Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУ НИНДИ БӘЙРӘМ?

Быел җәмәгатьчелек Русмя чикләре эчендәге беренче төрки дәүләтмен 1450 еллыгын билгеләп үтәргә тотынды. Бәйрәмне зурлап уздыру өчен РФ хөкүмәте рәисе В. Черномырдин боерыгы белән абруйлы комиссия төзелеп, анын составына ТР премьер-министры урынбасары И. Хайруллин, күренекле татар галимнәре Ә. Тснишев, Ш. Мохәммәдьяровлар да кертелде. Мәскәүдә һәм башка мәркәзләрдә шушы юбилейга багышлаш ан гыйльми җыйналышлар, тантана оештырыла, матбугатта һәм радио-телевидениедә сүз алып барыла. Шушы уңайдан журналыбыз хезмәткәре Тәүфикъ ӘЙДИ күренекле гарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм ГОС- МАНОВ белән очрашты һәм әңгәмә үткәрде. Түбәндә укучыларыбыз игътибарына шул әңгәмәне тәкъдим итәбез. Миркасыйм әфәнде, котмәгәндә-уйламаганда пайда булган бу юбилей мине аптырашка калдырды һәм күңелдә торле-торле шикләр уятты Иң әүвәл, «Русия территориясендә беренче Торки дәүләт» дип атау һәм аның барлыкка килү елын билгеләү, аннары Мәскәүнең чичәннәргә геноцид оештырган дәвердә ниндидер тор- килергә җылы, кайгыртучан илтифат күрсәтү Кемнәр кыздыра бу бәйрәмне, бу бәйрәм артында нинди уеннар тора? Кыскасы, күңелдә сорау апты сорау борынлый Татар җәмәгатьчелеге тулаем әнә шулай сәерсенеп калса, һич тә гаҗәп түгел Без бүген менә шушы һәм тагын кайбер мәсьәләләргә кагылып, укучыларыбызга ышанычлы мәгълүмат бирергә тырышсак иде. Казынырга яратасың син. Әйс, сораулар күп, без аларга берәм-берәм тукталыйк инде. Юбилей дигәндә, безнең эраның беренче меңъеллыгының беренче яртысында барлыкка килгән Төрки каганлык күздә тотыла, күрәсең «Идел» журналында һәм академик М. Зәкиев мәкаләләрендә. Торкия терекләреннән аерыр очен, барлык торки халыкларны тулаем атар очен һә и борынгы бабаларыбызны белдерер очен «түрек» атамасы кулланыла. Урысча «тюрк» мәгънәсендә Минемчә, бу һәм дорес. һәм уңайлы, без дә борынгы бабаларыбызны шулай атауны гамәлгә кертик инде Ихтыярың. Димәк, юбилей дигәндә, әлеге Түрек Каганлыгы күздә тотыла. Синең шикләнүең урынлы, бу Түрек Каганлыгын «Руена территориясендәге беренче торки дәүләт» дию дорес түгел. Сүзне һуннардан башлау кирәктер Тик без бер нәрсәне бутамыйк һун Каганлыгы күп кабиләле, ягъни этник яктан чуар дәүләт. Әмма анда төркиләрнең, синеңчә, түрекләрнең өстенлек итүе шик уятмый. Аннан элек тагын нинди түрек дәүләтләре, дәүләтчекләре булган әйтүе кыен. Шулай икән. Түрек Каганлыгы түрек кабиләләре тарихы ачыграк, төгәлрәк күренә башлаганда барлыкка килгән Түрскләр бер заман җуҗан дигән халыкка буйсынып яши Җуҗаннар аларны 460 елда Алтай тауларына сөрә Түрскләр шунда тимер казып, аны эретеп, җуҗагшарга салым гүләп яшиләр. 545 елда алар Асаншад һәм Бумыр бәкләр җитәкчелегендә җуҗаннарга каршы баш күтәрә һәм ирек яулап азга 552 елда Бумын үзегг каган, ягъни баш хан дип игълан ггтә һәм бу хәлне күрше илләр таный. Димәк, мостәкыйль дәүләт барлыкка килә. 555 елда шушы дәүләткә Үзәк Азия, Саян-Алтай тауларга һәм Коньяк Себер җирләре керә Дәүләт үзәге Урхан (Орхон) елгасы үзәгендә формалаша. Шунлыктан, аларга карата «Урхан төрекләре» исеме дә кулланыла Тора-бара бу дәүләтнең чикләре киңәя — Боек Кытай диварыннан алып Кара диңгез буйларынача җәелә. Ләкин дәүләтнең төп өлеше Үзәк Азиядә (хәзерге Монголиядә) була. Ул якларда түрекләрдән тыш, мангул, угыр кабиләләре дә яшәве бәхәссез. Ләкин дәүләт башында нигездә төрки кабиләләр тора, алар арасында каганнар династиясен биргән Ашина ыруы мәртәбәле урын тота. Түрек Каганлыгы 580—620 елларда чәчәк ата. 618 елда Кытайда тәхеткә Тан династиясе килгәч, түрекләр тормышына Кытай дипломатиясе тыкшынуы көчәя— Бөек Ефәк юлы өчен көрәш кызып китә. Шуннан соң түрек хакимнәре арасында таркаулык башлана тәхет өчен көрәш киңәя Нәтиҗәдә 630 елда Түрек Каганлыгы икегә бүленә Көнчыгыш һәм Көнбатыш Түрек Каганлыкларына аерыла Борынгы Түрек Каганлыгына карата фәндә «күк түрекләр» төшенчәсе кулланыла. «Күк» бөек, олуг мәгънәсен бирә. 630 елдан соң бу ике дәүләтнең Көнчыгыш Каганлыгы көчлерәк, тормышка сәләтлерәк булып чыга. Көнбатышы, зәгыйфь булганлыктан, тиздән Кытай тарафыннан буйсындырыла. Монда «Көнчыгыш», «Көнбатыш» атамалары шартлы рәвештә генә кулланыла, чынлыкта, «Көнчыгыш» дигәндә төньяктагысы, «Көнбатыш» дигәндә көньяктагысы (Тибет тирәсе) күздә тотыла. Аларны зәгыйфьләндерү һәм буйсындыру өчен Кытай ягы төрле дипломатик чараларны, сатып алу, дәрәҗә бирү, бүләк (ефәк, хәмер, кытай кызлары!) җибәрүне киң куллана. Шуңа да карамастан, «күк төрекләр» мирасының варисчысы Көнчыгыш Түрек Каганлыгы 716—734 елларда икенче сулышын ача — кабат көчәя, бу хәл аның бәйсезлекне кайтару өчен Кытай хөкүмәте белән актив көрәш алып баруы аркасында тормышка аша. Борынгы Урхан түрекләренең социаль үсешен, югары мәдәни казанышларын ачык күрсәтә торган вакыт шушы дәвер Руник язма истәлекләрнең иң әһәмиятлеләре дә шушы чорда барлыкка китерелә. Мисалга, мәшһүр Күлтәгин, Танйокук язмаларын атарга мөмкин. Алар 720 730 еллар арасында вафат булган дәүләт эшлеклеләре каберенә куелган һәйкәл үрнәкләре.

Күлтәгин истәлегенә куелган һәйкәл ташъязма VIII йоз. Бу заманда дәүләт тормышына, иҗтимагый хәяткә зур тәэсир ясаган шәхесләрнең берсе — Билгә каган һәм аның энесе, күренекле яугнр Күлтәгин. Ләкин Билгә үлгәч, 734 елда Түрек Каганлыгы вак бәклекләргә таркала. Җыеп әйткәндә, Билгә каган, Күлтәгин чорлары Түрек Каганлыгының сүнәр алдыннан гөлт итеп балкып алган утны хәтерләтә. Шуннан соң Үзәк Азиядә түрекләрнең яңа дәүләте—Уйгыр каганлыгы (745—840) барлыкка килә. — Миркасыйм әфәнде, киң катлам укучылар ерак ата-бабаларыбызның ул заманда корган дәүләтләре турында белми диярлек Шунлыктан, түрек җәмгы142 ятьләренец социаль хәле, иҗтимагый тозелеше турында мәгълүмат бирү дә акланыр иде Түрск Каганлыгы оешкан һәм яшәгән дәвердә барлык түрек кабиләләре дә шактый зур казанышларга ирешкән була —алар феодальләшү заманын кичерә. Күчмәннәр дөньясында феодальләшү процессы бик иртә башлана, ләкин ул бик акрын бара. Җәмгыятьтә кешеләрнең милек буенча төрле катламнарга аерылуы күзәтелә. Ике төркем аксөякләр һәм карасоякләр формалаша. Алар- иын беренчесен бәкләр, ыру-кабилә башлыклары тәшкил итә Икенче төркем башкача «будун», «кара будун» дип тә атала. Берничә кабиләдән оешкан берләшмәнең башында хан тора, ул сайланып куела. Шундый дәүләтчекләрдән оешкан берәмлек башында баш хан, ягъни каган тора (Бездә сонгы вакытта кахан, хакан, һа кан һ. б язылышлар да кулланыла, тик алар дөрес вариант түгел). Борынгы руник истәлектә каган сүзе каты «к», «г» хәрефләре белән белдерелә. Каган Ашина ыруы вәкиле, аның якын кан кардәшләренә, Европадагыча, принцларга карата, «тәгин», «шад» титуллары бирелгән Хөкүмәт башында торучы баш түрәләргә «ябгу» атамасы кулланылган, бу дәрәҗә инде вәзир! ә туры килә яза. Бу бүлгәләнү түрек жәмгыятснең шактый нык үскән булуын исбатлый. Борынгы түрскләрдә хәрби көч, гаскәр системасы шактый алга киткән була. Сугышчы сү, офицер - сүбашы була. Дивизия, армияне атар өчен «кул» сүзе кулланыла. Зур гаскәр башлыгы «кулбашы» Борынгы түрек гаскәре атлы гаскәр. Нәкъ менә шушы борынгы түрек дәүләтләре заманында (VI VII йөзләр) каты нигезле ияр, өзәңге ижат ителә Ат өстендә нык утырган, өзәңгегә тибенеп барган сугышчы кәкре кылыч та кулланган Андый кылыч сукмый, кисә. Туры кылыч (меч) сугып миңгерәтә. Җәяүледән биектә торган түрек сугышчысы яхшырак коралланган да була — ул җиңел жәя, калкан йөртә, тимер алкалардан үрелгән киемнәр (тимер күлмәк сауыт) кия. Тимер бишмәт күбә дә кияләр. Сугыш коралларының үсеш дәрәҗәсе шул жәмгыятьнен социаль-иҗгимагый алга китеш югарылыгын да чагылдыра. Басы.м ясап күрсәтергә кирәк борынгы Түрск Каганлыгы заманында уйлап чыгарылган каты ияр, озәнгс, кәкре кылыч безнең көннәргә кадәр кулланылды, бу инде түрекләрнен кешелек тарихына нинди өлеш кертүе хакында үзе үк бик ачык сөйли. Әмма борынгы түрекләрнең казанышлары сугыш чаралары белән генә чикләнми ич әле? Әйе, аларның социаль-иҗгимагый үсешен күрсәтә торган бутан нәрсәләр дә җитәрлек. Әйтик, дин. Гадәттә, түрскләрнс мәжүси булган, диләр, ләкин дөресе алар тәңречелек ышанычын тотканнар. Тәңре күктәге Илаһ. Кайберәүләр уйлавынча, Тәңре атамасы «тян ире», ягъни «күк ире» дигәнне аңлата. Эченә артык керен тормасак, Тәңре топ Ходай. Кайбер галимнәр, мисалга, күренекле алмаң тюркологы Дсрфер тәңречелекне «монотеист ик (бер илаһлы) дин» дип аңлата. Түрскләрдә тагын «умай» җир анасы һ. б илаһлар була, тик алар тәңредән түбәнрәк санала. Менә шунлыктан, мин борынгы түрскләрнс мәҗүсилекнең иң югары дәрәҗәсенә җитеп, бер илаһлы дин тудыруга якын килгәннәр, дип саныйм. Аларның мондый дини карашлары, дөньяны танып-бслүләре Азиядәге борынгы цивилизацияләр (Кытай, Тибет) белән аралашулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Димәк, борынгы түрскләргә кыргыйларга караган кебек карау хакыйкатьтән бик ерак тору дигән сүз. Рухи мәдәниятнең дөньяви тармагында да борынгы түрекләрнен казанышлары аз булмаган. Мисалга, алар VI йөздә согд язуы нигезендә махсус алфавит барлыкка китергән, төрки телгә бик әйбәт яраклаштырылган 38 хәрефле язу бу Ул түрск теленә шулкадәр нык яраклашкан ки, къ-к, гъ г авазларына бәйле сингармонизмны гына түгел, т-ть, л-ль әйтелешләрен дә камил бирә алган Язма истәлекләр күрсәткәнчә, борышы түрск телендә төрле стильләр дә аерылып камилләшкән каберташ, сәяси декларация, тарихи публицистика стильләре барлыкка килгән Шигъри юллар, ритмик проза үрнәкләре, лирик чигенеш кебек алымнар да шактый сш кулланыла Мисалга берничә үрнәк китерик «Тәңре тәг тәңредә булмыш түрк билгә къагъан бу үдкә ултыргым Сабымын гүкәте әссдгел: улайу энийсгүнсм. угланым, бсрскс угышым, будуным» Тәрҗемәсе «Күк кебек күктә яралган, белекле түрек каганы бу урынга утырдым Сүземне төгәл ишетегез' Мина ияргән энеләрем, угылым, туганнарым, илсм-халкым!..» (Күлтәгин хатирәсенә Билгә каган язмасының башы) Бу язмаларда дәүләтне, бәйсезлекме югалтуга китерә торган афәтләр дә санала һәм шуларга юл ачкан өчен халыкка шелтәләр дә белдерелә. Борынгы язманың шул өлешен тәрҗемәдә генә китерик. «Түрск халкы! Син ач калсаң да, тук булсаң да (алдагы хәлне) уйламыйсың. Бер туйдың исә, иртәгә нәрсә ашарыңны кайгыртмыйсың. Син шулай үз каганыңны тыңламавың аркасында төрле якка таралып киттең, көчсезләндең, хәлсезләндең; төрле җиргә сибелеп ач-ялангач каңгырып йөрдең. Тәңренең ярлыкавы буенча, үземнең котлы булуым хакына мин каган булдым. Каган булгач, сине - ярлы халыкны бай иттем, сине—аз халыкны күп иттем! Әллә бу сүзләремдә минем ялган бармы? Түрек бәкләре, түрек халкы, тыңлагыз моны!..» Ул заманда тудырылган әсәрләрнең тел-стиль үзенчәлекләрен күрер өчен, тагын бер өзек китерик: «Әгәр Күлтәгин булмаса, барыгыз да кырылып бетәр идегез. Энем Күл- тәгнн вафат булды - мин сыкрадым, күрер күзем күрмәстәй, белер акылым белмәстәй булып сыкрадым мин1 Вакытны тәңре бирә, адәм балалары үләр өчен туалар. Шул хәтле сыкрадым мин — күзләремнән яшь акты, күкрәгемнән аһ- зарлар чыкты — тагын да сыкрадым мин!..» Борынгы түрекләрдә хәрби эш, язу, әдәби тел мәдәниятеннән тыш казанышлар да булган. Шулармын янә берсе —унике еллык (җәнлек) календарь. Шул календарьның ничек иҗат ителүе хакында Мәхмүт Кашгарида бик кызыклы бер риваять теркәлеп калган. Имеш, борынгы түрекләрдә ел, календарь исәбе булмаган. Бер вакыйганың вакытын билгеләгән чакта төрле-төрле бәхәсләр туган. Берәү- утыз, икенче кырык ел элек булганлыгын куәтләгән. Шул чак каган мондый чара тәкъдим иткән: кырга күп гаскәр белән чыгып, җанварларны Элә дәрьясына таба куарга кушкан. Әмерне үтәгәннәр — ябырылып килгән гаскәрдән качкан җанварлар Элә суын йөзеп чыккан. Унике җанвар! Беренчесе тычкан булган Елганы кичеп чыгу тәртибендә шул унике җанвар унике елга беркетелгән, унике ел исә бер мөшәлне тәшкил иткән, аннары яңа мөшәл башланган. Менә шушы календарь бездә унтугызынчы йөзгә кадәр кулланылган. Агач ышыгында ял итү. Алтын тәңкәдәге сурәт Дөрес, әлеге календарь нигезендә, Кашгари риваятеннән башка, Ерак Көнчыгышта түрекләргә кадәр берничә мен ел элек иҗат ителгән биш мөшәлле (алтмыш еллы) календарь системасы гонсерләре ята Бу хәл үзе генә дә борынгы түрекләр культурасы нигезендә бик борынгы цивилизация бөртекләре ЯТУЫН раслый. - Миркасыйм әфәнде. хәзер имде борынгы түрекләрнең. аларның дәүләтләренең мирасчылары кемнәр икәнлеген дә атарга вакыттыр7 - Борынгы түрекләр яшәгән дәвердән сон мен елдан артык вакыт узган. Шул заманнан соң безнен көннәргә килеп җиткәнче түрек кабиләләре һәм халыклары үзара һәм ят кабиләләр белән әллә ничә мәртәбә аралашып, буталып беткән. Этник җәһәттән гасырлар буе үзгәрмичә килгән бер генә түрек кабиләсе дә калмаган, ләкин аларның һәркайсында шул борынгы Түрек Каганлыклары халкының каны ага. Шунлыктан, хәзерге төрки халыкларның барысын да борынгы түрек халкының варисы итеп санарга кирәк. Кайбер галимнәр тырышканча, бары географик яки раса сыйфатыннан чыгып кына карарга ярамый Мәгълүм галимнәр: «Борынгы түрек кабиләләре үлеп беткән», ди Бу да дөрес түгел. «Халык үлеп бетте», дигән фикер бер югары катламга карата гына дөрес булырга мөмкин. Тарихи аң зәгыйфьләнгәнлектән, бездә шундый галимнәргә ышанучылар да табылып тора Минемчә, безнең җәмәгатьчелек татар тарихын гына түгел, түрекләрнең борынгы тарихын да, борынгы Түрек Каганлыгы язмышын да яхшы өйрәнергә тиеш. — Әмма бу борынгы Түрек Каганлыгының Русиягә нинди кагылышы бар? Аның юбилеен үткәрү уе аңа нәрсә бирә дә безгә нәрсә бирә? Әгәр Түрек Каганлыгы оешуның 1450 еллыгын кешелек тарихында мөһим эз калдырган вакыйга сыйфатында билгеләп үтәбез икән, бу дөрес һәм яхшы гамәл, чонкн әлеге дәүләтнең барлыкка килүе чыннан да әһәмиятле тарихи күренеш. Кәкре кылыч, каты ияр һәм өзәңге уйлап табу мисаллары үзләре генә дә ни тора! Түрек Каганлыгының күп кенә халыклар язмышына мәдәни тәэсире дә шулай ук бәхәссез. Әмма борынгы Түрек Каганлыгының барлыкка килүе фактын хәзерге яңа заман дәүләте койрыгына тага башласак, колке хәлдә калуыбыз ихтимал. Моңа исә аерым игътибар итмичә булмый, чонкн әлеге фактны кайбер сәясәтчеләр күтәреп чыгып, шау-шу ясап йөри башлады Имеш, «Русня территориясендә беренче түрек дәүләте!» Югыйсә борынгы Түрек Каганлыгының төп мәйданы, метрополиясе хәзерге Монголия һәм Кытай җирләрендә булган. Евразиянең башка җирләрендәге кайчандыр түрекләргә буйсынган җирләрнең дә борынгы Русь, Мәскәү Русе җирләренә бернинди мөнәсәбәте юк Аннары хәзергечә «үз итү» алымы хронологик яктан да акланып җитми. Чонкн Түрек Каганлыгы оешкан, яшәгән һәм таркалган заманда урыс дәүләтенең проекты анасының карынында гына түгел, атасының билендә дә булмый әле Әгәр евразиячеләр тарихта Русия империясенең элгәрссен эзләсәләр, Алтын Урдага мөрәҗәгать итсеннәр, шуның тарихын әйбәтләп өйрәнсеннәр. Русь империясенең элгәресе итеп Киев Русе карала шикелле? Ботсн дәреслекләр шундый фикер белән тулган ич! Алай караучылар бар, ләкин ул караш Русия дәүләте тарихын озынайтып, Русия империясен мәңгелек итеп күрсәтергә теләүчеләрнең омтылышы. Югыйсә Киев Русе ул бер дәүләт, Мәскәү Русе исә бөтенләй икенче нигездә оешкан башка дәүләт. Бу хакта Н М Карамзин да әйтеп калдырган. Киев Русе бердәм дәүләт буларак 1135 елда яшәүдән туктый Мәскәү Русе исә XIV йөзнең икенче яртысы XV йөздә генә формалаша. Арада ике йөз елдан артык бушлык бар, аны җиңел генә атлап үтеп булмый Шушы икс гасырлык бушлык иманындагы Мәскәү кенәзлеге, ягыш урыс патшалыгы Алтын Урда белән тыгыз элемтәдә яши Дөрес, Мәскәү патшалыгы оешуда Киев Русеннән калган кайбер рухи һәм сәяси элементларны инкяр итеп булмый Әмма Мәскәү Русе оешкан вакытта борынгы Киев, Византия традицияләреннән тыш. Сарай ханнарыннан кабул ителгән тәртипләрнең дә күп кулланылуы бәхәссез Моны исбат итә торган дәлилләрнең берсе Мәскәү боек кенәзенең патша титулын алуы Дүртенче Иван тарафыннан патша титулы Сарайда Алтын Урда ханнары юкка чыккач 10. «К. У.»/*8. 145 кына кабул ителә һәм бары шуннан соң гына Мәскәү кенәзлегенен элекке Алтын Урда җирләренә дәгъвасы башлана. Кызганыч ки, шушы фактлар тарихи әдәбиятта әлсгәчә юньләп яктыртылмаган. - Соңгы вакытта татар халкы, Татарстан тарихы буенча мәктәп дәреслекләре языла һәм чыгарыла башлады. Аларның кайберләре инде кискен тәнкыйтькә дә очрады. XX йоз башында татар милли аңы кабат кабынуда милли тарихыбызны. телебезне һәм әдәбиятыбызны яктырту җанлана, үзен аз-маз укымышлы санаган күпләр дәреслек язарга керешә. Гасыр азагында яңа уяныш күзәтелә. Хәзер инде татар гаммәсенең укымышлылык дәрәҗәсе гасыр башындагыдан чагыштыргысыз дәрәҗәдә югарырак, әмма яңа каләм ияләребез элекке кимчелекләрдән арына алмый. Сез, Миркасыйм әфәнде, моны ничек аңлатыр идегез? Дәреслекләрнең чыгуы, һичшиксез, уңай күренеш, ләкин аларның сыйфатларын, чыннан да, канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый шул. Хикмәт шунда, финанс, икътисад өлкәләрендәге девальвация, ягъни кыйммәт төшү күренеше фикер дөньясына да үтеп керде. Урам чатларындагы сатучылар бер үк әйбергә төрле бәя куйган кебек, бер үк фактка төрле бәя бирүчеләр күбәйде. Моны аклап булмаса да, аңлап була сыман. Демократик фикер йөртүгә өйрәнү бик авыр бара, чөнки демократияне башбаштаклык дип аңлатучылар да җитәрлек. Аннары элекке фикерләрне киресенчә әйтүне тулы дөреслек дип уйлаучылар да бар Кайвакыт шундый ялгыш фикерләрне тәнкыйть итсәң, ирекне буу, искелекне яклау, дип уйлаучылар үпкәли башлый. Кыскасы, социаль төзелешебез, җәмгыятебез үзе чирле булган кебек, безнең бүгенге тарихи фикерләребез дә сәламәт түгел Сәламәтләнер өчен дару белән бергә вакыт та кирәк. — Бу олкәдә сыйфат сикереше кайчан һәм ничегрәк булыр7 Аны кемнәр тормышка ашырыр7 Иң төп бурыч итеп мин яңа белгечләр әзерләүне беренче урынга куяр идем. Иҗтимагый-социаль тормышта гына түгел, рухи дөньябызда да буыннар алмашынуы зарур. Сүзнең чын мәгънәсендәге яңа тарихи хезмәтләрне яңача тәрбияләнгән яңа кешеләр бирергә тиеш, һәм белемле, һәм ирекле фикер йөртә торган галимнәр тәрбияләргә кирәк. Авыр булса да, зарур мәсьәлә бу. Димәк, мин олы буынга, яшьтәшләремә шактый тәнкыйть күзе белән карыйм. Бездә кайчак «яңа хезмәт» дип яңадан күчереп кенә язылган иске хезмәтләрне тәкъдим итүләр дә аз түгел. Аңлашыла ки, безгә яңа әйбер дип тузга язмаган уйдырмалар тәкъдим итүдән саклану кирәк булган кебек, бары яңа битлек кидерелгән иске карашлардан да арынырга хаҗәт. Бу эш исә тәнкыйди бәя бирүне, тырышлыкны һәм, кабатлап әйтәм, мәгълүм вакыт узуын таләп итә. Яшь галимнәрне тәрбияләүдә иң әһәмиятле таләп кайсы7 Игътибарны аеруча нәрсәгә юнәлтергә кирәк? Галим хезмәтенең югары сыйТаш балбал түрекләрнең ата-баба- Фатлы һәм нык нигезле булуы кадерле. ларына куйган һәйкәле Яшереп торасы юк, кайвакыт чилечзешле әйберен күтәреп килүчеләр дә очрый. Шулчак аларга хезмәтенең сыйфаты түбәнлеген күрсәтсәң, моны «яшьләргә юл бирми», дип аңлаучылар һәм аңлатучылар табыла Гыйльми фикеребезгә җиңел юл эзләүчеләр зарар китерә, андыйларга таләпчәнлек күрсәтү бары файдага гына булыр. Шулай да мин киләчәктә үз иҗатларына таләпчән карый торган галимнәр дә үсеп җитәр, днп өметләнәм. Менә шул чакта фикергә һәм дәлилләргә бай, тарихи үткәнебезгә тирән күз ташлаган, ата-бабаларыбыз тормышын дөрес күзаллаган һәм сурәтләгән дәреслекләр дә барлыкка килер. — Илдә шау-шу кузгаткан 1450 еллык юбилей мәҗлесләре татар гаммәсенең ерак үткәннән хәбәрсезрәк яшәвен, Мәскәү сәясәтчеләренең империячел дәгъваларын ныгытуда теләсә нәрсәгә таянырга әзер икәнлекләрен тагын бер мәртәбә ачык күрсәтте. Чын бәйрәм уздыру очен әүвәл Түрек Каганлыгына багышланган фәнни хезмәтләрне, күпчелеккә атап язылган җиңел аңлаешлы китапларны барлык түрек телләрендә, шул исәптән, татарча да бастырып чыгарырга кирәк иде. Безнең матбугат, радио-телевидение шул дәвердә яшәгән ата- бабаларыбызны// торле тармаклардагы казанышларын сәнгатьчә осталык белән таныштырырга бурычлы. Әмма хәзергә боларның тиешенчә эшләнгәне юк. Бу җәһәттән, ихтимал, безнең «Казан утларыянда да материаллар кирәк дәрәҗәдә чагылмыйдыр Миркасыйм әфәнде, шушы уңайдан сез тарихи теманы яктыртуда вакытлы матбугатка ниләр теләр идегез? Аеруча безгә? Минемчә, гәзит-журналларныи төп бурычы тарихта казынып яту гына түгел, бүгенге иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашу. Аңлашыла ки, мин тарихи темадан бөтенләй ваз кичәргә кирәк, димим. Тарихи әсәрләрне, һичшиксез, бастырырга кирәк Ләкин шаккатризм рухындагы уйдырмаларны түгел, хакыйкатькә тап төшерми торган югары сыйфатлы язмаларны Соңгы еларда тарихи вакыйгалар, исемнәр белән уйнау да шактый таралды. Бу сүзем бигрәк тә «тарихи» романнарга кагыла. Аларнын күпчелеген укырлык түгел, әсәрнең бармактан суырып язылуы күренеп тора, аларнын тсл-стиль ягы да күцелне рәнҗетә. Бәлки бу аларнын ашыгыбрак иҗат ителүенә бәйләнгәндер «Казан утларывна килсәк, безнен ик җитди, абруйлы калын журналыбыз буларак, анда киләчәктә тарихны өйрәнергә булыша алырлык чыганаклар, истәлекләр күбрәк басылсын иде. Чөнки әби патшаны минем мактап яки сүгеп язган хезмәтем тиз арада искерәчәк, ә тарихи чыганак, документаль чыганак кыйммәте беркайчан да югалмаячак. «Казан утлары» тәкъдим итә торган әсәрләргә мин әнә шундый озын гомерлелек теләр идем.