Логотип Казан Утлары
Кыйсса

АХЫРЗАМАН ПӘЙГАМБӘРЕ

Гыйбадәттән күтәрелеп чыкканда күрде: мөселманнарга Ясрип тарафында йөргән гарәпләрнең кабиләсеннән ике атлы килеп кушылды. Мохәммәд пәйгамбәр алардан: - Сез монда пигә килдегез?—дип сорады. - Ганимәт малына күңел салып, сезнең яктан торып, дошманнарыгызны җиңгәнчегә кадәр сугышырга дип килдек,— диделәр.— Син безнең кан карендәшебез тиешле кеше, әниең ягыннан,—дип белдерделәр Шунлыктан дошманнарыңа каршы көрәшербез!

Аларны тыңлап бетергәч, пәйгамбәр:охәммәд саллалаһу галәйһи вә сәлләм ястү намазын укыганнан соң, кяфсрләргә һәм мошрикләргә бәддога кылды, арадан Әбу- Җәһ илнең һәм тагын да бсрничәсснсн исемнәрен атады.мөселманнар, монафикъ кавемгә каршы барабыз. Ә сез Ислам динендә түгел. Арабызга имансызларны кертә алмыйбыз Әгәр, чыннан да, безнең дошманнарыбызга каршы бергә-бергә сугышыр! a уйлыйсыз икән, ул вакытта Аллаһы тәгаләнең бердәнбер булуын таныгыз, аннан бүз әп, аннан гайре илаһи зат юк дип әйтегез.—диде.— Ул вакыпа безгә кушылыр! а рөхсәт ителер! Шунда болар Аллаһы тәгаләнең бердәнбер Кодрәтле һәм Боек илаһи зат икәнлеген танып, Мөхәммәдие аның пәйгамбәре дип, иман кигерделәр һәм мөселман гаскәрләре белән бергә хәрәкәттә булдылар Шушы рәвешле килеп, Мохәммәд пәйгамбәр кавеменә кушыла башла! ан кешеләр мөселманнарны сугышка һәм җиңүгә дәртләндерде. Кайнар комлыклар һәм эссе чүл буйлап хәрәкәг иткән мөселманнарга теләктәшлек iотучылар аз түгел иде. Күпләр соңгы вакытларда корәнш- ләрнең башбапп аклыклар кылулары хакында хәбәрдар булганлыктан, Мохәммәд пәйгамбәрнең изгелек юлында икәнлеген аңлый иделәр, шунлыктан аның җиңеп чыгасына ышанучылар хәтта мәҗүсиләр арасында да шактый күренде. Дала-чүлнең үз кануннары бар. Гүяки бер башыннан икенче чите күренмәс кебек тоелса да, хәтта бер генә кеше дә синең ни кылганыңа 1 Ахыры. Башы журналның 8 санында АХЫРЗАМАН ПӘЙГАМБӘРЕ КЫЙССА. ИКЕНЧЕ КИТАП охәммәд саллалаһу галәйһи вә сәлләм ястү намазын укыганнан соң, кяфсрләргә һәм мошрикләргә бәддога кылды, арадан Әбу- Җәһ илнең һәм тагын да бсрничәсснсн исемнәрен атады Гый шаһитлык тотмаса да, бер тарафында уһ иткән тавыш чыкса, икенче яктан аһ авазы ишетелә, әледән-әле күченеп торган комнар серне яшерсәләр дә, нәүбәте җитеп, көтелмәгән җирдән беркөн барсын да ачып салалар. Бәдәвиләр дә холык-фигыльдә шушы газиз туфракларыннан үрнәк алып, аның тәрбиясендә яшиләр. Әгәренки бу сыйфатларында үзгәрәләр икән, чүл дә аларны ятсына башлый. Юккамы кешене табигать баласы, диләр! Корәиш гаскәрләренең якынлашып килүе хакында Мохәммәд пәйгамбәребезгә бәдәви гарәпләр хәбәр китерделәр. Мәккә монафикъларының тәвәккәл булулары, башларына бер уй керсә, аны уенга гына әверелдереп калдырмыйча, зурга кубарулары мәгълүм нәрсә. Сугышсыз инде мөмкин түгел иде. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең якын кешеләрен, халык алдында дан- шөһрәт казанган сәхабәләрен үз янына җыйды Шушындый зур эш алдыннан ул алар белән киңәш итәргә тиеш иде. һәркемнең сүзләренә колак салып, уртак бер фикергә киленгәндә генә, гамәлнең ахыры яхшы булачак. Киңәш өчен җыелышкан сәхабәләр дә моны төшенделәр. — Корәишләр Мәккәдән чыктылар, алар белән очрашырга туры килер,— дип белдерде Мохәммәд пәйгамбәр. Барсы да аңладылар: тиздән ике капмакаршы көч очрашырга, кылычка-кылыч килеп, кемнәрдер харап булырга, кайсыларыдыр тантана итәргә тиеш... Пәйгамбәрнең һәртөрле дошманлыкны тыныч юл белән генә хәл итәргә омтылышы һәммәсенә мәгълүм иде. Ничә еллар ул шушы фикерендә торды. Җәбер һәм золымга түзде. Начарлыкка яхшылык белән җавап бирде. Таш белән атканга да аш белән кайтарырга тырыша иде. Ә хәзер—сугыш, һәм аны пәйгамбәр үзе җитәкли Аллаһы тәгаләнең әмере ирешкәннән бирле шушы фикереннән кире кайтмас булды. Боларны хәтере аша уздырган Әбу-Бәкер аягүрә басты. Барсының да күзләре аңа төбәлде. Аның сүзе арада иң мәртәбәлеләрдән һәм әһәмиятлеләреннән санала иде. Башында кайнаган хәтер очкыннарыннан.мы, әллә инде уйлары чуалуданмы ул озак кына эндәшмичә торды. Ни әйтерен хәтта Мохәммәд үзе дә көтә иде булса кирәк. Пәйгамбәрдән узып, артык сөйләп ташлауны әдәпсезлек санаган Әбу-Бәкер ике-оч кәлимә сүз белән генә канәгатьлек тапты: — Бу сугыш — изге сугыш, өммәтнең горурлыгы өчен кирәк! — дип белдерде ул. Әбу-Бәкер әйтер сүзен кыска тотканнан соң, аңа кушылып, Фәрук хәзрәтләре аяк өсте калыкты һәм: — Йа Рәсүлуллаһ,— диде,—алар — корәишнең әгъзасы, аларның иманга килүләре мөмкин хәл түгел, һаман да дошманлык кылырлар, ничек тә бәла-каза итәргә тырышырлар. Сугышка һаман да әзер булып тор! — дип, үз фикерен белдерде. Фарукның бу сүзе мөселманнарның монафикълар белән сугышырга теләге барлыгын ачык аңлата иде. Мохәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм догага кулын тотты, аны укып тәмам иткәннән соң, арадан Мөкадәд бине Әл-Әсвад калыкты, сүзләре сәхабәләрнең утырышка йомгагы кебек ишетелделәр, барсы да диярлек аның әйткәннәрен җөпләгәндәй баш кагып утырды. — Йа Рәсүлуллаһ, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гамәл кыл һәм аның фәрманы илә йөр,—диде ул,— без исә, бәни-исраил кавеме Муса пәйгамбәргә әйткән шикелле: «Син үзең бар, дошманнарыңа каршы Раббың белән бергә сугыш!»—димәбез, бәлки синең белән барырбыз, җаныбызны һәм башыбызны Аллаһы тәгалә һәм пәйгамбәренең юлында фида итәрбез... Сүзләренең куәте һәм кодрәте тыңлап утыручыларның күзләрен дымландырып кына калмады, ул үзе дә авыр һәм сагышлы итеп тын алды — Аллаһы тәгаләнең хакы өчен,—дип дәвам итте Мөкадәд бине ӘлӘсвад бераздан,— җаннарыбыз һәм башларыбыз фида булсын. Мо- ны без иманыбыз белән белдердек, гамәлебез белән расларбыз! Аллаһы тәгалә сине хак пәйгамбәре итте, үзенең әмерен синең аша өммәтләре остенә йоретте. Әгәр дә син безне шушы хәлебездә хәбәшиләрнең шәһәре Бәрәкел-Гимадка яу белән күндерсәң, аларны динебезнең дошманнары дип белдерсәң, буйсынырбыз! Аның бу сүзләреннән соң Мөхәммәд галәйһис-сәлам дога укыды һәм, фикер алышу тәмам булып, монафикълар белән сугышка ниятләнделәр. Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнән мөселманнар Раббыбыздан бу эшләр хакында хәбәрләр алуын өметләнделәр. Шушы теләкләрен белдерделәр. Киңәшмәдә сөйләгән кешеләр моһаҗирләр тарафыннан гына иде. Әнсарилар ягыннан торып кем дә сүз әйтмәде. Әмма аларның да сугышка әзер икәнлеге күренеп тора иде. Шунда, фикерләшү тәмамланып та урыннарыннан кузгалырга ашыкмаган сәхабәләр алдына Сәгад бине Мәгаз калыкты һәм. — Йа Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, әгәр дә әмерегез булса, мин әнсарилар ягыннан бер-икс сүз әйтер идем,—дип үтенечен белдерде. — Әгәр дә бу сүз әнсариларның тсләк-максатларына туры килә дисәгез, ярый, сойләгез!—диде Мөхәммәд. Сәгад бине Мәгазнең йөзе җитдиләнгән, акылы камил һәм фикере үтемле идс. Ул: — Йа Рәсүлуллаһ,— дип һәр әйткәнен дәлилле рәвештә ерактан башлап китте,— без сиңа иман китердек һәм сине Раббының безгә биргән рәхмәте дип кабул иттек, сине пәйгамбәр дип таныдык, һәр нәрсә әйтсәң, нинди генә әмер җиткерсәң һәм таләп куйсаң, сабырлыгыбызны таптык, буйсындык, ул сүзләреңне Аллаһы тәгаләдән дип таныдык Алардан бер генә адым да чигенмәдек. Син — безнең ышанычыбыз, һәрьяктан бары тик яхшылыкка гына өндәдең. Гарәпләр арасында моңа кадәр күрелмәгән тынычлык һәм хормәтне безгә бирдең. Яманлык һәм усаллыктан, бер-беребезгә күрсәткән җәбер-золым, үч-дошманлыктан аралап, арабызга дуслык һәм бәхет орлыклары чәчтең. Чын күңелдән инандык: Аллаһы тәгалә бәндәләренең хакы очен сине арабызга пәйгамбәре итеп күндерде. Без сиңа ышанабыз Күңелеңдә ни бар—әмер ит, барлык әмереңне дә тотарбыз, бер генә адым да читкә чыкмабыз, бер генә кирелек белән дә баш тартмабыз, уйга да кертмәбез. Аллаһы тәгалә бездән нинәрсә таләп итсә, иң элек синең үзеңә белдерә. Син Аның пәйгамбәре, безгә һаман да юл күрсәт! Сәгад бине Могазнең бу сүзләре һәммәсенә дә шулкадәр тәэсир итте ки, арадан Гали бине Әбу-Талип хәтта: — Бәрәкәтуллаһ!—дип, соклануын белдергәнен сизенми дә калды. Мохаммад пәйгамбәргә Сәгаднең сүзләре бигрәк тә хуш килде һәм ул аңа атап хәер-дога кылды һәм ачылып — Барчагызга да Аллаһы тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен,— диде. Раббым миңа бу икс таифоне вәгъдә итте: «Йә Әбу-Суфийанньщ кәрванын тоткын ит, яки корәиш кавемен!»—диде. Валлаһи, аларның гаскәрләре төшәчәк җирләрне үз күзем белән күреп торырмын! Шунда сүзләр тәмам булып, Рәсүл Әкрам урыныннан купты һәм Бәдср тарафына юл алдылар. Мохәммәд пәйгамбәр үзе белән Канадәт бине Әл-Ногманны һәм Могаз бине Ол-Җәбәлиггс алды. Барыр юллары якын гирә-җирнс карау, сугыш мәйданы булырга мөмкин урыннарны күздән кичерү һәм серләрне саклаучы чүлдән кирәкле мәгълүматлар алып, дошман хакында хәбәрдар булу идс Рәсүл Окрамның юлында очраган кешеләрнең берсе, бәдәви гарәпләре арасында шактый дәрәҗәгә ирешкән гарәп олы яшьтәге шәех, олпат карт идс. Аның иссмс тарихларга һәм риваятьләргә Суфийан бине Өз-Замири дип кереп калган. Чүлнең бер башында икс кеше тарткалашса, бөтенләй дә икенче тарафта кояш баешына күңел ихласын куеп утырган бу карт барсын да ишетеп тора, белеп бара, диләр идс. Пәйгамбәрнең юлында нәкъ шушы кешенең очравы сер белергә килүчеләрнең эшләрен шактый җиңеләйтте. —- Сез кем?—дип сорады аннан Мөхәммәт пәйгамбәр. Үзенә Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән гомерне яшәгән, ашын ашаган, суын эчкән мондый картлар бераз кирерәк булалар. Суфийан бине Әз-Замири дә үзен шулайрак тотты. — Ә сез үзегез кемсез?—диде ул, бер дә исе китмәгән кыяфәттә. Күренеп тора, аның өчен барыбер иде: ничек килсәләр, шулай үтеп тә китәрләр, беткән ди адашып йөрүчеләр! Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр, үз соравына илтифатсыз гына җавап алуына кара.мастан, мөмкин кадәр йомшак һәм игътибарлырак булырга тырышты. Кырык яктан кырык эше чәчелеп ятса да, өлкән кешегә хөрмәтен күрсәтеп, эч серләренә үтәргә, кирәкле сүзне ишетергә тиеш иде ул. һәркемдә үзенә күрә горурлык һәм кирелек бар. Шунлыктан хәйләсез эш йөртү мөмкин түгел, бигрәк тә сүздә, серләр биштәрен сүтәргә теләгәндә! — Әүвәл сез хәбәр бирсәгез иде,—диде ул, катылыкка каршы йомшаклык белән,—аннан соң без әйтербез... Мөлаем сүз таш вата диләрме? Гарәп чүлләрендә бәрелеп-сугылып йөрүче һәртөрле узган-киткәннән мондый тәртип белән әйтелгән сүзләрне ишетми күптән колаклары катылана башлаган картның хәтта күңеле дә яктырып китте. Болар кемнәр булырлар дигәндәй, кулын чал кашлары өстенә куеп: — Максатыгыз нәрсә? Сорагыз! Белсәм, җавап бирермен,—диде ул, елмая төп!еп. — Корәиштән хәбәрең бармы?—дип сорады пәйгамбәр. Җавабында Суфийан Әз-Замири корәишләрнең Мәккәдән кайсы көндә гаскәр белән чыгуларын һәм, әгәр дә дөрес була калса, инде кайда килеп җитүләрен сөйләп бирде. Билгеле, боларны ишеткәч, хаталана дип тә уйларга мөмкин иде. Шунлыктан Мөхәммәд пәйгамбәр тагын да сорарга кирәк тапты: — Ә мөселманнар хакында нинди хәбәрләрең бар? — Аларны да Мәдинәдән чыкканнар дип ишеттем,—дип, карт бәдәви шунда Мөхәммәд һәм аның яраннарының инде кайда килеп җиткәннәрен әйтеп бирде. Аның сүзләре дөрескә чыкты. Чыннан да, мөселманнар шушы карт күрсәткән урында гаскәр белән тупланып тора иделәр. — Мин хәбәр бирдем, инде сез кем?—дип сорады ул. Җавабында пәйгамбәр аңа: — Без—әһле нутфатиз,—дип белдерде. Әмма картлач бу сүзләрне «әһле маиз» дип ишетте һәм «болар әһле-маи» халкы икән дигән фикергә килде. Ул вакытларда гарәпләр Гыйрак халкын, сулары күп булу сәбәпле, әһле-маи, ягъни су халкы дип атый иделәр. Ә пәйгамбәр исә, «әһле маиз» дип, үзләрен тәһарәт белән сафланучы, чиста кешеләр икәнлеге хакында әйткән иде. Шул рәвешле Суфийан Әз-Замири үзеннән Мәккә һәм Мәдинә якларыннан бер-берсенә каршы килүче көчләр хакында сораштырган кешеләрне фарсылар дип уйлады. Адашып килгәннәр дигән фикергә тукталып, боларга артык игътибар бирмәскә булды. Мөхәммәд пәйгамбәр исә кире, юлга чыгып, гаскәренә килде һәм намазга әзерләнә башлады. Рамазан аеның уникенче көне ирешкән иде. Гали бине Әбу-Талипны, Зөбәйр бине Әл-Гавалины, Сәгад бине Әбу-Вәккасины һәм тагын да берничә сәхабәне Рәсүл Әкрам корәишләрдән хәбәр алырга дип җибәрергә булды. — Бәдер коесы тирәсенә барыгыз, шунда корәишләр хакында белеп кайтырсыз!—диде ул аларга. Пәйгамбәр әмерен җиренә җиткереп үтәү өчен алар шунда юнәлделәр. Әйтелгән урынга килеп ирештеләр һәм дөячеләрнең, су китерүче ләрнең кое тирәсендә мәш килүләрен күрделәр. Болар, һичшиксез, корә- ишләр иде. Үзләренә якынлашучы гаскәриләрне күрүгә, болар тиз ара качу ягын карадылар; кораллары булмау сәбәплеме, бик тә курыктылар, төрле якка таралыштылар. Гали бине Әбу-Талип үзенең иптәшләре белән бу качып баручыларның берничәсен тоткын итәргә ниятләде. Куа барып, арадан икесен камадылар һәм кулга алдылар Аларның берсе Әсләм бине Әл- Хиҗаҗның колы, икенчесе исә Гаус бине Гасныкы булып чыкты. Димәк, коедан су китерүчеләр, гаскәрне һәм малларын сугаручылар барсы да коллар гына, һәм хуҗалары да яу белән килгән дигән фикергә таянып, күп кенә кирәкле сорауларга җавап табарга мөмкинлек ачыла Тоткыннарны пәйгамбәр яраннары янына алып килделәр Аларның мәҗүси булулары сәбәпле, сүзләренә дә инанырга ашыкмадылар. Мө- хәммәд саллалаһу галәйһи вә сәлләм намазда иде. Әсирләрдән сорау алу эшенә керешеп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең килгәнен дә көтмичә: — Сез кем?—дип белештеләр. Болар: — Без — корәишнең коллары,—дип җавап бирделәр — Саныгыз күпме?—дигәнгә исә — Барлыгыбыз йөз кеше,— диделәр. Шушы сүзләреннән чыгып, сәхабәләр боларны Әбу-Суфийанның коллары икән дип. фикер йөрттеләр. Чөнки сәүдә кәрванының Мәккәгә исән-имин кайтып ирешкәнен белми иделәр. Ул арада Мохәммәд пәйгамбәр намазын тәмамлап, йөзе балкыган сурәттә сәхабәләр каршысына килде. Булып узган вакыйгаларны белешкәннән соң: — Бу әсирләр дорсс сөйләгән. Сез аларны камчы белән суктырып сораштырдыгыз. Инде миһербансызлык итүегездән азат кылам. Аларны кыйнау кирәкмәс,— диде. Шуннан соң әсирләрнең үзләренә мөмкин кадәр күңел йомшаклыгы белән мөрәҗәгать итте: — Бу вакытта корәишләр гаскәре кайда? Бине Әл-Хиҗаҗ һәм Бинс-Гас бине Сәгыйтьнсң коллары туры җавап бирделәр: — Шул коеның артындагы ком тавыннан арырак урындалар — Корәиш гаскәре күпме күләмдә булыр? — Без моны әйтә алмыйбыз,—дип, әсирләр тагын башларын салындырдылар. Аларның белмәвендә бер дә яшерен сер саклау теләге юк иде. Колларның бу хакта хәбәрдар булулары мөмкин эш түгел һәр «белмим» дигән сүзгә камчы белән орырга әзер торган сәхабәлә- рне Мохәммәд пәйгамбәр гиз ара туктату ягын карады. Бөтен эшне дә усаллык һәм явызлык белән башкарырга ярамый шул. — Ә бер көнгә ничә дөя чалалар, күпме ризык әзерләнелә?—дип сорады Мохәммәд пәйгамбәр Моның нәрсәгә кирәге бар дигәндәй, сәхабәләр бу сүзләргә игътибар да биреп тормадылар. Әмма Рәсүл Әкрам ялгышмады: башкасын белмәсәләр дә. коллар болардан гына хәбәрдар булырга тиешләр! Димәк, гөп сорауга да җавап табылачак. Фикерли генә бел. — Ничек дип әйтергә,—диделәр әсирләр —Бер көндә тугыз дөяне бугазласалар, икенчесендә унны чалалар. Бүтән көннәрдә дә шул рәвешле кабатланылыл барыла. — Алай икән...— Пәйгамбәрнең йөзе балкып киткәндәй булды Димәк ки, корәишләрнең гаскәрләре меңнән кимрәк, тугыз йөздән артык. Көтелмәгән бу нәтиҗәдән сәхабәләрнең кайсысы аптырабрак калды, кайсыларының шушы кадәр зур яуга гаҗәпләнүдән күзләре шарланды, икенчеләре исә пәйгамбәрнең ни рәвешле ачык һәм дөрес фикер йөртүенә үзләренең соклануларын яшерә алмадылар. Берәүләрнең бәхете акыл дан, икенчеләрнеке—кулдан, тырыш хезмәттән, өченчеләрнеке исә — матурлыктандыр. Ә боларның барсы да пәйгамбәребезгә берьюлы бөтен килеш бирелгәнлектән, аның сүзләренә колак салмый, кылган гамәлләреннән үрнәк алмый, аңа сокланмый мөмкин түгел иде. — Аксөякләрдән һәм баһадирлардан, кабилә башлыкларыннан кемнәр бар?—дип, әсирләрдән сорадылар. Бу яктан корәишләр гарәп кавеме арасында аерылып тора иделәр. Шунлыктан аларга карата хөрмәт хисе ничә гасырлар буена яшәп килде. Үзләрен санга алып сөйлиләр, хәтта күп җирләрдә күреп, аралашып та белә иделәр. Мәккәнең абруе алар кулында дияргә мөмкин иде. — Гутбә, Шәйбә, Харис бине Гамру, әбул-Бухтури, Хәким бине Хозам, Назир бине Әл-Харис, Әбул-Хәким бине һишам, Өммийә бине Халәф, Нәбийә һәм Мөнбийә—Хиҗаҗ уллары...—дип санап китте әсирләр. Әбул-Хәким бине һишам дигәннәре Коръәндә бәддога укылган Әбу-Җәһилнең үзе иде. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләре алдына чыкты һәм, барсына да белдереп: — Безгә каршы корәишләр Мәккәдән зур гаскәр белән киләләр, без орышка әзер торырга тиешбез!—диде Аннан соң мөселманнарның һәммәсенә карашын йөртеп алды да: — Гаскәребез арасыннан чыккан, кире кайту юлына чигенгән кешеләр бармы?—дип сорады. Зоһрә дип аталган кабиләсе белән Шәррыйк, ягъни Әхнүс бине Зөһрә, юкбар сәбәпләр табып, Мәдинәгә таба кайтып киткән иде. Сәхабәләр шушы хакта белдергәч, Мөхәммәд: — Ул үзенең кавемен туры юлга кергән дип белдергән иде, туры юлда түгелләр икән... Тагын кем дә булса чигендеме?—диде. — Гади һәм Кәгәп кабиләләре киттеләр,—дип җавап бирделәр. Иманның ныклыгын, кешенең олылыгын, Аллаһы тәгаләне һәм аның пәйгамбәренең барлыгын белүдән тыш, сабырлык һәм күңелеңне, тормышыңны бу бурычына төрле яклап багышлау да тәэмин итә. Әгәр дә ныклыгың юк икән, ул вакытта үзеңне мин шушы дин кешесе, мин мөселман дип йөрүдән ни файда? Карендәшләрең изге юлда йөреп, Аллаһы тәгаләнең таләбенә буйсынып, зур эшләр кылганда синең почмакка сыенып калуыңнан үзеңә дә, бүтәннәргә дә ни файда? Шушындый кирәкле вакытта да карендәшләрең ташлап китәргә ничек мөмкин иде? Юк, иманның ныклыгы сүздә дә, телдә дә түгел,—йөрәктә! Ә аның көчен бары тик гамәлең генә раслый ала. Бу хәбәрләрне сәхабәләрдән ишеткәннән соң, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бераз кәефе кырылды, кояш кебек балкып торган йөзе сүнгәндәй тоелды. Шунда яраннарын чакыртып алды да: — Безгә монда калыргамы, әллә инде бүтән урынга күчәргәме?— дип, алардан киңәш сорады. Хәрби эштә башкаларның фикерен тыңлау, шуннан чыгып фикер йоргү кулайрак иде. Әлбәттә, пәйгамбәр бу мәсьәләне үзе генә дә хәл итә алыр иде, һич югы вәхи килгәнен көтеп, шуның нигезендә гаскәрләрен йөртүе уңайрак булгандыр, бәлки. Әмма һәркемгә мәгълүм бер хакыйкать бар: мәҗүсиләр сугыш уенын күктәге аллалар орышы нәтиҗәсе белән бәйле дип уйлаганнар. Әмма сугыш кебек олуг җәбер вә золым эшләрен һичбер вакытта да күкләр хәл итмәгән, моны җирдәге адәм балалары уйлап чыгарган. Орыш-талаш, бербереңә яманлык кылу, һәртөрле начарлыклар — болар барсы да кешеләрнең үз «иҗатлары»'. Аллаһы тәгалә аларны менә тулардан арынырга, котылырга өнди Ә Исламның көч алуы өчен Мөхәммәд пәйгамбәргә Хак тәгалә бүтән пәйгамбәрләренә биргән төсле туфан да, давыл да, ут та, башкасын да ярдәмче кылмады, корәиш кавемен, иманга килмәгәннәре өчен бер-бер бәла белән дә кырмады, юк итмәде, бәлки курку белмәс йөрәкләренә көч итәргә, кулларындагы кылычның үткерлеген танытырга шәһитлек мәртәбәсе тапшырды. Мохәммэд пәйгамбәрнең киңәш соравына каршы сәхабәләр арасыннан Хаббаб бине Әл-Монзир күтәрелде һәм: — Әгәр дә безнең бу эшебез вәхи белән икән, ул вакытта бүтәнчә урынга күчүебезгә һичбер теләк юк, вәхи белән кылынган гамәлне үзгәртергә, ул хакта сөйләшергә кодрәтебездән килмәс. Аллаһы тәгаләнең теләгенә буйсынырбыз! Әмма да инде хәрби эш вәхи белән булмыйча, киңәшү ярдәмендә оештырылса, ул вакытта минем әйтер сүзем бар,— диде. Риваятьләрне Ибне-Габбастан алып сойләүче хәбәрләрдә шул рәвешле әйтелә ки, Хаббаб бине Әл-Монзирнең шушы белдерүеннән соң. Мохәммэд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм уйга төште. Ул да булмады, аңа Җәбраил фәрештә ирешеп: — Мондый гамәлләр вәхи белән башкарылмас, киңәш ярдәмендә хәл ителер!—дип төшендерде. Пәйгамбәр сәхабәләре каршысында кинәт айныгандай, башын күтәрде һәм Хаббаб бине Әл-Монзиргә карап — Бу рәвешле эшләр вәхи белән булмас, киңәш белән башкарылырлар,— диде. Бу хәбәрдән сөенгән Хаббаб: — Ул вакытта болай итик,— дип, үз теләген һәм уйларын уртага ярып салды.— Без моннан күченик. Кое янына килик. Аның суы чиста һәм яхшы. Тәннәребезне сафландырырбыз, татлы суы белән бәдәннәребезне сугарырбыз, ат һәм дөяләребезгә сый бирербез,—диде. Аның сүзләре һәммәсенең дә теләгенә туры килде. Киңәшләшүне шуның белән тәмам итеп, сәхабәләрнең гаскәре Хаббаб бине Әл-Монзир әйткән урынга күченде. Канлы бәрелеш алдыннан моннан да кулайрак фикергә килү момкин түгел иде Гали бине Әбу-Талип, иптәшләре белән барып, Бәдер коесы тирәсеннән корәишләрнең дөячеләрең һәм су ташучыларын куркытып җибәргәч, җитмәсә, икесен кулга да алгач, ул коллар атылып-бәрелеп диярлек гаскәр эченә кайтып гоштеләр Аһ-ваһ итеп, хәлне хуҗаларына сөйләп бирделәр. Бу вакыйгадан соң, корәиш арасында юрлс сүзләр, күңел какшавы кебек галәмәтләр башланып ки ис. Җитмәсә, мөселманнарның икс колны кулга алулары да беленгәч, һәркем диярлек: «Хараплар гына булдык!» — дигән сүзне телләреннән ычкындыргалап, янәшәдәгс иптәшләрен дә куркуга салдылар. Бу вакытга Хәким бине Хнзам үзенең чатырында ит кыздырып, ашарга әзерләнеп мат аша иде, корәиш арасына төшкән хәвеф юн хәбәр алды. Эче көйде. Майлары агып торган, хуш исләр чыгартып кыздырылган итне, табыныннан күгәреп, авызына китерә алмады Ризыгының тәме бетте. Бүтәннәрне ничек каушаткан булса, хәвеф аның да котын алды. Ул да. — Хараплар гына булганбыз икән! дип. хәлсез калды Көтелмәгән бу вакыйга йоклар! а җыенып, чатырлар корган гаскәриләрнең тынычлыгын алды. Хәким бине Хизам да. чатырыннан чыгып, күңелен тынычландыру өчен үзенең дуслары янына юнәлде. Бәлки, алар бу мәсьәләне хәл И1ү мөмкинлеген белә дә торганнардыр9 Хәким бине Хизам кебек каушап калмаганнардыр? Аның йөрүеннән файда күренмәде, күңелен тынычландырырлык бер генә сүз дә ишетмәде, һәр урында шул вакыйгаларны каг-кат телгә алу, аһ-ваһ орудан ары һични сөйләшмиләр иде Хәким бине Хизам, шуннан соң дусты һәм фикердәше саналган Гутбәт бине Рабига янына юнәлде. Ул да хәвефтән аһ-зар коелып утыра иде. сердәшен күргәч Ай-Һай, гаҗәп бер сәфәр булды да инде бу,—дип хәсрәт ле башын чайкады Капкынга мөселманнарны кертәбез дигәндә алар үзләре ол- герлек күрсәттеләр. Без аларны кылыч белән кисәргә уйлаганда ике кулсыз калгандай булабыз түгелме соң? Аның сүзләрендә хакыйкать бар иде. Шунда Хәким бине Хизамның акылы яктырып китте һәм, Әбу-Җәһил хакында Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткәннәрен исенә төшереп: — Тыңламаган кешегә киңәшнең файдасы юк,—дип әйтеп куйды. Моның нәрсә уңаеннан һәм кем хакында икәнлеген Гутбәт бине Рабига да төшенеп алды. — Йа Гутбәт,—дип сүзен дәвам итте Хәким бине Хизам,— ышанасыңмы-юкмы, белмим, әмма мин сизенеп торам, бу төндә Мөхәммәдиең сәхабәләре безне уратып алачаклар, аларның тоткынлыгында калачакбыз, харап кына итәрләр. Ышанасыңмы? Гутбәтнең моны да аңламаска чарасы юк иде. — Ышанам!—диде ул, килешеп. Әмма шунда хәким бине Хизамның фикере яңарып китте һәм, көтелмәгән җирдән: — Әгәр без моның шулай буласын беләбез икән, ул вакытта нигә чарасыз калырга? Мин аларның камавына ышанмыйм, чөнки аннан котылып калырга мөмкин бит,— диде, мәсьәләгә чишелеш тапкан шикелле. Әмма шунда ук дустына сораулы карашын ташларга да өлгерде һәм болай дип үтенде: — Ә котылу чарасы нинди булыр? Әмма Гутбәт һаман да әүвәлге фикерендә калган иде әле. Ул: — Бу төндә, таңга кадәр, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре безне камап алачаклар,—дигән сүздән артыгын әйтмәде. Ул арада Әбу-Җәһил дә күренеп, аларның сүзләреннән хәбәр алды һәм: — Аһ, шулаймы әле, син, Гутбәт, Мөхәмәд белән сугышырга теләмисеңме әле!..—дип, лаф орды да, җыела төшкән халыкка карап:—Сез барыгыз да бу төндә Мөхәммәдиең безне камап алуына ышанасызмы? Шулай лыгырдыйсызмы?!—дип җикеренде.— Лат һәм Гузза хаккы өчен әйтәм, бу төндә Мөхәммәд безнең яныбызга килер, әмма күрми үтеп үк китәр, безне бу төндә һичкем урап алмас, тоткын да итмәс! Әбу-Җәһилнсң шушы кадәр үз-үзенә ышануы һәм әйткән сүзләренең монафикъларга тәэсирле булуы файда итте ки, аларның күңелләре тынычланып, хәвефтән арына башладылар. Өсләренә йокы сөреме басып килә иде, таралышу ягын карадылар. Бу кичәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре бер комлыкка тукталдылар. Аларның аяклары тездән батты. Дөя һәм атларына кузгалырга мөмкинлек калмады. Барып җитәргә тиешле саф сулы коега әле ерак иде. Шушында гына кичне уздырырга булдылар. Әмма күпләрнең тәһарәте һәм госеле юк иде. Шунлыктан намаз укырга җай таба алмадылар. Риваятьләрдә шулай сөйләнелә ки, бу кичәдә мөселманнарга вәсвәсә кылырга дип Шайтан аваз салды: — И мөэминнәр, сез Мөхәммәдие тыңлап ялгыштыгыз, аңа ияреп килдегез. Чиксез малларга өметегез бар иде. Әмма ул сезне һәлакәткә дип монда китерде. Барчагыз да харап булырсыз, каннарыгыз агар,— диде.— Сез аның сүзләренә колак салдыгыз, әмма намазыгызны калдырдыгыз. Хәдис һич тә намазны алыштыра алмый. Харап ителүегез шушыдыр! Аның сүзләрен ишеткән мөселманнар хәвефкә төштеләр. Алынмаган тәһарәт, укылмаган намаз өчен эчләре пошты. Әмма шушы вакытта Аллаһы тәгаләнең рәхмәт күзе аларга төшеп, көтелмәгән җирдән яңгыр яварга тотынды. Сусыз зарыккан бәндәләренә һәр тамчысы нигъмәт булып иреште. Кемнәрнең юынганы юк иде, алар да канәгатьлек таптылар, һәммәсенең күңелләрен сөенеч биләде. Хәвефләре шушы яңгыр суы белән юылып алынды. Бәндәләренә Аллаһы тәгаләнең миһербанлы булуына дәлилләрнең берсе менә шушы кичәдә сәхабәләрнең күз алдында мәйданга чыкты. Бу яңгырдан соң комнар утырып, остендә йөрерлек хәлгә килеп ныгыды. Сәхабәләр арасыннан Гомәр бине Йасир һәм Габдулла бине Мәсгуть икесе корәишләр хакында мәгълүматлар жыю өчен ул кичәдә кяферләр- нең гаскәрләре янына бардылар. Аларның тирәсендә йөреп, барсын да хәтерләргә тырыштылар. Шунда корәишләрнең үз яннарында атларын тоткан һәм бәйләгән хәлдә чишенмичә йоклаганлыкларын күреп хәйран булдылар. Сәхабәләр янына кайтып, хәбәрләрен бирделәр дә — Көтелмәгән һөҗүмнән куркыпмы, алар тиз үк качарга әзер халәттә яталар,—дип фикерләрен белдерделәр. Таң белән уянган корәишләр исә аларның эзләрен күреп, эшнең асылына төшенергә тырыштылар Арада Гутбәт бине Әл-Хиҗаҗ эзләрне тану гыйлеменә ия кемсәләрдән иде. Ул аларны караганнан соң: — Бу Гомәр бине Йасир һәм Габдулла бине Мәсгутьнеке булганы тәгаен,— дип, нәтиҗәсен әйтеп салды.— Мөхәммәд безгә каршы үзе белән киткән корәиш гаскәрен һәм Ясрип шәһәренең сугышчыларын алып килгән, алар ярдәмендә сугышырга ниятли, бергә-бергә безнең өскә кылыч күтәрергә уйлаганнар. Ни хикмәт, ул бу кзлысы үзенә канәгатьлек табып елмая һәм хәтта сөенә дә иде. Үзенең сүзләренә кушылыр кешене күрмәгәч, барсының да аптыраган кыяфәтенә күз ташлап: — Ясрип халкына кылыч күтәреп тә маташмыйм, каннарын да агызмыйм. Аларны тоткын итеп алам. Үтермим. Тере килеш тотып, аяк- кулларына богау һәм аркан салып. Мәккәгә алып кайтам, халыклар алдында үзләрен оятлы ясыйм. Бөтен кешеләргә күрсәтәм, кемнәр безнең белән килмәде, курыктылар, аларның күңеленә гайрәт керер, ә кемнәр безгә дошманлык тотарга теләсә, яу китерергә ниятләсә, курка калыр, гыйбрәт алыр,—дип тантана итте. Ул үзенең сүзләре чынлыкта да шулай гамәлгә ашачак дигән өметтә иде. Бәдер коесын карарга килгән Мөхәммәд пәйгамбәр аның суын эчүне һәм аннан файдалануны бер дә мәслихәт күрмәде һәм сәхабәләргә — Бу мәйданда бер-бер кавемне канга батырып харап иткәннәр булса кирәк,—дип белдерде. Корәишләрдә Мәдинә халкына түбәнсетеп карау кебек сыйфатлар бар иде. Шушы Бәдер коесын күрергә килгәч, моны истә тотып, Сәгад бине Могаз бу хакта сүз башлады һәм — Әгәр дә сугышта тоткын ителсәк, яки каныбыз акса, яки үлсәк, Аллаһы тәгалә үзе сакласын, бары тик аңа гына сыенабыз,—диде. Ә инде без җиңүгә ирешеп, дошманнарыбызны кулга алсак, Ясрип халкын һич тә өлешсез калдырма. Без икс кавем, әнсарилар һәм Мөһаҗирләр булсак та, бер синең артыңнан иярүчеләр Әгәр дә кулга кергәннән халыкка өлеш чыгарсаң, алар сине яратырлар, үзең өчен җан атып торырлар, дип үтенде. Аның бу сүзләре пәйгамбәрнең күңеленә хуш килде, шушы киңәшкә таянганда ул күп кенә кыенлыкларны чишү өчен үзенә юл арчыр иде Бу хакта уйлап, Мөхәммәд киңәше өчен Сәгад бине Мәгазгә рәхмәтен белдерде һәм дога укыды. Сәхабәләр чатыр кордылар. Алар янына кайткач, Мөхәммәд пәйгамбәр намазга утырДЫ һәм — Йа Илаһи, сиңа лаеклы гыйбадәтем өчен миңа Китап бирдең, икс кавемнең берсен миңа вәгъдә кылдың, әмма алар миңа һәм әмеренә каршы килделәр, - дип корәишләрнс уеңда тотып дога укыды Үз вәгъдәңә каршы килерлек эшләренә юл куймассың дигән өметтәмен Шунда корәишләрдән берничә атлының якынлашуы күренде, алар исә сәхабәләрнс күзәтү өчен җибәрелгән иделәр Мөхәммәд пәйгамбәр арадан кызыл доягә атланган Гутбәт бине Рабиганы күреп алды һәм догасында: — Әгәр дә бу кавемдә хәер юк исә, бу кемсәдә бардыр, аның сүзен тотсалар иде, күңелләре шатлык һәм канәгатьлеккә ирешер иде,—диде. Аның бу сүзләре асылда сугышырга теләмәгәнлеген һәм корәишләр белән кан коймыйча гына килешү исәбе барлыгын аңлата иделәр. Әмма баштанаяк коралланган һәм Мөхәммәдие акылга утыртырга, аның белән киткән кешеләрне кулга алып, мыскыллы рәвештә Мәккәгә китерергә ниятләгән монафикълар гаскәре үзләренең көчләренә артык дәрәҗәдә ышана иде. Берәүләрнең иминлек теләве икенчеләрнең бәлагә омтылышын арттыра гына шул. Үз тарафыннан пәйгамбәр илчелек күндереп, корәишләрдән солых үтенү уена килде. Ни дисәң дә, ике каршы якта да кан кардәшләр, туган-тумачалар бар иде. Сәхабәләр арасында берләренең уллары булса, корәишләр эчендә— аталары: «Бу тыңлаусыз баламны тәртипкә кертәм әле!»—дип атлыгып тора иделәр, һәм, киресенчә. Чөнки каршылык гарәпләрнең үз арасында куерды, берәүләр иске гореф-гадәтләргә таянып, буыннан-буьшга яшәп килгән йола нигезендә яшәүне кулай һәм мәслихәт күрделәр, мәҗүсилекне өстен санадылар, икенчеләр исә Мөхәм- мәд пәйгамбәрнең тәгълиматына инандылар, Аллаһы тәгаләне генә Бердәнбер, Кодрәт иясе дип таныдылар. Тарихи үсеш ягыннан чыгып караганда, һәркемгә мәгълүм, боларның беренче төркеме гарәп халкын вак кавем дәрәҗәсендә калдыру, һәлакәткә бару юлын сайлау булды исә, икенчеләре, киресенчә, дөньякүләм мәйданга чыгарга омтылу иде. Әмма моның нәрсә белән бетәсең мөгаен ул вакытта һичкем күз алдына китермәгәндер. Дөрес, гореф-гадәтне саклау халыкны халык итеп яшәтә, аны башкалар белән буталудан саклый, әмма иске йолаларга гына тотынып гомер сөрү, шул ук вакытта, үсештән читләшүгә, артта калуга да китерә. Шулай да, тарихи үсешне тәэмин итә торган яңа йолалар мәйданга чыкмый һәм халкыңа тугры хезмәт итә башламый торып, искеләрен ташлау мәгъкуль түгел. Мөхәммәд пәйгамбәр дә Ислам диненең йолаларын, асылда, үз кавеменең гореф-гадәтләренә нигезләнеп алга чыгарды. Ул гарәпләрне бары тик мәҗүсилектән һәм халкын үсештән тоткарлаучы гадәтләрдән генә арындырды дип бу урында әйтсәк, дөрес булыр. Чынлыкта да бу шулай иде. Әмма монафикълар моны аңлаудан мәхрүм иделәр, үзләренә ныклы ышанган хәлдә, Бәдер сугышы алдыннан мөэминнәрнең таләп иткән солыхын да кабул итәргә теләмәделәр. Юкса, кан коюлар булмый каласы иде. Мөхәммәд пәйгамбәр корәишләргә, солых сорап, илче рәвешендә Җабир бине Мөттагимне күндерде. Ул, гаскәр арасына кереп, Әбу- Җәһил белән очрашырга һәм аны сугышның кирәксезлегенә инандырырга тиеш иде. Әмма бу тырышуларның файдасыз буласын, аларны яуга гына дәртләндерәсең уйга кертеп карамаган иде. Корәиш арасына кергәч, Җабир бине Мөттагим, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләрен аларга җиткереп: — И киребеткән халык, хәзрәтебез сезгә шуларны белдерергә боерды: һәркайсыбыз имин хәлендә кире үз шәһәрләренә кайтып китсеннәр, безгә сезнең белән кылыч күтәреп сугышуга караганда, бүтән кавемнәргә каршы яу туплап орышу дөресрәк һәм сөеклерәк, диде. Моны кабул итеп алыгыз, кан коюсыз гына таралышыйк,—дип, теләгән монафикъларга әйтте. Хәким бине Хәзам, моны ишеткәч: — Әй корәишләр, Мөхәммәдиең сүзе дөрес, кабул итеп алыйк,— диюгә, аңа күз кырые белән сөзеп алган Әбу-Җәһил исә: — Юк! Бу сүзен һич тә кабул итә алмыйбыз, максатыбыздан кайтмыйбыз, үч алмыйча торып, кире борыласыбыз юк!—дип кырт кисте. Шул рәвешле корәишләр солыхтан баш тарттылар. Ике арада булган коедан мөшрикләрнең су алырга килгәннәрен күргәч, сәхабәләрнең гайрәте күтәрелеп, аларга комачауларга ниятләделәр. Әмма аларны Мөхәммәд пәйгамбәр туктатты һәм: — Тимәгез, алсыннар, тоткарлык ясамыйк! —диде. Хәбәрләрдән күренгәнчә, моның хикмәте бар иде. Кемнәр шушы коедан бу көнне су алып эчтеләр, алар Бәдер сугышында яки һәлак ителделәр, яки тоткын булдылар. Мохәммәд пәйгамбәр корәишләргә коедан файдаланырга юл куйса да, монафикълар бүтәнчә эшләргә уйладылар. Әсәд бине Габдел-әсәд ӘлМәхзуми, берникадәр гаскәр белән күтәрелеп, мөселманнар эчә торган коены бозарга дигән нияттә килде Сәхабәләрне сусыз калдырып, исәбе — араларына коткы салырга иде. Әмма аларны сизенеп алган Хәмзә, эшнең нәрсәдә икәнлеген анлауга, кылычын күтәрде һәм мөэминнәрне әйдәп, өсләренә ташланды. Монафикъларны уңлы-суллы куа килеп, бәрелеш башланды. Әсәд бине Габделәсәд Әл-Мәхзуминс шунда Хәмзә каршы алды, кылычка кылыч килделәр. Арада Хәмзәнең батырлыгы һәм гайрәте күпләргә мәгълүм иде Монафикъ, хәтта башын иеп, аңа бирелсә дә мөмкин иде. Әмма ул үз көчен сынап карарга уйладымы, әллә инде җанын Лат һәм Гузза кебек потлары саклый дип ышандымы, гайрәтләнә бирде. Кылыч сугышы шаяртканны яратмый, шушы кое янында ул, үзенең канына укмашып, һәлак булды. Бу вакыйгадан хәбәр алганнан соң, корәишләр мәсьәләгә башкачарак күз салдылар, сәхабәләр белән сугышуны уен бер эш кенә дип тәкәбберләнүләреннән арына төштеләр. Әүвәле мөселманнарның гаскәре хакында мәгълүмат тупларга уйлап, күрү һәм белешү максатында күзәтүчеләрне җибәрделәр. Бу әмергә Гамру бине Ваһһап Җомахи күндерелде. Ул китергән хәбәрләр күп кенә билгесезлскләргә ачыклык кертергә тиеш иде. Гамру бине Ваһһап мөэминнәрнең нинди коч белән килгәнлеген чамалаганнан соң, арада кемнәр барын да белергә уйлап, аларга якынрак килде. Шунда аның күзе буылдымы, әллә чыннан да бүтән бер серләр ачылдымы, таңгаҗәспкә калды. Күзәтчслектән кайтканнан соң, мошрик- лар арасына кереп, аларга болар хакында хәбәр бирде һәм әйтте — Күрдем, Мөхәммәдиең гаскәре оч йөз кеше, яки шуннан аз гына артыктыр,—диде.— Әмма мине хәйран игкәне шул булды, аларга якынаеп килдем, әүвәле дөяләреннән гайре һичнәрсә күземә чалынмады. Карыйм, анда кулларына кылычтан бүтән әйбер тотмаган бер кавем җансыз рәвештә басып тора иделәр. Аның сөйләгәннәре күпләр очен бер саташу һәм төш кебек ашшшыл- ды. Шулай да араларына кергән ят бер кеше төсле барсын да шиккә калдырып хәвеф узды. — Ул җансыз кавем миңа аждаһалар төсле карап калдылар,— дип Гамру бине Ваһһап сүзен җиткерүгә, ул хәвеф аларның бәгырьләренә килеп ябышты.— Корәишләрнең һәлакәте шушындадыр,—дигән сүзен дә ишеткәч, Хәким бине Хизам, аларны ташлап, Гутбәг янына киңәш- уңаш итәргә ашыкты. — Минем теләгем шул,— диде Гутбәт, Хәким бине Хизамга,— бу кан коелудан корәишне ничек тә коткарып калыр! а кирәк. — И Мәккәдәге данлы Әл-Вәлид кабиләсенең юлбашчысы һәм өлкәне, синең сүзеңне һәркем тыңлый, әйткәнеңә буйсына, әгәр дә кавемебезгә бер-бер яхшылык кылмасан, аларны бәладән коткармасаң, мәңге дошманым булырсың!—диде Хәким бине Хизам. — Нинди яхшылык соң ул? —дип аптырап калды Гутбәт. — Гаскәр белән идарә итүне үз остеңә аласын һәм барчабызны кире алып кайтасың. Безнең низагыбыз Мөхәммәд белән генә, ә аның яран нары белән түгел,— диде. Гутбәт аның сүзен кабул итте һәм дөясенә атланды. Гаскәр уртасына кереп: — И халык, сүзләремә колак тотыгыз, дип үтенде.— Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре белән сугышу безнең харап кына булуыбызга китерер Бу кан кою безнең өстебезгә мәңге юылмаслык гөнаһлар салыр 2 «Х.У>М9 П Мин шуны әйтергә телим: Мөхәммәдиең сәхабәләре кырылмас, әмма дошманлыкны кеше үтермичә дә хәл итәргә мөмкиндер. Таләпләребезне аның каршына куеп, уртак бер килешүгә килүдән дә дөресе булмас. Мин беләм, сезнең теләгегез—аларның каны һәм маллары. Мин исә сезгә Мөхәммәдиең каны өчен бәһасен бирәм, маллары өчен байлыгымны тапшырам. Шуның белән теләгегезне канәгатьләндерәм. Кан бәясен акча белән түләү мөмкиндер. Әгәр дә Мөхәммәд гади кеше генә икән, ул вакытта аңа җәзасын бирербез, әгәр дә инде пәйгамбәр икән, аңа каршы кул күтәрүдән безнең бәхетебез артмас, кадеребез генә кимер. Без бу сугышка чик куярга тиешбез, шулай һәлакәттән имин калырбыз,—диде. Аның сүзләрен ишетеп алган Әбу-Җәһил тиз ара халыкны күздән кичерде һәм: «Әгәр дә болар Гутбәт әйткәннәргә колак салсалар, минем хөрмәтем бетәр, корәиш алдында ул олуг кылыныр, һәммәсе аңа иярерләр!»—дип, күңелендә кузгалган көнчелек утыннан яна башлады. Монафикъларның игътибарын үзенә җәлеп итеп: — Сез моның сүзләрен тыңламагыз, ул юри барчагызны да бутарга маташа!—дип кычкырды.—Аның улы да Мөхәммәд тарафында, сәхабә- ләр арасында. Шуңа күрә бу рәвешле сөйли. Улының үлеп калмавын тели,—диде. Әмма Гутбәт куркып калмады, Әбу-Җәһилнең үзенә шунда ук турысын әйтеп салды: — Ә син безнең һәлакәтебезне телисең! Шушы рәвешле корәишләр гаскәре эчендә таркаулык һәм каршылыклар барлыкка килеп, бердәмлекләре бетә барды. Берәүләр Әбу-Җәһил сүзләренә кушылсалар, икенчеләре Гутбәт ягына авыштылар. Әмма мөселманнарның җиңәчәкләренә ышаныч юк иде. Меңгә якын монафикълар явына каршы өч йөзлек сәхабәләр гаскәре берни дә эшли алмый, үзләрен һәлакәткә генә китергәннәре көн кебек ачык төсле тоелды. Сан ягыннан өч тапкыр артык булган корәишләр, һичшиксез, көчлерәк шул. Җитмәсә, күбесе баштанаяк коралланган, кайсы дөя өстендә, кайсылары атка атланганнар, һәр төркем гаскәриләрне кабилә башлыклары, сугыш уенында алны-артны белә торган аксөякләр җитәкли иде. Ул көнне мөшрикләр ун дөя чалдылар. Гутбәт янына елмаеп килгән ӘбуҖәһил, йөзендәге газап һәм мыскыллану төсләрен яшерергә теләп: — Йа Гутбәт, синең сихерең һавага очты,—дип көлә башлады.— Син бик тә куркак кеше икәнсең. Гаскәрең дә Гамр бине Әл-Хазармигә күчсен,—дип кылычын кынына җәһәт кенә тыкты да, атыннан төшеп, бу әмерен җиренә җиткерергә ашыкты. Бу сугышта каршы яклар белән буталмас өчен мөшрикләр өч байрак күтәрделәр һәм аны гаскәр башлыклары янындагы гаскәриләргә тоттырдылар. Сәхабәләрнең дә шулай ук өч билгеле Байрагы бар иде Аларның икесен Мөхәммәд пәйгамбәр әнсариларга бирде, берсен мөһаҗирләр тоттылар. Исламда беренче башлап күтәрелгән байрак ак төстә булды. Ул өч почмаклы итеп эшләнелгән һәм сөңге очына беркетелгән иде. Орыш вакытында менә шушы байракларга карап эш йөртергә тиеш иделәр. Аларның егылуы җиңелү билгесе булганлыктан, гайрәтле һәм ышанычлы кешеләр кулына тапшырылдылар. Сугыш башланыр алдыннан Мөхәммәд пәйгамбәр гаскәрен бер эзгә тезде. Кулында таяк иде. Кемнәр алгарак чыктылар, шуларга таягы белән төртеп, бүтәннәр белән бер сафка басарга боерды. Әмма арадан әнсари Сәвад ике адымнан да күбрәк алга чыгып, сәхабәләрдән аерылып тора иде. Мөхәммәд пәйгамбәр аны күреп алды, күкрәгенә таягы белән төртте һәм: — Урыныңа бас!—дип әмер итте. Әмма Сәвад: — Йа Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, бу сугыштан миңа сагыш вә кайгы иреште. Аллаһы тәгалә сине үзенең хакыйкый пәйгамбәре итте. Үч алу тиешледер!—диде. Әйткәннәреннән соңгы сүзләре Рәсүл Әкрамның бәгыренә килеп кадалды. Таяк белән орган өчен үчләшәдер дип уйлады. Бәрелеш алдыннан бу рәвешле бозылышып китү бер дә урынлы түгел, бердәмлекне какшата гына иде. Әмма, була бит шулай, син бер нәрсә хакында уйлап сөйлисең, вакыт тарлыгы һәм күңел сагышлыгы аркасында ашыгасың, әйтеп тә бетерә алмыйсың, ә мөрәҗәгать иткән кешең бөтенләй башкача, икенче төрле аңлый. Шуннан аралар бозылып китә. Яратып һәм зурлап әйткәнне көлү һәм мыскыллау дип тә кабул итүе мөмкин. Монда да хәл шул рәвештәрәк килеп чыкты. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең мөбарәк күкрәген ачып җибәрде һәм: — Ал үчеңне!—дип, Сәвадкә әмер итте. Вакыйганы күреп торучылар эшнең яманлык белән бетәсен уйлап, пәйгамбәрне яклау очен урыннарыннан кубарга да өлгермәделәр, Сәвад ул арада йөзен Мөхәммәд пәйгамбәрнең күкрәгенә китерде һәм үбеп алды. — Син нигә болай эшләдең?—диде Рәсүл Әкрам, сәерсенеп. — И Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре,— диде Сәвад, теләгенә ирешүенә сабыйларча сөенеп,— мин бу көндә, шушы сугышта үлемнән имин түгел. Гомеремнең ахырында җәсәдем изге тәнеңә кагылуны теләгән идем. Морадыма ирештем,—дип белдерде. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр Сәвадкә атап хәер-дога кылды һәм барча сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп боларны әйтте: — Мин әмер бирми торып, кылыч сугышын башламагыз һәм кяферләргә һөҗүм итмәгез. Мөшрикләр сезгә якынайгач, алар остенә ук атыгыз һәм һәрберегез һөҗүм игәчәк урынны билгеләгез, шуңа төбәп хәрәкәт итегез. Атылган угыгыз яки бер кешегә, яки аның хайванына тиярлек булсын. Җилгә очмасын. Хата ясамагыз. Аллаһы тәгалә хакы очен дип әйтәм, минем рухым аның кодрәте кулында. Белеп торыгыз, сезнең бу сугышта берегез дә һәлакәткә очрамас, берегез дә мәңгегә үлмәс, дин очен шәһит ителәсез икән, урыныгыз җәннәттә булыр. Аллаһы тәгаләнең хөрмәтенә һәм рәхмәтенә ирешерсез!— диде... Гутбәт бине Рабигадан Әбу-Җәһил куркак җан дип көлгәннән соң, аның ачуы килде. Ничек тә бу сүзне юкка чыгарасы килде, шунлыктан сугыш мәйданына иң беренче булып ул атылды, янында улы Вәлид һәм дусты Шәйбә иделәр. Гутбәт үзе хәтта үлемгә дә әзер иде. Аның шушылай тәэсирләнүендә, әлбәттә, Мәккә халкы алдында дәрәҗәсен төшерәсе килмәүдән икәнлеген күпләр төшенмәделәр, эшнең асылын батырлыкта һәм сәхабәләргә дошманлыгында күрделәр. Сүзләре һәм гамәлләре капма-каршы булганлыктан, сәерсенүчеләр дә арада бар иде. Хәким бине Хизам моны яхшы аңлаганлыктан, Гутбәтне тыярга тырышып карады, нәсыйхәтләр бирде, әмма файдасы тимәде. Ул гайрәтен сүндермәде. Җәяүле хәлендә сугышырга ниятләде. Дәрәҗә иясе аксөякләрнең иң мәртәбәләреннән саналганлыктан, аның урыны яуның уртасында түгел, бәлки гаскәр белән идарә итүдә иде, юкса Әбу-Җәһил ат остенә атлаш ан һәм саф-саф тезелгән корәиш сугышчылары янында калкулык сыйфатында күтәрелгән җирдә иде. Гутбәт бине Рабига шулвакыт аны күреп алды һәм — Бу көндә минем урыным монда түгел, бәлки гаскәр эчендә! — дип белдерде. Әбу-Җәһилгә үпкәләве шушы дәрәҗәгә җиткән иде ки. әгәр дә бүтән вакыт булса, алар хәтта дошманлашкан хәлдә бер-берсснә күтәрелеп тә карамас иделәр. Әбу-Җәһил янына корәншләрнең барча аксөякләре һәм кабилә җитәкчеләре, яу башлыклары җыелды. Гутбәт бине Рабига аларга кушылмады Ул вакытларда, сугыш башланыр алдыннан, гаскәр каршына чыгарылып, һәр кавемдә һәм илдә таралган гадәт буенча, ике дошман якның да баһадирлары бергә-бер очрашып, үзара кылычка-кылыч килә торганнар иде. Гарәпләрдә дә бу тәртипне яхшы белә иделәр Гутбәт, Шәйбә, Вәлид, корәишләрдән өч кеше, гаскәр алдына чыгуга, сәхабәләрдән шулай ук коч сынашырга өч кешене чакырдылар. Аларның бу рәвешле эш итүләре алдан ук Әбу-Җәһил белән килешенеп куелмаган иде, моны алар очесе генә белделәр. Гутбәт очен үзенең куркак булмавын дәлилләүгә моннан да кулай мөмкинлек юк төсле күренде Ул һәлакәткә ирешсә дә, исән калса да, барыбер, әмма Мәккә халкы каршында сөекле ителәчәген һәм вакыйгаларны бәйнә-бәйнә бәян иткәндә батырлыгын искә төшерәчәкләрен дә уйлый иде. Гутбәтнең, яу каршына барыл, сәхабәләрдән баһадирларны таләп итүе асылда сугышны игълан кылуы икәнлеге аңлашыла торгандыр. Шулай итеп, яуны Мөхәммәд пәйгамбәргә каршы Әбу-Жәһил алып килсә дә, асылда Бәдер сугышын башлаучы Гутбәт булды. Сәхабәләр ягыннан Могаз, Мәгуз һәм Гауф чыктылар. Ике як та җәяүле иделәр. Шунда монафикълар: — Сез кемнәр?—дип сорадылар. Аларга җавапларында мөселманнар үзләренең Мөхәммәд пәйгамбәр китергән дин Исламның тарафдарлары икәнлекләрен белдергәч, монафикълар моның белән генә канәгать булмыйча: — Без сезне белмибез, сез безнең Мәккәдән киткән кешеләр түгел,— диделәр. —• Юк. Без Мәккәдән түгел, без — Мәдинә шәһәреннән,—дип, ән- сарилар үзләрен белдергәч, кяферләр: — Без Ясрип әһеле белән сугышырга дип килмәдек. Без сезнең белән дустанә яшәргә телибез. Без бары тик Мәккәдән качып киткән кан карсндәшләребезне генә эзләп килдек. Аларга акыл биреп, кире шәһәребезгә алып кайтырга исәбебез. Сезнең белән сугышмыйбыз. Алар чыксыннар,— дигән таләпне куйдылар. Әнсарилар үз урыннарына кире кайттылар. Мөхәммәд пәйгамбәр эшнең асылын тошенгәч, моһаҗирләр арасыннан, корәишләрнең: — Йа Мөхәммәд, безгә кан карендәшләребезне һәм белгән кешеләребезне чыгар,—дип кычкыруларына җавап итеп Хәмзәгә, Галигә һәм Гобәйдәт бине Әл-Хариска ишарә итте. Яу алдында кяферләр белән көч сынашырга шушы батырлар чыкты. Ул вакытта Гобәйдәт бине Әл-Харис чәчләре агарган, әмма бәдәнгә шактый нык һәм егәрен саклаган, сиксән яшьләреннән узган кеше иде. Кяферләр әүвәле аны таныдылар, Хәмзә һәм Галине дә хуш күрделәр. Гобәйдәт белән монафикълардан Гутбәт сугышырга булды. Хәмзәгә каршы шәйбә төште. Гали исә Вәлид белән коч сынашырга алынды. Орыш башланып китте. Арада бигрәк тә монафикълардан Гутбәт бине Рабига оста сугышты һәм Гобәйдәтне шактый күп яралады. Әмма Хәмзә белән Гали үзләренең көндәшләренә аяусыз булдылар. Шәйбә дә, Вәлид тә баһадирлыкта алардан кайтыш иделәр. Гали, кылычы белән кизәнеп, Вәлидкә кискен- кисксн хәрәкәтләр белән сукты, уңга-сулга күчеп-күчеп йөрде һәм, ахырда, аны шактый куркуга салып, каты яралады. Вәлид шунда Галинең кылычыннан һәлак булды. Шәйбә дә Хәмзәгә каршы озак сугыша алмады Ул да үлемен тапты. Шунда Гали белән Хәмзә ашыгыч рәвештә Гобәйдәт бине Әл-Хариска ярдәмгә ташландылар. Аның каты яраланудан иңбашы өзелеп төшә язган иде инде. Әмма ныклыгы белән генә Гутбәткә бирешмәде. Өлгер Гали һәм батыр Хәмзә курку хисен оныткан монафикъ Гутбәт бине Рабиганы кылыч белән кадап үтерделәр, яраннары Гобәйдәт бине Әл-Харисны күтәреп, сугыш мәйданыннан алып чыктылар. Ул инде хәлсезләнгән, күп кан югалтудан йөзе агарган һәм үзенең үләсен аңлаган идс. Аны Мөхәммәд пәйгамбәр янына китереп, җиргә салдылар. Тәнендәге яраларның күплегенә һәм киеме кан белән укмашуга да карамастан, Гобәйдәт бине Әл-Харис елмая иде. Мөхәммәд пәйгамбәр аның янына тезләнде. Яраларына саклык белән генә кагылды Шунда батыр картлач: — Иншаллаһ, без җиңдек!—диде Аңа җавабында Мөхәммәд пәйгамбәр дә: — Иншаллаһ, аларны җиңәчәкбез! — дип белдерде. — Йа Мохәммәд, Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, мин шәһитме, мин шәһитләр исемлегенә керерменме?—диде, хәлен тәмам югалта барган Гобәйдәт бине Әл-Харис — Әйе, син — шәһит, син—җәннәтле! — дип пәйгамбәребез белдерүгә, авыр яраларының әрнүеннән узып, Гобәйдәт бине Әл-Харис тыныч елмаю белән йозен нурландырды. Бу аның очен һәлакәт түгел, бәлки мәңгелек бәхеткә ирешү мизгеле иде. Шуннан соң ул вафат булды. Мөселманнар арасыннан Бәдер сугышында беренче булып, вакыйгадан күренгәнчә, Гобәйдәт бине Әл-Харис шәһит китте. Бәрелеш башланып, монафикълар үзләренең күплеге һәм баштанаяк коралдаш ан булулары сәбәпле, сәхабәләрне кысрыкларга, каннарын коярга тотындылар Берничә мөселманның һәлак булганлыгын күреп, йөрәге әрнс1 .HI Мохәммәд пәйгамбәрнең кайнар күз яшьләре бәреп чыкты. Шунда ул кыйбла тарафына борылды һәм, тезләренә авып, дога кыла башлады. Шулкадәр кулларын күтәрде ки, хәтта култыклары күренде, аркасыннан чапаны шуып төште. — Иа Рабби, бу җәмәгатемне кырдырасың, җир йөзендә Сиңа гый- бәдәт кылучы һичкем калмас. Үзең ярдәм бир!—дип ачынды Мохәммәд пәйгамбәр шушы догасында Бу хәленнән вә сүзләреннән җир-күкләр тетрәрлек иде Әбу-Бәкернең моңа күңеле сагышланып китте, пәйгамбәрнең шушы кадәр дә борчылуы һәм өммәтләре очен каш ыргуыннан аның да күңеле тулды. Ул, иелеп, Мохәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең чапанын җирдән күтәрде һәм аркасына ябып, җилкәсенә уң кулын куйды да: — Йа Мохәммәд, Аллаһы тәгалә үзе вәгъдә иткәннәрне бирер, кавемең өстен чыгар,—диде һәм аның алдында тезләнеп, күкрәгенә башын салды. Шуннан соң Мохәммәд пәйгамбәр тыныч кына урыныннан кузгалды, үзенең чатырына китеп, анда бераз вакыт дөньялыктан югалып утырды. Аңа мондый вакытта комачауларга һичкем кыймый иде Сугыш үзенең дәһшәтле уенын дәвам итте. Корәишләр бар көчләренә мөселманнарны әле кысрыклап килделәр, әле буталыштылар, каба пан һөҗүм ясадылар Бу вакыйгаларга күз салып юрган кешеләр монафикъларның никадәр миһербансыз икәнлекләрен күрә алыр иделәр Әмма сәхабәләрдән кеше күләме һәм корал ягыннан шактый өстен булуларына карамастан, аларда рухи егәр ул кадәр үк мактанырлык түгел иде. Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләдән хәбәр алды. Шуннан соң урыныннан кузгалды. Әбу-Бәкср янына килде. Сәхабәләрнең кан коюларына, бер-бер артлы корәишләр кылычыннан һәлак булуларына ачынуына карамастан — Бу сугышта мөселманнар өстен чыгар, вәгъдә шулай иреште, дип белдерде Әмма Әбу-Җәһил җиңен килә иде. Әгәр дә сугыш шушы рәвештә дәвам итсә, әлбәттә мөэминнәр кырылып бетәчәк, Ислам харап булачак икәнлеген Әбу-Бәкср аңлап, ни кылырга, ни нәрсә эшләргә белми аптырап. сагышлы күзләрен Мохәммәд пәйгамбәрнең мөбарәк йөзенә текәде. Гүяки алар икесе бер бөтен кебек иделәр Шунда пәйгамбәребез үзенең тугры дустына хәбәр бирде Йа Әбу-Бәкср, миңа Аллаһы тәгаләдән шул иреште мең мәләк- фәрештә белән Җәбраил фәрештә гаскәребезнең алгы ягына саф булып тезелде, тагын да мең мәләк белән Исрафил фәрештә сәхабәләрнең уң Я1ына, Михаил фәрештә шулай ук мең мәләк белән сул якка килеп бастылар! Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр кулы белән иелеп, бер уч ком алды һәм, гүяки мәләкләргә әмерен җиткереп, шул комны корәишләр гаскәренә таба атты да: — Шәһитләр каны өчен!..—диде. Аның бу сүзләре үч алу таләбе буларак яңгырады. — Мөселманнарга ярдәмгә ашыгыгыз! —дип фәрман бирде. Бу вакытта сәхабәләргә каршы атылган Хәким бине Хизам һәм аның иңдәшләре курка калдылар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер уч комы аларның өстенә тимер ләгәнгә шалтырап төшкән ташлар шикелле коелды, ул да булмады, тагын да ят авазлар ишетелеп, кемнәрнеңдер көрәшкә ташланганы аңлашылды. Бу исә сәхабәләр белән бергә мәләкләрнең дә монафикъларга каршы сугышка керүеннән шулай булды. Ахырдан, шушы вакыйганы исенә төшереп, Хәким бине Хизам: — Ул вакытта, без боларны ишетеп һәм күреп, тәмам хәвефкә төштек,— дип сөйләгәне тарихлардан мәгълүм. Нуфал бине Мөгавийә дә, аның сүзләрен раслап: — Ул вакытта безнең артыбыздан тавышлар ишетелде, кемнәрнеңдер өстебезгә ташлануы күзгә чалынып китте. Шул сәбәпле барчабыз күңеленә курку керде, хәвефебез дә шуннан иде,—дип әйткәнен яза борынгы китаплар. Ни генә димәсеннәр, әмма корәишләр шушы Бәдер сугышында, инде сәхабәләрне җиңеп килгән вакытларында, болытлар арасында саф-саф тезелеп торган һәм хәрәкәткә килгән гаскәрләрне күрделәр. Бу хәбәрләргә аңлатма таба алмаган тарихчылар моны мираж дип белдерү ягында торалар. Күк йөзендә билгесез гаскәрләрнең күренүен асылда һичбер галим дә инкарь итми, хакыйкатьтә шулай булган дип язалар, әмма сәбәпләрен генә төрлечә аңлаталар. Сугышта катнашкан ике яктагы гаскәриләр дә аларның мәләкләр икәнлеген белдерәләр, Коръәндә дә аның шулай икәнлеге әйтелә. Үзебез күрмичә, моның асылын аңлатуга алынмастан, вакыйгаларны үз тәртипләре белән язуга күчик. Бәрелеш вакытында, бу сүзләрне тарих өчен Гали бине Әбу-Талип сөйләгән, диләр. Өч тапкыр кискен җил исте. Әүвәле чыккан җил мөселманнар өстеннән узып китте һәм мөшрикләрнең гаскәре өстенә ташланды, араларында уйнап, күпләренең күзләренә ком һәм чүп кертте, кайберләрең әйләндереп салды, акылларын буды, болары белештермичә калдылар һәм үз иптәшләренә кылыч белән ордылар, кайсыларының бу җилдән аяк-куллары тораташ булды, алар бау белән богаулангандай үзләрен хис иттеләр. Бу җил уңаена барган бөтен сәхабәләр кинәт кенә, аз санда булуларына карамастан, һөҗүмгә күчеп, корәишләрне чигендерделәр. Моңа кадәр җиңеп килгән кяферләрнең бу рәвешле артка китүләренә сөенгән мөселманнар тагын да гайрәтләнделәр. Әмма җил үтеп китте. Монафикълар бу хәлдән айнып, тагын сәхабәләрне кысрыклый башладылар. Шунда кабат җил уянды. Мөселманнарның сул тарафыннан килеп, корәишләргә яннан орды. Күзләренә тузан һәм ком кисәкләре тутырды, әүвәлгедәгечә аларның арасында буталыш тудырып, берсен икенчесе белән сугышырга этәрде. Кемнәр артларыннан килүче монафикъларның сөңгеләренә кадалдылар, кайсылары исә ялтыраган кылыч йөзеннән җәрәхәтләнделәр. Моннан файдаланырга өлгергән сәхабәләр корәишләрне сул тарафтан кысрыкладылар. Монафикъларның кайсыберләре хәвефкә төшеп, сугыш кырын ташлап качу ягын карады. Әмма бу җил дә узып китте. Корәишләр тагын үз сафларын тәртипкә салып, һөҗүмгә күчтеләр. Аяусыз һәм канлы орыш дәвам итте. Сулдан искән кискен җил Микаил фәрештәнең мәләкләр гаскәре дип гоман кылына. Сәхабәләрнең кабат чигенүләре башлангач, көтелмәгән җирдән тагын җил чыгып, корәишләрне уң яктан килеп болгатты. Бу юлысы да әүвәлге икесе төсле вакыйгалар булып, мөселманнар алга ыргылдылар Хәбәрләрдән тагын да шул билгеле: монафикълар яу белән чыкканда ӘлӘсрак алар белән барырга теләмәде, Мәккәдә калды. Соңыннан килеп сорадылар: — Син нигә гаскәрдән качтың?—диделәр. Ул шунда ук аклануга сәбәп тапты һәм: — Мин бит белми дә калдым,—диде. Әмма аңа ышанмадылар. Чөнки корәишләр арасында, аңа кадәр күренмәсә дә, Бәдер сугышында Әл-Әсрак бар иде. Алар өстенә әүвәл мәртәбә җил ташлангач, ул юкка чыкты. Аннан тагын кайдандыр пәйда итте дә: — Курыкмагыз, мин сезнең белән!—дип аларны сугышка дәртләндерде. Ә аннан соң тагын югалды. Ә моның сәбәбе шул иде, диләр... Бәдер сугышында Шайтан ләгыйнь монафикълар тарафыннан торып, сәхабәләргә каршы сугышырга булды. ӘлӘсрак кыяфәтенә кереп, алар арасына төшеп катышты. Гайрәттә аның белән тиңләшерлек зат юк иде. Әмма шулвакыт ул күктән килеп, монафикълар өстенә Җәбраил фәрештә җитәкчелегендә мәләкләрнең һөҗүм иткәнен күреп алды. Тиз генә аларга арты белән борылды, чөнки үзен танып алырлар да, Җәбраил фәрештә аны богаулап, халык алдында фаш итәр дип курыкты, качу ягын карады. Бу мәләкләр кемне богаулап, кайсын һәлакәткә китереп узгач, кабаттан корәиш арасына керде һәм шунда ике тарафта да мәләкләр гаскәре сугышка әзер торганлыгын күргәч, тиз ара таю ягын карады. Сурәткә Әл-Әсрак кыяфәтле булганлыктан, корәишләр аны Шайтан дип уйламадылар. Шунлыктан, Мәккәгә кайткач, Әл-Әсракны куркаклыкта һәм сатылуда гаепләделәр. Бичара «Мин анда булмадым, сугышта катнашмадым!» — дип, никадәр генә акланып караса да, файдасы чыкмады. Монафикълар арасында абруен югалтты. Юкса гаебе гаскәргә иярмәвендә генә иде. Вакыйгалар тагын да шулай сөйләнелә: әйтерләр, Әл-Әсрак сурәтенә кергән Шайтан ләгыйнь, күктән иңеп килгән Михаилнең гаскәрен күрде, Җәбраил фәрештәне арттан килер дип уйлады һәм корәишләргә: — Исән чакта качыгыз, бу сугышта сәхабәләрне җиңәр өчен мәләкләр ирек бирмәс!—дип лаф орды. Аның сүзләрен Әбу-Җәһил ишетеп алды, хәвефкә төшкән монафикъларына: — Әл-Әсракның сүзен тыңламагыз, ул Мөхәммәд яклы, Гутбәт, Шәйбә һәм Вәлид каны очен үч алыгыз, курыкмагыз!—дин кычкырды — Моннан бер адым да чигенмәгез, үзегезне аямагыз, ирләр булыгыз Мөселманнарны җиңәрбез, әсир изеп, богаулап, Мәккәгә алып кайтырбыз, малларын тартып алырбыз һәрберегез бай һәм тыныч яшәр һәркемгә гыйбрәт булыр, моннан соң һичкем динегездән көлмәс, үзегезне хурламас. Сабак булыр. Арадан беркем дә пәйгамбәрлек дәгъва кылмас, динегездән, ата-баба гадәтеннән аермас.—диде. Шушыларны Әл-Әсракның үзенә мисал итеп сөйләгәч, болар бичараның акылына сыймады Бөтенесен инкарь итте Ахырда Әл-Әсрак кыяфәтендә Шайтан ләгыйньнең гаскәр эчендә йөргәнлеген гоманладылар. Шул көндә ӘлӘсрак Исламга күчте һәм иман китерде Ул мәләкләрнең чапан чалмалары кызыл, яшел һәм сары төстә, атланган атлары нурдан иде. Өзәңгеләрен тешләп чаптылар. Әгәр дә бер мөселман икенче бер кяфер белән кылычка-кылыч килеп сугышкан очрак туры килсә, ул мәләкләр шул кяфернең муенына ордылар, башлары иярләренә салынып төшә барды Заманалар үтеп, Сәһл бине Гамру алдында иман китергән Әбу-Әсәд исемле кемсәнәдән сорады: Син ни өчен Исламга керергә булдың, бер-бер гыйбрәтле хәбәрең бармы?—диде. Әбу-Әсәд үзе Бәни-Гаффар кабиләсеннән иде Бу кавем Бәдер тирәсендә гомер кичергәнлектән, корәишләр белән сәхабәләрнең сугышын үз күзләре белән күреп белә иделәр — Минем гыйбрәт итеп әйтер сүзем бар,—диде җавабында Әбу- Әсәд.— Мөхәммәд пәйгамбәрнең Бәдер сугышына шаһитларының бер- семен. Рөхсәтегезгә күрә, сөйләр сүзем бар,—дип үтенде. — Тыңларбыз,—диде Саһл бине Гамру. — Мин агамның улы белән бергә идем,—дип сүзен башлады Әбу- Әсәд Әл-Гаффари, йөзенә сагыш томаны, күзләренә яшьле дым капланып.— Бу вакыйга шул сугыш көнендә булды. Әйткәнемчә, агамның улы белән бер калкулык башына мендек. Сәхабәләр илә корәишнең бәрелешүен карый идек. Безнең артта гына, көтелмәгән җирдән, олы кара болыт пәйда булды һәм Бәдер тарафына хәрәкәт итә башлады. Нәкъ өстебездән узганда: — Ашыгырга кирәк, ашыгыгыз! — дигән авазны ишеттек. Болыт арасыннан нурлы ат башлары, сары, кызыл, яшел чапаннар чагылып китте. Кинәт җил чыкты. Ул, минем агамның улын аягыннан егып, аны һәлак итте. Үзем дә үлемнән чак-чак кына имин калдым. Тиз ара үтеп китмәсәләр, котым алынып, мин дә шунда үлеп, харап буласы идем. Бу болыт мөселманнар тарафына юнәлде, аннан килеп, корәишләргә ташланды. Атлары кешни, тимерләре шалтырый иде. Уйладым, бу кадәр дә җитез булырлар икән! Кяферләрне Аллаһы тәгалә сукты, дидем... Әйтерләр: Әбу-Әсәд сөйләгән бу болыт мәләкләрнең гаскәре иде һәм алар Мөхәммәд пәйгамбәргә ярдәмгә ашыктылар. Тагын шундый бер вакыйганы Мөхәммәд пәйгамбәргә килеп сөйләделәр. Аны әнсарилар китерде. Берсе әйтте: — Кяферләр белән сугышканда корәишнең артына төштем, ул куркып кача башлады. Уңга китеп, кылычын миңа орды, сулга сикереп, тагын гайрәтен күрсәтте. Елгырлыкта һәм көчтә миннән өстен иде. Хәйлә кыладыр дип уйладым. Хәзер ул мине һәлак итәр, дидем. Әмма шулвакыт каяндыр ат пошкырган тавыш ишетелде, чыбыркысы яшендәй шартлады һәм кяфергә бәрде. Монафикъның күзе бәйләнде, тәне катып калды, һәлакәтен тапты,— диде. Боларны ишеткәч, Мөхәммәд пәйгамбәр, серне ачарга, аптырап калган әнсариларны тынычландырырга ашыкты. Чөнки билгесезлек файдага түгел иде. — Аптырамагыз, бу мәләк гаскәрләренең монафикъларга каршы көрәшенең мисалдыр,—диде ул. Бераздан Габдеррахман бине Гауф сугыш эченнән бер әсирне Мөхәммәд пәйгамбәргә китерде һәм: — Мин бер тоткынны чыгардым, әмма кемнекедер, белмим,—диде Билгеле, кешенең әсирен үзеңә нисбәт итү бүтәннең малын үзләштерү белән бер иде Мөхәммәд пәйгамбәр мәсьәләне урында чишәргә тиеш тапты һәм, корәишне танып алып: — Әй, Әбу-Хәбәш, сине кем әсир итте?—дип сорады. Әмма бу туры җавап бирергә теләмәде, чөнки күп нәрсәне үзе дә аңышмыйча калган иде: — Белмим,—дип кенә әйтә алды. Мөхәммәд пәйгамбәр шунда: — И, Әбу-Хәбәш, сине бер мәләк әсир итте һәм богаулады,—диде дә, Габдеррахманга карап:—Әй, бине Гауф, ал әсиреңне, тезеннән күтәр,—дип боерды. Бу тоткын Габдеррахманга булды. Соңыннан, Әбу-Хәбәш, курыккан күңеле тынычланганнан соң, син ничек әсир төштең дигән сорауларга туры җавап бирде һәм боларны сөйләде: — Корәишләр җиңелә башлап, чигенергә һәм качарга тотындылар. Мин дә алар белән бергә идем. Кинәт җир белән күк арасында нурдан бер ак ат өстендә гаскәри күренде. Ул миңа туры төште. Бәйләп тә куйды. Мин хәрәкәтсез калдым. Шунда безне куа килүче мөселманнар күренде. Габдеррахман бине Гауф үземне күреп алды һәм кычкырып: «Сине кем әсир итте?»—диде, богауларыма күрсәтеп. Җавабым юк иде Ул тагын кычкырды: «Бу кемнең әсире? Аны кайсыгыз тотты?»—дип һичкем белмәде. Габдеррахман бине Гауф үземне Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына китерде, ничек табуын әйтте. Сорадылар, җавап бирә алмадым, хәтерем адашкандай, телем тотылгандай булды. Пәйгамбәр исә эшнең ничек булганлыгын шунда ук ачып салды. Кайбер сәхабәләр сугыштан соң шулай сөйләделәр — Без үзебезне аямыйча орышка кердек. Кайсы кяфергә кулдагы кылычыбыз белән орырга талпынсак, сукмастан әүвәл аларның башлары киселеп төшә барды,— диделәр. Бәдер сугышында Әбу-һәрирә өч монафикъның башын чапты. Әмма аларның соңгысы ул кизәнгән вакытта ук башсыз калды. Әбу-һәрирә бары шуны гына күрергә өлгерде: көтелмәгән жирдән ак атта бер зат пәйда булды, гайрәткә һәм көчкә өстен корәишнең башын чабып, юкка чыкты Бу вакыйга Әбу-һәрирәне аптырашта калдырды. Кяфернең башын табып, аны чәчләреннән күтәрде һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең каршысына китереп: — Мин сугышта өч корәишнең башын чаптым, әмма монысын үтерүдә катнашым булмады дип әйтсәм дә мөмкин,—диде Асыл вакыйганы пәйгамбәргә бәян итте. — Бу — фәрештә-мәләк эше, ул сиңа ярдәгә килде, юкса үзең харап буласы идең,— диде аңа аңлатып Мөхәммәд галәйһис-сәлам. Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә: Бәдер сугышында, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән, мәләкләр кеше сурәтендә дә мөселманнар гаскәрләре арасына керделәр. Сәхабәләр аларның кемнәр икәнлеген белделәр һәм рухи күтәренкелек тоеп, монафикъларны жиңәргә атлыктылар Ул фәрс- штәмәләкләр гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл кыяфәттә иделәр. Әмма бу хак га бүтәнчә дә белдерүчеләр бар. Аларның раславынча, мәләкләр шушы сугыш башында һәлак ителгән сәхабәләрнсң сурәтләренә кереп, алар булып та көрәштеләр. Аларга корәишләрнең кочләре җитмәде, диләр. Бәдер сугыш 624 нче елның март урталарында мәйданга чыкты Ул вакытта гарәп чүлләре өстендә болытлар куерган чак иде. Ни хикмәт, бәрелештә катнашкан күпләр Җәбраил фәрештәне яшел чалмадан, үзенең Хәйзум исемле атына атланган хәлдә болыт арасыннан карап торганын күрделәр. Вакыйгаларны тасвирлаучылар шулай диләр, сәхабәләр монафикъларның остенә ташлангач. Җәбраил фәрештәнең: «Хәйзум. алга!»—дигән тавышы гаскәриләр баш очында кат-кат ишетелгән Бүгенге кон күзлегеннән чыгып боларны ничек аңлатырга буладыр, ул кадә- ресен белмим. Гобәйдә, Гали һәм Хәмзә баһадирлар корәишләрдән Гутбәт, Шәйбә һәм Вәлидне җиңгәннән соң, сугыш кыры мөселманнарның шатлык авазлары белән тулды, һәркем тантана итте. Бераз курка калган корәнш- ләрнең җитәкчеләре беренче башлап ук-җәяләрен кордылар, сәхабәләр остенә укларын яудырырга гаскәргә әмер бирделәр. Шулай итеп, сугыш икс якның да бер-берсснә ук атуыннан кызып кипе Мөселманнар: «Бергә! Бергә!» — дип һоҗүм иттеләр, бигрәк тә моһаҗирләр, электән калган ачуларын исләренә төшереп һәм Мәккәдә алган җәбер-золымнарга җавап буларак, аяусыз сугыштылар. Әнсарилар алардан калышмаска тырышты. Бер доягә җиде-сигез кеше чиратлашып утырып килгән, ярым- йорты кораллы мөселманнар гаскәренең рухы нык иле. Монафикълар мөселманнарның остенә кыргый тавышлар чыгарып ташландылар. Арада Гасим бине Гауф үтә дә гайрәт күрсәтте, сыртлап кебек үрле-кырлы сикерде Нияте- күп кенә сәхабәләрнс һәлак итеп, малларын үзенә алу иде Чонки корәиш арасында кем ничек сугышуга карап ганимәт малын бүлешү тәртибе бар иде Җитмәсә, Гасим үзенең каты тавышы белән кычкыра бирле: — Әй, корәишләр, мин мөселманнарны кырып бетермичә, аның үзен әсир игеп алмыйча бер адым да чигенмәм! Мөхәммәд пәйгамбәргә кул сузарга теләге бар икәнлеген сүзләрен ишеткән һәркем аңлады. — Мин аны үтерермен, яки шушы юлда үзем һәлак булырмын! — дигән җикеренүләре әледән-әле кабатланып торды. Шул вакытта бу мәлгунь сәхабәләрне шактый яраларга олгерде, әнсарилардан Әбу-Диҗанә белән кылычка-кылыч очрашты, һаман да шул сүзен гайрәт илә теленнән төшермәде: — Мин ул пәйгамбәрегезне катил итәрмен... Әбу-Диҗанә аңа сүзен тәмамларга ирек бирмичә, кылычы белән орды Бу юлысы сыртлан сыман гайрәт чәчкән Гасимның теле киселгәндәй булды. ӘбуДиҗанәнең кылычы аның җанын кыеп үтте һәм ул атыннан асылынып төште. Тиз ара Әбу-Диҗанә аның атындагы әсбабларын үзенә алырга ниятләде. Бу теләгән җиренә җиткерим дигәндә, аңа Мөгбәд бине Ваһһап һөҗүм итте. Кылычы белән айкап сукты. Әмма Әбу-Диҗанә бирешмәде. Монафикъ тагын сукты һәм тезләренә килеп төште. Тагын күтәрелде, берничә тапкыр кылычы белән әнсарига орды. Әмма көче китте. Бәрелешү кабатланды. Бу юлысы ӘбуДиҗанә тезләре белән килеп төште. Ачуы кабарып, сикереп торды һәм Могбәдкә бер-бер артлы кылыч белән ора башлады. Тик аны җиңә һәм аңа яралар сала алмады. Шулай да монафикъ курка калды. Борылып йөгерде. ӘбуДиҗанә моның артыннан төште. Теге кая качарга да белмәде. Бер сулы җир күреп, шунда таба йөгерде. Килеп җиткәч, тукталып калмыйча, шул сулыкның уртасына ук кереп китте Ул элекке кое урыны иде. Шунда качып котылырга уйлады, әмма Әбу-Диҗанә аның өстенә кылычын ташлап, шунда үтерде. Мөхәммәд пәйгамбәргә күп җәбер-золымнар салган кешеләрнең берсе Нуфал бине Хувайлид иде. Шунлыктан бу сугышта Рәсүл Әкрам, бу кешенең һәлакәтен теләп, бер дога укыды. Нуфал бине Хувайлид исә әнсарилардан Җаббар бине Сәхар бине Өммийәгә әсирлеккә төште. Әүвәле алар орыштылар, әмма корәишләр качып, Нуфал бине Хувайлид үзләренең җиңелгәнлеген аңлады һәм Җаббарга: — Зинһар, әнсари, син безнең белән сугышма. Без монда әнсарилар белән орышырга дип килмәдек. Мәккәне ташлап качкан Мөхәммәдиең яраннарын акылга утыртырга гына теләдек. Сезнең белән безнең арада һичбер дошманлык юк. Син мине үтермә, әсир ал,—дигән сүзләрен теленнән төшермәде,—минем канымны туганнарым доя биреп, байлыкларын сарыф итеп, кире сатып алырлар,— дип вәгъдәләр кылды Аның сүзләренә Җаббар биреште, малына кызыкты һәм Нуфалны әсир хәлендә үзенең чатыры янына китерде. Әмма шулвакыт Гали сәхабә бу тарафка ашыгып килә башлады. Нуфал аны күреп алды да: — И туганым әнсари, бер кешене күз уңыма алдым, монда ашкына, теләге минем җанымны кыюдыр,— дип әйтергә-үгетләргә тотынды. — Ул кем?—дип сорады Җаббар, моның куркаклыгын күреп. — Гали бине Әбу-Талип,—диде Нуфал бине Хувайлид.—Кавемемне аннан да күп кырган кешене күрмәдем. Шунда Гали аның янына килеп җитге һәм кылычы белән орды. Әмма Нуфал бине Хувайлид кулына калкан алып, шуның артына качарга өлгергән иде. Галинең кылычы аңа зыян итмичә, калканына кереп кадалды. Нуфал моңа сөенеп өлгергәнче, Гали кабаттан кылычын күтерде һәм аны чабып үтерде. Мөхәммәд пәйгамбәр янына китте. Рәсүл Әкрам һәммәсеннән сорады: — Нуфал бине Хувайлидның харап булуын теләп дога укыган идем ничек үлгәнен күрмәдем. Кайсыгыз белә? Шунда Гали бине Әбу-Талип: — Аны мин кылыч белән чабып үтердем!—дип җавап бирде. Бу хәбәрне ишеткәч, Мөхәммәд пәйгамбәр шунда тәкбир әйтте һәм- Әлхамдүллиллаһ, Аллаһы тәгалә милем догамны кабул итте,— дип белдерде. Хәбәрләрдән шул билгеле, бу көндә корәишләр гаскәреннән җитмеш кеше һәлак ителде һәм җитмеше әсир төште. Шуларнын утыз алтысын Гали бине Әбу-Талип сәхабә бер үзе үтерде, шулар исәбендә данлыклы һәм аксөяк гарәпләр күпчелеген тәшкил итә иде. Анын курку белмәс батыр йөрәге һичкемне аямады, Мәккәдә күрелгән газаплары очен үчен кайтаруы шушы иде. Бәдер сугышында һәлак ителгән кешеләрнең берсе Өммийа бине Халәф иде. Аның улы да шунда үтерелде. Бу вакыйга Мөһаҗирләрдән Габдсррахманның күз алдында булды. Ә алар Ислам диненең ирешкәненә кадәр, җәһәлият заманында бик тә якын дуслар иделәр. Әмма Габдеррахман иман китерде, Өммийат бине Халәф исә мәҗүсилектә кяфер хәлендә калды. Габдеррахманның исеме әүвәле Габдегамру иде, Мөхәм- мәд пәйгамбәр аңа бу исемне йөртү дөрес түгел дип үзгәртеп кушты. Көннәрнең берендә Мәккә урамында элекке яхшы дуслыклары бозылган Габдеррахман белән Өммийат очраштылар. Алар бер-берсеннән канәгать түгел иделәр. Өммийат: — Мин сиңа Габдеррахман дип эндәшмәм, чөнки ул рәвешле Исламда гына сойләшәләр. Син атаң кушкан исемне боздың Мин сине башкача атармын!—диде. — Әгәр дә шулай уйласаң, теләгәнеңчә эндәш,—дип үзенең ризалыгын бирде Габдеррахман Ни дисәң дә, элгәрерәк алар бик якын дуслар иде шул. — Рахман дип әйткәнче, Габдел-илаһ диярмен! Өммийат бине Халәфнсң теләге Габдеррахман белән килешү иде. Шул сөйләшүдән соң Габдеррахманны Габдел-илаһ дия башладылар. Әмма аларның дуслыгы дошманлыкка да әверелмәде, кабаттан да тергезелмәде. Өммийат никадәр генә үгет-нәсыйхәтләр биреп, Исламнан чиктерергә теләсә дә, Габдеррахманның рухы нык булу сәбәпле, дусты сүзләренә буйсынмады. Өммийат бине Халәф Мәккә монафикълары арасында иң усал ксмсәнәләрнең берсе булып, инде сурәтләп үткәнебезчә, үзенең колларына, бигрәк тә Билалга гаять тә миһербансыз иде. Әгәр дә Әбу-Бәкср иманы камил Билалны бу бәладән йолып алмаган булса, эшнең нәрсә белән бетәчәген күз алдына китерүе авыр түгел. Бәдер сугышында корәишләр җиңелен, кайсы-кая качарга тотынгач, Өммийат бине Халәф үзенең улы Гали белән сугыш кырыннан чыкты Бу вакытта моһаҗир Габдеррахман, кулына корәишләр ташлап калдырган сугыш киемнәреннән колчыга һәм жобәләрне җыеп, үз җаена кайтып килә иде, боларны күреп алды. Бу очрашуга сөенгән Өммийат бине Халәф: — Син мине, Габдел-илаһ, берүк кенә шушы һәлакәттән коткара күр, әсирең итеп ал Юкса бүтәннәргә очрап, алар үтереп ташларлар Ал безнең дә сугыш киемнәрен Үзеңә булсын. Бары тик ярдәмеңнән генә ташлама,— дип үтенде. Габдеррахман үзенең хәтерен яңартып, әүвәлге дустын ташламаска булды. — Ярар, сез минем әсирләрем ителерсез,—дип, киемнәрен салдырыр очен икесенең дә беләкләренә ябышты Әмма көтелмәгән җирдән Билал килеп чыкты һәм әнсариларга таба борылып — Монда Исламның явыз дошманы! - дип. Өммийат бине Халәф һәм улы Гали тарафына күрсәтте Бу вакытта мөселманнар алынган әсирләр арасыннан үзләренә күп җәберләр кылган монафикъларны эзләп табып, аларны кылыч аша уздыра, җаннарын җәһәннәмгә җибәрә иделәр. — Әй, әнсарилар. Мохә.ммәд пәйгамбәрнең гаскәре, сезнең каршыгызда мөшрикләрнең явыз рәисе, күрәсезме! Әгәр дә бу бәдбәхет җир йөзендә яшәсә, миңа монда урын юк, мин яшәмәм!—дип, Билал бүтән сәхабәләрнең дә җыелышып килүен таләп итте. Кан үченнән кызган мөселманнар Өммийатка таба кылычларын ялтыратып йөгерештеләр. Килеп җитүгә, тураклап ташлыйсылар иде, аларга Габдеррахман каршы төште, ничек тә Өммийат бине Халәф белән улы Гали бине Өммииатны саклап калырга, үтертмәскә тырышып карады. Аларның кулларыннан тоткан хәлендә, сәхабәләргә: — Тимәгез, тимә! Болар минем әсирләрем!—дип үтенде. Әмма мөселманнарның мәсьәләгә үз карашлары бар иде. һәлак итмәгән очракта да, Өммийатны адәм мәсхәрәсенә калдыру ниятеннән, Хубаб бине Әл- Монзир аның борынын кисеп алды. Бу инде Өммийатның кол дәрәҗәсенә төшерелүе белән бер иде. — И Габдел-илаһ,—диде үзенең һәлакәте җиткәнен аңлап Өммийат,— мине калдыр... Габдеррахман шунда аларның икесенең дә беләгеннән кулларын җибәрде, җаннарын әнсарилар кулына тапшырды.. Бәдер сугышы мөселманнар һәм корәишләрнең тәүге олуг бәрелешләре иде. Анда корәишләрдән Мөхәммәд пәйгамбәрнең карендәшләре Габбас бине Габделмотталип, Гакыйль бине Әбу-Талип кебекләр дә әсир төшерелделәр. Сәхабәләр арасыннан ундүрт мөселман шәһит китте, шул арның алтысы— мөһәҗирләрдән, сигезе сәхабәләрдән иде. Бәдер сугышында монафикъларның әйдәүчесе һәм җитәкчесе, барлык золым һәм җәбернең башы, Мөхәммәд пәйгамбәрне үзенең кан дошманы санаган Әбу-Җәһил дә һәлакәтен тапты. Вакыйгалар бу рәвешле булды. Корәишләр белән сугышка кергәндә Габдеррахман бине Гауф мөһаҗир ике баһадир уртасында иде. Болар үз-үзләрен аямыйча сугыштылар һәм кяферләрне чәнчелдереп кенә бардылар. Мәгәрем ки алар булмаса, Габдеррахман бине Гауф бу яудан исән-имин чыгасы түгел иде. Бу баһадирлар кылыч орышына гаҗәеп тә маһир иделәр ки, бер генә корәиш тә ачыктан-ачык үзләренә төбәп килмәде, кылычын күтәрергә җөрьәт итмәде. —■ И Габдеррахман,—диделәр шушы ике баһадир,—син Әбу-Җәһил- не күреп беләсеңме? — Аны танып беләм, яхшы аерам, бүтәннәрдән,— диде Габдеррахман. Бу ике баһадир әнсарилардан булып, исемнәре Мөгазь һәм Мәгузь иде, әтиләренә нисбәттә аларны Харис угыллары дип атасалар да, үзара сөйләшкәндә әниләренә бәйле рәвештә Гафирә балалары дигән ат белән әйтү халык арасында ныклап урнашкан иде. — Син аны безгә күрсәтерсеңме?—дип сорадылар Габдеррахман Мөгазь белән Мәгузь. — Нәрсәгә?—диде Габдеррахман. Кылыч белән орышудан туктамаган ике баһадир, аңа хәтта үз көчен сынап карарга да мөмкинлек калдырмыйча сугыша бирделәр һәм шул ук вакытта икесе бер авыздан диярлек: — Без аны үтерергә дип уйладык,—диделәр. — Ни өчен? — Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәрнең догасын ишеттек, ул аның җаны алынуын теләде,—диделәр. Шулвакыт гаскәр эчендә дөягә атланган Әбу-Җәһил күренде. — Ул монда,—дип танып алды аны Габдеррахман Ул вакытта ӘбуҖәһил җитмеш яшьлек карт иде.— Әнә ул, дөя өстендә' Алдан Мөгазь бине Гафирә өлгерлек күрсәтте. Мәлгуньгә һөҗүм итте. Җәяүле хәлендә дөядәге Әбу-Җәһил белән кылыч орыша башлады. Шул вакытта гаскәрләр буталып киттеләр. Мөгазь бине Гафирә ялгыз иде. Аркадашы Мәгузь килеп өлгерә алмады. Әбу-Җәһилнең аягыннан яралап олгерде, икенче тапкырында сукканда мәлгуньнең аягы тәмам киселеп тоште. Ул да булмады, Әбу-Җәһил дөясеннән егылуга, Мөгазь аны чабып үтермәкче иде, артыннан Әбу-Җәһилнең улы килеп, ана кылыч белән орды. Мөгазьнең сул кулына туры килеп, төптән үк диярлек өзеп төшерә язды. Кайдандыр гайрәт ирешеп, сәхабә аңа бирешмәде, үзен саклый бирде. Ит кисәгенә генә асылынып торган кулы күкрәгендә удлы-суллы йөрде. Мөгазьнең һәлакәтен теләп, корәишләр төрле ягыннан ябырылдылар. Баһадир үз җанын саклар өчен курку белмәс рәвештә, канга баткан хәлендә орыша бирде. Әмма асылынып торган сул кулы аңа комачаулый иде. Мөгазь кинәт җиргә иелде һәм шушы озелеп җитмәгән кулына аягы белән басты һәм капылт кына күтәрелде. Бернинди аһ ормады. Гүяки үз тәне түгел иде. Кулы шунда өзелеп, яу кырында калды. Могазь бине Гафира баһадир, кылычын кулыннан төшермичә, сугышуын дәвам итте. Ни хикмәт, ул исән калды, күп кан югалтудан егылмады. Тир, кан, тузан белән укмашып, киселеп калган кул төбе оеды. Аның шушы хәлдә дә яу кырын ташлап китмәве күпләр өчен гайре табигый хәл булып күренде. Бу — чын мәгънәсендә ирлек һәм баһадирлык иде. Каты яраланган Әбу-Җәһилне корәишләр канга болганган хәлендә яу кырында калдырырга мәҗбүр булдылар. Аны шунда Мәгузь бине Гафира чабып үтерде. Бу вакыйгадан соң Могазь белән Мәгузь туры Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына килделәр һәм икесе дә: — Әбу-Җәһилне мин үтердем! — дип һәрберсе ялгыз үзләрен генә күрсәттеләр. Боларның икесенең дә Әбу-Җәһилнең һәлакәтендә катнашлары бар иде. Шуннан соң Мохәммәд пәйгамбәр аларның икесенә дә: — Кая, китерегез әле кылычларыгызны, диде. Моның сәбәбе шул иде ки, әгәр тагын да бәхәсләшүләрн куертсалар, үзара орыша ук башларга момкиннәр иле. Мохәммәд пәйгамбәр аларның кылычларына күз йөртеп чыкты һәм: — Сез икегез дә Әбу-Җәһилне үтердегез, дип белдерде, әмма аның коралларын һәм сугыш киемнәрен Могазьгә багышлады Соңыннан Бәдер орышын исләренә төшергән вакытта Мохәммәд пәйгамбәр: — Аллаһы тәгалә Гафира улларына рәхмәтле булсын, алар өммәтнең фиргавенен, кяферләрнең атаклы залимчысын үтерделәр, мөселманнарны шул мәлгуньнән коткардылар, дия торган булды. Әмма Әбу-Җәһилнең кораллары Могазь кулына кермәде. Аның кылычын сугыш кырында Могазь бине Гамр бине Җәмуг җирдән күгәрде һәм мәлгуньнең башына җиткән кеше дип күпләр аны уйладылар Чөнки кемнең кылычы кемгә күчсә, шул гаскәри сугышта шул көндәшен үтерүче итеп хисап кылына иде. Күп кенә китапларда Могазь бине Гафира белән Могазь бине Гамрне бутап күрсәтәләр һәм берсенең гамәлен икенчесенә йөклиләр. Бу бары тик аларның исемнәре бер төрле, адаш булулары аркасында гына шулай хата ителә. Бәдер сугышында сул кулын югалтуга карамастан, Могазь бине Гафирә өммәтнең иң баһадир сугышчыларыннан исәптә йөрде Кж|>ер- ләр белән орышлардан калырга теләмәде һәрбер бәрелештә гайрәт һәм батырлыклар күрсәтте. Тарихлар аның хәзрәте Госман хәлифә заманнарына кадәр исән-сау булуын хәбәр итәләр һәм кяферләр белән сугышларның берсендә шәһит китүен гөман кылалар. Сугыш тәмамланганнан соң, Мөхәммәд пәйгамбәр үзе янындагы сәхабәләргә мөрәҗәгать итте: — И батыр ирләр, кайсыгыз Әбу-Җәһилне табып, аның башын китерә. күрермен, мәлгунь ни рәвешле һәлакәтен тапты?—диде. Шунда Мәсгуть моһаҗир: Аны мин китерермен, кайда егылганын һәм үтерелгәнен күрдем, дип урыныннан кузгалды һәм бәрелеш булган җиргә китте Ул вакыгта бүтән сәхабәләр әсирләрнең җанын кыю һәм качып баручы монафикъларның артыннан бастырып килү белән мәшгуль иделәр. Мәсгуть, сугыш булган урынга килеп, үлекләр арасыннан канга һәм тузанга укмашып яткан Әбу-Җәһилне эзләп тапты. Ул әле һаман да исән иде. Чаларган бу карт гомере буе Мөхәммәд пәйгамбәрне дошман күрде. Аны ничек мөмкин, шулай мыскыллады. Юкса Мөхәммәдие бала вакытында ук бетерә ала иде. Сәбәбе дә чыкмады түгел. Канга кан белән җавап бирү дип аңлаткан булыр иде. Ничектер бервакыт, Мөхәммәд пәйгамбәр, бала чагында, аяк астында уралып, Әбу-Җәһилне ялгышлык белән төртеп екты һәм аның тез- башын ярды. Моны Әбу-Җәһил гомере буена онытмады, форсаттан файдалана алмавына һәрдаим үкенде. Инде менә үзе харап булып ята. Җиңәм дип килгән җиреннән һәлакәтен тапты. Авыр яралы чагында аркадаш монафикълары гына түгел, хәтта улы да ташлап качты. Үз җаннарын кадерлерәк күрделәр. Бу кадәр дә оят, бу чаклы да түбәнлекне кайчан күргәне бар иде аның? Юк шул, күкрәп яшәп тә, мескен хәлендә үләргә мөмкин икән!.. Мәдинә тормышы бу-Җәһилнең җаныннан бер мыскал әсәр калган иде. Шушы кадәр туралып та һәлакәтен таба алмыйча, тән газабыннан бигрәк үзенең халыклар алдында мәсхәрәләнүенә ачынды. Шунда аның йөзенә Мәсгуть сәхабә төбәлде. Күзләре очраштылар. Гүяки икесе ике дөнья кешеләре төсле ят бер караш белән гауга тотар кебекләр иде. Әмма алар бер-берсен аңламадылар. Тәмуг кисәве белән җәннәт сәхибе галәмнең ике аргы тараф читләрендә төсле иде. Мәккәдә вакытында Мәсгуть шушы Әбу-Җәһилдән күп җәфалар күргән һәм бәлаләр татыган кеше иде. Мәлгуньнең үләксә хәлендә ятуы өчен мөһаҗир аңлатып булмаслык бер сөенеч хис итәргә тиеш иде, әмма куанычтан нәфрәте көчлерәк ут рәвешендә күңелен ярсытты. Җаны чыгып бетмәгән ӘбуҖәһилнең күкрәгенә тезләнде һәм сакалын умырыл диярлек йодрыгына алды Аның бу халәтен гаделсезлек җәзасын түрәдән чиксез күп татыган заманыбызның гадәти бәндәләре ахыр килеп, үзенең дөреслеге җиңеп чыкканда татыган тантанасы белән генә чагыштырырга мөмкиндер. Кайчан Мәсгуть сәхабә шунда Әбу-Җәһил мәлгуньнең сакалына ябышты, шунда дөньялар тигезләшкән кебек булып китте. Әллә Аллаһы тәгалә нәкъ менә шушының өчен монафикъның җанын тәмам чыгарып бетерүне кичектергән идеме? һәрхәлдә, Әбу-Җәһилнең шушы хәлендә Мәсгуть кулына килеп керүендә могҗиза да бар иде. Бер-бер кешедән чиксез гаделсезлек җәзалары тарткан һәм ахырда шул мәлгуньнең үзеннән дә түбәнлектә калырын өмет иткән, ансын да күреп, куанасы урынга, Аллаһы тәгаләнең гаделлегенә исе-акылы китеп, бөек бер рухи тынлык- тынычлык халәтен кичерде ул. Әгәр аның өчен дөньяда моңа кадәр гаделлек тантанасы мөмкин эш түгел кебек күренсә, хәзер ул үзенә үзе дә ышана алмый, теләге акылына түгел, ташып чыккан ачы хисләренә буйсынды. — Синме бу, Әбу-Җәһил, нинди хәлгә калганыңны күрдеңме! И Аллаһы тәгаләнең дошманы! Күр, Аллаһы тәгалә сине хур кабих сурәтеңә китерде, мәлгунь!—дип, Мәсгуд сәхабә эчендә җыелган ачуын чыгару өчен теленә көч бирде. Юк, ул боларны гына түгел, әллә нәрсәләрне әйтергә тели иде. Әмма кодрәтеннән килмәде, сүзләре кайнар күз яшьләре белән укмашты. Нинди генә җәзалар бирсә дә, аз кебек тоелды. Эсселәнде, суынды. Әйтелеп беткән төсле, сүзләрен җыя алмады. ӘбуҖәһилнең сакалыннан кулын җибәрмәде. — И адәмнәрнең мәлгуне, Аллаһы тәгаләнең дошманы! Тәмуг кисәве! Шушы сәгатең килмәс дип уйладыңмы! Юк, аз иде, бу сүзләр генә аны канәгатьләндерә алмый. Шунда ӘбуҖәһилнең куәте кайтты һәм теле ачылды, ул һаман да кабих теле белән сөйләнде: — Мондый да кеше галәмдә бармы, бер үзе очен бөтен кавемен һәлак иттерде, халкын сугыштырды. Монда минем гаеп юк, болар барсы да Мохәммәднең эшләре... Гаепне пәйгамбәргә ташлавы белән Әбу-Җәһил җай гына Мәсгутьнең күңелен яулауга, аның миһербанын кузгатырга, шуның белән бергә үз гомерен тәмам һәлакәттән саклап калырга теләде шикелле. Бу хәлендә бүтән бер юл, башка төр чарасы юк иде Әйтерләр, мәкерле агуын чыгарганнан соң елан, үзенең һәлакәтен сизенеп алгач: «Моннан соң сиңа һәм балалырыңа тимәмен, һәр затка үзеңне дустым дип әйтермен, миңа гына сукма!»—дип үтенер, ә асылда исә: «Бу юлысы ялгыштым, икенчесендә башыңа җитәрмен!»—дип уйлар, имеш. Яхшылыклы кешенең күңеле йомшак шул. Сайлап сойләнгән сүз артында мәкер ятканын уена да китереп карамый, ялгышны үзеннән эзли башлап: «Кара әле, бу кешене бөтенләй белмәгәнмен икән, күңеле саф икән бит!» — дип фикерли дә, дошманына ярдәм кулын суза. Мәсгуть сәхабәнең дә күңеле менә шундыйлардан булып, ул инде явыз дошманына миһербан итәргә әзер иде. Әбу-Җәһилнең яраларын сызландырып, Мәсгутьнең акылын айнытып, яннан салкынча җил исеп китте. Әле яңа гына якынаер кебек көтелгән аралары ерагайды. Саташулы тош күреп, куркынып уянган кеше тосле Мәсгуть сәхабә сискәнеп куйды һәм: — Мин сине чабыл үтерәм!—дип кылычына ябышты. Әмма Әбу-Җәһил аны бүтән яклап үзенә буйсындырырга тиз чарасын тапты. Гомере буе байлык белән рәхәт яшәгән, теләгәнен эшләгән, хәйлә һәм мәкердә 1 илдәше булмаган, фәрманы белән һәркемне диярлек буйсындыра алган һәм буйсындырып килгән мәлгуньне сүз белән алу мом- кин хәл түгел. — Син — кол, ә мин — хуҗа, хуҗа кешене кол үтерү мөмкин хәл түгел Мине үтерәчәк син дә түгел!—дип Әбу-Җәһил һәркемнең канына сеңгән, хакыйкать һәм канун итеп кабул кылынган кагыйдәне белдергәч, Мәсгуть сәхабә тагын икеләнеп калды — Син миис үтермә, исән калырмын һәркемгә әйтермен: дустым, диярмен Моннан ары сине һичкем кимсетмәс. Әбу-Җәһил вәсвәсәсен җай гына дәвам итте. Исән калмаган очракта «Кол тарафыннан һәлак ителде»,—дигән хурлыклы сүзнең дөньялыкта таралуыннан хәтере чиркана иде, шунлыктан менә шушы яктан гына булса да горурлыгының сынмавын җаны теләде. Әмма Мәсгуть үзенең кол дип кабул ителүен теләмәде, азатлык тәмен татыган кеше икәнлеген Әбу-Җәһил тоеп бетерми иде. Узганны искә тошерү, гарәп канунын телгә алу уңайга килмәде Мәсгуть сәхабә кабаттан үз өстенлеген тойды, каны кайнарланды. — Аһ кабих фиргавен! дип, Әбу-Җәһилнең күкрәгенә баегы һәм кылычын күтәрде.— Әйт, синең бу дөнья йөзендә иң зур дошманың кем? Синең дустың аталачагым юк Шул дошманың минем иң якын дустым булыр! Синең белән дус булудан дошманыңның дусты булуны өстен күрем!—диде. - Әйт сүзеңне, һәлакәтең минем кулымда! __ И, көтүче, син дә үзеңне өстенгә чыккан кеше дип исәплисеңме? Инде миңа да әйт, бу сугышта кем җиңде? Корәишләрнең җиңгән булуына Әбу-Җәһилнең күңеле ышана иде булса кирәк Юкпыр. бары тик Мәсгуть теләгенә буйсындырырга гына уйлыйдыр. —- Аллаһы тәгалә һәм аның пәйгамбәре җиңде,— диде Мәсгуть. И, мәлгунь, фиргавен хакында ишеткәнең бардыр, ул диңгезгә гарык булыр алдыннан, һәлакәтен күреп, инсафка килде, дөньялыкта ярамас эшләр кылуы өчен тәүбә итте. Син дә шушы хәлләргә төштең, әмма һаман да уең явызлыкта кала бирә... Әбу-Җәһил дә ялгышларын танырга, үлем алдыннан булса да хакыйкатьне аңлап, тәүбә итәргә, иман китереп, Аллаһы тәгаләнең ярлыкавына өмет тотарга тиеш иде. Әмма ул андый кеше булмады, ахыргача мәлгунь хәлендә кала бирде. — Сәхабәләренә һәм Мөхәммәд пәйгамбәреңә әйт: мин бу дөньядан китәрмен, әмма белеп торсын, күкрәгемдә аңа карата иң зур дошманлык һаман да сакланыр, аннан да чирканган дошманым булмады һәм юк! — дип, ӘбуҖәһил чыраен тәреләндерде. Мәлгунь белән артык сүзнең мәгънәсе юк иде. Мәсгуть сәхабә шуннан соң бер аһ белән кылычын айкады да Әбу-Җәһилнең муенына орды. Әмма Мәсгутьнең кылычы тупасланган, үткерлеге беткән иде. Җитмәсә, очы белән җиргә кадалып, монафикъка зыян итә алмады. Мәсгуть сәхабә икенче кат кылычын кизәнде. Шунда Әбу-Җәһил: — И ахмак, кешенең башын чапканда соңгы теләген сорыйлар, шуны үтиләр. Аннары гына кылыч күтәрәләр,— диде. Башым биек булып күренсен, муенымны гәүдәм яныннан кис... Мәсгутьнең кылычы кискен хәрәкәт белән сузылып, Әбу-Җәһилнең муенын кисеп үтте. Мәлгуньнең гомере белән бергә теле дә өзелде. Әле кайчан гына мөселманнарга җәбер-золым иткән, Мәккәдә корәишләрне үз вәсвәсәсенә буйсындырган баш, сакалыннан асылынган хәлендә Мәсгуть сәхабә кулында иде. Ул аны күтәрде һәм: — Юк, сакалыңнан сөйрәп йөртү синең өчен артык, мин әле сине җепкә тагып, пәйгамбәремә китерәчәкмен'—диде, бәгырь ачысы һаман да күкрәк читлегеннән чыкмаган иде. Мәсгуть сәхабә, җеп табып, Әбу-Җәһилнең муеныннан урап бәйләде һәм шул рәвешле таккан килеш Мөхәммәд пәйгамбәрнең пальма агачлары яфракларыннан эшләнгән чатырына таба сөйри башлады. Килеп җиткәндә ул баш юл уңаенда бар шакшылык, тузан һәм каннар белән укмашып, танымаслык хәлгә керде. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хозурына ирешкәч, Мәсгуть сәхабә: — Йә Аллаһы тәгаләнең сөеклесе, мин каршыгызга Әбу-Җәһилнең башын китердем,— диде. Йөзендә кылган эшенә канәгатьлек һәм куаныч билгеләре иде. Пәйгамбәр бу башны күрде һәм: — Валлаһи, бу аның башы!—дип килде, карады.—Әлхәмдулиллаһи, бу шәхес өммәтнең Фиргавене!—диде дә, Аллаһы тәгаләгә Шөкерләрен белдереп дога кылды, ике рәкәгать намаз укыды. Дин дошманының шушы рәвешле харап булуы, мыскыллы хәлдә калуы барча мөселманнар өчен дә куаныч-шатлык китерде. Милләтнең Фиргавене, аллаһы тәгалә һәм пәйгамбәренә каршы корәишләрне күтәргәч, үзенең эше һәм тоткан юлы дөрес дип уйлаган иде дә, вакыйгалар асылда бөтенләй башкача килеп чыктылар... Аннары Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең сәхабәләренә болай дип боерды: — Мин Бәни-һашим һәм кайберәүләрне яхшы беләм, алар вакытында Мәккәдән чыга алмадылар, корәишләр белән безгә каршы килгәндә, аларга чирканып карадылар, әмма иреккә ирешергә мөмкинлек тапмадылар. Мәккәдән дә ятсынып киттеләр. Әгәр дә сезнең кайсыгызга да булса Бәниһашимнан бигрәк тә Габбас бине Габделмотталип туры килә икән, яки ӘбуБухтури, аларны һәлак итмәгез! Әбу-Бухтури һичкайчан мине рәнҗетмәде, пәйгамбәр дип таныган кешеләрнең берсе, кяферләр- нең эшенә каршы булды. Аны үтерә күрмәгез! Росүл Әкрамның бу сүзләрен ишеткәннән соң, Әбу-Хозәйфәнец күңелендә канәгатьсезлек хисе уянды. Мәсьәләнең асылына төшенеп тә жит- мәстән — Без үзебезнең аталарыбызны, туганнарыбызны, кареттдәш тиешле якыннарыбызны бу сугышта һәлак иттек. Аларны линебезнең дошманнары дип белдек. Кан карендәшлегеннән дини туганлыкны өстенрәк күрдек,—дип, үз фикерен белдерде һәм бүтәннәрне дә котырта башлады.—Аллаһы тәгаләнең ризалыгы өчен дип әйтәм, әгәр дә мин Габбасны очратсам, аңа туры килсәм, кулымдагы шушы кылычым белән телгәләп ташлыйм! Мохәммәд пәйгамбәргә аның сүзләре иреште, баштарак аптырап калды, аннан соң хәзрәте Гомәргә карап — Йа Абу-Хәфисә, ишеттеңме, бу кеше нәрсә ди? Пәйгамбәрнең агасы йозенә кылыч белән сугарга тели түгелме? — диде. Шунда хәзрәте Гомәр кылычына ябышты һәм — Йа Рәсүлуллаһ, рохсәт ит, шушы монафикъның буена кылыч уздырыйм!—дип җилкенде. Әмма пәйгамбәр аны тиз туктатты — Алай димә! Ул монафикъ та, кяфер дә түгел! Үзенең атасы, агалары һәм туганнары сагышыннан шулай сөйлидер. Аның монда гаебе юк. Ул — иманы камил кеше, чын моселман, динебез өчен сугышларның берсендә шәһит китәчәк һәм җәннәтле булачак Аллаһы тәгаләнең сөекле затларыннан берседер! — дип белдерде. Кайчан Әбу-Хозәй- фәгә бу сүзләр килеп иреште, ул ялгыш сөйләвенә оятлы булды, үкенде. Пәйгамбәр ялгышмады, дин очен сугышта ул шәһит китте, җәннәтле булды. Габбас бине Габдслмотталипны, ягъни Мохәммәд пәйгамбәрнең бабасы Габдслмотталиштың улы Габбасны Әбул-Сир бине Кәгаб бине Гамру әсир итте. Ул әнсарилардан иде. Гәүдәгә кечкенә һәм зәгыйфь булуы собәбле, коч вә куәтгә шактый өстен Габбасны кулга алуы бер дә ышанырлык нәрсә күренмәде. Юкса Габбас бер кизәнүдә Әбул-Сир әнсарипы ега алыр иде. Мохәммәд пәйгамбәр бу хәлне күргәч, аптырады һәм Әбул-Сирдәп сорады: — Сип ничек Габбасны әсир итә алдың? Дөресен сөйлә,—диде. Моңа җавабында сәхабә: — Миңа бер таза һәм күркәм зат ярдәм итте, аны ул богаулады. Әмма моңа кадәр арабызда андый кешене күргәнем юк иде. диде Шуннан соң гына мәсьәләгә ачыклык керен. Мохәммәд пәйгамбәр эшне аңлатып бирде: — Сиңа ярдәм иткән зат олуг мәләкләрнең берсе иде,—дип. исемен дә а гады. Әйтер ки. куәт иясе Габбасны әсир итүенә Әбул-Сир үзе дә аптырый, әмма шул ук вакытта соснә дә иде. Әбул-Бухтури исә үзе әсир төшәргә теләде. Әбу-Дауд Мазипн сәхабә белән яуда очраштылар. Әмма узара сугышмадылар Шунда Әбу-Дауд аңа — Син кулыңны тот, мин сине бәйлим,—дип белдерде.— Мохәммәд пәйгамбәр сиңа тияргә кушмады, сине һәлак кылмыйча, исәп калдыруны үтенде,—диде. Моңа каршы Әбу-Бухтури. канәгатьлек белән ризалыгын белдереп болай диде — Йа Әбу-Дауд, син мине әсир итәрсең, әмма мин һәркем алдында сиңа бәйләнеп торсам, Мәккә хатыннары көләрләр дип куркам. А тар соңыннан сөйләрләр. Без башта орышкан кыяфәт чыгарыйк Мина ук белән атарсың. Яраланырмын һәм егылырмын Алар шулай килештеләр Әбу-Дауд аны шулай әсир төшерергә тиеш иде Төбәп ук an ы. Җәясенең җебе тибрә түдән туктарга да өлгермәде, якын арада торган Әбу-Бухтурига ук килеп тә тиде Егылды. Әмма ук 3 >к 33 аның йөрәгенә туры килеп, Әбу-Дауд аны бәйләргә килеп җиткән вакытта Әбул-Бухтури җан биргән иде инде. Мөселманнар яудан соң корәишләрдән ачуларын алу өчен хәтта әсирләрне дә аямый башладылар. Күпләрнең каны куллары бәйле хәлендә акты. Мөхәммәд пәйгамбәр исә үзенең туганы Габбасның әрнүле тавышын ишеткәләп торды. Әмма аны исән калдырдылар Барча әсирләр белән бергә бәйләп салдылар. Ачуданмы, әллә инде чама хисен онытыпмы, Габбасның кулларын артка каерып, аяк-кулларын нык итеп кысып будылар. Төн җиткәндә аның моңа һич тә түзәрлеге калмады. Куәтенә ышанып, бау һәм җепләрне өзәр өчен тарткаланулары да зыян гына итте. Богаулары тагын да ныграк тартылдылар. Ул инде тавыш биреп кычкырудан, авыртуга түзә алмыйча акырудан башка мөмкинлек калмаганын ^аңлады. Аның тавышлары Мөхәммәд пәйгамбәргә ишетелеп торды. Йокысы качты. Тынычлыгын югалтты. Рәсүл Әкрамның бу хәсрәтен белеп алган сәхабәләрдән берәү, әсирләр янына килеп, Габбасның богауларын бушатты, җиңелчә генә бәйләде. Ул инде хәзер качмаска һәм зыян китермәскә тиеш иде. Авыртуы беткәч, Габбас акырудан да туктап, йоклап китте. Әмма бүтән әсирләрнең күбесе кысып богауланудан аңсыз хәлгә җиткән иделәр. Мөхәммәд пәйгамбәр, Габбасның тавышы әсирләр яныннан ишетелми башлагач, эшнең асылын сораштырды. Теге сәхабә аңа барсын да аңлатып бирүгә: — Бөтен тоткыннарның да богауларын йомшартыгыз! —дип фәрман бирде. Таләп үтәлүгә, әсирләр ягыннан аһ-зар итүләр тукталды. Барсы да тыныч йокыга талдылар Кяферләрдән Өммийә бине Халәфнең үле тәне тәмам тапталып, телгәләнеп беткән иде. Пәйгамбәрнең әмере белән ул урынга таш һәм комнар ыргыттылар. Шуннан соң, әмер итеп, Мөхәммәд галәйһис-сәлам: — Барлык монафикъларның мәетләрен җыеп, Бәдер коеларының берәр чокырына ташлагыз! —диде. Шул рәвешле корәишләрнең егерме дүрт мәетен җыеп, барсын бергә, чокырга китереп ташладылар. Кутбә бине Рабиганың да мәетен сугыш кырыннан китереп, бүтән кяферләр янына, чокырга ыргыттылар. Ул баш-аяк буталып, хәшәрәт бер сурәттә ауналды. Әмма улы Хөзәйфә әтисенең шушы хәлдә туфрак астында каласына хәсрәт чикте һәм сагышка батты. Акылы шашты. Аның бу хәленә шаһит булып торган Мөхәммәд пәйгамбәр: — Йа Хөзәйфә, әтиеңнең шушы ахыр урынын күреп, күңелеңә сагыш төште бугай,—диде. — Аллаһы тәгаләнең хакы өчен,—диде Хөзәйфә, сагышлы йөзен пәйгамбәр тарафына куеп,— Исламга килермен дигәндә, күңелемә бер дә шик төшмәде. Әтием бик дә дөрес һәм әхлак сәхибе кемсәнә иде. Мин өмет итәм ки, ул сыйфатлар бәрәкәте белән динебез Ислам үсеш алачак. Максатымның ялгышын күреп сагышландым. Кяферләрнең шушы рәвешлә адәм оятына калдырылуларын күрә торып та, Ислам диненең киләгәче һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре нигезендә җәелеп китүе хакында Хөзәйфәнең уйланып сагышлануында гыйбрәт тә бар иде. Ул ни сөйләгәнен белеп һәм аңлап әйтте. Бер дә әтисенең исемен кабатлап, чәчләрен йолкып еламады Ә бәлки аның әхлакый сыйфатларын пәйгамбәрнең исенә төшерде. Үзенең ялгышларын аңлады, Исламның өстен икәнлеген төшенде. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр аңа атап дога укыды. Мөхәммәд пәйгамбәрнең шундый гадәте бар иде, ул кайда җиңүгә ирешсә, шунда өч көн кунак булып, бәйрәм оештыра иде. Бәдер сугышында монафикъларны тар-мар китергәннән соң да, ул нәкъ шулай эшләде. Мәетләрне дәфен кылып, шәһитләрне гүр иясе иттеләр. Әлбәттә, мөнафикъларга һичбер төрле дә хөрмәт күрсәтелмәде. Аларны гарәпләрнең борынгыдан килә торган йолаларына да туры китереп күммәделәр, сөйләп үтелгәнчә, Бэдер коесы дип аталган шушы урында иске бер чокырга барсын бергә баш-аяк болгап ыргыттылар һәм туфрак вә ташлар ыргытып, җир белән бу каберлекне тигезләделәр. Алар өчен һичбер төрле дога кылынмады, хушлашу сүзләре әйтелмәде. Әмма мөселманнар арасында аларнын туганнары, балалары бар иде. Алар да бу хәлләрне күреп тордылар. Әмма кяферләр өчен хәсрәтләнү мөэминнәргә килешмәгәнлектән, бары тик гыйбрәт кенә алдылар. Дөрес, аларның күбесе Мәккәдә вакытларында күп җәбер- җәфаларны шушы туганнарыннан һәм карендәшләреннән татыганлыктан, аларның күңелендә нәфрәт хисләре сүрелеп бетмәгән иде әле. Шулай да туган-тумачаларының шушы хәлгә калуларына хәсрәт чигүчеләр дә булмады түгел. Аларына Мөхәммәд пәйгамбәр мөмкин кадәр илтифат итеп, сагышларын тарату өчен хәер-догаларын бирде. Шәһит киткән мөселманнарга исә мөмкин булган һәртөрле хөрмәтләр күрсәтелде. Әмма аларның тәннәре юылып күмелмәде. Киемнәре салдырылмады. Киселгән, канга баткан хәлләрендә гүр иясе калдылар. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: — Аллаһы тәгалә аларны менә шушы тәннәрендәге яра эзләре һәм каннарыннан таныр, һәм Ислам дине өчен яуда шәһит китүләрен белер, җәннәтле итәр,— диде. Шушы өч көн эчендә сөйләшенгән сүзләрнең берсе — язмыш мәсьәләсе иде. Сәхабәләр үз күзләре белән корәиш монафикъларының ни рәвешле күкрәп яшәүләрен һәм ничек хәкарәтлс һәлакәткә юлыгуларын күрделәр. Шул ук вакытта Бәдердәге бу җиңү аларда батырларча һәлак балган мөселман карендәшләренең, һәртөрле җәбер-золымнар астында кимсетелеп, авыр тормышта яшәүләренә карамастан, үлемдә мәртәбәгә ирешүләренә соклану тудырды. Шулай итеп, язмыш фәлсәфәсендә карашлар һәм фикерләр үзгәреш кичерде. Шушы дөньяның оч көнлек кенә икәнлеген Мөхәммәд пәйгамбәр мөселманнарга моңа кадәр дә аңлатып килде, Ахирәт көнендә яшәеш хакында кайгырырга кирәклеген төшендерде. Үлем һәркемгә килә, аннан һичкем качып котыла алмый. Әмма монда җәфа чигеп яшәгәнче китүең хәерлерәк. Кеше язмышы Аллаһы тәгалә кулында. Ул һәркемне дә шәһит итми, дин өчен сугышып, батырларча һәлау булу күпләргә тәтеми дә. Әгәр сиңа шәһит язмышы бирелгән икән, моның очен сөенергә генә кирәк. Картлык көнеңә җитен, шәһитлек мәртәбәсенә дә ирешәсең икән, бу инде икеләтә бәхет. Менә шуның очен сәхабәләрнең күбесе үзләренә шәһитләр язмышын теләделәр, менә шуның очен дә мөселманнар Бәдср сугышында һәлак ителгән карендәшләрсн мәртәбә һәм хөрмәт белән искә алдылар. Шушы хис һәм тойгылар һәрбер ислам динен кабул иткән кешенең күңеленә күчә барып, тарихта теге яки бу халыкның алга китешен тәэмин итәчәген ул вакытта гарәпләр әле күз алларына да китермәгәннәрдер. Дүртенче көнне сәхабәләр гаскәре Мәдинәгә кайту юлына чыкты. Мөхәммәд пәйгамбәр шунда монафикъларны күмгән чокыр янына килде һәм хөтбә укып әйтте: — Йа Гутба бине Рабигат,—диде ул, һәрбер һәлакәтен тапкан корәишнең исемен аерым-аерым атап,— сезгә вәгъдә ителгәннәр хак булдымы, мин сезгә әйтмәдемме, сүземдә дөрес булмадыммы?! Сез кавемегезнең ярамас кешеләре идегез, пәйгамбәрегезне инкарь иттегез. Бүтән кавемнәр мине пәйгамбәр дип таныды. Ә сез ышанырга теләмәдегез! Туып-үскән шәһәремнән куып чыгардыгыз Җәбер-золымнар күрсәттегез. Әмма бүтән кавехшәр мине үзләренә сыендырды. Алар пәйгамбәрне таныдылар, сүзләремә иярделәр. Ә сез минем белән сугыштыгыз, һәлакәтемне теләдегез! Әмма бүтәннәр мине яклап чыктылар, пәйгамбәр очен җаннарын да фида кылдылар Инде үзегезнең ялгышлыкларыгызны аңлау сәгатенә ирештегез. Сайланып кылана торган җирдә түгелсез. Инде сезгә һичкем ярдәм итмәс. Кире кайтып, ялгышларыгызны төзәтергә чарагыз юктыр!.. Аның бу сүзләрен сәхабәләр ишеттеләр һәм үлгән кешеләр белән сөйләшә, акылы камилме икән дип, бер-берсенә сораулар бирделәр. Хәзрәте Гомәр шунда аның янына килде һәм: — Йа, Рәсүлулаһ, рухсыз мәетләр белән нигә сөйләшәсез?—дип сорады. — Сез ал ардан артыгын ишетүчеләр түгелсез. Сез нәрсә ишетәсез, алар да минем ш_ л үзләремне ишетәләр, әмма җавапларын гына бирә алмыйлар!— диде пәйгамбәр, эшнең асылын аңлатып. Хәдисләрдән чыгып, мөэминнәр әйтерләр: «Без үлеләрдән хәбәр ала алмасак та, алар безнең нәрсә сөйләшкәнне ишетеп торырлар!» Хәзрәте Гайшәдән шул билгеле булды, кайчан Мөхәммәд пәйгамбәр монафикъларның мәетләре ташланган чокыр янында шушы сүзләрне әйтеп, аларның үзләренә ирештерде, барчасы каты хәсрәт эчендә калдылар. Мәетләрнең тереләр әйткән сүзләрне ишетүен раслый торган бер дәлил бар, ул да булса, тәлкыйн әйтү белән бәйле. Кабергә җәза фәрештәләре ирешү белән, җәзаланылучының Мөнкир һәм Нәкирнең гөрзи оруларыннан ачынып кычкыруларын һичбер кеше ишетмәс, әмма тәлкыйн әйтүченең сүзләрен гүр иясе ишетеп торыр һәм акылына куәт алыр, диләр. Бәдер сугышында һәлак булган иң яшь егетнең исеме Харис бине Рабигъ иде. Сираканың малае. Әнисенең исеме Рабигъ дип аталу сәбәпле, Рабигъ улы дип кенә йөртә иделәр. Ул да Мөхәммәд пәйгамбәрнең гаскәре белән Бәдер сугышына килде. Әмма сугышта катнашмады. Яшьлеге һәм сабыйларча беркатлылыгы сәбәпле алдын-артын карап йөри белми иде әле. Эсселәп, кое авызына ятып, шушы Рабигъның малае су эчте. Әмма, бәхетсезлек аяк астында йөри, корәишләргә дип атылган укларның берсе очып барган җиреннән чалышаеп, Харисның коега иелгән вакытында аркасына килеп кадалды. Каны суга тамды һәм ул шунда һәлак булды. Бу хәбәрне Рабигъка китерделәр. Әнисе моңа бик нык хәсрәтләнде, йөзенә сагыш сарылыгы йөгерде, күзләренә канлы яшь тулды. Вакыйгадан Мөхәммәд пәйгамбәр дә хәбәрдар иде. Харисның әнисе әйтте: — Әгәр дә улым шәһитләр исеменә кереп, җәннәтле икән, ул вакытта аның өчен хәсрәтләнмәм, әгәр дә юк исә, күзләремнән яшь урынына кан агар,— диде. Кайчан Мөхәммәд пәйгамбәр аның шушы сүзләрен ишетте, улының шәһитләрдән икәнлеген белдерде һәм җәннәтле булуын аңлатты. Шуннан соң касә белән су сорап алды, аңа бармагын тидерде, бу су Зәмзәм суы тәменә керде. Аннан аны Харисның әнисенә һәм кыз карендәшенә эчертте, йөзләренәбитләренә сөртте. Әйтерләр: Мәдинә шәһәрендә алардан да озын гомерле һичкем булмады. Шулай итеп, Бәдер сугышы тарих өчен һәм халыклар каршысында бик гыйбрәтле бер вакыйга рәвешендә мәйданга чыкты. Моңа кадәр пәйгамбәрнең көченә, Аллаһы тәгаләнең боерыгына вә барлыгына ышанып җитмәүчеләр үзләренең күңелләренә терәк таптылар, һич тә җиңелерлек кебек күренмәгән корәишләрнең тәкәбберлек куыгы шиңде. Әгәр дә моңа кадәр мөселманнардан көлгән булсалар, артын-алдын уйламый эш кылсалар, хәзер саклый белән гамәл итәргә тиешлекләрен аңлаучылары да арада күренә башлады. Бәдер сугышы Исламның җинүе белән тәмамланды, аның киләчәге барлыгын раслады. Бу орыш гарәпләрнең үз эчләрендә булды. Аңа бүтән кавемнәр катнашмады. Әмма бу аларның үз эшләре кебек кенә тоелса да, тарихның алга таба үсеше шушы бәрелешнең дөньякүләм әһәмияткә ия икәнлеген тулысынча раслады. Мөхә.ммәд пәйгамбәрнең әйткәннәре дөрескә чыкты. Мәдинәгә кайту әдер сугышында Мөхәммәд пәйгабәр үз гаскәрләрен өчкә бүлде. Аның беренчесен үз янына куйды. Алар үзләрен олуг гаскәр дип белделәр. Әгәр дә төп көчләр чигенә башласа, алар сугышка керергә әзер торырга тиеш иделәр. Гаскәрнең икенче өлеше төп көчләрнең артына куелды. Ә төп көчләр исә яуга керделәр. Аларны шушы рәвешле бүлгәләү сугышны алып бару һәм көтелмәгән һөҗүмнәрдән саклану өчен уңай булды. Төп көчләр корәишләр өстенә ташланып, аларны качарга мәҗбүр иттеләр, әсир төшүче монафикъларны үзләреннән артта торган гаскәриләргә тапшырдылар. Шулай итеп, ганимәт малында һәркайсының өлеше бар иде Мәгълүм ки, ганимәт малы дип сугыш барышында һәм шул сугыш сәбәпле җиңүчеләр кулына кергән табыш атала. Менә шушы ганимәт малы Бәдер сугышында әсирләрдән, сугыш киемнәре һәм коралларыннан тора иде. Әсирләрне кабат Мәккәдәге туганнарына сатыл, билгеле бер күләмдә мал таләп итәргә мөмкин булганлыктан, аларга аерата зур игътибар бирелде Әмма ул әсир төшкән корәишләрнең күбесеннән Мәккәдә чакларында күп җәбер-золымнар күрүләре сәбәпле, моһажирләр аларның башларына җитәргә бик атлыгып тора иделәр. Әнсариләр исә бу мәсьәләдә күндәмлек күрсәтеп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең өйрәтүләренә буйсындылар. Ә сугыш киемнәренә һәм коралларына килгәндә исә, болары ул заманнарда иң кыйммәтле җиһазлардан саналып, бай, аксояк корәишләрнең бу җәһәттән күп кенә маллары сәхабәләргә күчте. Үтерелгән монафикъларныкы гына түгел, качып баручыларның да сугыш киемнәре һәм кораллары, башка төрле байлыклары, дөя һәм атлары мөселманнар кулына керде. Чөнки корәишләр, җиңелүләрен аңлап, һәммә нәрсәләрен ташлап, авыр кылычларын һәм сугыш киемнәрен ыргытып, кача бирделәр. Бары тик мөселманнарның кылычлары гына артларыннан куып җитмәсен! Гарәпләрнең ул вакытлардагы гадәтләре буенча, кемнең кулына сугышта нәрсә керсә, ул бары тик аныкы гына санала иде Шунлыктан берәүләр сугыш барышында тәннәрен-җаннарын аямыйча орышса, икенчеләре мал җыю теләкләрен канәгатьләндерергә тырыштылар. Әсирләр һәм табышлар бер кулдан икечесенә тапшырылу сәбәпле, аңа һәр икесенең дә нәфсссе төште. Мөхәммәд пәйгамбәр янында торган олуг гаскәр үзләрен һәммә гаскәридән өстен санап, ганимәт малының төп олсше дә үзләренә тиеш дип белдерделәр. Кулларына очраклы яки тырышлык белән кергән малларны һичкем бүтәннәр белән бүлешергә теләмәде. Өлешсез калучылар исә ризасызлык белдерде. Шул сәбәпле оммәт арасында бәхәс чыгып, үзара тарткалашулар башланып кипе Моңа бары тик Мохәммәд пәйгамбәр генә чик куя ала иде һәм ул боерды — Сугыш барышында алынган һәм кулыгызга кергән һәрторлс малмөлкәт, барчасы җыелып, бер урынга китерелсен!—диде Аллаһы тәгаләдән аять ирешеп, аны Мохәммәд пәйгамбәр мөселманнарга җиткерде, һәммәсе дә, Хак тәгаләнең ризалыгы өчен дип, инде үзләренеке саный башлаган байлыкларны китереп, бер урыша өйделәр. Сәгад бине Әбу Ваккас шунда Мохәммәд пәйгамбәргә мөрәҗәгать итте. Ул үзе сугышта батырлыклар күрсәткән, карендәшс Гамир да һәлак булган иде. _ Йа Рәсүлуллаһ,— диде ул,— бу халык арасында баһадирлар да бар, зәгыйфьләр дә. Сез аларның һәммәсенә дә ганимәт малын тигез Б бүлеп бирерсезме? Зәгыйфьләр дә батырлар кебек үк малга тигез хуҗа булырмы? Әбу-Ваккасны шушы рәвешле нәфсесс сөйләткәнен Мөхәммәд пәйгамбәр аңлый иде. Шул ук вакытта ул үзенең яраннарын гаделлек белән эш итәргә дә өйрәтергә тиешлеген яхшы белде. Шунлыктан үз фикерен ачып салды: — Җиңүегез зәгыйфьләрнең догасы белән килмәдеме?.. Бу сүзләре: «Йә Әбу-Ваккас, батырлыгың белән мактанып, үзеңә күбрәк мал таләп итүеңне аңлыйм, әмма зәгыйфьләрнең догасы Аллаһы тәгалә каршында сөеклерәк. Алар үтенече безне җиңүгә китерде»,—дигән мәгънәдә иде. Боларны ишеткәч, Әбу-Ваккасның акылы яктырып, нәфсесе артка чигенде һәм ул үзенә бәйле сугыш вакыйгаларыннан пәйгамбәргә хәбәр бирде: — Мин карендәшем Гамирне бу орышта югалттым. Ул һәлак булды. Ә үзем исә Сәгад бине Әл-Гасны үтердем һәм аның кылычын алдым. Ул кылыч минекеме? — Юк, син аны монда алып кил, ганимәт буларак, ул кылыч та шушы әйберләр арасында торсын,—диде аңа Мөхәммәд пәйгамбәр. Әбу-Ваккас аны алып килергә китте. Әмма күңеле түренә нәфсесе кабат оялап: «Аллаһы тәгалә боерыр, карендәшем һәлак булды, кулыма кергән малым да китте!»—дип вәсвәсәләнде. Әмма бераз җир узганнан соң, Коръәннән бер сурәне исенә төшереп, кылычны китерде һәм ганимәт маллары арасына куйды. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр каршындагы калкулык өстенә килде һәм Бәдер әһеленең исемнәрен атады. Бәдер әһеле дип шуларны әйтерләр, кемнәр шушы Бәдер сугышында шәһит киттеләр. Алар сигез сәхабә иделәр, аларның өчесе—Мөһаҗирләрдән, бишесе әнсарилардән иде. Мөһаҗирләрдән: Госман, Талиха, Сәгад бине Әбу-Зәйд, ә ән- сарилардан: Әбу-Лөбайә, Гасыйм бине Гади, Харис бине Хатип, Хувас бине Җабир һәм Харис бине Сәмәт иделәр. Иң әүвәл шулар исеменә атап ганимәт малы бүленде. Аннары пәйгамбәр Сәгад бине Гыйбәдәт- нең исемен атады. Чөнки ул үз теләге белән сугышка беренчеләрдән булып керде. Беренче башлап ул кылыч орышты, каты яраланды. Шулай ук Сәгад бине Малик Сәгъдинең исемен атады. Ул яуга керер алдыннан гына һәлак булды. Аларның барчасына да Мөхәммәд пәйгамбәр өлеш чыгарды. Бәдердә шәһит китүчеләрнең туган-тумачаларына, гаиләләренә ганимәт малыннан бирелгәч, Әбу-Җәһилнең дөясен һәм кылычын үзенә алды, шуннан соң бишкә бүленгән табышның бер өлешен дин Исламның үсеше һәм ятимнәргә вә зәгыйфьләргә ярдәм өчен шулай ук үзенә алды. Мөхәммәд пәйгамбәр ул малларны соңыннан, Мәдинәгә кайткач, яуга иярергәме-юкмы дип. урталыкта адашып калган әнсариларга да бүлеп бирде, шул рәвешле аларның мәхәббәтен яулады. Калган биштән дүрт өлешне әнсариларга һәм Мөһаҗирләргә, зәгыйфенә һәм батырына-гайрәтлесенә карамастан, һәммәсенә тигез итеп тапшырды. Тагын шул мәгълүм булсын: Бәдер сугышына кадәр Зөлфекар кылыч ӘбуҖәһилнең кулында иде. Ганимәт малы буларак аны Мөхәммәд пәйгамбәр үзенә алды, әмма соңыннан Гали бине Әбу-Талипка шәхси батырлыклары һәм баһадирлык өлгеләре өчен дип, махсус багышлады. Шуннан бирле Зөлфекар кылыч Гали сәхабә кулына күчте һәм икенче төрле Ислам кылычы дип тә аталды. Аны тотканга Галинең үзен дә Ислам кылычы дигән исем белән йөртә башладылар. Әсир калган корәишләр үз тормышлары өчен кайгырышып, язмышларын уңай хәл итүләрен теләп борчылдылар. Арадан бер кешене Әбу- Бәкергә күндереп: — Аңа шуны җиткерсәгез иде. Ул безнең барчабызны да белә, аның кебек гадел кеше юк. Үтенечебезгә колак куеп, Мөхәммәд пәйгамбәргә бөтенебезне дә яклап сөйләсә иде. Безне катил кылмасыннар, каныбызны агызмасыннар. Безнең өчен туганнарыбыздан сатып бирергә мал таләп итсен. Фидия кабул кылсын, каныбызга кызыкмасын,— дип үтенүен сораттылар. Бу кеше, Әбу-Бәкергә килеп, әсирләрнең гозерләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде һәм пәйгамбәрдән аларга карата рәхим-шәфкатьле булуны теләүләрен белдерде. Аның бу сүзләрен Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк кабул итеп алды һәм, Мөхәммәд пәйгамбәргә барсын да җиткерәсен вәгъдә кылып, әсирләргә моны тапшырырга кушты. Аннан соң ул тоткын корәишләр хәзрәте Гомәргә шулай ук бер кеше күндерделәр һәм Әбу-Бәкергә әйттергән сүзләр кебек сөйләттерделәр. Ул да түгел, хәзрәте Фарукка бер кеше күндерделәр һәм шул ук сүзләренүтенечләрен җиткерделәр. Әмма Фарук хәзрәт аларның теләкләрен кабул итмәде, усал сүзләр әйтеп, үзләренә мәрхәмәт эзләмәсеннәр, диде. Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына килде. Анда Әбу-Бәкер Сыйддыйк мәҗлес корып утыра иде. Сөйләгән сүзе әсирләргә мәрхәмәт итү, аларны гафу кылу хакында булды. Ул шуларны пәйгамбәрдән теләде. Әмма Мөхәммәд галәйһис-сәлам урыныннан купты һәм мәҗлесне ташлап чыкты, һичбер җавабы ишетелмәде. Бераздан сөйләшүләре кабат яңарды. Хәзрәте Гомәр килде һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә әсирләр хакында болай диде — Алар Аллаһы тәгаләнең һәм аның пәйгамбәренең дошманнары, алар сине ватаныңнан китәргә мәҗбүр иттеләр, үзеңне үтерергә теләп эзәрлекләделәр, өстеңә сугыш белән килделәр. Муеннарыннан чап. Аллаһы тәгалә аларның күз яшьләреннән сине бай итәр, мөлкәтле ясар Болар кяферләр һәм халыкны һәлакәткә китерүчеләр, усаллык ияләре. Араларыннан берсе минем кан дошманым, аны миңа тапшыр. Муенын өзәрмен. Гакыйльны Галигә тәгаен кыл, ул аның дошманы, үтерсен. Габбасны Хәмзәгә бир, башын чапсын! Кяферләрнең дуслыгы йөрәгебездән чыкты, Ислам дине терәгебез һәм газизебез булсын! Хәзрәте Гомәргә дә Мөхәммәд пәйгамбәр җавап бирмәде Шунда Әбу-Бәкер кабат Мөхәммәд пәйгамбәргә килде һәм үгет- нәсыйхәт итеп: — Йа Рәсүлуллаһ, әсирләрнең барчасын да һәлак итмә, яхшылык һәм гаделлек белән эш йөртү кагыйдәсен ташлама! Әгәр дә аларның берсен Аллаһы тәгалә каршысына җавапка җибәрсәң, эчләрендә ачу һәм үч алу хисе күтәрелер!—диде. Әмма пәйгамбәр бу юлысы да аңа җавап бирмәде. Аның нинәрсә уйлаганы, нинди гамәл кылырга җыенганы барсына да сер булып калды. Хәзрәте Гомәр дә Мөхәммәд галәйһис-сәламгә икенче кат килде һәм әсирләр хакында фикерен кабатлады: - Иа Рәсүлуллаһ,—диде ул.— Минем әйтер сүзем шул: боларның муеныннарыннан кылыч үткәр, башларын тәннәреннән кисеп ал Мөселманнарның ачудан кабарган йөрәкләренә шифа бир' Әмма ул бу килүендә дә җавапсыз калды. Мөхәммәд пәйгамбәр аның сүзен раслап яки инкарь итеп ник бер кәлимә әйтсен. Гүяки бу хакта бөтенләй дә ишетергә теләми иде. Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк өченче мәртәбә килде. Гомәр сәхабә дә шушында иде. Мөхәммәд пәйгамбәрдән Әбу-Бәкер әсирләргә карага мәрхәмәтле булуын үтенде. Аның сүзләрен бу юлысы да ахырына кадәр тыңлагач, Рәсүл Әкрам урыныннан кузгалды. Җавап та биреп торма- стан, чатырыннан мөселманнар каршысына чыкты һәм мөбарәк йөзен аларга күрсәтеп: — Әбу-Бәкер сәхабәнең мисалы фәрештәләрдән Микаил мәләкне хәтерләтә. Ул миннән әсирләргә рәхим-шәфкать үтенә Микаил фәрештә дә рәхим һәм шәфкать ияседер. Ул һәрдаим һәртөрле ялгышлыкларны гафу итәр һәм яхшылыклы булыр. Әбу-Бәкер дә дошманнарыбызга гафу таләп итә. Аның пәйгамбәрләр мисалы —Ибраһим галәйһис-сәлам. Ул да кавеменә рәхимшәфкать итте. Хәтта үзен утка аткан вакытларында кавеменә карата яхшылык теләүдән артыкны сөйләмәде. Шулай ук аның мисалы Гайсә пәйгамбәргә тарта. Ул да, үзенә һәлакәт китерүче халкының яманлыкларын күрә торып, аларга рәхимле һәм шәфкатьле булды, бары тик яхшылыклар гына теләде,— дип белдерде.— Ә Гомәрнең мисалы Җәбраил фәрештәдер! Кемнәр Аллаһы тәгаләнең әмереннән чыктылар, пәйгамбәренә җәбер-золым кылдылар, ул аларга газап иңдерде, һәммәсен җәзага тартты. Пәйгамбәрләрдән исә Гомәргә Нух галәй- һис-сәлам тиңдер. Ул үзенең иманга килмәгән халкын туфан астына куйды, хәтта газиз улларының берсен һәм иң сөеклесен, денсезлеге өчен дип, көймәсенә кертмәде. Шулай ук Муса пәйгамбәр мисалына туры киләдер... Моннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр бераз сүзсез торды һәм, кабат якты йөзен сәхабәләргә күтәреп: — Сезнең арагызда фәкыйрь, мохтаҗ һәм зәгыйфь кешеләр бар, теләгәнегез әсирләрдән берәрсен алагыз. Әгәр дә туганнары алар өчен түләргә теләсәләр, маллы булырсыз. Әгәр дә инде аларда үчегез бар икән, үзегсзчә хәл кылырсыз. Шунда Мәсгуть сәхабә әйтеп куйды: — Мин ишеттем, Әл-Әсһил бине Бизадан, Мәккәдә Ислам көч-куәт алды... Әмма моңа Мөхәммәд пәйгамбәр, игътибар да итеп тормагандай, һичбер фикерен белдермәде. Бер сәгатьләп уйда утырды. Шуннан соң гына кабат телгә килеп: — Әл-Әсһил бине Биза, ул сүзләрдән миңа шулкадәр рәхәтлек һәм җиңеллек килде ки, гомеремдә дә моннан артык сөенгәнем булмагандыр!— диде. Ахырда болай дип өстәп тә куйды:—Ничә төрле йөрәкләр бар—-таштан да каты, ничә төрле йөрәкләр бар—ефәктән йомшак! Шуннан соң Әбу-Бәкергә ишарәт ясады һәм әмерен бирде: — Әсирләргә яхшы мөгамәләдә булыгыз, малы юк кешеләрне азат итегез!—диде. Алар арасыннан беренче булып шагыйрь Әбу-Гузза телгә килде һәм: — И хәзрәт, минем фәкыйрьлегем һәммәгезгә билгеле. Түләр өчен һичбер малым юк. Гаиләм фәкыйрь, авыр тормыш белән гомер кичерә. Бары тик биш кызым гына бар. Әгәр дә мине азат итсәң, һичбер вакытта да мөселманнарга каршы сугышка килмәм, һичкемгә дә җәбер-золым ясамам,—дип ант эчте. Бу сүзләрен ишеткәч, Мөхәммәд пәйгамбәр мәрхәмәт итте һәм аны азат кылды. Ул вакытта әсирләр арасындагы аксөякләрнең күбесе бер-бер төрле һөнәр серләрен белә һәм уку-язуда оста иделәр Аларга Мөхәммәд пәйгамбәр әнсариларның балаларыннан унар-унарны шушы эшләргә өйрәтергә боерды һәм әйтте: —- һәр әсирнең бәясе дүрт мең алтын акчадан артык булмасын һәм бер мең дирһәмнән ким куелмасын. Шушы таләпләр үтәлсә, алар азат кылынырлар!— диде. Шуннан соң Габбас өчен фидия билгеләнде. Әмма ул моның белән килешмәде һәм әйтте: — Сезнең барыгызга да минем мөселманлыгым мәгълүм, бары тик корәишләр таләп иткәнгә генә бу сугышка килдем,—диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аның сүзләрен кире какты: — Синең Ислам динендә икәнлегеңне Аллаһы тәгалә белә, ләкин син зур теләк белән безгә каршы сугышырга килдең. Мөселманга каршы мөселман сугышмас. Синең белән бергә туганнарың да килделәр, икесе дә: Гакыйль бине Әбу-Талип һәм Нуфал бине Әл-Харис. Алар өчен дә синнән фидия тиешле. Шулай ук хәлифәң өчен дә. Рәсүл Әкрәмның бу сүзләре агасы Габбасны аптырашта калдырды. Кулына кергән малга ихластан күңел салып, мөмкин кадәр аларны әрәм-шәрәм итмәскә, тагын да арттырыбрак җыярга тырыша иде. Кая ди ул үз җаның хакына акча түгү, әле монда бүтәннәр өчен дә аннан суырмакчылар. Юк инде, Зәмзәм коесының суын сатып баеган Габбас бине Габдс 1мотгалип бу юлга бармаячак. Теләсә нинди хәйләне үзенең ярдәмчесе иючәк, байлык бәрабәренә җанын фида кылачак, әмма . — Минем ул кадәрле акчам юк, аларның барсы очен дә мин түли алмыйм, кочемнән килми,— диде ул.— Бу кадәрле малны кайдан алырмын? Минем нәрсәм дә юк. Аның шушы рәвешле сойләвен Мөхәммәд пәйгамбәр елмаеп кына тыңлап торды да: — Уйлап кара, шулай микән?—дип белдерде.— Мәккәдән чыккан вакытыңда хатының Өммел-Фазыйләгә алтыннарыңны бирдең һәм әйттең, әгәр мин бу сәфәрдә үлеп калсам, син бер микъдарын үзеңә ал, калган микъдарларын балаларыма тигез итеп бүлеп бир. дидең Бу сүзләрдән Габбас бине Габделмотталип гаҗәпкә калды, әүвәле нәрсә әйтергә дә белмәде, аннан соң: — Моны сезгә кем хәбәр итте, бу хакта бит хатынымнан һәм үземнән бүтән һичбер кеше белми!—диде, хакыйкатьнең авырлыгы аны борчуга салган иде, серен ничек чишкәнен аңламый да калды — Раббым хәбәр бирде! —диде пәйгамбәр Габбас очен моңнан да артык могҗиза һәм Аллаһы тәгаләнең Бер һәм Барлыгына дәлил була алмый иде — Алтыннарымны хатыныма калдырганны Аллаһы тәгаләдән гайре һичкем белмәстер,— диде дә,—-чын күңелемнән инандым, Аллаһы тәгаләдән бүтән илаһи зат юк, шаһитмын. Мохәммәд- аның пәйгамбәре! — дип иман китерде, хак моселман булды Тагын да шул билгеле иде: Мәккәдән корәишләр гаскәре чыкканда үзләре белән, юлда ризык юнәтү очен дип. шактый гына күләмдә алтын акчалар да алган иделәр. Моны Габбас бер кешедән ышанычка кереп, үз исеменә тапкан иде. Әмма сугыш вакытында ул алтыннар, ганимәт малы буларак, сәхабәләр кулына керде Аларны хуҗасына ничек тә Габбас үзе кайтарып бирергә тиеш иде. Шунлыктан моселманнарга бик тә үтенде — Шушы алтыннар минеке иде, аларны минем фидиям дип кабул итсәгез иде!—диде. Әмма моны кабул кылмадылар. Мохәммәд пәйгамбәр дә: — Әгәр дә бер-бер нәрсә кяферләрнең гаскәреннән күчкән, сугыш га югалтканнар икән, ул әйберләре безгә күчкән исә, алар ганимәт малы саналырлар, фидия булмаслар, диде. Чарасыз калган Габбас фидияне, ягъни әсирлегеннән котылу очен түләү хакын йоз вакыйа (үлчәм) авырлыгында алтын белән бирергә вәгъдә итте. Аның байлыгы моннан шактый күп иде Мәккә шәһәрендә Габбас кебек зур мал ияләре бик сирәк иде. Әмма биргән вәгъдәсе белән сәхабәләр килешенгәндә Җәбраил фәрештә Мохәммәд пәйгамбәргә хәбәр бирде: — һичбер пәйгамбәргә үзенең дошманнары булган кяферлардан фи дия алу лаеклы эш түгел, киресенчә, кяферләрнең һәлакәтенә таләбен тотарга тиешледер. Кяферлар җәбер-золым ияләредер Исламның җиңүе очен аларның һәлакәте кирәктер A i iahi..........................................л i л ш i тер •, ларының җиңүен теләр, Аллаһы тәгалә хакимдер, үзенең дошманнарының һәлакәтен галап итәр, дусларының үзенә лаек булуын теләр . Икенче коннс иргә оелән Гомәр сәхабә Мохәммәд пәйгамбәрнең каршысына килде. Әмма анда Әбу-Бәкер Әс-Сыиддыйкны елаган хәлендә күрде һәм: _ .. — Йа Рәсүлуллаһнын аркадашы, ни сәбәпле болаи кайнар күз яшьләреңә юл ачтың? — дип сорады. — Йа Гомәр. фидияга риза булдым, дип ерак түгел үсеп утырган агачка ишарәт итте ул — сәхабәләргә тиешле газапны мина атадылар, шушы агач тосле ялгызыма,— диде Аллаһы тәгаләдән хәбәр нрешмәсә, Ләүхсл Мәхфуздә Аллаһы тәгалә сезгә әсирләрдән, ягъни аның дошманнарыннан фидия таләп иткәнегезгә күрә газабын тәгастт кылган иде Мөхәммәд пәйгамбәр әсирләргә газап тиешле дип белдерде. Мөселманнар да, әсирләрне фидия белән сатарга уйлаулары сәбәпле, күпчелеге казаландылар. Аларга да Мөхәммәд пәйгамбәр: — Сезгә дә газап тиешле,—дип белдерде. Әмма арада хәзрәте Гомәр белән Канәдәт сәхабәләр генә корәишләр- гә һичбер гафу булырга тиеш түгел дип белдергәнлекләреннән, алар Аллаһы тәгаләнең газабыннан имин калдырылдылар. Шул билгеле: әсирләрне кабат Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына китерделәр. Араларыннан Нәзыйр бине Әл-Хариска Рәсүл Әкрамның карашы усал булып төште. Моны ул сизенеп алды һәм хәвефләнде, курка калды һәм янындагы иптәшенә: — Сиздеңме, Мөхәммәд миңа бик авыр караш ташлады. Күңелем сизенә, мине катил итәрләр,—диде. Әмма иптәше аның белән килешмәде: — Син артык курыккансың, хәвефләнүең җиткән. Шул сәбәпле бу рәвешле уйлыйсың,— дип, аны юатырга кереште. Нәзыйрга моның белән генә тынычлык килмәде, ул шунда Мөсагыйп бине Гамруга мөрәҗәгать итте һәм аннан болай дип үтенде: — Синең миңа туганлыгың бар, Мөхәммәдкә әйт, башкаларга нинди җәза бирсә, миңа да шундыйны атасын, әгәр дә аларны азат итә икән, мине дә азат кылсын, әгәр дә аларны катил итәргә боера икән, мине дә катил ясасыннар,— диде. Аның сүзләрен Мөсагыйп тыныч кына тыңлап торды. Аннан соң үз алдына: «Бу да үзен бүтәннәр белән тиң куярга җөрьәтләнә икән. Нигә элгәрерәк уйламаган?»—дип фикер йөртте. Хәтерендә Мәккәдәге тормышы яңарды. Ул вакытларда Назыйр бине Әл-Харис Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм мөселманнарга һәртөрле җәбер-золымнар кылуда кайбер эшләрне башлап та йөргән иде бит. Инде җәза көне килеп ирешкәч, үзен яхшылар рәтенә куярга телиме? Шулай шул, гамәлеңнең башын-ахырын уйлап кылмасаң, соңыннан аяныч хәлләргә каласың! һәр эшеңне гадел һәм дорсс дип үлчәү башкарганда да мең ялгышасың түгелме? Адәм баласы шулай инде ул, гайрәтле чагында ни кылганын белмичә уйлап та тормастан эшли. Ә көннәрнең берендә көтелмәгән җиреннән казага юлыга, әүвәл кылган эшләре өчен җәзасын тарта башлый. Үзенең кайчандыр бүтәннәргә гаделсезлек кылганнарын онытып, усаллыкларын хәтереннән чыгарып, тәүбәгә дә килмичә, нәфесенә карата мәрхәмәтлек таләп итәргә тотына. Бу хакыйкать кешелекне тарихлардан алып бүгенге көненә кадәр озата килә. Аның катнашы белән илләр җимерелә, халыклар харап була. Аның ярдәме белән берәүләр дәрәҗә алалар, икенчеләре исә мәйданнан китәргә мәҗбүр булалар. Аларны бездә күңел күзләре сукыр кешеләр, диләр. Хәтсрсезлектән ул. Кемнәр үткәнен, тарихны белми һәм хәтерләми, алар киләчәкне дә аңламый, тарихи үсеш барышын да тоймый. Хәтер ул үткәнне белер өчен генә түгел, бәлки киләчәгеңне ачык күзаллауда да кирәк. Без күп телгә ала торган максат һәм теләк тәэсире сәбәпле, аларга артыгын игътибар итү аркасында бәндәләрнең күңел күзләре ябыла, кылган гамәлләрендә гаделлек югала. Нәзыйрга Мөсагыйп боларны ничек әйтсен инде. Аңлатып торырга вакыты булмады, әмма үз сүзен белдерми калмады: — Син, Нәзыйр,-—диде ул,—сәхабәләргә күп яманлыклар кылган кеше, Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзенә дә артыгы белән җәфалар ясадың, Коръәне Кәримгә дә тел озайткан кеше син булдың, болар өчен җәзасыз калырмын дип уйладыңмы?—дип, йөзеннән чирканып, карашын алды, аны күрергә теләге юк иде. Әмма Нәзыйр, батып барганда саламга ябышкан төсле, котылырга ярдәм итүчесе дип, аның кулларына үрелде, башка яктан сөйләп, Мөса- гыйпны күндерергә уйлады: — Әгәр дә корәишләр кулында әсир калсаң, мин сине катил кылдырырга бирмәс идем, син бит минем туган тиешлем!—дип үтенде. Ә Мөсагыйп исә монафикъның бу сүзләренә бирешмәде. Артык сөйләшеп торырга һич тә теләге юк иде. Туган дип аталган кешесе булса да, аны берәр тапкыр якын күрдеме, ашына, сыена чакырдымы? Юк! Алай итмәде, киресенчә, мөмкин кадәр мыскылларга, көлеп гайрәтен чиктерү ягында иде. Кемнең кулына кермәс ул байлык, мал, мөлкәт Әмма аңа карап кына тәкәбберләнергә ярамый соң? Туган туганының көтү көткәненә шат дип яшәргә ярамый шул. Гәрчә син шулай әйтсәң дә,—дип кырт кисте Мөсагыйп,— мин алай итмәм! Ислам дине безнең мөнәсәбәтләребезне бозды! Аларның туганлыклары ерагайган кебек, аралары да җылынмас дәрәҗәдә суынган иде. Дөрес, Мөсагыйп асылда Нәзыйрга үлем теләми иде, әмма ул гадел хөкем көтте. Шунлыктан аны яклап бер генә сүз дә әйтмәде һәм кирәк дип тә тапмады. Алай ук каты бәгырьлеләнергә ярый иде микән? Гали бине Әбу-Талип сәхабәгә Мөхәммәд пәйгамбәр әмер бирде. — Нәзыйрнең муенын чап! Шунда Мөкәдәт сәхабә бу карарга каршы чыкты: — Ул минем әсирем, йа Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре,—диде.—Ул бит минем әсирем! Аның болай сөйләвенең сәбәбе шул иде: Мөкадәтнең байлыгы булмады, кулына әсир төшкән Нәзыйрдан фидия алып, тормыш хәлен яхшырту иде исәбе Әмма бу ниятендә Аллаһы тәгаләнең теләгенә буйсынмау билгесе ачык күренде, аңа Раббының каһәре ирешергә мом- кин иде. Шунлыктан Мохәммәд пәйгамбәр кичекмичә Аллаһы тәгаләгә мөнаҗат белән бер дога әйтте һәм үтенде: — Йа Раббым,—диде,— Мокадәтне рәхим-шәфкатең белән канәгатьләндер, байлык иясе ит! Рәсүл Әкрамның әмеренә буйсынып, Гали бине Әбу-Талип шунда мөнафикъ Нәзыйрның башын чапты. Бу вакыйгадан күпләр бик нык тәэсирләнде. Бигрәк тә карендэшенен күңеле киселде, сагышланып, бер бәет чыгарды һәм аны мөселманнарга сөйләде. Ахырда аның шигыре Мөхәммәд пәйгамбәргә иреште. Каршында ул әсәрне укыдылар Күңеле йомшап китте һәм: — Әгәр дә ул минутта шушы шигырьне ишеткән булсам, Нәзыйрны катил иттермәс тә идем,—диде Әлбәттә, һәркемгә билгеледер, Мохәммәд пәйгамбәр ши1 ырьнс Шайтан чыбыркысы дип хәдисендә әйткән. Әмма сүз монда ул хакта бармый Мөхәммәд пәйгамбәрнең гадел затлардан икәнлеге тарихлардан мәгълүм. Шунлыктан, бу шигырьне ишетеп, күңеле кузгалуы һәм йомшарып китүе бик тә табигый Пәйгамбәрләр ялгышмыйлар Аларны. ялгышсалар да, аяклары тайган дип кенә әйтәләр. Золым иясе кяферне катил итүе Аллаһы тәгаләнең теләге белән кылынганлыктан, Нәзыйрның башын чаптырганда ул ялгышмады. Әмма шигырьне ишеткәч, ни хикмәт, «аягы таеп китте». Әсирләр арасында үзенең тупаслыклары белән дан тоткан, мөселманнарга Мәккәдә шактый күп җәбер-золымнар кылган тагын бер монафикъ бар иде. Аны Гутбә бине Әбу-Могыйт дип атап йөрттеләр Көннәрнең берендә, Мохәммәд пәйгамбәр Кәгьбәтуллаһта намазга утырып, сәҗдәгә иңгәч, ул аның аркасына кан-тизәк белән укмашкан дөя эчәгеләрен китереп ойде, аны хакәрәтләде Аның бу кыланышларыннан пәйгамбәр җәберләнде, бәгыре киселде, сагышланды, әмма усаллык белән җавап бирә алмады һәм алай итәргә теләмәде до Бәдер сугышы вакытында Мөхәммәд галәйһис-сәлам дога укып, Гутбә бине Әбу-Могыйтның әсир төшүен теләде Орыш вакытында бу мәлгуньне аты, арт сикертеп, җиргә ыргытты Шунда Габдулла бине Сәлмә аны әсир итте. Мәдинәгә кайтып килештә, тукталуларының берсендә Мохәммәд пәйгамбәр үз янына Гасыйм сәхабәне чакырды һәм Әбу-Мөгыйтнс китерергә һәм башын чабарга боерды. Әмма мәлгунь бу тормышка тештырнагы белән ябышты, үләсе килмәде һәм әйтте: — Бу кадәрле әсирләр арасында минем башымны чабарга сәбәп нәрсәдә?—диде, йөзе агарып, артка чигенде. Әмма Габдулла аны җибәрмәде, тезенә кабат утыртты. — Сәбәп шул,—диде Мөхәммәд пәйгамбәр,—Аллаһы тәгалә һәм аның рәсүленә дошманлыклар кылдың! Гутбә гафу сорый башлады һәм: — Миңа яхшылык итсәң иде?—дип үтенде.— Кавемеңә нәрсә кылырга теләсәң, миңа да шуны эшлә, әгәр дә аларны тәмам һәлак итәм дисәң, мине дә катил ит, әгәр аларны азат кылырмын дип уйласаң, миңа да азатлык бир. Ни теләсәң, шуны кайтарырмын. Фидия сорасаң, бирермен, җаның ни тели, шуңа риза булырмын!—диде. Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр аның сүзләренә колак салмады, илтифат юллап тормады, бары тик: «Башын чабарга!»—дип ишарәт кенә ясады. Әбу-Мөгыйт өзгәләнеп-өзгәләнеп сорады: — Йа Мөхәммәд,—диде.— Балаларым ятим кала, аларны кем сыендырыр, аларга кем ризык бирер? Рәхим-шәфкатеңне өмет итәм? Балаларымны кем сыендырыр?.. Әмма пәйгамбәр карарын үзгәртмәде. Бары тик Гасыйм сәхабәгә: — Әмеремне җиренә җиткер!—диде. Ул минутта Гасыйм сәхабә әзер тора иде, тезләрендә чүккән хәлендә һични белештерми калган Әбу-Мөгыйт ләгыйньнең муенына кылыч белән орды. Башы, өзелеп, туфракка маңгае белән килеп төште, гәүдәсе читкә ауды. Мөхәммәд пәйгамбәр аның өстенә килде дә: — Йә, ярамас кемсәнә, Аллаһы тәгалә хакы өчен, синең кебек бер генә кяферне дә белмәдем. Раббыны, пәйгамбәрен һәм Коръәнне хәкарәт кылдың. Аллаһыга шөкер, синең һәлакәтеңне миңа күрсәтте, кайнар яшьләр түккән күзләремне якты итте,—дип әйтте. Йөзендә Ислам диненең өстенлеге өчен сөенеч һәм горурлык барлыгын һәркем күрде, һәрбер ләгыйнь үзенең һәлакәтен тапты. Моңа мөэминнәр канәгать калдылар. Корәишләрдән Гамру бине Әбу-Суфийанны гали сәхабә әсирлеккә алды. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа һичбер төрле хөкем дә чыгармады, Мәдинәгә китереп, аны зинданга салдылар. Әтисе Әбу-Суфийан бай кеше һәм күп кенә сәүдә малларын кулында тоткан кеше буларак, шушы малаена фидия түләп, тоткынлыктан азат итә ала иде. Әмма ул моны теләмәде, күңеле байлыкка хирыс булганга күрә, улын малыннан түбән күрде. Гамру һаман да әтисеннән ярдәм өметендә кала бирде. Зинданда гомере авырлык һәм мескенлек белән узды. Бу хәленнән Мәккә корәиш- ләре хәбәрдар булдылар һәм ӘбуСуфийанны үгетләп карадылар: — Күкрәктәге җаныңа тиң балаң, бәгырь парәң сәхабәләрнең тоткынлыгында иңри. Аларга сораганнары кадәрле фидия биреп, улыңны әсирлектән азат кылсаң иде. Моңа без дә канәгатьлек табып, хушланыр идек,— диделәр. Әбу-Суфийан исә аларның теләкләрен кире какты. Бәдер сугышында катнашкан улларының берсе орыш вакытында һәлак булган иде. Ул үзенең йөзенә шул хакта хәсрәтләнүе билгеләрен чыгарды, батырлыкларын исенә алып, күзләрен яшьләндергәндәй итте. Әмма үтенеч һәм киңәш биреп килгән корәишләргә: — Ул орышта мин улымны югалттым, инде дә әсир төшкән малаем өчен акчаларымны сарыф итәсем юк. Берьюлы ике югалту теләмим,— дип кенә кырт кисте. Гамру шул рәвешле һаман да зинданда кала бирде. Әтисенең аннан баш тарту хәбәре Мәдинә әһеленә ишетелгәч, моны улы да белеп алгач, хәле тагын да начарланды. Аның кайгысы һичкемне борчымады. Беркемгә дә кирәге юк иде. Әмма мөселманнар аны әсирлектән азат кылмадылар, зинданнан да чыгармадылар, катил итәргә дә фәрман ирешмәде. Гамру, ничек тә булса кеше җибәреп, Әбу-Суфийаннан фидия биргәнен көтеп зарыгуын әйттерергә теләде Ата кеше улын бу хурлыкларда калдырырга тиеш түгел иде бит. Бәлки, аңа дөрес хәбәр итмәгәннәрдер? Гамруның исән-саулыгын ишетсә, үзе чабып килер, мал-мөлкәтен кызганмас. Кемне-кемне, ә ир баланы гарәпләр бәхет урынына күрәләр түгелме соң? Гамру тугач, сөйләүләренә караганда, сөенечтән Әбу-Суфийан өч көн туйлап, Мәккә халкы каршында мактанып, мин кем дип масаеп йөргән иде. Мөселманнар, Гамруны әтисенә каршы юри котыртыр өчен генә, акны карага буяп, ялганлап сөйли торганнардыр. Калдырмас аны дошманнары кулында, зинданнан чыгартыр, азат иттерер. Әтисе дә баш тар^д, кемгә таянсын инде ул? Мөһаҗирләр бер-бер хәйлә кылалардыр, Гамруны Ислам диненә күчсен өчен юри шулай сөйлиләрдер? Аларга ышана торган заманмы соң хәзер, кан карендәшләрен дә Ислам өчен катил кылдылар түгелме? Гамруның күңеле китек иде. Җай эзләде. Мәккәгә мөселманнар бармас инде? Ничек эш итәргә? Ул тәмам аптырашта калды. Шул рәвешле күп вакытлар зинданда бәхете ачылганын көтте. Мәккә тарафына сәфәр чыгучылар булса, әтисенә хәбәр бирүләрен үтенмәгән көне калмады Әмма бу эшне үз өсләренә йок итеп алырга теләүчеләр күренмәде. Гамру ул хәбәрне илтергә кем дә булса алынса, аңа бүләкләр вәгъдә кылды Сәгад бине Ногман бик карт кеше иде. Гамруның вәгъдәләрен ишеткәч, миңа Әбу-Суфийаннан куркырлык түгел, үтерсә, гомерем юлы инде артыгы белән кичелгән, офтанасы юк дип. бу эшкә алынырга уйлады. Әгәр дә сөйләшүләр һәм йөрүләре уңышка китерсә, картлыгын тәэмин итәр өчен бераз байлык кулына керәчәк, балаларына да өлеш чыгарырлык кына булачак иде Гамру белән килешенеп, кабиләсе һәм карендәшләреннән изге теләкләрне кабул кылып, Мәккә шәһәренә таба юлга чыкты. Әмма барыр җире хәвефле иде. Кавеме каршысында дәрәҗәсе һәм хөрмәте камил дәрәҗәдә олуг булу сәбәпле, аның хакында күпләр сагышта калдылар. Шикләре хактан да урынлы иде Соңыннан болармы исләренә алып, үзләренә шактый кайт ырышырга туры килде Сәгад бине Ногман Мәккә шәһәренә килеп, Әбу-Суфийан каршысына күнде. Әмма байгураның бу хәбәргә ачуы гына чыкты һәм бу сагышлы картны, тотып, зинданга салды, кавеменә хәбәр юллады: — Улым Гамруны азат кылып, Мәккәгә китермичә, Сәгад бине Ногманны зинданнан чыгармам!—диде. Кабиләсе Әбу-Суфийанның шушы сүзләрен иш гизәр, аның ләгыйньлегенә таң-гаҗәин калдылар. Бу кадәр дә мәрхәмәтсез һәм акылдан мәхрүм кемсәнәләр булса булырлар икән, дип сөйләштеләр, Ногман өчен кайгы утлары йоттылар. Мыскылландылар Ачу кайтару мөмкин эш түгел иде. Мөхәммәд пәйгамбәргә килеп, Гамруны үзләренә тапшыруын үтенделәр, вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр — Кяфердә мәрхәмәт булмас! —диде аларга Рәсүл Әкрам Алар үзләрен генә түгел, хәтта балаларын харап игәргә әзерләр, күңелләре ябык, күзләре сукыр, йөрәкләре урынында — таштыр1 Мөһаҗирләргә җәбер-золым салыр! а җөрьәт кылып, тантанада гомер сөрүдән артыгын белмәделәр. Аларга тому! ишекләре ачыктыр' дип. Гамру бине Әбу- Суфийанны шушы кабиләгә багышлады, теләкләрендә ничек, шул рәвешле аның белән гамәл кылырга боерды. Пәйгамбәрнең сүзләреннән һәм гадел хөкеменнән күңелләре хушланды. Гамруны зинданнан чыгарып. Мәккәгә китерделәр. — Мөселманнарны ничек үземнең теләгемә бусындыру юлын белермен' Күрдегезме? Ни рәвешле теләдем, шулай булды'—дип, Әбу-Су- фийан тантана итте, үзенең хаксызлыгы турында уйлап та карамады Мәдинәдән килүчеләрне һәртөрле сүзләр белән кимсетеп һәм оятлы кыларга омтылып, теләсә нәрсәләр әйтте Сәгад бине Ногманны зинданнан чыгардылар. Озын гомер юлы үткән, күпләрне күргән, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган ул карт шунда кавеме кешеләренә: — Бу җир йөзендә кемнәрне белмәдем дә, кайсыларын гына очратмадым, әмма монафикъ Әбу-Суфийан кебек миһербансыз кемсәнәне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрдәй гаделлек иясе затны тапканым юктыр!—диде.— Әбу-Суфийан артыннан иярүчеләр тәмугка керерләр, Мөхәммәд пәйгамбәр чын мәгънәсендә Аллаһы тәгаләнең олуг пәйгамбәре, аның юлыннан йөрүчеләр җәннәткә юл алырлар, мин моңа инандым,—дип, йөзенә шатлыктан күз яшьләрен йөгертте. Мәдинәгә якынлашып килгәндә Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләрдән Зәйд бине Харисны һәм Габдулла Рувахины үзләренең җиңү белән кайтуларын хәбәр итәр өчен алдан җибәрде. Алар, атларына атланып, гаскәрдән аерылдылар һәм, икесе бергә узыша-узыша, кала юлыннан чаптырдылар. Мәдинә күренә башлагач, тукталдылар, Габдулла шунда Зәйдтән аерылды. Ул шәһәр читендәге йортларга хәбәр салырга тиеш иде. Зәйд исә Мәдинәгә туры кереп китте һәм барчаларга сөенечне җиткерергә карар кылды. Пәйгамбәрнең йорт әһелләренә барып, иң әүвәл аларга хәбәр бирергә тиеш иде. Габдулла ат өстеннән дә төшмәстән, шәһәрнең югары очына күтәрелде һәм көчле тавышы белән аваз салды: — Әй Мәдинә халкы, ишетегез! Әнсарилар, барчагызга иминлек ирешсен! Хәзрәте саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм сихәт һәм сәламәт булып, мөшрикләр катил ителде. Корәишләрнең аксөякләреннән Әбу-Җәһил, Гутбә, Шәйбә һәм шулар кебекләре һәлакәтләрен таптылар! Сөһәйл бине Гамру кебек тагын да берничә кемсәләре әсир төштеләр! — дип кычкырды. Гасыйм бине Гайда, боларны ишеткәч: — Кемнәр-кемнәр дидең?—дип сорады. — Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәренең яраннары дошманнарын куллары бәйле килеш китерерләр,—диде хәбәр бирүче. Габдулла шуннан Мәдинә шәһәренең читендәге һәр йортка аерым килеп, аларга шатлыкны белдерде. Әмма халык аның нәрсә әйткәнен ачык төшенмәде. Мөхәммәд пәйгамбәр үтерелгән, сәхабәләр әсир алынган дип аңладылар. Габдулланың яшь балалары гына әтиләре янына сөенешеп килделәр. Халык йөзендә, ни сәбәп, сагыш һәм билгесез кайгы иде. Алар нәрсә теләделәр, Габдулла һичнәрсә аңламады. Шулай да үзләренең җиңүләрен һәм корәишләрне, әсир итеп, Мәдинәдән китерүләрен халыкка хәбәр кылып әйтүен туктатмады. Бу көнне шәһәр эчендә тагын да бер кайгылы вакыйга булган иде Хәзрәте Госман бине Гаффанның хатыны, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Оркыя вафат. Аны озатырга дип халык җыелды, һаман да әле аны гүргә иңдермәгән иделәр. Зәйд бине Әл-Харис, Мәдинәгә кереп, халыкка аваз салды һәм корәишләрнең Бәдер сугышында җиңелгәнен, Әбу-Җәһил кебек аксөяләренең һәлак ителүен, күпләренең әсир төшүен, пәйгамбәрнең исән-сау булуын белдерде. Әмма монафикълар Зәйднең сүзләрен кире кактылар һәм аңа ышанмауларын белдерделәр. Арадан Исамәт әйтте: — Безгә шулай хәбәр иреште: Мөхәммәд пәйгамбәр сугышта һәлак ителде, сәхабәләр әсир төштеләр. Моның билгесе һәм дәлиле шул: пәйгамбәрнең дөясе өстендә бүтән кешене күргәннәр,—диде. — Минем хәбәрем дөрес!—диде Зәйд. Шунда Исамәт: — Мин ул вакытта шул монафикъны эзләп табам,—дип китте һәм ялганчы яһүдинең якасыннан алды да: — И монафикъ, син халыкны тәшвишкә салдың, аларга ялган сөйләп вәсвәсә кылдың. Рәсүл Әкрам кайткач, аның хөкемен таләп итәрмен сине калабыздан кудыртырмын,—диде. Яһүди курка калды. Мин бу сүзләрне үзем дә халыктан гына ишетеп сөйләдем, диеп акланды Мөхәммәд пәйгамбәр шәһәребезгә хәлифә итеп калдырган Либабә бине ӘлМонзиргә бер монафикъ сөйләгәнен тыңлап тордым. Ул әйтте: «Сезнең сәхабәләрнең инде бергә җыйналып, бер урында яшәүләренә мөмкинлек калмады. Мөхәммәд пәйгамбәрегез катил ителде!—диде. Шуны ишетеп кенә сөйләдем. Болар берсе дә минем сүзем түгел иде. Моны ишеткәч, Зәйд кабат Мохәммәд пәйгамбәрнең җиңү яулап кайтуын халыкка хәбәр итте. Шунда гына аның сүзләренә монафикълар да ышандылар. Икенче көнне Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинә шәһәренә әсирләрне китертте. Сәхабәләр гаскәре җиңү белән кайтып керде. Әсирләрдән әүвәле кулга алынган җитмеш корәиштән ул вакытта бары тик кырык тугызы гына исән калган иде. Мөхәммәд пәйгамбәр аларны кол итеп сатарга юл куймады, әмма Мәккәдәге туганнарыннан фидия таләп итеп, аларны җибәрергә рөхсәтен белдерде Җиңү хәбәреннән Мәдинә халкы тантана итте. Бигрәк тә ганимәт малы аларны сөендерде, чөнки күпләрнең тормышы шул табышлар ярдәмендә көйләнеп китте. Әнсарилар да, моһаҗирләр дә үзләренең дуслыгын һәм дини карендәшлегенең ныгыганлыгын тойдылар Әмма якында һәм шушы ук шәһәрдә гомер сөрүче яһүдиләр һәм монафикълар курка калдылар Бәдердәге җиңү белән рухланып һәм үсенеп китеп, мөселманнар аларны кысрыклый башларга, Мәдинәдән куарга мөмкин иделәр. Әмма гаделлек иясе Мохәммәд пәйгамбәр моңа юл куймады һәммәсеннән бүтәннәргә карата яхшылыклы һәм гыйззәтле булуны таләп итте. Үз өлеше саналган ганимәт малыннан мул рәвештә һәртөрле бүләкләрне таратты. Сугышка барырга теләмәгән кешеләрнең эчләре көйде. Монафикълардан Мәккәдә Әбул-Гас бине Әл-Рабигъ, Хәдичә хәзрәтләренең кыз карендәшенең улы, сәүдәгәрләрнең берсе, зур байлыклар белән дан алган кеше иде. Халыктан вакытлыча иманәт итеп, ягъни залог ясап, әйберләрен алып тора, килешенгәнчә түләп аларны ул кемсәнәләр үзләренә кайтармасалар, боларны да сәүдәсендә файдаланып, шактый табыш җыя иде. Аның эшләре яхшы барды. Сәүдәләре уңышлы оешты. Болар остенә ул тагын дини мәсьәләләр белән шөгыльләнеп, корәишләр арасында ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне яклаучы, мәҗүсилек тарафдары, кяферләрнең таянычларыннан берсе иде. Дөньяви гамәлләрен дини эшләре белән бергә бәйләп алып баруы аркасында бүтәннәр каршында олуг мәртәбәләргә иреште. Ислам дине Мәккәдә тарала башлагач, моның хаклыгын инкарь итте. Мохәммәд пәйгамбәр аңа бабасы тиешле, ягъни хатынының әтисе булуга карамастан, Исламга иярмәде, әмма мөселманнарны бик кимсетергә дә юл куймады Бары тик вакыйгалар артыгы белән катлауланып киткәндә генә үзенең мәнфәгатьләрен саклар өчен уртага барып кермәде, бәхәсләрдән читләшү юлын сайлый иде. Аның үз-үзен шушы рәвешле тотуыннан кяферләр файдаланып кала иделәр. Әйтеп киткәнебезчә, Әбул-Гас бине Әл-Рабигъ бине Габделгали бине Габдсшәмс, мәхәббәте төшеп, Мохәммәд пәйгамбәрнең гүзәл кызларыннан берсе—Зәйнәпкә өйләнде. Зәйнәпне әнисе Хәдичә яхшы тәрбия белән үстерде, Мохәммәдкә пәйгамбәрлек иңгәч, кызын да Исламга чакырды Шулай итеп, Зәйнәп үзе Мөслимәләрнең гүзәлләреннән берсе иде. Чибәрлегенә һәм холкының күркәмлегенә, яхшы тәрбиясенә күрә аның кулын сораучылар аз булмады. Әбу-Ләһәп исә, Мәккәнең дан иясе байларыннан берсе, дине белән потларга табынучы һәм Аллаһы тәгаләне инкарь итүче ксмсәнә, үзенең улы Гутбә бине Әбу-Ләһәпкә Зәйнәпне сорады Алар белән якын кешеләр булып китү Мохәммәд пәйгамбәр өчен дә мәртәбә иде, Хәдичә хәзрәтләренә дә сөенеч китерде. Әмма яшьләр, матур гаилә корып, бер-берсен ихлас күңелдән яратып яши башлагач, араларына Әбу-Ләһәп төште. Аның кяферлеге котырды. Мөхәммәдиең пәйгамбәрлеге, кызы Зәйнәпнең, ягъни Гутбәнең хатыны мөслимә икәнлеге халыкка мәгълүм булды. Моңа исә байлыгы сәбәпле күңел күзе сукырайган, холкы шактый бозылган, эчкечелектән тәм тапкан Әбу-Ләһәпнең ачуы чыкты. Зәйнәпне кудыртты, Исламга каршы дошманлык кылырга тотынды. Бу вакыйгалар Мөхәммәд пәйгамбәрне бик нык дулкынландырдылар, күңелен сагышландырдылар һәм ул шушы монафикъ Әбу-Ләһәпкә бәддога укыды. Гутбәне яратуы Зәйнәпне бәхетле иткән иде, әмма хатынын яклый алмавы, хурлыкка калдыруы аңа рәнҗешен кузгатты, мәхәббәте нәфрәт белән алышынды. Тагын шул мәгълүм, ал арның зифаф кичәсе булмаган иде, ягъни Зәйнәпне үзләренә алдырса да, Әбу-Ләһәпнең улы Гутбә аңа якынлык кылырга өлгермәде. Ул вакытлардагы тәртип нигезендә, кыз, кияүгә чыккач, берничә көн яңа тормышка ияләшергә тиеш иде. Вакыйгалар менә шул чакта булдылар. Мәхәббәтләре өлгереп тә җитмәстән, бер- берсенең җылы кочагын татырга да җитешмичә, ике яр аерылыштылар. Бу хәлдән Зәйнәп күңелендә авыр яралар гына калды. Кеше алдына чыгарга оялды, әмма динен ташламады. Мохәммәд пәйгамбәр Зәйнәпне Гутбәдән аерды, талак кылды. Шуннан соң аны Әбул-Гас бине Әл-Рабигъка кияүгә биргән иде. Монафикъ булуына кармастан, бу ире Зәйнәпнең мөслимә икәнлеген белә торып өйләнде, әмма һичбер вакыт аны кимсетмәде, кешедән яман сүз дә әйттермәде. Мәхәббәте камил дәрәҗәдә иде. Зәйнәпнең чибәрлеге һәм арада беренче күркәм кызлардан икәнлеген ул яхшы белде. Мөселманлыкка күчәр дип Әбул-Гас хакында фикер йөртеп, монафикълар алдан чарасын күрергә уйладылар: — Син Исламга кердеңме әллә — пәйгамбәрнең кызын алдың?—диделәр.—Сине инкарь итәрбез! Ул вакытта сәүдәне Мәккәдә үз кулларында корәишләр тота иде, мөселманнарны базарга кертмәс өчен килешүләр төзеп, Әбу-Бәкер кебек мал ияләренә дә эшләрендә чиксез кыенлыклар тудырдылар. Әбул-Гас, байлык яратучы кеше буларак, әлбәттә үз мәнфәгатьләрен Аллаһы тәгаләнең теләгеннән өстен күрде. Табышын көннән-конгә ишәйтергә тырышлык итте. Мөслимә хатынын яратып һәм хөрмәт итеп торуына карамастан, Исламны инкарь кыла килде. Моңа Мохәммәд пәйгамбәрнең бер дә ризалыгы юк иде. Кызы Зәйнәпкә: — Кяфер белән гаилә корып яшәү килешми, болай Аллаһы тәгаләнең ризалыгын тапмассың, яки ул иман китерсен, яки син, аны ташлап, йортыма кайт!—дип әйтеп тә карамады түгел. Әмма кызының җавабы бер генә төсле булды: — И соскле атам, минем кальбемә Аллаһы тәгалә мәхәббәт орлыклары салды, мин Әбул-Гасны яратып торам, аның белән яшәвемне бер бәхет дип саныйм. Аллаһы тәгалә бәндәләрен мәхәббәт өчен хөкем кылмас. Риза итә күр,—диде. Кызының үтенече белән килешмичә мөмкинлек калмады. Әмма пәйгамбәрнең күңеленнән Зәйнәп китмәде. Ул аңа бик тә кадерле иде. — Монафикъ белән тору авырдыр? Динеңнән язарга теләп кылыр? — дип тә карады Мөхәммәд пәйгамбәр Монысын Зәйнәп шулай ук инкарь итте. Чыннан да Әбул-Гас бине Рабигь үзенең хатынын ярата һәм аны мөэминә булганы очен генә кимсетергә, иманыннан кичәргә мәҗбүр кылырга теләми, киресенчә, бу сыйфатын өстен күреп, мөмкинлекләр куя иде. Ни дисәң дә Зәйнәптә, бүтән мослимәләр төсле үк, монафикъ хатыннарыннан һәм кызларыннан аермалы рәвештә гыйззәт вә тәүфыйк, аңлатып бетерә алмаслык рухи остенлек, мактарлык сыйфатлар шактый иде. Әгәр дә диненнән язса, ул аларны югалтыр дип курыкты Әбул-Гас. Мохәммәд пәйгамбәр, Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылгач балаларыннан бары тик Зәйнәп кенә корәишләр арасында сөекле ире белән яшәп калды. Аңа авырлыклар һәм кыенлыклар киләсен уйлап, Рәсүл Әкрам аны үз янына чакыртып та карады. Әмма Зәйнәп күнмәде Мәккә корәишләре Мөхәммәд пәйгамбәргә каршы сугышка күтәрелгәч, үзләре белән Әбул-Гасны алырга һәм Рәсүл Әкрамның бүтән кареш- дәшләренә дә кылыч тоттырырга булдылар. Шулай иппаганда кан өчен үч алу мәйданга чыкмасын белеп эш иттеләр. Бәдер сугышында Әбул- Гас бине Рабигъ әсир төште. Аны имин хәлендә Мәдинәгә китерделәр, зинданга салдылар. Әбул-Гас, пәйгамбәрнең хөкем карарын көтеп, фидия түләү аша азатлык алу теләгендә кала бирде Мөэминнәренең тормышын бөтенәйтү ниятендә пәйгамбәрдән яхшылык илә әсирләр очен Фидия таләбенә рөхсәт бирелде. Бары тик иман китерүчеләрдән генә Фидия таләп итү дөрес түгел санала башлады. Әбул-Гас, Мәккәдәге байлыклары өчен хәсрәт чигеп, аларның кулдан ычкынуыннан куркып, иман китермәде Чөнки корәишләр мөселманнарның малларын үзләренә тартып ала иделәр Мәккәдән әсирләрне таләп итү өчен Мәдинәгә Фидия күндерелде. Зәйнәп тә ире Әбул-Гас очен сагышланды һәм, Фидия буларак бер муенса җибәреп, аны әтисе Мөхәммәд пәйгамбәргә атады. Монда бербер хикмәт бар иде. Ул муенсаны әнисе Хәдичә, атап, кызы Зәйнәпкә Әбул-Гас кочагына кергән кичәсендә бүләк итеп биргән иде Бу аның гыйффәт-сафлыгын саклаганы очен аталганлыгын, ире белән бәхетле тормыш, тигез гаилә коруларына теләк икәнлеген пәйгамбәр дә белә иде. Хәдичәнең муенында йоргән шушы муенса, Зәйнәпкә күчеп, берьяктан. аның дәрәҗәсен күтәрсә, икенче яктан, әнкәсенең аңа мәхәббәтен дәлилләде. Мохәммәд пәйгамбәр дә Зәйнәптә сосклссс Хәдичәнең сыйфатларын күреп соклана иде Мәдинәгә Мәккәдән Фидия килеп иреште Мохәммәд пәйгамбәргә кызы Зәйнәптән муенсаны тапшырдылар Ул аны кулына алды, күңелендә Хәдичә турындагы изге хисләре уянып, күзләренә кайнар яшьләр сытылып чыкты, бите буйлап йогерде. Таныды, Хәдичәнең муенсасын танымыйча мөмкин идеме соң? Кайчандыр ул аларны кочагына ала һәм сөеклесенең иңнәре белән бергә үбә иде Бу муенсаларда аның яшьлеге дә, ирлеге дә, бәхетс-шатльп ы һәм сагышлы минутлары да саклана төсле иде. Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләргә мөрәҗәгать итте, үз исеменнән сөйләде һәм әйтте: — Йа Аллаһы тәгаләнең сөекле кавеме,— диде,— әгәр дә Әбул-Гасны азат итсәк, Фидиясе белән бергә Мәккәгә кайтарып җибәрсәк, сез ничек карарсыз? Пәйгамбәрнең гадәтендә, бүтәннәрнең әйтелгән сүзен тыңлаганнан соң, уйлап, үлчәп бетергәч, кенә эшне хәл кылу сыйфаты бар иде. Сәхабәләр исә Фикерләрен белдерергә ашыкмадылар — Минем теләгем шушы иде: Әбул-Гас үзе белән бергә сезгә тиешле Фидияне алсын, әмма кызым Зәйнәпне миңа кайтарсын' диде пәйгамбәр. Шунда гына аның ни-нәрсә хакында сагышланганын мөселманнар аңладылар. Бу мәсьәлә барсына да билгеле иде. Кайберәүләр, Мәдинә шәһәренә «Зәйнәп моэминә түгел икән, шул сәбәпле, пәйгамбәрнең кызы булуына карамастан. Мәккәдә калган»,—дип сүз тараткан иделәр Бу исә мөселманнарның горурлыгына тия. намусларын кимсетә иде булса кирәк Шунлыктан аларның йөзенә шатлык билгеләре чыкты, бәхетләре зураеп киткәндәй иде. „ _ Әнсарилар һәм моһаҗирләр пәйгамбәрнең теләген кабул иггсләр Әмма Зәйнәпнең үз теләге хакында уйлап караучы да юк иде Әбул- Гасны яратып яшәмәсә, Мәккәдә, монафикълар арасында калыр идеме соң ул?! , _ . Сәхабәләр Мохәммәд пәйгамбәрнең теләге белән килеште гор һәм ӘбулГасны. Зәйнәпнең фидиясе белән бергә, муенсаны яңадан сөекле хатыны киеп йөриячәгенә ышаныч итеп, Мәдинәгә кайтарып җибәрделәр. Бу вакыйга исә барсының да күңелен кузгатканлык сәбәпле, шул ук вакытта мөселманнарның горурлык хисен дә ныгытты. Әмма Әбул- Гас теләмәгән, шулай да буйсынырга мәҗбүр ителгән бер шарт бар иде: ул сөеклесе Зәйнәптән аерылачак һәм аны Мәдинәгә азат итеп җибәрәчәк! Яратышып гомер кичергән көннәренә, җылы хисләр белән тулы төннәренә чик куелачак. Сагынып кайткан җиреннән, хатынының назлы кочагында иркәләнергә дә өлгермичә, алар аерылышырга тиешләр. Нигә дип әле алар, мөселманнар, башларына юк-бар уй керткәннәр, имеш, кяфер кулында мөэминә Зәйнәп тоткын кеб к, читлектәге кош төсле, ни өчен? Әбул-Гас моңа җавап таба алмады. Ә..1ма каршы килергә хакы юк иде. Әсирлектән азат ителүенең шартларыннан берсе шушы бит! Моңа кадәр вәгъдәләрендә торып та, моннан соң ничек бозсын ди инде ул аларны... Мәккәдә Әбул-Гаска шартны үтәмәскә боердылар. Моңа кадәр Зәйнәпне мөслимә булганлыгы өчен кимсетергә әзер торган кешеләр, аның Мәдинәгә күченеп китүендә бер-бер яшерен сер барлыгын аңладылармы, әллә инде тагын да мәкерлерәк тозаклар кордылармы, аларын ире белештермәде. Ничек тә булса сүзендә торырга, шартны үтәргә мөмкинлек эзләде. Мәдинәдән кайтарылган муенса Зәйнәпнең күзләренә яшьләр йөгерүгә сәбәп булды. Әнисе Хәдичә хәзрәтләренең ире Мөхәммәд пәйгамбәрне өзелеп яратулары, аларның бер-берсенә тиң килүләре, әтисенә вәхи ирешә башлагач, терәк итүләре — болар барсы да илаһи рәвештә шактый күтәренке һәм адәм балаларындагыча түгел, сәмави хисләр иде. Зәйнәп белән Әбул-Гас ни хакларында сөйләштеләр, һичкемгә мәгълүм булмады. Әмма Мәккә кяферләре фараз кылдылар: мәкер бар! Имеш, Мөхәммәд белән сөйләшенгән булырдар, әүвәле Зәйнәпне Мәдинәгә күчереп, соңрак үзе дә аның артыннан китәргә уйлагандыр! Корәишләрнең теләкләренә буйсынмыйча, Әбул-Гас, дөягә утыртып, Зәйнәпне Мәккәдән алып чыкты Алдан сөйләшенеп куелганча, хатынын каршыларга, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрбиясендә үскән Зәйд бине Харис, ягъни Зәйнәпнең карендәше аталган, аның өчен җанын да фида кылырга әзер булган кеше килергә тиеш иде. Әбул-Гас Мәдинәдән чыгып китүгә, Зәйдне аның артыннан күндерделәр. Әмма Әбул-Гас сөекле хатыны Зәйнәпне ялгызын гына юлга җибәрергә теләмәде, аның белән бергә үз энесе Кинанины да сәфәргә әзерләде. Кулына ук һәм җәя алып, Кинани дөягә утырды, Зәйнәпнең артыннан иярде. Әмма аларның юлга чыкканлыгын мошрикләр белеп алдылар һәм хәрәкәткә килделәр. Зәйнәпнең артыннан төштеләр. Аларны куып тотып, каршыларына чыктылар. Ул вакытта Зәйнәп йөкле иде. Дөясен артык куа һәм чаптыра алмады. Монафиклар күренүгә, ни хәл кылырга белмәде. Әмма корәиш- ләр аның дөясен куркыттылар һәм ул, бер арт чөеп, Зәйнәпне җиргә ташлады. Мескинә аһылдап куйды. Карынында йөрткән баласына зыян килде. Әйтерләр, Мәдинәгә килгәч, Зәйнәпнең йөге төште. Моңа Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәтере калды һәм корәишләргә бәддога укыды, кызына һәм туачак оныгына җәбер ясаган кемсәнәләрнең исемнәрен әйтә-әйтә, аларны тәмугка озатуны Аллаһы тәгаләдән үтенде. Кайчан Зәйнәпкә корәишләр ябышты, шунда аның артыннан килеп җиткән Кинани кулына ук-җәясен алды һәм, корып: — Кайсыгыз аңа зыян итә, аны шушы минутта атып үтерәм!—дип, җәберләүчеләргә төбәде. Монафикълар артка чигенделәр. Шунда Әбу-Суфийан, эшнең ахыры яман буласын уйлап: — Сабыр ит, кулыңны угыңнан ала күр, сүземне тыңла,— дип Кинанидан үтенде.— Без шуны ишеттек: Мөхәммәд үзенең кызын исән-имин Мәккәдән Мәдинәгә китерергә теләгән. Әгәр дә син ук атсаң, без дә карап тормабыз, синең белән сугышырбыз. Икегезне дә һәлак итәрбез. Бел, безнең теләгебез аны тоткын кылу, зинданга салу түгел. Максатыбыз шул: хәзер үк кире Мәккәгә кайтыгыз, йортыгызга керегез. Бөтен кеше дә моны күреп торсын. Барсы да тынычланып йоклагач, төнлә белән юлга чыгарсыз! Кинани Зәйнәпкә карады. Дөясеннән егылганнан соң, аның хәле авыр икәнлеге күренеп тора иде. Барыбер ерак китә алмаячаклар, аңа хәзер ял итәргә кирәк Әгәр дә корәишләр сүзләрендә торсалар, аларда да хаклык бар. — Ярар, мин сезгә тимәм, сез дә сүзегездә торырсыз! —диде Кинани, шунда ук-җәясен җыеп. Сөйләшеп, уртак фикергә килүдән Әбу-Суфийан да канәгать иде. Зәйнәпнең Мәккәгә кире кайтканын күпләр күреп тордылар, әмма төнлә юлга чыкканын ире Әбул-Гас һәм сәфәрчеләрнең үзләреннән бүтән һичкем сизенми дә калды. Зәйнәпне Кинани, шәһәрдән чыгарып, алдан көтеп торган Зәйд бине Хариска тапшырды. Алар исән-имин генә Мәдинәгә кайтып ирештеләр. Берничә көннән соң Әбул-Гас, хатыны хакында сагышланып, Шам тарафына сәүдә кәрванын әзерли башлады. Күп кенә корәишләр аңа үзләренең малларын бирделәр һәм аның бу сәфәреннән табыш алырга теләделәр. Ни хикмәт, Шамнан кайтып килешли, Әбул-Гасның кәрванын мөселманнар гаскәре тоткын иттеләр, малларын талап алдылар. Әбул-Гас Мәдинәгә килде һәм хатыны Зәйнәпне очратты. Сагышларыннан арынгач, кәрваны белән булган вакыйганы сөйләде. Бу хәбәре Зәйнәпне борчуга салды һәм ул пәйгамбәр әтисеннән иренә карата миһербан үтенеп килде, Әбул-Гаска мәхәббәтен, аңа тугрылылыгын сөйләде, малларын кайтарып бирүне сорады. Шушы кадәр дә үтенечләренә Мөхәммәд пәйгамбәр каршы килә алмады һәм сәхабәләренә боерды: — Бу маллар барсы да Аллаһы тәгаләнеке, аны сарыф итү, әрәм- шәрәм китерүдә дөрес күрелмәгән гамәлләр бар, үзегезгә гөнаһы алмагыз. ӘбулГасның безю мөнәсәбәтен һәммәгез дә беләсездер. Күрсәткән хезмәтләреннән дә хәбәрдарсыз Әгәр дә аның малларын кире кайтарып бирсәгез, гаять тә яхшылыклы хезмәтегез дип белербез, инде дә теләмәсәгез, үз ихтыярыгыз! - диде Мөселманнар аның боерыгына буйсындылар. Әбул-Гас исә кәрванын кире Мәккәгә китерде һәм һәрбер кешегә тиешле бурычын кайтарып, малларын өләште дә: — И корәишләр,—диде,— миндә кайсыгызның да булса хакыгыз калдымы, бурычымны кабул иттегезме?—дип сорады. Алар — Безнең каршыбызда һичбер бурычың калмады,— диделәр. — Ул вакыгта мин сезгә шуны белдерәсем килә,—диде Әбул-Гас,— шаһитларым булыгыз: Аллаһы тәгаләдән бүтән һичбер илаһи зат юк Ул барсын да белүче һәм күреп торучы, Мохәммәд аның пәйгамбәре, илчесе Мин моңа чын күңелемнән инандым. Сезгә дә. белеп торуыгыз өчен дип күңелемдәген җиткердем. Исламча һәм Ислам дине өйрәткәнчә яшәүне бәхеткә саныйм!.. Корәишләр очен бу көтелгән сүз иде Мөслимә Зәйнәп белән яшәп тә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве булып та, һаман Ислам динен алмавы гына, киресенчә, аларга сәер тоела иде — Сездән сорадым: кайсыгызга бурычым бар, дидем Барыгыз да юк дип белдердегез Шулай икән, минем Исламга килүемдә сезнең яктан каршылык булырга да тиеш түгел Шунсы мәгълүмдер кемнәр иман китерделәр, алар моны бүтәннәр каршысында белдерергә тисгшгәр. Бу таләпне дә мин үгол'-' 1 .—л»л= Әбул-Гас, сүзләрен» йомгак scan Шуннан сон УЛ Мәккәдән чыкты һәм түры Мәдинәга юнәтде Корәишләр анын каршысында бурычлы иделәр, Зәйнәпнең карынындагы баласын тошерү- дә гаепле булулары сәбәпле Өбул-Гаснык бу карары бетон килештеләр Мәдинәгә килгәч, Әбул-Гас хатыны Зәйнәп белән кавышты. Мөхәм- мәд пәйгамбәр аларга каршы төшмәде. Зәйнәпне, Мәдинәгә килүгә, пәйгамбәр белән туганлыкка керү өчен кемнәр генә сорап карамаган иде, әмма ул теләмәде. Бер-берсен яратучыларга аркылы төшү һичкемнең кулыннан килмәде, чөнки ике яр үзара бирешкән вәгъдәләренә тугры булдылар. Бәдер сугышында корәишләрнең җиңелүен Мәккәдә көтмәгән иделәр. Ни дисәң дә, шушы кадәр зур гаскәрне аларның моңа кадәр сугышка озатканнары юк иде. Баштанаяк коралланып, орыш өчен һәрьяктан әзерләнеп киттеләр бит. Алар юлга чыгуга, хатыннары гүяки гомерләрендә беренче тапкыр ирләреннән ирек алган төсле кыландылар. Әле берсендә, әле икенче йортта мәҗлесләр кордылар, ашлар ясадылар. Биеделәр, җырладылар. Төрле шигырь һәм бәетләр сөйләп күңел ачтылар. Ирләренең җиңеп һәм баеп кайтасыларына чын күңелләреннән ышандылар. Вакытлары бу рәвешле рәхәттә һәм кәеф-сафада узды ки, хәтта күпләре йорт эшләрен дә онытып, гомерләрен киләчәктә дә шушы рәвешле кунактан-кунакка гына уздырырга ниятли башладылар. Әмма хакыйкать көтмәгәндә аларның өстенә кара канатын җәйде. Кичәләренең берсендә алар ирләренең сугышта җиңелүләре хакында хәбәр ишеттеләр. Күңелләре зәгыйфьләнеп, тәннәреннән саулыклары китте. Бик каты курыктылар. Шушы хәсрәтләреннән кайсылары авырый ук башлады. Бу вакыйгадан соң ике көн узгач кына, яуга киткән корәишләрдән беренче булып Хисаман бине Габдулла Хизагый Мәккәгә кайтып иреште. Аның иң әүвәл биргән хәбәре дә ике кичә элгәре ишетелгән сүзнең дөреслеген раслады. Ул гына да түгел, яуда һәлак булучыларны да, әсир төшүчеләрне дә исенә алды. Мәккәне хәвеф каплады. Бу хәбәрне ишеткәндә Сафуан бине Өммийат үзенең өендә иде. Янында мәҗлес корып утыручыларны тынычландырырга ашыкты һәм: — Хисаманның чыннан да акылы киткәндер, ул һичнәрсә белештерми сөйли, асыл вакыйгаларны күз алдына китерә дә алмый. Ана минем әйткәннәремне җиткерегез,—диде. Кайдалыгымны сорагыз, аны да белми ул! Мәҗлестәшләре аның яныннан чыктылар. Хисаман бине Габдулла каршына килделәр һәм Сафуанны сорадылар. — Минем белүемчә, Сафуан бине Өммийат үзенең өендә калган иде, һаман да шундадыр, ансын күрмәдем, әмма аның әтисенә һәм ир туганына очрадым, алар һәлак ителделәр. Сөһәйл бине Гамру, Назыйр бине Әл-Харис кебекләр әсир төштеләр. Икесен дә бер бауга бәйләгән иделәр,—дип сөйләде ул аларга, вакыйгаларны яңабаштан бәян итеп. Бу хәбәрләреннән Мәккә халкы шаша калды. Аларның хакыйкатькә һич тә ышанасылары килми иде. Кайсылары исә ишетелгән сүзләрне ялганга чыгарып маташты, әмма Әбу-Суфийан кайтып ирешкәч, аңа ышанмыйча мөмкин түгел иде, бәгырьләре көйде. Әбу-Ләһәп Мәккәдә калган иде. Кайгылы хәбәрләрдән соң тәмам аптырашта йөрде, Әбу-Суфийанның кайтканлыгын ишеткәч, туры аңа юнәлде һәм: — И туганымның улы, дөресен бары тик син генә белерсең, бары тик сиңа гына ышанырбыз. Вакыйгалар ни рәвешле булды, сөйләсәң иде? — дип үтенде. — Мөхәммәд һәм аның сәхабәләренә килеп җиттек, бер коры җир иде, шунда аларга каршы сугыша башладык,—дип сүзгә кереште Әбу- Суфийан, җиңелү гарьлегеннән айный алмыйча.— Кулларыбыздан кылычларыбыз төште, беләкләребезне буып бәйләделәр. Шунда мин җир белән күк арасында моңа кадәр үземә очрамаган ниндидер адәмнәрне күрдем. Сугыш киемнәре кигән баһадир җайдаклар! Әбу-Суфийанның шушы сүзләрен ишетүгә, аның хәбәрләрен тыңлап утыручылардан Габбасның колы, ул монда Габбасның хатыны ӨммелФазыйләне озата килгән иде, исемен Әбул-Рафигъ диләр, тыела алмады: — Алар мәләкләр булганнардыр!—диде. Аның бу~ сүзен Әбу-Ләһәп ошатмады һәм ялт кына итеп Әбул- Рафигъның йөзенә йодрыгы белән китереп салды, әйләндереп җибәреп, өстенә басты да ачуланырга тотынды, типкәли башлады Колын болай рәнҗетүенә каршы Өммел-Фазыйлә, күтәрелеп: — Нишләвең бу, Әбу-Ләһәп?—дип кычкырды һәм аның башына таяк белән сукты.—Хуҗасы күрмәгәч тә, аның колларына ия дип белдеңме әллә үзеңне?—диде. Әйтерләр, Өммел-Фазыйләнең ачуы яман хәбәрдән һәм дә Әбу- Ләһәпнең болай эшләвеннән кабарган иде. Таяк белән суккан вакытында боларны берьюлы чыгарып ташларга теләде. Әбу-Ләһәпнең башын ярды, җиде көннән соң мәлгуньнең җаны җәһәннәмгә олакты. Кяферләр гаскәренең җиңелүе хәбәре корәишләр арасында кайда гына сөйләнелсә дә, тавыш-гауга чыгарды. Берәүләрнең хакыйкать белән килешергә теләмәүләре икенчеләрнең болай да кабарган ачуларын гына кузгатты. Җитмәсә, мөселманнарга мәләкләрнең ярдәмгә килүләрен Әбу-Суфийанның сөйләве аларның хәвефләрен тагын да көчәйтеп җибәрде. Баерга һәм Мөһаҗирләрне куып кайтарырга киткән монафикъларның хурлыклы төстә җиңелүләре халыклар каршысында оят иде Вакыйгаларның көтелгәнчә бармавы хәтта үзара ыз! ыш-гал ашлар, дошманлыклар да китереп чыгарды. Әле кайчан гына аштан-ашка йөргән хатыннар болай усалланасыларын уйлап та карамый иделәр Бәдер сугышыннан соң корәишләр, үз җаннарын саклар өчен төрлесе төрле тарафларга качтылар. Төркем-торксм булып Мәккәгә кайттылар. Шәһәр эченә офтану һәм яшьләрдән аһлар тулды. Кайсы гаиләләрнең югалтулары зур, икенчеләрнеке аз кебек тоелса да, асылда, һәр йорттан диярлек яки аталары, яисә уллары һәлак булган, йә тоткын төшкән иде. Бигрәк тә ирләрен югалткан хатыннарның хәсрәтләре чиксез тоелды. Хәзер инде кемгә таянырлар, балаларын ничек аякка бастырырлар? Әбу-Суфийан халык каршысына чыкты Әбу-Җәһил һәлакәтен тапканнан соң, халыкка ул үзен баш итеп тоя иде. Бәдер сугышында аның да бер улы үлгәнлектән, хәсрәте чиксезлекне бүтәннәр дә аңлап, ни әйтсә, шуны кабул итәчәкләрен халыкның күз карашыннан ук сиземләде Әмма аларны юатып түгел, бәлки көтелмәгәнчә — И корәиш нәселе, әгәр дә без сугышта һәлак булган аталарыбыз һәм улларыбыз өчен шушы рәвешле чиксез кайгы-хәсрәтләр кичереп, елап һәм офтанып бәргәләнсәк, болар хакында Мохәммәдкә билгеле булыр, мөселманнар сөенерләр. Без алай эшләмик һәлак булып яу кырында калган карендәшләребез, туганнарыбыз, ага һәм балаларыбыз борынгы бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне, аллаларыбызны яклап, кылычка-кылыч килделәр. Аларның тоткан юллары изге иде Болар өчен үч кайтарырбыз Әмма бер ай буена без үзебезнең хәсрәтле йөзләребезне, күзләрдә! е яшьләребезне һичкемгә күрсәтергә тиеш түгелбез. Безнең хәсрәтебезгә дошманнарыбыз сөенмәсен. Башларыбыз горур калсын!- дип сөйләде. Ул бер ай буена елаудан тыелып тору кирәклеген игълан итте, шулкадәр заман үтеп, хәсрәтләре таралырга өлгерер диярәк фикер йөртге. Әмма ялгышты. Халык әүвәле аның сүзләре белән килеште. Бер ай буена күзләреннән яшь, телләреннән аһ төшмәде. Чөнки барсы да ант эчкәннәр иде. Сер бирмәделәр. Кәгап бине Ишраф исемле шагыйрь бар иде Аның нәселе яһүдиләрдән булганлыктан, гарәпләрнең эшенә катышуны үзенә гадәг итмәсә дә, корәишләрнең Бәдердә җиңелүе аңа бик ю тәэсир ясап, мөселманнарның алга китүенә хәвефләнә башлады. Мәккәгә ю i алды Әбу-Вилага исемле дустына кунакка төште. Корәишләрнең һәлакәте һәм үлгән кешеләренең хәсрәте белән көйгән рәвештә бер бәет язып, аны гарәпләр теленнән бәян итен, мәҗлескә җыелган Мәккә халкына укыды Кемнәр тыңладылар, аларның күңелләре кузгалды. Бәгырьләре көйде. Тәкатьләре бозылды, шигырь белән әйтелгән аһ авазына кушылдылар һәм елау-сыктау корә- иш хатыннарын үзенә буйсындырды. Мәккәнең тынычлыгы китте. Берсенә икенчесе кушылды. Башларын ачып, чәчләрен йолкый-йолкый үкседеләр. Хатын-кызларның аһ-зары ирләрнең дә күңелләрен кузгатты. Кемнәр юл тузанына ятып елады, кайсылары исә, Мәккә капкасыннан чыгып, Бәдер тарафына йөз куеп үкседеләр. — Безнең шәһәребездә бер генә ир дә калмадымы?..—диделәр алар, такылдап.— Шул Мөхәммәдиең башына җитәргә кулыгыздан килерлек түгелме? Безнең батыр ирләребез һәм баһадир улларыбыз җаннарын да кызганмадылар. Ә сез куркып качкансыз.. Аларның шушы рәвешлә сөйләүләре һәм бәддога укулары, Мөхәммәдиең канын таләп итүләре көннән-көнгә арта барды. Ирләре һәм исән уллары боларны ишетеп ачындылар. Әмма арадан бер генә батыр да күтәрелмәде, Мөхәммәдтән үч алырга җөрьәт итмәде. Бу хакта бигрәк тә Сафуанның каны кызды. Кемне дә булса Мәдинәгә күндерергә ниятләде. Бәдер сугышыннан соң бер ай чамасы вакыт үтеп, Мәккәдә хатыннарның ирләрне хурлавына чик-чама калмагач, Сафуан үз янына корәишләр арасында кансызлыгы вә мәгънәсезлеге белән танылган, һәр эшне кызулык ярдәмендә кылып ташлаучы Гамир бине Ваһһапны чакыртыл, аның күңеленә үтү теләгендә мәҗлес корды. Бәдердә үлеп калган кешеләрне искә алдылар. Мөселманнарны хурладылар. Алар кулында әсир булып ятканнарын хәтергә алдылар. Гамир бине Ваһһапның да улы Мәдинәдә тоткын иде. Бу сүзләр аның канын тәмам кайнатып җибәрделәр. Алларына куелган ризыкны күңелләре кабул итмәде. — Тормышның яме, икмәкнең ләззәте бетте,—дип зарлангандай итте Сафуан, озын бер сүзне башларга җыенгандай. Әмма Гамир аңа ялгап китте: — Минем динемә һәм гаиләмә озын гомерләр булсын... Улымны таләп итү сәбәбе белән Мөхәммәдкә һәм аның сәхабәләренә барырмын. Аны шунда катил кылырмын,—диде.— Мөхәммәдиең ялгызы гына базарларда һәм бакчаларда, сарайларында йөргәнен күзәтермен, берәр ничек форсат табып, аны үтерермен! — дип, ниятен ачып салды.— Юкса, хатыннардан оят... — Син белерсең, бу эш инде минем кулымнан килмәс, көч вә куәтем юктыр,—диде аның сүзләрен күтәреп алган Сафуан—Әмма гаиләңне ярдәмемнән ташламамын, аларның язмышын миңа ышандыра аласың! Алар шулай килештеләр. Гамирның инде сүзеннән кире чигенерлек чарасы калмады. Биленә кылычын элде. Шулай да, эшнең ахыры билгеле булмыйча, бу сөйләшүне һичкем ишетмәсен һәм икесе генә белсен дип сүз куештылар. Шайтаннарның шайтаны сыйфатында танылган Гамир бине Ваһһап эшне озакка калдырырга теләмәде, сәфәргә чыгуны мәслихәт табып, Сафуанның олы киңәшләренә колак салып, шул мәҗлестән соң, Мәдинәгә юнәлде. Шәһәргә килеп җиткәч, пәйгамбәрнең мәсҗеден эзләп тапты. Аның капкасына тукталып, дөясеннән төште. Эчке таба узарга теләде һәм шунда берничә мөселман белән әңгәмә коручы Гамрел-Фәрукны күреп алды. Ул арада Гамр дә Гамирне хәтерләп олгерде. Йөзендә һәм яшертен эш итүендә бер-бер хәйлә белән йөрү дәлилләрен сизенеп, бүтәннәргә аның кемлеген аңлатып өлгерде. Бәдер сугышында кяферләрне мөселманнарга каршы дәртләндерүләрен дә исләренә төшерде Шуннан соң аны каулый башладылар һәм тотып алдылар. Гамрел-Фәрук исә Мөхәм- мәд пәйгамбәр каршысына барды һәм Гамир бине Ваһһапның мәкер белән Мәдинәгә килүен әйткәннән соң, моңа карата үз фикерен белдерергә кирәк тапты: — Аның үч алу теләгеннән, йа Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, котыла алмассың, без аны әсир иттек!—диде. — Минем каршыма китер!—дип әмер бирде Мөхәммәд пәйгамбәр. Шуннан соң хәзрәте Гамр бер кулына Гамирның кылычын, икенчесенә кынын тотып, монафикъны Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына китерде. Якындагы әнсариларга әмер бирде. — Мин бу кешенең юньле уй белән йөрүенә ышанмыйм, хәвефтән имин түгелмен, пәйгамбәребезнең уны-сулыннан басыгыз Бер-бер усаллык белән хәрәкәт итә башласа, әзер торыгыз! — диде Йа Гамр, диде Мөхәммәд пәйгамбәр,— Гамирдән кулыңны ал, бире килсен! Гамрдәп котылгач, Гамир алга атлады һәм җәһилият заманындагыча итеп сәлам бирде Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр аның ул рәвешле исәнләшүен кабул итмәде. — Аллаһы тәгалә миңа җәһилият тәхетен ят кылды, мәкруһ кылды, җәннәт тәхетен насыйп әйләде. Ул—сәлам!—дип белдерде Аннан соң гына:— Нигә килдең? — дигән соравын бирде — Әсиремне эзләп килдем. Улым артыннан,—диде җавабында хәйләле Гамир бине Ваһһап.— Миңа яхшылык итсәң иде?.. Мөхәммәд пәйгамбәр исә бөтенләй бүтән нәрсәгә игътибарын юнәлтеп, аны дөрес сүзгә чыгарырга теләгәндәй итте һәм тагын да сорап куйды: — Ә бу кылыч нәрсәгә? — Аллаһы тәгаләң сиңа үзе белдерсен,—дип җавап бирде Гамир, мыксыллы елмаеп. Аның мәкере һәм усаллыгы йөзенә чыккан, максатына ничек тә ирешү теләгендә акылы шашына иде. — Йа Гамир, әйт, ни өчен килдең, турысын сөйлә, ялган килешмәс! — диде соравын кабатлап Мөхәммәд пәйгамбәр. Әмма бу юлысы да монафикъ үзенең Бәдердә әсир ителгән улын эзләп килгәнен белдерде, пәйгамбәрдән яхшылык өметендә калуын әйтте. Бу җавапка канәгатьсез калган Мөхәммәд галәйһис-сәлам аның җавабына елмаеп кына карады, мәкерен сизенгән кеше төсле кузгалып куйды. Хәйләкәр Гамир асыл ниятен белдермәячәк иде. Шунда пәйгамбәр кабат сүз башлады: — Йа Гамир,— диде,—Сафуан белән бергә өеңдә нәрсә хакында сөйләштегез, пинди шарт куйдыгыз? Гамирнең кинәттән йөзе үзгәреп китте, шулай да сер бирмәскә уйлады һәм: — Әгәр билгеле дип беләсең икән, үзең бәян ит...—дип кенә җавап бирде Әмма пәйгамбәрнең шунда Сафуан һәм үзенең ниләр хакында килешүләрен әйтер дин башына да китермәде. — Син аның белән мине катил кылырга кирәклек хакында сүз куештың, бу гөнаһ гамәлгә алыначагыңны белдердең. Ә ул, үз чиратында, синең гаиләң турында кайгыртачагына ышандырды,—дип, Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәллам барсын да бәйнә-бәйнә сөйләде Бу хәбәрләрне ишеткәч. Гамир югалып калды. Сер капчыгы тишелүдән ни әйтергә дә белмәде, зәһәр теле илә сүзнең дөреслеген расларга да көченнән килмәде. Бераздан соң гына: — Боларны сойләшкәнебезнс Сафуан hast миннән бүтән һичкем дә ишетмәде...— дип кенә әйтә алды — Бар нәрсәне белеп торучы һәм ишетүче, күрүче Аллаһы тәгалә икәнлеген минем хәбәр иткәнлегем юк идеме? диде Мөхәммәд пәйгамбәр,- Ул мина барсын да әйтте, ул мина сезнең серләрегезне чиште. Шунда Гамир: __ Хактан да син Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, мин моңа чыннан да инандым! Аллаһы тәгалә бер һәм бар, тиңдәше дә, ошашы да юк! һәр нәрсәне теләдең исә, булышлык итә' Ә без һаман да наданлыгыбыз белән аны инкарь итеп килдек, ахмаклыкта калдык' Ул -хак. мин чыннан да Сафуан белой боларны сонлошкән идем Бетнең янда һичкем юк. тынлап торучыбыз булмады Моны сина Аллаһы тәгалә хәбәр бирганено инандым' Аллаһыга шокер, олхөмдүллиллаһ. ул мине хак һәм тугры юлына күндерде, күзләрем ачылуга ярдәм итте!—диде. Аның сүзләре шулкадәр ялкынлы һәм тәэсирле иделәр ки, янында тыңлап торучы сәхабәләр барсы да хәйранга калдылар. Моңа кадәр Фәрухның күзенә бер кабахәт дуңгыз кебек күренгән Гамир кинәт яктырып-нурланып китте. Әйтерләр ки, бәндәләрне иман нурга күмә һәм бүтәннәр каршысында соекле итә, чөнки иманнан кешеләргә нур иңә! Бу нур— Аллаһы тәгаләнең нурыдыр, бу нур — бәхет вә сәгадәт нурыдыр! Бу нур— аталарының балаларына тапшырачак һәм нәселләрен жирдә саклаячак ышаныч нурыдыр! Менә шуңа күрә дә Ислам дине, бер һәм бар булган Аллаһы тәгаләгә инану мөселманнарны бүтән кавемнәрдән өстен итә. Аларның бәхете елданелга ишәя һәм көчәя генә бара. Бары тик иманнарына тугры булсыннар да бәхетләренең чыганагын онытмасыннар... Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр барча сәхабәләренә мөрәҗәгать итте һәм болай дип үтенде: — Мин Гамирның иманына тугры калуын теләрмен! Сез аңа Коръәне кәримне өйрәтерсез, улы Ваһһапны әсирлектән азат кылыгыз! Әмма Гамир: — Йа Аллаһы тәгаләнең сөекле пәйгамбәре, мин шуны үтенермен, Коръәннән әүвәле кальбемне чистартуны үземә бурыч итеп алыйм, аннан соң укырмын, өйрәнермен! Рөхсәтең белән боерсаң иде, Мәккәгә барыйм һәм андагы корәишләрне Исламга дәгъват кылыйм! Шунда бәгырем дә сафланыр!—дип сорагач, сәхабәләр каршы килмәделәр. Мөхәммәд пәйгамбәр исә аны улы Ваһһап белән бергә Мәккәгә күндерде, изге ниятендә Аллаһы тәгалә юлдаш икәнлеген белдерде. Ә анда аны көн дә диярлек Сафуан көтә иде. Кемнәр Мәдинә шәһәре ягыннан килсәләр, тиз арада аларның каршысына чыгып: — Анда киткән сер дустым бар, берәр хәбәрен әйтмәссезме?—дип сорый торган булды. Мәккә корәишләре Бәдер сугышында һәлак ителгән туганнары өчен кайгырышып, ничек тә Мөхәммәд пәйгамбәрдән үч алырга кирәклек хакында планнар корганда, ул алар янында серле генә елмая һәм үзләрен бер-бер хәбәр белән сөендерәчәген уйлап, рәхәт хисләр кичерә иде. Гамирнең гаиләсе хакында да даими кайгыртып торды. Инде кайтыр вакыты да җитәргә тиеш иде. Көннәрнең берендә Мәдинә тарафыннан аңа көтелмәгән хәбәр китерделәр: «Гамир бине Ваһһап мөселман булды!»—диделәр. Сафуанның моңа ышанасы килмәде, хәбәрләрен инкарь итте. Шулай да Гамирның иман китергәне үзе кайтып күренгәч билгеле булды. Ул бүтәннәрне дә Ислам диненә чакыра башлады. Сафуан аның белән күрешмәс һәм сөйләшмәс дәрәҗәдә үпкәләде. Корәишләр исә Гамир белән һичбер авыз әңгәмә кормаска ант эчтеләр. Мәдинә шәһәрендә данлыклы шагыйрәләрдән яһүдә Гасыймә бар иде Ул бәеттә һәм җырда гаять тә маһир ксмсәнә булып, бу остапыгын исламга һәм мөселманнарга каршы файдаланды. Аның усал теле һәм елатырлык сүзләрен тыңлаган кешеләр чыннан да Мөхәммәд пәйгамбәрнең өмметеннән йөз чөерә иделәр. Әмма һичкем аңа зыян китермәде, мөэминнәр исә шигырьләренә, дикъкать итеп, колак салуны кирәк эштән санамадылар. Әмма бу яһүдә хатынның монафикълар каршысында дәрәҗәсе шактый зур булып, олуг хөрмәт ияләреннән санала торган иде. Әтисе шулай ук яһүдиләр гәифәсеннән Мәрван исемле кеше идс. _ Мөселманнар Бәдер сугышына киткәч, бу хатын Гасыймә тәмам барлык осталыкларын эшкә җикте, Мөэминәләрне дә котыртты, аларның иманнарын какшатырга тырышты. Бер-бер артлы һәртөрле шигырьләр чыгарды, сәхабәләрдән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзеннән ачы итеп көлде. Тел шакшылыгы пакизә өммәтнең күңеле сафлыгын боза башлады. Аны тыярлык һичкем табылмады. Шулай да Мәдинәдә Гасыймәнең шигырьләреннән шактый хәбәрдар, Мохәммәд пәйгамбәргә һәм Аллаһы тәгаләгә чиксез мәхәббәт тотучы Гамир бине Гади исемле бер зат бар иде. Аны картлыгы сәбәпле яуга алмадылар Көннәрнең берендә Гамир бине Гади теге яһүдә хатын Гасыймәнен чираттагы шигырен ишетте, сәхабәләрнсн жинелеп кайтачакларын белдереп лаф орган бу әсәре картлачның бәгырен кисте һәм ул шунда — Валлаһи дип әйтәм. әгәр дә Мохәммәд пәйгамбәр бу сәфәреннән исәнимин әйләнеп кайтса, нурлы йозс белән шәһәребезне сөендергән көнендә шушы Гасыймәне катил итәрмен' — диде. Аның вәгъдәсе чын йөрәктән иде һәм менә сәхабәләр җиңү яулап кайттылар. Мохәммәд пәйгамбәр үзенең йөз нуры белән Мәдинәне яктыртты. Гамир бине Гади исә туры шул шагыйрәгә китте, үзе белән бергә юлдаш та алды Гасыймәнең йортына керделәр. Ул күкрәгенә баласын тотып имезә иде. Гамир бине Гади һичбер офтанмыйча аның бу малаен кулларыннан тартып алды һәм: — Инде синең телең киселергә, жәһәггнәмгә олагырга сәгатен килде' Мөселманнардан көлүче, Мохәммәд пәйгамбәребезне яман телең белән пычратучы син түгел идеңме?!—дип ачудан бу хатынның күкрәгенә кылычын терәде. Гасыймә аны-моны аңларга өлгермәде, котылырга дигән ният белән читкә тайпылырга уйлады Әмма Гамир кулындагы кылычына бар көче белән басты Гасыймәнең күкрәгеннән үтеп, ул кылыч бу хатынның аркасыннан чыкгы. Ул шулай үтерелде Яһүдәнең йортын ташлап чыктылар һәм Гамир бине Гади туры Мохәммәд пәйгамбәр янына китте Алар намазда иделәр Гамир дә тезләнде, әмма кылган вакыйгасыннан соң, күңеле какшау сәбәпле зиһенен җыя алмыйча аптырады. Моны Мохәммәд пәйгамбәр дә сизенде һәм: — Йа Гамир,—диде,— син ул шагыйрәне үтердеңме? — Әйе,—диде картлач. Йөзенең борчулы икәнлеген һәркем күреп алды.— Миңа моның өчен ни булыр, Аллаһы тәгаләдән газап ирешерме?— дип офтанды. — Юк.— диде аңа Мохәммәд пәйгамбәр.— син Аллаһы тәгалә һәм аның рәсүле каршында ярдәмчесе булырсың,—дигәннән соң, сәхабәләр- гә карады һәм - Күрегез, сезнең яныгызда, белергә теләсәгез, Аллаһы тәгаләнең һәм аның пәйгамбәренең ярдәмчесе бардыр, ул — Гамир бине Гади,—дип белдерде. Шуннан соң гына картлачның күңеле тынычланды Аллаһы тәгаләнең һәм пәйгамбәренең теләген тоеп эш иткәне өчен сәхабәләр сөекле күрделәр. Инде Мәдинә һәм аның тирәсендәге мөселманнар дошманнарыннан азат ителергә тиеш иде Мохәммәд пәйгамбәр Мәдинәгә һиҗрәт иткәннән соң. шәһәр тирәсендә һәм эчендә яшәүче яһүдиләр белән килешү төзелде Икс як га бср-бсрсснсң эшләренә тыгылмаска, дошманнарына ярдәм итмәскә, ыз- гыш-талашлар тудырмаска, тату гына яшәргә булдылар Әмма алга таба үзара мөнәсәбәтләре катлауланганнан-катлаулана барды Ислам диненең коннән-кон үсеш һәм таралыш ала баруы, гарәпләр арасында дәрәҗәсе артуы яһүдиләрнең күңеленә тиде Яһүдиләрнең көнчелеге инде сизелерлек артуга карамастан, мосе г- маннар моны вакытлы күренешкә генә санап, аңа артык әһәмият биреп тормадылар Әмма эш аның белән генә бетмәде Шушы Кинкагь кабиләсе дип йөртелгән яһүдиләр үзара сүз чыгардылар һәм — Гарәпләр сугыш уенының ни икәнлеген дә белмиләр' Җиңдек дип лаф орган булалар Нинди җиңү ди ул. Сугыша белмәгән корәишларнс куркыттылар да тантана итәләр дип. һәртөрле сүзләр тараттылар Мохәммәд пәйгамбәрнең исемен атый .пыи хәтта хурлауга к пэр барып җигүчеләре күренде Әмма мөселманнар бу хәлләргә дә түзә бирделәр Кннкагъ яһүдиләре моның белән генә тынычланмады. Сүз артыннан сүзләр куертып: — Менә безнең белән орышып карасыннар! Алар бит бездән куркалар, күрербез, кем көчле дә, кайсыбыз җиңәр!—дип үзләрен өстен чыгара иделәр. Боларны сәхабәләргә, аларның хатыннарына әйтеп, оятлы итәргә тырышалар, Бәдердәге канлы бәрелештә мөэминнәрнең җиңүен саннан чыгаралар иде. Аларның болай сөйләнүләрендә бер-бер сәбәп барлыгын алдан ук сизенеп торучылар: — Яһүдиләр безнең белән сугышырга телиләр! Элеккеге килешүне боздылар. Алар белән бергә эш итү мөмкин булмаячак! һәркемгә саклык кирәк. Көнчелектән каннары кызган,—дип белдерделәр. Әмма Мөхәм- мәд пәйгамбәр һаман да боларның сүзләренә колак салмагандай эш итте, яһүдиләрнең көнчелекләре сүрелү өметендә иде. Әмма вакыйгалар көтелмәгән яктан куерып киттеләр. Базар көн иде. Бер мөслимә хатын шушы яһүдиләрнең мәхәлләсенә килде һәм кирәк булуы сәбәпле, алтын һәм көмештән затлы әйберләр коючының алачыгына тукталды, эшенең тәмам ителүен көтеп утырганда икенче яһүди, аның артыннан төшеп, һәм итәген кадакка беркетеп, читтән эшнең нәрсә белән бетәсен көтеп тора башлады. Шунда бер гарәп тавыш бирде. Хатын урыныннан кузгалды, әмма кадакланган күлмәк итәге ертылып китте һәм гаурәте ачылды. Бу оятыннан мөслимә агарынды һәм кычкырып җибәрде, кая керергә белмәде. Тавышына килеп җиткән бер мөселман ир, яһүдиләрнең бу рәвешле мөслимәне рәнҗетүләрен күргәч, түзеп кала алмады, кылычын чыгарды. Гаепле кешегә таба ыргылып, аны үтерде. Әмма хатын-кызның намусын яклап чыккан бу ирнең шушы рәвешле эш итүен Кинкагъ яһүдиләре яратмадылар, һәммәсе бергә, кылычларын чыгарып, сәхабәнең өстенә килә башладылар. Ул, алар белән сугышып, һәлак булды.Бу вакыйга исә мөселманнарның һәртөрле җәберләүләргә түзәргә күнеккән бәгырьләренә сукты, сәхабәләрнең күзләренә ачу һәм үч алу кайнарлыгы бәреп чыкты. Мөхәммәд пәйгамбәрдән исә яһүдиләргә каршы яу чыгарга таләп иттеләр. Әмма эшне болай җиңел кулдан гына башкарып ташлау хаталануга китерергә мөмкин иде. Мөхәммәд пәйгамбәр үзе яһүдиләргә хәбәр салды һәм аларның кабиләләрендә дан тоткан дәрәҗә иясе кешеләрне чакыртты. Арада туган низагны тыныч юл белән хәл кылуны кирәк тапты. Яһүдиләрнең олуг затлары килгәч, ул аларга — Сезнең көнчелек кылуыгыз һәм мөселманнарга дошманлык итүегез урынсыз. Әгәр дә җиңүләргә безнең кебек ирешергә телисез икән, ул вакытта сез дә Ислам динен кабул итеп, иман китерегез! - диде, үгет бирде. Әмма аның бу гадел сүзләреннән яһүдиләрнең олылары үртәлделәр генә. Алар Мөхәммәдкә: — Әллә безне синең кавемең корәишләр кебек сугыша белмибез дип уйлыйсыңмы?! Әгәр дә безнең белән орышырга теләсәң, күрербез, ахыры ничек бетәр,—диделәр дә, шушы сүзләре илә пәйгамбәрне куркытырга теләп, урыннарыннан кузгалдылар, мәҗлесне ташлап, чыгып киттеләр Бу инде мөселманнарга алга таба яһүдиләр-белән тыныч яшәү мөмкин түгеллеген аңлата иде. Бу инде яһүдиләрнең сәхабәләргә, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзенә сугыш игълан итүе иде. Бу инде аларның хыянәте иде. Мөхәммәд пәйгамбәрне сагыш биләп алды. Шунда аңа Җәбраил фәрештә иңеп килде һәм хыянәт итүче кавемнең Аллаһы тәгаләнең дошманнары икәнлеген белдерде. Яһүдиләрнең игълан иткән сугышына каршы сәхабәләр яу әзерли башладылар. Мөхәммәд пәйгамбәр бер гаскәр тәртип итеп, аның башына Хәмзәне куйды, Мәдинәгә хәлиф итеп Әбу-Либабәне калдырды. Сәхабәләр гаскәре шәһәрдән чыгып, яһүдиләрнең диварлар белән ныгытылган калаларына керде. Бу хәлне күргәч, аларның күңелләренә курку һәм хәвеф иреште. Әле кайчан гына үзләрен сугышта маһир вә оста булачак дип тәкрарлаган кушйөрәклеләрнең муеннары җилкәләренә сеңде. Мөселманнарның гаскәре аларның каласында унбиш көн торды, шуннан соң гына, Мөхәммәд пәйгамбәр яһүдиләргә әмер бирде: хыянәтче кавем,—диде.—Сез бүгеннән шәһәрегезне ташлап китәсез, бүтән урынга күченәсез. Барча малларыгызны монда калдырасыз. Минем хөкемем буенча эш итсәгез, берегезне дә катил кылмабыз! — диде. Пәйгамбәрнең бу таләбенә әүвәле буйсынырга теләмәсәләр дә, чарасызлыклары сәбәпле, ахырда калаларын һәм гомер буйларына җыйган, атабабадан килгән малларын калдырып китәргә мәҗбүр булдылар. Сәхабәләр аларның кулларын артка бәйләделәр. Барсы җиде йөз кеше иде. Берсенә дә миһербан ителмәде. Алар Мөхәммәт пәйгамбәрдән яхшылык үтенеп карадылар, әмма ләкин ул бөл арның сүзләренә илтифат итмәде. Күңелендә ал арны катил кылу теләге бар иде. Яһүдиләр өмет һәм үтенеч илә итәгенә ябышкач кына, пәйгамбәрнең күңеле йомшарып, аларның кулларын чишәргә боерды һәм: — Бу рәвешле китсәләр, берәр угырыга очрап, барсы да катил кылынырлар. Аллаһы тәгаләнең җәзасы ирешсен үзләренә!—диде. Кабат оч көн мөселманнарның кул астында торганнарыннан соң, үзара киңәшеп: — Безгә сәхабәләр белән яшәү һич мөмкин түгел, алар белән сугышырлык хәлебездә түгелбез Тынычрак берәр урынга күченик.— диделәр һәм шуннан соң, Шам тарафына киттеләр Әмма маллары мөселманнар кулында калды. Эчәргә сулары булмады. Алар шул рәвешле барган җирләрендә бик күп зәхмәтләргә очрадылар, ахырда бу кавем тәмам һәлак булып бетте. Әгәр мөселманнар белән дустанә яшәүләрен дәвам итсәләр һәм аларга сугыш таләбе тотып килмәсәләр, әле хәзерге көнгә кадәр шул урыннарында тора бирерләр иде. Бу язмыш Аллаһы тәгаләгә һәм хак дин — Исламга каршы чыгулары очен өсләренә бәла рәвешендә җибәрелде. Шушы кавемнең кирелеге һәм ахмаклыгы сәбәпле мөселманнарның бүтән яһүди кабиләләренә, гомумән яһүдләргә карашы үзгәрде Дошманлыклары зураеп, бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиттеләр Ә югыйсә яһүдиләр һәм гарәпләр икесе дә тугандаш халыклар, гүяки бер атаның икс баласы төсле иделәр. Мөхәммәд пәйгамбәрдән Бәдер сугышында җиңелүләренең үчен алу өчен Әбу-Суфийан кырык кешелек гаскәр белән Мәдинә тарафына юл алды. Исәбе ничек тә булса пәйгамбәрне очратып, аны үтерү иле. Әмма Мәдинәгә керергә кыймады Шәһәр тирәсендәге авылларны айкап йөрде. Берсендә кабул итмәсәләр. икенчесенә юнәлде Бәхетенә күрә фикерләшләре дә очрады. Алар белән хәмер вә шәрабне авызларына коеп, ничек тә сәхабәләрнс хур итәргә киңәш иттеләр Юлларына туры килгән мөселманнарга мәрхәмәт күрсәтмәделәр, үтерә бардылар. Йортларын таладылар, бакчаларын боздылар. Бу хәбәр Мөхәммәд пәйгамбәргә ирешкәч, ике йөз кешедән торган сәхабәләр гаскәрен күтәреп, дошманнарының артына төште. Әмма ӘбуСуфийан габанын ялтыратты. Ислам дине бер Мәдинә шәһәрендә генә түгел, ә якын-тирәдә1с гарәп кабиләләренә дә таралырга тиеш иде. Әгәр до моңа ирсшмәсәлөр, дошманнарыннан саклану һәм диннең алга таба үсеше тәэмин ителмәячәген Мөхәммәд пәйгамбәр яхшы төшенде, һиҗрәтеннән соң икенче елының ахыры һәм өченче елының башларында, сәхабәләрдән «аскәрләр төзеп, Ислам диненең куәт алып китүе өчен Мәдинә һәм аның тирәсендәге кабиләләргә юнәлде Әмма гарәпләргә бу ошамады, алар әле һаман да Исламны кабул итәргә теләми иделәр Мөхәммәд пәйгамбәр. икс иоз кешелек гаскәре белән иманга килмәүче Бәни-Сәлим һәм Гыитфан кабиләләренә юнәлде. Аларның тормыш корган авылларына ирештеләр. Әмма бер генә бәдәви гарәпне дә тапмадылар. Алдан хәбәр алып, бу урыннардан күчеп китү җаен караганнар иде. Сәхабәләрдән берничә атлы һәм дөяле гаскәри әйләнә-тирәне күзәтү һәм алар хакында хәбәрләрне барлау өчен җибәрелде. Күзәтчеләр, бер дөя көтүенә туры килеп, көтүчесеннән: — Сәлим кабиләсе хакында хәбәрең бармы? Алар кая киттеләр?— дип сорадылар. Бу кемсәнә боларның Мәдинәдән килгән Мөхәммәд пәйгамбәр гаскәриләре икәнлеген аңлап алды. Әгәр дә дөресен әйтеп бирмәсә, эшнең ахыры начар бетәсен аңлап, үзе өчен хәсрәтләнде. — Сәлим кабиләсе кешеләре шушы су янында кичләрен уздырдылар, монда кунган иделәр, инде хәзер кайда киткәнлекләре минем өчен мәгълүм түгел,—диде ул, акланып. — Бу дөяләр кемнеке?—диде сәхабәләр. — Аларныкы! Хәбәрне Мөхәммәд пәйгамбәргә җиткерделәр. Озак уйлап торма- стан, гүяки барсы да аңа алдан билгеле булган төсле, әмер бирде: — Дөяләрен Мәдинәгә куып илтегез. Әгәр дә малларын эзли башласалар, үз аяклары белән каршыбызга килерләр!—диде. Мәдинә шәһәре тирәсендә бер таифә җыелып, караклык һәм юлбасарлык белән шөгыльләнә башладылар. Әйтерләр, элгәре алар бу якларда күренмәгәннәр, соңгы вакытларда гына каяндыр үтеп барышлый тукталганнар. Әмма эшләрен мәкер һәм хәйлә ярдәмендә кылалар икән. Үзләре юлбасарлык итәләр, ә гаепне Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм аның сәхабәләренә аударалар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең моңа кәефе китте һәм сәхабәләрнең гаскәрен күтәрде. Мәдинәгә хәлиф итеп Госман бине Гаффанны тәгаен кылды. Барысы бергә дүрт йөз илле гаскәри иделәр. Аларны Мөхәммәд пәйгамбәр шул угрыларга каршы көрәшергә һәм аларны Мәдинә тирәсеннән куып җибәрергә алып чыкты. Юлларына Җәббар исемле бер кеше очрады. Монафикъ иде. Мөхәммәд пәйгамбәр аннан угрылар хакында белгәнме-юкмы икәнлеген сорады. Җәббар дөрес сүзле кеше иде, җавап бирде: — Мин алардан хәбәрдармын,—диде.—Әмма алар синең белән сугышырга уйлап та карамыйлар. Ул караклар синнән һәм сәхабәләрең- нән куркалар. Килүегез хакында ишетүгә, таулар ягына киттеләр,—диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аның җавабы белән канәгать калды һәм, күңеле хушланып, аны Ислам диненә әйдәде. Җәббар исә балаларча сөенде һәм иман китереп, мөселман булды. Хәзрәте Билал аңа юлдаш һәм укытучысы итеп тәгаен кылынды. Юлларын дәвам итеп, угрыларның таулар арасына качканын һәм анда үзләренә сыену урынын тапканнарын күрделәр. Шунда гаскәр тукталып, яу хәстәрен күрергә уйлады. Әмма яңгыр ява башлады. Мөхәммәд пәйгамбәр исә үзенең җәймәләрен бер агач төбенә җәйде һәм ял итәргә ниятләде. Шулай тынычлык табып, йокыга талды. Таулардан угрылар мөселманнарның бер эш-хәрәкәтләрен күреп тордылар. Араларында батыр һәм көчле саналган Турәс исемле берәү бар иде. Аңа алар: — Агач төбендәге ул кеше Мөхәммәдиең үзе булырга кирәк,—диделәр.— Форсаттан файдаланып, аңа чара күрергә мөмкиндер! Бу сүзләрдән соң илһамланып, Турәс шунда ук кылычын кулына алды һәм, сәхабәләргә сиздермәскә тырышып, пәйгамбәрнең остенә килде, баш очына чыкты. Катил кылырга әзер иде. Әйтерләр, адәм балаларының мәкерлегенә Шайтан үзе юлдаш булыр дип. Шуның өчен дә усаллар яшертен генә үз теләкләренә ирешәләр, угрылар да үз эшләрен төнлә кылалар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең баш очында Турәснең үткер кылычы ялтырады, аһ итәргә дә өлгермичә, ул һәлак буласы иде. Әмма шулвакыт Җәбраил фәрештә килеп җитеште һәм угры Турәснең йөзенә каты итеп орды. Мәлгуньнең кулыннан кылычы читкә очты, үзе арты белән мәтәлеп китте һәм чалкан ауды. Кайбер риваятьләрдә шулай сөйләнер: кайчан Турәс кыпычы белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең муенына басты, әйтте: — Бу һәлакәтеңнән сине кем коткарыр? Аңа җавабында Рәсүл Әкрам: Аллаһы тәгалә! —дип әйтүгә, Җәбраил фәрештә күктән иңеп, мәкер иясенең йөзенә орды, баш-аяк әйләндереп, кылычын алды һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең кулына тоттырды. Инде хәзер Турәс угры үзе чалкан ята һәм аның баш очында кылычы үз канын таләп итә иде. — Сине үлемнән кем коткарыр?—диде Мөхәммәд пәйгамбәр, аның муенын өзәргә ниятләп. — Әшһәдү ән-лә иләһи иллаллаһ вә әшһәданикә рәсүлуллаһ!—диде Турәс, Мөхәммәд пәйгамбәргә иман китерде. Аннан соң ант эчте, халыкка һичбервакыт зыян салмасын белдерде. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа кылычын кире кайтарды. Турәснең исеакыллары китте. Никадәр золымнар кылып та, бу рәвешле күңеленә мәрхәмәт ирешкәне юк иде. Инде хәзер, кулына кылычы кире кайтарылгач, ни өчен килгәнлеген исенә төшереп, ниятенә ирешергә генә калган иде, әмма кодрәте бетте. Иман китерү шатлыгы белән күңеле нурланып, үзен бәхетле тойды — Ни өчен миңа кылычымны кире кайтардың?—дип сорады ул шунда Мөхәммәд пәйгамбәрдән. — Син инде иман китердең, мөселман булдың!—диде пәйгамбәр аңа.— Ә мөэминнәр бср-бсрсснә җәбер-золым кылмыйлар Син хәзер Аллаһы тәгаләгә сөекле булдың! — Син миннән коч вә куәттә мең тапкыр өстен, изге һәм соеклесең! — диде аңа каршы Турәс.— Гомерем буе тугры хезмәтемдә булырмын. Бер ялгышымны мең яхшылык белән кире кайтарырмын! Ул шулай вәгъдәләр бирде, антлар эчте. Мөхәммәд пәйгамбәр аны ирекле кылды. Гаскәрен күтәреп, Мәдинә тарафына борды. Инде угрылар белән орыш кылуның кирәге калмаган иде. Унберенче кон дигәндә сәхабәләр өйләренә исән-имин кайтып ирештеләр. Турәс исә үзенең иптәшләре янына дип тауга күтәрелде. Алар сәхабәләрнең, үзләрен эзәрлекләмичә, кире китүләренә һәм мәкер белән җибәрелгән баһадирларының максатын үтәмичә кайтуына гаҗәпсенгән иделәр. Яннарына Турәс менеп җитүгә: — Син бит Мөхәммәдие үтерергә тиеш идең. Нәрсә булды? Нигә аңа тимәдең?—дип, төрле яктан сорауларын яудыра башладылар — Өйс,—диде Турәс, вакыйганы бәян итеп.— Мин аны үтермәкче идем. Теләгемә мәкер юлдашлык кылды. Аның баш очында кылычымны күтәрдем, әмма шулвакыт ак киекшән күркәм бер сурәтле зат пәйда булды вә йөземә китереп сукты. Мин әйләнеп киттем, аркам белән барып төштем. Кылычым кулымнан төште. Иманым камил, бу зат фәрештә иде. Мин аны үз күзләрем белән күрдем. Аның гайрәтенә исләрем- акылларым кипе Моңа кадәр андый коч-куәт иясе бер генә ирне дә очратканым юк иде. Мөхәммәд пәйгамбәргә, Аллаһы тәгаләнең берлегенә һәм бар нәрсәләрнең хуҗасы икәнлегенә иман китерегез, мин лә мөселман булдым!—дип, аларны да өнди башлады. Әйтерләр, шушы вакыйгадан соң, Мөхәммәд пәйгамбәргә бер аять инде һәм анда золым-мәкер ияләренең дә Ислам тәрбиясеннән юллары яхшылыкка таба борылыр дип белдерелде. Мәккә корәишләре сәүдәсез яши алмый иделәр Бу хәл Мәдинәдәге мөселманнарга да мәгълүм иде. Шунлыктан иртәме-соңмы мөнафикъларның кәрван йөртәчәген белешеп тордылар Шулай да корәишләр ерак сәфәрләр1 ә чыгудан тыелып, үз тирәләрендә генә сәүдә эшеннән файда итәргә уйладылар Әмма бу мәшәкатьләре вак һәм керемле түгел иде Сафуан ничек тә олырак эшләргә алынырга теләде. Әүвәлге бәдәви гарәпләрдән Мәдинә хәлләрен сораштырып белештерде. Ана шул иреште: Мөхәммәд пәйгамбәр яһүдиләр белән орышлар оештыра, аларны иманга кертергә ниятли икән, сәүдә юлларында корәишләр кәрван йөртә алалар, тыныч, имеш. Бу форсаттан ул тизрәк файдаланып калырга уйлады. Кәрванын Шам тарафына барырга әзерләде. Аңа Мәккә байларыннан һәм дәрәҗә ияләреннән Хавитап бине Габделгузза, Габдулла бине Әбу- Рабигъ та кушылып киттеләр. Сафуан бине Өммийат үзе кәрван башына басты. Бәдер сугышында катнашмаганлыгы сәбәпле, мөселманнарның аңа карата үпкәләре юк, дип уйлады. Аны алда Шам базары, андагы затлы комач тукымалар, байлык һәм мал көтә иде. Корәишләрнең кәрваны Мәккәдән чыкканлыгы Мөхәммәд пәйгамбәргә билгеле булды. Зәйд бине Харисны гаскәр башы итеп, аңа йөз кешелек яу тапшырды һәм Сафуанның кәрванына ирешеп, сәүдә юлын кисәргә боерды. Мәккә кяферләренең Мөселманнарга Мәккәдә күрсәткән җәбер-золымнары өчен түләү көннәре җитте. Зәйд бине Харис гаскәрен белеп йөртте. Кәрван юлларын яхшы белгәнлеге сәбәпле, аннан качып китү, яки аларны адаштырып калдыру мөмкин түгел иде. Аның белән килгән егетләр орышка дәртләнеп тордылар. Кәрван күренүгә, Зәйд бине Харис әмерен көтеп торган гаскәренә бер өн салды, һәммәсе дәррәү кузгалдылар, кулларында үткер кылычларын айкадылар. Бу йөз кеше Сафуанның күзенә мең булып күренде. Малларын һәм кәрванны ташлап, барсы бердәй куркып, тизрәк качу ягын карадылар. Шул рәвешле Зәйд бине Хариска бу байлыклар калдырылды. Сәүдәгәрне куып, аларны катил итүне кирәк тапмадылар. Кәрванны Мәдинә тарафына бордылар. Мөхәммәд пәйгамбәр бу китерелгән малларны ятим-ятимәләргә багышлады. Аларны сатып, егерме мең алтын акча китерделәр, һәркем бурычларын түләде, тормышларын яхшыртып җибәрде. Бу вакыйга белән бәйле рәвештә Мөхәммәд пәйгамбәр Зәйд бине Харис хакында: «Гаскәр башлыкларыннан иң хәерле кеше Зәйд бине Харис, мөселман булмаган кешеләргә дә гадел, үз өлешенә канәгать итүче хөрмәт ияседер!» — диде Чыннан да бу шулай иде. Зәйд бине Харис малай вакытыннан бирле Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрбиясендә үз улы кебек үскәнлектән, һәрьяктан аңа охшарга тырыша, анда нинди сыйфатлар күрсә, үзендә дә булдырырга тели иде. Мәдинә тарафында яшәүче яһүдиләрнең олыларыннан Кәгап бине Әшраф Мәккә кяферләре белән бик дустанә кешеләрнең берсе иде. Мөхәммәд пәйгамбәр Бәдер сугышына сәхабәләр белән чыгып киткәч тә, бу хакта серне корәишләргә җиткерүчеләрнең яманы ул булды. Соңыннан да монафикъларның хәлләрен белергә ул йөгерде. Мондый сатлык кемсәнәнең мөселманнар тирәсендә йөрүе һич тә кулай түгел иде. Кәгап бине Әшраф бик оста чичән һәм телгә беткән булуы аркасында, кунак мәҗлесләрендә катнашып, Мәккә кяферләренә үзе чыгарган бәетләрне укыды. Ул арада мөселманнарны мыскыллады, Мөхәммәд пәйгамбәрне ялганчы дип атады. Бәдердә һәлак ителгән корәишләр өчен аһ-зарлар орды. Бу назымнары монафикъларның күңеленә хуш килеп, аларны үч алырга дәртләндерде. Мәккәнең чын дустына һәм сердәшенә әверелеп китте. Киләчәктә дә алар белән бергә буласын, мөселманнарның ниятләрен хәбәр итеп торасын белдерде. Мәдинә тарафында туты- ндый ышанычлы кешенең барлыгы корәишләр очен кулай иде. Әмма Кәгап бине Әшрафның эшләреннән Мөхәммәд пәйгамбәр хәбәрдар булды, Мәккә мәҗлесләрендә укыган мәрсияләреннән берничәсе Мәдинәдәге мөселманнарга да килеп иреште. Болары сәхабәләрнең рухларын сындыру өчен дип тә махсус язылган иделәр. Кәгап бине Әшрафның Мәккәдән Мәдинәгә кайтып, үз авылына киткәнлеге билгеле булгач, Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы тәгаләгә дога укыды. Бу шагыйрьнең мәрсияләреннән күңеле кайткан, гамәлләреннән арыган иде. Йа Раббым,— диде ул, Аллаһы тәгаләдән үтенеп,— Кәгап бине Әшрафның көнчелегенә һәм яла ягулы назымнарына үзең чик куйсаң иде... Мөхәммәд пәйгамбәрнен ошбу сүзеннән соң, Мөхәммәд бине Мөсәл- ләмәт күтәрелде: — Әгәр дә таләбегезне белдерәсез икән, ул вакытта Кәгап бине Әшрафны мин катил итәрмен! —диде. Шул рәвешле бу яһүди икейөзле кешенең язмышы Мөхәммәд бине Мөсәлләмәт кулына тапшырылды. Ул Ислам диненә кергән Кәгапнең туган тиешле якыннарыннан берсе иде. Өенә кайтты. Өч кон буена авызына бер генә кисәк тә ризык капмады, бер генә йотым да су эчмәде. Эченә хәсрәте җыелды һәм акылы шашынды. Бу сүзләрне ни өчен һәм нигә әйткәнлеге турында кат-кат уйланды Әмма сүзен кайтарып алырга соң иде инде. Халыклар арасында туганына туганы кул күтәргәне моңа кадәр сирәк һәм гайре табигый хәл иде, инде Бәдер сугышында бу канун бозылды, хәзер Мәдинә йортына да шушындый ук тавыш-гауга килеп керде. Шулай да Мөхәммәд бине Мөсәлләмәт бу эшләрдә пәйгамбәрнең үзен гаепләргә теләмәде. Аның акылы яктырды һәм ни сәбәпле шулай кан карендәшләрнең дә уртак фикердә булмауларын төшенеп алды. Заманы шундый бер вакыт иде ки, борынгылык белән яңалык йөзгә-йоз очрашып, үзара инкарь итешә, орыша башладылар түгелме? Әмма борынгылык белән яңалык һич тә кешеләрнең аңыннан аерым рәвештә яшәмиләр. Алар һәркемнең күңелендә, уйлау рәвешендә, фикерләү дәрәҗәсендә һәм киләчәкне вә тарихны тоемлауларыннан туган дөньяга карашларында яши. Ислам диненең яңалыкка омтылучыларның уй-хис- ләренә туры килә торган фәлсәфәнең нигезенә корылган, киләчәккә алып баручы дин икәнлеген ахырда төшенеп, Мөхәммәд бине Мөсәлләмәт карарга килде: Кәгапның язмышын хәл итү мәсьәләсен туганнары каршысына куярга һәм пәйгамбәргә бу хакта белдерергә! Мөхәммәд галәйһис-сөлам аның килеп күрешәчәген һәм теләген сөйләп, рөхсәт үтенәчәген көткән иде булса кирәк — Йа Рәсүлуллаһ, бу турыда карендәшләрсм белән киңәш кору тиешледер, рөхсәтегезме?—дип үтенүенә каршы: — Яхшы, бу хакта Сәгад бине Мәгаз белән сөйләш, нәрсә әйтер, шул рәвешчә уртак фикер табарсыз,—диде. Мөхәммәд бине Мөсәлләмәт, пәйгамбәрнең теләгенә буйсынып, Сәгад бине Мәгаз сәхабәгә китте. Ул батырлыгы һәм акыллы киңәшче булуы белән мөселманнар арасында мәшһүр иде. — Кәгапнең каршысына мохтаҗлыктан һәм фәкыйрьлектән зарланып барырга кирәк булыр, аннан соң үзеннән ризык үтенерсең, шуннан берәр сәбәп белән шәһәреннән чыгарып, кеше күзеннән читтә хөкемне җиренә җиткерерсең,—диде Сәгад, үз фикерен Мөхәммәд бине Мосәл- ләмәткә аңлатып. Бу киңәшен кабул иткәннән соң, Мөхәммәд сәхабә туры Әбу-Наилә Солтан бине Сәламәт каршысына юнәлде Ул кеше Кәгапнең якын карендәшләреннән берсе иде Шулай ук Гыйбад бине Бәшир, Харис бине Әвис, Әбу-Габбасларны чакырып, алар белән киңәш-табыш итү өчен мәҗлес корды. Алар барсы да Сәгад бине Могаз биргән акылны хуп күрделәр. Ничек нәрсә эшләү хакында кат-кат уйлашканнан соң гына. Мохәм- мәд бине Мөсәлләмәт эшне аларча башкарып чыгарга булды. Кәгап бине Әшрафның йортына килеп, түрендә урын үтенде һәм —- И кан кардәшем,—дип сүзгә кереште,— килүебезнең сәбәбе бар иде... Әбу-Наилә дә шунда иде. Кәгап, туры аңа карап: — Ни йомышыгыз, сөйләгез, мин тыңлыйм,—дип боерды. — Мөхәммәд безнең шәһәребезгә килгәннән бирле өстебезгә күп бәлаләр өелде,—дип сүз башлады Әбу-Наилә, хөрмәт һәм игътибар белән тыңлап утырган Кәгап бине Әшрафның каршысында.— Гарәпләр илә безнең арабызда каршылыклар көннән-көн арта, тәмам дошманлык дәрәҗәсенә үсә бара. Юлларыбызга аркылы төшә башладылар. Халыкның бу тирәләрдән күченеп китәргә теләге туды, чөнки алга таба тагын да зур куркынычлар көтә безне. Мөселманнар тормышыбызга күп мәшәкатьләр тудырып кына торалар. Кешеләребез һәм гаиләләребез авыр хәлләргә калды, аңлыйсың булыр...— диде. — Мин элгәре боларны сезгә әйтмәгән идемме?—дип көлде Кәгап бине Әшраф.— Ишетергә дә теләмәдегез. Мин сезнең атагызның улы икәнне оныттыгыз, туганнарым, имеш. Әле моның белән генә бетмәячәк, хәсрәтләрегез тагын да артачак! Кәгапнең мөселманнарга дошманлыгы бар тулысы белән ачылды, ул аларны һәрьяктан хурлады, бигрәк тә Мөхәммәд пәйгамбәрне эттән алып эткә салды, мыскыллады. Бу сүзләрне Мөхәммәд бине Мөсәлләмәт һәм ӘбуНаиләнең ачуын китерсә дә, сабырлыкта Аллаһы тәгаләнең ярдәмен үтенделәр. Сөйләшүләре моның белән генә тәмамланырга тиеш түгел иде. Әбу- Наилә тагын да өстәп куйды: — Шуны әйтәсем килә, берничә кеше безнең белән уртак фикердә. Мохтаҗлыгыбыз зур. Бераз ризык һәм тамак ялгарлык әйберләр сорап торырга килгән идек. Болар өчен бездән ышаныч итеп нәрсә таләп итсәң дә бирербез,— дип ышандырды. Кәгап карар чыгарырга ашыкмады. Әбу-Наилә һәм Мөхәммәд энеләренә уйчанланган күзләрен кадап торды да: —- Ул ышаныч әйберегез нәрсә булыр икән?—диде. Тагын да уйга чумгандай утыргач.—Кулга алырлык малыгыз да калмаган, ярар, ул вакытта хатыннарыгызны ышаныч итегез,—дип, аларга ташлама ясагандай әйтеп куйды. — Без хатыннарыбызны сиңа ышаныч малы кыла алмыйбыз,—диделәр туганнары.—Аларның сиңа кирәкләре дә юк. Янындагы хатының арадан иң чибәр һәм күркәм гарәп кызларының берсе,—дип бу сүзен кире кактылар. —- Ул вакытта балаларыгызны ышаныч малы итеп миңа китерерсез, диде Кәгап, башына килгән шушы фикеренә соенеп. Әмма монсын да Әбу-Наилә һәм Мөхәммәд бине Мөсәлләмәт кабул итмәделәр һәм: — Әгәр дә балаларыбызны сиңа ышаныч малы кылсак, бу эшебез халыкка фаш ителер һәм өстебезгә гарьлек каралыгы ябылыр. Юк-юк. Бу безнең өчен гарьлек. Үз тамакларын туйдыру өчен балаларын сатканнар, диярләр. Моңа бара алмыйбыз. Әмма безнең кылычларыбыз бар. Шуларны сиңа биреп торырбыз, ышаныч малы итәрбез, әгәр дә кабул итеп алсаң?—дип, Кәгап каршында түбәнчелек кылдылар. Туганнарының хатыннары һәм балалары белән нишләргә булгандыр, ансын белмәделәр. Әмма шунсы кон кебек ачык иде: ул коллар белән сәүдә итеп, табышлар алган кеше, мөгаен нияте шуннан гыйбарәт булгандыр. Энеләренең, түбәнчелек күрсәтеп, үз сугыш коралларын ышаныч малы сыйфатында тәкъдим итүен уңнан-сулдан үлчәп уйланды да ризалыгын бирде һәм: — Әгәр дә кайчан да булса миңа килергә, ярдәмемне үтенергә кирәк табасыз икән, сезгә һәрвакыт капкам ачык,—дип, аларны озата чыгарды. Берничә коннән соң, бу биш кеше Koran бине Әшрафның капка төбенә килделәр һәм тавыш бирделәр, кычкырдылар Иа туганыбыз, бире кил, түбәнгә төш' —диделәр Кәгап аларны ишетеп алды һәм урыныннан кузгалды. Ул вакытта аның хатыны янында иде — Кая барасың?—дип сорады. — Минем туганнарым Мохәммәд белән Әбу-Наилә килгәннәр, аларны каршы алырга барам,—диде җавабында Кәгап. Әмма хатыны аның ниятенә каршы төште һәм — Тукта, анда йөрмә, ышаныч итеп капкаңны ачма,— дип үтенде. Мин бу авазларыннан кан исен тойдым' Кәгап моңа көлеп кенә карады. Хатынының сүзен кире кагып — Алар бит минем туганнарым, нигә курыктың? — диде. Каршы алырга китим дигәндә генә акыллы хатыны аның итәгенә ябышты. Туганнары янына бармавын үтенә үк башлады һәм әйтте: — Монда кал, алар сиңа кирәк түгел, тавышларыннан кан исс аңкый! Сизенмисеңме? — Юк'Ахмак сүз сөйлисең,— диде Кәгап, хатыныннан көлеп Алар бер килгән иделәр бит инде. Курыкма Мөгаен сөйләшкән сүзләребез колагыңа кергәндер. Хатыннарын ышаныч малы кылмадым, үзләренә калдырдым. Синең янда төсләре уңар дип шикләнделәр. Тынычлан, Әбу-Наилә минем туганым, әгәр дә теләгендә синең әйткәнең булса, йокыдан мине уятып маташмас идс, дип, ятак урыныннан төшә башлады, аягына эләргә дип, башмакларын эзләде Аларны табарга өлгермәде, хатыны тагын бер кат әйтте: — Бер дә яхшылык белән килмәгәннәр алар Күңелем сизенә, авазларыннан усаллык ишетелеп тора, кан тама Яннарына чыкма берүк! — диде. Әмма Кәгап барыбер аны тыңламады — Әгәр дә миннән теләнчелек кылын, ризык сорасалар, ризалыгымны бирермен,— диде дә, кузгалганда урын өстеннән үзенә ияреп гөшкән юрганын кире күтәрә куеп, чакыручылар янына чыкты Кич иңеп, инде әйләнә-тирә караңгыланган. әмма төнге һава чиста һәм саф иде. Кәгап хозурланды, бер киерелеп, иркен сулыш алды. Туганнарының ни өчен килгәнлеген белешеп сүзгә керештеләр. Әүвәле Әбу-Наилә сөйләште. Аннан соң Мохәммәд бине Мосәлләмэт тә катнашып китте. Шул рәвешле бер сәгатьләп әңгәмә кордылар. Шуннан Мохәммәд: — Әйдәгез, монда утырып торганчы, сәйранга чыгыйк. Бу матур һәм тыныч кичәдә дөнья белән хозурланыйк Хикәятләр сөйләшик, күңелемә бик тә гыйбрәтле бер вакыйгадан хәбәрләр килде, дип гәкъдим яс гды. Бу фикер Кәгап бине Әшрафның үзенә дә хуш килде, капка гөбен ташлап, юлдан алга таба атладылар Сүзләре чәч алдыру һәм кистерү мәсьә i • • ipeiia кереп кипе һәр сөйләнгәнгә барсы да канәгать кала барды rap Uh u ia Обу-I 1ли ю. форсаттан файдаланып, чәчең калынмы дигәндәй, Каганның баш очына кулын күтәрде. Туганының күңелендә һичбер шик-шөбһә юк иде Әбу- Наилә исә Кәгапның чәчләрен кинәттән учына бөтереп алды, башын артка каерды да — Аллаһы тәгаләнең дошманына Раббибыз исеменнән орыгыз, шакшы канын агызыгыз! — дип әмер бирле Иптәшләре тиз ара кылычларын чьи ардылар аңа кадарга тотындылар. Әмма Кәгап уң-сулга тартылды Тегеләрнең кылычлары юненә зыян итә алмады. Төнге караңгылык та аның файдасына иле Мохәммәд бине Мосәлдәмәтнең итек кунычына кыстырылган кылыч сыныгы бар иде. ахырда ул аны гартын чыгарды һәм Кәгап бине Әшрафка китереп кадады да күкрәгенә кадәр ярып төшерде Шулвакыт Кәгап җаны чыгарылу җәзасыннан бик кагы итеп кычкырып җибәрде. 5 «к. у.».ч9 65 Аның авазы яһүдиләрнең авылын кузгатып куйгандай итте Тонге тынычлык ишелгәндәй булды, һәммәсе йортларында утлар яндырдылар. Урамга чыгып, эшнең нәрсәдә икәнлеген күзәтергә тотындылар Ул арада мөселманнар Аллаһы тәгаләнең дошманы Кәгапнең башын кисеп алдылар да, гәүдәсен канга баткан хәлендә калдырып. Мәдинә юлына төштеләр. Алар үз максатларына ирешкән иделәр. Кәгапнең мәетен яһүди карендәшләре эзләп таптылар. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, кылычларын күтәрделәр һәм мөселманнарны куа чыктылар. Артларыннан төшеп, Кәгапнең каны өчен үч алырга, мөселманнарны тураклап ташларга теләделәр. Араларында бәрелеш башланып китте. Харис бине Әвис каты яраланды Шулай да дошманнарыннан котыла алдылар. Әмма юлда кайтканда, артык кан агудан Харисның тәмам хәле китте. Аны шул хәлендә калдырыл китәргә мәҗбүр иделәр. Кәгапнең башын Мәдинәгә алып кайттылар һәм аларның тәкбир әйтүләрен Мохәммәд пәйгамбәр ишетте. Моратларына җиткәнлекләрен, Аллаһы тәгаләнең дошманын катил кылуларын аңлап, яннарына чыкты. Кәгап мәлгуньнең кисек башын күреп, Раббы исеменә рәхмәтләрен укыды, теләгенең үтәлгәнлеген белдерде, бу эшне кылган мөселманнарга хәердогаларын кылды. Харисның каты яраланган булуын ишеткәч, аның артыннан киттеләр. Барып таптылар. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән ярасына шифа иңдерелде. Харис, шактый күп кан агызуына карамастан, исән калды. Мөхәммәд пәйгамбәр аның ярасына үзенең авызыннан сулышын өргән иде, Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән шифасы тиде, диләр. Әвиси кабиләсеннән Кәгап шушы рәвешле җәзаланылганнан соң, Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы тәгаләнең әмере үтәлүен сәхабәләргә белдерде һәм шундый ук бер залимнең Хазраҗ кабиләсендә дә барлыгын хәбәр итте. Сәхабәләрдән берничә кеше бу эшкә алынырга тиеш иделәр. Ул залимнең исеме билгеле булды, аны Әбу-Рафигъ дип атый иделәр. Мөселманнардан Кинанәт бине Әбул-Хакыйкның туганы икәнлеге дә ачыкланды. ӘбуРафигъның хатыны Суфийа исемле иде. Аннан Кинанәт бине Әбул-Хакыйк берничә тапкыр шундый сүзләр ишетте, ул мәлгунь кяферләр белән бик тә дустанә икән, хәтта үзенең малларын да биреп, мөселманнарга каршы монафикъларны котырта, сәхабәләргә зыяннар китереп, усаллыклар кылдыра ди Моны белгәч, Мохәммәд пәйгамбәрнең күңеле вәйран иде. Аның карарын ишеткән сәхабәләр Аллаһы тәгаләгә мең рәхмәтләр укыдылар, Кинанәтнсң залим карендәше Әбу-Рафигъның җәзага кичектерелмичә тартылуын теләделәр. Бу эшкә Габдулла бине Гатикә, Габдулла бине Әнәс һәм Әбу Кутадәт белән тагын да ике сәхабә алынды. Алар алдан җыелышып киңәштеләр һәм Аллаһы тәгаләнең әмерен ни рәвешле башкарып чыгару хакында уртак бер фикергә килделәр. Әбу-Рафигъ мәлгунь Хиҗаз җиренең Хәйдәр тобәгендәге шәһәрләрнең берсендә яши иде. Сәхабәләр шунда юнәлделәр. Барып җитәрәк, тукталып, тагын киңәш кордылар. Габдулла аларга болай диде: — Сез монда калып, мине көтегез. Капка сакчысына барып, аңа юри ялагайланыйм, безне тыныч кына үткәреп җибәрсен. Капкаларны ачтырыйм. Аның белән килештеләр. Габдулла сәхабә, калага килеп, капкачылар янына утырды. Үз-үзен мохтаҗы бар кеше төсле тотты. Сакчылар ул арада эчкә уздылар, кичкә әзерләнделәр. Кемнәр шәһәрдән тышта иде, аларны тиз керергә чакырдылар Габдулла да шулар белән бергә узды. Әмма ерак китмәде, сабыр итеп көтә бирде. Капкачылар бикләрне элделәр. Үз урыннарын алдылар. Әмма капка янында һичкем калмады. Караңгы төште. Капкачылар йоклап’киткәч. Габдулла, качып чыкканда тоткарлык булмасын дип, бикләрне ачты, терәүләрен алды Әбу-Рафигъның, югары очта бер мәҗлес корып, кыйсса сөйләгәнен әйттеләр, Габдулла тизрәк шунда ашыкты. Кыйссаның бетеп килгән 66 вакытына туры килде. Әбу-Рафигъның затлы һәм оста теленнән халык әсәрләнеп утыра иде. Кыйссадагы вакыйгалар аларга шулкадәр тәэсир иткәннәр ки, хәтта дөньяларын да онытып, төн җиткәнен дә искәрми калганнар. м Әбу-Рафигъ үзенең йортына кайтып, капка һәм ишекләрен бикләп, йокыга талганын Габдуллага сабырлык белән көтәргә туры килде. Өйләрдә утлар тәмам сүнгәч, пәйгамбәрнең әмерен үтәү ниятендә Әбу- Рафигъның капкаларыннан келәләрен төшереп, ишекләрен сиздерми генә ачып керде. Әмма йортының эчендә караңгы иде. Мәлгуньне Габдулла ничек тә таба алмады. Йокы бүлмәсенә узды. Кайда ятканлыгы күзенә чалынмады. Аптырады һәм: — Әй, Әбу-Рафигъ!—дип аваз салды. Сүзе тыныч кына чыкса да, артыннан, аркасына терәп әйткән төсле: — Кем бар?—диде монафикъ. Җавап ишетелүгә, Габдулла кискен генә борылды да, селтәнеп, кылыч орды, әмма кая туры килгәнен белмәде. Әбу-Рафигъ тын да чыгармады. Габдулланың күңеле тынычлык таба алмады, йөрәге тәне буйлап йөгергәндәй иде. Тышка чыкты. Тавыш-тынга колак салды. Кузгалып йөргән һичкем күренмәде. Бераз тынычлангач, кире керде Тагын сорады: — Әй, Әбу-Рафигъ? — Кем бар анда?—диде Әбу-Рафигъ.— Кем ул? Бер мәртәбә шулай сорады, җавап бирдем. Әмма ул миңа кылыч белән орды.. — Аллаһы тәгаләнең үзе!—дип, шунда ук Габдулла тавыш ишетелгән якка кылычы белән сукты. Әмма дошманының җаны чыкмады. Каты яраланса да, Әбу-Рафигъ кабат аваз бирмәскә тырышты. Габдулла караңгыда аның гәүдәсен кылыч төртеп эзләде. Әбу-Рафигъның корсагына туры килде. Кылыч очы йомшак тәненә узуга, ләгыйн тын тартты. Габдулла аның әле һаман да исән икәнлеген аңлады һәм кылычына каты итеп басты. Очы, тәнен тишеп, аркасыннан чыкты да урын җиренә төртелеп калды. Габдулла аны кире тартып алды. Монафикъ шунда ахыр тамчы сулышын чыгарды, җаны җәһәннәмгә олакты. Габдулла качу ягын карады. Бер кыен җирдән сикереп төште, чалмасы, башыннан сүтелеп, аяклары астына килде һәм ул чалынып егылды. Аның тавышына шәһәр халкы уянды Йортларында утлар яндырдылар Бу арада, капкачылар аякка басканчы, Габдулла чыгып качарга өлгерде Иптәшләре янына килеп җиткәндә шәһәр эчендә хәрәкәт күтәрелгән иде Кемнәрдер: — Әбу-Рафигьны кылыч белән чабып үтергәннәр! — дип аваз салды Эшне дусларына аңлатып биргәч, кузгалдылар, әмма Габдулла ерак бара алмады. Чалынып егылудан аягы сынган идс. Сәхабәләр аны күтәреп киттеләр. Ул алар янына бер аягында сикерә-сикерә килеп җиткән иде, алай ук зыянлы дип башына да китермәде. Сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәр каршысына килеп, вакыйгаларны бәян кылдылар. Әбу-Рафигьны катил итүләре хакында мөселманнар ишетеп, барсы бергә сөенсәләр, монафикълар исә капкаларын кат-кат терәкләр белән бикли торган булдылар. һиҗрәтнең өченче елында Госман бине Гаффанга Мохәммәд пәйгамбәр үзенең кызы Өмме-Голсемне никях итте. җомадий-әл-ахыр аенда аларның зифаф кичәләре булып, шуңа бәйле рәвештә сәхабәләр Госманны Зон-Нурин дип атап йортә башладылар Зөн-Нурин дигәндә Мөхәммәд пәйгамбәрнең нурларыннан ике кызының да ире төшенчәсе бу гыйбарәгә салынган иде. Инде язып узганыбызча. Госман бине Гаффанның мәрхүмә хатыны Оркыя шулай ук Мохәммәд пәйгамбәрнең сөекле кызларыннан берсе иде, Бәдәр сугышы вакытында Мәдинәдә шәһит китте, һәм менә инде Оммс-Голсемгә бәхетле Госман хуҗа булып, «Ике нурга ия» кушаматын алды, Зөн-Нураин, яки, кыскартып, Зон-Нурин. диделәр. Бу сүз үзенә күрә титул-дәрәжә мәгънәсенә дә җиткерелде, икс 67 5' кызының да ире булуы сәбәпле Госман бине Гаффан, һичшиксез, Мөхәм- мәд пәйгамбәрнең иң якын кешеләре сыйфатында тагын да үстерелде. Аның урыны һәрвакыт Рәсүл Әкрамның янында булды. Әмма бу вакыйга арадан Гомәр бине Хаттапка авыр тәэсир итте, чөнки аның чибәрлектә һәм усаллыкта тиңсез Хафисә исемле унсигез яшьләреннән тол калган кызы бар иде. Кайбер хәбәрләргә караганда, аның ире Ханне бине Хузафәт Бәдер сугышында батырларча һәлак булган иде. Шул ук вакытта талак кылын уын да язалар. Шушы чибәр кызын әүвәле Гомәр бине Хаттап инде олыгаеп барган Әбу-Бәкергә кияүгә бирергә теләде, ул баш тарткач, Госман бине Гаффанга ниятен җиткерде. Әмма ул да зәһәрлек иясе гүзәл Хафисәдән баш тартып, фазыйләттә асыл зат Өмме-Гөлсемне сайлады. Шушы хәлдән соң тәмам кәефсезләнеп калган Гомәр мәҗлесләренең берсендә, Мөхәммәд пәйгамбәргә бу вакыйгаларны хәбәр итеп, киңәшен сорады. Бәлки, әйтмәгән дә булыр иде, әмма тәмам түбәнсенгән күңеле бер-бер терәк эзләде. — Синең кызың Хафисәгә Аллаһы тәгалә Госманнан да өстенрәк бер затны сайлады,—диде аңа пәйгамбәр, серен тиз генә чишеп бетермичә, ә аннары, бераз вакыттан соң, Хафисәне үзенә соратты. Гомәрнең күгендә икенче кояш калыккандай тоелды. Әмма зәһәрлек иясе Хафисә, килен булып төшүгә, пәйгамбәрнең хатыннары арасында тавыш чыгарды, барсын да биетер дәрәҗәгә җиткерә башлады. Рәсүл Әкрамның йортындагы изге тынычлыкның кызы Хафисә аркасында бозылуы Гомәрнең үзенә дә ошамады, инде әйтеп кенә тыңлата да алмый иде. Шулар хакында борчылган көннәренең берсендә Әбу-Бәкердән: — Кызымның кулын сиңа тәкъдим иткәнемдә ни өчен бер генә җавап та бирмәдең?—дип сорады Гомәр. — Мин ул вакытта,—диде Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк,— Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызыңны искә төшергәнен ишеткән идем! — Ә нигә миңа әйтмәдең? — Пәйгамбәрнең серен сөйләү әдәпсезлек булыр дип уйладым,—диде бу хакта сөйләшүне тәмам итеп Әбу-Бәкер. Әйтерләр, нәкъ шушы гүзәллек һәм зәһәрлек иясенә Мөхәммәд пәйгамбәр изге сандыгын сакларга бирде, анда Корьәне-Шәрифнең язма сәхифәләре бикләнгән иде. Хафисә исә һичбер вакытта да ул сандыкны күз уңыннан төшермәде, үзенең җаныннан да кадерлерәк итеп саклады. Әмма хәтәр хатын Хафисә, бик яшь тә булуына карамастан, көндәшләрен үпкәләткән төсле, вакыт-вакыт Мөхәммәд пәйгамбәрне дә рәнҗетә иде. Рәсүл Әкрамның моңа тәмам чыдарлыгы калмады һәм аны талак кылды. Бу хәлдән Хафисәнең әтисе Гомәр шашыныр дәрәҗәгә җитте, урам уртасына утырып, башына тузан койды һәм: — Минем дөньяда моннан соң нинди абруем калды? Кызым ике дөньяның да солтаны Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатынлыгыннан куылганнан соң минем нинди абруем булсын?! —дип үксеп елады. Шунда Рәсүл Әкрамга Җәбраил фәрештә иңеп, Аллаһы тәгаләнең әмерен җиткерде һәм: — Бу дөньялыкта хатыннарың арасында аннан да чын күңелдән бирелгәне һәм намазны күп укыганы юк, синең талагың кабул ителмәде!—дип белдерде. Хафисәгә Мөхәммәд пәйгамбәр гафу белән килде һәм никяхларын яңартты, талагын кабул итмәгәннәре сәбәпле, кавышудан тыелып тору, ягъни гыйддәт чоры таләбе куелмады. Әтисенең кичерешләре һәм дивана хәлләргә төшүләре Хафисәне тәртипкә кертте, хәтәрлеге сүнә барып, иренең ышанычын тулысынча аклады, озын гомерләр яшәп, өммәтнең анасы дәрәҗәсенә җитеп, вафаты- на чаклы теленнән Коръән аятьләрен төшермәде... һиҗрәтнең өченче елында шулай ук тарихи бер вакыйга булды. Гали сәхабәнең һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы Фатыймаи-Зоһрәнең ир баласы дөньяга килде. Рәрсүл Әкрам аның колагына үзе азан әйтеп, Хәсән исемен бирде. Җиденче көнендә, корбан чалдырып, зур бәйрәм мәҗлесе җыйды. Мөэминнәрнең сөенече Мәдинәне хозурландырды. Мө- хәммәд пәйгамбәр оныгы Хәсәнне җиде яшенә кадәр итәгеннән төшермәде, Исламның терәге итеп тәрбияләде. Шуның өчен дә Хәсәнне, икенче төрле, Мөхәммәд пәйгамбәрнең улы дип атадылар Бу исеменнән тыш, Сәед, Вәли, Таһир дип тә йөреттеләр Риваятьләрдән күренгәнчә, кырык җиде яшенәчә галим һәм мөхтәрәм зат булып яшәде, тугыз малае һәм кызлары туды. Аларны, әтиләренә күрә, Сәед нәселе дип атадылар. Казан ханлыгының соңгы сәеде—Кол Шәриф хәзрәтләре, шагыйрь, галим һәм дәүләт эшлеклесе, баһадир затның шәҗәрәсе Гали сәхабәгә барып тоташа, аның нәселеннән иде. Шулай итеп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселе борынгы дәверләрдә үк хәтта безнең Идел-Урал буйларына да килеп, илебез иминлеген һәм динебез ныклыгын саклау өчен каннарын да кызганмадылар... Тагын да шунысы мәйданга чыкты: Бәдердә җиңгәннән соң һәм Мәдинә тирәсендә дә Ислам дине ныгый башлагач, кайбер мөселманнар, иманнары йөрәкләрен сафландырып та җитмәстән, Аллаһы тәгаләнең әмерен узып, Мөхәммәд пәйгамбәрнең фәрманнарына буйсынмыйча, үзара һәм читләргә золымнар да кылгаладылар, ара-тирә, оештырып, кече яулар белән дә табыш артыннан йөргәләделәр. Моңа Раббыбызның кодрәте килеп, мөэминнәр өстенә каза китерде. Ухуд сугышы шушы сәбәптән олуг бер вакыйга буларак мөселманнарны айнытып җибәрде Дөрес микәнни, күңелең бәхеттән тутыга башласа, бер-бер бәладән соң чистарынып китә, диләр... (Икенче китап тамам) Казан. 1992 1995.