Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЫН-КЫЗНЫҢ СЕРЛЕ ДӨНЬЯСЫ

Иң әүвәле әңгәмәдәшебезнең кем икәнлеген әйтик: Бөтендонья татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары, «Ак калфак» Бөтента- тар хатынкызлар берләшмәсе рәисәсе, «Татарстан ха гын-кызлары» дигән иҗтимагый оешманың рәис урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы «Ярлыкау» комиссиясе әгьзасы Роза ТУФИТУЛ- ЛОВА. Роза ханым шушы оешмаларның һәркансы- нда иң шак ихтыярлы ирләрне дә шаккапырырлык дәрәҗәдә, бабайларыбыз әйтмешли, җир җимертеп эшләп йори. Барлык хезмәт вазифаларының иң өстене итеп Роза ханым үзенең «Соембнкә» журналына мөхәррирлек кылуын саный, һәм хәзер, бетен дөньяда хатын-кызлар өчен чыга юрган бердәнбер тагар журналының «Азат хатын» «Сөембикәңнең туган коне җитмеш еллыгы алдыннан Роза Ту фиту ллова белән шагыйрь ЗӨЛФӘТ сөйләшә. Зөлфәт. Роза ханым, 1913 елда мохәррир Ягъкуб Хәлили әфәнде һәм аның җәмәгате Әсма Хәлилия ханым тырышлыгы белән доньяга килгән бу матбаганың иң беренче исемен — «Соембикәяне яңадан кайтару очен Сез җан тартышып корәштегез. Нәрсә. «Азат хатын» килеш калса, ярамас иде мени? Роза Ту фитуллова. Ярамас иде! Заман башка, уй башка дигәндәй, беренчедән. мондый сорау куйыйк: хатыннар нидән азат булырга тиеш? Икенчедән, татар хатынының кайчан азат булганы бар? Өченчедән, хатыннар өчен генә чыга мыни бу журнал? Ә туташкызларыбызиың мәнфәгатьләре кайсы матбагада чагылырга тиеш? Шуңа күрә без җәмгыятьтә сизелерлек үзгәрешләр башлангач, «Соембнкә» исемен кире кайтару турында җитди уйлана башладык. Гаять авыр эш булды бу «Милләт! Милләт!» — дип йөрүче кайбер эшлеклеләребез кискен таләп куйды: «Сөембикә» икән, журнал бары тик милли мәнфәгатькә генә хезмәт итсен! Ханбикә исеме дәүләтчелек символы! Икенче яктан да таләп кырыс булды: хатын-кыз үзе генә белергә тиешле серләрне гавамга чыгарып җилпеп, итәк күтәреп сөйләшмәгез! Тагын бер таләп: хатын-кызлар өчен генә кирәкле киңәшләрне укыйсыбыз килә! Ярар, боларны хатын-кызларга ничек тә аңлатып булыр иде булуын. Әмма хакимиятебез бу исемгә каты кыя булып каршы басты1 Ходайның рәхмәтедер инде, хәзер һәммәсе дә шушы исемгә ияләште шикелле. 3. Безнең халыкның яктылыкка омтылышы һаман корәшкә барып бәйләнә шул инде. Әнә, 1913 елда чыга башлаган «Соембикә»не 1918 елда чбып та куйганнар. 22 битле журналның 115 саны гына чыгып калган... Р. Т. Аяныч хәл, әлбәттә. Әмма, анын каравы, татар халкы яши торган бүтән төбәкләрдә хатын-кыз басмаларын ача башлаганнар. Әйтик, Хаҗитархан (Әстерхан) төбәгендә «Азат хатын» дигән журнал тарала башлый. Уку-язу ягыннан халкыбыз Рәсәйдә алдынгы урынны тоткан. Инкыйлабка чаклы дистәләп сл эчендә 120 тирәсе татарча гәзит-журнал илгә таралган, һәр зыялы гаилә гәзитжурнал алдырып укыган. 3. Роза ханым! Тагаен гена бер теманы ачыклап китик эле Мондый журналның бу ген кем га кирәге бар? Халыкка Сез ни әйтмәкче буласыз' Р. 1. Тәгасн сорауларга тәгаен җавап бирәм Без хатын-кызны асыл халәтенә кайтарырга омтылабыз һаман саен ирләр урынына чабарга да, ир-ат күтәрә алмастай йөкне күтәрергә тиеш түгел ләбаса татар хатын-кызы! һәм, ниһаять, гомерем буена йөрәгемдә кайнаган бер хис, теләк, фикер алгысытып яшәтә мине: татар хатыны милләтебезнең таза-сау генофондын булдырырга тиеш! Әйе, Милли генофонд менә кайда хатын-кызларыбызнын төп миссиясе Балаларыбыз мәгърифәтле аналардан тусын. Шул чагында гына милләтебезнең, әгәр шулай әйтергә яраса, сыйфаты яхшырыр, халкыбыз күңеленә нур иңәр Ә без хәзер хатын-кызларыбызга бүтән фикер сеңдерергә тырышабыз ул үз язмышын үзе сайласын, аңлап сайласын. 3. Акыл ирешмәстәй идеаль хатын-кыз хакында сойлисез түгелме соң Сез, Роза ханым ' Р. Т. Ә нишләп акыл ирешмәслек идеал булсын ул1 ’ Без шуна омтылырга тиеш. «Сөембикә» тарафыннан 1993 елда уздырылган «Гыйффәт туташ» исемле зур бәйге-тамаша хакында «Российская газета» болан дип язды «Бөтен дөньяда беренче тапкыр буларак, татарларның хатын-кыз журналы хатын-кызның күңел ямен ачыкларга омтылды Бу омтылышны дөнья халыклары өчен үрнәк итәргә ндс. Гыйффәтлелек җан сафлыгы дигән сүз ул. Күкрәкнең, арт санның «матурлыгын» күрсәтеп мактаныша торган конкурслар мондый гүзәл бәйрәм янәшәсендә чүп кенә булып кала. 3. Сез оештырган тамашалар гел аклыкка, сафлыкка бәйле. Белгәнемчә, олегә эшко ашмый калган тагын ике бәйге-тамашагыз бар бугай «Ханым- солтаным». «Акъәби»... Сез укыткан мондый «дәресмр»дән кызлар азмы-күпме сабак аламы соң? Р. Т. Редакция архивында без уздырган бәйгс-тамашаларны хуплап, кызыксынып, белергә-ойрәнергә теләп язылган 24 меңгә якын хат саклана Безнең өчен бик кадерле хатлар алар. Безнең халыкның югалып бара торган рухи хәзинәләре байтак Хатын- кызларыбыз аларны һичшиксез белергә, өйрәнергә, сакларга тиеш һәм, барыннан ла бпгрок, үалоренсн гаала учагын, тормыш учагын саалаучы зат булуын Һәрдаим тоеп яшәргә тиеш. 3. Татарлар, бигрәк тә мишәрләр, яраткан кешесенә «канәтем» диеп соеп эндәшә Р Т Менә шул сөеп эндәшә белүне югалта барган саен халыкның дәрәҗәсе таша бара ла шул нале Ир балан затын арасында пат. хормот югала Әно шул ихлас хисләрне яңартасы иде. Ирне пр нтяон да татып, чир итяов до хатын, диләр түгелме соң? 1 ҖүжштНа шушы хакта хатын-кызлар ачыктан-ачык. сер чшерчлетан тоН- ләшә башласа Р Т Уйладык без бу хакта, Зөлфәт «Татар кызы, сылуым-нркәм!» дип 1.1. уклада» / Сопаүдапны гурыдан-туры куябыз Син парыңның аталган рубрика булыр у Р У к. н„ча fwu табасын килә? Яратышу ниндгг булуын телисен? Снна иш^! ир к Р м ₽aCS TaU тырышҮчанбы, 3 Казне» халык андый сузлврне уртка сатып еойлашерг. кунекмкак бат. Кайбер,у»Рутттсые> Ялгыш аңлаллаеларны- Р. Т. Рәнҗүчеләр табылыр, билгеле. Ә киресен сукалаучылар болаи да җитәрлек. Югыйсә, уйлап карыйк, безнең яшь кызларның күпчелеге нишләп бала таба алмыйча җәфалана? Чөнки мәхәббәт, яратышу тәрбиясе юк. Мәхәббәтле ата-анадан гына сөйкемле, сәләтле бала туарга мөмкин. Көнбатышка ияреп «сикерүдән» милләт сафланмас. Журналыбызның шул хакта сөйләвен телим, һәм бер нәрсәгә сөенәм — безнең идеялар торган саен ераккарак тарала тора. Чәчкән орлыкларыбыз җимеш бирә башлады. Яшь хатын-кызларыбыз бу хәлләргә кагылышлы җавапларны «Сөембикә»дән табарга тиеш бит. Хәер, татар дөньясында бу хакта сөйләрдәй матбагалар ишәя башлады. «Сөембикә»нең «кыз балалары» туды. Төмәндә «Ак калфак» дигән басма чыга башлады, Омск шәһәрендә — «Зәңгәр шәл», Симәйдә— Семипалатта «Галиябану»... Исемнәре генә ни тора! 3. Сезнең борынгы гореф-гадәтләребезне яңартырга омтылуыгызны «архаика» дип тиргәмиләрме? Р. Т. Кем ничек бәһали бит... Әйткәнемчә, акъәбиләр аз калды инде. Аларның бәйрәмен махсус уздырасы иде. Соң булуы бар. «Әбием сандыгы» — безнең гореф-гадәт сандыгы. Без аны «Гыйффәт туташ» кичәсендә юкка гына сәхнәгә чыгардыкмы әллә? Андагы сандыкны ачкан кызлар күптәннән бирле инде уңган килен булып дөнья көтеп ятадыр. Кызык бит... Әйтик, гап-гади аяк чолгавы... Яшь киленнәр ирләренә — чиккән чолгау бүләк итә торган булган. Кулъяулыгы хакында түгел, чолгау хакында сүз бара! 3. Димәк, ачыктан-ачык әйтик, хатын ирен ни белән узенә җәлеп итәргә тиеш? Р. Т. Иң әүвәле, ризыгың тәмле булсын! Икенчесе иреңнең аягы мамыкта булсын! Бусы— ирне көйләү сере! Нәкъ менә шуларны күздә тотып, без халыкның йөрәгенә ятып калырдай тамашалар уздырырга булдык. Кызлар өчен — «Аулагөй», киленнәр өчен — «Утырма»! Бусында киленнәрне кайнанага ничегрәк ярарга өйрәттек. 3. Сез матбугаттагы бер әңгәмәгездә чорыбызның акыл иясе хатын-кызларының берсе булган Елена Рерихка зур бәһа биргән идегез. Р. Т. Әйе, соңгы зур сугышны булдырмый калу өчен аның кадәр зур көч түккән кеше булдымы икән? 1936 елда ук ул иң җаваплы дәүләт башлыкларына дәшә: «Адәм заты очар кош шикелле. . Без сыңар канатта гына оча алмабыз...» Аның шушы рәнҗеп әйткән сүзләренә иң асыл җавапны Франклин Рузвельт кына бирә. Ул болай дигән: «Дөнья халкы кайчан да булса Сезнең фикерләрне хуплар, мөгаен. Әмма илләр-халыклар әле Сез әйткәнне аңларлык дәрәҗәдә үк түгел». Монда әлбәттә, кешелекнең икенче канаты хатын-кыз хакында сүз бара. Уйлап карасаң, безнең татар да һаман шул ук сыңар канатта очып маташа. Хатын-кыз канаты һаман җилпенми бит! 3. Роза ханым, мин Сезне аңладым шикелле. Сез әйтергә теләгән фикергә мин һич тә каршы түгел. Җиһаныбызны хатын-кыз идарә итсә, доньялар күркәмрәк булыр иде, бәлки. Әйтик, оборона министры хатын-кыз булган ил күршеләренә сугыш белән керер идеме? Р. Т. Бу хакта теләсәң, теләмәсәң дә уйланырга туры килә. Әнә, Ирландия белән Норвегия идарә йөгәнен хатын-кыз кулына бирде. Очраклы хәлме бу? Затлы гаиләләр, затлы илләр хатын-кызга таяна, һәм алар, минемчә, моның белән һич кенә дә оттырмый. 3. Сезнең мондый бер фикерегез халыкка мәгълүм: «... акрынлап кына булса да патриархатка алмашка биархат чоры, ягъни җәмгыятьне пар канатлы итәргә, камилләштерергә омтылу чоры якынлаша... Җәмгыятебез... бүген фәрештәсез калган ташландык йортны хәтерләтә». Роза ханым, бу фикерегездән бүген баш тартмадыгызмы? Р. Т. Дөньялар юньлегә үзгәрсә, шунда ук баш тартыр идем. Әмма, хатын- кыздан башка гына ил-йортыбызны юньгә китереп булмас шикелле. Мин бу хакта бер генә тапкыр әйтмәдем. Чөнки әйтми калу мөмкин түгел! 3. Димәк. Соембикә исемен яңадан матбугат доньясына кайтаруыгыз да юкка түгел? Р. Т. Моны тарих үзе бәяләр. 3. Бәйрәмегез мобарәк булсын. Роза ханым! Гел шулай зур. дәрәҗәле булып калырга язсын «Соембикә»гә! Р. Т. Безнең максат бер генә: милләтебезгә, тарихыбызга мәхәббәт яңарсын, «Без татар!» — дип горурланып яшәргә язсын һәммәгез дә аңлап торсын: янәшәгездә хатын-кыз яши һәм аның серле дөньясы бар!.