Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

КАРГЫШЛЫ ЕЛЛАР...

(БЕР КИТАП БАСЫЛЫП ЧЫГУ УҢАЕННАН УЙЛАНУ) ...

1974 елда язучы Рәфкать Кәраминең «Капитан Хәкимов» дигән повесте аерым китап булып басылып чыккан иде. Ул вакытта үземнең дә офицер киеме киеп Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп яткан чагым, шуңа күрә ялга диеп Казанга кайткач, кибеттә күрү белән сатып алдым мин бу китапны. Белмнкүрми дигәндәй генә алсам да, күцелем дөрес сизенгән икән: ул миңа бик күп яктан якын китап булып чыкты. Хәтта андагы вакыйгалар сурәтләнгән урын да мин армиядә хезмәт итеп яткан җирдән ерак түгел иде. Капитан Хәкимов белән без фәкыйрегез лейтенант Вәлиевне бары тик Татар бугазы гына аерып тора иде! Ягъни, язучы үзенен әлеге повестенда Сахалин утравында хезмәт итеп ятучы татар офицерының тормышын сурәтли. Менә хәзер, ул китапны укыганнан сон инде 22 ел гомер үткәч, яңадан искә төшереп, хәтерне яңартып карыйм. Совет офицеры тормышын күрсәткән әлеге повестьның эчтәлеге ни дәрәҗәдә «искерде» икән? Ул үзенен кызыклыгын, актуальлеген күпмегә югалтты икән? Әле бит язучы үзенең бу китабын ул чакта бик тә модадагы социаль заказ буенча да язган булырга мөмкин! «Армия тормышыннан әдәби әсәрләр бик аз» дип Татарстан китап нәшрияты әдипләргә заказларны биргәләде бит — бер дә сер түгел. Әсәрдәге бөтен каһарманнарны, вакыйгаларны кабат-кабат искә төшергәннән соң (ә алар минем хәтергә бик яхшы уелып калган, чөнки повестьны ашыкмыйча, тәмләп, хәтта берничә мәртәбә дә укып чыккан идем бугай әле — мәкалә язарга да бик исәбем бар иде дә, вакыт тимәү аркасында гына бу ниятем чынга ашмый калды) менә хәзер нык ышанып шуны әйтә алам «Капитан Хәкимов»ны бүгенге укучы да яратып кабул итәчәк. Ни өчен? дигәндә җавап бер булыр: чөнки бу әсәр кеше турында! Анда чын кешеләр яши, реаль вакыйгалар һәм конфликтлар күрсәтелә. Хәтта Ерак Көнчыгышның ул чагында без яшәгән искиткеч табигате: юлбарыслар йөри, йөземнәр, карбызлар үсә торган табигате дә бик матур итеп һәм шактый тулы тасвирлана ул повестьта. Укучы үзе барып күргәндәй була. Казанга кайтып яши башлагач тагын шуны да белдем: язучы Рәфкать Карами иҗаты турында матбугатта шактый әйбәт кенә фикерләр дә әйтел- гәләгән икән. Бигрәк тә Фәрваз Миңнудлинны ң «Кичке уйлар» дигән мәкаләсе (Р. Кәраминең шул исемдәге китабы турында) һәм Барлас Камалов язмалары истә калган. Әлбәттә, Ерак Көнчыгышта ук күңелдә туган кызыксыну белән Р Кәраминең ул вакытка хәтле чыккан башка китапларын да табып укыдым. «Дүрт кешелек каютаины, «Кичке уйлар»ны... Боларны укып чыккач язучы турындагы фикерләрем тагын да тулыланды, тәэсирләр дә тагын да яхшырды «Социаль заказ» дигән нәрсә турында сүз кузгатып алган идек, менә шуңа яңадан әйләнеп кайтмыйча булмый әле. Эш шунда: Рәфкать Карами җитмешенче еллар ахырында, сиксәненче еллар башында «Очар кошлар белән янәшә» исемле трилогия бастырды. Язучылар белешмәсендә бу әсәр хакында «химкомбинат коручы төзелеш оешмаларының берсе турында сүз бара» диелә. Әйе, 1978 елда «Казан утлары» журналында басылгач ул трилогиянең беренче кисәген мин дә укыган идем. Дәресен әйтим һич кенә дә яхшы тәэсир калмаган иде! Чөнки анда үзенчәлекле каһарманнар да, зур вакыйгалар да мөһим проблемалар да юк иде. Соң уйлап кына карыйк инде Михаил Шолохов казак егете Мелеховның революция чорындагы олы трагедиясен язды. Алексей Толстой урыс зыялылары фаҗигасен күрсәтеп «Михнәтле заман» трилогиясен тудырды . Аларда зур вакыйгалар, олы каршылыклар, сыйныф таг социаль агымнар, көчле шәхесләр бәрелеше! Ә безнен язучыбыз исә химкомбинат тормышыннан алып трилогия иҗат итмәкче! Менә бу очракта инде без «социаль заказ» дигән нәрсәнең чын асылы белән очраштык. Бу инде, үзебезчә тупас итеп әйтмәсәк тә, китапча әйткәндә бармактан суыру' Билгеле. Рәфкать Карачинең бу җимгә эләгүе дә гаҗәп түгел. Ул озак еллар буе төзелеш оешма ларында эшләгән, аны бик яхшы белә. Бу күренеш хәзер безгә нәрсә турында сөйли9 Минемчә, ул шул хакта искәртә: шәхес буларак, гражданин буларак язучының буыны ныгып җитмәгән булса аның сәләте вакыт-вакыт ялгышрак тыкрыкларга да кереп китәргә мөмкин икән «Эшче темасы» дигән нәрсәнең торгынлык чорында безнең татар әдәбиятында гаять киң таралуын бары тнк әнә шуның белән генә аңлатырга була. Ә бит Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Салих Баттал бу «жим»гә алданмады. Чөнки шәхес һәм гражданин буларак буыннары нык иде аларның! Тагын кызык: торгынлык елларында шул ук Рәфкать Кәраминен «Сагышлы кояш» дигән бик уңышлы, чын әдәби әсәре дә басылып чыкты' Аның бу китабын без сокланып укыдык, сәләте өчен сөендек «Аттан ала да туа, кола да туа», дигән сүз шушы була микәнни инде? дип эчтәй уйландык та... Менә илдә үзгәртеп кору еллары башланды. Исеме мәгълүм байтак кына әдипләрнең иҗаты тукталып, сөрлегеп калды Ләкин ул чакта «Кичке уйлар», «Дүрт кешелек каюта», «Сагышлы кояш» сыман кызыклы һәм мәгънәле китаплар чыгарган язучы Рәфкать Кәрами өчен тынлык, тукталыш булырга тиеш түгел сыман иде. Әмма соңгы ун елда аның иҗаты да шактый гына салмакланды кебек тәэсир кала. Дөрес матбугатта аның хикәяләре күренгәләде Мисал өчен, 1995 елда «Казан утлары»ның 11 санында басылган «Авылдаш» исемле нечкә психологик хикәясен әйтергә мөмкин. Шулай ук Рәфкать әфәнде матбугат битләрендә милләтебез һәм аның мәдәнияте мәнфагатен кайгыртып мөһим эчтәлекле мәкаләләр бастырды Авылларда күп йөрүче әдип буларак ул инде, әлбәттә, халыкның ничек сулаганын бик яхшы бел» Шулай итеп, «үзгәртеп кору башлангач Рәфкать Карами до әдәби иҗатта сүрелә төште» диеп йөри идек, «Казан утлары» журналы үзенең 1992 елгы 1 һәм 2 саннарында аның «Каргышлы юллар» исемле романын урнаштырды. Ә әсәр ахырында исә язылу вакыты итеп 1989 ел күрсәтелгән. Тукта әле, бу зур гына күләмле роман өчен кирәкле бик күп материал туплауны һәм аны озаклап, җентекләп иҗат итүне дә уйласаң әдип һич гә тукталып тормаган булып чыга түгелме сон91 Шулайдыр Сарман ягында туып, бала чактан ук авыл, крсстнян тәрбиясен үзенә сеңдереп үскән егет биредә дә авыл кешесенең әйбәт холкына тугры булып калгандыр гомерен бушка, әрәмгә уздырмагандыр 1989 елда язылып беткән роман әнә шуңа бер саллы дәлил Үткән елны исә бу роман Татарстан китап нәшриятында 6 мен генә тираж белән булса да (шушындый кызыклы һәм тәрбияви әһәмияткә ия әсәр өчен бу бик тә аз тираж билгеле) аерым китап булып басылып чыкты Бу әсәр язучының үзе өчен дә һәм шулай ук безнең бүгенге прозага да хас булган моһим генә сыйфатларны чагылдыра Шуңа күрә, әйдәгез, кечкенә пыяла савытка салып диңгез суын тикшергән сыман шушы бер роман аша үзебезнең бүгенге әдәбиятны, һәм анда уңышлы гына иҗат итеп килүче бер әдибебез дөньясын аңларга тырышыйк. Әсәрнең эчтәлеген кыскача гына әйтеп бирергә уйласак, Сталинның шәхес культы елларында бер гаспсезгә төрмәгә утыртылган намусчы кешеләр зурында, дияпбез Әйе мондый әсәрләр бездә булды Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү»с Турин Тавлиннын «Афәт»е Аяз Гыйләҗев истәлекләре Болар үз- ләпе Сталин төрмәсен «татыган» кешеләр Аларның язганы да документаль әсәр дип кабул ителә, әдипләр үз күзләре белән күргәнне, үз тәннәре һәм җамнары белән кичергән газапны безгә җиткерделәр Китап булып басылып чыккан бу әсәрнең жанры «ромаи» диеп куелган. Жүпна 1 варианты белән чагыштырганда исеме дә үзгәргән тегендә «Каргышлы юллар» булса, монда инде «Каргышлы эталлар» Авторның роман исемен ни өчен үзгәртүе турында уйланабыз да, мондыйрак фикергә киләбез «Этаплар» дигән сүз үзе татарча булмаса да, ике мәгънәне белдерүе белән роман исемен шактый тирәнәйтә бугай. Чыннан да, «этап» дигәндә тоткыннарның сөргенгә баруы да күзаллана һәм, шул ук вакытта, икенче мәгънә катламы буларак, тулаем безнең ил үткән тормыш, вакыт этаплары да у йл аны ла бит. Романның тышкы төзелеше дә уй-фикернең менә шушындый агышын хасил итә, шуңа юл бирә. Байтак кына бүлекләр алдыннан ил күләмендә барган репрессияләр турында документаль мәгълүматлар, саннар бирелеп бару әнә шундый тәэсир калдыра. Роман үзе Мотаһир Фарукшнн исемле гади бер авыл кешесенең ул еллардагы фаҗигалы язмышын тасвирлый, ә әлеге жан тетрәткеч, миллионлаган кешеләр фаҗигасен аңлатучы саннар СССР дигән бөтен илнең коточкыч бер төрмәгә әверелгән булуын раслап бара. Ләкин нинди генә кырыс еллар булмасын, җирдә яшәү дәвам иткәндә кешеләр үзләренә хас булган сөенү, өметләнү хисләреннән дә мәхрүм булмыйлар шул. Әле алай гына да түгел: биологик дәрәҗәдә һәр җан иясендә була торган әнә шул иң эчкәре, иң нигез тойгылар социаль тормыш авырлашкан чакларда адәм балалары өчен төп терәккә, бердәнбер таянычка әверелеп кала Караңгы, кара, салкын еллар полосасында аларның җаннарын саклап кала... «Каргышлы этаплар» романының беренче битләре дә авыл тормышының җанга тынычлык, рәхәтлек бирүче күренешләрен тасвирлый. «Уртага яткан өч яшьлек Әгьдәсне уятмаска тырышып, Мотаһир шыпырт кына хатынына дәште: - Мөсәмирә, торасыңмы әле?! Хатыны уяу икән. Ак яулык бәйләгән башын чак кына калкытып иренә яратып карады. — Торыйммы соң?» Бер караганда бу инде гап-гади бер күренеш, дөньяның табигый агышы. Әмма Әмма.. Әйдәгез әле, менә шушы күренешнең чын эчтәлегенә керик, аны тулы мәгънәсендә аңлап бетерик. Сау-сәламәт ир белән хатын... Алар бер-берсен нык, ышанычлы ярату белән ярата.. Урталарында мәхәббәт җимеше малайда мышнап йоклый. Аларның өе җылы, дөньялары тыныч. Тамаклары да тук... Әле генә без санап киткән менә шушы нәрсәләр, менә шушы хасиятләр— адәм баласы өчениң зур бәхет, иң олы мәртәбә түгелме соң инде?! Бүген дә: көн вә төн дөнья куганнан соң, әллә никадәр этлекләр эшләгәннән сон һәм кешеләр башына баса-баса күпмедер югары күтәрелгәннән соң да, кайбер адәмнәр өчен әнә шул бәхет ирешелмәгән ерак хыял гына булып кала түгелме? Язучы Рәфкать Кәрами иҗатының бу әсәрдә дә нык чагылган һәм алдарак без искә алган әдипләр, тәнкыйтьчеләр дә билгеләп үткән иң матур сыйфаты да әнә шул: әдип кешеләр яшәешендәге әнә шундый иң нигез, иң мөһим, иң кадерле рухи-әхлакый хәзинәләрне үз әсәрләрендә тирән итеп, тәэсирле итеп сурәтләп бирә белә. Кешелек тормышының үзәген тәшкил иткән нигез хасиятләр, иң төп юлның баганалары гаять тә ачык һәм дөрес тасвирлана аның әсәрләрендә. Шул уңайдан тагын бер мөһим нәрсәне онытмыйк әле. Әсәр персонажларының исемнәре турында дип әйтүем. Иң үзәктә Мотаһир, Мөсәмирә. Алар- нын малайлары Әгъдәс... Менә шушы исемнәрне ишеткәч сезнең күңелдә ниндирәк уй-тойгылар туа? Ә минемчә, болар, мондый исемнәр—чынлык, ныклык, ышанычлык символлары булып ишетелә. Ул исемнәр үзләре үк гади, әмма нык үзәкле һәм ышанычлы кешеләр турында сөйли. Гап-гади татар авылында беркемне дә җәберсетмичә генә көн күреп яткан менә шушы ихлас, эчкерсез кешеләр дөньясына һич тә көтмәгәндә бәла килеп керә. Бу бәланең чыганагын да, аның тормыштагы чып-чын җирлеген дә Р. Кәрами дөрес күрсәтә. Мотаһирны Мәскәүдәге олы җитәкчеләр кушуы буенча түгел, ә шул ук авылда яшәп яткан бер хөсет адәм «чакканга күрә» алалар Романның менә бу урыны шулай ук татар тормышы турында тирән уйларга тарта. Гадел һәм ихлас яшәүче кешеләр ни өчен кайберәүләргә ошамый? Бу--ак белән кара төснең бер-берсен фаш итүе кебек күренешме’’ Үз янәшәсендәге Аклыкны алып атса, үзенең каралыгы күренмәс дип уйлыймы әллә тормыштагы Кара төс? Ә конкрет бу әсәрне алсак, Мотаһир авылның ревкомиссия рәисе икән. Ул кайберәүләргә урлашырга комачаулый икән! Татар авылында яшәп яткан бер кешене кулга алу күренеше шулай ук киң гомумиләштерү көченә ия. Биредә Мотаһир гүяки -СССР дигән империянең барлык намуслы, гаепсез кешеләрен гәүдәләндерә. Алдашуга, сатуга һәм икейөзлелеккә нигезләнгән бу җәмгыять ул чакта үзенең иң гадел һәм иң фидакарь Жаннарын төрмәләргә тыгып бетерде бит! Халык өчен диеп жан атып йөргән иң саф күңелле затларны төрмәләрдә юк итте бу җәмгыять1 Империя урнаштырган хатын аның янында туктады. Яшьрәге пышылдап кына: — Абый, сезнеке ничәнче камерада утыра? дип сорады. Ләкин Мотаһир аңа ни дип әйтергә дә белмәде, ярдәме тимәде Юк шул, үскәнем, мин кеше янына килмәдем ...Конвойчылар район белән элемтәгә кергәннән соң мәсьәлә көчкә ачыкланды: дүрт-биш сәгать үткәч, караңгы төшкәндә, Мотаһирны кабул иттеләр» Менә хәзер, туксанынчы елларда — егерменче гасыр инде тәмамланып килгәндә төрмә капкасы төбендә сәгатьләр буе таптанып, үзен төрмәгә алып кереп китүләрен көтеп йөрүче кешене күз алдына китерүе, башка сыйдыруы да кыен. Әмма илдә Сталин төзегән чынлык нәкъ әнә шундый була шул: кешегә кол психологиясе тәмам сеңдерелә. Бу вакытта инде илдәге бөтен юллар Римгә түгел, ә төрмәгә илтә. Романда Мотаһир болай дин уйлый: «Аны барыбер эзләп табачаклар. Ул җир читенә китеп олага алмый бит, китсә дә, килгән юлына кире төшәр өенә кайтыр. Тагын борчу, тагын шул ук каталажка, этап... Монысыннан да яманрак булыр».. Әйе, болар тәмам куркытылган кешенең уйлары. Империядә яшәүче һәр кешене биләгән, богаулаган тойгылар алар. Ләкин романны укыганда без татар кешесенә хас булган сыйфатларны байтак кына табабыз. Димәк, язучы Р. Кәрами үз каһарманнарының милли һәм индивидуаль үзенчәлекләрен дә ача алган дш ән сүз бу. Мотаһирның төрмәдәге беренче төнендә үк ачыла башлый андый хасият Үзенә бик тә кыен була башлагач ул күңеленнән генә ойдәгеләрнс исенә төшерә до, йөрәгенә бераз җиңеллек тоя һәм шуннан соң болай уйлый «Бәлки шушы уй аны чатнама суыкларда җылытып, өметссзлсккә бирелгән чакларда күңелен күгәреп, ач вакытларда җан азыгы булып торыр, гел озата йөрер Бәлки Мотаһир бары шушы уйлары аркасында гына исән калыр кирәк-кирәкмәс адым ясаудан тыелып калыр Бик күп ялгышлар бигссезлсктән, сине көтеп, кылган гамәлләреңне хөкем итеп торучы булмаудан ясала. Әгәр ага-ана, кардаш-ыру. авыл халкы алдында җаваплылык тою, бурычлы икәнеңне аңлау хисе булса, бик күп җинаятьләр эшләнми калыр иде Кече яшьтән канына сеңгән тәүфыйк, әдәп кагыйдәләрен бозмаска тырышу безнең халыкны һәрканда күркәм итеп күрсәтүче асыл сыйфатлар түгелме соң?» Тоткынлыктагы беренче төнендә Мотаһир кичергән менә бу уйлар бнк тә тәэсирле! Утызынчы еллар кешесе күңелендә туган ул фикерләр романны укыган чагышы сине бер мәлгә тукталып калдыра, бүгенге кешеләр, хәзерге күренешләр түпында тирән уйларга чумдыра «Бүгенге кешеләрнең тәүфыиксызлыгы каян кнләг> диген үткен сорау тирәсендә бөтерелүче уи-фикерләр алар. Әйе безнең татар әдәбияты бу олы сорауга җавапны инде озак еллар буена эзли Ин’жмтдн ижат көчләребез әнә шул өлкәдә тырыша Чөнки бездәге әдәбият VH Көнбатыш илләрендә! с кебек мавыгу, күңел ачу чарасы гына түгел Бездә ә обшгг тормышының нн жнтдм яклары, аеруча кешенең руха-өхлакый яшәеше турында ихластан һәм газаплы уйлану, эзләнү ул Менә хәзер безнең көннәрдә, әдәбият өчен шактый зур ирек килде Ирек ул. әлбәттә, үзен тмәгәнчә эшли алу дигән сүз. Ләкин дөрес рухи-әхлакый кыйбласы менә шушы канун хәзер дә тәмам үлгән дип кем әйтә ала?! Хәзер дә югарыда күпчелек икейөзлеләр һәм мәкерлеләр генә утыра түгелме?! Ин сафлар һәм нң фидакарьләр бүген дә күпләп кырыла түгелме'’!! Сталин хәйләкәрлегенә, Сталин мәкерлелегенә ия шома кешеләр бүген дә фидакарь затларны теге дөньяга матур-матур сүзләр сөйлисөйли рәхәтләнеп озата түгелме?!! Романның беренче өлеше укучы күңелендә әнә шундый гасабилы уйлар уята. Төп каһарман Мотаһир язмышыннан килеп чыгып, бүгенге кон кешеләре яшәешенә килеп ялгана торган мондый уйлар, әлбәттә, әсәрнец бәһасен дә күтәрә, аның тәэсир көчен дә арттыра. Автор файдасына тагын шуны әйтергә кирәк: ул томлы утызынчы еллар тормышын бик нык өйрәнгән. Китапны укып барганда чынлыгына шик туардай, ышанмастай эш-гамәлләр күренми. Ә менә психологик яктан нечкә тотып алынган һәм шул чор тормышын, шул чор кешесенең күңел халәтен төгәл ачып бирә торган ситуацияләр күп. Менә берсе. «Ул, туңмас өчен, төрмә каршында әрле-бирле йөренә башлады. Капка төбеннән урам чатына хәтле бара да кире китә Туктап тора, тагын китә... Ашыйсы-эчәсс килсә дә, туңса да түзде Мотаһир, читкә китмәде, кешеләр белән дә сөйләшмәде. Шулай да бер мәртәбә аңа сүз катучы булды. Күрәсең, болар төрмәдәге туганнары янына килүчеләр иде Берсе яшь, икенчесе олырак ике булмаган кешенең иреге ул нинди була соң? Ул — телеңә ни килде шуны сөйләү, алдынартын унлап тормыйча нәрсә эләгә шуны язу, кешене көлдерү өчен теләсәң ничек кылану-кылтаюмы? Әйе, әле татарлыгы бетмәгән чын авыл тормышында туып үскән өлкән һәм урта буын әдипләр, безне зур рухи кыйммәткә ия әдәби әсәрләр белән куандыралар, милләтне эстетик һәм рухи яктан тәрбиялиләр. Ләкин, шуның белән бергә, яшь буын иҗатчыларда әхлакый юнәлеше анык булмаган, бары тнк кызыкка яисә тупас натурализмга гына корылган язмалар да шактый күренә башлады. Иҗат кешесенә карата мондый фикер әйткәндә совет чоры тормышыннан калган КПССның өлкә комитеты карарлары да искә төшә, билгеле. Алар да бит язучыларга һәм башка төр иҗат кешеләренә карата әнә шундый «халык массаларын тәрбияләүгә хезмәт итми» дигән авыр сүзләрне куллана иделәр. Әмма чагыштырып карыйк. Инде менә без хәзер ун еллап шактый ирекле хәлдә яшибез. Теләгән фикерләрне шактый ук күләмдә яза алабыз. Хәтта теләгән һәр нәрсәне диярлек яза алабыз Ләкин Ләкин ныклап уйлап карыйк әле: тормыш куйган мәсьәләдән, үз милләтең көткән проблемадан «ирекле» булган иҗатчының бәһасе нинди? Иҗатчының шәхси иреге белән чагыштырганда үз милләтең, дөрес рухи тормыш, гуманизм хакына ирексезлек ничегрәк күренә икән?! Биредә ирексездән студент чакта философия фәненнән укыган шундый сүзләр искә төшә: «чын ирек — ул акланган зарурият» (подлинная свобода эта осознанная необходимость!) Татар әдәбиятының бүген иҗат итүче иң җитди көчләре дә, минемчә, үзләрен ирекле рәвештә милләткә хезмәт итүче дип саныйлар. Милләт белән шәхеснең иң гармоник берлеге дә әнә шулай барлыкка киләдер ул. Бу роман каһарманы Мотаһирга авыр чакта ныклык бирүче уйлар безнең дә фикерләрне милләт һәм аның өчен көрәш идеясенә китереп чыгара Әдипләр, зыялылар өчен генә түгел, ә һәр татар кешесе өчен үтә дә мөһим булган идеягә! Романдагы икенче мөһим персонаж — Мөсәмирә, тоткын Мотаһирның кечкенә малае белән һәм әле тагын бер баласын табарга җыенып, авырлы килеш авылда калган хатыны. Аның образын иҗат итүгә язучы бөтен күңел җылысын салган һәм илһамын да иң тулы көченә эшкә җиккән. Нәтиҗәдә Мөсәмирә укучы күңелендә истә кала торган, үзенчәлекле, җанлы образ булып чыккан. Ирен кулга алып, өйдән алып чыгып барганда Мөсәмирә әйткән сүзләрне карыйк — Мотаһир, чәй өлгерде бит! Гади авыл хатынының үзенә иң авыр вакытта әйткән әлеге сүзләренә автор мондый аңлатма бирә: «Кияүгә чыкканнан алып, кара гүргә кергәнчә гомерен ихатада кош-корт тирәсендә, кече якта аш-су белән әвәрә килеп үткәрүче татар хатыннарының иң кирәкле һәм урынлы дип санаган сүзе иде бу. Чөнки беркем дә аштан олы була алмый: мулламы ул, колхоз яисә авыл советы рәисеме, Казаннан яки районнан килгән түрәме, туган-тумача яисә бала-чагамы, хәтта наган таккан милиционер да...» Әнә шулай итеп, үз әсәренең иң киеренке, иң истә кала торган урыннарында язучы безнең күңелгә милләтнең асыл сыйфатларын салып куя Ә инде бүгенге яшь буын укучылар өчен менә моның ише нечкә алымнар белән әхлакый тәрбия бирү бигрәк тә мөһим бит. Әсәр бер яктан салкын төньяктагы төрмәгә озатылган Мотаһирның газаплы язмышын сурәтләсә, икенче яктан үз авылында калган Мөсәмирәнең башыннан кичкәннәрне тасвирлый. Ә ике арада күзгә күренмәс, ләкин ныклы җепләр сузылган... Менә тоткын Мотаһир тал чыбыкларыннан кәрзин үрә «Әнә бит тоткасын ничек җайлы итәргә тырышты ул аның, хатын-кыз кулына эләгәсен белгәнгә шулай пөхтә итеп үрде. Билгеле, ул хатын моның кайда ясалуын, кем үрүен белмәс тә, шулай да, миннән булсын яхшылык дигәндәй Мотаһир йөрәк җылысын салып эшләде». Сугыш чорында авылда калган татар хатыннарының героик хезмәте турында безнең матбугатта күп һәм тәэсирле итеп язылды. Рәфкать Кәрами дә үз әсәрендә алар батырлыгын тасвирлауның үзенчәлекле күренешләрен таба. «Бервакыт Мөсәмирә кычкырып җибәрде: — Зәһлүл, тәгәрмәч таптым! — Нинди тәгәрмәч тагын? — диде Зәһлүл аптырап. - Сабан тәгәрмәче,— дип, Мөсәмирә җиргә төртеп күрсәтте Зәһлүл шикләнебрәк әле ана, әле сабанга карап: — Үзеңнеке бармы соң? дип сорады Мөсәмирә караса - аптырап китте: үз сабанының бер тәгәрмәче юк икән. Тәгәрмәчсез ничек әйләнгәндер ул?» Кычкырып көләрсең дә, утырып еларсың да мона! Бу бит инде көн-төн басуда эшләүче хатын-кызнын тәмам ару билгесе, һәм, шул ук вакытта, ир-ат эшенә хатынкызның кулы да, күңеле дә ятмавын күрсәтә ул. Менә монын ише күренешләр әсәр идеясенә бик нәтиҗәле «эшли», эчтәлекне тирәнәйтә. Ә инде романда язучының турыдан-туры болай дип мөрәҗәгать итүен карагыз: Аналар, апалар, сеңелләр! Мин, шушы китапны язучы, хәсрәтле көннәрегезне йөрәгем белән тоючы, барча авырлыкларыгызны йөрәгем аша үткәрүче, еллар аша сезгә карасам күзләрем дымлана, күңелләрем тула, җәбер-җәфа кичергән чорлар өчен, кешеләрнең шәфкатьссзлеге өчен сездән гафу сорыйм. Күпләрегезгә, авыр туфрагыгыз җиңел булсын, дип телим. Җиңү көннәрендә олылап сезне искә алырга тырышам, иртә-кич намаз вакытларында картлар сезгә багышлап дога кылсыннар иде, дип телим». Әйе, шик юк, роман салкын акыл кушуы буенча гына түгел, ә йөрәк кушуы буенча һәм бөтен күңелне биреп, ихластан тырышып, изге җаннарның язмышы өчен тетрәнеп һәм рухланып язылган. Төньякның кырыс табигате дә, тоткынлыкта Мотаһир очраткан яңа шәхесләр дә сәнгать чаралары аша тәэсирле итеп бирелгән. «Әрекмән белән кычыткан үскән һәр җирдә татар бар», дип язу да; урыс милләте кешесен күздә тотып «мин сине аркылы таккан дип торам» дип әйтү дә; хатын кешенең ирен уйлап «алтын бусагам юк шул» диюе дә; «йомыркадан җөй эзләп йөрмә, яме» дигән кызыклы гыйбәрәләр дә һәм уңышлы кулланылган төбәк сүзләре дә әсәрнең кызыклылыгын, үзенчәлеген арттыралар. Әмма шундый матур-матур тезмәләр үрә белгән әдипнең 171 нче биттә: «Кайчагында бик соң гына да минем арттан киләләр. Ә мин авыруны ташлап китәргә мәҗбүрмсн», дип куюы гаҗәпләндерә. Татарча сөйләшкән кеше: «алмага киләләр», «чакырырга киләләр» ди бит инде ул... «минем арттан» дими. Әйе, бу романның күзгә ташланган кимчелекләре турында сүз кузгаттык. Минемчә, алар күп түгел. Ләкин китапның беренче битендә үк «...Унсигезенче декабрь якшәмбе иде. Ял көне икәнен белгәндәй бүген кояш та иртәрәк чыкты...» дип төгәлсезлек җибәрү дә килешми Чөнки көн озынлыгы егермеләреннән соң арта башласа да, кояшның чыгуы әле яңа ел җиткәндә генә иртәрәк була. Монда инде бәлки автор башта «28 декабрь» дип дөрес язгандыр да, соңрак вакыйганы яңа елдан ерагайту очен җиңел кулдан гына «18 декабрь»гә үзгәрткәндер дип уйларга да мөмкин. Бүлекләр алдыннан документаль хәбәрләр, төгәл саннар бирелеп бару илдәге фаҗигаларның зурлыгым, колачын белдерә дигән идек Әмма ул белешмәләр урыныурыны белән озынгарак китә дә, аларның тәэсир көче кими башлый. Әдәби текст арасында урнаштырылган булгач, аларның озынлыгы бигрәк тә сизелә. Минемчә, ул белешмәләр бик тә кыска һәм тәэсирле булырга тиеш иде Әдәби җөмләләр дәрәҗәсендә булырга тиеш иде алар! Саннары, мәгънәләре белән! - һәм тагын бер мөһим нәрсә. Романның ахыры болай төгәлләнә « Мотаһир онытылып укып утыра Ләкин шулчак кемдер кинәт шнек шакый калса, Мотаһир сискәнеп китә, чөнки тагын аны алып китәргә килгәннәрдер төсле тоела..» , _ , , Әйе роман каһарманы Мотаһир әнә шулай бүген дә. безнең көннәрдә дә КУРКЫП яши. Авторның үз әсәрен безне тәмам тынычландырып, бөтен кайгыларны юлдан алып ташламыйча бетерүе әйбәт Чөнки бит әле бүген дә фашистик һәм шовинистик карашлы кешеләр югары хакимияткә үрелә Мотаһирныкы ише KVOKV әле бүген бик күпләрдә, миллионнарда яши һәм ул куркуны бөтенләй шрлекссз сәбәпсез курку дин әйтергә дә ярамый Нәкъ менә шуңа күрә дә бипедо язучыга бер тәкъдим, теләк белдерәсе китә Бу роман тарихта булганны гына язып калмаган булса, әсәр тагын да яхшырак чыгар иле Чөнки үзләре төрмәдә утырып кайткан кешеләр документаль жанрда язды аларныкы чын тапнхи-документаль әсәр буларак кабул ителде Шулай дөрес иде. шулай аңлашылды да. Ләкин биредә «Каргышлы этаплар»нын жанры, «роман» дип билгеләнгәч, тарихи һәм документаль чынлык бераз чикләнсә дә. яисә үтго^ә дә япа^иле Авторның хыялы бәлки андагы вакыйгаларны бүгенге тормыш белән да бәгГш алган булыр иде Ягъни әсәрнең вакыт ягымнан колачын киңәйтү. перспективада сурәтләү, әдәби әсәр буларак романнын идея-эстетнк җегәрен арттыру турында сүз бара. Билгеле, бу очракта инде язучы кешедән тирән фикерләү, талант зурлыгы һәм фәлсәфи көч тә таләп ителә._ Ләкин күнсл биреп һәм ныклап уйланганда чын язучы таланты боларнык байтагына ирешә алган булыр иде. Бары тик әнә шундый олы максатны алга кую гына кирәк иде. Билгеле, безнең бу тәкъдимне бәлки урынсызрак дип тә санарга буладыр. «Роман ничек бар -шулай кабул итегез», дияр бәлки автор. Әмма, шулай да, икенче як фикерен дә бераз уйлап карагыз әле, җегетләр. Чөнки безнең татар прозасы вакыты-вакыты белән бигрәк тә «җиргә төшеп» бетә бит! Әлбәттә, бу әсәрләргә реализм көчен бирә, ышандыруны арттыра. Ләкин без биредә әдәбият турында, образлы фикерләү турында сүз барганын да истән чыгар- масак иде! Әсәрләребезгә алынган каһарманнар моңа кадәр әдәбиятта яктыртылмаган рухи һәм фәлбеәфи мәсьәләләр турында уйланып яшәсәләр, ал арның ул яшәүләре безнең өчен укырга кызыклы да һәм мәгънәле дә булса, китаплар укыгач без үзебезгә өр-яңа дөнья ачкандай сөенсәк — милләтебез тормышы тагын да матураеп, баеп китәр иде бит. Әйе, аңлыйбыз: соңгы елларда проза жанрының хәлләре җиңел түгел. Заманы да утырып, басылып эшләүгә, ижат итүгә дәртләндереп тормый. Хөкүмәтебез дә милләтнең иҗат көчләренә тиешле игътибар бирми. Шуларның барысы өстенә, прозада иҗат итүче көчләр дә хәзер бик-бик сыекланды өлкән буыныбыз бик тә нәтиҗәле эшләгәннән соң хәзер табигый рәвештә сүлпәндәйдә— аларга инде болай да зур рәхмәт әйтергә кирәк! Ә урта буыннан җигелеп эшләүчеләр шулай ук бик тә әз — бер кулның бармаклары җитәрлек санда гына. Яшьрәкләр исә тагын да сирәк. Монда инде әсәрләрнең сыйфат ягы да бүтәнчәрәк: шәһәр җирендә туып үскән татарларныкы төслерәк... Менә шушындый хәвефле диярлек бер вакытта басылып чыккан Рәфкать Кәрами романы безне, әлбәттә, нигездә сөендерде. Аны чын әдәбият әсәре буларак онытылып, бирелеп укыйсың. Заман шаукымына бирелеп авторның әсәр сыйфатына игътибарны киметмәве дә — мактауга лаек. Алга таба бәлки әле үз чорыбыз тормышыннан да менә шушындый әйбәт роман иҗат итәр безнең бу язучыбыз?