ТАТАР ШӘҖӘРӘЛӘРЕ
Шәҗәрә - нәсел агачы, бабайларыңның әллә ничә буыннарга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен, нәселе тармаклануларын белү дигән сүз. Ул безнең халык яшәешендә, теге яки бу ихтыяҗ таләбе буенча, һәрчак кулланышта булган. Күктән төшкән нәрсә дә түгел, эшләп табып мәйданга китерелгән нәрсә дә түгел. 1995 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» исемле фәнни хезмәте басылып чыкты. Автор археографик (иске кулъязма китаплар эзләп) экспедицияләрдә йөргәндә авылларда аерым нәселләрдә сакланган «нәсел чылбыры» — «нәсел агачлары» (шәҗәрәләр) белән дә кызыксынган, аларны барлаган, җыйган икән Авторның язуына караганда, аның кулында 500 дән артык нәсел шәҗәрәсе тупланган. Шул җыелган материаллар нигезендә, ул 1981 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Бу диссертация 1991 елда «Татарские шеджере» исеме белән рус телендә аерым китап булып басылып чыга. Инде менә 126 битле китап рәвешендә автор туплаган шәҗәрәләрдән алтмыштан артык текст, сайлабрак, бүгенге көннен мөмкинлегеннән чытып, искәрмәләр характерындагы кайбер аңлатмалар белән татар укучысына да тәкъдим ителә. Татар шәҗәрәләрен фәнни әйләнешкә кертү элек тә булган. Мәсәлән, Ш. Мәрҗанинең «Мостафад . »ында, Риза Фәхретдиннең мәшһүр «Асар»ендә аларның кызыклы үрнәкләрен байтак табып була. Безнең заманда да аларга әйләнеп кайтулар булды. 1972 елда басылып чыккан «Татарские исторические источники XVII—XVIII вв.» китабында М Усманов җәмәгатьчелек игътибарын шуна юнәлткән иде 1960 елда Уфада да Р Кузеевның «Башкирские шеджере» дигән китабында шәҗәрәчелек монументаль фәнни хезмәт рәвешендә җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән иде М. Әхмәтҗанов анда кайбер татар шәҗәрәләре дә кертелгәнлеген искәртә, һәм, гомумән, авыр тарих юлын кулга-кул тотынып үткән бу ике кардәш халык арасында мәдәни уртаклыклар бүгенге көннәргә кадәр дәвам итә. Әйе, шәҗәрәләр турында сөйләшү әлләнн яңалык та түгел кебек. Шулай да, мәсәлән киләчәктә, татар шәҗәрәләренең тарих белеме буларак формалашуы турында сүз чыкса, М Әхмәтҗанов исеме бу юнәлешнең бездә фәнни белем булып формалашуына нигез салучы, аны фәнни юнәлешкә, тарих фәне тармагына әйләндерүче буларак телгә алыначак. Әйе, бу эштә Марсель иптәш докторларыбызга, академикларыбызга да насыйп булмаган, күпләрне сокландырырлык унышка ирешкән. Кирәкле, мөһим, зур эш башкарган. «Татар шәҗәрәләре» мәдәниятебез тарихында олы казанышыбыз булган әһәмиятле хезмәт. Бу унышы белән авторны котларга, тәбрикләргә генә мөмкин Әмма бу хезмәт яңа фәнебезнең киләчәге, яшәүчәнлеге, чын камиллеге турындагы беренче казанышлардан хисләнеп, «бозау куанычына» («телячий восторгка») бирелмәскә, шул билгеләнгән юнәлешне киңәйтү, яхшыртуга игътибар бирү мәсьәләсен дә көн тәртибенә куя. Ә уйланыр урын бар. Мәсәлән, башкорт кардәшләрнең моннан утыз биш ел элек үк инде бу хакта кирпеч калынлыгында китап чыгаруларын искә төшерсәк, республикабыз «мөмкинлекләремнең шушындый гына булганы өчен хурлану, халкыбыз өчен әрнү хисе дә күңелне били Хәер, моңа үртәлергә түгел, бу китапчык ничек дөнья күрә алды икән әле. дип гаҗәпләнергә тиешбездер. Чөнки һәммәбез шул җирдә, шул атмосферада яшибез, мөнәсәбәтне күреп торабыз. Эчне пошырган бер нәрсә бар алынма сүзләрне уку. тәрҗемә итүләрдәге шапшаклыклар өчен җаваплылык, безнең шартларда, күбрәк нәшрият ягына карый кебек Автор М. Әхмәтҗанов эшнең үзенә кагылышлы өлешен, тапкыр «ык- тәвәккәллек күрсәтеп башкарган. Аның иске сүзләрне уку. аңлау дәрәҗәсе күптән һәммә кешегә билгеле. Китапта алынма сүзле текстлар аз булса да. уку-аңлату һәм тәрҗемәдә җибәрелгән хаталар күзгә ташлана. Аларны төзәтү мотлак зарур булганга, күземә чалынган кадәрен биредә теркәп үтүне кирәк дип таптым.
10-6. Морәүвәж (өйләү)—җәелү, хөкемен (протекторат) урнаштыру сүзе мәрүҗ дип укылган һәм текстка ярашмый торган рәвештә - «үтенеп сорый» дип тәрҗемә ителгән. 20-6. Галәйһи сүзе галия дип укылган. 21-6. (Әмерен) иҗрайә (килтерү) үтәү эчрәя дип укылган Истнлаг-басып алу сүзе - - истилаҗ дип, тәсрыйфына сүзе т.-гьрифына дип бирелгән. 22-6. (Әмере) бизрәк түгел, бозруг (олы әмир) Тәбакыя түгел, тәбакан, рәбыйгы мәскүн — язлыкта кеше яши торган урын түгел, дөньянын дүрт ягы. 35-6. Нәзарән сүзе — назыйре дип укылган. Ике урында да буйлә сүзе —бу илә дип укылган. 39-6. Йотар сүзе — ятар, дип укылган. 49-6. (Разыйаллаһе) Гайна түгел, ганһе. Шам Иерусалим түгел, Дамаск, Сурия. 50- 6. (Пәйгамбәр) Салиуллаһ түгел, саллаллаһе 53-6. Иле түгел, илә. Юксик түгел, юксәк Зирзәбир түгел, зирзнбәр. Кали- сәсестенасы түгел, чиркәве. Уза түгел, үзә. 54-6. «Р» хәрефе кыршылган к үрәсе н, рөгъятс сүзе гаяте дип укылган Саллаллаһи сүзе инде саллиулла дип укылган. 55. «Иман каласы» шәҗәрәдә Уфа дип күрсәтелгән дә, автор да шуны кабатлый. «Яман кала» — Орскн Уфага күчерелгән 74. Вәладәт тарихы нәсел тарихы түгел, туган елы. 84. Шаһи Озыннын кулы түгел, шаһи изеннең рөхсәтнең; кауле сүзе. 88. (Тау иле) «ягында» сүзе янында дип басылган. 98. Мөзәйин (бизәүле) сүзе мәзин укылып, кечкенә дип тәрҗемә ителә 120-6. Бабаларының сүзе балаларының дип басылган. Китапта бәхәсле урыннар да аз түгел Менә кайберләре: 3-6. Татар халкы бүген дә Дәшти Кыпчакта яши ди (Татарстанның географик урыны күз алдында тотыла). 4-6. Нагайбәк сүзен нигә нагайбак дип язарга? 5-6. Пыран булды. Заран тагылмасыннан башка бу сүз кулланыла микән9 57, 60-6. Сәйрам (шәһәре исеме) Снрам дип бирелә
58. Мәшруг- ысул түгел, яраклы, шәригатькә лаек 74, 76-6. Зәбидә, Әнүр исемнәре шул ук Зөбәйдә, Әнвәр ич. 91-6. Җоныс-Җунус, Җуныс (Юныс ич). Тарихка бәйләнешле материалларда да кайбер шундый бәхәсле урыннар бар: 15-6. Болгар төбәген сакларга дип Алтын Урдадан йөз мең татар күчерү XVI йөздә, «кара ваба»дан сон, Алтын Урданың үзен сакларлык та көче калмый. Кара бик шәҗәрәсенең Рычков вариантында, Нугай эпосындагы дастан каһарманнары генеологиясс нигезендә, XIV-йөз түгел, XVII йөздә каранугайларның Кырым белән Идел арасында урыс белән Кырым арасында куылып йөреп, Җаекта төпләнүе чагыла, күрәсең. 24-6. Борынгы чорда бабаларны Нух пәйгамбәргә, Адәм атагача илтеп тоташтыруны Алтын Урда «сәяси доктринасына» кайтарып калдыру дөрес түгел. Бу хакта фәндә инде урнашкан караш бар Шул юл белән барлык халыклар үзләренең яшәү хокукына һәм гомум кешелек тарихында игътибарга, хөрмәткә лаек урыны барлыгын раслаган. Ул Алтын Урдадан читтә. Иранда. Гарәбтә, Африкада, Европа илләрендә дә таралган күренеш Алтын Урдага кадәр дә булган. Угыз хан шәҗәрәсен «Иранлылар! а нярү»гә әйләндерү дә. нәкъ шул сәбәпләрдән туган нәрсә булганы өчен, чынлыкка зуры килми 38-6 Шәйбаниләр шәҗәрәсендә Исмәгыйль дигән всем очратып, Идегәй оныгы Исмәгыйль мирзаны Шайба|ШЛ»ртә ябыштыру белән дә ыиешен булмый Тексттагы «Аеры Калбах» аталмасы Шәҗәрәдәге Шәйбышны Мохаммад Шәй- банита кайтарып калдыруны лаасты"» куя «Калбах»сүзе калмак калмык (монгол). Аеры Калбах Жужи улы (кашык) Шайбаңны» Алтын Урдадан '“'₽^Г«АгиаГ^мк»ы”'угы" мирасы дип бштгеләу дә бәхәсле Хуҗа Әхмэт Ясәви мёридләрекнг». һәм үз нәсәбе,шән чыккан суфи шәехләре дә «ата» исемен (Хаким ата, Зәнги ата. Салыр ага. Исмәгыйль ята һ 6 ) «Ата. утыз тепмины түгел, суфилык тарикать аз алмасы Хезмәт басылып таралды Китап мәйданында урын алды. Ул эшкәрткән мәйданда «чирам җир» күтәрелде, эшкәртеләчәк жнргген мәйданы, киңлекләре. ™‘«,,етанде дигән сүз Әмма «чирәм күтәрелү, аның әйләндереп кап- дануы^ына әле. Ул тагын шул ук чирәм җиргә әйләнеп калмасын әчеп, аны эшкәртергә, уңыш китерерлек йомшартырга, тамыр, гордалардан (кантарлардай) тазартырга-арындырырга кирәк. Аның эшкәртәсе яклары очсыз-кырыйсыз. Бу хезмәт —диңгездән бер тамчы гына әле. Китапта урыны-урыны белән тәнкыйди-аналнтик караш һәм күзәтүләр җитенкерәми. Нәтиҗәдә, шәҗәрәләрдәге төрле ясалмалыкларны да автор чынга ала кебек тәэсир кала. Дәлилләүләр, анализлар җитәрлек булмаганга, күп кенә урыннарда авторның материалны ярату-сокланулары чамадан чыгу, эмоциягә бирелү булып сизелә башлый. Фәндә исә эмоция генә чын бәя була алмый. Шул ук факторлар тәэсирендә, сәяси-этник төсмерле полемик репликалары да материалны алдан уйланылган ниндидер идсологнк максатка көчләп тартуга охшый. Бик ихлас, изге максатларда әйтелгән фикерләрне дә мондый тәэсир төссезләндерә, аларга бөтенләй башка караш төсмере йөгертә. Шәҗәрәләрдә тарихи риваятьләр килеп чыккан урыннарда материал ничек чын алмазга әйләнеп китә! Тарихи офыклар киңәя, бөтенләй, башка, яңа бер дөнья ачылып киткәндәй була, һәр шәҗәрәдә сизелеп киткән яңа үзенчәлекләр нигезендә жанр үзенчәлекләре, бу конкрет шәҗәрәнең аерымлыклары, үзлекләре, тенденцияләре турында сөхбәтләшүләр—аңлатма мәкаләләр — алып барылса, эчтәлек бермә-бер баер, тирәнәер иде Безнең карашка беренче нәүбәттә укучыга аңлатырга тиешле темалар мондый «Чыңгызнамәмләр, Әбелгазый «Шәҗәрәи төрек», Ш. Мәрҗани («Мостафад» һ. б.) хезмәтләренең татар шәҗәрәчелегендә урыны. Боларга хәтта аерым бүлекчәләр биреп буладыр. Икенчесе: шәҗәрәләрнең функциональ төркемләнүләре. 1) Суфи силсиләләре (буын чылбырлары), 2) Дастан (эпос) традицияләре, 3) Аксөякләр (Морзалар) «нәсел агачы». 4) Морзалык яки җир биләмәләренә хокук дәгъваларны нигезләү өчен ясалган шәҗәрәләр (материалларга караганда болар бездә иң зур күпчелекне тәшкил итә), 5) Укымышлылар династияләре мәйданга китергән шәҗәрәләр, 6) Капитализм чорында, яңа «өске катлау» бай, сәүдәгәрләрнең үз нәселләрен саклауга каратып әзерләткән язмалары. Башка тагын ниндиләр9 Шәҗәрәләрдә боларның кайсыларының нинди элементлары катнашуын билгеләү, кайсы тенденция өстенлек алганын күрсәтү. Менә шулай эшкәрткәндә генә безнең шәҗәрәләр мирасыбыз чын фәнни нигезгә утырыр һәм кызыклы бай тарихи чыганак булып китә алыр. Автор М. Әхмәт- җанов шул мөһим эшкә алынган. Шактый материал һәм тәҗрибә тупланган. Аңа киләчәктә бу эшен камиллеккә китерүдә зур уңышлар теләп калабыз.