МӨҺЕР
Татар галиме Җәвад Алмазның хкты истәлегенә багышлыйм угыш чоры яшьләренең һушлылары, җигүле үгезләрен фронтовикларга яки инде гыйлем эстәү дәрте сүрелгән өлкәнрәк туганнарына калдырып, югары уку йортларына дип, Казан тарафына юл тотты Авыр заман иде, әмма ачлы-туклы яшәсәләр дә, укудан паз кичүче булмады, һәркем үҗәтләнеп мәгърифәткә, аң-белемгә омтылды. Ашау дигәннән, кем кайдан ни юнәтте шуны тәгам итте, әмма һич тә урлашып, хәрәмләшеп түгел. Шәкертләрнең күбесе дәрестән соң Усия- гә йөгерде, баржадан утын, ташкүмер, тоз һәм башка йөкләр бушатырга, икенчеләре тимер юл вокзалы тирәсенә елышты көче-куәте бар кешегә монда да эш җитәрлек иде. Акчасын да шактый гына тамызалар, кайвакыт, тамак туйдырудан тыш, берәр картуз яисә чүпрәк ботинка сатып алырлык рәт тә кала әле. Кайберәүләр әнә вельвет күлмәккә кадәр тиенде. Сабакташлары арасында Касыйр Черкиев кенә бик күренмәде Дөрес, бүлмәдәшләренә ияреп бер-ике кич Усиягә баржадан такта бушатырга төпле төшүен. Ай-яй, ул чи тактаның авырлыгы! Буе алты ярым метр стандарт үлчәм, диләр, киңлеге утыз биш-кырык сантиметр булып, калынлыгы - алтмышлы, ягъни алты сантиметр, чилектән сулары саркып тора. Ике башыннан икс студент күтәргәч, уртасы җиргә тиям- тням дип бара, шуның астында үпкәләрең өзелеп төшәр хәлгә җигә. Өчәүләп күтәрерләр иде — акчага суга, яшь егетләр кан төкерә-төкерә баржадан яр осгенә таба атлый, гөпелдәп егылгач, андыйлар икенче рәт тактага килеп орынмый инде. Ни пычагыма кирәк мондый тәмуг газапларың Касыйрга. Бөгәрләнә дә ята ул караватына, кирәкми кызыл унлыклары Бер көн ятгы, ике көн... өченчесендә торып утырды егет, корсагында пәриләр утын кисүгә чыдый алмагач Тукгалс, чыннан да, берәрсенең утынын киссп-ярып бирергә кирәктер, бәлки? Ул Кольцодагы сөт кибете ягына таба юнәлде Шушында бит С инде утынчыларның законлаштырылмаган «биржасы». Стена буйлап, гадәттәгечә, кулларына балты-пычкы тоткан мари хатыннары тезелеп тора. Алып киткәлиләр тегеләрне икешәрләп, ә Касыйрны күрмиләр дә—әллә бар ул байлар өчен бу дөньяда, әллә юк. Күрерләр иде — егетнең ни балтасы, ни пычкысы юк. Их, ияртсен иде, ичмасам үзе белән әнә шул ыштыр-чабаталы мари хатыны, аның кадәр генә тартыр иде әле пычкыны шәкерт егет. Өмете киселде Касыйрның. Инде нишләргә? Авылда тикмәгә генә «черкинекеләр» дип йөртмиләр шул аларны, ишектән кусаң, тәрәзәдән керә торган нәсел. Йөгереп тулай торакка кайтты да ясканып шигырь язарга утырды Касыйр. Менә икән аның тамагын туйдырачак һөнәре! Шагыйрь булу күптәнге хыялы ич. Авылда шигырь тулы әллә ничә дәфтәре калды. Ничек онытып җибәргән соң ул үзенең бу тылсымлы һөнәре турында?! Әллә артык дулкынланганга, әллә инде корсакта инкыйлаб уты туктамаганга, ничектер, шигырьләре килеп чыкмый җәфалады. Бер-ике дәфтәрне сызгалап-ерткалап тумбочка тирәсенә чүмәлә өеп куйды. Ниһаять, туган авылына багышлап өч куплетлы «Чыршылым» дигән шигырен язып бетерде. Шагыйрьләр көрәп ала ди бит акчаны. Касыйрга да кичке ашлык кына тамар әле, бәлки. Хыялында инде чалбар кесәсе бүлтәеп чыккандай ук тоелды. Әнә унлыклар кыштырдаша да башлады бугай. Болай булгач, нигә чи такта ташып изаланырга, яз да яз рәхәтләнеп. Егетләр шаккатсын әле бер, бигрәк тә кызлар үрсәләнер инде!.. — Нишләп болай соң бу?—дип гаҗәпсенде редакциядәге әкәмәт озын абзый, кулъязманы кат-кат укып. —■ Ник алай дисез ■— Иң әүвәл исеме белән имзасы буталган моның. — Ник буталсын ди. — «Ник» тә «ник»?—дип үртәлде теге озын кеше.— Шигырьнең исеме «Чыршылым»—бусы аңлашыла, авылыңны сагынасың, димәк, ә моида автор урынына тагын Чыршылы — Ник, Максуд Сөндекле, Сахаб Урайскийлар бар ич. — Бар анысы, әнә, Сахаб абыең үзе утыра! — Молодец, энем! Минем дәвамчым булырсың,—диде кара тутлы, кызлар шикелле чибәр Урайский.— Ә сезгә, егетләр, көнләшеп яшәүдән башкасы калмаячак, анысын белеп торыгыз. Озак әүмәкләде дәфтәр битен редакциянең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире. Кат-кат укыгач, шигырьне кире авторга сузды. — Пешеп җитмәгән бу, Чыршылы иптәш, бигайбә. — Зәки, яшь шагыйрьне рәнҗетмик инде без, минем янга җибәр булмаса,—дип, кабат сүзгә кушылды Урайский.— Кил, энем, кил, пешерәбез аны, язарбыз да, бастырып та чыгарырбыз, шулай бит, соңыннан үзең дә танымассың әле шигыреңне. Бүлмәдәгеләр шәрран көлешеп алды. Дорфалыгы өчен мөдирләре Зәкине битәрләделәр. — Чын исем-фамилияң ничек соң, энем? — Черкиев Касыйр. — Эшлисеңме, укыйсыңмы? — Студент. - У-уу! — Фамилиям уңайсызрак шул минем. Шуңа да авылым исемен куйдым ахырда,—дип акланды егет.—Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыйм. Чыршылыдан икәнемне беләсез инде хәзер. — Фамилияң чепуха, исемең бик хәтәр икән синең, Чыршылы иптәш! Гарәпчә мәгънәсе диюем. — Анысын искә алмыйк, Зәки. Монда барысы да гап-гади, егет шигырь китергән,—диде Сахаб Урайский, эчке бер җылылык сирпеп — Нипочем бу безгә, энем, шулай бит, ялт иттерәбез аны бергәләп тотын сак. Әмма син, хөрмәтле Чыршылы иптәш, главный, язудан туктама, кара аны, икенчеләрен Зәки абыең шикелле дүртьюллыклар рәвешен- дәрәк язарга тырыш, югыйсә, тагын «пешмәгән» дияр. — Бәлки, бергәләп иҗат итәрсез, Ильф белән Петров,—дип, мыскыллы шаркылдады мөдирләре, Урайский төрттергәнне өнәп бетермичә. Черкиев университетта укыса да, Ильф белән Петров турында хәбәрдар түгел иде, кемнәр соң үзләре, дип сорарга кыймады, наданлыгын сиздерәсе килмәде. Ә Сахаб абыйсы сүзендә торды, Касыйр Черкиевнсң шигырен бер атна дигәндә «Яшь сталинчы» гәҗитендә басгырып та чыгарды. Автор теләгәнчә, «Чыршылы» имзасы белән, ә менә шигырьнең исемен үзгәрткән, «Авылым» дип куйган. Дөрес әйткән икән шагыйрь, үзең дә танымассың шигыреңне дип, әсәрнең эчтәлеге бөтенләй башка иде, матуррак та булган. Унбиш көннән соң редакциягә килеп, шигырь өчен ике йөз илле сум каләм хакы алды Касыйр. Тиенен дә тотмыйча бүлмәдәшләренең борын төбендә озаклап селкеде ул шыгырдап торган сумнарны, түгел лә, гонорарны. Бу чакта инде шигырь басылган гәҗит, кулдан-кулга күчеп, тәмам таушалып, ертылып ук беткән иде. Шул көннән сабакташлары арасында шагыйрь булып, башны югары күтәреп йөрер! ә кереште Касыйр. Редакциядәге дуслык моның белән генә бетмәде. Сахаб абыйсы шәкертне Матбугат йортының беренче катындагы китапханәләр коллекторына алып төшеп, вакытлыча эшкә дә урнаштырды. Касыйрның җәйге каникуллары башланган иде, ә коллекторда кешеләрне чираттагы ялга җибәрергә кирәк икән, куанып кабул иттеләр. Хезмәт авыр түгел шәһәр, район һәм авыл китапханәләренә җибәреләчәк китапларны төреп-бәйләп торасы—ике кулга бер эш. Тик менә шигырь язарга вакыт калмый. Аның каруы нинди китап укыйм дисәң, шул бар. Шулай өч ел буе җәйге каникулларда Касыйр китапханәләр коллекторында эшләде. Илья Ильф белән Евгений Петровларның кемлеген дә белде, чонки бу мәлдә коллекторга аларның яңа гына басылып чыккан «Алтын бозау» (нигә «Бозау чаклы алтын» дип куймаганнардыр исемен), «Унике урындык» әсәрләре килеп керде. Ярослав Гашскның «Швейк солдат маҗаралары»н ул ике көндә укып чыкты, бусы тагын да көлкелерәк иде. Күп яңалык белде Касыйр соңгы өч елда Вакыт-вакыт Остап Бендер шикелле йөрисе, Швейк солдат кебек башкаларны көлдерәсе килеп китә аның. Аспирантурада калдырылгач та эшләп маташты әле ул китаплар бәйләүче булып. ерәү Касыйрны, Бауман урамыннан узып барышлый — Сәлам иске дусларга! Яшь галим танымый да хәзер безне, эреләнде паринск,—дип, урысча-татарча сәламләде. Борылып караса, исе китте китап сөюче дусларыннан Мусин икән. — И Абрам Моисеевич, Сезмени әле. гафу итегез, күрми дә торам, исәнмесез! — Фән биеклекләренә үрмәлим, дисең алайса? — Тырышабыз инде, Абрам Моисеевич — Китаплар төзүче һәм галим. — Әлегә аспирант кына. — Кызык шулай да. — Пие кызык инде аның, Абрам Моисеевич, җырлыйм да ич мин. — Аспирантурадамы? — Юкла инде, үзешчән сәнгатьтә актив катнашам, җырлавымны ошаталар, шуңа да университеттан җибәрәселәре килмәде. Җырчылар Б ны, шагыйрьләрне, бигрәк тә спортчыларны аспирантурада калдыралар— ярышларда университет данын якларга. Мин дә шундыйлар арасына килеп эләктем,—дип аңлатты Касыйр, үзенең аспирантурада калу сәбәбен. — Анысы шәп булган, шулай да җәйләрен «Бибколлектор»ны ташлап ук бетермәссең әле, бер дә җибәрәсе килми үзеңне, син сайлаган китаплар—иң әйбәтләре була торган иде. — Ул кадәресен генә чамалыйбыз инде, Әдһәм абый. — һаман шаяртасың, егет, ярар, мин үпкәләмим. — Соң исемегез генә түгел, фамилиягез дә татарча лабаса. — Анысы күп милләтләр өчен уртак. Дөрес әйтәсең. Абрам Моисеевич Мусин—яһүд, китап җене кагылган адәм. Бигрәк тә яңа басылып чыккан һәм сирәк очрый торган китапларны җыя Шул маһирлеге аны Татарстан китапханәләр коллекторы директоры Гыймран Кадиков белән дуслаштырган. Авылларга җибәрелергә тиешле урыс китапларының бер өлешен Абрам Моисеевич алып кала. Коллекторда ул тәмам үз кешегә әйләнеп беткән. Китап төрүче кызларга кесә тутырып конфет, чикләвек алып килә, алар белән дустанә, шаяртып сөйләшә. Теге чакта Касыйр аңа Ильф белән Петров, Гашек, Кочетков, Асеев, Твардов- скийның яңа басылып чыккан китапларын төреп биргән иде. Шул мәлдә дуслашып калдылар. Абрам Моисеевич татарча әйбәт белә, хәтта җырлый да, «Эшче» операсыннан Нигъмәт ариясен искиткеч шәп башкара! — Эшләмичә булмас инде, акча кирәк бит,—диде Касыйр, үзен мактауга кәефе килеп. — Күпме түлиләр? — Җитә. Өч йөз унике. — Хәзер кая чабасың соң? — Ә монда гына, язучыларның Тукай клубында бүген җыелыш, татар халкының борынгы шагыйре Кол Гали иҗаты тикшереләчәк «Кыйссаи Йосыф» поэмасының күп кенә кулъязмасы табылган, ахырдан зур концерт куябыз. Әйдәгез, Абрам Моисеевич, минем белән. Ничек җырлавымны да тыңларсыз. — Кулъязмалар дисеңме? — Әйе, әйе, кичә бик күңелле булачак. — Син нык активлашып киткәнсең әле, егет,—дип, салпы ягына салам кыстырды тегесе. — Рәхәтләнеп ял итәрсез бер. — Күндердең,—диде яһүд. Абрам Моисеевич татар зыялыларының күбесен белә, язучылар, журналистлар, рәссамнар, композиторлар, артистлар, юристлар, табиблар арасында дуслары күп, аларның кайберләре белән кунакка йөрешә, теттереп татарча сөйләшә, әңгәмә вакытында канатлы сүзләр, халык мәкальләрен кыстырып җибәрә. Кем әйтмешли, эчеңә-бавырыңа үтеп керә белә Шуңадырмы, аның үзен дә хөрмәт итәләр, Абрам Моисеич, дип өзгәләнеп торалар. Тукай клубында да булгалый, монда күпләр таныш аңа. — Теге кем ул?—дип кызыксынды Абрам Моисеевич, янәшәсендә утырган берәүдән, президиум өстәленә таба ымлап. — Кайсын әйтәсез? — Үзбәк түбәтәйлесен, бер дә күргән кешем түгел. — Ә-ә, Ташкенттан ул. Бөтенләйгә күчеп кайткан, диләр. Бүген нотыкны шул галим ясаячак. Үзебезнең татар кешесе Сәйдел Турай. Зур белгеч, имеш,— дип аңлатты Мусинның күршесе. Җыелышны алып баручы сүз бирер алдыннан галим Сәйдел Турай белән кыскача таныштырып үтте. Аның татар, гарәп, фарсы әдәбиятларын яхшы белүе, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Хива уку йортларында һәм китапханәләрендә зур фәнни тикшеренүләр алып барганлыгы, татар әдәбияты өчен кыйммәтле мәгълүматлар туплаганлыгы турында искәрт- 88 тс. Бер үк вакытта Кол Гали иҗаты белән дә шөгыльләнгән, шагыйрьнең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының күп кенә басмаларын һәм кулъязмаларын табып өйрәнгән. Хәзер инде Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә Галинең барлыгы йөз алтмыш бер китап һәм кулъязмасы теркәлгән, шуларның йөз унбише Татарстан җирендә табылган Арада җитмеш басма китап булып, калган туксан бере кулъязма рәвешендә сакланган. — Әлеге байлык арасында төп нөсхәне, беренчел кулъязманы аерып алырга кирәк, шунсыз без «Кыйссаи Йосыф»ны китап итеп бастыра алмыйбыз. Галимнәребез арасында бу хакта бәхәснең тынганы юк. Уртак фикергә килергә бик вакыт канә. Ә без әсәрнең нинди телдә язылуын шик астына куябыз. Белә торып нигә катлауландырырга мәсьәләне — кайберәүләрнең тоткан кыйбласын һич аңламыйм. Минемчә, Сәйдел Турай бу бәхәскә нокта куярга омтыла. Галим күп эш башкарган, күп нәрсәне ачыклаган, дәлилләре ышандырырлык Хәзер мин сүзне аңа бирәм,— диде мәҗлес рәисе, галимне мөнбәргә чакырып.— Рәхим итегез! Сәйдел Турай —уртача буйлы, түгәрәк, җыйнак гәүдәле, ачык йөзле, зәпзәңгәр елтыр күзле, бик тә тере, хәрәкәтчән кеше икән, нотык мөнбәренә атылып диярлек чыгыл басты. Казан каласында шагыйрь Салих Батталдан башка түбәтәй киеп йөрүче кеше калмаган иде — күпләр тубал кадәр чәч үстерүне кулай күргән заман. Үзенә күрә сәбәбе дә бар иде моның. Түбәтәй киюне Мәскәүдән көлү дип аңлыйлар иле җитәкчеләр Ә монда—үзбәк түбәтәе! Бераз сәерсенде сәерсенүен Абрам Моисеевич, әмма галимгә түбәтәй, үзбәкнеке булса да, ифрат килешеп тора иде. Күнегелмәгән күренеш һәрвакыт сәер тоела. Татарның милли төсе югалып бара шул, дип фикер йөртте яһүд кешесе, үзенең балачакта күргәннәрен хәтерләп. Галим фәнни эзләнүләре, «Кыйссаи Йосыф» поэмасының аерым вариантлары, аларның кайларда табылуы турында озаклап, тәфсилләп сойләде. Аннары кулъязмаларның телен, стилен, аерым сүзләрне анализлап күрсәтте. Бу мәсьәләдә кайбер галимнәр белән килешеп бетмәвен әйтте. Поэманы берәүләр уйгыр-хәрәзем теле тәэсирендә язылган дип исәпли. Бәгъзеләре торек телен алга сөрә, угыз-кыпчак теле элементларының күплеген танучылар чынбарлыкка якынрак тора, дигән карашта икән галим үзе. Ул әлеге мәҗлестә фикерен кистереп әйтте — Кол Гали — Болгар шагыйре, «Кыйссаи Йосыф» борынгы болгар-татар телендә иҗат ителгән Аерым сүзләргә генә игътибар итегез: ата, сату, богау, сүз, йөз, кара, юк, һич, үзе, ярлы, куен, кал һәм башка сүзләрнең бүгенге көндә дә бер авазы да үзгәрмәгән бит чын татарныкы. Китап һәм кулъязмаларның дүргтән өч өлеше Болгар һәм Казан ханлыгы җирләрендә табылуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сойлидер Монда, минемчә, бәхәс куерту бөтенләй урынсыз. Тикшерү нәтиҗәләренә таянып, мин «Кыйссаи Йосыф» поэмасы 1212—1233 елларда, ягъни Болгар-Казан җиренә монголлар килгәнче язылып беткән, дип саныйм Тиздән без кадерле мирасыбызның 750 еллыгын билгеләп үтәрбез, ә аңарчы менә бу кулъязманы, ул фәнни китапханәдә 19—33 саны белән теркәлгән, нәшриятта бастырып чыгару өчен әзерләр!ә кирәк Мин кулъязманы автор текстына якын торган бердәнбер вариант дип исәплим Әгәр кызыксынсагыз, кулъязманың кайдан табылуын да күрсәтә алам. Ул Казан ханнары нәселеннән килгән Әҗсмевләр китапханәсеннән алынды И1елекле җаннар аны буыннан-буынга берничә йөз еллар буе саклап килгәннәр Бүген мин бу мәҗлестә катнашучы Яңа бистә карты мөхтәрәм Исмәгыйль абзый Әҗемевкә кыйммәтле мирасыбызны саклап калуы, киң күңеллелек күрсәтеп, аны университетның фәнни китапханәсенә тапшыруы өчен милләттәшләрем исеменнән бихисап рәхмәтләр бел- дерәм Иншалла, кадерле ядкяребез тиздән китап шүрлекләребезне бизәп торыр, киләчәк буыннарда гүзәллеккә, илаһилыкка омтылыш тәрбияләүдә булышлык итәр Хәзер безгә бу изге эшкә бергәләп тотынырга кирәктер дип беләм. Шәхсән, „мин үзем кулдан килгәнчә булышлык күрсәтергә әзермен. «Кыйссаи Йосыфмның яңа басмасын мөмкин кадәр тизрәк чыгарасы иде шулай да. Чөнки ядкаребезнең юбилее якынлаша, китап итеп өлгертергә кирәк кулъязманы. Мин бүген галимнәребезгә, нәшрият хезмәткәрләренә, китап сәүдәсе кешеләренә мөрәҗәгать итәм... Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Нотыкның соңгы җөмләсе Мусинга аеруча ошады. Күпме җыелышларда катнашып, үз чыгышын рәхмәт сүзе белән тәмамлаучыларны ишеткәне дә, күргәне дә юк иде әле аның. «Бу карт (галим чәчсез булганга, түбәтәй киеп йөргәнгә, аны һәркем өлкән яшьтә дип кабул итә иде) Казанга Шәрекъ мәдәниятен алып кайткан», дип уйлап алды Абрам Моисеевич. ...Чыннан да Касыйр ярыйсы гына җырлый икән бит, тавышы көчле, әмма урыны-урыны белән кычкырыбрак җибәрә, нотадан сикереп чыга. Гомумән, концерт уңай тәэсир калдырды. атбугат йорты, үзенең авыр имән ишеген ачып куйган да, халыкны урамга коя. Кечкенә генә Тукай клубына ничек сыйды икән соң бу чаклы галәм, дип шакката Абрам Моисеевич. Әнә, таякка таянган карт-карчыкларга тиклем килгән, студентларны әйткән дә юк инде. Кая соң әле үзләре?.. Иң ахырда ишектән дәррәү генә шәкерт-артистлар килеп чыкты. Куанычлары эчләренә сыймый, берсен-берсе бүлдереп гөж итәләр, концертның ничегрәк узуын тикшерәләр. Ә менә шундый зур җыелыш турында телгә алучы да юк, әйтерсең, концерт өчен генә җыелганнар да инде бөтенесе хәл кылынган, филармониягә эшкә урнашу өчен җыйнаулашып гариза гына илтеп бирәсе калган үзләренә. — Әй, җырчы егет, Касыйр-паша, кил бире, дусларың белән таныштыр,— диде Абрам Моисеевич, ишектән чыккан көтүне каршылап.— Шәп концерт куйдыгыз, егетләр-кызлар, барысы да искиткеч, профессиональ артистлардан ким түгел. Студент халкына ни кирәк соң? Ите кимерелгән бер сөяк җитә аларга. Мактау сүзеннән түбәләре күккә тиеп, тегеләр Мусинны чорнап та алдылар. Әлеге юантык гәүдәле, калын күзлекле, эре шакмаклы пиджәк кигән ачык күңелле кеше белән күрештереп: — Иң якын танышым Абрам Моисеевич Мусин,—дип тәкъдим итте Касыйр. Кул сузганда шәкертләр үз исем-фамилияләрен атадылар. — У-у, әйттем бит, талант ияләре дип. хәтта, үзегезнең шагыйрәгез дә бар икән ич,—диде Абрам Моисеевич. — Берәү генә дә түгел,—дип чәчрәп алга чыкты чегән төсле кап- кара күзле, кара кашлы, баскан җирендә биеп торучы Ниса. — Кәүсәрия, син дә кил! — Ул нигә читтә?—дип кызыксынды Мусин. — Минем йөргән кызым анысы, Абрам Моисеевич,—дип пышылдады Касыйр, бөтерчек кадәр генә чибәркәй ягына ымлап.— Ояла ул. Шәкертлектән чыкты инде, фәнни китапханәдә эшли, Кәүсәрия Галимова. —- Килегез, кил. — Исәнмесез! — Менә никадәр туйда катнашасы бар икән әле,—диде Мусин, һәркемгә тигез елмаеп. — Бүләгегез җитәрме соң? — Абрам Моисеевичта елан мөгезе дә булырга мөмкин,—дип шаяртты Касыйр. М Килсәгез, чакырырбыз,—диеште кызлар, шакмаклы пиджәк җиңенә кагылгалап. Язгы кичләрдә генә була торган сафлык, уңышлы узган концерт яшьләрне тәмам исерткән иде. Алар күкнең җиденче катына ашарга теләп канатландылар, куаныштылар, урам яңгыратып көлештеләр. Кайсыдыр сәхнәдә башкарырга өлгермәгән җырын көйләде — Дусларым, әгәр сез каршы килмәсәгез, мин менә бу парны үзем белән кичке ашка алып китәр идем,—дип рөхсәт сорады итагатьле Абрам Моисеевич. — Әлбәттә, әлбәттә. — Барсыннар гына. — Без хәзергә калып торабыз,—дип шаяртты, теге җор телле чегән Нисасы. — Сезнең белән, әйтелгәнчә, туйда очрашырбыз,—диде Мусин, шаяртуга шаярту белән. Егетләр-кызлар күңелле гөрләшеп, китеп тә бардылар. — Мин дә кайтам,—диде Кәүсәрия. — Ни булды, туташ? — Белмәгән кешеләргә кунакка йөриләр димени. — Мин белгәч, җиткән инде. Әйдә, Абрам Моисеевичның китапханәсен дә күреп кайтырсың,—дип кыстады Касыйр. — Үзең генә бар. — Юк инде. — Әйтмәдемме әллә, бүген апаларга барасым бар, дип. Сезгә бик күп рәхмәт, Абрам Моисеевич, чакыруыгызга, бер туры килер әле! — Гафу итегез, мин чын күңелдән юкса. — Хушыгыз! — Кыз тиз-тиз генә китеп тә барды — Характер күрсәтмиме?—дип сорады Мусин аспиранттан. — Юк, һич юк, әйттем бит, оялчан, дип. усиннар шәһәрнең иң чиста урынында, үзәгендә — Комлев урамында торалар икән. Хезмәт Сараена каршы гына. Ике катлы агач йортның түбән каты гел аларныкы, зур заллары — китапханә, аннан тыш тагын өч-дүрт бүлмәләре бар. Залның түрдәге тәрәзәләрен кирпеч тезеп томалаганнар, чөнки анда икс рәт итеп китап шүрлекләре ясалган, яндагы биш тәрәзәдән төшлектә кояш нурлары кереп тора, шунлыктан, китапларга зыян килми, бозылмыйча әйбәт саклана, ди Абрам Моисеевич. Түргә генә түгел, барлык стена буйлап шүрлекләр ясалган аларның кайбсрләренә китаплар икешәр өчәр рәт итеп тезелгән — Ай-яй, нинди зур китап! Теге «Янтарь» сәгате кадәр бардыр бу,— дип гаҗәпсенде Касыйр, шүрлекләрнең берсе янында туктап. — Алып кара. Китапны актара башлагач, аспирант егылып китә язды. Мондый мал да була икән дөньяда! Чыннан да, шул сәгать тартмасы зурлыгында бу. Китап Чыңгыз хан армиясенең сугыш тактикасын өйрәнүгә багышланган иде. Сугыш һөнәрен өйрәнүчеләр өчен чыгарылса да, Мусин китапханәсендә саклана ул. Менә нинди мал җыя икән бу яһүд! Дөньяда сирәк очрый торганнарын. Чыннан да, китапханәләрдә очратканым юк, ә миндә саклана,- ди Абрам Моисеевич.—Безнең бурыч китапны киләсе буыннарга илтеп җиткерүдән гыйбарәт. Син, Касыйр, һәрвакыт шуны исеңнән чыгарма. Минем бу гамәлем бервакыт үзенең бәясен алачак әле, күрерсең менә. Әйдә, иң элек чәйләп алыйк. Хәзер мин сине хатыным һәм кызым белән таныштырам, алар үз бүлмәләрендә. Күрше бүлмәнең ишеген шакып М — Фреда Ароновна, безнең янга чыгыгыз әле,—дип аваз салды Мусин. — Ой-уй,—дия-дия, залга алсу җирлеккә эре-эре ак чәчәк төшерелгән бик матур халат кигән Фреда Ароновна килеп керде. Бигрәк сөйкемле хатын икән, кем әйтмешли, кешене йөзе белән сөендерә. — Бу ни була инде, Абгам Моисеич, чыктың да югалдың, сине көтәбез, пилмән суынып бетә язды,—дип шелтәләде хуҗабикә ирен. — Таныш бул, Фреда Ароновна, татар халкының яшь галиме Ка- сыйр Черкиев дигән егет бу. — Исәнмесез, Фреда Ароновна. Мин—аспирант кына әле, Абрам Моисеевич бераз арттырып җибәрде. — Шатмын. Безнең Абгам кешеләрне таный белә ул,—диде хуҗабикә, иренә ягымлы елмаеп.—Әйдәгез, табынга рәхим итегез. Калганын шунда сөйләшербез. Ач аспирант ике тәлинкә пилмәнне бөкләгәч, кузгалырбыз, дип уйлаган иде. Аның белән генә бетмәгән икән әле Фреда Ароновнаның сые, табынга икенче аш итеп яһүдләрчә тәмле итеп кыздырылган чуртан балыгын кетердәтеп кыздырылган бәрәңге белән чыгарды. Корсак тулды дип, ашамыйча, кайтып китеп булмый бит инде, Касыйр анысын да ялт иттерде. Шунда, табын янында, кызлары Берта Абрамовна белән дә танышты. Әллә инде анысы кияүгә чыкмаган карт кыз, әллә бер тапкыр булып кайткан — ул кадәресен егет төшенеп бетермәде. Кичке аш дәвамында аспирант ашханә стенасындагы картинадан күзен алмады. Анда җәелеп яткан шәрә хатын-кызны арыслан ботарлый иде: Христианнарның, бу очракта яһүдләрнең, дини темага язылган рәсемнәре икән. Тапканнар бит буявын да, сурәт нәкъ тере кеше тәне төсле, каны —кан. Үзләре белән утыз тугызынчы елда Англиядән алып кайтканнар. — Сез анда булдыгызмыни, Абрам Моисеевич? — Лондонның үзәгендә яшәдек. — Ә нигә кайттыгыз? — Мин бит Казанда туып-үскән кеше. Туфрак тарткан, күрәсең. Баштарак сугыш буласын да чамаламаганбыз. Югыйсә, кузгалмас идек. Юк, кайтуыбызга тамчы да үкенмибез хәзер. Ярар, Касыйр, бу башка тема. Бер сөйләрмен әле кызыксынсаң,— дип, хуҗа сүзне икенчегә борды.—Берәр төрле фильм карыйсың килмиме? — Нинди фильм? — Мәсәлән, «Тарзан»ның беренче сериясен. Моннан ун-унике еллар элек Казанда зур уңыш белән барды ул. Янкиләр эшләгән. — Кемнәр анысы тагын? — Америкалылар, гап-гади американнар Шәп төшерәләр үзләре кинофильмнарны. Бөтен шәһәр егылып карады. — Үзегез чамалыйсыз инде алайса, Абрам Моисеевич. Мусиннарның киноаппаратлары да бар икән. Кыргый кеше, аның көчекуәте турында гаҗәеп фильм булып чыкты монысы. Бүгенге кичнең тәэсирләре әйтеп бетергесез иде. Юкка гына чыгымлады Кәүсәрия, чүпрәк баш, нинди форсатны кулдан ычкындырды бит. Касыйр аркасында рәхәтләнеп сыйланып кайтасы урында, характер күрсәтә, тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә. Кинофильмнан соң Абрам Моисеевич хатынына берәр чынаяк кофе кертергә кушты, ирләрнең үзләрен генә калдырырга боерды Серләре килә: берсе китап сөюче, икенчесе — яңа басылган китапларны матур итеп төреп бирүче. ■— Касыйр, син ничек уйлыйсың, «Кыйссаи Йосыфмның табылмаган кулъязмалары тагын калдымы икән әле? — Ник калмасын, берәр авыл карчыгының сандык төбендә яки шүрлекләрендә яшеренеп ятадыр, бәлки. — Шулай дисеңме? — Димичә. Ничә ел буе җыя киләләр, ул һаман табыла тора. Ә бүгенге җыелышта телгә алынганы—сирәк очрый торган нөсхә, анысы китап итеп басу өчен саклана. — Үзем дә бик кызыксынам шуның белән, бер нөсхәсен китапханәмдә булдырасым килә,— диде Мусин, әкрен-әкрен сүзне бер ноктага җыеп.— Югыйсә, тәмам югалтып бетерерләр татар халкының мирасын, миндә, һичшиксез, әйбәтрәк сакланыр иде. — Җәй көне, авылга кайткач, сораштыргалармын. — Анысы икенче мәсьәлә,—дип, диван буйлап Касыйрга таба шуышты Мусин.— Мине Сәйдел Турай әйткән кулъязма кызыксындыра, хакыннан тормаячакмын, бер ел буе стипендиясез яши аласың. Өс-башыңны да яңартырсың, син бит булачак галим, кеше арасында матур, пөхтә киенеп йөрергә тиеш. •— Анысы шулай инде. — Соң, эш нәрсәдә? — Номерланган ич ул, Абрам Моисеевич. — Дөрес әйтәсең, менә мин аны бүген язып та алдым: № 19-33. — Кулъязмага китапханә мөһере сугылган — Бусы да хак. Әмма мин ул мәшәкатьләрне үз өстемә алырмын. ■— Касыйрдан нәрсә таләп ителә, Абрам Моисеевич? — Ризалыгың. — Сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзсрмен. — Менә рәхмәт. Ә син акча турында борчылма, күпме телисең, шул хәтле алырсың. Татар халкының кадерле ядкярен саклап калу ниятем. Мусин кунагына өр-яңа фотоаппарат китереп тоттырды. Касыйр китапханәнең теләсә-кайсы китабына сугылган мөһер сурәтен шушы аппарат белән төшереп алырга тиеш булды. Тасма тапшырылгач, фотоаппаратның аспирантка бөтенләйгә калачагын искәртте Абрам Моисеевич, юмартланып. Икенче көнне төшке ашка Касыйр чатыр чабып килеп тә җитте. Китап һәм кулъязмалардагы моһер сурәтен күпләп төшереп алган иде аспирант. Хәер, бу кадәресен Мусин үзе генә дә эшли ала иде анысы. Тик башкачарак фикер йөртте: кармакка каптыру өчен моны Чсркиевтән эшләтте. Беренче адым ясалды, инде икенчесен, өченчесен атлатырга да була. Ашап-эчкәч, Мусин аспирантның муенына вәгъдә ителгән фотоаппарат каешын кигезде. Хуҗа да, кунак та шушы чүп кадәрле гамәлдән канәгать булып калганнар иде — Хәзер нишлибез, Әдһәм абый? — Әйдә, шаярта бир — Чыннан да, әйтик, минем күк шагыйрь булсагыз, шундый кушамат килешер иде үзегезгә. Әдһәм Муса Шәп бит, ә! — Минем шагыйрь дустым бар инде, шул җиткән. Ул—син, Касыйр. Бүгенгә сүзләре очланды бугай. Касыйр китәргә җыенды — Кунып кына калмыйсыңмы, соң бит инде? — диде Мусин, эчке бүлмәгә ымлап. — Юк-юк, булмаганны, без төнге берсез барыбер йокламыйбыз әле анда. — Ихтыярың, алайса. Хуш хәзергә, кереп йөр, ял көнне чәйгә рәхим ит,— дип озатып калды аспирантны йорт хуҗасы. Касыйр яһүдиең тагын ни кылыр! а җыенуын ачык кына шәйләп бетерми иде. Шунысы мәгълүм: аңа Сәйдел Турай тапкан кулъязма кирәк. Ә кулъязма Кәүсәрия Галимова карамагында Алдан сизеш әндәй, ярый әле шул кыз белән танышты, аның ярдәмендә ни дә булса майтарып чыгачак барыбер Ләкин кызның үзенә сиздерергә ярамас, тәртәгә тибүе ихтимал, артык гадел, үзсүзле, баш аягың белән сатып җибәрергә дә күп сорамас. w Мусиннардан аспирант шундый уйлар белән китте. ниверситетта үзенчәлекле, көчле галимнең пәйда булуы күпләрнең йокысын качырды. Киң белемле, кыю фикерле, сүзен кистереп әйтә белүче галим болай гади солдат рәвешендә генә калмас шул, кимендә доцент дәрәҗәсен таләп итәр. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчеләре үзләре утырган урындыкның шуып китүеннән шүрләделәр. Сәйдел Турайга карата төрле мәкер ятьмәләре үрелде, әләкләр башланды, аның шәхесен кимсетердәй, дәрәҗәсен төшерердәй уйдырмалар уйлап чыгарылды. Бу эшкә кайбер шәкертләр дә тартылды... Галим үзе, алдын-артын исәпләп бетермичә, самимилеге, гадилеге белән татар мәдәнияте үзәгенә омтылуы нәтиҗәсендә Казанга кисәк кенә кайтып төшкән иде. Шунда ук аны университетта укытырга калдырдылар. Шәкертләрнең беренче тулай торагыннан кечкенә генә бер бүлмә бирделәр— болары өчен ул җитәкчелеккә рәхмәтләр укыды, билгеле. Әмма гаиләсеннән аерылып яшәү җиңел булмаячагын да белеп тора иде. Ташкентта хатыны, ике баласы, өч бүлмәле фатиры бар. Берәр ай эшләгәч, хатыны белән балалары тулай торакта кунак булып киттеләр китүен, тик менә бөтен уңайлыклары булган фатирдан кечкенә генә бүлмәгә күчеп кайтырга җөрьәт итмәделәр, аерым фатир биргәнне көтәргә ниятләделәр. Сәйдел Турай баш-аягы белән фәнгә чумды. Дәрестән соң сәгать кичке унга чаклы китапханәдә казынды, ул ябылгач, унбер-уникеләргә кадәр кафедрада шөгыльләнде, инде кайтып җиттем дисә, тулай торакта аны шәкертләре көтеп торган була. Ялтыраган такыр башлы, үзбәк түбәтәйле, урта яшьләрдән узып китүенә карамастан, гаять хәрәкәтчән, җор телле, артист кебек һәрчак, һәркемгә елмаю бүләк итүче өлкән мөгаллимне кызлар-егетләр дустанә яраталар, хөрмәт итәләр иде. Бер генә кичне дә тулай торакка буш кул белән кайтып керми, сумкасында кекс, прәннек-печенье, тәмле-татлы шоколадлар була, кайчак тартмасы белән торт та күтәреп кайта Чәй куеп, шәкертләрне шулар белән сыйлый. Аннары кызларга эш бүлеп бирә: кем «Кыйссаи Йосыфмка карточкалар тутыра, кем «Җөмҗөмә солтан»ны күчереп яза. — Син бүген ялгызың гына мыни Ниса-хан?—дип сорады мөгаллим, ишек төбендә үзен көтеп торучы Даутовадан. Гел шулай, Миңленисаның алгы өлешен кыскарта да ахырга «ханмын китереп куша укытучы абыйсы. — Кинога чакыручы булмагач, ишек төбен саклыйм шул менә,— диде кыз чытлыкланып — Мә, ач. — Ачу гына түгел, эченә дә керәбез әле аның, Сәйдел абый, шулаймы? — Ишек керер өчен ул Миңлениса-хан. — Нисасы Ниса да инде, Сәйдел абый, ханы нәрсә соң аның? Егет кеше түгел ич мин хан булырга. — Егеткә «җан» дияр идем, кызларга «хан» тиешле. — Сәер икән үзбәк исемнәре. Инде әйтелгәнчә, Ниса—чибәр, ут борчасыдай тере, бераз әрсезрәк, теле бер генә секунд та тик тормас, ә үзе саф күңелле, гади. Шуңадырмы, Сәйдел абыйсы аны башкаларга караганда яратарак төшә. Бүген дә алар икәүдән-икәү тәмләп чәй эчтеләр. Ниса үзбәк мәзәкләрен тыңлап рәхәтләнде. — Җитәр, көлештек, инде эшкә утырыйк,—диде мөгаллим, кәгазьләрен актаргалап.—Син бүген Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтанмын күчереп бетер, язуың бигрәк матур. — Үзем хужы шту-ли?—дип чыркылдады Ниса. — Әйтерең бармы, кызый, бәяңне беләсең тагын У Бу Нисада ниндидер Шәрекъ чалымнары ярылып ята: ук бүлып сузылган кашлар, нәзек туры борын, бантикланып торган калын иреннәр, очкын чәчрәткән карлыгандай кара күзләр сине каядыр тарих чоңгылына алып китә. Йосыфның Зөләйхасы түгелдер бит бу Ниса? Күлмәген тыгызлап торган тулы гәүдә—кызның тәмам өлгереп җитүен раслый Юка күлмәген бүлтәйтеп ике алмасы калкып чыккан, монысы зифа буй-сынның өстәмә бизәге — Кайсы якныкы үзең, Ниса-хан? — Әллә яучы җибәрәсезме, Сәйдел абый? — Телеңә шайтан төкергән икән тәмам — Болгар иленеке мин. — Төшенеп җитмәдем. — Әлкидән. — Мишәрмени? — Безнең авыл гел татарча сүләшә. — Сөйләшми, димәк — Юк. Әнә, Сәмия Мотыйгуллина яра инде мишәрчәне, ул Пән- җәдән. — Бүген кая соң әле үзе? — Исләкәев белән кинога киттеләр, тегесе шуның артыннан шашып йөри ич. — Бу кадәресе безнең эш түгел, Ниса-хан. — Болай гына әйтүем, эш калдырып чапканга. — «Кыйссаи Йосыф» карточкаларын бүтән кызга бирергә туры килер, ахрысы. Зачетын да тапшырасы бар аның,— диде укытучылары — Мин дә шуны әйтәм шул, Сәйдел абый. Мөгаллим белән шәкерте шулай, гәпләшә-гәпләшә эшләп, сәгать ике тулганын сизми дә калдылар Бер-беренә карата эчкерсезлек, үзара ихтирам итешү, олы белән кече булып калу аларны аеруча нык дуслаштырган иде. — Син, Ниса-хан, чыгып йөрмә, әнә, минем караватка ятып йокла, мин менә монда идәнгә тәгәрим, бик ардырды бүген,—диде мөгаллим, одеалы белән мендәрен кочаклап. — Әйсм лә. — Хәзер соң, йокла. — Дәртегез почмаклансын, алайса, калам. — Бер дә уйлап-нитеп сөйләшмисең сүзне, кызый. — Нәрсәсен нитеп горасың инде аның Сәйдел абый Калдым мин монда кунарга. Тыныч йокы Сезгә! — Үзеңә дә. енә без сүз башындагы «шәкертләр тартылды»га да якынлаштык Сәйдел Турай бүлмәсендә кунып калучы бер Ниса гына түгел иде, башкалар да аз йокламады ул бүлмәдә. Ләкин мөгаллимнәре кызларга ниндидер интим хисләр белән өметләнмәде, саташып, караваг белән идәнне бутамады, хәпа тиешле-тиешсез сүз ычкындырып, аларны һич рәнҗетмәде. Сабый җанлы, гөнаһсыз бер адәм иде мөгаллим абыйлары. Аның өчен иляһилык кыйммәт, кешеләрнең үзенә карата булган җылы мөнәсәбәте, елмаеп караулары галимне күкләргә ашыра, илһамландыра— ул шуннан артыгын кирәксенми дә. Шәкертләр арасында төрлесе бар иде, әлбәттә Әнә курстан курска адашып йори торган Эльза Бакирова үзе муеныңа сарылырга әзер. Мотыйгулдинасы, әлеге дә баягы, колхозда шофер белән яшәп кайтканы, бер кичне: «Бүлмә кызларын уятып йөрмим. Сездә генә кунам. Сәйдел абый, икебез бер караватка ничек тә сыярбыз әле»,—дип конарсызланды М Анысына, билгеле инде, зачет кирәк. Зачетны бит аны белемеңне раслап алалар, җан кисәгем. Карасаң-баксаң, үзе өчен генә дә сырпаланмый икән, Әлтүф Исләкәевнең беренче яртыеллыкта калган бурычлары хакында кайгыртып йөри — сукыр мәхәббәт менә нишләтә кешене, тар караватка да сузып сала. Анысына катырак бәрелде бугай мөгаллим, теге ишекне ачу белән шапылдатып чыгып китте. — Бер исегезгә төшәр әле, шул чакта әйтермен мин Сезгә. Монысын берничек тә аңлау мөмкин түгел иде. Ни әйтергә теләде Сәмия Мотыйгуллина—ул ягы укытучыга караңгы булып калды. Тагын бер атнадан барысы да ачыкланды. Кафедрада партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары белән берлектә чираттан тыш җыелыш үткәрелде. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: «Мөгаллим С. Тураевның шәхси эшен тикшерү!» Шәхси булгач, ни пычагыма дип җыйганнар соң бер көтү халыкны? Шәхси эшне гавәм белән тикшерәләр димени? Теге кыз әйтмешли, кемдә кемнең ни дәхеле бар? Нинди әхлакый кысаларга сыя бу кадәресе? Моңа җавап юк. Совет системасының кануны шул: телиләр икән, тикшерәләр, гаеплиләр, судка салалар, җәза бирәләр. Кирәк дип санасалар, ата җинаятьчене иректә саклыйлар, түрә итәләр, түшенә орденмедальләр тагалар. Җыелышта иң элек шәкертләрнең кафедра мөдире Фатыйх Үпәй исеменә язган гаризалары укылды. Анда бәян ителгәнчә, кайбер шәкертләр Сәйдел Турай дәресләренә керүдән баш тарталар икән. Гаризага сырлап-сырлап имзалар куелган. Чигенерлек урын юк. Утыз җиденче елларда кулга алынып, Лаеш шулпасын татыган Ф. Үпәй тәмам коелып төште. Инде менә С. Тураев. Юк, яклый алмый Үпәй хезмәттәшен, өлкә комитетына язачакбыз дигәннәр бит. Мөгаллим үзе моның кафедрадагы кайбер галимнәр тарафыннан оештырылуын белми иде, әлбәттә. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп имза җыючылары—шул ук Исләкәев белән Мотыйгуллина, җитәкчелек күрсәтмәсен үтәүчеләр. Ф. Үпәй җыелышны коры тотты: — Хөрмәтле иптәшләр, мин сезгә турыдан-туры бер сорау бирәм: без нинди илдә яшибез, кайда укытабыз һәм кайда укыйбыз? Йәгез, кем җавап тота? Җавап бирүче юкмы? Юктыр шул! Ник булсын ул! Чөнки гаебегезне үзегез дә сизеп торасыз. Алайса, мин әйтәм: без барыбыз да Бөек Советлар Союзы дигән илдә яшибез, Бөек Ленин укыган университетта укыйбыз, шулай ук кайберәүләр безнең белән беррәттән шушы бинада укытып йөргән булалар. Совет студенты исемен күтәреп йөрүчеләр дә юк түгел. Гомердә күрелмәгән хәл, иптәшләр, данлыклы университетыбыз тулай торагында разврат,— бу сүзне кафедра мөдире Ф. Үпәй, көчлерәк яңгырасын өчен, юри урысчалап әйтте,—сөйләргә дә оят. Әмма ләкин без бу әшәке эшне болай гына калдырырга тиеш түгел. Сүзнең кем хакында барганын беләсез — бүген без Сәйдел Тураевның шәхси эшен тикшерәбез. — Университеттан куарга кирәк! — Егерме дүрт сәгать эчендә,—дип өстәде кайсыдыр. — Ни өчен куабыз соң, конкрет әйткәндә? — Сәбәпләр җитәрлек, яклаучыларсыз да ерып чыгарбыз,—дип кисәтте Үпәй, яшь галимне. Җыелышта чыгыш ясаучыларның күпчелеге С. Турайны тәнкыйтьләде, аңа инде канатлы сүзгә үк әйләнгән «әхлакый череп таркалган» дигән тамга сугылды. Хәер, яшь укытучы Әһлетдинов белән шәкертләреннән Даутова, башкалардан аермалы буларак, Сәйдел Турайны уңай яктан телгә алдылар, аның фәнни эшен югары бәяләделәр. — Хатның язылу сәбәпләре ачыкланмаган, кайберәүләр ни өчен дәрескә керүдән баш тарта, аңлатсыннар шушында,— диде Даутова, җыелышка салкын су бөркегәндәй.— Ә бүлмәгә җыелуыбыз гел эш өчен, ул карточкаларны без тутырган бит. Мин үземдә Сәйдел абый бүлмәсендә кунып калгаладым, шуннан ни булган, ул криссталдай саф кеше... Тукта-тукта, Даутова,— дип бүлде аны Фатыйх Үпәй.— Шәкертләрне кундырып ятуы дөрес, димәк, син менә шуны раслыйсың, безгә башкасы кирәкми. Сезгә нәрсә кирәген мин белмим, Фатыйх абый, сүземне кыекка борыл утырмагыз. Аңладык-аңладык, монда Тураевның икенче бер гаебе ачылды бит әле, иптәшләр,— шәкертләрне үз мәнфәгатьләрендә файдалану, ягъни мәсәлән, аларны эшкә җигә, замана эксплуататоры, мин әйтер идем. Ишетүемчә, студентка Эльза Бакирова да укытучысының бүлмәсеннән чыгып тормый ди анда. Дөресме шул, Бакирова! — Без картотека тутырабыз. — Алай гынамы икән? — Тагын ни соң? ■— Анысын сез әйтегез инде. — Яше кырыкка җиткән кешедән нәрсә таләп итмәкче буласыз, мин аңламыйм, - дип, Бакирова бик тыныч кына җавап кайтарды.— Әгәр инде егетләр турында әйтсәгез, мин, әнә, Зөлфәт Гәрәевне алдым киттем үзем белән — Гәрәсв! Монысы нәрсә, синеңчә? — дип, Фатыйх Үпәй инде аю гәүдәле Гәрәевне торгызып бастырды. — Беркөн үзе белән пляжга төшкәнне әйтәдер Эльза. — Шуннан, шуннан? — Шуннан шул: урыс зираты аша кайттык. — Иик кердегез анда? — Эльза үзе әйдәкләде... Үпәйнең һәркемнән сорау алуы малайлар үртәшен хәтерләтә иде. Әңгәмә төчеләнеп китте. Үпәй үзе дә, залдагылар да сизде моны, шунлыктан җыелышны кыскарак тотарга омтылды — Җитте, бүтән сөйләмә, полнейший разврат,—диде баягы сүзен кабатлап. — Сөйләсеннәр, тагын нинди гаепләрем бар, зиратта мине очратканнармы соң?—диде Сәйдел Турай, тирән сарказм белән. Шулчак кафедрада яшен яшьнәгәндәй булды. Президиум өстәле янына чүпрәк сумка тотып студентка Сәмия Могыйгуллина чыгып басты. Галимгә бер караш ташлап, теге көнне әйттем бит мин Сезгә, дигәндәй, кинаяле елмаеп, сумкасыннан берәм-берәм эчке күлмәк, рейтуз, күкрәкчә ише нәрсәләр тартып чыгара башлады, аларны Сәйдел Турай тарафына томырды. — Менә боларны миңа Сез бирдегез, елышырга теләдегез. Кире алыгыз бүләкләрегезне. Зал гел сез һәм өнсез калды! — Башта ник алдыгыз соң боларны?—дип кызыксынды Әһлет- динов. — Бүлдермәгез, сөйләсен. — Ник дип сорыйсыз, хәзер аңлатам анысын да,— диде Мотыйгул- липа, яшь укытучы Әһлетдиновка ачулы караш ташлап.--Узган ел колхозга эшкә баргач, мин бер шоферга кияүгә чыктым, язылышмыйча, әлбәттә. • — Пи өчен «әлбәттә»? — Мин болай сөйли алмыйм. — Кабатлап әйтәм: бүлдермәгез, иптәш Әһлетдинов,—дип кисәтте Үпәй укытучыны —Дәвам итегез, Мотыйгуллина — Чөнки... Кайда калган идем соң әле? Әйе, чөнки гариза биргәч, үзегез беләсез, сынау срогын үтәргә, бер ай көтәргә кирәк Ә безең кайтыр кон килеп җитте. Сез бу мәсьәләдә бик топченмәсәгез икән, чөнки бу минем шәхси эшем. Мин уйлыйм: бәлки Тураевны шушы вакыйга җилкендергәндер дип Бусы — нигезе. Хәзер конкрет сүзгә күчәм. Сәйдел Турай үзенең дәресләрендә борынгы Шәрекь әдипләрен пропагандалый. 7. «К. У.» №8. 97 Минемчә, безгә аларның һич кирәге юк, студентларның болай да башы каткан, дәрестә өлгермиләр. Әнә, кайберәүләрнең ярты ел буе зачетлары тапшырылмаган, димәк, белемнәре җитенкерәми, вакытында тиешлесен ала алмаганнар. Кыскасы, студентлар бүгеннән башлап Сәйдел Турай дәресләренә керүдән баш тарталар,— дип, Мотыйгуллина кискен төстә урынына барып утырды. Шулай итеп, сәбәбен төшенмичә, гаебен ачыкламыйча, бердәнбер портфилен күтәреп, Сәйдел Турай, кайчандар күңелен җилкендергән, зур өметләр баглаган Казан каласыннан Ташкентка кире кайтып китәргә мәҗбүр ителде. ..Алга китеп шуны әйтик, энциклопедик гыйлемгә ия булган Сәйдел Турай Ташкентта алтмыш өчтә — нәкъ Пәйгамбәр яшендә дөнья куйды. Кемнәрдер аның бай китапханәсен вагонга төял, Казанга алып кайттылар, һәм ул хәзинә эзсез югалды. Элек, Советлар Берлеге елларында музейга тапшырылган мирасыбызның күп өлешен Санкт-Петербургка, Мәскәүгә озату гадәткә кергән иде, әйтмим китап-кулъязма- лар дип, татар халкының башка милли кыйммәтләре дә, хәтта, Имәнкискә авылы зиратындагы борынгы кабер ташлары да вагонга төяп Мәскәү тарафына озатылды. Югыйсә, ул ядкярләр «Бегемот» дигән йортның томаланган капкалары эчендә күп еллар сакланган да иде, кайсы кяфернең күзе кызыккандыр шуларга?! Сәйдел Турай китапханәсе дә, күз буяу өчен генә калдырылган әсәрләрне искә алмаганда, «үзәккә» озатылганмы, әллә инде Казан залимнәре тарафыннан үзләштерелгәнме— ул кадәресе билгесез. Бүген моңа җавап тотучы юк. Ахирәттәге сыман гөрзи орып сорау аласы иде үзләреннән. Менә бүген, дөньялыкта!.. Теге каһәрләнгән җыелыш үткәннең икенче атнасында, тулай торактагы бүлмәләренә кайтышлый, балчык күпер тирәсендә Әмир Әһлет- диновның поезд астына эләгеп өзгәләнгән гәүдәсен табып алдылар. Кемнәр белән йөргән, кемнәр белән кайткан ул кичне Әһлетдинов. ничек итеп ике яр арасындагы поезд юлына барып эләккән — аларын ачыклаучы табылмады. Ә бит көндезен күреп, белеп торучылар булган. Ахырдан андыйлар авызларына су каптылар. Тикшерүче беркетмәсендә: «Үлемнең сәбәбе — поезд астына эләгү, башка сәбәпләр ачыкланмады»,—дигән сүзләр генә язылган иде. Туры сүзле яшь галимнең хатыны, ике баласы тулай торакның кечкенә бер бүлмәсендә яшәп калды. Алар хакында инде кем кайгыртыр, кафедрадан кем фатир юллап йөрер?! Тәмам туйдырган икән Әһлетдинов җитәкчеләрне шул торак мәсьәләсе белән. Барысы бергә өелеп килгәндер, мөгаен. атир бәласе Касыйр башына да килергә мөмкин, әгәр немканы җайлый алмаса. Немка—университетның алман теле укытучысы Бауши. Яшь галим булып йөргәч тә, Черкиев кандидатлык минимумын тапшырып бетермәгән иде әле, алман телен бер елга кичектереп тордылар. Ә вакыт дигәнең узды да китте. Хәзер инде Бауши чын-чынлап чыгымларга кереште, телне өйрәнүне, тиешле егерме мең сүзнең тәрҗемәсен таләп итте. Диссертация темасы да бик тапталган булып чыкты, «Татар әдәбиятында совет патриотизмы» күпләргә галимлек дәрәҗәсе китерсә дә, фәнгә әллә ни яңалык өстәмәде. Хәзер галимнәр үзләре дә аның мәгьнәсезлеген таныйлар, теманы дәвам итүнең кирәге калмады. Көймә комга терәлгән очракта Касыйрны тулай торактан сөрәчәкләр, фатир эзләми дә ярамас. Абрам Моисеевичка шулар хакында сөйләп, эчен бушатты аспирант. Тегесенең моңа әллә ни исе китмәде, уенга гына борып җибәрде. Ф — Нәрсә әйтә сезнең Тукай бу очракта: «Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый», диме? Дорес әйткән бит, күңелеңә кар яумасын да боз катмасын. Калганы җайлана аның, дөньясы бер алман марҗасына гына килеп терәлмәгәндер. — Терәлгән шул, Абрам Моисеевич, бүген генә алман телен өйрәнә алмыйм ич инде мин — Шигырь яз! — һәр студент шигырь яза хәзер — Синдә илаһи тавыш. Шагыйрь булмасаң, җырчы ясарбыз Бүген үк Хаим белән таныштырырмын үзеңне, анысы очен кайгырма. Менә бит әле мин сиңа нәрсә әзерләп куйдым,— дип, төйнәлгән кулъяулык почмагын чишеп җибәрде Мусин. — Ни бу? — Китапханә мөһере, «Татполиграф» егетләре күз ачып-йомганчы эшләп бирделәр, хәрефендә димим, өтерендә дә хилафлык юк — төгәл тәңгәллек! — Нишләтәбез инде моны, Абрам Моисеевич! — Ашыкма. Хуҗа кеше кесәсеннән алтын чылбырлы кечкенә генә ачкыч тартып чыгарды, аннары чикләвек агачыннан ясалган зур комодның аскы тартмасын барып ачты. Анда бизәкләп эшләнгән бик матур шкатулка бар икән. Менә әкәмәт, китап зурлыгындагы шул шкатулка кәгазь акчалар белән шыплап тутырылган. Мусин тиз-тиз генә шытырдап торган йөзәрлекләрне санады да аспирантка сузды. ■— Бераз аванс алып тор әле, Черкиев, кирәк-яракларыңны карарсың. — Ни өчен? — Дустымның хәерчелектә яшәвен геләмим. Ал, ал' — Шушы кадәрнеме? — Аванс бу, аванс. Шуннан соң Мусин шүрлектән бер кочак китап күтәреп килде Барысы да гарәп хәрефләре белән басылган, шуларның берничәсе матур кул белән язылган кулъязмалар иде. Башына кайгы төшкән кеше шикелле, кулларын җәеп, юеш иренен тагын да юешләп, яһүд тәкърарларга кереште — Үзең күреп торасың, Касыйр, менә никадәр хәзинә монда, гомер буе җыям Әгәр дастанның берәр китабы булса, мөһерне шуңа шапылдатыр идек, нишлисең бит, моңарчы кулыма төшмәгән. Инде нишләргә дисеңме? Минемчә, менә боларның бсрәрсенә төшерик тә мөһерне, теге кулъязманың номерын язып куярбыз. Туксан бернең берсе безгә күчкәннән дөнья җимерелмәс, татар милләте өчен тырышабыз лабаса. «Чура батырмның титул битенә һәм китапханәләр өчен закон буларак кабул ителгән унҗиденче биткә әлеге мөһерне сугып, 19—33 санын язып куйдылар Китап белән кулъязманы алыштырасы гына калды. — Мөһер шәп чыккан,—дип мактады Касыйр — Инде эш синдә, дускай — Тырышып карармын. — Сак эшлә, кабаланып, сиздерә күрмә'—дип кисәтте Мусин аспирант егетне. — Кәүсәриянең ышанычын яуларга кирәк-миңа — Кинога алып бар, театрга чакыр, акчаңны кызганма. Тагын өстимме әллә? — Юк-юк, Әдһәм абый, җиткән монда. — Ярар, соңыннан алырсың, сиңа дигән сиңа булыр, дип килеште Мусин. ,, Шул кичне үк китап «барышнигы» аспирантны «Казан» ресторанында музыкант булып эшләүче Хаим Моисеевич белән таныштырды Кул 7* 99 биреп күрештерү генә түгел, иртәгедән башлап үз ансамбленә җырчы итеп алырга боерды. — Бу хакта нинди сүз булуы мөмкин, Абгам, баш өсте, что син,— диде Штырштейн, ризалыгын белдереп. — Галим кешегә ресторанда җырлау килешерме икән соң, Абрам Моисеевич? — Ние бар аның, җыр сәнгате белән шөгыльләнәсең ич—барыбер иҗат, төшеме бар, тамагың да тук булыр бер очтан. — Ну-ну, Абгам, нигә кысасың, егеткә җайлырагын да табабыз, аның,— дип, элеп алды Хаим дигәне.— Минем бер төркем кинотеатрда эшли бит, анда Роза Салихова янына нәкъ менә ирләр тавышы кирәк. Сеанс саен унбиш сум— ел дигәндә аспирантың чын капиталистка әйләнәчәк. Что син! — Бусы бата моның,—диде Касыйр, килешеп. Менә бит ул, бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына! Эшләре көйләнде аспирантның. Кинотеатрда сеанс башланыр алдыннан тамашачыларга егерме минутлык концерт. Төшкә кадәр Роза Салихова җырлый, ул төштән соң буш түгел, эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укыта, ә Касыйрга көндез университетта, китапханәдә булырга кирәк — кич аңа уңайрак. Көнгә өч-дүрт концерттан кырык биш-алтмыш сум кереп кенә тора. Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә концертны бергәләп үткәрәләр, көндезге сәгать уннан кичке унгача. Тамашачы канәгать, концерт бушлай булгач, тыңлыйлар, гөрләтеп кул чабалар, артистларга да күңелле. Абрам Моисеевич өчен ниләр майтарсаң да үкенечле түгел, юмартлыгы, илгәзәклеге бар. Төкерә Касыйр аспирантурасына, әгәр эшләр алайга китсә... әүсәрия—авыл кызы, төпле, акыллы бала, җилбәзәкләрне җаны сөйми. Укыганда университетның тулай торагында яшәде. Укуын тәмамлагач, җыйнаклыгын, төгәллеген, китап яратуын, тикшеренүгә һәвәслеген искә алып, аны фәнни китапханәдә эшкә калдырдылар. Югыйсә, авылларында быел сигезьеллык мәктәпне унъеллыкка әверелдерәбез, укытучылар җитми, эшкә үзебезгә сора, дип, директорлары хат та юллаган иде, ничектер Казан ымсындырды үзен. Болай, син хәзер шәкерт түгел дип, тулай торактан да чыгармадылар, әмма кыз, фатир табып, бер әби янына күчеп яши башлады. Баштарак тулай торакта калдырганга куанган да кебек иде, соңрак әби белән килешеп киттеләр: татар карчыгы, пөхтә, намаз-ниязлы, кич кайтырына ашарына пешереп тора, фатир хакы сорап тинтерәтми, анысын Кәүсәрия үзе белеп бирә. Җан рәхәте. Шуның белән хәзер барысы да көйләнгән шикелле иде. Кайдан килеп чыкты соң бу Касыйр тагын? Чат ябышты Кәүсәриягә, өйләнешәбез дә өйләнешәбез, дип сагызлана. Көннәр буе китапханәдән чыкмый, рәтләп укыган китабы да юк үзенең. «Туктале, бераз йөрик, берберебезне белик, гадәтләребезне өйрәник»,—дип тә карады Кәүсәрия, һаман үзенекен тукый. Касыйр болай чибәр егет, үткенлеге, кыюлыгы бар, тик һәрнәрсәдә арттырып җибәрә төсле, тотнаксызлык күрсәтә, ихлас түгел. Бер карыйсың, китап жене кагылгандай китапханәдә актарына, икенче карыйсың, шагыйрь булам дип лаф ора, инде менә мин артист, ди. Чыннан да, кинотеатрда концертлар куеп йөри, акчаны көрәп ала. имеш. Моңарчы ниндидер бер яһүд белән дуслашкан иде, хәзер икенчесен тапкан, соңгысы гаҗәеп фамилияле Штырштейн, телеңне сындырырсың, билләһи! Тегесе Абрам Моисеевич иде. бусы — Хаим Моисеевич, таба бит чебеннәрен дә. Башын әйләндермәсәләр ярый инде. К Юкка гына көлде бугай Кәүсәрия музыкант фамилиясеннән, соңрак кирәк булачак әле ул аңа. Ничек кенә әле! Диссертацияңне нишләтәсең?—дип кызыксынды Кәүсәрия, өстәл тирәли уралган Касыйрдан. „ < ^ >аты^ х Үпәйгә кеР еп чыгарга исәп, Бауши белән үзе сөйләшсен, күпме йөрергә була шул фашист теле аркасында. Ә эш әйбәт бара минем. Үзең күреп торасың, Кәүсәрия, туйга акча җыям, көн-төн чабам,— дип зарланды Касыйр, шүрлекләр арасына кереп китеп. — Анда бик тугыланма, ачуланалар, чит кешегә ярамый,—диде кыз. — Мин читмени? — Китапханәче түгел ич. — Ерунда. Бәлки сиңа булышамдыр. — Үзем дә өлгерәм. — Йә инде, матурым, ачуланган булма, без бүген иртәрәк китик әле,— дип, егет кызның иң башларыннан кочып алды.— Менә монда бер адрес биргәннәр иде, берәүләр Эт тыкрыгында фатирга кертәләр икән, шуны барып карыйк, дигән идем, ошаса, күчеп, бергә яши башларбыз. — Иске авыздан яңа сүз. — Ничек? — Шулай. — Өйләнүне әйтәсеңме? — Юк, сөйләнүне әйтәм. Сиңа кем кияүгә чыгам дип тора әле монда. Базардан кәҗә сатып алмыйсыңдыр ич, ачуым килмәгәе. — Юләр син, матурым,—дип, Касыйр тагын кызга елышты. - Туйга дигән акчаны күптән тупладым инде мин, анысын болай гына әйтәм. Барысы да кешечә булачак, хәтта бераз арттырып та җибәрербез әле. Рәт бар хәзер. Синең белән килештек бит инде. — Андый хәл булмады, Касыйр, син уйлаганыңны әйтәсеңдер, гомумән, эш урынында ул хакта гапләшмик, яме. — Соң әйдә, чыгабыз, бар, ю кулыңны, үзем каравылда калам. — Биш минут бар әле. — И, ходаем, харап икән, син кул юганда биш минутка узып та китә ул. — Ярый алайса, мин хәзер, тик кара, студентлар кереп йөрмәсен монда. — Юк инде, юк! Касыйрга шул гына кирәк тә. Кулъязманың урынын белә, бер көн укып утыргач, «Кыйссаи Йосыф»ны Кәүсәриянең кайсы шүрлеккә, илтеп куйганын карап торды. Ике атлап, бер сикерүдә барып та җитте, кулъязманы кесәсенә бөтереп тә тыкты, аның урынына «Чура батырмны калдырды. Булды гына бу! Инде Касыйр беркайчан да шүрлекләр арасына кереп йөрмәс, кирәге калмады.. Кыз башта ук фатир эзләргә каршы иде. Урамга чыккач та Эт тыкрыгына барудан баш тартты Әмма Касыйрның бирешергә исәбе күренми, күңеле күтәренке, илһамы ташый иде, Кәүсәриянең бер алдына, биш артына төшеп бөтерелде, үгетләде, ялварды. — Барып кына карыйк, килгән өчен акча сорамаслар, ошатсам, торып та калырмын, мина барыбер фатир кирәк булачак, туй алдыннан син дә күчәрсең, хәзер синнән башка бер көн до яши алмам күк,—дип, Касыйр туры төбәп атарга кереште. Алар фатирда күп дигәндә бер ел яшәячәкләр икән, аннан үз куышлары булачак. Дуслары бар, акчасы җитәрлек Касыйрның Шул чор эчендә ике бүлмәле фатирны җайлый алмаса, тота да Чыңгыз i авына барып ой сала. Кәүсәриягә тормыш мәшәкатьләре тимәячәк Тик Касый- рны читкә генә этәрмәсен, кайнар мәхәббәткә кайнар мәхәббәт белән генә җавап кайтарсын. — Икебез дә пешеп һәлак булмабызмы соң, Касыйр?—дип көлде кыз беренче мәртәбә, егеткә каты бәрелмәскә тырышып. — Син минем бәямне белеп бетермисең әле, Кәүсәрия. — Акчалы егет кыйммәт йөридер, мөгаен. — Шулай шул. Эт тыкрыгындагы фатир бер катлы агач йортның подвалында булып чыкты. Шактый гына зур бүлмәне урталай бүлеп, ике яклы ясаганнар, кухня өлешен аерып куйганнар, юыну урыны шунда ук, бәдрәфкә ишек алдына йөрисе. — Айга алтмыш сум булыр,—диде хуҗа хатын. — Күбрәк түгелме соң, апай? — Икебезгә дисез ич, утызардан шулай чыга лабаса. Тагын икешә- рдән икегезгә дүрт кубометр утын, анысы ел буена. Кыш чыгарга барыбер җитми ул утын, сездән килгән акчага үзем сатып алам. Кеше бәясе, миңа артыгы кирәкми. Акчасын әйтәм, икс-өч айга алдан түләп куйсагыз, үзегезгә җайлы булачак. Сез әнә теге бүлмәдә торырсыз, кызым белән без менә монысында. Ул быел эшкә керде, кондитер фабрикасында. — Апай, хәзергә мине исәпкә алмагыз, ярыймы, ул үзе генә яшәп торыр,— диде Кәүсәрия, икесен дә гаҗәпкә калдырып. — Бәтәч, ничек була инде анысы? — Хәлләр шулайрак безнең. — Ә-ә, аңладым, арагызга дошман кергән, алайса. — Ие. — Ул чакта бәя кырык биш сум булыр, бүлмә биләгәч, шулай тиеш. — Ярый, апай, ярый, Касыйрның акчасы аңа гына җитәр,—дип, Кәүсәрия килешүне йомгакларга ашыкты. Касыйрның чәчләре үрә торды. — Син ни маташтырасың монда, Кәүсәрия? — Хатын-кыз сөйләшкәндә ир-ат тик торсын иде ул, апай, әйеме. — Шулай, наным, бик дөрес әйтәсең. Кәүсәрия фатир эзләүдән Касыйрның телен кисеп чыкты. Югыйсә, мин дә мин, ул гына белә дә, ул гына хуҗа, ул гына әллә кем. Булмый торсын әле! Кыз, гадәттәгечә, апаларына кунакка барырга ашыкты, ә Касыйр шуннан туптуры Комлев урамына күтәрелде. Чәпчеп әллә кая китә алмассың бер дә, гадел китапханәче дигәч тә. Гаделлек менә монда хәзер — Черкиевнең куен кесәсендә, әйдә, олага бир... ундый четерекле эшне аспирант көне-сәгате белән майтарып чыгар, дип көтмәгән икән Мусин. Кулъязманы алгач, балалар шикелле куанып, Касыйрга килеп сарылды, аны күтәреп әйләндерергә тотынды, ничек җенләнүен күреп, тегесе яһүдиең чын фанатик булуына тагын бер мәртәбә төшенде. Синең тарихың турында уйлыймы, әллә күбрәк үз мәнфәгатен кайгыртамы—анысы караңгы Мәче җиргә сырты белән төшмәгән күк, яһүд абзаң да аркасы белән егылмас, бу кадәресе тормышта сыналган бит инде. Синең алда тәлинкә тота, икән, димәк, төп башына утыртырга җыена. Мусин да үз эшенә җигәргә дигәндә, каршында тал булып бөгелә, елан булып шуыша. Кызганыч, ахирәтенең бу серле гадәтен Касыйр гына чамалый алмады. Бәлки, сизенгәдер дә, әмма теге шкатулкадагы йөзлекләр көчлерәк тәэсир иткәндер, аңын томалагандыр, күрәсең. Ничек кенә димә, эшләнәсе этлек эшләнгән иде инде. Шул хөрмәткә дип, Фреда Ароновна табын әзерләгәнче, берәр рюмка коньяк салып эчтеләр. — Бүген бездә кунасың,—диде хуҗа. — Сез нәрсә инде, Абрам Моисеевич! Ш Җибәрмим. «Тарзан»ның соңгы сериясен дә карыйсың бар Мин хәзер, дип, Мусин тагын теге әкәмәт шкатулканы өстерәп чыгарды. Егет икәнсең, тэк-тэк, эһем-эһем, менә сиңа төгәл биш мең сум — Мусин акчаны күз алдында берәмләп санап бирде. — Мин ни... — Канәгатьме син? Бик җиткән, Абрам Моисеевич. Күп бу, теге көнне дә бирдегез ич. — Әйдә, ал-ал! — Киләсе буыннарга саклыйм, дисез бит кулъязманы. — Моңа бәя куя алмаячаклар берзаман, син шуны аңлыйсыңмы, дускай, рәхмәт үзеңә.— Мусин әле һаман да тынычлана алмый иде, күрәсең, китапханәсенең бер башыннан икенче очына туктаусыз йөреп торды. Кичке аштан соң вәгъдә ителгән кинофильмны карадылар. Аннары кофе эчтеләр. Абрам Моисеевич кунакны йокы бүлмәсенә озатып куйды Әмма чыгып китәргә ашыкмады, журналлар өстәле янына барып утырды. Икенче кәнәфине Касыйрта тәкъдим итте. — Кофе тиз генә йоклатмый ул, бераз гәпләшеп алыйк.- диде хуҗа, өстәлдәге бәллүр савытны Касыйрга таба әтәрәк төшеп Ә анда сап-сары кипкән йөзем иде.— Капкала, йокы өчен ифрат файдалы җимеш, нерв системасын көйли. Абрам Моисеевич китапханә хәлләре, андагы тәртипләр белән кызыксынды, татар халкының тагын нинди онытылган мирас-хәзинәләре булуын сорашты, аларны ничек җыяр!а, нинди юллар белән кулга төшерергә мөмкин, дип белеште. Имештер, ул да шушы юнәлештә татар халкына изге хезмәт күрсәтергә омтыла, җыйган китаплары тарихка калачак аның бүтән максаты юк икән Бераз маташтыра, әлбәттә Фәнни китапханәдә әнә мең еллык китапкулъязмалар да саклана Мусинның сүзен җөпләсә дә, бердәнбер кулъязмаларны китапханәдән чыгарырга ярама- ганлыгын төшенә иде Касыйр. Ә «Кыйссаи Йосыфика килгәндә, аның тагын йөз алтмыш данәсе калды бит әле, киләчәктә дә табылыр Хакын шәп түләде ич, үпкәләп булмый яһүдкә — Сез әйткәннәрне истә тотармын, Әдһәм абзый, хәзер тәмле төшләр күрергә кирәк миңа, йокы басты, катырак төшердек, ахрысы,— диде Касыйр, сүзне уенга борып. — Фреда Ароновна ишетсә, егылып көләчәк синнән. — Беләсезме, Абрам Моисеевич, кунак нинди төш күрсә, барысы да йорт хуҗаларына була. имеш. Минем әби шулай ди торган иде — Ярый, иртән сөйләрсең төшеңне. Тыныч йокы1 — Үзегезгә дә, Әдһәм абый. — Ну, шаян да син, артист тек apiiui Әллә, чыннан да, коньяк-кофесы күбрәк киттеме, әллә башка сәбәбе булдымы, Черкисв төн буе саташып чыкты Гел китапханә шүрлекләре арасында буталды, ниндидер кара сакаллы адәмнәр пычак тогын куып йөрде үзен. Ул да булмый бугаздан эләктереп алалар, буыла, бастырыла башлый, каравыл кычкырып уяна Иртән торганда баш куйган мендәре манма су иде, оятыннан Касыйр аны орә-өрә. селки-селки кишерен азапланды. Иртәнге аш янында инде бөтенләй тузга язмаган нәрсәләр хакында сөйләп куандырды аспирант йорт хуҗаларын Имеш гер, Мусиннар ниндидер Алтын сарайда яшиләр икән, тнрә-яклары яшел бакча, бакчада аллы-гөлле чәчәкләр, агач башында төрле-төрле кошлар сайрый, ә чәчәкләрдә бсрссннән-берсе матур күбәләкләр. Хәйран-тамаша. җир оҗмахы* Ни күрсен, чәчәкләр арасыннан Абрам Моисеевич белән Фреда Ароновна култыклашып бара, артыгыздан, күбәләкләр белән шаярып, патша кызы булып киенгән Берта Абрамовна атлый. Сезне куып җигге дә икегезгә дә берәр чәчәк бүләк итте. — Безгәме? Ике чәчәкме? Ишетәсеңме. Абгам?' -— Иң кызыгы алда әле, Фреда Ароновна. Чәчәк өчен рәхмәт әйттегез, нәрсә турындадыр сөйләштегез. Менә шулчак каршыгызга тарантаска җигелгән алтын тояклы, ефәк яллы бик шәп ат килеп туктады. Кузлада яшь кучер утыра икән. Әйтә бу: — Мин Берта Абрамовнаны алырга килдем, аны Сарайда патша улы көтә,—ди. Сез куанып елашырга тотындыгыз. Минем әби әйтә торган иде төштә елау — өндәге шатлык ул, дип. Димәк, сезгә дә шатлык киләчәк. — Шуннан, шуннан,—дип куырды Фреда Ароновна. — Шуннан—утырган да шуган, Берта Абрамовна, тютю! — Йә, Аллам, Абгам, ни була инде бу?! — Сезгә шатлык килә, дидем бит инде, Фреда Ароновна. Бер дә борчылмагыз, кызларга гомер буе әти-әнисе янында яшәргә димәгән... — Касыйр дөрес әйтә. — Бездә, яһүдләрдә кызны алып китмиләр бит, Касыйр, кияү үзе кәләш йортына күчеп килә. — Шулай булуы да бик мөмкин. Монда гамәл турында сүз бара, Фреда Ароновна. — Ярый, алайса, хәерлегә юрыйк. Төш һәм аны юрау аеруча тәэсирле килеп чыкты, югыйсә, кичтән дә уйлап ятмаган иде Касыйр иртән ни сөйләргә тиешлеген. Тегеләр өчен тавык төшенә тары ярмасы кергәндәй булды. Бертаның кияү куенына иңәсе, бәлки матурматур оныклар алып кайтасы бар икән әле. Хуҗалар каршында Черкиевнең дәрәҗәсе бик нык үсте. Мусиннар белән саубуллашкач, Касыйр тагын Эт тыкрыгына төшеп китте. Инде фатирга урнашасы бар иде аның, тулай торактан барыбер чыгарга туры киләчәк. азаннан китәр алдыннан Сәйдел Турай китапханәгә кереп, үзе тапшырган кулъязманы тагын бер актарып карарга ниятләгән иде. Бәлки, берәр урынын күчереп алырга уйлагандыр. Кәүсәрия галимгә карточка тутырырга кушып, кулъязманы алырга кереп китте. Кат-кат актарды шүрлекне — кулъязма табылмады. Шул тирәдәге башкаларының да астын-өскә китерде, ә ядкяр берсендә дә юк иде. Эрегән, җилгә очкан диярсең. Инсафлы адәм башына сыймаслык әхлаксызлык инде эшләнгән: сигез гасыр буе тормыш зилзиләләрен исән-имин кичкән, күпләр тарафыннан иң борынгы дип йөртелгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасының кулъязмасы—татар халкының кыйммәтле мирасы фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар хәзинәсеннән эзсез югалган иде. Аның урынына киштәгә, исәпкә алу кенәгәсендә күрсәтелгәнчә, шул ук 19—33 саны белән «Чура батыр» менеп кунаклаган. Титул битенә китапханә мөһере сугылган. «Чура батыр» да әдәби мирас, билгеле, әмма ул тарихыбызның соңгы чоры ядкяре, берсе икенчесен һич тә алыштыра алмый бу очракта. Димәк, кулъязманы урлаучы ни дәрәҗәдә явызлык кылуын белеп эш иткән. Хәлне аңлап, Сәйдел Турай да өнсез калды. «Барысы да бетте, димәк»,— диде дә ишеккә таба юнәлде. Кәүсәрия күз яшьләре белән аның юлын бүлде. — Миңа ни була хәзер, Сәйдел абый?—дип инәлде. — Кая куйдың соң? — Теләсә-кая куярга бүген генә эшләмим бит инде мин. — Димәк, урланган. — И Аллам, ниләр генә кылыйм икән? Сәйдел абый, әйтегез, нишләргә кушасыз? Китмәгез, ичмасам! К — Сиңа берни булмас анысы, тарих югалган менә. Карап чыгасы урыннары бар иде үземә дә. Үләм, үләм, яшәмим дөньясында! —дип үкседе яшь китапханәче. Галим сумкасын идәнгә куеп, кыз янына килде, аны юатырга тырышты, күңеленә ышаныч салды. Башка галимнәр, студентлар белән дә сөйләшеп чыгарга кушты—бәлки, берәрсе яздырмыйча гына алып торгандыр? — Ярый, Галимова, минем Ташкентка китеп барыш, бөтенләйгә, сәгать дүрттә поезд. Борчылма, бер эзенә төшәрсең бәлки, шунсыз булмый ул,—диде Сәйдел абыйсы кызны юатып.^Әгәр кулъязма табыла калсад хәбәр итәрсең, белеп торырмын. Менә Ташкензтагы адресым, жыеп куй, югалтма. Хуш хәзергә, бирешмә, күңелеңне төшермә, эзлә дә эзлә, тапмыйча туктама, жидесигез гасырлык тарихыбыз, әдәби жә- үһәребез бит ул, шуны онытма, Галимова — Сез дә киттегезмени инде, Сәйдел абый' Кем белән киңәшергә соң миңа? Бу эшне болай гына калдырырга ярамый ич инде,— дип, чәбәлә- непчәбәләнсп елады китапханәче кыз Эш зурга китте. Бүлекне махсус комиссия төзеп тикшерделәр, ревизия ясадылар. Әгәр кулъязма урынына, исәп-хисап санын язмыйча, мөһерсез китап кына куйсалар, караклыкны төшенергә дә мөмкин булыр иде, монда бит урлашу мөһер сугып, сан язып башкарылган, димәк, китапханә хезмәткәрләреннән берәрсснең кулы уйнаган Җинаять эшен турыдан-туры Галимовага китереп бәйләделәр, чөнки матди җаваплылык аның өстендә иде Елаудан тәмам шешенеп беткән Кәүсәрия, суга батканда саламга ябышкандай, йөгереп Бауман урамына төште, билет-фәлән алып тор- мастан, кинотеатр фосйссна узды, артист Черкисвкә дигәч, үткәрделәр тагын. Концерт икенче кат фоейсенда бара иде, түземсезлек белән Касый- рның җырлап бетерүен көтеп торды. Бигрәк сузды тегесе дә, ичмасам, урысча җырлаган була, сүзләре гел татарча Ниһаять, тамашачылар кинозалга тарала башлады, буш фосйда җырлауның хикмәте калмады Касыйр өтәләнеп Кәүсәрия янына килеп тә җитте. Кыз аны кулыннан җитәкләп бер кырыйга өстерәде. — Килдеңме, матурым, ник төсең киткән? — Туктат әле шул кәнфитләнүеңне. зинһар, эшләр шәптән түгел минем, зинданга ябып куюлары да ихтимал —Кыз яңадан еларга кереште. — Ни бар?—дигән булды Черкиев, үзе шунда ук хәлне төшенеп тә алды. Шома гына үтәргә тиеш түгел иде шул теге атнадагы «кул юу» вакыйгасы. — Әйт әле, Касыйр, «Кыйссаи Иосыфяны укырга син алып тордыңмы? — Менә әкәмәт, нишлим мин аның белән. — Теге чакларда гел шуңа ябыштың ич. — Сәйдел Турай бик мактагач кына караштырдым, минем диссертациягә катнашы юк ул әсәрнең — Урлаганнар.—диде Кәүсәрия. — Кит аннан! — Нишләргә дә белмим менә. Сөйләшүнең барып чыкмаячагын сизеп, Кәүсәрия тактиканы үзгәртергә булды Күңелендә давыл котырса да, бәгыре сызласа да, сер бирмәскә тырышып, Касыйрның култык аст ына сыенды, тегене эретүенә өметләнде. — Бу бәладән коткарсаң, бары син генә коткарасың, бәлки студентлардан берәрсе яздырмыйча алып торгандыр Йә үзем ялгыш бүтән шүрлеккә илтеп куйганмындыр, хәтерләмим, тәмам башым катты, диде кыз күзләрен сортеп - Өстәлемә кире кертеп куйсалар, бәладән котылыр идем анысы Мин әллә синең портфельдә киттеме, дигән идем. Шулай да кайткач, актарып чык әле бер. — Актарырмын анысы, юклыгын беләм түлке. — Үзең кайда торасың соң?—дип кызыксынды Кәүсәрия. — Бер атна теге хатыннарда яшәдем, үз кызыннан үзе көнләшә торган нәмәстә булып чыкты ул хатын, понимаешь, шуңа киттем, фатир өчен түләгән акчам әрәм калды. Подвалда череп ятканчы, юньлерәк фатир эзләрбез,—дип, яңалыкларын тезде егет. — Миндә фатир кайгысы түгел хәзер, син дә ярдәм итмисең. — Чык ул эштән, Кәүсәрия. — Китмәсәм дә куачаклар, әгәр утыртып ук куймасалар. Кешеләрдән хурлык, валлаһи, башларымны кайларга алып олагасы икән? Теге чакта туган авылыма кайтмавыма үкенеп бетә алмыйм хәзер. Йә, берәр җылы сүз әйтә аласыңмы син бүген, табылыр, дип ышандырасыңмы мине? — Кайдан табыйм? — Шүрлекләр арасына синнән башка берәү дә кереп йөрмәде, Ка- сыйр. Мөһер сугып, уйлап эшләнгән явызлык бу! — Нәрсә, әллә миннән шикләнәсеңме? — Чыны шулай ич! — Миндә синең кайгың түгел, үземнеке үземә җиткән,— дип, әйтеп ычкындырды Черкиев, кызның аптыратуына каршы. — Шулайдыр шул, бүтән минем янга аяк басасы булма,—дип, Кәүсәрия кырт борылды да аскы катка йөгереп төшеп китте. Егетнең үзенеке үзенә җиткәнен Кәүсәрия белми иде, әлбәттә. Хуҗа хатын иртүк торып меховойга эшкә йөгерә, ә уналты яшьлек кызы Венера, икенче сменага барганлыктан, йоклап кала. Венера, яшенә караганда күп өлкән күренә, чөнки әнкәсенә охшаган—эре гәүдәле, тәмам пешеп җиткән чагы. Юынганда, чәй куйганда кыз ягына күз салгалап узды Касыйр. Венера йокы аралаш юрганын идәнгә тибеп төшергән, болай да кыска эчке күлмәге җыерылып өскә таба күтәрелгән, баганадай юан ботлары ачык, бер генә сыпырып карамыйсыңмы, дигәндәй, ап-ак булып, күзне кызыктырып тора. Аяк очларына гына басып Касыйр кыз бүлмәсенә барып керде, карават читенә килеп утырды. — Йоклыйсыңмы соң,— дигән булып, кызның уң ботына бармак очларын тиерде. Ой, нинди кайнар! Кыз кинәт күзләрен ачып җибәрде, куркып, торып ук утырды, кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалады. — Сез нишлисез? — Мин менә... — Хәзер үк чыгып китегез үз бүлмәгезгә. — Йә инде, шулкадәр шаулама. — Шаулау гына түгел, каравыл кычкырам, бөтен йортны күтәрәм, чыгыгыз! — Ит яхшылык, көт явызлык инде бу, Венера! — Нинди яхшылык? Алып бирегез юрганны идәннән һәм китегез моннан. — Эшкә кайсы сменага барасың, дип сорамакчы идем. — Күрсәтермен мин сезгә сменаны, ато, белмисез! — Шулай да сөйләшәсе иде синең белән, Венера,— дип, һаман да сагызланып маташты Касыйр. — Или мин кычкырам. — Ярар, ярар, чыгам, дөнья җимереп разбой саласы юк,—дия-дия чигенергә мәҗбүр булды мәхәббәт «каһарманы». Төнге сәгать уникедә, кызы икенче сменадан кайткач, иртән ни булганын белеп, хуҗабикә Касыйрның очтыкыен очырды. «Чыгып кит, күземә күренмә, иртәгә университетыңа барам мин синең!»—дип дулады хатын. — Апай, бер генә сүз әйтәм, тыңлагыз әле,—дип ялынырга-ялвары- рга кереште Черкиев — Иртәгә иртүк китәрмен, Венераны эшкә уятырга дип кенә кергән идем, ялгышканмын, ул тавыш куптарды. Мин сезнең икегездән дә бик нык гафу үтенәм, зинһар, зурга җибәрмик. Дуслар булып калыйк, апай җаным! Иртән үзегез белән бер ишектән чыгармын Төн уртасында кая барыйм хәзер, начарлык эшләмәдем ләбаса. Ачу саклый күрмәгез берүк?! Гафу сорап, матур итеп ялынгач, хуҗабикә йомшара төште, шул ук вакытта җиткән кыз янында ир-ат тотуның ярамаганлыгын абайлап, гаепнең бер өлешен үзенә алды. — Ярый әле пропискага кертеп өлгермәдем,— дип куанды апай. Әйтәм аны хатының күтенләде баштан ук, юньсезлегеңне сизгән икән. — Хатын түгел ул, йөргән кызым гына. — Йөргән кыз белән фатирга керәләр димени, тиле. Күңелең кара синең егет, иртәгә үк үкчәңне күтәр, бигайбә Менә нинди оәлага тарыды кичә Чсркиев Акылына сугып, теге хатын университетка килеп йөрмәсә ярый инде. Берәр тартма шоколад кертеп чыгар иде дә, үзләренеке бар, Венерасы ташып кына тора. Бәлки, икесенә дә берәр косынка-мазар бүләк итәргәдер, күңелле яшәгән өчен, рәхмәт әйтеп. Монысы җитди гамәл булачак, нәкъ Мусинча. Яхшы кешеләрдән үрнәк алырга кирәк бу дөньяда. итапханә тирәсен кара сөрем сарды. Галимнәр бер-бсрсе белән сөйләшмәс булды, студент халкы курсташына күтәрелеп карарга базмады. Кешеләр үз күләгәләреннән дә шикләнә башладылар. Моңа университетка килгән тикшеренүчеләрнең күбәеп китүе сәбәп идс, һәркайсын дастанның язмышы кызыксындырды. Хәер, барысын да түгел: Дәүләт иминлеге комитетыннан килүчеләр югалган мирасны эзләп табу урынына, чит ил шпионы үтеп кермәдеме икән, дип төпченде. Таякның авыр башы, билгеле инде, китапханәче Кәүсәрия Галимова аркасына төште, аны, хезмәт турындагы Законның кайсыдыр матдәсен кулланып, эшеннән кудылар Хәзер инде китап тирәсеннән ерак киткән, Казан кинотасма фабрикасына гади эшче булып урнашкан иде ул. Бәлки, хезмәт кенәгәсендәге теге матдә мәҗбүр иткәндер, фабрика! а синең Кызыл дипломыңның бер тиенгә дә кирәге юк. Бүлектә кайсы галим, аспирант һәм шәкертнең ешрак чуалуын, укыр өчен карточканы кемнәрнең күбрәк тутырганын тикшерү әле һаман да дәвам итә, фамилияләр ачыклана — каракның эзенә төшәргә җыеналар. Милли хәзинәнең югалуына чын-чыннан кайгыручылар да бар — Нинди милләтчелек ялкыны ул тагын, сүндерәбез аны,— диде Абрам Моисеевич, Чсркиев килеп сөйләгәннән соң Шапырынадыр бу, юри тынычландырыр өчен әйтәдер, дип унлаган иде Касыйр, яһүдиең сүзләре хак булып чыкты Икенче көнне университетта барысы да тынып калган, элеккечә гамьсез генә дәвам итә иде. Гаҗәп шулай да?! Хәтта Иминлек комитетыннан килүчеләре дә берни юк, тыныч кына эшли бирегез, дип киткәннәр Мусин серне ачты. Ул партия өлкә комитетының бүлек мөдире булып эшләүче яһүд дусты Бушканга шалтыраткан икән, ә теге үз чиратында Югары уку йортлары һәм идеология бүлекләренә җиткергән Шуннан башлана инде ялкынга салкын су сиптерү, дерелдәтерлек итеп сиптерәләр Өлкә комитетыныкылар университет җитәкчеләрен берәм- берәм утлы табага бастыралар, милләтчелекнең тамырын корытырга вәгъдә итәләр. _ _ Студентларга белем бирәсе, иҗади эзләнүләр белән шөгыльләнәсе урынла милли хисләр белән мавьп асыз, тулай торакларда фахешханә ачкансыз, безгә барысы да билгеле. Карагыз аны, моның ахыры яхшы булмас,—дип кисәтә идеология бүлеге мөдире Армавиров. телефоннан К — Разврат мәсьәләсе болай,—дип аңлатырга ашыкты Фатыйх Үпәй, утыз җиденче елларны хәтергә төшереп. Ул заманда бер чирканчык алган иде абзагыз, шуңа да хәзер тиресеннән чыгып кылана, ләббәйкәлекнең бөтен нечкәлекләрен белеп эш итә.— Чыннан да, бездә андый берәү табылган иде, гомуми җыелыш ясап кудык үзен, беркетмәнең бер нөсхәсен хәзер үк китереп тапшырырмын кулыгызга. Калган яклар— тәртип. Сез әйткәннәрне истә тотарбыз. Сәгать ничәләрдә кабул итәрсез икән? Бик күп рәхмәт, мин килеп җитәрмен... Шау-шу тынган иде инде, болары теш күрсәтү өчен генә булып алды. — Көч бар икән үзегездә, Әдһәм абый,— диде Касыйр, яңадан элеккеге хәятенә кайтып. — Шаяртасың, димәк, барысы да тәртиптә. — Китапханәче кыз бәйләнә генә бит, югыйсә, син генә йөрдең шүрлекләр арасында,—ди. — Инде тынычлан. Миңа «Төхфәи мәрдән»не вәгъдә иткән идең, оныта күрмә. — Белмим шул, тәртипләр үзгәрде хәзер анда. — Тәртипләр үзгәрде дип, син китергән «Кыйссаи Йосыф»ны кире илтеп бирмәбездер ич, мәңгелек төрмәгә кереп утырасың килмидер бер дә. — Сез нәрсә инде, Абрам Моисеевич. — һич ашыктырмыйм, үзең белеп, җайлап кына дим. — Баш тартканым юк лабаса. Черкиев менә хәзер генә үзенең нинди тәбегә килеп эләгүен шәйләде. Кара син аны, ничек суктырып кадый йөрәккә, яһүдне хәйләкәр төлке диләр аны. дөрес икән. Бүтән кулъязма тәтемәс, билгеле, җае да юк хәзер, акча түгел, алтын түләсә дә булмый. Шулай да, Мусин белән араны бозарга ярамый, кертеп утыртырга да күп сорамас. Артыгын кыса башласа, берәр районга укытучы булып китәр дә барыр анысы, эз югалту өчен. Аның белән бала чукындырасы юк. Теге көнне кызы өчен ярсыган хатынны Касыйр косынка белән тәмам җайлады, китапханә мәсьәләсендә тынычланды. Кәүсәрия белән араның өзелүенә күнекте, хәтта сөенде дә. Тик менә Үпәйдән генә хәбәр- хәтер юк, сөйләшә алганмы-юкмы Бауши белән—билгесез. Хәер, бу көннәрдә каты эләкте аңа өлкә комитетыннан, тиз генә айный алмас шул. Татар мәдәниятенә керткән олы хезмәтләре өчен гафу иткәннәрдер инде бер юлга. Касыйр сабыр итәргә булды. Аның каравы, кинотеатрда эшләре көйле. Хәзер алар ресторанда да чыгыш ясыйлар. Бернинди ояты юк икән ресторанда җырлауның, дәрәҗәлерәк тә әле. Еш кына концерт берәрсснең өстәле янында, шампан шәрабе эчә-эчә дәвам итә. Заказ биреп җырлаталар да акчаны йөзәрләп кенә томыралар. Кереме шәп! Ашау-эчү түләүсез. Шулкадәр кәттә киенде Касыйр, Бауман урамыннан барганда иң якын дуслары да танымыйча узып китәләр. Үзе дәшеп туктаткач кына аһ-уһ килеп сарылалар егеткә, мактыйлар, көнләшүләрен яшермиләр. — Ялгызыңа кала барысы да,—диде бер кичне хезмәтТәше Роза Салихова. — Аңламадым. — Мин китәм, Петрозаводск театрына чакыралар. — Бөтенләйгәме? — Әлбәттә. — Үзең белән мине дә алмыйсыңмы соң. Роза туташ? — Опера театрынамы? — Ә нигә?.. — Башта сиңа консерваторияне тәмамларга кирәк, минемчә. Роза Салихова — Себер кызы, Тубыл педагогия институтында укыган, аннары Мәскәү Консерваториясенең вокаль классын тәмамлаган. Милли кадр дип, Казанга җибәргәннәр. Әмма опера һәм балет театрын- да буш урын булмаганлыктан, Роза кичке мәктәптә укытып йөри. Шул ук вакытта, тавышын югалтмас өчен, ресторанның тәмәке төтененә ысланган залында җырларга мәҗбүр. Тавышы көчле, башкаруы профессиональ югарылыкта, аңа сүз әйтерлек түгел. Ниһаять, игътибар иткәннәр, профессиональ сәхнәгә чакыру алган Китәчәк, әлбәттә Концерттан соң Касыйр кызны фатирына чаклы озатып куйды. Күпме бергә эшләп, тәүге мәртәбә. Роза үзен һавалырак тоткангамы, ничектер, моңа кадәр озата барырга кыюлыгы җитмәде Касыйрның. Бүген исә, форсаттан файдаланып калырга ниятләде. — Сине Казанда калдырып булмады, ахрысы, Роза туташ. •— Нишлисең бит. — Әгәр алданрак үтенгән булсам? — Сәбәбе? — Сәбәбе дип, дуслык югала. — Әллә анысына юл куяр идеңме,—дип көлде кыз, көлтә чәчен артка сирпеп. Чибәр кыз иде Салихова. Озын буйлы, ак йөзле, аксыл чәчле, күк йөзедәй зәңгәр күзле, йөргәндә тавис кош сыман коязләнеп кәз-кәз атлый, гәүдәне тиешенчә генә уйната. Роза елмайганда, кинәт тәрәзәдән Кояш иңгәндәй, тирәяк яктырып китә. Менә хәзер дә ул төнге караңгылыкны балкытып, Касыйр күңеленә очкын ыргытты. — Хатны язарбыз анысы,—диде Чсркиев, кызның шаяртуын туры мәгънәсендә аңлап. — Кунакка килерсең,—дип, Роза егетне бөтенләй вәсвәсәгә салды.— Шулай да консерватория турында уйлап кара әле, Касыйр, вокаль белемең юк бит синең. — Беләм. — Килешеп, тату эшләвебез өчен рәхмәт яусын үзеңә! Кыз тагын бер очкын ташлады. Монысы очкын 1ына түгел, ниндидер өмет ялкыны булып тоелды Чсркиевкә. Күңеле кубып, ул хезмәттәшенә, аннан да битәр, чибәр кызга нәрсәдер әйтергә җыенган иде, әмма Роза саубуллашып, тизрәк кереп китәргә ашыкты — Ярый, вакыт соң, мин керим, иртәгә Штырштейн бүлмәсендә очрашырбыз, кечкенә генә хушлашу мәҗлесе үткәрергә җыенам, килми калма тагын. — Аллам сакласын,—диде Касыйр, куанычыннан капка баганасын кочаклап. Шушы бер-икс атна эчендә Чсркиев башыннан әллә никадәр вакыйгалар кичте. Сөенечлесенә караганда көенечлеләре күбрәк булды. Ләкин аның кемне дә булса гаепләргә хакы юк — кылган гамәлләре гел үзенеке иде. алимнәр, «Кыйссаи Йосыф» дастаны һәм татарның башка тарихи җәүһәрләре хакында тагын дистә еллар буе дәшми торырга мәҗбүр ителде. Әгәр шул чакта дастан урланмыйча, тавыш- гауга кубарылмаган булса, бәлки Сәйдел Турай кузгатып җибәргән йок тиешле урынына барын та җитәр, кулъязма аерым китап рәвешендә басылып та чыгар иде. Кызганыч ки, игелекле эшнең юлына киртә корылды. Кәүсәрия Галимова, югалган ядкәрнең эзенә төшеп булмасмы дип, берничә ел рәттән талпынып каралы, әмма элеккеге студентлар белән очрашып, тагын кемнәрнедер күреп сөйләшү генә нәтиҗә бирмәде Бу эштә аспирант Черкиевнең кулы уйнаганлыгын сизә иле ул. тик тотыныр җире юк җепнең очы нык яшерелгән булып чыкты Кая куйган, авылына озатканмы, берәрсенә биргәнме —хәзер ничек ачыклыйсың инде, вакыт Г дигәнең уза тора. Шунысы аңлашылмый: нигә кирәк булды икән Черки- евкә кулъязма? Икенче бер китапка мөһерне ул гына сугарга мөмкин, ник дигәндә, өстәл янында Черкиевтән башка кеше буталмады, ә өстәл тартмасы бикле түгел иде. Мөһер шунда ята. Үзен тагын бер күреп сөйләшим, дип, эзләп тә карады — табылмады «кияү егете». Шунысы ачыкланды: диссертация белән эшләре барып чыкмаган, хәтта минимум имтиханнарын да тапшыра алмаган, шуңа аспирантурадан сөргәннәр үзен, ресторан сәхнәсенә дә юлы ябылган — бер кичне исерек хәлдә кемнәргәдер бәйләнгән, өстәлләр җимереп сугышкан, унбиш тәүлек утырып та чыккан. Дөрес, соңрак сынау срогы белән берәр ай балалар гәзите редакциясендә эшләп йөргән, тик анда да төпләнеп кала алмаган, хезмәт кенәгәсен кире тоттырып озатканнар үзен. Берәр елдан соң тагын шунысын ишетте Кәүсәрия: элек бергә җырлап йөргән артистка Роза Салихова артыннан каядыр төньяк өлкәләрнең берсенә чыгып киткән Черкиев. Шул китүеннән Казанга әйләнеп кайтмаган, яшьләр арасындагы бер низагка эләгеп, кыйнап үтергәннәр бичараны, һәрхәлдә, авылга, әниләренә шундый хәбәр килеп төшкән. Бәлки ресторан тирәсендә бөтерелеп, эчкечегә салышкандыр, безгә гонаһысы тимәсен. «Кыйссаи Иосыфмны Касыйр туганнарына кайтармаган булып чыкты. Шундый күңелсез хәбәрләрдән соң Кәүсәрия беркадәр сүрелә төште, әмма Сәйдел Турайның «эзлә дә эзлә» дип, өзгәләнеп әйткән сүзләрен бер генә көнгә дә хәтереннән чыгармады. Тик кемгә барып сыенырга, нәрсәдән тотынырга кирәклеген белмәде. Чүплеккә ыргытыр өчен ал- маганнардыр бит инде дастанны, ул чакта, мөһер сугып, икенче бер китапны куеп калдырмаслар иде шүрлеккә. Кеше башына мәңге бетми торган гомерлек хәсрәт килсә килә икән ул... Кәүсәрия шактый сазап кына чыкты кияүгә. Ире әйбәт кеше, бергә эшлиләр Аннары бер-бер артлы кызлары туды. Гаилә ишәйгәч, иске йорттан булса да оч бүлмәле фатир бирделәр—Маяковский урамыннан. Эшкә йөрергә ераграк ерагын, аның каруы, фатирлары шәһәр үзәгендә тыныч урында. Тыныч урын дигәннән, ял көннәрендә Кәүсәрия еш кына якындагы Эрмитаж бакчасына чыгып утыра. Монда тавышланып, музыка акыртып йөрүче яшь-җилкенчек күренми диярлек, гел карт-коры да бала-чага, көмәнле хатын-кыз саф һавада рәхәтләнеп ял итә, берәү дә килеп сине бимазаламый. Күпләр бер-берен белә, таный, исәнләшеп уза яки яныңа утырып әңгәмә куерта. Шулай беркөнне Кәүсәрия, эскәмиядә йокымсырап утырган картка игътибар итте. Кем соң әле бу? Юк, хәтерләми. Кеше каршында кукыра- еп тору килешми, әлбәттә, ханым уңайсызланып, арырак атлады, хәтерен эшкә җикте Юк кына бит, кем дип әйтергә дә белми, ә бабайның йөзе таныш. Ул тагын бер урап узарга ниятләде. Тукта-тукта, хәтерләде ич, исем-фамилиясе ничек соң әле? Фамилиясе бик сәер иде шул, онытылган. Исеме менә... — Исәнмесез, Абрам Моисеевич! Хәерле көн. Әмма сез ялгыштыгыз, мин Абрам Моисеевич түгел. — Ничек? ’ — Шулай, Хаим Моисеевич булганга. — Зинһар, гафу итә күрегез, Хаим Моисеевич, аз гына бутадым, ахрысы. — Була торган хәл. Карт кабат черем итәргә ниятләп, башын арткарак чөйде, күзләрен йомды. Кәүсәрияне үз юлы белән китеп барыр дип уйлады, ахрысы. — Утырырга мөмкинме, Хаим Моисеевич' — Рәхим итегез, монда иркенлек. — Сездән гафу үтенәм,—дип башлады Кәүсәрия сүзен. ____ Мине хә терләмисез, әлбәттә. Сез бит атаклы музыкант, «Татарстан» кинотеатрында эшләдегез. Булды андый чаклар да,—диде яһүд карты, мактауга кәефе килеп. Ансамбльдә җырлаган Черкиев дигән егетегезне хәтерлисезме? — Ничек, ничек? — Черкиев фамилияле — Юк бугай, онытылган инде. — Алтмышынчы еллар башында сезнең ансамбльдә Роза исемле кыз белән бергә җырладылар Хәтерләгез әле, Хаим Моисеевич' Статный гына, кара бөдрә чәчле егетне әйтәсездер, исем-фамили- ясе онытылган шул. Нәкъ үзе. Мин аның танышы идем, концертларыгызда булгала- дым, — дип, иркенләп аңлатырга кереште Кәүсәрия, картка таба шуыша төшеп. — I (ичектер, мин сезне Абрам Моисеевич дип хәтерләп калганмын. — Андый кеше дә бар иде. — Китап сөючеме? — Нәкъ үзе. — Миңа шул Абрам Моисеевичны табарга кирәк. Сез ярдәм итә алмассызмы икән? — Нигә кирәге чыкты кинәт кенә? — Үзен күреп сөйләшермен дигән идем. — Моннан өч ел элек дөнья куйды Абгам. — Шулаймыни?! Әйбәт кеше иде. — Сез хаклы, күгәрченкәем. — Гаиләсе исәндер бит?—дип төпченде ханым. — Фреда Ароновна үзенә чаклы ук вафат булды шул. — Фатирларында берәү дә калмадымы хәзер? — Кызлары исән әле. — Күрештерсәгез икән, Хаим Моисеевич? Кәүсәриянең алай тиз генә бирешәсе, борылып китәсе килмн иде. — Йөрергә читенсенәм,—диде яһүд каргы, гамьсез генә. — Машина белән килеп алып, китереп куяр идек, «Хаим Моисеевич. Зинһар, үтенечемне җиргә салмагыз, егерме өч ел буе көтеп алдым мин бу көнне. — Сәер, әлбәттә. — Теге егетнең әманәтен тапшырасым бар,—дигән булды Кәүсәрия, картның кире түнүеннән шүрләп — Ә-ә, алай дисәгез генә. — Калганын үзләренә баргач, сөйләшербез, Хаим Моисеевич. — Теге якшәмбедә шушында көтәрмен, көндезге унберләр тирәсендә,— дип җаваплады карт. — Алдан ук рәхмәтләр инде Сезгә, хөрмәтле Хаим Моисеевич, ышанып торам, алайса. — Исән булыгыз. йтелгән көннең әйтелгән сәгатендә яһүд карты ренең «пропискага» кергән эскәмиясендә, гадәттәгечә, йокымсырап утыра иде. Кәүсәриянең куанычы эченә сыймады, әйтерсең, эскәмиядә карт түгел, дастанның кулъязмасын калдырып кнгкәннәр Иренә артыгын сөйләшмәскә кушып, сәлам бирергә ашыкты. — Хәерле иртә, Хаим Моисеевич — Ө-ә,—карт күзләрен ачты,—килдегезме, исәнмесез' — Машинаны бакча буенда калдырдык. Хаим Моисеевич, кузгалыйк алайса. Бу минем ирем Басыйр — Штыршгейн,—диде карт, ниндидер горурлык белән Көннең кызулыгы турында гәпләшеп, әкрен генә чыктылар бакчадан «Жигули» янына да килеп җиттеләр Басыйр. каргны утыртырга Ә дип, кабаланып ишекне ачты. Керәм дигәндә генә кинәт Штырштейн артка таба чигенде. — Шулай да кешене борчуыбызга төшенеп бетмәдем, хөрмәтлелә- рем,— диде ул, Кәүсәриягә мөрәҗәгать итеп. Хатынның коты ботына төште. Бар да бетте болай булгач. Нишли бу исәр карт?! Ничек тә җайларга иде үзен. — Әйткән идем ич, Хаим Моисеевич, теге егетнең әманәте бар, дип. — Нинди әманәт соң ул—шунысын искәрмим. Үзе ник килмәде? Аңлатырга, нәрсәдер сөйләргә кирәк хәзер моңа, югыйсә, борыла да китә. Шикләнүчән халык диләр иде үзләрен, дөрес икән. — Үзе төньякта, Коми республикасында яши, кайта алмый,—дигән булды Кәүсәрия.— Әманәте шул: Абрам Моисеевичларда китабы калган, шуның язмышы белән кызыксына, югалтмасыннар иде, ди Зинһар, үтенечебезне кире какмагыз, бик дуслар иде ич, үзегез дә беләсездер. — Хәтерләдем, ансамбльгә Абгам китергән иде ул егетне. Әйдәгез, барыйк. — Сезне борчыдык инде. — Кирәк, димәк ки. Штырштейн машинада дип, бер дә куанмады Кәүсәрия, киресенчә, шикшөбһә дәрьясында чайкалды. Ничек килеп чыгар бит әле алга таба, Абрам Моисеевичнең кызы өенә кертерме, сөйләшергә теләрме, үзен ничегрәк тотар? Ишек төбеннән кире борып җибәрүе дә ихтимал. Менә бусы да машинага утырдым дигәндә чыгымлый башлады ич. Икесе бер үк тамырдан. Ә анда кулъязма турында сөйләшергә кирәк, хәлне ачыкламыйча ярамый. Тик ядкяр генә табылсын иде! Хискә бирелеп, Кәүсәрия яһүдне игътибарсыз калдырган иде. Башына төрле юк-бар уй килмәсен тагын дип, шикләнә куйды. Игътибарын җәлеп итәргә кирәк, салпы ягына салам кыстырсаң да комачауламас. ■— Хаим Моисеевич, мин әле сезнең чәчәк аткан чагыгызны хәтерлим. Казан каласында сездән дә оста скрипкачы юк иде. Ул оештыру сәләтегез тагын, нинди шәп ансамбль төзедегез бит. Ә җырчыларны ничек сайлап ала идегез! Роза Салихова дигән артистканы өлкә театрына турыдан-туры сезнең ансамбльдән чакырып алдылар, минемчә. Шәһәрдә исем-фамилиягезне белмәгән кеше калмагандыр,— дип, үз рухына каршы килеп булса да, Кәүсәрия музыкантны мактап барды. Штырштейнны шулай гына кулда тотарга кирәклеген чамалый иде ул. — Берта Абрамовна, кунаклар алып килдем, каршы ал,—диде Хаим Моисеевич, керә керешкә.—Телефоннан хәбәр иткән идем бит Абрам Моисеевичнең элеккеге дуслары болар. — Узыгыз, уз. Кәүсәрия иренә баш какты, тегесе шунда ук төшенде, култык астына кыстырылган ике тартманың берсен хуҗабикәгә сузды. — Кечкенә генә күчтәнәч. — Рәхмәт, мәшәкатьләнмәскә иде. — Бусы сезгә, Хаим Моисеевич. — Миңа нигә инде? — Кайткач, хатыныгыз белән чәй эчәрсез, Сезнең кебек өлкән кешене бимазалап йөрибез шунда,—дигән булды Басыйр. Мусиннарның китапханәсе зурлыгы ягыннан район китапханәләреннән ким түгел икән. Залдагы киштәләр арасында тар аралыклар гына калдырылган. Кәүсәрия элек үзенең китапханәдә эшләвен, матбугатны бик яратуын әйтте Йомышын йомышлаганчы китапларга күз салырга рөхсәт сорады. — Басыйр, сез Хаим Моисеевич белән гәпләшә торыгыз. — Алайса, мин тиз генә чәй куеп җибәрим әле, дип, Берта Абрамовна кухня ягына чыгып китте. Абрам Моисеевич чын-чыннан китап сөюче булган икән шул. барысын да алфавит тәртибендә тезгән. «Р» хәрефе язылган киштә турына 112 килеп җиткәч, Кәүсәрия туктап калды, «рукопись»ны шушыннан эзләргәдер бәлки, «Научный» дигәне юктыр инде шәт. Киштә кырыенда, китаплар алдында таныш агач кисәген күреп алды хатьш, бу —оваль формасында эшләнгән китапханә мөһере иде. Кәүсәриянең башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды, йөрәге дөпелдәп типте. Ничек килеп эләккән монда мөһер? Ул беркайчан да югалмады бит. Әллә соңыннан урланганмы? Кәүсәрия эштән киткәч. Алай дисәң, «Чура Батыр»га мөһер ул эшләгәндә сугылган иде ич. Димәк, үзләре ясаганнар. Хәер, бүген моның әһәмияте юк инде. Тынычланырга да кулъязманы эзләп табарга кирәк. Кәүсәрия шашынып «Р» киштәсендәге китапларны авыштырырга кереште. Роллан, Рерих, Распутин, Рэхтау. Менә кулъязмалар: «Ак- бүзат», «Бакырган», «Кыйссаи Йосыф».. Дастанны кулга алуга, Кәүсәрия хәле китеп, идәнгә үк чүкте, калтыранды, куанычыннан нишләргә дә белмәде. Кулъязмадагы мөһер дә, үз куллары белән язган исәп саны да аермачык ярылып ята. Барысы да аңлашылды Кулъязма белән мөһерне үз урыннарына куеп, Кәүсәрия кухняга. Берта Абрамовна янына ашыкты, аулакта икәүдәникәү генә сөйләшергә иде аның нияте — Сез гәпләшә торыгыз,—дип, узып китте ул ирләр яныннан. Фатирлары берничә бүлмәле икән Мусиннарның. Шунда Берта Абрамовна бер ялгыз башы яшәп ята, димәк. Ә алар икс бала белән егерме елга якын унике квадрат метрда чиләнделәр. Хәзер дә күпме кеше фатирсыз интегә. Менә сиңа тигезлек! — Берта Абрамовна, сез Касыйр исемле аспирант егетне хәтерләмисезме болай? Фамилиясе Черкиев. Кара гына, чибәр кеше. — Мине патша улына кияүгә чыга дип, әнинең котын очырган адәмне әйтәсездер, мөгаен. Төшендә күргән, имеш. Ул әкиятче ci стне бик яхшы хәтерлим, бездә кунгалап йөрде, фәкыйрь студент дип, әти кызгана иде үзен. Ә мин барыбер иргә чыкмыйча картайдым менә. Ни булган дидегез егеткә? — Хафаланырлык нәрсә юк. Еракта яши ул хәзер — Коми республикасында. — Юк-барны сөйләп ташладым, ахрысы. Сезгә кем тиешле? — дип сорады хуҗабикә, уңайсызлана төшеп. — Кайчандыр минем арттан чапкан иде — Иске дусларны оныта алмыйсыз, димәк. — Сез бигрәк инде, Берта Абрамовна, шаяртмасагыз да була,— диде Кәүсәрия, сүзне ничек башларга белмнчәрәк аптырап —Мин китапханәдә эшләгәндә шул егет бер тарихи кулъязманы алып торган иде, китереп тапшырырга онытты. Ул хәзер сездә саклана икән, Берта Абрамовна. — Ялгышасыз, бездә кеше малы юк. һәммәсе дә әтием Абрам Моисеевич тырышлыгы белән тупланган, аның истәлеге бу китапханә. — Зинһар, авырга алмагыз, Берта Абрамовна, кулъязма сездә. Хуҗа хатын кулларын алъяпкычына сөртеп алды, аннары аларны җәеп җибәрде, иреннәре калтыранды, күзләре зәһәрләнде, битләренә ут капты, ниндидер ачу катыш гаҗәпләнү иде аның йөзендә Беркадәр сүзен әйтә алмый интекте, ниһаять, Кәүсәриягә ук кадагандай итте — Кеше фатирында актарынырга ничек оялмыйсыз? — Черкиев хәбәр итте,—дип ялганларга мәҗбүр булды Кәүсәрия, чия төсле кызарып. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр хәлдә иде ул бу мизгелдә. — Саклана, димәк, әйбәт. — Сез аны безгә кире сатмассызмы икән. Берта Абрамовна? — һәйкәлләр сатылмый, гражданка. Коймә комга терәлде. Әңгәмә мондый яссылыкта барыр дип һич уйламаган иде Кәүсәрия. Әллә инде үзе кешечә сөйләшә белмиме? Хәзер үк куып чыгаруы да мөмкин, башка бу йортка аяк баса алмассың аннары. Ничек кенә тотынырга соң? Мондый туры юлдан барып рәт чыкмаячак, анысы кон кебек ачык хәзер. Штырштейн алдында тавыш куптарырга да ярамый, һәрнәрсәдә дипломатия булырга тиеш ләбаса. — Сүз сөйли белмәвемне кичерә күрегез, Берта Абрамовна,—дип, яңадан башлады Кәүсәрия.— Менә ничә еллар инде диссертациямне тәмамлый алмыйм, бер-ике сәгать эчендә кулъязманы укып чыгарга иде ниятем, әгәр рөхсәт итсәгез, күчереп аласы урыннары да бар. Минем өчен бик мөһим бу кадәресе. Иртәгә шушы вакытларда килеп китәр идем, каршы килмәсәгез. — Шуннан башларга иде сүзне, югыйсә, маклер шикелле алу-сату- дан тотындыгыз,—диде хужабикә, йомшара төшеп. — Ай, нинди генә рәхмәтләр әйтим икән Сезгә. — Әйдәгез, чәй эчик, хәзер ирләрне чакырам,—дип, Берта Абрамовна китапханә залына юнәлде. Уф! Бүген берни майтарып булмаячак монда. Икәүдән-икәү генә сөйләшеп хәл кылынырга тиешле нәрсә бу. Уйлап эш итәргә кирәк, артык күз, артык колак зыян салырга мөмкин. Гомерендә ялганны белмәгән Кәүсәрия бүген әнә ниләр сөйләп ташлады бит. Сәнгать корбаннар сорый, дип бик белеп әйткәннәр. Барып терәлсәң, намусыңа каршы килеп сөйләнәсең икән ул юкбарны. Үзе өчен түгел, милләт, тарих турында кайгыртып басты бу юлга Кәүсәрия, шуңа җаны гарьләнә, әмма түзәргә туры килә. Хаклык җиңсен өчен. ичтән, теге чакта үзе биреп калдырган адрес буенча Ташкентка, Сәйдел Турайны телефоннан сөйләшергә чакырып заказ ясады Кәүсәрия. Әле кулга килеп кермәсә дә, кулъязманың табылу шатлыгын галим белән уртаклашасы килде аның. Иртүк элемтә бүлегенә китте. Сәйдел абыйсы алга таба ничегрәк эш йөртергә кирәклеген әйтер бәлки. Галимнең киңәшләренә мохтаҗ ул бүген. — Элемтәдә — Ташкент, унөченче кабинага рәхим итегез,—диде диктор кыз. — Ало! Ташкент! Ташкент! — Сезне Ташкент тыңлый, сөйләшегез — Миңа Сәйдел Тураев кирәк иде. Телефонда ниндидер хатын-кыз тавышы, бик тонык ишетелә, сүзләре аңлашылып җитми, шунлыктан Кәүсәрия җан-фәрман кычкырып сөйләшергә мәҗбүр иде. — Казан бу, Казан. Сәйдел абыйны чакырыгыз, зинһар, мөмкин булса? Ишетелми, нәрсә дидегез? Тагын бер кабатлагыз әле? Сез җәмәгате? Үзе вафат дисезме? Алай икән. Кайчан үлде соң? Бүген өчесен уздырасыз. Алай, алай... Кирәк бит Ничә яшьтә иде Сәйдел абый? Алтмыш өчтә. Яшьләй киткән икән Яшьләй дим. Туган көнендә үлде дисезме? Ә-ә. Кайгыгызны чын күңелдән уртаклашабыз. Мин—элеккеге шәкерте, Кәүсәрия исемле булам. Бездән дә дога аңа, әйбәт кеше иде. Яхшы кеше иде, дим, урыны оҗмахта булсын! Хушыгыз, алайса, хушыгыз яме!.. Болай икән эшләр, диде Кәүсәрия уйга калып. Димәк, берни белмичә китеп барган абзыкаем. Нинди үкенеч! Өч кенә көнгә түзсә дә беләсе иде бит. Хәзер үк күрше карчыгына сәдака кертәм, рухына багышлап дога кылсын, дип ниятләде Кәүсәрия, элемтә бүлегеннән чыга-чыгышка Авыр хәбәр иде бу аның өчен, өенә ничек кайтып кергәнен дә абайпамый калды. Әллә милициягә гариза язаргамы, бергәләп барыргамы Мусиннар- га? Төрлечә уйлады Кәүсәрия элемтә бүлегеннән кайтып кергәч. Кулъязманы барыбер бирмәячәк, һәйкәлләр сатылмый, диде бит. Ул К яктан яһүдә дөрес әйтә. Шулай ук кулъязманы тагын бер тапкыр кулга тотып карау белән канәгатьләнергә туры килер микәнни Кәүсәриягә? Гариза язып та кемне өркетәсең, аннан ни файда, гаеплеләр үзләре юк хәзер. Тавыш куптарганчы, бәлки болай гына килешә алырлар Берта Абрамовна белән. Күбрәк итеп акча алырга кирәктер, бер-ике мең тирәсе, кооператив фатирга дип җыйган акчалары бар ич. Бушка мал бирмәс шул хуҗабикә. Әгәр дә мәгәр, берни дә барып чыкмаса, ахыр чиктә инде судка, милициягә мөрәҗәгать итмичә дә булмас, татар халкының бөтен бер тарихы, рухи хәзинәсе бит ул, аны читләр кулына калдырырга ярамас, язык булыр, тарих тарафыннан гафу да кылынмас. Тикмәгә генә Сәйдел Турай шушы нөсхәгә тукталмагандыр. Болай да Мәскәү ташып бетерде ич инде татарның мирасын. Сөембикә ханбикәнең дөньяда тиңе булмаган таҗын, халык күзеннән яшереп, кайдадыр урлап саклыйлар, юкса ул бит Татарстан музеенда сакланырга тиешле мөлкәт! — И-и, нишләдем мин, нишләдем?..—дип үкенде Кәүсәрия, кинәт нидер искәреп. Ничекләр итеп хәтереннән чыгарды икән?! Кулъязманың соңгы битендә гади карандаш белән гарәпчәләп: «Әжемев Исмәгыйль. 1961 ел.» — дип язылган иде ләбаса. Кулъязма хуҗасы үз кулы белән язган, шул хакта Сәйдел абыйсы да искәртте теге чакта. Ә менә дастанны күрү шатлыгыннан кичә шуңа игътибар итмәгән, нөсхәне әйләндереп карарга оныткан. Бу өстәмә дәлил булып тора. Югыйсә, эшләр зурга китсә, моны истән чыгарырга ярамас. Шулай да яһүдә белән куркып сөйләшмәскә карар кылды Кәүсәрия, яннарында башка кеше булмаячак бүген.. — Кулъязманы сатып бирү турында әйткәч, кичә мине әрләп ташладыгыз, Берта Абрамовна. Сез аны үзегез дә бушка гына аямагансыздыр, дип уйлаган идем. Акчам бүген дә үзем белән, күп игеп алып килдем, монысы ул чаклы моһим түгел, дөрес әйттегез,—диде Кәүсәрия хуҗабикәнең күзләренә туры карап. Тегенең йөзе кичәгечә зәһәрләнә башлады, әмма кунак аңа игътибар итмичә сөйли бирде:—Хәзер сезгә кулъязманың тарихы билгеле- ул борынгы ядкяр, татар халкының тарихы. Шушы дөнья бәясе торырлык мирасны бер юньсез адәм, анысы да үзегезгә мәгълүм инде, китапханәдән урлап качты. Ә кулъязма минем җаваплылыкта иде. Шуның аркасында эштән сөрелдем, чакчак кына тимер рәшәткә артына утыртмыйча калдылар. Кичә сезгә әйткән диссертациямне шул чакта ук ертып ыргытырга туры килде Ниһаять, менә егерме өч ел зарыга-эзли торгач, дастан сезнең киштәдән табылды. Бүген иртән тагын бер фаҗига турында ишеттек. Шушы мирасны эзләп табучы, аны тикшереп өйрәнүче галим, минем шикелле үк эшеннән куылып, зур хәсрәтләр кичереп, моннан өч кон элек Ташкентта вафат булган. Күрәсез, Берта Абрамовна, барысы да Сез уйлаганга караганда катлаулырак. — Нигә дип сөйлисез боларны миңа? — Хәлне төшендерү очен. — Аңлыйм Сезне, әмма берничек тә ярдәм итә алмыйм. — Димәк, аңлап ук бетермисез яки теләмисез? — Карагыз әле, Сезнең миңа нинди үпкә-дәгъвагыз бар? — Үпкә түгел, таләп бу! Берта Абрамовна да шактый гына тәэсирләнгән иде булса кирәк, артык каты бәрелмәде, залны куллары белән айкап, әйтте: — Мондагылар — безнең шәхси мөлкәтебез, таләбегез урынсыз — Кулъязманың урлануы хак бит, булган эш, Берта Абрамовна, бусы Закон нигезендә җинаять санала, дип, мәсьәләне юридик яктан аңлатырга кереште кунак хатын.— Монысы, беренчедән. Икенчесе — кулъязмада китапханә мөһере ярылып ята, өченчедән, дастанның титул битендә һәм унҗиденче битендә безнең тәртип саны тора. Алар минем кулым белән тутырылган Телисез икән, дүртенчесен дә әйтә алам, анысы тагын да хәтәррәк, ялган документлар ясауга кагыла. Әгәр баштан ук килешкән булсак, Сезгә мондый күңелсезлекләрне һич тә сөйләмәгән булыр идем. Зинһар, кичерегез. Эшне суд, милиция кулына тапшырмыйк. — Нинди милиция? — Нигә кирәк Сезгә картайган көнегездә болары? Дуслар, танышлар булып калыйк, Берта Абрамовна. Күрәсез, мин бер ялгызым килдем, беркемгә дә шикаять язмадым. Мондый байлык туплый алуыгыз үзе мактауга лаек, югыйсә, дәрәҗә, Сезгә хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә торган факт. Ант итеп әйтәм—шулай. Әмма без бүген кыйммәтле мирасыбыз, Татарстан дәүләт милке турында сөйләшәбез. Мине дөрес аңларга тырышыгыз. Кулъязма өчен артыгы белән түләргә дә риза. Тагын шунысын да белеп торыгыз: әсәр аерым китап булып басылып чыгу белән берничә данәсен үзегезгә бүләк итеп китерәчәкмен. Закон нигезендә кулъязма бары тик музейда яки фәнни китапханә фондында гына сакланырга тиеш. — Алай ничек булыр икән соң ул? Абрам Моисеевичның рухы рәнҗемәсме, хәзинәне саклауны миңа васыять итеп калдырды бит әтием,— дип икеләнде мөлкәт варисы. — Ул Сезгә ахирәттән рухи рәхмәтен җиткерәчәк,—дип элеп алды Кәүсәрия Шунда ук салам да кыстырды—Татар халкының әнә ни чаклы хәзинәсен саклап калган әтиегез, күз салыгыз әле шүрлекләрегезгә. Безнең кулъязманы да югалтмаган, мең-мең рәхмәт үзенә! Инде аны китап итеп чыгарырга вакыт җитте. Галимнәребез көтә дастанны. Карчык Кәүсәрия сөйләгәннәрне күңеленә хуш алып тыңлаган күк иде. Әтисе исеменә әйтелгән рәхмәт сүзләреннән күзләре очкынланып, ирен кырыйлары елмаеп-елмаеп куйды. Бу мизгелдә кунак ханымга да рәхәт иде. Тик менә Берта Абрамовна кинәт кенә әллә нишләп китте. Җылы өйдән соң салкын карга баскандай калтыранып алды. Маңгаен тотып, уйга чумды. Шатлыктан күкнең җиденче катына күтәрелгән Кәүсәрия, куркып, хуҗабикәгә текәлде. Бу ни тагын?! Хәзер генә өметле сүзләр әйткән карчык йөзеннән ниндидер сизелер-сизелмәс дулкыннар, кара күләгәләр узып киткәндәй тоелды Кәүсәриягә. Мондый дулкын- күләгә йөгерүен төнге поезд тәрәзәсеннән карап баручы юлчы йөзендә генә шәйләргә мөмкин. Караңгы вагон эчендә тыштагы ут багана ларыннан сирпелеп уза ул шомлы шәүләләр. Карчык йөзендә дә нәкъ менә шундый куркыныч шәүлә дулкыннары биеште. Кәүсәрия үзенең хафалы чоңгылга очуын шәйләде. — Бәлки бирермен дә... Без башта тәмләп кенә чәй эчик әле. — Ә, нәрсә дидегез, Берта Абрамовна?—Кәүсәрия онытылудан айнып киткәндәй булды. — Кухняга керик, күгәрченкәем. •— Чәй кайгысымыни миндә, Берта Абрамовна?! — Ә Сез борчылмагыз. — Кулъязманы чәй өстәлендә күрәсем килә,—диде Кәүсәрия, тәкате бетеп. — Анысы шулайдыр да... — Сез мине кабат утка саласыз, Берта Абрамовна. Кәүсәрия чын-чынлап шөбһәгә төште. Өй хуҗасының кинәт үзгәрүе, икеле-микеле сүзләре тәмам гаҗиз итте кунакны. Кухня юлыннан туктап, китап шүрлекләренә тартылды. — Алыйк, Берта Абрамовна. — Хикмәт тә шунда шул,—дия-дия карчык әкрен генә шүрлекләр арасына юнәлде. Кәүсәрия аңа иярде. Хуҗабикә бер атлый да биш туктый дигәндәй кылана. Әйтерсең лә, шүрлектәге китапларны бер төн эчендә укып чыккан да, инде шулардан аерыла алмый җәфалана. Китапларны сөеп-яратып сыпыргалый, кайберләрен кулына тотып иркәли, иреннәренә тиерә, әкрен генә нидер пышылдый, «Исән генә була күрегез»,—ди бугай. Кәүсәрия ул сүзләрне аер- мач ык ишетте. Теге килүендә мондый хәлне күрмәгән ханым бөтенләй үк коелып төште. Берта Абрамовна барысына да битараф иде бит. Ул бары тик хәзинә сакчысы күк күренде. Ә бүген, әнә нишли, китаплардан аерыла алмый. ...Кәүсәриянең тез астына хәнҗәр белән сызып җибәрделәр, ахрысы. Аяклары тыңламас булды, хәлсезләнеп, әкрен генә идәнгә чүгәләде, күзаллары әлҗе-мөлҗе килде. Бусы нәрсә инде9 ! Китапханәнең «Р» бүлегендә бер киштә бушап калган. Куаныч-шатлык тулы шүрлектә җилләр уйный. Шүрлек елый... Кәүсәриянең башы авырая. Тик анысы гына кирәкми. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Андый хәл була күрмәсен. Берта Абрамовна ни кылыр, ни дип җавап тотар? Менә ул Кәүсәрия янына идәнгә чүгәләде. Ханымның ике битен чәбәкләргә кереште. Йөрәк тибешен тыңлады. Аллага шөкер! Тагын чәбәкләде. Кәүсәрия күзләрен ачты, тирән итеп сулыш алды. — Мия хәзер... Әвеш-тәвеш килеп, Берта Абрамовна кухняга йөгерде Шундый ук кызулык белән әйләнеп тә чыкты — Мәгез, су йотыгыз! — Рәхмәт, Берта Абрамовна, агу эчерсәгез, яхшырак буласы нде. — Юкны сөйләмәгез. — Шүрлек буш бит,—диде Кәүсәрия, ни әйтергә сүз таба алмыйча. Берта Абрамовна кунак хатынга ул-бу булмагае дип бик курыккан икән. Инде тынычланды Шөкер, Мусшшардан үз аягы белән китәчәк. Шүрлекнең бер өлеше бушап калуын хужабикә болайрак аңлатты, кайбер китап-кулъязмаларны туганы Моисей алып торган икән. Китерәчәк, әлбәттә. — Кем ул Моисей? — Хаим Моисеевичның улы. Без аның белән туганнан туганнар. — Фамилияләрегез төрлечә бит,— дип тинтерәтте Кәүсәрия карчыкны. — Бездә, яһүдләрдә, шулай инде. — Ничек? — Өйләнешкәч, әтиләребез хатыннары фамилиясенә күчкәннәр, элекэлектән килгән гадәт ул. — Абрам Моисеевич белән Хаим Моисеевич бертуганнар, димәк — Сез дөрес аңлыйсыз, күгәрченкәем Кәүсәрия Моисей дигәннең кемлеген төпченеп, кулъязмаларны ни сәбәптән алып китүен сорарга да онытып җибәргән Су эчү, Бсрта Абрамовпаның үз янына идәнгә чүгәләп йомшак сүзләр сөйләве аны беркадәр тынычландырган иде. Хуҗабикәгә шул соравын бирде: — Моисей Хаимович нишли кулъязмалар белән? Хуҗабикәгә дә хәл кергән иде. Йөзеннән теге кара күләгәләр тәмам югалды. Хәтта сөйләшкәндә елмаеп та җибәргәли — Дөнья эшен белеп булмый, күчермәләрен алып куям, ди Моисей. — Миңа күчермә түгел, төп нөсхә кирәк бит, Берта Абрамовна. — Хафаланмагыз, бераз сабыр итәргә кирәк булыр, күгәрченкәем, диде, йомшак кына итеп хужабикә Әйдәгез, кухняга керик. Кәүсәрия киштәләргә тотынып, әкрен генә торып басты Бераз гына күңеле болгана иде Берта Абрамовна кулындагы чынаякны алып, бер- ике йогым су капты. Ләкин нидер кылырлык, сөйләшерлек әмәле дә, теләге дә юк иде. Кухняга кереп тормады, кайтасы итте. Бсрта Абрамовна кунакны аркасыннан сөеп озатты. Үзе туктаусыз сөйләнде: — Сез, күгәрченкәем, зинһар, борчылмагыз инде, килеп йөрегез, татппп бетермәгез. Күреп торасыз, бер ялгызым яшәп ятам. Рәхмәг Моиссй туганыма, ул булыша Ә Сезнең өчен ишегем һәрвакыт ачык Көтеп алган кунагым булырсыз Мин Сезне аңладым изге ният белән йөрисез. Ходай саулык бирсен безгә, шуңа өметләник өнгә ни булган тагын?! Күк йөзен кара болыт томалаган. Кисәк кенә җил купты. Җил, агач кәүсәләрен чайкый-чайкый, яшел яфракларны өзгәләде, аларны тузанга урап, урамның икенче очына йөгерде. Урам чүп-чардан арынып калды. Кара болытны ярып ак тасма ялтырады, дөбер-шатыр килеп күк күкрәде. Тузаннан котылган асфальтка беренче тамчылар тыпылдады. Тамчыларга Кәүсәриянең күз яшьләре дә өстәлде. Менә ничек килеп чыкты бит әле монда... Яңгыр тамчылап түгел, чиләкләп коярга кереште. Кәүсәрия күрше йорт капкасына барып сыенды, монда аңа яңгыр бик үк эләкми, асфальттан чәчрәп кенә аякларны чылата. Түзәргә була. Җәйге яңгыр тиз узучан, ялтырап кояш та чыгар әле. Әнә, Хезмәт Сарае ягыннан аязып та килә инде... Сәйдел абыйсы да мәрхүм икән бит... Аның васыятен Кәүсәрия мәңге онытмас, һичшиксез, киләчәк ул монда. Килер, килми калмас! Казан. 1995.