Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАНСӘВӘР ИШАН ШӘМАИЛЕ

Сембер өлкәсе Иске Кулатка районы Зимница авылына мине бер төркем Казан галимнәре арасында йөргән «көзгеле шәмаил» яисә «ишан шәмаиле» турындагы риваять китерде. Чыннан да, бу гали ядкарьне күргән-белгәннәр аның кабатланмас гүзәллеге, идәннән-түшәмгә кадәр биеклеге, затлылыгы һәм, гомумән, аны гадәти шәмаилләрдән өстен иткән гаҗәеп сыйфатлары хакында ничектер серле итеп сөйлиләр иде Шәманлнен бүгенге хуҗасы — авылдашлары арасында белемлелеге, хәбәрдарлеге белән аерылып торган, кайчандыр Урта Азияләрдә, Ташкентларда яшәп, 1948 елда кире туган ягына кайтып егылган, серле ишанның шәкерте — гарәп, фарсы сүзләрен катыштырудан туган әллә нинди «галәмәт» телдә сөйләшүче Кәшафетднн абзый безне күрүгә кырт кисте: «Доганы Казанга бирәсем юк. Казанлылар дин тотмыйлар Алланы бар дип белмиләр. Коммунистлар сез...» Бу вакыйга 1987 елда, җәй булып үтте. Данлыклы шәмаил Кәшаф абзыйның йортында калды. Без аны рәсемгә төшереп алу бәхетенә генә ирештек. Шәманлнен «көзгеле» дип аталуы әлеге аның буена, көзгесыман дәү һәм затлы өслегенә караганлыгы аңлашыла. Ә ни өчен соң ул тагын ншан шәмаиле дип йөртелә? Теге гасыр ахыры — егерменче йөз башында Зиминцада яшәгән Хәбибулла ибне Хансәвәр тирә-якта атаклы кеше булган. Мәдрәсә салдырган, дәрес биргән, дин гыйлемен тирән белгәнгә, аны ишан дип йөрткәннәр Ул хаҗга барган; Төркиягә сәяхәт иткән. Шәрекъ телләрен су кебек эчкәнгә, дини бәхәсләрдә җиңгән. Иң әһәмият лесе — 700 дән артык мөрите-варисы булган Шәмаил шул Хансәвәр ишан йортыннан икән 1920 елда Хансәвәр ишанның мәдрәсәсен ябып, үзен сөргәннәр. Ә шәмаил исә, аның хезмәтчесе һәм шәкерте булган Кәшәфетдин абзый тарафыннан саклап алып калынган. Әйе, шәмаил, чын мәгънәсендә, олугь вә хикмәтле... Зәңгәр- алтын төсләр, сыгылмалы матур хәрефләр яшькелт-күк пыяла яссылыгында, әйтерсең лә, чынлап тора! Аның хакында, Төркиядән килгән, дигән версия дә бар Тәгаен шулай булуы мәгълүм түгел. Аны Төркиядән алып кайткан мәчет рәсемнәре буенча җирле рәссамнең яки берәр Казаннан чакырулы нәккашның башкаруы да ихтимал Метр ярым чамасындагы вертикаль композициянең фоны, гадәткә кергәнчә, кара түгел, зәңгәрсу-фирәзә. Рәсемнең өске зур өлешен күктә салават күпере кебек ярылып яткан, «аятелкөрси» догасы язылган дуга рәсеме альта тора. Бу сурәтнең нигезендә— Ходай Тәгаләдән пәйгамбәребезгә ниндидер шигъри аваз — сигналлар, космик информация формасында ирештерелгән коръән аятьләре Аста: яшькелт- зәңгәр-соры су—диңгез образы (Босфор!) Уңнан-сулга, кабатланып килгән бнзәк- сыман, түгәрәкләп, гомумиләштереп сурәтләнгән мәчет биналары, манаралар: Суфия, Солтан Әхмәт, Сөләймания силуэтлары. Гарәп язуы сыман бер-беренә тоташтырып, «керештереп» язылган мәчетләр тәсбихы уңдагы алтын утлы капка рәсеме ярдәмендә дини концепциягә теркәлә: аятьләр сафлыгын, мәчетләр пакьлеген, Хак тәгаләнең хикмәтле сүзләрен йөрәкләрдә саклаган һәм бары тик изгелек кылган адәмнәр генә шушы алтын капкаларны кичеп, җәннәт бакчаларына тап булырлар.. Югары почмактагы, кош сайравыдай гүзәл, асыл чигүләр дә җәннәт образын ассызыклыйлар. Дуга астындагы ай-кояш бизәгенә әйләндерелгән «Әгүзе билләһи. » композициянең гади ноктасы, космик үзәк —Аллаһы тәгаләнең иҗади кодрәтенә мәдхия. Татар сынлы сәнгатенең формалашу юлларында — каллиграфия ысуллары белән — туып килүче пейзаж чалымнарын берләштерү нәтиҗәсендә туган бу шәмаил — без күнеккән, һәвәскәр оста тарафыннан башкарылган примитив түгел. Ул, чын мәгънәсендә, синкретик сәнгать һәм аның авторы да тиңдәшсез профессионал