ТОРМЫШТАН УТ АЛЫП
Әйе, еллар аяусыз... Татар әдәбиятында исән-сау яшәп иҗат итүче фронтовик язучылар хәзер җиде-сигез бортек кенә калып бара. Шуларның берсе — Әдип Маликов. Быелньш 16 августында 75 яшен тузырган язучы Әдип Маликовның солдат хезмәте 1939 елда ук Ерак Көнчыгышта башланып китә һәм, Көньяк Сахалинны япон самурайларыннан азат иткәннән сон да, разведчиклар отде- лсниссе командиры өлкән сержант сыйфатында 1946 елныц маена кадәр дәвам итә. Үсмер чагыннан ук беренче ши- гырьхикәяләрен «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» журналларында бастыру бәхетенә ирешкән Эдин Маликов, фронт шартларында булса да, каләмен ташламый фронг газеталарына язышып тора. Беренче күләмле әсәрен «Аз аудагы хисләр» поэмасын да шул елларда яза һәм аны Казанга юллый. Поэма Фатих Хөснинең хәер- фазнхасы белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1945 елгы июль санында басылып чыга. Шулай итеп, яшь шагыйрь өчен олы әдәбият мәйданына юл ачыла. Ордсн-медальләрен чыңлатып Казанга кайгкан фронтовик язучылар арасында Әдип Маликов та була. 1946 — 1949 елларда ул Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли. Сәләтле егет 1949 елда Татарстан Язучылар союзы тәкъдиме белән Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга жибәрелә. Әмма, сугыштан соңгы авыр тормыш шартлары аркасында, Әдип Маликов тиздән укуын читтән торып дәвам итәргә мәҗбүр була. Республика яшьләр газетасы «Яшь ста- лннчы»ның (хәзерге «Татарстан яшьләре») үз хәбәрчесе буларак, 1951 1955 елларда хатыны Саҗидә Сөләйманова белән Минзәлә шәһәрендә яши. Татарстанда нефть ятмалары ачылып, бөтен ил шаулый башлагач, Ә. Маликовны 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчерәләр. Анда ул шәһәрнең әдәбнят-иҗаг түгәрәген оештыра. Шул җирлектә 1963 елда Татарстан азучыларының Әлмәт бүлеге ачыла. Әдип Маликов 12 ел (1965 1966 һәм 1972 1982 е. е.) шул бүлекнең җитәкчесе вазифаларын башкара. Киң җәмәгать эшләре алып бара. Әдип Маликов иҗатының беренче чоры Боек Ватан сугышына аерым алганда, Ерак Кончыгыш, Сахалин атавы, шундагы сузышчы-солдатларга багышлана. Ул үзе бер повесть-истәлеген- дә «Яшьлек утравым» дип атаган якларга җитмешенче елларда яңадан сәяхәт кыла, шул рәвешле күнеле өчен нзге-мокатдәс елларына иҗатында әле- дән-әлс әйләнеп кайта тора. Әй I кәнебезчә, аннары инде Әл- мәт! Язучының бөтен гомере шунда эшлән, шу нда иҗат итеп үтә. Нефть төбәге булган бу якларның нефтьчеләре, төзүчеләре кыскасы, олы җанлы гади кешеләр Әдип Малнковның икенче чор иҗатындагы төн 1еройлар әнә шулар. Ул a.iapi а дан җырлап, «Ташчы», «Фәрданә», «Гайшә апа», «Таңбатыр», «Сал кын Алан», «Чмгүле кулъяулык», «Бергә яккан учаклар» һ. б. күп кенә кызыклы поэмалар язды. Ә инде журналист Әдип Маликов каләме укучыларга «Кайнар эзләр» («956), «Без кояшны юлда каршылыйбыз» (1964), «Кембригә юл салучылар» (1965), «Яшьлек утравым» (1974), «Гашыйклар юлы» (1978) кебек очерк һәм истәлек китаплары бүләк итте. Әдип Маликов өч дистәгә якын китап авторы. Яу кырында алган «Батырлык очен» медале һәм икенче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены янына, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләрен олылап, Әдип Маликовнын күкрәгенә «Почет билгесе» ордены да өстәлде. Ул шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә. 1959 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы булган Әдип Маликов әле дә иҗат дәрте белән янып яши, янадан-яна әсәрләр иҗат итә. Янын булмый шигырьдә, Ут алмыйча тормыштай, дип яза ул үзенен бер әсәрендә. «Казан утлары» редакциясе журналы Әдип Маликовны 75 еллык юбилее белән кайнар котлый һәм иҗатында алга таба да тормыштан ут алып яшә- вен тели. Озын гомер Сезгә, Әдип ага!
ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН Гашыйк булырга да өлгермәдек, Сафка дәшеп, быргы уйнады. Кырыс еллар, күзгә туры карап, Чигерделәр кызыл туйларны. Сау булыгыз таныш болыннарым, Без киттек тә бугай кузгалып. Агыйделкәй ага тынгы белми, Ак пароход бара су ярып. Керфекләрен суза таң нурлары, Алсуланган өсте елганың. Ярлар түгел, ярдан кулын болгап, Калды гүя яшьлек елларым. 1946 Яшен суы Кырык эшем тора кулга сорап, Ник берсен дә булмый күтәреп? Читлектәге усал җәнлек кебек, Үз-үземә йорим үртәлеп Чыгып китәм кинәт тар бүлмәдән, Кулым селтәп китәм барсына. Йөргәнмени көтеп якын дустын,— Кояш баса көлеп каршыма. Явып киткән йомшак, җылы яңгыр, Күл җыелган яшел болында Түгә-түгә дымсу чәчәкләргә, Битем юам яшен суында. Җиңеләеп кала сулышларым, Җиләс җилләр үтә кагылып... Җитә кайчак тере бер чаткы да, Китсен өчен йөрәк кабынып. 1960 Җыр туганда (Хикәят) Көннәр кояшлы, һавалар җилсез. Тынса да җилләр, Тын түгел диңгез. Килә дулкыннар Нидер сөйләнеп. Ярга вак ташлар Чыга ияреп. Диңгез буеннан Керми СаҗидәVIII . Таш җыя көн дә Диңгез сай җирдә. Таба ташларның Төрле-төрлесен,— Кылыч сыманын, Конверт төслесен... Кичен Саҗидә Барлый табышын, Тыңлый-тыңлый ул Диңгез тавышын. Тезә ташларын Төрлечә итеп... — Боларны, диңгез, Эшкәрттең ничек! Шома ал ташны Ала сокланып,— Эчендә гүя Калган VIII Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова. ут янып. Бу ташның берәр Сере юк микән?! Башка дөньядан Килгән ут микән?! Утыра озак Карап ул аңа: «Йә, сиңа нинди Исем табарга?» Мохтаҗ исемгә һәр яңа күрнеш. Аны син генә Табарга тиеш! Били күңелен Тынгысыз уйлар. Чыңлый җыр булып, Тартылган кыллар. ...Чума диңгезгә Иртүк кузгалып. Улый сирена, «Чикне узма!»—дип. Елмая кояш. һавалар җилсез. Таш тәгәрәтеп, Уйный чал диңгез. Гагра, 1968 Бусагамнан узды Туфан Сихерләде мине шигырьләре Сабый чактан. Күңел сизенгән.. «Урал эскизлары» хыялымны Алып китте шагыйрь эзеннән. Урал, Урал, Шаулы митинглар... Станоклар җыры колакта Үзем күргән гүя барсын, барсын, Үзем булган шунда чынлап та Яшел тышлы ул китапны соңра Кемдер җыйды, кемдер яшерде Ә җырлары, затлы орлык сыман, Ил кырлары буйлап чәчелде Эзләдем мин «Урал эскизларын», Уралда да булдым—тапмадым; Айкап йөрдем Себер тайгаларын, Сахалин һәм Курил якларын. Буып булмый җырны ялган белән, Хаклык өстен чыга ничек тә. ...Бусагамнан узды бер мәл Туфан, Гүя аллам керде ишектән. Күреп алды нәни улыбызны, Маңгаеннан үпте күтәреп, һәм чал башын иеп, Саҗидәгә Карап куйды никтер текәлеп. Йомшак кына басып, түргә узды. Борылды да кинәт, сорады: — Тату яшисезме, матурларым? һәм... җавап та көтеп тормады, Аркабыздан сөйде аталарча, Күрешкәнгә гүя сөенеп. Улы-кызы, ни туганы түгел... Аның өчен без, йә, кем идек? Кеше өчен сөенү Бөекләргә Килә торгандыр ул тумыштан. Үлем көткәндә дә сүрелмәгән Мәхәббәте аның тормышка. Туган итте Әлмәт кешеләрен, Девон ягын кертте җырына. Яңа җыентыгын бүләк итте,— Әйтер сүзен дәвер-чорына. «Бу очрашулар безгә бик кадерле, Матур эзләр бизәр араны. Киләчәктә тагын ни кадәрле Бергә яшисебез бар әле, Бергә яшисебез бар әле!» Җыры яши балкып күңелләрдә, һәр буынга тансык, замандаш. Җырчыларын халык үзе сайлый, Күңеленә булса аваздаш! 1979—1987 Алда шигъри язлар Бер юлдан барабыз, Бер йөкне күтәреп, Тошмәсен сиңа, дим, авыры. Юлларда сикәлтә, Ташулар кичәсе, Каршылый бураны, яңгыры. Каршылый томаны... Син куе томанда Югалып торгандай итәсең. Томаннар тарала, Син читкә борылып, Яшьләнгән күзеңне сөртәсең. Бер юлдан барабыз, Көне бар, төне бар... Йолдызлар кул изи ерактан. Фәрештә шикелле, Син күккә ашасың, Мин сине табам да... Югалам. Табам да югалтам... Табам да югалтам... Ә йөкнең авыры Сиңа да, миңа да бер төшкән. Югалту бик авыр... Син шунда яңадан Елмаеп чыгасың бер төштән. Бер баксаң—син гади, Гәрәбә шикелле, Балкыйсың үтәдән-үтәгә. Ә кайчак нур булып Гөлләргә кунасың, Табалмам шикелле иртәгә. Бер юлдан барабыз Елмая чәчәкләр. Алар бит төрлеләр, серлеләр. Җыр булып әйлән дә миңа кун. Ә алда — Яңа яз, өр-яңа бөреләр.
1965