ГАЗАП ДИҢГЕЗЕН ЭЧЕП...
Рөстәм абый Яхии белән мине Академия театры сәхнәсендә барган «Профессор кияве» спектакленең 100 иче куелышында таныштырдылар. Бу 1954 елның мартында булды. Ләкин мин композиторны читтән күреп күптән белә идем. Хәзер төгәл әйтеп бирә алмам, медицина институтында укып йөргән чак миңа Татарстан композиторларының Офицерлар йортындагы колонналы залда уздырылган пленум концертында булырга туры килде. Шунда радиодан еш кына тапшырылып торган «Кем белер кадереңне?», «Кил, чибәрем» кебек күңелгә тирән кереп урнашкан романслар авторы Рөстәм Яхин үзенең оркестр белән фортепиано өчен язган концертын уйнады. (Җәя эчендә генә булса да әйтеп үтим: шылдыр-былдыр такмаклар чыгаручы «композиторлар» басып киткән бүгенге көн белән чагыштырганда, әйтеп бетергесез уңдырышлы булган икән ул ел композиторларыбыз өчен.) Шул ук концертта атаклы скрипач, инде мәрхүм Юлиан Ситковецкий Альберт Неманның татар темаларына язган концертын уйнады. Опера һәм балет театрына яңа гына кабул ителгән солист Аркадий Талмазов Нәҗип Җиһановның яңа язган җырларын җырлап күрсәтте. Шәехзадә Бабичка ошатып Әхмәт Ерикәй язган сүзләргә «Җырламыйм мин җырларымны» дигәне күңелгә бигрәк тә хуш килгән иде.) Музыка яза алган кешеләр миңа элек-электән әллә нинди бер тылсым ияләре кебегрәк тоелалар, шуңа минем белән теп-тере композитор үзе килеп танышкач туган дулкынлануымны сөйләп торуның кирәге юк. Ул елларда мин опера сәнгатенә мөкиббән киткән, һәрбер спектакльне әллә ничәшәр кат тыңлау белән бергә, читтән килгән гастролерларның да берсен калдырмыйча тыңлап баручы меломанга әйләнеп беткән идем инде Еш кына театрда Рөстәм абый очрый торган иде. Шундый очрашуларның берсендә ул миңа үзенең опера язарга хыялланып йөрүен әйтте. «Син операда еш буласың, либретто язарга теләгең юкмы соң?» - дип кызыксынды Мондый теләк миндә туып килә иде инде, Рөстәм абый шундый гәкъднм ясагач, җитдирәк итеп уйлый башладым. Күп кенә классик операларны кат-кат тыңлап, аларның эчтәлекләрен яхшы белгәнгә, опера өчен ниндирәк сюжет кирәклеген чамалый идем. Ләкин - инде Сталин үлгән, Хрущевның «җепшеклек» еллары башланган булса да цензура бик көчле иде әле ул чакта. Шуларны уйлап булса кирәк, татар халкының фаҗигале язмышы опера өчен бик ятышлы икәнлегенә карамастан, Рөстәм абый бу темага кагылмаска кушты. Миннән олырак һәм тәҗрибәлерәк кеше буларак, социалистик реализм дигән нәрсәнең иҗат кешеләре алдында нинди киртәләр корганлыгын ул яхшырак аңлаган, күрәсең. Көрәшеп иҗат итү аңа хас түгел иде, М1шемчә, шуңа ул үзенең җырлары өчен текстларны да шактый талымсыз сайлый торган иде. (Мәсәлән, берәр урында утырган йә булмаса худсоветта әгъза булып торган авторларны.) Р Тема таба алмыйча шактый озак маташырга туры килде. Композиторның әнисе Мәрьям апа әллә кайдан табып биргән «Дим буенда» дигән повестьны укыл чыктым, ләкин бу сюжет мина ошамады Оригинальлек юк иде анда, ул дөнья опера репертуарында инде күптән билгеле булган Виолетта белән Мнмн язмышының тагын бер варианты гына. Революциягә хәтле чыгып килгән «Аң» журналының тулы тегелмәсен табып, шуны карап чыктым, ләкин анда да безне дулкынландырырлык сюжет табылмады Шуннан, әле яна гына акланган Кәрим ага Тинчуриннын «Беренче чәчәкләр» дигән пьесасына тукталдык. Дөрес. «Умырзая» дип аталган минем либреттоның, яза торгач, Кәрим ага пьесасы белән уртаклыгы бик аз калды, ләкин либретто өстендә эшләү өчен беренче этәргеч шул пьеса булды Шушы либретто өстендә эшләгәндә миңа Рөстәм абыйларның Париж Коммунасы урамындагы бәләкәй генә фатирларында да булгаларга туры килде. Шунда аның әнисе Мәрьям апа белән таныштым, ул пешергән тәмле-тәмле ризыклардан авыз иттем Арада мин гомердә дә ашамаган, хәтта исемнәрен дә ишетмәгән ризыклар да була торган иде Мәсәлән, «баганалы» дигән ризык. Рөстәм абыйларның революциягә хәтле зур завод тоткан атаклы байлар нәселеннән икәнлеген ул чакта мин белми идем, ул елларда Рөстәм абый бу хакта сөйләми торган иде. Алгарак китеп булса да әйтим Рөстәм абыйның әнисе Мәрьям апа шактый алдынгы карашлы, заманы өчен укымышлы хатын булу белән бергә, искиткеч чиста һәм пөхтә, аш-суга бик оста хатын иде, аныкы кебек тәмле гөбәдияләрне, катлы паштетларны минем башка бер җирдә дә ашаганым булмады. Тәмле ризыклар дигәч тә, Рөстәм Яхиннар барган саен мине гөбәдияләр, катлы паштетлар белән сыйлаганнар икән дигән фикер калмасын тагын. Юк, андый затлы ризыклар бәйрәм көннәрдә барып чыкканда гына була иде Күмәч кисәге белән чәй эчеп һәм чәйсез генә сөйләшеп утырулар да күп булды Рөстәм абыйлар, гомумән, шактый кысынкы яшәделәр Ул гомер буе акчага туймады, гомер буе башы бурычтан чыкмады. Мин либретто өстендә эшләгәндә эшемне хуплап, мактап кына торган Рөстәм абый, либретто язылып беткәч, кызганычка каршы, кинәт кенә суынды да куйды Андый зур әйбер өстендә эшләргә алыну очен кыюлыгым да җитми, сәламәтле! см начар, минем башым шул вак-тояк нәрсәләр язарга гына ярый, дип, опера язудан баш тартты Бүгенге күзлектән караганда әллә ни булмаса да, заманы өчен ярыйсы гына либретто килеп чыккан кебек иде, югыйсә. Күренекле композитор Роста и Яхин. Ел буе түккән хезмәтем бушка киткәч, мин бик рәнҗегән идем Рөстәм абыйга. Без шактый вакыт аралашмый яшәдек, опера спектакльләрендә, концерт залларында очрашкач та коры гына исәнләшеп китү белән чикләнә идек. Менә шулай — Рөстәм Яхиннан музыкаль җәмәгатьчелек көткән, Рөстәм абый үзе дә хыялланган, мин дә хыялланган опера язылмыйча калды. Кем һәм нәрсә гаепле булды мона? Композиторның күңеле күтәренке чагыннан төшенке чагы күбрәк булумы? Әллә минме? Бәлки, композиторларга илһам канатлары үстереп җибәрерлек либретто яза алмаганмындыр? Гомерем буе шушы сорауга җавап эзлим. Язмыштан узмыш юк, дигәннәр. Ахрысы чыннан да шулайдыр, озакламый язмыш безнең тормыш юлларыбызны яңадан китереп кушты. Илленче елларның икенче яртысында Рөстәм абыйларга Восстание урамыннан ике бүлмәле фатир бирделәр. Күп тә үтми, Язучылар союзы миңа да бер бүлмә бирде, ул бүлмә Кызыл Байрак урамының Восстание урамы белән кисешкән почмагында булып чыкты. Безнең кухня тәрәзәсеннән Рөстәм абыйларның аптека өстендәге квартиралары күренеп тора, эшкә барганда, эштән кайтканда мин еш кына балконда утырып торган Рөстәм абыйны күрәм, аңа кул болгап узам. Күршеләр булгач, яңадан аралаша башладык. Мәрьям апаның кан басымын үлчәргә бик еш чакыра торганнар иде. Ул елларда Мәрьям апа район поликлиникасына мөрәҗәгать итмәде дә бугай. Мин күрсәткән ягрдәмнән канәгать булып яши иде. Ярдәм дип, авыз тутырып сөйләрлек авыруы да булмады Мәрьям апаның ул елларда, бөтен зарлары картлык белән, склероз белән бәйле зарлар була торган иде. Еш кына кан басымы күтәрелеп куя, врачлар гипертоник криз дип атап йөрткән халәт килеп чыга, укол ясарга кирәк була торган иде. Хикмәт: мин кергәндә урын өстендә яткан Мәрьям апа кан басымын үлчәп, бер-ике миллилитр дибазол кадагач, сикереп тора да кухняга чыгып чәй әзерли башлый иде. Чәй өлгергәнче без Рөстәм абый белән тегене-моны сөйләшеп утырабыз. Билгеле инде, сүз күбрәк музыка турында була, Рөстәм абый үзенең яңа гына язган җыр һәм романсларын уйнап-җырлап күрсәтә, фикерем белән кызыксына Шушы фатирда яшәгәндә ул Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәремннән алынган шигырьләргә бөтен бер цикл язды, бу җырларны иң беренче тыңлаучылардан берсе мин идем шикелле. Музыкага мәхәббәт миндә кечкенәдән булса да, музыкаль зәвыгымның формалашуына Рөстәм абыйның да йогынтысы тими калмагандыр днп уйлыйм. Мәрьям апа чәй кайнатып йөргән арада, кайчакта чәй эчеп алгач та, Рөстәм абый дөнья классиклары Шопен, Падеревский, Лист, Рахманинов, Чайковскийларның фортепиано өчен язган әсәрләрен уйнап ала торган иде. Мәсәлән, Шопенның до-диез минор Экспромт фантазиясен мин беренче мәртәбә Рөстәм Яхин башкаруында ишетеп хәйран калган идем. Соңга таба мин бу үлемсез әсәрне исемнәре бөтен дөньяга билгеле Артур Рубинштейн, Дину Липатти, Белла Давидович һәм башка пианистлар башкаруында да тыңладым, ләкин Рөстәм абый уйнаганнан калган беренче әсәрләнү әле бүген дә истә. Өзеп әйтә алмыйм, бәлки, Рөстәм абыйнын минем алда инструменталь әсәрләр уйнавы очраклы хәл булмагандыр, бәлки шулай итеп миндә музыкаль зәвык тәрбияләргә теләгәндер, һәрхәлдә, ул опера сәнгате белән чамадан тыш мавыгуыма ирония беләнрәк карый, инструменталь һәм симфоник музыка белән дә кызыксыну кирәклеген әйтә торган иде Шунысы да истә бер көнне ул минем Пуччининың «Богема» дигән операсын тыңлап утырган чагыма туры килде. Мария Каллас һәм Джузеппе ди Стефаноның башкару осталыкларыннан һуштан язарлык хәлгә җиткән икәнлегемне күрде дә: — Каллас бөек җырчы, билгеле, ләкин иртәгә университетның Актлар залында Святослав Рихтер концерт бирә, син шунда эләгергә тырыш,— диде. Ничек эләккәнемне сөйләп тормыйм, шулай да эләктем мин Рихтерның ул концертына. Зал котырынып кул чапты, тик минем бер тамырым да кыймылдамады, хәтта нәрсәләр башкарганы да исемдә калмаган. Ни өчен шулай булды икән? Минем музыкаль культурам түбәнлектәнме? Оста уенчыны коридордан гына, ишек төбенә басып кына тыңлагангамы? Ә бәлки, бу кичтә даны бөтен дөньяга таралган артистны Алла, илаһи дигән сүзләрдән ясалган илһам дигән нәрсә ташлап китеп торган булгандыр? Хәтеремдә, Рөстәм абыйның рояле өстендә шактый озак вакытлар Чайковскийның балалар өчен язган «Ел вакытлары» дигән альбомы торды. Ара-тирә ул шул альбомны ачып, әле бер, әле икенче пьесаны уйнап җибәрә дә, безнең татар музыкасының ярлылыгына, балаларга атап язылган шундый әсәрләр булмауга ачынып куя иде. «Соң, яз, нигә язмыйсың?» дия торган идем мин андый вакытларда. Рөстәм абый Чайковскийның пьесасын уйнап бетерә дә: Чайковскийны уздырып җибәреп булмас шул, дип җавап бирә иде. Сон, узмаса узмас, килеп чыккан хәтлесе булыр Тәгаен белмим, әмма анын балалар өчен язылган «Нәни Чапай» дигән пьесасы шушы уй белән яшәгән вакытка туры килми микән9 Мондый сөйләшү минем күңелгә дә кереп калды булса кирәк. Күпмедер вакыт узгач, елның дүрт вакытын сурәтләгән кечкенә-кечкенә дүрт шигырь яздым, аларны Рөстәм абыйга күрсәттем. Ул шушы сүзләргә балалар өчен «Табигать күренешләре» дигән дүрт җырдан торган цикл язды Сирәк-мирәк шигырьләр язгалап куйсам да, мин үземне шагыйрь дип санамыйм Ләкин Рөстәм абыйның яңадан-яна җырларын ишетәсем бик кнлә иде. Шуңа, ахры, үз шигырьләрем булмагач, миндә бер шөгыль туды газета- журналларда, җыентыкларда басылып чыккан шигырьләрне укыйм да, музыка өчен ятьшищ шикелле тоелганнарын күтәреп Рөстәм абый янына керәм Аның Хисам Камалов сүзләренә язган «Умырзая», Зөфәр Шәйхетдинов сүзләренә язган «Аяз төндә айга карыйм да мин» дигән романслары шулай туды. Кызганыч, мин күтәреп кергән шигырьләрнең күбесе композиторда илһам уты кабындырып җибәрми иде. Хәтеремдә, бер көнне мин ана Клара Булатованың «Ә йөрәк соң, йөрәк нишләсен?» дигән шигырен алып кердем. Минем карашымча, бу шигырь «романс буласым килә!» дип үзе кычкырып тора. Ләкин Рөстәм абый шигырьне укып чыкты да, читкә куйды. «Бу шигырьдә поэзия да бар, фикер дә бар. ләкин ул фикер чәйни-чәйни кабатлап әйтеп бетерелгән инде, музыкага эш калмаган Мина музыка язу өчен әлләни зур фикере булган шигырь кирәкми Әнә Чайковский да үзенең романсларын җыен чүп-чар текстка язган», диде. Ул чакта мин композиторның бу сүзләренә җавап бирә алмадым. Бүген бәхәсләшер идем. Чөнки, беренчедән, Чайковский язган романсларның сүзләрен чүп-чар дип атарга тел әйләнми, аларнын һәммәсендә бәләкәй генә булса да шигъри фикер һәм хис бар. Икенчедән, Рөстәм Яхинның музыкабызның алтын фондына кергән җыр һәм романслары чүп-чар текстларга түгел, Габдулла Тукай белән Муса Җәлилнең тирән фикерле классик шигырьләренә язылган лабаса! 1966 елда мин яңа фатирга күчеп киттем. Фатирым шул Восстание урамында ук булса да, Рөстәм абыйларның күршесендә генә түгел иде инде Йокы алдыннан һава суларга чыккан Рөстәм абыйның тәрәзәдә ут күреп мина сугылулары бетте. Озакламый алар да өч бүлмәле яңа фатирга, Казаннын үзе хыялланган почмагына, Лесгафт урамына күчеп киттеләр. Без сирәк очраша башладык, вак-төяк йомыш белән бер-беребезгә кереп йөрүләр сирәгәйде Дорсс, «Әнигә синнән башка врач кирәк түгел», дип, Мәрьям апаның кан басымын үлчәргә чакыр- галыйлар иде, ләкин аппаратларымны күтәреп баргач, «Борчыган очен гафу итегез инде, зинһар, үлеп кенә китәсе кешегә врач чакырып йөдәтәсе дә юк та бит, югыйсә», дип Мәрьям апа кат-кат гафу үтенә торган иде Вак-төяк йомыш дигәч тө, хәзер генә шулай тоела инде ул, үз вакытында һәр йомыш зур шикелле иде. Бүген мәзәк итеп сөйләрлек, үз вакытында зур бер проблемага әйләнгән шундый бер «вак-төяк» йомышны искә алып китәсем кнлә Нык алга киткән социализм илендә бәяләрне хөкүмәт үзе җайга салып торганда яшәүләре рәхәт иде, /иш, коммунистик «җәннәтне» сагынып яшәгән кайбер адәмнәргә файдасы тияр, бәлкем Берзаман, 1968 елнын азагы иде бугай, мина Мәскәүдән кунак килеп төште. Яна елны каршылау табынына шул елларда бик затлы закуска булып киткән «Селедка в шубе» дигән закуска әэерләмәкче була бу (Кибетләрдә сатылмый башлаг анга шулай «тун киендереп» кенә ашау гадәте чыккандыр бәлки ул бичара тозлы балыкны?) Мәскәүнсң ГУМ дигән магазинында өчме-дүртме сәгать чират торып, селедка белән майонезын үзе алын кайткан, чөгендерен Казан базарыннан мин барып алдым, ләкин шул закусканы әзерләү өчен кирәкле тагын бер составны йомырканы табып булмый гына бит «Ярар, мин әйтәм, юк белән мәшәкатьләнмә, селедка килеш кенә, тотып кына ашыйк» «Юк, тун киендереп ясыйм, тап мггңа икс йомырка'» ди кунагым үзсүзлеләнеп Берничә таныш кибетчегә арт ишектән генә кереп мөрәҗәгать итеп карадым, ярдәм итә алмадылар Шунысын да әйтим, врач булып эшләгәч, минем аггдый кибетчеләрем бар. башка чакта үтенечемне җиргә салмын торганнар иде Колхоз базарында йомырка сатылмый. Базарный иң түренә фанерадан ясап зур Гкр игълан язып элгәннәр, шунда «Бүген безнен базарда түбәндәге бәяләр урнашты» дип итнең килосын, йомырканың дистәсен күпмегә сату тиеш теген язып куйганнар’ Язуын язганнар, тик ул игъланда күрсәтелгән арзан бәягә ггг сатучы ахмак та йомырка сатучы жүләр дә юк, сәүдә сафлары буп-буш, шар сугып уйныйсы гына калган Мәскәү кунагы алдында Казаныбыз өчен оялып, сөмсерсмне койган килеш өйгә кайтып барганда Рөстәм абый очрады Билгеле инде, мин башыма төшкән кайгы Казан тиклем Казанда ике йомырка таба алмый йөрүемне сөйләргә тотындым. Рөстәм абыйларның суыткычларында Мәрьям апа чәк-чәк пешерү өчен дип саклап тоткан берничә йомырка бар шсән, ияреп кереп, шуның икесен алып чыктым Кайтарып бирә белдемме шул йомыркаларны, юкмы — хәзер инде исемдә юк. һәрхәлдә, «Бурычка алган йомыркаларны кайчан кайтарасың?»— дап сораган кеше буйЛайы. • Композиторның әтисе Мөхәммәтхаҗи һәм әнисе Мәрьям ханым. Кайчак шундый вак-төяк йомыш аркасында аралашулардан көтелмәгән матур нәтиҗә дә чыгып куя торган иде. Рөстәм абый мин белгән елларда китап укуны яратмады «Укый алмыйм, минем башым бик тиз арый, укыганымны шунда ук оныта барам»,— дия иде Өендә шагыйрьләр «Музыка язмасмы икән» дип өметләнеп бүләк иткән шигырь жмеагыялврыннан башка китаплар күрмәдем диярлек. Шулай да к|йчак укыйаы кжлң иде аның, укырга берәр нәрсә биреп тор өле, дйп миңа керә иде Аңа “Мерюливың «Таманго» дигән повестен укырга тәкъдим иткәнем хәтердә, бу повесть минем үземне бик тетрәндергән иде. Шул сюжетка балет язып бумыймы икән дигән фикер дә туган иде. Рөстәм абый повестьны укып чыкты, ләкин балет язмады. Бу темага балет язу өчен Африканың музыкаль фольклорын яхшы белү кирәк, аны өйрәнеп торырга минем сәламәтлегем дә. вакытым да юк, диде. Икенче керүендә ул минем Шекспирның С. Маршак тәрҗемәсендә басылып чыккан «Сонетлар» җыентыгын карап утырган чагыма туры килде. Нәкъ шул көннәрдә Маршакка шушы тәрҗемәләре очей ^енин премиясе бирелгән иде, бу нәрсә Рөстәм абыйның да го.тагЫия ксрВәН оулып чыкты Җыентыкны ачкалап карады да, алып торыйм Рле; Дип өенә ji алып'Чыгып китте. (Ходай гафу итсен инде, ул бу китапны кире ка>гарЫп бирүне Ьйь/тты гына түгел, исенә төшергәч тә кайтармады, әллә саташып, әллә аңлы рәвештә «Мин бу китапны үзем сатып алдым’» — дип җавап бирде.) Күпмедер вакыт үткәч ул миңа Шекспир сонетына язылган гаҗәп матур романс уйнап-җырлап күрсәтте. «Ярар, шушы тиклем матур романс язгач, бу китап сиңа инде алайса,- дидем.— Бәлки, тагын язарсың». Ялгышмасам, Рөстәм абый Шекспир сүзләренә тагын бер романс язган иде, ул аны миңа уйнап та күрсәтте Нир^лле, Тик бу романсның язмышын белмим. Рөстәм абыйлар Лесгафт урцЛына, күмАЙЬзиггкәч, безнең суына башлаган мөнәсәбәтләрнең яңадан кызың, ки гүёао апа Рахманкулова сәбәпче булды. (Укучының җырчы артистка Мәрьям ТЙхманкулова белән композиторның әнисе Мәрьям апаны бутамавын үтенәм.) Мин кечкенәдән Мәрьям Рахман- кулованың җырлавын яратып үстем. Ул опера театрында эшләп йөргән елларда, үзем дә танылып килгән «өметле яшь драматург» булгангадыр инде, бәлкем, мин җырчыларыбызның бөтенесе белән дә диярлек танышып беттем, ләкин Мәрьям апа белән танышырга туры килмәде. Хөрмәтем бик зур вде минем Мәрьям апага, аны музыка сәнгатебезнең бер алиһәсе ксбегрәк итеп саный идем, шуңа янына үзем килеп, танышып китәргә әрсезле! ем җитмәде Ә рәсмм рәвештә танышуның җае чыкмады 1959 елда «Инде сез хәзер Карменны җырлый алмыйсыз!» дип, үзе оештырышкан, беренче нигез ташларын үзе салган, егерме елдан артык эшләгән театрдан Мәрьям апа куалап чыгарылгач, мин бик аптыраган идем. Чөнки бу әле җырчының Няня, Графиня, Любовь, Азучена, Тугзак ана, Җиһан карчык кебек партияләрне менә дигән итгереп башкарган чагы иде. Мәрьям апа Рахманкулова белән Рөстәм абыйның якын кардәшләр икәнлеген мин белә ндем, җырчының театрдан чыгарылгач булган рухи халәтен күз алдыма бик яхшы кигергәнгә «Алып бар әде мине Мәрьям апа янына, студент чакта акча булмады, бер кочак чәчәк илтсп бирим әле үзенә, күңеле күтәрелеп китәр, ичмаса!» дип, Рөстәм абыйга мин куп ялындым, алып бармады Әллә вакыты булмады, әллә теләмәде, әддә берәр башка сәбәп булды. Сәнгать катлаулы һәм астыртын интригалар белән туды өлкә, һәммәсен дә аңлап бетерү читен. 1976 елда Татарстан радиосы 75 яшен тутырып килгән җырчының мона тиклем беркайда, беркем җырламаган татар халык көйләреннән торган коцертын тапшырды. Ул гаҗәп үзенчәлекле концертта рояль партиясен Рөстәм Яхин алып барды- Бу концертны тыңлагач, билгедс инде, минем Мәрьям апаны күреп танышасы килүгә булган күптәнге телә?еМ янадан кабынып китте, «Алып бар мине Мәрьям апа янына!» дип, яңадан Рөстәм абыйны тыкырдата башладым. Берничә көннән мине Рөстәм абый Марьям ана Рахманкулованың Патрис Лумумба урамындагы фатирына алып барды. Театрда эшләгән елларында мин янына барырга кыймый йоргән, кырыс һәм коры шикелле булып күренгән Мәрьям апа шат күңелле, зур зәвыклы һәм акыллы хатын булып чыкты Мине иң нык гаҗәпләндергәне шул булды: 75 яшен тутыр! ан Мәрьям ападан җор сүз, шуклык, уен-көлке белән генә әйтеп куелган дкыллы фикерләр бөркелеп тора иде. Анекдотлар тыңларга да ярата, аларны үзе дә оста итеп сөйли белә Беренче булып Мәрьям ападан ишеткән, шул еллар өчен тшшк булган бер анекдот ны искә төшереп китәсем килә. Леонид Ильич Брежнев өендә газеталар карап утыра икән, ишектә кыңгырау шалтырый. Авызына протез тешләрен шалтыр-шылтыр иттереп тутыра-тутыра (Мәрьям апа бу хәрәкәтне искиткеч оста итеп ясап күрсәтә иде) Леонид Ильич шнек катына килә, куен кссәсенән бер бит кәгазь чыгара һәм шунда язылганны кычкырып укып җибәрә. — Кем бар ан-да? Җавап бирүче булмагач, Леонид Ильич кире урынына кнлеп утыра, ләкин кыңгырау тагын кабатлана Леонид Ильич тагын шнек катына килә, куен кесәсендәге язуны чыгарып, тагын укый Кем бар ан-да? Җавап тагын булмый. Шулай әллә ничә тапкыр кабатлана. Ниһаять, түземе бетеп, Леонид Ильич ишекне ачып җибәрә Ачса каршысында Суслов басып тора’_ ми-ха-ил Андрс-ич! да Леонид Ильич Мин, кем бар ан-да, дип со-рап торам ла-баса! Ник сез жа-вап бир-мм-сез? - Кадерле Леонид Ильич, дип җавап бирә Суслов - Сеэяен тирән акыл белән биргән соравыгызны мин ишетеп торам, җавап бирә алмыйм, җавабымның тексты өйдә онытылып калган ШУНЫ да иска ташерел үтү артик булмас картлардан һам картлыктай колеп чыгарылган бу анекдотны 7S яшен тутырган Мирым апа Рахманкулова мина 1977 елда. Брежнев Советлар Союзы тахетенда але бик аш утырган чакта С0ЙЛКилачакт.1 Марьям апа турында к гр лектор я ту алла насыйп була, а™ юк. тагын ШУНЫ айтеп үтәсем кггла - Мартям апа Рахманкуловада бнх күбебезгә җитешмәгән сыйфат үт кимчелекләре турында шакрып кнлеп сайла алу бар иле Бгпсн.г гримнар салып күп еллар театрда тиңләгәнгәдер инде. Маркам аланын борыны кызарып тбра иле Хатын кьп очегг бигрәк таартистка булган кешсочен «Уйлап бетер, есез күңелсез хал бат инде бу. югынса Шуны иста тотып. «яМапь.м аланын йозена (!ик текәлм. карамас» тырыш» илем Әлла шуны «гел, үзаген кызарып торган борыныннан мазах вевп. тормышында булган бер эпизодны сөйләп бирде Мәрьям апа. Күптәнге бер танышы белән врачка чират көтеп торалар икән. Мәрьям Маннановна,- дип сорап куйган әлеге танышы _ Сезнең бу кызыл борыныгызны күреп, өч борынга «колхозмга керергә чакырмыйлармы әле? Шушы эпизодны сөйләп, Мәрьям апа рәхәтләнеп көлеп алды. Үз-үзеннән менә шулай көлә алу кешенең көчле характерлы булуы турында сөйли. Мәрьям апа белән якын кардәшләр булсалар да, кызганычка каршы, Рөстәм абыйның характеры моның нәкъ киресе иде ул үзендәге юк кына кимчелекләр өчен дә тирән кайгыга батып, ачы кичерешләр кичереп яшәде. Мәсәлән, без танышкан вакытта аның битендә бер миң бар иде. Шул миң өчен хафаланып, кистерим микән, юк микән дип, кайгырып-картаеп йөргәне хәтердә. Мәрьям апаның Рөстәм абый белән бергәләп әзерләгән концерты әле яңгырап үткән генә көннәр булганга, аның өендә өчәүләп очрашкан вакытларда, табигый инде, күбрәк татар халык җырлары турында сөйләшә идек. Әй, бар ла бер матур борынгы көй, егетләр! дип өзгәләнеп әйтеп салды Мәрьям апа шулай сөйләшеп утыруларыбызның берсендә.—Үтте гомерем шул көйне җырлыйсым килеп. Сүзләре юк! «Халык җырлары» дигән әнә шул китапны баштанаяк укып чыктым, менә шушы көйгә ятышлы сүзләр тапмадым. Мәрьям апа сикереп торып, пианиносы янына килеп утырды да, уйнап җибәрде. Шам Шәриф көе ич бу!- диде Рөстәм абый, көйнең беренче такты яңгырауга. Түгел!- дип килешмәде Мәрьям апа.— Шам Шәриф көенең мелодиясе башка булган, күрәсең, ул онытылган. Ә сүзләрен беләм мин Шам Шәриф көенең. Тик ул сүзләрне бу көйгә җырлап булмый, размерлары туры килми. Менә ул сүзләр: Шам Шәрифкәй дигән һай калада Кич ахшамсыз капка ябылмас. Үткән гомер белән калган хәтер Сатып алыйм дисән табылмас Соңгы ике юлын даһи юллар дип санарлык бу җырны Мәрьям апа әлеге көйгә җырлап та карады, тик җыр көйгә сыеп бетмәде. Бу көй турында белгәнемне мин дә кыстырып куйдым. Александр Сергеевич Ключарев «Казан татарлары көе» дип скрипка өчен эшкәрткән бу матур мелодияне элегрәк елларда радио Халидә Әхтәмова башкаруында еш тапшыра торган иде. Шушы көйнең бер гадиләштерелгән вариантын минем әнкәй гомер буе җырлап йөрде, тик аның «репертуарында» бер генә куплет бар иде: Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Бик вафасыз дөньядыр бу. Кара чәчне, энҗе тешне Гүргә салган дөньядыр бу. Халык җырларының «тәмен» яхшы белгән Мәрьям апага бу фәлсәфи сүзләр ошады, ләкин аның фикереңчә, рәхнмссз-шәфкатьсез дөнья турындагы бу дөрес фикер бераз уйнаклабрак та, боргаланып-сыргаланыбрак та торган мелодиягә ятып бетми иде — Әллә нинди генә кокетство бар кебек бу көйнең бормаларында, - диде Мәрьям апа. Инструмент янына Рөстәм абый күчеп утырды. Кокетство гына түгел, фәлсәфи тирәнлек бар бу мелодиядә, диде Рөстәм абый, көйгә яңадан яңа төсмерләр, гармонияләр табып уйный-уйный.— Искиткеч мелодия бу! Әгәр безнең бабаларыбыз монгол явы белән Азиядән килгән вәхшиләр булса,— белмим, шушындый нечкә хисле мелодия туар идеме икән7 Шәһри Болгарлар заманыннан килгән көйдер бу. Бәлки, аның сүзләре булмагандыр да, бәлки аны берәр инструментта гына уйнаганнардыр. Мелодияне скрипка өчен эшкәрткән Александр Сергеевич аны бик яхшы аңлаган. Берничә көн мин борынгы Шәһри Болгарны, аның урамнарын, кешеләрен күз алдыма китерергә тырышып йөрдем, күз алдыма җәйге айлы төн килде. Яраткан кызына үзенең мәхәббәтен ничегрәк итеп җиткерәсең белмәгән бер яшь егет, камыштан сорнай ясап, күл буенда әлеге гаҗәп матур көйне суза. Уйлана торгач, менә шушы шигырь килеп чыкты: Шигырь Мәрьям апага да, Рөстәм абыйга да ошады, шушы сүзләр белән алар әлеге көйне магнитофон тасмасына яздылар, җыр радио аша тапшырылды Сүз чыккач, шунысын да әйтим, мин язган шигырь исемсез иде, «Сорнай моңы» дигән исемне аца Мәрьям апа тапты. Минем өчен онытылмас көннәр булды ул Мәрьям апа Рахманкуловага 75 яшь тулган көннәр. Мин кечкенәдән табынып килгән шәхес белән танышып кына калмадым, аның күп еллардан бирле җырларга хыялланып йөргән көенә сүзләр дә язып бирә алдым, ул сүзләрне яраткан җырчым авызыннан ишеттем Мәрьям апа исем кушкан бу шигырь бәхетле шигырь булды, күп тә үтмәде, шушы ук сүзләргә Рөстәм абый да музыка язып куйган булып чыкты Көй мина бик ошаса да, Мәрьям апа яраткан мелодиягә атап чыгарылган текстның бүтән музыка белән файдалануын өнәп бетермәдем «Алайса, шушы мелодиягә тагын бер шигырь яз, синең сүзләрдән илһам алып туган музыка синен белән калсын инде», диде Рөстәм абый Мин яздым Ул шигырь «Кин аланда таң алдыннан» дип башлана. Шигырь Рөстәм абыйга ошады, ләкин ул бу тсктсның әлеге мелодия өчен ваграк булуын әйтте, әнә шул «Сорнай моңыиндагы шикелле фәлсәфәсе булсын шигыреңнең, диде. Мин зуррак темага шигырь уйлап йөргәндә Рөстәм абый бу текстка романс язып куйган булып чыкты Башка текст язып булмады, «Сорнай моңы» җырчыларның репертуарына Рөстәм абый музыкасы белән кереп китте Бу музыканы Марсель Сәлимжанов та яраткан иде, ул аны Качалов исемендәге театрда минем «Әниемнең ак күлмәге» дигән пьеса буенча куелган спектакльдә файдаланды. Җыр Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репертуарына керде, ансамбль белән дөньяның бик күп илләрендә булып кайтты Минем уйлавымча, Рөстәм абый йөрәгеннән чыккан бу мон композитор тудырган иң матур мелодияләрнең берсе. Гомеренең соңгы елларында больницага ятып, үзенең ап-зарларыннан бераз арынып чыга торган гадәте бар иде Рөстәм абыйның Кайсы елны икәне исемдә түгел, Татарстан урамындагы фатирда торып яткан чаклары. Республика больницасының неврозлар бүлегенә кереп яткач «Яныма килеп кит әле’» дип шалтыратты Барсам Рөстәм абыйны танырлык түгел. Ябыккан, чыраенда яшәү нуры беткән Ни булды сиңа, Рөстәм абын, нигә болай ябыктың7 дидем Врач буларак, башыма бик шөбһәле уй килде Беттем мин, үләсе генә калды, дип җавап кайтарды Рөстәм абый Тик болай озак ятып үләсем килми Үтснәм синнән, тиз генә үлеп китү өчен яса миңа берәр укол! Мондый үтенеч белән ул мина берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәләп килде. моңа тиклем мин аның мондый үтенечен шаяртуга юрап, сүзне икенчегә борып җибәрә торган идем Бу юлы алай эшли алмадым Шактый озак сөйләшеп утырдык без больница бакчасында Телендә һаман бер сүз- башым эшләми, берни яза алмыйм «Соң. мин әйтәм. яза алмасан язма, инде язганын кадәрссе дә бик җиткән Иҗат Бер яшь егет төн йокламый, Өзелеп-өзелеп уйный сорнай, Күкеле бер яшь кызны уйлый: Чәчләре төн, йөзләре ай. Йоклый алмый җиткән кызлар, Бигрәк чибәр егете, дип, Кемне сөяр, кемне назлар, Кемне итәр бәхетле, дип Йоклый алмый ята картлар. Ай-Һай, егет өзелә дә, дип Шулай янган-көнгән чаклар Бар иде бит бездә дә, дип Тик яшь кызкай, йөзләре ай. Тәрәзә ачмый, йөгереп чыкмый. Гыйшык хәлен әле белми, Гамьсез йоклый, тыныч йоклый. Роствм Яхин хатыны Аә.ш-кә ханым белен. кешеләрендә була торган хәл ул. Әнә бнт Россини да 38 яшендә яза алмый башлаган, ләкин аңа карап үзен-үзе үтермәгән, тагын кырык ел яшәгән». Берничә көннән сирень чәчәкләре күтәреп бардым мин моңа. Чәчәкләрне Рөстәм абый яратты, хуш исләрен иснәп, текәлеп-текәлеп карап утырды да, тәгәрәп чыккан күз яшьләрен йодрыгы белән сөртеп алды. Кара, яшь чакларны искә төшерде бит әле синең бу чәчәкләрең,- пиле Без яшь чакта, сугышка кадәр, хәзерге купшы канәферләр, лаләләр юк иде бит, бар булган чәчәк шушы сирень дә, ландыш белән шомырт иде. Минем үземнең яшьлегемдә дә шулайрак булды. Сугыш вакытында, алтын- чымыҗиденчеме класста укып йөргән чак, класста үземә ошаган бер кызның парта тартмасына күзенә күрсәтмичә генә илтеп куйыйм әле, дип, зират өстендәге сиреньне сындырган өчен әткәйнең бик каты әрләгәне истә. Шуларны уйлап төн йокламый чыккач, иртән «Сиреньнәр» дигән шигырь туды. Шигырь Рөстәм абыйның больницада яткандагы рухи халәтенә бик туры килә шикелле тоелды һәм мин аны аңа больницага илтеп бирдем. Эчемнән генә сәламәтлеге таушалып беткән композитор, соңгы куәтен җитеп, «Аккош җыры» булып калырлык берәр романс язып куймасмы дип хыялландым. Шигырьне ошатты Рөстәм абый, ул аңа больницада ятканда ук музыка да язды, ләкин бу музыка композиторның үзен дә канәгатьләндерми иде, миңа да ошамады. Өйгә чыккач та композитор бу шигырьне гел янында тотты, кат-кат әйләнеп кайтып, әллә ничә вариант музыка язды, ләкин хатыны Хәлимә ханымның әйтүенә караганда, ул музыкаларның берсе дә авторның үзенә ошамаган һәм аларны миңа Рөстәм абый күрсәтмәде дә. Маэстроның күңеленә Ходай тәгалә сипкән энҗе бөртекләре чүпләнеп беткән булган иде инде, күрәсең. Менә ул, Рөстәм абый үзенең соңгы көннәрендә музыкага саласы бик килсә дә, сала алмый калган шигырь: ырык елга якын аралашып яшәсәк тә, Рөстәм Яхинны мин яхшы белә идем, дип әйтә алмыйм. Катлаулы һәм шактый авыр холыклы кеше иде ул. Бер карасаң— ачык чырайлы, аралашуны, сөйләшүне ярата торган кеше, сәнгать һәм әдәбият хәлләре белән генә түгел, дөнья хәлләре, сәясәт белән дә кызыксына. Икенче карасаң һичбер нәрсә белән кызыксынмый, һичбер нәрсәдә йомышы юк. Бер очрашканда искиткеч әдәпле һәм мөлаем кеше, вакытың булса, әйдәле, пожалуйста, безгә керик әле, бер яңа әйбер язган идем, шуны тыңларсың, дип өенә чакыра. Икенче очрашканда йөзен кара болыт баскан, телендә гел аһ-ваһ, гел үзенең кәефсезлеге, булган да, булмаган да авырулары турында сөйләп тора. Җырның сүзен төшереп калдырып булмаган кебек, композитор Рөстәм Яхнн турында сөйләгәндә дә бер нәрсәне әйтми калдыру мөмкин түгел: гомере буе аның башында бер бәйләнчек уй— idee fixe яшәп килде (һәрхәлдә, мин аны белгән еллардан башлап.) Аның күңеленә бик еш үз-үзен үтерү турындагы уй килә торган иде. Мин икеләнмим: ул үз-үзен үтермичә җитмешне узганчы яшәгән икән, моңа очрак түгел, аңарда бу эшне эшләрлек ихтыяр көче булмау сәбәп. Парадокс шунда: миңа үләргә ярдәм ит, берәр укол када, зинһар! - дип Рөстәм абый миңа, гомерен кешеләрне дәвалауга, үлемнән алып калуга багышлаган врач кеше янына килә торган иде. Кемнәндер ишетепме, кайдандыр укыпмы,— җиңел генә үлеп китүнең юлын да тапкан Ул - шактый зур дозада ясалган морфий инъекциясе. Башта кәефләнеп китеп, эйфориягә киләсең, аннары тирән йокыга таласың да, ансат кына үлеп китәсең. (Аның йокыга талганын күреп, якыннары Чайковский балетындагы Аврораның уянуын кул кушырып К Хуш исле нәфис сиреньнәр Яшьлегем чәчәкләре. Иң беренче мәхәббәтнең Мәңге якты ядкаре. Нигә сирень чәчәк атса, Күңелгә шатлык тула. Еракта калган яшьлекләр Кире кайткан күк була? Беләм, бусагам төбенә Картлыгым килеп яткан. Тик мин яшь, чөнки бакчада Сиреньнәр чәчәк аткан. Мин үлгәч, каберем өстендә Сиреньнәр чәчәк атсын, Узган-барган юлыксын да. Кайгыларын онытсын. Тагын шундый бер деталь. Бик теңкәгә тигәч, сынап карарга булдым мин моны. «Ярар, дидем, бу тиклем ялынгач, ясамый булдыра алмыйм Ләкин син әйткәнчә, өеңә килеп түгел, өеңдә синең хатының, синең кинәт кенә үлеп китүеңнең сәбәпләрен тикшерергә килгән сорау алучыга Хәлимә ханым «Шәриф Хөсә- снов кына килеп киткән иде», днячәк. Минем әле яшәп туйганым юк, синең аркада төрмәгә кереп утырасым да килми. Әйдә, кил Куйбышев мәйданына, берәр кешесез подъездга алып кереп ясармын» Билгеләнгән вакызта билгеләнгән урынга килдем. Рөстәм абый килмәде. Мин шактый коры һәм каты кеше булсам кирәк. Авыр туфрагы җиңел булсын, «Үтер мине!» дип бик аптыраткан чакларда сүгеп тә ташлый торган идем мин Рөстәм абыйны Рәнҗи торган иде Шундый бер очрак хәтердә. Әле мин Кызыл байрак, ул Восстание урамының 38 иче йортында яшәп ятканда (1964 елнын язы булырга тиеш) йокларга ятам дип кенә йөргәндә Рөстәм абый килеп керде Аннан алдана кичтә дә шулай соң гына кереп, аптыратып бетергән иде, депрессиядә чагы, ниләр сөйләргә кереп килүе алдан билгеле Иртәгесен якшәмбе, поликлиникага дежур торырга барасым бар ишек төбеннән уздырмадым мин моны «Тагын шул бер балык башын чәйнәргә булсаң, кертмим, мин инде йокларга ятам'» дидем Бик рәнҗеп чыгып китте, яшь белән мөлдерәп тулган күзләре бүген дә күз алдымда Рәнҗи, ләкин ачу саклый белми иде Кирәк бит шушы куалап чыгаруымнан соң иртән торып, дежурга чыгып китәргә* йөргәндә күрше марҗа телеграмма кигереп тоттырды Апалар янына кунакка киткән әнкәй Мәскәүдән кайтып килә икән, шуны каршы алуны сорап сукканнар Минем викой авыл карчыгы, бер авыз русча бедми. анда монда Йрганда үчен утыртып жпборү. кайтканда каршы тошен ыу кирок Поезд берничә сәгатьтән кнле.1 жяичок. ..акнн де.урствога чыкмын калу арамый Шалтыратып кына вйтергв үземдә да. туганнарда да телефон да юк чак Ншплар- пРБашка чара капмагач, күршелеге Ростам абын авына керле» Кнчоге мхюн сон мннем белән сәйлошен тг> тормас, ишеген генә ачып карар да. шалт иттереп вбып куар дип курыккан идем Алай зшламоде. анкаиве каршы тншеп алырга Р"’*Де!Х:твомны сәгать очта йомгаклап, йогерен ойго кайтсам, оем бикле Мггскоү поезды вакытында килгән иде. югыйса. моны мин эштә чакта ук шалутырып көткән шикелле көтәрләр, дип уйлый иде булса кирәк!) «Син врач, теләсәк, җитәрлек кадәр дозада морфий таба аласын, пожалуйста, яса мина шул уколны!» дип ялвара, ялвара гына түгел, бәйләнә торган иде ул кайчакларда. Үләсе килүенең сәбәбе һәрчак бер була торган иде: минем баш миемдә склероз, башым эшләми, берни яза алмыйм. Үзенең бетешкән-чирләшкә кеше икәнлеген расларга медицина институты студентлары өчен хан заманында басып чыгарылган, аның өстәл китабына әйләнгән бер дәреслеге бар, сш кына шул дәреслекнең билгеле битен ачып, астына сызып куелган юлларны укырга куша иде Баштарак мин аның мондый сүзләренә әлләни игътибар итмәдем, чөнки аның: «Башым эшләми, берни яза алмыйм!» дип уфтанулары халкыбызның музыкаль культурасына энҗе бөртекләре булып кергән «Моабит дәфтәре» шигырьләренә музыка язган елларда да булды. Тора-бара, бик тенкәгә тия башлагач, әйтә торган идем: — Рөстәм абый, акылыңа кил! Ничек инде мин, врач булган кеше, андый эшкә барыйм? Шундый җинаятьне эшләрлек көч тапсам да, аның гөнаһсын кая куярмын? Вөҗдан газабына ничек чыдармын? Болары турында ул бик уйламый иде шикелле. Депрессия басып киткән полосалар кайчак берничә атнага сузыла, атна саен диярлек кереп «Укол ясап үтер мине!» дип ялвара, үзе дә газаплана, мине дә газаплап, туйдырып бетерә иде. Әйтә идем аптырагач Рөстәм абый, синең үләсең килми, син кыланасың гына. Үләсе килгән кеше үлүнең бер юлын таба инде ул, мине үтер дип врач янына килми! Шулай әйтергә нигез дә юк түгел иде шул. Уйлап карагыз Бүген «Минем башым эшләми, миңа бу дөньяда кызык калмады, миңа үләргә ярдәм ит!» дип ялына. Ә берничә көннән бу турыда онытып, үзенә нәүбәттәге мактаулы исемне бирү турындагы указның чыкмый торуына борчыла. Бүген: «Берни яза алмыйм, кешедән оят. Кеше, өч бүлмәле фатирда икәү генә яшәп яталар, бернәрсә язганы юк, дип әйтә торгандыр. Үләргә ярдәм ит миңа, зинһар!»— дип ялвара. Шуннан соң күп тә үтми, өч бүлмәле менә дигән фатирын ташлап, дүрт бүлмәлссснә күчеп китә. Кайда монда мантыйк? тыратып белдем. Нәрсә булды икән? Йөгереп Рөстәм абыйларга кердем — аяда Мәрьям апа ут йотып утыра, Рөстәмнең вокзалга дип төшеп киткән җирдән әле һаман кайтып җиткәне юк, ди Киттем вокзалга трамвайга утырып. Барсам, вокзал эчендәге утыргычларның берсендә әнкәй кайнар чәй белән сумса ашап утыра, янына посттагы солдат шикелле Рөстәм абый баскан. Күрмәгән-белмәгән кешегә ияреп китәргә—әнкәй, йодрык хәтле авыл карчыгын әллә ничә төенчеге белән вокзалда бер ялгызын калдырып китәргә - Рөстәм абый курыкканга шулай килеп чыккан икән. Рөстәм абый әнкәйгә буфеттан кайнар чәй белән сумса да алып килеп биргәң. Тәкәллефләнеп маташмыйм: аның урынында мин булсам, үземне кичә генә бусага төбеннән уздырмыйча сүгеп чыгарган кешенең әнисен сумса белән сыйлау түгел, каршыларга барып та мәшәкатьләнеп тормас идем. өстәм Яхинның музыкасы турында әйтелгән фикерләр инде шактый, киләчәктә әле тагын да күбрәк әйтелер. Мин музыка белгече түгел, шуны күздә тотып булса кирәк, бу истәлекләрне язуымны сораган чакта ук миңа композиторның музыкасына кагылмаска куштылар. Консерваторияләрдә укып йөргән әфәнделәр һәм ханымнар шулайрак бит инде алар: кесәләренә консерватория дипломы салып куялар да, үзләрен күкләргә ашып, Аллаһы тәгаләнең үзе белән чәкештереп сөйләшкән кеше кебегрәк тоталар, безнең ише консерваторияләрдә укымаган бахырларга югарыдан гына карыйлар, музыка турында фикер йөртү өчен безне вәкаләтсез дип саныйлар. Хәер, үзләрен мактаганда алар безнең вәкаләтсез икәнлегебезне оныталар. Тәнкыйть сүзләре әйтә башласаң гына, консерватория бетергән булмавыбызны искә алып, музыка шикелле илаһи сәнгать турында фикер йөртергә хакыбыз юклыгын әйтәләр. Урыны җәннәттә булсын, мәрхүм Рөстәм абый Яхинда да бу гадәт юк түгел иде. Мин мондый караш белән килешә алмыйм! Нишләп әле безгә, тыңлаучыларга, үзебез өчен язылган, үзебез тыңлаган (еш кына хәләл акчабызны түләп!) музыка турында фикер йөртергә ярамый? Музыка— консерватория бетереп чыккан берничә бөртек музыка белгече өчен генә язылмый лабаса! Рөстәм Яхин белән күп еллар аралашып яшәгән, ул язган музыканың күп өлешен яраткан (барысын да түгел!), үземә калса, шактый яхшы белгән тыңлаучы буларак, минем аның музыкасы турында да үз фикеремне әйтеп китәсем килә, ялгышсам башкаларның да фикерен тыңларга әзер. Композитор Рөстәм Яхин бик катлаулы кеше иде, ул күп еллар дәвамында үлем турында уйлап, үз-үзен үтерү турындагы бәйләнчек фикер белән газап чигеп яшәде. Мин аның башкалар шикелле, бөтен дөньясын онытып, күңел ачкан, кәеф-сафа сөргән чакларын күрмәдем. Минем күңелемә ул моңсу һәм сагышлы кеше булып кереп калды. Аның биографиясе дә шактый катлаулы. Октябрь революциясеннән соң бар байлыгын, бар булган мал-мөлкәтеп ташлап качкан, илдән илгә күчеп йөри-йөри хәерчелеккә төшкән, соңгы чиктә Америка Кушма Штатларына барып егылган, шунда туган илне сагынып, кан-яшь түгеп яшәгән, шул чит-ят туфракта вафат булып калган һәм яшәп яткан якын туганнары бар иде аның. Күз алдында булып узган 1937—38 нче еллар мәхшәре дә, халыкның аннан соңгы еллардагы ачы язмышы да әсәрләнүчән художник йөрәгендә кыздырган тимер белән уеп алгандай эз калдырган булырга тиеш ләбаса. Димәк, илдәге һәм шәхси тормышындагы фаҗигаләр композиторның иҗатында теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш табарга тиеш иде — бу күптән билгеле аксиома. Шәхси тормышлары шоп-шома гына булмаган, шактый фаҗигале булган Бетховен, Шопен, Лист һәм Чайковский кебек композиторларның әсәрләрендә бу нәрсә ярылып ята. Дөрес, яман аты чыккан социалистик реализм кысасы эчендә генә тьгрмашырга рөхсәт биргән тоталитар режим шартларында иҗат кешеләренең хәле башкачарак булды. Шуңа карамастан, Рөстәм Яхинның замандашлары Прокофьев һәм Шостакович үзләренең әсәрләрендә XX гасыр чумасы коммунизм кешелеккә китергән афәтне бик оста тасвирлап калдырдылар Бәлки, ялгышамдыр, тик минемчә, Рөстәм Яхинның әсәрләрендә чынбарлыкның асылына ишарә ясаган, аның шәхси тормышындагы халәтне чагылдырган, аны үлем турында уйлап, газап эчеп яшәргә мәҗбүр иткән караңгы темалар юк дәрәҗәсендә. Композиторның иң зур әсәре булган Оркестр белән фортепиано өчен язылган концертта, шәхсән мин үзем, андый авазларны бөтенләй диярлек ишетмим. Р Кечкенә күләмле инструменталь әсәрләреннән дә күбрәк оптимизм чәчрәп тора. Бу хәл мине бик гаҗәпләндерә. Нигә шулай? Республика больницасының неврозлар бүлегендә дәваланып чыкканы булуга карамастан, фактлар һәм вакыйгалар турында төптән уйлана, аларга тирән анализ ясап, дөрес нәтиҗәгә килә белә торган кеше иде ул. Шушы уңайдан, үземнен бу язмаларның ахырында әйтәчәк фикеремне раслау рәвешендә, күп еллар дәвам иткән аралашулар вакытын ла булган тагын бер-ике нәрсәне искә аласым килә. Мин үземә ошаган, үземне дулкынландырган шигырьләрне күңелдән ятларга яратам Кайчак, үзем дә сизмәстән, сөйләгәнемне җүпләү өчен, кайсы да булса шагыйрьдән берәр цитата китерү гадәтемә әйләнгән, шушы гадәтем белән кайбер дусишне туйдырып та бетердем бугай инде Рөстәм абый минем бу гадәтемне яратмый, миннән көлә торган иде - Кайчан инде син кеше сүзе сөйләп йөрүдән туктыйсың? Кайчан үз сүзләрең белән сөйләргә өйрәнәсең?! Шулай диюенә карамастан, кайчак миңа ошаган шигырь ана да ошап куя, аны да дулкынландыра иде. Мәсәлән, Анна Ахматованын «Диңгез буе соне- тымвдагы: И кажется такой нетрудной. Белея в чаше изумрудной, Дорога, не скажу куда, дигән үлем турындагы моңсу юлларның аша бик нык дулкынландырганы хәтердә. Ялеялс, язып бир әле миңа шуны, дип, бу юлларны кәгазь кисәгенә яздырып та алып чыгып китте. Берничә көн үткәч, әйләнеп керде, /Ахматованың теге шигырен син баштан-аяк беләсеңме, белсәң, язып бир әлс, бәлки мин бу сүзләргә музыка язармын, диде. Тик ни сәбәптәндер, язмады Шагыйрәнең хакимият тарафыннан кыерсытылган булуы комачаулагандыр, бәлкем Икенче бер вакыт аны Бертольд Брсхтнык барабаннар кагып килгән сарыклар турындагы җыры тетрәндерде Вот идут бараны. И бьют в барабаны. А шкуру барабанам Дают бараны сами Кайсы елны икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, минем Кызыл байрак урамындагы бүлмәдә яшәгән чак (мин анда 1958 66 елларда яшәдем), шушы юлларны сөйләгәч, Рөстәм абын шаркылдап көлеп җибәрде, ләкин бик тиз көлүдән туктап: - О, потрясающе! Слушай, бу бит безнең хакта' С овет кешеләре турында әйтелгән сүзләр ич бу! Потрясающе* Күз алдына китер Кызы i мәйдан буйлап барабанар кага-кага, юлбашчыларның рәсемнәрен күтәреп, «Яшәсен'» дә «Яшәсен!» дип кычкыра-кычкыра сарыклар колоннасы кил.» Ничек әле ипчек'’ A шкуру барабанам дают бараны сами шулаймы? Потрясающе' дидс Брсхтнын бу юллары совет кешеләрен күз алдында тотып язылмаган, әлбәттә Ләкин фашизм белән большевиклар урнаштырган тоталитар режимнар га кул чабып, барабаннар кагып яшәгән кешеләр арасында аерма юклыгын Рөстәм абый бик вакытлы тотып алды Менә шушы уртаклыкны аңлый белгән кеше искиткеч гүзәл әсәрләр белән берраттен диеталарча миллион бер тенаһеыз мтандашларык һ..м замандашларын атып яисә кониигграгиюн лагерьларда чере,™ үтерг.ж С .............................................. и Мамай та тургайларның умерен ботешгай утери ветеран режим турында айра тургай безне I туган гглда шат яшарг.. уңай'.- дан та җырлады Наш Чагын зар. коммушгетнк маяклар турында да. бойсеглек очен «ор.«„к„ >у,..гс туганнарны Маскаү алдында куштанланып кырып кайткан Татар бригадасы турында ура-патриотнк җырлар да язды Фирг ана Бохара Без үткән ара. эх! фрүнзе беиген командарм, Дошманнарның җиңдек барын Данлы е.гтарда' Еллар данлы булмаганнар шул, канлы булганнар! Бу турыда минем белән ачылып китеп сөйләшкәне булмаса да (ул чиктән тыш куркак кеше иде), Рөстәм Яхин моны аңламагандыр дип әйтсәм, телем корыр кебек. Кайчакта мин аннан: Рөстәм абый, нигә син халтура җырлар язасын? дип сорый торган идем. Яратмый иде бу хакта сөйләшүне Бармакларын рояль клавишлары өстеннән унлысуллы йөртеп ала иде дә, әйтә иде: — Халтура түгел, Шәриф. Бар- йөрәктән чыккан әйберләр. Бар—күттән чыкканнары. Йөрәктән чыккан әйберләр белән генә тамак туйдырып булмый. Чираттагы мактаулы исемне дә алып булмый, дип үрти торган идем Хәтере кала иде Рөстәм абыйныц мондый сүзләргә: - Синең эш рәхәт, син врач булып эшлисең. Язсаң да, язмасаң да ай саен азмыкүпме алып торасың... Рөстәм абыйларның гомер буе акчага туймаганлыкларын, гомер буе һәр тиенне санап яшәгәнлекләрен әйткән идем бугай инде. Гомерләрен һәм талантларын җинаятьчел режимны мактауга багышлаган икәнлекләрен аңлагач, Александр Фадеев һәм Исаак Дунаевский маңгайларына пуля җибәрделәр. Ләкин болай эшләргә һәркемнең дә көче җитми! Үз намусын үзе сатып яшәргә мәҗбүр икәнлеген аңлаган кемдер хурлыгын аракыга батырмакчы була, үзенә кул салырга көче җитмәгән кемдер гомерен Газап диңгезенең суын эчеп уздыра. Рөстәм Яхинның үзе дә аңлап җиткермәгән фаҗигасе аның «башы эшләмәүдә», «берни яза алмыйм» дип уфтанып яшәвендә түгел (ул аз язмады, шактый күп язды!), ә бәлки югарыда китерелгән «Татбригада җыры» кебек ура-патриотик рухтагы бравадалар яза алуында булгандыр? Язмамның ахырында Рөстәм абыйның хатыны Хәлимә ханым турында да ике сүз әйтәсем килә. Соңгы вакытта бу хатынны сөйләп, чәйнәп йөрүчеләр күренгәләде. Шуларга җавап рәвешендә шуны гына әйтеп узам: Рөстәм абыйны яратыпмы, әллә югыйсә композитор хатыны гына буласы килепме, артыннан чапкан хатыннар шактый булды. Тик Мәрьям апа үлгәч, үзенә аш пешерү түгел, чәй генә кайнатып эчү өчен дә ярдәмсез калган маэстро янына беренче булып йөгереп килгәне, егерме елга якын аңа юлдаш булганы, кулыннан килгәнчә, булдыра алган хәтле ярдәм иткәне —берәү генә. Ул хатын — Хәлимә ханым. Бу факт аңлатуларга мохтаҗ түгел. Март, 1996 ел