Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Идрис Туктар

(1896—1982) Танылган татар әдибе Идрис Ильяс улы Туктарның тууына быел 2 октябрьдә йөз ел тула. Ул хәзер Башкортстанга кергән Булышлы авылында дөньяга килә, Уралдагы Кучкар алтын приискаларында үсә һәм бик яшьли шунда эшли дә башлый. Беренче дөнья сугышында катнаша һәм Февраль революциясеннән соң гына Кучкарга кайтып, китапханәдә хезмәт итәргә керешә. Колчакка каршы үгет бирүдә гаепләнеп, Идрис 1919 елда аклар тарафыннан кулга алына һәм Ерак Көнчыгышка озатыла. Владивосток төрмәсеннән котылгач, ул шул якларда акларга каршы корәшә, 1923 1924 елларда Чиләбе шәһәрендә китапханә һәм клуб мөдире, 1924—1932 елларда Екатеринбург шәһәрендә татарча чыгарылган «Коммунист» гәзите һәм «Шәпи агай» көлке журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1932—1936 елларда Казан пединститутын тәмамлагач, Зеленодольск шәһәрендә укыта, аннары Казанда «Кызыл Татарстан» гәзнтен чыгарыша. Икенче дөнья сугышында артиллериядә хезмәт итә. Сугыштан соң ике ел Киевтә, 1953 елдан алып даими рәвештә Зеленодольскида яши, укытучы, китапханәче, тәрҗемәче эшләре белән шөгыльләнә. И. Туктар 1924 елда иҗат дөньясына аяк баса. Матбугатта эшчеләр тормышын, патша гаскәрендәге солдат хезмәтен һәм илдәшләр сугышын гәүдәләндергән кыска хикәяләрен бастыра. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия язучы ул әсәрләрдә каһарманнарын ышандырырлык итеп чагылдыра. Идрис Туктар балалар өчен күп яза һәм дистәләп хикәя, нәсер, әкият китапларын нәшер иттерә. А. Куприн, А. Волошин, И. Ликстанов, В. Бредель әсәрләрен тәрҗемә итә. Шуның белән бергә ул туган әдәбиятыбыз тарихына шахтерлар тормышын һәм эшчәнлеген сурәтләгән «Сиксән беренче штольня» (1930) повесте һәм «Ике егет» (1964) романы белән дә кереп кала. Бу зур күләмле ике әсәргә заманында матбугатта югары бәя бирелә. И. Туктар 1934 елда СССР Язучылар Берлегенә кабул ителә һәм өлкән яшьтә дә иҗаттан аерылмый, аның китаплары әле дә укучылар тарафыннан яратып укыла.