КЫЙБЛА
Фатих абый Хосни истәлегенә
1
Июль башлары иле. Өммегөлсем карчык гомерендә кичермәгән җиңеллек, канатлы тойгы белән уянды. Кичәге ниятләрен хәтерләп, күңеленнән генә кабатлады: «Ходавәндә, хәлиулла, догаларым кабул әйлә...» Күз кабакларын күтәреркүтәрмәс, тәрәзәләргә сирпелеп алды—йә Раббым, таң аткан. Кадимге көннәрдәгечә, аны кабат-кабат уятып һәм уйларга салмыйча, ничектер песинекедәй йомшак тәпиләрдә, сиздермичә кергән аларның йорт-курасына бүгенге таң. Ул үзе дә карт буыннарын бер учка җыйгандай җыеп, шыгырдатмый-нитми, песиләрчә йомшак басып, шым гына урыныннан күтәрелде, гүяки, мамык табаннары белән идәнгә сарылды һәм тәрәзә пәрдәсен бер читкә шудырды—әйе, таң аткан, аткан гына дисеңме, баеп аткан: гадәтта Юкәле Кул өсләреннән бүселеп чыгыл, шактый вакытларга оеп калучан таң сарысы бүген инде сөт өсте булып тәрәзәләрдә агарып та килә; әмма бу беренче карашка гына шулай, күңел күзе белән илтифат итсәң, Өязенең вак таллы үзәнлегенә куе томан ишелеп төшкән; тигезлеккә чыккан, бу тарафка якынайган саен томан кояшның әлегә күренмәгән ерак нурларын күктән тотып алып, сиздерми генә сеңдереп, үзен шактый гына сыеклый һәм шау чәчкәдә утырган бәрәңге бакчасы, гүя, вак җиз иләк аша мөжмелдәп зәңгәрләнә; ә менә якында, ишек алдындагы бәбкә үләне өстендә, томанның әсәре дә юк, анда сәйлән сыман чык тамчылары тәгәрәп ята... Урын өстен бармак йомшаклары белән генә эләктереп алып җыештырып, кыштырдатмый, иске агач карават саңакларын шыгырдатмый- HIII ми, ул үзе яткан алгы якны түрге як белән бүлеп торган канатлы ишек кагына килде һәм колагын куйды — Гарифулласы зыянсыз гына гырлап йоклавын дәвам итә иде... И Киез олтыраклы галушларын эләктереп, җәһәт кеиә тәһарәт алып керде һәм каз тәпиләре чигелгән намазлыгын җәеп, иртәнге намазына кереште. Шөкер, Ходай саулык-сәламәтлектән аермаганда, биш вакыт намазын да, башка фарызларын да калдырмый. Ә менә Гарифулласы бу фарызларны... Юк, юк, үти алмый, үтәргә теләми дип әйтергә теле бармый Өммегөлсемнең! Әллә ничек инде шунда, бер сүз белән генә әйтүе дә читен. Югыйсә, намаз-тәгъбир мөселман йөзенә нур булып калка да бит. Әмма Гарифулла белән мәсьәлә икенчерәк шул. Инде ничә мәртәбәләр ялынып-инәлепләр дә карады каравын. Гарифулланың тең- кәсенә дә тия алмый Өммегөлсем, ни дисәң дә, ир кеше, рәвешләре, холыклары, күргән-кичергәннәре икенче... «Гомереңне иблискә табындырып үткәрсеннәр дә, инде гүр якасына җиткәч кенә намазлык өстенә менү, әллә кемнәр кебек кичә коммунист булып, бүген ишанга әйләнү — моннан да зуррак иблислек бармы?»—дип кырт кисә дә куя ул. Искене яхшы белә белүен. Аңа, мәзин баласына, ислам догасы ана сөте, бишек җыры белән сеңдерелгән, Иман шарты, Коръән Кәрим сүрәләр, догалыкларны да яхшы хәтерли, Аллага шөкер, тел дә тидертми.. Әмма күңеле каткан. Ә кеше бер катса, тиз генә җебеми, йомшармый икән ул. Ярар, нишлисең, Ходай Тәгалә булган гөнаһларын ярлыкасын, урыннарын җәннәтле итә күрсен иде... Кеше уйлый—тәкъдир йөртә, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Югыйсә, аның Гарифулласында пәйгамбәрләргә хас гыйзмәт, явызлык эшли алмау сыйфаты бар. Шуңа күрә ул үз авылында таныла алмады. Алла алдында акыллы кеше генә җаваплы, акылсыз җаваплы була алмый, ди китап... Гарифулланың күңелен бала чактан ук сындырганнар шул. Дәһрилек кузгалып кына килгән заманнарда табын артында амин тотып утырган җидесигсз яшьлек сабыйны актив Өтәләү Зариф наган төеп куркыта, аңа хәттә өянәк тә ябешә — баланы бу авыр хастадан Тәүәтәй мулласының им-томы гына коткарып калды, дип сөйлиләр иде Өммегөлсемнең бианасы белән биатасы. Бахыркаем догасын инде сәке астына качып укый башлый. Монысын да күреп калган комсомоллар сәхнәдән генә түгел, Садретдин мәзиннең ое каршына килеп әйтәләр оятсыз такмакларын Ак та була, күк тә була Шатманнарныц туласы. Сәке астында әппәр итә Садрый Гарифулласы... Намазын онытылып, мөкиббән китеп башкарырга тырышса да, карчыкның башында кырыкмаса кырык уй иде. Гыйбадәтенең һәр тәгъбире, һәр авазында Ходай Тәгаләгә бер генә теләк, бер генә үтенеч, бер генә гозер иде: бүген әнә шул Әкчин дигәннәренә барып, ниятне җиренә җиткереп үтәрлек дәрт һәм дәрман гына бирсәң иде, и Тәңре' Гарифулласы кире генә уйламасын иде, и Тәңре!.. Иртәнге намазы адәм балалары буй-сынындагы оч йөз алтмыш буыны хакына кояш чыкканда биргән сәдакасы булсын иде!.. Бу якты дөньяда барча адәми затларга күрсәткән ачык чырае, тәмле сүзе, сәламе дә сәдака булып барып ирешсен иде!. Бу иманның үзе түгелме? Иман булмаса, җавап юк, димәк ки, савап юк, җәннәт юк, җәһәннәм юк. Димәк ки, иман булмагач, адәмзат бер үк куллар белән дога кыла һәм кеше үтерә... Йә, Хода, адәмнәреңне ярлыка!— диюемне тулысы белән кабул әйлә, ярты мөселман—ярты иблис, ярты шайтан дигән сүз!.. Әкчингә барып кайту соңгы вакытларда аеруча тынгы бирмәде Өммегөлсем карчыкка. Теге вакыйгаларга илле ике ел үтүгә карамастан, аның беркайчан да бу кадәр ярсыганы-йөрәксегәне юк иде. Югыйсә, Әкчин стансасы Шатманнан әллә ни качкан җирдә дә түгел — җитмеш чакрымда гына. Хәзер машинасы тыз-быз килеп торган заманда эһ дигәнче генә барып кайтасы булган да бит...Насыйп итмәгән, тәкъдир дәфтәренә язылмаган булган, күрәсең. Аннан, нигә ди аның афгавызы — авылда үзләре белән бер канат астында яшәгән дип әйтерлек ике улының, җитмәсә кияүләренең дә ялт итеп торган җиңел машиналары бар, әйт кенә! Әмма карчыкның бу изге, сирәк йоланы бер үзе, кеше-кара күзеннән читтәрәк башкарасы килә шул. Сугыш янбалиты Гарифулласын да бу өзлеккән заманнарда юлга ялгыз чыгарга курыкканга күрә генә алырга мәҗбүр үзе белән... Быелгы йөрәксенүен карчык Мәскәү хөкүмәтенең ырадиусыннан да, тилевизорыннан да бер туктаусыз: «Бөек җиңүгә илле ел! Боек җиңүгә илле ел!» дип кычкыруы белән бәйли. Бу кадәр кан коеп, бу кадәр үгисителеп җиңүне карчык үзенә бирелгән табигый акылдан чыгып, һич кенә дә бүгенге телсезлек-денсезлек белән бер бизмәнгә сала алмый аптырый һәм җәфалана иде. Кем җиңде соң монда? Урысмы, нимесме? Ватан сугышы аның өчен бары тик сугыш, рәнҗеш, мәгънәсез канкоеш кына иде югыйсә. Әгәр Әкчингә быел да бара алмаса, ул анда беркайчан да бара алмаячак кебек тоела иде Өммегөлсемгә. . Намазын тәмамлап, дөньяның дүрт тарафы, барча тереклек, барча милләткабилә, балалары һәм балаларының балалары хакына дога кылды. Аннан, гадәтенчә, картын уятмас өчен, моңлы тавышын үзеннән әллә кая җибәрми, тыелып кына мөнәҗәт әйтте. Сайланылган җәүһәр сүзләр белән кабатланмас мәкамнең кушылуыннан бар булган бу әсәр, кызганыч ки, әлегә кадәр Өммегөлсемнең һәм бары тик Өммегөлсемнең генә байлыгы иде. Әнисеннән отып алган бу җыруны ул инде менә ничәмә еллар башкара — иртәсен һәм кичен; яңгырда һәм кар-буранлы көннәрдә, күңеле күтәренке һәм бик тә төшенке чакларында; әмма мөнәҗәт аның күңелен «уйдырмый да, маемлатмый да иде... Ходавәндә, хәлиулла, догаларны кабул әйлә, Өметем күп, рәхим Аллаһ, гөнаһым күп гафу әйлә! Әксрсн алсан җанымны иманымның нуры берлән. Кыямәт көнем мөшәрраф кыйл сигез оҗмах нуры берлән! Ля иляһа, кыйл гыйнаять барча эшкә сәйкәфил, Әнто раббым, әнтә хәсби, әнтә нигьмәти вәкил. . Тыкрык очыннан мал тавышлары ишетеп, тышка чыкты һәм абзарын ачып, ике сарыгын, ике кәҗәсен көтүгә куыл керде дә чәен куйды. Вак күзле онга йомырка сытып, камыр туглады һәм карты яраткан кәгазь сыман юка битле коймаклар пешереп алды. Чәе кайнап, коймакларын габа төбендәге майда йөздергәч, сак кына, иркәләп һәм ярым пышылдап, картын уятты: Гарифулла. Гарифулла, дим... Чәй әзер... Әчкелтем арыш ипие кебек гади игенче гаиләсендә «Хәерле кич! Хәерле нртә!» дигән теләкләр кулланышта булмаган һәм ул төчеләнү, кәнфитләпү саналганлыктан, күрәсең, Гарифулла абзый сүзсез генә урыныннан күтәрелде, сүзсез генә тышка чыгып керде һәм сүзсез генә мич аралыгында электр утын «чек1 » итеп кабызып, юынгычның телен шал- дыр-болдыр китерә-китерә ач яңакларын, ияк асларын сабынлый башлады... • Бөркет танаулы, үткен карашлы, кар кебек ак башлы, бар тирә-якта килешкилбәте, хәтта какчалыгы белән дә бер пәйгамбәргә охшаган мәһабәт, үзенчә ифрат дәрәҗәдә укымышлы, зыялы бу кешенең һәр иртәдә ничек кырынып азапланганын күрсәгез иде! Их, шул көндәлек кырынулар' Тагын да канга тузып, ертылып бетәр микән? Тәүлек дигәндә камыт «нәсс шикелле эре, кыл кебек шыртлап торган сакал-мыек баса да китә бит, шайтан алгыры! Тирән буразналар, сай ерыклар белән ермакланып беткән яңакларны, шундый ук өзлеккән, муртайган тиреле ияк асларын, бугаз тирәләрен, бигрәк тә берсе остенә берсе менеп беткән җыерчыклы бугаз төере тәңгәлендәге каты кылны кыру аның өчен, гүяки, үз тәнеңне кайрак белән кайрау, телеңне аркылы тешләп, таучарлактагы җиз үлән, кылган кыру кебек авыр мәшгулиятләрнең берсе иде. Менә ул әле дә кемнеңдер җиткән тырнаклар белән тупас киндер тукымасын тырнаган авазлар чыгарып, кырына башлады. Кайчагында ул эченнән генә, көн саен болай газапланганчы, елына бер тапкыр бәби табып карауны җиңелрәк түгел микән дип уйлап, көлемсерәп тә куя. Шулай ук сүзсез генә чәй эчтеләр алар—өйдә иреннәрнең чынаяк читендәге чәпелдәүләре генә ишетелә иде. Күп сүзне гомумән җене сөймәгән Гарифулласына Өммегөлсем карчык чынаягын яңарткан арада сирпеп кенә карап ала алуын—бу карашта һаман да шул бер өмет, бер теләк, бер гозер яшеренгән, хәтереннән чыгармаганмы кичәге вәгъдә- иманын аның карткае?! Белә, Гарифулла сүзне үзе башламаячак. Чәйне тәмамлап, тирән табакта шылтырдатып чынаяклар чайкаштырган Өммегөлсем карчык күкрәк төбеннән чыккан нәзберек, газаплы аһәң белән сорап куйды: — Йә, карт, әйт соңгы сүзеңне... Кузгалабызмы? Гарифулланың кырынганнан соң ике урынына гәзит кисәге ябештерелгән йөзе буйлап бугалак төеннәр йөгереште, күзләре яшәреп китеп очкынланды. — Сөйләшкән идек бит инде, Гөлсем,— диде кырыс кына. «Өм- ме»ләрсн кыскартып ташлап, ул аны шулай Гөлсем дип кенә йөртә. Карчыкның эченә җылы йөгерде. — Әзерләник, алайса... — Әзерлән, бәй. Мәсьәләнең болай җиңел хәл ителүеннән Өммегөлсемнең куллары үзләрен тыңламас булып бәлҗерәп төште. Ул мич арасына керде, кал- тыранакалтырана кичә үк әзерләп куйган төенчеген яңадан актара, казына башлады — аңа кирәк булачак берәр нәмәстәкәен онытмаганмы, илаһым? Ул аның өчен бары тик зур хәрефтән әйтелә һәм языла торган Ул, Аңа, Аны, Аның иде. Аһ, дисбесе онытыла язган түгелме? — Җилгә җиленләп, бозга бозаулап йөрергә вакыт юк,—диде киенеп тә беткән карт.— Кичкә әйләнеп кайтырга кирәк. Йорт-җир күз-колаксыз кала. Юлныкын белмәссең, бер-бер хәл булса, балаларга да әйтеп куймадык аны, югыйсә... — Булмас, карт, булмас... Дөбер-шатыр әйләнеп кайтырбыз, Ходай кушса... Озак та үтми, өстенә маршал Брежнев заманнарында ук тегелгән, якасына тимер әчесе чыгып күгәргән ике Бөек Ватан сугышы ордены беркетелгән, сирәк кулланудан бераз накыслана төшкән куе зәңгәрсу пинжәк, башына эчтән түбәтәйле ак салам эшләпә кигән, сары путаллы таякка таянып адым берәмтекләгән җитмеш сигез яшьлек Гарифулла карт, аның артыннан эре чәчәкле яшелле-зәңгәр кәшемир яулыгы, яшькелт озын күлмәге, шундый ук яшькелт бәйләм жимпере белән әллә кайлардан күренеп, кулындагы төенчеген җилли-җилли атлаган җитмеш биш яшьлек Өммегөлсем карчык тәүдә ике чакматаш бөртеге тыкрыктан яктырып, аннан, үзәк урамнан, яшелле-зәңгәр ике йолдыз сыман зурай- ганнан-зурая барып, Шатман очындагы автобус тукталышына якынлашып киләләр иде... II әләбәй-Бөгел мә калкулыклары... Җир асты сулары урталай бүленеп, чишмә-елгалар калкулыкларның иң биек тәңгәлләрендә яралып, бары тик көньяктан төньякка. төньяктан көньякка гына ага бу тирәләрдә. Автобус тәрәзәләрендә койрыкка койрык, яурынга яурын тәңгәл килеп, Европаның кысан тигезлекләрен нән Азиянең иркен далаларына, Азиянең иркен далаларыннан Европаның кысан тигезлекләренә таба ялларында ут ташыган аргамаклар ташкыны сыман, таукалкулыкларның өзлексез чылбыры чаба Җир шарының ниндидер меридианнары, экваторы, калалары һәм салалары Б очсн Вакыт төшенчәсе төрле булган кебек, бу калкулыклар чылбыры өчен дә Вакыт бүленеше бердәм һәм котылгысыз бердәм иде Атлар чаба: үткәннән киләчәккә, киләчәктән —үткәнгә.. Аһ, бу тобәк һавасының татлылыгы, суларының салкынлыгы!.. Кайчандыр кешелек таңында Алты Ай һәм Урхан-Йәнәсәй киңлекләреннән һау-һаулап чыгып, бормаланып аккан Иртеш һәм Уралтаулар тезмәсе аша Европага ашкан, үзара ызгышта халыкларның бөек күченешен барлыкка китергән һуннар, шул ук Алты Ай, Урхан-Йәнәсәй кыяларында «Туган йирим — мәнгү бар!» дип ташны уеп, кешелеккә бөек ядкарь калдырган түрекләр, гасырлар аша шул ук Алты Ай, Урхан- Иәнәсәй бишегеннән ур-ра-а-лап чыгып, ярты дөньяны уратып, биләп алып, тарихы яңа гына борынлап килгән мәҗүси милләтләр һәм шивәләргә иман һәм дәүләтчелек бүләк иткән түрек-мангуллар, Идел дәрьясы һәм Хәзәр, Урта диңгез буйларындагы шәһәрләр, Атлантидалары, фәст дисбеләре белән су астына киткән түрекләр, Эгей ярларына, кыйтгаларның боек чукындыручылары—Рум башкисәрләре каршына басып, «Әһә-һә-һәй!» кычкырып, мондый кочләү, асу-кисүләргә чик куйган, кайчандыр шул ук Алты Ай, Урхан-Йәнәсәй тундыраларыннан Чукыт ярыма ганы аша Америка лабылыкларына үтеп, әстәк, әнкә һәм мая мәдәниятләрен тудырган Ату-алып — Ата Алып варислары түрек-татар- лар, кайдадыр Океания утрауларында төтенләп утырган Крәкәтау янартауларында яңа дәүләтләр барлыкка китереп, үзләре дәүләтсез калса да, юкка чыкмаган түрек-татар кавеменең ике гөнаһсыз баласы, икс чакматаш йолдызы — Гарифулла карт һәм Өммегөлсем карчык, һәркайсы үз уен уйлап, Әкчин станңасына китеп бара.. Аларның фикер алышыр нәрсәләре күп булса да, бәхәсләшер нәрсәләре юк. Гарифулла белә һәм беркайчан да онытмый: аты булса — дилбегәсе кулда; түбәтәй ничек кенә күркәм һәм түгәрәк булмасын, аның астына шулай ук күркәм һәм түгәрәк баш кирәк Өммегөлсем карчык та белә һәм беркайчан да исеннән чыгармый: һәр киемнең ата һәм инә каптырмасы була; ал тәгәрмәч кая тәгәрәсә, арт тәгәрмәч тә шуннан тәгәри. Ill ССР да таркалды. Нибары өч кеше тарката алгач, димәк, аның үзен дә оч кенә кеше оештырган булмады микән? Тукта, бу ел ничәнче ел соң әле? Мең тугыз йөз дә туксан бишенче диләр шикелле. Булмас ла... Ә ничек исән калган ул? Бәлки ул үзе теге, чын Гарифулла түгелдер? Бәлки чын Гарифулла инде әллә кайчан козгыннарга азык булт айдыр? Бәлки бүгенге Гарифулла ул ниндидер икенче, җен алыштырган Гарифулладыр? Карт ирекссздән көлемсерәп куйды. Бигрәк тә озек, тосс-яме качкан, эче-карыны киселгән заманнарга туры килде шул аның гомер башы һәм, гомумән, язмышы! Октябрь т үнтәрелеше көннәрендә дөньяга килеп, тәүдә авыл мәдрәсәсендә әтисе Садретдин мәзиннән оч сыйныф сабак алганнан соң, яңа мәктәп ачабыз дин. мәдрәсәне яптылар. Гарәп имлясы — искелек калдыгы, имеш Шул мәктәпне кәгеп, буразнага төшкән Гарифулла латинга күчкәндә ундүрт яшендә иде инде Күмәк хуҗалыклашу дигән убыр утының Өязе буйларына шактый соңлап тәгәрәп килеп җитүе нәтиҗәсендә микән, утызынчы еллар башы Гарифулла күңелендә чагыштырмача тыныч еллар булып калган. Гарәп имлясыннан латинга сикереп, яңа язманы үз укучылары- шул ук Гарифуллалар белән бергә соргәнтырмалаган кичәге мөгаллимнәр кулында тагын оч сыйныфны ордым-бәрдем тәмамлагач, авылда инде ак карачкыга әверелә башлаган әтисенең киңәшен тотып, ул мыштым гына Бәләбәй укытучылар техникумына керә аллы. Таныклыгының С хәлиткеч бүлемтегенә шул ук әтисе хәстәре белән, күрәсең, «дин әһеле баласы» диеп түгел, ә ярлы керәстнән диеп язылган иде. Ул укырга кергән 1934 елны Садретдин мәзинне шул «халхуз дигәннәре»нә аеруча көчли, кул-аякларын бәйләп диярлек өстери башладылар Ай саен салына башлаган салымны түләп өлгерә алмагач, аларның өенә кулындагы шомполын талчыбык сыман итек кунычына шапылдатып, Өтәләү Зариф, Ак Керфек Сөнгатуллалар килеп керде. Авылда гына түгел, бар тирә-якта бердәнбер булып идәнгә беркетелгән «Зингер» тегү машинасын сайгагы-нис белән куптарып алып чыгып киттеләр. Авылның яңа хакимияте күптән түгел генә бөтен халыкны үз авызына каратып торган, гаять дәрәҗәдә абруйлы Садретдин мәзин белән сүз көрәштерүдән качып, аның гаиләсенә, бигрәк тә хатыны Мәүлидә абыстайга каныктылар. Әйе, техникумга урнашып кайткач төнгә каршы кичтә әнисе өйдә юк иде.«Кәнсәләргә мине түгел, һаман да шул әниеңне һәм Зәбих энекәшеңне алып киттеләр. Миңа күзгә чалынмаска куштылар»,—диеп, әтисе балтасы суга төшкән кеше затында аптырап утыра иде. Гарифулла кәнсәләр ягына китте. Әнисе белән энесен утсыз-нисез бүлмәгә шартлатып бикләгәннәр һәм сак куйганнар иде. «Бар, юньле чакта югал, югыйсә үзеңне ябарга да күп сорамабыз». Төне буе шул кәнсәләр тирәсендә йөреп, ай янындагы якты йолдыз кебек таң аттырды Гарифулла. «Ай янында якты йолдыз минем йолдызым гына, таң алдыннан ул да сүнә, калам ялгызым гына», дип җырланган халык сүзләренең мәгънәсен шактый аңлады ул төндә яшүсмер. Иртән көтү ку1анда чыгардылар аларны. Толымнары комеш чулпылары белән бергә кисеп алынган, карашын җирдән күтәрергә оялган әнисе елап шешенгән һәм дистә елга картайган иде. Ул чакта авыл һавасы шартлар чиккә җитеп кызды, анда тонге мунчаларда яндырылган изге китапларның әче сөреме йөзде, мең ел эчендә тупланган рухи байлык көн эчендә хәерче кулына калудан куркып, черү һәм юкка чыгу өчен каберлекләргә, базларга, алмагач төпләренә күмелде һәм еш кына ачык авызлы чормаларга менде... Үзе җырчы, үзе шигырьче Гарифулла техникумның җан шифасына әверелде. Алар куйган тамашаларның исәбе-хисабы булды микән? «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Беренче театр», «Асылъяр», аннан тагын ниндидер бер билгесез язучы Кадермәтнең «Дөрес алдакчы» дигән әсәре дә истә калган. Бәләбәй төрмәсендә Туктаров атлы Казан артисты утыра икән дигән хәбәрне ишеткәч, җитәкчелеккә махсус хат языл, Туктаровны сак астында булса да репитиция һәм тамашаларга китертә алуга ирештеләр. Менә шул тамашалардан соң винтовка астында залдан чыкканда режиссер күзләрендәге моңны күрсәгез иде! Исән түгел микән Туктаров абзый? Их, бер Казанга барып чыгып, балаларын булса да эзләп табарга иде... Кая ди инде ул? Булачак җәмәгате Өммегөлсем белән дә шул сәхнәдә табышты ул. Көлгән чакта бит алмаларында мәхәббәт чокырлары ярала торган ифрат га матур тавышлы, җитез Шаран кызы Гарифулла укуын тәмамлыйсы елда кыска вакытлы курсларга килгән иде. «Галиябану»да алар Хәлил белән Галиябануны башкардылар. Тамаша алдыннан егет бик тә мәгънәле төш күрде: имеш, ул куенында карчыга баласын йөртә икән. Томшыгында хаты да бар җитмәсә. Өйләнүгә юрады, һәм ике яшь йорәк, озын-озак уйлап тормыйча, уч төбендә генә яткан Шаранга кайтып, никах укыттылар да куйдылар. 1937 елның җәендә ике яшь укытучы Шатманга кайтып төште Бер генә ел укытып өлгерделәр алар. Күк йөзендә болытлар куерганнан-куера бара иде. Менә авылда алтын-кө- меш алка, чулпы, беләзек, хәтта җиз комган җыю, аларны ярыша-ярыша дәүләткә— Кызыл Гаскәр исәбенә тапшыру галәмәте башланды. Ике йоз йортлык авылдан сиксән биш җиз комган тапшырган Шатман тирә- якта беренче урынны яулады, һаман колхозга кермәгән мәзин килене өстәвенә комганын да тапшырмаган укытучы Өммегөлсемне педсоветта 1 икшерделәр. Райүзәктән килгән мәгариф бүлеге вәкиле аңа эштән куылу белән лә янап куйды. Урак өсте иде. Садретдин мәзиннең Җилдәр авыл советында эшләгән чыбык оч туганы, кичке караңгыда атын ак күбеккә батырып, килеп керде һәм әтиләренең колагына нидер пышылдап, шундук юк булды. Гарифулла сизенде күк йөзендә исән калган йолдызлар чатный иде. Ә nice гаиләне бер йодрыкка җыйды һәм куркыныч хәбәр җиткерде. Көтелмәгән чапкынчы аңа әйткән икән: «Садретдин абзый, бүген төнлә күзегез кая карый, шунда чыгып олагыгыз. Иртәгә барыгызны да кулга алачаклар». Соңьпшан сөйләвенчә, әтиләре бу хәлне көтеп йөргән булган икән Мәчет манарасын кисеп төшерткән Өтәләү Зарифның йөзенә төкергән икән Ул бер ай чамасы элек, киткән баш киткән, дип хатынының чулпылы толымнары, авылның җиз комганнары өчен шулай үч алган булган икән. Аларның йорты авыл очылда — нәкъ ай янында якты йолдыз калка торган төштә иде. Әтисе әнисенә юлга төйнәлү өчен дүрт сәгать вакыт бирде. Ут сүндерелде. Унсигез яшьлек сеңлесе Рабига белән әнисе кулга нәрсә эләгә, зиһенгә ни килә, шуны җыештырына башлады; әтисе исә кулына икс үгксн чалгы пычак, утсыз фонарь алып, Гарифулланы, килене Өммегөлсемне, унбиш яшьлек Зәбих энесен ияртеп, абзарга чыкты. Сукыр тычкан күзе сыман гына кабызылган фонарь, ниһаять, абзарның эчке почмагына эленде. Әгисе мөгезле эре терлек, кәҗә малы һәм бәрәннәргә кагылмады. Дүрт баш сарыкның авызларын бисмилла тастымаллары белән уратып, мекердәтмичә генә тыннары каткан алмагачлар арасыннан мунча артына сөйрәттереп, берсе арты берсен чала, Гарифулла исә тупый горды. Үткен пычак йөзләрен ай нурында ялтыратып хәләл малын чапан әтисенең «Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр!» дип пышылдаганы һәм аңардан да кочлерәк тыелып, ничектер пышылдап һәм сызгырып үләнгә шыбырдаган кан тавышы гына ишетелде. Иманлы тормышта гел көн яктысында, көндез чалынган корбан малының да хәтта үз сиземләве бар, күрәсең: төнлә, вакытсыз, кемнәндер качып суелган сарыкларның күзләре якут ташы кебек зәңгәрләнеп сөякләнгән иде. Әзер итнең юыласы өлеше Өммегөлсем белән мунчада юылды, Зәбих куллары белән тозланып, чиста чүпрәк капчыкларга салынды. Тирс-койкаларга әтиләре үзе тоз сипте һәм чыптага төреп, арбага салды «Кирәкләре чыгар». Эш тәмамланды дигәндә генә ул тагын бер йола башкарды. Гарифулла моны беркайчан да онытмас: алмагач төбенә кечкенә чокыр казыды да, суелган мал тоякларын, эчәк-карынын, йорәкбавырларын укына-укына чокырчыкның бер кырына төшерде, ә менә сарык башларының һәркайсын әле суынып та бетмәгән сөтле иреннәреннән үпкәндәй чупылдатып алып һәм кыйблага каратып, чокырчыкның икенче кырына ипләштерде һәм укына- укына күмде... Абзарга кергән әниләре сөтле сыерын һәм башмагын калдырып китәсе килмәде: — Мин бит аларга быел күпме алма ашаттым! Ярылып яткан алмалар' - дип пышылдады ул.— Алыйк, сиңа әйтәм. Үзе сөтле, үзе буаз да!.. - Тамакларына кадалсын, бәдбәхетләрнең!—Садретдин мәзин хатынын утлы караш белән көйдереп алды.— Мондый хәтәр юлга мөгезле ipe герлек белән чыгарга башыма тай типмәгән ләбаса! . Чегән табырына бармыйбыздыр бит? Качып китсәң дә, чәчеп кит дигән борынгылар' Сыерның саран яктыда тәгәрәп торган күзләре упкын кебек төпсез иде Мәңгегә аерылуны сизеп, елый иде, мескенкәй. Алъяпкыч чите белән сыер яшьләрен сөрткән әниләрен күрен, әтиләренең дә күңеле йомшарды булса кирәк, әмма аның сүзе сүз иде: Үзебез шырпы кабына кереп ятар мәлдә... Шул шырпы кабына сыер кадәр сыерны ничек сыйдырыйм мин?! Исәп белән баемаган халхуз усрак җылысы белән генә басмас!. Әйе, шулай диде әтиләре. Гарифулланың үз гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр әтисе авызыннан ишеткән тупас сүгенү сүзе шул булды. Ниһаять, бурлы ат фурманга җигелде. Җылы, ямьле, җиһаз тулы ойләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган хуҗалар инде өшегән, күшеккән хәерчеләр, моһәҗирләрне хәтерләтеп һәм бер-берсенә елышып хәерле юл догасы кылды. Таң алдыннан, дөресрәге, сәгать өчтә, ала алган кадәр китапларын, малмөлкәтен, казанын-таганын төяп, арба артыннан абыстаен, өч баласын һәм киленен ияртеп, Садретдин мәзин кайчандыр үзе укыган Ырымбур тарафларына юлга чыкты. Ишеккә дә, капкага да, абзарга да бик салмадылар. Хәер, аларда йозак дигән нәрсә юк та иде.~ Бүгенгедәй хәтерендә Гарифулланың, алар авылдан чыкканда ай янында шул ук якты йолдыз иде. — Атасы, атыңны беразга гына туктат әле,—диде әниләре Таш- лытауга күтәрелгәч.—Авыл, туган җир белән хушлашыйк. Без булмасак, балаларга, кайтып үз нигезләребездә яшәргә насыйп итсен... Таң сарысы белән чорналган алты җан иясе кыйблага тезләнеп, юл догасын укыды. Дога укый белмәгән бурлы атның шомрайган колаклары ай боҗрасын тишеп кергән иде. Алар көндез туктап ял иткәндә казан- казан ит пешереп, атналык, кояшлы һәм җиләс тәртә-дугада җилләтеп һәм киптереп, учакта ыслатып, тагы да ике атналык азык әзерләп, салкын чыклы төннәрдә сарык койкасы белән ябынып йоклап (соңыннан аңлавымча, урысның «койка» дигән сүзе көне-төне далада чабып арыганнан соң, ябынып йоклый торган татарның тире-койкасыннан чыккан икән), алар Илкүлмин, Илек, Каргалылар аша Ырымбурга, аннан казакъ далаларына юл тотты. Сәфәрнең егерменче көнендә купкан ком гарасаты гаиләне Чалкар дигән стансада туктатты... Юк, аларны ком бураны түгел, ә аяусыз, кансыз язмыш туктаткан булып чыкты. Әгәр белгән булса, моннан ничек кенә булса да котылу — юлны дәвам итү өчен Гарифулла барлык чараларны күргән булыр иде. Әле төзелеп кенә яткан тимер юлдан атнасына нибары бер тапкыр үткән поездны көтеп акылдан шашкан моһәҗирләр даирәсе—чегәннәр, теген- нән-мопнан җыелган качкалаклар, бохар ялкаулары, бушка килгән мал исен сизеп ябырылган әтрәгәләмнәр һәм алыпсатарлар, атасыз-анасыз калган ташландык балалар, бала-чагасыз кемсәләр, тагын да әллә нинди, әллә нинди кавем һәм кабиләләр белән тулган Чалкар стансасы үзенә күрә яңа хакимият алып килгән нәҗәсәтлекнең, яшерен алыш-бирешнең һәм җинаятьчелекнең бер кабатланмас оясы иде. Атларын, сатарга мөмкин булган бар нәрсәләрен күпме бирсәләр, шул бәягә сатып өлгергән Гарифуллаларга,—Ходай үзе сакласын!—үзләрен генә сатасы калды... Мондый куркыныч юк та түгел иде—әнә, аларга дүртенче арба булып ияреп Ырымбурга кергән татар Гәрәй, мәсәлән, көннәрдән бер көнне үзенең унике яшьлек кызын бер казакъ баена егерме кадак арпа онына алыштырып кайткач, Садретдин мәзиннең, йөрәге ярсып, Гәрәйне каеш чыбыркы белән ярганы хәтердә: — Йөзең кара! Оятсыз! Тәүбәгә кил! Нишләп без дә бала сатмыйбыз?! Казакъ далаларында ак чебеннәр очып, кыш та якыная башлагач һәм башка чара калмагач, муллалыгын яшергән әтиләре үзләре көн күргән зимләпке һәм тамак ялы хакына Чалкардагы казакъ баена, Гарифулла белән Өммегөлсем исә йөз егерме чакрымда яткан Җандыктагы Сөендек байга елына ун пот арпа һәм ике куй исәбенә куй көтәргә ялландылар. Көтүдәге куй—мең баш. Бүреләр—дала тулы. Син ялгыз. Н-их. анда1 ы йокысыз төннәр һәм тынгысыз көннәр!. Алар әйләнеп кайтканда Чалкарда башка сыймас мәхшәр иде: урамнарда корсаклары күпкән, йозләрс шешенгән, күз чокырларын бет һәм эрен баскан үле һәм тере гәүдәләр аунап ята; тирәләрендә өер-өер комыклар кайнаша; һавада ниндидер сасы куыклар, селәгәй тамчылары очып йори; шундый ук шешенгән һәм күзләре акаеп бетләгән, билгә кадәр шәрә калган бәндәләр, бер-берсен авызларыннан очкан мөһмәләт белән агулап, корсаклары гәптәй, аяклары җептәй ниндидер шәүләләр, тимер чылбырлар белән коралланып алып, үзләрен үзләре кыйный, кара канга батырып җәзалый һәм әллә нинди авазлар чыгарып, җир тырнап, мәйдан тирәли гү килә... Инде менә ничәнче ай котырган гөбән чиренең җенен менә шулар куалар, имеш. Бу кадәр караңгылыкны һәм наданлыкны аңлатырга бер укымышлысы, бу чирдән дәваланырга бер табибы булмаган даирәнең үләсе кешесе үлгән, үлмәгәннәре, ярдан очарга әзерләнә иде... Чалкар читендәге җир белән тигез зимләнкене чак-чак таптылар Гарифуллалар. Эзләп тә таптылар, мәңге җуелмас кара кайгыларга да баттылар: соскле энесе Зәбих һәм сеңлесе Рабига гөбән чиреннән дөнья куеп, җирләр кешеләре булмагач, гәүдәләре «туганнар каберлеге» дигән чокырга ыргытылган; әти белән әниләре дә үлем хәлендә, әтиләре, җитмәсә, телсез иде... Урам дисәң урам, мәйдан дисәң мәйдан булмаган чарлак җирдә очраган бер табак битле төрекмән кардәш,— рәхмәт төшкере!—шешәсеннән голт-голт китереп, ниндидер саргылт сыекча салып бирде: — Ич' Ичсан, ишин Гайдар!I Гарифулла аны ике дә уйламый эчеп җибәрде. Соңыннан белүенчә, спирт булган ул. — А ялыңа да ичир! Мәнс унытмасан!2 Эчерде аны Гарифулла Гөлсемгә дә. Ат сыман авызын шакарып эчерде. Әтиләре аңына килә алмыйча җан тәслим кылды. Бераздан әниләре дә якты дөньяны ташлап китте. Шулай итеп, бер атна эчендә бер зимлән- кедән икс мәет чыкты. Хәтерендә, үлем белән якалашкан телсез әтисе, нәрсәдер аңлатырга тырышып, биш бармагын күрсәтте — ни әйтергә теләде ул? Биш баласы кала дип аңлатырга тырышса — аның балалары очәү генә, аларның да икесе кабердә иде... Нәрсә, нәселебезне ишәйтегез, бишне иш итегез дияргә ымсындымы, мәрхүмкәй? Әниләре үз аңы белән үлсә дә, сөйләшә алмады. Телен чак әйләндереп, ул бер генә сүзне кабатлый иде: - Кайтырга... тырышыгыз... Кайтырга ты... ры... шы...гыз.. Шулай игеп, Чалкарда оч кабердә дүрт мәет калдырып, кырыгынчы елның башында ачык платформада Урта Азиягә чыгып сыза алдылар. Соңыннан, аеруча сугышта, Гарифулла үлемне күп күрде, әмма бер генә үлем дә аның күңелендә әти-әнисс үлеме кебек аңлашылмас дәрәҗәдә шыксыз тойгы калдырмады: ул бу үлемгә ышанмый, аның хакында уйлый алмый, уйлый алган хәлдә акылдан язар кебек иде. Вагыйгаларга илле җиденче ел китеп барса да, Гарифулла һаман да шул халәттә — а га-ана үлеменә ышанмау, башына сыймау сәерлеген ул бары тик чиксез ярату белән аңлатырга тырыша. «Без чынлап да исәнме ул?» дигәндәй, ул тагын да карчыгына карап алды. Гөлсеме исә күзләрен йомган да икс кулы белән дисбесен берәмтекләп, авыз эченнән нәрсәдер укына Самаркандта көткән кешеләре юк иде. Бер рәхимле үзбәккә тап килеп, ул яшьләрне үзенә сыендырды. Өстәвенә үзбәк мәктәбенә мөгаллимнәр игеп тә урнаштырды. Ләкин бу бәхет озакка бармады. Гарифулланы хәрби хезмәткә алдылар һәм, укыган кеше буларак, Томскидагы хәрби училищега курсант итеп җибәрделәр... Авюбус Дим елгасын кичеп, юл зур татар авылы Ннкифардан соң кисәк кенә уңга борылгач, Гарифулла уйларыннан арынып, басулардагы өлгерен килгән игеннәргә, өркәч-өркәч тауларга, Дим ярларына сипләнеп йөгергән әрәмәләргә сокланып барды Барысы тере, барысы үзенеке. Игеннәргә аеруча куанды Гарифулла. Кызык, әкәмәт җәй булды быел: I Эч! Эчмәсәң, бетәсең! J Хатыныңа да эчер1 Мине онытмассың! кәккүк кычкыра да яңгыр ява, кәккүк кычкыра да яңгыр ява. Менә соңгы көннәрдә генә бераз корытты һава. Әйтерсең, кояш тастагы сабый кебек чәптерчөптер килеп коена да, йөгереп чыгып, тымызык һавада кәккүкләрен кычкыртакычкырта тагын да кыздыра башлый. — Игеннәр саргая,—диде Гарифулласыннан күреп, тирә-якны күздән кичереп барган Өммегөлсем.— Саргаялар — Саргаялар...—диде Гарифулла.— Әле агарасылары бар..; Бу аларның җитмеш чакрымлык Шатман-Әкчин юлында сөйләшкән бердәнбер сүзе булды. ...Укулар ни сәбәпледер бик кыскартылып, курсантлардан ашык- пошык кече офицер әвәләп, Гарифулланы Алматадагы яңа хәрби училищега укытучытылмач итеп җибәрделәр. — Сез әле һаман коммунист түгелмени?—диде аны үзенә чакыртып алган политбүлек башлыгы Бема.— Сез нигә партиягә кермисез?—Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Комиссар күзләрен чекерәйтеп, кичә генә офицер таныклыгы алган курсантка төбәлде. — Бу хакта уйланганым юк иде әле,—диде Гарифулла тыйнак кына. — Эрәзве бу хакта уйланмаска мөмкин?! Үсәсегез, чиннан чинга күтәреләсегез килмимени?..— Бема алдында яткан исемлектән Гарифулланың фамилиясен эзләп тапты.—...Гарифулла Садретдинович?!—Әтисенең исемен шундый зур хәрби авызыннан ишетеп, ул кара тиргә тоштс.— Юк, артык хафаланмагыз, барысы да тәртиптә. Мин болай гына, сыйнфый иминлек дигән нәрсәдән чыгып кына.. Әйе, сезнең әле һаман коммунист булмавыгыз безне бераз сагайта төшсә дә, ышаныч күрсәтеп, сезне Алматага җибәрергә булдык. Көнчыгыш халыкларыннан— беренче чиратта казакълар, үзбәкләр, төрекмәннәр, кыргызлар... эээ, тагын кемнәр бар әлс анда... каракалпаклардан хәрби кадрлар аз. Алардан совет властенә лояль булган катлам тудыру— стратегик бурыч. Сез, татарлар гомер буе урыс идеясен көнчыгышка илткән укымышлы, ышанычлы, тылмач халык... Ә болар, наданнар, урыс боерыкларын һич кенә дә аңламый һәм аңларга да теләми. Саламны сенодан аермый!—Ул авыз читен чалшайтып көлемсерәде.— Сезнең бурыч: хәрби фәнне, урыс командаларын үз телләрендә аңлатып, совет офицерлары үстерү... Алматада эшкә башлап, хатынын үз янына алдырам дип йөргән көннәрдә генә сугыш башланып китте. Август азагында Гарифулланы хәрәкәттәге гаскәргә озатырга дип Өммегөлсем үзе дә килә алды Фронтка ул паифиловчылар белән бер эшелонда барды Гарифуллалар дивизиясе Воронежга чигенеп, шәһәрне дошманга сугышсыз бирде. Беленькая дигән авыл янында яраланып, Мичуринскида өч ай госпитальдә ятып чыкты. Бот битендәге сумитнс кәтәлүк сыярлык итеп умырып алса да, ярчык сөякне зарарламаган иде. Икенче кат яралануында дошман тырнагына капты. 1943 елның февралендә, Гродно янындагы концлагерьда, Талип дигән Буа татары белән ит комбинатыннан ташланырга әзерләнгән мал эчәгесе, карын тизәге эченә башларына капчык киеп кереп ятып, боз булып туңдылар һәм, ниһаять, чокырга бушатылдылар Хәтерли Гарифулла, алар әсирлектән котыласы төндә дә ай янында якты йолдыз иде.Әйе, якты йолдыз аларны ташламады: оч көн буе кышкы урман эчендә, эзсез-сукмаксыз, азыксыз-сусыз куырылганнан соң, бер авылга тап булып, урам очындагы йорт тәрәзәсен шакыды алар. Ышансаң— ышан, ышанмасаң—ышанма: соңыннан беленүенчә, Гродно тирәсендә таралып яткан дистәләгән татар авылларының берсе Якубович булып чыкты ул. Анда яшәгән кешеләрнең барысының да фамилиясе Якубович иде. Урысча, белорусча, хәтта ләхчә яхшы сөйләшкән, әмма татарча бер сүз белмәгән, шулай да биш вакыт намазларын калдырмаган Сәлмән һәм Мәрьям Якубовичлар соңгы чиккә җитеп хәлсезләнгән милләттәшләрен аякка бастыру өчен барысын да эшләделәр. Их, барып чыгарга иде шул якларга... Кая инде ул. Соңыннан татар авылларын Гарифулла Вильнюс тирәсендә дә, ләх, румыйн, болгар җирләрендә дә очратты. Әмма аларнын берсенә дә Гродно өлкәсендәге татар авылына аптыраган кебек аптырамады. Аерылганда Якубовичлар елап калды. Аларнын кылган догалары ярдәм иткәндер, күрәсең, юлсыз калын урманнар, ялан-кырлар аша бер ай чамасы җик күргәннән соң, Гарифулла белән Талип фронт сызыгын исән-имин үтеп, үзебезнекеләргә кушыла алды. Ике сәгать үттеме-юк- мы, аларны монда армия контрразведкасы капитаны Енушкевич кулга алды һәм ике атна буе фашистлар да сава алмаган эчәгеләрен сауды: «Кем сез? Документларыгыз кайда?» Исән түгел микән аның михнәттәше Талип Сибгатуллин? Их, барып кайтырга иде Буа якларына... Кая ди инде ул? Лейтенанттан рядовойга төшкән һәм рядовойдан өлкән сержантка күтәрелгән Гарифулла Аппаков сугышны Мекленбургта тәмамлады. Җиңүдән соң да ике ел ярым буе солдат сукасын тарткан фронтовик туган Шатманына 1947 елның ноябрендә генә кайтып керә алды. Аның бик тә укытасы килә иде. Мәгариф бүлегендә барысын да искә төшерделәр Сугышта кан кою, әлбәттә изге нәрсә... тик менә... тс-с! авылдан качып киткән мәзин малаена, кичәге хәрби әсиргә ничек итеп балалар тәрбияләү эшен йөкләргә момкин? Аның чәчләре сугышта түгел, унбиш минут эчендә мәгариф бүлегендә агарды. Әйе, нишлисең, балаларга һуннар з урында да, су астына киткән төрки Атлантида, фәст дисбесе турында да, Америка i үрекләре әнкә, әстәк һәм маялар турында да мәгълүмат бирергә насыйп итмәде... Тәмам жен ачуы чыккан Гарифулла уңга-сулга карамый, иң авыр эшкә алынды — ун ел буе Җилдәр белән Шатман арасындагы Актаудан акбур ташы чыгаручы, аннан яшелчәчеләр бригадиры булып эшләде. Олауларда, соңрак машиналарда ул озаткан акбур коммунизмның ничәмә-ничә боек төзелешен агартты икән? Агартты микән? Болай да акбаш Гарифулла эшеннән тегермәнче кебек бөтенләй агарып кайта иде. Авыл башына килеп керү белән бала-чага уратып ала һәм озата бара: Ак бабай килә' Ак бабай килә!. Менә егерме елга якын инде ул лаеклы, үзе әйтмешли, таяклы ялда. Ул кайтканда авылда икенче кампания—татар авылын сарыкчылык, атчылык һәм кошчылыктан коткарып, дуңгызчылыкка күчерү бара иде. Аларнын алты почмаклы иркен өйләрен бар тирәне сасытып, мыркыл- датып яга торган дуңгыз фермасына күчерткәннәр. Гарифулла иске урынга Җилдәр ак ташын шакмаклап кисеп, авылда беренче таш йорт җиткезде. Үлеме алдыннан әтисе ишарәләгән биш бармакны васыять дип кабул итеп, Гөлсем белән шул нигездә биш бала үстерделәр. Өчесе үзләре белән авылда, икесе Уфада. Барысы да гаиләлеләр. Әле яңа гына шәһәрдәге улының кызы, кызының улы аларда кунак булып киттеләр. Татарча белмиләр, дуңгызлар. Әти-әниләрен әйтер идең . Әмма үз балаларың бит, димәк, төшендереп, сеңдереп җитмәгән «Мәктәп, балалар бакчасы гаепле,» имеш. Сәбәп эзлиләр Урыстан күреп, татар да сәбәп эзләргә өйрәнде Үз балаңа туган телеңне дә бүләк итә алмау җинаятен нинди сәбәпләр белән аңлатырга момкин? Ул шәһәр сабыйлары белән кызык та, кызганыч та. Гөлсемгә алар «абика» диләр «Мин сезгә әбикә түгел, картәни!» дигән була да бит тегесе, әмма сорау әзер: «А что это такое картина’?» Шулай бер көнне кызчыкка картәнисенең утызынчы еллардан сакланып калган алкабсләзекләре бик ошаган икән. «Дай мне!» дә «Дай мне2 !» ди бу. «Мин үлгәч алырсың», ди картәнисе. Гарифулла исә — гәржемәче «А когда она умрет’?» ди бит. дуңгыз, күзен дә йоммый! 11әүбә1С җиткәч, бер көнне оныгын ияртеп, көтүгә чыкты Гарифулла. Күрә, Әхмәтгалинең азгын сыеры басуга кереп бара. «Бар әле,— ди ' Нәрсә соң ул «картина»? •’ Мина бир. 3 Кайчан үле ул? Гарифулла.—Анауы сыерны борып кил!» «Который1 сыер?»— ди бу. Сыер инде башкаларын да ияртеп, басуга кереп тә китте. «Анаусын,—ди Гарифулла.—Койрыксызын.» «А что такое койрык?» Менә сиңа, мә! Аптырагач, кулындагы чыбыркы сабыннан артына койрык ясап, сикереп күрсәтте Гарифулла: «Вот так, сикерт-сикерт!» Алла дигән, иман дигән инануны җаннан гына түгел, агу җибәреп, каннан да кысрыклап чыгарырга тырышсалар да, гыйфритләр аны тынычта һәм сугышта намазсыз итсә дә, имансыз итә алмадылар. Әйе, көне-төне гыйбәдәттә булып та кеше үтерергә мөмкин, һәм үтерәләр дә. Син соңгы вакыйгалар— бүшнә һәм чәчән мөселманнарының хәлен генә кара. «Йә, хода, нинди яшерен көчләр кырдыра бөтен дөнья күз алдында бу мөселман өммәтен?—дип газапланды бик күп китаплар, Рум империясе тарихларына кадәр укыган Гарифулла.— Кем кулы уйный монда? Носраниларны мөселманга католик Америка, католик Ватикан котыртамы? Румның яһүдиләргә каршы башлаган урта гасырлар инквизициясен беләбез. Инде яһүдиләрнең үз катнашлыгы белән уйлап чыгарылмадымы икән бу ниндидер мөселман фундаментализ- мы?..» Автобус урман эченнән үргә күтәрелеп, яңадан ачыклыкка чыккач, ерактан электровоз кычкыртты. Өммегөлсем карчык дертләп куйды. Менә алар әле генә җәелеп, агарырга да өлгермәгән кап-кара, яшь асфальт мәйданга, нәкъ вокзал каршына килеп туктадылар. Алда, ишек катында утырсалар да, урыннарыннан дәррәү кубарылган яшьләрне алар алдан үткәрделәр һәм ипләп, сакланып, чирканып кына чиста асфальтка бастылар. — Сәгать ничә, Гарифулла? — Ун,—диде Гарифулла, җиңүнең илле еллыгы уңаеннан бирелгән бүләк сәгатен карап. — Әйбәт. Бик әйбәт. Теге чакта да җомга һәм нәкъ иртәнге ун иде... Өммегөлсем карчык белә иде: бүген чынлап та җомга һәм ул әллә кайчан билгеләп куелган. Башка мәшәкатьләре, керер кешеләре булмагач, алар перронга күтәрелделәр. Барыр юллары шунда тәмамланып, шып туктадылар. Гарифулла карчыгын ашыктырмаска, юк-бар, кыбырсу сораулар белән борчымаска карар итте. Үзе монда алып килде, үзе йөретсен. — Сиңа әйтәм,—диде һаман һушына килә алмый басып торган Өммегөлсем.— Бакзалы шул ук иске күренә... Аешмыйчарак торам — Уфа кайсы тарафта да, Кинәле кайсы тарафта? — һы,— диде Гарифулла илле ике ел зур юлларга чыкмаган карчыгының зиһенсезлегснә чын-чынлап аптыраган булып. Аннан куллары белән ишарәләде.— Монда — Уфа, тегендә—Кинәле!.. — Әйдә, менә шушыннанрак чыгып карыйк әле... Алар составлар үтми-сүтми торган арада чуен юллар аша аргы якка үттеләр. Сукмак аларны чуен юлыннан илле-алтмыш адымнарда башланып киткән авыл урамына алып чыкты. — Монда элек буш җирләр иде...— Үзенең уңны-сулны аера башлавына чиксез куанган Өммегөлсем карчык сүзгә юмартланып китте.— Ничек кенәләр бөтәеп киткән Әкчин, ә? Буш урында авыл диген, ә? — Без эзләгән урынны табу шикле инде болай булгач,—диде Гарифулла адымга җаны ярсый барган Гөлсемен тынычландырырга тырышып.—Шул тирәне чамалый алсаң да ярар... — Бәй, син тагы... Үз алтынымны күмгән төшне дә тапмагач, адәм тәганәсе булам түгелме соң мин?—диде карчык кыбырсып. Тараф төшенчәсен югалтса да, саф акылындагы Өммегөлсем нәкъ шул төшне, нәкъ шул урынны, нәкъ шул аршын җирне табарына ышана иде булса кирәк.— Урман сыман нәмәстә бар иде дә бит... Каеннар, пар каеннар бар иде .. Әллә күзләрем күрми, әллә төпләгәннәр... Анавында тыкрык сыман ара шәйләнә түгелме? Карчык Гарифулласын җилтерәтә салып шул тарафка алып китте — Агачлык бар иде... Пар каеннар бар иде... Ал арга сипкелле битле яшь кенә, бер чуар хатынкай очрады. — Сеңлем,—диде карчык аны туктатып.— Бу авыл... күптән корылганмы? — Күптәнме, дип .. Мин монда туып үстем инде. Бер утыз-кырык ел булыр... — И-и-и, рәхмәт төшкере... Син, сеңлеи, үзебезнең татар кызы да икәнсең...— Өммегөлсемнең күңеле күтәрелеп китте.— Соң, монда кемнәр яши—татарлармы, урыслармы? — Татарлар!—диде чуар хатын, атлый башлап.—Арабызда урыслар да бар үзе. — Мөселман зираты бармы соң?—дип кычкырып өлгерде карчык. — Белмим, әби!—Хатынкайның җавабын инде җилләр генә алып килде.— Бар шикелле!.. Ничек кенә булмасын, куанычы чиксез иде Өммегөлсемнең. Аның Тансыгы — йөрәк алтыны мөселман җирендә, мөселман куенында — иманлы төбәктә йоклый икән.. IV ...Өч ел бала таба алмады Өммегөлсем. Түземсезлек белән бала көткән ирен бәхетсез итәрмен микән ни, дип эчтән сызып, үзе уйлавынча, каралардан коелып йөргәндә ул, ниһаять, көмәнле булды. Гарифулла бу шатлыклы хәбәрне белеп китте. Сөенече аңлатырлык идеме — әгәр сугыш яланнарында ятып калса, аның нәселе дәвам итәчәк. Садретдиннең бердәнбер оныгы булачак бит ул. Әгәр ул ир бала да булып куйса? Гарифулласы, яраланып, Мичурин каласы госпиталендә ятканда Өммегөлсем 1942 елның 19 апрелендә дөньяга исәнимин, бар әгъзалары да сау-сәламәт ир бала табуы, корбан ашы үткәреп, алдан сөйләшкәненчә, Тансык исеме кушуы турында хәбәр итеп өлгергән иде аңа «Тансыкны сакла, Гөлсем,— дип язган иде җавап хатында Гарифулла.— Сугыш хәлен белеп булмый, әгәр һәлак булып куйсам, Тансык улыма васыятем шул: авылыбыздагы туган нигезебезне ничек кенә булса да сүндермәсен, яңадан тергезсен иде. Мөмкинлек туу белән авылга кайтыгыз Илдә чыпчык та үлми. Анда туган-тумача да җитәрлек әле, ярдәмләреннән ташламаслар... Тансык улымның туу хәбәре мине бик тә әсәрләндерде. Шигырьгә һәвәслегем булса да, Бәләбәйдән соң кулыма каләм алганым юк иде. Менә монда бер бәет ише нәрсә күңелемнән кәгазьгә түгелде. Укыгыз бәнем яуда язган сүзебезне. Күргән кебек булырсыгыз үзебезне. Менгән атым җирән түгел, шомырт кара, Яурынында мылтык-кылыч ялтырап бара Килеп җиттек Донец дигән су буена, Гаҗизләндем сугышның нык булуына. Дошманнарның туплары бик ерак ала, Ерак ала. төшкән җирдә чокыр кала. Саирын былбыл, сайрый аккош бу җирләрдә. Җөмлә агач яфрак яра тугайларда. Кайтыр көнем булса икән туган илгә, Хәсрәтләрем барчасы да бетәр, имди...» Кая ди ул заманда хатын-кызга хәзерге кебек еллар буе ойдә утырып. бала үстерү бәхете? Ике атна үттеме-юкмы. Тансыкны үзе фатирда яшәгән үзбәк хатыны карамагына калдырып, эшкә дә чыкты. 1942 елның декабрендә Гарифулласының хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде. Өммегөлсем өчен кояш сүнде. Елгалар корыды. Үләннәр кара көйде. Аның бердәнбер өмете, юанычы булып әтисенең йөзен дә күрмәгән Тансыгы калды. Үләннәр кебек үзе дә кипте-корыды Өммегөлсем. Төннәрен елый-елый шешенеп бетә дә, иртәгесен йөзе һәм маңгаендагы җыерчыкларын җылымса су белән тигезләп, эшенә йөгерә. Шулай очны очка ялгап яшәп ятканда, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, хатын-кызны гына эзәрлекли торган бер афәт килеп чыкты — яшь, эшчән, көче-дәрте ташып, чибәрлеге әллә кайлардан күзгә бәрелеп торган һәм, хәзер инде, күпләр уйлавынча, тол калган хатынга үзбәк ирләре тәмам юл бирми башлады. Алар бит Рәсәй тарафларыннан килгән хатын-кызга аеруча каныгалар, күзләрен тожырайталар да, кайда мөмкин, шунда тозак куеп, эзәрлекләргә тозыналар һәм еш кына үзләренең түбән ләззәтләренә ирешмичә туктамыйлар. Авыр кабул итсәләр итәрләр, инде дистә еллар аша шунысын да әйтми калдыралмый Өммегөлсем, үзбәк өчен хатынкыз чүпрәктән дә ваграк мәсьәлә. Җитмәсә, мәктәп директоры, сөйләүләре буенча, ришвәт төртеп, фронттан котылып калган Абдулла әкә аңа тәмам тынгы бирми башлады. Үзбәк өчен түрә хакы—тәңре хакы. Бер яклаучысыз калып, намусын күз карасыдай саклаган хатынны үзенеке итү очен нинди генә түбәнлекләргә бармады ул кабәхәт җан. Эшеннән куу белән яный башлады явыз. Фатирыннан сөреп чыгару белән куркытты мөртәт. Кая, кемгә барып егылырга? Эч серләреңне кемгә бушатырга? Чит җирнең кичке шәфаге, иртәнге таңы биздерә башлады. Совет иле киң дә бит ул, әмма басып торыр, яшәп торыр урынны гына күрсәтми иде ул Өммегөлсемгә. Гарифулласының васыятен үтәү ниятендә ул ничек кенә булса да Шатманга кайтып егылырга кирәк дигән фикергә килде. «Җәйгә кадәр түз бала, Рәсәйдә әле бик тә салкын»,—дип фатир хуҗабикәсе еландай телен чыгарып ялынса да, бернәрсә дә тота алмады хатынны. Ул туган ягын сагынып ярсыган һәм үзен эзәрлекләгән адәмчекләргә карата нәфрәттә кайнаган иде. Әгәр Гарифулласының Шатманында кабул итмәсәләр, Ташлыма кайтырмын, дип тә юанды ул. Февраль урталары иде. Сатыласы әйбер ашык-пошык һәм ярты хакка сатылды. Моннан бер ай чамасы элек кенә кызамыктан көч-хәл белән котылган, инде хәзер тәненә ит утыртып, Гарифулласына охшап, бит алмалары, иреннәре алланып-балланып үсә башлаган ун айлык Тансыгын һәм авылдан чыккан мәһәр савыты — фанир сандыкка чүпрәк- чапрагын, бер сүз белән әйткәндә, таланудан калган кирәк-ярагын алып, ерак юлга чыкты. Кая ди ул вагонда утырып, йоклап бару—мичкәдәге тозлы балык кебек шыплап тулган иде ул мосафирлар белән, һавасы да ифрат тынчу, сасы һәм тозлы-тирле иде. Җитмәсә, юлга дип алган азыгын беренче көнне үк төенчеге-ние белән урладылар. Түзсә дә түзә икән адәм баласы: ун көн буе ач килде, Өммегөлсем. Станса саен төшепменеп, яңарып торган юлчылар синец хәстәреңне аңлый аламы? Дөрес, юлдашлары аны ике мәртәбә ризыкландырдылар. Сатып алырга дисәң, нә бакзалларында, нә вагонында бернәрсә дә юк. Ун көн эчте ул кайнаган суны һәм аңлады: су туклыклы икән. Инде Тансыгы да азыксыз # кала күрмәсен дип күкрәгенең сөт бизләрен корытмас өчен дә мул эчте * ул суны... Әмма төп фаҗига азыксыз калуда түгел, бөтенләй икенче нәрсәдә иде. Сәфәрнең өченче^ көнендә үк кайнары күтәрелеп, эч китү белән чирләгән һәм мондый уңайсыз шартларда ананы чиксез җәфаларга, газаплы мәшәкатьләргә дучар иткән, бәлигьсыз һәм бер гаепсез булып, шул гаепсезлеге белән әнисенә .мең мәртәбә җаваплылык өстәгән Тансык күкрәк сөтен дә сорап бармады: мич кебек кызган, табадагы орлыктай куырылган, төсе качкан сабыйны һәр имезү үзе бер вөҗдан газабына әйләнде. Аның иреннәреннән, гүяки, ялкын ургыла һәм бу ялкын Өммегөлсемне вакытсыз юлга чыкканы өчен үкендереп, аяк табаннарыннан баш түбәсенә кадәр көйдереп ала иде. Дарулар һәм табип эзләп, ана вагонның бер башыннан икенче башына чапты, әмма табибы да, кирәкле даруы да табылмады. Соңгылары күп җыелды җыелуын, ләкин эч китүдән, кайнар хастадан гына юк иде. Машинист киңәшен тыңлап, берәр стансада төшеп калмаганына соңыннан бик тә үкенде Өммегөлсем, нишләптер төшеп калмады шул — күрәчәкләре шул булган, ахрысы. Тәнен кызгылт тимгелләр биләп алган сабый күз алдында сула, сүнә бара иде... Мәскәү-Ташкснт поездыннан Уфа тарафына китә торганына күчеп утыргач, Кинәле стансасына җитәрәк кочагында тәмам хәрәкәтсез калган биләүне чишсә., инәкәйгенәм!.. Аның Тансыгы, аның йөрәк парәсе, аның боек һәм бердәнбер әсәре күзләре ачык килеш якты дөнья белән хушлашкан иде. . Бөтен тәне аша үткән кара шаукым йөрәккә китереп сукты, акылыннан язар... аһ!., үзбәк, марҗа хатыннары шикелле, фаҗигасен яшерми, ачыктан-ачык, җир тырнап җылар, поезд кадәр поездны туктатыр хәлдә дә һушын җыеп, авызын томалый алды Өммегөлсем. Ул корама юрганга капланып, гавышсыз-тынсыз гына үкереп-үксеп елады. Ьэрке'мдэ үз кайгысы гына булган юлчылар янәшәләрендә секунд эчендәге фаҗигане сизмәделәр дә шикелле. Өммегөлсем аны сүрәтли алмаслык түзем белән сиздермәде Аптыраган, тәмам канатлары сүнгән ана, яшь каен чаукасы кебек сыгылын, үле баласын вагон бәдрәфенә альш кереп бикләнде һәм шашкан күзләр белән сабыйның кара көйгән иреннәренә авызын куеп тын өрә башлады: — Китмә, Тансыгым... Китмә, Тансыгым!.. Китмә, алтыным!.. Әмма Тансык кайтмас җиргә киткән иде шул инде. Шул мизгелдә ана күкрәге сөтсез калды. Үзе тамактан язды. Бер тәүлеккә якын барды ул үле баласын кочаклаган һәм аны имезгән булып кыланып. Менә Кинәлегә дә төштеләр. Тәүлекләр буе поезд көтеп, бакзал идәнендә аунаган юлчылар арасыннан үзенә сукмак хәстәрләп, туктаусыз йөренеп торды һәм бары тик унсигез сәгатьтән соң гына утырып китә алды. Аһ, андагы үле сабыйны күтәргән килеш кәмпәстиргә чират торулар!. Шулай да юлның иң читен өлеше Кинәле белән Әкчин арасында булган икән: кышкы эшсезлектә Куйбышев каласыннан чуен казаннар, әлүмин савыт-саба ташып кон күргән алыпсатар татар хатыннары — өйдә ятимнәре көткән солдаткалар һәм нәселсез калган киленчәкләр, кыз-кыркын матур корама юрганга төрелгән сабыйны күреп һәм хагын-кызга бигрәк тә якын бала исен сизеп, тәмам котырдылар «Балаңны күрсәт тә балаңны күрсәт!», «Бер генә сөйдер!», имеш. Аннан «Балаңны нигә имезмисең?» дип теңкәгә тия, җәзалый башладылар. Монда да бер тәүлек буе диярлек вагонның бер башыннан икенче башына йөренеп торды. Хатынкызлар үзара чышын-пышын килә башлады. Берсенең икенчесенең колагына әйткәнен ачыктан-ачык ишетте Өммегөлсем: «Бимазаламагыз инде, акылга бер рәвешлерәк күренә » Окчиннән җитмеш чакрымда яткан Шатманга кышкы зәмһәрир суыкта үле бала күтәреп, ничек кенәләр кайтып керергә мөмкин? Туганнары нәрсә әйтер? Кайткан-киткән кеше анда бит болай да тәүлекләр буе олау көтеп ята! Үз гомерендә бер генә тапкыр да булмаган, күзе күрмә» ән Окчиннән олавы туры килгән хәлдә дә, ат адымы белән, юл уртасында кемгәдер купалар төшеп кайту өчен генә дә тагын ике тәүлек вакыт кирәк түгелме? Юрганга төрелгән сабый гәүдәсе дүрт тәүлек эчендә нишләр? Исләнеп, муртаеп бетмәсме? Бу әрвахлар рухын рәнҗетми, үз сәгатендә, хәтта ки ашы» ып ләхеткә кертүне фарыз күргән мөселман кануны өстеннән, фәрештә килеш теге дөньяга кнгеп барган сабый хәтереннән көлү, адәм баласын гүр җылысыннан мәхрүм итү түгелме? Өммегөлсем Тансыкны ничек кенә булса да Әкчнндә җирләргә карар игге. Иртәнге сәгать унда поезддан чыкканда тирә-юнь буран гарасатында йөзә иде. Бер кулы белән үле баласын, икенче кулы белән агач сандыгын күтәргән, күз ачкысыз буран караңгысына уралган һәм күзенә болай да ак-кара күренмәгән Өммегөлсем кая барырга белмичә, тегендә2. «К У.» № 8 17 монда сугылды да, каршы очраган бер ападан зиратның кайда икәнлеген сорады. Ул марҗа булып чыкты. Барлы-юклы тел белән аңлата торгач, шунысы ачыкланды: Әкчин—урыс авылы икән, мөселман каберлеге юк икән, булган мөселманнар мәетләрне ун-унбиш чакрымда яткан Слак, Айдагол авыллары зиратларына җирли икән. Бу исә Өммегөлсемнең хәлен тагын да кискенләштерә иде. һәм бу мөмкин дә түгел иде. Сабыйны кичке шәфәкъ сүнеп, кояш баеганчы җиргә тапшырып өлгерергә кирәк. Көтмәгәндә генә башына гаярь фикер килде. Тукта, Өммегөлсем башы түнүдән уйлап та өлгермәгән түгелме: Әкчин мөселман авылы булмагач, теләсә кайсы төштә ул каберне кем казыр да, кем ясин чыгар? Минутлар сәгатьләрдән озын һәм газаплы тоелды. Ул шулчак кочагында боз булып суынып барган Тансыгының тавышын ишеткәндәй булды. «Әни җаным, җәфалама үзеңне,—диде аңа бу өзлеккән аваз.— Минем җаныя тәншәрифләремпе дә җәфалама. Син үзең ясин чыгып, җылы кабергә куйсаң, миңа җир йөзендә һәркайда да мөселман зираты булыр. Тик урынымны япа-яланнан сайлама. Якындарак урман, баш очымда агач булсын. Җәен, шуның күләгәсендә син миңа Коръән чыгарсың...» Өммегөлсемдә ниндидер зур сыналыш булды. Гүя, ул шушы мизгелдән баласы өчен ана да, ата да иде. Аңа иңнәренә кәйлә-көрәк күтәргән бер төркем хатын-кыз очрады. Ул җан ачуы, әллә нинди кыргый көч белән алга тартылды, бар булмышы белән хәзер, менә хәзер шартлаячак шартлаткычны хәтерләтеп, ашык-пошык сөйли, үз хәлен аңлата башлады. — Кая ди ул монда кешегә кабер казу?—диде араларыннан күмеләчәк мәетнең яшь ана кочагында икәнлеген башына да китермәгән бер татар хатыны.— Үзебезне чак йөртәбез, сеңелкәем! Эшебезне кара!—Ул иңендәге кәйләне чак кузгатып куйды.— Өйдә балаларыбыз ач утыра! Син ир-атка мөрәҗәгать ит... Буран исә һәр такта киртеге, һәр тимер очы, һәр агач башында сыбызгы табып, сызгыра, гүли һәм үкерә иде. Ике адымнан кешене малдан, малны кешедән аерып булмаслык бу гарасатта кулларындагы биләү баласы, такта сандыгы белән бер сәер сынны хәтерләткән Өммегөлсем авыл буйлап түбәнгә төшеп китте. Буранда йөзеп, алдына кемдер калкып чыкты. — Татарлар кайсы йортта яши монда?—диде хатынкай инәлеп, гүя, ул хәер сорый иде.—Татарлар кайсы йортта яши? Пәйгамбәребез Мохәммәт хәзрәтләре һәм аның беренче хәләл җефете Зөләйха исемнәрен ишеткән Өммегөлсемнең эченә җылы йөгерде. Ул кочагындагы сабыйның үле икәнлеген онытып, сөеп куйды: — Оештырырлар, алла боерса... Безнең халык — оешкан халык... Бердәм халык... Ярдәм итми калмаслар.. Ул өйгә хуҗаларча ышаныч белән шакымый-нитми генә килеп керде. Алгы якта кырык яшьләр чамасындагы хатынкай көтелмәгән мосафирга бер аптыраса, ашыгып-ашыгыл, аңлашылыр-аңлашылмас рәвештә, өстәвенә кеше ышанмас нәрсә турында сөйләгән хикәятенә ике тапкыр аптырады. Ул сүзсез генә түр якка үтте, кемгәдер пышын-пышын тәфсилли башлады... — Берәр телем икмәк бир дә, куып чыгар син аны,—диде эчке бүлмәдән ир тавышы.— Акылдан язгандыр ул. Татарча аңламаса, урысча аңлат. Сугыш заманы... Кем генә йөремәс. Бәлки ул нимес ышпиуныдыр? — Мы не знай,—диде хатын кире чыгып, һәм икмәк савытында актарына башлады.— Берни белмибез. Икмәк савытында әле һаман кечкенәрәк телем эзләп маташкан хатынга кырт борылып, урамга чыкканда Өммегөлсем күзеннән сыгылып чыккан ачы яшь тамчысы тупса сайгагын көйдереп алды. — Болар оешмаганнар, сабыем. .—Ул Тансыгын туктаусыз соя һәм аның белән сөйләшә иде.— Болар безнең халык түгел Татарлар мондый булмас... Ул кирегә борылды һәм сул рәттә мөселман санагычы буенча изге сан— җиденче йортка керергә булды. Иншалла, ярдәм итәрләр. Ярдәм иттермичә, ул шуннан чыкмаячак Капкасыз-нисез ихатага үтү белән тәбәш кенә абзар эченнән ап-ак сакалы биленә кадәр төшкән бер карт күренде. Тырышып-тырмашып аңлата торгач, Никодим карт,— исеме шулай икән,—аны өенә алып керде. Мәсьәләне үзе төшенгән микъдарда әбисенә җиткергәч, тегесе кулларын җәеп, үксеп елап җибәрде — И, ходаем! Шушындый гарасатта да бәла-каза чыга... — Елар чак түгел, Марфа,—диде карт чишенеп.— Бәлагә тарыганнарга булышырга кирәк... Өстәлдән әйберләр җыештырылды. Өммегөлсем өстен салып ташлап, юрганны сүтте, аннан өшегән куллары белән биләүне чишеп, сабыйның туңа башлаган шәрә гәүдәсен күрү белән әллә нишләде. Чир һәм җан бирү газапларыннан котылган Тансык исә берни булмагандай елмаеп ята иде... Үзен-үзе кулга алып, ул сандыгыннан ак җәймә суырып чыгарды һәм җәяр өчен өстәлгә кире килгәндә почмак түрендәге изге Мәрьям ана кирәмәтен күреп, буынсыз калды, йомгак булып төенләнде һәм газиз баласының өстенә капланып, бу газаплы ун көн эчендә беренче тапкыр аналарча ләззәт белән елый, үкси башлады. — Тынычлан, кизим,— диде Никодим карт үзе дә яшьләрен эчкә йотыл.— Бог един... Ходай бир Марфа түти мич арасына кереп китеп, мышык-мышык елый иде. Кар белән катнашып авырайган, җепшегән җил ташкыны күтәреп алып китәрдәй булып өйгә китереп сукты, ул хәтта селкенеп куйды Өммегөлсем гүзәлләрдән гүзәл сабыеның зәңгәр тамчы гөлне хәтерләткән күзләрен ачып һәм ябып, күз кабакларын, колак бөгәлләрен, суыкта алсуланган бит алмаларын, иреннәрен йомшак куллары белән сыйпады, үпте, тагын үпте, алсу гөлдәй кечкенә иреннәрен кузгата биреп, үсеп өлгергән җәүгәрләрен — нәкъ унбер сөт тешен санап карагандай барлады, инде хәзер үзләреннән үзләре кайнарланган бармак чуклары белән боген тәнен, барлык буыннары исәннәр микән дигәндәй капшап чыкты, сөйде, үпте, тагын да сөйде, тагын да үпте һәм, аңына килеп, сорады: — Сезнең монда кыйбла кайда икән? Кыйбла дигәнне аңлаучы-белүче юк иде. Өммегөлсем Ходайга тапшырып, сабый гәүдәсен башы белән үзе фараз иткән кыйбла тарафына борды һәм өстенә ак җәймә япты. Марфа түтигә су җылытырга кушып, ана белән Никодим кулларына кәйлә, көрәк алып ихатадан чыкты. — Эздис... * Хатынкай картны бакзал ягына тартты. Аның исәбснчә, санда алдашмас, яланда адашмас өчен, Тансык бакзал тирәсендәрәк -җирләнергә гисш Бая, акылыннан шашып, перронда йөрегәндә ул,—әгәр буран күзне бумаган булса,— чуен юлы аша, нәкъ бакзал каршында, ниндидер агачлыкларны хәтерләткән шәүләләрне дә шәйләп калган иде шикелле . — Шушында. Эздис Өстенә Марфа түтинең инде буран акшарлап та өлгергән сырмасын кигән Өммегөлсем, көньякның җиңел бутыйлары белән калын көрттә бата-чума, картны шул агачлык янына алып керде. Менә биг, Тансыгының колакка ишетелгән теләге тормышка аша түгелме — куш каен ләбаса! Әйе, каеннар шул. Өммегөлсем өчен маяк, Тансыгы өчен сәхра. Җитмәсә, ике-өч йөз адымда урман сыман нәрсә дә куерып торган кебек. Бәлки ул чынлап та урмандыр? Хатын кар ерып, кушкаен һәм бер төптә үскән оч каен арасын исәпләде— егерме биш адым иде. Кушкаеннан биш адым алга атлады һәм туктап калды — Эздис...— Өммегөлсем үксергә җитешеп, икенче тапкыр сорады.— Кыйбла эгде, кыйбла? Карт аңламый иде. Кыйбла сүзенең урысчасын белмәгән, Шатманда һәм Сәмәркандта кыйбла тарафын яхшы аерган Өммегөлсем, туган җиренең көтелмәгән хуҗабикәсе, Әкчиндә, гүелдәп һәм ажгырып котырган буран эчендә иртәдән бирле кыйбласын табалмый газаплана иде. — Нәрсә соң ул «кибла»?—дип сорады көрәгенә таянган карт. — Кояш кайда? — Кош, говоришь?1—Никодим аңларга тырышып, күзләрен челт- челт йомгалады.—Птица, что-ли?2 3 Бәхетсезлегенә, ул кояш сүзенең урысчасын белеп тә оныткан иде. Күк йөзендә кояш булмау, аны кара буран ятьмәләре каплаганлыктан көнчыгышны һәм көнбатышны аныклый алмаган хатын тилергән күзләре белән ак өермә аша күккә инәлде: — Кояш... кояш... Син кайда? — Луна что ли?4 5 — Юк юк...! — Өммегөлсем үрсәләнеп кычкыра иде.— Дин дилает! Нуч дилает!* — Солнце?6 — Әйе, әйе! — Ул әнә тегеннән чыга.— Никодим кулы белән төртеп күрсәтте. Өммегөлсем җиде кат күк гөмбәзен тишеп чыгардай караш белән күккә төбәлде. Димәк, көнчыгыш — бу тарафта, көнбатыш—теге тарафта, ә көньяк... Көньяк тарафтан бер карыш уңга борылсаң — кыйбла! Мәккәй Мәдинә! Ул кыйблага аркылы казылырга тиешле кабер урынын билгеләде. — Эздис... Әссаләме галәйкем я әхләл күбүр...7 Алар карны көрәп ыргыттылар. Өммегөлсем телен аркылы тешләп, ач ана бүреләргә хас җан ачуы белән җирнең өстәге туң катламын кимерә башлады Йөрәкне телеп паровоз кычкыртты. Кыш салкын булса да, җир җылы, туфрак ике илледән дә тирәнрәк туңмаган булып чыкты. Кабер авызына актарылып төшкән буранда тирләп һәм пешеп, ике яктан җәһәтләгәч, эш тиз, ырамлы барды —ике сәгать үттеме-юкмы, кабер әзер иде диярлек. Никодим да, Өммегөлсем дә үз гомерләрендә ләхет алган кешеләр түгел иде. Сырмасын салып ташлап, Өммегөлсем кабергә сикереп төште. Сабые гәүдәсе өчен иң җылы, иң иманлы уемның—ләхетнең нинди булырга тиешлеген үзенчә чамалап, үзенчә билгеләде. Аннан ләхетне алмаш-тилмәш уйдылар. Стансада тагын да паровоз кычкыртты. Кабер әзер иде. Марфа түти аларны җылытылган сулары белән каршылады. Өммегөлсем сандыгыннан сабыйның авыз-борынын чистарту өчен актан-ак чүпрәк кисәкләре, исле сабын, Гарифулласының бүләге булган хушбуй, ииә-җеп алды. Кан җылысы итеп кенә җылытылган суга һәм Никодим алып кергән сабый юылачак тактага хушбуй да бөркелгәч, моңа кадәр бүрәнәләренә арпа, чөгендер исе сеңгән өй эчс затлы хуш ис белән тулды. Ул хәзер еламый, хәтта сәер дәрәҗәдә тыныч иде. Яше, гүяки, каядыр тирәнгә, кеше-кара күрми торган җиргә киткән егерме өч яшьлек хатынкай түти ярдәмендә үз гомерендә беренче тапкыр мәет юа башлады. — Иляһи ният кыйлдым әхирәт госелен коендырмакка. . Тәннәрен пакьламакка!—дип пышылдады ул.— Әшһәдәнлә иләлләһа әннә мөхәм- мәдән гөбедоһү вә рәсулүһү... 2 «Кош» дисеңме? 3 Кошмы әллә? 4 Аймы әллә? 5 Көн ясый, тон ясый? 6 Кояш? 7 Сәлам сезгә, әй, кабер әһеле, (гарәп ). Марфа түти кәфенлеккә ак тукыма эзләп урамга чыгарга дигәндә, Өммегөлсем аны туктатты: — Нит, нит. Сбоя... Сбоя...1 Үзенчә бөтен шартына кигереп, ул сабыеның гәүдәсен кат-кат юды. Ак җәймәне кәфенлек итеп ике кат аска салды. Гарифулласы һәм үзе хакына. Сандыгындагы вак борчаклы чиста күлмәген сабыйга ахирәт күлмәге итеп киендерде. Җылыда яктырып, тәмам алсуланып киткән кадерле ит кисәге — йөрәк парәсен аста җәеп калдырган кәфенлеккә кат-кат төрде. Бөркет күзе белән инәсенә җеп саплап, җеназага барганда сүтелеп, таралып китмәсен өчен кәфенне берничә урыннан типчеп чыкты. Никодим карт каяндыр табыл керткән юкә кабыкны исле май белән хушландырды. Кабык өстенә корама юрган, корама юрган өстенә мәетне аягы белән ишеккә таба каратып салды һәм җил-буран керерлек җөй калдырмыйча, илтифат белән төрде; болай да тын өйгә гүр тынлыгы урнашты; тешләрен кысып, бер омтылыш белән Марфа түтинең сырмасын киде һәм, мәет янына килеп, тагын да дога кылды: — Баламның гүр эчләре җылы, ләхет эчләре иманлы, урыны оҗмахта булсын! Ходай Тәгаләм, фәрештәңне кабул ит! Тәүбә, Ходай Тәгаләм! Үзең ярлыка!.. Кабыкка салынган гәүдәне күтәреп, алар култык астына кыска такталар да кыстырган Никодим карт белән икәүләп яңадан буранның күгелҗем доньясына чумды. Бакзал тирәсенә җитәрәк давыл айкаган телеграф һәм электр чыбыклары бер-бсрсенә чорналып, җиргә тубал- тубал очкыннар чәчрәп төште Кабер авызын, ике яклап өелгән кызыл- лы-кара балчыкны кар каплап өлгергән иде. Өммегөлсем мәетне кабер белән янәшә, башы белән конбатышка каратып урнаштырды. Баскан килеш кенә үзе белгән Фатыйха һәм Ясин сүрәләрен укырга кереште. Җил-давыл кабер төбенә үк төшеп айкала, ләхет авызларына кереп, курайларда уйный, йөзләгән тальяннарда сыздыра, иңри, оркестр булып I үли, улый, ниндидер чатлы йолдыз сыман эре кар бөртекләре бөтерелә, уйнаклый, шунда ук давыл тагын үзенең җепшегән җилкәне белән аяктан егардай булып арттан китереп суга һәм бер мизгелгә ышыкка кергән кебек тынып кала; көрәгенә таянып, күзен йомган Никодим карт кайчандыр мең ел элек гарәп аргамаклары канатында Идел-Урал буйларына килеп, Евразия чикләрендә беренче булып караңгы, тупас, кыргый мәҗүси тормышны яктылык белән сугарган изге канун, мәңгелек рухият һәм кешелек моңын сугышта йөреп яткан ике улы хакына багышлап тыңлый иде шикелле; туңган җир осте, парланып яткан кызыл балчык, инде яңадан суынып барган сабый гәүдәсе, бураннарда чәбәләнгән кук гөмбәзе, якында гына үксегән паровозлар, кабер катында калган шушы икс адәм шәүләсе — бар тирә-як далада яңгыраган азан авазы белән төйнәлеп бәйләнде: — Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!. Әшһәдү әнлә илаһә иләлләһү! Аллаһы әкбәр! . Өммегөлсем кабергә үзе төште. Кесәсенә кыстырып килгән «һәфти- як» китабын бисмилла әйтеп улының башы ятачак күтәренке төшкә куйды, гәүдәне Никодим кулларыннан кабул итеп, ләхеткә урнаштырды, сул кырыена балчык түшәп, башын бераз гына кыйблага янтайтты һәм инде хәзер кәфенне яңадан ачып, улының нурлы йөзе, гаҗәеп сыны белән тагын бер генә тапкыр—соңгы тапкыр хушлашырга хокукы булмаган- лыгын аңлап, ләхет авызыннан авырлык белән башын үткәрде һәм кара җир куенында ак башак булып яткан Тансыгы өстенә капланды . Юк, ул еламый да, беркемгә, бернәрсәгә ялвармый да иде Инде аның йөрәге җир өстеннән җир астына күчеп һәм колак пәрдәләрен ярырдай булып ' Юк. юк. үземнеке суга, дөпелдәп катламнарны яңгырата иде. Аның башыннан куркыныч уй үтте: «Әллә үземә дә шушында гына калыргамы?» — Син анда артык озак, кизим,—диде югарыдан Никодим —Чык инде. Кабер төбенә лапылдап такта кисәкләре төшеп ләпәште. Аларны ләхет авызын каплау өчен Никодим ташлый иде... Кыл өзәрлек тә хәле калмаган Өммегөлсемне кабердән Никодим күтәреп диярлек чыгарды. Калганнарын ул юньле-рәтле хәтерләми. Кабер ничек итеп күмелде? Өйгә кайчан һәм ничек кайттылар? Өммегөлсем алты төн һәм алты көн эссе табада кайнаган май шикелле куырылды, саташуыннан өн белән төш бергә буталды. Мең рәхмәтләр, Никодим абзый белән Марфа түти тәрбиясендә ул ун көн дигәндә аякка баса алды. Улының каберлегенә кабат-кабат барып, күңелен бушатты. Белгән догаларын, Коръән аятьләрен укыды, кабернең өстен рәтләп, язлар җиткәч килгәндә табуы җиңел булсын диеп, туң җиргә хәле барынча казык та төртеп куйды Ниһаять, изгеләрдән изге күңелле хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, ул авылдан килгән бер олау белән Шатманга— Садретдин мәзиннең бертуган энесе Гайнетдиннәргә кайтып төште. Кире Шаранга китү уена алар якын да килмәде. «Кем белә, килен,—диделәр туганнары. Бәлки Гарифулла да кайтып төшәр. Соңыннан күз күрер. Әйдә үзебездә яшәп тор— урын җитәрлек!» Аны мәктәпкә эшкә алмадылар. Ул башта сарыкчылыкта, аннан дуңгызчылыкта, аннан Гарифулласы белән яшелчәлектә эшләде. Гарифулласы исән-сау әйләнеп кайтмаган булса, аның җаны һәм тәне шул хәсис дуңгыз фермасында чериячәк иде. Мәктәпкә эш сорап барган яшь мөгаллимәнең иске «гөнаһларын» онытмаганнар иде шул. Киресенчә, моңа кадәр ясалма күренгән каршылыклар хәзер табигыйләшеп кискенләшкәннәр иде. Шулай итеп, заманы өчен шактый белемле мөгаллимә, авыл зыялысыннан алдынгы колхозчыга әйләндерелде. Мәдәният- мәгърифәт, сәясәттән шактый артта калганлыгын сизә Өммегөлсем, кайбер яңа сүз-атамаларны әйткәндә дөрес әйтәм микән дип борчылып үзе өчен оялып та куя... һәр җәйдә сабыйны зират кылу, иң зур хыялы—гәүдәсен Шатманга күчереп күмү уе беркайчан да тынгы бирмәде Өммегөлсемгә. Күмәк хуҗалыкның ул чактагы рәисе Сабира ала хатынның кайгысын тирәннән аңласа да, мондый җаваплылыкны үз өстенә ала алмады. Авыл советына барырга кушты. Каберлек, күмү-җирләү алар карамагында, диде. — Сез нәрсә?!—дип җикерделәр инде хакимияткә үрләп алган Өтәләү Зарифларның уллары.—Әле сине, качкалакны, үз-үзен атып үтермичә әсир төшкән сатлык җан хатынын авылдан кумаганга рәхмәт әйт! Күчереп җирләү, мөселман йоласы, имеш!.. Соңгы тапкыр 1947 елның җәендә барды ул авыл советына. Анда ач балалар өчен аерым приют оештыру белән шөгыльләнәләр иде. — Чит-ят җирләрдә яткан бер гаепсез фәрештәгезне кайтарып күмү турында кеше мәшәкатьләп йөрегәнче, менә берәр баланы алып тәрбияләгез!— диделәр үзе дә ачтан шешенгән хатынның үз сүзләрен үзенә кабатлап.— Бездә чит-ят җир юк. Барысы да совет җире. Кеше кадәр кешене күчереп җирләү өчен НКВДның махсус рөхсәте кирәк! Ә анда пәйгамбәрләргә дә, фәрештәләргә дә исемлек тутырылган... Курыкмас җиреннән курыкты ялгыз, яклаучысыз хатын. Алла сакласын, тыныч яткан җиреннән куптарырсың, ә монда күмдермәсләр дә. Ничә мәртәбәләр кырык ясин һәм ничә мәртәбәләр Коръән чыкты икән ул сабые рухына? Ярлы булса да, Өммегөлсем әти-әнисенең, биана- биатасының дини кешеләр булып, аңа ислам рухын — бердәнбер табыну һәм көч алу кыйбласын сеңдерүләренә куанып бетә алмый иде. Гарифулласына да әйтеп-әйтеп карады. Фронттан шактый басылып, сынып кайткан, бу хәтәр заманнарда үзе дә як-ягына каранып яшәргә мәҗбүр булган ир мәсьәләне нишләптер куертмады Ачлык-ялангачлык дәвам итте, аннан берсе артыннан берсе балалар туа башлады. Болар бәлки сәбәп кенәдср? Әллә тормышка битарафлык, имансызлык бастымы? Шулай гомер үтә торды. Яраларны еллар томаны япты, һәм менә V ммегөлсем Гарифулланы эре сабаклы әрекмәннәр, зәңгәр кыр җитене баскан тыкрыктан алып керде Бәрәңге бакчалары очына барып чыккач, алар туктап калды. Өммегөлсем көткән агачлар юк иде. Илле ике ел дәвер эчендә кешеләр генә түгел, җир кыяфәте дә танымаслык булып үзгәрә икән. Аннан, кышын, буран эчендә үткән ике-өч сәгать вакыт эчендә нәрсәләрне генә хәтерләп өлгерәсе!.? Өммегөлсем кечкенә чөйләргә бәйләнеп, чиста, ямь-яшел үлән кырган бозауларны күреп куанды. Аның улы яткан җирләр мөселманча пөхтә, яшел, мал-мөлкәтле һәм җыештырулы иде. Әнә бит, Ходай Тәгалә рәхмәте белән бәрәңгеләре дә зәңгәр чәчкәле күлмәктә утыра' Җил тегермәнедәй җилкенеп һәм дәртләнеп, шуның нәтиҗәсендә Гарифулласын шактый артта калдырып, Өммегөлсем карчык үзе чамалаган кишәрлекне берничә тапкыр әйләнеп чыкты. Моннан бер өч-дүрт йөз адым чамасында урман бар икән барлыкка, тик менә каеннар юк. Кая ди ул каеннар—топсәләре дә эзсез югалган. Бар тирә-якны, җирнең катламнарын берьюлы күрә торган күз нурлары белән үтәли тишеп, шул төшне, шул урынны, шул өлешне, шул ноктаны табасы килә иде. Аның бердәнбер кыйбласы булып бакзал туры калды. Бакча башларындагы читән-каертма, киртәләр буйлап ул шул тарафка китте. — Нәкъ паравызлар каршында иде. Нәкъ паравызлар кычкырта торган җирдә иде... — Хәзер паровозлар түгел, карчык,—диде артыннан килгән Гарифулла.— Хәзер электровозлар. Алар безнең яшьлектәге шикелле җанны илертеп кычкыртмый. Моңсызлар... Әйе, моннан нәкъ кырык ел элек корымлы, йөрәк ярып кычкырта торган паровозларның пөхтә, ыспай һәм ялкау гына сызгыртучы электровозларга алыштырылганлыгын белми һәм белә дә алмый иде — Бакзал турысында гына.. Менә шушы чамадарак...— Атлый- атлый карчык үзе белән сөйләште Каеннарын түгел, төпсәләрен дә калдырмаганнар, ичмасам Менә — мондарак биредәрәк булырга кирәк... һәм Өммегөлсем карчык кисәк кенә туктап калды. Гүяки, аңа тансыгы җир астыннан «Тукта, әни, син бит мине нәкъ менә шушында калдырып киттең .» диеп эндәште. Буыннары таралган ана дерелди- дерелди төенчегеннән намазлыгын эзли башлады — Ярар, Ходайга тапшырдык алайса -Ул күк йөзендә ярсып янган кояшка карап, җиңел генә кыйбласын тапты, нәкъ бакзал турысына һәм нәкъ бакзалга каратып намазлыгын җәйде Киез олтыраклы галуш- ларын бер читкәрәк салып, намазлык остенә менеп басты да сорап куйды: — Тәһарәтең бардыр бит, Гарифулла? Миңа кирәкми Дистә еллар буе ишетелмәгән мондый сорау Гарифулланы дәррәү какшатты. — Бисмиллаһир рахман ир-рәхим! Эра әйттәлләди йүнәзибү бид- дин... Әкчин стансасының яшел хәтфәсендә, Тансыгының сөякләре җәйрәп яткан яланда Тансыгына багышлап, шау чәчкәдә утырган бакчалар аша меңләгән төп бәрәңге куакларына, җир-нхаталарга. урман-тауларга, барча кешелеккә иминлек теләп. Өммегөлсем карчык Кәүсәр сүрәсеннән Мәганен сүрәсенә күчте. Ө Өммегөлсемнең бик ерактан, тирәннән, Ташлысының, Шатманының Юкәлетау, Ташлытау, Кырынтау буйларыннан шарлап аккан мәшһүр чишмәләрен хәтерләткән көмешле, бәрхет кылганлы мәкаме күптәнге хуҗасы булып бар тирә-якка сарылды. Гарифулла нәрсә эшләргә белми катып калды. Гаепле һәм оятлы тойды ул үзен. Аның бәгырендә нәрсәдер айкалдычайкалды, ташып түгелде һәм аның иреннәре үз-үзен тыңламыйча, ниндидер сихри көчкә буйсынып, моңа кадәр уйламаган- нитмәгән тәгъбирләрне пышылдый башлады: — Җанымның каны... Канымның җаны... Минсез һәлак булган бердәнбер Тансык улым... Тәүбә!.. Гафу ит... Кайчандыр сабый чакта ятланып, күңелгә сеңдерелеп тә, алтмышҗитмеш ел буе таш астында тотылган борынгы, бер рәвешендә бик тә аңлашылган, икенче рәвешендә бигүк аңлашылып та җитмәгән сәер, серле, беркатлы һәм катлаулы мәгънәләр һәм авазлар аның телендә тегермән ташы шикелле авыр әйләнеп һәм бөтерелеп яңара башлады... Эссе кояш астында җылы яңгыр яугандай тоелды Гарифуллага. Гүя, таушалган тән, каткан буыннар шул җылы яңгырда җеби һәм йомшара иде. Ул бигенә, муеннарына кадәр тамчылап шыткан тирләрен сөртеп алды. Юк, яңгыр-фәлән яумый икән. Бу мәгънәләр, бу мәгънәләрнең һәр буыны бүген аның өчен күптән онытылган гарәп телендә түгел, ә ни өчендер туган телендә яңгырый иде кебек. Нәрсәдер урталай ярылды: сабый чак—алдан колын, ә колын маңгаенда Ярымай үзе чаба! — Аллаһы Тәгалә бар! Галәмдә бер Алладан башка Алла юктыр! — дип кычкырып җибәргәнен ул сизми дә калды.—Аллаһы Тәгалә, барлык гөнаһларымны ярлыка! Мине рәнҗеткәннәргә дә якты вә ачык юл күрсәт, ялгышларыннан арындыр! Мине рәнҗеткәннәргә мин рәнҗемим, әгәр алар, шайтаннан котыртылып, ни сәбәпледер миңа рәнҗи икән, Ходай Тәгалә, сиңа ялварсыннар!.. Аңа рәхәт иде. Кайчандыр кеше булып туып һәм тәрбияләнеп, партиягә кермичә, шул ук партия тарафыннан котылгысыз рәвештә сугышчыга, «азат итәм» дип басып алучыга әверелдерелгән, базларында да җанын издермичә тәрбияле ташчы булып кала алган Гарифулла, гүяки, бүген яңадан үзенең төп сыйфатына — кешелегенә кайта иде... — Аллаһы Тәгалә! Җирдәге кошларыңа-киекләреңә, барлык милләтләреңә, диннәреңә карамастан, канат һәм куәт, саулык һәм сәламәтлек, күңелемнең җаный сәдакасын җибәр! Кеше җанын коллыктан азат ит, җир йөзендә коллык челпәрәмә килсен!.. Өммегөлсем намазының дүртенче рәкагәтендә бәрәңге бакчасына карап сәҗдәгә киткән иде. «Кыйбланы дөрес сайладык микән без?— Картның миеннән яшен тизлеге белән шул фикер үтте.— Кыйбланы дөрес сайладык микән?!» — Йөзен күрмәгән сабыемның урыннары оҗмахта булсын! Аның өч йөз алтмыш буыны җир куеннарында миңа рәнҗемәсен һәм пәйгамбәр тырнаклары булып чәчкә атсын!.. Шул ук сихри көч аны Гөлсеме артыннан сәҗдәгә тезләндерде. Җитмеш ел буе диярлек бер рәкагать намаз укымый каткан буыннары кораб колгасы шикелле шыгырдады. Ике рәкагать сөннәт һәм ике рәкагать фарыздан соң алар бер-бер артлы очкан аккошлар кебек парлап сәҗдә кылды һәм тәкбир әйтте: — Аллаһу әкбәр ля илаһә иллалаһә вәхдекү ля шәрикә ләһ. Ләһөл- мөлкү вә лөһө... Өйлә намазларын барча әрвахларга, шул исәптән, күптән инде мәрхүм булган чит кавем Никодим абзый һәм Марфа түтигә багышлап, Өммегөлсем карчык белән Гарифулла карт озак итеп дога кылдылар. Башларын күтәрсәләр — аларга, ихаталарга менеп атланып, балачага карап тора. — Сез ишеттегезме, алар ничек матур җырлады!—диде салам чәчле кызчык башкаларына. ~ — Карчык, без кыйбланы дөрес сайлаган булганбыз микән?—диде Гарифулла галушларын киеп, каз тәпиле намазлыгын җыештырып маташкан Өммегөлсемгә. — Дөрес, нишләп дөрес булмасын ди?—Иңеннән тау төшкәндәй иркенәеп, җиңеләеп һәм яшәреп калгаи Өммегөлсем намазлыгын төенчегенә салган арада зур ышаныч белән кулларын болгаштырды.— Менә— көнчыгыш, әнә—көнбатыш, теге якта—кыйбла, Мәккәй Мәдинә!— Ул кулларына кәнфит учлап, эре генә кыяфәт белән сабыйларга таба юнәлде.— И-и, сабыйларым. Татар балалары бит сез... Өммегөлсем балаларга кәнфит тарата башлады. — Та гарча беләсезме соң? — Алар юк,— диде чая кыз.— А мин татарча билям. Татарлар татар урогыннан кача. Мин русская. Мин татар урогына калам. Миним мама «уйрянерга киряк», ди Шулай дурыс ведь? — И. бәбекәйләрем. .— Карчык аларнын иңнәреннән сөеп хәер тарата башлады.— И-и-и, йөрәк парәләрем Кирякми! Не надо!—дип шаулашты сабыйлар.— Кирәкми* — Хәердән баш тартмыйлар, алыгыз,— дип өстәде Гарифулла.— һәм менә шулай игеп әппәр итегез! — Ул дога кылгандагыдай итеп, битеннән сыпырды. Хәер алган балаларга бу ифрат та кызык иде. Алар кат-кат әппәр итте. Карт белән карчык үзләренә генә билгеле зиратта һәм Әкчиндә күпме йөргәннәрдер, монысы билгесез Кичен исә, шәфәкъ ялкынына юренсп. алар автобус тукталышына якынлашып килә иде. февраль-март. 1996. Переделкино— Ч аллы.