Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ӘЗ-МӘЗ ГЕНӘ МӘЗӘК

Фермерда эшләү җиңелме?

Ачык күңелле, алчак кеше булганга, шагыйрь Нәби абый Дәүлинен дуслары күп иде. Шундый дусларының берсе танылган диктор Эльс Гадел белән кафеда сыйланып утыра болар. Нәби абый үзенең немец әсирлегендә күргән җәфалары турында искә алгач, Эльс саксыз сүз ычкындыра — Концлагерьда авыр булгандыр анысы, ә менә нимес фермерында эшләү алай ук кыен түгелдер инде ул? Нәби абый, битендәге тирән җыерчыклар пәрәвезен алып ташларга теләгәндәй, зур учы белән сыпырып куя: — Андагы хәлләрне аңлау өчен үзен күреп, үзең кичерергә кирәк, каннш- ны... ди ул һәм сүзне икенчегә бора Слушай, Гадел, иртәгә мин дачага барам. Син дә кил, язгы матур көнне өйдә утырып әрәм итмә Анда башларны да «төзәтербез», —ди Эльс иртүк торып, күзен тырнап ачуга, Нәби Дәүлинен Аккош күлендәге дачасына ашыга. Ул килеп җиткәндә, Нәби абый ак күлмәктән, биленә таянып бакчасында басып тора. — Ә-ә, килдеңме, зимагур! —ди ул, алтын тешләре белән балкып елмая. Килсәң, әнә ал көрәкне и сөрә башла! Әүвәл аз гына башны «төзәтеп» аласы иде бит, ди Эльс, чыраен чытып Ха-ха-ха! Өлгерерсең, ди Нәби Дәүли - Башта эшләп күрсәт әле' Фре- штейн зи? Эльс нишләсен, тиз-тиз казый башлый. Нәби абый үзе тәмәке тартып, биленә таянган килеш, ара-тирә күрсәтмәләр бирә - Тирәнрәк ал, тирәнрәк' Буразнаңны тигез тот, чокыр-чакыр калдырма' Кантарларыңны ваткала, тырмалаганда үзеңә җиңелрәк булыр Акрын кыймылдыйсың, шнель-шнель, русиш швайн! Шулай, тирги-тирги, төшкә кадәр җанын ала эшләтеп Эльсның Ниһаять, Эльс бакчаны казып бетерә дә, көрәген җиргә ташлый - Уфф! Хәл бетте! Хет чәй булса да бир, эксплуататор! ди ул, көйгән иреннәрен чак-чак кыймылдатып. Нәби абый тагын бакчаны яңгыратып хахылдый Йә, аңладыңмы инде фермерда эшләүнең «кыен түгеллеген»? Фрсштейн зи? - Анладым-аңладым, фрештейн! ди Эльс. маңгай тирен учына сыпырып.- -Гафу ит, Нәби абын Аңласаң, бик яхшы Әйдә, өйгә рәхим ит Анда чәе дә, мәе дә булыр дң Нәби абый. «Кирәкмәс шул’..» Түгәрәк юбилеенда Сибгат Хәкимгә Казан мехчылары бик әйбәт, бик затлы бүпск бүләк игәләр. Башына ук кигереп куялар. 1Обнлей кичәсенең концерт өлеше башлана. Җырчылар, шагыйрьнең ре әйтмешли «үз җыры белән сыйлый» бантлыйлар Алып баручы чираттагы җыр- SH .'Sen afrra. «Башка берни д» кдракмп » Шул ааккгг лалдан Наб» Даулдде» карлыгулы-томзт тавышы яңгырап ишетелә — Кирәкмәс шул! Шундый шәп бүрек бирсәләр, минем дә башыма берни дә кирәкмәс иде! . Тик тормаган телдә бәла бар Алтмышынчы еллар. Партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев язучылар алдында чыгыш ясый. Сүз экология мәсьәләләре, әйләнәтирәбезнең чисталыгы турында бара. — Мин сезнең бөтен соравыгызга жавап бирергә әзермен!—дип, залга мөрәҗәгать итә Табиев. Урта рәтләрдән Нәби Дәүли тавышы ишетелә: — Казанның Үзәк ял паркында тәртип юк, чисталык юк. Кичен анда яшьләр җыела, аракы эчәләр, тәмәке тарталар, кызлар кочалар. Артларыннан буш шешәләр, тәмәке төпчекләре, кәгазь чүбе өелеп кала. Менә сез, иптәш Табиев, нишләп һаман шунда тәртип урнаштырырга ярдәм итә алмыйсыз? Фикрәт Әхмәтҗановичяың чыннан да җавабы әзер икән. — Ә сез, Нәби Дәүли, кичләрен паркта йөрмәгез, өегездә хатыныгыз белән чәй эчеп кенә утырыгыз! Вот так!—ди ул. Залда көлеш, Нәби абый үзе дә көлә. — Мына шылай инде ул, тик тормаган телдә бәла бар...—дип куя ул. Тотылган да котылган Бервакыт Шамил абый Бнкчурин кайдадыр «кунак булганнан» соң, таң алдыннан гына өенә кайтып килә икән Җәмәгать транспорты күпләп тукталган, ә кайтасы юл шактый ерак. Шул вакыт (менә бәхет!) ут уйнатып, милиция машинасы килеп чыга. Шамил абый кул күтәреп, туктата моны. — Мине таныйсызмы, сез, диваналар?—ди ул милиционерларга. — Танымаска?! Язучы Бнкчурннны танымаска?!— ди тегеләр. — Танысагыз, диваналар, илтегез мине өемә чаклы — Була ул! Утыр әйдә!— ди милиционерлар көлеп. Машина выжылдап, айныткыч ишек алдына килеп кергәч, эшнең нидәлеген сизеп ала Шамил абый. Әмма, милиционерларның гаҗәпләнүенә каршы, ачуланмый, тавыш күтәрми, киресенчә, сөенеп болай сөйләнә: — Диваналар, әйбәт егетләр икәнсез! Болай булгач, кайда булуым турында хатын алдында җавап тотудан котылдым бит Сездә «кунакта булуым» турында дакумит бирергә онытмагыз түлке...— ди. Герман җиреннән кайткан кебек Мәшһүр җырчы Фән Вәлиәхмәтовның «Герман көе»нә җырлавын кем генә мөкиббән булып тыңламый! Арча районы хакимияте башлыгы Вагыйз Мин- һаҗев та бик ярата ул җырны Җырны гына түгел, гомумән, Фән Вәлиәхмәтов җырлавына гашыйк ул. Бервакыт алар Питрәч районы сабан туенда очрашалар. Бәйрәмнән соң, Вагыйз Мннһаҗев җырчыны, ай-ваена карамый, машинасына утыртып, үз районына кунакка алып китә. Юл буе Фәнне «Герман көе»нә җырлата ул. Аның үтенүе буенча җырчы Арча культура йортында чыгыш ясый. Анда да «Герман көе»нә кат-кат сорап җырлаталар Концерттан соң, хакимият башлыгы Фән Вәлиәхмәтовны үзенең туган авылы— Хәсәншәехкә алып китә Юлда янә — «Герман көе»... Инде авылда мунча кереп, бераз ял итим дисә, Вагыйз Мннһаҗев яңа идея уйлап чыгара: — Әйдә. Фән дус, иртән иртүк гармун уйнап, «Герман көе»н җырлый- җырлый урам әйләнәбез! Әти, абыйларның Герман сугышына чыгып киткәннәрен хәтерләтерлек булсын., —ди. Фән авыр сулап, болай җавап бирә: — Инде, Вагыйз Васнлович, болай да Герман сугышына чыгып китү генә түгел, Герман җиреннән әйләнеп кайткан кебек булды, бу кадәр җырлауга! Шулай да алар икенче конне таң белән гармун тартып, җырлый-җырпый урам әйләнәләр... Хәбәрче көпчәк Башкоргстанның Туймазы район үзәгеннән Илчебай авылында җнңсл машина чаба. Март ас. Юл шактый бозлавык, урыны-урыны белән машина көпчәкләре шуып кына уза. Машина эчендә икәү: җырчы Фән Вәлиәхмәтов белән шагыйрь Әнгам Атнабаев, Илчебай авылына концерт куярга баралар. — Син «Герман кее»н җырларсың, мин шул темага язылган шигырьләремне укырмын... дип, хыялланып бара Әнгам Атнабаев. — Күрше авылларга да хәбәр иткән булсалар ярый, алар да концерт карап китәрләр иде... —ди Фән Вәлиәхмәтов Карале, машинаң синең якка бераз янтаеп барган шикелле, дн бервакыт Әнгам абый. — Мин синнән авыррак бит,—шуңадыр,— дип елмая Фән. — Без тәгәрәп түгел, шуып кына барабыз түгелме соң?—дип, кабат борчыла Әнгам Атнабай - Юл бозлавык бит, дип, аны тынычландыра Фән. — Карале, теге нинди тәгәрмәч ул, машинаны узып тәгәри! дип кычкырып җибәрә Әнгам абый Белмим шул. Шулай да ала китик без аны, кирәге чыгар Машинаны туктатып, төшеп теге көпчәкне куып тоталар да багажникка салмакны булалар. Шул вакыт үз машиналарының алгы көпчәге юклыкны күреп ала болар. — Бәй, машинаны узып, кая бармакчы булган бу тәгәрмәч? - ди Фән гаҗәпләнеп. Бу юлы инде Әнгам Атнабай җавап бирә: - Алдан барып, безнең концерт белән килүебезне күрше авылларга хәбәр итмәкче булгандыр ул, ди. Шәйхи ага «рәхмәте» Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әдипләрнең түгәрәк туган көннәрен нинди дә булса бүләк белән билгеләп үтә. Менә бервакыт Шәйхи Маннурга 75 яшь тула. Идарә рәисе Гариф Ахунов әдәби фонд директоры Лирон Хәмидуллин янына киңәшкә керә — Шәйхи абзый зур язучы, ниндирәк бүләк алыйк икән? ди ул. Лирон, башын кашып, уйланып торганнан соң — Чыннан да, аңа транзистор гына бирү килешмәс,—ди—Әйдә, без ана шәп бер телевизор бүләк итик! Рәхмәт әйтсен әле безгә. Шулай килешәләр. Лирон, җиңел машинага утырып, кибеттән кибеткә чаба, ниһаять, телевизорны табып ала һәм Шәйхи аганың фатирына илтеп үк бирергә була. «Әйдә, сөендерим әле үзен!» дип уйлый ул. Бирнә сандыгы зурлыгыңдагы телевизорны көч-хәлгә күтәреп. Шәйхи аганың дүртенче каттагы фатирына менә, коридор идәненә куеп, бер купы белән маңгаендагы тирен сөртә, икенчесе белән ишек кыңгыравын баса Җиңел пижамадан Шәйхи Маннур килеп чыга Эшнең нидәлеген аңлап алганнан сон, ул рәхмәт ишетергә өметләнеп торган Әдәби фонд директорына вЙТӨ’_ Ну чуртыма дип алып килдегез бу шайтан әрҗәсен? Шуңа багынып утырмасам, минем башка эшләрем беткән дип белдегезме әллә, пнимаешь" Әдәби фонд директоры, юбилярны көч-хәл юмалап, телевизорны «тамож- ня» аша уздыра, фатирга кертеп куя һәм, бүләкне алып калганы өчен Шәйхи абзыйга рәхмәт әйтә-әйтә, ычкыну ягын карый Котылу чарасы Заманында Шайхи Маннурам» шахмат »нс «агылган «сшс булганлыгы «упл^пь, магСзумлср Ул бераальтт Ту«ай «лубышв узган адабн «изалан сон. Ж копире Маннур Carrap белен шахмат уйнап «ала. Арган булгандырмы бу угн анын о«н уңыш «нттрм. Оттыр, гына бит. аггагсиогх' Оттыр... сасгГгагын ла үж»тланс6|»« уйнанын даим ите Ияле нргы тшг да уза. тан сызыла башлый. Маннур Саттар Җитәр инде, Шәйхи абый, кайтып йокларга кирәктер,— дип караса да, өлкән Маннурның кузгалырга исәбе юк. — Тагын бер партия генә...—ди ул. Маннур Саттар аңлап ала: оттырмый торып, котылу юк моңардан. һәм ул юри җиңелә. Ләкин әле бер мәртәбә отуга гына да канәгать түгел икән Шәйхи абзац. Өч партия отканнан соң гына, ул ниһаять, кайтырга кузгала. — Менә шулай уйныйлар аны, энекәш!—ди ул саубуллашканда, канәгать елмаеп. Өлгергәнен көтсәң... Займищсдагы дачасында Аяз Гыйләҗев төрле-төрле җимеш агачлары үстерә. Бигрәк тә алмагачларын яратып тәрбияли ул. Әмма алмаларының өлгереп җиткәнен көтми, яшел килеш кимерә башлый. — Нишләп өлгергәнен көтмисең, Аяз абый?- дип сорый аңардан узган- барганнар. — Өлгергәнен көтсәң, миңа тәтеми ул, парин. Караклардан артмый,— дип җавап бирә Аяз Гыйләҗев. Бер авызга—ике тел Мансур Вәли матбугат йорты ашханәсендә аш бүлеп торучы кызга дәшә: — Миңа бәрәңге белән тел бирсәгез иде. - Бер телме, икенеме салыйк?—ди Гөлфия атлысы. — Берсе җитәр,— ди Мансур. -Бер авызга ике тел сыймый ул. Кайбер сәясәтчеләр генә Татарстан авызына ике тел куярга маташалар.. «Сафбаш» булу өчен — гариза «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли башлаган яшь хәбәрче Нәсимә Садыйкованы чираттагы санны чыгару өчен «сафбаш», ягъни, дежур итеп билгелиләр - Ә син «сафбаш» булырга рөхсәт сорап, мөхәррир исеменә гариза яздын- мы соң әле?- дил сорый аңардан бер бүлмәдә утырып эшләүче шаян Илдус Сафин. — Юк,— ди Нәсимә. — Алайса, сеңелем, яз тизрәк. Башкалар өлгергәләгәнче ашык Монда «сафбаш» булырга теләүчеләр уйма. Нәсимә тиз генә гариза язып, мөхәррир Харис Әшрафҗанов бүлмәсенә кереп китә. Бераздан әйләнеп тә чыга. — Булды, Илдус абый!—ди ул шатланып. — Ничегрәк булды сон? дип төпченә Илдус, җитди булырга тырышып. — Ни... мөхәррир башта мондый гаризаны язарга кем кушты, дип кызыксынды. Әйткәч, елмайды да: «Илдус абыең рөхсәт итсә, мин риза»,—диде. Син ризадыр бит, Илдус абый? — Ярый инде, бүлмәдәшләр бит Риза булмыйча нишлим... Теләсәң, минем өчен дә «сафбаш» булырсың. — Рәхмәт инде. Яхшылыгыңны онытмам, Илдус абый,— ди кызый, ихлас ышанып. Хәзерге вакытта Чаллыда чыга торган балалар һәм яшүсмерләр газетасы — «Көмеш кыңгырау»ның мөхәррире Нәсимә Садыйкованың журналистикада «беренче чирканчык» алуы әнә шулай була. Кызыллар яклы булгач, ярый! «Узган заман»да була бу хәл. Тәнкыйтьче Мансур Вәлине партиягә әгъза итеп алу өчен партбюро утырышы бара. Яшь иптәшне төрле яклап i икшералвр тәфтишлиләр, «капшап карыйлар» н ’ Эчү ягы ничегрәк соң синең?—дип сорый беркетмә язып утыручы Венера Ихсанопа. нәзәкатьле елмаеп. Мансурның кыйгач кашлары күзлек өстендә бер күтәрелеп, бер төшеп уйнаклап ала. Ул әлеге четерекле сорауга ни дип җавап бирергә дә белми, аптырабрак кала. Бүлмәдә тынлык. Шул вакыт, сирәк сөйли вә сүзләрен сайлап- сайлап кына чыгара торган Сибгат абый Хәким әйтеп куя: — Ә без... Мансур белән... Аккош күлендә... вермут салабыз! Бюро әгъзалары көлешеп алалар да: — Ә-ә, кызыл шәраб кына икән. Аклар белән дус булмагач, ярыйдыр шэт Коммунист кызыллар яклы булырга тиеш тә. дип, Мансур Вәлине партиягә әгъзалыкка кабул итәләр. Тун кимәүнең сәбәбе Кышкы зәмһәрир суык көннәрнең берсендә «Казан утлары» редакциясенә Туфан Миңнуллнн килеп керә. Өстендә яна кайры тун, башында шәп ондатра бүрек. — Хәлләр ничек, егетләр? дип сәлам бирә ул, көр тавышы белән бүлмәне тутырып.— Шәп яшисезме? - Бигүк шәп түгел шул, туңабыз, ди Мансур Вәли, күшеккән кулларын уыштырып. Туфан елмая. — Ник тун киеп утырмыйсыз соң?- ди ул, төрттереп. Сүзгә Мәннәф кушыла — Бик кияр идек тә, тун белән пардан киярлек бүрегебез юк әлегә. ди ул. «Кай арада... өлгердең?» Туфан Миңнуллнн редакция әһелләре белән гәп куертып торганда ишекне тибеп ачып, даһи шагыйрь Роберт Әхмәтҗан килеп керә. Арыслан тотарлык кына «кәефләнгән» үзе. — Син, яшьти, кай арада... өлгердең әле? дип сорый Туфан, сүзләренә астыртын мәгънә салып. Робертның бу «шырпыдан» сырт йоннары кабара Ничек инде ул: кай а-ра-да?!— ди ул, тавышын бөереннән чыгарып Туфан көлә: Син әллә ни уйладың, бугай. Мин бит бөтенләй башка нәрсә турында сорыйм: кай арада... поэма язып өлгердең әле? дим. Роберт: - Ә-ә, аны әйтәсең икән. Ха-ха-ха!