«КЕМГӘ ТАНСЫК БУ ЗАМАНА?»
(ДӘРДЕМӘНД ИҖАТЫНДА СИМВОЛИЗМ)
Егерменче гасыр башы, Н. Бердяев билгеләмәсе буенча, «мәдәни ренессанс» заманы «төшенкелек чорын кичергән шигърият һәм фәлсәфәнең тернәкләнә, күтәрелә башлавы» белән үзенчәлекле. Бер үк вакытта философ күп кенә фикер ияләренең, сәнгать әһелләренең якынлашып килүче тетрәнүләрне тоемлавын билгеләп үтә:«Шагыйрьләр туачак таңнарны гына түгел, Русия һәм дөнья өстенә ябырылырга торучы дәһшәтләрне дә алдан күрделәр».1 Мәдәни яңарыш, шигърият һәм фәлсәфә өлкәсендәге күтәрелеш, туачак таңнарны һәм тетрәнүләрне тоемлау —XX гасыр башында Русиядәге рухи тормышның сыйфатлары менә шушы сүзләрнең эчтәлегендә гәүдәләнә. Н. Бердяев «туачак таңнарны һәм ябырылырга торучы дәһшәтләрне тоемлаучы шагыйрьләр» турында сөйләгәндә, А. Блок белән А. Белыйны күздә тоткан булса, шушы ук исемлеккә гасыр башында балкыган татар шагыйрьләре С. Рәмиев белән Дәрдемәндне дә өстәргә мөмкин. Нәфислекне үтә нечкә тоемлау хисе һәм дөньядагы тарихи вакыйгаларны фәлсәфи югарылыкта аңлату аларга якындагы унъеллыкларда ниләр буласын фаразларга, алай гына да түгел, бөтен бер гасырның образлы сурәтен тудырырга мөмкинлек бирде. Дәрдемәнд иҗатында милләтнең тирән һәм үзенчәлекле фәлсәфи уйфикерләре аеруча ачык чагылыш тапты. XX гасыр сәнгате — үтәдән-үтә символик эчтәлекле яна сәнгать. Рус әдәбиятында бу хакта беренче булып сүз әйтүче, мөгаен, А. Белый булгандыр. Гасыр сүзенең эчтәлеге турында фикер йөртеп, ул үзенең аңлау-тоемлавы нигезендә, символның иң әүвәл фәлсәфи (символның мәгънәсен ачып бирү - - фикерләү эше) һәм бары тик шуннан соң гына эстетик, әдәби категория булуы турында әйтә. Европа галиме П. Рикер үзенең «Существование и герменевтика» дигән хезмәтендә: «фәлсәфә — ул герменевтика, ягъни туры мәгънә артына яшеренгән мәгънәне табу», дип раслый. Аның фикеренчә, символлар герменевтиканың төп өлешен тәшкил итә, чөнки символлар кулланганда туры, төп мәгънәне читләтеп әйтелгән икенче мәгънә аша гына җиткереп була.2 Шулай итеп, ике мәгънәле гыйбарәләр тезмәсе — герменевтиканың асылын тәшкил итә. П. Рикер кебек үк, А Белый да әдәби әсәрнең эчтәлеген ачуда символик образларның әһәмиятле нәрсә булуын дөрес аңлаган. Образлар куллануда алар (символистлар) Гогольдән, Дантедан, Пушкиннан, Гетедан кыйммәтлерәк өлеш кертә алмадылар, дип билгеләп үтә ул, әмма алар «сәнгатьнең үтәли символик булуын... эстетиканың бердәнбер таяну ноктасы символизм икәнлеген ахыргача аңладылар, ди. Шушылардан чыгып, ул калган яклар әһәмиятле түгел дигән нәтиҗә ясый. Ә бит әдәби әсәрләргә бәя биргәндә нәкъ менә «калган яклар» төп критерий булып саналды 3 Белый аңлавынча, символизм сәнгать юнәлеше, әдәби мәктәп кенә түгел, ул аны дөньяны аңлау, фикерләү рәвеше буларак кабул итә. Яңа сәнгать—үзенең символларының эчтәлеге белән дөньяга караш чагылдыручы сәнгать ул. Безнең фикеребезчә, ул — яшәеш фәлсәфәсе белән сугарылган, ягъни экзистенциаль сәнгать «Кешелекнең яшәеше һәм үлеме турындагы мәсьәләне бөтен аяусызлык белән кузгатканда һәм аны яшәеш белән бәйле омтылышларыбызның үзәгенә куйганда, яшәү яки үлем ихтималына өздереп «әйе» дигәндә генә бары тик шул чагында гына без яңа сәнгатьне хәрәкәткә китергән нәрсәгә якынаябыз: аның символларының эчтәлеге — яки яңарган кешелекнең үлемне тәмам җиңүе, яки төпсез караңгылык, таркалу, үлем,»4— дип яза А. Белый. Е Дөньяны, акылга нигезләнеп түгел, ә символик ысул белән танып-белү Шопенгауэр, щн башлана Шопенгауэрда «философиянең бетүенең башы*. Аның төшенкелек фәлсәфәсеннән, яшәешнең барлык дәһшәтләрен ачыктан-ачык тануы аркылы яшәешнең өрфиялеген ачуы аша дөньяга экзистенциаль карат төсмерләнә башлый. Ә бу сыйфат исә символизмга хас.5 . Символизм күренешнең икс ягын да күрергә мөмкинлек тудыра. Алай гына да түгел: акын яшерен мәгънәсен аңларга, моны күреп, кешене тетрәнергә мәжбүр итә Чынбарлыкны экзистенциаль тоемлауның нигезе буларак, төшенкелек XX гасыр башының күренекле шагыйре булган Дәрдсмәндкә дә хас Ул яшәешнең һәм үзенең бөек фаҗигасен аңлап, шуңа хәйран булып, сагышлы, хәсрәтле уйларга бирелгән шәхесләрнең берсе. Шагыйрьнең «Куанды ил, канат какты мәләкләр» дип башланып киткән шигъри юллары моны ачык рас тый Куанды ил, канат какты мәләкләр, Шашып, аң-тан булып шайтан төкерде!.. Җитәр, жилхенмә, йолкынма, күнел син, Кияү булсам ла, ул туйга түгел син' Җиһан тормыш туен иткән чагында, Синен урынын үлекләр аймагында Биредә Дәрдемәнд яшәеш чоңгыллары һәм «ике төрле чынбарлык яшәеш» бусагасында калган үз «мин»е турында символлар теле белән сөйли Төп мәгънәсе белән һәрбер символик образ дөньяны экзистенциаль аңлауга кайтып кала. А. Белый әйткәнчә, символның эчтәлеге ул «яшәеш яки юкка чыгу кичерешләренең тулылыгы, кешелек язмышы тәкъдир сызыгында торганны төшенү һәрбер сәнгатькәр-символист өчен төп шарт булып тора...»* Семантик яктан символ шулай корылган ки, ул «мәгънәне мәгънә аша тасвирлый аңарда беренчел, асыл, сш кына очракта физик мәгънә, кинаяче, рухи, ап очракта экзистенциаль, онтологик мәгънәгә кайтып кала» Символда мәгънә ачын бирү мөһим. Символ һәрчак уйланырга мәҗбүр итә, мәгънәне ачып бирүне таләп итә.7 Дәрдемәнднең югарыда китерелгән шигырендә без тәкъдир котылгысызлыгы алдында торган кешелекнең тавышын ишеткәндәй булабыз А. Белый билгеләп үткәнчә, «сәнгатькөр яки яшәү, яки үлем хәбәрчесе берсендә ул үлемне, икенчесендә яшәүне күрә. Берсендә яшәешне, икенчесендә үлемне беткәнче сурәтләп, ул символ тудыра».* Яшәешне бөтен тулылыгында аңлап та, янәшәдә үлем барлыгын сизгер күңеле белән беткәнче төшенгән шагыйрь, үзенең дә бетәсен белеп, вакыт, заман фанилыгы турында яза. Дәрдемәнднең тулы канлы тормыш шавын тасвирлавы артында («куанды ил, канат какты мәләкләр. .», «җиһан тормыш туен иткән чагында ») кинәт ачы хакыйкать авазы ишетелә яшәеш өрфиясе артында кара чоңгыл ачыла анда «үлекләр аймагы» икән. Шигырьдәге төп образ таң образы ул символ Тормыш белән үлем һәм яшәеш белән Юклык арасындагы чик сызыгы нәкъ менә шушы образ аша үтә Мәгълүм ки, гасыр башында иҗат иткән С. Рәмисв шигъриятендә тан образы гүзәл киләчәк, өмет һәм матурлык символы буларак кулланылган Таң уяну, тормыш башлану вакыты. С. Рәмиевтә таң образы милләтнең яна тормыш башлавы булып гәүдәләнә. Дәрдсмәид исә бу образның күнегелгән мифологик эчтәлеген җимерә Ул таң образын яңа эпитетлар белән төрлелән дерә «Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде!» Дәрдемәнд сурәтләгән зан яна тормыш хәбәрчесе түгел, ә бөтен нәрсәне көйдерүче-яндыручы, җиһанга, галәмгә шашынулы сый-туй бүләк итүче «шайтан төкереге» Тан образын Дәрдемәнд экзистенциаль хиссият кысаларына кертеп сурәтли. Шулай итеп борынгы мифологик образны бер үк чорда яшәгән ике шагыйрь икс төрле аңлый һәм чагылдыра Рәмиевтә таң якты киләчәккә ышану символы Дәрдемәндә бет ү, гарасат якынаюын күрсәтүче символ Менә шуңа күрә дә Дәрдемәнднең эчке «минме бу дөньяга ят итеп карый, ул гомумән яшәешнең түгел, ә шәхсән үзенең, үз гомеренең чикләнгән булуын аңлап-тоеп, шуның нәтиҗәсе in-» «шайтан туен» кабул итә алмавын белдерә Дәрдемәнднең «Куанды нл »гә кадәр үк, 1906 елда язылган дүртьюллык «Замана» дигән шигыре бар. Менә ул: Нә алтын белго балчык бу замана Бслалмыйм кемгә тансык бу замана9 Уенчак, яшь илем яшьлек көнемдә. Бүген карт белгә карчык бу замана' Шигырьне йөгереп кенә укып чыкканда, тормышка аек-матерналистнк һәм салкынча-битараф караш сизелә, гүя автор бу юлларны читтән торып кына язган. Әмма җентекләбрәк укый башласан, төптә, тирәндә яткан фикергә төшенәсең. Шагыйрь тормыш турында бернинди риясыз, ничек бар, шулай әйтеп биргән. Шунда Гомәр Хәймнар, Шопенгауэрлар хәтергә килә. Дәрдемәнд кешелек тормышына, яшәешенә, анын теге ягына ничек тирән төшеп карый алган! Дәрдемәнд иҗатын өйрәнүчеләр (Г. Ибрагимов, Ф Карими, Г. Халит, С. Хәким, Н. Хисамов) аның шигырьләренең көчен фәлсәфи гомумиләштерүдә, тирәнлектә, төгәллектә, сайланган сүзләренең алыштыргысыз булуында дип билгеләп үтәләр. Без караган дүртьюллыклар да — афоризмга тартым, ә бу инде фикер һәм форманың чарланганлыгы турында сөйли Дәрдемәнд шигырьләренең үткенлеге — аның символлар телен куллануы белән дә аңлатыла «Алтын — балчык», «карт—карчык»,— болар төп образлар — шагыйрьнең уй-фикере, символлары. Бу символларга нәрсә хас? Символ ул— структура, аңарда беренчел туры мәгънә бер үк вакытта бүтән, икенчел, читләтеп әйтелгән мәгънәне белдерә. Ләкин ул бары тик беренчел мәгънә аркылы гына булырга мөмкин,9— дигән фикере белән П. Рикер бик хаклы. Ә ул беренчел мәгънә шуннан гыйбарәт безиең яшәешебезнең башыннан ук «фикер» дигән сүзнең мәгънәсе «миф» дигән сүзнең мәгънәсенә туры килә. Искә төшерик: «мысль» дигән рус сүзе мәгънәсе «миф» дигән грек сүзенә тигез. Фикер мифтан башлана. Дәрдемәндәге символлар («алтын — балчык», «карт — карчык») бер үк вакытта образлар-мифологемалар да булып киләләр. Монда миф сәнгатьчә сурәтләү— мифологик хронотопка таянып, дөнья моделен тудыра. Шулай итеп, Дәрдемәнд иҗатына яңа мифологик система хас. Символларның фәлсәфи-эк- зистенциаль караш аша мәгънәләрен тирәнәйтү Дәрдемәндкә формаль булмаган, гадәттән тыш мифлар кулланырга мөмкинлек бирә Дәрдемәнд пессимизмы—ул космик пессимизм — галәм масштабындагы төшенкелек Аның иҗаты фани дөнья фаҗнгасын аңлау белән сугарылган. Ул бүтәннәр күрә алмаганны, юклыкны күрә алды. Дәрдемәнд — бу дөньяда гамәлдәге мөмкинлекләргә таянып кына исбатлап булмаслык нәрсәләр барлыгын аңлауга күтәрелгән шәхесләрнең берсе. Дәрдемәнднең экзистенциаль Юклыкны күрүендә, безнеңчә, суфи-мистик карашлардан килгән нәрсәләр бар кебек. Билгеле ки, суфичылык тәгълиматы, антропологик тәгълимат буларак, кешене галәм үзәге һәм бөтен яшәешнең көче дип санаган. Хакыйкатьне аңлау югарылыгына акыл ияләре генә күтәрелә алган. Суфичылык тәгълиматы дөньяны аңлауны рациональ юлга салган, әмма ләкин ул Алланы һәм шулай ук Хаклыкны, Чынлыкны аңлаганда бу юл белән барып булмаганлыкны исбатлый Хакыйкатьне Чынлыкны аңлау юлы кешенең йөрәге аша үтә. Бу кешенең эчке казанышы, эчке яктыруы буларак кабул ителә. Мондый эчке тәҗрибәгә кеше экстаз хәлендә барлыкка килгән интуиция аша гына ирешә ала. Суфилар: «экстаз белән сугарылган хәлне аңлатып булмый, ләкин ул хәлне башка кеше йөрәгендә җавап хисе буларак тудырырга мөмкин», диләр. Дәрдемәнд күргән Юклык безне дә тетрәндергеч котылгысызлык хисләренә дучар итә. Шуны шәйләп була: суфилар аңлаган экстаз халәте тәҗрнбә тышында булган (трансцендент) хәлгә якын. Ә ул тәҗрибә тышында булган халәт—дөньяны экзистенциаль тоемлау-анлаунын чагылышы. Шагыйрь турында шагыйрьдән дә яхшырак итеп кем әйтә ала? Моңа Сибгат Хәкимнең. «Дәрдемәнд искән җилләргә колак куеп яза»,10 дигән сүзләре дәлил булып тора. «Җил тавышы», символик образ буларак, шагыйрьнең бөтен лирикасы аша үтә, ул Дәрдемәнднең дөньяны аңлау концепциясенә төшенүгә ачкыч булып тора Символик җил үзе белән шактый катлаулы мәгънәви йөк алып килә: бер яктан, бу — планета тормышын хәрәкәттә, чиксезлектә һәм мәңгелектә күрсәтү булса (Мәсәлән «Үлән өстенә сузылып яттым...» парчасы), икенче яктан, җирдә кеше гомеренең чикләнгәнлегенә һәм фанилыгына ишарә («Кораб», «Без»). Шунысын да билгеләп үтү гыйбрәтле: җил образы Билгесезлсккә, Юклыкка хәрәкәт итү символы да булып аңлашыла. Мисал өчен, «Без» шигыре башыннан ахырына кадәр тиз агышлы дөньяның үзгәреп торуы, фанилыгы, бөтен нәрсәнең Билгессзлеккә китеп, юкка чыгуы турындагы фикер белән сугарылган: Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз... Дәрийгь§§§, мәхзүн**** күңел, без дә бетәбез! §§§ Дәрийгъ (дәригъ) — үкенеч ’* Мәхзүн аянычлы, кайгылы Бу ши!ырьдэгс икенче бер символик образ — «без» — шулай ук авгорнын фәлсәфи кыйбласының нигез ташын тәшкил итә Әлеге образный гермсневтнкасы түбәндәге экзистенциаль гыйбарәгә кайтып кала фани дөньяда без тузан бөртеге, вакыт безнен өметләребезне дә, безнец үзебезне дә көлгә әверелдерәчәк. Өеп чергән өмидне төртте утны Йотып утларны китте, яиа-яна Шунысын да әйтү урынлы булыр: экзистециаль төсмер Дәрдсмәнднең социаль проблемалар контекстында үз урынын билгеләүче лирик героена да хас Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан. Түгел бал корты мин чагып елаткан Ни зур дәүләт, кем, шөкер итәм чук, - Минем беркемгә җәбер көчем юк һәм тагын. Әгәр «Без» шигырендә җил образын Юклыкка хәрәкәт итү, бөтен нәрсәнең шушы Юклык белән тәмамлануы символы булса, «Исәрме җил тугай буйлап» шигырендә эчке тынычлану һәм канәгатьләнү чагылышы буларак тоелган шул ук образ, асылда Юклык алдында кешелек өчен яшәү һәм яшәмәү кебек мәңгелек табышмак алдында катып калу, өнсез калу халәтен күрсәтә Исәрме җил тугай буйлап, Җырлармы кыз монын сөйләп. Көләрме шатланып, көйләп. Агач, таш эчләре шаярап. Киләдер бер нида†††† яңырап!... Символик жил образы Дәрдемәнд лирикасында яшәешкә мөнәсәбәттә Юклыкны күрү-күрсәтү мәгънәсендә генә түгел, ә бәлки якты сагыш чагылышы буларак та күренә Күләикәдә буй аткай тал чыбыклармы ярымның зиба буенча, шым суларши гөрләүләрен моңлы көенә бннзәтә идем; көриә чәчәкләрнең күркәм кжлоиен матуркаемнын матур көлешенә охшата идем. Бу — ниндидер бөек шатлык һәм тирән сагыш хисләренең берьюлы, бер булып чагылуы; һәм тегесенә, һәм монысына нисбәттә сызлану-сагыш уята торган хисләр: AibiM суларның i әрләп агышында гжзле ешыгптар бары, җиләс җил белән шаулап тибрәш әп аг ачл ирным моңлы зары күцлемә әсәр итте. («Җылы һава тышк...») Дәрдемәнднен проза белән язылган «Үлән өстендә сузылып яттым» әсәрен дә җил образы тагын тирән мәгънә салынган символик төс ала биредә вакыт яшәешнең, яшәеш агышының төп факторы булып, шулай ук чорларны бер- берсснә бәйләүче булып гәүдәләнә Бу некая җилләрдә кичкән елларның моңлы агышы белою, үткән гомерләржң хәсрәтле сагышы тоела иде Алда киләчәк адәмнәрнең гуналашыи баскай аяк тавышлары миетелг әидәй була нде. Шушы ук символик образ ярдәмендә шагыйрь якты сагыш хисе, каядыр хәрәкәт итүче яшәешнең мәңге аңлап булмаслык серенә колак салпшда барлыкка килгән әсәрләнү хисе тудыра. Милли үзаңда җил образының элек-электән килгән мифологик, фәлсәфи мәгънәсе бар. Дәрдемәнд шушы милли карашка таянып, үз мнфологемасын тудыра: җил үткән чорлар, бүгенге көннәр, киләчәк заманнарны вакыт кыса сында берләштерүче экзистенциаль символ Искәрмәләр 1 Пеппвен Н А Самопознание М, 1991 164 6. 2 Рикер П Существование н герменевтика // Феномен человека М . 1993 324 6 3. Белый А Символизм как миропонимание М . 1994 - 340 б 4 Шунда ук. 256 б 5. Шунда ук. 244 6 7 Ри/снГсунгсстноваггие и герменевтика 327'6 8 Белый А Символизм как миропонимание 256 6 9 РИКСР П Существование и герменевтика лэ о. 10 Хәким С Шагыйрьнең остадагы Дәрдемәнд Исә жж.гюр Казан I960 7 6