Кемнәр варисы без?..
Гомәр Саттар-Мулилле Асыл зат бабаларыбыз Колгалиләр, Колшәрифләр, Колсәетләр, Мәүлакол — Олуг шагыйрьләр Булмаган һичбер вакытта Җәмгыятьтә гидай кол. Йә укучым, искә алып,Ошбу изге боек җаннар Шәрәфенә дога кыл. Исемнәренең «кол» өлеше — Димәк, «Бер раббе колы»... Шагыйрь булып, чын ир булып, Рухани изге зат булып, Хезмәт иткәннәр холыкка —■ Мәдхия укыганнар яхшылыкка, Чик куярга тырышып явызлыкка... Гасыр-чорлар дәвамында Халкын агарткан, яраткан, «Тел» дип, «әдәп» дип кайгырткан, «Халкым» дип җан аткан Әдипләребез барында Татар халкы югалмас: Юк булмас беркайчан Тынычсыз дөньялы Борынгы Җир шарында. Чурабатырга тиң Тинчурин бар, Галимҗаны, җаны татарның— Гаяз, Аяз, Әмирханнар белән Яңа гасырларга атларның... Тамырлары тарих төпкеленнән — Бик ерактан килә татарның — Рухи байлыгы мул, зур мирасы — Конләшерлеге бар ятларның . Габдерәхим Утыз-Имәни бар, Утыз Имән —утыз алып ир; Рухияте мулдан булсын диеп, Идел белән Чулман елгаларын Бүләк иткән безгә Туган җир. Камаллар бар, мәрҗән Морҗаны бар, Риза Фәхретдин бар, Насыйри, Боек Тукай, Колгалиләр белән Халкым өзелмәс җыр —асыл мирас — Милли рухи җанын асрый Заман бездән —миллилекне саклау, Татарлыкны яклауны сорый. Йогез! Мәдинә Рәхимкулова Тәнең көчле—көрәшләрдә җиңдермәсәң, Җаның көчле — әрнүләрен сиздермәсәң. Бәхетле син — йөрмичә зур байлык эзләп, Итсәң илгә, кадәри хәл, тугры хезмәт! Ат бир, тун бир, ни бирсәң бир: Төче бал, ачы миләш... «Дошманым булмасын»,—дисәң, Бирмә... наданга киңәш! Тормыш бавын үрер булсаң, ике җептән, Сүтмәсен, дип аны сиңа дошман кеше; Булу тиеш бер җеп — картның тәҗрибәсе, Икенче җеп булу кирәк — яшьнең көче. Чын күңелдән туры сүз сөйләсәң, «Тыңлаучы аз»,—диеп кайгырма. Изге ният белән сәфәр чыксаң, «Юлдаш булмас»,— диеп кайгырма. Валчык кадерен белү өчен, Ачлык күрү кирәкме? Хөрлек кадерен белү өчен, Коллык күрү кирәкме? Солых кадерен белү өчен, Сугыш күрү кирәкме? Тормыш кадерен белү өчен, «Үлеп карау» — мотлакмы? Уйлап карау — кирәкме?! Нәрсә кирәк? Чабата ясарга шөшле кирәк, Утын кисәргә—балта, Кар көрәргә — кирәк агач көрәк. Афәт булса—кирәк батырлык. Ир кешегә— миһербанлы йөрәк, Хатын-кызга — күркәм сабырлык. Океаннарда була цунамилар, Диңгезләрдә—төрле дулкыннар... Сазда булмый андый давыл-туфан, Сазда була—фәкать упкыннар. Баһадирлар цунамидан котыла, Дулкыннарда йөзеп, юл сала. Ә сазда—алар хәрәкәтсез кала, Упкыннарга төшеп югала. Оренбур шәһәре Әнвәр Шәрипов Әйләнәм дә кайтам Тукайга Тигез генә бармый безнең тормыш, Эш гел барып тормый уңайга... Эш-гамәлләр авыр барган чакта, Күңелемә азык кирәк чакта Әйләнәм дә кайтам Тукайга. Кулга алсам Тукай китапларын, Күңелләрем китә яктырып. Эзләп табам аның фикерләрен Китап битләреннән актарып. Көтмәгәндә авыр хәсрәт басса, Күңел төшсә көнгә йә айга,— Кайгыларны тизрәк басар өчен Әйләнәм дә кайтам Тукайга. Кайчагында уңыш та елмая. Эшләр бара минем уңайга Шатлыкларны уртаклашыр өчен Әйләнәм дә кайтам Тукайга. Тукай — йолдыз, Тукай—идеал ул, Минем өчен—Кояш һәм Аем! ...Тормышыңны дөрес кичәр өчен Булсын икән шагыйрь Тукаең! 1995 ел. 11 апрель. Чаллы шәһәре. Истанбул Ташкын булып чаба машиналар, Ташкын булып халык агыла. Мәхшәр көне җиткәнме соң әллә, Халык болай кая ашыга? Истанбулның үзәк урамында Басып торам, карап берүзем... Мин бер бөртек монда, бер тузан күк, Халык агыла, агыла көнозын. Күпме кеше, күпме язмыш монда, Күпме хисләр, күпме аһ-зарлар!.. Күпме шагыйрь язган бу шәһәрне, Әле тагын күпме язарлар!.. Бертуктамый сату-алу монда. Ниләр сатмый адәм баласы?!.. Кием сата, икмәк, йөзем сата, Чишмә суы, китап, шигырь сата,— Күз камаша, хәйран каласың... һәр урамы бөек базар моның, Беренче кат—фәкать кибетләр... һәрберсе тик үз товарын мактый,— Кирәкме ул сиңа, кирәкмәсме,— Кил генә син монда, килеп ал! Кычкыралар: «Кил, әфәндем, бакың! Биш мең! Ун мең! Төрек лирасы! Алыш-биреш яса! Кил, әйбер ал! Нишләп басып, карап торасың!..» Ирексездән мин дә кузгаламын, Урам буйлап алга юл алам. Мин — бер юлчы, халык арасына, Ташкын эченә кереп югалам... Истанбул. 1993 ел, 16 сентябрь. Фәридә Хажиева Үземне эзләп йордем мин!— Көтмәгәндә... сине таптым: Пытылдап сихри сүзләрең, Яшьлегемә алып кайттың. Сине таптым. Ә үземне?— Үземне... тагын югалттым: Көзге күктә атылган бер Йолдыз халәтендә калдым. ...Сине — югалтмаска таптым! Кая ашкынасың, coi атем? Яшәүдән, соң, туеп буламы? Таутау эшне ташлап калдырып, Әле нокта куеп буламы? Эшләнмәгән эшләр күп әле— Ашыктырма, сәгать, ашкынма. Мәгънәсезгә вакыт уздыра Койма астындагы таш кына. . Кеше гомерен саный мизгелләр, Ашыктырма, кыска ул гомер Минем дә тынгысыз ханыма Тынычлык бер килер ул, килер .. Әй, ашыкма әле, сәгатем, Чират бер җитәсен мин аңлыйм. Мыскал бәхет тапсам дөньяда, Мин — Кояшы җирнең, ал таңның Минсез кичләреңне син санамадың,— Ә мин көйдем, утсыз күмергә калдым... Үз гаебеңне һичкайчан танымадың,— Мин давылда синссз җилкәнсез, ярым Диңгез тынар бер, җил-давыл шашса да; Канаты сынган кош сыман калсам да, Ялгыз итмәс мине— сагынуым уты, Рухым сүнмәс —бүген кыен булса да. Күпкатлы таш бу йортта да — Биек... башым. Тик уемда әллә нигә Мин адаштым. Гомер уза... Әле җирдә (Көйсез — өзгәләнә үксез) Ялгыз башым... — Булмасмы, ди, чыннан да бер Күккә ашып?! Әле яшим: Рухым — горур, Биек—башым... Үпкәләүләрдән туңа җан, Бозга әйләнде яшьләрем. Бер, эреп, түгелермен... йә Яшеннәр булып яшьнәрмен! Бер җылы караш табалсам, Рәнҗешнең эзе дә калмас. Буран уйнатырлык хистә Әллә, димсез, көч табылмас? Әле бер күрерсез: ярсып, Ургылырмын, ташкын булып... Әле боз да, яшь тә—җанда, Сабыр савытым да—тулы! «Елап яшәү—егет эше түгел»,— Ә без туган—хатынкыз булып. Тик нишләтә алам сине, Дөнья?!— Күңел катты синдә, боз булып... «Елап яшәү—егет эше түгел»,— Мин, хатын-кыз, яшим үземчә: Кыйблам эзлим—юлдан кайтмый күңел, һәм ни кылыйм—һаман түзмичә. «Елап яшәү—егет эше түгел»,— Яшь—яшәртми хатын-кызны да... Чын ир-егет сүзе эретә ала Наздан мәхрүм күңел-бозны да! Казан. Ринат Мәннан Ачы җилләр исә урман ягыннан: Калкып чыккан айның бите өшегән, Кар көртләренә карый да моңая: Ай да гүя көтә җылы—кешедән. Ә кешенең синдә бер уе да юк, Булса да ул сине җылыта алмый: «Кулланучы» булып килгән дөньяга, Тормышка ул айкояштай карамый. ...Тимер капкын куйды карга яшереп, Шуңа «шатлык белән тулган» күңеле... Ай югалды... күктән йолдыз атылды... Ә, бәлки, ул — күз яше иде бүренең?! Бер уй Сүзләр—әрем, Тормыш — әрәм. Кояш—күктә, Хисләр —тирән. Кеше кала Җирдә Эше белән, Ә Җир җафалана... Кеше белән. Күктә тургай сарый Яздан шашып. Бәлки, иске хисләр Киткән —ташып?. Сагыну Елатып яңгырларны. Син киттең көзен Тау башында бер агач, Моңсу —нәкъ үзем. Юк, ул агач түгелдер — Кан тамырларым... Өзелмәде, тик артты — Сагынуларым! Югалту Егет чаклар, сиздермичә, Атларын куган икән, Бер дә үтмәс кебек иде — Яшь гомер узган икән. Бернәрсә дә кабатланмый, Инде язлар да үзгә, Хәтта шушы язгы җил дә — Ике җил — икебезгә. Син еракта, еллар кебек, Белмим кайда калганың... Кояш белән аерылыштым, Ә Айны—табалмадым... Казан. Фәүзия Төхбәтуллина Алмагач Сындырганнар, алмалары өчен. Явызлыктан гарипләнеп калган. Җиргә чәчелеп калган алмаларга Әйтерсең лә кәүсә каны тамган. Битарафлык суын эчеп Мәрткә китү—буламы9 Була ахры, андыйларны Әрнетми Җир елавы. Яшьлеккә хас дәртле, сихерле ут Күзләреңнән тора боркелеп. Минем инде күптән көлгәнем юк, Сиңа кушылып куйдым бер көлеп. Кар бөртеге Әллә уйнап, әллә елап буранда, Кар бөртеге бөтерелә урамда. Кар бөртеге түгел ахры, мин бугай, Урын табалмыйм жаны.ма гел шулай. Дус бул... Син хөкемдар булма, булсаң дус бул, Чын дуслыкның беләм бәһасен: Йөрәгеңнең иң түреннән чыккан Хис иң кыйммәт булыр — бәхәссез. Азнакай. Гөлнур Таңда Серле тынлык. Җилләр генә Талгын исеп нидер сөйли. Гүя алар табигатькә Моңлы бишек көен көйли. Күзен ачкан чәчәкләр дә. Шатлык балкый һәрбер жанда. Эх, вакытны тукта талсам. Калыр идем мәңге —таңда! Яңгыр ява Яңгыр ява һәр көз ява гора, Юып үтә күңел керләрен; Үзенчә ул, шаулап, сөйлидер күк Җир йозенең сихри серләрен Яңгыр ява. коеп яңгыр ява. Ә мин торам һаман уйланып. Җирнең яшерен матурлыгын тойдым, Яңгыр асларында чыланып... Нигә икән? Нигә икән бу дөньяда Назлы сүзгә сусый күңел? Янып сөю нигә газап, Нигә икән бәхет түгел? Ңик төзәлми бу дөньяда Йөрәктәге тирән яра? Ник әрни ул, ник сызлана? Бармы икән аңа дәва? Ни өчен соң кайвакытта Мәрхәмәтсез була язмыш? Нигә икән бер мизгелгә Онытылмый ачы сагыш? Борчу катыш әрнү белән Яшь гомерләр нигә ага?— Шуңадырмы, күзләремнән Әче, кайнар яшьләр тама... Өзелеп сөю нигә газап?.. Нигә икән бәхет түгел? Мең сорауга җавап эзли, Тик табалмый гына күңел. Күзләр Күзләр—күңел көзгеседер, Күпме сер бар аларда: Аңлау өчен кешеләрне Кирәк күзгә карарга. Балкыса бәхет кояшы Күңел күгендә әгәр, Шатлыксөенеч нурлары Күзләрдән сирпеләләр. Йөрәкләрдә борчу булса, Сагыш иңә күзләргә. Таратырга шул сагышны Җитә назлы сүзләр дә. Күзләр сере бик тирәндә — Йөрәкләргә тоташа. Эчке дөньяга юллар да — Бары тик күзләр аша... Күзләр сүзләр кебек түгел: Алар алдый белмиләр. Күзләр—йөзнең йолдызлары, Гел балкыйлар, сүнмиләр. Аңлар өчен күңелләрне, Укыр өчен җан серен, Кирәк бары тик бер нәрсә: Белергә күзләр телен. Юл буенда — каен кызы, Ап-ак күлмәк өсләрендә. Язгы җилләр сарылалар Аның сары чәчләренә. Шул каенның ак тәненә Кемдер салган тирән яра. Ярасыннан, күз яшедәй, Каен суы һаман тама. Кулларына балта тотып. Сусауларын явыз адәм Каен суы белән түгел, Баскан — каен каны белән. Ак күлмәге каенкайның Ак кәфенгә әйләнер дә, Каен авар. Калыр бары Кара каргыш ул бәндәгә Елый каен. Тели гүя, Гомерен калган каеннарның: Әллә юып алмакчымы Яше белән кайгыларын? Юл буенда — каен кызы. Гомеркәе аның тагы Бик аз калган. Шунсы авыр Ак каенда — кара кайгы. Актаныш районы. Пучы олылы