Логотип Казан Утлары
Роман

АХЫРЗАМАН ПӘЙГАМБӘРЕ

ИКЕНЧЕ КИТАПX

Мәдинә тормышы. Һиҗрәт әзрәте Мөхәммәд галәйһис-сәлам яраннары белән догада булдылар, кайчан ки аларның Сөхбәтләре тәмам ителде, мөселманнар үз йортларына таралыша башладылар. Барласының йөзләрендә иман нуры балкый вә хәсрәтләре бермә-бер кимегән төсле иде. Аллаһы тәгалә хөрмәтеннән кадер тапкан бу адәмнәр Ахирәт көне өчен мәңгелек ризыклы һәм хөрмәтле иделәр, без дә аларның итәгенә ябышып, иманыбызны камил кылыйк, күңелләребезне хакыйкый риваятьләреннән алынган хәбәрләр белән ныгытыйк. Әйе, кайчан мөселманнар намаз вә пәйгамбәр белән сөхбәттән куптылар, Мөхәммәд галәйһис-сәлам янына Җәбраил белән Микяил фәрештәләр килде вә Аллаһы тәгаләдән хәбәр китерделәр. Бу вакытта олуг хәзрәтебез яраннары Әбу-Бәкер һәм Гали дә янәшәсендә иде. Күңел түрендә иманы камил вә ныклылык сәбәпле, һәм дошманнардан йөрәге куркусыз булганлыктан, Гали сәхабәне хөрмәт вә дан өчен Гали Әл- Мортаза, ягъни Гали Арыслан дип, дуслык вә иптәшлеге белән һәрдаим тугрылык мәшәкатен тарткан Әбу-Бәкер сәхабәне мәртәбә җәһәтеннән Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк, ягъни Әбу-Бәкер Тугры-Дус исемендә атап йөртә иделәр. Алар өчесе бергә: Мөхәммәд пәйгамбәр, янәшәсендә — Гали ӘлМортаза, уң ягында — Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк — үзара мөгамәлә өчен калган иделәр, Җәбраил галәйһис-сәлам хәбәр белән килде һәм Аллаһы тәгаләнең рәсүленә Мәдинә шәһәрен һиҗрәт йорты итеп сайлавын белдерде. Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккәне калдырырга һәм Ясрип каласына юл тотарга тиеш иде. Мөселманнарга каршы кяферләр һаман да күтәрелә бирделәр. Ир- тәгәсе көндә Мөхәммәд пәйгамбәрне үтерергә ниятләделәр. Әбу-Җәһил һәм ӘбуЛәһәп эшне тизләтер өчен коткы утын көчәйтә төштеләр, халыкны котыртуда яңадан-яңа хәйләләргә бардылар, шәһәр эчендә нинди генә башбаштаклык яки җәбер-золым, яисә яман хәл килеп чыкса,— боларның барсында да рәсүлуллаһны гаепләделәр. Бу, әлбәттә, IX Ошбу әсәрнең беренче өлеше журналыбызның 1993 елгы 7—8 саннарында нәшер ителде. Х куркак җаннарның наданлыгын көчәйтә, күзләрен сукырайта, күңелләрен томалый иде. Мөнафикълар үзләрен дөреслек юлында дип ышандылар. Эшнең ахырыннан карашлары киселгән бәндәләр менә шулар төсле ахмак булдылар. Аллаһы тәгаләдән сөекле пәйгамбәренә һиҗрәт кылу әмере ирешү белән Мөхәммәд галәйһис-сәлам яраннарыннан Әбу-Бәкер Әс-Сыйд- дыйк һәм Гали Әл-Мортазага хәлне сөйләп бирде. Моны алар көткән иделәр, хәтта тормышларында иң авыр вакытлар килгән очракларда да бер-бер илгә яки кабиләгә күчеп китү, яшеренү теләкләрен белдереп киңәш тә бирә иделәр. Әмма элегрәк Мөхәммәд пәйгамбәр ул теләкләргә күнми килде. Бу юлысы үзе хәлдән хәбәр бирде һә.м һиҗрәтнең Аллаһы тәгаләдән әмер рәвешендә ирешүен белдерде. Мөселманнарга Мәккәне ташлап чыгудан бүтән бер юл калмаганлыгын ачык аңлашылды. Яки алар кяферләр кул астында һәлакәт табачаклар, яки инде Аллаһы тәгаләгә буйсынып, теләкләренә ирешәләр. Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк төш күргән. Имештер, олуг якты ай Мәккә шәһәре өстендә барлык галәмнәрне нурландырып торды. Аның артыннан меңнәрчә йолдызлар уянды. Бу гаҗәеп манзарадан бөтен тарафлар илаһи той1 ыга күмелде. Әмма ай Ясрип тарафына күченде Мәккә өстендә сүнеп беткән йолдызлар тагын да ишәеп вә хозур рәвештә Ясрип күгендә балкый башладылар. Ул да түгел, ай вә йолдызлар Мәккә өстенә кайтты. Шәһәрне яңадан нурга күмделәр, караңгы кичәләре якты көн кебек балкыды. Тагын да көтелмәгәнрәк күренешгән Әбу-Бәкернең акылы шаша калды. Мәккә күгендәге ай балкышыннан бөтен тараф вә тирә-юнь йолдызлар җемелдәве белән күмелсә дә, ни хикмәт, ай урыныннан күченде, йолдызларын калдырып, Ясрип тарафына йөрде. Әбу- Бәкернсң кызы Гайшә хәзрәтләренең куенына керде, йортының капкасыннан узды. Шунда җир ярылды һәм ап-ак возле нурланган ай, анда барыл, җир авызында юкка чыкты. Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк бу төшеннән куркынып уянды. Маңгае тирләп чыккан, җаны урыныннан кузгалган иде Ничек тә юрарга белмәде. Мөхәммәд пәйгамбәр Ясрип тарафына һиҗрәт кылса, һәлак булачак, дип уйлады ул. Шунлыктан анда күченүгә, һичшиксез, каршы чыгарга кирәк иде. Әмма дә Мәккә мөселманнары арасында Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән серләрне ачуда галимлек дәрәҗәсен алган кемсәнәләрдән берәү бар иде. Әбу-Бәкер аңа үзенең кайгысын сөйләп бирде һәм төшен юрауны үтенде Вакыйгалардан хәбәр бирүче борынгы риваятьләр ул галим кем- сәнәнең исемен тарих битләреннән югалтсалар да, хәбәрен саклап калдырганнар. Ул төш юраучы әйтте: — И Аллаһы тәгаләнең сөеклесе вә пәйгамбәребезнең уң кулы, хөрмәтлсбез Әбу-Бәкер, Сезгәме инде бу төштән хәвеф-хәтәр җыярга. Сезгәме инде хәлнең ахырыннан хәбәрсез калырга Пәйгамбәребез безгә Аллаһы тәгаләнең гыйлемен өйрәтмәде мени? Җир йөзенә килгән бәндә раббиның каршына китми кала ала мени? Мөхәммәд галәйһис-сәлам дә көннәрнең берендә мөэминнәрдән аерылыр, ул тулган ай да галәм күгеннән китәр, әмма кабызып калдырган учаклар шикелле йолдызлар сүнмәс,—диде. t _ — Пәйгамбәребезгә хәбәр ирешер һәм ул Мәккәдән Ясрип тарафына һиҗрә! кылар, йөзләр вә меңнәр исламга күчәр, иман китерерләр. Туган шәһәренең күге караңгыда калыр, әмма көннәрнең берендә Мохаммад галәйһис-сәлам Мәккәне наданнардан азат итәр, бозыклыктан коткарыр Яңадан да Ясрипкә күченеп, кытың Гайшә белән бәхет табар. Гүре лэ шул шәһәрлә булыр Аллаһы тәгаләнең ана вә барча колларына рәхмәте чиксездер,—дип сүзен бетерде Әбу-Бәкернең акылы котланып, хәтере кайтты. Серне аралап чыгармаска сүз ныгытып, базарга юнәлде 3. «К. У» №8 һәм икс дөя сатып алды. Ул малларны тиешле урынга кигереп, кичләрен яшерен җирдә тоттылар, көндезләрен алар сулы үзәннәрдә утлар иделәр. Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә шәһәрендә калмаска тиешлеген ачык аңлады, кайчан Әбу-Бәкср һәм Гали белән булды, аларга Хак тәгаләдән ирешкән аятьне әйтеп бирде. Дусты Әбу-Бәкернең каршына килеп, аннан сәфәр өчен дөя сорады. Алар икесе бергә юлга чыгарга тиеш иделәр. Хәбәрләрдән шулай килә ки, Мөхәммәд пәйгамбәр аннан соң Галигә үзенең тиздән шәһәрне ташлап чыгасын белдерде һәм әйтте: — Мин сиңа үземнең яшел бөркәнчегемне калдырам. Бу кичәдә Ясрип тарафына юлга чыгармын. Минем белән бары тик Әбу-Бәкер генә булыр. Син монда хәбәр көтәрсең һәм соңрак безгә килеп кушылырсың,— диде.— Әмма әйткәннәремне җиренә җиткереп үтә. Бу кичәдә минем яшел бөркәнчегемне ябынып урыныма ятарсың, минем түшәктә йокларсың! w Гали Әл-Мортаза боларны ишетте вә ризалыгын белдерде. Пәйгамбәребезгә хезмәткә һәрвакыт әзер иде ул. Бу вакытта Мәккә кяферләреннән Әбу-Җәһил, Әбу-Ләһәп һәм дә шулай ук Әбийә бине Халәф һәм Хиҗаҗ балаларыннан Мийәссәр вә Мөнибәһ, Насретдин бине Әл-Харис, Гукбәт бине Әбийә-Мөгыйт һәм тагын да берничә мөнафик бергә җыелып, Мөхәммәд пәйгамбәрне үтерергә киңәш тоттылар. Тупсасына килеп, аны саклап торырга, Мәккәдән чыгармаска дип фикер иттеләр. Ишек төбенә барып, сакка утырдылар. Әбу-Бәкернең дөяләрен Гамер бине Фәһр һәм дә Габдулла бине Аркат исемле кешеләр көтүлектә йөртә иделәр. Аларга алдан хәбәр бирелде һәм кайда килергә икәнлеген тагын берничә көннәв хәбәр белдерәчәкләрен әйттеләр. Юлга чыгарга мөмкин иде. Әмма Мәккә кяферләре юлга аркылы төшәчәкләр. Алардан качып котылу алай ук җиңел булмаячак. Моны Мөхәммәд пәйгамбәр дә, Әбу-Бәкер дә яхшы белә иделәр. Кемне кемне, әмма рәсүлне шәһәрдән чыгармаска диделәр, Ясрипкә китә калса, хәлләре яманга калачак иде мәшрикләрнең. Эшнең үзләренә бәла белән бетәчәген Әбу-Җәһил һәм Әбу-Ләһәп дөрес төшенделәр, һәр тарафка үз кешеләреннән сак билгеләп, хәбәрдар кемсәләрен куйдылар Бар нәрсәне хәтерләл-күзәтеп кенә торырга кирәк иде Пәйгамбәрнең ишеге төбенә утыртылган саклары да уяулык күрсәтергә, шымчылыгын ахырына кадәр камил дәрәҗәдә үтәргә тиеш иде. Әбу-Бәкср белән сәгате-минуты алдан сөйләшенеп куелган, Гали сәхабәгә бурычлар йөкләтелгән, шәһәрдән читтә дөяләр көтә Юлга чыгарга кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы тәгаләдән ярдәм вә хәерле сәфәр теләп догага утырды. Җәбраил галәйһис-сәлам вә Микяил фәрештә Мәккә өстенә йокы сөреме иңдерделәр. Рәсүл Әкрам, йортын калдырып, тупсасыннан атлап кына чыкты, нигезләргә сеңеп йоклаган кяфер шымчыларны күрде. Иелеп туфрак алды. Бисмилласын әйтеп аны мөнафик- лар өстенә сипте. Адәм балалары көннәрнең берендә ничек кабер йокысына талалар, бу бәндәләр дә шул рәвешле аңсыз-хәбәрсез калдылар. Гүр туфрагы ничек тәнне дөнья күзеннән яшереп тотса, бер уч тузан бөртеге дә пәйгамбәр кулыннан төшүгә, аларның игътибарын томалады. Таңга кадәр изрәп йокладылар. Бары тик үз ишләре килгәч кенә, күзләрен ачтылар. Рәсүл Әкрамны эзләнеп ары карадылар, бире сугылдылар. Аның кайдалыгы белән кызыксындылар. Җавап бирүче табылмады. — Сез төне буе йоклагансыз, юкса остегсзгә-башыгызга бу кадәр туфрак өелмәс иде! — дип ачуланды Әбу-Җәһил үзенең яраннарын. — Ул өеннән чыкмады. Моннан төн эчендә узган бер генә адәм заты да күренмәде,— диде сакчылар. — Халкыбызны таркаткан, аллаларыбыздан аерган, арабызга дошманлык утын салган үзбелдек Мөхәммәдкә үлем! — диде Әбу-Ләһәп. Үлем! Үлем!—дип күтәреп алды аның сүзен ахмаклар. Ишекне каерып, тупсаларын ватып, кяферлар Мөхәммәд пәйгамбәр йоклаган урынга ташландылар. Моңа кадәр бу эшне кылудан куркып яшәгән, әмма ул көннең киләсен сабырсызланып көткән мөнафиклар, ачу вә нәфрәт белән ярсып, гөнаһсыз пәйгамбәрнең канын түгәчәкләр иде. Алар бары тик шуны гына тели иделәр. Җилкенеп килгән җирләреннән артка чигенәрәк төштеләр, бүәл- деләр, үзара берсен-берсе таптап та киткәләделәр. Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр йорт эчендә юк иде. Ятак урынындагы яшел бөркәнчеген ачып, Рәсүл Әкрам түгел, бәлки Гали сәхабә күтәрелде. Әгәр дә кяферлар урын өстендә йоклаган кешене үтерергә ярамаганлыкны белмәгән булсалар, Галинең канын түгәчәк иделәр. Ата-бабадан килгән изге канун аларның якасыннан алды, күтәрелгән кылычларын тотып калды. — Пәйгамбәрең кайда?—диделәр алар, җикереп, үз ачуларына тыгылып.— Пәйгамбәрең, сихерчең кайда? Бозучыңны кая яшердең? Чыгар! Юкса үзеңне үтерәчәкбез! Гали сәхабә артка чигенде. Бу төндә Рәсүл Әкрамның Мәккәдән чыкканын, аның урынында үзенең йоклаганлыгын сөйләде. Калганын ул белми һәм белгән очракта да әйтергә хакы юк иде. — Әшнәсе Әбу-Бәксрдә булырга кирәк!—диделәр кяферләр. — Яшь хатынының хәлен белергә киткәндер' Сүз Гайшә хакында бара иде. Кяферләр ни бар яман сүздән чирканмадылар. Үзләренең телгә оста булуларына куанып, теләсә нәрсә сәйләнен, Әбу-Бәкернең капкасыннан уздылар һәм пәйгамбәрне таләп иттеләр. Мөхәммәд галәйһис-сәлам биредә дә юк иде. — Ул вакытта Әбу-Бәкер үзе чыксын! Алар бит аерылмас дуслар, анысының башына җитсәк, тегесе дә качкан җиреннән күренми калмас. Кайда Әбу-Бәкер?—диде Әбу-Җәһил, Гайшәне куркытып. Алдан ниятләнгән эшләрен җиренә җиткерер өчен ашкынган кяферләрнең күзләрен кан баскан, томаналыклары тәннәренә көч, сукыр күңелләренә (айрәт уты салган иде. Бары тик үзләрен генә дөрес һәм кирәкле эшне башкаручылар кебек хис иттеләр, эшнең ахыры нәрсә белән бетәсең уйларлык түгел иделәр. — Әтием өйдә юк, төнен дә йортыбызда кунмады, дип җавап бирде Гайшә. Ул да ялганларга теләмәде. Бик ниятләнеп эзләсәләр дә, пи Мөхәммәд галәйһис-сәлам, ни Әбу-Бәкер шушы кяферләр кулына Мәккә эчендә эләкмәде. Чөнки алар бу вакытта шәһәрдән чыккан һәм ераклашып бара иделәр. Кояш күтәрелгәннән күтәрелә бирде. Төне буе килгән юлчыларның тәннәре йончыган, аяклары арыган, тамаклары ач иде. Ял таләп ителде. Мөхәммәд галәйһис-сәлам юл буе гаҗизләнде. Аяк киемнәре кысан булу сәбәпле үкчәләрен кырдылар, тиресе суелып, каный, әрни вә әчетә иде. Аның бара алмаслыгын аңлагач, Әбу-Бәкер шунда пәйгамбәрне үз җилкәләренә алды, шактый гына араны күтәреп килде. Алар хәзер икесе тәмам хәлсез иделәр. Ул вакытта кяферләр эшнең ничек икәнлеген тулысыңча диярлек төшенгән һәм куа чыгып бара иделәр. Үзләреннән алда эзбасар сунарчыларны вә бу өлкәдә хәбәрдарракларны җибәрделәр. Көннең эсселәнгәннән эсселәнүе дә аларны ашыктыра иде Кайсылары ат өстендә, кайсылар дөягә атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр вә Әбу-Бәкер Әс-Сыйд- дыйкның эзенә төшүгә, тузаннар кубарып чаптырдылар Аллаһы тәгаләнең сөекле бәндәләрен ахмакларның гаскәре бастырып ук диярлек җитешеп килә иде. Шунда тарихлардан тарихларга, китаплардан китапларга, риваятьләрдән риваятьләргә кереп калырлык могҗиза пәйда булды Моңа ышанмаган бәндәләр бар икән, аларның акылы тар күңелләре җәтмәсендә 3* 35 богаулануында гаебебез юк, ишетеп калсыннар һәм хәтерләренә яза бирсеннәр: ул хәлләр болайрак мәйданга чыкты... Мөхәммәд пәйгамбәрнең кысан аяк киемнәре үкчәсен суккач, ярасы ачытып әрни башлады, кан күренде, ул баралмас булды. Моңлы күзләреннән энҗедәй яшь бөртекләре йөгерде. Хәле китте. Юл аның өчен авыр газапка әйләнде. Шушы кадәр изаланулары аның дәртен сүндерде. Тукталып каласы килде. Дошманнарының җәбере тән газабыннан авыр булмас төсле иде. Әмма дусты Әбу-Бәкер аны ташламады, юлны дәвам иттерергә дәртләндерде. Пәйгамбәрнең Хак тәгалә каршында бурычы олуг иде. Ул аның әмерен үтәргә, Мәккәдән чыгарга тиеш! Дошманнары кулына калса, бурыч йөге авачак, хөрмәте бетәчәк. Боларын гына Әбу- Бәкер сүзсез дә аңлады һәм: — Мин синең ишәгең булыйм, йә Мөхәммәд! —диде. Кадерле кешесеннән шушындый сүзне ишетү Рәсүл Әкрамны авыр хәлгә куйды. Дусты ирекле бәндәләрдән иде. Ничек итеп аны ишәгең урынына күрергә мөмкин? Пәйгамбәр баш тартты. — И Әбу-Бәкер, син минем колым түгелсең! Син — Аллаһы тәгалә бәндәсе! Ничек итеп ишәгем булырсың? Бу мөмкин эш түгел. Кирәкмәс, үтенмәсәңче!—диде. Әмма Әбу-Бәкернең сүзе туры, теләге камил иде. Тик Рәсүл Әкрамга каршы әйтә алмады. Күнде. Юлларын дәвам иттеләр. Мондый да олуг җанлы адәмне, Мөхәммәд галәйһис-сәлам төсле итагать вә вөҗдан иясен дөнья йөзе Ибраһим пәйгамбәрдән соң хәтерләми иде. Рәсүл Әкрамның хәлләреннән хәбәрдар булып торган мәләк һәм фәрештәләр аһ ордылар. Ярдәмгә буйлары җитмәде. Кяферләрнең юлына таулар аркылы егылырдай кебек кузгалырга кымшанып, сулар ярларыннан чыгып, кяферләрне гарьне итәргә әзер иделәр. Теләкләре тыелды. Бар нәрсәләрне күреп вә белеп торучы Аллаһы тәгаләдән әмер ирешмәде. Олуг дәрьялар урыннарында калды, таулар авып түнүдән тыелды. Бу—хөкем билгесе түгел, бәлки сынау һәм пәйгамбәренең кемлеген белергә теләү генә иде. Соңгы араларда көн вә төннәрнең артыгы белән эссе торуы сәбәпле һавалар да өскә эленеп, тән һәм хәрәкәтләрне авырайта иделәр. Мөхәммәд галәйһис-сәлам артыгын бара алмады. Аягындагы җәрәхәте әрнеде, күзләреннән энҗе яшьләре кипмәде. Көн яктылыгы белән бергә дошманнарының да куркынычы арта бара иде. Пәйгамбәрнең авыр хәлен күреп, ӘбуБәкернең йөрәк бәгырьләре әрнеде. — Йә, Мөхәммәд, кабул итә күр сүземне. Син минем юлдашым. Ә юлдашны чын дус ташлап китәрме? Хезмәт итим үзеңә. Алыйм җилкәмә, ирешим Аллаһы тәгаләнең рәхмәтенә!—дип тагын да үтенде ул. Башкача чара юк иде. Рәсүл Әкрамга күнәргә мәҗбүр булды. Артларыннан куып килүче кяферләр аларның эзләренә басып, менә-менә килеп җитәчәк иделәр. Әбу-Бәкернең дә хәле бетеп бара иде. Әмма Мөхәммәд галәйһис- сәламне ташламады. Киресенчә, аны йөк итеп түгел, бәлки мамык шикелле җиңелдән тойды. Саур тавына ирештеләр. Мондагы мәгарәнең барлыгын алар белә, әмма анда елан көтеп торганын күз алларына да китерми иделәр. Кайбер хәбәрләрдән шулай киләдер, сөйләрләр, бу елан Гайсә Мәсихи заманнарыннан бирле яши һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга киләчәген күрү теләгендә гомер кичерә иде. Көннәрнең берендә ул, үз язмышын уйлап хәерсез булды. Иблис ярдәмчесеннән саналуы сәбәпле, урыны тәмуг утында икәнлекне бер дә өнәмәде. Гайсә пәйгамбәргә килде һәм сорады: — Йә Алланың илчесе, бар нәрсәне хәбәр итәсең, Саур тавы мәгарәсе кайда булыр? — диде. — Ул тау куышы сиңа ни өчен кирәк?—дип белеште пәйгамбәр, аптыраулы караш ташлап. — Мөхәммәдие каршы алырга барам,—диде елан. — Әле ул вакыйгаларга кадәр алты йөз еллар бардыр,— диде Гайсә, тагын да исе китеп. — Хәзердән барып ирешмәсәм, аннан соңга калырмын. Тәмам тәкатем бетте,—дигәч, Гайсә галәйһис-сәлам аңа Саур тавы кайсы тарафта икәнлекне күрсәтеп бирде. Әмма дә ләкин еланның максатын тәмам житәрлек дәрәҗәдә төшенмичә калды Белеп алса, кире якны күрсәтер иде Ә елан яманлык белән юл алды. Аның теләге Мөхәммәд пәйгамбәрнең теләгенә каршы төшеп, язмышын кяферләр кулына тапшыру иде. Ничек тә аягына чолганырга, тешләргә, һәлак итәргә дигән уе башыннан чыкмады. «Мөхәммәдиең юлын кис-сәрмен!»—дип ысылдый-ысылдый шуышты ул. Әбу-Бәкер исә юлдашы Мөхәммәд галәйһис-сәламне җилкәсендә нәкъ менә шушы мәгарәгә китерде. Әмма тау куышына алдан үзе үтте, пәйгамбәрне бераз сабыр итәргә өндәде. Күңелендә еланнан шикләнү билгесе пәйда булган иде Әбу-Бәкер, мәгарәгә үтеп, өстендәге җиләнен салды, аны җәйде, урын җайлады. Әмма еланнардан шикләнүе бетмәде, шунлыктан бу хәшәрәтләр килмәслек рәвештә хәстәрләнде Оста аучыларны яллаган кяферләр эз югалтмыйча бастырып килә бирделәр. Инде аларның максатлары тәмам ачык, Мөхәммәд пәйгамбәрне үтереп ташлау иде. Бар әзерлекне кылганнан соң гына, Мөхәммәд галәйһис-сәламне ӘбуБәкер мәгарә эченә дәште. Елан тешли алмаслык итеп ябындылар Пәйгамбәр шунда, Әбу-Бәкернең тезләренә башын куеп, йоклап та китте Дусты исә утырган хәлендә күзләрен йомарга гына уйлаган иде, җилән тишеген шәйләп алды. Моннан елан керерлек икән. Ашы белән каплады. «Үземне чаксалар да ярар, Мөхәммәдкә генә зыян итә күрмәсеннәр!» — дип уйлады ул. Пәйгамбәр шушы мәгарә эченә үзенең дусты Әбу-Бәкер артыннан керү белән үк үрмәкүч кузгалды һәм тау тишегенең авызына пәрәвез оясы кора башлады. Ул да түгел, ике күгәрчен очып килделәр һәм шунда үзләренә оя кордылар. Кяферләр килеп җитте. Кайсылары ат өстендә, кемнәре дөядә иделәр. Эзбасар сунарчылар Саур тавы мәгарәсенә кадәр килсәләр дә. монда пәрәвезне һәм ояда йомырка өстендә утырган күгәрченнәрне күреп, гаҗәпкә калдылар һәм — Алар һичничек монда керә алмаганнар, юкса урыннарын ташлап, күгәрченнәр качар иде, пәрәвез дә эленеп тормас, оя-җәтмәсе бозылып бетәр иде,—диделәр. Аларга шушылар җитә калды, эчкә керергә теләкләре табылмады, Мөхәммәд белән Әбу-Бәкерне башка бер җиргә качканнар дип исәпләп, кабат эзләренә төшәргә ашыктылар. Мәгарә эче тыныч вә салкынча иде Алҗыган качакларның тәннәре ял теләде Мөхәммәд пәйгамбәр аяк ярасының әрнүеннән тешен кысып, иминлеген Аллаһы тәгаләгә тапшырганнан соң. Әбу-Бәкернең тезләренә башын куйган хәлендә, әйткәнебезчә, йокыга кипе Дустының да күзләре эленде. Кайдадыр ысылдап куйган елан тавышына игътибар юнәлтеп тормадылар. t е Гайсә галәйһнс-сәламнән мәгарә тарафын белешкән елан максат сәгатенә ирешүне көтеп алган иде Ул шуышып кына килде Әмма Мөхәммәд пәйгамбәрне тешләргә теләп тә, Әбу-Бәкер корт ан урынга үтеп керә алмады Ысылдап, шушы тирәлә йөрештерә башлады. Уң вә сулга чыкты Алты йөз ел буена хыялында тоткан максатына ирешмәячәгенә хафаланды Шулвакыт япма тишеген каплап торган Әбу-Бәкернең аягын күреп алды. Елан бөтерелде һәм сукты Максаты тишек авызын азат итү һәм шуннан эчкә узу иде Әбу-Бәкернең йокысы ачылды, әмма аягын алмады. Күзләреннә утлар күренүгә карамастан, еланны пәйгамбәр янына кертергә исәбе юк иде. Елан икенче тапкыр сукты, тишекнең ачылмавын күргәч, өченче мәртәбәсендә Әбу-Бәкернең аягына тешләрен батырды. Ул инде саташып өлгергән иде. Агуы чыккач, пәйгамбәр өчен аның зәһәре калмады. Артка чигенде. Әбу-Бәкер авыртудан калтыранып куйды. Күзләренә кайнар яшь бөртекләре җыелды. Алдына башын куеп йоклаган Мөхәммәд галәйһиссәламне уятмаска иде исәбе. Түзде. Әйтерләр ки, дин иясе бәндәләр бу вакыйганы исләренә алган вакытта күңелләренең сыкравын тоярлар һәм дуслыкның никадәр күркәм тугрылык таләп итүенә мәдхия җырларлар. Нинди генә олуг юлга чыксаң да. Әбу-Бәкер кебек дустың булсын! Ул синең өчен җанын фида кылырга әзер торсын, әмма үзең дә аны ташлама, юкса гомерең буе бәгырь түреңдә авыр таш йөртерсең... Елан чагудан Әбу-Бәкернең күзләренә җыелган кайнар яшь бөртекләреннән берсе Мөхәммәд галәйһис-сәламнең маңгаена тамды. Пәйгамбәр уянып китте һәм дустының хәвеф эчендә икәнлеген тиз аңлап алды. — И сөекле дустым, ни булды? — Елан чакты,—дип җавап бирерлек хәл тапты Әбу-Бәкер. — Нигә үземне шунда ук уятмадың? — дип хафага төште Рәсүл Әкрам һәм юлдашының яраланган аягына үрелде, шифалы иреннәрен шунда терәде, еланның агуын суыра башлады... Мөхәммәд галәйһис-сәлам Әбу-Бәкернең ярасын кат-кат суырды, агуның тәмам чыгып беткәненә кадәр тырышты һәм максатына иреште. Шушы рәвешле бәладән котылдылар. Риваятьләрдә тагын да шулай сөйләнелә ки, кяферләр бераз юл үтүгә, тау тишегенә кабат әйләнеп килделәр һәм, ниятләнеп, мәгарәгә керергә теләделәр. Әмма күгәрчен оясындагы йомырка һәм чигелгән пәрәвез аларны икенче мәртәбә туктарга мәҗбүр итте. Шулай да эчкә узарга теләделәр. Шунда күңелләренә шик төште. Елан ысылдаган тавыш аларга өркү салды. Алты йөз ел буе агу йөрткән һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә зыян салырга ниятләнгән елан Әбу-Бәкерне чагуыннан соң хафага төшкән һәм үз алдына ачу белән зәһәр тавышлар чыгара иде. Бер дошманның яман гамәле икенче дошманнарга курку салды. Шулай да кяферләр Саур мәгарәсенә кереп карарга теләделәр, юкса тынычлана алмас иделәр. Аларның үзсүзле булуларын Җәбраил галәйһис-сәлам белеп торды һәм Аллаһы тәгаләнең рөхсәтенә таянып, кеше сурәтендә алар арасына төште һәм: — Монда сез эзләгән кемсәләрнең яшеренүләре мөмкин эш түгел. Күрмисезме? Күтәрелеп, күгәрчен очты. Әмма йомыркасы калды. Аның өстенә басмыйча үтәргә мөмкинме соң? Тагын да арырак карагыз. Пәрәвез ятмәсе тау тишеген тулысы белән каплап бетергән. Моннан үткән кеше аны ертмыйча уза алыр идеме? Инде дә колак куегыз. Мәгарә эчендә усал еланнарның ыжгырганнары ишетелә. Кем үз теләге белән язмышын үлем авызына салыр иде икән?—дип белдерде. Бу сүзләрне ишетүгә, кяферләр мәгарә эченә керү теләгеннән баш тарттылар һәм, тагын да күтәрелеп, пәйгамбәр вә аның дусты Әбу- Бәкерне артларыннан бастыру өчен кузгалдылар. Аларның юлы бүтәнчә шушы Саур тавы мәгарәсенә төшмәде. Мөхәммәд галәйһис-сәлам һәм Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк бу тау куышында тагын да өч көн һәм өч төн тордылар. Аларга ял гына түгел, бәлки тән яраларының савыгуы һәм дошманнарының чарасызлыктан бераз тынычлана төшүе дә кирәк иде. Мәккә кешеләреннән Габдулла бине Әбу-Бәкердән бүтән һичкем серне белми иде. Ул Саур тавы мәгарәсенә килеп йөрде, кирәкле азык- төлекне китерде, вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп, әткәсен һәм аның дусты пәйгамбәрне мәгълүматлы итеп торды. Кичләрен алар янына җитешер, таңда корәиш арасына кереп, бар кирәкле сүзне белешер иде. Бу тирәләрдән ерак түгел җәйләүләрдә Әбу-Бәкернең колы Гамер бине Фәһр үз җае белән 1енә хуҗасының көтүләрен көтә иде. Ул да мөэминнәр сафына басып, Аллаһы тәгаләнең камил дәрәҗәле колларыннан исәпләнер икән. Шулай ук пәйгамбәргә мәхәббәте зур булып, сердән хәбәр алды. Ил өстенә кич иңеп, бер сәгать узар-узмастан көтүләрен шушы мәгарә янына куар иде дә, тук вә көр малларыннан сөтне савып, яраннарына китерер иде Аның шушы рәвештәге олуг хезмәтләре Рәсүл Әкрамга карата гына түгел, хуҗасы Әбу-Бәкергә кешелеклелеге өчен рәхмәте дә иде. Яхшы хуҗада яман хезмәтче тормый дигән сүз Гамер бине Фәһрнең күрсәткән гамәлләреннән соң калды һәм телләрдән телләргә күчте. Рабигыль-әүвәл аеның дүшәмбе көнендә, яна туган айның бишенче кичәсендә Гамер бине Фәһр һәм Габдулла Аркат, ике дөягә атланып, пәйгамбәр һәм Әбу-Бәкер яшеренгән тау куышы янына килделәр. Ерак юлга кузгалырга вакыт җиткән иде инде. Рәсүл Әкрамны тотып биргән кешегә йөз баш мал вәгъдә ителү сәбәпле. Мәккә ахмаклары Ясрип белән ике арадагы сахра вә далаларда таралып, көн вә төн шымчылык итсәләр дә, хәбәрсез калдылар Гамер бине Фәһр көтүләрне башка бер колга тапшырып, хуҗасын озата йөрергә, яшерен юл вә сукмакларны яхшы белгән бәдәви гарәп Габдулла бине Аркат аларны Ясрипкә хәвеф- хәтәрсез китерергә тиеш иде. Сөйләшенү шулай булды. Мәгарәдә соңгы тапкыр тәгам җыйдылар, дога кылдылар. Мөхәм- мәд галәйһис-сәлам элеккечә тыныч һәм бар эшендә Аллаһы тәгаләгә таянганлыгын белдереп эш итте, һиҗрәткә төшкән көннәреннән бирле ӘбуБәкернең җаны тынычлык тапмаса да, Рәсүл Әкрам һичнинди шик төенен күңел түрендә сакламады Аның шушы рәвешле булуы дустын да ныклыкка этәрә иде. Гамер һәм Габдулла доя өстендә килүгә Әбу-Бәкер ашыга башлады. Аның бу хәвеф-хәтәрле урынны тизрәк ташлан китәргә теләге зур иде. Гамер бине Фәһр белән Габдулла бине Аркат икесе бер дөягә утырдылар. Икенче дөягә Мөхәммәд галәйһис-сәлам һәм дусты Әбу- Бәкер урнаштылар. Йөгәнне Әбу-Бәкер үз кулына тотты Аллаһы тәгаләгә тапшырып һәм аның амин дигән сәгатенә атап, сәфәр башладылар. Мөһаҗирләр Сөвәһил юлына керделәр. Мәккә вә Ясрип арасында кяферләр тырышып-тырышып пәйгамбәр эзен барлаулары сәбәпле, махсус рәвеш гә алар шушы юлны сайлады. Ул Ясрипның капма-каршы ягына, Бәхрел-Кылзум, ягъни Кызыл диңгезгә таба, көньяк-көнбатышка илтә иде Үлем тырнагыннан котылган бәндә шикелле ашкынган Әбу- Бәкергә тогынын утырган Мөхәммәд галәйһис-сәлам, киресенчә, сагыш вә моң эченә чумды Аның күркәм авызыннан бәгырь төбен айкап аһ авазы ишетелде. Кич иңеп бара иде. Төн буе киләселәре бар Мәккә артта калды. Мөхәммәд пәйгамбәрнең авызыннан чыккан аһ авазыннан якын тараф уянып киткәндәй булды. Йа Аллаһы тәгаләнең колы, Мохәммәд галәиһис-сәлам, аһыңны орма! Юкса безнең барчабыз да утка төренербез Болай да адәмиләрнең мәрхәмәтсезлекләрен күреп, бәгырьләребез киселә Без сине юксынырбыз! Без сине көтәрбез! Син төн булып кит, таң аттырып кайт' дип теләк теләде таулар. „ , Аларның сүзен һәр тараф күтәреп аллы. Барчасы пәйгамбәргә хәерле сәфәр теләде. Илдән яман бәндә китсә, дөньялар яктырып калган кебек була, мәгәрем ки. яхшы кеше илдән китсә, кояшлы кон дә сүнгән кебек тоела бар тарафлар сагыш-моңга чума, бәгырьләр телгәләнә Мохәммәд галәйһис-сәлам туган иленнән аерылуны авыр кичереп аһ оруга, аның хәлен белешергә дип Җәбраил фәрештә җитеште һәм үтенде И Аллаһы тәгаләнең сөеклесе, хәлең ничектер? Рәсүл Әкрамнын күңеле тулы моң-сагыш иде Дәшәргә кодрәте җитмәде’ һәр адәм баласына хас хис вә кичерешләрдән ул ничек игеп азат булсын ди? — И Аллаһы тәгаләнең сөеклесе, илдән аерылу сагышында хәлең ничектер?—дип кабатлады фәрештә, жавап ишетмәүдән хәвефләнеп. Пәйгамбәрнең күзләрендә яшь бөртекләре иде. Әмма ул икенче кабат Аллаһы тәгаләнең хәбәрчесе Җәбраил фәрештәне борчуга салып аһ ормады, бәгыренең өзгәләнүләренә түзәр булды. Үзен бу рәвешле тотуына сокланырлык иде. Шунда Җәбраил галәйһис-сәлам әйтте: — Йә, Мөхәммәд, илдән аерылып киткән гарибләр хәлен күр: бәгырьләрендә нинди авыр таш йөртерләр. Алар түгелме Аллаһы тәгаләнең сөеклеләре? Алар түгелме адәм балалары арасында һәр яклардан хөрмәт казанырга тиешле кемсәләр? Илдән китәргә мәҗбүр ителгән бәндәләрнең һәр аһы туган йортында кәеф-сафа корып ятканнарның хәвефедер. Әгәрем дә көннәре тыныч тормыш белән үтсен дип теләсәләр, гарибләргә мәрхәмәт йөзе күрсәтсеннәр, юкса бәхетләре булмас!—дип белдерде. Пәйгамбәр яраннары белән кичтән юлга чыгар, таң беленүгә ялга туктар иде. Алар олуг сәүдә юлларына төшмәделәр, азлар гына белә торган сукмакларны сайладылар. Мөхәммәд галәйһис-сәлам һәрдаим үзен тыныч тотты. Ясрипкә якынайган саен Әбу-Бәкернең дә күңеле урынына утыра башлады. Габдулла бине Аркат юлны яхшы белә, адаштырып аптыратмады. Хәвеф-хәтәргә төшерерлек кешеләргә дә очрамадылар. Әмма ризыклары гына җитәрлек түгел иде. Юлда килгән вакытларында төнге ялга туктаган көтүгә очрадылар. Ал арның каршысында, угрылар дип белеп, малларны саклаучы чыкты. Төндә кемнәр йөрмәс. Бер-бер хәвеф яки көтелмәгән хәл килеп чыкмасын өчен үзара аңлашырга тиешле иделәр. Бу сөйләшүне үз өстенә Әбу-Бәкер алды һәм инде шактый ерак юл узуларын, ризыклары да азаеп китүне, тамаклары ач икәнлекне шунда көтүче кемсәгә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде һәм эчәрлек вә авызга тидерерлек сөт бирүен үтенде. Әңгәмә вакытында дөядәгеләр дә шикле хәрәкәт ясамадылар, хөрмәт вә ихтирам белән олуг кыяфәтләрендә кала бирделәр. Әбу-Бәкернең затлы телдән сөйләүләре, юлдашларының тыныч вә күндәм торулары көтүче вә сакчыларның күңелләренә хуш килде һәм ярдәм кулыннан коры калдырмадылар, сөт тулы савыт суздылар. Хәтта алар янында булса да, Әбу-Бәкер нигъмәткә авызын тидермәде, иң элек изге зат Мөхәммәд галәйһис-сәлам кар- шысына китерде һәм аңа тәкъдим итте. Барысының да ризыкланасы һәм сусауларын басасы килә иде. Рәсүл Әкрам Аллаһы тәгалә исеме белән сөт тулы савытны мөбарәк кулларына алды, күтәрде, авыз итте, әмма тиз арада тәкатен табып, үзенә тиярдәй өлешне генә йотты да башка юлдашларына сузды. Шул рәвешле һәммәсе сыйландылар, һәр эчкән йотымнары аларга көч һәм дәрт өстәде, тулы бер савыттан тәмамына кадәр ризыклангандай тәэсир калдырды. Шул кадәр дә тату вә бер-берсенә карата күрсәткән кадер-хөрмәтләренә игътибар итеп торган көтүчеләр хикмәт вә мәгънә эчендә хушландылар һәм бу вакыйганы чынбарлыктан битәр, бер могҗиза рәвешендә хәтерләрендә калдырдылар. Рәхмәтләре белән болар яныннан китеп, икенче юлы пәйгамбәр һәм аның юлдашлары Мәгъбәд йортына килеп чыктылар. Болар күчмә гарәп кабиләләреннән булып, араларында зәнкиләр††† дә бар иде. Үзләре бик тә арык тәнле икән. Шушындый кыяфәтләре тормышларының мохтаҗлык белән авырлыкта үткәнлегенә дәлил иде. Ул гына да түгел, хәтта маллары да арык булып, хуҗаларын өметтән өзәләр икән. Мөхәммәд галәйһис-сәлам ризыктан бераз тартынып торырга вә сабыр итәргә риза иде дә, әмма юлдашлары талчыккан һәм азыкка мохтаҗлыкларын сиздерер дәрәҗәдә кыландылар. Шунлыктан бу көн юлларында беренче очраган кемсәдән—Хәмид кызы Хузагыядан кабымлык хөрмә җимеше вә ит кисәге үтенделәр, хәтта акча да тәкъдим ††† Зәнки — негр. иттеләр. Бары тик теләкләреннән генә коры калды пар Һәм ачлыкка дучар ителделәр. Хәмид кызы Хузагыя үзе Мәгьбәд кабиләсеннән иде. Аның эше көн дә ишек төбендә утыру һәм үткән-сүткәннән хәбәрдар булып торудан кала, шундый юлчыларга мөмкин кадәр ярдәм итү, сораганга—су, теләнгәнгә азык каптырып җибәрү иде. Әмма соңгы вакытларда көннәрнең эссе торуы аркасында көтүлекләрдә маллары зәгыйфьләнде, ризыкларында тарлык хасил ителде. Юлдашлары белән килеп ирешкән пәйгамбәрнең өмет белдереп үтенүләренә бу өлкән яшьтәге хатын ярдәм итә алмасын әйтте: — Әгәр дә йортыбызда ризык бар икән, мин аны бушка да бирәм. Акча да кирәкмәс. Тик бүген үзегезне коры калдырам Кичәге көндә сездән дә олуграк затлар килделәр, хәтта аларга да табын ясар өчен мөмкинчелегем булмады Зур_ кунаклар иделәр Шулай килеп чыкты Малларыбыз зәгыйфьләнде. Йортыбыз! а эсселек җәбер вә җәфа салды,—диде. Гамер бине Фәһр һәм Габдулла бине Аркат бер-берсенә карашып куйдылар. Аларның өметсезлекгән күңелләре сулган, йозләре тартылган иде. Гүяки: «Никләр өчен генә бу олуг юлга чыктык?» — дип уйлый төсле иделәр. Әбу-Бәкср дә сәфәрдән талчыккан, соңгы вакытларда бөтенләй олыгаеп киткәндәй күренә, аның да ышанычы кимегән иде булса кирәк Юлдашларының авыр хәле пәйгамбәрнең күзендә яшь бөртекләренең хасил кылынуына бер сәбәп иде. Алар яки шушында тукталырга, дошманнарының кулына төшәргә, яисә ризыкланып, юлларын дәвам итәргә тиешләр. Икесенең берсе. Әмма ни чара, ярдәм кулын сузарлык кем бар? Мохәммәд галәйһис-сәламнең күзләре чатыр артында бәйле торган сарыкка төште. Аның кыяфәте бик тә арык һәм өметсез иде. Әмма Рәсүл Әкрам Хак тәгаләнең ярдәмен теләде вә — Ул сарыгыгызны савып, сөтен эчсәк ни булыр?—дип үтенде, малны әйләнеп, як-яктан карады — Булмас,— дип белдерде хатын.— Булмас. Ул сарыгыбыз бик тә зәгыйфь, шул сәбәпле көтүдән дә кала Аның нинди сөте булсын ди? Тәнендә җаны гына калган бит,—диде — Савып карарга рөхсәтегез юкмыдыр?—диде пәйгамбәр — Рөхсәтен рөхсәт тә, тик теләгегез уңыш тапмас дип белом. Рәсүл Әкрам шушы сүзләрне ишетүгә сарык-куйны ике тез арасына алды, бисмилла әйтеп, эшкә кереште. Тәпи араларына тустаган куеп, сарыкны сава башлады. Аллаһы тәгаләнең хикмәтедер, Мохәммәд галәйһис-сәламнең мөбарәк куллары тию белән бу хайванның имчәкләре тәмамын сөткә тулды вә сибелеп ага башлады. Бу нигъмәттән бар- часының да кәефләре күтәрелде. Пәйгамбәр иң элек юлдашларын сынлады. Аннан соң тагын сауды. Бу юлысы да тустаган мөлдерәмә тулды Икенче кат сыйландылар. Инде һәммәсе шатлана иделәр. Рәсүл Әкрам тагын куйны ике тезе арасына алды. — Зуррак савытыгыз булмасмы? - дип үтенде Хатын күнде. Сарыктан бу рәвешле мул итеп сөт акканын аның үз гомеренә беренче тапкыр күрүе иде Күзләре күргәнгә күңеле ышанмады Шулай да дәүрәк савыт кигерде һәм аптыраган хәлендә калды. Мохәммәд пәйгамбәр куйның имчәкләренә өченче кат мөбарәк кулларын тидерде. Сөт чишмәсе ага башлады Бу савыт та тулды. Әмма монысын Рәсүл Әкрам үзенең юлдашларына бирмәде, бәлки малның хуҗасы Хәмид кызы Хузагыягә калдырды Риваять итеп сөйләрләр ки. шушы вакыйгалап сон бу сарык алты кон буена аужаларьш соте белән сыйлады һәм. нн гажеп, унсигез яшенә кадәр оәрәкәтле имчәкләреннән мәртәбә табып, ияләрен куандырды. ПвВгамбәр юлдашлары шушы Магьбәд йортыннан чыккач, озак та тормый Хәмид кызы Хузатыянен нре көтүлектән зшен бетереп кайтты. Табында савыт тулы сөтне күргәч, берара аптырап калды, аннан сон — Бу сөт кайдан килде? — дип сорады. Хатыны вакыйганы бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ире ул юлчыларның кем икәнлеген авырлыксыз аңлап алды һәм, Мөхәммәд белән Әбу-Бәкер вә иптәшләре икәнлеген төшенүгә, аларны тотып биргән яки кайдалыгыи хәбәр иткән кешегә йөз баш дөя бүләк кылыначак дигән сүзне хәтеренә алып, бу кадәр байлыкларга кызыгудан тыела алмыйча, Мәккә кяферләренә ничек тә хәбәр бирергә ашыкты. Моңа кадәр пәйгамбәрне кайдан эзләргә дә белмәгән дошманнарына бу бәндә аваз белән тапшыручылар аша серне белдерде. Мәккә ахмаклары Рәсүл Әкрамнын кайсы юл белән һиҗрәт кылганлыгын төшенеп алдылар, әмма серне чишкән ирне бүләксез калдырдылар. Тарихлардан шул билгеле: берничә елдан бу хатын вә ир Мәдинәгә барып, Мөхәммәд пәйгамбәрдән гафу сорадылар. һиҗрәт вакытында булган кызыклы вакыйгалардан тагын берсе шул иде ки, хәбәр китапларына ул «Сирака хәле» дигән исем белән кереп калды һәм ахмаклар өчен сабакның ничек бирелүе мисалларыннан иде. Мохәммәд пәйгамбәр, аның юлдашлары Әбу-Бәкер, Гамер бине Фәһр һәм Габдулла бине Аркат, Мәгъбәд йортыннан чыгып, юлларын дәвам иттеләр Инде максатларына да әллә ни ерак калмаган кебек иде. Шунда аларны сәфәрдә Сирака кешеләреннән берәү күрде һәм кемнәр икәнлеген чамалап алды да, хуҗасы каршысына җитешеп, баш орды, әйтте: — Юл арасында дүрт адәмне шәйләдем, хәбәрләргә караганда, алар Мәккәдән качып килүчеләр булырга кирәк! Сүзендә ялган юк иде. Берничә көннәр генә элгәредер, Мәккәдән хат күндерелеп, кем дә кем пәйгамбәр вә аның юлдашын тотып бирсә, яисә үтерсә, бу хезмәтләренә бәрабәр йөзәр баш дөядән бүләк ирешәчәк, ул гына да түгел, моны башкаручы бәндә корәишләр арасында иң олуг кылынып, дуслары да ителәчәк, имеш. Беренче тапкыр моңа әлләни игътибар бирүче күренмәсә дә, хат икенче тапкырында да шундый ук эчтәлек белән килеп ирешкәч, байлыкка җанын фида кылыр өчен әзер торган һәр кеше күзен юлдан алмады. Сираканы да юктан өскә ишелергә торган мал кызыктыра иде. Пәйгамбәрне юлдашлары белән бергә күреп калган кемсәдән хәбәр алуга, Сирака күңел түрендә кайнаган уй-фикерен төенләп, теләк-ом- тылышын канәгатьләндерергә ашыкты. Исәбе ничек тә серне яшерергә, байлыкны уртактан бүлешмичә, үзенә генә учларга иде аның. Шунлыктан бер дә исе китмәгән кыяфәттә: — Әйе, минем яннан да уздылар алар,— дигән булды.— Әмма Мәккәдән качып килүче затлар түгел, башкалар болар. Төс-кыяфәтләре дә охшамаган Юк-юк! Ялгышмыйк. Алар түгел! Шушы рәвешле сойләвен сөйләде, бары тик теле такылдаганны зиһене җыймады. Башында башка уйлар иде: ничек тә үзенә генә алырга биреләчәк бүләкне! Сирака эшне тиз тотты. Хезмәтчесеннән яшертен генә ат иярләтте, һичкемгә сиздермичә юлга төште. Кулында угы-җәясе, сугыш була калса дип алынган кирәк-ярагы иде Атын да һичбер кызганусыз куалады. Уңлы-суллы селтәнеп камчылады. Күз алдында гүяки бүләк итеп куыла килүче йөз баш дөя көтүе, хыялында байлык вә мәртәбә иде. Аның дәһшәт белән ашкынып ат чаптырганын иң алдан Әбу-Бәкер күрде һәм күңеленә курку йөгерде. Тыя алмады, күзләренә яшь килде. — Бу безнең гомерләребезне кисәргә дәртләнгән кешегә охшый, харап кына булырбыз! — дип йорәк әрнүен пәйгамбәргә җиткерде.— Бетерер башларыбызны!.. Бу хәлдән Рәсүл Әкрамның да күңеле кузгалды, Сираканың дәһшәте үзеннән алда йөри иде. Мөхәммәд пәйгамбәр, Аллаһы тәгаләдән ярдәм үтенеп, догага кулын күтәрде. Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк чарасыздан һаман да күзләреннән яшь .агызды. Мөхәммәд галәйһис-сәлам аны тынычландырырга теләп, юату сүзе буларак: — Нигә бу кадәр хафага төштең?—дип сорады. И Аллаһы тәгаләнең колы вә сөеклесе Мөхәммәд, үзем өчен борчылудан түгел, сине харап итәр дә мөэминнәрне ятим калдырыр дип борчылудан күңелем бүселде,—диде Әбу-Бәкер. Шунда Рәсүл Әкрам: Без ялгыз түгел, безнең ярдәмчебез бар,— дип сакал сыпырды. Ул да булмады, Сираканың аты кешнәде һәм хуҗасын баш аша алга ыргытты. Мәтәлеп төшкән Сирака чактан гына кадалып калмады. Тиз ара аягына басып, атын тезгененнән эләктерде. Җәһәтлек белән генә ияренә атланды һәм саллы итеп камчысын орды. Ат сузылып алга томырылды. Хуҗасының дәһшәте тагын да арткан, ачуы кабарган иде. Аллаһы тәгаләнең кисәтүен санга сукмыйча, кирелек вә нәфселсктә күңелен адаштырды. Җитмәсә — Туктагыз, туктыйсы булмасагыз, үтерәм!—дип яный үзе. Мөхәммәд саллалаһу галәйһи вә сәлләм тагын да догага кулын күтәрде һәм: - Йа Ходаем, син безне дошманнар үченнән имин ит, ярдәмеңнән ташлама! — диде. Ул да булмады, Сираканың аты чабудан тыелды, киреләнеп кешнәде. Сыртын камчы белән каезлаудан файда юк иде. Атның дүрт аягы да тездән югары җиргә чумган иде. Сирака чарасыз калды Өченче тапкырында үзен оятлы итәсе килмәде, кодрәте шиңде, көче кайтты һәм — Мин синең чыннан да пәйгамбәр булуыңны таныйм. Ике тапкыр кисәттең, өченчесенә җөрьәт итмим Теләсәң, кунагым бул, теләсәң, ни бар байлыгымны сора, җаның теләгәне — үзеңнеке! —дип баш иле. Пәйгамбәр аның тәкъдимнәрен кире какты һәм аңа иманнамә төзеп бирергә теләге барлыгын белдерде. Әмма Сирака моның асыл мәгънәсен аңлап җитмәде. Бу кадәр җайсыз хәлдә калганы юклыктан акылы саегыбрак киткән иде. Шунлыктан теле дә сөйләнүдән туктамады: — Минем юлларда кәрваннарым йөреп торыр. Сез килгән якка каршы тарафтан да кәрваным кайтыр. Менә сезгә минем кынымдагы угым. Алыгыз. Аны күрсәтегез, билге булыр, кәрваннарымнан кирәк кадәре байлык вә малларымны үз теләгегез белән алырсыз,—дип, күп нәрсәләрне әйтеп ташлады. Әмма пәйгамбәр итагатьле генә итеп баш тартты. Аңа байлык кирәк түгел иде, чөнки Аллаһы тәгалә биргән гыйлемнән дә олуграк вә өстенрәк нәрсә бармы бу дөнья йөзендә7 Рәсүл Әкрам, иманнамә язып, Сиракага тоттырды. Ул бу язуны ук кынына салды һәм үз ахмаклыгына хәйраннар калып, юлчылар китеп баргач та, шактый озак вакытлар кузгалмый торды Икенче көнне Мәккәгә хат күндерде һәм үзе тап булган могҗизадан хәбәрен биреп, Мөхәм- мәдкә ышанычын белдерде. һиҗрәттә пәйда булган вакыйгалардан тагын да берсе шул иде, БөниӘслам кабиләсеннән Бәридәтел-Хасип, пәйгамбәр вә юлдашы Әбу- Бәксрнең җанын кыйган өчен Мәккә дошманнары йөзәр дөя бирәчәкләрен ишетүгә, мал вә байлык хафасында калды. Үзенең җитмеш кешесен ияртеп, кон вә төндә уң һәм сулны айкады. Ахырда, кайсы юл белән киләчәкләре ачыклангач, шунда барып, көтеп алдылар, һәрбер сәфәр чыккан затны сораштырып кына уздыра иделәр Metro көннәрнең берендә пәйгамбәрне дә күрергә насыйп булып, мәгънәле әңгәмәдән соң. Мөхәммәд г аләйһис-сәламнсң сүзләренә вә Аллаһы тәгаләнең кадир кодрәт иясе икәнлегенә тәмам камил рәвештә инанып, иман кигерде \зс белән килгән җитмеш кешесе дә аңа ияреп иман китерделәр Шулай итеп, Ясрипка барып җиткәнчегә кадәр пәйгамбәрнең иминлеген саклауны Бәридәтел-Хасип үз естенә алды. Шушы рәвешле Рәсүл Әкрам үзенең иптәшләре белән һиҗрәт юлын авырлык белән булса да, хәвеф-хәтәрсез генә үтә бирде һәм һәрдаим юлдашлыкта Хак тәгаләнең барлыгын тойды. Мөхәммәд галәйһис-сәламне Ясрип шәһәрендә көтә иделәр. Бу Ясрип дигәннәре пәйгамбәрнең бабасы Габделмотталип хәзрәтләренең туган җире иде һәм шунда сәфәр кылганда Рәсүл Әкрамның газиз әткәсе Габдулла вә берничә елдан сөекле әнкәсе Әминә дә шушы тарафларда кабер туфрагын тапкан иделәр. Гүяки, Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең монда һиҗрәт кыласын хак тәгалә алдан ук белеп торган һәм аны кендеге белән бу мәнзәл-төбәккә бәйләп тоткан иде. Шул сәбәпледер, башкача булмас, Ясрипне гарәпләр асылда Мәдинә, ягъни Шәһәр- кала дип кенә йөртә иделәр һәм торабара, Мөхәммәд галәйһис-сәлам шушында төпләнеп калгач, горурлык вә мәртәбә белән үзләрен олуглар хисабында санаган Ясрип халкы калаларын Мәдинәтер-Рәсүл, Пәйгамбәр шәһәре, диделәр. Шунлыктан Ясрип урынына Мәдинә дип язганнан тарих вә хакыйкатькә һичбер хилафлык булмастыр! Шулай итеп. Мөхәммәд галәйһис-сәламнең яраннары белән Мәккә кяферләре арасыннан чыкканлыгы вә Мәдинәгә таба юнәлгәнлеге хәбәре Ясрип халкына килеп ирешүгә, шәһәр эчендә бер-бер хәрәкәтләр күренә вә гаҗәеп хәлләр мәйданга чыга башладылар. Бәхет өметендә яшәгән кавем олуг хис вә тойгы тәэсирендә калды. Инде менә пәйгамбәр килеп җитәр дә сәгадәт диңгезендә гарык булырлар һәм камиллек-бәрәкәт аларны шатландырыр төсле иде. Әмма Рәсүл Әкрам һаман да күренмәде. Мәккә вә сахра тарафларыннан килеп ирешкән хәбәрләр Мәдинә халкын шашындыра иде. — Кара әле бу ахмакларны, пәйгамбәрнең вә яраннарының башына бихисап күп мал, көтү белән дөя атаганнар бит! — Пәйгамбәрнең китерәчәк сәгадәтен шулкадәр ким бәһагә куйгач, ахмаклардыр шул! — И мескеннәр, и наданнар! Дөнья малын Хак тәгалә гыйлеменә кем алыштыра инде? — Юньле булсалар, пәйгамбәрдән баш чөерер иделәрме? Шушы рәвешле сөйләнелгән сүзләр аңсызларны да аңлы, фикерсезләрне дә фикерле итә иде. Тәкате тәмам өзелгән мөселманнар Мәдинәдән чыгып, Мәккә вә сахра ягын белештерергә юл алганны күрүгә, аларга башкалар да иярде. Иртәдән килеп кичкә кадәр, кулларын маңгай остснә куеп, кәрван юлларын күзәткән өлкән вә кече яшьтәге затлар пәйгамбәрдән иминлек хәбәрен генә булса да көттеләр. — Менә бүген дә килмәде! — Менә бүген дә насыйп итмәде!—дип, кичке йокы вә ял өчен өйләренә кайтыр һәм иртән кояш күренгәнче диярлек тагын юлга чыгып көтәр иделәр. Әмма чарасыз иделәр. Көннәрнең берендә шулай Мәдинәдә ни бар өлкән вә сабый, инде гадәтләренә кергән хәлдә, шәһәр читенә агылдылар. Монда яшәүче яһүдиләр ара-тирә аларның артыннан карап кала бирделәр. Ике кеше бер чатта очрашып мөгамәлә кыла башласа, мөселманнарның бу эшләрен яки мактадылар, яисә: — Бу китапсыз кавем дә пәйгамбәрле булып, Аллаһы тәгаләнең теләге белән яши башласа, Тәүратның хилафлыгы ачылыр, безнең якты көнебез каралыр, кояшыбыз баер, — дип фараз итә вә үзара бәхәскә төшә бирделәр. Бу көндә дә мөселманнар Мәдинәне ташлап, юл башына чыктылар. Кайсы ялгыз, кайсысы бала күтәргән, кулындагы таякка терәүләнгән халәттә сахра тарафын күзәткәндә, аларның араларына кушылган яһүдиләрдән берәү биниһая балкыш белән еракта нур күрде. Үз диненә камил дәрәҗәдә ышанган, Хак тәгаләнең барча могҗизаларында хикмәт вә сәгадәт барлыгын төшенгән бу зат беразга телсез калды Пәйгамбәрнең нурыннан сахра вә таулар сихри балкыш белән күмелеп, гүяки кояш чыга вә акрын гына күтәрелеп киләдер төсле иде. Асылда актан киенгән Мөхәммәд галәйһис-сәлам вә аның юлдашы Әбу-Бәкер, ул шулай ук актан иде, бу вакытта Мәдинә шәһәренә җитеп килә һәм тукталып калган иделәр. Рәсүл Әкрамның сәгадәт нуры яһүдине тәкатьсез калдырды һәм ул шул минутта хакыйкатьне теленә алды вә әйтте: И гарәп таифәсе, сез таләп иткән бәхет-дәүләтегез чыннан да шушыдыр, башка булмас! —диде. Мәдинәдән чыгып, пәйгамбәрне каршы алырга ашкынган һәммәсе дә Рәсүл Әкрамның сәгадәт хәбәре буларак яктырткан кальбе нурыннан күңелләренең асыл түрендә шатлык вә куаныч таптылар. Пичәмә гасырлар гомер кичергән вә мохтаҗлык һәм шатлыклы вакыйгаларны ишетеп тә, күреп тә белгән халык бу вакытта олуг бәйрәм вә бәхет хисен кичерде. Ул да түгел, Хак тәгаләнең рәхмәте белән Мәдинә шәһәрендә балкыш хасыл ителеп, һәммә гарәп вә яһүди Таифәсенең йөзләре көчле шатлык вә иминлек төсенә буялган иде. Халык сөенде. Мәдинәдә нур хасыл булды. Нәҗари кабиләсеннән шәех Гомәр бине Гауфнең шигырь вә җырга гаҗәеп дәрәҗәдә маһирә бер колҗариясе бар иде. Пәйгамбәрне мактап вә зурлап, һәркемнең уй-кичерешләрен тасвир кылып, бу зат касыйдә вә шигырь чыгарды. Моны ишетеп, барчалар куандылар вә сөенечләрен яшерә алмастан, берсен-берсе котладылар. Бу кон рабигыль-әүвәл аеның дүшәмбесе, уникенче кичәсе иде. Мәдинә тупсасына килеп баскан Мохәммәд галәйһис-сәламнән дусты Әбу- Бәкер сорады: — Хәзрәт, кемгә тукталырбыз? Рәсүл Әкрам һичбер шиккә төшмәстән хәбәрен бирде: — Бу кичәдә туганнарымнан Бәни-Нәҗар кабиләсендә булырбыз! Гарәпләрнең бу кабиләсе Мохәммәд галәйһис-сәламг ә туган вә карендәш тиеш иделәр. Чөнки Рәсүл Әкрамның бабасы Габделмотталип хәзрәтләренең газиз әнкәсе Сәлимә шушында туды. Аны кияүгә пәйгамбәрнең олуг бабасы Габдсмәннаф алды Габделмотталип үзе дә шушы кабиләдә кунакта чакларында яралды һәм дә шушында туды. Бу сәбәптән Мөхәммәд галәйһис-сәламнс алар кадер вә хөрмәт белән каршыладылар, куанычлары шулкадәр көчле иде ки, бәйрәм вә бәхет хисе йөрәкләренә сары май булып ятты. Ул кичәдә пәйгамбәр үзенең иптәшләре белән шушы кабиләгә кунак булып төште. Алар Гөлсем бине Әл-һәдим исемле мөслимәдән сый-хөрмәт таптылар, аларның йортында кундылар. Олуг хөрмәтләрен үз өйләрендә Хәбиб бине Асаф, Хариҗа бине Зәйд һәм башкалар лскләрен сөйләделәр. Бу вакытта Мохәммәд галәйһис-сәлам агач күләгәсендә затына күрә олуглык серләрендә чумып утыра иде. Әбу-Бәкер аның каршысына килде нә пәрдә корды Халык, төркем-торкем булып, монда агыла вә пәйгамбәр белән әңгәмә тотарга вә аны шәһәргә күтәреп кертергә әзер иде. Аларның якты күңелләре нурланды һәм Рәсүл Әкрамга мактау вә данлау сүзләрен китерделәр. Әмма пәйгамбәр тагын да Мәдинәгә керми кала бИРДУндҮОТ кон буена Бәни Гомәр һәм Бине Гауф кабиләләрендә Мө- ХӘММӘД пәйгамбәр вә яраннары кунак булдылар Хак тәгаләнең олуг хөрмәтләренә рәхмәт йөзеннән Күба җирлегендә беР мәсҗед төзетеп, да күрсәтте. Мәдинә халкы тәкатьсез калып, Рәсүл Әкрамның шәһәргә дә керүен котә иде. Әмма Мохәммәд пәйгамбәр кузгалмады Хак тәгаләнең рөхсәтеннән башка Мәдинәгә керү хилаф эшләрдән булырга мөмкин иле дә, Әбу-Бәкер сабырсызлык галәмәтләрен дә күрсәткәләдс Пәйгамбәр ашыкмады. Мәдинә көтә бирде. Арадан мөселманнар Әбу-Бәкергә килделәр һәм Рәсүл Экранны шәһәргә чакырдылар, халыкның зар булып, бәйрәм хисе эчендә коткән- аны җомга көнендә җыелышып, бәйрәм ясап ачтылар. Куаныч вә шатлыклардан мөселманнар тантана итте. Мөхәммәд галәйһис-сәлам вә Әбу-Бәкер Мәккәне ташлап чыкканнан соң дүрт көн узуга, кичен, кеше аягы өзелгәч, ягъни бәндәләр өйләренә бикләнеп йокларга яткач, пәйгамбәрнең арысланы саналган Гали хәзрәтләре дә, Ясрип тарафына күңелен юнәлтеп, юлга чыкты. Көндезләрне ялга туктап, кичләрен, дошманнарга юлыгырга теләмичә, яшеренеп кенә килә иде... Әнсарлар арасында тәүге еллары өхәммәд галәйһис-сәлам Күба мәхәлләсендә мәсҗедне төзетеп тәмам иткән чагында хәзрәте Гали сәхабә Мәдинә тарафына килеп иреште. Аның аяклары парә-парә булып суелган, битләре тартылган, тәне арыган вә йончыган иде. Пәйгамбәрнең кайдалыгын бик җиңел белде, һәркемнең телендә иде ул. һәммәсе ниндидер олуг тантана белән күңелләрен сөенеч хисенә тутырганнар. Бигрәк тә гарәпләр вә мөселманнар үз шатлыкларын яшерә алмыйча куана иделәр. Күба мәхәлләсендә мәсҗед төзелешен ишетүгә, Гали сәхабә дә моны исламның җиңүе дип кабул итте, шунда юнәлде. Гали Арыслан белән Мөхәммәд пәйгамбәр очраштылар. Суелган вә канап беткән аяк табаннарына саклык белән басып атлаган сәхабә, Рәсүл Әкрамны күрүгә, аның кочагына ташланды. Күзләрендә шатлык вә куаныч очкыннары уйнап, бәгыре аяк табаннарының әрнүеннән сыкраганын пәйгамбәр шунда ук сизеп алды. Аякларыннан сыпырды. Гали Арысланның батырлыгын данлады һәм дога укыды. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән аның бәгырь әрнүе, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кулы тиюгә, җан рәхәте белән алышынды, яралары савыга башлады. Мәсҗед төзүне тәмамладылар. Бу кичәдә хәзрәте Гомәр үз кабиләсен ташлап, Күба мәхәлләсенә килеп иреште. Ислам тарихында беренче буларак, җомга намазы шушы Күба мәсҗедендә укылды. Пәйгамбәр белән бергә йөз мөселман бар иде. Алар барчасы шушы мәсҗедкә җыелдылар. Шушында икенче могҗиза хасил кылынды вә хөтбә уку фарыз ителде. Шушы көннән башлап һәр җомга мөэминнәрнең мәсҗедкә җыелып намаз укулары вә имамхатиптан хөтбә тыңларга тиешлеге савап булып төзелде вә фарыз рәвешендә һәркемгә төште, моны һәр мөселман күтәрергә разый кылынды. Беренче җомганы намазын вә хөтбәне Мөхәммәд галәйһис-сәлам күтәрде, һәрбер мөселманның күңелен айкарлык итеп сүз сөйләде, шуның белән аларны бәхет вә сәгадәт нурына күмде. Күба мәхәлләсе мәсҗеде төзелеп беткәч һәм беренче җомга намазы вә хөтбә укылуга Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинә шәһәренә күченде. Барча халык аны каршы алырга дип чыктылар. Мәдинә килеп керүгә, һәммәсе аңа тартылды, кайсы аның дөясенең сул ягына, кайсылар — уңына, артына вә алдына төштеләр. Кемнәрдер Мөхәммәд пәйгамбәр утырган дөянең нуктасыннан тоткан булса, Рәсүл Әкрамны үзләренә дәшә башладылар вә йортларына чакырып, шунда кунак итәргә һәм яшәргә калдырырга теләделәр. Шунда Мөхәммәд галәйһис-сәлам: — Мин сезнең барыгызга да рәхмәтлемен,—диде.— Әмма дөям кайда килеп тез чүксә, шунда тукталырмын! Барыгыз да читкәрәк китсәгез иде. Нуктасыннан тартмагыз, кайда барырга, кайсы урынга тукталырга ул үзе белер! Әнсариләр читкә тартылды, һәммәсе пәйгамбәр артыннан иярделәр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинәдә кабере булачак урынга килеп җитүгә, дөя ике тезенә чүкте. Аз вакыт кына торганнан соң, ул кабат 46 М күтәрелде, алга таба китте, һәм икенче кат тез чүкте, кабат күтәрелмәде. Пәйгамбәр, Мәдинәгә кергәч, тукталачак беренче йорты шушында икәнлеген һәркем төшенде. '— Бу безнең торыр урыныбыз булыр!—диде Рәсүл Әкрам. Монда бер йорт бар иде. Аның иясе Әбу-Әйүп әнсари икән. Әнкәсе Шәрифә Халид исемен йөртеп, атасының аталышы Зәйд иде. Алар Бәни-Нәҗар кабиләсе гарәпләре иделәр Әбу-Әйүп әнсари ярлы тормышлы булганлыктан, башка гарәпләр бераз аптырабрак калдылар. Үзара: — Пәйгамбәр монда яшәсә, мәдинәлеләрнең тормышлары начар икән дип уйлар, бездән күңеле кайтыр,—дип борчыла башлап, сүз йөрттеләр. Кайсылары: — Безнең йортыбызга төшеп, нурландырсагыз иде?! — диделәр. Әмма Җәбраил галәйһис-сәлам шулвакыт пәйгамбәрнең колагына хәбәр китерде. Аллаһы тәгалә теләге белән Мөхәммәд пәйгамбәр шушында калырга тиеш күрелеп, бу нигезнең хикмәтле икәнлеге вә пәйгамбәрләрнең монда тукталып үткәнлекләре аңлашылды. Шул сәбәпле Рәсүл Әкрам үзенә Әбу-Әйүп йортын тору өчен иң яхшы урын дип тапты Шатлык вә сөенеч белән тулган Әбу-Әйүппең күңеле җиденче кат күктә исә дә акыллы йөзенә оят йөгертте. Үзе пәйгамбәрне йортына илтте, үзе уйлады: «Мөхәммәд галәйһис-сәлам миндә яшәмәс, тормышымны күрүгә, йөз чөерер!» — дип борчылды. Әмма Рәсүл Әкрам гаҗәеп дәрәҗәдә итагать вә сабыр иясе иде ки, ул хәтта бер генә тапкыр да кимсетеп вә кимсенеп сүз әйтмәде, Әбу-Әйүп йортын яхшы сарайга кыенлык күренмәсен,— диде. Бу сүзләре Әбу-Әйүпне тагын да авыррак хәлгә куйды Пәйгамбәргә аның каршы әйтәсе килми идс, шулай да намусы һаман да сүзгә этәрде: . — Мин сезнең белән килешермен Ярар! Әмма без югарыда, сез аста тору һичнинди әдәп кагыйдәләренә сыймас,— диде Әгәрегг ки Әбу-Әйүпнең бу сүзләре белән килешмәсә. чыннан ла. хуҗаны кыен хәлгә куячагын ачык төшенгән пәйгамбәр бары тик әдәп кагыйдәсенә хилафлык килмәсегнә генә өске катка күтәрелде һәм анда бер ай дәвамында яшәде һичкемгә җайсызлык вә авыр гыклар тудырырга исәбе юк иле Бер ай гәмам булды дигәндә Җәбраил г а төшме-салам ирешеп Мәдинәдә мәсҗед бинасы корырга һәм пәйгамбәргә шунда күчү кирәклекне төшендереп кигге. Бу белдерү ән^рнлар арсына көне-сагате белән таралып өлгерде Шулай итеп. Пәйгамбәр мәсҗеден төзетү мәсьәләсе көн тәртибенә куелды. тиңләде. Бу хәлләр барча Мәдинә халкын хәйранга калдырды Әбу-Әйүп үзенең гаиләсе белән йортның өске катына урнаштылар һәм кичне дә шунда уздырдылар. Мөхәммәд пәйгамбәр аскы катта урын алды. Иртәгәсе көн Әбу-Әйүп тиз ара Рәсүл Әкрам каршысына җигеш кән иде. — И халкыбызның сөеклесе, Аллаһы тәгаләнең без гасыйларына җибәрелгән илчесе! Без бу кичәдә бер генә минутка да оеп китә вә йоклый алмадык, -диде ул борчулы йөз белән. — Ни булды? Ни өчен?—дип сорады Мөхәммәд саллаллаһу галәйһиссәлам. — Атам-анам синең каршыңда фида булсыннар, чөнки уйладык, әгәр дә берәрсбез яткан җиреннән йокы аралаш кузгала калса, өстегезгә тузан коелыр вә якты йөзегезне сулдырыр һәм керләндерер дип белдек Оскс катта кем кузгалса, аскы катка тузан вә туфрак коеладыр Өскә менсәгез иде?! Сез өстә яшәрсез, без аскы катта гомер кичерербез Әмма пәйгамбәр аның белән килешмәде Үзенең барлыгы белән хуҗаларны кыен хәлгә куярга вә кысрыкларга теләми иде ул. шунлыктан: — Безгә аста булу кирәк, чөнки халык-жәмәгать килен-китеп йөрер. Мәдинәдә әнсарилар җыелышып намаз укый торган бер йорт бар иде. Рәсүл Әкрам килгәнче дә алар шунда җыелыша иделәр. Үзе инде иске вә кайсыбер диварлары җимерелә үк башласалар да, туфрагы изге вә Нух пәйгамбәр белән бәйле иде. Йортка Рафигъ бине Гамрунең ятим калган уллары Сәһил белән Сөһәйл хуҗа икән. Бу ике бала Әсгад бине Зирарә тәрбиясендә яшәп, шәһәрдә өрек җимеше белән сәүдә итәләр һәм монда шуларны саклый . ил^пәр. Бинаның әйләнәсендә өрек агачлары үсеп, күркәм генә бакчасы да бар иде. Бу урында әнсарилар намаз укыйлар, ә Әсгад бине Зирарә монда имамлык итә иде. — Бу кемнең йорты?—дип сорады пәйгамбәр. — Аны сиңа Сәһил белән Сөһәйл ятимнәр бүләк итәләр,—дип белдерде Әсгад бине Зирарә. Әмма Рәсүл Әкрам кабул итмәде. Ун алтын акча бәрабәренә сатып алды, акчасын Әбу-Бәкер хәзрәтләре бирде. Бу урында шулай ук каберлекләр булып, пәйгамбәрнең теләге белән аларны ачтылар һәм мәхәллә белән бергә күчерешеп, башка бер урынга җирләделәр. Кирпеч вә таш ташып, бинаны тәртипкә салдылар. Бу эшләрдә пәйгамбәр үзе дә катнашты. Бу хәлне күреп торган халык җан-тән белән Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи-сәламгә тартылдылар һәм бу эштә катнашуны олуг мәртәбә вә дәрәҗә санадылар. Шушы рәвешле өмә белән төзү күңелле һәм дуслыкны ныгыта торган вакыйгалардан иде. Гали сәхабә үзенә күрә бер такмак чыгарып әйтте, аның ул сүзләрен Гомәр күтәреп алды вә артыннан кабатлап йөрде. Бу вакытта ни сәбәптәндер читкә килеп утырган бер мөэмин Гомәргә ачуланып: — Җитте, тынычлан, юкса кулымдагы бу таягым берлән сине кыйнап ташлармын,—дип орыша башлады. Аның бу мәгънәсез сүзләрен Мөхәммәд ишетеп алды һәм, эшнең нәрсәдә икәнлеген тиз ара төшенеп, ул сәхабәне тынычландырырга кирәк тапты: — Гомәр минем ике күзем, һичкемнең аны рәнҗетергә хакы юк! — дип белдерде. Әйтерләр ки, шушы сүздән соң хәдис пәйда ителеп, Гомәр сәхабә — Ислам Күзе дигән исем белән атала башлады. Бу кушамат пәйгамбәрнең аны олылавы гына түгел, барча мөэмин-мөселманның да Гомәргә рәхмәт билгесе иде. Гомәр сәхабә арада көч-кодрәт иясе генә түгел, хәтта намус билгесе дә иде. Шунлыктан ул пәйгамбәргә ике күзе аталды. Берәүләр кулларына ялгыз кирпеч яки таш күтәреп килсәләр, Гомәр сәхабә икене китерә иде. Аның берсе үзе өчен булса, икенчесе пәйгамбәр исеменә аталды. Мәдинә эчендәге тәүге мәсҗед төзелеп беткәндә кыйбла ягы БәйтелМөкатдәс тарафында кала бирде. Намаз вакыты ирешеп, барча мөэминнәр шатлык вә рухи күтәрелеш белән рухани гамәлләрен башкару өчен шушында җыелдылар. Мәсҗедтә өч капка-ишек эшләнелде. Аның берсен «Рәхмәт капкасы» дип атадылар, икенчесе «Пәйгамбәр ишеге» кылынды, өченчесе халык керү өчен аргы башка ясалды. Тарихлардан билгеле булганча, бу мәсҗед Гомәр сәхабә вакытларына кадәр үзгәрешсез калды, аннан соң, ислам таифәсенең шактый ишәюе аркасында зурайтылды. Госман бине Гаффан хәзрәтләре аны асыл ташлар белән бизәтеп кабат төзетте. Тагын да заманалар эчендә ничәләр кат җимерелде вә кабат төзекләндерелде. Мәдинәдән күченүгә бер ай узды дигәндә пәйгамбәрнең кызлары ӨммеГөлсем вә Фатыйма һәм йорт халкы, гаиләсе Мәккәдән чыктылар һәм монда һиҗрәт иттеләр. Аларны каршыларга вә китерергә Мәдинәдән кешеләр күндерелде. Әбу-Бәкернең гаиләсе дә күченде. Шулай итеп, Мәдинәдә мөһаҗир гаилә башлыкларыннан кырык биш кеше җыелды. Мөхәммәд пәйгамбәрнең теләге белән алар, ягъни кырык биш мөһаҗир, шулай ук кырык биш әнсарилар белән карендәш вә туган кылынды. Моннан шул ачыкланды: кемнәр карендәш булдылар, аларның мираслары бер-берсенә күчәргә вә васыять кылынырга тиеш иде. Шушы рәвешле мең ятлар да якын карендәшләр булып киттеләр вә шатлык-сөенеч, кадер-хөрмәт таптылар. Бары тик Гали Әл-Мортаза гына бу эштән читтә калды һәм ул, тәкатен югалтып, көннәрнең берендә Рәсүл Әкрамга үзенең үпкәсен белдерде: — И Мөхәммәд пәйгамбәр, син барчаларны туган вә карендәш ясадың, әмма мине ялгыз калдырдың,—диде — Син минем карендәш һәм туганым, башкаларда мондый мәртәбә күренмәде. Моның өчен шатланырга тиешсең,—дип белдерде Мөхәммәд галәйһис-сәлам, аны тынычландырып вә хакыйкать күзен ачтырып. Мәдинәдәге мәсҗед янына бер хөҗрә-йорт төзеделәр. Шуннан соң гына Рәсүл Әкрам һәм аның якыннары Әбу-Әйүп өеннән анда күченделәр. Мөһаҗирләрнең тәүге йорты шушы булды һәм пәйгамбәр урыны дип атала башлады. һиҗрәтнең беренче елында мәйданга чыккан вакыйгалардан иң әһәмиятлеләренең берсе яһүдиләр белән төзелгән солых булды. Бәни-Кариза вә Надир һәм Кыйнкаг яһүдиләре, көннәрнең берендә җыелышып, үзара бәхәс кылдылар. Бу вакытларда гына арадан бер- ничәсе пәйгамбәр каршысына килеп, Ахирәт көненнән хәбәрләр бирүен сораганнар иде. Рәсүл Әкрам аларның үтенечен канәгатьләндерә алмады, чөнки ул бу турыда әлегә хәбәрсез иде Бары тик Җәбраил галәйһис-сәлам белдерүеннән соң гына, ул аларга җавап бирә алды. Әйтте: — Тәүрат китабының гыйлемнәрен төшенгән галимнәрегезнең сүзләре белән чагыштырырсыз. Мин Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре. Иман китерегез,— дип таләп куйды. Арадан берничә Рәсүл Әкрам ягына авышты. Әмма бу Китаплы халык үзен горур тотты. Беренчеләрдән булып ислам диненә күчкән яһүдигә Габдулла дигән исем бирделәр. Башкаларның да күңелләренә изге юлга керү теләге оя корып, аларны мөселманнарга якынлаштыра, эш-гамәлләренә карата хөрмәт хисләрен уята иде. Бу хәл яһүдиләрне борчуга салды. Җыелышып бәхәс тотканнан соң, бер киңәшкә килделәр һәм Мөхәммәд пәйгамбәр белән килешенеп солых төзергә, шуның белән үзләрен һәртөрле хәсрәттән азат итәргә булдылар. Шушы фикерне йомарлап, Рәсүл Әкрам каршысына күнделәр һәм сүзне моңардан башладылар: — Халыкны ни-нәрсәгә чакырасың, нигә дәгьвәт кыласың? — Мин аларны бары тик Аллаһы тәгаләгә инанырга өндим. Чөнки мин— Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, Мәккә шәһәрендә тудым, Мәдинәгә һиҗрәт кылдым. Барлык сыйфатларым Тәүрат китабыгызда бәян ителеп, галимнәрегез тарафыннан тәкрарлангандыр Сез алардан ишеткән булсагыз кирәк! —дип җавап бирде Рәсүл Әкрам Яһүдиләр барысын да башыннан ахырына кадәр төгәл вә дөреслек белән сөйләшергә килгән иделәр, шунлыктан сүзләре дә тугрылык вә хакыйкать илә булды. _ Без бу хакта ишеттек,—диделәр алар — Килүебезнең сәбәбе башка бер мәсьәләдер Үзара солых теләге белән куандырмак иде Шартыбыз без сиңа вә өммәтеңә дошманлык кылмабыз, юлларыгызга чыгып, комачаулык ясамабыз һәм дә шулай ук дошманнарыгыз белән дуслашмабыз, алар ягына чыкмабыз, аларга ярдәм итмәбез! Мөхәммәд саллаллаһу тәгалә галәйһис-сәлам аларның шушы сүзләрен күңеле аша кичерде һәм, үтенечләрен кабул итеп, шартларын хуп күрде Сүз куештылар Кәгазьгә язып теркәделәр. Ике як га антлар эчеп, кабиләләргә хәбәрләрен салдылар һәм һәркемгә боларны үтәүне бурыч итеп йөкләделәр. Әмма араларында булган олуг голамәләре әйтте — Мөхәммәд пәйгамбәр шиксез Ибраһим Нәбиуллаһның улларыннан Исмәгыйль галәйһис-сәламнең кавеменнәндер. Без исә шул ук Ибраһим Нәбиуллаһның Исхак галәйһис-сәлам халкыдыр. Тәүрат сүзләрен төшенгәннәргә билгеле: Исмәгыйль кавеме ахырда Исхак халкын үзенә буйсындырыр! Бу сүзләрдән күңелләренә коткы уты төште. Мәдинәдә пәйгамбәр мәсҗеде төзелү сәбәпле дин эшләре шактый тәртипкә килеп, әнсарилар вә мөһаҗирләр гамәлләрен җиренә җиткереп үтәргә тырыштылар. Әмма дә ләкин намазга җыелу вакытын төгәл белдерү кирәк иде. Шулай бер җомга алдыннан өммәтләр Рәсүл Әкрам каршына килделәр һәм үзләренең зарларын сөйләп бирделәр, әйттеләр: •— Фарыз гамәлләрдән җомга намазына вакытында җыелудан чарасыз калырбыз. Бәлки, арадан беребез быргы кычкыртыр, шуның белән намаз вакыты җиткәнлеген төшенербез вә мәсҗедкә җыелырбыз, мөмкин эштер? Әмма пәйгамбәр аларның бу киңәшенә каршы төште һәм быргы кычкыртуны яһүдиләр гадәте икәнлеген аңлатып, алар белән охшашлык ярамаслыгын белдерде: — Быргы авазына яһүдиләр җыелырлар, үзебез дә буталырбыз. Хәерле җәмәгать арасыннан тагын да киңәш иреште: — Бәлки, чаң кагарбыз? Аның тавышы еракларга ишетелеп, бар- чабыз да белеп торыр. — Юк,—дип тагын каршы төште Мөхәммәд галәйһис-сәлам.— Мөмкин вә кирәкле нәрсә түгел, носарилар шул рәвешле кәлисәләрендә чаң кагарлар. Алар белән буталырга һәм үзебезне бутарга ярамас. Шунда әсхаптан берәү ут ягарга вә аның төтенен күреп җыелышу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Әмма бу гадәт мәҗүсиләрдән калганлык сәбәпле, пәйгамбәр моңа да каршы чыкты. Шунда Гомәр разиллаһы ганһының йөзе нурланып китте һәм ул: — Арадан беребез аваз белән кычкырсын: «Намаз вакыты килде!» — дип чакырсын, моннан да уңайлысы булмас,—диде. Рәсүл Әкрам аның бу киңәшен кабул итте һәм тавышы назлы вә көчле саналган Билалга әмерен тапшырды, намазга җыелырга чакырып аваз салырга кушты. Тиз ара Билал да Мөхәммәд пәйгамбәр сүзенә буйсынды һәм, мәсҗедкә килеп: — Әссалату җәмига!—дип кычкырды. Шуның белән барча мөселман намаз вакыты җиткәнлеген төшенде һәм җыелыша башладылар. Көннәрнең берендә Габдулла бине Зәйд әнсари Мәккә тарафына карап, шушы сүзләрне кычкыра иде, сәхабәләр аны күреп сорадылар: — Нәрсә эшлисең? — Мәккә халкын намазга дәгьвәт итәм! — дип җавап бирде ул, башын горур тотып. Аның бу тырышлыгы рәхмәтсез калмады. Йокыда вакытында колагына Җәбраил галәйһис-сәлам намазга чакыру рәвешен өйрәтеп китте. Габдулла бине Зәйд әнсари, уянып, ул сүзләрне кабатлады, күңеленә уелып калган иделәр. Пәйгамбәр каршысына килеп, намаз хәбәрен ни рәвешле кычкырганда дөрес буласын белдерде. Рәсүл Әкрам аның теләген кабул итте һәм, Билалны үзенә чакыртып, Габдулла бине Зәйд әнсаридан азанны өйрәнүне боерды. Шул рәвешле намаз алдыннан азан әйтү тиешлеге билгеле булды. Моңа бәйле рәвештә тагын да бер вакыйга мәйданга чыкты. Гомәр сәхабә Мөхәммәд галәйһис-сәлам каршысына килеп, сүз алды һәм бер хикмәтле төш күреп, анда азан тавышын ишеткәнлеген бәйнә-бәйнә сөйләде. Рәсүл Әкрам аның да хәбәренә гаҗәпләнмәде. Сөбханалла! Синнән әүвәл Җәбраил галәйһис-сәлам килде һәм шушы рәвешле белдерде!—дип төшендерде. Риваятьләрдә сөйләнеләдер ки, Мөхәммәд саллаллаһу галәйһис- сәлам төнге мигъраҗ вакытында күкләргә ирешеп, анда да намаз авазына колак тоткан иде. Әмма ул вакытта бу эшне сөннәт итеп кабул кылмаган^ вә бу хакта уйланмаган иде. Инде хәзер монын да тәртип белән мәйданга чыгуына шатланып, Аллаһы тәгаләнең кодрәтенә хәйраннар калды. Бу елда Мәккә халкы хәвеф утында иде. Монафикларның арасында үзенең ахмаклыклары белән дан тоткан Вәлид бине Мөгайрә авырып егылды. Кайчан ул үзенең үлемен аңлады, күзләренә яшь килде һәм елый башлады. Саубуллашырга Әбу-Җәһил килгән иде, аның елаганын күргәч: — Нигә сыктыйсың?—дип сорады.— Үлем хәвефе алдында бер-бер уйниятең пәйда булдымы әллә? һәлакәттән куркасыңмы? — Юк, үлемнән куркып еламыйм, әмма дә хәвефем дә юк түгел. Сәбәбе шул: Мөхәммәдиең дине Мәккәдә таралыр дип фикер кылдым, бу уемнан үзем үк курка калдым.— дип зар кылды Вәлид бине Мөгайрә Бу аның соңгы теләге иде. — һич борчылма, кирәкми1 Борчылырлык урын юк, минем заманда, әгәрем ки тәнемдә җаным бар икән, аның өммәте безнең шәһәрдә күренмәс! һичберсе аяк баса алмас!—дип сүз бирде Әбу-Суфийан. Вәлид бине Мөгайрәнең бу җәһәттән әйтер башка сүзе бар идеме, әллә башка сәбәп бсләнмс, йөзе җыерылган иде вә куркыныч хәлендә дөньядан китеп барды. Аның бу кыяфәтен күргән бәндәләрнең күңелен шулай ук хәвеф уты биләп алды. Мәккә халкы мөнафиклар белән тулып, Мөхәммәд каршында чарасызлыклары аркасында һәм үз ахмаклыклары сәбәпле җан тынычлыгы таба алмыйча яши бирделәр. һиҗрәтнең беренче елында күпләрне хәйранга калдырган вакыйгалардан олугларының берсен «Сәлман Фарсиның иманы» дигән исем белән риваятьләрне тәфсилләп сөйләүчеләр тарихларга кертеп калдырдылар. Ул әһәмиятле вә кызыклы булганы өчен бу урында бәйнә-бәйнә бәян ителергә кирәкле табылды. Бу хәлләрне Сәлман үз авызыннан Ибне-Габбас хәзрәтләренә сөйләп калдырган иде. Сәлман фарсы үз эшен бик оста белеп башкара торган вә шуның белән дәрәҗәләр алган бакчачының сөекле бер улы иде. Ул Исбаһан якларындагы Хәй исемле бер авылда мал иясе әткәсенең йортында һичбер авырлык вә кыенлыклар күрмичә тәрбияләнеп үсте. Атасы утка табынучылардан булып, бу гыйбадәтенә бөтен күңелен вә барлыгын бирә торган иде. Сөекле малаен да һәрдаим үз янында тотып иркәләр, аңа кадер вә нигъмәтләрен кызганмас, шул рәвешле сабый вакытыннан бирле күңеленә мәхәббәт орлыкларын чәчеп, буй җиткәндә улының гүзәл тәрбия иясе күркәм кемсәнә рәвешендә халык арасына чыгачагына ышана, бу максатында һичбер вакыт вә малын кызганмас иде Кичәкөндез- ләрен Сәлман төсле малай-шалай урамда уйнар, әти-әниләре аларны өйдә ятмасыннар өчен куып чыгарырлар иде Әмма шулар кебек үк булган Сәлман фарсыны әткәсе үз янында гына тотып, хәтта ут каршында гыйбадәт вакытларында да улын гадәтләнергә, табыну фигыленә тартырга тырышты Кайчан өйләрендә ут яксалар, малай, өлкәннәрне кабатлап, гыйбадәтләренә җан-тән белән бирелеп иярә башлады. Моның белән тагын да өстенрәк мәхәббәт вә ышаныч казанды Әтисе гаҗәеп дәрәҗәдә үз диненә бирелгәнлеге сәбәпле, башка төрле гыйбадәтләрнең ахмак вә ялган фигыль икәнлеген тәкрарлап, улын бик тә ихлас күңелле вә камил җанлы игеп тәрбияләргә тырышты Бервакыт шулай утка табыныр алдыннан бөркелә торган майларының беткәнлеген белеп, әтисе Сәлман фарсыны йомыш белән җибәрде һәм тиз ара китерергә әмер бирде Малай йөгереп урамга чыкты Максат юлына эз салды Тик ни хикмәт, бу вакытта носари-христианнарның кәлисәсендә гыйбадәт башланып, бар күңелләрне адаштырырлык дәрәҗәдә йолаларын үтәүгә керешкән иделәр. Сәлманның сукмагы шунда төште. Ул үзенең кызыксынуын суыта алмады. Әтисе кушкан йомышын да онытып, кәлисәнең эченә үтте вә таң-гаҗәепкә калды Бер носари кычкырып Инҗил укый, башкалары гыйбадәт рәвешен тота иделәр. Йөзләрендә вә тирән күзләрендә күз яшьләре катыш уйнаган теләк вә үтенеч, күкрәкләреннән саркып чыккан җыр вә үксү баланы әсир итми калмадылар Бу инде малай күреп үскән һәм ияреп гыйбадәт итә торган көйдергеч ут кына түгел, акыл вә җаннарны ашкындырып, күкләргә илтә торган дини йола иде. Сәлман фарсы тыела алмады, арадан бер носари кемсәгә килде һәм, кызыксынып, сорау бирде: — Бу нинди дин? Ул кеше малайның күзләреннән җаны ни теләгәнне бик тиз төшенеп алды һәм: — Бу дин — Гайсә динедер!—дип җавап бирде. Ни-нәрсә икәнлеген тәгаен генә аңлап җиткермәсә дә, Сәлман фарсының күңеле әсирлектән азат була алмады һәм ул әсәрләнгәннән әсәрләнде. Әтисен вә үзенең утка табынучы икәнлеген дә онытты, йомышны да исеннән чыгарды. Ул арада дөнья бетереп аны эзләп йөри иделәр. Малай моны да белмәде. Гайсә диненә мәхәббәте артып, утка табынудан тәмам гайрәте чикте, күңеле суынды һәм шушы кичергән хисләрен вә үз хәлен носариларга сөйләп бирде дә: — Сезнең динне алырга телим, олуг кемсәнәгез кем була? Шунда барыр идем, — дип белдерде. — Берничә көн кичүгә, Шамнан кәрван төшәр, кире киткән вакытларында аларга ияртербез, олугыбыз белән очрашырсың, динебезне кабул итәрсең,— дип сөенде носарилар. Шушы вәгъдә белән канәгатьләнеп вә киңәшләрен кабул кылып, Сәлман фарсы канатлы кош кебек очып кына өйләренә кайтты, әмма сөекле әткәсе аны гомерендә беренче тапкыр ачуланып каршы алды вә утлы сүзләрен яудыра башлады: — Бу кадәр вакыт кайда йөрдең? Тиз арада кайт дип әйткән идем бит! Нигә сүземне тыңламадың? Кешеләремне җибәреп эзләттем, һичбер җирдә юк идең! Малайның күңеле әлегә суынып җитмәгән иде, әтисенең сүзе арасына кысылып, вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирде һәм үзен аңлар дип уйлады, әмма ялгышты. Аның бу хәбәре әткәсен тагын да ярсытты вә рәнҗетте ки, әгәр дә йөрәк түрендә улына карата мәхәббәт чәчәге бөре койган булса, Сәлманне баш-аяк ботарлап ташлар иде. Ягылмады. Кайнарлыгы да суынмады. Ачулануын дәвам итте һәм носариларның динен тәмам хурлап ташлады, утка табынуны иң дөрес гыйбадәт рәвеше итеп танытырга маташты. Әмма улының күңеле әткәсенең диненнән суынган вә башка хыяллар белән күкләрнең җиденче капусында йөзәр иде. Сүзләренә улының колак салмаганын күреп, әтисе Сәлман фарсының аякларын богаулады вә аны, ирегеннән мәхрүм итеп, тоткын ясады. Аның бүтән чарасы калмаган иде. Кәлисәгә аягын да бастырасы килмәде. Әмма улы җаен тапты, носариларга үз хәленнән хәбәр бирде вә, Шам тарафыннан кәрван килеп ирешүгә, аларга ияреп китте. Моны белгән атасының бәгыре урталай ярылырдай булды, әмма соңарды, инде хәзер, үрелим дисә, буе җитмәс, суктырыйм дисә, кулы кыска иде. Шул кадәр соеп вә тәрбия күрсәтеп үстергән татлы улы канат чыгармастан элек оядан егылып төште, һай тормыш дигәннәре, шушы кадәр дә мәрхәмәтсез булыр икән. Ата теләген узып бала кадер табармын дип уйладымы, әллә инде үз кадерен үзе белмәдеме? Ачулану i ынамы соң, рәнҗерсең дә, еларсың да шул. Кәрван әһеле белән уртак сүзгә килеп, Сәлман фарсы алардан: Минем тәрбиямне бер-бер олуг зат заһид вә диндар кемсәгә тапшырсагыз иде,— дип үтенде. Аны тирә-юньдә дан-шөһрәт тоткан, һәрьяклап мактауга лаек саналган монахка калдырып киттеләр Сәлман фарсы үз хәленнән хәбәрләрне сөйләп, моның күңелен яулады. Тырышлык вә күндәмлек өлгеләрен күрсәтте. Остазына лаеклы шәкерт булырга тырышты. Дин һәм йолаларын мәкәммәл рәвештә күңеленә сеңдерер өчен дәресләрен дикъкать белән тыңлады. Шул рәвешле үзе дә мактауга лаек күрелде, барча эшләрдән гыйбрәт ала башлады, эш йөртү серләренә төшенде һәм ышаныч казанды. Әмма акыл чүлмәге гыйлем белән тулган саен, әйләнә- тирәсендәге Заһидларның эшләре гамәлләренә туры килмәвен дә күрде. Бигрәк тә остазына үпкәсе зурайды. Бу кемсә, телендә Ходай исемен тибрәтеп тә, кулында акча шылтыратырга яратарак төшә икән. Тирә- юньнән җыелган хәер-садакаларны шәригате кушканча дин эшләренә куймыйча, үз мәнфәгатенә тотып, һичкемгә бирми. Янында җиде капчык алтын тупланып, җәмәгать моннан хәбәрсез кала килә иде. Бу хакта Сәлман фарсы белеп алды, носари диненә күңеле суынмады, мәгәр остазына ачуы килде. Моннан шул аңлашылды, Аллаһы тәгалә исеменнән сөйләүчеләр һәм дин таләбендә йөрүчеләр, муллалар вә ишаннар, мөфтиләр һәм казыйлар, имамнар һәм мөридләр, кайда гына булмасыннар, нинди хәлдә генә калмасыннар, иң беренче чиратта, хәер вә садаканың урынын белсеннәр, йомарлап үз кесәләренә тыгар алдыннан уйласыннар кылган гамәлләре сөйләгән сүзләре белән хактан да туры киләме9 Юкса ялганчылар вә ахмаклар ягына чыгарлар. Диннең башына өч нәрсә җитәр Сугыш та түгел, дөнья бетү дә түгел, үлем дә түгел. Бәлки ялган сүз, ягъни сүзнең гамәлгә туры килмәве, гайбәт, ягъни белмәгәнне белгән кебек сөйләп күпертү, һәм наданлык, Аллаһы тәгаләнең каһәреннән курыкмау, ягъни Аллаһы тәгалә гыйлеме өчен бирелгән хәер-садаканы үз кесәңә салу, җәмәгать файдасын үзеңнекеннән түбән күрү. Әйтерләр: Хак тәгалә бер-бер бәндәләренә зиһен бирде. Коръән аятьләрен өйрәнергә юллар ачты. Әмма алар Сәлман фарсының осгазы төсле җәһәт-җәһәт кесәләренә алтын җыю белән мәшгуль булдылар. Ахирәт көнен исләреннән чыгардылар, үлем фәрештәсе аяк очына килгәндә, акча биреп, аннан котылып булмасын аңламадылар. Носариларның олуг күргән ул Заһидлары да үлем түшәгенә ятты. Әле озын вә озак еллар буена яшәр төсле иде, әмма ул да әҗәлен тапты. Заһидлар җыелышып килделәр. Аны хөрмәт белән җирләү өчен әзерлек күрделәр, изге китап сүзләрен укыдылар вә моюзанып җырладылар Әмма Сәлман фарсы аларга серне ачып бирде һәм мәрхүм җыйган җиде капчык алтынның кайда ишерелгәнлеген күрсәтте. Килделәр, таптылар, үз күзләренә ышанмыйчарак тордылар Ачулары кабарды, зиһеннәре таралды һәм, кәлисәгә кереп, әле яңа гына олылап данлаган монахны табутыннан чыгардылар, тауташ арасына сөйрәп китерделәр һәм болгап аттылар. Ул гына да түгел, моның белән генә күңелләре тынычланмыйча, мәетенә ташлар ыргытып мәсхәрәләделәр һәм каргаларга азык итеп ташлап калдырдылар Носари диндарларына ышанычы кимегән Сәлман фарсы бу хәлләрне күреп шаклар катты, күңеле кабат урынына утырды, диннәренә мәхәббәт чәчәге яңадан ачылды, җанын сөенеч вә шатлык биләп алды һәм ул шушы сумгада яшәп калды. Хәрәкәтләнгән мәрхүм заһид урынына икенче берәүне чакырдылар Бу кеше гаҗәеп дәрәҗәдә намуслы, олуг галим һәм диндар иде ки, Сәлман фарсының аңа карата хөрмәте вә мәхәббәте көннән кон артты, аңа тугры хезмәтен күрсәтте. Шушындый булганлыгы өчен үзе дә кадер- хөрмәт казанды Дин эшләре көннән-көн алга барды Яшерен вә ачык серләрне аңлау дәрәҗәсе Сәлман фарсыны һәрдаим тәррәккыять итмәк- тә иде. Ул да булмады, күтәрелеп килгән кояш кичке якка авышты, бик тиз тәгәрәп төшеп, баер вакыты якынлашты. Тормыш һәм табигатьнең Аллаһы тәгаләдән алган кануны иде бу. Олуг заһид үлем түшәгенә егылды. Моны ишеткән Сәлман фарсы тиз ара аның каршысына килеп тез чүкте һәм үтенде: — И олуг остаз, шушы кадәр дә хезмәтләремне күрсәттем, мине кемгә калдырып китәсез? Сезнең кебек камил сыйфатлар иясен моңа кадәр очратмаган идем. Рәхмәтем зур. Бер-бер кемсәнәгә дәлаләт итсәгез иде?! Шәкертенең сүзләре бәгырен айкап узды, ягымлы тавышыннан һәм чын йөрәктән чыккан сүзләреннән җаны эреде. Хәтерен айкап, бер-бер заһидны исенә төшерергә тырышты. Тереләр арасыннан андый лаеклы бәндәне белми иде. Әмма шәкертен теләсә кем кулына калдырып китәргә ярамаганлыгын да аңлады. Бу аның соңгы бурычы иде. һәм ул тапты. — И сөекле шәкертем, валлаһи дип әйтәм,— диде, күзләре вә йөзе нур белән тулды.— һичкем белми, әмма мин беләм. Бар андый кеше! Дөньядан йөз чөереп, гыйбәдәт белән генә яшәүче, Ахирәт тормышын күрүче диндар кеше берәү генә бар бөтен җир йөзендә! Аның төс-кыяфәтен, кайда яшәгәнлеген бәйнә-бәйнә сөйләп-аңлатып бирде. Бу табышына үзе дә сабый балалар кебек сөенде һәм елмаеп җан тәслим кылды. Аны кадер вә хөрмәт белән җирләгәннән соң, Сәлман фарсы остазы дәлаләт иткән заһидны эзләп китте һәм юлы максатына китереп җиткерде. — Мине остазым Сезнең каршыгызга җибәргән иде,—дип, ул барча хәлләрне сөйләп бирде, кайдан килгәнлеген, кем күндергәнлеген, исемен белдерде. Шулай итеп, Сәлман фарсы шушы заһидның тәрбиясенә күчте вә аңа хезмәтләрен күрсәтте. Әмма бу бәндә дә өлкән яшьтә булганлыктан, озакламый авырый башлады. Бу—үлем хәбәре иде. Сәлман фарсы аннан да бүтән бер остазга җибәрүен үтенде. Ул әйтте: — Якын-тирә кала вә авылда андый бәндәнең барлыгын белмим, шулай да син шул кешене тап,— дип аңа нәсихәт кылды. Бу остазын да дәфен кылгач, Сәлман фарсы кабат өч заһид тәрбиясен күрде һәм аларга да тырыш хезмәтләрен күрсәтте. Бу вакытта буй җиткән егет иде инде. Шушы өч заһидның соңгысы аңа әйтте: — һичкемне белмим, әмма ләкин син барчабыздан бәхетлерәк, чөнки Ахырзаман пәйгамбәре мәйданга чыгар вакыт җитте. Ул сүз һәм гамәлдә Ибраһим галәйһис-сәлам динен күтәрер, гарәпләрдән булыр, туып-үскән ватаныннан һиҗрәт итәр, аны ташлап чыгар, ташлык эчендә, хөрмәсе күп бер шәһәргә күченеп яшәр. Билгеләре шулардан гыйбәрәт: садака алмас, әмма бүләк кабул итәр, тагын да белеп тор, ике иңе арасында миңе-мөһере булыр! Бу заһид исә Сәлман фарсының гомерендә очраган носарилардан Тәүрат гыйлемен иң камил рәвештә үзләштергән, ачык вә яшерен серләрен белгән олуг галим кемсә иде. Туры юл күрсәтте. Егетне адашып йөрүдән саклап калды. Сәлман фарсы, аны җирләгәч, Ахырзаман пәйгамбәрен эзләп китәргә карар кылды. Егетнең милкендә берничә сыер вә сарыклар бар иде. Боларны сатып, сәфәр чыгарга әзерләнде. Бәхетенә, бер сәүдә кәрванына тап булып, аларга бәһасен бирде һәм үзләренә ияртүләрен үтенде. Әмма гарәп иленә ирешүе җиңел эшләрдән түгел икән. Күпме юллар йөреп, гаҗизләнеп беттеләр, җитмәсә, Сәлман фарсыны кәрван хуҗасы колга әверелдереп, Госман Әл-Ашил исемле яһүдигә сатып җибәрде. Бу кем- сәнең яшәгән урыны хөрмә бакчасы булганлыктан, егет: «Пәйгамбәр һиҗрәт итәчәк урын шушыдыр!»—дип, уйфикер кылды һәм моны күңеленә ныгытып, җанын тынычландырды, язмышына ризалашты. Тик бара-бара акылы ачылып, бәгыре киселгәнен тоя башлады. Пәйгамбәр килергә тиешле ил гарәпләр ягында иде. Шушы исенә төште. Җаны кабат бәргәләнде, күңеле тынычлыгын җуйган иде Көннәрнең берендә яһүди туганының улы кунакка килде һәм Сәлман фарсыны үзенә кол итеп сатып алды. Ул Мәдинә шәһәрендә яши иде, үзе белән егетне шунда алып китте. Бу вакытларда Мөхәммәд галәйһис- сәлам дә Мәккәне ташлап чыккан һәм аның менә-менә килеп җитүе көтелә иде. Сәлман фарсы Мәдинәгә килеп ирешкән көннәрендә үк бу хакта ишетеп алды. Моңа дәлил буларак, хуҗасы янына килгән берәүнең теленнән дә шул хакта хәбәрләр ишетте Ул вакыйга болайрак мәйданга чыкты. Сәлман фарсыны һаман да, хөрмә агачларына менеп, җимешләрен җыю эшенә куа иделәр. Шулай бервакыт ул, ботакта утырып, шул эш белән мәшгуль чагында колагына аермачык сүзләр ишетелде. Агач төбенә генә аның хуҗасы һәм янына килгән кунагы тукталып, урын алдылар. Сөйләшә башладылар Телләрендә әллә зар, әллә сөенеч иде. монысы ук сизелмәде. Колак тоткан егетнең күңелен кузгатырлык мәсьәләне уртага куеп гәпләшә иделәр. — Мәккәдән бер адәм килде, пәйгамбәрлек кыла икән. Барча гарәпләр аның янына киттеләр,—дип, ачык әйтте кунак Боларны ишетүгә, Сәлман фарсы тиз ара агачтан түбән сикерде һәм әңгәмә тоткан хуҗасыннан һичбер тарсынусыз: — Ни дисең? Чынмы? Колының бу рәвештә әдәпсезлек кылуы хуҗасына ошамады һәм ул, аяк киемен салып, егет йөзенә ыргыггы вә куа башлап: — Сорау бирергә синең ни хакың бар! Кит моннан, эшеңдә бул! — дип җикеренде, тагын да икенче башмагын салып, Сәлман фарсыга орды. Егет кичкә кадәр тырышып эшләде, әмма күңеле пәйгамбәр белән очрашу хакындагы уйлар белән айкалган вә чайкалган иде. Ахшам җитүгә, кулына хөрмә алды да Күба авылына карап юл тотты. Мәҗлескә туры килеп, Мөхәммәд галәйһис-сәламне мөселманнар арасында сөхбәт җебен тоткан хәлендә күрде Пәйгамбәрнең каршысына берникадәр хөрмә китереп — Син бер салих вә серләрне белеп торучы затсың, яныңда фәкыйрьләр бар, садака бирдем'—дип белдерде. Үзенчә сынавы вә белешүе иде. Мөхәммәд галәйһис-сәлам: — Килегез, авыз итегез! —диде, сәхабәләрен сыйлап, үзе дә бер хөрмәне кулына алды Бу хәлдән Сәлман фарсы канәгатьлек кылып, кире шәһәргә кайтып китте. Икенче көнне дә ахшам вакыты ирешүгә кулына хөрмә җимешләре алып, Күба мәхәлләсенә юнәлде. Пәйгамбәрнең каршысына килеп — Бүләгем булсын!—диде. Мөхәммәд галәйһис-сәлам рәхмәте белән кабул итте һәм тагын да яраннарын сый-хормәткә дәшеп, ашарга боерды Бу хәлдән Сәлман фарсы тагын да канәгатьлек табып «Икенче билгесе шушы!»» —дип куанды. Ул вакытта сәхабәләр егерме биш кеше булып, егет тиз ара санарга кереште, җирдә хөрмә төшләреннән мең кадәрен санады, моңа хәйран калды. Бүтән бер вакытта тагын Күбага юнәлде Бу көнне хәзрәте Мохәм- мәд кайт ы вә хәсрәткә чумган иде. Сәхабәләрдән берсе вафат булып, шуның җәсәден юа иделәр. Шунда Сәлман фарсы Мөхәммәд галәнһис- сәламнең мөһеренә игыибар итте, ике калак сөяге арасында кабарып торган миңе бар иде Шунда егетнең күңеле тәмам ачылып, башыннан һәртөрле шик-шөбһәсе китте, сәлам бирде һәм. күзләреннән яшьләрен агыза-агыза. тыела алмыйча шатланып елады, иман китерде Аның шушы рәвешле кыланышына барчасы да гаҗәпкә калдылар Бу бер дивана яки тиле түгелме дип шикләнә иделәр Аларның йөзләрендәге сәерсенү билгеләренә игътибар итеп, Сәлман фарсы \з хәлен төшенеп алды һәм башыннан ахырына кадәр бөтен тормыш юлын сөйләп бирде. Аның тарихы һәммәсе өчен дә кызыклы вә гыйбрәтле тоелды. Шунлыктан: «Әгәр күңелең иман теләсә, җиде яттан да эзләп табарсың»,—дигән сүз мәйданга чыкты. Сәлман фарсының коллыгы Мөхәммәд галәйһис-сәламне борчыды. Егет догасын да онытмады, хуҗасына да хезмәт итте, әмма хак мөселман дәрәҗәсенә ирешүе өчен ирекле шәхес булуы зарур иде. — Коллыктан котыл,—дигәч, Сәлман фарсы моның чарасын эзли башлады. Хуҗасына гозерен тотып килде. Уңай җавап тапмады. Тагын барды. Аны азат итмәсә, эшләрнең начарга китәргә мөмкинлеген аңлап, яһүди көннәнкөн остарак итеп хәйлә җәтмәсен үрә торды һәм егеткә үти алмаслык бурыч йөкләп, аны мәңге кол итү чарасын тапты. Моны елмаеп кына Сәлман фарсыга җиткерде: — Ирек алырсың, әмма минем шартым бар,—диде.— Иң беренче итеп, өч йөз төп хөрмә агачы утырт, алар чәчәк атып, җимеш бирә башласыннар. Икенчедән, кырык вакыйә алтын бирерсең! Боларны башкарып чыгу мөмкин эш түгел иде. Хәленең яман икәнлеген бер очрашуда егет җай белән генә пәйгамбәргә сөйләп бирде. Боларны ишеткәч, Мөхәммәд бераз борчылып алды һәм янындагы сәхабәләренә боерды: — Карендәшегезгә ярдәм итегез. Мөселманны коллыкка калдыру яхшы түгел, Ахирәт савабы булыр,—диде. Моны кабул итеп, һәммәсе дә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә булдылар, җыелышып, өч йөз хөрмә үсентесе китерделәр. — Чокырларын казып, миңа хәбәр бирерсең,—дип боерды бу юлы- сы Сәлман фарсының үзенә пәйгамбәр. Егет кушылганны күңел күтәренкелеге белән башкарды һәм Мөхәммәд галәйһис-сәламгә эшнең тәмам икәнлеген әйтте. Пәйгамбәр үз куллары белән үсентеләрне утыртып чыкты, әмма берсен Гомәр бине Әл-Хаттап утыртты. Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән агачлар шул ук елда җимеш тә бирделәр. Аларны карап йөргән вакытында Мөхәммәд пәйгамбәр арадан берсенең корыганлыгын күрде һәм сорады: — Моны кем утыртты? Ул агач ни өчен җимеш бирмәде? Янәшәсендә хәзрәте Гомәр бар иде. Яшермәде, әйтеп бирде: — Бу агачны мин утырткан идем. Өммәт эше пәйгамбәрнең гамәле кебек булырга тиеш дип белдем! Мөхәммәд галәйһис-сәлам ачуланмады, кисәтүне дә кирәк тапмады, ул үсентене кире тартып чыгарды һәм урынына кабат үз куллары белән утыртып куйды. Могҗиза : озакламый ул агач та, башкаларын куып җитеп чәчәк атгы һәм җимеш бирде. Сәлман фарсы шушы бакчасына хуҗасын алып килде вә беренче шартының үтәлгәнлеген әйтте. Әмма коллыктан әлегә азат ителмәде. Кырык үлчәм, ягъни кырык вакыйә алтын белән түлисе бар иде әле. һичбер өмете вә чарасы юк иде. Әмма Аллаһы тәгалә иманлы бәндәсен ярдәменнән ташламады. Мал чалганда, Сәлман фарсының бәхетенә, берсенең корсагыннан кош йомыркасы кадәр алтын чыкты. Мөхәммәд I аләйһис-сәлам аны егетнең коллыктан азат ителүе өчен багышлады һәм әйтте: — Бу алтынны ал, хуҗаңа илтеп бир! Сәлман фарсы башта пәйгамбәрнең бу сүзеннән аптырабрак калды, аннан соң: — И Рәсүлуллаһ, бу җитмәс, миннән бит кырык үлчәм алтын таләп итәләр,— дип белдерергә җөрьәт итте. Бу сүзен ишеткәч, алтынны пәйгамбәр кире үз кулына алды. Ул шактый кечкенә һәм җиңел иде шул. Мөбарәк кулында әйләндереп карагач, Рәсүл Әкрам аңа дога кылды һәм кире Сәлман фарсыга сузды: — Ал моны! Алды. Үлчәп карадылар. Тәмам кырык үлчәм, ягъни кырык вакыйә авырлыгында килде. Моны хуҗасына китереп, Сәлман фарсы зат ителде һәм пәйгамбәргә олуг хезмәтләрен күрсәтте һиҗрәтнең икенче елында Мәдинә халкы сахрага чыгып, бәйрәм уздырды. Мөселманнарның бер-берсенә хөрмәт вә сый күрсәтүләре күпләрне хәйранга калдырды. Бу рәвешле дуслык мөнәсәбәтләре носари һәм мәҗүсиләрдә дә күренмәгән иде. Бигрәк тә яһүдиләр курка калдылар, мәгәрем ки ислам дине куәт алып, саннары ишәя төшсә һәм дә шушы рәвешле бер-берсенә хөрмәтле булып калсалар, ул вакытта алар дөньяны тетрәтәчәк дип курыктылар. Бу дәвердә мөселманнар Бәйтел-Мөкатдәсне кыйбла итеп таный, шул якка сәҗдә итеп, намаз укый, дога кыла торган иделәр Сахра дагы олуг бәйрәмдә дә Коръән аятьләрен уку шул рәвешле барды Аллаһы тәгаләдән ата-бабаларына, угыл-кызларына бәхет вә сәгадәт өметендә догалар кылып, иминлек вә исламның куәт алуын үтенделәр Мохәммәд галәйһис-сәлам һиҗрәтнең уналтынчы аена кадәр, (кайбер хәбәрләрдә унҗиде аена чаклы диләр) Бәйтел-Мөкатдәс тарафын кыйбла тотты, әмма өйлә намазы вакытында Җәбраил фәрештә иреште һәм икенче рәкәгать рәкугында пәйгамбәрне борылырга мәҗбүр итте. Бу хәлне мәхәллә халкы бербер ялгышу түгелме дип кабул кылуга карамастан, ул борылган тарафыннан кире кайтмады, намазын дәвам иттерде. Аңа ияргән әһелс-мөэмин дә тарафын үзгәртергә мәҗбүр иде Моңа кадәр дә уртага алынып сөйләнелә торган сүзләрнең берсе булган кыйбла мәсьәләсе өйләдән соң тагын да телгә кысыла торган бәхәскә әверелеп китте. Ара-тирә яһүдиләрдән: — Гаҗәп, бик гаҗәп хәл, Мөхәммәд үз диненә хилафлык кыла, кыйбласында безгә тарта,— дигән сүзләрне ишетеп, мөэмин-мөселман аптырашта калгалый иделәр. Шулай бервакыт Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең үзенә дә ирештергәннәр иде. Әмма ул чакта пәйгамбәр электән ният ителгән кыйбла тарафын бозмый калдырды Аллаһы тәгаләдән бер-бер хәбәр-вәхи көтте Вакыйгалар үз чиратлары белән барып, хәзрәт вәхи таләбеннән өзелмәде, хәл дә үзгәрмәде һәм менә Мөхәммәд галәйһис-сәлам өйлә намазында кыйбланы үзгәртеп, Кәгъбә тарафына түнгәч, яһүдиләр тагын сүз тараттылар һәм, әһле-моэминне үртәгәндәй итеп: — Көнчелектән кыйбласын үзгәртте!—диделәр. Әнсарилар эшнең асылын аңларга тырыштылар. Тик Мохәммәд галәйһиссәлам мәсьәләгә ачыклык кертергә ашыкмады, намазга бөкләнгән саен Кәгьбә тарафын тота торган булып китте Шуннан сүзләр тагын да куердылар. Мәдинәнекеләр: — Хәзрәтебез ватанын сагынды, үскән илен кыйбла итте, Кәгъбәне Бәйтел-Мокатдәстән өстен күрде, дия башладылар. Шулай да намазга аңа иярделәр, кыйбланы аныңча тоттылар Мөселманнар арасына тавыш-гауга вә коткы уты сазырга хисаплаган яһүдиләр, бу хәлдән үзләренә файда эзләп, ничек тә болгатып калырга ашыктылар Мөселманнарның җыелышып мөгамәлә кылуларын күрсәләр, уртага кереп, сафсатага таянган хәлдә сүз ташлар булдылар: _ — Әүвәлге кыйблагыз дөрес идеме, әллә хәзергесеме _ Әгәр дә элеккечә ният ителгән икән һәм ул дөрес булса, аннан баш тарту — Хак тәгалә әмерен бозу түгелме? — Әгәр дә ялгышлык белән әүвәлге кыйблагызга баш органсыз икән, нигә бу кадәр вакыт лар наданлык болыты астыгыз кала бирдегез? Пи өчен моңа чаклы кыйблагыз билгеле булмаган’ Сәхабәләр бу рәвешле бирелгән сораулардан аптырабрак кала, кыенлык тоя иделәр. Әмма мөэмин арасында да зиһенле бәндәләр булып, алар җавапны тиз таба һәм тавыш-гаугага сусаган яһүдиләрнең авызларын капларлык итеп — Дөрес эш шул—әгәр дә Аллаһы тәгалә әмер итсә! —дия иделәр. Бу сүз аларга пәйгамбәрдән күчкән иде. Монда да үзләренә файда итә алмагач, яһүдиләр баш катыруның бүтән җайларын уйлый вә тапкалыйлар иде. Шундый вәсвәсәнең берсе шулай ук шактый сүзләр тудырды һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзенә иреште: — Моңа кадәр вафат булган кешеләр ничек һәм ни рәвешле булырлар? Ахирәт көнендә кайда хөкем ителерләр? Яһүдиләр теленнән алып, бу сүзне китергән мөэминнәргә Мөхәммәд пәйгамбәр. — Аллаһы тәгалә иманлы бәндәләрне сөя!—дип җавап бирде. Бу хәдистән бик күп мәгънәләр чыгып, күп галим вә әдипләрнең фикер төеренә әверелеп киткәне тарихлардан билгеледер. Кыйбла тарафы беленгәч, икенче көнне Мөхәммәд- пәйгамбәр сәхабәләре белән бергә төзегән Күба мәхәлләсе мәсҗеденә килде һәм бер ел эчендә бозылып киткән диварларының ташларын үз куллары белән күтәрде, төзекләндерде. Якшәмбе көнендә кабаттан монда килеп намаз кылды һәм шунда әһеле-мөэмингә белдерде: — Кем Күбага килеп намаз укый, ул кеше гомерен савап белән уздырыр! Шушы рәвешле ул Кәгъбәдән соң Күба мәсҗеден олылады, артык сүз сөйләшүче вә бәхәс кылып баш катыручы кешеләрнең телен кисте. Бу хәбәрне ишеткән яһүдиләр дә тынарак төштеләр. Сафсата белән генә мөэминнең иманын бозу мөмкин түгел иде шул. Әлегә башка чарасын тапмадылар. Мөхәммәд пәйгамбәр шушы рәвешле Мәдинәдә, дан-шөһрәтенә игътибарын юнәлтеп тә тормастан, аз белән канәгать табып яшәвен дәвам итте. Кызы Фатыйма да аның янында иде. Кыйбла тарафы билгеләнелгән мәсаҗедне Зөл-Кыйблатыйн дип атап йөртә башладылар. Халык тынычланырга өлгермәде, сүзләр хәзрәте Фатыйма тирәсендә куерып киттеләр. Әнсарилар вә сәхабәләр аның гүзәллеген белеп, күңелләре аңа тартылганын тоя иделәр. Шул сәбәпле кызны хөрмәтләү йөзеннән хәтта Зөһрәи Фатыйма дип тә атадылар, ә кайберәүләр, бигрәк тә шагыйрь җанлы егетләр аны таң йолдызы белән тиңләп, бары тик Зөһрә исеме белән генә телгә ала башладылар. Шулай итеп Фатыйманың исеме җырларда Зөһрә рәвешендә яңгырый торган иде. Болай үзгәртү хәзрәте Мөхәммәдкә сиздермәс өчен дә уңай булганлыктан, егет - җиләнгә үз хисләрен яшерми әйтергә дә мөмкинлек бирде. Әмма серне ӘбуБәкер Әс-Сыйддыйк ялгышлык белән әйтеп ташлады. Аның максаты Фатыйманы хатынлыкка сорау иде дә бит, югыйсә, әмма ни эшлисең инде. — Зөһрәне миңа насыйп кылсаң иде?—дип үтенде пәйгамбәрдән ӘбуБәкер Әс-Сыйддыйк. — Минем ул исемдәге кызым юк,— дип Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең дустына шикле караш ташлады. Хәтере чуалмаганмы, янәсе. Шунда Әбу-Бәкер барысын да аңлатып бирде һәм кабаттан Фатыйманы хатынлыкка сорады. Аңа каршы пәйгамбәр: — Ышаныч тотыйк,—дип кенә җавап бирде. Әмма Фатыйманың язмышы сәхабәләрне чыннан да дулкынландыра иде. Әбу-Бәкер шулай сабыр итәргә мәҗбүр кылынгач, Гомәр бине Хаттат тиз ара кызның кулын сорарга ашыкты, әмма ул да: — Ышаныч тотыйк,—дигән җаваптан башканы ишетмәде. Көннәрнең берендә Әбу-Бәкер, Гомәр, Сәгад бине Мәгаз мәсҗедтә сәхбәт кылып утырганда, Фатыйма хакындагы сүзне уртага алып сөйләшә башладылар. Шактый озын вә озак барган сүзнең ахырында күңелләренә акыл нуры иңеп: —- Безнең арада хәзрәте Фатыймага имам Галидән дә лаеклырак һичкем юктыр, башка беребезгә дә илтифат ителмәде,— диделәр. Шунда Гомәр бине Хаттат бераз сабыр итә калды һәм ул да: — Фатыйма, шигем юк, имам Галигә насыйп булыр, әмма сорап, белешеп куймыйча ярамас,—диде. Моңа каршы Әбу-Бәкер — Галигә мәсьәләнең асылын үзем чишәрмен, Мөхәммәд галәйһиссәламнән дә үтенермен!—дип, урыныннан кузгала башлады, Сәгад бине Мәгаз, уртак фикергә килүләренә шатланып, аңа иярергә ашыкты. — Йа Әбу-Бәкер, син һәрвакыт сүзне акыл белән йөртәсең, сөйләшә беләсең. Без дә сиңа кушылабыз,—диде Алар өчесе бергә мәсҗедтән чыктылар һәм имам Галине эзләп киттеләр. Әмма соңга калдылар. Гали инде күптән, хөҗрәсен калдырып, дөясенә утырган да Нихалистанга юл тоткан икән. Ул авылда аның дусларыннан бер әнсариның хөрмә бакчасы булып, аны сугарырга ярдәмен күрсәтә, шул рәвешле хезмәт куя икән. Эшне кичектермәс өчен Әбу-Бәкер, Гомәр, Сәгыйть шунда юнәлүне мәслихәт күрделәр Гали аларның килгәннәрен ерактан ук шәйләп алды һәм, бер-бер хәл булмаганмы дип, шиккә дә төште, каршы барып, хәлләрен сорашты, ни сәбәпле җаннары тынгысызлык чоңгылына төшкәнлеген белеште, хәерле кон теләде. Әмма Әбу-Бәкер — Йа Гали, син безгә хәерле көн теләрсең, тик әлегә безгә һичбер хәер юк. Үзеңне шул сәбәпле эзләп килдек. Мохәммәд пәйгамбәребезгә кардәшлектә синнән якын һичкемне белмибез. Кызы Фатыйманы корәиш вә Мәдинә халкыннан күпләр сорадылар, әмма берсен дә илтифат итмәде. Арадан бер син калдың. Ни өчен сакланасың, ни очен сорап бармыйсың?— дигәч, имам Галинең күзләренә кайнар яшьләр тулды һәм әйтте: — И Әбу-Бәкер, йорәк түрендә очкынланган утым көчле. Ул ут — Фатыймага мәхәббәтемнең дәлиле. Аны минем кебек яратучы һичкем юк. Шулай да сабыр итәм, чөнки каршылык бар,—дип башын аска иде Аның хәленнән Әбу-Бәкернең күңеле кузгалды һәм ул шунда ук егетне юатырга ашыкты, тыныч кына сөйли бирде: — И Гали, алай димә әле. Аллаһы тәгалә вә аның рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәребез каршында дөнья малы тузан бөртеге кадәр генә. Фәкыйрьлегең хилафлык түгел... Имам Галине дөясенә утыртып озаттылар. Егет, яшәгән ханәсенә кайтып, остенә кияр очен пакъланган киемнәрен чыгарды, юынды һәм башы очлаеп өскә калыккан артсыз башмакларын киеп алды. Шушы рәвешле чиста кием вә саф күңел белән пәйгамбәр каршына килергә вә тез чүгәргә ниятләде. Мохәммәд галәйһис-сәлам ул көнне Өммс-Сәлимәнең өендә иде Ишекләренә Гали килеп какты. Яки ул көлкегә калып, куылып чыгарылачак, яисә Фатыйма хәзрәтләре аның бәхетенә насыйп булачак Икенең берсе, өченчесе юк Шунлыктан Гали, ни булса шул, дип язмышын Аллаһы тәгаләгә тапшырды Аның ишек кагуына каршы Омме-Сәлнмә — Кем бар анда?—дип кычкырып сорады. Бүлмәдә утырган Мөхәммәд пәйгамбәр: — Ишекне барып ачу кирәктер,—диде—Ул һич тә куркыныч вә дошман түгел, Аллаһы тәгалә вә аның рәсүле хезмәтен башкаручы хөрмәт иясе!—дип белдерде Өмме-Сәлимә бераз аптырады да: — Йа Рәсүлуллаһ, кем хакында болай әйтәсең' —дип сорады. Гали һаман да ишек төбендә ачканнарын көтеп кала бирде. Пәйгамбәр исә, әле ашыгырга исәп тотмаган Өмме-Сәлимәгә — Карендәшем һәм агамның улы Гали хакында әитәм,—диде Болапны ишетүдән хәйран калган хуҗабикә ишеккә йөгерде, абынып китеп, чак кына йөзе белән җир сөртмәде Ишек артында, чыннан да. Галинең басып торганын күргәч, бөтенләй капланып китә язды. Пәйгамбәрнең бу кадәр барча серләрне белеп торганлыгын аңлагач, нсе-акыл- лары китте. Галине түргә чакырды, әмма егет баскан урынында кала бирде. Итагать белән генә: — Әссәламегаләйкем, йа Рәсүлуллаһи, вә бәракәтүһи!—диде, эчкә һаман да кермәде. Шунда пәйгамбәрнең җавап сәламе ишетелде: — Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһи! Шуннан соң гына Гали сәхабә йортка узды һәм Рәсүл әкрам кар- шысына килде. Мөхәммәд саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм аңа үз яныннан урын күрсәтте. Гали башын иеп кенә килеп утырды, сүз башларга кодрәтеннән килмәде. Моны сизенеп торган пәйгамбәр: — Йа Гали, бер морад-теләгең бар кебек, сөйләргә телисең, күрәм, тарсынма. Нәрсә дисәң дә, хасил кылыныр!—диде. Тел яшереп торуның мәгънәсе юк иде. Бу вакытта Өмме-Сәлимә үз бүлмәсенә кереп китәр җирдән тукталып калган һәм ике ирнең сүзләренә шаһитлык кылып тора иде. Гали сәхабә күңелендә вә уенда ни бар, шуларны ачып салган хәлендә сөйләде дә сөйләде, пәйгамбәр аны тыярга кирәк тапмады. — И Рәсүлуллаһ,—дип сүз башлаган иде егет.—Атам һәм анам сиңа фида булсыннар. Үзегезгә мәгълүмдер ки, атам—Әбу-Талип, анам — Фатыйма, бу урында аларны исемә алырга кирәкле таптым, урыннары күркәм кылынсын, Аллаһы тәгалә аларны газаплардан араласын, синең тоткан эшләрегезне уңышлы кылсын! Син мине ачык күзле вә якты күңелле итеп тәрбияләдең, үзеңнән күргән яхшылыкларны атам вә анамнан күрмәдем. Тәүгеләрдән булып кадерле вә хакыйкый дин юлына күндем, ата-бабамның бозык диненнән котылдым, мине хак дингә китерүче булдың. Минем тормышыма терәк син булдың, и Рәсүлуллаһ, һичбер хаҗәт вә сагышым юк, әмма дә ләкин күңелем түрендә кызыгыз, һәркемнең телендә вә җырындагы гүзәл кызыгыз Фатыймадыр. Күңелем башкага күз салмас, җаным аны тели. Үземә хатынлыкка сорар идем, моңа мөмкинлек бирсәгез иде? Бармыдыр рөхсәт, йа Рәсүлуллаһ? Мөхәммәд галәйһис-сәлам каршы килеп бер сүз әйтмәде, бары тик сабыр гына: — Бирнә өчен тиешле саналган вә кирәкле нәрсәң бармы?—диде. Моннан шул билгеле булды: пәйгамбәр кызы Фатыйманы карен- дәше Галигә хатынлыкка тапшыруга риза иде Бу сүзләрне ишетүгә, егет балкып китте, әмма үзенең тормыш хәле исенә төште, йөзе кабат сулды. ■— Йа Рәсүл,—диде ул.— Минем хәлемне синнән башка беркем дә белми һәм белмәс. Бары тик бер кылычым, бер җөбәм-чапаным, ялгыз дөям генә бар. Болардан башка һичнәрсәм юк! — Кылычың сугыш өчен кирәк, дөяң—йөрү өчен. Синең белән җобеңә солых итәм, килешәм, сиңа бәхет телим, Хак тәгалә күкләрдә Фатыйма белән үзеңә никах кылды,—дип белдерде Мөхәммәд саллалаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм һәм бераз сабыр итеп торганнан соң дәвам сүзне кирәк тапты, эшне аңлатып биреп әйтте:—Син монда килердән алда каршыма бер фәрештә иңде, алдыма татлы эчемлек китерде. Иөзе- бите күп иде. Нәсел сафлыгы хакында миңа гозерләнеп сөйләде. Сорадым: «Син миңа ни өчен нәсел сафлыгы хакында искәртәсең?»—дидем Ул исә: «Мин гарше каимәдә яшәүче фәрештәләрнең берсе булам, аталган исемем Сәтаилдыр. Хак тәгалә бу көн каршыңа шушы асыл сурәтемдә килергә әмер итте. Кушылганны башкардым. Артымнан Җәбраил галәйһис-сәлам иңәр, үтенечең бар икән, аннан сорарсың»,— дип кенә җавап бирде. Бу вакытта күктә Җәбраил фәрештә пәйда булды, кулындагы ефәк тасмага бер җөмлә язылган иде. Аны үземә күрсәтте. Сорадым: «Монда нинәрсә язылган?» Җәбраил фәрештә аңлатып бирде, әйтте: «Аллаһы тәгалә кызың Фатыйманы абзаңның улы Галигә никях итте һәм күкләрдәге барлык җан ияләренә боерды, җәннәтләрне бизәделәр. Хур кызларына вәхи бирелде, Туба агачы төбенә чатырлар кордылар. Барча фәрештәләргә дүртенче күктәге Мәгъмур сараена җыелырга әмер иреште. Алар каршында мөнбәр Кирәмәттә атагыз Адәм пәйгамбәр хөтбә укыды, икенче яктан Бәйтел-Мәгъмурда Рахаил фәрештә хөтбә укыды. Шуннан соң күкләр хәрәкәткә килеп, барча фәрештәләр җәннәткә юнәлде. Аллаһы тәгаләдән вәхи ирешге. «И Җәбраил, колым Фатыйма —Мөхәммәд пәйгамбәрем кызын бәндәм Гали бине Әбу-Та- липка насыйп иттем, син дә бу зшне фәрештәләргә җиткер'»—диде Тиз ара үтәдем, барча җан ияләрен шаһит иттем һәм менә шушы язуны теркәп куйдым да, сиңа китердем»,—диде. Мин исә: «Күрдем, Аллаһы тәгаләнең әмеренә буйсындым!»—дидем Шуннан соң Җәбраил галән- һис-сәлам ул язуны, мөһерләп, Ризван кулына тапшырды, аннан аны Туба агачына эленгән алгын сандыкка салдылар, төндә янган фонарь төсле нурлар чәчә башлады. Моны күреп, барча мәләк вә фәрештәләр сөенештеләр, шатланып, бер-бсрсен тәбрикләделәр һәм бүләкләр бирештеләр. Ул язу Кыямәткәчә шунда торыр! Бу сүзләрне ишеткәч, Гали сәхабәнең күзләре вә йөзе нурланып китте һәм ул, шатлыгын яшерә алмыйча, әсәрләнеп аһ орды Бу аның очен олуг сөенеч көне иде. Әйттеләр ки, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән ярлар бер-бсрсенә мәхәббәт тотарлар, күңелләренә салынган гыйшык уты аларны исәрлән- дерер, акылларын адаштырыр, әмма бу мәгъшуклар үзара алдаш кылмасыннар һәм берсе икенчесен алдамасын 1ына. ул вакытта мәңге бәхетле вә рәхәт тормышта гомерләрен кичерерләр Ахирәт конендә алар өчен шатлыклы сәгадәт минутлары хәзер кылыныр. һәркемнең үзе яратканы белән уртак бәхеткә күмелеп яшәү хокукы бар, шуның өчен җан атсыннар һәм хезмәт куйсыннар, бары тик мәхәббәтләрен йөк итемәсеннәр, Аллаһы тәгаләне онытмасыннар' — Кальбең-күкрәгсңдә ышаныч нуры хасил булсын! Мин сезнең никахыгызга ризамын!—диде пәйгамбәребез Ул сохбәт келәмендә утырып калды, Гали сәхабә сөенечтән нурланып, бәхет-сәгадәт рәхәтенә күмелгән хәлендә ишектән килеп чыкты һәм туп-туры мәсҗедкә юнәлде Теләге Аллаһы тәгаләгә рәхмәте йөзеннән догага тезләнү иде. Мәсҗед капкасыннан килеп керүгә, анда Әбу- Бәкср һәм Гомәр сәхабәләргә туры килде Алар сабырсызланып, аннан хәбәр көтеп торалар икән — Ни булды? Сүзебезне һич ишетмисең! диде алар Гали сәхабә аларның эндәшкәнен ишетте, әмма ни теләгәннәрен төшенмичә калды. Әбу-Бәкер һәм Гомәр аның аптыраулы карашыннан беразга сәерсенеп калдылар, тагын да сорауны кабатларга мәҗбүр бул күтәрелде һәм боерды: . — Белегез и моселманиар, бүген Җәбраил карендәшем килеп хәбәр бирде Хак тәгалә барча фәрештәләрне Бәйгел-Магьмурга Дәшкән һәм «Колым Фатыйма бине Мөхәммәдие бандам Гали бине Әбу-Талшка насыйп кылдым!»- дип белдергән Тагын ла шуны ишегегез, мина амер итте, бу сүзләрен халыкка белдерергә һәм нке бәхетле затнын никахларын укырга! дылар: — Йә, хәл ничек? Боердымы? Бу юлысы Гали бине Әбу-Талип аларның соравын аңлап алды һәм иптәшләрен шатландыру йөзеннән, тиз-тиз җавап бирергә ашыкты: — Пәйгамбәр үтенечемне кабул итте! Боларны ишеткәч, барчасы бердәй шатланып. сөенечләрен яшерә алмыйча бер-берсенең җилкәләренә кактылар һәм егетне беренчеләр буларак котларга ашыктылар Шул рәвешле, кызу-кызу атлан, мәсҗед эченә уздылар. Ул арада Мөхәммәд саллалаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм үзе дә күренде. Аның да йөзе кояш кебек балкый иде Мәсҗедкә керүгә, пәйгамбәр тиз ара хәзрәте Билалны дәшгерде ном ацч. _ — Мәдинә шәһәрендә яшәгән барча моһаҗир вә әнсаридан булган мөселманнарны дашен.—дип боерды. Билал азанга күтәрелде. Моселманиар. бу чакыруны ишетүгә, бердәй мәсҗедкә җыелдылар. Пәйгамбәр намаз вә догадан сон. менбәргә «Фатыйма кемнең бәхетенә насыйп булыр икән?»—дип төн йокыларын югалткан егетләр вә язмышы хакында уйланган мөһаҗир һәм әнсарилар пәйгамбәрнең шушы сүзләреннән соң, тынсыз калдылар, йөзләре моңсу да, сөенечле дә иде. Мөхәммәд галәйһис-сәлам әйтте: — Йа Гали, күтәрел, калкып бире кил, никах хөтбәсенә колак тотарсың! —диде. Гали сәхабә алгы тезмәдән күтәрелде һәм башын итагать сыйфаты буларак аска игән хәлендә пәйгамбәрнең уң ягына килеп тезләнде вә Аллаһы тәгаләгә рәхмәтләрен җиткерде. Шунда пәйгамбәр болай диде: — Йа Гали бине Әбу-Талип, әйт: «Рәсүлуллаһ Мөхәммәд бине Габдулла кызы Фатыйманы миңа насыйп итте, аның мәһәр-калымы— минем җөббәм булыр. Мин моңа ризалык бирдем, сез аңа шаһитлык кылыгыз! Гали сәхабә пәйгамбәрнең шушы сүзләрен кабатлады. Әмма сә- хабәләр: — И Рәсүлуллаһ, бу рәвешле ризалык бирдеңме? Без шаһит була алабызмы?—диделәр. Пәйгамбәр аларга: — Шаһит булыгыз! —диде. Мәсҗед эченә җыелган барча мөһаҗир вә әнсар: — Аллаһы тәгалә бәхетле итсен үзләрен!—диделәр. Шуның белән никах хөтбәсе тәмам ителде, мәсҗедтән чыгып, өйләренә таралыштылар. Пәйгамбәр, һичкем белән әңгәмәгә тукталмыйча, торагына килде һәм туйга әзерләнергә боерды. Артыннан ияреп кайткан Галигә: — Бар, җөббәңне сат, акчасын миңа китерерсең,—диде. Туйга әзерләнергә кушылса да, Мөхәммәд галәйһис-сәлам эшне ашыктырмады. Бәйрәм кичегә бирде. Гали сәхабә мәһәр хисабына салынган җөббәсен 480 дирһәм акчага Госманга китереп сатты һәм, алыш-биреш тәмам ителгәч: — И кадерле дустым вә карендәшем, мин бу киемеңә хуҗа булдыммы?— дип сорады. Гали сәхабә аның бу сүзләрен ишетте, бераз аптырабрак калды, сүзендә берәр хикмәт юкмы дип, шикләнә төште, шулай да: — Әйе,— дип җавап бирә алды — Димәк бу җөббә минеке булды, 480 дирһәм — синеке, шулай бит!— диде Госман һәм шиккә калган Гали бине Әбу-Талипка эшнең ахырын белдерергә ашыкты.— Бәс, шулай булгач, мин аны сиңа бүләк итәм! Көтелмәгән бу хәлдән Гали тагын да аптырабрак калды, ни әйтергә дә белмәде. Бераздан гына вакыйганың асылын аңлап, дирһәмнәрне һәм җөббәне кулына алып, пәйгамбәр янына кабат килде, аларны каршысына куйды, ни сәбәпле шулай килеп чыкканын аңлатып бирде, хәлне сөйләп күрсәтте. Рәсүлуллаһ шунда, мөбарәк кулларын күтәреп, хәзрәте Госманның бәхетен үтенеп вә хәерләр теләп дога укыды. Акчадан беразын Әбу-Бәкергә бирде һәм туй кирәк-яраклары алырга боерды. Сәлман фарсы һәм Билалны дәштереп, аларга хәбәр салырга кушты: — Бүләк итеп туйга кем нәрсә китерә ала, рәхим итсеннәр!—диде. Шулай итеп, туйга бүләк китерү сөннәт вә гадәт икәнлеге халыкка билгеле булды. Пәйгамбәрнең бу сүзләрен ишеткәч, барча мөселманнар үзләренең хөрмәтләрен күрсәтергә ашыктылар. Фатыйма өчен урын-җир җиһазларын Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк китерде, Хәбәш Мысридан эче йон белән тулы бер түшәк сатып алды, сәхтийаннан эшләнелгән бер җәймә бүләк итте һәм башка төрле кирәк-яракларны тапты. Аларны пәйгамбәр кар- шысынакуйды һәм: — Йа Рәсүлуллаһ, бу синең кызың өчен вә туй кирәгенә өммәтләреңнән бүләктер,—дип белдерде. Кадер-хөрмәттән Мөхәммәд галәйһис-сәламнең күзләрендә яшь күренде вә_ул аларны тыеп тора алмады, ихлас күңеленнән — Иа Аллаһ, кавемемә бәрәкәт бир1 —дип, дога кылды Ул да түгел, башкалар да булачак яшь гаиләнең туй ярарына һәртөрле кирәкләрне китерә башладылар. Болардан күңеле тагын да йомшара төшкән пәйгамбәр, кияве Галигә: — Синең хатының олуг бер хатын, ул барча галәмдәге хатыннарның хуҗасының хужасы! —диде. Бу сүзләреннән соң Фатыйманы никадәр яратканлыгы вә аңа хөрмәте генә түгел, бәлки аны барча хатын-кызлар өчен дә үрнәк итеп күтәргәнлеге аңлашылып тора иде. Никахтан соң, бер ай вакыт кичте, әмма Гали бине Әбу-Талип вә Фатыймаи-Зөһрә әлегә кавышмыйча калдылар. Көннәрнең берендә Галинең туганы тиешле Гакыйль сәхабә: — Иа Гали, бу никахың беләи мактаулы булдык, ләкин морадым бар: бу ике энже бер-берсенә кушылсыннар иде, шул тиешле!— дигәч, имам дәрәҗәсен алган Гали күңеле түрендәге серләрен яшерә алмыйча, җавап бирде: — Минем дә теләгем шул, әмма сабыр итәрмен вә тыелып торырмын! Бу— Рәсүлуллаһ теләгендәдер' диде Гакыйль сәхабә, шушы сүзләрен ишетүгә, башта беразга аптырабрак калды, аннан соң аны кулыннан җитәкләп алды да «Әйдә әле!» дип Мөхәммәд галәйһис-сәламнең каршына китерде вә тезләндерде Әмма пәйгамбәрнең урыны буш иде Алар янына Рәсүлуллаһның җариясе Омме-Имин туры килде һәм нинди борчулар аларны монда йөрткәнен сорады. Хәлне сөйләп бирделәр. — Бу эш белән сезнең йөрүегез бер дә килешә торган гамәлләрдән түгел,— диде Өмме-Имин.—Моны килешенеп үтенергә кирәкле. Аның өчен хатыннары белән бергә уртак сүзгә килү кирәк, аларның татлы телләре вә үтенечләре тиешледер. Шулай күркәмрәк булыр Гали белән Гакыйль аның сүзләре белән килештеләр Оммс-Имингә эшне хәл итү йөкләнелгән булганлыктан, ул иң элек ӨммеСәлимәгә барды һәм асыл сүзне аңлатып бирде. Бу яктан да ярдәм кулы сузылырга әзер икән. Бсргә-бергә алар пәйгамбәрнең яшь кәләше хәзрәте Гайшә бүлмәсенә керделәр. Өмме-Сәлимә йомышны түкми-чәчми сөйләп бирде. Пәйгамбәр үзе дә монда булганлыктан. Омме-Сәлимә күркәм тел белән бәян итге, ахырында — Әгәр дә бу вакытта яныбызда аның әнкәсе булса, безгә Фатыйманың язмышы өчен бер генә борчулы уй кереп карамас иде,—диде һәм Рәсүл Әкрамның күңелен мәрхүмә хатыны Хәдичәне искә алуы белән кузгатуга сәбәп итге Пәйгамбәрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде — Дөнья йөзендә Хәдичә кебек бер хатын бар идеме? - диде ул. бераз вакыттан соң —Бөтен халык миннән йөз чөергәндә дә ул минем серләшем булды, ул минем иптәшем иде һәм кулында җыелган бар тык малын минем юлымда сарыф итге. вә ислам диненең бөреләнүе вә к>әт алуы өчен һәммә төрле ярдәмнәрен күрсәт гс. тормышын да кызганмады Хәдичә кебек хатын ислам вә минем өчен дөньяда берәү вә бердәнбер генә булды! — диде. Аның сүзләреннән соң Өмме-Сәлимә борчута төште һәм. — Йа Рәсүлуллаһ, Хәдичәне һәрдаим исебездә тотарбыз, Аллаһы тәгалә урынын җәннәт әйдәсен Ходай агайның улын да кызың белән бер җепкә куйды. Син дә аларны бер жиртә куйсаң, шушы икс гәүһәр-энжене бер-беренә кавыштырсаң иде? дин үтенде Боларны ишетеп торган пәйгамбәр Гали үзе миңа бу сүзләрне белдермәде, и Өмме-Сәлимә, юкка борчыласың,—дип кеттә җавап бирде Әмма хатыны эшен ахырына кадәр хәл итәргә теләде һәм каршы чыт ып — Гали бу көннәрдә үзен гаять тә оялучан итеп тота. Күңелендәге гыйшык уты йөзен сулдыра. Шул җәһәттән белдермәс! —диде. Шуннан соң гына Мөхәммәд пәйгамбәр, җариясе Өмме-Имингә әмер итеп, Гали бине Әбу-Талипны чакырырга боерды. Мәдинә эчендә кияү егетен таба алмадылар. Ул юл башында иде. Хәленнән көенгән рәвешендә, күңелен кая куя алмыйча, ерак сахра вә киң сәйран җирләргә карап, Мәҗнүн дивана хәленә җитәрәк, сөекле Фатыйма хәсрәтеннән боегып утыра иде. Бәлки шушы кичәдә шәһәрне ташлап чыгар, бәгыре төбендәге иң изге серләрен болыннарда чәчәкләргә сөйләр, кәрван вә кабиләләрдән читләшеп, бер илдән икенчесенә күчәр? Кем икәнлеген һәм нинди хәсрәт белән янып йөргәнен дә белмәсләр... Гали үз исемен атап дәшкән хатын ягына таба борылды. Өмме- Иминне яхшы белә, таный иде. Ни кирәк аңа? Рәсүлуллаһтан хәбәр китергәндер, агамның улына кызымны бирмәмен, дигәндер. Мөмкин эш түгел шул. Күкләрдә җаннар җаннарга бәйләнсә дә, җир йөзендә баш- качарак ул... Җитмәсә, тән вә җисемнәр дә бер каннан. Туганнарга хатын вә ирлек, зилаф эштер... — Йа Гали, Рәсүлуллаһ үзеңне эзләтә, каршына дәшә!—диде Өм- меИмин, ашыгып.—Хәзер үк килергә боерды. Алар пәйгамбәр каршына килделәр. Гали керүгә, мәҗлестәге хатыннар чыгып китте, алар монда артык иде. Ир белән ир, укытучы үзенең укучысы белән сөйләшә. Бер-берсен аңларлар! Хәзрәте Гали башын иеп кенә утырды, күзләрен Рәсүл Әкрам йөзенә таба күтәрергә оялды. Әмма пәйгамбәр, тыныч кына: — Хатыныңны эзлисеңме?—дип сорап куйды. Аның бу сүзләре шундый да ягымлы вә назлы иделәр ки, Галинең күзләреннән чак кына яшьләре тәгәрәп төшмәде. Үз хәсрәте үзе белән булганлыктан, хисләрен тыя алды һәм дә тыныч кына җавап бирергә тиешлеген аңлады. — Әйе, йа Рәсүлуллаһ, атам-анам синең юлыңда корбан булсыннар! — Фатыйманың җиһазларын һәм барча туй кирәкләрен тәмам иттеләр!— дип белдерде пәйгамбәр. Шунда гына Галинең күзләре Мөхәммәд галәйһис-сәламнең нурлы йөзенә күтәрелеп карады, сәерсенүе якты балкыш белән аңлаптынды, күңеле сөенеч белән тулды. Әйтер сүзләре бәгыре төбендә кайнады, әмма ачык тел белән бер генә кәлимә дә әйтә алмады. Гали китергән мәһәрнең бер өлеше Өмме-Сәлимәдә иде. Ул аларны егетнең үзенә кайтарды. Хөрмә, йөзем җимеше һәм кара җимеш алырга боерды. Гали Әл-Мортаза бине Әбу-Талип биш дирһәм бәягә хөрмә, дүрт дирһәмгә кара җимеш, бер дирһәмгә йөзем алды. Боларны пәйгамбәр каршысына китерде. Мөхәммәд галәйһис-сәлам кулын җиңеннән чыгарды һәм, сәхтийаннан эшләнгән бер ашъяулык соратып, аның өстендә берәр уч өч төрле ризыкны бергә бутады, хөрмә белән кара җимешне юдырды, бер-берсе белән аралаштырды. Аннан соң: — Йа Гали, бар, кемне беләсең, дәш!—дип боерды. Егет капкадан чыгуга, шәһәр урамында күп кенә кешенең җыелыш корып торганлыкларын күрде һәм аларны Рәсүл Әкрам каршына дәште, һәммәсе дә керделәр. — Халык күп җыелыр, йа Рәсүлуллаһ!—дип белдерде пәйгамбәргә Гали, гүяки монда үзенең гаебе бар кебек уңайсызланып. — Мактаулы затка бәйрәм вә хафада кеше күп килер, борчылыр урын юк,— диде Мөхәммәд пәйгамбәр.— Керә бирсеннәр, әмма унар- унар итеп чакыр, туй табыныннан теләкләрендә бар кадәр тәгам җыйсыннар. Мәҗлес башланды. Берләреннән икенчеләре ишетте һәм мөһаҗир вә Әнсардан барлыгы 700 кешедән артык ирләрдән-хатыннардан кунаклар килделәр, пәйгамбәр кушканча унар-унар кереп, ризык җыйдылар, кәләш вә кияү өчен догалар кылдылар. Шулай итеп, аларның бәйрәм-туй мәҗ- лесләре тәмам ителде, өлешсез калган кеше булмады, һәммәсе канәгатьлек тапты Аш мәҗлесе тәмам ителгәч, Рәсүлуллаһ бер кулы белән кызы Фатыйманы җитәкләде, икенчесенә Галинең кулын алды, аларны зөфаф кичәсе уздырылачак бүлмәгә китерде, адымнары салмак, үз-үзен тотышы тыныч иде. Ул Фатыйманы кочагына алды, самими бер иркәләү белән аркасыннан сөйде, гүяки: «Кызым, балам, син инде зур үстен, хәзер башка кешенең кулына тапшырам...»—дигән сүзләрне әйтәдер төсле иде. Фатыйма да әтисенең кочагына елышканнан елыша бирде. Күзләрендә бәхет-сәгадәт билгесе булган күз яшьләре күренде. Әмма серен сиздермәде, орылып бәрелмәде. Аллаһы тәгаләнең әмере, әтисе пәйгамбәрнең боерыгы аның өчен терәк иде Мөхәммәд галәйһис-сәлам кызының кулын үпте. Аннан, Галигә мөрәҗәгать итеп: — Хатының бер олуг заттыр, кече күңелле сөекле хатындыр,—дип киявенә мәгънә бирде, кабат кызына кайтып — Ирең олуг ир, бер-берегезгә җәбер-җәфа кылмагыз, хөрмәтегездән бер-берегезне аермагыз,— диде, ике ярны үзара багышлап вә лаеклы күреп тәбрикләде, ихластан дога кылды һәм аларны калдырып китте. Бүлмәдән читкә атлаганда, ишек төбендә генә агасының кызы Әсмага тап булып: — Нигә монда тукталып калдың? - дип сорады. — Йә Рәсүлуллаһ,— диде Әсма.—Кызларның зөфаф вакытында хаҗәте була, шуны үтәү өчен горам. Аның бу сүзләренә Мөхәммәд галәйһис-сәламнең күңеле килде һәм дә: — Хак тәгалә синең доньяда вә Ахирәгтә хаҗәтләреңне бетерсен! — дип дога кылды. Гали белән Фатыйма вакыйгасы менә шулай тәмам булды. Алга китеп, шуны әйтик: аларның никахларыннан алты бала дөньяга килде: Хәсән белән Хөсәен, Зәйнәп, Өмме-Голсем. Ракыя, Мөхсин Соңгысы туган вакытта Фатыйма күп кан китүдән мәңгелек йортка күченде. Пәйгамбәр вафатыннан соң алты ай үтүгә булды ул вакыйга Аны Мәдинә шәһәрендә җирләделәр, Рәсүл Әкрамның өйрәтүенчә, озакламый каберен оныттылар, бүгенге көнгә кадәр кайда күмелгәнлеге билгеле түгелдер... скә тиеш иделәр. Билгеле булсын: ул вакытларда дәүләт мәнфәгатьләре дигән төшенчә халыклар арасында юк иде. Киресенчә, һәркем үз милкен саклан, үз иреге белән яшәүне өстен күрә иде. Пәйгамбәрнең әмереннән шул аңлашылды: мөэминнәрнең милке—ул аларның иманы, ислам дине Кемнең күңелендә Аллаһы тәгаләгә ышаныч вә мәхәббәт бар, шулар аның әмерен үтәүне бар нәрсәдән дә остен «үрделәр Моһажирләрдән утыз кеше Мәккә кяферләренен юлын кисәргә вә аларның сәүдә сәфәрен бозарга теләк белдереп, пәйгамбәр каршысына түнделәр Мохаммад галәйһис-сәлам бу гаскәрнең башына Хәмзәне кунды Максат юлына китерде Бү вакытта Шампан Мәккәгә корәиш юриен сәүдә кәрваны кайтып килә иде. Мозмншюр аларга каршы чыкты, солых теләп иттеләр вә иманга дәштеләр Әмма кяферләр сәфәре 300 кешедән тозелган һәм 5. «К У.» №8 һиҗрәттән соң мәйданга чыккан иң олуг эшләрдән Аллаһы тәгаләнең әмере белән изге сугыш, ягъни җңһад билгеле булды. Мөхәммәд саллалаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм белдерде «Әгәр лә кяферләр үзләренең ахмаклыклары аркасында иманга килмәсәләр вә күңелләре һаман да кара хәлендә кала икән, ул вакытта дин аларга кылыч ярдәмендә керер!»—диде. Бу сүзләре әнсари вә Мөһаҗирләрнең күнгән көлеп алынганлык сәбәпле, кемнәр моны ишеттеләр, алар сугышка дәртләнделәр вә билләренә хәнҗәркылычларын бәйләделәр Вакыйгалар озак көттермә яхшы коралланган булып, Мөһаҗирләрне тиз чигенергә мәҗбүр иттеләр. Алар Мәдинә шәһәренә кире кайттылар. Икенче юлысында гаскәр башы Гобәйдәт бине Әл-Харнс, пәйгамбәрнең агасының улы 60—80 кешелек яу белән кяферләргә каршы чыкты. Мөшрикләрнең көчләрен Әбу-Суфийан җитәкләде, алар 200 гаскәридән хасил иде. Әмма эш кылыч орышуга кадәр барып җитмәде. Ике як бер-берсенә каршы килеп, ук атыша башладылар. Ислам ягыннан беренче булып кулына җәясен Сәгад бине Әбу-Ваккас алды. Ул төз атучылардан иде. Садагында егерме угы булып, берсе генә дә дошманнарга тимичә калмады. Шушы маһирлыгы аркасында һәртөрле мактауларга лаек күрелде. Әмма бу очракта да аларга җиңү насыйп ителмәде, 15 кон дәвамында юлда йөреп, ахырда Мәдинәгә кайттылар. Болар әлегә көчне сынап карау гына иде. Уен сыйфатында гына кабул күрелеп, Зөлгаширә вакыйгасы исә ирләрнең дәртен сынауда зур эш башкарды. Өбу-Суфийанның Мәккәдән, күп кешеләрне вә сугышчыларны туплап, Шам тарафына сәүдәгә киткәнлеге билгеле булды. Мөхәммәд пәйгамбәр, моны ишетүгә, гаскәр тәртип итеп, аның җитәкчесе сыйфатында Хәмзә бине Габделмотталипны билгеләде, Әбу-Сәлимә бине Әл-Әсадин Мәдинә шәһәренә башлык урынына куйды. 15—200 ләп мөһаҗир вә әнсарны сугышка күтәреп, Мәдинәдән чыктылар вә сәүдә юлына төштеләр. Гашәрә дип аталган урынга җитеп, корәишләрне шунда көтәргә ниятләнделәр. Гаскәрләре арыган иде. Ул арада эшнең узганлыгы, кәрванның күптән үтеп киткәнлеге беленгәч, ирләр бөтенләй эленке-салынкыга калдылар. Гали сәхабә белән бергә Гомәр бине Йасир хөрмә агачы күләгәсендә эссе кояштан качып йоклый иделәр; өстенә туфрак өелеп, аны тәмам оеткан иде. Шунда һәммәсен барлап йөрүче Мөхәммәд пәйгамбәр шушы хөрмә янына килеп чыкты һәм кияве Галинең һичбер исе кит- мәстән йоклап ятуын күреп, аны уятырга кирәк тапты һәм дә: — Уян, тор, Әбу-Торап!—диде. Бу сүзләрнең Галигә карата әйтелгәнлеген һәркем аңлады. Әбу- Торап дигәндә «туфракның атасы» дигән мәгънә булганлыктан, Гали бераз сәерсенә калды. Мөхәммәд галәйһис-сәлам аның өстен-башын туфрактан тазартты, маңгаеннан сыйпап вә җилкәләреннән кагып: — Халыкның бәдбәхете кем, сиңа хәбәр биримме?—диде. — Әйе!—диде Гали, һаман да сәерсенеп вә күңеле киселеп, бу сүзләрне үзенә әйтелгән дип кабул итәрәк.— Йа Рәсүлуллаһ, тыңлыйм, боерыгыз! — Халыкның бәдбәхете ике кеше,—диде пәйгамбәр, борчылган кыяфәттә торган Галине юк-бар уйларыннан аерып.—Аларның берсе — Салих пәйгамбәрнең дөясен суючы, икенчесе—синең йөзең вә каның белән буялучы!—дип кулы белән башын-йөзен сыйпады. Мөэминнәр бу сәфәрдән дә файда тапмадылар һәм Мәдинәгә кире кайтырга мәҗбүр булдылар, әмма күңелләрендә җиһад өчен каннары кайный, теләкләре тагын да ныгыйрак төшкән иде. Моннан соң да берничә тапкыр ирләр сугыш коралларын кулларына алдылар һәм мәк- кәлеләрнең кәрваннарына һөҗүмнәр ясадылар. Беренче кяфер әсирләр рәвешендә Госман бине Габдулла һәм Хәким бине Кисанны кулга алдылар. Алардан Госман бине Габдулла иман китерүдән баш тартты, шуның белән үзен үлем җәзасына хөкем итте, Хәким бине Кисан исә Рәсүлуллаһны таныды, иман китерде, шуның белән мөэминнәр хисабына кертелде вә карендәш аталды. Мөселманнарның үз-үзләрен тотышлары һәм сәүдә юлларын һаман саен борчып торулары Мәккә кяферләрен куркуга салды, әмма алар көчнең әлегә үзләре ягында икәнлеген аңлый һәм Мәдинә белән сугышы- рга кирәклеген төшенә иделәр. Шулай итеп, Мөхәммәд пәйгамбәр кяфер- ләрне үгетнәсыйхәт белән исламга күндерү вә иманга чакыру сәясәтен кылыч вә сугышка күчерергә мәҗбүр һәм тиеш иде. Момы әнсарнлар да, мөһаҗирләр дә яклап чыктылар. Корәишләрнең һаман да исламнан йөз чөерүләре, пәйгамбәрне танырга теләмәүләре ахыр чиктә хәл ителеп, хакыйкать өскә чыгарга тиеш иде Җиһад мәсьәләсе көч-куәт ала бирде Әгәр дә моңа кадәр мөэминнәр эшне күндәмлек вә хөрмәт белән йөрткән булсалар, хәзер үзләренең кемлекләрен аңлап алдылар, кяферләрне акылга утыртуны кирәк таптылар. Юкса алар кайда гына йөрсәләр дә, мөселманнарны оятсыз рәвештә хурладылар, кимсеттеләр, үз якларына һәртөрле халык вә кабиләләрне авыштыра бирделәр. Моңа да чик куярга вакыт иде. Боларның барысын да Җиһад, ягъни Изге сугыш хәл итәчәк- леге һәрбер әнсари вә мөһаҗиргә аңлашылды. Шулай итеп, ислам тарихында олуг исем белән аталган Бәдер сугышы мәйданга чыкты. Зур бәрелеш вә көрәшләрнең башы шушыннан китте, исламның кылыч ярдәмендә җиңә башлавы да шул, Бәдер сугышы белән бәйле иде. Кемнәр үгет-нәсыйхәт илә иманга килмәде, алар кылыч куркынычы астында хакыйкатьне таптылар. Бу хәл ул вакытлардагы кешелек дөньясы өчен хас күренеш һәм ачык күренеп торган юлларның берсе иде Әгәр лә шунда мөселманнар кылыч ярдәмендә мохтаҗ булмасалар, бәлки тарих башкачарак юлдан киткән булыр иде. Бәдер сугышы әдер — бер коеның исеме булып, аны казыган ксмсәнең ләкабенчә шулай аталып йөртелә иде. Урыны Мәккә белән Мәдинә арасында, кәрван юлларына туры килә, сәүдәгәрләр өчен ышанычлы җир иде. Бәдер сугышы шунда булды. Әбу-Суфийан карар итте һәм Шам тарафына юлга әзерләнде. Әйттеләр үзенә, сак бул, диделәр, шәһәребездән ерак китәсең. Мохәммәд кавемен беләсең, юлларыбызга төшә, дошманлык кыла башладылар. Сүзләрендә дөреслек бар иде. Мәккәдә кысрыкланган мөэминнәр Мәдинәдә сыеныр урын таптылар, кадерле кунаклардан гына түгел, бәлки дус-карендәшкә әверелеп киттеләр. Әнсари белән мөһаҗири арасында ныклы ант вә сүзләр беркетелеп, һәрдаим эшне уртак фикер илә йөртә башладылар, һәрхәлдә, бер «башка» буйсынмасалар һәм аның сүзен тотмасалар, болай ук бердәмлек көче хасил да итмәс иделәр, мөнафик- лар өчен дә җиңелрәк яшәү мөмкинлеге югалмас иде Корәншләргә тегеннән дә, моннан да сүзләр килеп торганлыктан, белә иделәр, аңлый иделәр: Мөхәммәд кавемен кылыч аша үткәрергә кирәк Тик сылтаусәбәп кенә күренмәде. Мөнафикларның атаклысы, калку гәүдәле, йөзгә- биткә камил сызыкларга ия Әбу-Суфийан, шулай итеп, бу уйлар эчендә кәрванын сәфәргә әзерләде. Шактый уына иптәшләрен ияртеп, алдан шымчы вә сакчыларын куалап, шактый гына мал-туар белән Мәккәдән чыкты, Гамру бине Әл-Гас та монда иде. Бу хакта хәбәр Рәсүл Әкрамга килеп ирешүгә, Мөһаҗирләрдән бер гаскәр туплап, Зөл-Гашир дигән урынга барырга вә кәрван белән очрашып, Мәккәдә мөэминнәр калдырырга мәҗбүр булган малларны кайтарып бирү таләбен куярга боерды. Илчеләр соңардылар Бу ара вакыт эчендә Әбу-Суфийан кәрванны Шам тарафына алын кигор1Ә өлгергән. Зөл-Гаширне күптән узган иде Мөһаҗирләр боерыкны үти аямауларыннан оят вә гарьлек йомгагына бәгырьләрен төйнәп кайттылар, гүяки пәйгамбәрнең олуг сүзен бозганнар да, шул сәбәптән бу хәлгә төшкән ИДеЛӘмма Мөхәммәд галәйһис-сәлам орылып бәрелмәде Аңа илчелекне түгел, бәлки сугыш өчен гаскәр күндерергә кирәк иде. чөнки үгет вә нәсыйхәт, өндәү вә юмалау, акыл бирү вә аңлату Мәккә монафиклары өчен күптән яраксыз, коч вә кылычка сүз бирергә вакыт иде «Кяферга Б мәгънә белән иман мөмкин түгел, мәгәре кылыч һәм гаскәр ярдәмендә тиешле булыр!—дип фикер йөртте Рәсүл Әкрам.—«Моның өчен аларның мал вә табышына комачау итәргә кирәк!» Вакыт чылбыры тормыш тәгәрмәчләрен әйләндерде дә әйләндерде. Рәсүл Әкрам, иртәме-соңмы, шушы фикеренә килергә тиеш. Аллаһы тәгаләнең әмеренә буйсынырга мәҗбүр вә шуның белән мактауга лаек иде. Мөэминнәрдән рух ныклыгын гамәл аркылы дәлилләү таләп ителде. Бу эш сугышка сусау түгел, бәлки кяферләрнең ислам динендәгеләрне һәрдаим җәберләвенә җавап вә хакыйкать, дөрес дин икәнлеген тану- таныту өчен мәйданга чыгып, ирлекне сынау иде. Мөхәммәд пәйгамбәр дин өчен батырлык үрнәкләрен күрсәтеп көрәшергә әзер торган Талиха бине Габдулла һәм Сәгад бине Зәйд кебек мөселманнарга үз фикерен белдерде. Пәйгамбәрдән шушы сүзләрне ишетүгә, алар моңа куандылар. Әбу-Суфийан кәрванының йөрешен алдан ук белешеп хәбәр кылу өчен шам тарафына юл алырга вә шымчылык кыларга кирәклеген таләп итеп, үзләре моңа әзер икәнлекләрен белдерделәр. Мөхәммәд галәйһиссәлам ризалыгын бирде. Болар китүгә, ул көн шимбә кичәсе Рамазан шәрифнең икеләре иде, ун кон үтеп, уникеләре ирешүгә, Гамру бине Өмме-Гөлсемне Мәдинә шәһәренә хуҗа-әмир итеп калдырып, ягъни гарәп сүзенчә атаганда, хәлифә итеп сайлап, 365 җәмгысы булган мөселман, шуларның 80 не мөһаҗирдән, калганнары әнсарилар, сугышка күтәрелеп, гозерләре аркасында һәм башка сәбәпләр белән 52 се кире кайтарылып, 313 мөэмин Бәдср тарафына таба юл алдылар. Талиха белән Сәгад, Мәдинәдән чыккач, шактый юллар үтеп, Мәккә кәрваны тукталып узарга мөмкин булган Хура җире Җәббап дип аталган урынга ирештеләр, халык арасына кереп, корәишләрнең сәфәрләре хакында белештеләр. Үзләренең кайдан вә ни эш белән килгәнлекләрен сиздермәстән, максатларына җитеп, яңадан көн-төн Мәдинә тарафына туктаусыз кайттылар. Әмма пәйгамбәр мөэминнәрне шәһәрдән алып чыккан иде инде. Талиха белән Сәгад ялга да туктап тормыйча, ислам гаскәре артыннан юл алдылар. Рәсүл Әкрамга аларның хәбәре кирәк иде, шунлыктан ашыгуны мәслихәт күрделәр. Мөхәммәд галәйһис-сәлам һәрдаим халыкның хәлен белешеп торды, арада авырулар була калса, аларны кире Мәдинәгә күндерде. Өлкән яшьтәгеләрне вә буыннары ныгып җитмәгән үсмерләрнең барлыгынюклыгын тикшерде Гаскәр Мәдинә шәһәреннән кузгалып киткәндә Мөхәммәд галәйһн вә сәлләм янына Гали Әл-Мортаза һәм Әбу-Либаба килделәр. Аларның горурлыгы вә сөенече йөзләренә чыккан иде. Әйттеләр: — Йа Рәсүлуллаһ, без синең янәшәңдә җирдән генә барса идек? Ислам гаскәрендә 70 дөя һәм 2—3 ат кына бар иде. Пәйгамбәр һәр дөягә ике-өч кешене утыртты. Әбу-Либаба белән Гали җәяү барырга да риза иделәр, бары тик Мөхәммәд галәйһис-сәлам ялгызы ияр өстендә утырсын! Әмма Рәсүл Әкрам каршы төште: — Сез миннән өстенрәк түгел һәм мин әҗердә сездән өстенрәк түгел! Моннан шул аңлашылды: алар барсы да ислам дине өчен җаннарың бирергә кызганмаучы кешеләр иделәр, шунлыктан бөтенесе тигез күрелде, арада өстеннәр вә түбәннәр юк, бары тик куркаклар вә батырлар гына булырга мөмкин иде. Шулай итеп, Мөхәммәд пәйгамбәр, Гали бине Әбу-Талип һәм ӘбуЛибаба бергә утырып бардылар. Аннан соң Әбу-Либаба урынына Зәйд ибне Харис менде. Барысы да тигез күрелделәр. Әбу-Либаба исә Мәдинә шәһәренә әнсариларның хәлифе итеп кире кайтарылды. Ислам гаскәре Әбу-Гукбә коесына җитеп, Мөхәммәд пәйгамбәр шунда тукталуны мәслихәт күрде. Чатырлар кордырыл, һәммәсенә ял бирелде. Рәсүл әкрам Һаман-һаман гаскәрен барлап, тәртипкә кертә 68 торды, арада олы вә кече яшьтәгеләрне белешеп, аларга кире Мәдинәгә кайтырга боерды. Шулай итеп, нибарысы 305 сугышчы кялды пар, шуларның сигезе генә кылыч белән коралланган, башкаларында ук-җәя, очланган таяк-сөңге, пычак-хәнҗәр кебек һәртөрле кораллар сугыш өчен тәга- ен кылынган иде. Гаскәрен йөреп-тикшереп һәм дә тәртипкә салып чыккач, Рәсүл Әкрамның күңеле бераз тынычлана төште һәм үз чатырына кайтып догага утырды. Бәдергә килеп ирешкәч, тагын да ике кешене кәрван хакында хәбәрләр белешергә җибәрделәр. Аларның берсе — Гадийә бине Әбуз-Загый- бә Җәһини, икенчесе Бәсбәс бине Җәһини иделәр. Сәүдә юлына урнашкан бер кабилә арасына кереп йөрделәр. Шунда ике җариянең әңгәмәсенә колак салдылар. Болар кәрван хакында сөйләшә иделәр Аларның берсе: — Берничә көннән монда кәрван киләчәк, Шамнан Мәккәгә ашлык китерәләр. Алар белән безнең дә хуҗаларыбыз кайтыр,— дип, икенчесенә зарланды. Моны ишетүгә, ике хәбәрче уртак фикергә килеп, тиз ара Мөхәммәдиең үзенә хәлне сөйләп бирергә кирәклеген төшенделәр һәм Бәдергә ашыктылар Алардан соң бу кабиләгә Әбу-Суфийан кәрван китерде. Халык каршында дәрәҗә тоткан Гадийә бине Гамрудән хәлләрне сораштыра башлады һәм — Мөхәммәд шымчыларының килеп киткәнлеге, белешкәләп йөргәнлекләре хакында берәр нәрсә белмисеңме? — дип үтенде, билгеле, ул сак эш йөртә белә иде — Юк!—дип җавап бирде Гадийә бине Гамру.— Әмма дә ләкин монда ике кеше килеп, бераз торып киткән иделәр. Кемнәр икәнлеге белән кызыксынмадык. Әбу-Суфийан аларның кайда тукталганлыкларын сораштыра башлады һәм, белешеп, аларның дөяләре торган урынны карарга китте. Күптән киткән булсалар да, аны-моны караштырып, дөя эзләре янында хөрмә җимешләренең төшләрен тапты һәм шунда ук серне төшенеп тә алды: болар Мәдинә кешеләре, Мөхәммәдиең шымчылары икәнлеген аңлады, хәвеф уты күңеленә капты, кәефе кырылды Димәк, аның һәр адымын күзәтеп тә белеп торалар икән Гәрчә сәүдә юлыннан борылу файда бирмәсә дә, аларның кулына барып керүдә дә мәгънә юк Әбу- Суфийан кәрванны турыдан куып, Бәдернең сул ягыннан узарга, дәрья тирәләп Мәккәгә кайтырга ниятләнде Бу рәвешле хәрәкәт итсәләр, Мөхәммәд гаскәреннән имин котылырга мөмкин иде. Ничек тә Мәккәгә кайтып җигәргә һәм халыкка хәбәр салырга кирәктер, ярдәм таләп итмичә дә булмас. Ташламаслар, килми калмаслар Мәккә эче әле хәвефтә, әле гайбәттә, әле бәйрәмдә иде. Мөхәммәд гаскәре хакында күчмә гарәпләр тиз ара хәбәр йортә-йортә, аларга алдан белдереп куйган, җаннарына ут салган иделәр. Күпләрнең теләге сугыш, мөэминнәрне канга батыру булганлыктан, Әбу-Җәһил аларны яуга күтәрергә әзер торды. Әмма шәһәр эченә Гатикә бинте Габделмотталип- тан бер хәбәр таралды Ул тош күргән иде Аны карендәше Габбаска сөйләде. — Мәккәгә бәла килер, диде Төшемдә бер дөя һәм җитмеш кеше күрдем. Көтмәгәндә кайдандыр аваз ишетелде, өч тапкыр кычкырды- «И корәиш, һәлакәт җиренә төштең!» дип Аннан соң Хәрам мәсҗедено килде. Артыннан барча калыплар иярде Кәгъбәгә чыгып, элеккечә тагын оч тапкыр кычкырды. Аннан Әбу-Кабнс iавына күтәрелде кабат аваз бирде. Корәишиең мәетләре аның артыннан килә иделәр, шул юл белән китеп бардылар Теге тавышның өченче тшгкыр кычкыруында таудан таш тәгәрәп тошен, чәрдәкләнеп чәчрәде һәм һәр кисәге Мәккәдәге ойлөрнегг берсе остенә тоште, бары тик Бәгшһашим һәм Бәни-Зеһрә йортларына гына тимәде, алар исән калдылар, ватылмадылар... Бу олуг хәвеф вә бәла билгеседер. Боларны ишеткәч, Габбас борчуга калды. Яхшы танышы саналган, эч серләрен уртаклашучы дусты Вәлид бине Гутбәт бине Рабгага 1 атихә бинте Габделмотталипның төшен сөйләде, әмма кисәтеп тә куярга кирәк тапты: — Кешегә белдермә, юкса әллә нинди уйдырмалар чыгарырлар, халыкны беләсең бит! Тик Вәлид сүзне теш арасында тота алмады, тулысынча бәйнә-бәйнә итеп атасына хәбәр итте. Максаты да начарлыкта түгел, бәлки кисәтү уе белән генә иде. Әмма сүз шул көндә үк Мәккә шәһәрендәге барча олуг вә кечеккә таралып өлгерде. Яхшыдан әйтелгән булса, озак йөрер, күпләр ишетми дә калыр иде, яманнан телгә алынганлыктан шулай бер колак- тан-колакка күчә-күчә, тарала бирде. Әйтерләр, күркәм сүз атлый биргәндә, яманы чабып узар. Гатикәнең төше Әбу-Җәһил колагына да барып керде, аның ачуын кузгатты. Иртәнге якта Габбас ялгызы Кәгъбәне тәүваф кыла иде. Хәвефле сүзләрне телләреннән төшерә алмыйча газапланган кяферләр, аны күреп, бербер хәл булачагына игътибар юнәлттеләр. Араларыннан чыгып баскан ӘбуҖәһил шунда Габбасның каршысына килде һәм болай да чытык йөзен тагын да җыерып: — Йә Әбел-Фазыл, кайсы вакыттан бирле ул гаүрәт-хатын пәйгамбәрлек кыла башлады?—дип ачулы сүз ташлады. — Нинди гаурәт?—диде аптыраган һәм бераз артка чигенү җаен караган Габбас, аңламамышка салышып. — Кыз карендәшең Гатикә шундый да бер төш күргән икән! — Минем ул төштән хәбәрем юк,—дип котылмакчы булган иде дә, ӘбеҖәһил көләргә тотынды. Габбасның курка калуы аңа бик ошады, форсаттан файдалану җаен ычкындырырга теләмәде. Ни дисәң дә, Мө- хәммәд пәйгамбәрнең карендәш-туганнарыннан бит, Габделмотталип нәселеннән. — Ирләрегезне пәйгамбәрлек дәгъвасыннан азат итмәдегез, инде гаурәтләрегез башладымы? Сездән булмаса, үзебез эшләрбез. Аны гына акылга утырту җае табылыр. Өч көн сабыр итәрбез,—дип белдерде ӘбуҖәһил, көлгән җиреннән кабат кырыслана төшеп.—Әгәр дә сүзе дөрескә чыкмаса, хатлар язып, кабилә гарәпләренә күндерербез: «Халык эчендә Һашим нәселе ялганчылар!»—дип. Юлыгыз киселер, гомерегез өзелер, бәхетегез качар! — Ялган сүз үчен бездән алырсыңмы!—диде Габбас, Әбу-Җәһилгә ачуы килеп. Бу дошманлыклар олуг җәбберләр чыгарга мөмкин иде. Кичке якта Габделмотталип нәселеннән барча хатыннар, җыелышып, киңәш-табыш кордылар һәм ачык бер фикергә килделәр: — Бу Әбу-Җәһил безнең ирләребезне кимсетте, һичкем каршы чыкмады, инде безләргә дә тыкшына башлады,—диделәр һәм дә үз ирләренә карап:— Гайрәтегез юкмы әллә сезнең! — дип йөзләренә оят кызыллыгы ямадылар. Шунда гына Габбас: — Тагын да тел озайта калса, һич куркып тормамын, үзен инкарь итәрмен! Юкса бик дөрес кеше кебек кылана,—дип кисте, әмма шушы сүзеннән соң, төне буена күзенә йокы кермәде, аклы-каралы уйлар челтәрендә акылы чебен хисабында бәргәләнде, күңелендәге рәнҗү әле кайнарлык, әле түзем белән алышынды, ник әйттем, дигән фикергә килмәде. Иртәнге якта гадәт буенча тагын Мәккә урамыннан туры Кәгъбәгә юнәлде, тәүваф кыла башлады, шунда эчке яктан күзәтеп торган ӘбуҖәһилне күреп алды, аның ягына борылып, каршы килде. Теге дә эчтән тышка таба чыкты. Төнге уйлары аны бер-бер нияткә китергәнлектән, хәзер ни дә буласы иде. Габбас кинәттән Әбу-Җәһилгә авыр итеп дәште. Әмма тегесенең йөзендәге кичәге мәсхәрә вә миһербансызлык чаткылары сүнгән иде инде. Сәбәбе—ул шушы иртәдә генә Зәмзәм Гаффари хәбәрен ишеткән, шунлыктан тыела калган иде... Бузат сәүдә белән Мәккәгә кайтып төшәр көненең алдыннан гына кичке йокысында төш күрде. Башта аны-моны аңламады Кызыллык иңгәндәй иде, әмма кан икән. Мәккә эче кан тулып, харап икән, имештер Зәмзәм Гаффари йокысыннан уянуга, үзеннән-үзе куркыбрак торды. Бик начар шул тәгъбире, бигрәк начар. Ничек хәвеф йотмыйсың, ди. шәһәргә бәла киләсе икән бит! Мәккәгә ирешүе булды, бу төшеннән хәбәрне Зәмзәм Гаффари тиз ара таныш-белешләренә сөйләп, хәлләрен сораштырырга тотынды Мөселманнарга каршы күтәрелмәскә өндәргә җөръәт итмәде, юкса үзен дә Мөхәммәд пәйгамбәр ягына күчкән дип таныячаклар, харап та итеп ташларга мөмкиннәр. Бу иртәдә Гаффариның хәбәре Әбу-Җәһилгә килеп иреште. Ул уйлана калды һәм Гатикәнең төшенә кергән хәлләрдә дә хикмәт юк түгелдер дигән фикергә килде, шунлыктан тәүваф кылучы Габбаска миһербанлык вә яхшылык белән елмайды, йокысыз төннән соң тупасланган ирнең йөзеннән үпкәләү вә кимсенү сызыкларын шулай сөртеп ташлагандай итте. Әмма бу елмаюында хәйлә дә юк түгел иде. Төшне бит аны юрый белсәң генә юрау, юрый белмәсәң—каза! Ә бәлки яктыгадыр? Мөхәммәд кавеме җиңеләчәк, Мәккә халкы өстен чыгачак Коч кемнең ягында? Әбу-Җәһилгә иярүчеләрдә Аларның берсенә каршы Мәккәнең унбиш ире күтәреләчәк, кабиләләр ярдәмгә киләчәк Яна дин уйлап чыгарып, Аллаһы тәгалә исеменнән сойләнгәләп йорү генә әле бер нәрсә дә түгел ул. Аның бер Алласына каршы минем егерме аллам бар!—Әбу-Җәһил шулай уйлады, күңелен вә фикерләрен өмет вә сафсата ныгытты. Мәккәме инде җиңелә торган шәһәр? Гатикәнең хәбәрен дөрескә чыгарып, аңардан көлүне туктатырга теләгән Әбу-Җәһилнең уенда олырак мәсьәлә дә бар иде әгәр дә сүз озынга сузылса, Һашим кабиләсе, бигрәк тә Габделмотталип балалары аның үзенә үпкәләп, Мөхәммәд пәйгамбәргә каршы сугышка бармаслар, кәрванны бәладән йолып калырга булышмаслар бит' һәм, чыннан да, эшләр шулайрак юл алырга тора төсле иде Башында акылы, маңгаенда күзе булмаган кеше генә моны аңламас Юк, бу сөйләнгәләп йөрүләре кан карендәшләре Мөхәммәдие җәберләүдән курку түгелме соң? Теге вакытларда, үзләрен мөселман дип атаган кавемгә бойкот игълан иткәч тә, ничек яклап чыктылар үзләрен! Әгәр дә Һашим кабиләсе пәйгамбәр ягына ауса, Мәккә бушап калачак. Юк-юк, бу эшкә бер дә юл куймаска, һәрдаим диярлек бабалардан балаларга күчеп килгән диннәрен исләренә төшереп, ул вакытларда ни рәвешле итеп яшәүләрен хәтергә алгаларга кирәк булыр' Әбу-Җәһил кара уйга, яман хәйләгә бик оста кешеләрнең берсе булып, тарихны һәм гореф-гадәтне саклау вә яклау ягында торса да, ни хикмәт, килер көннәрнең нинди һәм ни рәвешле барача1ын күз алдына кигерә алмый, киләчәктән пәрдә белән аерылган, бәхет күзе сукырайганнардан берсе иде. Шулай да ул арада иң мөхтәрәм мәҗүсиләрдән исәпләнеп, әйткән сүзе җиргә салынып тапталмый иде Ничек шул Мохәммәдкә игътибар күзе җитмәгән дә, шушы Ислам коткысыннан Мәккәне саклап кала алмаган соң ул? Кем уйлаган ул ятимнең бу рәвешле хикмәт иясе кемсәнә булып, күпләрне, хәтта гги ерактагы Мәдинә халкын үзенә ияргә алыр дип? Менә бит тормыш, менә бит дөньялар! Көне төнгә ялганып өлгерми, үзгәрә дә куя! Юк, бозылды халык, тәмам азынды Артыннан иярүчеләре күрснмәсә, Мөхәммәд тә эш майтара алмас иде Акылга утыртырга иде үзләрен һай жае килеп чыкса, күрсәтер иде Аллаларының кем икәнен! Әллә Алласыныңмы? Бер һәм кодрәт иясе, имеш ’ Кайда һәм кайчан күрелгән ул? Кәгъбә эчендәге туксан тугыз пог-а.тиһәмс, әллә инде ялгыз Алламы көчле? Юк инде! Бер тиен акчадан ун тиен зуррак! — Ә алтын булса ул бер акчаң? Әбу-Җәһил сискәнеп китте. Юк. ана һичкем эндәшмәде Аны уйланган уе, күңеленең кинәт ачылып алуы сискәндерде Кояш үз эшен башкарды, Мәккәнең түбәсе кызып, адәмнәре күләгәле урыннарны сайладылар. Әбу-Җәһилнең уйлар тезмәсе бәгырен сытты. Җаны кайнарланды, ачуы килде. Халык Әбу-Җәһил тирәсенәрәк җыела, шаулаша башладылар. Мохәммәд пәйгамбәрнең аеруча зур дошманнарыннан һәм аның белән тарткалашучыларның иң дә алусызы, Мәккәнең көферлек башы бит ул. ӘбуҖәһил сүз дилбегәсен үз кулына алырга өлгергәнче, кабиләләрнең өлкәннәреннән берничәсе юлдагы кәрванны саклау өчен яуга җыенырга кирәклеген дәлилләп тә өлгерде. Шулай да Габделмотталип кызы Гатикәнең һәм Зәмзәм Гаффарн- ның төшләреннән алынган хәбәрләр аларның күңелләрен какшатмый калмый иде. Ничек тә аларны рухландырырга, юрауларының ялган икәнлеген расларга кирәк. Халык каршына Әбу-Җәһил күтәрелде: — И мөхтәрәм җәмәгать...—сүзенең куәте югалып калды. Әмма гәп коручылар аңа колак салмый калмады. Бу исә Әбу-Җәһилне гайрәтләндереп җибәрде. Күптән башын катырган мәсьәләгә җавап тапкандай, күңеленә килгән нечкә генә фикер җебенең очына ябышып, йомгагын акрынлап сүтә башлады. Сөйли торгач, акылы ачылып киткәндәй булды, күзләрендә кайнар очкын, йөзендә елмаю балкыды. — Җәмәгать! — Бу юлысы тавышы да көр, йодрыгы да алга чөелгән иде.— Җәмәгать! Ник әле сез буш сүзләргә колак салып торасыз, ә?! Мин әйтәм! Мин сезгә әйтәм: әгәр дә без кәрванны бәладән коткарырга күтәрелмәсәк, гаскәр белән сакка бармасак, чыннан да, һәммәбез дә байлыкларыбыздан колак кагарбыз. Балаларыбызның ризыгын алар тартып алыр... «Алар» сүзенә шактый басым ясап, Мөхәммәд пәйгамбәр тарафдарлары хакында белдергәнен аерып күрсәтүе файдага китте. Балаларын һәм малларын да исләренә төшерү йөрәкләрен үк кузгаттымы, шаулашып та алдылар. Арадан берничәсе. — Дөрес әйтә! Хактан да шулай!—диешеп куйдылар. Сүз айгыры тезгенне өзде. Инде дә Әбу-Җәһил чыбыркы шартлаткандай өстәп җибәрде: — һәммәбез бәлаләнәчәк! Кәрваныбызны таласалар, кешеләребезне үтерсәләр, бетте бит, җәмәгать, бетте! Менә нәрсә хакында уйларга кирәк. Кая арагызда гайрәтле ирләр? Нигә әле хатыннар кебек тел чайкап, баш белән уйламыйсыз? Мөхәммәдкә иярүчеләргә угрылыктан бүтән эш калмаганлыгын алдан ук әйтеп куйган идем бит! Без моңа юл куярга тиеш түгелбез! Менә төшне ничек юрарга кирәк! Аң булыйк, җәмәгать. Кем дә кем, әмма Әбу-Җәһил авызда телне тота, телдә сүзне йөртә белә иде. Ни әйтсә, шул булып бара түгелме соң? Аның сүзләрен Сөһәйл бине Гамру, Рабигат бине Әл-Әсвад нәселе күтәреп алды. Алар да, Әбу-Җәһилне кабатлый-кабатлый, һәммә кабиләләрне Мөхәммәдкә каршы сугышка чакырырга тотындылар. Болай уңай барып чыгачагына әллә ни ышанычы булмыйча сүз башлаган иде, менә бит, ӘбуҖәһилдән дә дөресе арада табылмады, һәммәсе, коралланып, кәрванны каршы алырга һәм ярдәмгә барырга карар бирделәр, һәр йорттан икешәр кешене чакыртып, тәмам сугышчан халәттә килергә куштылар. Әгәр дә ниятләре барып чыкса, гаскәр шактый гайрәтле һәм зур булырга тиеш иде. Әмма Әбу-Ләһәп каршы төште. Бу кәрванда аның малы юк, шунлыктан ул хәсрәттән азат, килеп чыккан тавышка битараф иде. ’ Халык моңа аптырабрак калды. Моңа кадәр Мөхәммәдкә каршы һәртөрле усаллыктан баш тартмаган иде бит, ничек болай? Аның карышуын аңларга да, белергә дә теләмәделәр һәм: — Син кавемеңә үзең хуҗа, нәселдә өлкәне дип үзеңне таныйлар, без дә шулай ук сине өстен күрәбез. Син кавемнең юлбашчысы, әгәр дә 72 безнең белән бармасан, халык бүтән кешегә буйсынмас Йә үзен яу башы бул, яки арадан берәүне билгелә,—диделәр. ' Бу сүзләргә дә туры җавабын бирмәгәч, анын хакында икенче төрле сүзләр кузгалды. Имеш, ул, мөселманнар ягына чыккан да Мөхәммәд пәйгамбәрнең яшерен кешесе икән Әбу-Ләһәп монсын ук көтмәгәнлектән, чарасыз калды. Ә сүз кеше үтерә. Әгәр дә бер ышанычларын югалтса, кайчан кайтарыр? Башкалардан кушылудан бүтән чара калмады... Сугыш алдыннан корәиш халкы, яуга барыргамы-юкмы икәнен белү өчен, үз гадәтләренчә фал ача һәм шобага тарта торган иде тар Бу юлысы да шулай эшләделәр. Йола буенча, бер укны сындырып, башкалары белән буташтырдылар да. потлары исеменнән сүзләр әйтеп, арадан тартып алдылар. Сынган ук «яуга бармаска!» дигәнне аңлата иде. Шунысы чыкты. Әмма ӘбуҖәһил моның белән килешергә теләмәде. Мөхәммәдие акылга утыртырга бик тә омтыла һәм үзләренең остсн чыгачагына тәмам ышана иде — Юк, болай булмый!—дип тагын укларны буташтырдылар һәм арадан берсен тартып алдылар. Икенче юлы да сыныгы чыкты. Әбу-Җәһил кабат карышты һәм, кистереп — Мин мондый ахмак һәм һичбер нигезсез юрауларга ышанмыйм, дөрес түгел ул. Шобагада булдымы хаклык?—дигәч, халык аның белән тагын килеште. Мәккәлеләргә яуга бару өчен әзерләнү вакыты бирелде. Шәһәрдән күтәрелеп чыктылар. Сугышчыларга аш-су хәстәрен күрү һәм ризык пешерү өчен хатыннарын да алдылар Гаскәрнең үзендә генә дә 950 кеше булып, күпчелеге яхшы сугыш киеменнән иде Алар 700 дөягә, 100 атка йөкләнделәр. Арага шагыйрьләрне дә кертеп, алар шигырь сөйләргә һәм сугышчыларны җиңүгә дәртләндерер! ә тиеш иделәр, һәр кабиләдән гайрәтле һәм сугыш уенын яхшы белгән кешеләрне сайлап, тугыз юлбашчы куйдылар, һәркайсына бердәм хәрәкәт игәргә боерылды. Пешекче хатыннар һәркөнне ризык әзерләп, һәркемне тукландырып тордылар. Барсы да баштанаяк уйланылган һәм җиңү өчен дип эшләнелгән иде. Шушы кадәр зур яуның күптән бу тирәләрдә күрелгәне юклыктан, боларны күреп калган бәдәви гарәпләр арасында соклану сүзләре таралырга өлгерде. Арадан кайбер кабиләләр шушы гаскәргә кушылыр! а теләк тә белдерделәр. Әмма Мәккә халкы болар белән җиңүне бүлешергә теләмичә, үзләре генә хәрәкәт итеп, алга баруларында булдылар Әмма барысы да алай ук яхшы гына түгел иде Тагын Зәмзәм Гаффари төш күрде. Монысы аеруча гаҗәбрәк иде. Имеш, Әбу-Җәһил, мәшәкатьләнеп, дөя бугазларга җыенган икән. Менә ул малны егып сала. Бугазына пычагын китерә, чалып җибәрүенә, дөя сикереп тә тора, һәммә җирне һәм Өбу-Җәһилнең үзен дә канга батырып, юкка да чыга Шушы төшеннән соң. куркынып уянган Зәмзәм Гаффари аны юрап га куйды Әбу-Җәһил үзенең һәлакәтен эзли, аңа ияргән халык га харап булачак! Бу аңа бүтәннәр арасында коткы салыр!а җию калды Ни дисәң дә, икенче тапкыр керә бит төшенә. Әгәр дә эшләре юньлегә булса, шушы рәвешле итеп күрмәс тә иде. Язмышны ике тапкыр сынамаган төсле, монда да шаярырга ярамый... Гаскәр арасына кереп, Әбу-Җәһил һәм башкалар! а — Мохәммәд хактан да Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре, бу сугыш барыбызга да һәлакәт кенә китерер, бәласеннән котыла алмабыз, бармагыз!— дип үтенде Зәмзәм Гаффари. Мондый да дәрәҗә иясенең курка калуы, әлбәттә, берсенә дә ошамады Ни өчен соң әле ул гына шулай күрә лә килешмәгәнчә юрап аптырата? Кәрван малын Мөхәммәд кулына тапшырсыннар мыни? Зәмзәм Гаффаринын сүзләрен ишеткән һәм шуннан күңелләре кузгалган мөнафик мәккәлеләр хәвефкә төштеләр Иртәгә кемне нәрсә көтәсен белмәгәнлектән, аларның моңа хаклары бар иде. Боларның болай үзгәреп китүләрен күреп алган Әбу-Җәһил тиз арада башын эшләтеп өлгерде. Җыелган гаскәриләрне күзе белән айкап, чөйне чөй белән бәреп чыгарырга кирәк, дигән гыйбарәне аңлаганга, йөрәкләренә курку салырга уйлады. Карашларына туры килгән гарәпләрнең кайсы арткарак чигенде, кайсысы күзләрен яшерү өчен башын түбән ияргә ашыкты. Әбу-Җәһил, үзенең уңышына сөенеп, тиз ара халәтен үзгәртте, көтелмәгән яктан кайтарып: — Җәмәгать, бу бәндә сырхауланган, авырудыр!—дип авызын ерды. Аңа барысы да кушылырга мәҗбүр иделәр. «Әбу-Җәһил, шушы сүләреннән соң, Зәмзәм Гаффарины читкәрәк этәрде. Алар берсен-берсе аңламадылар. Зәмзәм Гаффари моңа үпкәләде, әмма Әбу-Җәһил аны башкалардан аерып сөйләшергә теләде. Инде аралары ераклашкан, тиз генә аңлатмаячаклар иде. Әбу-Җәһил үзе оештырган яуны күздән кичерде. Юк, ялгыша Зәмзәм Гаффари, юри котырта! Боларны хәзер һичкем җиңә алмас. Баштанаяк коралланган, гайрәтле егетләрдән генә диярлек торган бу гаскәриләрнең башында кемнәр тора соң? Нәсел-кабилә җитәкчеләре, илнең мөхтәрәм затлары түгелме? Пәйгамбәр атасының энесе Габбас бине Габделмотталип монда, Гатибәт бине Габигат, Өммийаһ бине Хәләф, Хәким бине Хизам, Назыйр бине Әл-Харис, Сөһәм бине һишам, Хиҗаҗ, уллары Нәбия белән Мөнбия һәм үзе — Әбу-Җәһил. Барысы тугыз ир, яу күргән, сугыш уенын оештыра белә торган баһадир йорәкле адәмнәр! Шушы тугыз гаскәр башына таянганда әллә нәрсәләр майтарырга, җи- рен-ниен әйләндереп ташларга мөмкин түгелме? Сугышчылар Әбу-Җәһилнсң теләгенә буйсындылар. Әмма көннәрдән беркөнне алар арасында тагын иске сүз яңарып китте. Ялга тукталган вакытларында Шәйбә белән Гутбә, билгесезлек каршысында курка калыпмы, Гатикәнең төшен исләренә алдылар. Аларның гәпләре башкаларның да колагына керде. Ни дисәң дә, Гатикә Мәккәнең изгеләреннән, һаман да макталып телгә алына торган затлылар нәселеннән, Габделмотталип баласы иде. Ә моның белән исәпләшмичә ярамый Әллә күпләргә Әбу-Җәһилнең ул төшкә үзенчә фал ачканлыгы билгеле булмау, әллә инде аның белән исәпләшмәү дә бар идеме, яуның кабат рухы сынды. Гүя үзләрен якларлар дигән уй белән гаскәриләр Шәйбә белән Гутбә тирәсенәрәк елыштылар. Ни бар сүзгә колак салып, эшнең ахыры хакында уйландылар. Аларның болай җыелып торганлыгын күреп алган елгыр Әбу-Җәһил җәһәт кенә араларына килеп керде дә: — Ни сөйләшәсез?—дип йөрәкләренә шом салды. Көтелмәгән бу хәлдән гаскәриләр югалып калды. Баштарак сүзне нәрсәдән башларга да белмәделәр, әмма, яуга баруны туктату һәм Мәккәгә кире кайту кирәклеген төшендереп, гапләренең асылын ачып салдылар. Алар аңлатып бетергәч, Әбу-Җәһил, җикеренеп: — Исләрем-акылларым китә,—дип кайнап чыкты.—Габделмотталип улларыннан пәйгамбәрлекне кабул итмәдегез, Мөхәммәдие Мәккәдән чыгардыгыз, анысы ошамадымы? Инде хәзер кызлары-хатыннары пәйгамбәрлек кыла башлады, шул акылсыз башка колак саласызмы? Мәккәгә генә кайтыйк, аңа үзем җәза бирәчәкмен! «Җәза» сүзе гаскәриләргә җитә калды. Гатикәгә карата әйтелгән ул хөкем камчы очы төсле барысына да тиеп узгандай булды. Шәйбә белән Гутбә артыграк шөлләгән иделәрме, шундук үзләренә җай карый башладылар һәм: — Йә, Әбу-Җәһил, килештек... Гатикәгә җәза тиешледер. Хәзер үк кузгалып, Мәккәгә кайтып, аңа хөкем карарын йөртик. Җәза бирик. Каршы килмәсәгез, әмерегез кичектерелмичә үтәлер,— диделәр. Исәпләре тизрәк бу бәладән котылу һәм гаиләләре янына кире кайтып керү иде. Әмма Әбу-Җәһил ал арның хәйләсен тиз төшенеп алды. Ачуы килсә дә, бу урында каты бәрелүне кирәк тапмады. — Хөкемемне бүген үтәргә әзер булуыгыз өчен мактармын, анысы. Ләкин дә бит шунысы бар: сез үз кавемегезнең өлкәннәре, сез торсагыз, алар торыр, сез йөрсәгез, алар йөрер, сез китсәгез, алар сезне эзләр. Юк, алай ярамас. Мәккәгә кайткач та, җитешербез, беркая да качмас. Монда калыгыз! Аның болай йомшарып китүе Шәйбә белән Гутбәнең телләрен кабат ачты. Алар: — Син барчабызны һәлакәткә алып барасың. Мөхәммәд ягында синең кемең бар? Безнең карендәшл әребез аның белән! Ничек итеп ал арга кул күтәрик тә, туганнарыбызны, балаларыбызны кылыч белән орыйк ди? Андый эш кулыбыздан килми,—диделәр. Минем ахмак улым Әбу-Хөзәйфә дә Мөхәммәд янында бит. Ни сөйлисез? Ул мине сатты, динемне, бабаларын сатты... Баскан җиремдә түнеп китим, мин аны да акылга утыртырмын!—дип, Әбу-Җәһил кызып китте. Әле яңа гына тынычланган йөрәге, улын исенә төшерүдән һәм гаскәренең бозыла башлавыннан, шашыныр дәрәҗәгә җитте Барысы берьюлы килеп тыгылган хис вә тойгылар теш кысу белән генә басылыр хәлдә түгел иде. Авызлыкны тартып TopiaH дилбегәнең бушый төшүеннән форсатны файдаланып калырга теләгән сугышчылар: — Син түнеп китсәң китәрсең, әмма без күрә торып һәлакәткә барырга 1еләмибез, бармыйбыз да!—дип тавыш күтәрделәр. Әбу-Җәһил үзенең җиңелгәнен аңлады. Барча гаскәриләрне котыртып бетермәсеннәр өчен болардан котылу хәзер аның өчен кулайрак иде. Шунлыктан аларны тыярга теләмәде. Шәйбә белән Гутбә һәм аларга ияргән берничә адәм башкалардан аерылдылар. Болардан тизрәк котылу яхшырак иде. Әбу-Җәһил исә гаскәрен күтәрде һәм юлны дәвам итгерде. Ә тегеләр Мәккә ягына төбәп киттеләр Инде кирәкләре юк иде. Әмма дә ләкин бүтәннәрне ташлап калдырулары йөрәкләренә авырлык салды. Илдән аерылып, соңыннан һәртөрле хакәрәтләрне дә тыңлап, көлкегә каласылары килмәде. Кире борылдылар. Яуны куа киттеләр. Гаскәргә барып кушылганда, аларның бер югалып, бер пәйда булуларын һичкем белми калганлыкны күреп, олы канәгатьлек таптылар. Әмма икенче көнне күңелләренә кабат шик корты төште. Ул кичтә Җәһим бине Әс-Сәлат бине Габделмотталип бине Габ- деманаф төш күрде. Имеш, атлы бер кеше гаскәр кунган җиргә якынлашып килә иде. Янында бер дөя дә бар. Ул адәм атыннан төшмичә генә кычкырып әйтте: — Гутбә белән Шәйбә, Зәмига бине Әл-Әсвәд, Өммийә бине Халәф, ӘбуБухтури, Әбул-Хәким бине һишам, Нуфал бине Ховайлид! Тагын да берничә кешене дәште, арадан аларны эзли башлады һәм боларның гомерләре аз калганлыкны һәм харап булачакларын белдерде. Ул да түгел, шушы аталган кешеләрне җыйдылар һәм катил кылы- начак җиргә китерделәр. Сөһәйл бине Гамр исә әсир төште. Харис, аның янында буласы урынга, сугышчыларны ташлап, качып китте. Моннан элгәре бер доянең бугазына пычак йөгертте. Канга баткан яралы мал исә, корәишләр арасына ташланып, чатырларын пыран-заран китерде, күлләрне канына буяп бетерде... Бу төшнең асылы бер генә иде: корәишләр гаскәре һәлакәткә очраячак, алар Мөхәммәд пәйгамбәрдән тәмам җиңеләчәкләр! Хәбәр гиз арада Әбу-Җәһил колагына да барып иреште. Инде генә гаскәрен яуга рухландырган, сагайган күңелләрне куркудан араларга өлгергән иде бит Яңадан барсы да кабатланды. Моңа аның ачуы килми мөмкин түгел иде. — Габдеманаф нәселеннән тагын бер пәйгамбәр мәйданга чыкты, җәмәгать!—дип ысылдады ул.— Берне икесе алмаштыра. Икесе бергә тормый. Пәйгамбәрләр, имеш. Аларга гына бар сер ачык, билгеле, имеш! Әбу-Җәһилнең ачулы тавышы сүзләренә колак салып торучыларны сискәндереп куйды: — Ахырда барсы да беленер: безме һәлак булырбыз, әллә инде Мөхәммәдиең әсхабәләреме пыран-заран килер! Вакыт күрсәтер! Көч безнең якта! Аның усал күзләре гаскәриләрне айкап узды. Баштан-аяк коралланган сугышчылары яуга әзер һәм җиңелмәс кодрәт ияләре, нык беләкле баһадирлар төсле. Гомерендә дә сугыш уенының нәрсә икәнлеген белмәгән Мөхәммәдме аларга каршы тора алыр? Мөмкин эшме бу? Кая ашкына ул? һәлакәтен эзли! һәлакәтен! Яу башының бу сүзе ганимәт малына кызыккан кешеләрнең генә түгел, хәтта инде шактый талчыккан адәмнәре дә сугышка дәртләндерде. Гүяки менә хәзер Мөхәммәд кешеләре белән очрашалар да, һәммәсен турап, изеп, кырып бетерәләр һәм бетерәчәкләр иде. Гутбә бу вакыйганы ишеткәндә бүтәнчә бер тетрәнү һәм курку кичерде. Тиз арада Шәйбәне эзләп тапты һәм аңа барысын да сөйләп бирде. Болардан ул әле хәбәрдар түгел икән. Киңәштеләр, белештеләр. Гутбә: — Без корәиш гаскәрен ташлап китик. Сугышка катнашмыйк. Шушы рәвешле, Мөхәммәд белән сугышып, һәлакәт табудан котылырбыз. Канга-кан килеп орышудан да азат калырбыз. Туганы туганын суя дигән хурлыклы сүзләрдән дә башларыбыз имин кылыныр. Әгәр дә Мөхәммәд үзе пәйгамбәр түгел икән, ялганчы икән, аны Алласы саклап калмас, гарәпләр үтерерләр. Бу эштә безнең катнашыбызның кирәге юк. Безне туганын үтерүче буларак гаепли дә алмаслар. Әгәр дә инде ул пәйгамбәр икән, димәк, аның шулай дәрәҗә табуы яхшылык китерер: нәселебез сөекле күрелер. Дөресе шул: мин әйткәнчә эш кылсак, тегеләй дә, болай да халык арасында бәхетле булырбыз! һәммәсе безне хөрмәт итәрләр,— дигән фикерен белдерде. Шәйбәнең дә күңелендә шушындый уйлар кайный иде. Серләшүләренең азагында Мәккәгә китәргә дигән нәтиҗә ясадылар. Гаскәриләр эчендә сүз тарала башладымы, гадәте буенча, алдан сизенеп, Әбу-Җәһил дә арадан Гутбә белән Шәйбәне эзли, чөнки алар- ның нәрсә маташтыруны белеп калырга ашыгуны соңгы вакытларда үзенең гамәлләреннән берсе иткән иде. Ялгышмады. Боларны тагын авызга колак куйган җирләрендә күреп алды, яннарына килде. Ни хакында сөйләшкәннәрен чамалый иде. Фикер һәм ниятләрен тыңлап бетергәч, шулкадәр аларны вәсвәсә кыла башлады ки, ышанмас җирләреннән ышандырды да, акылларын томалап, күңелләрен үз ягына авыштырды. Ныклы иман ияләре булмаулары сәбәпле Гутбә белән Шәйбә шушы рәвешле әле бер якны, әле икенче тарафны сайлап, икеләнеп, буталып калдылар. Әбу-Җәһил сүзләренә ияреп, Мөхәммәдиең һәлакәтенә карар иттеләр. Кәрванның җитәкчесе Әбу-Суфийан, ни хикмәт, мөселманнар тарафыннан әзерләнгән тозакны читләтеп үтте һәм алардан имин калды. Бу шатлыгына тәмам бирелеп китәргә теләмичә, сак хәрәкәт итте. Инде котылулары тәгаен билгеле булгач, кәрванын бәладән коткарырга килүче корәиш гаскәрен кире кайтырга өндәүне кирәк тапты. Кайс бине Әмрел- Кайс исемле кешесен тиз арада Әбу-Җәһилгә җибәреп әйттерде: — Мөхәммәд белән сугышыр өчен һичнинди ихтыяҗ калмады! Әмма бу хәбәр инде максатлары ачыкланып җиткән һәм ганимәт малына өмет тоткан корәишләрне канәгатьләндермәде. Мәккәгә кире кайтырга күпчелеге теләмәде. Кәрванны бәладән коткарырга чыккан гаскәр хәзер үзе мөселманнарның малын талап алырга атлыга, үзләренең җиңәчәгенә ышана иде. Күпчелек гаскәриләр Әбу-Җәһилдән бер кулай сүз көтте. Яу башы ашыкмады. Мәккәдән Әбу-Суфийан кәрванына ярдәмгә чыкканнарын ишеткәч, Мөхәммәдиең әсхабәләре качып киткәннәрдер дип уйларга аның хакы бар иде. Шунлыктан: — Җәмәгать, данлыклы корәиш гаскәре! — диде ул, сүз көткән кешеләренә җылы караш ташлап.— Кире чигенмибез! Кире чигенүгә дә һичбер ихтыяҗ юк! Шәһәренә барып, ата-баба йоласына каршы килгән шул ахмакларны аннан куып чыгарып, рәхәтләнеп кәеф-сафа кормыйча, хатыннары белән туйганчы шаярмыйча, татлы җимешләрен ашамыйча, даныбыз барлык гарәп кабиләләре эченә дә таралмыйча кире кайтмабыз! Арагыздан кемнәр минем белән килешә һәм артымнан иярә, шуларга карата йөрәгемдә мәхәббәт хисе булыр!—дип күпләрне татлы хыялга күмгән нотыгын сөйләп, гаскәриләрнең рәхмәтен казанды, һәммәсенең дә өмет биштәре мулдан иде. Әбу-Җәһилнең сүзләрен ишеткәч, Кайс баштарак аңламыйчарак калды. Инде дә кәрванны коткарабыз дип килгән гаскәрнең, киресенчә эш йөртеп, халыкны таларга омтылганын күрде. Сүзләренә һичкем дә колак салмаганлыктан, Әбу-Суфийанга, кире кайтып, алар хакында сөйләргә булды. Бу вакыйгалар күпләрнең күзләрен сукырайтты, акылларын алды. Әгәр дә Мөхәммәд чыннан да Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре икән, ул вакытта, әлбәттә, аның кулына кәрван малы керер, моңа уңайлыклар килеп торыр иде дигән сүзләр таралып, һәммәсе вәсвәсәгә бирелделәр. Әбу-Суфийаш а барып, Әбу-Җәһилнең ни рәвешле эш йөртергә ниятләнгәнен Кайс бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тиз арада кәрванны Мәккә шәһәренә китереп җиткерделәр. Ашыгуларының сәбәбе бар иде. Әбу- Суфийан кабат юлга чыкты һәм Әбу-Җәһилне куа китте. Гаскәргә килеп кушылып, ул да вәсвәсә итә башлады Әгәр дә Мөхәммәд чынлыкта Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре икән, ул вакытта кәрван аның тозагында калыр иде, дигән сүзләрне күп сөйләштеләр. Бәну-Зөһрә кабиләсенең шәехе Әхнәс бине Шәррыйк кәрванның котылуын ишеткәч тә, яуга баруны туктатырга һәм кире кайтырга теләде Шунлыктан үз халкына да фикерен белдерде: — Безнең анда йөрү өчен һичбер сәбәп калмады. Кәрваныбыз Мәккә шәһәренә исән-имин иреште, инде без дә кире борылыйк,— диде.— Әгәр дә Мөхәммәд пәйгамбәр түгел икән, аны Аллаһы тәгаләсе якламас, әмма без түгел, аны башкалар һәлак итсеннәр. Ул безнең карендәшебез, аның канын түгүдә катнашырга хакыбыз юк. Карендәш карендәшнең канын агызмас. Моннан да олуг гөнаһ була алмый. Бармыйк, йөрмик.— Аның сүзләрендә хаклык бар иде, шунлыктан кабилә кешеләре бердәм килештеләр. — Әгәр дә Мөхәммәд чынлап та пәйгамбәр икән, дип сүзен дәвам итте Әхнәс бине Шәррыйк, бераз уйланып калганнан соң,--ул вакытта без халыклар каршында газиз һәм мөхтәрәм күрелербез Безгә аның пәйгамбәрлегеннән зыян юк. Мәккәгә кайтыйк,— диде Бәну-Зөһрә кабиләсе кешеләре бу сүзләре белән дә килештеләр, әмма алар Әбу-Җәһилнең нәфрәтеннән һәм башкаларның көлүеннән шикләнә иделәр. Ни дисәң дә үзләрен сугыш кырыннан качып киткән куркаклар белән тиңләргә мөмкин иделәр — Безгә нишләргә соң? Бу хәлдән ничек котылырга?—дип, шәехләренә мөрәҗәгать иттеләр. Ул аларга серен чиште: — Иртәгә гаскәр, йокыдан уянып, юлны дәвам итү өчен кузгалгач, мин дөядән егылып төшәрмен һәм аңсыз кыяфәттә ятармын. Шунда хәбәр бирерләр. Әбу-Җәһил килен «Ни булды?»- дисә, сез барыгыз да беравыздан «Елан чакты!»—диярсез. Шулай котылырбыз, диде. Ахыры бар