Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ә СҮЗ БИРМИЛӘР...

Хәзер дә шулай микән, ә безгә ул чакта, Казан Дәүләт университетына укырга керергә килгән абитуриентларга, бәхет ак мәрмәр баганалы тылсымлы бина булып гәүдәләнде. Безнең өметләр, күңелләр кебек ак иде ул колонналар, безнең кебек ямь-яшел иде ак бина янына тезелгән юкәләр. Елы нинди ел иде бит аның! 1967 ел безнең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәннәр язмышында иң олы тарихи дата. 467 төркем исеме белән безне ак бәхет кочагына алган ел иде. Монысы беренче хисләр, беренче тәэсирләр. Аннан соң инде шул аклык кочагында чын бәхетле булу өчен кирәк булган гыйлем эстәү, дөньяны тану, үзеңне дөнья белән таныштыру башланды. Ул елларда гыйльми дөньяга керү бәрәңге басуы аша башкарыла иде. Әмма мин беренче курсның танышу семестрында бәрәңге алуда катнаша алмый калдым Чакыру соңлап кына килеп җитте. Шуңа күрә укуның беренче көннәрендә үземне сабакташларымнан читтәрәк хис иттем. Беренче лекция дип, төркемнең җитәкчесе белән танышуга җыелгач та, шнек янындагы бер буш калган урынга соңгы кеше булып кына килеп утырдым. Каршы өстәл артында утырган укытучы кискен хәрәкәт белән башын күтәрде һәм күз карашы белән аудиториядәге гөжләүне кисте дә төшерде. Менә ул торып басты да, йә, iui әйтерсез инде дигәндәй, кырыс күз карашы белән һәммәбезне сыйпап, юк, көйдереп үтте. Миңа аның күзлек астындагы күзләре дә, нәкъ мыеклары төсле, коңгырт һәм чәнечкеле кебек тоелды. Ул — интектерә-интсктерә миннән керү имтиханы алган профессор Ибраһим ага Нуруллин иде Ничек танымыйсың! Әллә сәгатьтән артык аның каршысында Һади Такташның «Тапшырылмаган хатлар»ының ни өчен тапшырылмаганын, ни өчен алай аталганын аңлатааңлата арып беткәч (аңламый гына бит профессор), кызып киткәнне дә сизмәстән: — Ни-нәрсәсе бар инде аның, просто литературный прием гына инде ул. Кирәк икән, пажалысты, мин аны сезгә уптым илаһи яттан сөйләп бирәм, әле үзегез дә белеп бетермисездер, дип тезеп киткән идем Шушы урында ул мине бертуган абыем шикелле үк гапгади итеп Укы әйдә, вакыт бар ич,—дип куймасынмы! Укыдым. Аның күзлек астындагы кырыс карашы моңсулана, мыеклары йомшара барганын тоя-тоя укыдым. Укып бетерүгә ул: Шул әдәби алым дигән җавапны бирер очси ярты сәгать вакытыңны үткәрдең, анда да татарчасын әйтмәдең. Ә япан белгәнеңне болай да аңлаган идем инде,—дип елмаеп ук җибәрде. Без бу имтиханны тапшырып чыкканда Казан урамнарында инде кара төн иде. Ул чакта мин: «Әстәгъфирулла, шундый кеше дә елмая белә микәнни»,—дип уйлап куйган идем. Менә хәзер тагы аның кысык иреннәре арасыннан елмаюга охшаган галәмәт таралды. Юк, иреннәре белән түгел, ул күзләре белән елмая икән бит. Имтихан вакытында, куркудандыр инде, күзләренә күтәрелеп карамаганмын, күрәсең. Ибраһим аганың кулында безнең төркемнең исемлеге булгандыр. Ул бер кәгазьгә, бер безгә күтәрелеп карый-карый: _ Мин сезнең төркемнең акдем җитәкчесе булам инде, әйдәгез, танышыйк, дип янә кәгазьгә текәлде. Нәкъ мәктәптәгечә берәм-берәм нсем- фаммлияләрсбезне атый, танып калырга тырышып йөзләребезгә текәлә Исем аталуга, ялт итеп мин дә сикереп торып бастым. Ул миннән дә, ничә яшь, дип сорауга, «унсигез» дигән идем, аның йөзе тулы савытны чайпалткандай рак түгелеп китте. Бар паспортыңны алып кил, монда егегләрне шаяртып тормыйсын, дип, кулы белән, чыгып китегез, дигән үк хәрәкәт ясамасынмы' Дәрес дигәннәре беткәндерме, юкмыдыр, мин чыгып йөгердем. Трамвайга утырып тормыйча гына, әлегәчәбер тапкыр да йөрмәгән туры юллардан гына Тельман урамына чаптым. Тулай торак тәтемәгәч, шунда фатирга урнашкан идем. Сулуыма кабып паспортымны тотып килеп кергәндә, аудиториядән студентлар чыгып бетеп килә. Ә профессор исә, студентларның чыгып беткәннәрен көтептер инде, кулына папкасын тоткан килеш торып баскан иде. Никләр генә шулкадәр дулкынланганмындыр, калтырый-калтырый аңа паспортымны сузам. Ибраһим ага аны ачып карады да карашын миңа төбәп тынып торгач — Сезнең белән әллә бер-бер фаҗига булдымы’’ дип сорап куйды. Шуннан соң гына мин беренче тапкыр телгә килеп. Ник? дип сорый алдым. Ул миңа инде бер егерме биш яшьләр бардыр дип уйлаган икән. Башкача ул бу хакта сүз кузгатмады Мин дә бөтенләй диярлек оныттым Ә миңа исә Ибраһим ага. киресенчә, үз яшеннән яшьрәк тоела иде Профессор! . тиздән кушамат та беркеттек Аны Аксак Тимер. а »шк яһүд профессорлары,,ы,. «Волганлары янында тэтой кашыктай гына күревтан авын «Запорожецын «ташбака» дип йөртә башладык. .. А-П Лепшяләргә килеп кергәндә мина анын бар торыг агын бер укталып карыйк алс. бер бер „и чыгарып булмасмы ■■ ........................, фикер укый in™ һо “ул мшга университет 'укытучылары арасында ш. аңлаешлы шохеснорнеп бСРХ1Х ГтЧхыры XX йоз башы одвбняты Хозер шул сүзлорне кабатлыйм да шаб^.чыш ясыйм: заман ...............................................................доб.ыт ........лГм".Х хәзеп сынмый торганы бармы соң ул заманнарның! Ә Иораһнм ла нәкъ ш> i сыпылыш этенла бетнең студентларнык рухын сындырмый, сау заманга алып барырга тырышучы гаҗәеп бер шәхес бушан икән Башка студентларга төрлечә булырга мөмкин, ә мин университетта укыганда Хатыйп ага Госман аша бәйдәге хисләремә очыш алсам, Ибраһим ага Нуруллин аша бикләнгән, тыелган фикерләремә бәйсезлек яуладым. Чөнки, әдәбият дәресләре башлануга, Ибраһим ага белән минем арада рухи һәм фикри күпер салынды. Лекция барышында мин аның фикер агышын дәвам итсәм, еш кына ул минем фикерләремне ачыктан-ачык сөйләп таң калдыра иде. Ул, кайбер укытучылар шикелле, бервакытта да язганын укып яки шушы дәрестә сөйләргә тиешлесен генә сөйләп чыгып китми. Аның өчен иң зур казаныш студентларның уй агышын тоту, аларга ияреп үз фикерен бирү булгандыр. Еш кына шуңа ирешү өчен лекцияләрне күңелсез генә сукмакларга да борып кертә иде ул. «Нуруллин лекцияләрне күңелсез үткәрә икән»,— кебек сүзләрне без, студентлар, чыбыксыз телефон аша ишеткәли идек. Бу сүзләрнең асылын аңларга миңа Мөхәммәт ага Мәһдиев дәресләре булышты. Алары чыи спектакльдәресләр булса, Ибраһим аганың дәресләре тормышның шәп-шәрә үзе булып үтәләр иде. Ибраһим ага бер лекция барышында 20—30 сорау куя һәм шуларга студентлардан җавап та ала белә иде. Әйе, әле бөтенләй яңа тема, яңа әсәрләр, ә без сөйлибез, җавапларны табабыз. Шулай бер дәрестә матур әдәбиятның функцияләре турында сөйли профессор. Әй әйттерергә тырыша бу әдәбиятның функцияләрен. Без әйтмибез генә бит инде. Шулчак ул урындыгын ук борып минем якк ■ карап утырды да сорауның башламын җентекләп биргәч: — Шуннан соң мондый сорау туа, туарга мөмкин, Сафина? — дип күз карашы белән мине өтеп алды. Мин шуннан соң инде лекция буе туарга мөмкин булган сорауларны кычкырып әйтеп бардым Бергәләп шул сорауларга җавап та бирә бардык, әлбәттә. Сүз әдәбиятның таныпбелү һәм тәрбияви функциясенә җиткәч, Ибраһим ага авыз эчендә әллә нәрсәләрне чәйнәп йоттымы, йомшарттымы, аннары бер тын иреннәрен кысып торды һәм: — Әйе, танып-белү һәм тәрбияви функцияләр дә үти иде ул, дип шаклар катырды. Мин теге вакытта керү имтиханындагы ачу белән диярлек: Әле дә шундый ук функцияләрне үтәмимени? -дип кычкырып ук җибәргәнемне сизми дә калдым. Ибраһим аганың иреннәре язылып китте. Ул теләгенә ирешкән иде. Менә шушы лекциядән соң инде безнең арада чын тормышчан сөйләшү башланды. Әдәбиятның, тарихның ни дәрәҗәдә хакыйкатькә тәңгәл килергә мөмкин яисә мөмкин түгеллеген, ни рәвешле кешеләрне генә түгел, тарихны да төрмәләргә, зинданнарга ябарга мөмкин икәнлеген мин беренче булып аннан ишеттем. Ә иң авыры -ул миңа 18 яшьлек кызга, ачы хакыйкатьне шушы үзебез яшәгән мохиттан алып күрсәтә, мине тамчы да кызганмый иде шикелле. Чөнки ул минем шушы хакыйкатьне кабул итә алмыйча, кабул итәсе килмичә төннәр буе газаплануымны, елый-елый шигырьләр язуымны белми иде. Үзем дә аны бик нык яшерә идем шул. Әле дә яшерер идем, җанга битлек кидереп буламыни? Минем Ибраһим ага дигән күңел сердәшем шулай бар булды. Ул миңа көн саен, очрашкан саен диярлек бер яңалык, бер дөнья ача иде. Бер көнне ул миннән: — Әллә син бар күрсәтелгән әдәбиятны укып барасыңмы?—дип сорады. — Почти,—дидем мин уңайсызланып кына. — Алайса, син Альберт Фәтхиев янына бар, ул сиңа тагы китаплар бирер,— диде. Сирәк китаплар бүлегенә йөрүем шулай башланды. Биредә укылган һәр әсәр, һәр мәкалә шулай ук безнең бәхәс җисеменә әйләнә иде. Өстәвенә, мин монда тагы бер кызыклы да, кыен да бер шәхесне Альберт Фәтхи дигән дөньяны ачтым. Шунда хакыйкатьнең никадәр тирәнгә ишерелгәнлеген тагы да ныграк аңлый башладым. Аңлаган саен ныграк аптырыйм, аңлаган саен тына, сүзсезрәк була бардым. Әкренләп-әкренләп тормышның минем мантыйкка, ә минем — тормыш мантыйгына туры килмәвем, буйсынмавым ачыкланды. Мин, дөньяның мантыйгы нинди, димәк, законнары да шундый, дигән авыр ачыш ясадым. Тора-бара мин дә иреннәремне чәйни башладым. Чәйнәдем дә йоттым, чәйнәдем дә йоттым һәм... үз дөньяма кереп киттем. Мин бу хисләремне дә Ибраһим агага күпмедер сиздергән идем, ул мәкаль сыманрак тезмә белән җавап бирде: — Тормыш бик җиңел узса, баштагы акыл тиз туза. Мин бу сүзләрне башка бер китаптан да тапмадым, үз сүзләре булган, күрәсең. Ул тагы да озак кына авыз эчендә әллә тормышның каты почмакларын чәйнәп йомшартып торды, аннары гына әйтел куйды: — Сиңа яшәү җиңел булмас. Тик син кыз бала, бәхетле булырга да тиеш әле. Бәхетнең ни икәнен белмәгән кешеләрнең башкаларга бәхет өләшергә маташуыннан болганган бу дөнья. Син шул болганчык суда тотылырга тиешле балык булма инде. Мин бу сүзләрне соры тышлы дәфтәремә сүзмә-сүз язып куйганмын, һәм менә аның җан халәтенең кабатланышына хәйран калып утырам. Әле шул ук дәфтәрдә: «Үз-үзеңнс генә алдама, калганнарныгың аңлап, кичереп була»,— дигәннәре дә бар. Тагы уйлар, тагы фикерләр... Ягъни бу минем аның лекциясен язуым булган инде. Ә күпме уй-фикерләр безгә, яшьләр колагына, эленмичә яшендәй яшьнәп кенә узып киткән. Мин Ибраһим ага җитәкчелегендә курс эше дә, диплом эше дә яздым. Диплом эшенең темасы әдәбият теориясен мәктәптә укытуга багышланган иде. Мөхәммәт ага Гайнуллин төзегән дәреслектәге методикага каршы килгән булып чыкты ул диплом эше. Мөхәммәт ага исә үзе үк диплом яклау комиссиясенең рәисе булган икән. Диплом эшенә билге куяр алдыннан Мөхәммәт ага Гайнуллин белән Ибраһим ага Нуруллин коридор почмагына чыгып та бик авыр сөйләшү алып бардылар. Мин инде «шулкадәр начар яздым микәнни?» дип котым купкан хәлдә, ни гөнаһ булса да, аларның тарткалашуын тынлап торырга мәҗбүр идем. Ибраһим аганың таягын селтәп, тавышын күтәрә төшеп әйткән сүзе шул булды: Куй «икеле»... Минем фикергә туры килми диген! Шушы сүзләрне ишетүгә, диплом яклагач, җитәкчемә бүләк итәрмен, дип алып килгән гөлчәчәкләремне ныграк кысып тоттым бугай, энәсе кулыма кадалды. Юк, кычкырып җибәрмәдем. Лобачевский бакчасына чыгып утырып, розаларның энәләрен кечкенә кайчы белән соңгысынача кыркып бетердем Тик тормыш энәләрен алай гына кискәләп булмаганлыгын аңлап калдым ул чакта. Ибраһим ага миңа фән олкәсендә өмет баглаган, күрәсең. Казанда калырга өндәп, «Чаян» журналына эшкә тәкъдим итүче дә, аспирантурага имтиханнар тапшырырга чакыручы да ул булды Тик тормыш мантыйгы мине үзенә буйсындырырга тырыша, ә мин вөҗдан колы. Үз авырлыкларымны кемгәдер салу турында уйлап та карый алмыйм. Ибраһим ага әйтмешли, мин кыз бала, мин хатын-кыз, мин ана, бәхетле булырга тиеш ич_ әле СССР кануннары нигезендә, хатын-кызның ир-ат белән тигезлеге «мантыйгы»на буйсынып, баласын да үзем бактым, торагын да, азыгын да үзем таптым. Үзем ир, үзем хатын булдым дигәндәй, үзем уйладым, үзем еладым. Күз яшьләре авыр бит ул Аның тамчылары кеше гомеренә тора. Шул яшьләр башны түбәнгә тартып торганда аны кешечә горур күтәреп йөртү кыен икән шул. Ибраһим ага үлде диделәр ышанмадым. Кеше ятып тормыймыни9 Арыгандыр. Бу кадәр каршылыклар аша бару кешегә түгел, машинага да авыр Әнә ул минем күз алдымда Татар Иҗтимагый үзәгенең съездында Камал театры сәхнәсенең баскычында, дога өмет иткән әрвахтай, кулына нотыгын тотып, сүз сорап утыра. Гаяз Исхакыйны кайтару иде аның максаты. Ә сүз бирмиләр Чөнки күп нәрсәләр, хакыйкатькә туры килсә дә, түрәләрнең фикерләренә туры килми Донья бүген дә менә шушы мантыйктан тиберченә Бу мина остазымнан күчкән мантыйгым. Мин Ибраһим аганы әтиемдәй якын сердәш, киңәшче, акыл иясе киңәшче итеп тә яратканмын икән. Аны мин генә түгел, бөтен сабакташларым да аңлый, ярата иде ләбаса. Аңлашылмаган кешене яратып буламыни' Без аннан, ул бездән рәхәтләнеп көлә дә ала идек бит әле. Ә моның өчен җаннар арасында күпме якынлык булырга тиеш. Әйе Ибраһим атлы бер җайсыз шәхеснең йөрәге тибүдән туктады һәм ул 1995 сл’минем өчен иң зур югалтулар китергән авыр ел булды Ул китте, тик дөньясы гына барыбер җанланмады Ахрысы, ул дөнья дигәннәре җайсызлар мантыйгыннан ерагая барган саен җайсызлана, тагы да ныграк җайсызлана бара Минем бүген шул хакта остазым Ибраһим агага бик тә әйтәсем килә. Тик хатларым барып җитмәстер шул инде.