КАЗАННЫ САГЫНЫП ЯШӘҮЧЕ ШАГЫЙРӘ
Фәния апа Чаныпгева Уфада яшәүче шагыйрәбез, «Гомер мизгелләре», «Боз һәм ялкын» һ. б. шигырь һәм проза китаплары (башкорт телендә чыккан җиде китап) авторы. Быел исә юбилеена (сентябрь аенда Фәния ханымга 70 яшь тула) күптәннән көткән татарча китабы «Козге чәчәкләр» донья күрәчәк. Хәерле сәгатьтә булсын! дип калабыз... Фәния Чапышева татар әдәбиятының күптәнге, сыналган дусты, күренекле башкорт әдибе Гыйлемдар ага Рамазановнын тормыш иптәше, шулай ук Казан әдипләренең якын дусты, ихлас сердәше. Олуг бәйрәме унас белән без б) санда тәкъдим иткән шигырьләрендә дә шагыйрәнең X. Туфан кебек остазларга, инде мәрхүм Гыйлемдар агадай күренекле шәхесләргә, күп татар әдипләрен тудырган Башкортостан туфрагына карата җылы, самими хисләрен укучыларыбыз сизми калмас, моФәния Чапышева Тыңлагыз, Казан сойли... Җилләр инде яфракларның Соңгыларын коя җиргә, Кар аралаш яңгыр ява. Бик ямансу әллә нигә. Шушы соры, йончу көнне, Белгән кебек күңелемне. — Тыңлагыз, Казан сойли!—дип Таныш тавыш килен керде гасн. Әйе, дуслык, мәхәббәт, хатын-кыз кичерешләре һәм шигърият мәңгелек, аерылгысыз төшенчә. Казанны сагынып яшәүче матур жанлы шагыйрәгә бездән дә дуслык сәламе һәм ихлас котлау булсын!
Тыңлагыз, Казан сойли... Җилләр инде яфракларның Соңгыларын коя җиргә, Кар аралаш яңгыр ява. Бик ямансу әллә нигә. Шушы соры, йончу көнне, Белгән кебек күңелемне. — Тыңлагыз, Казан сойли!—дип Таныш тавыш килен керде.Килеп керде... Дусларымны Иң сагынган чакта гына, Алып китте Казаныма, Чаллы, Чулман якларына. Иркәләде колагымны Бөек Тукай сүзе белән, Салих Сәйдәшев моңнарын Алып килде үзе белән. Килде миңа хәтерләүләр Җәйләремнән, кышларымнан... Сабый чактан, еракларга Таралышкан дусларымнан... Шушы моңнар озата бара Елларымның агышына, Алар җылы агым булып Үрелгәндер язмышыма. Шагыйрь вафатыннан соң... Нигә болай моңсу булып китте Сорыйк әле шуны таллардан. X. ТУФАН Гелән шулай булыр кебек иде: Дим буенда, безнең авылда, Шаулап-гөрләп торыр кебек иде Шигырь белән сыйлы табыннар. Чал башыңны моңга чорнар иде «Мәдинәкәй», «Урал», «Уелмлар, Салмак җилдә гөлләр тибрәнерләр, Оеп тыңлар иде муелларII . Җырларында йөрәк яраларын Бәйләр йомшак куллар идек без, Нечкә күңелеңне сызландырган «Кер чайкаучы кызлар» идек без. Онытылмас сының. Шигъриятең Хәтер учакларын көйрәтер, Кем юатыр безне, кем яратыр, Сеңелләрем дип соң кем әйтер? Киек казлар китә: «Кыйгак, кыйгак!» Ишетелә әллә кайлардан. ...Дим буенда көзге салкын яңгыр, Яшь коела бөдрә таллардан. II Муел —шомырт. Гомер юлдашым Г. Рамазанов истәлегенә Сагышларым өйдә калсын, дидем, Януларым җитәр ут йотып, Ак карларга басып сүрел имче, Торыйм әле бераз онытып. Кар башына карлар җитәр мизгел, Март җилләре исә аямыйча. Кола яланнардан атлыйм кебек — Ышыкланыр җирләр табалмыйча. Бүген инде еламаска иде. Минем өчен җилләр еласын, Ап-ак булган, әнә, бар дөньясы, Буран бурый, әйдә, бурасын! Онытасы, онытыласы иде. Килми икән, килми көчемнән, Хәтта тавышыңны ишстәм кебек. Өерелгән буран эченнән: — Мине шулай бер дә уйламаган. Юксынмаган көнең бармыни? — Бүген инде еламаска иде, Керфек очларымда кар эри. Нинди кырыс, салкын кыш булды бу? Йончыттылар буран-чәчсннәр. Кырыс кыштай авыр көннәремнән Чал бөртекләр калды чәчемдә. Яз кояшы көткән бөреләр! ә Зәһәр җилләр килеп кагыла. Тирә-якны ак чаршауга чорнап. Кар бураны уйный тагын да Өзелеп көткән язым гомерем назы Килер, килер, ташар елгалар Яз шатлыгын алып килә торган Кошчыкларым инде — юлдалар. Быел да Дим ярларыннан ашты. Яшел тугайларга тарала. Без икебез тагын ике ярда: Болганчык су кайный арада. Сулар китәр, ятып комы калыр, Моңы калыр инде талларда. Аргы ярдан сиңа кул болгыймын: — Боекма,— дим,—ялгыз калганда. Тыңла, иркәм, син дә яз хәбәрен, Яз хәбәре йөри җил белән: Шыткан үлән. Кыякларын сузып, Көтеп торган мине гөл генәм. Имин икән, һаман түмгәгендә Кырмыскалар эштә кайнаша. Сыерчыклар инде бала көтә, Яз— язлыгын итә—тамаша! Зәңгәр күктә сабан тургайлары, Миләшләрдә бөре ярала. ...Кара җиргә саф орлыклар чәчәм, Ак өметләр чәчәм арага