Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ

22 июльдә Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев Казан Кремлендә Германия, Австрия, Швейцариядән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән журналистлар белән очрашты «Матбугат һәм регионализм» дигән I Халыкара гамәли семи нарда катнашучыларны Җөмһүриятебез Илбашы Татарстанның нҗтнмагый-сәясисоциаль хәле, икътисады, мәдәнияты белән якыннан таныштырды, милләтара һәм халыкара багланышлар турында сөйләде Соңыннан ул журналистларның күп санлы сорауларына тулы җаваплар бирде

ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

Казан Кремлендә күп манаралы Кол Шәриф мәчетен төзү-тергезү буенча иң яхшы проектка игълан ителгән бәйге, ниһаять, төгәлләнде Республикабызның күренекле архитекторлары, реставраторлары һәм тарихчыларыннан торган мәртәбәле жюри җиңүчеләрне ачыклады. Беренче бүләккә Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе укытучылары Айвар Саттаров, Михаил Сафронов, Искәндәр Сайфуллин, «Татаргражданпроектиның әйдәп баручы инженеры Шамил Латыйпов һәм академия студенты Радик Сафин эшләгән проект лаек булды.

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ ТЕАТРЛАР

Татарстан Республикасы Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин. вице-премьер И. Хайруллин, Мәдәният министры М. Такшев. Казан мэры К. Исхаков мәркәзебездәге Качалов исемендәге Зур драма академия театрында, Казанның Яшьләр. Татар яшьләре театрларында булып, төзү һәм яңарту эшләренең барышы белән таныштылар Хөкүмәт комиссиясе әлеге театрларны тизрәк сафка бастыру өчен реконструкцияләү эшләрен финанслауның төп юнәлешләрен билгеләде

«КАЗАН УТЛАРЫ» БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ

һәртөрле кызыклы материалларга бай булган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Бизнес в Татарстане» журналының (баш мөхәррире— Хөсәен Вәлиәхмәтов) чираттагы яңа саны дөнья күрде Бу юлы анда «Казан утлары» журналына багышланган махсус сәхифә дә урын алган. Журналыбызның баш мөхәррире Равил Фәйзуллнн шул уңайдан «Казан утларымның данлы-гыйбрәтле үткән юлы турында рус, инглиз телләрендә чыгыш ясый Сәхифәдә шулай ук аның һәм журналның төрле елларда чыккан саннарының төсле рәсемнәре дә урнаштырылган.

«ТАТАР КИТАБЫ» НӘШРИЯТЫ

5 июльдә Татарстан Язучылар берлеге каршында оешкан «Татар китабы» нәшриятын тәгъдир итү тантанасы булды. Нәшрият үзенең беренче эше итеп Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевка багышланган «Кеше китә— җыры кала» дигән китап бастырып чы гарды Анда әлеге язучы-гаиим турында ма выктыргыч истәлекләр, аның шәхси архивыннан алынган кызыклы хатлар, фотолар, төрле гуаһнамәләр (документлар) тупланган, авторның ике повесте урын алган. Нәшриятне ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р. Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Р Харис. Дәүләт Советының даими комиссия рәисе шагыйрь Р Миңнуллин. ТР Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әхмәтҗанов, Татарстанның халык язучысы А Гыйләҗев, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Р Фәйзуллин, «Төрек дөньясын саклау фонды» башлыгы, профессор Туран Язган (Тө- ркия) һ. б. килгән кунаклар, язучылар чыгыш ясады.

АБДУЛЛА АЛИШ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында күренекле шагыйрь, балалар язучысы. М Җәлилнең якын дусты һәм көрәштәше Абдулла Алиш исемендәге премия булдыру турында карар кабул ителде, бирү тәртибе тәгаенләнде. Әлеге бүләк балалар әдәбияты өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен (проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге әсәрләргә), шулай ук балалар әдәбиятын пропагандалау һәм үстерүдәге эшчәнлеге өчен аерым оешмаларга, шәхесләргә биреләчәк. Премиянең күләме 600 доллар (Бүләкнең матди ягын «Тимер» ширкәте күтәрә) Яңа лауреатларның исемнәре һәр елны 15 сентябрьдә—Алиш туган көндә игълан ителәчәк. ХАЛЫК ШАГЫЙРЕНӘ БАГЫШЛАП 27 июньдә Тукан музееның күргәзмәләр залында танылган рәссам график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Э. Зариповның үз авылдашы Татарстанның халык шагыйрр, Тукай бүләге лауреаты И. Юзеевка багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Л Абзгильдин, рес публикабыз Язучылар оешмасы җитәкчесе Р Мөхәммәдиев, Татарстанның халык ша гыйре III Галиев, «Казан утлары» журна лынын баш мөхәррире Р Файзуллин, Тукай музее директоры, язучы Ф. Яхнн һ. б чыгыш ясады ҖЫРГА БАЙ ГОМЕР Күренекле шагыйрь, күп кена популяр җыр сүзләре авторы Татарстанның атка занган сәнгать эшлеклесе, Г Исхакый исе мендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитовның тууына 60 ел тулуга багышлап, К Тин чурин театрында әдәби-музыкаль тамаша үткәрелде. Юбилярны ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р. Мөхәммәдиев, Татарстан ның халык язучылары Г. Ахунов, А Гый ләҗев, Татарстан Мәгариф министры В Гайфуллин, ТР Мәдәният министры урынбасары М Ннзамиев. Буа районы хакимияте башлыгы урынбасары X Асьянов, Казандагы «Буа якташлыгы җәмгыяте» рәисе И. Закиров, күп кенә газета-журнал редакцияләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, якын дуслары каннар котладылар, бүләкләр тапшырдылар Кичәдә халкыбызның яраткан артистла рыннан 3. Сонгатуллина, К. Хәйретдино ва, Л. Әхмәтова, Р Маликов, Ф Сәләхов, Татар җыр һәм бию ансамбле коллективы, шулай ук «Татарстан» теле-радио компани ясе оркестры (житәкчеләре Л. Кустабае- ва, Р Үтәй) чыгыш ясады 15 июньдә исә Ә. Рәшитоаны туган ягы на —Буа районының Яңа Чәчкаб авылына чакырып, аның иҗат кичәсен шулай ук зур лап уздырдылар. Юбиляр адресына «Үзәк» күмәк хуҗалыгы рәисе Ә Снбгагуллин, урта мәктәп директоры Р Солтанов, мөгаллимәләрдән Р Бариева, Н Садыйкова Һ. б үзләренең җылы сүзләрен җиткерде ләр Авыл үзешчәннәре һәм мәктәп балала ры Ә. Рәшитов сүзләренә язылган жыртар дан зур концерт хәзерләгәннәр иде ӘДИПЛӘРНЕ ИСКӘ АЛУ 28 июньдә бер төркем язучылар һәм ма тбугат эшлеклеләре (Г Ахунов. Р Мосгафин, X. Әюпов Г. Шарафетдинов. X Әшрәфҗанов, А Минһаҗенә, И. Ихсанова, Р Даутов һ б.) Арча районының Ишнарат авылына барып, күренекле тәнкыйтьче һәм матбугат эшлеклесе Фәрваз Миңнуллиннын каберенә зыярәт кылып, чәчәкләр куеп кайт тылар. Язучылар белән бергә Казанның Җәмнгъ мәчетеннән килгән гыйлмулла хәзрәт кабер янында Коръән укыды калган иптәшләр мәрхүм турында истәлекләре ое лән чыгыш ясадылар. Юл уңаеннан әлеге төркем Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдие в кабере янында да булды, анда да Коръән укылды һәм истәлекләр сөйләнде Сәяхәттә М Мәһдиевнең хатыны Лилия Мәһдиева һәм мәрхүмнәрнең гаилә дусларыннан Диларә Даутова һ б. бар иде ОЧА ТОРГАН ТАТАРГА ҺӘЙКӘЛ Атаклы милләттәшебез — дөньякүләм танылган биюче Рудольф Нуриеанын Париж янындагы Сен Женевьев-де-Буа бистәсендәге каберенә һәйкәл куелды һәйкәлнең авторы — итальян рәссамы Эцяо Фидже- рно Ул заманында Р Нуриевка, сценограф сыйфатында, берничә балет куешырга ярдәм иткән булган «ТАҢБАТЫР.ГА ГРАН-ПРИ Яшь кинематографчыларның Ашхабад шәһәрендә үткәрелгән халыкара фестивалендә Татарстанда эшләнгән «Таңбатыр» мультфильмы (фильмның режиссеры - Гарик Сәйфетдинов) Гран-прига лаек булды. «ТАТАР БАЯНЧЫЛАРЫ» Үз эшчәнлеген көннән көн яхшырта-кжмилләштерә баручы «Мәгариф» нәшрияты (директоры язучы Мөдәррис Валиев) сән гать сөючеләр өчен матур бүләк хәзерләде татар халкының иң оста баянчыларының иҗат һәм тормыш юлларын яктыртучы публицистик язмаларны берләштергән китап бастырып чыгарды «Татар баянчылары» дип исемләнгән әлеге сувенир китапның төзүчсавторлары Татарстанның атказанган артисты, баянчы Кирам Сатиев һәм язучы Нияз Ахмадов БАЛАЛАР ОЧН1 БЕРЕНЧЕ АУДИОКАССЕТА Казанның «Магнит тасмалар һәм техник пленкалар» акционерлык җәмгыяте мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр һәм укучылар өчен «Сабыйга» дип исемләнгән беренче аудиокассета эшләп чыгарды Ана соекле ятучыбыз Г Тукайның иҗат мирасы үрнәкләре балалар өчен шигырьләре, әкиятләре язды- рылган Шунда ук танылган композиторларыбыздан Ф Яруллин. Ә Бакиров. Н Җнһанов, М Мозаффаров әсәрләре дә урын алган. Әлеге язманың сценарий авторы, башкаручысы һәм продюссеры артистка Ру залня Зәкиена музыкаль җитәкчесе Сә- гыйт Хәбыбуллин, музыкаль редакторы Мөнирә Хәбибуллина ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҮЗӘГЕ Ут күршебез Марий Элнең Бәрәңге районында Республика Татар мәдәнияте үзәге ачылды Әлеге үзәкнең директоры — Казанда махсус югары уку йортын тәмамлап кайткан Нурислам Мөхәммәтовнын тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә, милләттәшләребезгә мәдәни хезмәт күрсәтү сизелерлек җанланды Бию, жыр театр түгәрәк ләре. «Алтын Ай» дип исемләнгән эстрада ансамбле оештырылды Татар Мәдәнияте үзәге ү-зевен филиал ларын Йошкар-Олада һәм гатарлар күпләп яши торган авылларда ачарга да ниятли