НИШЛӘРГӘ?
Атнаның дүрт көне саен диярлек без анын белән автобус тукталышында очрашабыз. Шактый иртәнге сәгатьләр бу, шуна күрә урамнар да, тукталыш та кешесез һәм буш. Баштарак әлеге очрашуларга әһәмият тә бирмәдем кебек. Зиһенем шулкадәр мәшгуль иде ки, тирә-юнем белән кызыксынырга вакыт юк. Дөресрәге, һәр төрле урам очрашуларына әһәмият бирергә ни холкым, ни мәсләгем туры килми минем Өстәвенә, һәрвакыт рәсми костюмнан йөрим. Юлымда очраган гүзәл хатын-кызларга күз төшергәләп алсам да, алар бер гүзәл чәчәк яисә витринадагы манекен кебек хәтеремнән тиз юылалар Аннан соң мин хатын-кыз белән әллә нигә бер генә күрешкән, сөйләшкән кеше түгел. Бу өлкәдә бераз тәҗрибәм бар, чөнки лицейда дә, университетта да катнаш төркемнәрдә, ягъни кызлар һәм егетләр бергә укыган бүлекләрдә укыдым Шуна күрә кызлар арасында да дусларым, танышларым җитәрлек булды дип исәплим Аннан соң, хатын-кызлар барысы да бер камырдан түгелме соң?. Көннәр үтә торды, мине бу бичара кызкайның кем булуы, бу кадәр иртәдән япаялгызы кая баруы уйландыра башлады. Карап торуга ул гади һәм хәтта җитди кыяфәттәге киемнәр кия. Йөзенә текәлеп карамасаң да, аның чибәрлеге ерактан сизелеп тора. Хәтердә: кышкы яңгырлы бер февраль иртәсе иде. Тукталышка килдем дә үземнең аны көтүемне аңладым. Бер сылтау табып, анын белән сөйләшеп карарга уйлыйм Әмма бераздан бу уемнан да кире кайтам Яңгыр коя гына. Шыгрым тулы автобуслар безнең яннан выжылдап кына узып китәләр. Җилләр ыжгырып торган тау башы урамында һаман шулай автобус көтәбез. Юеш, салкын Әлеге теге кызга исем китә Шундый иртәдә кая бара икән ул? Хезмәткәргә охшамаган. Эшче түгел дә түгел инде Ә бәлки университет студентыдыр? Алай дисәң, һәрвакыт Аксарайда төшеп кала Миңа ул гел борчылган, дулкынланган кебек тоела. Үзе белән кызыксынганымны сизенгәндер инде, миңа ачуы килмиме икән? Әллә аның шундый төшенке кыяфәттә сыман булып, үзенә игътибар иттерү чарасымы? Бәлки, ул үзе мине игътибарга алгандыр? . Яисә миңа бөтенләй дә игътибар итмидер әле, әллә бар мин, әллә юк Кем белә, бәлки, үз-үзе белән ялгызы калып, шулай рәхәтләнеп хыял диңгезендә йөзәдер? Шулай өеннән нртә чыгып та, каядыр ашыккан кеше сыман да түгел бит үзе һаман саен бушрак автобусны көтә Әллә сон ксшесет урамнарны яратамы? Була бит шундый хәлләр дөньяда кешенең өендә дә торасы килми, эшендә дә кызык тапмаганлыктан, урамга ташлана Иртәнге сәгатьләрдә бу тау башы урамы кыр кебек буш була бит Шуңа күрә дә ул табигатьнең цивилизация кагылмаган аулак бер почмагы дип тә кабул ителергә мөмкин. .. Менә кинәт кенә кызның алдына «Мерседес» килеп туктады Машинаның ишеге ачылып, аннан яшь кенә бер егет минем танышмаган таныш кызыма «Әйдәгез илтеп куям», дип кул изәде Карап карыйм әле, мине дә чакырырмы, дип уйладым мин. Кыз, гүя егет бөтенләй аңа эндәшмәгән кебек, башын бераз гына янга борып, узучы машиналарга карый башлады Егет, чигенә-чигенә килеп, А кызнын икенче ягына килеп туктады да: «Аксарайга алып барам, утырыгыз»,— диде. Ләкин кыз башын бормады. Ә мин кыз әлеге чакыруны ничек кире кагар икән, дип тамаша карарга җыенган идем. Әмма араларында сөйләшү булмады, егет машинасы белән китеп барды. Мин горур кызга карадым. Теләгем- аның күз карашы белән очрашу иде. Әмма ул мантосына күмелеп, кулларын кесәсенә тыккан да карашын еракка, таулар ягына төбәгән. Аякларында итек, башына шарф ураган. Сумкасын җилкәсенә аскан. Яшь, чибәр, затлы кыяфәттә. Аның күзләренә карыйсым, күзләренең тирәнлеген күрәсем килә. Әмма, якынрак барсам, өркетермен дип куркам. Шарфы астынан чыккан чәчләрен җил уйната, ә озын керфекләре күзләрен томалаган. Бәлки, ул елыйдыр? Дөресен әйткәндә, аның шул кыяфәттә иртә таңда автобус көтеп торуы күбрәк чик буенда сакта торучы гаскәрине хәтерләтә иде. Мин аның белән, һичшиксез, сөйләшергә тиеш дип, күңлемә беркетәм. Шул гүзәл күзләренә багып, эчемдәге хисләремне белдереп карарга кирәк. . Кыяфәтенә, буй-сынына киемнәре әнә ничек килешә, мин аңа шул хакта әйтергә тиешмен... Үземне аның белән төрле урыннарда: урамда, өйдә, салонда, пляжда бергә итеп күз алдыма китердем. Төрле рухи халәтләр: мәхәббәт, сөю, мәрхәмәт, үпкә, нәфрәт, кинә кебек бер-берсенә каршы торган хәлләрдә икебезне бергә итеп күз алдына китердем... Әнә ул, ниндидер ерак галәмнән килгән чит кеше сыман, минем янымда ук диярлек басып тора. Суык яңгырлы җил рәхимсез рәвештә өшетергә, битенең төсен алырга тырышса да, ул әле барыбер салоннарда утырган иркә ханымнарга караганда күпкә чибәррәк күренә. Люкс, казиноларда затлы эчемлекләр эчеп утырган хатынкызлардан сөйкемлерәк күренде ул миңа. Кыскасы, табигый матурлык бар аңарда. Куллары, яңаклары да туңа, бары иреннәреннән ут бәреп тора бугай... Бер-бере белән очрашкан язмышның бердәй булып упкынга сикерүен теләдем. Мин аның өчен саклаучы—терәк, ул минем өчен өмет чыганагы булыр иде Шулай танышмаган да көе гашыйк булу мөмкин түгелмени? Болай гашыйк булу бәлки бигрәк тә гүзәлдер. Берберләренең телләрен белмәгән килеш бер күрүдә гашыйк булган ике чит ил кешесе мәхәббәтенә охшаштыр бу, бәлки? Мондый төрле мәхәббәтне китаплардан укымыйбызмыни, киноларда карамыйбызмыни? һәртөрле ялганның, алдашуларның сәбәпчесе булган тасма телдән башка— күзләр белән генә сөйләшеп гашыйк булу... Менә ул чынлап та ялгансыз, риясыз, берни дә катнашмаган чиста мәхәббәт Халык әкиятләрендәгечә шаһзадә белән көтүче кызының, принцесса белән тазның бер-берләренә гыйшык тотулары кебек булыр иде бу мәхәббәт. Китаплардан балачагымда алган тәэсирләр диңгезендә менә хәзер яшәп алырмын төсле иде. Малай чакта берәр күчмә бәдәви кызына, яисә берәр башка ерак көнчыгышның әкияти гүзәленә гашыйк булырга хыялланган кебек Кинәт кенә кабынып, еллар буе сузылачак мәхәббәт турында хыялланам! Малай чагымда җәйге кичләрдә яр буенда чам агачы астында утырып, диңгездәге пароходларны күзәтәм, ә икенче ягымда — өскә чөелгән фонтаннар тавышы.. Мин әллә кайларга китеп хыялланам Аннан иртәгесен үземнең шундый хыялларымнан үзем көлә идем. Менә хәзер шушы ундүрт яшемдәге хыялларым эченә янәдән кереп барам бугай. Бүгенге көн тәэсиренә бирелеп, мин бу салкын яңгыр астында күчмә бәдәви кызы кебек чыныккан кыяфәттә автобус көтеп торган таныш түгел кызны үземнең хыялыма урыйм. Mima калса, ул миннән дә ныграк романтик бугай... Мөгаен, әллә нинди галәмнәрдә йөзәдер әле. Тормыштан, чынбарлыктан гаять тә ерак кебек тоела. Аның сер дөньясына ни күз белән, ни күңел белән атлап кереп булмыйдыр... Горурлыгы күзгә бәреп тора. Мәхәббәтең белән дә тирәсендә ни еллар буе йөрсәң дә ачылмастыр кебек. Хәер, уйлап карасаң, мин бар дип тапкан ул сыйфатлар аңарда чынлыкта да бар идеме соң, әллә бу минем теләк, хыял гынамы? Бәлки, ул бик тиз кызып китә торган чәүчәләк һәм дә киребеткән бер кыздыр? Яки бөтенләй дә җиңел холыклы, бозык хатындыр Әмма минем аның турында һич тә болай начар уйлыйсы килми. Әгәр дә аның белән бәйле шундый матур хыяллар корам икән, нишләп начарлык көтәргә? Гүзәл хисләр белән кеше күңеленә якын киләсең икән, аңарда бик куп күркәм якларны ачарга мөмкин ич. Кемнәрдер кимчелек итеп кабул иткән нәрсә икенче берәүләргә гүзәллек булып күренергә мөмкин. Нәтиҗәдә, үзең өчен өр-яңа кеше ачасың... ’ Каршыбызга килеп туктаган автобус эченә мин, бер сүз дә әйтмәстән кызны алга уздырдым. Янәшәсенә утырдым. Күземнең очы белән генә аны яшертен күзәтәм Шарфын чишеп, янәдән бәйләде, кулъяулыгын чыгарып, сөртенеп аллы, аннары мантосы чабулары белән тезләрен томалап, утыргычка сөялә төште. Борылып йөзенә туры карамадым. Таныш булмаган хатын-кызның йөзенә карар өчен бик тә нигезле сәбәп кирәк шул. Мииа куллары гына күренеп тора йөзеге юк. Бармаклары нәфис, тырнаклары ал төскә буялган. Хатын-кызиын күхтәреннән сон иң әһәмиятлесс аның куллары Бер фәйләсуф «Куллар акылның тышкы күрсәткече», дигән. Кешенең даһнлык билгеләре дә кулында чагыла. Мин хатын-кызлар өчен бу гыйбарәне тагын да үстереп, болай дияр идем «Куллар гүзәллекнең, нәфислекнең, күркәмлекнең билгесе булып тора». Теге көнге хәлдән соң да безнең очрашулар элеккечә кала бирде. Күңелемнән мин очрашуны көтәм. Шулай һәркөнне очрашабыз да. Мин тукталышка килгәч, аңа биш-алты адым каларак, баш иеп исәнләшәм дә бер сүз дәшмичә, бер читкәрәк барып басам. Ул да мина җиңелчә баш кагып җавап бирә Тукталышка аңардан алдан килсәм, автобуска утырмыйча аны көтеп торам. Кызык, ул да мине шулай көтеп торганга күрә без гел бергә очрашабызмы икән әллә? Бәлки, чыннан да, бер-беребезгә гашыйк булып китәрбез? Мәхәббәт хисе бездә әкрен- ләп-әкренләп кенә көчәйсен, үссен, серлеләнсен. Бөтен рухыбызны ташкын кебек күмеп китсен. Без исебезгә килгәндә инде эш узган булсын. Ихтыярыбыз буйсынсын, мәхәббәткә баш исен Шуңа күрә дә андый хәлнең булу мөмкинлеген сиздереп, аиы куркытып куярга ярамас Минем бердәнбер чарам сабыр нтмәк. Матур һавалы көннәрдә мин аның төрлечә киенгәнен күрдем, әмма һәрвакыт киемнәре зәвык белән сайланган булыр иде. Шотландка итәге, чикләвек төсендәге кофтасы, төтен төсендәге курткасы һәммәсе дә күркәм. Инде йөзенә дә бераз күз сала башладым, үземнең хисләремне сиздерүдән дә тайчынмый башладым. Баш әйләндергеч күзләре, чем-кара керфекләре, гәүдәсенең һәрбер хәрәкәте гүзәл иде. Якты йөзе, буялмаган иреннәре аңын табигать кызы икәнлеген күрсәтеп тора. Беләсе иде, музыканы, шигырьне яратамы икән? Үзебезнең милли көйләребезне беләме икән? Көннәр үткән саен сабырсызлана башладым. Баштагы көннәрдә үзем беркетел куйган сабырлык турындагы фикерем бозылыр, ахры. Тукталышта очрашуыбыз да аксый башлады Кайсыбер көннәрдә бик иртә килсәм дә. аша очратмыйм. Бәлки, минем серләремне сизенгәндер дә качадыр Әгәр кача икән, моның инде төрле сәбәбе булырга мөмкин. Йә мине үзе артыннан йөгертмәкче, яисә үзенең дә гашыйклыгын сизә башлауга, өркеп качуы. Булса да булыр. Яшь аермабыз бар. Ойләнгәнлс! см күренеп тора. Тормышының башында ук шундый куркынычлы вә билгесез маҗарага кереп китәргә теләмәстер. Язмышын ялгышка бәйләргә теләмөгәилсктән качуыдыр аның? Шулай ихтималлавым мине сыта, сындыра ндс. Әмма кызыксынуым кимемәде. һич югында аның кем икәнлеген беләсем килә. Берәр мәртәбә булса да яшел үзәнлеккә чыксак, яисә берәр тау куышында кайнар чәй эчсәк?.. Карлы- яңгырлы бер көнне аиы суыктан җылытсам, яисә берәр ерткыч хайван тырнагыннан коткарсам. . Аны яклап, кырык карак белән якалашсам Мавыгуларымның романтик хис кенә булудан узып, тыелгысыз теләк рәвешендә эзәрлекләвеннән куркам. Ни эшләргә тиеш соң мин? Ерактан баш кагып исәнләшүнең мәгънәсе калмады. Нәрсәдер эшләргә кирәк Бер иртәдә, дмнгез кебек тирән күзләренә карап «Сезгә шулкадәр ияләштем, иртән сезне күрмәсәм, бөтен көнем шундый күңелсез уза, үземне кая куярга белмим, сезне сагынам», дип әйтергә кирәктер Аннан соң, кайнар пышылдап «Мәхәббәт танышуга китерде», дип өстәргә була. Ләкин моны эшләү куркыныч та Аны бөтенләй югалтуым бар. Әгәр дә: «Сез саташтыгызмы әллә?» дип тупас җавап бирсә? Яшемне, ойләнгәнлс! смнс, матди хәлемне искә алса? Мине бу хәл бөтенләй аяктан егачак. Минем уемча, бөтен хилафлыклардан да азат дип хисаплаган бер гүзәлнең шулай тупас җавап бирүе бик тә күңелсез хәл булыр иде, егыл да кит! Юк инде, миңа тагын да озак вакытлар сабыр итәргә кала... Ягыш аны югалтсам да, хыялымда ул яхшы кеше булып яшәп калачак Кит син. Әмма елаган күңелемә өмет кайтавазы булып кайтырсың.
Бикә РӘХИМОВА тәрҗемәсе