ДОГАЛЫ ЕЛЛАР
«Туган авылымның исеме—Балтач. Күңел диварына җуелмас мөһер итеп сугылган бу атаманың яралгытамыры каян килә: бал-данмы, балта-данмы?—бу мине һәрчак уйландыра иде. Украинада Балта дигән поселок, Балтача фамилиясе йөртүчеләр бар. Моның кыпчаклардан күчкәнлеге бәхәссез. Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. «Тачбалллы төбәк, әнә шулай, тора-бара халык телендә «Бал- тач»ка әверелә имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе— юк дәрәҗәсендә сирәк була торган хәлдер». Марсель Галинең киләсе санда чыгачак «Догалы еллар» дип нсемләмән әсәренең «Сөйлә, җил... Юат мине...» бүлегеннән китерелгән юллар болар. М. Гали нечкә психолог һәм «сүзләрдән чәчәкләр» ясарга сәләтле талантлы әдип. Аның портретлар остасы икәнлеге Р. Яхин («Сүзсез дога»), Р. Нуриев («Мин яшим әле!»), X. Сарьян («Ике урман чигендә») иҗатларына багышланган эссе-уйланула- рда бик ачык чагыла.