ИҖАТ УЛ—ТӘКЪДИР ЭШЕДЕР!..
Белгечләр еш кына кешенең киләчәктә нинди юл белән китәчәген чамалау өчен аның сабый чактагы мавыгуларын күзәтү дә җитә, диләр Белмим, мондый катгыян раслау чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килә торгандыр (чөнки тормыш юллары бик катлаулы, анда очраклылык дигән нәрсә дә бар бит әле), әмма рәссам Рәшит Имашев язмышына килгәндә, мондый караш белән тулысынча килешергә мөмкин. Кечкенә Рәшитнең үзен-үзе хәтерләгәннән бирле иң яраткан шөгыле сурәт төшерү була. Бу хакта ул үзе болай дип искә ала. Миңа ничә яшь булгандыр инде, ансын бер Алла белә, Сәвия апам мәктәптән кайтып керде исә аннан калган «дәфтәр» битләренә төрле сурәтләр төшерергә керешә идем Дәфтәр дигәнең—гәҗит кисәге, пумалам — каен әрдәнәсеннән телеп ясалган чырагач, буявым—корым карасы. Шулай бервакыт апам минем шулай тырышып-тырмашып кадерле кәгазь кисәген пычратуымны карап торды да сорап кунды: — Йә, үскәч кем буласың инде? Ә мин күземне дә йоммыйча: — Рәссам булам,—дидем.— Күрәсең, Тәкъдир эше булгандыр инде, менә алтмышымны тутырып килгәндә дә сурәтләр төшерәм. Уйнап кына башланган мавыгу шулай гомерлек шөгылемә әйләнер дип кем уйлаган. Тәкъдир эше булгандыр инде' Рәшит Имашев бу сүзләрне ихлас күңелдән һәм тирәнтен ышанып әйтә, чөнки ул моның асыл мәгънәсенә озак еллар буена сузылган рухи эзләнүләр нәтиҗәсендә төшенгән шәхес. Ә бу эхләнүләр рәссамга җиңел генә бирелми, аның артында йокысыз төннәр, мольберт каршында үткәргән бихисап көннәр, табышлар һәм югалтулар ята. — Ярый, Казан рәсем сәнгате училищесына укырга кердем. Көчкә-көчкә генә, имтиханнарны «3»легә биреп Ник дисәң, мин бит авылдан гына килгән малай, майлы буяуларны күргәнем дә юк. Ә тирә-якта - махсус мәктәп бетергән малайлар, кызлар Шәһәрнекеләр. Өч ел буе училищедан чыкмый эшләп яттым һәм. мактану булып яңгырамасын, күпләрне куып җитеп узып киттем. Әйе, бу сүзләрдә арттыру юк. Ул училищены «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый һәм Мәскәүнең Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керә Менә шушыннан башлап Рәшит Имашевка зур дөнья ачыла Беренче курста укыганда ук ул «Балалар әдәбияты» нәшриятында эшли башлый һәм шул чорда Кайсын Кулиев, Рәсул Гамзатов, Давыт Көгелтинов, Мостай Кәрим кебек олы шәхесләр белән аралаша, соңрак шушы очрашулар аның төп иҗат юнәлешен дә билгели. Ул әдәби- ят-сәнгать әһелләренең якын дустына, көтеп алган кунагына әверелә. Шушы дуслыкның ачык билгесе булып аның иҗат хәзинәсен 50 гә якын портретлар галереясы бизәп тора. Әйтергә кирәк аның картиналарында шәхесләр — көчле рухлы, фәлсәфи, уйчан шәхесләр. Рәшит Имашев чыннан да — портретлар остасы. Бу хакта озаклап тукталып торуның, мөгаен, кирәге юктыр, чөнки вакытлы матбугатта алар киң яктыртылды Ләкин, форсаттан файдаланып, бернәрсәне искәртеп үтик: Рәшит Имашев киң колачлы рәссам. Портретлардан тыш ул, пейзажлар һәм натюрмортлар, мозаика, гипстан сыннар, монументаль әсәрләр дә иҗат итә. Китаплар да бизи. Чөнки Рәшит Имашев олы иҗатчыга гына хас булганча, чын мәгънәсендә тынгысыз, тырыш кеше. Ил буйлап йөргән сәяхәтләреннән дә, чит ил маршрутларыннан да ул этюдлар, зарисов- калар, портрет сурәте өчен эскизлар алып кайта Бүген «Казан утлары» укучыларына тәкъдим ителә торган картина да әнә шундый иҗади эзләнүләрнең—Тәкъдир эшенең бер үрнәге булып тора.