сәет җинаять юлында тирәнгәрәк кереп кенә бара әле. Ә тәүбә итәргә кичегеп килә инде- ышандыра алмаячак. «Атакага барганда, гел беренчеләрне кыралар, ахырдан килгәннәрнең түшенә тәре тагалар»,— ди Сәетнең урынбасары, элекке «мент» Хәлил Нигь- мәтуллин. Автор Сакмановка, бәлки, алда менә шушындый «беренче» булу язмышы әзерлидер. Ә тәүбәгә алар түгел, тормыш агышын Сәетләр кулына бирүчеләр — без килергә тиешбез. Нәрсә карап тордык? Зыялыларның, матбугатның, әдәбиятның әдәпкә, тыйнаклыкка, күндәмлеккә, гади хезмәткә чакыруын кабул иткән чордашларыбызны явыз көчләрдән ни өчен якларлык дәрәҗәдә түгел, якларга тиешлеләр каршысында ник шулкадәр мескен хәлдә без? Менә хәзер халыкның шушындый романнарны, милли матбугатыбызны аз укуына, зыялыларны депутат сайлау бюллетеньнәреннән «тәгәрәтүләренә» үпкә белдерәбез. Әмма урынлымы бу? Сез чакырганда артыгыздан бардык, ирек, дәүләт мөстәкыйльлеге даулап мәйданнарга чыктык, заманында байтагыгызны депутат та итеп карадык, шушы көрәшнең җимешләрен сез кемнәргә бирдегез, тормыш дилбегәсен ник кулыгыздан җибәрдегез дип, халык үзе үпкәле сүз әйтергә тиеш түгелме? Руслар әйтмешли, яхшырак булуын теләдек, гадәттәгечә килеп чыкты. Элекке иминлекләрне риваятьләр итеп сагынып сөйләргә генә калды, түбәннән әйтелгән сүзләргә колак салучы да юк. Әдәбиятның, зыялыларның һәм милләт уңганнарының халыкка йогынтысын киметү өчен власть ияләре күпне эшләде һәм эшли, теләгенә дә ирешеп килә. Каләм ияләре хәтта бер-берсен дә укымыйлар һәм ишетмиләр Бисмарк әйткән, революцияне даһилар уйлап чыгара, фанатиклар галәмгә ашыра, ә җимешеннән юньсезләр файдалана, дигән. Әнә мафия киты Нургали Ваһапов «братогы» Сәеткә «Югары Советка депутат буласы киләме? Теләсәң, әйт» дип тора, «сәгать унбергә Камбинга сугылырга вәгъдә иткән идем» дип чыгып китә. Буш сүз сөйләве түгел, теләгән кешесен депутат та итәчәк, тирескә дә әйләндерәчәк ул, ә без һаман Ваһаповлар сайлаткан «халык хсзмәтчесе»ннән игелекле законнар, гадиләргә гадел гамәлләр көтеп яшәрбез. Юньсезләр галәмендә әдәп-әхлак юк та юк инде. «Әйдәгез, татарлар, берберегезне күбрәк утыртыгыз, безгә яшәргә җиңелрәк булыр» дип «шаярта» романның бер персонажы Родион Зильберштейн. Ул тагын: бер-берегезне ныграк талагыз, каһәрләшегез, өстәгеләр түбәндәгеләрне тыннары да чыкмаслык итеп басып торыгыз, исерткеч белән миңгерәүләтегез, үтерешегез, дип тә әйтә алыр иде. I аҗәп булмаячак, мондый уйлары белән ялгыз түгел ул, әнә эчке эшләр министрлы! ындагы кайбер түрәләр дә шундыйрак фикердә Романда мафия пәрәвезе шулкадәр катлаулы, шундый ышандырыр тык үрелгән, аларның «коммерция сере» шундый ачык фашланган авторның шулай булдыра алуына соклансаң да, бик авыр уйлар белән укыйсың. Күп сәясәтчеләр мондый тормышны алга бару диеп бәялиләр, уңга-сулга, бигрәк тә имин үткәннәргә борылып карамыйча, аны дәвам иттерергә чакыралар. Ә «Тәүбә» авторы гүя кисәтә: күрегез, без менә кая килеп кердек. Шулай кисәтүе белән хаклы, тик укучыны авыр уйлары белән калдырмыйм, тупиктан чыгу юлын ачам дин, соцреализм стилендә Сакмановлардан, Ваһаповлардан тәүбә иттерүгә генә бармасын берүк! Әсәр үзенең тормышчанлыгын бердәй югалтачак аннары Җинаятьчел элемтә төеннәре, катлаулы вакыйгалар белән тыгызланган бу романның теле дә бик үзенчәлекле. Тик мондый үзенчәлек, минемчә, отышлардан гына тормый. Автор образлы әйләнмәләрне, сурәт ясарга тиешле сүзләрне, әһәмияте ягыннан төрле дәрәҗәдәге мәгълүматларны җөмләләргә дөмбәсләп тутыра: вакыйгалар артыннан бара торган укучы андый урыннардан күз йөгертеп кенә узарга тиеш була. «Көйле, моңлы җаны, иркәләү, сөю өчен яратылган зәнс белән Зәмзәмия ханым малае белән ундүрт метрлы бүлмәдә гомерен уздыра», дип яза ул, шушы кеше турында бар белгәнен әлеге җөмләгә сыйдырып бетерергә теләгәндәй. «Нәкъ менә шул гадилеге, арпа мыегы кебек өскә бөгелеп торган керфекләре, киң, җыерчыксыз маңгае, кысан күлмәген төртеп торган, өлгергән алма кебек тыгыз күкрәге, еландай биле, озын аяклары хөрмәт уятмый калырлык түгел иде», дип сурәтли бер чибәрне. «Ир. нык муенга утыртылган башын борып, ханымның яшь әрекмән яфрагыдай үтә күренмәле колак очларыннан үбеп алды, ак муенга хәтле төште», дип тасвирлый баш каһарманның мәхәббәтле мизгелен. «Фил сөяге төсендәге тиресенә кыйгач кашлары, зур соры күзләре җылылык бөркеп тора» дип бизәкли мавыгып китеп бер гүзәлне. Талгат Гали- уллинның персонажы сүз башламый, ә «башлам кәлимәсен тышка чыгара» Үтә модалы мондый метафоралар аерым бер каһарман сөйләмендә, аның холкын яхшырак ачу өчен түгел, автор тасвирламаларында күп кулланыла. Сурәтләнгән вакыйгалары белән дә шактый авыр булган бу әсәрне мондый тел әйләнмәләре тагын да авырайталар. Әсәренә игътибарсызлыкка хәтере калган автор әлеге газета мәкаләсендә урынлы әйтеп уза: «Тәүбә» темасы, халыкның, җәмгыятьнең әдәбе хакында бик җитди сөйләшү-бәхәсләшү бик тә кирәк. Бу инде газета-журнал эше генә түгел, бөтен җәмәгатьчелек, яхшы мәгънәдәге барлык милләтчеләр вазифасы Чөнки әхлагы булмаган милләт үсә, яши алмый, андыйның дәүләте ныгымый Күзләрне ачыбрак карасак, моны һәр тарафта күрәбез Әхмәт әфәнде Сәхапов күптән түгел «Мирас» журналының «Баш мөхәррир сүзеиндә гуманитар фәннәр!ә яшь галимнәрнең аз килүенә борчылып язды, ләкин «әйе шул» дип аны хуплаучы, сәбәпләрен ачарга тырышучы булмады Ә әдәбиятка күпме кеше һәм кемнәр килә, сәнгатебездә ниләр эшләнә? Инде татар халкына «милли мафиямдәге Сәег Сак- мановлар белән генә горурланырга калырмы? «Кыйблам йөгәнсез җи з Җизнең төсе юк», ди ул милиция полковнигы Җәүдәт Габдуллович белән бер бәхәс вакытында. Без шул җил артыннан йөгерикме? Аларның сүз көрәштерүеннән шул ачык: кайсы як җиңсә дә, милләт вә халык файдасы күздә тотылмаячак Россия сайлавында Ельцинмы, Зюгановмы җиңәр, яисә кайсына тавыш бирергә кушар лар, шунысын сайларбыз дип, сәясәттә бер хәрәкәтсез күп айлар көтеп торуыбыз да, хакимнәрнең иң мөһим шөгыльләрен читкә куеп, хәтта бик үк тслэмәсаләр дә, шул сайлау нәтиҗәләре өчен җан атып йөрүләре дә көчләрне һәм гомерләрне юкка сарыф итү генә иде, чөнки милләтнең беркемгә бәйсег үг сүзе. үз кынб гасы булырга тиеш Талгат Галиуллин үзенең «Тәүбә» романы белән җәмг ыягсбсшен һәм милләтнең иң яралы, авырткан урыннарын ачып күрсәтте Ана күз салабызмы, гыйбрәт һәм сабак алабызмы, уйланабызмы болары бездән тора Югынса, тәүбә бик авыр булмагае