Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫК ИЛЕНӘ ЮЛ

Укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә торган бу сәхифә төрле төбәкләрдән килгән шигырьле «сәлам- хат»лардан сайланып төзелде. Аларнын авторлары әдәби сүзгә гашыйклар, димәк ки, Матурлык иленә юл тотучылар, аны фәкать туган телебез — «изге сөт» ватаныннан эзләүчеләр һәм табуларына ышанучылар — төрле һөнәр һәм язмыш ияләре, милләттәшләребез... Әйе, аларнын барсы да Шигърият әнкәбез балалары. Өлкән галимебез ономастика белгече профессор Гомәр ага СаггарМулилле исеме, мәсәлән, укучыларыбызга мәгълүм; шулай ук Ринат Мәннан (Казанда яши, табиб.) исеме дә көндәлек матбугатта күренгә- ли; трамвайлар йөртү идарәсендә эшләүче, чит жирләрне күп күргән, катлаулы тормыш юлы узган, әмма шигырь өчен хатын-кыз назын саклап калган Фәридә ханым Хаҗиева да инде укучыга беркадәр таныш дип беләм. Ә инде Орен- бурдан — зур белем иясе, милли жанлы мәгърифәтче мөгаллимә апабыз Мәди нә Рәхимкулова эшчәнлеге зурында журналыбызда мәкалә дә чыккан иде. Чаллы педагогия институты доценты, әдәбият белгече Әнвәр Шәрипов (юкка гына Утыз Имәни ижатын утыз ел буе өйрәнмәгән үзенә дә шигырь жене кагылган лабаса!), Азнакайдан элекке укытучы, батыр рухлы Фәүзия Төхбә- туллиналар... Ә Гөлнур туташ (Хәсәншина) — арада ин яше. Ул чын-чыннан юл башында. Актаныштан - Пу чы авылыннан, быел гына мәктәп тәмамлап, университетка, журналистика бүлегенә килгән. Язучылар берлегенен «Шигърият остаханәсе» анык ижатын унай бәяләп, укырга керү өчен рекомендация һәм журналга тәкъдим итү өчен шигырьләренә дә фатиха бирде. Хәерле юлга! Кыскасы, төрле исемнәр, төрле кимәлдәге шигъри эзләнүләр, табышлар, фикерләр, милли бизәкләр... Кабул итеп ал, укучы!