Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

УЗГАН ГОМЕР — ЯНГАН КҮМЕР

Бу повестью яза башлаганчы мин озак вакытлар уйланып йордем. Аңа нинди исем бирергә, ничек башлап китәргә икәнен белмичәрәк аптырадым. Чонки бу доньяда алтмыш елдан артык яшәвем дәверендә миңа бик күп хәлләрне күрергә, күп маҗараларны башымнан кичерергә, торле холыклы, торле язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килде, һәм менә боларның барысын да тәртипкә салып, бер җепкә тезеп сойләп бирүе, аеруча берләштерә торган исем табуы, ай-һай, кыен бер эш булып чыкты Ахырда мин хисапсыз вакыйгаларның укучы очен кызыклы булыр дип санаганнарын гына алып, алар тормышта ничек булсалар, шундый тәртиптә, артыгын бик чуарламый, боргаламый гына сойләргә һәм боларның барысына «Узган гомер—янган күмер» дигән гади генә исем бирергә булдым. Чыннан да, сүз бер кешенең үткән гомере һәм тормыш юлында очраган куп торле хәләхвәлләр хакында барачак бит. Аннары аның шунысы кызыклы: без, утызынчы еллар башында туганнар, бу доньяга социализмның зур бер адымы булган колхозлар белән бергә яралдык. Без үткән юл, безнең язмыш — аңлы рәвештәме яисә гомуми агымга иярепме, социализм тозергә алынган ботен бер буынның язмышы бит ул әле. Хәзер исә, күрәсез, безнең буын алдына куелган һәм безнең зур күпчелегебез ихлас күңеленнән изге дип санаган максатлар ботенләй үзгәрде, юкка чыкты, без күтәреп йоргән идеяләр чәлпәрәмә килде. Бу бит әле сәясәт үзгәрде, дигән сүз генә түгел, бу бит ботен бер буынның чын мәгънәсендәге фаҗигасе дә. Әлеге фаҗига ул, әлбәттә, үзеннән-үзе генә килмәде. Аны тудырган сәбәпләр булды. Нәкъ менә кешеләр, аеруча җитә- кче-коммунистлар китереп тудырган сәбәпләр. Газетадан укыдым социализмның җиңелүенә кеше рухының, кеше интеллектының, ягъни шәхесенең түбән дәрәҗәдә торуы сәбәпче булды, ди бер акыл иясе. Менә бит ул ничек! һәм. ихтимал, минем тыйнак кына язмышымда безнең буынның шушы фаҗигасе, аңа китергән сәбәпләр дә чагылыш табар. земнең балачагым, нинди ишле гаиләдә, нинди авырлыклар күреп үсүем хакында мин моннан элек язылган «Түбән оч» дигән повестемда шактый тулы сөйләгән идем инде. Тик, язмыш дигән нәрсә, егет булып үзбуйлы яши башлагач та, миңа әлләни рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Хәер, монысы өчен гаеп үземдә дә бар һәм зур гына. Яшьлегемдә, хәер, гомер буена дисәң дә ярый, мин артыгын тәэсир- ләнүчән, йомшак күңелле, кеше сүзенә бик тиз иярә торган жиңел холыклы, алдын-артын бик уйламый торган жиңел бер жилбәзәк булып калдым. Хәзер, картлыгым биеклегеннән торып уйлыйм да күпләр өчен сәер тоелачак шундый бер нәтижә чыгарам: моңа минем китапларны бик яшьләй, тиешеннән артык күп укуым сәбәпче булды бугай. Безнең ишле гаиләдә миннән олылар барысы да укучы иде, шулардан күрмәкче, мин биш яшемнән үк укырга өйрәнеп алдым, һәм, нинди генә китап табып алсам да, аны бирелеп, дөньямны онытып укый башладым. Ә җидееллык мәктәпне бетергәндә мин инде үзебезнең авыл китапханәсендәге барлык татар язучыларының гына түгел, рус, Европа, хәтта Америка язучылары китапларын да укып чыккан идем. Ничек булгандыр, ул вакытта авыл китапханәсе бай гына иде. Менә шул китаплар мине тормыш чынбарлыгыннан шактый аерылган, аны идеаллаштырып карый торган, беркатлы кеше итеп тәрбияләделәр. Мин кешеләрдәге киң күңеллелек, яхшылык һәм изгелеккә һәрдаим ышанып, өмет баглап яшәдем һәм бу хәл миңа еш кына үзенең җәфасын сала да килде. Ә шулай да бу—китапларны яшь вакыттан күп укырга кирәкми икән, дип кабул ителә күрмәсен! һич тә! Беренчедән, китапларны бит әле аларны төрле кеше төрлечә кабул итә. Икенчедән, мин үземнең шулай юаш, беркатлы тәэсирләнүчән кеше булып яшәгәнемә һич тә үкенмим! Дөнья гел зирәкләрдән, усаллардан, нахаллардан гына торырга димәгән. Аның безнең ише хисле, йомшак бәндәләре дә булырга тиештер. Мин, шәхсән, шулай уйлыйм. Ярый, кереп китик тормышның үзенә. Ул заман урта мәктәптә уку мәҗбүри түгел иде. Җиде классны бетергәч, ундүрт яшьлек үсмер килеш, мин колхозда эшләргә булдым. Бу әле сугыш туктаган гына ел, колхозда автомашиналар турында ишеткән кеше дә юк, хәтта атлар да җитешми, үгезләр, сыерлар җигеп эшлиләр иде. Кәнсәләргә, колхоз рәисе Шәфикъ абый янына мендем. Шәфикъ абый сырхау чырайлы, гомере буена ашказаны белән газапланып, барган җиреннән теләсә кайда тукталып, косып йори торган кеше. Шул сәбәпле аны сугышка да алмадылар. Шулай да ул өстенә хәрби гимнастерка киеп, биленә дә, иңенә дә каеш салып йөри иде. Иң авыр елларда, сугыш вакытында рәис булды, амбарга җыелган ашлыкны кырып-себереп диярлек дәүләткә озатты, шулай да колхозчыга өлеш чыгаруның да җаен тапты. Иң әйбәте шул: безнең авылда да, нәкъ башка урыннардагы кебек ашлык, салам, печән урлап тотылучылар булгаласа да, Шәфикъ абый бер вакытта да эшне зурга җибәрмәде. Үзе шелтәләде дә, шуның белән йомды. Ә бит күрше авыллардан нинди аянычлы хәлләр ишетә идек. Шуның өчен рәхмәт һәм дан бу рәискә! Менә шушы Шәфикъ абый минем ябык кына гәүдәмә, нечкә беләкләремә кызганулы карап торды. — Хәбибрахман абыйның Радик атлы малаемы әле син? Өйрәң бер дә куе булмаган синең, энем. Бигрәкләр дә сыек күренәсең бит Үгез башын борырга көчең җитми дә җитми. Дус кеше генә итеп ат бирербез инде сиңа. Закир абыеңа әйт, Тимеркүкне сиңа бирсен,—диде ул. Баш конюх Закир абыйны — олпат гәүдәле, калын тавышлы кешене әйбәт беләм. Очраган саен миңа елмаеп, дустанә сүз кушып йөри Әмма бу юлы, минем ерык авыздан «Тимеркүк» дигән сүз чыккач, агаемның озын борынлы йөзе кисәк бик үзәреп китте, каты мыеклары кабарды, һәм ул аяктан бәреп егарлык гайрәтле тавышы белән кычкырып җибәрде: Ү — Кырмыш тәре! Борын астың кипмәгән, сиңа ат бирәләр. Җитмәсә, Тимеркүкне!—диде ул җикеренеп һәм, минем тагын бер кат гаҗәпләнүемә каршы, шунда ук ялынулы пышылдауга күчте:—Энем җаным, зинһар дип әйтәм, атны кыйный күрмә. Ул малкаем болай да кыенны күп ашый. Ичмасам син аңа миһербанлы була бел. Чыбыркы белән бер дә селтәнәсе түгел. Матри, малай... Менә бит! Кычкырышканда тавышы югары очтагы конюшнядан түбән очтагы өендә яңгырап торган, гаугалы, җанҗаллы бу кешенең атларны шулкадәр ярата, алар өчен җаны авырта икәнен мин һич тә белмәгән идем. Тимеркүк башкаларга караганда яхшы тәнле, нык ат, әмма менә арт санының бер ягында йоны тәмам коелып, коры тирегә калган, кайбер төшләре хәтта чиләнеп, кан саркып тора. Бу—бичара хайванны имансызларча, ерткычларча кыйнауның эзләре. Чөнки Тимеркүк үз җаена килмәсә, күпме кусаң, чыбыркыласаң да, юыртмый да, сикертми дә торган, бернидән дә куркуны да белмәгән ифрат кире һәм ялкау ат. Шуңа күрә аны беркем дә үзе теләп даими җикми, ул кулдан-кулга күчеп йөри, төрле юньсезләрдән кыен ашый. Закир абый йөгән киертеп араннан алып чыгып биргәч, мин атның киң күкрәген сыйпадым, йомшак иреннәренә кесәмдә үземә дип кенә саклаган икмәк кыерчыгын төрттем, һәм акыллы хайван үзенең кем кулына килеп кергәнен шунда ук сизеп алды. Ул үзенең зур башын минем иңемә салды, аның нәрсәсе беләндер үземнең мәрхүмә әнкәемнекенә охшаган, сагыш тулы зур күзләрендә өмет чаткылары кабынды. Авылдан егерме чакрымдагы Шинше урманыннан ботак-санак алып кайтырга! — Безгә фәрман әнә шундый. Җәйнең матур, аяз иртәсендә без Тимеркүк белән юлга чыгып киттек. Мин Тимеркүкне куалап маташмадым. Инде яшелләнгән басулар уртасындагы юлдан ул үз җае белән атлый да атлый. Мин исә арбага чалкан төштем дә, күзләремне зәңгәр күккә текәп, бу тузанлы юлдан, дыңгырдык арбадан, гомумән, бу җирлектән гаип булдым. Мин— очучы. Теге «Чын кеше» китабындагы Алексей Мересьев белән бергә күктә. Без әнә теге ак болытлар арасында атылып йорибез, немец самолетларын кырабыз. Алар бер-бер артлы түбән мәтәлә. Мин кычкырам, мин шатланам. Әһә, монысы минем Украинада һәлак булган Әхмәт абыем өчен! Монысы Гомәр абый өчен! Моның белән генә немецлардан алган үчем бетми әле. Зәңгәр күкне гизеп туйгач, мин капитан Немоның «Наутилус»ына утырам да, без диңгез тирәнлегенә чумабыз. Капитан Немо киң җилкәле, төз гәүдәле, нәфис, матур йөзле кеше. Ул гаделсезлекне, имансызлыкны күралмый. Без аның белән немецларның су асты көймәләрен юк итәбез... Ә тирә-якта исә бөтенләй икенче тормыш бара. Арттан куып узучы атлылар безне тиргәп, нидер кычкыралар, сирәк-мирәк үткән машиналарның шоферлары кабинадан йодрык күрсәтеп уза. Әмма без төкереп тә бирмибез. Мин үземнең хыялый дөньямда, башымны күтәрмим, ә Тимеркүк исә ялкау, үзенең барган юлыннан бер карыш та читкә алмый, беркемгә дә юл бирми. Берзаман, болай да хәйран салмак барган җиреннән Тимеркүк бөтенләй тукталып калды. Юл буендагы чирәмне йолкый, яшел уҗымнарга да үрелә башлады. Бүтән малайлар булса атны ашыктырырга, акырып-бакырып куаларга, чыбыркы белән селтәнергә керешерләр иде. Мин исә бөтенләй киресен эшләдем Яткан урынымнан торып тоштем дә, атның дилбегәсен бушатып, аркалыгын төшереп җибәрдем. Рәхәтләнеп тамак ялгасын, әйдә! Әле вакыт күп бит. Ни гаҗәп, бераз чирәм ашагач, Тимеркүк үзе юлга кереп басты да, салмак көенә кузгалып та китте. Урманга барып җиткәч, мин аны бөтенләй тугарып ук җибәрдем, иренмәдем. Урман кисүче, үзләре дә яшь наратлар кебек икесе дә биек, икесе дә төз Ахун абый белән Идрис абый мине әллә нинди урман үләннәре салынган чәй белән сыйладылар. Аннары арбага ботак тойи башладылар. Инде биек булды, ә тегеләр һаман китереп салалар. — Җитәр инде, җитәр!— дип ялынам мин. Тегеләр исә келә генә. — Тимеркүк тарта ул. Трактор кебек ул! Без салам олавы чаклы итеп төялгән, бастырык бастырылган олау белән кайтыр юлга чыктык. Тимеркүк, чыннан да, бик артыгын көчәнмичә генә дә шушы зур олауны тартып китте.’ Мин исә дилбегәне бастырыкка бәйләп куйдым да, олау өстенә ятып, йокыга ук киттем. Йокы аралаш ишетәм, тагын безнең олауга машиналар ышкылып үтә, тагын безне тиргәп ау-һаулар ишетелә. Ә безнең кайгы юк, ишетелә бирсен... Адәм акыллары бар иде Тимеркүктә. Беркөн авылдан чыгып аркылы юлга җитмәс борын туктала башлады бу. Барган җиреннән туктый да артына борылып карый, туктый да карый. Чөңгереп тә, кычкырып та карыйм, һаман үзенекен итә. Аптырагач, үзем дә артка борылып карадым. Күрәм, минем балтам белән солы капчыгы арбадан юл өстенә төшеп калган икән... Без шулай бер-беребезне яхшы аңлап, тату яшәдек. Әмма безнең бу дуслык озакка бармады шул. Шулай үз җае белән генә йөри торгач, Тимеркүк көзгә таба тәмам көрәйде, ыспайланды. Аңа инде миннән олыларның, көчлеләрнең, дәүләткә икмәк чыгаручыларның күзе төште. Аерылганда мескенем үзенең дәү, авыр башын минем иңемә озак итеп салып торды. Аның да күзенә, минем күземә мөлдерәп яшьләр чыкты. Чөнки ул үзенең һич төзәлмәс ялкау икәнен, моннан ары тагын имансызлар кулына эләгәсен, чыбыркы ашыйсын бик яхшы белә иде. Ә минем исә чыбыркым бөтенләй дә юк. Дөрес, эшкә беренче чыккан көнемдә мин каештан үреп бер чыбыркы алган идем. Әмма аны беренче көнне үземнең иптәш малайлар—әллә Абдул, әллә Мидхәт урлады. Аттан мәхрүм иткәч, миңа аклы-кызыллы кечкенә генә бер үгез бирделәр. Инде бу көзгә таба иде, басудан әвенгә көлтә кертергә куйдылар. Ярый, чыгып киттем мин шушы үгезне җигеп, болын өстендәге басуга барып төядек кибәннән көлтәләрне. Абдул белән Мидхәт, олаулары өстенә менеп утырып, инде кайту юлына да борылдылар. Ә минем үгез исә, мур кыргыры хайван, бөтенләй кирегә, болын ягына борып алды. Мин дилбегәне аяк терәп тартам, бар көчемә кычкырам, ни эшләргә дә белмим. Үгез исә аның саен киреләнә, башын бер як тәртәгә терәп алды да, болын ягына сыпыртуын белә. Менә без үр башына килеп җиттек, авыр олауның арттан этүе белән таудан очып төшә башладык. Хәзер инде безне бу дөньядагы бернинди коч тә тотып кала алмый иде. Шул килгән шәпкә туп-турыдан Ашыт суына кереп тә киттек. Мин үзем олау өстеннән башта үгез өстенә, аннан суга мәтәлеп төштем. Олау бер якка янтайды, көлтәләр таралып су буйлап агып киттеләр. Үгез мәлгуньгә исә ни пычагым да булмады, ул сырты күмелә язып елга уртасында тора, рәхәтләнеп су эчә. Бу хәлне тамаша кылып торган яшелчәче хатыннар, болын үре өстеннән Абдул белән Мидхәт, көлтә төяп торучы агайлар—бар халык эчен тотып көлә иде. Мин исә өстемнән шабырдап сулар аккан килеш яр буена чыгып утырдым. Гарьләнүемнән, чарасызлыктан, үз-үземне кызганудан елап җибәрдем. Мин бит күпме халык алдында адәм хуры булдым... Әнә, берсе дә ярдәм итәргә теләми, бары тик көләләр генә. Шунда яныма яшелчәчеләр бригадиры Гыймади абый килде. — Күрсәтмә күз яшеңне кешегә, егет! Белеп тор: күз яше очен җәлләмиләр. Болай мәлҗерәп утырганчы урыныңнан торып бас. Әйдә, таралган көлтәләреңне җыеп алыйк!—диде ул кырыс итеп. Без Гыймади абый белән, көзге көн шактый салкын булуга карамастан, өсләрне чишенеп суга кердек, барча көлтәләрне ярга ташыдык. Берсен генә калдырсаң да башың кәтер китәргә мөмкин. Шуңа күрә камыш төпләрен айкап чыктык. Аннан үгезне арбадан тугарып алдык, арбаны судан чыгардык. Кичкә кадәр азапландык шулай. Гыймади абыйның шул ярдәмен гомергә дә онытасым юк. Авылдагы гомере буена тәмәке тартмаган, аракы эчми, сүгенә белми торган, изге күңелле кешеләрнең берсе иде ул Гомере буена яшелчәчеләр бригадиры булды, әмма берничек тә, бер генә карыш та үз ягына каермады. Аның урынында икенче бер адәм булса, үз җаен белер иде. Зур итеп йортын, каралтыкурасын торгызып куяр, баеп бетәр иде Ә Гый- мади абый үзенең шактый ишле гаиләсе белән кысан гына йортта, тыйнак кына гомер итте. Аның өчен колхозныкы — үзенекеннән дә изге иде шул. Моның өчен ул хатыны һәм балалары тарафыннан да бик күп тиргәү ишетте. Әмма гомере буена гадел, хәрәмсез кеше булып калды. Теге үҗәт үгез белән мин тагын байтак маҗаралар күрдем әле. Аларның барысын да монда сөйли башласаң, бүтән сүзгә урын да калмас, бары үгез кыйссасы гына килеп чыгар иде. Хәер, ул ачлы-туклы килеш көне-төне җигелү, кыен ашау заманасында үгезләр генә түгел, акыллы саналган хайван—атлар да кайчак адәм баласына аңлы рәвештә каршылык күрсәтәләр иде. Даими кыйналудан, ыңгырчак басудан сырты, яннары чиләнеп беткән Сабир алашасы, йөгәннән бер ычкындырып җибәрсәләр, болынга төшеп кача да, атналар буе беркемгә дә тоттырмый. Шиише урманыннан утын алып кайтырга кирәк булды. Монда инде үгез белән булмый, ат сорадым. — Атлар юк. Әнә Сабир алашасы — болында. Тота алсаң, шуны җик!— диде миңа Закир абый. Төшеп киттем болынга курка-курка гына. Әнә ул үзе чем кара, калын койрыклы алаша. Печән эскерте янында гына утлап йөри. Йөгәнемне кулымда әзер тотып, сак кына якынлашам. Исе дә китми, курыкмый, миңа борылып карамый да, утлавын белә, тик койрыгын гына сслкет- кәләп куя. Мин атка ун адымнар чамасы калгач кына, ул кисәк башын күтәрде, хәтәр итеп зур күзләрен акайтты, сары тешләрен ыржайтты да... туп-туры миңа томырылды! Ярый әле соңгы мәлдә мин печән эскертенә сеңәргә өлгердем. Башын нәкъ кувалда чүкече кебек итеп алга сузган ат минем яннан өермәдәй очып үтте. Читкә тайпылып олгермәсәм бетерә, башы белән бәреп туп шикелле чөеп җибәрә иде... Атны икенче көнне, кешеләр җыйналып төшеп, муенына ерактан аркан ташлап, тотып менделәр. Әнә шундый маҗаралар белән колхозда бер ел эшләдем. Урманга барсаң— бер ярка утыны, басудан печән-саламы ияреп кайта дигәндәй, моннан минем укытучы, үзебезнең авылдагы мәктәп модире әтием, әнием дә бик канәгать иделәр. Икенче җәйдә мине урамда Наил Сабиров туктатты. Бодрә чәчле, зур соры күзле, нык бәдәнле бу малай миннән бер яшькә кече, әле генә җиденче классны бетергән иде — Әйдә, Әтнәгә барабыз'—диде ул. — Ни эшкә? — Урта мәктәпкә керәбез. — Укырга?! — дидем мин.— Нигә кирәк ул миңа? — Гомерең буена син колхозда шушылай үгез артын чабаклап йөрерсеңмени? Ә мәктәптә нинди әйбәт укыдың бит... Күәм юлында безгә нинди кызыклы әкиятләр сөйли идең Үз башыңнан чыгарып.. Беләсеңме, сиңа әбизәтелни укырга кирәк. Ике дә уйлап торма! Шушы сүзләре өчен мин Наил дустыма әле дә, инде ярты гасыр гомердән соң дә рәхмәтлсмен Ул кечкенәдән топле, акыллы иде шул. Ә кызыклы әкиятләргә килгәндә, чыннан да, юлда барган койгә үз күңелемнән хәйран күңелле, кызыклы әкиятләр чыгара ала идем. Без дүртенче класстан җиденчегә хәтле үзебезнең авылдан өч чакрымдагы Күә.мгә төшеп укыдык. Шул Күәм юлында минем иптәш малайларым ул әкиятләрне бик күп тыңладылар Бик яраталар, сорап-сорап сөйләтәләр иде. Минем күңел шунда ук дөрләп кабынды. Укырга' Мин бит бала чактан ук очучы, врач яисә инженер булырга хыялландым. Ерак җирләрне, зур шәһәрләрне күрәсем килә иде. Ә моның өчен бит, җанашым-кара кашым, укырга кирәк! Тик ойгә кайтып бу сүземне әйткәч, әти белән әни минем өскә салкын су койгандай иттеләр. Ул ниткән укып йөрүләр ди тагын... Монда сыер, сарык асларын кем чистартыр? Әле җәен печәне, кашын саламы кайтып тора иде ич. Яхшылап әйт үзенә, барып йөрмәсен!—диде әни. Ул Әтнә мәктәбенә ниләр киеп йормәкче буласың? Ямаган чалбар, тишек чабатаң беләнме? Сине укытырлык акча миндә юк!—дип кырт кисте әти дә, мыекларын кабартып. Тик мин дә инде күңел бер кузгалгач, үземнекен итми калмый торган бер үҗәт идем. Тегеләрнең рөхсәтеннән башка гына Наилгә иярдем дә, Әтнәгә киттем. Тәки гариза биреп кайттым. Инде укырга чакырып, Әтнәдән кәгазь килеп төшкәч, әти ничектер каршы килмәде тагын. Тик бер сүзен генә әйтте: — Ярар, укысаң укырсың инде. Тик, кара аны, миннән ярдәм көтмә!.. й, ул урта мәктәптә укыган елларның авырлыгы! Безнең Дусым авылы белән Олы Әтнә арасы биш чакрым. Болын аша үтә торган юл язын-көзен баткак. Без Наил дус белән кон саен, ары-бире ун чакрым юл үтәбез. Көзге яңгырларда, кышкы бураннарда. Ә аякларыбыздагы чабата аша, юеш җиргә чыгып басуга, шунда ук су үтә. Ул чабаталар шул заманның билгесе, символы иде инде. Юл читенә карасаң шулар ята, хәтта телеграмм баганаларында да тишек чабаталар эленеп тора. Бик күп чабаталар! Әтнә базарына атна саен тирәяк авыллардан, Маридан күп кешеләр килә. Аларның юлда чабаталары тишелә. Алар аякларын чишенеп, яңасын4 кияләр дә, искесен киндерәләреннән берберсенә бәйләп, телеграф чыбыклары остенә чөеп кенә җибәрәләр. Тегеләр шунда асылынып та кала. Ул елларда хөкүмәтнең берсеннән берсе хәтәр, катгый, фәрманнары тапшырыла торган чыбыклар өстендә җилдә чайкалып торган бу чабаталар шул чорның әләмнәре булган икән... Безнең әткәй молодец, үз сүзендә торды. Минем өстә каешланып беткән иске, юка бишмәт. Чалбар ниндидер брезент төсле юка, каты тукымадан. Көн саен ямап торсаң да, һаман да җекләреннән сүтелә. Хасил булган ярыктан минем тезбашларыма, аннан югары әгъзаларыма да каршы искән салкын җил өрә... Ә китапларны исә чүпрәк букчага тутырып йөрим. Көн дә саен Әтнәгә, тегендә-монда ун чакрым атлый башлагач, минем өчен тагын бер җәфа туды. Сугышның шаукымы, үзе туктагач та, тагын берничә елларча барды бит әле аның. Оят булса да әйтим, ул елларда безнең өйдә ипи юк иде. Гел бәрәңге дә бәрәңге. Мин соңыннан фәнни китаплардан укып белдем, ризыклары гел бәрәңгедән генә торган кешенең канында күпмедер микъдарда спирт барлыкка килә икән. Инде спирт үзе булгач, теге бичара көне буе аз гына кызмача булып, мәлҗерәп йөри икән Мин иртән йокымнан сәгать алтыда торып, коры бәрәңге белән чәй эчеп чыгам да, ерак юл үтеп, салкыннан җылы класска кереп утырам. Шунда инде минем белән гаҗәеп хәлләр башлана. Такта янында безгә дәрес аңлаткан яшь кенә, чибәр генә, класстагы барлык малайлар яшертен генә гашыйк булган рус кызы Людмила Петровнаның тавышы акрынлап тоныклана, ераклаша башлый... Менә бу чибәр кыз үзе безнең авыл көтүчесе, сугышта алган контузиядән авызын сагыз чәйнәгәндәй гел селкетеп тора торган Кәрим абыйга, ә кулындагы күрсәткеч таягы чыбыркыга әйләнә. Мин инде үземне класста түгел, ә үзебезнең авыл болынында итеп күрәм. Әнә, якында гына сыерлар, сарыклар утлап йөри. Ә мин биектә, йомшак печән өстендә ятам. Шулкадәр рәхәт, җылы! Минем Ә торасым да, селкенәсем дә килми... Әмма шунда бик ерактан, әллә кайдан Людмила Петровна тавышы ишетелә — Файзов, не спи! ~ Тавыш килгән якка карыйм, тик берни күрмим. Әһә, минем күзләрем йомык икән бит Бик тырышып аларны ачмакчы булам. Тик күз кабакларым шулкадәр авырайган ки, аларны һич ачар хәл юк. Шунда инде нык итеп кабыргама китереп төртәләр’ — Йоклама диләр! Ахырда мин уянып китәм. Карасам, партада янәшә утырган Наил үзенең зур күзләре белән миңа бик шелтәле итеп карап тора. Класста анда-санда колү авазлары ишетелә. Тик, күпме генә вакыт үтә икән, минем башым тагын чамасыз авырая, аска иелеп төшә, күз кабакларыма кургаш койгандай була. Людмила Петровна кычкыра, Наил кабыргамны каезлый. Мин үзем дә йокыга каршы актив көрәшеп карыйм, чабата эчендәге аяк бармакларымны сслкетәм, ботларымны чеметәм. Әмма боларның берсе дә әлләни ярдәм итми, ярым ач, талчыккан яшь организм үзенекен итә. Беренче дәресне мин яртылаш йоклап үткәрәм. Торабара бу хәлгә күнектеләр, миңа әлләни комачау итмәс булдылар. Наилнең әтисе Закир абый баш конюх, әнисе Нәсимә апай, аннан килеп апайлары—барысы да колхозда эшлиләр. Нәсимә апа, бик йомшак күңелле, күндәм, сабыр холыклы хатын, урак урырга бик оста. Бригада алдынгысы булып, макталып йортелә. Нәсимә апайның бик серле тоелган, сәер бер гадәте бар. Урак урган яисә бик бирелеп нәрсәдер башка эш эшләгән җиреннән ул кисәк тораташ кебек катып кала һәм бер-икс минут кына йоклап ала. Аннан, берни булмагандай, тагын эшендә була. Со11ыннан мин укып белдем: мондый кисәк килеп тоткан йокы бик күп эшләгән кешеләрдә күзәтелә һәм талган организм өчен бик файдалы, табигатьнең аны саклау чарасы икән Менә шулай барысы да эштә булгач, Наилләрнең йортында ипи өзелмәде. Әмма укулары Наил дуска да бер дә җиңел булмады Аның да өстендә бишмәт, аягында чабата. Берзаман килеп, Наилгә киез итек алдылар Кон саен ун чакрым юл йөреп, бу бичара киез итек күпмегә чыдарга тиеш була? Тиз генә тишелмәсен дип, аңа галош та кидереп куйдылар. Шулай барабыз беркөн иртән Әтнәгә. Күрәм, Наилнең бер аягындагы галошы юк—төшеп калган! Киттек кире борылып, галош эзләп. Ул инде чакрым ярымда ук төшеп калган булып чыкты Шуннан ары үттем бит мин Наил дусның үзәгенә. Азрак барган саен кычкырып җибәрәм — Галош! Дустым сискәнеп китә, ялт итеп аягына карый. Ә анда галошлар һәркайсы үз урынында. Бу провокация кабатлана торгач, дустымның тәмам ачуы чыга, ул мине куа башлый. Әмма бу хәлләр инде онытылгач, икенче көнне, мин тагын кычкырам: — Галош! Мин әнә шулай кеше үртәргә ярата торган чуар холыклы идем. Кайчак юл буйлап җай гына сөйләшеп кайтканда мин Наилнең әйткән һәр сүзен кабатлый башлыйм. Тәмам җен ачуларын чыгарганчы шулай кабатлыйм. Шунда инде ул мине куып тотып ала. яхшы гына тукмап ташлый Тик, мин шаян, бу сабакны бик тиз онытам шул. Нинди авырлык, җитмәүчелек булса да, без урта мәктәптә дә начар укымадык. Минем акыл укытучыларның дәрестә сөйләгәннәрен шулкадәр җиңел тотып ала, дәрес әзерләп ятуның әлләни хаҗәте дә юк иде. Ә Наил исә шул вакытта ук инде бик җитди, тырыш иде. Ул кон дә кич бик әйбәтләп дәресләрен әзерли, җавап биргәндә дә тотлыгып тормый. Без классга алдынгы укучылардан санала идек. Ул замандагы безнең укытучылар! Бәнәнән апа, класс җитәкчебез Марзия апа, математик Госман абы|$. тарих укытучысы Мидхәт абый, безнең дәресләргә дә керә торган роно мөдире Абзалов абый Олы Этнә кибетендә бер бөтен икмәк өчен сытыш, яньчеш, гарип итеш бара, көнозын чират торырга кирәк. Укытучыларның хезмәт хакы — символик, аңа күп булса бер айга ике пот бәрәңге сатып алып булгандыр. Ә безнең укытучылар класска һәрвакыт пөхтә, чиста киенеп, яхшы кәеф белән керәләр, һәр сүзе үлчәмле, урынлы. Алар чын мәгънәсендә зыялы кешеләр иде. Математик Госман абый олпат гәүдәле, зур башлы, күрер күзгә бик җитди, коры кеше. Математика—җитди фән, кайчан син аны белеп бетермәскә дә бик мөмкин. Шулай такта янына чыгып басасың, Госман абый кашларын җыерып, сиңа текәлгән. Ә син исә ык-мык... Госман абый көтеп тора дә урыныннан күтәрелеп, сиңа якын килә... Хәзер бирә, хәзер бетереп ташлый! Тик Госман абый, тагын да хәтәр итеп сиңа карап тора-тора да, һич көтмәгәндә елмаеп җибәрә. — Утыр, «икеле» куям. Әлегә журналга төшермим, күңелдән генә куям. Киләсе дәрескә әйбәт әзерләнерсең, төзәтерсең!—ди ул. һәм, чыннан да, киләсе дәрескә бик тырышып әзерләнәсең, әлеге күңелдәге «икеле»не бетерәсең. Олы Мәңгәрнең матур гына шигырьләр яза торган егете Вилдан Гарифҗановка икелене Госман абый кайчак журналга да куйгалый. Ул «икеле»ләрне бер-бер артлы янәшә куя да Вилданга хәбәр итә тора: — Энем, икәү булды. — Энем, егерме ике булды. — Энем, ике йөз егерме ике булды инде бу! Ә Вилданның моңа әлләни исе дә китми, бу уңайдан ул шигырь чыгара һәм тәнәфестә аны кычкырып сөйләп йөри: Тышта көчле буран бүген. Яфрак кадәрле кар төшә. Яфрак кадәрле кар төшми, Журналга «берле»ләр төшә! Госман абый барыбер Вилданның да хәлен белә, кичектереп тора, укырга әзерләнергә мәҗбүр итә, дәрестән соң алып кала, әмма чирек ахырында Вилданга да, беркемгә дә «икеле» чыгармый иде. Абзалов абый исә тәбәнәк буйлы, кып-кызыл йөзле, гаҗәеп терчә, түземсез кеше. Ул дәрескә кергәндә еш кына сизелер-сизелмәс кенә кызмача да була иде. Ул сине такта янына чыгара да үзе тигезләмәләр язып куя. Син инде бик тырышып чишелешне эзли башлыйсың һәм төртелеп каласың, билгеле. Абзалов абый исә синең уйлап азапланганыңны бер минут та көтеп тора алмый. — Туган, туктале! Алай түгел бит ул!—ди, һәм сине читкә этәрә дә, такта янына үзе килеп баса. Кулындагы акбуры белән тактага шак-шок суккалап, бик кызу-кызу языл, яман ашыгып, тиз арада чишелешне чыгарып та куя. — Менә болай була бит ул, туган. Бар, утыр, «дүртле» сиңа. Икенче юлы дәресеңне укып кил!—ди. Әмма икенче көнне инде ул синнән сорап та тормый, синең әҗәтне күптән оныткан була. Үзе зур гыйлемгә ия кеше иде Абзалов абый. Тарихчы Мидхәт абый басынкы, юаш кеше, немец әсирлегендә булып кайткан. Дәресләргә һәрвакыт кара костюмнан, ак күлмәк, галстуктан керә. Ул үзе укыткан тарих фәнен бик тирәнтен белә, бөтен әһәмиятле вакыйгаларны, даталарны яттан әйтеп бирә ала. Мидхәт абый беркемгә дә каты бәрелми, дәресләрне бик тыныч алып бара, дәрес барышында ишекне ачып куеп, кайчак коридорда тәмәке дә көйрәтеп ала иде. Мөн- деш авылыннан килеп укучы Тәлгать Мөхетдинов берчак Мидхәт абыйны артык юашка санап, басымчак итмәкче булды, ахры. Үзеннән алдагы партада утырган Зөлфирә белән кычкырып сөйләшә башлады Мидхәт абый бер карады моңа, икенче карады, ризасызлык белән тамагын да кырып куйды. Ә Мөхетдинов кылануын белә. — Мөхетдинов. басыгыз! — диде шунда Мидхәт абый һәм без бөтен класс белән сискәнеп куйдык. Укытучының тавышы моңарчы без ишетмәгәнчә каты, таләпчән һәм рәсми иде.—Куликова сугышы турында сөйләгез. Тулысынча! Мөхетдинов торып басты, йөзенә зур-зур кызыл таплар чыкты. Кайда ул сиңа тулысынча сөйләү, ике авыз сүз дә әйтә алмады егетебез. — «Берле» куям мин сиңа, Мөхетдинов! Журналга, һәм ул чирек азагында да чыгачак1—диде Мидхәт абый. Бөгелеп төште Мөхетдинов: шуннан соң бер атна Мидхәт абыйга ялынып йөрде. Марзия апа — безнең класс җитәкчесе. Зур зәңгәр күзле, мөлаем, гаҗәп сабыр холыклы Марзия апабыз класс җитәкчесе генә түгел, безнең турыда чын күңелдән кайгырта белүче киңәшчебез дә иде. Урта мәктәпне тәмам итеп, кулыма өлгергәнлек аттестаты ала алсам, мин кайсы да булса институтка керергә исәп тота идем. Тугызынчыда укыганда ук җәй көне Казанга барып, медицина институтын таптым. Киләсе елга укырга килү хакында килешеп кайттым. Әйе, минем врач буласым килә иде. Ни өчен? Әнием күкрәк чире белән авырып, нибары 42 яшендә вафат булды. Әткәй дә гомере буена үпкә белән иза чикте. «Укып чыга алсаң, врач булырсың, менә мине дә дәваларсың»,—дип, кат-кат әйткәнен хәтерлим. Булмады! Инде унынчы классны тәмамлыйм дип йөргәндә генә, имтиханнар алдыннан әтиебез вафат булды. Әни тәрбиясендә миннән башка тагын өч бала калды. Үләре алдыннан әти миңа болай диде: — Булмас, Радик, син инде укып йөри алмассың. Ронога барып үзеңә эш сорарсың, сине укытучы итеп куярлар. Туганнарыңны карарга әниеңә булышырсың. Ә мин... үләм инде. Шуннан инде бер-ике кон генә яшәде. Ул елларда, чыннан да, укытучыларга кытлык зур, урта белем белән мәктәптә балалар укытып була иде. Кулга аттестат алгач, без Наил дус белән гаризалар язып, район мәгариф бүлегенә бардык. Мине үзебезнең авылдагы башлангыч мәктәпкә, ә Наилне Ары җидееллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Шулай итеп, миңа мәктәптә балалар укытырга туры килде. «Туры килде» дип шуңа әйтәм, мәктәпкә эшкә килеп, тиз арада ук мин үземнең бернинди педагог түгел икәнемне, балалар укыту миңа һич кулай эш булмаганын сизеп алдым. Армия хезмәтеннән соң бу эшне ташласымны күңелемә беркетеп куйдым. Яратмаган теләсә кайсы эшне башкарырга мөмкин, әмма дә ләкин балалар укытуны түгел Үзең ирексездән, күңел салмый эшләгәч, син бит мәктәптә балалар бозып, аларның гомерен генә рисвай итеп ятачаксың. Шуңа күрә укыту тәҗрибәм турында сөйләп тормыйм. Наил дустым шулай ук педагог булып китмәде Ике-өч ел укытты да, Әтнәгә комсомол эшенә күчте. Ул, сабыр холыклы, тырыш, яшьтән үк җитди була белгән, яхшы күңелле кеше, үз гомерендә югары дәрәҗәләргә иреште. Комсомолга килеп күп эшләмәде, аны BJIKCM райкомының беренче секретаре иттеләр Аннан соң Олы Мәнгәр авылындагы «Чулпан» колхозына рәис игеп җибәрделәр. Башта мәңгәрлеләр Наилнең яшь булуыннан чыгыптыр инде, аны «теге шәкерт» дип кенә йөрткәннәр иде, аннан тиз арада нинди җай, шул ук вакытта булдыклы, үзләренә кулай кеше икәнен сизеп алдылар Минем сабакташым, дустым Наил Закир улы Сабиров гомере буена шул Мәңгәрдә рәис булды. Пенсия ялына чыкканчы Ул җитәкчелек иткән елларда колхоз танымаслык булып үзгәрде Наил Закирович үзе орден-медальләр белән бүләкләнде, депутат, республикадагы төрле комиссияләр рәисе дә. гомумән, республикада абруйлы кеше булды. Сәясәттә нинди үзгәрешләр булмасын, мәңгәрлеләр аны беркая да җибәрмәделәр, беркемгә дә бирмәделәр... ...Миңа солдат хезмәтенә барыр вакытлар җитте. _ әрби хезмәт уңаеннан да мин шактый җиңел акыллылык эшләп, зур мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдым. Безне, урта белемле егетләрне, 1951 елның җәендә республика хәрби комиссариатына җыеп алдылар. Кемне кая хәрби училищеларга, офицерлыкка укырга җибәрделәр. Без, урта мәктәптә бергә укыган Олы Мәңгәр егете Таһир белән, Ульяновск шәһәрендәге танк училищесына туры килдек. Иделнең биек яры өстендә утырган бу матур шәһәр, бу училище безгә бик ошады. Классларда, бик иркен ишегалдында безне кызыктырып, күңелгә серле ашкыну, горурлык биреп, озын пушкалы, куәтле танклар тора. Ашханәдә бик әйбәт ашаталар, без моңарчы бөтенләй күрмәгән сыр, ап-ак күмәч, компот ише әйберләр дә бирәләр. Монда укыган курсантларның киемнәре, погоннары матур... Барысы да ялт та йолт! Безгә дә инде, эшнекен генә булса да, киемнәр дә бирделәр. Ашханә кухнәсенә бәрәңге әрчергә йөрибез. Монда каласы бик килә. Шушы куәтле хәрби машиналарны йөртергә өйрәнәсе, киләчәктә офицер буласы килә! Тик, булмады! Көтмәгәндә юлга киртә куелды. Без килеп бер атна үтте микән, училищега кайдандыр көтүе белән кып-кызыл погонлы суво- ровчылар килеп төште. Аларны исә училищеларга бернинди чиратсыз, имтихансыз кабул итәләр икән. Безне ишегалдына тезеп куйдылар. — Суворовчылар килү сәбәпле, кайберәүләр безнең училищега кабул ителми! —дип игълан итте, кулына кәгазьләр тоткан ялтыр итекле офицер һәм кайтып китәргә тиешлеләрнең фамилияләрен укый башлады. Шунысы гаҗәп, артына тибелгәннәрнең барысы да диярлек татарлар иде. Моңа күбесе авылдан килгән татар егетләренең русчаны такы-токы гына белүе, сынаулар вакытында, диктант язганда бик күп хата ясаулары да сәбәпче булды бугай. Кайтып китәр алдыннан безне училище начальнигы—генерал погоны таккан, богыл чаклы бер адәм янына чакырып алдылар. Ул безгә, авылдан килгән ябык кына, юаш кына кыяфәтле егетләргә, үзенең чиркана төшүен яшермичә карап алды. — Сезне быел көзгә үк барыбер армиягә алачаклар. Тегендә-монда киләп сарып йөрисе юк. Әнә сезгә урам аша—элемтә училищесы. Барыгыз да керегез шунда!—диде ул, кулы белән тәрәзәгә күрсәтеп. Генерал яныннан чыккач, егетләр киңәшә, уртак фикер эзли башлаганнар иде. Мин шунда үземнең бер дә урынсызга такылдый торган телем белән һич тә кирәкмәгән сүземне әйттем: — һе, гомер буена телефончы булып йөрергә? Багана башларына менеп, чыбык сузып. Рәхмәт инде, монысы безгә бармый!—дидем мин, башкалар алдында үземне тапкыр итеп күрсәтәсем килеп. Адәм баласы кайчак әнә шулай кеше алдында үзен күрсәтү өчен генә һич тә уйланмаган, акылы аша үткәрелмәгән, ахмак сүзләр сөйләп ташлый. Бер-ике егетне санамаганда, бүтәннәр дә минем коткыга бирелделәр. Ә теге бер-ике егет элемтә училищесында калдылар. Анда керү сынаулары да юк иде. Республика хәрби комиссариатында безгә тагын тәкъдим ясадылар: — Әнә Чиләбе шәһәрендә авто-трактор училищесы бар. Тотыгыз да шунда китегез! — Нәрсә, тракторчы булып, майга буялып йөрергә?! Кирәкми! — дидек без. һәм бик зур хаталану эшләгәнбез. Бу ике училище һәркайсы ин беренче чиратта югары белемле, зур белгеч-инженерлар, офицерлар әзерли икән. Хәрби хезмәтне калдырып, гражданскига чыккан тәкъдирдә дә, бу һөнәрләр бик ярап куясы икән... Дөрестән дә, безне шул көздә үк армиягә алдылар. Хәзер инде бернинди өстенлек бирмичә, Татвоенкоматның караңгы казармаларына кертеп тутырдылар. Өч көн буена кайнар ризык күрмичә, ялан сәкеләрдә урын-җирсез йоклап, шунда тереклек иттек. Ниһаять, хәбәр килде: безне каядыр Себер ягына озатачаклар икән. Менә команданы алырга Себер- дән кайткан мәһабәт гәүдәле, озын буйлы яшь кенә лейтенант Румянцев безне тигез сафка тезеп, казармадан Казан тимер юл вокзалына алып төшеп китте. Анда да поездны ярты көн көттек. Алай да безне терлек вагоннарында түгел, пассажир вагоннарына утыртып жибәрәселәр икән. Инде поезд килеп, вагоннарга утыра башлаган идек, лейтенант Румянцев каядыр юкка чыккан. Вокзал бетереп эзлибез тегене Иң ерактагы караңгы бер почмакта, кечкенә генә чемоданын кочаклап, рәхәтләнеп йоклап ята. Аны уятып, аңына китереп торырга инде вакыт юк иде. Башлыгыбызны вагонга күтәреп кенә кердек. Яхшы егет булып чыкты бу Мәскәү урысы. Үзе дә юл буе баш күтәрми эчте, безгә дә бернинди күзәтчслек, комачау итмәде. Ә без барыбыз да урта белемле, моңарчы инде каядыр эшләгән, барыбыз да акчалы егетләр идек... Без, авылныкылар, ул чакта бозылмаган идек әле, аракыны бик чамалы эчтек. Әмма аның каруы үзебез моңарчы әллә нигә бер, калага баргач кына күрә торган мороженоены теттек инде! Мин аны вагон сәндерәсенә чалкын яткан көйгә, көненә унбишәрне ашадым бугай. Ул заман аның мороженоесы да гаҗәеп тәмле иде, каһәре. И киттек без Себернең ераклыкларына! Омск, Томск, Новосибирск, хәтта Иркутскины, Байкал күленең үзен дә үтеп киттек. Бу инде кыш башы, ул якларда кар яткан, чатнама суыклар иде. Ахырда Читаны да үтеп, Шилка елгасы буендагы кечкенә генә Сретенск шәһәренә килеп җиттек. Вагоннан төшкәндә инде караңгы булган иде, Байкал артының кырык градуслы салкыны шунда ук куырып алды. Авылныкы төсле бер катлы, капка-коймалы агач йортлар, кар баскан тар урамнар. Тирә-якта, кап-кара болытларны хәтерләтеп, урман үскән бөкре сопкалар күтәрелеп тора. Безне хәрби шәһәрчеккә алып кайтып, бик калын таш стеналы, ике катлы казарманың түбәнге катына керттеләр. Белдек: бу казармаларны әби патша заманында ук салганнар икән. Ә без үзебез аерым сапер батальоны сугышчылары икәнбез. Ягъни мәсәлән, сугышның шахтерлары, җир казучылары, күперләр сугып, офицерлар өчен блиндажлар салып йорүче балта осталары, юлларга мина куючылары. Менә сиңа — элемтәче яисә шофер буласың килмәсә! Безне икенче көнне үк мунча керттеләр. Мунчаның бер башыннан үзебезнең киемнәрне салып кердек, икенче башыннан инде солдат киемнәре киеп, солдат булып чыктык. Барыбыз да шинель, кирза итек, бер төсле бүрек киеп, иңбашларына аркылы-торкылы көрәк белән кирка рәсеме төшерелгән кара погоннар да тагып алгач, гаҗәеп дәрәҗәдә бер-беребезгә охшап калдык. Казармада безгә урын-җир бирделәр, ике катлы аслы-өсле тимер караватларга урнаштык. Солдат хезмәте, шәхсән, минем өчен уңышсыз башланды Икенче көнне үк иртән одеал астында җылынып, тәмле төшләр күреп йоклап ята идем, көчлехәтәр тавыш белән «Подъем!»—дип акырып җибәрделәр Әле генә тын казарма шунда ук хәрәкәткә килде. Солдатлар урыннарыннан сикереп торып, яман ашыгып, киенә башладылар. Әнә, безнең взвод инде киенеп сафка да басты, ө мин һаман әле аякка итек киюгә килеп җитә алганым юк. Шулай итеп, взвод мине байтак көтеп торды, физзарядкага бүтәннәрдән соңга калып чыкты. Безнең взвод командиры украинлы сержант Брейнич гаҗәеп тә дәрәҗә ярата торган бер бәндә булып чыкты. Ул безне сафка тезеп, казарма янындагы мәйданда марш атлатып йөрткәндә ничек команда биреп, ничек кычкырганын, көязләнгәнен күрсәң! Әгәр дә шунда якындагы торак йортлардан берәр офицер хатыны яисә кызы килеп чыкса, ул вакытта бетте инде... Безнең сержантыбыз тәмам ата казның үзенә әйләнә. Гәүдәсен уклау йоткандай гайре табигый итеп турайта, башындагы бүркен төшеп китәрлек итеп кырын сала, үзе сафның әле бер ягына, әле икенче ягына чыга. Ни эшләргә, әлеге хатын-кызның игътибарын үзенә ничек җәлеп итәргә белми. Каныкты бит шушы сержант Брейнич миңа. Мин иртән әле һаман да өлгермим. Взводның данын артка сөйрәп, командирның дәрәҗәсен төшерүемне үзем дә беләм дә бит... Брейнич көн саен диярлек чираттан тыш нәрәт ябыштыра үземә. Бүтәннәр рәхәтләнеп ял иткәндә мин идән себерәм, тәрәзә рамнарын сөртәм. Ә иртәгесен зарядкага басарга тагын өлгермим... Сержант мине рота командиры капитан Громга әләкләгән. Капитан Гром безне фортификация, миналар кую һәм алу ише сугыш әмәлләренә өйрәтә. Кып-кызыл юка йөзле, үзе дә юка гына, әмма бик әйбәт күңелле кеше. Ул класска еш, бик еш тагын да кызарып керә... Ярый, алар сержант Брейнич белән көпә-көндез мине казармага алып керделәр. Капитан үзенең кул сәгатенә карады да миңа кискен итеп команда бирде: «Отбой!» Мин үзем булдыра алганча җәһәт чишенеп, караватка яттым. Шунда ук яңа әмер: «Подъем!» Мин инде җан-фәрманга киенәм. Берничә кат эшләтте капитан миңа бу әкәмәтне. — Әйе, өлгермисең икән син, рядовой Фаизов!—диде ул ахырында миңа, бернинди шелтәсез һәм шунда торган сержантка карады.—Беләсеңме, сержант Брейнич, син инде бу егетне ашыктырма. Син зарядкага аны көтеп торма, ул үз җае белән чыгып басар. Минем иң алдынгы укучым ул, әйбәт егет ул!—диде капитан көлеп һәм минем аркамнан кагып алды. Күзләремә атылып яшьләр чыкты шунда. Тора-бара бу сержант Брейнич бөтен взводның нәфрәтен уятты, һәм без аны кызык итәргә булдык. Менә бер иртәдә безне тренажга алып чыгып, мәйданга тезеп куйды бу. Ягъни, без җиргә ятып, мылтык төбәргә өйрәнергә тиеш. Ә җир, дөресе ком, бик дымлы, әле генә яңгыр явып үткән, һәм сержант бугазын ярды: — Ложись! Шунда армиядә бөтенләй булырга тиеш булмаган, күрелмәгән, ишетелмәгән хәл килеп чыкты. Беркем ятмады, саф селкенмәде дә хәтта. Сержант, үз күзләренә үзе ышанмагандай, безгә текәлеп, беразга тынып торды. Аннан инде кызарынды-бүртенде, тәмам ярылырдай булып акыра башлады: — Ложись! Ложись! Ник бер хәрәкәт булсын. Взвод тораташ булган да каткан. Брейнич- ның күзләре маңгаена сикерде. Нәрсә бу?! Хәрби приказны үтәмәү! Моның өчен бит сугыш вакытында баскан төштә атканнар. Әле хәзер дә—трибунал, зур сроклы төрмә. Үтәмәү коллектив рәвештә булса да, барыбер—һәркемгә төрмә. Болай булдыра алмагач, сержант безгә икенче әмер бирде: — Направо! Бегом марш! Саф сулга борылды, әмма алга таба чабып китмәде. Саф башындагы солдат, Түбән Көек авылыннан бик озын буйлы Равил Хәйретдинов, хәйләкәр түгел диген, аягын бик югары күтәрә дә, бер карыш алга китмичә, шул урында ук дөпелдәтеп җиргә төшерә. Аннан үрнәк алып башкалар да. Кызык килеп чыга, бер карасаң взвод йөгерә дә кебек, аякларын дөпелдәтә, әмма алга бармый, бер урында таптанып тик тора. Сержантыбызның инде тавышы елак, ялынулы: — Бегом, бегом!.. Шунда безне сискәндереп, капитан Гром тавышы ишетелде: — Сержант Брейнич, отставить! Иртән өеннән чыгып казармалар ягына килгән капитан бу хәлне күреп, читтән күзәтеп торган икән. Сержант атылып анын янына килде. — Иптәш капитан, батальон тарихында булмаган хәл... Болар хәрби антны боздылар. Болар приказны үтәмәделәр... Мин бу хәлне часть командирына җиткерәчәкмен. Барысын да трибуналга, судка! — Судка кирәкми, сержант. Пожалуйста, бу эшне син минем үземә генә калдыр. Әләкләп тә йөрмә, үзеңне көлкегә калдырма. Мин үзем хәл итәрмен...—диде капитан. Капитан Гром безне тиргәмәде, бер сүз дә әйтмәде, хәтта йөзендәге елмаюы да сүнмәде. Иртәнге чәйдән соң ул взводны үзе тезеп куйды да Шилка елгасы буена алып төште. Анда бала башы чаклы түгәрәк ташлар ята иде. Капитан солдат биштәрләренә шушы ташларны тутырырга кушты, һәркемнең ташлы биштәрен үзе күтәреп, тикшереп чыкты. Без аркаларга авыр биштәрләр астык, муенга ат камыты кебек итеп бәйләнгән шинельне киеп куйдык, бил каешына сапер көрәге эләктердек, кулга мылтык алдык—тулы хәрби әзерлеккә килдек. Шул әзерлектә сафка тезелдек. — Ә-ә-нә теге биеклекне күрәсезме?—диде капитан, кулындагы чыбыгы белән моннан өч-дүрт чакрымдагы сопкага күрсәтеп.— Сезнең бурыч— сопканы атакалау. Алга, Суворов батырлары! Короткими перебежками! Солдатта булган кеше тулы хәрби йөк белән короткими перебежками, ягъни бер ятып, бер сикереп торып йөгерә-йөгерә алга баруның нәрсә икәнен бик яхшы белә. Аллам күрсәтмәсен! Без утыз-кырык адым йөгереп киләбез дә, гөрселдәп җиргә егылабыз. Биштәрдәге ташлар арканы дөмбәсли, шинелькамыт муенны кыса, кырып авырттыра, кулдагы мылтык терсәккә, тезбашларына бәрә... Җитмәсә өстән рәхимсез рәвештә кояш кыздыра. Яман эссе, күзләрне маңгайдан аккан тир ачыттыра, авыз-борыннарга тузан тула... Син килеп егылышка янәшәдәге иптәшең күтәрелә, аннан икенчесе, оченчссе. Аз гына алырга өлгермисең, нәүбәт тагын сиңа җитә... Ә капитан Гром акрын гына безнең уртадан бара. Чыбыгы белән ялтыр итегенә суккалый, авыз эченнән ниндидер көй сызгыра. Теге сопка итәгенә кадәр беребез дә, хәтта арабыздан иң гайрәтлебез Равил Хәйретдинов үзе дә барып җитә алмады. Тәмам хәлдән таеп, инде атсаң да алга бара алмас хәлгә килеп, җиргә егылдык. Ятабыз Байкал арты чирәмендә таралышып, усал Себер кырмыскаларының тешләвенә түзеп. Капитан безгә шактый вакыт ял бирде, безгә комачау итми генә бер кырыйда тәмәке тартып утырды. Аннан Шилка ярына кире алып төште. Биштәрләрдән теге имансыз ташларны бушаттык, рәхәтләнеп су коендык, чистарындык. Аннан соң гына капитан безне сафка тезеп куйды. — Ну, бөркетләр, ничек ул?.. Моннан ары хәрби приказны үтәрсезме?— диде ул елмаеп. Без барыбыз беравыздан, бөтен тирә-якны яңгыратып кычкырып җибәрдек: — Так точно, иптәш капитан. Үтәрбез! Аннан соң дә әле капитан безне казармага алып кайтмады Болынга алып чыкты да, көтүне тараткандай, безне таратып җибәрде. Байкал артында кыш бик салкын, ә менә җәй эссе була. Үләннәр әйбәт үсә, төрле җиләк-җимеш бик уңган. — һәркемнән бер пилотка җиләк! — дип боерды капитан. Тиз арада пилоткаларны тутырдык. Капитан белән бергә түгәрәкләнеп, җиләк ашадык. Капитан Гром кырыс, әмма гадел, әйбәт күңелле кеше иде. Мин, гомумән, армиядә бөтен устав таләпләрен үтәп, яхшы солдат булып хезмәт итә алмадым. Төрле хәлләргә тарыдым Берчак үземне гауптвахтага ябылганнарны сакларга куйдылар. Кыш көне иде бу Тоткыннарга рәхәт, алар эчтә, җылыда. Ә мин исә тышта, утыз градуслы салкында, кулыма мылтыгымны тотыл басып торам. Бу юлы солдат тормәсенә пешекчеләр эләккән икән. Пешекче халкы беркайда да югалмый бит ул, төш вакытында иптәшләре тегеләргә ашханәдән бер бачок итле ботка алып килделәр. — Әй, солдат! Торма анда ишек төбендә катып. Кер монда, аша кайнар ботка!—диде миңа пешекчеләрнең берсе. Мин, югыйсә, устав буенча алар белән сөйләшергә дә тиешле түгел. Әмма... ботканың исе бик тәмле иде шул... Тәвәккәлләп кердем дә киттем. Мылтыгымны ишек тобенә сөяп куйдым да, тоткыннарым белән бергә утырып, рәхәтләнеп ботка ашадым. Әгәр дә бу хәлне берәр начальник күреп алган булса... Әмма эш моның белән генә дә бетмәде әле. Казармада без аскы катта, ә өстә артиллеристлар тора иде. Утыручыларның берсе шул артиллеристлардан булып чыкты. Мине таный, хәтта исемемне дә белә икән. Шул миннән үтенде: — Казармага кайтып, минем матрацны гына алып килик әле, Радик. Юкса, аска бит каты икән монда,—диде ул. Монысы да уставка һич сыя торган эш түгел. Әмма дә мин... мин кеше үтенеченә каршы килә аламмы соң? Киттек казармага. Теге алдан атлап, мин артыннан мылтык төбәп. Баскыч төбенә генә җиткән идек, минем ашыгыч рәвештә туалетка барасым килде. Ни эшләргә? Мин күп уйлап тормадым, мылтыгымны тоткынга тоттырдым да, үзем якындагы туалетка йөгердем. Кире килсәм... алланың рәхмәте! Баскычтан безнең батальон командиры майор Сулоев үзе төшеп килә. Ул карчыга күзләре белән бер генә карады да, хәлне шунда ук төшенеп алды. — Рядовой Фаизов! — Так точно, иптәш майор. — Монда кем кемне саклый әле? Яле, әйтеп бир әле шуны?—диде ул, минем мылтыкны тоткан артиллеристка күрсәтеп. Мин коелып төштем. Хәзер бетерә. Төрмә, һич югында ун көнлек гауптвахта миңа... Майор Сулоев бик таләпчән, гайрәтле, коры кеше. Үзе майор булса да, аның буйсынуында ике подполковник эшли. Майор үзенең чәнечкеле күзләре белән миңа текәлеп торды-торды да, һич көтмәгәндә көлеп җибәрде. — Йә, Фаизов, нәрсә аласың инде синнән? Үзең әйбәт егет син. Шуңа гына бер юлга гафу итәм,—диде ул һәм китәргә рөхсәт икәнен белдереп, кулын селтәде. Хәзергә кадәр шунысын аңлый алмыйм, батальондагы йөзләгән солдат арасыннан аерып майор мине ничек белде дә, бөтен устав таләпләрен бозып, ничек гафу итә алды икән? Армиядә бөтен командирлар да һич тә болай түгел, араларында бик имансызлары, юньсезләре дә бар иде. Батальонның комсомол җыелышы бара. «Әгәр дә империалистлар яңадан да сугыш башласалар...» дигән мәсьәләне тикшерәләр. Бу көн тәртибе буенча чыгышлар башланды. Шунда учебная рота курсанты Калмыков урыныннан торды. — Әгәр дә дошманнар сугыш башлыйлар икән, минем беренче пулям менә моңа!—диде ул һәм ротаның старшинасы, украинлы Дзыкка төртеп күрсәтте. Колгадай озын буйлы, нәзек гәүдәле старшинаның киң йөзенә аклы-кызыллы таплар чыкты. Инде кызып киткән Калмыков тагын кабатлады.— Иң беренче эшем итеп мин менә шушы хәшәрәтне атып үтерәчәкмен! Иркен Ленин бүлмәсендә утырган йөзләгән кеше, солдатлар, старшиналар, офицерлар тып-тын булдылар. Бар халык аптырап бер-берсенә карап алды. Шунда арттагы рәтләрдән тагын ишетелде: — Карагыз аны... Дзыкны безнең белән бергә демоблизовать итмәгез. Безнең белән бергә кайтса, без аны вагоннан тотып ташлаячакбыз! Моны Украинаның Донбасс шахталары егетләре әйтте. Алар исә уйнап сөйләшми. Инде хезмәт сроклары тулгач, башкалар кайтып киткәч тә, старшина батальонда дүрт ай чамасы көтеп ятты. Ул үзенең акыры ну-җиксренүләре, бер дә хаксызга бәйләнүләре, чираттан тыш нарядлары белән сержантларның, солдатларның үзәгенә шулкадәр үткән иде ки, аны хәл итеп ташлаулары бик ихтимал иде Сапер—сугышның шахтеры, җир казучысы, иң авыр, хәтәр эшләрен башкаручысы. Аны шуңа әзерлиләр. Кара коз, инде Байкал артының усал кышы куәт алып ята. Шилка елгасының сөзәк яры. Хәрби өйрәнүләр бара. Теге яктагы биек ярда «дошман». Без, саперлар, ажгырып аккан киң Шилка аша понтон күпере салырга тиеш. Ул күпердән полкның удар көчләре—танклар чыгып китәчәк. Суга тигәч үзләреннән-үзләре ачылып китә торган гаять зур, иләмсез авыр понтонкөймәләрне, егермешәр кеше күтәреп, елгага төшердек. Әмма бит аларны елгада бер-берсенә беркетергә, ә моның өчен муеннан диярлек суга керергә кирәк. Шушы боздай салкын, шаулап аккан суга. Без, котлар очып, су буенда бөрешеп калдык. Шунда ажгырып безгә таныш булмаган бер капитан килеп җитте. — Хәзер үк суга! Сикер суга! Мать твою!..—дип кычкырды ул һәм якаларыбыздан алып, безне берәм-берәм суга элеп атты. Бу кадәр салкын суда муеннан торып эшләүнең нәрсә икәнен шул суда торган кеше генә белә. Аны бүтәннәргә сөйләп аңлатып булмый Ничек салкын тимәде безгә, ничек эчке әгъзаларыбыз борешеп, эштән чыгып, гомергә сырхаулы булып калмады? Кайгырмагыз! Бозлы судан тартып алуга, безләрне шунда ук командирлар блиндажы салырга куйдылар. Шул инде туңган, ташлы ярдагы җирне казып кереп блиндаж салырга. Гәрчә безнең карамакта әллә никадәр шартлаткыч булса да, бернинди шартлату эшләре юк. Блиндаж астына гаять зур чокырны кул белән, ягъни көрәк, кирка белән казырга! Җирне шартлатып казысаң, теге ярдагы «дошман»ның ишетүе, исәпкә алып куюы бар Монда инде хет утыз градуслы салкында бер минут эчендә тирләп чыгасың. Бушлатлар, бүрекләр дә бер якка оча Син җиң сызганып, таштай каты җирне чокыйсың. Тизрәк, җәтрәк! Менә чокыр әзер булды, блиндаж сала башладык. Менә дигән нарат бүрәнәләрдән, остенә дә өч кат бүрәнә-накат җәеп, стеналарын, тәрәзәсен, идәнен эшләп, хәтта сәкесенә кадәр җәеп. Күмәк коч тау күтәрә. Без әлләни арада гына блиндажны салып та куйдык. Ишегеннән жил үтә торган түгел, эче җылы, биек, якты, тәмле сагыз исе аңкып тора. Керәсе дә, кайнар чәй йоткалап, рәхәтләнеп утырасы гына. Юк! Без үз эшебезгә үзебез сокланып бетә алмадык, яңа әмер яңгырады. — Командирлар блиндажын шартлатырга! Юк итәргә! Дошман һөҗүмгә күчте. Менә сиңа мә! Без, каралты-кураның ямен, кадерен белеп үскән авыл малайлары, беребезнең дә шушы күкрәп утырган яңа йортның колен күккә очырырга кулы күтәрелми иде. Әмма хәрби приказ аяусыз — Тиешле урыннарга тол куярга! Шартлаткычлар. Үзегез тиешле арада читкә китәргә. Җәтрәк! Әйе, без төзергә генә түгел, җимерергә, юк итәргә дә өйрәтелгән шул. Шартлаткычны блиндаж, каралты-кура, күпер, машина, паровоз һәм башка теләсә нәрсәнең кай җиренә урнаштырырга, ничек шартлатырга икәнен беләбез. Кирәк икән, утырасы эскәмияңне, өстәл өстеннән кулыңа аласы каләм сабын миналыйбыз. Каләм сабына килеп кагыласың һәм. . колец күккә оча! Икс минуттан яңа салынган блиндажның да көле күккә очты. Утлы такталары, бүрәнә башлары сызгырып болытларга кадәр күтәрелде. Белмим, хәзер ничектер, ул заманда Совет армиясендә мәгънәсезгә юк итү искитәрлек иде Әйтик, безнең батальон солдатлары җәен- кышын урман кисәләр. Менә дигән, шыңгырдап торган бүрәнәләрне частька ташыйлар. Такта итеп яралар Аннан Байкал артының кайбер урыннары мәңгелек туң булган каты җирен казып кереп, хәзер үк кеше яшәрлек блиндажлар, коры елгалар остенә күперләр салалар. Күперләрне дә соңгы кадагына кадәр кагып, култыксаларын шомартып сугып куябыз. Ә аннары... үзегез беләсез инде. Күз ачып йомганчы ал арның көле күккә оча, җирләр генә дерелдәп кала. Әйтерсең, бу вәхшәттән куркып калтырана. Ул кадәрле хезмәт һәм материаллар нигә әрәм ителде икәп? Ул блиндажларны, күперләрне тирә-яктагы колхоз-совхозлар өчен дә төзергә була иде бит. Бервакыт коры елга өстенә салынган күперне колхоз рәисе килеп сорады. Солдатларга, хәрби частька ит, сөт бирер идем, дип ялынды. Бирмәделәр. Бичара рәиснең күз алдында көлен күккә очырдылар. Бу кадәр мәгънәсезлек нәрсәгә эшләнгәндер? Шартлатырга өйрәтәм дисәң, аңа иске күперләр дә җитәрлек бит. Армиядә хезмәт иткәндә үзәккә үткән тагын бер нәрсә — барганнан кайтканчы ашарга җитмәде. Хәтта минем кебек чандыр гына, кечкенә тамаклы егетләргә дә. Бернинди сөт яисә сөт әйберләре юк. Кәбестә дә, ботка, да кәбестә. Кичке аш бигрәк аз: ике кашык кәбестә боткасы, ике шакмак шикәр һәм кечкенә генә бер телем кара ипи. Ул заманда солдатка, хәтерем ялгышмаса, аена ун сум акча түләделәр. Аның да җиде сумын заемга яздырып алып калалар. Кулга — өч тәңкә. Шәһәргә увольнением чыккач, без шул оч сумга конверт, теш пастасы, ислемай ише әйберләр сатып алабыз. Ә кайбер егетләр алай итмиләр... Ябынчы авылыннан Мидхәт Габдрахманов — калын җилкәле, озын буйлы чибәр егет—шәһәргә чыккан саен ике булка сатып ала. Аулак бер җиргә утыра да, шу ларны рәхәтләнеп суга. Боларны укыгач, сездә, Татарстаннан килгән урта белемле егетләр армиядә начар хезмәт иткәннәр икән, дигән тәэсир калмасын тагын. Хәрби һәм политик әзерлек буенча безнең взвод батальонга үрнәк булды. _ рмиядән мин, ашказаным авыру булу сәбәпле, үземнең иптәш- ләремнән бер-ике айга алдан кайтып киттем. Бу —1953 елның язы иде. Илебезне канлы диктатордан азат иткән, шуның белән бөтен Ссберне диярлек үзәккә, Европага, җылы көньякка кубарган яз! Март аенда Сталин вафат булды. Шул уңайдан илдәге хисапсыз төрмәләрдә, лагерьларда утырган уголовный тоткыннарга зур амнистия игълан ителде. Себер киңлекләрендә, Байкал арты салкыннарында дистәләгән еллар буена иза чиккән тоткыннар иреккә чыгып, үзәккә агылдылар. Ул пассажир поездларында—мәхшәр! Мин үземә тиешле вагонга кердем. Күрәм, иң әйбәт урыннарда бар да тоткыннар. Безгә, мондый кешеләргә, яндагы урыннар гына калган. Ә плацкартларда сиңа текәлеп карап та, сине күрмәүче, әллә нинди чирканыч карашлы күзләр, авызлары мәкерле төстә ямьсез чалшайган, аракыдан кызарынган-бүртенгән оятсыз йөзләр. Тоткыннарга лагерь һәм зоналардан чыкканда акча да биргәннәр, күрәсең. Вагондагы һәр өстәл өстендә аракы шешәләре, пешкән ит, ипи. Бөтен вагон дөньясын онытып бәйрәм итә. Әледән-әле исерек тавыш белән бирелгән әмерләр ишетелә: — Әй, кондуктор! Безгә аракы китер! — Пешкән тавык! — Колбаса китер! Өлкән яшьтәге кондуктор, бер хезмәтче малай кебек, вагон-ресторанга йөгерә Чонки монда акчаны беркем дә санап бирми, кондукторның кулына төргәге белән генә ташлыйлар. Ул иркенләп кесә калынайта, билгеле. Исәп-хисапсыз тотылган акча, мәгълүм инде, әлләни озакка бармый, бетеп тә китә. Тиз арада тоткыннар бер тиенсез калдылар. Шунда инде алар вагондагы кешеләрне талый, бер-берсенә һөҗүм итә, сугыша, чәнчешә, үтерешә үк башладылар. Станцияләрдә, күрәсең, әле теге, әле бу вагоннан милиция егетләре кулларын артка куеп бәйләгән кешеләрне алып чыга. Бу инде тоткыннарның әле генә үзләре чыгып киткән лагерьларына кире әйләнеп кайтып барышлары... Ай алла, бу адәм баласының табигате, ул кылган гамәлләр! Бармакка чорнарлык та акыл юк бит бу адәм балаларында. Карымское станциясендә торабыз. Инде кара кич, вакыт соң. Шунда станция читендәге куаклар арасыннан куркынган, ачы тавышлы аваз ишетелде. Йөгерешеп шунда барсак, җирдә бер яшь старшина аунап ята. Янәшәсендә кан, мескен егет инде үлгән дә. Кунакка, туган иленә кайтып барышы икән. Аның ниндидер бер хатын-кыз белән куаклар арасына кереп киткәнен иптәшләре күреп калган булган. Тиз арада теге хатынны тотып китерделәр, аның куак астына ташлаган канлы пычагын табып алдылар. Бичара старшинаның күпмедер акчасы булган, бу хатын аны сизеп алган икән. Менә сиңа финал... Солдатлар теге хатынны итекләре белән туп урынына типкәли, кыйный башладылар. Милиция килеп аралап алганда ул хатынның карарлыгы калмаган иде инде. Вагонда мин әле Иркутскига җиткәнче үк шундый тоткыннарның берсе, казах егете Ильяс белән дуслашырга өлгердем. Ильяс минем кордаш диярлек, япь-яшь үсмер вакытында ул колхоз сарыгын урлап суйган өчен ун елга хөкем ителгән булган, шуның алты елын инде утырып та өлгергән. Менә хәзер амнистиягә эләгеп, өенә кайтып бара. Йркутскида поездлар алмашына, бер тәүлек чамасы вокзалда көтеп утырырга туры килә. Ильясның кесәсендә ун мең сум чамасы акча бар иде. Айлык хезмәт хакы 700—800 сумнан артмаган ул заманда шактый зур сумма иде бу. Без шәһәр кибетләренә чыгып, Ильяска әйбәт кенә костюм, җәйге пальто, аягына ботинка алдык. Бер ресторанга кереп, боларны тыйнак кына итеп «юдык». Аннары тагын вокзалга кайтып утырдык. Биредәге халык барысы да диярлек шул амнистия белән кайтып баручылар иде. Алланың рәхмәте, кич булып караңгы төшүгә бу халык нигәдер бик тынычсызлана, кыбырсына башлады Алар тыз-быз йөренделәр дә, инде утлар алынгач, барысы да каядыр шәһәргә таралышып беттеләр. Минем Ильясым да алар артыннан талпына башлады. Мин чын-чынлап куркуга төштем. Баланың өс-баш та яңа, кесәсендә байтак акчасы да калды бит әле. — Йөрмә, утыр шушында гына. Чишендерерләр, акчаңны да алып калырлар...— мин әйтәм. — Минеме? Минме?! Теләсә кайсын өркетәм бит мин аларның! — дип шәбәйде бу. — Алайса, акчаңны гына булса да миндә калдыр. Мин бит инде сиңа карак-угры түгел. Акчаңны алып качмам,— дидем мин. Кая ул! Минем бу үгет сүзләремә җавап итеп, Ильяс куйныннан бизәкле саплы пычагын гына чыгарып күрсәтте. Аны талау түгел, әгәр дә тели икән, ул үзе башкаларны шүрләтә, янәсе. — Хәзер әйләнеп кайтам мин. Миңа да бер шәһәр карарга кирәк бит инде... Син бер дә борчылма!—диде ул. Ярый, чыгып китте бу кичке сәяхәткә. Бер сәгать үтте, ике сәгать. Мин котәм. Инде төн уртасы да узды, юк Ильяс. Таң алдыннан кайтып керде бу. Өстендә — изүе аерылып төшкән керле күлмәк, калҗаеп беткән иске солдат шинеле, аякта—тишек ботинка. Уң кулы беләзегеннән ак чүпрәк белән бәйләп куелган, аннан кан саркып тора. Кесәдәге акчалардан җилләр искән. Сөйли: шәһәр уртасындагы Ангара елгасы күпере өстендә тотып алалар моны. Кесәләрне әйләндереп салырга, өстәге яңа костюмны, пальтоны чишенеп бирергә боералар. Үзе кебек үк утырып чыкканнар! Бу риза түгел, кесәдән пычагын тартып чыгара... Ул тәкъдирдә моның беләгеннән эләктереп алалар да, анда тамга салалар. Ос- башын, акчасын талап, яхшы гына итеп артына тибәләр. Ярый әле, кайсыдыр миһербанлы була, салдырып алган пальто өчен моңа әнә шул шинельне ташлый. Яхшы «йөк» булды бу батыр Ильяс миңа. Үзем дә барлы-юклы акчага, солдат паегына калган кеше, мин тагын Иркутскидан алып Курганга кадәр Ильясның да тамагын туйдырып кайттым. Дөрес, кечедән төрмәдә утырып чаларган Ильяс, калын гына битле, таза, базык гәүдәле бу казах баласы, тамак туйдыруның тагын бер әмәлен тапты. Ул заманда бит Кытай Халык Республикасы белән дуслык бик яхшы, зур Себер тимер юлы «Халыклар дуслыгы юлы» дип атала иде. Ә бу исә буш сүз генә түгел, аның реаль, матди яклары да бар. Юл буе зур вокзаллар рестораннарына аш-суны, беренче һәм икенче блюдоларны ресторан уртасындагы бик дәү, озын өстәл өстенә чыгарып әзер итеп, өстенә ашъяулык ябып куялар. Кеше ресторанга керә, үзенә кирәкне шул өстәлдән алып кына ашый да, соңыннан официант белән исәп-хисабын ясый. Бик ансат һәм культуралы. Бу инде, чыннан да, совет кешеләренең югары культуралы, әдәпле, намуслы булуына, аларга тулы ышаныч белдерелүгә ишарә ясаган гамәл, һәм, бик ихтимал, совет кешеләренең зур күпчелеге әлеге ишарәне аклаганнардыр да. Әмма, гөнаһ шомлыгына димме, алар арасында Ильяс кеби сарык караклары, өтермәдә утырып чыкканнар да җитәрлек иде шул. Ә ул мәлгунь, карагыз әле, нишли? Минем чиста солдат гимнастеркасын киеп, ваемсыз гына кыяфәттә ресторанга керә. Бер дә ашыкмый гына, кесәсендә акчасы булган кеше гамәле белән, беренче һәм икенче ашларны ала. Шактый күренекле урынга утыра. Әмма ул икенче ашны бер вакытта да тәмам ашап бетерми. Ашаудан бүленеп, буфетка барып, үзенә папирос сайлаган була һәм... шунда чираттагы кешеләр арасына буталып, җәлт кенә ишектән чыгып тая. Шулай итеп, казах баласы Ильяс зур шәһәрләрдә шактый тамак ялгады. Курганга килеп җиткәч, без аерылдык. Ильяс үзенең киң, иркен далаларына юл алды. Миңа бик күп рәхмәтләр укып, муеныма сарылып, елап аерылды ул. Ә бит казах баласының бу алдынгы «тәҗрибәсе» татар улына да бик ярап куйды. Чиләбегә кайтып җиттем. Шунда минем Магнитогорск шәһәрендә яшәп яткан бертуган абыем Фаяз янына керәсем килә башлады. Абыйны күрәсе дә килә, матди ярдәмгә дә өмет зур гына иде. Ә минем солдат билеты—Чиләбедән туп-туры Казанга гына. Бәс, билетта күрсәтелгән икән, син инде ул юлдан бер карыш тайпыла алмыйсың. Ә Магнитогорскига кадәр билет алырга миндә акча юк. — Мин сиңа бу очракта бернинди ярдәм күрсәтә алмыйм. Ә син бит солдат. Күрсәт тапкырлыгың!—диде хәрби комендант, ярдәм сорап килгәч. һәм мин андый тапкырлыкны күрсәттем. Перронда Магнитогорск поезды тора, кеше дә күп түгел. Өлкән яшьтәге бер апа, әллә ничә төргәк әйберләре, ике зур чемодан бар. Мин тәвәккәлләп апа янына килдем. — Рөхсәт итегез!—дидем һәм ике кулыма ике чемоданны күтәреп тә алдым. Минем беркатлы, юаш, бернинди зыянсыз бер ходай бәндәсе булуым йөземә үк язылган, күрәсең. Беркем дә, беркайчан да миннән шикләнү белдерми. Бик затлы чемоданнарның иясе бу апа да куанулы елмайды гына. Эшне озакка сузмый вагонга атладым. Баскыч төбендәге кондуктор мине туктатты: — Сезнең билетыгыз? — Озата керүчеләр без! —дип кенә җибәрдем мин һәм кондуктор юл бирде. Ә вагонга кергәч, теге апаның чемоданнарын урнаштырырга булыштым да, үзем шунда ук исереккә сабыштым. Күзләремне тондырып, бераз алпантилпән йөренгәч, әйберләр куя торган иң өстәге сәндерәгә менеп яттым. Сәндерәгә яттым һәм... әле генә батыр солдатны шунда ук куян куркуы тотып алды. Менә хәзер кондуктор сине хәтерләп, эшеңне сизеп алса?.. Бөтен халык алдында рисвай итеп, вагоннан куып төшерсә? Җан атып поездның тизрәк кузгалып китүен көтеп ятам. Ай аллам, менә тәгәрмәчләр җайлап кына гөжелди башлады. Әмма шунда ук минем бөтен аркам такта кебек булып катты. Күз кырые белән генә күреп алдым, кондуктор, яшь кенә, усал гына кыяфәтле, әмма бик чибәр хатын, билетлар барлый иде. Үрелеп минем кабыргага да төртте. Җилле генә итеп. — Бер исерек солдат ул. Йоклый,—диделәр аңа. Бераздан мин, дөрестән дә, йоклап киткәнмен. Кондуктор килеп яңадан минем кабыргама төртте. — Хәзер үк моннан төш тә, минем купега кереп утыр. Билет тикшерүчеләр килә... Поезддан куып төшерәчәкләр үзеңне. Мин синең билетсыз икәнеңне башта ук белдем бит, камыр батыр!—диде әлеге чибәр хатын. Миһербанлы да икән үзе. Ул мине — билетсыз шантрапаны, хәзер якасыннан алып селти торган ревизорлардан купесында яшереп калды. Аннары чәй өлгертте, без юл буе сөйләшеп бардык. Мин Фаяз абый янында бер атна кунак булдым. Магнитогорск шәһәрен, андагы гигант металлургия комбинатын, зур заводларны, Урал суының уң ягына әле ул заманда төзелә генә башлаган яңа шәһәрне карадым Ул вакытта шушы шәһәргә тагын килеп урнашырмын, биредә тугыз ел гомерем үтәр, балаларым булыр дип, һич тә башыма килмәгән иде... Кайтканда Фаяз абый миңа юлга җитәрлек акча бирде. Минем солдат хезмәтем шуның белән тәмам булды. Теге батыр солдат Швейк хезмәтенә азрак охшый инде ул, әмма ни хәл итәсең. Язмыш! _ рмиядән соң инде укытучы булырга теләмәдем. Ичмасам, шуңа Уҗ акылым җитте. Урта белем белән, дөресен әйтим, колхозда калып, ат җигәсем яисә дуңгызлар тәрбиялисем дә килми иде. һәм минем өчен төрле тарафка бәргәләнү, зимагурлыкта йөрү, зур хаталар һәм акылсызлыклар ясау чоры башланып китте. Кеше, бәхетле булыйм дисә, әти-әнисе булган тигез гаиләдә үссен. Чөнки ул инде үзе җиткән егет булгач та, хәтта өйләнеп үзе гаилә корып җибәргәч тә, кемнеңдер түгел, нәкъ менә әти-әнисенең киңәшенә, үгет- фатихасына мохтаҗ. Хәтта кайчакны каты тиргәү сүзенә дә. Инде әти- әнинең исән булу-булмавы синнән тормый дисәң, ул чакта язмышыңа үпкәлисең. Ул тәкъдирдә син— бәхетсез кеше. Чөнки читләр, үзең якын дус санаган кешеләр дә, бервакытта да сиңа юньле, төпле киңәш бирә алмыйлар. Синең турында чын күңелдән кайгыртмыйлар. Болай гына, сүз булсынга гына сөйләнәләр. Әүвәле мин Олы Әтнәдәге саклык кассасына инспектор булып урнаштым. Аның модире, Мөхәм абый Корбанов, базык гәүдәле, салмак, җай гына сөйләшә торган кеше, мине җылы каршылады. — Мин синең әтиең Хәбибрахман абыйны бик яхшы беләм. Әйбәт кеше иде, мәрхүм. Тырышып эшләсәң, тора-бара менә минем урынымда калырсың. Инспектор — киләчәктә мөдир булырга тиеш кеше инде ул,— диде ул миңа. Контролер, сугышта бер аягы имгәнгән, шуңа күрә бер якка авып китмәс өчен таякка таянып йөри торган, тапкыр сүзле Камил абый һәм бухгалтер, миннән берничә яшькә генә олы озын буйлы, каратут йөзле чибәр кеше Әхәт Фазылҗанов белән без тиз арада дуслашып киттек. Башта эшләр әйбәт кенә барды. Мин авылларга йөрим, урыннардагы саклык кассаларында документларның дөрес тутырылуын, калдык акчаларның төгәл саклануын тикшерәм. Күрдең, абыең начальник хәзер! Урыннарда мин килүдән шүрләп, ә кайчак әзерләнеп тә торалар Әмма иң кызыгы бу түгел әле. Иң кызыгы — миңа махсус кием бирделәр. Өскә алтынсыман ялтыр жиз төймәле, куе зәңгәр төстәге матур плащ, башка кокардалы, күзеңнең явын алырлык фуражка киеп куям да, минем кем икәнем әллә кайдан күренеп тора. Бервакыт шулай Җөлбигә барам. Каршыга килүче бер төркем хатын-кыз, мине генә күргәннәр иде, кисәктән юл буендагы арыш арасына сибелделәр. Кайсы-кая посты бичараларның. Бу хәлгә бик аптырап киләм. Инде үтеп барышлый арыш арасыннан куркынган тавышлар ишетелде: — Чукынган' Безнең Радик түгелме соң бу? Шул кырмыш тәре бит бу! — Ай-Һай, ул түгел бугай. — Радик, синме бу? — Нәкъ үзе, Радик. Ни эшләп әле сез койма аша сәлам бирәсез?— мин әйтәм. Шунда көлешә-көлешә арыш арасыннан юлга бер көтү хатыннар чыгыл басты. Күрәм, үзебезнең Дусым авылыныкылар. Алар мине сырып алдылар. — һай, Радик, җаным! Ярыйлар да син икәнсең бит әле бу. Без бит участковой Васил дип торабыз. Котыбызны алдың ич!—дип бик куандылар. Казанга барып, шәл сатып кайтышлары икән боларның. Ул заманда колхоз эшен калдырып, шәһәргә барып йөргән өчен милиция инспекторлары тотып ала, колхозда болай да бушка эшләгән хатыннарга, кычкыртып, зур штраф сала иде. Минем ялтыр плащым, кокардалы фуражкам хатыннарның котын алган икән. Шунда мин йөземә бик җитди, хәтәр төс чыгардым, һәм ярып салдым: — Миңа хәзер бөтен налогларны, штрафларны түләтергә диелгән! Сез шуны беләсезме?! Васил — нәрсә ул минем янда... Яле, әзерләгез акчаларыгызны! һәм нәрсә диярсез?! Минем бичара хатыннарым тәмам куркып калдылар. Мине балачактан белгән авылдаш хатыннар. Сүзгә һич кесәгә керми торган чая җаннар. Кайберләре бик нәүмизләнен, еларга ук итә башлады. Ул чакта төрле түрәләрдән курку халыкның канына шулкадәр сеңгән иде. Мин элекке кыяфәтемә кайтып, елмаеп җибәргәч, чак кына тукмап ташламадылар үземне. — Карале, шаярта гына икән. Аһ, кырмыш тәре!.. Бу «кырмыш» кушаматы мине гомерем буе озата килде һәм, авылга кайтсам, кайчак әле дә булса ишетелгәли. Аны ишеткәч, күңелне нидер тырмап алса да, мин аңа үпкәләмим. Безнең әти ягыннан Фәйзерахман бабай гаять усал, гайрәтле кеше булган. Берәр хәл чыкса, хәзер җеннәре кузгалып, барысын да кырып ташлаган, һәм менә сиңа «кырмыш»! Миңа, әни ягына охшап бик юаш, йомшак күңелле булып калган кешегә, бу кушамат ниндидер бер мактау, дәрәҗә кебек ишетелә. Авылларга чыкмаган көннәрдә мин үзәк кассада утырам. Без—Камил абый, Әхәт һәм мин—эш арасында төрле күргән-белгәннәрне сөйләшеп утырабыз. Дөресрәге, күбесенчә мин сөйлим. Ә минем сөйләргә осталык бар, тегеләр бирелеп тыңлый. Дөресен генә әйткәндә, ул заманда халыкның кассада акчасы әлләни күп түгел, димәк, безгә эш тә шул чамалы гына иде. Кайчак Камил абый янына аның ун яшьлек улы керә. — Ну, кәефләр ничек соң, улым?—дип сорый аннан әтисе. — Кәефләр күп лә анысы,—ди малай борынын тартып һәм бик хәйләле төстә елмаеп куя. — Ничек инде... кәефләр күп. Ә нәрсәң юк соң синең? — Менә кинога керергә акча юк минем. Без көлеп җибәрәбез һәм Камил абый кесәсеннән егерме тиен чыгарып, улына бирергә мәҗбүр була. Бу Әтнә юлын таптау миңа тагын насыйп икән әле. Көн саен авылга кайтып йөрим. Эшләп алган акчаларымны әнигә бирәм, энеләремне, сеңелләремне тәрбиялим. Үземнең өстә—әтидән калган, инде тузып килгән бердәнбер костюм, үземә шактый озын пальто. Үзем турында уйлаган юк әле. Эшләр шулай җай гына барганда, язмыш минем тормыш тәгәрмәченә тагын таягын китереп тыкты. Район үзогендә утырган җитәкчеләр хисабына колхозларны ныгыту, дөресен әйткәндә, аларны инде үзләре тырышып, тир түгеп җайга салган эш урыннарыннан кубарып алып, колхоз рәисе яисә бригадир итеп җибәрү кампаниясе башланды. Бу тәртә башы безнең мөдиребез Мөхәм абыйга да килеп бәрелде. Бер көнне иртән эшкә килгән, йөзе кап-кара. — Мине дә җибәрәләр, егетләр... Их!..—диде һәм кулын селтәде. Шулкадәр үкенечле төстә, җан авыртуы белән селтәде ки, мин, авылны бик яхшы белгән кеше, эчтән калтыранып куйдым. Бер дә теләмичә, үз шәхесе изелеп, көчләп җибәрелгән шушы кеше колхоз белән идарә итәргә, андагы эшләрне алып барырга тиеш була бит инде. Мөхәм ага Корбанов күпме сузып, күпме карышып йөреп караса да, райком кушкан үтәлми каламы соң? Аңа үзе бик яратып, белеп эшләгән урынын калдырып китәргә туры килде. Аның урынына икенче Мөхәм — Гобәев Мөхәм килде. Тәбәнәк буйлы, караңгы чырайлы, бик аз, саран сүзле бу адәм белән, нигәдер, без беренче көннәрдән үк, бер-беребезне яратмадык. Ул мине үзәк кассада булган көнне күп сөйләшүемне, уен-көлкеле, ачык күңелле кеше булуымны өнәп бетермәде бугай. Ул, эш вакытын—тулысынча эшкә, дигән чиновниклардан иде. Кем белә, бәлки Мохәм ага Гобәев начар кеше дө булмагандыр, минем үземә аңа яраклашып, тырышып эшләргә кирәк булгандыр. Ул кырыс, вакчыл иде, инструкциядән бер карыш чигенүдән дә курыкты. Мин исә төрле чигенүләрдән, инструкция бозулардан әллөни шүрләмим. Кешенең хәленә керәм, кирәк урында аңа юл куям. Авыр заман иде ул! Урыннардагы кассирконтролерлар еш кына кассадагы акчаны алып, үз кирәк-яракларына да тоталар. Бу—турыдан-туры инструкцияне бозу. Ә мин шушыларга күз йомам. Чөнки белеп торам, теге мескен кассирның хәле дөрестән дә мөшкел, ул үзе алган акчаны барыбер кассага кертәчәк, һәм беренче җае булу белән. Уйлап карасаң, шуннан кемгә ни зыян инде, җә? Шуннан совет дәүләте җимерелеп төшәме? Бер авылга бардым. Контролер өлкән кеше, кассада өч мең тәңкә акчасы җитми. Карт миңа вәгъдә итеп калды: — Бер атнадан кергәм, энем. Син инде моны рәсмиләштерә, Гобәсв- кә җиткерә күрмә! — Ярар,—дидем мин. Менә кешегә иткән яхшылык һәрвакытта да яхшылык булып кына әйләнеп кайтмый шул ул. Шушы хәлне кайсыдыр үзәк кассага җиткергән. Гобәев мине үз кабине гына чакырып алды. — Син Түбән Көектә булдыңнгы?—дип чекерәйде ул миңа кечкенә кара күзләре белән. — Әйе булдым. — Андагы җи гмәүчелекне күрдеңме? — Күрдем, Мөхәм абый. Әмма бит картка зур каза килгән—сыеры басуда күбенеп үлгән. Шуңа, инде соңгы чиккә җиткәч кенә, алып торган ул акчаны. Бер атнадан кертеп куям, диде. Монысын ныклы вәгъдә итте. — Син инде безнең эштә вәгъдәгә ышанасыңмы? Вәгъдәне документ итеп терки аласыңмы? — Соң, туктагыз әле, ни эшләп ышанмаска? Шундый олы кешегә? — Менә нәрсә, Радик! Яз хәзер үк гаризаңны. Иртәгесе көннән син бездә эшләмисең!—диде Гобәев. — Ярый, мин язармын анысы гаризаны. Әмма син дә кәгазь корты, документ колы икәнсең. Инде, өлкән кешенең хәленә кергән өчен...— дидем мин һәм тагын бер-ике сүз өстәдем. Тозлы-борычлы бу сүзләрдән соң мин биредә эшли алмый идем инде. Шулай игеп, миңа, киләчәктә мөдир буласы ихтимал кешегә, саклык кассасы ишегенең кайсы якка ачылганын тиз арада күрергә язган икән. Шуннан инде китте дә китте... Авылда гына кал, колхозда эшләрсең, әнә кибетче, ферма мөдире булырсың, дип, әни бик үгетләгән, ялынган- ялварган иде, югыйсә. Тик кая ул! Минем чуар жаным, хыялый күңелем еракларга, шәһәргә тартыла иде. Анда дөнья кызыктыр, иркендер, яктыдыр кебек тоела иде. Киттем чыгып Казан калаларына. Анда бертуган Зәйтүнә апам бар, ул төзелештә маляр-буяучы, әле тормышка чыкмаган, тулай торакта яшәп ята иде. Бауман урамының нәкъ урта бер төшендә. Тулай торакта һәрвакыт бер-ике койка буш була, кайчак анда йөргән кызлары янына кереп егетләр төн кунып та чыга. Миңа да сыеныр урын табылды. Казанда ул заманда кая гына барсаң да, эш күп иде, әмма пропискага алмыйлар. Шунда каңгырып йөргәндә ишеттем озын колаклардан: тиешле кешеләргә тиешле сумманы төртә алсаң, бик ансат кына үтеп була икән үзе... Тик миндә андый акчалар кайда әле? Шунда инде үзе дә мантый алмыйча Казанда байтак вакытлар каңгырып йөргән туганнан туган абый тиешле Зыя миңа әйтә куйды: — Әйдә, «Водоканалстроймга барабыз. Анда прописка да кирәкми, акчаны да шәп түли, диләр... Киттек без шушы «Водоканалстрой»га. Барсак, бу тагын шул җирдә казына, шәһәрдә суүткәргечләр сала, ә Татарстан авылларында җир астыннан фермаларга су кудыра торган манаралы җил двигательләре корып куючы бер оешма икән Тәтеш районының бер авылында шундый эш бара дип, безне шунда җибәрделәр. — Менә сезгә пароходка билет. Ә акчаны урынга баргач алырсыз. Әлегә кассада бернинди акча юк. Кайгырмагыз, артыгыздан ук җибәрәбез!—дип, вәгъдә итеп калдылар. Иделнең биек ярындагы зур бер урыс авылы. Бу инде көз, басуларда игеннәр, көнбагыш, бәрәңге өлгереп килә. Безне авыл читендәге бер йортка, ялгыз хатын Наташа түтәйгә фатирга керттеләр. Шуннан ерак та түгел сыерлар фермасы, аның янында су скважинасы тишелгән. Без шул скважина өстенә челтәрле тимер манара монтажлыйбыз. Манара җиргә яткызып җыела. Соңыннан аны краннар белән күтәреп бастырасы. Күбрәк Зыя белән икәү генә эшлибез. Кулда зур гайка ачкычы, болтлар, тимер угольниклар, кувалда. Бик акрын үрчесә дә, кызыклы гына эш. Синең кулларың белән җыен тимертомырдан матур, зифа манара ясала килә. Өченчебез бригадир санала, ул көннәр буе каядыр югалып, кирәк- ярак артыннан йөри. Василий исемле, озын буйлы, күркәм генә бу рус егете 1ел кызмача була. Без килгән көннән үзебезгә акча җибәрүләрен көтә башладык. Казаннан алып чыккан ипи, колбаса, шикәр кебек әйберләр аккурат өч көндә бетте китте. Инде ни эшләргә? Ошбу дөньяда ашамыйча бер генә көн дә торып булмый бит. — Аптырагансыз икән!—диде безгә йорт хуҗасы, әле яшьлек чибәрлеген һәм чаялыгын җуймаган Наташа түтәй.—Әнә бит бакча артында колхоз бәрәңгесе, аның янәшәсендә генә көнбагыш... Сорасагыз, сезгә сөтне ферма кызлары да бирә. Шул ферманы сулы итәргә йөрүегез бит. Зыя белән без төнлә бәрәңге басуына сәяхәт ясап кердек, ә сөтне, дөрестән лә, сыер савучы кызлар безгә жәлләми бирделәр. Тик бу дөньяда бөтенләй дә акчасыз барыбер яшәп булмый шул. Тәмәкесенә, ял көннәрендә азрак тамак чылатырга, кичләрен кинога дигәндәй. Беркөн кичен Зыя дус идән буйлап йөренә. Үзе шактый моңлы гына итеп җырлый: Яратам, яратам, Костюмымны яратам». — Ну, костюмны яратып булмый инде,—мин әйтәм. — Була шул менә. Туры килә!—диде Зыя һәм чемоданыннан үзенең кешелеккә генә кия торган, әле яңа диярлек кара костюмын чыгарды. Аны төрле яктан әйләндереп карап, үкенечле төстә телен шартлатты: — Иллә дә яратып кия идем бу кәчтүмне, җанашымны... — Соң, кия бир,— мин әйтәм. — Сатып җибәрмичә булмый бит. Акча юк бит,—диде Зыя. Ул елларда Идел суы естенә гаять тә зур Куйбышев гидроэлектрстанциясеи тозү бара иде. Су астында каласы авылларны күчерәләр, җимерәләр, урманнарны кисәләр. Безнең белән бер фатирда шундый урман кисүчеләр дә тора. Гаҗәп хәл, бу кисүчеләргә, җимерүчеләргә акчаны шәп һәм вакытында түлиләр. Кич белән без Зыяның яраткан костюмын шул кисүчеләргә сатыл та җибәрдек. Акча күбәйде! Ботен бер костюм акчасы... Кибеттә аракы, тегесе- монысы бар Кинолар һәр кичне булып тора. Шәп яшибез Тик. бер-ике атна үттеме икән, акча азайды, һәм һич тә озакка сузмыйча, бетеп тә китте. Хәзер инде нәүбәт миндә иде. Чемоданымнан Зәйтүнә апа үземә әле монда килер алдыннан гына алып биргән зәңгәр тостәге, өр-яңа, һәйбәт спорт костюмын чыгардым. — Болай яратып кия идеңме үзең бу костюмны?—дип сорый Зыя авызын ерып. — Кая ул! Әле киеп бер рәхәтен дә күрмәгән ич аның,—дидем мин, еларга җитешеп. — Ә шулай да, ә шулай да, сатып ашарбыз аны! -дип көйләп •җибәрде Зыя мәлгунь. Безнең бу җанлы сәүдә ары таба да дәвам итте. Акрынлап Зыяның аклы күлмәге, аның артыннан минем йон свитер, безнең ябык кына чемоданнарыбызда булган юньлерәк барлык әйберләр урман кисүчеләрнең иләмсез зур, симез чемоданнарына күчте. Ә акча җанашымны безгә һаман да җибәрмиләр. Без телефоннан шалтыратабыз, берничә тапкыр ачка үлеп баруыбызны бәян итеп телеграмм сугып карадык Юк! Җибәрмиләр һәм вәссәлам' Ул арада, ачлы-туклы эшләп булса да, без җил двигателен корып бетердек. Аны бастырып куйдык, канатларын көйләп, әйләндереп тә җибәрдек Әйләнеп китүенә биш минут та үтмәде, без куйган двигатель янәшәдәге зур тагаракка, фермаларга сузылган трубалар! а су коя башлады. Сап-салкын, чип-чиста су! — Ура! — дип кычкырып җибәрдек без өчебез бергә һәм кайгы-хәсрәтләребезне, дөньябызны онытып сикерә, кычкыра, шаяра башладык. Уенмыни, без бит җир астыннан су чыгарабыз. Без куйган машина нинди зур фермага су биреп торачак бит! Ул көнне безне колхоз җитәкчеләре дә килеп котладылар, яхшы i ына сыйладылар да әле. Ферма кызлары да сөтне чиләге белән бирделәр. Әмма бәйрәм тиз үтә шул ул. Икенче көнне үк инде без янә сукыр бер тиенсез калдык. Инде сатар әйбер дә бетте.. Җитмәсә, безгә Казаннан акча кәгазе түгел, күрсәтмә кәгазе килеп төште. Янәшәдәге колхозда яңа двигатель кора башларга дип. Ә урамда ак күбәләкләр очкалый башлады. Кара коз, салкын кыш якынлашып килә — Тайыйк без моннан җәтрәк, Зыя дус. Казанга кайтып китик. Булмый бит болай яшәп,— дидем мин. — Шулай итмичә булмас, ахры. Соңгы пароход белән ычкынырга кирәк Аннан соң моннан кайта алмыйча калуың да бар1 -дип килеште минем белән Зыя. — Кайтуын кайтырбыз. Тик менә юлга акчаны кайдан юнәтәбез? — дидем мин Зыя кулын гына селтәде. — Ә чемоданнар нәрсәгә? Буш килеш алар безгә ни пычагыма кирәк? Шулай итеп, әйтергә колке, без чемоданнарны да урман кисүчеләргә сатып җибәрдек. Тәтеш пристаненда Казан ягына баручы пароходка утырдык. Ә ул, дөрестән дә, соңгы параход булып чыкты Ягъни инде елга туңа, башка пароходлар йөрмәячәк Ай. халык бихисап иде бу пароходта! Кая карама — коридорларга, почмакларда, хәгта капчыклар, баулар өстендә кеше, кеше' Без Зыя белән үзебез каралып, ябыгын беткән, өс-баш та шактый керле. Кыяфәт бик таушалган, шактый ачулы да. Кая гына барып төртелсәк тә, бездән кешеләр ачыктан-ачык шикләнәләр.. Бик тыгыз булса да, утырган җиребездә бераз бушлык хасил була. Бер агай, безгә борылып карый-карый әллә кая, аскы катка ук төшеп китте. Ә без үзебез оялабыз, кешеләрдән качарга тырышабыз. Әкәмәт, кыскасы! Инде төн җитә башлагач, ниндидер бау бәйләмнәре артында бераз буш, аулак урын табып, шунда кереп яткан идек. Төне буена бер тамчы йоклый алмадык. Ятуыбыз белән башны, ә тиз арада бөтен гәүдәбезне нәрсәләрдер тешли башлады. Галәмәт каты итеп, чеметеп алган төсле тешлиләр. Ниһаять берәресен тотып алсак, кандала! Галәмәт эре, явыз кандалалар! Казанга көч-хәл белән кайтып җиттек. Конторага кереп, бөтен моң- зарны чәчә башладык. Әмма начальник, бик матур, Ленин бабайныкы төсле борчаклы галстук таккан, күркәм, спай гына кеше, безне тынлап та тормады. Көлде генә. ’— Аһ, анда Тәтештә сез дә бар идегез бит әле. Монда безнең хәтердән дә чыккан ул әле... Сез, егетләр, гафу итегез инде. Әнә барыгыз, кассадан акчагызны алыгыз!—диде ул һәм шуның белән сүзне беткәнгә санап, телефонга үрелде. Кассага барсак, хәлебез тагын нигүзәл Безгә язылган акча ратып ашаган әйберләребез бәясен дә капламый торган булып чыкты. Бу мыскыллауга тәмам ачуым килеп, мин тагын начальник янына әйләңеп кердем. — Мин расчет таләп итәм! Теге кулын гына селтәде: — Ә нигә таләп? Болай да бирәбез сиңа расчетны Синең кебек шантрапалар безгә көн саен дистәләп килә! Шуның белән минем җил двигательләре куючы слесарь-монтажник һөнәре тәмам да булды. Кем белә һәм бик ихтимал, бәлки, миңа алай ук ашыгырга, шундук расчет алырга да кирәк булмагандыр. Әнә Зыя шунда калды бит. Ничектер җайлашты, мастер булды, күп еллар буена зур акчалар эшләп алды. Мин шул алдын-артын уйлап эш итмим. Гомергә шулай булдым. Ни хәл итәсең, мин тагын авылга әйләнеп кайттым. Теге беркая да кабул ителмәгән сукыр бер тиен кебек. Берничә айлар буена беркайда да эшләмичә, тинтерәп йөрдем. Колхозда эшләп каласы килми генә бит... Колхоздагы минем яшьтәш егетләрнең шул кыстырып кайту хакына гына, бушка диярлек эшләп йөрүләрен күреп торам бит. Ахырыда яңадан да бәхетемне сынап карыйсым килде, тагын Казанга сәфәр чыктым. Бу юлы инде Зәйтүнә апай, ниндидер танышлары аша эш йөртеп, кемгәдер шактый гына акча да төртеп, мине пропискага кертә алды. Ул заманда самолетлар гына ясый торган егерме икенче заводка, токарь өйрәнчеге булып урнаштым. Монда зур гына бер чигенеш ясап алырга кирәк. Әле саклык кассасында эшләгәндә үк мин үзебезнең Дусым авылына Арчадан медсестра булып килгән Дамира исемле кыз белән танышкан идем. Дамира — чибәр генә, таза гына бәдәнле, тыныч, нык холыклы кыз, башта мине, ябык кына, җилбәзәк кенә, җитмәсә, ашказаны да сырхау бер егетне, өнәп бетермәде. Моңарчы мин байтак кызлар белән танышып, берсе белән дә юньләп йөрмәдем, бернинди җитди уйга килмәдем. Ә менә Дамираны чынлап торып ярата башладым, чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен белдем бит. Минем сөйләшергә тел әйләнә, киләчәктә бик матур тормыш, бик күп нәрсәләр вәгъдә иттем тегеңә. Кызларга, үзегез дә беләсездер инде, шактый ялынырга, тасма тел булырга туры килә Әмма Дамираны асылда минем киләчәктә берничек тә авылда, колхозчы булып калырга риза түгеллегем җәлеп итте кебек. Ни әйтсәң дә, поселокта туып үскән кыз, аның да тормыш итәргә авылда торып каласы, бер авыл егетенә кияүгә чыгып, әтеки-әнекиләр белән, кемнеңдер терлек-туарын, кош-кортын тәрбияләп көн итәсе килми иде. Мин бит — гидай, кем әйткәндәй, кашым да күзем... Ә Дамирага кызыгып, аны кулга төшерергә йөрүче егетләр авылда җитәрлек иде Мин үзем кайда гына булса да, җае чыккан саен авылга, Дамира янына кайткалап йөрдем Ул хатларны инде, хатларны көн саен диярлек яза идем. Үзем йомшак күңелле, җиңел холыклы егет, мин ниндидер бер эчке сиземләү белән бу кызның киләчәктә үземә яхшы тормыш иптәше, ныклы таяныч та буласын сизенә идем. Инде Казанда егерме икенче заводта эшләгәндә Октябрь бәйрәменә кунакка кайттым. Шунда Дами- раны үзем белән язылышырга, ягъни никахлашырга күндердем. Язмыш дигән нәрсә үзедер инде бу, бик матурлап дәлилли торгач, ул ризалыгын бирде. Әле дә хәтеремдә, Октябрь бәйрәменнән соң, көзнең бер кояшлы, матур көнендә Әтнәгә киттек. Дамира белән гел икәүләп кенә Бернинди озатучы, тантана, берни дә юк Бу хәлне хәтта беркем дә белми дә. Никахны теркәүче апа, олы гына хатын, безнең гаризаны алды да, болай диде: — Тагын бер айдан язылышырга килерсез. Аның законы шулай. — Апа, җаным, зинһар, хәзер ук язып куегыз безне. Зинһар дип әйтәм. Мин — Казанда, икенче кайтып йори алмыйм!—дидем мин Менә, чиновникларның да төрлесе була. Теге апа безгә карап алды да, бөтен законнарны, кагыйдәләрне бозып, безнең никахны теркәп тә куйды. Шулай итеп, егерме өч яшемдә мин инде өйләшән кеше идем. Менә кара инде син миндәге җилбәзәклекне, берни уйлап тормыйча эшләүне! Кесәңдә акчаң булмасын, бергә торырга фатирың, гаилә корыр өчен бернинди җирлегең, әти-әниең тарафыннан бернинди ярдәмгә юлың булмасын. Ә син алдан ала никахлашып куй. . Хәзер менә уйлыйм, алай да, юләр бул да батыр бул! Әгәр дә шул вакытта Дамираны әнә шулай үземә бәйләп куймаган булсам, минем аны мәңгегә югалтуым бик ихтимал иде. Аны авыл егетләреннән кем дә булса үзенә каратмый калмый иде. Ә минем исәп шушы заводта төпләнү, төшемле һөнәр алу, акрынлап булса да фатирга ирешеп, Дамираны шәһәргә китерү һәм кешеләрчә тормыш корып җибәрү иде. Ярый, шулай урнашып алдым мин заводка. Без самолетның тәгәрмәчләрен, ягъни шасси ясый торган икенче цехта эшләдек. Мине Иван Зуев дигән бер токарьга өйрәнчек итеп билгеләделәр. Иван миннән берничә яшькә генә олы, кылыч борынлы, бик аз сүзле бер урыс. Ул бик катлаулы һәм җаваплы детальләрне— самолет тәгәрмәченең кеше гәүдәсе кадәр зурлыктагы таяну штокларын ясый. Иван бернинди тәрбияче дә, өйрәтүче дә булып чыкмады. Миңа берни сөйләп тә, аңлатып та маташмады. Газеталарда язылганча «производство серләренә» төшендермәде. — Алла кешегә күз биргән, колак биргән. Димәк ки, адәм баласы барысына да үзе өйрәнергә тиеш. Менә минем ничек эшләгәнне карап тор. Әнә сиңа штангенциркуль, әнә сызымнар Аларын үзең ойрән! Аның очен урта белемле егет син. Без менә биш класс белән да эшләп йөрибез әле. Начар да эшләмибез!—диде ул һәм аның миңа бирәсе дәресләре шуның белән тәмам дә булды. Алай да шәхси үрнәк—зур нәрсә! Берничә көннәр мин Иванның янәшәсенә басып, аның станок патронына детальләрне ничек беркетеп куйганын, үлчәмнәрне ничек чыгарганын, кискечләрне ни рәвештә куйганын җентекләп күзәтеп тордым да. тиз арада штокларны беренчел эшкәртүгә өйрәнеп тә алдым. Иванныкы белән янәшәдәге икенче бер стһнокта үзбуйлы эшли дә башладым. Акрынлап сызымнарны ничек укырга, үлчәргә, бүтән төрле детальләрне эшкәртергә дә өйрәндем. Ә эшләве күңелле! Иртән заводка китәсең, проходнойда пропускаңны алып, цехның иркен ишегеннән кереп китәсең. Проходной ул үзе бер гаҗәп нәрсә Мин анда эшләүнең серенә әле дә булса төшенә алмыйм Заводка бит күп булса ярты сәгать эчендә меңнәрчә кеше керә. Шул меңләгән халык эченнән кечкенә тәрәзә янына шәхсән син килешкә анда эшләүче яшь кенә кызлар синең кулыңа ялт итеп нәкъ синең пропускаңны тоттыралар. Хәрәкәттә бернинди тоткарлык булмый, кешеләр елгасы туктаусыз ага. Алар сине ничек таный, меңләгән пропуска арасыннан синекен ничек алай тиз таба? Монысына мин әле дә булса җавап бирә алмыйм. Аннары тагын. Әгәр заводта син үзең өчен нинди дә булса бер әйбер, әйтик пычак ясап, аны куйныңа яисә итек балтырына яшереп алып чыгарга теләсәң, проходнойда сине, һичшиксез, тагын тотып алалар. Алдан килгән кеше бернинди тоткарлыксыз чыгып китә, ә менә сине туктаталар. Яшерелгән әйбереңне эзләп табалар. Мондый очракта эшне зурга җибәрмиләр әле. Каравыл башлыгы килеп, синең әйбереңне ала, үзеңә кисәтү ясый да, шуның белән—вәссәлам. Әмма икенче төрле очраклар да була. Бер инженер цехка төзәтергә дип үзенең фотоаппаратын алып килә. Нәрсәдер, вак кына ремонт. Төзәтә бу аппаратын, объектив аша карап, төзеклеген тикшерә, һәм, бәхетсезлегенә каршы, объективны самолетлар җыю цехы тарафына юнәлткән була... Заводтан, яраткан эшеннән кудылар бичара инженерны! Үзенең бернинди дә дошман агенты түгеллеген, объективны ул якка очраклы рәвештә генә юнәлткәнен юкка гына кат-кат исбатлап маташты. Ярый әле, бу инде Сталин бабай заманасы түгел, ә Хрущев агай вакыты иде. Юкса, теге инженер эшен генә түгел, ә башын да югалтасы иде бит... Алай да ул заманда заводны каравыллаучыларга бу кадәр мәгълүматлылык, сизгерлек кайдан килде икән? Заводта эшләүчеләр арасында тирә-ягын гел күзәтеп торган шымчылар җитәрлек булгандыр. Бер дә бүтән түгел. Моны бит башкача аңлатып та булмый... Ярый, без проходнойдан цех эченә эшкә дип кергән идек бит әле. Килеп басасың үз станогың янына. Ә инде аны сменадашың чистартып, ялтыратып, майлап та куйган. Ул, гөрләп әйләнә башлыйсы килгәндәй, сине Көтеп тора. Болванканы патронга утыртасың да, йомшак төймәгә генә басып, станокны эшләтеп җибәрәсең. Ул үзенең гаҗәп үткер корыч теше белән металлны кимерә, кисә башлый. Күгәреп беткән ямьсез болванка акрынлап ялтырап торган штокка әйләнә. Аны үлчәп карыйсың, исәпләп, илһамланып инде соңгы кат, чистага эшкәртәсең. Монда Инде осталык, микронлы төгәллек кирәк. Синең маңгайга тирләр бәреп Чыга. Менә, ниһаять, булды! Самолетның бер аягы өчен таяну штогы ОЗер. Ялтырап торган кайнар штокны кулга эш бияләйләре киеп, кадерләп кенә махсус аслыкка алып куясың да, аңа сокланып карап торасың. Үзең ясаган әйбер, нинди матур, хәтта шәхси әйберең кебек якын ул сиңа. Һәр эшнең үзенә күрә илһамы, шигърияте бар шул аның! Аннары инде Патронга яңа болванка утыртасың. Мин еш кына вакыт табып, самолетларны җыя торган цехка да барып киләм. Әнә ул, биниһая дәү, куәтле Машиналар. Илебезнең хәрби калканы, сакчылары! Болын кебек иркен, Түшәме күккә ашкан биек цехта канатларын киң җәеп торалар Аларны Инде коралландырганнар, пушкалары кисәтүле төстә алга төбәлгән. Биек Тимер рәшәткә аша аларга карыйсың да, күңелгә горурлык килеп тула. Шушы нинди кодрәтле, гаять тә катлаулы, олпат, матур машинаны ясауга, азмы-күпме синең дә өлешең кергән бит! Мин заводта гомергә калырга әзер идем. Кем белә, югары квали *'чКацияле, оста кадровой эшче дә булып киткән булыр идем, бәлки Әмма бит, кадалып киткере, бу тормышның үз законнары. Кире беткән, аяусыз, рәхимсез кануннары Күңелдәге хыяллар, горурлык хисе белән генә Тамак туйдырып булмый бит әле. Ә безгә, өйрәнчекләргә, акчаны ашарга Да җитмәслик аз түләделәр. Мин Зәйтүнә апам янында туенгалаи йөрдем. Җитмәсә, тиздән без бер нәрсәне сизеп алдык. Инде без азрак өйрәнеп, Үзлегебездән детальләр ясый башлагач та, башкарылган хезмәт өчен Тиешле акчаны безгә түгел, ә өйрәтүчеләргә язалар булып чыкты Ягъни Мин эшлим, ә акчасын Иван ала. Әйтәм җирле аны соңгы вакытта Иван Минем һәр адымымны тикшереп, станок янында булуымны күзәтеп тора. Без нәни генә окладта, ә хезмәт хакын өйрәнчеклектән чыгып, разряд алгач кына язачаклар икән. Ярый, монысына түздек без. Инде алты ай өйрәнчеклектә йөреп, бушка диярлек эшләп, имтихан тоттык. Разряд та алдык. Шул чагында нәкъ теге танк училищесындагы кебек булды: дөнья миңа янә арты белән борылды. Нормаларны ике тапкыр диярлек күтәрделәр. Ягъни һәр ясаган деталь өчен түләүне ике тапкыр диярлек киметтеләр. Син ике тапкыр тизрәк эшләргә тиеш буласың дигән сүз инде бу. Ә безнең тәҗрибә— чыпчык борыны. Алай да бер ай азапланып карадык. Килдек кассага. Өйрәнчек окладыннан аз гына ару хезмәт хакы бирделәр. Менә шулай ул, дөнья — куласа! Мин — җилкуар, тагын әлләни баш ватып, күп уйлап тормадым. Берничә иптәш егет белән җыйналып сөйләштек тә, расчет та сорап тормастан, бу заводтан качып китәргә булдык. Расчетны аны, сорасаң да, барыбер бирмиләр иде. Хөкүмәт дурак түгел бит, сине алты ай өйрәтеп, завод капкасыннан җиңел генә иреккә чыгарып җибәрергә... Шулай итеп, болай гына ычкындык. Ул елларда хәрби заводтан качып киткән өчен суд җаваплылыгына тарталар иде. Безне ничек эзләмәгәннәр дә, ничек тап- маганнардыр? Монысын бер Алла гына белә. Миңа, бәлки, бу заводны да алай ансат кына ташлап китмәскә, кыенлыкларга түзәргә, тырышырга кирәк булгандыр. Соңыннан, инде бик күп еллар үткәч, үзем газета редакциясендә эшләгәндә, Казан —Арча поездында кайтып барам. Каршымда утырган үзем яшьләрендәге, өстенә бик затлы костюм, ак күлмәк кигән, галстук тагып җибәргән бер кеше ничектер таныш кебек тоелды. Сөйләшеп киттек. Казанда тора, егерме икенче заводта эшли икән, нәкъ бер елны, бер цехта өйрәнчек булып йөргәнбез икән. — Да, мин сине күрдем, беләм мин сине. Разряд алып эшли башлагач та, каядыр юкка чыктың,—диде ул. — Болай акча яклары ничек анда хәзер? — Ярыйсы гына...—диде ул һәм суммасын атады. Эчләр борып куйды минем шунда. Ул атаган сумма минем айлык хезмәт хакыннан дүрт мәртәбә диярлек артык иде Заводтан квартир алып, инде күптән җиңел машиналы булып, гөрләтеп яшәп ята икән... Менә бит! ...Шулай итеп, мин тагын шәһәрдә урнашып кала алмадым. Теге сукыр бер тиен кебек, тагын авылга әйләнеп кайттым. Без инде Дамира белән бергә тора башладык. Ә безнең кысан өйнең эче тулы халык, без Дамира белән идәндә, ишек катында диярлек йоклыйбыз Шулай да яшь вакыт, аны-моны талымламый торган вакыт Мин тагын люмпен пролетариат, колхозда да, дөресен генә әйткәндә, беркайда да эшләмим. Кыш буе шулай селкендем. Бар эшем шул, сыер абзарын чистартып, Түбән Шашы басуыннан, калган эскерт төпләреннән җыйнап, салам алып кайтам. Бервакыт бурында адашып чак кына туңып калмадым. Икенче бер чакны кара кичтә, Зиннур белән үзебезнең авыл болынына төшеп киттек. Эскерт тобеннән печән урларга. Кышкы кич гаҗәеп тын, җылы идс. Аяк астында кар да әлләни тирән түгел иде, без бер чакрымдагы болынга тиз арада төшеп тә җиттек. Башланган бер эскерттән хуш исле печән алып, икешәр пот чамасы печән бәйләдек. Мондый кәсептә иркенләп йореп булмый, төн булса да шикләндерә, җәтрәк авылга ашыктык. Икс пот йок ул әбиеңне өшкерә, тиз арада тирләп чыктык, күзләргә тир кереп ачыттыра. Инде үрне дә менеп җиттек, инде авыл утлары да күренә башлаган иде Шунда, һич көтмәгәндә, әллә нинди зәхмәтле, куркыныч буран купты. Күктән гаҗәеп куе булып, ишелеп кар ява башлады. Кар шундый ява идс ки, без аның һавадан ишелеп төшкәнен аермачык ишеттек. Котырып искән җил безне, аркаларыбыздагы печән бәйләме белән бергә, карга китереп салды. Ятабыз бер-беребезгә һәм печән бәйләмнәренә сыенып. Авыл шунда ук күздән югалды, җил үкерә, ямьсез генә ачы итеп сызгыра. Шунда тагын да гаҗәеп, серле һәм куркыныч хәл булды. Күрәм, Зиннурның киеменә, җиң очларына, бүрек колакларына ниндидер сәер, яшькелт утлар кабынды. Ул утлар җемелдәп, бер кабынып, бер сүнеп, Зиннурдан печәнгә дә күчеп, җил очырган печән бөртекләренә ияреп очып китә башладылар. — Зиннур, син бит янасың!—дип кычкырдым мин бу хәлдән котым алынып. — Ә син үзеңне кара!—дип кычкырды ул да. Карасам, минем дә җиң очларында, итәктә, хәтта үзем ышыкланып яткан печән бәйләмендә дә утлар җемелди. Кайчак алар тәмам дөрләп, тирә-юньне яктыртып җибәрәләр. Әмма үзләреннән бернинди кайнарлык бәрелми. Тик ниндидер бер чытырдау гына ишетелә... Без инде тәмам шыр җибәрдек. Селкенергә дә куркып, кышкы басу уртасында, буран эчендә ятабыз. Торып китәрмен дип тә уйлама, җил хәзер бәреп егачак. Алланың рәхмәте, буран ничек кисәк башланып китсә, шулай кисәк тукталып та калды. Җил дә тынды, теге утлар да сүнделәр. Тагын тып-тын, җылы, матур кышкы кич. — Радик, нәрсә булды соң бу? Нинди әкәмәт утлар янды?—диде Зиннур калтыранган тавыш белән. — Белмим... Әллә безгә болыннан җеннәр ияреп менде инде...— дидем мин. һәм бу сәер хәлнең сәбәбен мин әле дә булса белмим, аны аңлатып бирә алмыйм. Юк, болай итеп, эскерт төпләре җыеп киләчәктә көн итеп булмый иде. Өстәвенә тар гына йортта минем әни, энеләрем, сеңелләрем, анда яшәүләре дә бик авыр. Без Дамира белән тагын авылда торып кала алмадык. Җыендык та, Казан янындагы Васильево поселогына юл алдык. Анда минем мәрхүм әтинең бертуган сеңлесе Әминә апай белән аның ире Сәлих җизни торалар иде. Үз йортлары белән. Аларга рәхмәт, безне сыендырдылар тагын. Әйбәт кенә урнаштык без монда. Дамира Васильево санаториенда шәфкать туташы булып эшли башлады. Мин агач эшкәртү комбинатына, такта яра торган рамаларга пычкы куючы булып кердем. Шулай итеп, абыегыз хәзер пычкы кайраучы! Нинди калынлыкта такталар ярырга заказ бирелгән булса, пычкылар арасына шундый агач шакмаклар кыстырып, үзебез гали пәкесе кебек итеп кайраган пычкыларны рамнарга тарттырып куябыз. Аннары шунда ук запастагы пычкыларны карарга, кайрарга керешәбез. Васильевода без ару гына яши башладык. Тиз арада комбинат барагыннан бер бүлмә бирделәр. Бер генә тәрәзәле, тәбәнәк кенә, кысан гына булса да, бу инде үзебезнең куыш иде. Без җизниләрдән шунда күчтек. Мин комбинаттан утынны алып кайтып торам, мичкә ягабыз, җылы. Иң әйбәте, хәзер без кеше өендә түгел, үз куышыбызда. Васильевода безнең беренче кызыбыз Венера туды. Шулай итеп, без инде гаилә булдык. Ай ул гаиләдә беренче бала! Мин үзем, әти тарафыннан «улым!» дигән сүзне дә ишетмичә, кагылып-сугылып үскән кеше, балаларымны бик яраттым. Гомерем буена. Әле дә булса шулай. Чит җирләрдәге кызларымны кичләр буе уйлап, сагынып ятам. Оныкларым кайтулары белән минем муеныма килеп сарылалар. Балаларны башкаларга сәер тоелыр дәрәҗәдә яратам мин... Эштән кайту белән нәни Венераны кадерләргә, аны багарга керешә идем. Дамира белән чәйнектә су кайнатабыз, кызыбызны көн саен коендырабыз. Аның беренче көлүләре, кулын чәбәкләүләре, кибетләрдән аңа тәти чәчәкле күлмәкләр сайлап йөрүләребез. Аның беренче тапкыр тәпи йөреп китүләре... Юк, алай да бу дөньяда тату, таркалмас гаилә кора алган, балалар үстергән, үз оныкларын күргән, аларны кулына алып сөйгән кеше генә тулы бәхетле. Мин, шәхсән,шулай уйлыйм Идел ярына, урман арасына урнашкан, чиста һавалы, бөтен яктан уңайлы шушы Васильево поселогында безгә гомергә торып калырга, шунда тормыш итәргә бик була иде. Мин инде комбинатта осталардан исәпләнәм, киләчәктә миңа бөтен уңайлыклары булган фатир да вәгъдә итәләр иде Белмим, бу дөньяда әллә язмыш дигән нәрсә бар микән? Бар ул язмыш, бар! Шул безне теләсә кая кагып-сугып йөртә, барыр юлларыбызны кисә, баштан акылыбызны ала, дөнья буйлап тинтерәтеп йөртә. Минем тормышым — ап-ачык бер мисал моңа. Шулай җай гына яшәп ятканда безгә авылдан якын тиешле бер агай кунакка килде. Тиктомалдан безнең мондагы тормышны сүгәргә кереште: — Ятасыз монда... пила чүбе арасында. Шушы баракта пыскып. Авылга кайтыгыз!.. Хәзер бит безнең партиябез төп игътибарын авылга сала... һи, хәзер авылда! Ике дә уйламагыз, кайтыгыз!—дип кодалап китте бу. Мин—тинтәккә, чуар йөрәккә шул җитә дә калды. Төн йокыларымны калдырып, хыялланам гына бит. Үземне авылда итеп күрәм. Менә мин бригадир. Минем бригада колхозда, юк, алай гына түгел, районда иң югары уңыш үстереп алган. Зур җитәкчеләр минем кулны кысалар, күкрәгемә медаль, әй, юк ла, орден беркетәләр... Яисә, мин клуб мөдире. Авылда төрле түгәрәкләр оештырып җибәрәм... Егетләрне җыйныйм да, без Ашыт елгасына электр станциясе салабыз. Авылда ялт итеп Ильич утлары кабына! Мин тора-бара сапсары нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт та салып җибәрәм. Ни пычагыма ятарга миңа монда әрәм булып... Дөресен генә әйткәндә, минем Васильевога күңелем дә ятмый иде. Беренчедән һәм иң үкенечлесе, комбинатта пычкы куючылар окладта утыралар, минем эшләп алган акча әлеге дә баягы шул бик аз, бу килештән гомер буе чиләнсәң дә, адәм рәтле яши аласың юк. Икенчедән, туган авыл — туган авыл инде ул. һаман да сагындыра, үзенә тарта. Кыскасы, Дамираның ай-ваена да карамастан, инде әйтергә дә оят, ничәнче мәртәбә, без тагын авылга борылып кайттык. Ә анда кайтсак!.. Шайтаным да үзгәреш-фәлән юк икән, һаман да шул бушка диярлек эшләп ятулары. Әле һаман тамагы туйган, остенә юньле кием кигән кешене күрмәссең. Без шунда ук ник кайтканыбызга үкенә башладык. Ярый әле шунда Магнитогорскидан Фаяз абый кунакка кайтып төште. — Әй, энем! Болай итеп күпме киләп сарыл йөрергә була инде? Бу килештән синнән юньле кеше чыкмас. Бер сукбайга, эшлексез мокытка әйләнеп барасың бит син... Давай болай итәбез Минем янга Магниткага кил. Эшкә урнашырга үзем булышырмын. Аннан, җай белән гаиләңне дә үз яныңа алдырырсың!—диде ул. Фаяз абый ул армия чутыннан ФЗӨ мәктәбенә алынып, Mai питого реки шәһәрендә торып калган иде. Шунда комбинатта эшли 1957 елның җәй башында мин, Аллага тапшырып, тагын авылдан чыгып киттем. Ул көнне әле дә бик яхшы хәтерлим. Бик ямьле, кояшлы, җылы кон иде. Болын үренә җиткәч, авылга таба борылдым да бик озак карап тордым. Әнә, түбән очта безнең ой Капка төбенә мин үзем бала чакта ук әти белән бергәләп утырткан, көтүдән кайтканда сыерлар ышкынудан бер якка янтаеп үскән тал агачы. Тәрәзә алдында матур рәшәткәләр, түбә астында үзем ясап элгән сыерчык оясы Инде туган авылымнан мәңгегә чыгып киткәнемне, анда кайтып беркайчан да тормыш итә елмаячагымны күңелем белән сизенә идем. Тормышның рәтсезлеге, колхозның хәерчелеге, беркемгә бернинди игътибар, шәфкать булмау авылның күпме балаларын читкә куды ул елларда! Безнең кебек яшь гаиләләрне генә түгел, инде авылда тормыш итеп картайган, аңа ботен җаны-тәне белән береккән кешеләрне дә куды. Тыкрык Габделхак абыйларның Әдһәм исемле олы уллары Чиләбе өлкәсенең бер совхозына барып урнашкан иде. Ул монда кайтып, андагы муллык, әйберләрнең арзанлыгы белән мактанып ташлаган. Киттеләр Габделхәй абый белән Гатүфә апа. Инде авылда торып олыгайган, балалар үстергән кешеләр. Барчасы җыйналып, йорт-җирне сатып киттеләр, И үкенгәннәр үзләре соңыннан! Үлгәнче телләрендә авыл, аның урамнары, болыннары, кешеләре, ал арның кызыклы гадәтләре, сөйләшкән сүзләре булган. Гел авылны сөйләшкәннәр, авылны сагынганнар. Үлгәндә дә телләрендә авыл булган... Ярый, мин дә юлда бит әле. Болынга төшеп җитүемә Үгез елгасыннан каршыма бозау чаклы бер бүре килеп чыкмасынмы! Бүре мин үтәсе сукмак буена ипләп кенә килеп утырды. Мин ничектер, һич курыкмадым, тегенең каршысына килдем, хәтта аның турысында тукталдым да әле. Без, инде йоннары чаларып беткән карт бүре белән әле яшь кенә кеше, бераз вакыт берберебезгә карашып тордык. Бүренең нәкъ кешенеке төсле соры, акыллы күзләрендә: «Нәрсә, тагын китеп барасыңмыни, сукбай? Бәхетеңне әллә кайлардан, чит илләрдән эзлисеңме? Бик булмаган, уңмаган, тәртипсез, төпсез кеше син! Шуңа күрә болай тинтерәп йөрүлә- рең!»—дигән шелтә бар иде. Ни хәл итим, хаклы иде бүре, башны түбән идем дә, алга атладым. Ашыт елгасында, үзем бөтен тугайларын белгән, яраткан елгамда бер иркенләп, рәхәтләнеп су коендым. Колач салып йозә-йөзә, суны коча-коча коендым. Судан чыккач, басмага утырдым да, таныш тугайларга, инде яшәреп килгән кашлакларга, акрын искән җилдә чайкалган камышларга карап, бер үксеп еладым. Эчемне бушатканчы. Шунда авыр уйларым да тарала төште. Инде ныклы адымнар белән юлымны дәвам иттем. Алда мине серле, зәңгәр ераклыклар, гөрләп торган зур шәһәрләр, яңа тормыш көтә иде. __ _ агнитогорск! Минем өчен әле дә булса бик кадерле, хәтта, әйтер идем, изге бер кала. Ул мине бер дә тарсынмыйча үзенә сыендырды. Зур хезмәт коллективы эченә алды һәм иң кадерлесе, намус белән, тир түгеп, күңел салып эшләргә өйрәтте. Мине кеше итте, шәхес һәм, ниһаять, язучы итте! Меңнәрчә тапкыр кабатланган хакыйкатьне тагын кабатлыйм: кешене намуслы эш, хезмәт коллективы гына чын кеше итеп тәрбияли ала. Мин бу калага мең рәхмәтле. Магнитогорск—элекке СССРда һәм бөтен Европада иң дәү һәм куәтле металлургия комбинаты булган, бөтен дөньясына мәшһүр шәһәр. Шуңа күрә укучыга аның турында бераз иркенләп сөйлим әле. Шәһәр көньяк Уралда, шактый биек Магнит тавы янәшәсендә. Магнит тавы дип шуңа әйтәләр, бу таудан чыккан тимер рудасында зур тарту көченә ия булган Mai нит кисәкләре бар. Мондый магнит кисәген учыңа салып зуррак тимер әйбергә якын китерәсең икән, ул синең кулыңнан очып тимергә үзе барып ябыша. Беренче бишьеллыклар, безнең бабайларның социализм төзибез дип җан атып, үз-үзләрсн аямый эшләгән вакытлары! Гаҗәеп вакытлар, кызыклы вакытлар' Киләләр безнең бабайлар 1930 елда Магнит тавы итәгенә. Үзләре өчен палаткалар гына куялар да: «Менә монда тимер юл вокзалы булыр!», «Монда металлургия комбинаты», «Монда шәһәр сала башларбыз! — дип, казыклар кагып чыгалар. Кулга корәк, кәйлә алалар да, үзләре торыр өчен бараклар сала, комбинатны, беренче домна мичләрен төзи башлыйлар. Җиңне бик әйбәтләп сызганып, учка төкереп эшлиләр биредә һәм тагын бик кызыклы, гыйбрәтле нәрсә бар. Җирне иң күп казучылар, бетонны иң күп салучылар арасында иң алгы сафта атлаучылар безнең татарлар булган! Норманы берничә тапкыр арттырып үтәү үзе норма булган. Шәһәр халкы арасында татарлар әле дә булса күп, алар биредә әле дә булса ихтирамлы. Әмма бу — мәсьәләнең бер ягы гына әле. Аның икенче ягына килгәндә, монда беренче көннәрдән бирле үк яшәүчеләр сүз арасында: «Бу комбинат кеше сөякләре өстендә тора инде...»—дип тә сөйлиләр. Комбинатны салучыларның зур күпчелеге Сталин лагерьларыннан бирегә куыл китерелгән тоткыннар, уголовный җинаятьчеләр булган. Эшләгәндә кысылып, басылып үлүләр, үзара үтерешүләр тулып яткан. Илнең югары түрәләре төзелештә көчле сак астында гына йөргәннәр. «Нарком С. Орджоникидзе еш кына үзе килеп төшә. Йөри комбинат буйлап. Алдыннан ике кеше, артыннан икәү кулларына наган тотып, аны саклап йөриләр. Ул кешеләр белән дә шул койма эченнән генә әңгәмә кора иде. Аңа якын килә алмадык.»—дип сөйлиләр өлкәннәр. Эшләп алган акчаларын бишмәт җөйләренә яшергән казахларны, кыргызларны уголовный җинаятьчеләрнең талавы, үтерүе, ә тегеләрнең исә алардан җыелышып үч алуы гадәти хәл булган Шәһәр үзе Азия белән Европаны асра торган Урал суының ике як ярына урнашкан. Сул як ярда, ягъни Азиядә булып чыга инде бу, Магнит тавы, аның итәгендә иске бараклар, арырак металлургия комбинаты үзе җәелеп киткән. Комбинат биниһая зур, аны әйләнеп йөреп чыгасың булса, кырык чакрымнан да артып китә, диләр. Дистәдән артык гаять биек домна, илледән артык мартен мичләре. Кызган тимерне яньчеп юка ак калай, рельслар, балкалар, тагын әллә ниләр ясый торган, озынлыклары бер километрга җиткән прокат станнары. Комбинат күккә көне- төне кап-кара, сары, хәтта яшел төстәге төтен болытлары бөрки, аның әшәке исе тирә-якка уннарча километрларга тарала. Хәтта самолетта очып килгәндә дә пассажирлар: «Әһә, Магниткага да килеп җитәбез. Аның тәмле исләре монда да менеп иреште!»—дип куялар. Шихта, ягъни күмер, руда кебек нәрсәләр салганда домна мичләренең өске капкачлары ачылып китә. Шунда мич эченнән күк күкрәгән тавышлар белән газ атылып чыга. Аяз көнне әледән-әлс күк күкри төсле тоела бу. Тоннәрен исә комбинаттан читкә чыгарып түгелгән утлы шлакның яктысы болытларга тошә, шәһәр урамнары да яктырып китә. Шулкадәр яктыра, рәхәтләнеп газета укый аласың. Комбинат эчендә атлаган саен тимер юл, паровозлар, электровозлар йореп кенә тора. Өстән тимер тузаны ява, гаять авыр, кызыл күгәрекле тузан. Ул шулкадәр мул ява, вакыт-вакыт тимер юлларны тузаннан арчып торырга мәҗбүр булалар. Уң як ярда, ягъни Европа өлешендә урамнары киң итеп салынган, гөрләп торган хәзерге заман шәһәре. Металлурглар проспекты аеруча матур. Анда машиналар бөтенләй керә алмый, уртада — бакча. Бакчаның рәшәткәләре, йортлардагы балконнар рәшәткәләре дә матур итеп, челтәрләп чуеннан коелган. Шәһәрнең тирә-ягы да бик ямьле. Уң як ярда, шәһәрдән күп булса 10— 15 чакрымда Урал таулары башланып китә. Урман каплаган бу борынгы, бөкре таулар, зәңгәр болытларга охшап, ерактан ук күренеп торалар. Инде гау араларына чыгып китсәң, үзәнлекләрдә зур-зур, гаҗәеп магур, балыклы күлләр күп. Сул як ярда исә, Mai ни г тавын үтеп кигеән, бодай бик уңа торган Орснбур далаларына барып тоташкан тигезлекләр җәелеп китә. Менә шундый шәһәр ул Магнитогорск. Әмма минем әлегә шәһәр ямен дә, тегесен-монысын карап йорергә дә вакытым юк. Миңа ничек тә булса җәтрәк эшкә урнашырга кирәк. Комбинатның үзендә дә, башка заводларда да эш бар анысы, мине, урта белемле кешене, бригадир итеп тә аласылар. Тик менә, якын арада гына бер до фатир вәгъдә итмиләр. Ә миңа, гаиләле кешегә, җәтрәк фатир кирәк. Абый хатыны белән үзе бер бүлмәле фатирда яши, анда һич сыеныр әмәл юк. — Син гозү трестына барын кара әле. Анда фатирны озаклатмыйлар иде,— дип киңәш бирделәр миңа. Бардым Тозү трестының кадрлар бүлеге мөдире Сало дигән сәер фамилияле, 6oi ыл чаклы гәүдәле, ярты метр борынлы бер яһүд икән. Ул 3 -К Ул »? 33 минем язуларымны алып карады да, май баскан күзләрен миңа текәп, мәсхәрәле елмаеп куйды: — Урта белем белән кара эш эзләп йөрим диген инде, ә? Без, карт большевиклар, өч класс белем белән дә шушы урындыкта әле менә! — һәм Сало, бик горур кыяфәттә, үзенең биниһая зур күн урындыгын киң учлары белән шапылдатып алды. «Анысы шулай инде, һәр җылы урынга сез — карт большевиклар кереп оялаган инде. Югыйсә, син капкорсак кара эшкә барып, синең урыныңа менә мин менеп утырырга тиеш тә бит!»—дип әйтәсе бик килгән иде дә, тик ничек йөз ертасың. Шунда ук ишектән кире борып чыгарачак бит. —- Паровозга барасыңмы? Кочегар булып?—диде Сало кинәт. Энекәем! Паровозга, кочегар булып. Арча белән Казан арасында ул заманда йөргән поездларның паровозында эшләгән кешеләрне минем күргәләгәнем, кызыксынып карап торганым да бар иде. Караның карасы, пычракның пычрагы инде. Бөтен киемнәре, хәтта битләренә кадәр күмер тузанына, майга буялып беткән, шайтан төслеләр. Мин дә шулай итеп кеше өркетеп йөрермен микәнни? Бик аптырашта калдым мин. Шунда арттан берәү минем кабыргама төртте: — Син... риза бул, егет. Ничего, әйбәт эш ул. ■— Бераздан машинист ярдәмчесе, аннары машинист үзе дә буласың!— дип куәтләде Сало да. — Ярый, барырмын паровозга...—дидем мин. Шул көнне үк миңа эш киемнәре дә бирделәр. Икенче көнне иртәгесен эшкә чыгарга куштылар. Сез инде монда гаҗәпләнерсез. Төзү трестында нинди паровоз булырга мөмкин әле? Мөмкин икән шул. Магнитогорск шәһәрен, андагы комбинатны һәм яңа заводларны төзи торган трест шулкадәр зур һәм кодрәтле ки, аның меңләгән машиналарыннан тыш үз тимер юлы, утыздан артык паровозы бар. Җәмгысе өч йөз километрдан артмаган бу юл ком һәм чуерташ карьерларына, кирпеч заводларына, йортлар төзү комбинатына һәм бүтән шундый урыннарга керә, хәтта җитмеш чакрымдагы урманга бара. Аның металлургия комбинаты эчендә үз депосы, әйткәнемчә, утызга якын паровозы, йөк төяү-бушату елужбалары, әллә ничә станциясе бар. Боларның бөтенесендә меңнән артык кеше эшли. Паровоз! һич кенә дә җансыз тимер тавы, җансыз нәрсә түгел икән бу машина. Минем аңа моңарчы игътибар салып, җентекләп караганым гына булмаган икән. Янына килеп басу белән мин аның никадәр олпат, куәтле машина икәнен тоеп алдым. Ниндидер бер терелек, кайнарлык бәреп тора иде аннан. Гүяки ул баскан урынында тасырдап, алга томырылып китәргә әзер торган ярсу чаптар! Сәер тоелса да әйтим әле, кеше үзенең акча эшләп ала торган эш коралына, җөмләдән, очучы үзе утырып зәңгәр киңлекләрдә очкан самолетына, озын юллар буйлап йөкләр ташыган шофер үзенең автомашинасына, хәтта үз эшенең остасы булган токарь станогына гашыйк булырга мөмкин. Кеше бит үз гомеренең яртысын эш коралы, машиналар белән маталанып үткәрә, аларга инде җансыз әйберләр дип түгел, ничектер, үзен тыңлый, хәтта аңлый торган җан иясе кебегрәк карый башлый. Үзем утырып эшлисе ЭМ серияле зур, куәтле йок паровозына мин дә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Ялтырап торган озын, сылу, чем кара гәүдәсе, ап-ак кыршаулы кызыл тәгәрмәчләре белән ул миңа ниндидер әкияттәге баһадир кара айгырны хәтерләтте. Бераз алгарак китеп әйтим, паровоз мине иренмәскә, тәртипкә, төгәллеккә өйрәтте. Өстәвенә, мин беренче көннән үк кызыклы, күпмилләтле, бердәм бригадага килеп эләктем. Безнең машинист Александр Гамп— миннән берничә яшькә генә олы, какча йөзле, урта буйлы, җете зәңгәр күзле кеше, руслашкан немец. Машинист ярдәмчесе, чандыр, җиңел гәүдәле, йөзенә шадра кагылган Иван Чурилов — урыс кешесе. Калын, салынкы кашлы, караңгы чырайлы, поездлар төзүче Петр Кутько—украиналы. һәм аларга мин — татар килеп кушылдым, һәм, соңыннан ничә еллар бергә эшләп, безнең арада милләт аерымлыгын сизүче булмады, бу турыда беркем дә башына да китермәде Мин үземә кемнең дә булса «татарин!» дип төрттергәнен хәтерләмим — Мин—машинист ярдәмчесе!—диде Иван Чурилов, бармагы белән күкрәгенә төртеп.— Ә син, матур егет,— кочегар. Димәк ки, ярдәмченең ярдәмчесе буласың. Димәк ки, син мин кушканнарны берсүзсез үтәргә тиеш!— диде Иван үзенең ачы, кискен тавышы белән һәм мине эшкә өйрәтә башлады. Тендерның як-ягындагы зур тимер кесәләрен ачып күрсәтте. — Менә монда чүпрәкләр. Алар ни эшкә инде? Алар бөтен машинаны, тәгәрмәчләрне чиста тоту өчен. Кочегар ул вакыты булган саен машинаны сөртеп, чистартып, яшь кызлар төсле матур итеп тотарга тиеш. Чөнки машина аның тамагын туйдыра, аңа акча эшләп алырга булыша!—дип сөйләнде Иван һәр сүзен фәлсәфи төстә сузыл.— Менә бу кесәдә инде май савытлары. Кочегар паровозның буксыларын һәрдаим тикшереп тора. Аларда май бетә икән, шунда ук май сала. Буксыларның мае бетә икән, барган көйгә алар кыза башлый, ут кабуы да бик ихтимал. Ул чакта инде күчәрләр кызып, хәтта сынып китәргә дә күп сорамый. Ә нәрсә, була шундый хәлләр' Бу инде — һәлакәт дигән сүз. Бу инде безгә бер дә кирәкле эш түгел Иван сүз арасында миңа карап-карап алды. Тавышы бик катгый булса да, аның күзләре көлемсери иде. Тимер баскычтан будкага күтәрелдек. Монда үзе бер тамаша! Әллә нинди, терсәктәй бөгелгән юан торбалар, нечкә генә, ялтырап торган җиз торбалар, нәкъ сәгать кебек манометрлар, җиз тоткалар, тагын әллә нәрсәләр. Паровоз будкасы үзе вагон эче шикелле чиста, якты, матур, шактый иркен дә икән. Тик менә бик эссе, бөркү. Биек топкадан, торбалардан кайнарлык бөркелә. Топка капкачын ачып җибәргән саен андагы ялкын күзләрне камаштыра Бар икән әле күрәселәр! Иван мине будканың арткы өлешенә алып чыкты. Монда тендердан иркен тимер улак кергән. Улак тулы вак күмер, шунда ук көрәк ята. Кыска саплы, кырыйлары күтәрелеп торган киң, бик җилле көрәк. — Менә бу инструмент бәлки сиңа таныштыр да. Әйе, көрәк бу! Кочегарның төп эш коралы. Ә ул көрәккә күбрәк тутырып алырга һәм дә ераккарак ташларга! Монысы инде кочегарның топ кагыйдәсе була. Әнә анда өстә—сәндәрә. Бик иркен, җылы, җайлы урын. Туктап торган араларда ял итә аласың. Акыллы кочс! ар, матур егетем, бу форсатны да кулыннан ычкындырмый,— дип сөйләнде Иван һәм тимер ишекне ачып җибәрде дә мине тендерга алып чыкты. Монда күмер тавы күтәрелеп тора, озын саплы көрәкләр, ломнар ята иде.— Без бер алганда унике тонна күмер алабыз, егеткәем. Бу инде кочегарның байлыгы. Кайчак ул шушы унике тонна байлыкны смена ахырына кадәр улакка ташлап та бетерә. Ул кичне инде аның йокысы, әлбәттә, бик тәмле була. Ә менә бу капкачларны ачып, без тендер багына су алабыз. Безгә, бер алганда, аз да түгел, күп тә түгел, егерме сигез тонна су кирәк. Ә моның чаклы су бер генә авыл коесына да сыя алмас иде... Суны алып бетерүгә, кочегар бер дә онытмыйча бакка антинакнпин брикетлары ташлый. Юкса, пар казанына хәзер юшкын утыра! Ай-яй! Болар барысы да мин башкарасы эшләр микәнни?! Ул арада ниндидер кәгазьләр тотып, Петр Кутько станциядән килде. Машинист Сашка ул кәгазьләргә күз салды да. кычкырып әйтте: — Кузгалдык! Пссчанныйга! -һәм карш ысындагы озын саплы регуляторны ачып җибәрде. Паровоз бөтен гәүдәсе белән дер селкенде, гаять зур җанвар шикелле тавышланып, шаулатып топкадан утлы һава тартып алды, морҗадан югарыга ак йомарламнар атылып чыкты, тәгәрмәчләр дөбердәп бер 3*. 35 урында әйләнеп алдылар да, бөтен поезд акрын гына кузгалып та китте. Мин артка шуа башлаган станция биналарына күз салып, тәрәзә янына бастым. Тик шунда ук ачы тавышлы әмер ишетелде: — Марш тендерга! Беренче көнне мин үзебезнең кайларда йөргәнебезне, нинди станцияләрдә туктаганыбызны сизмичә дә калдым. Паровозга ниндидер составлар тактылар, поездлар төзүче Петр кискен итеп үзенең сыбызгысын чырылдатты, Сашка гудокны үкертте. Машина көчәнде, чаш-пош килде, бер артка чигенеп, бер алга ыргылып булса да авыр поездларны урыныннан кузгатты. Аннары инде гөрләп, шаулап тизлек алды. Киң күкрәге белән һаваны ярып, югарыга аксыл төтеннәр бөркеп, алга ашыкты. Ә мин исә боларның барысын да юньләп күрмәдем, бары тик тойдым гына. Мин, тәгәрмәч эчендәге тиен кебек, тендер белән будка арасында әйләнәм. Тендерга чыгып, күмер тавы өстенә үрмәлим, киң улакка күмер ишеп төшерәм. Ә Иван ул күмерне топканың кызыл авызына озата. Бөтен көченә алга барган машина күмерне ашый гына. Монда күмер вагы бураны уйный, барган көйгә тендер як-якка чайкала, аяк өстендә чак кына басып торасың. Кайчак абынып егыласың да терсәкләр, тезбаш- лары бәрелә. Башны бик югары күтәрсәң, күңелгә шик тула, бау кебек юан контакт чыбыгы шунда якында гына шуа... Ул арада дөбер-шатыр арасыннан Иванның ачы тавышы ишетелә: — Су алабыз, әзер бул! Паровоз су алу урынына килеп туктауга, мин авыр тимер җиңсәне тендер коесы авызына тартып китерәм. Җиңсәдән шунда ук коега гөрләп су коела башлый. Бак эченнән минем тирләгән йөземә, күкрәгемә рәхәт салкынлык бәрелә. Анда кайнаган күбекләргә карап, уйга калам. Әмма шунда ук яңа әмер ишетелә: — Кос капкачын яп. Хәзер кузгалабыз. Менә шулай икән ул, агайнем. Тимер юлда барысы да тиз һәм төгәл эшләнә, һәр минут исәптә икән шул. Менә паровоз ниндидер станциядә читтәге бер юлга, тупикка килеп керде. — Хәзер, матур егет, топканы чистартабыз,— диде миңа Иван. Әбиеңне өшкерим! Моңа кадәргеләре пүчтәк булган икән әле аның. Менә топка чистартулары икән... Иван будкада кулына үзе озынлыгындагы тимер ачкыч алды да шул ачкыч белән дөбер-дөбер итеп топка төбендәге колосникларны селкетә башлады. Ә тегеннән топка астындагы тимер әрҗәгә кайнар көл, утлы шлак коела. Мин исә кулыма озын тарткыч тотып, түшем белән шуышып, машина астына кереп киттем. Шунда яткан көе әрҗәдәге утлы шлакны җиргә тартып төшерәм. Монда көл бураны, биткә шлак ялкыны бәрелә, остемә кайдандыр кайнар су коела... Тәмуг, теге, әбиләр сөйләгән тәмуг үзе икән монда! Җитмәсә, мине бер курку биләп алды. Андый-мондый ялгыш кына бу паровоз урыныннан кузгалып китсә?! Мине утлы шлакка сылап тәбикмәк ясаячак бит ул! Унбиш минут чамасы дәвам итте бу тәмуг. Көлгә, тузанга коенып, паровоз астыннан чыкканда мин шундый хәлдә идем ки, дусларым күрсәләр, мине танымаслар яисә бот чабып көләрләр иде. Инде смена ахырына таба, тукталып торган араларда Иван мине кочегарның тагын бер зур эшенә—паровозны сөртеп чистартырга өйрәтә башлады... Сменаны тапшыргач безне, өсте ябулы махсус машинага утыртып, үзебезнең депо каршындагы мунчага алып кайттылар. Мунча кереп, өс киемнәрен чистага алмаштык. Юкса, паровозда эшләгән кием белән ни трамвайга, ни башка транспортка утырырлык түгел. Шәһәр Советы башкарма комитетының махсус карары бар икән Тимер юлчыларны эш киеме белән шәһәр транспортына утыртмаска! Чөнки аларның бүтән кешеләрне буявы ихтимал. Беренче тапкыр эштән кайткан көнне мин абыйлар торган йортның баскычыннан көч-хәл белән генә атлап мендем. Аяклар тәма авырайган, тезләр богелеп-бөгелеп китә, баш буш тубал сыман булып, гүләп тора. Никадәрле урыннарда эшләп, беркайчан да бу тикле арыганым, талчыкканым юк иде шикелле. Тимерюлчылар унике сәгатьле бер сменаны көндез, ә аннары икенчесен төнлә белән эшлиләр. Төнлә эшләүләре тагын да авыр булып чыкты. Төнге сәгать дүрт-бишләр тирәсе җиттеме, үтереп йокы килә башлый. Прәме тәки бер газап. Тукталып торган арада аз гына кая да булса артыңны төртәсең икән, шунда ук йокы басып, күзгә әллә нинди тамашалар, әкәмәтләр күренә башлый. Алай да мин, акрынлап булса да, бу яңа эшемә күнегә тоштем. Инде дә бит эш урынын алмаштырып йөри алмый идем... Әмма, чир китә, гадәт кала, диләр. Миндәге элекке ялкаулык, наянлык тагын баш күтәрде Аеруча Иванның ачы тавышыннан, һаман саен әмер биреп торуыннан тәмам туйдым. Аннан, кайбер нәрсәләр бер дә мәгьнәсезгә эшләнә кебек тоелды миңа. Әйтик, ул тәгәрмәчләрне, пар машинасын алдан-ала ни пычагыма кат-кат сөртергә? Смена тапшырыр алдыннан бер сортеп кую да бик җиткән бит. Казанны да гел ялтыратып тору кемгә хәҗәт?.. Кыскасы, мин үземчәрәк эш итәргә булдым Бервакыт Иван Казанны сөртеп төшәргә кушкач, мин бик ашыкмадым. — Син нәрсә, егеткәем? Ишетмисеңме әллә?—диде Иван, бу хәлгә бик гаҗәпләнеп. — Ишетәм. Тик мәгьнәсезгә селкенәсем генә килми,— дидем илтифатсыз гына. — Ничек... мәгьнәсезгә? Ник мәгьнәсезгә?—дип чекерәйде Иван. — Соң, сменага кадәр оч сәгать бар бит әле. Алай бик ашыксаң, әнә үзең сорт. Синең дә икс кулың бар бит!—дидем мин кыза башлап Иван каршыма ук килеп басты Карчыганыкыдай җете күзләре белән текәлеп торды да кинәт кенә... яңак төбемә чалтыратып җибәрмәсенме?! Бик җилле итеп селтәнде, күземнән яшел утлар чыкты шикелле. Мин үзем табигатем белән шактый юаш, басынкы кеше. Әмма, үземне хаксызга рәнҗетелгән санасам, һәр юаш кешеләрчә, минем дә ачуым дөрләп кабына Аннары инде ни эшләгәнемне белештерми башлыйм. Иванның китереп сугуы булды, мин будка стенасына элеп куйган тимер кисәүне тартып та алдым. Икенче мәлдә үк тегенең эше харап иде. Ярый әле машинист Александр минем кулымнан эләктереп өлгерде. Кисәүне тартып алды да урынына элеп куйды. — Ну, Радик, болай ярамый! Син үзең әйбәт егет күренәсең, ә менә эшкә ихласыңны күрмим әле мин,— диде ул, зәңгәр күзләрен миңа текәп — Иван артьп ын кызып китте анысы. Әмма мондый хәлгә син аны үзең кигердең Мин бу хәлне начальствога җиткерми торам әле. Тагын шулай кылансаң, әйтми дә булмас , — диде ул. Икенче сменага мин инде башкачарак уйлар белән килдем: артыгын алай бик акыллы баш булмаска, иренмәскә, үземнән югары торганнарның сүзен үтәргә. Тора-бара әнә шулай булырга күнектем, апакаем. Тора-бара ботен бригада мине үз итте — Яңа кочегар ничегрәк? — дип сораучыларга, Иван мине мактап: — Улакта һәрвакыт күмер, бакта су, смена ахырына машина ялт иткән була!—дип кенә жиффәрә башлады. Ярый, эшләп йөрим шулай бер кос Инде Магнитогорские килгәнемә дә берике ай булды. Мин инде авылда калган хатыным Дамира, кызым Венера очен борчыла, аларны бик тә сагына башладым. Җәтрәк монда китерәсе иде аларны Әмма бит абыйларның горган фатиры үзләренә дә тар Киттем шәһәр буйлап фатир эзләп. Бу калага, металлургия комбинаты гозелешенә 1930—31 елларда «кулак» дигән исем тагып, авыл җиреннән бик күп крестьянны куып китергәннәр Башта алар палаткаларда, ә аннары ашык-пошык салынган кысан баракларда көн иткәннәр. Тик бу эшчән, булдыклы, хәйләле кешеләрдә авылның иркен тормышын сагыну, җиргә, туфракка тартылу тойгысы бервакытта да сүнмәгән. Алар ниндидер юлларын һәм җаен тапканнар, начальствоны сыйлап-сыйпаганнар һәм... Урал суының уң як ярында төзелгән яңа шәһәр читенә үзләренә шәхси йортлар салып чыга башлаганнар. Азрак уңдырышлырак һәм комбинат сөременнән дә арырак урында. Йортларны нәкъ авыл җирендәгечә бер катлы һәм бик иркен, ә файда йөзеннән бер стенасын уртак итеп, ике гаиләгә берне торгызганнар. Йортлар янына шактый гына җир бүлеп алуга да ирешкәннәр. Менә шунда инде аларның үз дөньясы, кечкенә булса да үзенең шәхси биләмәсе, үзенең җаны сөйгән шөгыле. Нинди генә җиләк-җимеш, алма-чиянең нинди генә сортларын үстермиләр алар шушы бакчаларында! Хөкүмәт тә бөтенләй үк башсыз түгел бит әле. Әлеге крестьян агайлардан күрмәкче, ул да эшчеләр өчен нәкъ шундый йортлар салдыра башлаган Шулай итеп, зур бер поселок хасил булган. Хәзер инде бу ап-ак стеналы йортлары чәчәкләргә, алма, чия, груша агачларына төренеп утырган, һәркайда авылның хуш исе аңкыган поселок һәм ул «куркуль- ләр поселогы» дип атала. Куркуль—украинча кулак дигән сүз икән. Мин бу поселокта фатирны тиз арада табып та алдым. Фатир хуҗалары Петр дәдәй белән Наташа түтәй куылып килгән кулаклар түгел, ә Украинадан үз теләкләре белән күченеп килгән кешеләр иде. Алар үзләренең йортларына терәп, махсус фатирга кертү өчен янкорма ясаганнар. Күп булса ун квадрат метрлы, бер тәрәзәле, ашарга әзерләр өчен плитәсе дә булган бу бүлмәдә вакытлыча яшәп торырга бик була иде. Дамирага җәтрәк хат язып салдым. Ул да озак көттермәде, кечкенә кызны һәм юка гына чемоданын күтәреп, килеп тә җитте. Аның эшкә урнашуы белән бернинди тоткарлык булмады. Ул елларда кая гына барсаң да, эшкә чакырып белдерүләр эленеп тора иде Дамира балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнашты. Кызыбыз Венераны да үзе белән шунда алып йөрде. Шулай итеп без, гаилә булып оешып, бергә яши башладык. Безгә ул вакытта артыгы кирәкми дә иде. Их, безнең татар, безнең бичара татар дип әйтим инде, кайларга гына таралмаган да, кайларда гына юк ул! Шушы куркульләр поселогында ук мин татарларны, хәтта үземнең якташларны очраттым. Кибеттән кайтып киләм бервакыт, каршыма бер агай килә. Татар агае икәне әллә каян күренеп тора инде, башында чигүле кәләпүш, сакалын түгәрәкләп кырган. Мин ике дә уйлап тормадым, агайга татарчалап дәштем: — Исәнмесез, абзый кеше? Татарча әйтелгән сүзләрне ишетүгә, абзыемның уйчан, шактый сүрән йөзе бердән ачылып, балкып китте. Ул барган җиреннән тукталып, елмайган күзләре белән миңа текәлеп карап алды. Аннары күрешергә ике кулын берьюлы сузды. — Исәнме, улым?! Исәнме, балам! һәм кулларымны озаклап кысып, җибәрми торды. Шундагы бер капка төбенә нәкъ авылдагыча озын итеп ясалган эскәмиягә утырдык. Минем бу агайдан сораштырасым, барысын да беләсем килә иде. Шуңа күрә, урам аша туп-туры дигәндәй, сүзне турыдан әйтеп эш итәргә булдым: — Үзегез болай... гафу итәсез, китерелгән кешеме? — Ә кәк же! Китерелгән, куып китерелгән кеше! —диде агай ниндидер бер горурлык белән. Мин инде аңа кызыксынуымны яшермичә, текәлеп карадым. Менә, минем янәшәмдә тере тарих үзе утыра. Ләкин ул мәктәптә укытучылар безгә сөйләгәнчә, авылның канэчкеч бер комсызына, кеше талап баеган бер кулагына бер дә генә охшамаган иде. Инде үзе олы яшьтә булса да, әле нык иңсәле, түгәрәк йөзле, спай гына күренә бу агай Күзләрендә ниндидер хәйләле көлемсерәве дә бар. Исеме Сабир икән. — Гафу итегез, Сабир абзый... Сез кулакмы?—дидем мин — Ә кәк же! Кулак, нәстияшши кулак булабыз без...—диде агай һәм үзенең бөрчекле күзләре белән миңа текәлеп торды. Аннан кинәт көтелмәгән хәл булды. Күңелендәге ниндидер авыр җәрәхәте ачылып, хәсрәте тышка бәреп чыккан кешедәй, агай авыр сулап куйды. Әле генә горур күтәрелеп торган иңнәре салынып төште.— Менә алайса мин дә сиңа бер сорау бирим әле, энем,—диде ул.— Йә, әйт әле, үз көчен куеп алты почмаклы йорт салган, бер сыер, ике ат тоткан кеше кем була ул? Авылның кеше хакына кереп баеган кулагымы, әллә җир хуҗасы булган крәстиянм^? Менә шуны әйтеп бир әле син. — Мин... белмим шул...—дидем аптырап. — Менә белмисез шул сез. Ә сөйлисез, ышанасыз. Безгә, әти-бабайларыгызга шулай карыйсыз инде аннары...—диде агай ачыну белән.— Җә, әйт инде син, авыл җирендә торып ат-сыер да тота алмаган бәндә кем була инде ул? Дөньяның бер ялкавы, хөрәсәне бит ул. Ә инде ат-сыер тотасың, йорт-җирең юньле икән, син үзең дә яхшы чутта дигән сүз. Син җир хуҗасы, нәстияшши крәстиян бит. Никакуй кулак та, мироед та түгел. Менә бар да шундыйлар монда, энем. Шундый «кулаклар» монда, бик беләсең килсә!—диде ул һәм бик хәтере калган төстә кулын селтәп куйды:—Хәтә, ник сөйләп торам соң сиңа? Сез, хәзерге комсомоллар, барыбер моны аңламыйсыз лабаса... Сабир агай шулай диде дә, кисәк урыныннан торып, үз юлыннан атлады. Минем белән хушлашмады да, борылып та карамады. Минем әле аның белән тагын сөйләшәсем, нәрсәләрдер сорашасым килә иде. Тик, ни хәл итәсең? Бөтен дөньясына хәтере калган агай артыннан эндәшсәң дә, кабат туктамас иде. Бераз алга китеп әйтим, икенче тапкыр мин шундый куылып килгән татар агайны больницада яткан чагымда очраттым Шул, һаман да ашказаны белән эләккән идем. Карыйм, янәшәдәге койкада тагын шундый ук чигүле түбәтәй кигән, кып-кызыл йөзле, базык, нык гәүдәле татар агае. Исеме Хәмит икән. Аңа минем сораулар әзер иде инде. — Әйе, кулаклар булырбыз. Куылып килдек!—диде Хәмит агай һәм хикмәтле төстә көлемсерәп куйды. Ул кичкә кадәр, ара-тирә нидер әйтәсе килгәндәй, миңа карап-карап алгалады. Ә кичен инде минем янга килеп, янәшә утырды. Тагын сәер генә көлемсерәп куйды. — Дөресен әйтимме сиңа, энем?—диде ул. — Нәрсәне... дөресен? Нәрсә әйтәсез миңа? — дидем мин аны аңламыйча. — Ә теге... кулак турында,— диде ул. — Әйтеп карагыз. — Оят булса да әйтим, бернинди хуҗа да, кулак та түгел мин. Бер батрак мин, хезмәтче,—диде ул һәм тагын көлеп җибәрде — Ничек инде... батрак? Ярлы кешене ничек сөрсеннәр монда? — дидем мин тәмам аптырап. — һе, ничек кенә сөрделәр әле!—диде Хәмит абзый һәм сөйләп китте:— Сүзем хак, чын батрак мин Бөтен статьялары белән Гаилә ишле иде, энем, ир балалар күп. Менә шулай итеп, мин үзебезнең күршедәге Гани абзыйларның эшен эшләдем. Ел тәүлеге буена Җирен дә сөрдем, урагын да урдым, ашлыгын да суктым. Гани абзыйның үзе белән бергәләп инде, яңа ярдәмгә. Үзе дә корсак үстереп тик яга торган кеше түгел иде Кая ул? Гани абзыйның карчыгы Сәхипҗамал апай сырхап киткәндә бергәләп сыерларын да сава идек Бик акыллы кеше булды Гани абзый, ай-һай да акыллы кеше булып чыкты,— диде Хәмит абзый һәм башын чайкап, әллә кайчангыларны хәтерләп торды.— Кызык иттеләр алар сәвитне. Авылларда крәстиянне тузгыталар икән дигән хәбәр чыгуга, ашыгыч рәвештә бар мал-туарны, бөтен мөлкәтне сатты болар Кара каршы икс йортны да җибәрмәкчеләр иде, тар арада хуҗа гына табылмады. Шунда Гани абзый миңа әйтте, «Бу йорт-җирне карап, бездә яшәп, саклап тор, Хәмит энем. Заманалар тынычланып, исән-сау әйләнеп кайта алсак, бәхилләтермен үзеңне. Зур өлеш чыгарырмын!»—диде. Шул көнне алар авылдан чыгып юк булдылар. Ә икенче көнне үк өйгә күн киемле кешеләр кереп тулды. Кычкыралар: «Хуҗаларың кайда?» «Әллә тагын, әллә кая китеп юк булдылар алар»,—мин әйтәм. «Юк булсалар, әнә үзең әзерлән. Хуҗаларның исәбеннән без синең үзеңне раскулачить итәбез. Майт якаңны, безгә монда план җиткерелгән. Җыен хәзер үк!» — диләр тегеләр. Кулына алтатар тоткан, күзләрен кан баскан кешеләргә каршы кая барасың? Авылдан бер дә генә китәсем килмәгән иде юкса. Вәгъдәләр куешып йөргән кызым да бар иде... Менә шул фәрман белән мин монда инде. Аллага шөкер, егерме тугызынчы елым,— дип сөйләде Хәмит абзый һәм өстәп куйды:—Ярый әле, шушы Уралга куып китергәннәр. Рәхмәт советларга. Анда бит, колхозда калганнарны шушы көнгә тикле зерә бушка да эшләттеләр. Ә мин монда хәзер үзем Гани абзыйдан ару яшим. Йортым, бакчам, умарталарым—барысы да җитешле. Буль- нистан чыгу белән безгә кунакка кил!—диде агай кунакчыл итеп. Кайчандыр бик нык җәберләнгән бу кешеләр сөйләгән нәрсәләр минем өчен моңарчы һич ишетмәгән, башка да китермәгән яңалыклар иде. Вәт сиңа кулаклар, кеше җилкәсен кимереп баючылар! Ай, бик катлаулы, аңлаешсыз бу дөнья. — Ә үзегез Татарстанның кай тирәсеннән соң, Хәмит абзый?—дип сорап куйдым мин. — Әтнә районы, Кытаймас...— диде ул. Шайтан алгыры, бөтенләй дә якташлар икәнбез бит. Кытаймас белән безнең Дусым авылы арасы нибары алты чакрым. — Ә мин Дусымныкы, Хәмит абзый. — Шулаймы?!—диде ул бик куанып.— Әйе, Дусым... . Кытаймастан килгәндә Шашы тау башыннан матур булып күренә торган авыл. Безнең Кытаймас юллары... Югары Шашы зираты... Гел күз алдында, гел йөрәктә бит алар...—диде агай калтыранган тавыш белән һәм аның күзләренә яшь бәреп чыкты.—Син мине гафу ит инде, энем. Монда күпме генә шәбәйсәң дә, туган җир сагындыра шул ул. Кара гүрләргә кергәнче бер кайтып күрә аламмы?.. һәм агай чал башын түбән иеп сүзсез калды. Икенче мәртәбә без кичкә таба Дамира белән каяндыр кайтып килә идек. Шунда тар гына урамның каршы ягыннан барган, ак яулыгын ияк астына төшереп бәйләгән бер татар хатыны кинәт кычкырып җырлап җибәрде. Гаҗәп моңлы, матур тавыш белән, «Сарман» көенә! Яшь вакытында авылның оста бер җырчысы булгандыр бу апа. Аның җырында, аның тавышында яшьлеген, туган җирне, авылны сагыну, моңлану иде. Менә син, янәшәдә генә урыс дөньясы, урыс тавышы, зур шәһәр гөрли, трамвайлар, машиналар гөрелтесе. Ә монда, тар гына аулак урамда татар моңы—барча татар балачактан ишеткән, кая гына барса да, күңел түрендә йөреткән «Сарман» көен агыла... Без Дамира белән, барган җиребездән тукталып, җырны тыңлап тордык. Күңелләр тулды. Без дә бит туган җирдән аерылып киткән кешеләр. Бу поселокта яшәп ятканда минем киләчәктәге тормышыма яңа эчтәлек биргән бер вакыйга булды. Яңа уй-хәсрәтләр, мәшәкать-бор- чулар өстәгән вакыйга. Әле авылда вакытта ук мин үземнең беренче шигыремне язып, аны Әтнәдә чыга торган район газетасына биргән идем. Үзебезнең авылдагы клуб мөдирен тәнкыйтьләп язылган булганга, мин аңа үз фамилиямне түгел, ә «Р Бикташев» дип имза куйдым. Ул шигырь басылып та чыкты, авылда аны: «Кем язган да кем язган?» — дип, беләселәре дә килеп йөрделәр. Әтнәдә саклык кассасында эшләгәндә без бухгалтер Әхәт Фазылҗанов белән дуслашып алдык. Әхәт, үзе дә чая, үткер егет, ул чакта ук инде кыска гына, үткер генә хикәяләр яза, аны Казан газета-журиалларында да бастыра иде. Шул Әхәт дустан хат алдым. «Монда «Татарстан яшьләре» газетасы кыска хикәяләргә ярыш игълан итте. Темасы: «Яшь эшченең производст вога килүе». Син шигырьләр язгалый идең бит. Әйдә, хикәягә дә тырышып кара. Үзең дә эшче кеше, алар тормышын белми калмассың. Сынап кара бәхетеңне!»—дип язган иде ул. Шунда инде минем тынычлык дигән нәрсәләрем бетте. Җилләр исте күңел тынычлыгыннан! Бик нык уйга калдым. Мин үзем китаплар, аеруча хикәяләр укырга бик яратам инде. Ә менә үзем тотынсам, яза алырмын микән бер хикәя? Нинди вакыйга табарга, төп герой итеп кемне алырга? Күп эзләнә, баш вата торгач, бик гади бер карарга килдем: тотарга да менә үзем турында язарга! Ничек итеп паровозга эшкә килүем, анда беренче көннәрдә күргәннәрем, аруталуларым, тора-бара ияләнеп китүләрем турында. Үземнең ял көне, Дамира эштә. Алдым кулга кәгазь, каләм, утырдым өстәл янына килеп. Хәзер хикәя яза башлыйм!.. Уйлыйм, инде язарга дип кулымны да кузгатам, әмма... ак кәгазьгә бер генә сүз дә, җөмлә дә төшерә алмыйм. Нидән башлап китәргә соң бу хикәяне, нинди сүздән, геройны хикәягә ничек алып керергә? Ә үзе нинди егет соң әле ул герой дигәнем? Ике сәгать утырдым, ярты кап папирос тартып бетердем. Булмый гына бит! Бу нинди хәл инде бу?! Әнә кешеләр нинди ансат яза, аларның герое да хикәягә ничек җиңел килеп керә, ничек табигый төстә йөри, сөйләшә... Юк, булмастайга хыялланам икән мин, миннән була торган эш түгел икән бу. Миңа шул әнә тендерда күмер көрәүдән узасы түгел икән... Беренче көнне, беренче талпынуда мин берни дә майтара алмадым. Утыра торгач үз-үземә җенеп чыгып, алдымдагы кәгазьләрне ертып ташладым да, шуның белән эш бетте. Икенче ялымда ук мин кулга тагын каләм алдым. Чәнчелеп киткере, тагын берни барып чыкмый... Шунда, тар бүлмәдә әрли-бирле йөренгәндә, минем күзем стенага беркетелгән кечкенә көзгегә төште. Аннан миңа авыз-борыны салынган, тәмам сөмсере коелган бер йолкыш бәндә карап тора иде Шунда... минем баш миендә нәрсәдер «келт» итте, ниндидер кискен хәрәкәт, революция булды минем башта! Тукта әле, кайда тора бу кечкенә генә көзге? Юк, кечкенә түгел, зур көзге, кеше буе көзге бу. Тар, тынчу бу бүлмәдә түгел, ә начальникның иркен, якты бүлмәсендә тора ул. һәм аннан карап торган кеше дә бер йолкыш бәндә түгел, ә оялчан, алсу йөзле, киң иңсәле, таза беләкле яшь бер егет. Яшь эшче! Әһә! Ә нәрсәгә дип кергән әле ул начальник бүлмәсенә? Әлбәттә инде, гариза бирергә, үзен эшкә алуларын сорап. Тукта әле, нәкъ менә минем хикәянең башы түгелме соң бу, шулай яза башласаң, ярый түгелме? һәм мин, инде шактый җиңел генә һәм тиз тотып, беренче җөмләләрне кәгазьгә төшердем. Аннан инде эш авырайды, тик кармаланып-акрынлап булса да алга киттем. Әлбәттә, вакыйгалар нәкъ тормыштагыча бармады. Әллә кайчан вафат әтием терелде, ул укытучыдан карт эшчегә, инде пенсиягә чыккан паровоз машинистына әверелде Дамира исә әлегә бөтенләй читтә калып торды. Мин үзем дә моңарчы бөтенләй зимагурлыкта йөрмәгән, әле генә урта мәктәпне бетереп чыккан, кыяр кебек чиста һәм ямь-яшел бер егеткә әйләндем. Ә Александр белән Иванны үзгәртеп торуның да кирәге булмады. Алар тормышта үзләре нинди кеше булсалар, хикәя битенә шул килеш диярлек кереп тә киттеләр. Мин әлләни озынга сузмыйча хикәяне язып тәмам да иттем, Казанга җибәрдем. Җибәрдем дә, өметләнеп көтә дә башладым Берни барып чыкмагандыр, дигән курку да зур, әмма өмет тә шул чама. Унбиш кон котәм, бер ай Көтә торгач, ике-өч ай да үтеп китте Шунда инде минем өмет тәмам өзелде. Әлбәттә инде, шундый гади бер вакыйгадан нинди хикәя килеп чыксын ди? Әдәби әсәр! Миндә — зимагурлыкта йөргән бер фәкыйрьдә, нинди сәләт булсын. Әдәби әсәрләрне аны табигать анабыз үзе мул итеп талант биргән, бөтенләй үзгә рухлы, икенче калыптагы кешеләр генә яза ала торгандыр. Үземнең ыштыр йөзем белән алар рәтенә мин үреләм тагын. Эшле кешеләрне борчып, Уралдан Казанга тикле хикәяләр җибәргән булып. Бетмәгәндер анда үз язучылары, һәм мин ни дә булса көтүләремә, үземнең язу турындагы уйларыма нокта куйдым. Бердән тынычланып, иркенләп тә киттем. Тик һаман да шул язмыш дигән нәрсә бар бит әле. Язмыш мәсьәләне икенче төрле хәл итте дә куйды. Бер кичтә эштән кайтсам, Дамира мине баскыч төбендә үк көтеп тора, кулында ниндидер газета, үзенең авызы колагына җиткән. Газетаны тиз генә кулыннан тартып алдым. Үземнең йөрәк доп-дөп тибә. Җәтрәк карыйм: «Татарстан яшьләре»! Әһә, кайда менә дүртенче бит. «Р. Бикташев. Беренче адымнар. Хикәя». Минем хикәя! Газета битендә мин азапланып уйлаган, мин төзегән җөмләләр... Шунда ук баскыч төбендә утырып хикәямне рәттән ике кат укып чыктым. Менә бит, башкаларның хикәясе төсле. Бер җөмләсен дә үзгәртмәгәннәр диярлек, үзем ничек язсам, шулай басканнар да. Нәкъ урта бер төшендә рәсеме дә бар хәтта. Бер яшь егет паровоз топкасына күмер ташлый. Анысы да үземә охшаган кебек... Бу минутларда мине биләп алган куанычны, шатлыкны сез дә хис итә алсагыз икән! Бу минутларда дөнья минем өчен шулкадәр матур, якты, аның һәр почмагы, хәтта инде безнең тәбәнәк түшәмле кысан бүлмәбез дә иркен, бәхет белән тулы иде. Үзенең беренче әсәре газета битендә басылуның ниндәен шатлык икәнен шул шатлыкка ирешә алган кеше генә тулысынча тошенә ала торгандыр. Газета белән бергә конвертта тагын бер язу бар иде. Анда бу хикәянең ярышта катнашып икенче урынны алуы, моның өчен миңа дүрт йөз сум бүләк тә билгеләнгәне хәбәр ителгән иде. Монысы өчен инде, үземнән дә битәр, Дамира куанды. Менә шуннан соң инде мин вакыт тигәндә аз-маз хикәяләр яза башладым. Шунысын да әйтим, әдәбиятка инде мин шактый соңарып килдем. Бу беренче хикәям чыкканда миңа егерме җиде яшь иде. Бераз алгарак китеп әйтсәк, гомерем буе шул, кыска хикәяләр яздым. Язучылык эшен үземә төп һөнәр итмәдем, гомерем буе кайдадыр эшләгән килеш яздым. Алай да бер дистә китап язып чыгардым. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булдым... Ярый, без Магнитта, мин паровоз кочегары бит әле. Шушы тар фатирда безнең икенче кызыбыз — Светлана дөньяга килде. Тууына ике ай булуга, Дамира аны да култык астына кыстырды да, үзе эшләгән яслегә алып кипе. Шулай итеп, безнең татар халкының чын бер фаҗигасе, туган җиреннән кубып читтә яшәргә дучар ителгән татарлар фаҗигасе безнең гаиләгә дә турыдан-туры кагылды. Ягъни татар язучысы гаиләсенә.. Яследә барысы да рус балалары булганлыктан, безнең кыз- л арыбызның теле ачылганда ук икесенең дә русча ачылды. Менә татарлар да: «Өйдә тәрбия, өйдә таләп!»—диләр. Пүчтәк сүз бу, үз башына төшмәгән кеше сүзләре. Без Дамира белән өйдә бер генә сүзне дә, гомер буена, русча сөйләшкәнебез юк. һәрвакыт татарча, һәрвакыт тулы тавыш белән. Өстәвенә мин үзем, рус телен болай әйбәт белсәм дә, русча авыр сөйләшәм. Гомер буена акценттан котыла алмадым. Өйдә никадәр татарча сөйләшсәк, җырласак та, безнең балаларыбыз үз ана телләрен ярым-яртым гына белеп үстеләр. Инде үсеп җиткәч тә, тормышка чыгып, рус арасында яшиләр... Бәхеткә күрә, без Наташа түтәйләрнең ул тар читлегендә озаклап яшәп ятмадык Минем үземә трест карамагындагы барактан аерым фатир бирделәр. Бу баракларны әсирлектәге немецлар үзләренә торыр өчен салганнар. Гомуми коридор булса да, бүлмәләре шундый иркен, якты, тәрәзәләренә машина кереп китәрлек. Сала белгән немецлар. Баракта яшәүләре! Гомерендә бер төрмәгә кермәгән кеше чын кеше түгел, дигән гыйбарә бар. Шуның шикелле, баракта яшәп карамаган кеше дә чын тормышны күрмәгән, аның төбенә, тирәнлекләренә төшеп карамаган, дияргә була. Баракта барча 1аиләләр бергә яши, бер өстәл янына утырып ашый, бергә талаша, бергә сугыша дияргә була. Чөнки монда бер гаилә белән икенче гаиләне юка такта койма аерып тора. Монда халыктан бернинди сер дә саклый алмыйсың, аерым гына, культуралы гына, бик инсафлы булып кына да яши алмыйсың. Баракта озак еллар көн итүдән бер аллам үзе сакласын! Ул тәкъдирдә инде ул сине, һичшиксез, эчкече, нервлары тузып, хәзер кабынырга гына торган җәнҗалчы, бер тупас нахал итеп тәрбияләп чыгара. Үзеңне дә, балаларыңны да. Рәсәй- дәге барча халыкларның хәзерге бу тикле тупаслыгына, катлы-катлы итеп сүгенүенә, айнымас сәрхүш булуларына илне индустрияләштерү елларында салынган һәр шәһәр, шахта һәм комбинатлар, электр станцияләре янәшәсенә калкып чыккан хисапсыз бараклар да гаепле! Аларның тәрбиясе әле дә булса үзен сиздерә. Кичләрен, барысы да эштән кайткач, барак кырмыска оясыдай кайный башлый, шау-гөр килә, һәркем кычкырып сөйләшә, көндезге тәэсирләрне бүлешә, ашарга әзерли, су ташый. Болар барысы да озын бинаның бер башыннан икенчесенә кадәр аерым-ачык ишетелеп тора. Шуннан инде ашауэчү, кайбер бүлмәләрдә мәҗлесләр, җырлап утырулар башлана, тозлы гына итеп сүгенеп алулар ишетелә... Болары гына пүчтәк әле, әлбәттә. Менә бервакыт: — Каравыл, үтерәләр! Коткарыгыз, үтерә!—дип ачыргаланып кычкырган тавышлар ишетелә. Каныңны катырырлык бу тавышка барча халык коридорга йөгереп чыга. Кая, кайдан бу тавыш?! Әһә, сигезенче бүлмәдә Шәмси тагын Асиясен кыйный. Сигезенченең ишегенә ташланабыз. Бикле ишек, эчтән бикләнеп эш итә, сволочь! — Ач ишегеңне җәтрәк! Җавап юк. Үзәк өзгеч тавыш тагын кабатлана: — Зинһар!.. Үтерә, харап итә! Юка такта ишеккә җыелган халык төркеме бер орынып кына ала. Ул шунда ук шатырдап ачылып та китә. Идәндә — башын куллары белән каплаган, иң өстеннән күлмәге аерылып төшкән Асия. Аның өстендә — кулына камчы, әйе, каештан үрелгән чын башкорт камчысы тотып, ире Шәмси күтәрелеп тора. Тәбәнәк кенә, ябык, бер күзе кылый, бөтен маңгаен, битен ниндидер касмак баскан. Өтекнең өтеге Бу мокытны читкә бәреп ташлыйлар, Асияне күтәреп торгызалар. Камчы белән суккан—Асияның иңбашында кып-кызыл эзе ярылып ята. Иреннән шак- тыйга яшь, гәүдәле, чем кара чәчле чибәр генә хатын тыела алмыйча җылый. — Ни булды? Тагын ни бүлә алмадыгыз? — Ачуым чыкты бу тәрегә. Йөрәгемә чыдый алмадым, җеннән туган нәрсә, дидем... Кайсы да булса якны гаепләп яисә яклап беркем дә бер сүз әйтми Бу инде — кеше арасына керү булыр иде. Сүзсез генә таралышалар. Җәза бирүченең кулын вакытында тотып калдылар, фаҗига булмады. Шушысы да бик җиткән. Тик шунда, халык арасында йөргән бала-чаганың гына йозенә нәүмизләнү чыга Алар бит зуррак, кызыклырак тамаша көткән иде... Акрынлап барактагы шау-шу басыла төшә. Тиздән йокларга да вакыт. Иртәгә эшкә барасы бит. — Уф-ah! Үләм, ярдәм итегез! Монысы инде унынчы бүлмәдән ишетелә. Тавыш бик гаугалы, каза күрүченең эше харап булырга охшый, кермичә ярамый. Катя апа белән Михаил Петрович — ихтирамлы кешеләр. Катя апа кибетче, Михаил Петрович конторада эшли. Инде барактан китәргә дә йөриләр. Ә алай да түзмәделәр, менә истәлек калдырдылар. Кичке ашны ашап утырганда низаг чыккан Михаил Петрович, шактый кызу, көйрәк кеше, кулындагы чәнечкесе белән Катя апаның авызына тарткан Апаның затлы күлмәгенә кан тама, өстәлдә башланган яртылы аракы тора. Монда шәхси тормыш юк, ул була алмый. Монда һәркем уч төбендәге кебек. Мондагы гадәтләр, эчү, сүгенү, кыйналу нәкъ йогышлы авыру кебек, кешеләрдән бер-берсенә бик ансат күчә. Ә гадәтләр, аеруча эчүчелек, буа буарлык. Дядя Гриша янына шахмат уйнарга керәм кичләрен. Дядя Гриша үзе инженер, әле чагыштырмача яшь кенә, чибәр, карап торырга инсафлы, зыялы гына кеше. Шахматны әйбәт уйный. Аның хатыны тетя Паша, иреннән шактый гына олы, шактый гына ямьсез, әмма телгә бик беткән, һәркем белән дус, әйбәт апа. Инде уллары белән кызлары җитеп килә. Алар көн саен кич белән, Паша түтәй үзе әйткәнчә, «бер яртыны бөкләмичә» калмыйлар. Кызылны гына булса да. Әмма кайбер кичләрдә Гриша дәдәй өйдә булмый. Аны эзләп тә, аның өчен борчылып та тормыйлар. Чөнки барысы да белә: Гриша дәдәй Паша түтәй өстеннән йөри, бер яшь, матур хатын белән. Бүген ул сул як ярда, шул хатын янында кунып калган. (Алга китеп әйтим, Гриша дәдәй тиздән гаиләсен бөтенләй калдырып, шул хатын янына күчеп китте.) Баракта кияүгә чыкмаган яисә чыгып та аерылган тол хатыннар күп. Алар янына кич саен диярлек әллә ниткән, күзләре тонган, кыяфәтеннән үк куркырлык ирләр килә. Кесәләреннән шешә башы күренеп тора. Китә эчү, хихылдап көлүләр, мәгънәсезгә әшәке итеп сүгенүләр.. Их, артыгын язып та торасым килми шул барак тормышын. Әйтәм бит, бараклар — Сталин көчләп таккан казарма социализмының нигезе булды инде алар. Тагын бәхеткә күрә дип әйтим, без ул баракта да озак тормадык. Ул елларда Магнитогорскида бик күп төзиләр, фатирны да дистәләгән еллар буена көтү дигән нәрсә юк иде. Эшли башлаганыма ике ел тулдымы икән, безгә бөтен уңайлыклары булган йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Ай ул заманалар! Илленче-алтмышынчы елларда Уралдагы муллык, байлык! Кибетләргә керсәң, колбасаның нинди төре кирәк, ысланган балык, ит, май, җиләк-җимеш—барысы да тулып ята, барысы да арзан. Җитмәсә, бәяләрне әледән-әле төшереп торалар. Инде сөт-катык ише әйберләргә килсәң, алар кибетләргә сыймый Аларны турыдан-туры урамда, һәр чат саен диярлек саталар. Заманча салынган шәһәрнең киң урамнарында, проспектларында Европа кешеләрен: французлар, инглиз, немец, болгарларны очрату гадәти бер күренеш. Монголлар, кытайлар да җитәрлек Алар барысы да комбинатка тәҗрибә алырга, эшкә өйрәнергә киләләр. Кичләрен шәһәр үзәгендәге металлурглар проспектында. Горький исемендәге кино-театр каршынсындагы урамнарда ялт итеп күпсанлы утлар кабына. Алар култыклашып йөргән яшьләр, һава алырга чыккан өлкәннәр белән тулган була. Бу урамнарда бернинди машина йөртмиләр, һәркайда тынычлык, тәртип. Яшьләр дә тыйнак кына йөриләр, үзара сөйләшәләр, нидер серләшәләр, кайчак көлеп җибәрәләр Урамнарда затлы хушбуй исләре аңкып тора. Гаҗәп! Урам тулы халык, ә бернинди исереклек, нахаллык, сүгенү сүзләре, кешегә бәйләнү дигән нәрсә юк Монда шунысын әйтергә кирәк, Магнитогорск—бөтенләе белән диярлек гади эшчеләр, корыч коючылар, чуен эретүчеләр, транспортчылар, төзүчеләр каласы Ул заманда төрле вак-төяк тәртип бозучыларны, кесә каракларын, хулиганнарны вакыйга булган урынга җыелган халык үзе генә хәл итә, милиция-мазар чакыртып йорүләр юк та иде. Бервакыт трамвайда шундый хәл булды. Чыгу юлында басып торган чибәр генә бер ханым кисәктән үзе янында тугыланган юка йөзле, чандыр гына бер егетнең иңбашыннан эләктереп алды — Иптәшләр! Менә бу мокыт минем сумкамнан акча янчыгын алды!—диде ул тавышын әлләни күтәрми һәм каушамый гына. Теге егет янына шунда ук өч-дүрт ир-ат килеп басты. Аларның тимер бөрчекләре кунган йөзләреннән үк корыч коючылар икәне күренеп тора иде. — А ну!—диде аларның берсе егеткә. Теге дә эшнең кай тирәдә икәнен шунда ук сизенеп алды. Калтыранган куллары белән кесәсеннән хатын-кыз янчыгы чыгарды да, теге ханымга сузды. — Гафу үтен!—диделәр аңа. Егет монысына да каршы килә алмады. — Гафу итегез, апа... Бөтен вагон шаулатып көлеп җибәрде. Әмма теге егетне мәсхәрә итмәделәр, ормадылар-сукмадылар. Бары тик трамвайны туктаттылар да, Урал суын кисеп үткән дамба өстендә, ялан кырда төшереп калдырдылар. Әмма мондый вакыйгаларның зур фаҗига белән беткәннәре дә булга- лый иде. Җәйнең бик матур көне, урамнан яшь егет белән кыз килә. Алар икесе дә шулкадәр чибәр, шулкадәр пар килгәннәр, кулларында — чәчәкләр бәйләме. Үзләре бер-берсенә карап, нидер сөйләшәләр, көләләр, пар күгәрченнәр кебек гөрлиләр. Алар өчен дөнья матур, тыныч, рәхәт, гамьсез. Яннарыннан үткән һәркем бу бәхетлеләргә карап елмая... Шунда, һич көтмәгәндә коточкыч хәл булды. Урамнан зур тизлектә килгән кара төстәге «Волга» машинасы кисәк кенә тротуарга бәреп чыкты һәм... Өлгермәделәр, җанашларым, читкә тайпылып өлгермәделәр! Тирә-яктан кешеләр йөгереп килгәндә асфальтка киң булып кан җәелгән, ике яшь гомер, чәчәктәй ике яшь гомер өзелгән иде инде.. Бу хәлдән тәмам тетрәнгән, ярсыган кешеләр шоферны машина эченнән тартып алдылар. Ә ул сүзен дә әйтә алмый, аягында басып тора алмаслык исерек... Милиция килеп җиткәндә кара машина янында беркем дә юк, бары тик оч мәет кенә ята иде.. , ора-бара Дамира белән без тәмам шәһәр кешеләре булып киттек. * И ’ Икебез дә эшлибез, акчасы әлләни мактанырлык булмаса да, килә тора. Тормыш та бөтен, күңелле. Ял көннәрендә ике кызыбызны ияртәбез дә Урал суы буена төшеп китәбез. Монда Урал елгасын ике чакрымнан артык озынлыктагы дамба белән боягәннәр, ул комбинат белән шәһәр арасында киң буа булып җәелгән Эшче халык ял итсен өчен яр буйларына чуерташ, ком җәелгән. Хисапсыз күп вак кибетләр, ашар- га-эчәргә ни телисең, шул бар Яр буе тулы халык, су коеналар, кояшта кызыналар, салкын сыра эчәләр. Ә без исә су станциясеннән үзебезгә ошаган зур коймә сайлап алабыз. Балаларны утыртабыз да, туйганчы көймәдә йорибез. Урал буеннан кайтканда инде кинога керәбез. Ял көннәрендә өйдә ашарга әзерләп маталанасы да юк. Шәһәрдә атлаган саен арзанлы ашханә, кафе, буфет. Ә инде ит, май, колбаса кебек ризыкларны кибеттән алганда да шул көнгә җитәрлек кенә итеп, аз гына алабыз. Өйдә хәтта суыткыч та юк Чөнки азык-төлекне кибеттән кон саен алып була, ул анда тулып ята. Чират тору дигән нәрсәне ишетмәдек тә без ул вакытта. Юк, минемчә, хәзер кайберәүләр социализмның төзелеп, күкрәп торган елларын бер дә юкка артыгын сүгәләр Бар иде, бар иде ул елларда хезмәт кешесе, эшчеләр сыйныфы турында кайгырту! Бер дә сөйләмәсеннәр. Бай, иркен, рәхәт еллар иде ул. Моны беркем дә инкарь итә алмый. Эшемә дә инде мин тәмам күнегеп җиттем Кочегар булып, тендерда күмер көрәп нибары бер ел йөрергә туры килде. Икенче елны ук эштән соң укып, машинист ярдәмчесе таныклыгы алдым. Безне депо начальнигы урынбасары Алексей Иванович Шилов укытты Озын буйлы, каратут йозле, кылыч борынлы, бик чибәр кеше иде Алексей Иванович. Техниканы барысыннан да яхшырак белә, еш кына депо начальнигы үзе дә киңәш сорап аның янына килә, дип сөйлиләр иде Тик менә куылып килгән кулак малае иде шул бу кеше. Эшне һәм паровозларны никадәр әйбәт белмәсен, гомере буена урынбасар гына булырга дучар ителгән иде. Әле ул елларда да, куылып килгәннәрне һәм аларның балаларын да, ул никадәр генә сәләтле, зиһенле булмасын, мастердан яисә бригадирдан ары үстермиләр иде. Армиядәге капитан Громдагы кебек үк, мин Алексей Ивановичның да иң алдынгы укучысы булдым. Ул да мине бик яратты. — Ут әрҗәсе астан ничек беркетелә?—дип сорый ул дәрестә. Егермеләп баш түбән иелә Беркем белми. Чөнки бик четрекле сорау бу. Берике кешене бастырып, алар ык-мык килгәннән соң, Алексей Иванович елмаеп миңа карый. — Менә безнең Фәизов нәрсә дияр тагын? — Төп түгәрәге бар анда. Ул, бер уңайдан әрҗәне беркетү өчен дә хезмәт нтә!—дип ярып салам мин. — Дөп-дөрес! Ансат кына бит, егетләр!—дип шелтәли калганнарны Алексей Иванович һәм дәресне дәвам итә. Ул миңа берничә тапкыр киңәш биреп карады: — Син, Радик, башлы гына егет. Техниканың төзелешен, сызымнарны тиз төшенеп аласың. Урта белемең бар. Кер Урал политехника институтына. Имтиханнарга әзерләнергә үзем ярдәм итәрмен. Синнән зур производство җитәкчесе чыкмас анысы, характерың ул түгел,— диде.— Әмма бик яхшы теоретик, инженер, белгеч булып китүең бик ихтимал. Укы, иренмә!—диде. Адәм баласы үз файдасына әйткәнне беләме соң ул. Аеруча минем шикеллесе. Тыңламадым мин бу яхшы кешенең киңәшен, укымадым, ирендем. Яшьлегемдә, производствода эшләгәндә һәм аннан соңгы елларда да, гомерем буена миңа очраган кешеләрнең күбесе, бик күбесе әйбәт, менә дигән кешеләр булды. Бәлки, мин аларны үзем шулай кабул иткәнмендер. Минем үземнең дә шактый беркатлы, рыясыз, киң күңелле булуымнандыр. һәрхәлдә, мин гомерем буе кешеләргә ышанып яшәдем һәм яшим. Дөрес, кайчакны хәтеремне калдыручылар, алдалаучылар да булды. Тик мин боларга артыгын офтанмыйм, андыйларга ачу да сакламыйм. Алла үзе ярлыкасын аларны. Мин укып чыгып, кулга таныклык алып, машинист ярдәмчесе булып эшли башлауга, безгә тагын бер зур җиңеллек килде. Паровозларга күмер ягудан туктадык! Аларны мазутка күчерделәр. Тендерга сигез тонна сыйдырышлы бак куелды. Шуңа кайнар мазут тутырып аласың да, ул сиңа унике сәгатьлек смена буена ягарга менә моннан җитә! Бернинди көрәк, кисәү кебек тимер-томыр кирәки хәзер. Тузан юк, шлак юк. Ә пары! Топкага ялкын бирә торган форсунканың кранын ачып җибәрәсең дә, күзәтеп кенә утырасың. Манометрда пар басымы күзгә күренеп күтәрелә. Авыр составны тартып барабыз, үргә менәбез. Их, яшьлекнең юллары! Станцияләр аша үтәсең дә, иркенгә, еракларга ашкынасың. Юл буендагы кешеләр барган җирләреннән тукталып, безгә кул болгыйлар Чуерташ карьерларына, урман эчләренә, комбинатка, төзелеш полигоннарына барып керәсең. Син гел хәрәкәттә, синең күз алдыңдагы күренешләр гел үзгәреп, алмашынып тора. Бер сменада гына күпме җирләр, яңалыклар күрәсең. Юк, ни генә әйтсәгез дө, яхшы һөнәр ул тимер юлчы булу! Әлбәттә инде, тимер юлда күңелсез, хәтәр хәлләр дә булгалап тора. Шулай бервакыт йортлар төзү комбинатына карьердан чуерташ алып менәбез. Юл— үргә таба, тизлекне һич киметмичә куарга да куарга кирәк. Алда — юллар аерыла торган урын. Без уң якка китәсе, икенче юл сулга, икенче станциягә китә. Без паровозда Александр белән икәү генә, хәзер кочегар юк. Күрәм, алда кулына чиләк тоткан бер агай юлларны аркылы чыгып маташа. Безне күрде, борылып та карады бу, әмма сулга керәләр дип хәл итте, күрәсең. Без үтәсе уң як юлның уртасына керде дә басты бит. Багана кебек. Ә ара инде—әнә генә! — Саша, юлда кеше!—дип кычкырып җибәрдем мин һәм гудок бирә торган тотканы соңгы чигенә кадәр үзем тарттым. Саша аягы белән тормозның тиз туктата торган тоткасын тибеп ачты. Тик кая инде ул хәзер өлгерәсең... Гудогын яман үкертеп, тормозлары белән чыжылдап килгән коточкыч авыр машина агайга китереп бәрде Бетте бабай... Минем яктан аның бөтерелә-бөтерелә һавага очкан чиләге генә күренеп калды. Кырык-илле метрлар киткәч, без ниһаять поездны туктата алдык. Минем тез буыннарым калтырый, бик каты туңгандагы кебек, тешләрем тешкә бәрелә иде. Саша да куллары белән йөзен каплаган. Тик, ни хәл итәсең, хәзер үк урыннан торып паровоздан төшәргә, теге бабай янына барырга кирәк бит Хәзер үк үзебез күрәсе күренешне күз алдына китереп, минем җаннарым өшеп китте, укшыйсы килә башлады. Тик, бәхеткә, безне, дөресе, теге бабайны, Алла үзе саклаган булып чыкты. Машина аны үзе астында калдырып ботарламаган, ә буферы белән сугып, читкә бәреп чыгарган. Агаебыз юл кырыендагы әрем арасында йөзтүбән ята, үзе хәрәкәтсез. Йөгереп килдек тә тиз генә бөтен җирен капшыйбыз тегенең. Йа, аллам, сынган-киселгән төшләре күренми моның. Тик бер колагы артыннан гына бераз кан саркып тора. Җәһәт кенә икәүләп ясалма сулыш алдырырга керештек. Бераздан агай һушына килде, тонык күзләрен ачты. Хәтта торып утырды. — Соң, нәрсә була инде бу? Ни эшләп ятам мин монда, әрем арасында?— дип мыгырданды ул, бик зур ризасызлык һәм безгә карата шелтә белән. — Поезд бәрде сине, агай. Юлга үзең кереп бастың бит, юл уртасына,— диде Саша. — Ә чиләгем кайда минем? Чиләгем?—дип шыгырдады карт, аны тыңлап та тормастан. Тиз генә чиләген табып китердек Чиләкне күргәч, бабай тынычлана төште, бераз вакыт хәл җыеп, нидер уйланып утырды. — Шулай ук юлга үзем барып кердемме, егетләр?—диде ул. — Үзең барып кердең, абзый кеше. Юл уртасында тукталып калдың бит. Бер-ике генә атласаң, чыгып та киткән идең. Берни булмый да иде,—дидем мин ашыгып — Торгызыгыз мине! —дип әмер бирде ул. Бабайны күтәреп аягына бастырдык. Кулына яньчелеп беткән иске чиләген тоттырдык. — Ярый инде, егетләр, сез мине гафу итегез. Алай булгач, мин дә жалу биреп тормыйм. Гаеп үземдә икән,— диде һәм көч-хәл белән генә атлап булса да, үз юлына китте. Без Саша белән җәтрәк будкага йөгердек. Анда менгәч тә әле тиз генә кузгалып китмәдек. Саша кинәт башындагы кепкасын идәнгә атып бәрде дә, бии башлады. Шунда ук мин дә аңа кушылдым. Соң, юләр, биемичә! Бу кадәрле хәвефле хәлдән шушылай ансат кына котыл әле син. Әгәр дә бу бабай безнең эш урынына яисә милициягә хәбәр итсә, бу эшне тикшереп, тормоз юлларын үлчәп, мең төрле провокацияле сораулар биреп, безнең миләрне черетәчәкләр иде бит Андый хәлләр булгалады инде, без аны бик яхшы беләбез. . Мондый чакта синең сүзеңне беркем дә алга алмый, каза күрүче ни әйтсә, шул дөрес була. Кеше бәрдереп, айлар буе милициягә чакыртудан гарык булган, күпме штраф түләгән егетләр бар бездә. Шуңа күрә безнең шатлыклар эчкә сыймый иде. Аларны, казандагы артык пар кебек, тышка чыгарырга кирәк иде. Ә бервакыт... ...Резервта, ягъни вагоннар такмыйча гына асфальт заводына киләбез. Шәһәр кырые бу, кешеләр йореп тора Безнең акрын гына барган паровоз алдыннан килгән бер хатын, кинәт юлга аркылы борылды да, муенын рельска куеп ятты. — Тормоз!—дип кычкырдык» мин. Саша шунда ук кызыл тотканы үзенә тартты. Паровозның аның тормозы бик шәп, яшен тизлеге белән эшли. Йөз утыз биш тонна авырлыгындагы машина рельслар өстеннән азрак кына шуып барды да, тукталып калды. Тизрәк җиргә сикердек, эчтә жан юк инде. Теге хатынга ярты метр ара кала туктаганбыз. Җирдә, тузанда ауналып ята теге бичара. Ике ягыннан сак кына күтәреп торгыздык Бик курыккан, күзләре акайган, авызы зур ачылып, ияге салынып төшкән. Үзеннән аяктан бәреп егарлык аракы исе аңкый. Шунда кинәт ул исенә килде, безгә яман ачулы, нәфрәтле итеп карады. Урысча пешерергә тотынды безне: — Сез... чучмеклар... ник туктадыгыз?! Мин үләргә телим! Яшисем килми минем бу дөньяда. Ә сез... туктадыгыз Имансызлар! Мин бит барыбер үләм. Барыбер поезд астына керәм! —диде ул авызыннан төк- рекләрен чәчеп һәм тагын яман итеп сүгенә башлады. — Туктагыз әле. Алай бик керәсегез килсә, паровоз астына кермәгез сез. Әнә поезд, вагоннар астына керегез. Болай бит сез безне гаепле итәсез,—дип киңәш бирде аңа Саша. Ни гаҗәп, теге бичара хатын Сашаның шушы киңәшен үзенә бер ярдәм, яхшылык кебек итеп кабул күрде. Аның ярсулы, нәфрәтле йөзе ачыла төшкәндәй булды. — Ярый. Мин шулай эшләрмен! Үз үлемемә кешеләрне гаепле итмәм,— диде ул. Йа, хода, нинди бәндәләрең бар синең. Нинди бәлаләргә, фаҗигаләргә тармый бу адәм баласы. Әле яшь кенә, хәйран чибәр генә бер хатын бит югыйсә. Бу якты дөньядан китәргә исәбе. Ниндидер бер авыр фаҗиганең, газапҗәберләрнең дәвамы бит инде бу. Аз гына рәтле тормышлы кеше мондый адымга барамы?! Алай да мине Ходай үзе саклады. Тимер юлда тугыз ел эшләп минем сменада, безнең машинадан кеше тапталмады, хәтта имгәнмәде дә. Мин үзем дә зарар күрмәдем. Юкса, безнең трест тимер юлында гына да ай саен диярлек кеше таптыйлар, кайчак үзебезнең паровоз бригадасы кешеләре дә җә тәгәрмәчләр астында калып, яисә вагоннар арасына кысылып, һәлак булгалыйлар иде. Көлкеле хәлләр дә еш була торган иде. Җөмләдән берсе: Җиңел платформалардан гына торган поезд тагып, урманга керә торган юлдан киләбез. Бу юлда тыныч, синең артыңнан да беркем килми, каршыга хәрәкәт тә юк. Ашыкмыйбыз, җиңел поезд таккан паровоз келтер-келтер җай гына бара. Без дә Саша белән төрле дөнья хәлләрен сөйләшеп, артка борылып карарга да онытканбыз. Бер заман мин тәрәзәдән башымны сузып, артка борылып карасам... әкәмәт! Паровоз артында бернинди поезд юк. Утыз платформадан торган озын поездны каядыр ташлап калдырганбыз. Киттек җәтрәк арткы ход белән. Поездыбызны унике километр ераклыктан, борылышта табып алдык. Үземнең машинист Саша, ягъни Александр Гамп белән без тәмам дуслашып алдык. Саша бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән. Алар Казахстанның АлмаАта шәһәрендә яшәп яталар. Шунда ишетеп алалар: Урал ягында «Чиләбе-40» дигән ниндидер яшерен завод бар, имеш. Анда акчаны капчыгы белән көриләр, анда оҗмах, имеш Берничә гаилә, инде ияләнгән урыннарыннан, эшләгән җирләреннән кубып, ерак Уралга сәфәр чыга болар. Әлеге оҗмахның кайда икәнен төгәл белмәгәнлектән, Чиләбе вокзалында кешеләрдән бу хакта сораштырып йөриләр. Ярты сәгать тә үтми, бу мөсафирларны гражданский киемле орган кешеләре чорнап ала. Вокзал артындагы бер аулак бүлмәгә алып керәләр. Стенага терәп куеп, якаларыннан тотып алалар. — Нинди банда сез? Нинди адәмнәр? — Банда түгел без, тимер юлчылар, машинистлар Алма-Атадан килдек. — Ә «Чиләбе-40»ны каян беләсез? Кем мәгълүмат бирде сезгә кем коткысы белән йөрисез? — Коткы белән түгел, эш эзләп килдек без. Шунда озатыгыз безне,— диләр болар. — Андый урыннарга хезмәт коллективларыннан, иң лаеклы кешеләр генә сайлап алына. Ә сезнең ише «озын берлек» артыннан куган сукбайлар түгел Аттырыгыз моннан яхшы чакта, һәм телегезне тыеп тотыгыз!—дигәннәр аларга. Сашаның инде бер купкан урынга кире кайтасы килмәгән Ул якындагы Магнитогорск шәһәренә юл алган. Немецча сыңар сүз белмәсә дә, Саша үзенең немец кешесе икәнен тулысынча аклый иде. Мин еш кына аларның ике бүлмәле фатирларында булам. Безнекеннән артык жиһаз да юк анда. Әмма килеп керү белән үзенә бер зәвык, тәртип, чисталык, пөхтәлек сизелә. Александр Гамп — безнең трестта иң оста машинистлардан. Аны җыелышларда мактап сөйлиләр, шәһәр газетасында язалар. Әмма мин аның сөйләтүләреннән, бөтен фикер сөрешеннән сизенә идем, шул вакытта ук илдәге хакимияттән, совет властеннан, аеруча коммунистлардан һич тә канәгать булмаган, хәтта аларны яшертен генә дошман күргән бер кеше иде ул. һәм бу миңа һич кенә дә аңлашылмый иде. Нинди тәртипле, булган кеше, менә дигән машинист, үзен бәялиләр һәм... менә шушындый хәл. Ничек була соң инде бу? Бер җаен туры китереп, мин бу турыда Сашаның үзеннән сорадым. Сашаның чиста зәңгәр күзләрендә олы хәсрәт күренде. — Их, Радик, син безнең — кайчандыр ата-бабалары Рәсәй җиренә килеп урнашкан немецларның тарихын белмисең шул,— диде ул авыр сулап.— Менә үзең алып кара Ниләр күрсәтмәде безгә Совет власте. Мин малай чагында без Кара диңгез буенда, Херсон шәһәрендә яши идек. Безнең үз йортыбыз, менә дигән бакчабыз бар иде. Сугыш башлангач, безне немец милләтеннән булган өчен генә аннан бер көн эчендә кудылар. Ерак Казахстанга сөрделәр. Җитмәсә, әтине кулга алдылар. Ул—Сталин лагеренда, Себердә һәлак булды. Мәсхәрә иттеләр бит безне коммунистлар!.. Әгәр яңадан сугыш була икән, мин бу властьны саклап, кулыма корал алмаячакмын! Мин моны ачыктан-ачык әйтәм... Әгәр телисең икән, барып әнә җәвит ит! — диде ул. — Нинди җәвит ул, син нәрсә? — дидем мин. Бу Хрущев заманы, инде андый кеше чагулар, кулга алулар беткән иде. Алай да мин ул чакта Сашаны ахырынача аңлап бетермәдем Шулай да, күпме еллар бергә эшләп. Саша белән без бер генә тапкыр да сүзгә килмәдек Ул мине ярата, эштә дә булыша, ә инде поездларны йөртүне үзем никадәр теләсәм, шулкадәр рөхсәт итә иде. Без паровозда икебез дә машинист кебек, тигез хокуклы булып эшләдек, һәм мин җете зәңгәр күзле, чиста, җыйнак йөзле дустым немец Александр Гампны әле дә булса сагынып искә алам. Безнең поездлар төзүче Иван Кутьконы барысы да, хәтта станция дежурныйлары һәм стрелкачылар да «теге полицай» дип кенә йөртәләр. Кайберәүләр кайчак үзенә үк: «Әй, син, полицай!»—дип эндәшәләр. Салынкы кара кашлы, гел аска гына карап йори торган бу адәм мондый мөнәсәбәткә ачуланмый да, үпкәләми дә. Чөнки —арты юеш. Сугыш елларында немецлар Украинаны басып алгач, ул чагында да аларга полицай булып хезмәт иткән икән. Артык зур җинаять эшләмәгән, күрәсең. Инде безнекеләр кулына килеп эләккәч, аны атмаганнар, күп елларга Себергә генә җибәргәннәр. Андыйларга, тиешле срокларын тутыргач та, туган җирләренә кайтырга рөхсәт итмәгәннәр Кайберәүләре шунда Себердә үк торып калган, кайсылары Уралга кайткан Уралдан да ары инде аларны чыгармаганнар. Магнитогорскида. безнең тимер юлчылар арасында да андый китек язмышлы кешеләр байтак иде. Магнитогорск—чагыштырмача бик яшь шәһәр, шуңа күрә аның халкы да төрле җирләрдән җыелган, бик чуар, монда төрле кешеләр бар. Хәер, халык кая гына барсаң да, бик төрле инде ул. Безнең паровозны ремонтка куйганда мин, әлбәттә, башка кешеләр белән дә эшләдем. Башлыча, «җылытуда». «Җылыту» дигәнем шул: иске машиналарны магистральдән алгач кая да булса, әйтик, үзебезнең депо янына китереп, тупикка куялар. Депоның җылыту торбаларын паровозга ялгыйлар да, без гаять зур бинага җылы биреп торабыз. Монда инде беркая да йөрмисең, бер урында тик утырасың. Эш аз, рәхәт. Төннәрен чиратлап йоклап алырга да була. Мондый очракта мин еш кына Даниил Вампель белән бергә туры киләм. Даниил әле минем кебек үк яшь булса да, эре гәүдәле^ кара кашлы, чибәр, күркәм кеше. Яһүди. Гаҗәеп сүзчән, уен-колкеле, хәйләкәр төлке. Ул булса инде күмерне улактан топкага һәр көрәген санап ташлый. — Мин утыз көрәк ташладым, Радик дус. Әйе, нәкъ утыз көрәк. Хәзер сиңа тиеш утыз көрәк!—ди ул, бик җитди төстә һәм, онытмас өчен, бу санны акбур белән будка диварына язып куя. Ну малай! — Кара инде син бу хәлне!—дип сөйли ул, будка буенча әрле-бирле йөренеп.— Шушы Магнитогорскида ничәме яһүди бар бит. Ә шуларның арасыннан бары бер кеше кочегар. Ул да булса мин! Калганнар кайсы — ресторанда, кайсы—зур начальник, кайсы кибеттә сату итә. Бөтен шәһәренә бары мин генә кара эштә чиләнәм. Ә син шуны беләсеңме, Радик дус. Моның өчен син мине ихтирам итәргә тиеш. Мине сакларга, аз эшләтергә, күбрәк йоклатырга тиеш. Чөнки мин бит — яһүди! Аның бу сүзләреннән мин көлә башлыйм. Ул үзе елмаймый да. Белмәссең кешене, уйнап сөйләшәме ул, әллә чынлапмы? — Бер дә көлмә син,—ди ул, чын-чынлап үпкәләгән төстә.—Мин бит синең белән уйнап сөйләшмим.—һәм үзенең чем кара, зур, матур күзләре белән миңа текәлеп тора да, сүзне кисәк икенчегә бора.— Слушай, байыйсың киләме?—ди. — Ничек... байыйсың? Ничек итеп?—дим мин, мондый сораудан аптырап. — Нигә аптырыйсың әле аңа шул кадәр? Менә урындык сатып байыйбыз. Мин хәзер!..—ди ул һәм будкадан чыгып китә. Тон караңгылыгына, комбинат каралтылары арасына кереп югала. Шактый юк булып тора бу. Берзаман шалтырап будка ишеге ачылып китә һәм аннан... урындык күренә. Бер, ике, өч урындык! Ярыйсы гына, начальниклар кабинетларына тезеп куя торган урындыклар. Алар артыннан Даниил үзе дә пәйда була. Мин инде бу хәлдән тәмам аптырап, берни дә аңламыйча, авызымны ук ачып калам. Даниил бик эшлекле, җитди төстә миңа аңлатма бирә: — Бу комбинат эчендә эшчеләргә баш булып күпме начальник утыра, беләсеңме син шуны!—ди ул имән бармагын югары юнәлтеп.— Ә һәр паразитның аерым үз бүлмәсе бар. Ул бүлмә тулы урындыклар. Шул урындыклар үрчетә начальник халкын. Шуңа кызыгып күбәя алар. Төнлә, сак юк бит анда, ник киметмәскә ул урындыкларны? Шуннан инде начальниклар, әрәмтамаклар саны да кимиячәк. Менә, бик гади бит! — ди ул бик фәлсәфи төстә. — Ә бу урындыклар ни эшкә сиңа?—дим мин. — Ну малай, тәки аңламыйсың, ә? Әйтәм бит, байыйбыз дип! Базарда сатам мин аларны,—ди ул, җитди итеп. — һе, саттың, ди. Соң, син аларны моннан ничек алып чыкмак буласың? Урындыклар күтәреп проходнойдан кем үткәрә сине? Даниил миңа үзенең кара кашлары астындагы матур күзләре белән ахмак бер бәндәгә карагандай текәлеп тора, борыныннан һава өреп куя. Аннары, дәрес биргән укытучы кыяфәтендә тезеп китә: — Тә-әк! Башта ул урындыкларны менә болай итеп сүтәсең. Болар — безнең Рәсәйдә эшләгән нәрсә, алай нык түгел...—ди ул һәм, чыннан да, үзенең көчле куллары белән мескен урындыкны ботарлый да башпый. Башта җиңел генә алгы аякларны тартып ала. Аннан урындыкның төбе дә артыннан ансат кына аерыла икән. Әлләни арада гына тәмам сүтеп тә бетерә.—Тә-әк, хәзер бу кадерле кисәкләрне бер-беренә китереп бәйлибез,—ди, һәм тимер чыбык алып, кисәкләрне бергә оештырып куя.— Менә, булды да! — ди ул тантаналы төстә. — Хәзер ни эшлисең инде бу ватык урындык белән?—дим мин әле һаман берни аңышмыйча Чынлап та, ник сүтте бу утыргычны? Нәрсәгә ярый инде хәзер бу ватыклар? — Их, син, Радик. Беркатлы кеше син!—ди Даниил.— Соң, шалкан кебек гади бит инде калганы. Бу бәйләмне менә хәзер, караңгыда, комбинат коймасы янына алып килеп, койманың теге ягына, кар эченә атып ташлыйсы гына калды бит инде. Ә иртән ике кулыңны селтәп проходной аша үтәсең дә койма буеннан табышыңны килеп аласың. Сине кем күзәтеп, төпченеп тора. Аннан инде трамвайга утырасың да — өеңә. Ә өйдә бу кисәкләрне кләй белән ябыштырып өр-яңа урындык ясау — унбиш минутлык эш! Мин авызымны ачып, башымны гына чайкап утырам. Менә кешедәге тапкырлыкны, хәйләне кара син' һәм Даниил Вампель, әнә шундый бик гади ысул белән, СССРдагы иң зур металлургия комбинатыннан, төрле рангтагы түрәләрнең арты астыннан байтак утыргычларын үз өенә шудырды. Көлке дә, кызганыч та бит, билләһи! Мондый хәл бары безнең илебездә генә була ала торгандыр. Тик Даниилның үзенең дә язмышы шактый кызганычлы, үкенечле, әйтер идем, көлкеле дә булды. Ул үзенең гади тимер юлчы булуыннан шулай зарланып, риза булмый йөри торгач, берзаман чынлап та бездән расчет алды. Ит комбинатына эшкә барып кергән бу. Тик анда да аны тагын да карарак эшкә, йокче итеп кенә алганнар. Белем юк бит. Бервакыт кыш көне машинага каткан үгез түшкәләре төяп каядыр бара икән болар. Кызу килгән машина юл читенә төшеп әйләнә. Даниил мескеннең өстенә авыр түшкәләр тавы ишелә, ул бик нык биртелә. Үлмәде, әмма нинди таза, сылу, чибәр кеше тәмам ямьсезләнеп, зәгыйфьләнеп, юньле эшкә ярамас булып калды. Без шифаханәгә, Даниил янына барып йөрдек. Ул яңадан безгә кайтты, депога төнге каравылчы булып урнашты. Чөнки безнең коллективта аны барысы да үз итәләр иде. Ул елларда ил башында Никита Сергеевич Хрущев торды. Ә ул исә эшчеләр сыйныфына бик авырттыргыч, җанга барып тия торган удар ясады. Барча эшчеләрнең, хәтта домначылар, корыч коючылар, тимер юлчыларның да хезмәт хакларын кисте. Безнең илдә бит хезмәт хакы болай да, беркайчан да югары булмады. Эшче халкы арасында илдәге хакимияттән, хезмәт хакының түбәнлегеннән, тормыш авырлыгыннан ачыктан-ачык ризасызлык башланды. Шул ук вакытта кешеләр күреп тора: идарә аппараты хисапсыз зур, кая карама шунда әрәмтамаклар тулып ята. Китте каргану, сүгенү, эшкә битараф карау. Күпме тырышсаң да, барыбер әрәмтамаклар ашап бетерә!—Эшче халкы әнә шулайрак фикер йөртте. Машинист Шнякин белән «җылытумда эшлибез. Шнякин колга кебек озын, ябык, авыру чырайлы, миннән олырак кеше. Инде поездларда йөри алмый, гел шул «җылытумда. Билгеле инде, монда хезмәт хакы да аз, бернинди прсмиямазар юк. Бервакыт күрәм, Шнякин кулына акбур алган да, будка стенасына ниндидер сызыклар сыза. Өч кысканы сыза да, дүртенчесен озынрак итеп сызып куя. Үзе авыз эченнән мыгырданып нидер исәпли. — Нәрсә саташып утырасың инде син анда?—дим. Шнякин кулын гына селтәде. Комачаулама әле, янәсе — Менә күр әле син, Радик.— диде ул бераздан, стенадагы сызыкларны күрсәтеп Мин үзебездә эшләүче бар халыкның санын алып карадым Бактың исә. производствода эшләүче һәр өч кешегә бер әрәмтамак туры килә икән бит Мастер, инструктор, бригадир, хисапчы, бухгалтер, нарядчы, табельче. —-дип тезеп китте ул һәм ачу белән кулындагы акбурны атып бәрде.— Соң, һәр дүрт кешенең берсе берни эшләмичә генә акча алып ята дигән сүз бит бу! Бу килештән, без кайчан адәм рәтле яши башларбыз? Шуны әйт син миңа!—дип кычкырды Шнякин ярсулы күзләрен миңа текәп. Әйтерсең, бу хәлгә мин гаепле идем. «Кайчан адәм рәтле яши башларбыз?!»—Бу сорау бөтен эшче халыкны, һәркемне борчыды. Кибетләрдә азык-төлек тулып ята, әмма тормыш дигәнең һич тә рәтле түгел. Чөнки һәркайда акчаны аз түли башладылар. Менә без тимер юлда, тузан, төтен эчендә, төннәрен йокламыйча эшләп, аена 140—150 сум хезмәт хакы алабыз Кибеттә исә уртакул костюм 100—120 сум тора. Димәк, син өстеңә костюм алып кисәң, ашарыңа калмый да дигән сүз. Очын-очка гына ялгап барган бу тормыштан эшче халкы бер дә риза түгел, бик кимсенә, хурлана иде. Ул елларда ачыктан-ачык ризасызлык белдерүләр, эш ташлау, забастовкалар булмады, дигән сүзләр бар. Юк сүз! Ниткән ул булмаган! Мин Магнитогорск шәһәрендә 1957—1965 елларда яшәдем. Шул чорда бу шәһәрдә генә дә ике забастовка булды. Чын-чынлап, ныклы таләпләр куеп эш ташлау. Зур коллективлар тарафыннан, һәм мин аларның икесенә дә шаһит булдым. Бер көнне иртән смена кабул итүгә безне вагоннар депосына эшкә билгеләделәр. Монда һәрвакыт эш муеннан, төзәтәсе вагоннарны депо эченә, махсус юлларга кертеп куясың, төзәтелгәннәрен алып янәшәдәге станциягә чыгарасың. Көнозын тәгәрмәч эчендәге тиен кебек әйләнәсең, кыскасы. Ярый, киләбез депога, капка ачык, әмма бернинди хәрәкәт юк. Беркем дә күренми дә. Туктадык, сигнал бирдек. Күренми каршыга чыгучы. Бу ни хәл бу! Әллә болар үлеп беткәнме? Берничә тапкыр гудок биргәч, депо ишеге ачылып, аннан безгә таныш слесарь Василь дәдәй чыкты — Бездә забастовка бүген, егетләр. Эш ташладык. Безнең таләпләрне үтәмәсәләр, эшләмибез бүген!—диде ул, бик тәвәккәл төстә һәм өстәп куйды: — Ә сез кире китә аласыз. Үз колакларыма үзем ышанасым килмәде! Нәрсә диде бу дәдәй, забастовка, диде түгелме? Ничек... забастовка, нинди... забастовка? Безнең илдә, капиталистик илләрдәге кебек? Эшче сыйныф үз диктатурасына каршымы?.. Китче, булмас ла... Саша белән Иван Кутькога карап алдым. Аларның да йөзендә аптырау иде. Без барыбыз да үзебезне бу хәлгә куйган Василь дәдәйнең киң җилкәсенә карадык. Ә ул ышанычлы, тәвәккәл адымнары белән депо капкасына таба атлый иде инде. — Әйдә, без дә барыйк әле!.. Нәрсә бар икән шунда?—дидем мин. Дөресен әйтим, үзем бик куркынып, эчтән калтыранып әйттем бу сүзне. — Әйдә, ул-бу хәл булса, җәтрәк чыгып таярбыз. —диде Саша һәм без депога таба атладык. Паровоз будкасында Иван калды. Кешеләр генә йөри торган тар ишектән керсәк, чыннан да! Бөтен депо халык белән тулган. Барысының да йөзләре сүрән, ачулы, күбесе тәмәке төтәтә. Шаушу. Каршыдагы сәхнә кебек биек урында —начальниклар. Ул арада тресттан, горкомнан яхшы-яхшы киемле, спай гәүдәле, күркәм кешеләр килеп төштеләр. Сәхнә төрле рангтагы түрәләр белән тулды. Күрәбез: алар да бик дулкынлана, араларында кәгазь тоткан ниндидер кешеләр тыз-быз йөренә. Йөренерсең, агайнем, эшләр болайга киткәч... Менә трестның партком секретаре Анкутдинов (татар кешесе, диләр иде аны) сәхнәнең алдына чыкты. Кулын күтәреп, тынычланырга чакырды. — Җәмәгать, тынычланыйк. Бу инде политик чыгышка әйләнмәсен. Эш урыннарына таралышыйк. — Юк, таралмыйбыз! • — Без әйткәннәр үтәлмәсә,: беркем дә эш башламый!. — Мондый шартларда эщдэп булмый! — Йә, берегез генә сөйләсен әле!—дип шарт куйды партком. Шунда Андрей дәдәй алга чыгып басты. Инде олы яшьтәге, ап-ак зур башлы, олпат гәүдәле, нәкъ борынгы эшчеләр кебек киң күн алъяпкыч япкан тимерче Андрей дәдәйне бөтенесе дә яхшы белә, ихтирам итә иде Аны Анкутдинов үзе дә белә булып чыкты. — Рәхим итегез, Андрей дәдәй, сөйләгез!—диде ул, ихтирамлы итеп — Син, Анкутдинов, укымышлы кеше. Яхшы беләсең эшнең кая барганын. Борчак патша заманында да эшче болай яшәмәде. Син аның монысын да беләсең... Безнең нормировщик чыксын әле!—диде карт эшче. Сәхнә алдына күзлек кигән, алга бөкрәйгән гәүдәле, ябык кына, олы яшьтәге кеше чыгып басты. — Җә, әйт әле, Чувашии!—диде аңа Андрей дәдәй.— Безнең расценкаларны быел гына күпмегә кистең син? Мин — алтынчы разрядлы тимерче күпме алам хәзер? Айлык ике йөз сум акчага мин ничек көн итәргә тиеш? Шуны әйтеп бир син. Курыкмыйча, дөресен әйт! —дип боерды тимерче. Нормировщик тагын да бөгелә төште. Бик куркынган, каушаган төстә әле эшчеләргә, әле начальникларга карап алды. Түрәләрнең берсе «сойләргә мөмкин!» дигәндәй үзенә баш каккач кына, сүзгә кереште. — Без... нәрсә? Без гаепле түгел. Расценкалар өстән төшә. Алтынчы разрядка ике йөз — аз инде ул. Соң, без нишли алабыз?..— дип сөйләнде ул. Бу бәндә тәмам каушап, куркып калган иде. — Ә сезнең таләпләр нинди, Андрей дәдәй?—диде партком секретаре. — Без монда халык белән киңәштек. Булмастайны сорамыйбыз Әмма үзебез куйганнан да бер карыш чигенмибез. Алтынчы разрядка - оч йоз илле, дүртенчегә — ике йөз илле. Безгә әлегә шул җитеп тора. Тамак туйса, шул җиткән. Без бернинди политик сүзгә кермибез!—диде Андрей дәдәй нык итеп. Халык гөрләтеп кул чапты. Түрәләр җыелышып, сәхнә артына кереп киттеләр. Шактый киңәштеләр алар анда. Әмма эшче халык тәмәке тартып, сабыр гына көтеп торды. Бернинди тәртип бозу, сүгенүләр, кычкырулар булмады. Бераздан шул ук Анкутдинов чыкты. — Сезнең шартлар тулысынча үтәлер, Андрей дәдәй... Җәмәгать, киләсе айда ук яңа расценкалар белән эш хакы алачаксыз' диде партком секретаре тавышын күтәреп.—Ә хәзер, рәхим итеп, барыбыз да эшкә башлыйк. Бу инде эш ташлау булмасын, эш турында бер киңәшмә генә булып калсын. Шулай дип сүз куешыйк! — диде ул. Партком секретарьлары да ничек сөйләшәсен беләләр иде... Ләкин әле тагын бер таләп ишетелде: — Нормировщик Чувашинны бүгеннән үк эшеннән алыгыз. Ул күптән пенсиядә инде. Утырмасын анда сөлек булып! — Монысы да үтәлер! һәм ни диярсез?! Деподагы эшче халык куйган барлык таләпләр тулысынча үгәлде. Ремонтчыларга үзләре билгеләгән эш хакын тулысын ча гүләделәр. Чувашии инде депода бүтән күренмәде. Әмма, партком секретаре сылап куйганча, эш турында киңешмә генә түгел иде бу. Чын забастовка, эш ташлау иде. Әгәр эшчеләр куйган таләпләр үтәлмәсә эшләр кая киткән булыр иде тагын. Икенче забастовканы мин калибровка заводында күрдем. Бу заводта торлс әйберләр: ак калай, кадак, төрле юанлыктагы тимер арканнар һәм башка бик күпне ясыйлар. Продукциянең зур күпчелеге, аеруча ак калай, чит илләргә дә күп чыта. Без, төялгән вагоннарны алып чыт арта, бу завод цехларына еш керәбез. Иң яхшы калай бәйләмнәренә чит илләр һиндстан, Куба, Корея мөһерләре сугылган була. Кайбер калайлары бозык, кәкрәйгән-бокрәйгән бәйләмнәр үзебезтә кала... Менә шушы зур завод оч кон буена эшләмәде. Хезмәт хакын күгәрүне таләп иттеләр Әмма биредә эшләр наять кенә төгәлләнмәде Хезмәт хакын күтәрделәр күтәрүен, тик унлап кешене шактый зур сроклар белән төрмәгә яптылар Сөйләшүне бозып, заводка эшкә кермәкче булган кешеләрне, ягъни штрейкбрехрларны тотып кыйнаган өчен дигән булып. Усал ниятле хулиганлык ясаганнар, янәсе. Ул елларда тормыштан, хезмәт хакыннан ризасызлык, түрәләрне, хакимиятне, коммунистларны тиргәү, алар тарафына бик тозлы сүзләрне юллау бар халык, шул исәптән тимер юлчылар арасында да бик кнң таралган иде. Бездә машинист Евгений Назаров аеруча нык каргана, хакимиятне сүгә, үзебезнең башлыкларны бер дә яратмый иде. Ул богылдай гәүдәле, олпат кеше, кайчандыр үзе депо начальнигы булган, күп эчкәне өчен эшеннән алганнар. Тамак бик зур, Евгений Петровичка бер утырып ашаганда бөтене белән ипи, килосы белән колбаса кирәк, һәм ул хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен бик ансат кына хәл итеп куя. — Нигә безгә акчаны болай бик аз түлиләр?! — дип кычкыра ул үзенең гөрелдәвекле тавышы белән.— Соң бит, әгәр дә инде акчалары җитми икән, бассыннар шул акча дигән нәрсәне ике тапкыр күп итеп. Безнең илдә кәгазь беткәнмени? Түләсеннәр безгә ике тапкыр артык. Шуңа да башлары җитми микәнни ул югарыда утырган дуңгызларның. Аналарын! —дип, дәү йодрыгын күтәреп, каядыр югарыга яный. Кайчак инде пенсиядәге машинистлар да эшкә килә. Машинистлар картлык ялына илле биштән чыгалар һәм аларның күбесе әле егетләр шикелле шыңгырдап торган, тап-таза кешеләр. Аларга елына ике ай эшләп алырга рөхсәт ителә, әлбәттә инде, күбесе бу форсатны кулдан ычкындырмый. Николай дәдәй Матюха—әнә шундый картларның берсе. Тәбәнәк кенә буйлы, кысык күзле, гел хәйләле елмаеп кына торган бу кеше белән мин «җылыту»да күп эшләдем. Аны бик бай, зур акчалы кеше дип сөйлиләр. Ул, чыннан да, акчага бик исәпле, эшкә килеп берничә сменалар үтми, үзенең ай азагында кулына күпме аласын чутлап йөри башлый. Мин үзем беркатлы, туп-турыдан яра торган кеше, бервакыт аннан сорадым: — Николай дәдәй, синдә акча күп диләр. Дөресме шушы сүз? Минем гаҗәпләнүемә каршы, сөйләшерга ярата торган бу карт берни дә яшереп тормады. Хәтта бу сорауга куанды да кебек. — Дөрес сүз. Суммасын мин сиңа әйтеп тормыйм. Әмма акча күп миндә!—диде ул гади генә итеп, бераз мактана да төшеп. — Сер булмаса, инде шунысын да әйтегез, ул тамаша акчаларны кайдан алдыгыз?—дидем мин. — Ниткән сер ул!—дип кулын селтәде карт һәм хәйләле елмаюлы күзләре белән миңа карап алды.— Сугыш елларында халык бик ачыкты монда Кешеләр дәүләт заемнарын базарга чыгарып саттылар. Бер дә юк бәяләргә генә. Ә минем шактый җыйнаган сәмәнем бар иде. Шунда башыма бер уй килде: тукта әле, нигә җыймаска миңа бу заемнарны. Киләчәктә кулга бернинди мәшәкатьсез үзеннән үзе килеп керәчәк акчалар бит бу! һәм җыйдым мин ул заемнарны. Шактый күләмле икс чемодан... Менә хәзер инде шуның әҗерен күрәм. Тираж саен заемга отам. Зур суммалар чыгып куя кайчак...—дип сөйләде ул. Менә бит, шайтан алгыры, ничек гади генә! — Акча дигән нәрсә, егетем, көч ул!—диде Николай дәдәй һәм тагын сөйләп китте: — Кызым Наташа урта мәктәпне бетерде. Бик яхшы укыды, алтын медальгә. Киттем моны җитәкләп Мәскәү дәүләт университетына. Син шунда минем кызым үзенең белеме, алтын медале белән керде дип уйлыйсыңмы? — дип сорап куйды күзләрен кыскалап —Керде пычагым белем белән! Бер кечкенә чемодан акча алып керде кызымны университетка. Бернинди киртәләрне белмичә... Беренче дәрестә укытучылары профессор аларны бастырып, кемнең әти-әниләре кем булуын сораган. Минем Наташамның бер гади машинист кызы икәнен белгәч, исе киткән карт профессорның. «Ничек килеп керә алдың син монда, кызыкаем?»— дип сораган Кырык кешедән торган группада бер минем Наташам гади эшче кызы икән. Калганы бар да зур түрәләр, акчалы кеше балалары Менә шулай ул, егетем. Аларның бөтенесен сатып алырга була. Тик кесәңдә җитәрлек акчаң гына булсын. Акча белән — син үзең түрә! — диде Николай дәдәй, ышанычлы төстә. Акчаны санарга, исәпләргә бик яратса да, ни гаҗәп, ул үзе бер дә саран кеше булып чыкмады. Аның карчыгы да комбинатта кайчандыр, пенсиягә чыкканчы, зур начальник булган. Шул карчыгы белән алар бер көтү ялгыз карткарчыкларга ярдәм итеп яталар, балалар йортларына, яслеләргә акча бирәләр. Бервакыт Николай дәдәй, бәлки уены-чыны беләндер, миңа да тәкъдим ясады: — Бер әйбәт костюмлык акча биримме соң үзеңә, Радик? Үзең баегач түләргә?—диде ул. Алмадым, билгеле. Эшче Уралдан Татарстанга, үзебезнең авылдагы колхозчылар янына кайткан саен мин авыл халкының ул замандагы ил хакиме Хрущевны ничек ихтирам итүенә бик гаҗәпсенә идем. Авылда аны «Никита Сергеевич та Никита Сергеевич!» дип кенә сөйлиләр. Ә менә эшчеләр авызында исә илнең бу җитәкчесенә карата бер генә дә юньле сүз юк Ә инде аның хакында сөйләнгән анекдотлар, мәзәкләр! Берчак Хрущев бер язучыга әйтә, имеш. «Вот у вас, у писателей, у многих есть псевдоним Найдите, пожалуйста, и мне подходящий псевдоним». А у Вас псевдоним и так готов, Никита Сергеевич! Снимите со своей фамилии рыпящие и шипящие! Вот вам и псевдоним...—дигән, имеш, аңа теге язучы. Хрущевны власть башыннан төшергәннең соңында икенче көнне үк металлургия комбинатында бер вакыйга булды. Ниндидер бер урындагы рәссам төне буе йокламаган, комбинатка иртәнге сменага кешеләр килешкә бер мартен миченең стенасына галәмәт зур итеп, завод коймасының аръягыннан күренеп торырлык итеп, Хрущевның сурәтен ясап куйган. Бу рәсемендә Никита Сергеевич соң дәрәҗәдә үпкәләгән, болай да калын иреннәре тәмам салынып төшкән иде. Эшче халкы белән уйнама син, бик ачы итеп кол ә дә белә ул... ез инде тәмам Магнитогорск кешеләре. Уң як шәһәрдәге яңа Б йорттан бирелгән фатирыбыз әйбәт, олы кызыбыз шушындагы мәктәпкә укырга керде. Дамира һаман да балалар бакчасында эшли. Мин дә үз эшемне яратам, яшь чагындагы тәртәгә тибүләр, эштә ялкауланулар бетте, мин хәзер — кадровой эшче, чын тимер юлчы. Ара- тирә булса да, хикәяләр дә язгалыйм Аларны Казанда газега-журналлар баскалап га торалар. Бер заман Казаннан фәрман килеп төште: барча хикәяләрне җыйнап, Казанга килергә. Ул заманда юл йөрүләр арзан һәм җиңел иде Шәһәр читенә терәлеп торган аэропортка төштем дә, ике сәгать эчендә Казанга кайтып та җиттем. Зур дулкынлану белән Бауман урамындагы Матбугат йортының биек баскычларыннан атлап кердем. Гомеремдә беренче мәртәбә. Мин — асылда майга буялып йөргән гади эшче. Әдәбиятта кыска хикәяләргә урын шактый түрдән икән. Ул замандагы нәшриятның баш редакторы Сафа ага Сабиров минем хикәяләрне ошатты Аларны китап итеп чыгарырга дип моһер сугылды. Шулай итеп, үзем Уралда яшәп торган җиремнән мин Казанда юка гына булса да, беренче китабымны чыгардым. Аны чыгарганда Сафа абый — Нигә дип, Радик туган, син «Бикташев» дигән псевдоним күтәреп йөрисең әле? Үз фамилияң дә ярыйсы гына ләбаса. Яңгырый да,- дип киңәш бирде. Кигап үз фамилиям белән, ягъни «Радик Фәнзов» имзасы белән чыкты. Шулай итеп, без Дамира белән тормыштан канәгать, инде монда тәмам ияләнгән, картаеп үлгәнче Уралда яшәп калсак та риза идек. Менә җырларда, шигырьләрдә «кеше үзе туган җирендә, туган авылында гына чын бәхетле була ала», дигән фикерләр еш яңгырый. Шагыйрәнә ялган бу. Әгәр кешеләр үз туган җирләрендә, туган авылларында гына яшәп калсалар, зур шәһәрләргә китеп, киң мәйданнарга чыкмасалар, күпме талантлар ачыла алмыйча йомылып калыр, күпме мөмкинлекләр кулдан ычкындырылыр иде. Адәм баласына ил-җирләр гизү, киң мәйдан, зур аудиторияләр кирәк. Үз авылында яшәп калса, кем генә танылган артист, язучы яисә зур галим, җитәкче, дәүләт эшлеклесе булып китә алыр иде икән?! Әмма адәм баласы тәгъбирли, язмыш тәкъдирли дигән сүз бар бит әле. Кызганыч ки, бик тә дөрес сүз. Паровозда эшләп йөргәндә, инде эштән соң машинистлыкка укып кулга права алам дип фараз кылганда, язмыш минем яңакка берне китереп сукты. Саллы гына итеп. Уң як колакка әлләни булды. Сул яктан әйбәт ишетәм, әмма сөйләүче уң якта торса, аның тавышы шунда ук тоныклана. Шайтан алгыры, чукраклана барам түгелме мин?! Баштарак мин моны беркемгә дә сиздермәскә тырыштым. Тик... Бер станциядә тукталып торабыз. Мин паровоздан төштем дә, чәйнеккә салкын су тутырып алырга дип, станция йорты ягына киттем. Аны-моны уйламыйча барам шулай тимер юл буйлап. Ярый әле аякларым, бөтен гәүдәм белән җирнең поезд якынлашып килгәндә була торган калтырануын тоеп алдым. Сискәнеп борылып карасам., маневр паровозы этеп килгән вагоннар минем өскә килә. Юлдан читкә сикерергә чак өлгердем. Тагын бер секундка соңарсам... Баш вагон мәйданчыгындагы таныш поездлар төзүче янымнан катлы-катлы итеп сүгенеп үтте. Ул сыбызгысын сызгырта, ул кычкыра икән. Ә мин берни ишетмәдем. Бу хәлдән аркаларым чымырдап китте. Авыр поезд белән үр менеп киләбез. Паровоз бар җегәрен салып шаулый. Саша үз урыныннан миңа борылып нәрсәдер кычкырды. Тагын, тагын кычкырды. Аңлап кына булмый бит сүзләрен... Җитмәсә, машинист бит ул нәкъ минем уң якта. Инде станциягә килеп туктагач, Саша үзенең җете зәңгәр күзләре белән миңа бераз аптырап, текәлеп карап торды: — Син нәрсә, Радик? Әллә ишетми башладың инде?—диде ул. — Юк ла инде. Машина шавы бик көчле бит,—дигән булдым мин. Ул арада ел саен була торган комиссия вакыты килеп җитте. Тимер юлчыларның сәламәтлеген, ишетү-күрү дәрәҗәләрен ел саен врачлар тикшерә һәм бик җентекләп тикшерә. Бу комиссиянең рәисе үзебезнең трест поликлиникасы врачы Иван Иванович. Инде бик симергән авыр гәүдәле, зур табак битле, гел кызмача йөри торган бу кешене пычагымны да 6enNni дип сөйлиләр. Әмма ул кеше буларак киң күңелле, әйбәт иде. Менә мин комиссия үтәм. — Уң як колагыңны яп! Мин уң як колак тишегенә бармагымны тыктым. — Сул ягын яп! Менә монда инде хәйләгә керергә кирәк. Колак тишеген каплагандай гына иттем. Тик «берни белмәгән» Иван Иванович минем башыма китереп суккандай итте. —-Уң ягың белән ишетмисең син, Фәизов. Сине тимер юлдан, паровоздан алырга туры килә. Теләсәң, әнә слесарь булып депода йөрерсең,—диде ул, ваемсызлык белән генә һәм каләменә үрелде. Хәзер бер сүзе белән синең язмышыңны боза да ташлый, ике дә уйламый. — Иван Иванович, зинһар өчен!—дидем мин ялынып.— Зинһар өчен әлегә берни язмый торыгыз Мин... колагымны дәвалармын... Ничек тә берәр җаен табармын әле. Сез инде әлегә язмый торыгыз. • — Ярый, мин язмый тора алам анысы,—диде ул киң күңеллелек белән.—Әмма ни бит... Озакка сузмый мәсьәләне үзең хәл ит син, Фәизов. Үзең беләсең, безнең поликлиникада борын-колак врачы юк. Без сиңа ярдәм итә алмыйбыз. Әнә шәһәрнекенә бар. Тик. ишетмәгән килеш тимер юлда эшләп йөрүнең нәрсә белән бетү ихтималын син үзең бик әйбәт беләсең! —диде ул. Бардым шәһәр поликлиникасына, кердем колак врачы янына. Теге, сап-сары сипкелле, шүрәле төсле ябык вә озын буйлы, галәмәт усал тавышлы бер хатын колагымны актарды, борын тишекләренә әллә нәрсәләр тыгып бетерде. Инде тәмам азаплагач, процедурага җибәрде Колакка унике мәртәбә кайнар пычрак сыларга. Үттем бу хикмәтләрне дә. Ник бер файдасы тисен. Шунда инде теге врач үзенең озын, тимер кеби бармагы белән маңгаема китереп төртте. — Булмый! Колак эченә синең тоз утырган. Каты һәм зур булып Моңа инде операция кирәк!—дип хөкем чыгарды ул. — Мин операциягә риза. Иртәгә үк килеп җитәм!—дидем мин шатланып. Әмма теге шатлыгымны тиз сүрелдерде. — Кайда ул сиңа монда... операция?! Бик нечкә эш ул, аны Мәскәүдә генә ясыйлар әлегә. Ә анда аның чираты еллар буена алдан алына һе, операция, имеш!—сипкелле шүрәле һәм тагын маңгаема төртте. Бу юлы инде утын агачына төрткәндәй битарафлык белән. Мин хәсрәт диңгезе уртасында калдым. Инде ни эшләргә, кая барырга? Паровозны ташлап беркая да китәсе килми бит минем. Инде үзебезнең депода слесарь булып та йөрисем килми... Менә һаман да шулай минем язмыш. «Җиттем!»—дигәндә генә җимереләм дә төшәм. Без кайчандыр Әтнәнең саклык кассасында үзем белән бергә эшләгән Әхәт Фазылҗанов белән хат алышып тора идек. Районнар берләшкәч, Әхәт Арчага күченеп килде, район газетасы редакциясендә эшли. Мин ул газетага әледән-әле хикәяләр җибәрәм һәм алар чыгып та торалар. Әхәт—минем дус, өстәвенә тормышны миннән яхшырак белә торган, бик дөньяви, тәҗрибәле кеше. Барлык моң-зарларымны әйтеп, аңа хат язып салдым. Тиз арада җавап та килеп төште. «Бәс хәлләрең андый булгач, каңгырап йөрмә анда. Тот та монда кайт. Без сиңа редакциядә эш бирәбез. Син бит—әзер журналист, сине өйрәтеп тә торасы юк. Арчада хәзер гомуми йортлар да салына, фатиры да булыр. Сиңа, татар язучысы булырга өметләнеп йөргән кешегә, татар арасында, татар дөньясында яшәве дә бик кирәк бит әле аның. Анда урыс арасында яшәп, күпме татар сүзе ишетәсең. Синең бит ни урыс, ни татар булып калуың бар...» — дип язган иде Әхәт дус хатында Язмыш дигән убырлы карчык менә шулай ул. Сине үзе ничек тели, шулай бутап тик йортә. Шулай итеп, безгә дә үзебез инде тугыз елга якын яшәгән, иң әйбәт, матур яшьлек елларыбызны үткәргән, инде тәмам ияләнеп беткән шәһәребездән, нинди әйбәт фатирыбыздан кубарылып, кайтып китәргә туры килде. Ярый әле, Дамираның әти-әнисе Арчаныкы, безнең кайтып егылыр урын бар иде. Менә туган ил, туган җир сагындыра, онытылмый, дибез. Бу шулай, әлбәттә. Тик, никадәрле еракта булмасын, үзең барып шундый еллар буе, кеше буларак ныклап аякка баскан җиргә дә бик ияләшәсең икән аны. Без Дамира белән, Урал суы буенда җәелеп утырган, комбинаты көне-төне кара төтеннәр төтәтеп утырган, инде бездән бик еракта калган Магнитогорск шәһәрен әле дә булса сагынабыз. Аның кояшлы киң урамнарын, чуеннан бизәкләп коелган рәшәткәләрен, иркен кибетләрен, хәтта трамвайларын да төшләребездә күрәбез. Җае чыккан саен анда яшәп калган бертуган абыем янына кунакка бара идек. Менә соңгы елларда ул бәхеттән дә колак кактык. Юл бәясе — коточкыч. 1965 елның язында без Арчага кайтып төштек. Арча —ул заманда әле үр өстендә утырган бер-икс катлы йортлардан торган, әлләни зур булмаган бер поселок иде. Урамнарында коры булса—тузан, яңгыр явып китте исә пычрагы да мулдан Дамираның әти- әнисе шактый иркен агач йортта тора, инде бала-чагаларын үстереп, кайсын-кая озатканнар, үзләре генә иде. Әби, йомшак телле, һәр нәрсәнең җаен таба белә торган, бик зиһенле, җыйнак гәүдәле бер карчык. Бабай—киресе. Таза, олпат гәүдә, киң йөзгә шадра төшкән, калын кашлар астындагы яшькелт күзләр сиңа текәлеп, ниндидер яшертен бер киная белән көлемсерәп карыйлар. — Әйдүк, әйдүк! Күпме кирәк, шулкадәр торыгыз! — дип каршылады ул безне. Менә мин эшкә барам. Өстемә чиста ак күлмәк, кара костюм киеп, муеныма галстук бәйләп. Газета редакциясенә! Арчаның үзәк урамы иртәнге кояш нурларына коенган, каршыга очраган кешеләр дә елмая кебек Минем күңелдә ниндидер һавалану, куаныч. Соң, шулай булмыйча! Әле кичә генә мин өстемә мазутка буялган киемнәр киеп йөргән гади бер эшче идем бит. Ә менә хәзер интеллигентлар, зыялылар арасына кереп барам. Шулай да күңелне тагын бер корт кимерә әле. Яле, егетем, әгәр дә син ул редакциягә пычагым да майтара алмасаң. Синең бит гомереңдә бер мәкалә язып караганың юк. Хикәя язу гына— нәрсә әле ул... Паровозда инде барысы да шалкан кеби гади иде, винтельне бордың—топкага мазут килә, регуляторны ачып җибәрдең, машинаң бара. Монда синең алдыңа әллә ниткән кыенлыклар, үзең әлефен таяк дип тә белмәгән эшләр килеп басса? Аларга тешең-тырнагың үтмичә, хурлыклы рәвештә ишекнең кайсы якка ачылганын күрсәтсәләр?! Шундый тәшвишле уйлар белән мин кибетләр арасындагы аулак бер урында посып кына, мескен булып кына утырган бер катлы редакция йортына килеп җиттем. Алланың үзенә тапшырып, пыялалы ишекне ачып җибәрдем һәм... инде гомеремнең калган өлешенә сузылачак журналист маҗаралары дөньясына кереп киттем. Бик тар гына, караңгы коридорда Әхәт Фазылҗанов кына йөренә, башка кешеләр әле килмәгән иде. Тар коридор димәктән, бу редакция йорты тышыннан да тәбәнәк, эченнән дә бик кысан, шыксыз, караңгы бер хәрабә булып чыкты. Әбәү, моның бүлмәләре безнең паровоз будкасыннан да таррак түгелме соң? Бүлмә саен бер тәрәзә, ә ике кеше кара каршы очрашсаң, ян белән генә борылып үтәрлек дәрәҗәдә тар коридорда тәрәзә гомумән юк, ул дөм караңгы дияргә була. Дөресен әйтим, мин ничектер күңелем кайтып, аптырап калдым. Әхәт тә минем хәлне аңлап алды, ахры. — Беләсеңме, нинди йортта эшләү бәхете тиде сиңа?—диде ул көлеп.— Белеп торыгыз, хөрмәтле язучы вә журналист Радик Фәизов, тарихи йорт булыр бу. Элекке бер Арча баеның күпсанлы тарантасларын кертеп куя торган сарае бу! Карета сарае, ягъни. Сез галиҗанәбләре менә шушы карета сараенда илһамлы иҗат дәртенә биреләчәксез инде! Уңышлар телибез сезләргә! — Ничек инде редакция — карета сарае булсын?!—дидем мин, Әхәтнең бу сүзләрен шаяртуга алып. Әхәт, гомумән, шулай киная салып сөйләргә ярата торган кеше инде ул. — Ә ни эшләп булмасын? Әнә тәрәзәләргә җентекләп кара әле. Үзең дә төшенеп алырсың,—диде Әхәт. Чыннан да, тәрәзәләргә әйбәтләп карасаң, аларның элеккеге киң, түгәрәк өсле капка урыны икәне ачык беленеп тора икән. Капкаларны кирпеч өеп тарайтканнар да, тәрәзә ясап куйганнар. Карета сараеннан башта «Яңа тормыш», ә аннары инде «Коммунизмга» ук дип аталган газета редакциясе әмәлләп куйганнар. Алга китеп әйтим, Арча районының хәзерге «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе әле дә булса шушы кәттә йортта көн итеп ята. Бары тик бер үзгәреш бар. Мөхәррир булып инде күптән мәрхүм Ринат Таҗиев эшләгәндә янкорма өйдереп, аның коридорын гына бераз киңәйтте. Яңа бинаның якын киләчәктә генә салынасына да бернинди өмет күренми әле. Шушы бинада җан чыгармый көн итеп булса, бик әйбәт инде Ярый, әлегә минем эшкә беренче килгән кон генә бит. Тиз арада барлык хезмәткәрләр дә җыелды. Бераз көттереп мөхәррир Шакир ага Гафаров та килде. Шакир ага тәбәнәк буйлы, йөзенә тимгелләр төшкән, киң борынлы, инде олы яшьтәге кеше. Салмак кына итеп сөйләшә икән. — Мин КПСС райкомында булдым,—диде ул үзенең тоткарлануын аңлатып, ахры. «КПСС» сүзен ничектер яратып, тәмләп, йомшак итеп «кә-пәис-ис» дип әйтте. Барысы да редактор бүлмәсенә җыйналдылар. Бу бүлмәнең бүтәннәрдән аермасы шунда: ул аз гына иркен, стена буйларында утыра-утыра каешланып беткән урындыклар, ямьшәеп беткән бер диван тора. Газетаның чираттагы санын планлаштыра башладылар. Әхәт минем янга утырды, кайбер аңлатмалар биреп барды. — Бу санга нинди шапка куябыз,—диде Шакир абый һәм өстәлдә яткан ак, кабарынкы кулларының симез бармакларын уйнатып алды. — Шапка — беренче биттә иң өстәге зур хәрефләр белән җыелган баш, чакыру, лозунг була инде,—дип пышылдады миңа Әхәт. — Язгы көн—ел туйдыра! — Нәрсә, әйбәт шапка бу. Моңа, шәт, кәпәисис райкомында да каршы килмәсләр,—диде Шакир абый һәм аның бармаклары канәгатьләнү белән уйнап алдылар.— Ә баш мәкаләгә нинди тема алабыз? — Балаларның җәйге ялы! — Туктагыз әле, җәйге ялга иртәрәк бит әле. Менә «Искра» колхозы терлекчеләренең кышлату йомгакларын яктыртырга кирәк. Шуңа бәйләп җәйге чорга алда торган бурычларны куярга да була,—диде мохәррир. — һаман да шул «Искра» да «Искра». Газета укучылардан оят бит инде...— дигән ризасызлык ишетелде. Шакир ага аскы иренен алга чыгарды. — Алдынгыларны ничә күрсәтсәң дә, артык булмый, аппагым! Моны бит кәпәисис райкомында да хуплаячаклар,— диде ул.— Димәк, баш мәкалә— терлекчеләрнең җәйге чорга бурычлары. — Баш мәкалә беренче биттәге ике багананы алган редакция нотыгы, акыл сату, сүз уйнату була инде,—диде миңа һәр нәрсәне тешләп кенә сөйләшер!ә яра!а юрган Әхәт — Гата Хәлну^шнның мәктәпләр турындагы зур мәкаләсен кая куябыз? — Аның урыны шул инде — икенче биттәге подвал. — Подвал — газета битенең аскы өлешен алып торган зур мәкалә була,— дип аңлатты Әхәт. — Ә Самигуллин Гыйниятнең теге язмасын? — Авыл хуҗалыгы бит ул. Өченче биткә, чердакка. — Чердак—газета битенең өске өлешен алып торган язма,—диде Әхәт. Менә планлаштыру тәмам булды. Мин инде үземә нинди эш кушарлар, кая куярлар икән дип, пошынып утырам. Берни белмим бит әле!.. Бүтәннәр белән бүлмәдән чыгып барганда Шакир абый ишарәләп мине туктатты. Өстәле тартмасыннан клеенка тышлы калын бер дәфтәр чыгарды. Менә бу, аппагым, бер өлкән хәбәрченең язмасы. Бик буталчык, авыр язылган, әмма эчтәлеге бар Аны эшкәртергә Әхәт иренде, башкаларның исә тешләре үтми. Әллә син алынып карыйсыңмы шушы эшкә? Безнең өлкән, бик ихтирамлы хәбәрчебез инде бу, сугыш юлларын да үткән кеше,—диде Шакир абый. Боерык бирү тоны белән түгел, бер үтенеч сымак итеп әйтте. Башта ук шунысын әйтеп куйыйм, редакциядә эшли башлавымның беренче көнендә үк минем күңелгә шундый уй кереп утырды ни генә кушсалар да, ихлас салып, тырышып, әйбәт итеп башкарырга Күпме урыннарга күчтем, күпме мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдым инде мин, тәмам туйдым инде андый хәлләрдән. Менә шушында ябышып эшләргә кирәк хәзер! һәм мин барлык хәбәрчеләрнең хатларын игътибар белән карап, җентекләп укып, кирәк икән, яңадан язып эшкәрттем. Ә теге өлкән хәбәрченең калын дәфтәрдәге язмасы «Сандыктагы генерал» дип атала иде. Эчтәлеге, дөрестән дә, шактый кызыклы. Сугыш вакытында безнең хәбәрче үз отделениесе белән бер немец шәһәренә килеп керә. Шунда, зур маҗаралар үтеп, сандыкка кереп качкан бер немец генералын эзләп таба болар. Эчтәлеге бар, әмма язуы... Бер генә җөмләнең дә иясе, хәбәре үз урынында түгел, яисә бөтенләй дә юк. Мин бу язманы бер дә ашыкмый гына яңабаштан язып чыктым. Кайбер нәрсәләрне бераз үземнән дә өстәдем. Аны Шакир абый алып укыды да, миңа карап, бармакларын бик канәгать төстә уйнатып торды. — Бик әйбәт булган бит бу, аппагым! Әллә кайчан безгә кайтасың калган икән аны... Әзер журналист икәнсең бит син!—дип, мине мактап та алды. Сүз уңаенда әйтим, кешенең эшен күрә белә торган, берәүгә дә каты бәрелми торган, әйбәт кеше иде Шакир ага. Өлкән хәбәрченең бу язмасы газетада зур һәм кызыклы булып басылып та чыкты. Әй, буа ерылып та китте инде шуннан! Калын-калын дәфтәрләрне берсе артыннан икенчесен җибәреп кенә тора теге карт. Байтагын яңадан яздым, денгә керттем мин аларны. Күп язмалары чыкты газетада. Укучылардан хатлар килде хәтта. Берзаман шушы хәбәрче, инде, гафу итегез, кабер якасына килеп җиткән, тәмам җөдәп беткән бер карт, редакциягә үзе килеп керде. Миңа рәхмәтен әйтерме дигән идем. Әмма башкачарак килеп чыкты. — Энем, син шуны әйт әле миңа. Минем шушы язмаларымны бергә җыйнап Казанда китап итеп чыгарып булмас микән? һәмдә ки син моны үз өстеңә алмыйсыңмы?—дип шыгырдады ул. Шушы уңайдан мин бездәге журналистикага зур зыян салган, сәләтле журналистлар арасына чын халтурщиклар килеп керүгә юл ачкан бер хәлне әйтеп үтим. Нәкъ менә шушы хәбәрчеләрнең хатларын редакцияләргә яңадан язып эшкәртү нәтиҗәсендә журналистлар сафына очраклы. язу эшен белмәгән, бөтенләй дә сәләте булмаган кешеләр килеп эләгә. Җибәрә шундый бер кулайсыз егет редакциягә хат язып. Булмый бу язманың ни иясе, ни хәбәре, ул бернинди яңалык та алып килми. Ә редакция папкасы буш, хәбәрчеләр сирәк яза. Ә «кәпәисис» райкомы хәбәрчеләр хатларын сирәк урнаштырасыз, дип кисәтеп кенә тора. Ә урыннардан хәбәрчеләр эзләү, аларны вербовать итү, аларга ялыну, ни генә язып җибәрсәләр дә, газетада чыгаруны вәгъдә итү бара. Язу эшендә әлепне таяк дип белмәгән кешеләрдән урыннарда хәбәрчеләр постлары төзү. Редакциядә җыелыш саен: «Хәбәрчеләр белән эшләмисең!»— дип, хатлар бүлеге мөдирен бастырып куеп сүгүләр.. Менә шуннан соң тотына инде редакция хезмәткәре теге егет язып җибәргән «шедевр»га ике куллап. Яңадан яза, телефоннан шул урынга шалтыратып, әллә никадәр яңа фактлар, саннар, хәтта фамилияләр ости. Шулай тырыша торгач, ярыйсы гына хәбәр, зарисовка килеп чыга тагын, һәм озакка сузмыйча гына газетада басылып та чыга Әлбәттә инде, теге «автор» имзасы белән. Ә ул, беләсегез килсә, төшеп калганнардан түгел, ул уңган егет Теге язманы газетадан кисеп ала да, кулларын угалап, әйбәтләп кенә бер калын дәфтәр битенә ябыштырып та куя. Аннары иь. ни эшли? Аннары инде бик эшлекле, горур кыяфәттә кулына тагын каләм ала... Инде вакытлар үтеп, теге калын дәфтәр битләре ябыштырылган язмалар белән тулгач, ошбу дәфтәрне калкан итеп күтәрә дә, Каэан дәүләт университетының журналистика факультетына килә. Ә тегендә бу абитуриентның дәфтәрен алып укып карыйлар да сокланалар. Менә биз! Өлгереп житкән журналист килгән... Кабул итәргә моны, һичнинди кмр- тә-миртәләрсез! Минемчә, булачак журналистларны ябыштырылган дәфтәрләргә карап түгел, ә урыннарга, район газеталары редакцияләренә, килеп, яшь хәбәрчеләрнең үз куллары белән язган хатларын укып санлап алырга кирәк. Моның бернинди артык мәшәкате юк, чөнки хәбәрчеләр язган хатлар редакцияләрдә еллар буе саклана. Ә яшь хәбәрчеләр арасында чын сәләт, талант ияләре да бар бит. Бу хакта киләчәктә сүз булыр әле. Мин — редакциянең хатлар бүлеге хезмәткәре, әлбәттә инде, өстәл артында хәбәрче хатларын төзәтеп кенә утыра алмадым. Тиз арада Шакир абый мине урыннарга, колхозларга командировакага да йөртә башлады. Беренче сәфәрем аеруча хәтергә сеңеп калган. — «Тукай—Кырлай» колхозына барасың. Урып-җыюга әзерлекнең торышын яктыртасың,—диде миңа Шакир абый. Мин аны аңлап җиткермәдем: — Туктагыз әле, Шакир абый. Ничек инде ул—урып-җыюга әзерлек? Әле бит язгы эшләр дә бетеп җитмәгән... — һәһ-һә!—дип көлде мөхәррир.—Әгәр редакциядә эшлисең икән, син андый оппортун фикерләреңне башыңнан чыгарып ташла инде, аппагым. Бер урак беткән көннән аның икенчесенә әзерлек, җәй башыннан терлекләрне кышлатуга хәстәрлек башлана ул авыл җирендә Колхозчы моңа өлгерә аламы, ул нәрсә уйлый — монысы синең эш түгел. Синең эш—фактларны кәгазьгә теркәү дә монда кайткач, аларны тулы итеп кәгазьгә төшерү. Кәпәисис райокомы шулай куша... Колхоз рәисе Сәлах Садриевичның үзен күр. Ул әйбәт кеше, барысын да яшерми сөйләп бирер. Син аннан менә пиләрне сора . —диде мөхәррир һәм мин колхоз рәисенә бирәсе сорауларны тезеп китте. Ә мин аларны блокнотыма терки бардым.— Бар, командировочный яздырып акча ал да, юлыңда бул! Ул заман әле редакциянең җиңел машинасы әллә юк, әллә ватык иде шунда. Мин Арчаның төньяк читенә чыгып, юл буена бастым. Күрәм, Яңа Кырлай ягына өсте ябулы ике машина килә. Алдагысы туктап, мине кабинага утыртты. Шоферы Әнвәр исемле, минем яшьләрдәге кеше. Юл буе тегесен-монысын сөйләшеп бардык. Мин үзем кеше! ә ачык күңелле, хәзер аралашып, сөйләшеп китәм — Кич белән дә сезгә утырып кайтып булмас микән? — дидем мин Әнвәргә, инде Кырлайга җиткәч. — Нишләп булмасын? Без Кенәр зонасы сельполарына азык-төлек, аракы илтәбез. Кичке дүртләрдә кире әйләнәбез. Мин сине сәгать бишкә кадәр шушында көтеп тә тора алам. Тыныч бул, калдырып китмәм! — диде Әнвәр. «Тукай — Кырлай» колхозының идарәсе кайчандыр бөек шагыйребез Г. Тукайны сыендырган Сәгъди абзыйлар йортының янәшәсендә генә, манарасы киселгән элекке мәчет йортында икән. Мин анда курка-курка гына кердем. Колхоз рәисе нинди кеше бит әле, ул мине ничек каршы алыр? Материалны пичекләр итеп туплармын? Әмма мәчет йортының аскы катындагы шактый иркен бер бүлмәгә килеп кергәч, шобһәләрем бердән тарала төште. Түрдәге киң өстәл артында миннән күп булса бер-ике яшькә генә олы, әмма инде шактый талчыккан кыяфәтле, өстенә таушалган сырма кигән, гади колхозчыдан берние белән дә аерылмаган бер кеше утыра иде. Ниндидер бер эчке сырхавы да бар. ахры, сулышы тоткарлана. Мин урыннарга баргач, горле юк-барны, мәзәк сөйләшеп вакыт үткәрмәүне беренче көннәрдән үк үземә кагыйдә итеп куйдым. Хәл-әхвәл сорашып, танышып алуга, блокнотымны чыгарып өстәлгә салдым. — Әзерлек бар инде ул анысы, булмыйча кала алмый инде ул. Тик мактанырлык кына эшләр юк әле Менә комбайннар әзерлек сызыгында исәпләнә инде исәпләнүен. Әмма, әле тегесе тишек, монысы ертык дигәндәй, кайсысына аккумулятор кирәк, кайсысына — каеш. Аның өчен әйбер табып булмый бит, иптәш корреспондент...—дип сойләде Сәлах Садриевич. Аның ихластан сөйләгәнен сизеп була иде. Ул үзен минем алда ничектер уңайсыз, хәтта гаепле төЬтә тотып, үтенүле итеп остәп куйды: -Сез анда бик каты язмассыз зЫде. Бүтәннәр алдында безне хур итеп ташламассыз һәм мин урыннарда редакциядән килгән кешегә ихтирам, хәтуа аннан курку кебек нәрсәнең дә бар икәнен тоеп алдым. Яшерми әйтим, бу миндә ниндидер канәгатьләнү тудырды, үз алдымда үземнең дәрәҗәм күтәрелде сыман. Сәлах үзе рульдә икән, мине машинасына утыртып алып китте, машиналар утарында рәткә тезелеп куелган комбайннарны, ургычларны карадык. — Боларның күбесе төзек. Кирәк икән, иртәгә басуга чыгып китә ала!— дип сөйләде Сәлах. Ул арада аны колхозның завхозы каядыр чакырып алды. Рәиснең китүе булды, шундагы механизаторлар, күбесе инде олы кешеләр, мине уратып алдылар. Зарланулар китте. —- Эшләрнең рәте- башы юк бездә, энем! — Бу комбайннарны яңабаштан карап чыгасы бар әле... — Запчасть юк, бер гайка таба алмый интегәбез... — Түрәләр, Сәлах үзе дә бик сирәк килә безнең янга... — Ремонттагыларга түләү юк...—дип сөйләделәр механизаторлар берберсен бүлеп һәм... кисәк авызларына су капкандай тынып калдылар. Карасам, колхоз рәисе безгә якынлашып килә икән... Эш турында без күп булса ике сәгать сөйләштек. Аннары Сәлах мине машинасына утыртып, инде уҗымнар күтәрелеп килгән басуларга алып чыгып китте. Тукайның Шүрәле урманына алып менде. Төш вакытында колхоз ашханәсенең арткы аулак бүлмәсендә бик тәмле борчак ашы белән сыйлады. — Син, Радик, гафу ит, монысы гына булмады инде,—диде ул бармагы белән ияк астына чиртеп.— Үземнең дә кәефсезләнеп йөргән вакыт... — Кирәкми, ниткән ул!—дидем мин, уңайсызланып. Сәлахның дөнья тарафыннан яхшы ук кыйналган, әйбәт кеше икәне күренеп тора иде. Ул хәтта мине кичен үз машинасы белән Арчага кайтарып куярга да әйткән иде. Мин хәзер үземне күкнең җиденче катында, шактый һавалы хис итсәм дә, монысына ук бармадым. Артык булыр ул алай ук дип санадым. Кичке дүртләр тирәсендә юл читенә чыгып бастым. Ул арада болытлап яңгырга җыена башлады. Күрәм, теге ике машина кайтып килә. Ничектер тоткарланып, шактый акрын кайталар болар. Әнвәр бу юлы арттан кайта икән. Ул кабина ишеген ачып миңа әйтте: — Син алгы машинага утырып кайт әле, Радик. Аның шоферы... Без бүген аракы тараткан идек, үзең беләсең инде... Син шуның янына утырып, кабыргасына төрткәләп кайт әле. Находу йокыга китмәсен. Андый гадәтләре бар аның. Алдагы машинаның кабинасына керүгә, аның шоферы, йөзе дә, күзләре дә бик нык көчәнгән кешенекедәй кып-кызыл булган, таза гына егет, тупас итеп иңбашыма шапылдатып алды. — һа, корреспондент! Кайтабызмы? — Без кайтабыз. Әмма син, шофер, рулеңне туры тот!—дидем мин. — һа! Корреспондент кушкач, туры тотарга! — диде исерек егет һәм шатырдатып газга басты. Ул арада җәйге яңгыр коя башлады. Чиләкләп. Болай гына күтәрелгән, бернинди асфальт җәелмәгән юл әлләни арада гына тәмам камыр булды. Машинабыз мут хатыннар кебек артын як-якка боргалый башлады. Хәзер җиргә төшереп бастырсаң, мөгаен генә, аягына да басып тора алмаслык шоферның башы да анда-монда бәргәләнә. Шул уңайга машина да пычрак юлның әле бер ягына, әле икенче ягына авыша. — Син... ныклап тот! Юл читенә барып төшә күрмә!—дип кычкырдым мин, котым ботыма китеп. Әйтеп кенә бетердем... Машинабыз биек дамбадан юл читенә төште дә китте. Ничек ул дөбердәп капланмады, шунысын әлегә кадәр аңлый алмыйм. Юкса бер як тәгәрмәчләре юл читендәге җирдән күтәрелеп тә беткән иде бит инде. Алла үзе саклады, күрәсең. — Ни булды бу хәзер...—дидем мин, сулышымны көчкә алып. — Нәрсә булды?! Бер нәрсә дә булмады Син, корреспондент, мин барында курыкма!—диде үзе дә бераз айный төшкән шофер, искитмәле ваемсызлык белән.— Әллә син мине шушыннан юлга чыгып баса алмас дип беләсеңме?— һәм машина яман үкереп, юл читендәге басуны ярып бара башлады. Бераз баргач, бер уңайлы урын туры китереп, чыннан да, шофер машинаны юл өстенә чыгарып та куйды.—Менә күрдеңме син' Большевиклар ала алмаган крепостьлар юк!—диде ул, миңа мактанулы төстә карап. Инде Арчага дүрт-биш километр калгач, Пәшкәү урманы дигән агачлык бар Шул турыга җиткәч, Әнвәр машинасы кинәт безне үтеп китте дә, юл чи генә чыгып туктады. Аның артына кереп, без дә туктадык Яңгыр инде үтеп киткән. Еракларга җәелгән, яңгыр әле генә юыл алган ямьяшел басулар, урман полосалары, ерактагы зәңгәр урманнар шулкадәр матур, һава шулкадәр саф. Миңа, әле күптәнме авыр һавалы шәһәрдә торган кешегә, оҗмах тоелды бу. — Бу килештән Арчага кереп булмый әле. Бераз шушында хәл алыйк,— диде Әнвәр һәм без юл читендәге үләнгә утырдык Шунда безнең машиналар артына бер җиңел машина килеп төртелде. Аннан оч кеше төшеп, безнең янга килде. Барысы да чиста киемнән, галстуктан Мин әлегә район җитәкчеләрен танымыйм, әмма боларның төрле рангтагы түрәләр икәне әллә каян күренеп тора, һәм алар үзләрен чын түрәләрчә тоттылар. — Сез... аракы тараттыгызмы?—диде аларның берсе, ялтыр күзле, йөзенә кызыл бөрчекләр төшкән, тәбәнәк буйлысы. Монысы иң зур түрә иде, ахры, кискен, янаулы итеп әйтте. — Без бүген аракы да тараттык,—диде Әнвәр — Китер хәзер үк бер яртыңны!—диде бөрчекле йөз һәм Әнвәргә акча сузды ■— Юк шул ярты. Таратып бетердек... — А ну ач әле машинаңны! Үзебез табып алсак, кара аны, миңа үпкәләмә .—дип, бик хәтәр янады теге түрә Әнвәргә һәм алар өчәүләп арткы ишектән өсте ябулы машина эченә кереп киттеләр Анда әрҗәләр, тагын әллә нәрсәләр кузгатып, дөбер-шатыр йөренделәр Икс машинаны да шулай тикшереп чыктылар. Аракы таба алмагач, йөкчеләрдән дә болай яман сүгенделәр. Күренеп тора, алар кайдадыр яхшы гына төшереп алганнар. Ә бер авыз тигәч, мәгълүм инде, аппетит котыра, тагын сорый. — Карагыз аны, телегезне авыз эчендә тотыгыз!—дип, тагын янады теге бөрчекле йоз, кузгалып киткәндә. Алар китеп күздән югалуга, Әнвәр урыныннан торып, кабина ишеген ачты да, утыргычы артыннан... бер яртыны тартып та алды. — Менә... фәләнем ул бушбугазларга! Бирермен мин аларга... Янаган була бит тагын. Бу яртыны инде саклап калырмын дигән идем Насыйпка түгел икән, егетләр. Әйдәгез, хәзер үк шушында бөклибез аны' диде ул һәм без шунда чирәмдә утырып, өчебезгә бер яртыны җөпләп тә куйдык. ә, ничек, булдымы? Бераз материал туплый алдыңмы?—дип ____ LJ каршылады мине Шакир абый икенче көнне иртән — Булды, бардым, сөйләштем. — Булса, урып-җыюга әзерлектә кырлайлылар тәҗрибәсен яктырта торган материал яз. Үрнәк итеп кую кыйбласындарак булсын инде ул — Нинди үрнәк әле ул анда! Комбайннарның каешы җитми Механизаторлар зарлана дип башладым мин һе. каеш, имеш! — дип бүлде мине мөхәррир Син монда андый фикерләр күтәреп йөрмә әле, аппагым. Каешның җитмәгәнен. аккумулятор булмаганын монда без дә беләбез аны. Бу турыда газетада кабатлап торуның кирәге дә юк. Менә үрнәк күрсәтә алырлык мәкалә яз син. Халыкны хезмәткә тупларлык. Менә бит нәрсәне аңлый белергә кирәк безнең эштә!—һәм мөхәррир симез бармагын югары күтәрде. һәм мин яздым. Иркен басуларда баш калкытып килгән игеннәр, хедерларының үткер тешләрен кояшта ялтыратып хәзердән үк алга, басуларга омтылып торган комбайннар, ургычлар, кулларына гайка ачкычлары тоткан көләч йөзле механизаторлар турында яздым. Шакир абый укып чыкты, аның кара тимгелле йөзе бердән яктырып китте. — Менә бит, аппагым. Бик әйбәт булган бу! Безнең бу санга нәкъ менә шушындый мәкалә тәкъдим ителә дә иде. Анысы тәнкыйть тә кирәк, анысын да язарга өлгерерсең әле. Әле үткән санда гына «Заря» колхозыннан урып-җыюга әзерлекне тәнкыйтьләп, зур материал биргән идек без. Халыкның гел күңелен төшереп кенә булмый бит. Бу санга үрнәк кирәк иде... Журналист ул мәсьәләнең әнә шул якларын да исәпкә алып эш итәргә тиеш. Аңладыңмы инде, аппагым? Менә шулай ул...— дип аңлатма ясады миңа мөхәррир. Район газетасының мөхәррире, КПСС райкомы бюросы әгъзасы шулай сөйләп күрсәткәч, мин инде аңладым. Димәк, шулай кирәктер. Башкача язсаң, ул бит синең материалны газетага үткәрмәячәк һәм... вәссәлам! Мин аңладым. Тик күңел түрендә зур кара тап булып үз- үзеңнән канәгатьсезлек, оялу, нәрсәгәдер үртәлү юшкыны утырып калды. Кичә кич беренче мәкаләмне ничек язу турында уйланып ятканда минем күз алдында бөтенләй башка күренешләр, күңелдә башка планнар иде бит. Колхоз рәисе Сәлахның юаш кына, сырхау чырайлы йөзе, әле күбесе басуга алып чыгарга әзер булмаган комбайннар, ачулы, сүрән йөз белән җитмәүчелекне, җитәкчеләрнең ваемсызлыгын тиргәгән, хәтта газета хәбәрчесе күз алдында да колхоз рәисе белән әйткәләшеп алган механизаторлар иде. Хезмәткә түләүнең азлыгыннан зарланулар, ачулы төстә төкеренүләр... Менә нәрсәләрне язарга җыенган һәм язарга да тиеш идем мин. Ләкин мөхәррир, райком, ә аннан инде бөтен сәясәт барышы бөтенләй икенче нәрсәне таләп итә икән. Син нәрсә кушсалар, шуны язарга тиеш, син ныклы бер кыса эчендә утырасың икән! Беренче көннән үк миңа шуны аңлаттылар. Күңелне нык кысып тоткан бу кыса, бу авыр юшкын мине һәм, ихтимал, бүтән күпчелек журналистларны да, еллар, күп еллар буена озата килде. Әйтмим анысы, ул елларда тормышны булганынча яктырткан, бөтен караңгы якларын әйләндереп чыгарган мәкаләләр һәм публицистик язмаларны да күп яздык. Әмма шулар белән беррәттән, «үрнәк күрсәтү, туплау тонындагы»ларын да җитәрлек язарга туры килде шул. Газетада беренче бастырган мәкаләм үк, үзегез күрәсез, әнә шундыйрак булды. едакцияләр алар, кем әйткәндәй, проходной двор кебек. Безнең редакциядә дә төрле елларда бик күп кешеләр эшләп чыкты. Аларның бөтенесен дә хәтерләп бетерүе мөмкин эш түгел. Араларында язу эшенең әлифен таяк дип белмәүчеләр дә җитәрлек булды. Әмма мин араларына килеп кергәндә монда коллектив иҗади яктан шактый көчле иде. Журналистларның иң үткер каләмлесе, оста һәм колачлысы, һичшиксез, Әхәт Фазылҗанов. Озын буй, бераз каратутлы юка йөз, кискен хәрәкәтле, һәрвакыт үткер, тапкыр сүзле. Зур-зур мәкаләләр, очерклар, тетеп ташлый торган тәнкыйть мәкаләләре, фельетоннар, репликалар яза. Зур практик, әле редакциягә килгәнче үк күп еллар 6yxi алтер булып Р эшләгән, урыннардагы эшнең торышын тиз төшенеп ала. Әхәт Фазыл- җанов каләменнән котылу юк! Тиз һәм җиңел яза. Авыллардан кайта, коридорда башын як-якка салып бераз сызгырынып йөри дә бүлмәсенә кереп тына. Күпме генә вакыт үтә, Шакир абый өстәленә зур гына әзер материалны китереп тә сала. Әхәттә юмор да бик көчле. Бервакыт Шакир абый әле генә «кәпәисис» райкомыннан хәбәр алып чыккан. Күңелсез хәбәр. — һе, менә син, ә! Әле әйбәт кенә эшләп ятканда. Усман Шагиевич- ның үзен бездән алалар бит әле, егетләр. Казанга министр булып китә икән ул... Менә инде син, ә... Нинди яхшы эшләп йөргәндә...— дип уфтана Шакир абый. Усман Шагиевич—райкомның беренче секретаре. Татарча дөресләп әйтсәң, Госман Шаһи улы була инде ул. Әйтергә кирәк, Усман Шагиевич бик яхшы секретарь, зур практик, бик булган, игътибарлы, көчле кеше, чын җитәкче иде. Безнең район халкы аны бик яратты һәм әле үзе киткәч тә сагынып сөйләде. Шакир абыйның уфтануларына Әхәт чик салды. — Бүтән кайгыларың булмаса, Усман Шагиевич киткәнгә башың авырмасын, Шакир абый. Иртәгә үк икенчесе килә бит аның. Изге урын буш торамы?—диде ул колеп. Мин фараз иткәнчә, редакциядә Шакир абый түгел, ә нәкъ менә Әхәт мөхәррирлек итәргә тиеш иде. Чөнки ул, кайсы яктан гына алсаң да, аннан күпкә көчлерәк. Әмма Шакир абый КПСС райкомы китереп куЙ1 ан кеше иде шул. Кызганыч ки, мин редакциягә килгәч, Әхәт Фазылҗанов бездә озак эшләмәде. Башта аны республика газетасы «Социалистик Татарстанмга махсус хәбәрче итеп алдылар. Аннан инде Балтач районында чыга торган газетага мөхәррир итеп җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире — Рамазан Яруллин иде. Уртача гына буй, чем кара чәч, борыны өстендә — бик зур, калын кысалы, калын пыялалы күзлек. Рамазанның эше һәрвакыт тыгыз, ул авылларга чыгып керә дә, яза да яза. Корректорлар Сания апа белән Һәдия апа җае чыккан саен аны мактыйлар: — Менә Рамазан кебек языгыз сез. Аның җөмләләрен төзәтеп тә торасы юк. Яруллин язган материалларны мин үзем дә укыйм һәм шул нәрсәгә: теленең шомалыгына һәм йөгереклегенә игътибар итә идем, һәм тиз арада мин бу хәлнең серен төшенеп тә алдым. Авыл хуҗалыгы мөдире һаман да шул бер төрле эшләр, кимчелекләр, бер төрле уңышлар хакында, бер кыса эченнән торып яза икән. Бер үк төрле җөмләләр, хәтта сүзләр белән. Шуңа күрә, гадәттә, аның фикере дә, җөмләләре дә күптән әзер. Монда хәтта тырышлык куйсаң да, бернинди мөгез чыгара алмыйсың. Менә мондый материалны укуы да, төзәтүе дә бик җиңел. Корректорларның да бит үз мәнфәгате... Алар да җиңел генә эшләү ягын каера... Әхәт киткәч, Рамазанны мохәррир урынбасары итеп куйдылар. Газетаның җаваплы секретаре — Илсур Хөсәенов. Мөхәррирдән кала, бары тик аның гына аерым бүлмә. Илсур — тулы гәүдәле, гүгәрәк йөзле, зур зәңгәр күзле, бик чибәр, ыспай кеше Аның янына кайчан гыиа кермә, эше һәрвакыт муеннан. Ул материалларны укый, төзәтә, макетлар сала, газета битләренә рәсемнәр, клишеләр сайлый да шуларны күтәреп, типографиягә йогерә. Шушы мең төрле мәшәкате остенә ул тагып берсенә өлгерә. Үзе бик әһәмиятле санаганына. Төштән соң, кичкә таба, Илсурның түм-түгәрәк йөзенә бик нәфис алсулык йөгергән, күзләре майланып ялтырыйлар. Аның инде теле гаҗәеп йомшакланган, ул һәркемгә: — Әй җаныкаем, бәгырькәем...—дип кенә эндәшә. Их, муллык еллары бит! Редакция каршысындагы тәрәзәдән күренеп торган, ачуым килмәгәе, кулны сузсаң да җитәрлектәге генә кибеттә шәрабның, аракының ниндие кирәк, шул тулып ята. Чагыштырмача 5 »к.у.».ч? 6 5 арзанлы гына. Таныш-белешләргә астан гына, стаканлап та салып бирәләр инде. Илсурыбыз елт итеп кенә шул кибеткә әледән-әле чыгып керә... Кайбер көннәрне кичкә таба инде ул тәмам «булып», аяк өстендә басып тора алмаслык хәлгә килә. Ул тәкъдирдә инде без аны яшерен генә өенә озатып куябыз. Ярый әле, фатиры якында гына. Шакир абыйга шунда ук секретарь кирәк була, ул бүлмәләрне ачып, Илсурны эзләп йөри башлый. — Кая гына китте соң әле бу Хөсәенов. Әле генә шушында иде бит... — Хәзер килә ул, Шакир абый. Ашыгыч бер йомышы төшеп кенә китте,— дип тынычландырабыз без аны. Эшне сизгәндер инде Шакир абый да. Сизеп тә әйтмәгәндер, бәлки. Әйтергә кирәк, Илсур бик яхшы күңелле, хәлеңә керергә, ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер бер кеше Бервакыт шулай аның янына кереп, эшләп алган акчаның бик азлыгыннан, һич тә җитмәвеннән зарланып торам. — Ә ни эшләп син миңа әйтмисең аны?!—дип гаҗәпләнде Илсур күзләрен миңа текәп.— Мин бит гонорар язам. Сиңа артыгын да тамыза алам. Синең бит материалларың әйбәт була. Их, син...—диде ул мине шелтәләп, һәм, дөрестән дә, шуннан соң ул минем материалларга гона- рарны мулрак яза башлады. Бу өстәмә әлләни күп түгел, җитмәүчелекне һич кенә дә каплый алмый иде үзе. Әмма бит адәм баласының күңеле булсын өчен дә күп кирәкми. Сәер генә гадәтләре дә бар иде Илсурның. Берчак турнирга дип шахмат уйнап утырабыз. Монда эш бик хәтәр инде, киеренкелек белән, һәркем ничек кенә булса да отып чыгасы килеп уйный. Турнир бит, ярыш Шунда кемдер миңа эндәште дә, мин ялт итеп кенә читкә борылып алдым Аннан карыйм, минем бер тура юкка чыккан! Бөтенләй булмаган да кебек. Югыйсә, әле уенның да башы гына, тура алдындагы фигура да кузгатылмаган, ул берничек тә урыныннан чыгып китә, гаип була алмый. —- Ә минем бер тура кайда әле?!—дидем мин, бу хәлгә бик тә гаҗәпләнеп. — Әй, җаныкаем, оттырдың инде син ул тураңны...—ди Илсур зәңгәр күзләрен бәрәңгеләндерсп. — Соң бит, әле аның алды да ачылмаган! — Оттырдың инде син аны. Бәхәсләшмә! Бу партияне уйнап та торма. Оттырдың инде син! —диде Илсур, ялынган сыман. Шулай итеп, бу партиядә ул мине ансат кына отып алды. Ни хәл итәсең, бик тә отасы килгәндер инде... Илсур бичара, ни кызганыч, бу дөньяда бик аз гына яшәп калды. Беркөнне ул мине үз бүлмәсенә дәшеп алды. — Радик, җаныем, синең да ашказаның авырта бугай, иеме? Аңа каршы нәрсәләр генә эчәсең соң син?—ди бу. Үзенең төсе киткән, түгәрәк йөзе суырылып калган. — Мин «Викалин» эчәм. Башлыча шул ярдәм итә миңа,—дидем мин. — Җаныем, миңа да биреп кара әле шуны. Эчеп карыйм әле. Әл- ләнигә ашказаным гел борчый башлады. Гел тырмап тора, укшыйсымны китерә. Файдасы тимәс микән?..—ди Илсур. Мин кесәмдә һәрвакыт «Викалин» төймәләре йөртәм. Чыгарып бирдем тегеңә. Берничә көннән минем янга Илсур үзе керде. —- Ул син биргән даруның миңа бернинди дә файдасы юк бит әле, малай. Бик нык авыртам бит мин...—диде ул. Күрәм, чибәр йөзе тәмам сүрәнләнгән, бөтенләй кәефе киткән моның. Шуннан инде Илсур эшли алмады. Аны шифаханәгә салдылар. Яман шеш табып, операция дә ясап карадылар. Булмады! Бер генә нәрсәнең дә файдасы тимәде. Нинди таза, корсак үстереп җибәргән ыспай, яхшы күңелле Илсурыбыз вафат булды. Кырык яше дә тулмастан. Язмыш, ни хәл итәсең. Илсурдан соң редакциянең җаваплы секретаре итеп Рафис Эминовны куйдылар. Рус язучылары еш кына рус кешеләренең матурлыгына сокланып язалар. Мин дә үзебезнең татар кешеләре белән бераз горурланып алыйм әле. Урта буйлы, күпереп торган калын чәчле, туры, бик килешле борынлы, күркәм кеше Рафис Зарипович. һәрвакыт үзенә генә хас зәвык белән киенеп, пөхтә йөри. Журналистларның «кешеләргә һәм үзенә таләпчән» дигән тәгъбирен кайберәүләр буш сүзгә санаса да, мин, шәхсән, бик тормышчан дип саныйм, һәм ул тәгъбир Рафис Зариповичка бик туры килә. Әле тәрҗемәче булып эшләгән вакытта ук ул «алла үзе биргән» тәрҗемәче иде. Материалыңны тәрҗемә итә башлаганчы ул сине үзе янына чакырып ала. Үзең барында укып, материалга байтак өстәмәләр, төгәллекләр кертә. Аннан соң гына, өстәленә әллә ничә төрле сүзлекләр алып, тәрҗемәгә утыра. Бер дә ашыкмыйча, җай белән, ихлас белән эшли. Аннан соң инде редакция журналистлары йөриләр: — Карале, мин язганнан да яхшы килеп чыккан бит бу! — Мондый сүз куллану минем башка да килмәгән иде бит... Секретарьлык эшенә дә Рафис Әминов әнә шулай ихласын салып кереште. Типографиядә мәкалә башларын җыя торган барлык төр хәрефләрне, ягъни шрифтларны барлады. Аерым бер брошюрага аларның күчермәсен алдырды. Хәтта бер газета юлына нинди хәреф ничә керә икәнен дә исәпләп, шуны янына язып куйды. Газета битләре өчен бик уңайлы макет өлгеләре ясады һәм ул өлгеләр әле дә булса бернинди үзгәрешсез кулланышта йори Машинкада басылган материалның газета битендә ничә юл алачагын билгели торган, махсус билгеләр төшерелгән линейкага кадәр ясады. Ул эшли башлауга, безнең газетаның йөзе яхшы якка сизелерлек үзгәрде. Газетаның партия тормышы бүлеген Ринат Таҗиев алып бара. Элекке диңгезче, чем кара бөдрә чәч, киң маңгай, нык карашлы соры күзләр. Кара костюм, ак күлмәк, галстук. Эшкә нәкъ вакытында килә, нәкъ вакытында кайтып та китә. Эш өстәлендә ныклы тәртип, һәр китап, белешмә, күрсәтмә материаллар, партия матбугаты материаллары үз урынында. Үзе авылларга барып кайтса да, язганны нәкъ тиешле вакытка мөхәррир өстәленә китереп сала. Шулар өстенә, Ринат тормышта да бик тотнаклы, тыйнак кеше. Гаилә башлыгы үрнәге. Акча алган вакытларда без, редакциянең ир-атлары, эштән соң калабыз, бер-ике яртыны алып кереп, акча ананны билгелибез. Ә Ринат—Алла сакласын! Ул мондый «күмәкләшүләрдән» ерак тора, ул андый хәлләрдән өстен. Мондый вакытта Әхәг бер дә яратмыйча борынын җыера: — Таҗиев педант инде ул. Менә шундый кеше берзаман чын эчкечегә әйләнер, шәхес буларак бозылыр дип кем уйлаган?! Хәер, бу хакта сүз ары таба булыр. Башта тәрҗемәче, аннан корреспондент — Фидаил Җәләлиев. Урта буйлы, нәфис түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле Фидаилнең елмаюында ниндидер хәйләкәрлек бар. Фидаил авырлык белән яза. Колхозларга барып матерал җыйнап кайта да, кулына чиста кәгазь бите ала, аның югары бер читенә «ике нөсхадә» дип язып куя һәм... үзе урыныннан торып, бүлмәдән чыгып китә. Коридорда йорснә, кешеләр белән тегесен-монысын сөйләшә, тагын кереп өстәл артына утырып карый. Юк, булмый, яза гына алмый бит. Фидаил урахна ук чыгып китә, кибетләр тирәләрен әйләнә. Шулай байтак тулгак тоткач, иҗат газабы кичергәч кенә, кереп утыра. Әмма фактларны гына туплап, кыска, эшлекле итеп яза. Фидаил Бәдрисвич тәмәке тартмады, аракыны да бик чамасын белеп кенә эчте. Әмма ул коллектив эчендә зур оештыручы, төрле «күмәкләшүләрне» башлап йөрүче иде. Берәр яңа әйбер алдың исә, яныңа хәзер Фидаил килеп җитә Аның күзләре бик хәйләле көлемсери инде — Әһә, күлмәк алдың?.. Бик әйбәт, кара, нинди матур икән. Юарга кирәк моны, һичшиксез, юарга! — Акча юк биг әле, Бәдриич! Менә шушы күлмәкне алып бетте. — Акчасын үзем биреп торам. Әмма юмыйча кала алмыйсың инде. Коллектив сорый моны!.. Коллектив сорагач, үзеңнең дә тамак төбең кытыкланып торгач, кая барасың инде. Фидаилдән акча алып торасың да, кибеткә чыгып китәсең. Ул ара да булмый, Фидаил яңа идея күтәреп чыга: — Шахмат ярышы! Редакциядә шахмат ярышы оештырабыз! һәм оештыра да. Кем белән кем уйныйсын — графигын төзеп куя, отучыларга бүләкләрен таба. Ул эшләгән заманда без редакциягә ел саен диярлек яңа спорт кирәк-яраклары да ала идек. Җәй көннәрендә урман буйларына сәйранга чыга идек. Әмма Фидаил редакциядә озак эшләмәде. Аның Арчада җитәкчеләр, аеруча сәүдә хезмәткәрләре арасында дуслары буа буарлык иде. Бездән аны нефть базасына директор итеп алдылар. Анда бераз эшләгәч инде, ул гаиләсен алып, Казанга ук китеп барды. Әйтәм бит, редакциядә бик күп кешеләр эшләде, алар еш алмашынып тордылар. Кайбер урыннардагы сәләтле хәбәрчеләрне дә эшкә чакырып алалар, алар берничә ел бездә эшләп китәләр иде. Шундыйларның берсе, Камил Якуб исемендәге колхозның Ташкичү авылыннан Рәҗәп Хәнәфи- ев аеруча хәтердә калган. Бу тракторчы егет безгә кыска хәбәрләр язып тора иде. Йөзен басу җилләре, кояш нурлары кара-кучкылт төскә керткән, озын буйлы, киң иңсәле, таза — чын тракторчы егет редакциягә килгәч, Шакир абый аннан сорау алды: — Белемең күпме, Рәҗәп? — Җиде класс, Шакир абый. — Алай икән...—дип сузды мөхәррир һәм аның бармаклары өстәлдә канәгатьсезлек белән уйнап алдылар.— Ярый, син безгә хәбәрләр яздың ди инде. Тагын нәрсәләр яза беләсең соң син, аппагым? Рәҗәпнең күзләрендә шаян чаткылар уйнап алды. — Ә нәрсәләр кирәк соң сезгә, Шакир абый? Кыска хәбәрдән алып очеркка кадәр язабыз без аны!—диде ул, авыл кешеләречә гади итеп.— Нигә язмаска ди әле? Каләм кулда була торып. — Алай икән... Карап карарбыз киләчәктә...— диде Шакир абый сузып кына. Әмма гаҗәеп уен-көлкеле, үзен теләсә кем, теләсә кайсы түрә белән бик иркен тота торган бу тракторчы егетнең сүзләре һич кенә дә мактану яисә коры куык булып чыкмады. Безгә менә дигән мәкаләләр, зарисов- калар, зур-зур очерклар, хәтта шигырьләр язып күрсәтте Рәҗәп. Ул җибәргән материалларга республика газеталары да урынны бик теләп бирәләр иде. Чираттагы санны планлаштырабыз. Миңа эчүчелек аркасында авыр хәлдә калып таркала башлаган бер гаилә турында язарга. Рәҗәпне бер колхозга яфрак азык әзерләүнең барышы турында язарга җибәрәләр. Коридорга чыгуга Рәҗәп бөтен дөньяны яңгыратып кычкыра: — Радик абый, сиңа — на тему әхлака, ә миңа—на тему яфрака! Рәҗәп колхоздан кайта һәм икенче көнне иртән үк Шакир абый өстәленә газета битенең яртысын алырлык мәкаләне китереп тә сала. Ул мәкаләдә барысы да яфрак азык әзерләү, аны әзерлибез дип яшь агачларны ботарлаудан ачыну, бригаданың таркаулыгы, җыелган яфрак азыкның киләчәктә әрәм булып кына бетәсенә дәлилләр белән раслаган ишарә, бу эшнең нәтиҗәсе турында уйланулар, шунда ук тагын урман табигатенең яме, кошлар сайравы, күбәләкләр очуы, тагын әллә ниләр була. Рәҗәп исә үткер тәнкыйть мәкаләләрен, кыска фельетоннарны, сыер савучылар турында очеркларны мөхәррир өстәленә яудырып кына тора. Шакир абыйга бармакларын бик канәгать төстә уйнатып, башын чайкап утырырга гына кала. Минем кайбер кешеләрнең үзләренә табигать тарафыннан бирелгән сәләткә гаять игътибарсыз, һич тә бәяләмичә, җиңел, хәтта ваемсыз карауларына исем китә Мин авылларда йөргәндә, кешеләр белән арала шканда шигырь, хикәя яза алган, гомумән әдәбиятка-сәнгатькә сәләтле булган кешеләрне байтак очраттым. Тик алар бу сәләтләренә бернинди әһәмият бирмиләр, аны үстермиләр, халык алдына, газета-журналлар битләренә күтәреп чыгарга уйламыйлар да. Рәҗәп Хәнәфиев тә әнә шундый кешеләрнең берсе булып чыкты. Ул журналистикага ничек өермә кебек тиз һәм киң колач белән, җиңел генә килеп керсә, аннан шулай ук кисәк һәм ансат кына тукталып та калды. Чыгып китте, дисәң дә була. Ташкичү Арчага шактый ерак, көн саен кайтып-килеп йөрүләре бик читен. Рәҗәп Арчадан үзенә бер фатир бирүләрен сорады. Бездә соң сәләтле кешене күрә белү, аңа тиешле ярдәмне күрсәтү, шартлар тудыру бармы? Бер сорады Рәҗәп, ике сорады. Берничә айлар көтеп йөреп тә карады. Алай да булмагач, Шакир абый өстәленә эштән азат итүне сорап, гариза китереп салды. Шакир абый бик үгетләп, хәтта ялынып та караган иде. Ходай биргән мондый журналистны бер дә кулыннан ычкындырасы килми иде. Тик Рәҗәп риза булмады. — Авылга кайтам мин! Әле трактор онытылмаган. Нәкъ журналистлар язганча була, йөрим корыч атымны иярләп, киң колхоз басуларын иңләп!—диде ул. Авылга кайтып китте дә Рәҗәп, кабат берни дә язмады. Үзендәге менә дигән сәләтне, талантны үзе сөргән буразналар арасына күмде. _ _ л арада минем эшләр алга барды. Без әби белән бабай йортыннан киттек, миңа яңа салынган йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Үземне эштә күтәрделәр: хатлар бүлеге мөдире итеп куйдылар. Редакциядә яңа эшли башлаган вакытларда мин үземдәге начар бер гадәттән иза чиктем. Шулай бервакыт коридорда дубляж буенча редактор урынбасары Антонина Ивановна белән сөйләшеп торабыз. Нигәдер бәхәсләшә идек. Дубляж дигәнем газетаның рус теленә тәрҗемә ителеп чыга торганы. Арчада торучы руслар өчен, тиражы мең данәдән артмаса да, андый газета да чыга. Шулай әлләни кызмый гына бәхәсләшкәндә, Антонина Ивановнаның болай да зур күзләре кисәк шар булды. — Абау, Радик... Нигә бу кадәр әшәке итеп сүгенәсең әле син?!—диде ул. — Ничек инде... сүгенәм? — Соң, әле генә нинди оятсыз суз ычкындырдың бит Инде олы яшьтәге, ап-ак чәчле бу хатын алдында оялудан битләрем кызышты. Шайган! Күпме еллар производствода, тимер юлда эшчеләр, руслар арасында эшләүнең бер тискәре ягы да бар әле аның Анда гади халык теленә тәмам күнегәсең. Ягъни, һәр ике җөмлә саен бер-ике бик тозлы, борычлы сүз кыстырырга Бернинди ачу фәләннән түгел, ә бары тик шулай гадәтләнгәннән генә. Менә шушы гадәттән котылуы гаять авыр бер эш булып чыкты. Бсрзаман хатын-кызлар бу мәсьәләне редакциянең гомуми җыелышына куйдылар хәтта: — Фәизов коридорда әшәке сүзләр белән сүгенеп йөри. Уйлап карагыз — редакциялә! Үз-үземне җиңә барып, көчкә котылдым бу начар гадәттән Редакциядә эшләү, күп кешеләр белән очрашу, төрле маҗараларга тару акрынлап бу дөньяны танып-белергә дә өйрәтге «Ярыш» колхозыннан хат килеп төште. Сыер савучыдан Аны, терлекчелектә ничә еллар бик яхшы эшләп килгән, медаль белән бүләкләнгән алдынгыны колхоз рәисе фермадан куып җибәргән Бу хәлне тикшереп, материал язарга мине җибәрделәр. Минем күңелдә бу кадәр гаделсезлеккә карата гайрәтле ачу Әле юлда барышлый ук гади колхозчыга шундый игътибарсыз, вөҗдансыз мөнәсәбәттә торган колхоз җитәкчесен сурәтләргә берсеннән икенчесе үткенрәк эпитетлар эзлим. Тегенең тетмәсен тетеп, бюрократлыкны фаш иткән фельетон язачакмын! Хезмәт кешесенә хөрмәт дип авыз суыбызны корыткан бер вакытта... Бардым колхозга, таптым теге хатынның йортын. Урта яшьләрдәге, түгәрәк кенә, ыспай гына бер апа. Ул колхоз рәисе Габделнурның туры сүзне бер дә яратмавы, үзен бөтен ферма халкы алдында нинди әшәке сүзләр әйтеп хур итүе турында миңа бәйнә-бәйнә, ике сәгать буена сөйләде. Минем блокнот фактлар белән тулды. Бу зур эштән икебез дә шактый талчыккан, утырып чәй эчтек. Мин инде кайту юлына да чык- макчы идем. Шунда келт итеп күңелемә килде: тукта әле, бу апа эшләп чыккан фермага да менәргә кирәк. Яңа, тагын да көчлерәк фактлар табып булмасмы? — Булды бу, апа, рәхмәт сезгә. Хәзер инде мин фермага менеп сөйләшәм дә, кайтып та китәрмен,—дидем мин. Шунда гаҗәп хәл булды. «Фермага менәм» сүзен ишетүгә, апаемның йөзе бердән үзгәреп китте. Андагы елмаюы, илһам нуры сүнде. Ул хәтта куркып калды кебек. — Анда ни эшкә дип менәсең инде син, энем? Мин сиңа барысын да әйтеп бирдем бит инде,—диде ул. — Соң, сезнең бергә эшләгән апалар белән дә сөйләшергә кирәктер бит инде. Алар да үз сүзләрен өстәрләр,—дидем мин. — Йөри күрмә, энем, фермага барып. Андагыларның... гайбәтен җыеп. Ышан минем сүземә, мин бит хак сүзләр генә сөйләдем сиңа,— дип, апаем миңа ялына ук башлады. Әмма минем күңелгә дә ниндидер шик кергән иде инде Үз сүземдә нык тордым. — Барыгыз алайса, менегез! Җыегыз гайбәтче хатыннар сүзләрен!..— диде теге апа. Аның инде зәһәре йөзенә бәреп чыккан иде. Фермага менсәм, ике яшь кенә хатын чиләк-көянтә белән су күтәреп киләләр. Мине күрүгә, барган җирләреннән тукталып, көтеп алдылар. — Бу чибәр егет ни эшләп йөри әле монда? — Менә сезнең хәлне белергә килдем әле. — Безнең хәлләр ал да гөл, менә үзең күреп торасың! - диделәр алар, иңнәрендәге тулы чиләкләрне чайкалдырып.— Калганын инде, егеткәй, үзең бел... — Бик ал да гөл түгел икән шул. Кайберләрегезнең хәтерен дә бик калдыралар икән...—дидем мин. Хатыннар ялт итеп кенә бер-берсенә карашып алдылар — Беләбез без ул хәтере калганны. Бик яхшы беләбез, ниткән ул... Әллә син инде шуның сүзен яклап килдең монда?! — һәм хатыннар үткер карашларын миңа текәделәр. — Яклап килдем шул. Хаксызга рәнҗетелгәнне яклау—безнең эш. Мин бит—редакциядән!—дидем. Хатыннар чиләк-көянтәләрен иңнәреннән алып, җиргә куйдылар. Шалтыратып куйдылар, сулары чайпалып түгелде. — Әгәренки син аны яклап йөрисең икән... Әнә сиңа көянтә, әнә чиләк. Менә бу суларны үзең күтәреп ташы, чибәр егет! Без кайтабыз да китәбез!— диделәр алар. Сүз зурга китте. Ферма өенә барлык терлекчеләр җыелды. Колхоз рәисе, озын буйлы, караңгы гына чырайлы, урта яшьләрендәге кеше — Габделнур үзе дә килде. Терлекчеләрнең таләбе белән рәис машинасына утыртып, тиз генә теге хатынның үзен дә алып менделәр. Җилтерәтеп уртага чыгарып бастырдылар. Аны чын мәгънәсендә допрослау башланды: -Йә, әйт әле, теләсә кемгә бәйләнеп кем тавыш чыгара монда? Кем әләк күтәреп йөри? — Ничә тапкыр сыерларны саумыйча да калдырдың? Бичара малкайларны... Шуны әйт син! — Сандугач бичараның күзенә кем ак төшерде? Чыбык белән сугып. Өлкән яшьтәге бер апа тегенең каршысына ук чыгып басты. — Габделнур өстеннән гәҗиткә язып йөрисең икән тагын... Оятсыз син, җирбит!— диде ул нәфрәт белән. Терлекчеләрнең үпкә һәм нәфрәт сүзләре теге ханымга тәки барып җитте бит. Ул кисәк йөзен куллары белән каплады да елап ук җибәрде. Терлекче хатыннар аптырап, каушап калдылар. Тик алай да аларның карары бердәм булды: моннан ары ул ханымны фермага якын да китермәскә. Чөнки ул малларны жәлләми! Менә шулай ул тормышта. Әгәр син нинди дә булса низагны тикшерергә алынасың икән, ике якны да нәкъ бердәй күреп тыңларга тиешсең. Дәгъвачыны яклап фельетон язу бик җиңел булса да һәм кызыксындырып торса да. Бер якны гына тыңлап эш итсәң, тишек чабатага утырып калуың бик ихтимал. . Хәзер инде минем очерклар, фельетоннар, публицистик мәкаләләр үзебездә дә, республика газета-журналларында да еш чыга. Мин инде районда шактый танылдым. Җитәкчеләр дә әйбәт белә үземне Мөхәрриребез Шакир абый, инде өлкән яшьтәге авырайган кеше, төрле җыелышларга, райбашкарма комитеты утырышларына үзе йорергә бик иренә. Ул редакция вәкиле итеп, ягъни үзе урынына, еш кына мине җибәрә. Мин исә колакка катырак, мондый җыелышларда күп нәрсәне ишетеп тә бетермим. Киңрәк җилкәле бер җитәкче артына кереп посам да, йокымсырап тик утырам. Безнең райбашкарма рәисе Тимерхан Борһанович Борһанов, урта буйлы, тулы түгәрәк гәүдәле, калын кара кашлы күркәм, тапкыр сүзле кеше, минем бу хәйләне тиз арада төшенеп алды. Ул җай гына сөйләгән җиреннән кисәк тавышын күтәрә. Сүз кыстыра: — Иптәш Фәизов! Менә монысы редакция өчен әһәмиятле Боларын блокнотка теркәп алыгыз!—һәм сүзен инде мин дә ишетерлек итеп дәвам итә. Көзгә таба бу, уракка төшкән вакыт. Тимерхан Борһанович мине үз бүлмәсенә чакыртып алды. — Социаль заказ бар бит әле сиңа, Фәизов! — диде ул, гадәтенчә жай гына итеп.— Үзең беләсең, уракка әле кичә генә тоштек. Беренче көннәрдә бер дә генә җай бармый биг ул. Йә дымлы салам тыгыла, йә каешлары өзелә, дигәндәй... Ну монысын үзең дә беләсең. Республика газетасыннан корреспондент килеп төште бит әле, малай Колхозларда булам ди...—Тимерхан Борһанович миңа карап алды, киңәш тонына күчте.— Ни эшлибез инде без аның белән? Сизеп торам: тәнкыйть мәкаләсе язарга аның исәбе. Ул үзенең шул мәкаләсе белән ботсн район халкының күңелен сүрәчәк бит аннары. Эш башланып кына киткәндә! Моңа бит юл куярга һич тә ярамый,—дип кабатлады Тимерхан Борһанович һәм кызыклы гына нәтиҗә ясап куйды —Ә синең бурыч... иптәш Фәизов, аңа дөрес юнәлеш бирү, уңай тәҗрибәне күрсәтү Вәт менә сиңа социаль заказ бу! Мин кыюсыз гына каршы төштем: — Тимерхан Борһанович, ничек инде? Язам дигән кешенең кулына сугып булмый бит аның. — Ә менә анысы инде аның синең тәҗрибә, синең осталык, иптәш Фәизов. Син бит яхшы журналист та, үзебезнең район патриоты да. Хәзер сез болай эшләгез. Мин сезгә үземнең шоферны, машинамны бирәм. Сез шуңа утырып, бергәләп чыгып китегез Барсын, йорссн, барысын да күрсен... Тик безне хурлап кына язмасын .. Тырышып кара инде...—диде райбашкарма рәисе Ул арада бүлмәгә республика газетасы кешесе килеп керде. Олы яшьтәге, тәбәнәк кенә, ябык кына бер кеше. Кояш вә җилләр ашаган йөзе бик юка. карашы үткер, бик вакчыл кешедер бу Миңа ни эшләргә кала хәзер? Ни хәл итәсең, чыгып утырдык райбашкарманың чия төсендәге «Волгамсына. Киттек Әтнә ягыннан юл өстендә беренче «Октябрь» колхозына. Арыш галәмәт уңган, басуда кая карама—комбайн. Тик унлап машинаның нибары ике-өче генә эшли ала. Чыннан да, кайсысының каешы чыдамаган, кичә генә яңгыр явып үткән иде, комбайн иңкү урынга кереп баткан... Хикмәт, кыскасы. Ә теге агай исә бу хикмәтне күреп, тәмам илһамланды. Блокнотын әзер тотып, әле үзләре дә аптырап калган комбайнчылар янына килә, әле колхоз рәисе Мирзаян Шәрипович каршысына. Тегеләрнең күзләренә керердәй булып сораулар яудыра: — Бу комбайн ник туктап тора? Нәрсә ул, яхшылап ремонтланмаганмы? Аның нәрсәсе әзер түгел? Ул арада кесәсеннән шырпы тартмасы чыгара да, киселгән камылның озынлыгын үлчәп ала. — Камылны бик биектән алдырасыз. Ник алай?—дип бәйләнә. Колхоз рәисе Мирзаян Шәрипович Вахитов, басынкы холыклы, сабыр кеше, күзләрен гаепле төстә челт-челт йомгалап, тыйнак кына елмая. — Соң, беренче көннәрдә һаман да шулай була инде ул, ни... Әхмәт абый. Әле техникасы да, кешеләре дә җайлашып бетмәгән, ашлыгы да өлгереп җитмәгән дигәндә... Менә бит, ни бит... Ашыгып керешелә бит. Ни хәл итик, райком ашыктыра, көнен, сәгатен куя. Мин үзем, мәсәлән, бер-ике көн сабыр да итәр идем әле,—ди ул уфтанып. Теге агайның анда-монда эше юк. — Райком ашыктыра... райком белеп ашыктыра! Беренче көннәр! Беренче теземнәр, тәүге башаклар... Беренче хезмәт дәрте. Эш бит һәр- кайда гөрләп барырга тиеш! —ди ул, үз сүзләреннән үзе илһамланып һәм блокнотын әзер тотып, бер туктап торган комбайн яныннан икенчесенә йөгерә.—Ә сезнең. . нәрсә әле монда?! Бер нәрсәнең рәте-чираты юк бит!—дип шелтәли. Ни хәл итәсең, аңа вәкаләт бирелгән, ул синең кыенлыкларың, хәлнең реаль торышы белән кызыксынмый, ул моңа керешми. Аңа гөрләп торган эш кирәк һәм ул эш булырга тиеш! Без Мирзаян Шәрипович белән бер-беребезгә карашып, өлкә корреспонденты артыннан йөрибез. Ничек чыгарга бу хәлдән? —- Мирзаян Шәрипович, ни эшләргә соң? Бетерә бит бу карт безне бу килештән,—дидем мин. — Әллә болындагы җәйләүгә алып төшик микән?—диде Мирзаян Шәрипович та, аптырап кына.—Анда кызлар төшкә чәй куялар. Мәен дә табарга була... Чынлап та, алып төшәргә бу картны җәйләүгә. Табарга аның белән уртак тел. Юкса, нәрсә килеп чыга бит?! Колхоз — районда иң алдынгы. Уракка да иң беренче булып, тулы әзерлектә төште. Нинди фактлар туплап китә хәзер бу бәндә ошбу колхоз турында үзенең блокнотына, нәрсәләр язып чыкмас ул бөтен республикага? Дөреслек түгел бит инде бу! һәм мин сак кына кармак салый карадым: —- Әхмәт абый, инде җитеп тормасмы? Инде төш вакыты да җитә. Җәйләүдә безгә чәй дә әзерләгәннәр анда...— мин әйтәм. Әхмәт аганың күзләрендә бер фикер кабынды да шунда ук сүнде дә. — Җитеп тормас! Бер хуҗалыктагы хәлдән чыгып мин бит район турында фикер туплый алмыйм... Алып барыгыз мине тагын бер колхозга!—дип хәл итте ул, кискен төстә. Мирзаян Шәриповичны нәүмизлектә һәм борчуда калдырып киттек без «Чулпан» колхозына. Монда рәис — минем авылдаш, сабакташ һәм дус Наил Сабиров. Ул инде күп еллар эшләгән зур тәҗрибә иясе, салмак сүзле, тыныч холыклы олпат кеше. Колхозга килеп төшүгә, мин аны бер читкә чакырып алдым да хәлне аңлатып бирдем. Наил Закирович артыгын пошыну күрсәтмәде. — һи, җаен табабыз аның... Ул менә азрак «тегесен» тота микән? Син шунысын гына белеп ал. Калган ягын мин үзем рәтлим аның...—диде ул. Киттек чыгып басуларга. Гөнаһ шомлыгына, монда да нәкъ шундый ук хәл. Кайсы комбайн тыгылган, кайсы ватылган, күбесе тукталып тора. Әхмәт ага тагын теге гөнаһ дәфтәрен—блокнотын тартып чыгарды. Тагын илһамланып тегендә чаба, монда йөгерә. Фактлар туплый. Инде озын җәйге көн дә кичкә авышты. Мин бер җаен туры китереп, сүз арасында әйтә куйдым: — Инде күп йөрелде, ардык та, бугай, Әхмәт абый Капкалап аласы булыр... Сез, гафу итегез... азрак «тегене» тотасызмы соң?—һәм ияк астына чиртеп алдым. — Болай... күп булмаганда, әлләни зыянлы да түгел инде ул югыйсә...— диде теге, сузып кына. Минем эчкә җылы керде. Әһә, күп булмаганда!.. Беләбез без моның нәрсә икәнен, һәм бу шатлыклы хәбәрне җәт кенә Наил Закировичка җиткердем. Ул безнең машинага күчеп утырды да, шоферын авылга кайтарып җибәрде. Инде көн кичкә авышкач, кайттык без Бәхтияр авылына. Кереп утырдык авыл уртасындагы алма бакчасына. Җәйдек яшел чирәм өстенә киң ашъяулык. Таратып салдык анда Наил Закировичның шоферы колхоз ашханәсеннән алып менгән нигъмәтләрне. Утырттык уртага ике акбашлыны чыгарып. Кырлы стаканнарга яртылаш итеп салып бер-икене күтәреп куюга, моңарчы бик җитди, төксе булып кына йөргән Әхмәт абый бераз үзгәрә төште Аның ябык йөзе түгәрәкләнеп, коймакланып киткәндәй булды. Тагын берәрне күтәргәч, теле дә ачылды. — Менә мин бервакыт Апае районына баргач, андагы бер колхозда...— дип, үз башыннан үткәннәрне сойли башламасынмы бу! Ә безнең исә үз кайгыбыз кайгы. Теге «социаль заказ»ны ничек үтәргә? Кайсы ягыннан якын килеп карарга бу картка? Инде икенче шешәнең төбендә генә калгач, өчебез дә шактый кәефләнеп, Әхмәт агайның күзләрендәге үҗәтлек чаткылары сүнгәч, мин тәмам батырланып, юлны турыдан ярырга булым. — Әхмәт абый!—дип башладым мин хис белән.— Менә без Наил Закирович белән... үз районыбызның патриотлары. Бу бит инде шулай булырга тиеш тә! һәркемнең үз районы, үз колхозы өчен җаны авырта. Шулай булгач. Сез, Әхмәт абый... нитегез инде. Сез безнең район турында тәнкыйть мәкаләсе язып чыкмагыз инде. Без моны Сездән үтенеп сорыйбыз!—дидем мин. Минем бу ялкынлы сүзләрдән шактый кыза төшкән Әхмәт ага бердән айнып кигге. — Алай икән әле бу... Менә кайда икән ул чикләвек?..— дип сузды ул, кысык күзләре белән бер миңа, бер Наилгә карап һәм бераз нидер уйланып утыргач, үзалдына көлемсерәп куйды. Эченнән нидер хәл иткәндәй, кискен итеп кулын селтәде.— Соң, ни эшләргә инде сезнең белән? Әйбәт егетләр күренәсез бит сез болай...— диде Әхмәт ага елмаеп. Безнең эчләргә җан керде. Аңлады бит безне бу карт, керде бит бу безнең хәлгә! Ә Наил Закирович ул арада картның шактый күләмле сумкасына бер чиләк кызарып пешкән алма китереп салды. Алма уртасына тагын бер акбашлыны утыртып куйды. Бу хәрәкәтләрне Әхмәт ага искәреп торды, билгеле. Әле тагын байтак шулай утырып кич якынлашкач, ул безгә болай диде: — Ну егетләр... әйбәт егетләр икәнсез сез. Сезнең хәлне, сезнең бурычларны да аңлыйм инде мин. Кабат Арчага барып тормыйм. Мине сез Әтнә кунакханәсенә озатып куегыз Иртәгә мин шуннан үз хутым белән Казанга кайтып китәрмен. Сезне борчуга калырлык итмәм! һәм молодец карт булып чыкты ул! Республика газеталарында Арча районында уракның барышын кискен тәнкыйтьләгән мәкалә күренмәде. й ул командировкалар! Ниләр генә күрмәдем, нинди генә хәлләргә тарымадым мин авылларда йөргәндә. Кышның салкын бер көне. Инде төштән соң Шакир абый мине чакырып алды. — «Северный» совхозына барасың, аппагым. Менә хәзер чык та, юл уңае машинага утырып китәрсең. Анда зоотехник Фәгаль Гайфуллинны тап. Яшь, эшлекле зоотехник. Очерк язарга сиңа. «Северный» совхозы—районның иң ерактагы хуҗалыгы. Кышкы юлда алтмыш чакрымга җыела бугай... Урам чагына чыгыл бастым. Көн салкын, буранлап та тора. Минем аякта — ботинка. Көтәм. Күренми машиналар. Менә аякларым туңа башлады, менә бөтен гәүдәм. Инде боз кисәгенә әйләнәм бугай дигәндә генә, шул якка баручы машиналар күренде. Әрҗәләренә биек итеп нидер төягәннәр, брезент япканнар. Аллага шөкер, алдан килгәне тукталып, мине алды. Кабинага кереп утыруыма шофер, олы яшьтәге караңгы чырайлы кеше, миңа карап, башын чайкап куйды. Утыргычы артында казынып, аннан киез итекләр тартып чыгарды да минем алга ташлады. —- Сал бу штиблетларыңны. Ки хәзер үк менә боларны!—дип боерды ул.— Салкын тидерәсең бит хәзер. Без Арчадан чыкканда караңгы төшеп килә иде инде. Күпме генә барганбыздыр, үкереп торган буран купты. Машиналар урман эченә килеп керделәр Монда да кар салган икән, бер-бер артлы көрткә кереп баткан саен берберсен тарта, этә башладылар. Китте кычкырулар, сүгенүләр ... Галәмәт авырлык белән алга барабыз. Менә бер иңкүлек урын. Безнең алдан барган машина иңкүлектән чыгып китте, ә менә без нәкъ урталыкта тукталып калдык бит. Шунда ук машина мин утырган якка янтая башлады. — Монда күпер бар. Бер як тәгәрмәч күпер читеннән ычкынды, ахры, каһәре!—диде шофер. Ни гаҗәп, ул моны гаять тыныч тавыш белән әйтте. Гүя ки, безгә бернинди куркыныч та янамый иде. Ул арада машина янтая да янтая. Мин курка башладым, ишекне ачарга талпындым. — Ачма ишекне! Машина астында каласың киләмени...—дип кычкырды шофер — Ә без... аусак? — Аусак, эш харап инде анысы. Безнең бит әрҗәләрдә аракы, Казаннан аракы алып кайтышыбыз,—диде ул һаман да тып-тыныч калып һәм өстәп куйды.— Машина ауса да, сиңа ни пычагым да булмый кабина эчендә. Утыра бир шушында! — һәм үзе кабинадан чыгып та китте. Алланың рәхмәте, никадәр янтайды машина, әмма аумады. Күпер читендәге калын кар катламы тотып калды аны. Корыч трос белән алдан эләктерделәр, икенче машина буферы белән сак кына арттан этте Азапландылар шоферлар, карга батып, юешләнеп беттеләр, әмма машинаны йолкып алып, юлга бастырып куйдылар. Шофер кабинага кереп утырды да, бүреген салып куеп, эчен бушатканчы бер сүгенде.. Шофер тирләгән маңгаен сөртеп алды, кызарып беткән куллары белән рульгә тотынды. Ул арада юл әйбәтләнә төште, яхшы гына киттеләр. Урманнан чыгуга юл уңае авылларда тукталып, кибеттә аракы калдыра башладылар. Беренче кибеттә үк эшләрен бетергәч, шофер кабинага бер ярты аракы күтәреп керде. Үзенә салды, минем алга да бер стакан аракы куйды. — Эч, энем, бушка килгән аракы ул. Мең шешә ватылмыйча кайтса, берсен аның безгә бушлай бирәләр.. Эч, энем! Бөтен халык эчкәндә син генә фәрештә булып кала алмассың. Салкын да алмас үзеңне...— диде ул. Без совхоз үзәге Шушмабаш авылына барып җиткәнче берничә кибеткә кердек. Шофер халкы инде шактый кәефләнгән иде. Инде кичке сәгать унбер тулган. Шофер агай әйбәт кеше икән, әйтеп куйды: А — Бу кара төндә., идарәдә кеше юк инде. Кая барасың, безгә генә кайтып йокларсың Тик машина утары йортында кизүлек итүче бер апа бар булып чыкты. — Син редакциядән килдеңме, энем? Алай булгач, киттек безнең кунак йортына. Берүзеңә бер йорт, үзе якты, үзе май кебек җылы. Рәхәтләнеп йокла. Йокыңда бик килгән бугай...— дип көлде ул апа миңа карап.—Тик шуны онытма, төнлә белән синең яныңа тагын шундый йокысы килгән бер кеше кайтыр. Аны ишек ачып кертерсең, ярыймы?—диде ул һәм мине шунда якындагы гына кунак йортына озатып, аның ачкычын бирде. Дөрестән дә, иркен фин йортында беркем дә юк, дистәгә якын буш карават тора, яп-якты һәм бик җылы иде. Мин рәхәтләнеп өсләремне чишенеп куйдым һәм... шунда ук үтереп ашыйсым килә башлады. Аракы эчелде, ә кабарга нәрсә иде? Ипи дә суган... Менә шушында әйтеп куйыйм әле, һәрвакыт, нинди генә компаниягә эләксәм дә, нинди генә мөмкинлекләр булса да, мин үземнең газета хәбәрчесе, матбугат вәкиле икәнемне беркайчан да онытмадым. Чаманы, тыйнаклыкны югалтмадым. Кешеләр арасында бер вакытта да исергәнче, үземне кысадан чыгарганчы эчмәдем. Ул елларда күп, бик күп хәбәрчеләргә, матбугат вәкилләренә нәкъ менә шушы нәрсәләр җитмәде. Бу бит аракының бик арзан, күп кулланылган, елга булып аккан еллары иде. Ярый, мин кунак йортында, карын бүренеке кебек ач. Ни эшләргә? Бу вакытта кая барып нәрсә таба аласың? Киттем мин бүлмә буйлап, карават янындагы тумбочкалардан нинди дә булса ризык эзләп. Булды бит! Бер тумбочкадан ярты бөтен ипи, ярты банка шикәр табып алдым. Ишек катындагы бакта су да бар. Бераз гына тамак ялгап алсам, зыян булмас бит? Утырдым һәм. теге ипи белән шикәрне ялмап куйганымны сизми дә калганмын. Берзаман ишек шакыдылар. Чыгып ачсам, ишек янында майга буялган киемле бер кеше тора. Үзен җилләр чайкый, аягында чак басып тора. Керде бу өйгә, өстен чишенде һәм... туп-туры мин әле генә «ревизия ясаган» тумбочкага таба юнәлде. Буш банканы алды, аны югары күтәреп карады да, гаҗәпләнүеннәндер инде, озын итеп сызгырып җибәрде. — Сез гафу итегез инде, зинһар. Мин алып ашаган идем ул ипи белән шикәрне,—дидем мин. — Ә шулаймы? Бик әйбәт булган. Без... күрәсез, яхшы гына сыйланган идек. Василий Федорович булам!—диде теге һәм миңа кулын сузды. Василий Федорович монда Казаннан килгән инженер икән. Фермаларга су һәм җылыту торбалары үткәрү өчен совхоз аларны махсус чакыртып алган. Алар көнозын салкында эшләп бик туңалар да, кичләрен, билгеле инде, җылынып алырга да кирәк бит. Василий белән без байтак сөйләшеп утырдык, шахмат та уйнап алдык әле. Иртәгесен мин Фәгаль Гайфуллин белән күрештем. Фәгаль ябык кына, тәбәнәк кенә буйлы, зур күзлекле, әле яңа укып кайткан белгеч, миңа бик күп яңалыклар һәм кызыклы нәрсәләр сөйләде. Ул барлык терлекләр өчен, фәнни нигезләнүләрдән чыгып, тәүлеклек ашату рационнары төзегән. Савым сыерларны бозаулату, дуңгызларны балалату графиклары, азыклардагы аксым, үзләштерелүчән протеин, каротин микъдарлары Продуктлыгы кимегән терлекләрне яшьләре белән алмаштыру, җәйге чорда продукт алуны арттыру юллары Азыкны тиешле срокларда әзерләү һәм аны эшкәртеп бирү... Фәгаль өстәлгә төрле графиклар, диаграммалар, сызымнар китереп салды. Бик бирелеп, кулларын кискен селтәп, үз-үзенә ышанып сөйләде ул. Күренеп тора, совхоз терлекчелеген күтәрүдә ихлас салып, җиң сызганып керешкән иде Мин яшь белгеч Фәгаль Гайфуллинның башлангычлары, планнары турында зур игеп очерк яздык», ул үзебездә генә түгел, республика газетасында да басылып чыкты. Алга китеп әйтим, Фәгаль күп еллар буена бик әйбәт эшләде, совхозда терлекчелекне, чыннан да зур табышлы тармак итүдә үзеннән өлеш кертте. Беләсезме, газетаның үз хәбәрчесе булу бик четерекле, үзенчәлекле эш ул. Иң башлап аңа дөреслекне, хәлләрнең нәкъ тормыштагыча торышын, ягъни чынбарлыкны бик сирәк очракларда гына сөйлиләр. Аннан килеп, ул бу чынбарлыкны үзе дә тикшереп белә алмый. Әйтик мин, газета хәбәрчесе, зоотехник Фәгаль төзеп куйган ул графиклар, рационнарның ничек үтәлешен фермаларга кереп тикшереп йөри ала идемме? Аларның төгәл үтәлешен хәтта зоотехник үзе дә тикшереп бетерә алмый бит. Хәбәрчегә күпчелек очракта әле теләктәгене, кәгазьдә, планда булганнарны гына чынбарлыктагы кебек итеп сөйлиләр, һич тә усал ният белән түгел. Чөнки сөйләүчеләр үзләре дә шул планнарны, теләктәгене тормышка ашырырга омтылып эшли һәм яши бит. Шунлыктан хәбәрче тарафыннан хуплау, мактау тонында язылган әйбернең күпчелеге чынбарлык түгел, шуңа омтылышны гына күрсәтә алар. Бу кайчак зур ялгышларга, күз буяуга, хәтта көлкеле хәлләргә дә китерә. Үз тәҗрибәмнән мин моның бик ачы мисалларын китерә алам. Бардым колхозга, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын тикшереп язарга. — Ә бездә әзерлек полный, иптәш корреспондент!—диде колхоз рәисе һәм мине үзенең машинасына утыртып, машиналар утарына алып китте. Анда барсак, чыннан да, зур тәртип, чәчкечләр, сабаннар, культиваторлар рәт-рәт итеп тезеп куелган. Якында гына тракторлар. Утарда, берничә механизаторны исәпкә алмаганда, инде ремонтчылар да күренми Кайттым мин редакциягә. Галәмәт яхшы әзерлекне күрсәтеп, сүзләрне кызганмыйча репортаж язып бирдем. Шакир абый мин язганны хуплап, симез бармагын күтәрде һәм репортаж ялт итеп кенә басылып та чыкты Ике көн үтте микән, Шакир абый мине тагын чакырып алды. — Авыл хуҗалыгы идарәсеннән колхозларга инженерлар бара. Әзерлекне тикшерергә. Кайсы колхозга икәнен төгәл белмәдем. Ияреп бар син шуларга. Бер тәнкыйть мәкаләсе булыр. Анысы да кирәк бит аның,— диде мөхәррир. Кердем идарәгә. Аннан Леонид Мезин белән Гомәр Ситдыйков баралар икән. Икесе дә инженерлар, берни белән дә хисаплашмый торган галәмәт таләпчән белгечләр. Киттем мин шулар машинасына утырып. Барабыз Яңа Кенәр юлыннан, һәм болар бара торгач, һич уйламаганда, әле генә мин мактап язган колхоз юлына борылмасыннармы! Колхоз идарәсенә дә барып тормады болар, килешли үк машина утарына тукталдылар. Әлләни арада гына колхоз рәисе дә килеп җитте. Без җәлт итеп кенә бер-беребезгә карашып алдык. Колхоз рәисенең карашында курку, аптырап калу бар иде... Киттеләр ике белгеч рәткә тезеп куелган чәчкечләрне икәүләп тикшереп. Якты йөзем! Ишетелеп кенә тора: — Ни эшләп бу чәчкеч нормага көйләнмәгән? — Моның төп валы ник кәкере? —- Монда тиешле чарыклар кайда? Чәчүгә тулысынча әзер булган ник бер чәчкеч табылсын!, һәркай- сының нәрсәседер җитешми, һәркайсын әле төзәтәсе, көйлисе бар. Инде тикшерүчеләр культиваторлар арасына килеп кергәннәр иде, тагын шул ук хәл... Йөрибез без колхоз рәисе белән тегеләр артыннан ияреп, берберебезгә күтәрелеп карарга да кыймыйча. Мине тагын бер корт кимерә. Менә Шакир абый күзенә ничек күренәсе булыр әле?! Ниләр язасы булыр? Миннән бит тәнкыйть мәкаләсе көтәләр. Кичә мактап язылган хуҗалыктан бүген... Җанны уч төбендә генә тотып кайттым редакциягә. — Җә, аппагым, буламы тәнкыйть? Гел мактау гына ярамый безнең эштә. Кимчелекләрне тар-мар иткән мәкалә дә бик кирәк Киләсе санга ук!—дип каршылады мине Шакир абый. — Була! — мин әйтәм.— Бик зур тәнкыйть мәкаләсе булырга тора әле, Шакир абый . — Кайсы колхозда? — диде ул, бармакларын уйнатып. «Ракета»дан!—мин әйтәм.— Әле кичә без мактаулы репортаж биргән колхоздан. — Ә?! — Шакир абый берни аңламыйча миңа текәлде.— Син шаяртасың булыр? ~ — Нинди шаярту әле!—мин әйтәм һәм Шакир абыйга барысын да сөйләп бирдем. Хәзер тиргәр, акыл сата башлар дип көткән идем. Әмма алай булмады. — Шайтан икән... Кара инде син аны. Ни хәл итәсең, безнең эштә мондый терсәкләр дә килеп чыккалый шул, аппагым. Ярый инде, бу юлы бернәрсә дә язмассың. Инженерлар тапкан хәлләр тикшерү протоколында гына кала ул, матбугатка чыкмый. Менә шулай, өйрәнә тор, аппагым...—диде дә Шакир абый, шуның белән бетерде. Ни әйтсәң дә әйбәт, хәлгә керә торган кеше иде ул. Аннары ул мондый хәлләргә таргалаган да булгандыр инде. Совхозга бардым. Сыер савучы Таибә Баһавиева турында зур очерк язарга. Таибә—безнең районда гына түгел, бөтен республикага билгеле терлекче. Әйтерең генә бармы: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин ордены белән бүләкләнгән, әллә никадәр медальләре бар. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнеп, аны Мәскәүгә үзен чакырып тапшырганнар. Мин инде бу савымчы янына үземне бик югары рухта тотып, аңа бирәсе сорауларымны алдан ук әзерләп бардым. Хезмәт кешесен югары күтәреп күрсәтергә! — Менә безнең, журналистларның девизы. Таибә эш урынында, фермада иде. Сәнәк белән биниһая зур итеп салам күтәреп кергән бер хатынны күрсәттеләр миңа. Ул хатын күтәргән саламын ачу белән ферма коридорына атып бәрде дә сораулы карашы белән миңа текәлде. Нык бәдәнле, озынча саргылт йөзле бер хатын, башындагы яулыгы астыннан җирән чәчләре чыгып тора. Сырма өстеннән иске генә халат кигән, аякларындагы резина итекләре ямаулы... Күзләрендә сынаулы көлемсерәү, киная бар. — Сез югары нәтиҗәләргә ничек итеп ирешәсез? Үзегезнең алдынгы эш алымнарыгыз турында сөйләсәгез иде,— дип башладым мин. Савымчының күзләрендә хәтәр чаткылар кабынды. — Нәрсәләр сайрыйсың соң син, энем?! Нинди тәҗрибә, нинди эш алымы кирәк сиңа?—диде ул нәфрәт белән.— Менә минем кулымдагы сәнәк, менә салам. Шуларны бер генә күтәреп кара әле син!.. Егерме биш сыерга башак болгатып кара... Әнә сенаж ташып кара, апара ташы! Менә шуннан нәтиҗәне үзең дә бик әйбәт чыгарырсың. Миннән сорап торасың да булмас! —диде Таибә ачынып һәм дәвам итте: — Минем өстәге халатны, аякларымдагы итекләрне күрәсеңме син? Мин шушы тишек итек белән ничек итеп көне буе пычрак ярып йөрергә тиеш булам. Тәҗрибә эзләмә син, аны язма. Ник менә җитәкчеләр фермага килмиләр, ник безгә яңа резина итекләр, әйбәт эш киеме бирмиләр Менә шуларны яз син! Менә алдынгыларның алдынгысы Таибә Баһависваның төннәр буе йоклый алмыйча биле сызлап чыга. Бүгенгесе көндә Таибә кулындагы сәнәген, чиләген ташлап, фермадан китәргә уйлап тора. Менә шуларны яз син, матур егетем! —дип сөйләп китте Таибә. Аның бу ачулы, әрнүлс сүзләреннән мин артым белән салкын суга килеп утыргандай булдым. Ниндидер сөремнән, йокымсыраудан айнып киткәндәй. Мөшкел хәлдә калуымны күреп, Таибә мине жәлләде, күрәсең. — Ярый, бу пычракта син фермада миңа тагылып йөрмә инде, корреспондент егет. Кирәкмәскә ботинкаларыңны эт итеп. Монда син күрмәгән берни дә юк... Әнә безнең өйгә төш тә утыр. Әнкәй сиңа чәй куеп эчертсен. Кич белән өйгә кайткач, үзем сорауларыңа җавап бирермен. Ул гәҗитәңә материалсыз калмассың, курыкма! —диде ул һәм үз эше белән китте. Фермадан эштән кайткач, Таибә апа җәт кенә мунчага кереп, юынып, өстенә килешле генә күлмәк киеп чыкты һәм. . яшь кенә, чибәр генә бер ханымга әйләнде. Нәкъ минем яшьләрдә икән ләбаса. Чәй янында без аның белән бик озак сөйләшеп утырдык. һәм мин балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, колхозга чәчүлек орлык күтәреп кайтканда язгы суга төшеп батып үлә язган, гомере буена фермада терлекләр арасында эшләгән, шул эше белән бәйләнешле сәбәптән иреннән аерылган ялгыз хатынның авыр, михнәтле тормышы турында зур итеп очерк яздым. Шакир абый бу очеркны укып чыкты, озак кына бармакларын уйнатып утырды. — Бу очерк әйбәт язылган анысы. Әдәби яктан да, тормышчан булуы белән дә... Тик, менә, аппагым, алдынгы тәҗрибә күренми бит. Үрнәк көче, туплау көче кайда? Моны укып кәпәисис райкомында ни диярләр? — Анда бу очеркны укып та тормыйлар бит, Шакир абый. — Үзләре укымасалар, аларга укып, җиткерүчеләре җитәрлек аның...— диде Шакир абый пошынып.— Белмим инде... Әллә мин әйткәннәрдән чыгып, яңадан язып карыйсыңмы? Алдынгы тәҗрибә... — Тәҗрибәләр, нәтиҗәләр... мәкалә темасы алар. Очеркта, минемчә, иң алдан кеше үзе күренеп торырга тиеш анда. Мин очеркны үзгәртмим, Шакир абый!—дидем мин, нык итеп. — Мәйлең...—диде мөхәррир бераз үпкәли төшеп һәм бу турыда сүзне озайтмады. Ул елларда безнең җәмгыять тормышында икейөзлелекнең, купайту, турыдан-туры ялганлау, сүздә — бер, ә эштә бөтенләй икенче булуларның тулып ятуын гади хезмәт кешеләре дә, матбугат әһелләре, хәтта җитәкчеләр үзләре дә, һәркем бик әйбәт белә иде инде. Миңа, кайчандыр әдәбиятка, журналистикага да ялкынлы, югары хисләр белән, җиң сызганып килеп кергән кешегә дә, тора-бара бик күп нәрсәләр бөтенләй икенче ягы белән ачылдылар. Бернинди хезмәт ялкыны, үрнәк күрсәтергә омтылу, туплану дигән нәрсәләр юк. Бу төшенчәләр барысы да уйлап чыгарылган, һавадан алып сөйләнелә һәм языла торган, ясалма, асылда дөньяда булмый торган нәрсәләр. Кем белән—кайчандыр, революциядән соңгы елларда алар булгандыр, җәмгыятьнең үсешенә күпмедер этәргеч тә биргәндер. Әмма хәзер кешеләрнең дөньяга карашы бик нык үзгәргән инде. Хәзер барысы да бик гади: кешеләр тамак туйдыру һәм тормыш алып бару бәрабәренә эшлиләр. Берәүләр эшен яратып, чын күңеленнән илһамланып башкара, аннан тәм-ямь таба. Ансыз гомумән яши алмый. Икенчеләр зур табышка, зур эш хакына омтыла. Шуңа күрә дә тырыша. Болары инде безнең мактый ала торган кешеләребез. Нәкъ менә шулардан без «тәҗрибә», «үрнәк» эзлибез. Кайберәүләр көн үтсенгә йөриләр. Ачыктан-ачык. Менә болары инде безнең тәнкыйть дөньясы... Менә шулай бара да бара инде ул. Ә тормыш миңа, язучыга һәм журналистка, үзенең яңа якларын күрсәтә. Урак өсте. Районның төньяктагы иң ерак читендә Ключище дигән рус авылы һәм анда безнең якларның Маресьевы бар икән. Николай Гаврилов дигән берәү бер аягы төптән булмаган килеш комбайнда эшләп йөри икән. Киттем мин шуның янына. Гаҗәеп ямьле урыннар. Урман куенына кереп утырган кечкенә генә авыл, бер якта тигез, игеннәр бик уңган басулар. Гавриловлар комбайны авылдан ерак та түгел эшләп йөри. Алар комбайнда өчәүләп: үзе, малае, хатыны Наташа түтәй эшлиләр икән. Мине күргәч, Николай комбайнны туктатты, башта өске мәйданчыктан култык таякларын җиргә ташлады. Аннары бик авырлык белән баскычтан үзе төште. Бик таза, имәннең төп буедай нык гәүдәле, чәчләре күпереп торган, туры борынлы, йөз чалымнары эре, килешле, үзе күркәм, чибәр кеше. Куллары шундый зур, матур. Ә менә бер аяк төптән юк. Аның урынына юан агач бәйләп куелган. Шулай да күзләрендә күңел төшенкелеге, мескенлек күренми. Күзләре сабырлык, җылы көлемсерәү белән карыйлар. — Эшләр жай барамы?—дидем мин. — Эшләр бу басуда акрын бара,—диде Гаврилов. «Акрын» сүзенә басым ясап әйтте. — Ничек болай... үзегезгә авырмы?—дип сорадым мин сак кына һәм һич көтелмәгән җавапны ишеттем: — Бу басуда кош оялары күп. Урман бик якын бит. Арыш арасы тулы кош балалары. Әнә егетебез алдан бара. —диде Гаврилов, комбайннан бераз алдарак кулына озын таяк тотып торган улына күрсәтеп.—Без исә Наташа белән аның артыннан, җай гына барабыз. Аз гына карамасаң, кош балаларының пычакка эләгүе дә ихтимал Менә шулай эшләп торабыз әлегә,—диде комбайнчы Ул текә тимер баскычтан сыңар аягы белән сикерә-сикерә мәйданчыкка менде. Шундый авыр гәүдәсе белән кискен хәрәкәтләр ясап менгәндә комбайнның тимерләре зыңлап торды. Кызыл яулыгын рус хатыннарын- ча артка бәйләгән, ире кебек үк тулы, эре гәүдәле, калын кашлары сызылып киткән, түгәрәк йөзле, бик чибәр Наташа түтәй ян мәйданга басты. Гаврилов аяк белән баса торган бар педальләрне озайтып, аларны кулга көйләгән. Куллары белән кискен, ашыгыч хәрәкәтләр ясап тау хәтле машинаны кузгатып җибәрде. Авырдыр инде бер аяксыз комбайн йөртү, авырдыр... Алар шулай киттеләр: иң алдан озын таягын арышлар өстендә салмак кына селтәп уллары бара, аның артыннан — үкереп, һавага тузан туздырып комбайн... Мин салам өеме өстенә утырып, бу күренешне карап калдым. Бу дөньяда нинди хәлләр булмый да, нинди генә кешеләр булмый бит. Инде озын җәйге көн үтеп кич җиткәч, соң гына аларның өенә кайттык. Алданрак кайтып киткән Наташа түтәй инде идәннәрне юып чыгарган, алты почмаклы йорт гаҗәеп чиста, кунакчыл, бик тәмле аш исләре чыккан иде. Николай ишек бусагасына утырып, иңбашына салынган киң каешны чишеп җибәрде, авыр агач аяк дөбердәп идәнгә килеп төште. Аннары Николай нәни бала төсле идәннән артына шуышып килде дә, өстәл янындагы урындыкка менеп утырды. Өстәлгә Наташа түтәй урман гөмбәләре, тагын әллә нинди үләннәр салып, итләп пешергән искитмәле тәмле аш чыгарды, уртага бер ярты да куелган иде. Аштан соң Николай идән уртасына җәелеп утырды. Миңа үз кыйссасын сөйләде. Сугыш башланганда Гавриловлар Донбасста булалар. Николай шахтада эшли. Аны армиягә алуга, немецлар шунда ук килеп тә җитәләр. Николайга үзе торган поселокны саклап сугышка керергә туры килә. Шул ук бәрелештә, поселок читендә Николай яраланып егыла. Немецлар яралыларны машинага тойиләр, һушларына килеп хәл җыеп алгач, качмасыннар дип, өсләренә төрле тимер-томыр ташлыйлар, муйнына автомат аскан берничә солдат та машина әрҗәсенә менеп утыра. Николай дөбердәп барган машина әрҗәсендә, тимертомыр астында аңына килә. Янәшәсендә иптәшләре ыңгырашалар, әрҗә кырыенда немецлар утыра. Туп-туры, каршыдагы немец ябык кына, мундиры якасыннан нечкә муены күренеп тора... Яшь, гайрәтле ирнең бөтен барлыгы иреккә, бу вәхшиләр кулыннан качып китәргә омтыла. Ул җаен туры китереп сикереп тора, каршысындагы немецны бер селтәнүдә бәреп очыра һәм машина барган көйгә үзе юлга сикерә. Тузан эчендә ауналып калган Николайга немецлар ядрә яңгыры яудыралар. Әмма инде машинаны туктатып тормыйлар. Әсирне инде тишелеп беткәнгә санап, юлларын дәвам итәләр. Бәхеткә, алар аткан пуляларның берсе генә дә Николайга тими. Тик аның өстендәге шинеле генә теткәләнеп беткән була. Николай Гаврилов аннан соң партизаннарга барып кушылган, тагын армиягә эләккән, озын фронт юлларын үткән. Аягы сугыпла яраланмаган икән. Иң үкенечлесс дә шул: инде нинди дәһшәттән исән калгач, тыныч елларда, МТСта эшләгәндә булган ул фаҗига. Икеләтә фаҗига: Николайның аягын өздерүгә аның бертуган энесе сәбәпче була. Кыш ның салкын бер көнендә Николай нидер төзәтергә дип чылбырлы трактор астына керә. Бу вакытта аның энесе кабинада утыра, ә кабина тәрәзәләре бозланып каткан. Абыйсының аска кергәнен абайламый калган энесе тракторны урыныннан кузгата... Әгәр дә вакытында тиешде ярдәм күрсәтелсә, чылбыр астында калып изелгән аяк пычрактан тиз генә чистартылса, яралыны больницага вакытында җиткерсәләр^ аякны кисмичә саклап калу ихтималы да булган әле. Әмма бездә мондый эшләр үзвакытында эшләнәме соң? МТСның каядыр киткән шәфкать туташын табып китергәнче, машинаны кабызганчы, Арча больницасына килгән яралыны врачлар караганчы... Кисәргә туры килә аякны! — Пенсия дә бик җитә анысы. Капка төбендә кояшта кызынып утырсам да, беркем дә бер сүз әйтмәячәк. Тик менә йөрәк дигән нәрсә дә бар бит әле адәм баласында... Башкалар басуларда игеннәрне җыйганда мин ни йөрәгем белән кул кушырып утыра алам?! Тимер даганы китереп бөгәрлек бит минем ул кулларым!—дип сөйләде миңа сыңар аяклы комбайнчы үзенең киң учлы, дәү кулларын күрсәтеп. Андый кешеләрне дә байтак күрдем мин. Аяк табанының яртысы булмаган килеш тракторда, күкрәген дошман снаряды ярчыгы чәнчеп торган килеш чәчү машинасы басмасында эшләп йөргән кешеләрне күрдем. «Фидакарьлек», «социализм эшенә бирелгәнлек, фәлән-төгән» дип, бик ихтимал, без бу кешеләрнең хәтерен калдырганбыздыр, хәтта аларны түбәнәйткәнбездер. Чөнки алар өчен хезмәт ул — җан азыгы, рух таләбе. Төрле атамалардан югары торган изге төшенчә... Тормыш тагын кайбер якларын күрсәтте әле миңа. Безнең районга Казахстанның кино әһелләре килде. Бөтен илгә билгеле булган, без кинофильмнарда ничәмә тапкыр күргән, яраткан актерлар! Кино сәнгатенә кагылышлы журналлар мөхәррирләре, рәссамнар, төшерүчережиссерлар. Кыскасы, бер зур автобус халык. Аларны Арчадан Олы Әтнәгә, Социалистик Хезмәт Герое Нургали ага Бариев рәислек иткән Киров исемендәге колхозга алып бардылар. Олы Әтнә мәдәният йорты бөтен республикага данлы. Анда, кем әйткәндәй, алма төшмәслек булып халык җыелган иде. Халык театры режиссеры Гомәр Мәрдәнов кунакларны ялкынлы сүзләре, Олы Әтнә үешчәннәренең җыр- биюләре белән каршылады. Кунаклар үзләре дә русча, татарча һәм казахчалап та сөйләделәр. Аяктан бәреп егарлык бик матур очрашу булды бу. Соңыннан кунаклар һәм аларга ияреп килгән район җитәкчеләре дә ашханәгә юнәлделәр. Иркен ашханәдә йөзгә һич тә кызыллык китермәслек итеп табын әзерләнгән иде. Кунаклар анысы тыйнак булдылар, чамасын белеп кенә ашадылар, чамасын белеп эчтеләр. Әмма бу мәҗлеснең чыны тыйнак кунакларны гаҗәеп якты йөз белән автобусларына утыртып Казанга озатып җибәргәч башланды әле. Кунаклар күздән гаип булуга, кубарылып озатуга чыккан бар халык кире ашханәгә керде, үз урыннарына утырды. Менә шунда башланды инде мәҗлеснең кәттәсе. Китте тост күтәрүләр, бер-береңне мактау, урыннан торып кочаклашу-үбешүләр. Ә аракы, шампан шәрабе су урынына ага. Кунаклар— тирә-як колхоз рәисләре, белгечләр һәм җаен табып бирегә эләккән башка төр урта кул түрәләр, үгез кеби таза кавемнәр. Берсе артыннан икенчесен күтәреп кенә җибәрәләр. Районнан килгән җитәкчетүрәләр дә ал ардан әлләни калышмый. Ә бит урамда уттай җәй көне, эш вакыты. Бу пирәш әле моның белән генә бетте дип уйлыйсызмы? Район җитәкчеләре Арчага кайтышлый җыйнаулашып юл уңаендагы тагын бер колхозга керделәр әле. Монда исә Боек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл ачканнар икән. Бу тантанага районның хәрби комиссары Иван Федорович Христофоров үзе дә килгән, һәйкәл ачу тантанасын бетереп яталар иде инде. Җыелган авыл халкы һәйкәл янында калды. Ә җитәкчеләр исә машиналарга төялеп, колхоз басуының ерак почмагындагы урман полосасына юнәлделәр. Монда!.. Яшел чирәмгә галәмәт киң брезент җәелгән. Анда кантары-кантары белән пешкән ит, чиләге белән аш, бәрәңге, жиләк-җимеш. «Столичный» һәм шампан шәрабе әржәсе- әржәсе белән тора, һәм китте шуннан хәлләр! Бактың исә, җитәкче- түрәләрнең һәркайсы шампан шәрабен үлеп тә ярата икән. Гәүдәләр олпат, күләмле, чәркәләр дә шулай күләмле. Галәмәт күңелле итеп утырдылар. Монда инде әйтелгән тостларның, кочаклашу-үбешүнең гомумән исәп-хисабы югалды. Китте берсеннән берсе үткен мәзәкләр вә анекдотлар. Араларында житди сәясиләре, шул вакыт өчен аяктан бәреп ега, тиешле урынга барып ирешсә, башыңны кәтер җибәрә торганнары да бар иде. Менә шундый «үзара өчен» дип кенә сөйләнгән бер мәзәк. Берзаман Социализм, Коммунизм һәм Капитализм юлга чыгалар. Ниндидер ашыгыч юлга. Менә бервакыт Коммунизм белән Капитализм күрәләр: Социализм каядыр шунда артта, еракта калган бит. Берни эшләр хәл юк, тукталып көтә башлыйлар тегене. Көтәләр, җан атып көтәләр. Инде көн үтеп, кояш баеганда гына күренә теге. Сөйрәлеп кенә килә бу. — Кайда булдың син?—дип ташланалар тегеңә. — Мин чират тордым!—ди Социализм. — Нәрсәгә? — Иткә. — Ә нәрсә соң ул чират?—ди Капитализм аптырап. — Мин чиратның нәрсә икәнен бик яхшы беләм инде анысы. Ә менә ит дигәне нәрсә икән аның? Мин шунысын белмим. .— ди Коммунизм. Менә шундый мәзәкләр сөйләшеп, «ха-ха-ха!»лап утыра торгач, бугазларны киереп җырлый, үкерә, кикерә торгач, җәйге кон тәмам кичкә авышты. Караңгы төшеп, күктә йолдызлар кабынды. Кайберәүләр инде өйгә кайтырга да вакыт икәнне исләренә төшерделәр. Тик икенче кай- берәүләре инде чирәмгә түнеп, «мәрткә киткән», ә кайсылары якындагы арыш басуына таралып, гаип үк булган иде. Шофер халкы ашыгыч рәвештә егылган түрәләрне нәкъ капчык кеби күтәреп машинага сала, гаип булганнарны эзли башлады. Кычкырулар, ямьсез итеп сүгенүләр, артык мәлҗегәннәргә берәрне тамызып алулар китте. Инде төн җиткәч, бер-берсен кочкә генә табып, таралыша алдылар... Менә бу — безнең җәмгыять тормышының үзенә генә хас тагын бер ягы инде. Кем белә, безнең җәмгыятькә генә хас афәт микән әле бу? ...«Мир» колхозына бардым. Монда Венета, Михайловка, Платонов- ка — рус авыллары. Бу авыллар безнең, әйтик, Олы Мәңгәр, Күшәр, Түбән Шашы, Дусым кебек авыллардан кискен аерылып торалар. Йортларының күбесе иске, тәбәнәк, авыл буенча капка-койма юк диярлек, теләсә кем атлап кына керә алырлык тәбәнәк, җимерек читәннәр. Күпләренең, гафу итәсез, кереп утырырга бәдрәфләре дә юк. Йомышларын өй баскычы янәшәсендә генә, әвеслек астында үтиләр. Менә шундый авыллар.. Колхозы дә нәкъ шундый, районда иң артта калган хуҗалык Татар кешесе —Сәлах абый Мөхегдинов рәислек итә. Сәлах абый үзе бу авыллардан түгел, Кәченске, килеп, эшләп йөри. Инде олы яшьтәге, зур түгәрәк йозен шадра тешләп алган, бик күпне күргән, җайлы, сабыр холыклы кеше. Ул Кәчегә атнасына бер генә кайта икән. Биредә, җиме- Келсп беткән чиркәү каршысындагы иске бер йортта үзе генә кон итә. 1ин килгән көнне аңарда кундым. Күрәм, инде йоклар алдыннан гына Сәлах абый остәлгә бик күп берлекләр чыгарып салды. Шуларны санап утыра. Гаҗәп тоелды бу миңа Колхоз рәисе берлек акчалар җыеп, санап утыра... — Ни эшләмәк буласың инде син ул берлекләрең белән, Сәлах абый?— дидем мин көлеп. — Бер дә кол мә син ул берлекләрдән, иптәш корреспондент'—диде Сәлах абый җитди тостә Бик хикмәтле берлек болар Шулар ярдәмендә минем бу авыллардагы урыс кешеләрен эшләтеп яткан көнем әле... — Ничек инде... шулкадәр аз акча беләнме?—дидем мин аптырап. —- Ә механизмы бик гади аның, иптәш корреспондент,—диде Сәлах абый, хәзер инде үзе көлеп.— Монда иртән идарәгә синең яныңа кергән кеше исәнлексаулык сорашмый. «Бер сум бир, председатель... Баш төзәтергә!—дип үтенә, һәм син шул бер сумны бирми кара. Ул тәкъдирдә җавап кыска: «Әнә сиңа трактор алайса, үзең утыр да эшлә! Эшләр менә шулайрак бит монда, иптәш Фәизов. Үзең дә сизәсең булыр —дип сөйләде Сәлах абый. Әйе, халыкның нинди икәнен сизәргә була иде. Әле кичә кич Венета кибетенә арзанлы кызыл аракы китерделәр. Кешеләр бу аракыны кесәгә яисә куенга кыстырып түгел, ә шешәләрне кочакка кысып, кочагы-кочагы белән алып чыктылар кибеттән. Кесәләре дә як-якка бүлтәеп тора иде әле. Минем аракыны кибеттән мондый ысул белән ташыганны моңарчы күргәнем дә юк иде. Нәрсә генә булды безнең социалистик җәмгыятькә? Нигә ул әнә шулай башыннан, уртасыннан, нигезеннән череде? Ә бит кешеләр эшли иде, алга бара идек шикелле. Акрынлап булса да гел алга, үргә менә бардык. Мин инде дөньяда беренче булып галәмгә очуларны, нинди куәтле атом бозваткычлары, куәтле тракторлар, машиналар турында әйтмим дә. Болары инде аның промышленность, фән, техника үсеше. Ә бит безгә якын, без белгән авыл хуҗалыгы, колхоз һәм совхозлар да алга, үсешкә бардылар. Купайтып әйтүгә саналмасын, ныклы адымнар белән, һәм мин моны һич кире кагып булмаслык дәлилләр белән раслый алам. Мин район газетасы редакциясендә 1965 елда эшли башладым. Шуннан алып 1980 елларга кадәр, ягъни нибары унбиш ел эчендә җирләрдән уңыш алу ике, ике ярым тапкырга, ә сыерлардан сөт савып алу өч-дүрт тапкырга артты. Бервакыт без редакциядәге архивны — район газетасы төпләмәләрен карап утырдык. Утызынчы елларда, әйтик, «8 март колхозында бер сыердан елга уртача 800 килограмм сөт сауганнар, бер гектар җирдән 10—12 центнер уңыш җыйганнар. Инде сиксәненче елларда шушы хуҗалыкта бу саннар 3000—4000 килограммга, 25—30 центнерга җитте бит. Ә колхозга кадәрге аерым хуҗалык вакытта крә- стиян үзе тубалдан кул белән сибеп орлык чәчкән җирләрдән күпме уңыш алгандыр дип уйлыйсыз? Бик уңган елларда 8—10 центнер! Менә шулай ул. Элек тә әйбәт булган, муллык, җиңеллек булган, ай ул заманалар, дип, «аһ» орулар, бик матур әкият кенә ул. Колхоз, күмәк хуҗалык крәстиянне бөтенләй икенче юлга чыгарды. Аның кулына куәтле техника, ашламалар, югары эшкәртү технологиясе бирде. Крәстиян җирне гөлбакча итеп эшкәртергә, аннан моңарчы күрелмәгән уңыш алуга, терлекләр өчен бик файдалы азык культуралары үстерергә өйрәнде. Күпме кимчелекләре булмасын, күпме тиргәмәсеннәр, күмәк хуҗалыкның өстенлекләре барыбер күбрәк. Моны берничек тә инкарь итеп булмый. Ә нинди иркенлек, туклык, муллык килгән иде бит! Кешеләр социалистик стройның үзгәрүен теләмиләр, бу хакта башларына да китермиләр иде. Алар бары тик илдәге төрле тәртипсезлекләр, әрәм-шәрәм итүләрдән, җитәкчеләрнең башбаштаклыгыннан, үз персоналлары һәм кесәләре турында гына кайгыртуларыннан риза түгелләр иде. Әйе, нәкъ шулай булды! Коммунистлар партиясе әһелләре һәм алар теләсә кайсы урынга китереп куйган түрәләр тәртипсез, башбаштак, вөҗдансыз булдылар. Бер елны безнең Арчада хәбәр таралды. Шомлы хәбәр: — Элеваторда ашлык яна икән!.. — Тау-тау арыш кыза, эшкәртеп бетерә алмыйлар. — Райком кушуы буенча китереп тутырганнар. Райком икмәк сату планының үтәлеше турында рапорт бирергә ашыга. Республика кар- шысында... күренергә! һәм бу нәфрәтле сүзләр хакыйкать иде. Кайбер түрәләр үзләренең персоналларын республика түрәләре каршысында «күрсәтү» өчен генә дә менә шундый вөҗдансызлыкларга, кресгьянның ел буе маңгай тире түгеп үстергән уңышны яндыруга, ягъни турыдан-туры зур җинаять ясауга кадәр барып җиттеләр. Ә бит аларның берсе дә бу җинаятьләре өчен җавап бирмәде, киресенчә, тагын да өстен торган түрәләр тарафыннан макталды гына. Менә шундый сәясәт нәтиҗәсендә инде коммунист түрәләр тәмам оятларын җуйдылар Ахырында алар бөтенхалык эшенә, социализм эшенә хыянәт иттеләр! Илдә яшәп килгән, халык яклаган стройны тибеп җимерделәр. Тарих аларны беркайчан да гафу итмәячәк әле. Көтмәсеннәр!.. Сиксәненче елларда халык күңелендә, шул исәптән журналистлар күңелендә дә тирәнтен үзгәрешләр башланды. Халык илдәге җитәкче даирәләрнең, властька гомерлеккә килеп, үлгәнче утыра торган генераль секретарьларның, коммунист-түрәләр өерләренең илне тупикка алып ки лүләрен ачык сизенә башлады. Бу турыда инде кешеләр ачыктан-ачык, һәркайда сөйләделәр. Мондый күңел төшенкелеге, күңел кайту матбугатка да үтеп керде. Мин дә инде, шәхсән, газета өчен купайтылган, теләктәгене чынбарлык итеп күрсәткән мәкаләләр язудан суына төштем. Башлыча, кимчелекләрне ачып салуга, җәмгыятьнең кая баруы турында уйланулар, җитәкчеләр тарафына кактырулар-суктыруларга күчтем. Бу инде публицистика була. Тәртипсезлекләрдән, башбаштаклыклардан ачыну хәтта кыска хикәяләргә дә үтеп керде. Республика газета-журналларында күпсанлы хикәяләрем, публицистик мәкаләләрем басылды. Мин инде язучы, журналист булып киттем. Мине СССР Язучылар берлегенә кабул иттеләр. __ _ өхәррир Шакир ага Гафаровны олылап пенсиягә озаттык. Яңа мөхәррир итеп кайчандыр үзебездә партия тормышы бүлеген алып барган, ә аннары КПСС райкомының агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкләп, чыныгу алган Ринат Әсгатович Тажиевны билгеләделәр. Иртәгесен эшкә килсәк, без үзебезнең кысан, гадәттә, шактый шапшак редакциябезне танымый тордык. Болай да тар коридорда үтеп йөрергә комачау итеп торган шкафлар икенче урынга күчереп куелган. Бүлмәләрдә моңарчы күрелмәгән тәртип, чисталык. Хәтта һәркемнең эш өстәленә кадәр ревизия ясалган. Өстәл тартмаларында һәрвакыт тулып ята торган артык-портык кирәкмәгән кәгазьләр, язмаган ручкалар, сынык карандашларга кадәр чыгарып ташланган. Иртән Ринат безнең барчабызны мөхәррир бүлмәсенә җыйнап алды. — Моннан ары ныклы эчке гәртип кагыйдәләре буенча эшлибез, иптәшләр! — дип башлады Ринат үзеннән моңарчы һич ишетелмәгәнчә кискен һәм таләпчән итеп Кагыйдәләр әнә, һәр бүлмәгә язып эленгән. Эшкә нәкъ вакытында киләбез һәм вакытында кайтып китәбез. Соңга калып килүчеләргә, эштән иртә китүчеләргә, эш вакытында кибет-мазарга чыгып йөрүләргә мин чик куячакмын' Эш вакытында кая да булса чыгарга кирәк икән, рәхим итеп, миннән сорагыз! Эш вакытында гәп сугып утырулар, шахмат уйнаулар да туктатыла!— дип сөйләде Ринат Әсгатович һәм без барыбыз да күңелдән елмаеп куйдык. Ул, үзе болай яхшы күңелле, гади мөнәсәбәтле кеше, хәзер исә бөтен көчен куеп, үзен бик җитди, таләпчән тотарга тырыша, түгәрәк йөзе тәмам алсуланган, сүзләрен теш арасыннан чыгарып, сәер сөйләшә, читтән карап торганда болар барысы да аңа бер дә килешми, гайре табигый, хәтта көлке чыга иде Тик, алдан ук әйтеп куйыйм, Ринатның мондый фуфырлыгы күп булса ике-өч көнгә генә барды. Тиз арада ул тагын гади мөнәсәбәтле, кирәк чагында синең хәлеңә керә торган, кирәк икән сиңа кычкырып, ярыйсы гына сүгенә ала торган гади бер кешегә әйләнде. Әмма эшкә намуслы карауны, тиешле тәртип саклауны һәрвакыт таләп итте. Ринат Таҗиев мөхәррир булырга алдан ук ниятләнеп, әзерләнеп, тегесен — тегеләй, монысын болай итәр идем, дип, хыялланып йөргән иде, күрәсең. Мөхәррир вазифаларын үтәүгә ул ике куллап, җиң сызганып кереште. Иң әүвәле шул җәйдә үк безнең кайчандыр тарантас абзары булган кысан бинабыз янына янкорма төсендә иркен коридор ясатты. Шактый иркенәеп киттек. Төзүчеләр стеналарны обойладылар, идәннәргә матур линолеум җәйделәр, һәр бүлмәне ялт иттерделәр. Яңа урындыклар, өстәлләр сатып алынды. Элек тә без, ир-атлар, хатын- кызларның зарлануына нуль әһәмият биреп, эш урыннарыбызда теләсә никадәр тәмәке тарта идек. Редакция бүлмәләре зәп-зәңгәр төтен булыр иде. Ринат—үзе тартмаган, тәмәкене җене дә сөймәгән кеше — безнең бу кәефне кыскартты: редакциядә кемнең дә булса тәмәке тартуын катгый рәвештә тыйды. Ул килү белән газетаның эчтәлеге дә шактый яхшырды, баеды. Ринат Әсгатович үзе яза торган мөхәррир иде, зур-зур мәкаләләр, публицистик әйберләр, хәтта фельетоннар язды. Аның әйберләренә республика газетажурналлары да урын бирделәр. Ул арада безнең җаваплы секретарь Рафис Зарипович Әминов башка эшкә күчте. Ринат мине үзе янына чакырып алды. — Мин сине, Радик Хәбибрахманович, газетаның җаваплы секретаре итеп куярга торам әле,—диде ул. Аптырап калдым. Беренчедән, мин ул эшне бөтенләй дә белмим. Бер тапкыр макет та төзеп караганым юк. Икенчедән, җаваплы секретарь ул — мөхәррирдән кала, икенче югары урын булса да, сине эш өстәленә бәйләп куя Нәкъ бәйдәге эт кебек итеп. Син инде редакциядән беркая да чыгып китә алмыйсың, димәк, иҗади мөмкинлекләрең дә тарая дигән сүз. — Булмас миннән бу эш, Ринат Әсгатович. Өйрәнә дә алмам, аннары, үзең беләсең, мин бит иҗат кешесе,—дидем мин. — Булыр! Бер дә курыкма син, авылларга чыгасың килгәндә һич тоткарлыксыз чыгарсың. Андый чакта макетларны мин үзем салырмын!— диде Ринат нык итеп. Күрәсең, ул үзе өчен бу мәсьәләне чишеп куйган иде инде. Аннары, әйтергә кирәк, ул бернинди эштән дә тартынмый, секретарьлык эшен дә яхшы гына белә иде.— Гомерең буена хатлар бүлегендә утырмассың бит инде. Бераз үсәргә дә вакыттыр, инде олыгаеп киләсең, пеләш баш!—диде ул дусларча һәм мин, йомшак кеше, риза булдым, һәм алдан әйтеп куйыйм, моның өчен бер тамчы үкенмим. Ай-Һай, кыен булды миңа башта! Газета битләренең макетларын төзи генә алмыйм бит! Көндезен көннәр буе җәфаланам да, кич кайтып урынга яттым исә, күз алдына чиста газета бите килә. Сала башлыйм макет, тегеләй итәм, болай итәм, сыймый материаллар, яисә артып кала. Саташып бетәм, үзалдыма мыгырданып ятам. Берничә айлар үтте шулай. Тора-бара өйрәндем тагын, хәтта остарып киттем. Алга китеп әйтим, мин редакциядә картлык ялына чыкканчы, егерме елга якын җаваплы секретарь булып эшләдем, һәм, мактануга алмагыз, әйбәт секретарь булдым. Типографиядә газета битләрен эшләүче, ягъни верстать итүче хатын-кызлар хәтта: — Радик абый, син булганда без дә эшлибез әле. Пенсиягә дә чыкмыйбыз. Синең белән эшләве җиңел!—дип йөрделәр. Әйе, газета битләрен салучы Мәксүдә, Дания, Гандәлиф, Сәвия белән мин озак еллар буена зур татулык саклап, уен-көлке белән, кем әйткәндәй, җырлап эшләдем Алар да үз эшләренең чын осталары, кирәк чакта без, Гандәлиф белән, әйтик, бер газета битен ярты сәгатьтә ясап та бетерә идек. Линотиписткалар, ягъни газета юлларын металлга коючы Әлфия һәм Миңсара белән дә татулык, киЯе!пеП эшләү зур булды. Мин иренмим, кайсы биткә материалларны алдан җыйныйсы икәнен күрсәтеп, тәртипкә салып куям, бу линотиписткалар эшенә зур җиңеллек ясый. Ринат һәр атна саен летучка үткәрүне, ягъни, үзебез чыгарган газетага үзебез аның теле, бизәлеше, материалларның эчтәлеге ягыннан тикшерү ясауны гамәлгә кертте. Мондый күзәтүләрне, журналист һәм язучы да буларак, еш кына мин ясый идем. Кызык нәрсәләр ачыкланды. Менә «Кибет» дип исемләнгән кыска гына, унбиш юллык кына мәкалә. Шушы унбиш юлда аны язган автор «кибет» сүзен унҗиде мәртәбә кабатлаган! Исәпкә алыгыз, хәбәрче түгел, редакция хезмәткәре... һәм, кызганыч ки, газета битләрендә мондый бер дә кирәкмәгән, телне бик бозган, ярлыландырган кабатлаулар һәрвакыт тулып ята. Журналистлар мәкаләләрендә дә хәбәрчеләр җибәргән хатларда да «эш» сүзе аеруча еш яратып кабатлана. Кайбер җөмләләрдә хәтта «эшне кызу тотып эшлиләр» кебек көлкеләр килеп чыга. Ачуым килмәгәе, «эшне эшләп эшлиләр» кебек. Бу кабатлауларны материаллардан мөхәррир һәм җаваплы секретарь да, аннары инде корректорлар да чүпләп бетерә алмыйлар. Барыбер үтеп керә алар газета битләренә! Сыер савучы яисә механизатор кебек хезмәт алдынгыларыннан бер үк кешенең рәсеме газетада еш кабатланып урнаштырыла. Кайчак бер ел эчендә, әйтик, газета укучылар бер үк сыер савучының рәсемен дүрт-биш тапкыр күрәләр. Алар турында материаллар да кабат-кабат языла. Моның сәбәбе: әйтик, газетаның фотохәбәр- чесе колхозга барып төшә. Үзенә алдынгы сыер савучыны күрсәтүләрен сорый. Аңа ничә барса, шул бер алдынгы Сәвияне күрсәтәләр инде. Материаллар белән дә шундый ук хәл. Хәер, ул заманда бу уңайдан төрле кешедә караш төрлечә иде. Безнең летучкага КПСС райкомыннан кереп утырган бер ханым әлеге мәсьәләне болай хәл итте: — Кабатлана бирсен! Хезмәт алдынгыларының рәсемен, алар турында материалларны күпме телисез, шулкадәр урнаштырыгыз Шуның өчен дә алар хезмәт алдыңгылары! Алар үрнәген халык һәрдаим белеп торсын!—диде. Ринат Әсгатович берничә еллар ихлас күңел салып, югары принцип тотып, бик әйбәт эшләде. Ул үзенең табигате белән үк гаҗәеп эш сөючән, бернинди ваклыклардан курыкмый, иренми торган, үзен ныклы тәртипкә буйсындырган кеше иде. Корректорлар авырып китсә, газета битләрен үзе укый, мин авылларга чыксам, макетларны сала, хәтта рәсем асларына текст язуны да мөхәррир кеше өчен вак эшкә санамый, язып бирә Мин Ринатның иртән иртәрәк килеп үз бүлмәсендә өстәлләрдән, тәрәзәләрдән тузан сортеп, тәртип салып йөргәнен күп тапкырлар күрдем. Ул җыештыручы апа куйган тәртиптән дә риза түгел, үзенекен куя иде. Иң әйбәте: кешеләргә мөнәсәбәте яхшы, хаксызга бер вакытта да, беркемгә дә тавышын күтәрми, хәлгә керә белә. Мин үзем — гомер буена балыкчы кеше. Җәйнең матур көннәрендә, инде төштән соң, газетаны рөхсәт биреп басарга тапшыргач, секретарь өчен кичектергесез эшләр беткәч коридорда сойләнеп йөри башлыйм: — Их, бер дә дөреслек юк бу дөньяда... Ринат моны ишетеп, бүлмәсеннән чыга, сорап куя: — Нәрсәгә шыңшыйсың? Нигә... дөреслек юк? — Менә бит нинди ямьле көн. Ә мин —балыкчы, шушындый көндә кичкә кадәр редакциядә утырырга тиеш...—дим мин. Ринат көлеп куя, тавышын түбәнәйтә: — Шыпырт кына җыен да, әкрен генә шыл. Мондагы эшләрне үзем карармын. Әйбәт мохәррир, әйбәт кеше! Ринат Әсгатовичның гаилә тормышы да бик тәртипле Алар безнең йортка каршы гына, шундый ук ике катлы йортта, ике бүлмәле кысан гына фатирда торалар. Хатыны Роза Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбиятын укыта. Үзенең белеме, таләпчәнлеге белән районда данлыклы педагог. Роза өйдә дә бик чиста, тәртипле хуҗабикә Шул кадәр пар килгәннәр, тату һәм бердәм яшиләр. Гаиләдә ике бала, бер кыз һәм бер малай үсеп килә. Аларга кергән саен мин фатирларындагы тәртипкә, чисталыкка сокланып чыгам, һәр нәрсә үз урынында, һәркайда пөхтәлек. Инде башкасын әйтмим, Ринатның аяк киемен чистарта торган щеткасы да махсус урында, кадакта эленеп тора. Ул үзе эшкә иртән һәрвакыт ялт итеп килә. Өсбаш кетер-кетер, үтүкләнгән, ак күлмәк өстеннән галстук һәрвакыт үз урынында Җитмешенче-сиксәненче еллар. Кода-кодагыйлыкның чәчәк атуы, дөньясы баскан ялган, үзара коточкыч битарафлык, әйбер муллыгы, аракының арзанлыгы, җитәкчеләрнең аерым бер каста булып яшәве, башбаштаклыгы, җыелып эчүләр! Җәмгыять менә шулай сырхауга әйләнде. Бу гамәлләр барчасы бергә җыйналышып, йөзләгән, меңләгән кешеләрне шәхес буларак бозды, таркатты, ахырыда фаҗигага китереп, бу дөньядан ук алып китте. Менә дигән, булдыклы, эшлекле кешеләрне, һәм ни кызганыч! Безнең Ринат Әсгатович та әнә шул гамәлләрнең, җәмгыять сазга кереп барган җитмешенче елларның корбаны булды. Алай гына да түгел, бу гамәлләр, җәмгыятьнең сырхавы аның язмышында бигрәк тә ачык күренә. Ринатның фаҗигасе, минемчә, редакциянең җиңел машинасыннан башланды. Әйе, никадәр гаҗәп тоелмасын, бу — шулай. Без сизә башладык: мөхәррирнең машинаны корреспондентлар карамагына бирәсе килми, ул аңа үзе генә утырып йөрүне кулайрак күрә. Бервакыт эштән бергәләп кайтканда ул миңа турыдан-туры әйтте — Моннан ары редакция машинасын мин сезнең берегезгә дә бирмәячәкмен... — Ничек инде—бирмисең? Ә егетләр авылларга нәрсәгә утырып йөрерләр соң? — Әнә юл уңае машиналарга утырып йөрерләр. Шуның өчен мин аларга командировчный түлим. — Соң бит редакция машинасы нәкъ менә корреспондентлар өчен диелгән. Мөхәррир үзе аңа атнасына берничә сәгать кенә утырып йөри ала!— дидем мин, законнарны яхшы белүемне сиздереп. — Син миңа закон өйрәтмә!—дип тупас кына бүлде мине Таҗиев.— Законнар алар — үтәмәс өчен чыгарылган. Моннан ары машинадан мин үзем генә файдаланам!—дип өстәде ул. Бу инде Ринат Әсгатович авызыннан чыккан яңа сүз, яңа фикер иде. Шунысын да онытмыйк, ул елларда «законнар—үтәмәс өчен чыгарылган!» дигән гыйбарә эреле- ваклы түрәләр арасында киң таралган һәм тормышка да киң ашырыла иде. Таҗиев сүзендә торды. Шофер итеп ул каяндыр шунда инде төрмәләрдә утырып чыккан, үз хатынын җәберләп торуы, аның өстеннән башка хатыннар белән йөрүе, эчкечелеге, нахаллыгы белән бөтен Арчага танылган Мәсхүт исемле бер бәндәне эзләп тапты. Шуннан инде — китте хәлләр. Безнең редакция егетләре авылларга барасы булса, чат башына чыгалар, автобус яисә юл уңае машина көтәләр. «Әй, тукта әле! Әй, утырт әле!» Шул ук вакытта редакциянең кызыл төстәге «Москвич»ы гаражда тик тора. Дөресе, шофер Мәсхүт, үзе янына кергән бүтән шоферлар белән ләчтит сатып, мөхәррирнең әмерен көтеп утыра. Әй- терең бармы, моңарчы барча мөхәррирләр поездга утырып йөргән Казанга Таҗиев машина белән генә элдертә. Туган авылы Курсага, башка вак-төяк йомышларга Редакция хезмәткәрләренә машина бирмәүне Таҗиев үзенә ныклы бер кагыйдә итеп куйды. Монысы гына ярар иде әле. Шушы машина эчүчеләргә зур нәфрәт белән караган, һәрвакыт аек Ринат Әсгатовичны аракы эчәргә өйрәтте! Әйе, әйе, чын мәгънәсендә, туры мәгънәсендә. Беләләр бит редакция машинасының гаражда күпвакыт тик торганын. Килә кайсы да булса урта кул бер түрә Ринат Әсгатович янына. Машинаны сорап торырга килә. Әлбәттә инде, бер яртыны кыстыра да килә, гадәте шулай бит аның хәзер, һәм ни кызганыч, Ринат менә шундый яртылардан авыз иткәли башлады. Тиз арада бу шөгыль аңа бик ошап китте күрәсең, эчми эчкән кеше аракыга бик тиз бирешә дигән сүз бар Дөрес икән. Күп булса бер-ике ел эчендә безнең Ринат Әсгатовичны хәмер тулысы белән үзенә буйсындырды Бервакыт мин кыш көне, инде эштән соң, нигәдер ашыгыч рәвештә кибеткә төштем. Редакция яныннан үтеп барам, мөхәррир бүлмәсендә ут яна. Тәрәзә пәрдәләре ныклап ябылган. Ә редакция ишеге эчтән бикле. Аптырый төшеп тәрәзә янына киләм. Эчтән стаканнар чынлаган тавышлар, исерек сөйләнүләр, хихылдаулар ишетелә. Пирәш бара һәм болар тиз арада гадәти күренешкә әйләнде. Шуңа карамастан Ринат Әсгатович үзенең эшкә сәләтен, редакциядәге үзе куйган ныклы тәртипне, хезмәткәрләр арасында һәм район җитәкчеләре алдында да үзенең абруен саклап кала алды. Ни әйтсәң дә анда ниндидер эчке бер ныклык, тәртип бар иде. Кичтән карыйсың, ул — хәйран булган, сүзен дә җүньләп сөйләшә алмый. Ә иртән күрәсең, шул кеше инде ап-аек, чиста һәм пөхтә игеп киенгән, эшкә омтылып тора Хәтере менә дигән, кичә сөйләгәнне, кәефле вакытта биргән вәгъдәсен дә беркайчан да онытмый. Кешеләргә тупас түгел, хәлгә керә белә. Гаҗәеп тә бер кеше, асылда әйбәт күңелле, кешелекле иде Ринат Әсгатович. Әмма юк шул! Бу дөньяда хәмер белән дус булып та һаман да тәртипле тормыш алып барып булмый икән. Безнең Ринат Әсгатович белән дә шулайрак булды. Акрынлап ул үзенең һәлакәтенә атлады. Редакциядә сәер хәлләр башланды. Бер көн күрәм: минем бүлмәдә яшь кенә бер егет пәйда булды. Кечкенә генә буйлы, өс-баш та бик әлләни зәвыклы түгел, бер аякка яхшы ук аксый да бу. — Мин — сезнең яңа хезмәткәр. Хатлар бүлеге корреспонденты! — дип белдерде бу. Мин авызымны зур ачып, беравык кире яба алмый тордым. Бераз исемә килгәч, сорыйм тегеннән: — Соң, син азрак газеталарга яздыңмы соң? Мәкаләләрең чыкканы булдымы? — Моңарчы юк иде әле. Хәзер язарбыз менә —диде егетем, гамьсез генә төстә. — Энем, җаным, кем алды сине монда эшкә?—дидем мин, тәмам гаҗиз калып. — Ә нәрсә? Ринат абый белән сөйләшенгән...—диде ул. Китте авылларга чыгып егетем. Бернинди мәгълүмат туплап кайта алмады, бернинди мәкалә язмады... Берничә айлар йөрде егет редакция арбасында артык йөк булып. Берничә айлар бөтен коллективны җәфалады.. Ул гына да түгел, кулларына моңарчы журналист каләмен тотып та карамаган, иҗади хезмәтнең әлефен таяк дип тә белмәгән балта осталары, слесарьлар бездә шулай байтак кеше эшләп чыкты редакциядә. Берничә ай гына булса да. Нинди максатларда, нәрсәгә исәп тотып алды аларны Ринат Әсгатович редакциягә? Монысын мин әлегә кадәр төшенә алмыйм Кода-кодагыйлык, дуслар сүзен тыңлау, тулы стаканнарны күтәрү булды бугай моңа сәбәп. Ай аллам! Инде фаҗига үзе дә, кара кайгы да ерак йөрмәгән икән шул. Кышның салкын, буранлы бер көне иде. Иртән редакциягә төшүгә, Ринат мине үз янына чакырып алды. — Мин хәзер Мәсхүт белән Казанга чыгып китәм. Санаторийдан кызым кайга, шуны каршы алырга барабыз. Син монда эшләрне үзең 8ЛЫП бар инде,—диде ул. Гөнаһ шомлыгына күрә, шофер Мәсхүт кичә кичке пирәштән айнып җитмәгән була Җитмәсә, «Сез исерек башларга ышанычым юк'»—дип, машинага Ринатның хатыны Роза ханым да чыгып утыра. Ринат Әсгатович: «Кон салкын, син барып йөрмә, төшеп кал машинадан, Роза'» — дип, кат-кат үтенә. «Юк. кызымны үзем каршы алам!» —ди Роза ханым. Әмма аңа кызын күрү инде насыйп булмаган икән шул Казан юлында, Биектау авылын чыгу белән, Мәсхүт юл йөрүнең барлык кагыйдәләрен бозып, икеләтә куып үтү ясый. Каршыга ажгырып килгән «Волга» машинасын күрүгә, ул үз машинасын текә итеп читкә бора, юл читендәге канауга төшү бәрабәренә булса да бәрелешүдән котылып калырга исәпли. Тик соң була шул инде. Зур тизлектә килгән, шоферы берни абайламаган авыр «Волга» яны белән торган редакция «Москвич»ының ишекләрен җимереп, сытып-яньчеп, аның эченә керә. Арткы урында берүзе утырган Роза ханым хәтта кычкырырга да өлгерми кала... Без кубарылып, Биектауга бардык. Без килеп җиткәндә Ринат белән Мәсхүт шифаханә палаталарында авыр хәлдә яталар, ә Роза ханымның гәүдәсе салынган носилка коридорда тора, аның өстенә ак җәймә ябылган иде инде... Монда инде нәрсә әйтәсең? Моңа инде кемне гаеплисең? Язмыштыр инде бу. Адәм баласының артыннан ул туганнан алып гүргә кергәнче озата йөргән кара язмыштыр... Шифаханәдә Мәсхүткә дә, Ринат Әсгатовичның үзенә дә катлаулы операцияләр ясадылар. Икесе дә савыгып чыктылар тагын. Ринат Әс- гатович яңадан редакциягә эшкә килде. Дөрес, хәзер инде шофер булып Мәсхүт эшләмәде. Аны кулга алдылар, хөкем иттеләр. Арчадан бик ерак та булмаган Пановка колониясенә байтак елларга эшкә җибәрделәр. Ул аннан да әле ял көннәрендә кайткалап, гаиләсенә җәбер салып йөрде. Аннары, шундый бер кайтуында, үз-үзенә кул салды... Ринат Әсгатович яңадан әйбәт кенә эшли башлады. Аның эшкә сәләте дә, дәрте дә сүнмәгән иде. Әмма... Инде дә, инде дә сабак алынырга тиеш иде кебек... Ни хәл итәсең, хәзер бит инде Роза ханымның шулкадәр үкенечле төстә һәлак булу кайгысы да өстәлде... Редакциягә шофер булып Данис Хәсәнов килде. Чибәр генә, яшь кенә кеше. Килде һәм Ринат абыйсыннан шактый җәфалар күрде. Чөнки инде Ринат Әсгатович, халык әйткәнчә, баш ташлап эчә башлады... Ошбу дөньяда кешеләрнең бер-берсенә карата булган игътибарсыз- лыгы, битарафлыгы гаҗәп бер хәл. Ринат Әсгатовичның—район газетасы редакциясе мөхәррире булган, сәләтле, булдыклы, эш башкара алган бер кешенең—әнә шулай түбәнгә, сазга, чын мәгънәсендә һәлакәтенә тәгәри баруын барысы да күреп тордылар. Ап-ачык күрделәр. Үзебезнең редакция коллективы, район җәмәгатьчелеге, җитәкчеләр, КПСС райкомындагы барлык вәкаләтле кешеләр күрде. Аны үгетләргә, аны кисәтергә, хәтта куркытырга бик була иде бит! Акылга утырту өчен вакытлыча эшеннән алып торырга мөмкин иде. КПСС райкомында утырган кашка тәкәсе түрәләрнең бер ныклы сүзе җитә иде кешене акылга утыртырга. Юк! Ник берсе бер авыз сүз әйтсен. Ник берсе инде сазга батып барган кеше хакында аз гына борчылу, кайгырту күрсәтсен. Коточкыч, кеше үтерә торган җинаятьчел битарафлык ул елларда да безнең җәмгыятьнең җәфасы, фаҗигасе булды һәм, кызганыч ки, ул әле дә шулайрак кала булса кирәк. Мин, шәхсән, Ринатны берничә тапкыр кисәтергә омтылып карадым, әмма нәтиҗәсе булмады. 1980 елның көзе. Пычрак, галәмәт шыксыз, юеш карлы көн. Иртәгә район партия конференциясе буласы. Мин иртән редакциягә төштем. Материаллар инде тупланган, әмма газета санын конкрет планлаштырасы бар. Махсус сан бит. Ринат Әсгатович редакциядә бөтенләй дә күренми. Ни генә булмасын, мондый көндә ул иртән үк эштә булырга тиеш иде бит инде. Сәгать тугызынчыга да китте, юк Ринат. Коридорда карганып йөри идем, каршыма шофер Данис очрады. — Син ни эшләп үзең генә йөрисең әле? Ринат абыең кайда?—мин әйтәм. Теге үзе дә аптырап калды. — Мин аны бүген бөтенләй дә күрмәдем әле...—ди. Шунда келт итеп исемә төште. Без торган йортлар кара-каршы гына, иртән мин туалетка чыкканда, инде көн якты булуга карамастан, Ринат- ның кухнәсендә ут яна иде. Иртән эшкә төшеп киткәндә тагын минем күңелгә кагылып үтте бу хәл. Менә хәзер эчләрем «жу» итеп китте. Тукта әле, соңгы вакытта өендә берьялгызы гына бит бу. Нигә алай янып калган аның уты?! Шундый төгәл, тәртипле кешенең... Йә, аллам! Адәм балаларына нинди үлемнәр җибәрәсең, ал арны нинди әҗәлләр белән үз яныңа аласың син... Ринат Әсгатовичның кичтән өенә авыру кеше сыман кайтып килүен күрүче кешеләр булган.. Монда фаҗигале үлем турында озаклап сөйлисе юк. Ринатның вафатын йөрәк өянәгеннән күрделәр. Шунысы гаҗәп, Ринат Әсгатович хәтта шул хәлендә дә үзенең пөхтәлегенә, чисталыгына турылыклы булып калган иде. Ул вакыттагы районның баш врачы Владимир Иванович Кубин соңыннан болай дип сөйләде: — Таҗиевның квартирасына кергәч, минем бер нәрсәгә исем китте. Андагы тәртип, андагы чисталыкны, зәвыкны моңарчы беркайда күргәнем юк иде... Ринат Әсгатовичны үзенең туган авылы Курсага алып кайтып, бик зурлап җирләдек. Халык күп иде. Күмүдә якташ язучыбыз, Ринатның күптәнге танышы Мөхәммәт Мәһдиев тә катнашты. Ринатның җеназасында аның турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Аны авылдашлары да, арчалылар да яраталар, ихтирам итәләр иде. Мөхәммәт әйткән сүзләр аеруча хәтердә калган. — Гаҗәеп киң күңелле, әйбәт кеше иде Ринат. Менә минем кулымдагы бу күн перчаткалар — аныкы. Әле бер көнне генә, минем ялан кул икәнемне күргәч, ул аны үз кулларыннан салып бирде. «Миндә тагын бар. Ки рәхәтләнеп!» — дип, авызымны да ачырмады,—дип сөйләде ул. Дөрестән дә, Ринат Әсгатович һәрвакыт кешеләргә ихлас күңеленнән ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә әзер торды. Кабатлап әйтәм, эшкә бик сәләтле, булдыклы, дөнья бәясе кеше иде ул. Вафатында аңа нибары кырык сигез яшь иде әле. Тагын кабатлыйм, ул шул еллардагы гомуми битарафлык, җавапсызлык, вөҗдансызлык корбаны булды. Югары җитәкчеләрнең аз гына игътибары, кискен бер чарасы аны һәлакәтеннән йолып кала ала иде. Ринат Таҗиев— кешегә эш аты итеп кенә караган, аны винтикка санаган коммунистик режим, торгынлык еллары корбаны булды. Кайчандыр Ринат Әсгатович янында сырпаланып йөргән, аның шешәдәше, «дусты» булган кайберәүләрнең бу юлларны укыгач, борыны җыерылыр, мөгаен. Дореслекне, чынбарлыкны язганны яратмаслар. Җыерылмагыз, господа! Монда әле чынбарлыкның дүрттән бер өлеше дә ачылмады. Өстәвенә, Ринатның һәләкатендә сезнең дә өлешегез бар. Аның фаҗигасе—сезнең дә вөҗданыгызда! иксәнснчс елларда инде мин, әйткәнемчә, язучы булып киттем, с Хәзер инде мин бөтен эшне ташлап, язучылык, иҗат эшенә дә бирелә ала идем. Мактанып әйтү түгел, моңа җитәрлек дәрманым да, сәләтем дә бар иде. Әмма мин журналистлык, газетачы эшен дә бердәй яраттым. Ияләнгән коллективны, яраткан эшемне ташлап китәсем килмәде. Шунысын да әйгим. Арча районында чыга торган элекке «Коммунизмга», хәзер! с «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе коллективы мөхәррирләрдән асылда уңды. Минем егерме җиде ел эшләү дәверемдә бездә дүрт мохәррир булды. Шакир ага Гафаров. Ринат Таҗиев. Тәлгать Мостафин һәм Тәлгать Гомеров. Болар барысы да асылда әйбәт күңелле, хезмә!көрләргә артык җәбер салмый торган, бик вакланмый торган кешеләр. Мохәррире белән килешә алмыйча этле-мәчеле яшәгән коллективлар бихисап. Бер-берсе белән килешмичә, нервларын ашап, бер-бер- сенең канына тоз салып көн иткән коллективлар Аллам сакласын!.. Аннан килеп безнең хезмәт коллективы үзе дә, асылда, һәрвакыт диярлек тату, бердәм булды. Ринат Таҗиевның фаҗигале үлеменнән соң, безгә мөхәррир итеп күп еллар буена КПСС райкомының агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкләгән Тәлгать Мостафинны китерделәр. Урта буй, җыерчыклы киң маңгай, калын кысалы күзлек аша кыюсыз гына караган зәңгәр күзләр, мөлаем генә елмаю. — Ну, Радикҗан, хәзер син материалларга байыйсың инде,—диде миңа үзем белән бер бүлмәдә утырып эшләгән, партия тормышы бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары Равил Сабирович. Бик юморлы, үткер акыллы, тапкыр сүзле кеше сүз уңаенда.—Син күрәсең, райком секретарьлары трибуналардан бүксә киереп дилбегә буе докладлар, нотыклар сөйлиләр. Депутатлар, активистлар, колхоз рәисләре, төрле җитәкче- митәкчеләр барчасы ябырылып чыгыш-мыгышлар ясый. Син шунысын да белеп тор, алар сөйләгән сүзләрнең берсе генә дә үз сүзләре түгел. Хәтта инде фикерләре дә үзләренеке түгел. Болар бар да—Тәлгать Нурзадовичның иҗат җимешләре. Бөтен райкомны алып барган кеше ул Мостафин... һәм чыннан да. Килде безгә Тәлгать Нурзадович. Иртән керәм мөхәррир бүлмәсенә, көндезен, кичен керәм. Ничә генә керсәм дә, безнең яңа мөхәррир җиң сызганып эштә. Баш күтәрми кыштыр-кыштыр нидер яза. — Нәрсәләр язабыз, Нурзадович? — Бу — кичәге сессиядән отчет бу. — Бу — поселокта санитария торышы буенча бик әһәмиятле мәкалә. — Бу — укучыларның кышкы каникуллары... Гаҗәеп эшчән кеше. Язган әйберләренең күпчелеген Тәлгать Нурзадович миңа укытып алды. Мине зур тәҗрибә иясе танып. Ару гына яза, фикерли белә. Тик кабатлаулар да юк түгел. Ни хикмәт, Нурзадович «эш» сүзен бик ярата. Җөмлә башында бу сүзне бер куллана икән, җөмлә азагына кадәр ул инде аны берничә тапкыр кабатлый. Әмма бу хакта күрсәткәнгә, төзәткәннәргә хәтере калмый. Асылда әйбәт кенә яза. Күп яза. Алай гынамы әле! Безнең редакциягә килгәч тә райком иңнәреннән тошмәде әле, элеккечә утыруында дәвам итте. Күрәм, Нурзадовичның бүген бөтенләй вакыты юк. Сорыйм: — Тагын нинди ашыгыч мәкалә, Нурзадович? — Әй, мәкалә түгел әле. Беренчегә конференция доклады...— ди ул ашыгып һәм тагын эшенә чума. Ә аның алдында өстәлдә! Төрле сводкалар, мәгълүматлар, аңлатмалар—кәгазь боткасы. Райкомның барлык секретарьлары, район башкарма комитеты, рәисе, хәтта бүлек мөдирләре, җыен ыбыр-чыбыры Тәлгать Нурзадовичның муен тамырында утыралар... Ә ул түзә, ул карусыз... Гаҗәеп тыйнак кеше. Күрәм, Казанга дип җыена бу. Нигәдер чакырганнар. — Машина белән барасынмы, Нурзадович! — Юу-у-у-к! — дип суза ул.— Ниткән.. Машина белән егетләр «Искра» колхозына китә бүген. Язгы әзерлекне тикшерәсе бар. . Миңа—әнә электричка йөреп тора. Гаҗәеп кенә түгел, тыйнакның да тыйнагы Тәлгать Нурзадович. Сез Арча поселогы буйлап үтегез. Электә райкомда аз гына эшләп, артын гына җылытып чыккан кешеләр дә хәзер—аерым йортта. Болын кебек иркен йортларда, хәтта кайберләре ике катлыларында. Ә Нурзадович башта райкомда, аннан редакциядә гомере буена эшләде. Аның кулындагы мөмкинлекләр—диңгез иде Берсеннән дә файдаланмады. Гомуми йортта, кысан гына фатирында яшәп калды. Берчак редакциядә егетләр арасында бәхәс чыкты: коммунизмны, гомумән, төзеп буламы? Шунда мин мондый фикер әйттем: була, ник булмасын! Әмма моның очен барлык кешеләрне безнең Тәлгать Нур- задович кебек итеп тәрбиялисе бар. Сиксәненче еллар ахырында редакциядә эшкә сәләтле, бердәм коллектив тупланды Мөхәррир урынбасары, партия бүлеге мөдире Равил Вәлиев хакында аеруча әйтәсем килә. Без аның белән бер бүлмәдә утырып, ун елга якын эшләдек. Озын буй, киң иңсәле нык гәүдә, туры борынлы, кара кучкыллы, киң маңгайлы күркәм йөз, коңгырт күзләренең карашы бик игътибарлы. Ул безгә халык контроле район комитеты рәисе булып эшләгән җиреннән, сәламәтлеге какшап килде. «Тагын бер чиновник!»—дип, мин борынымны җыерган идем. Әмма бу уемнан тиз арада кире кайтгым. Бик тирән белемле, авыл хуҗалыгы, икътисад, сәүдә эше, Советлар тормышыннан, кайсы гына өлкәне алма, шуннан гаять киң мәгълүматлы, бик дөньяви, өстәвенә бик эшчән дә бер кеше булып чыкты Равил Сабирович. Сүзгә оста, тапкыр, юморга бай. Равил Сабировичның һәр өлкәдә киң мәгълүматлы, өстәвенә хәтере дә бик әйбәт булуы миңа зур бер уңайлык, әйтергә мөмкин, табыш булды. Нинди дә булса публицистик мәкалә язарга җыенсам, мин үзем уйлаганнардан тыш, башта аннан да мәгълүматлар алам. Моның очен юри сүз башлап җибәрәм — Менә Равил Сабирович, техника күбәйде анысы Әмма колхозсовхозларда атларга рәт бетеп бара бит. — Ат ул, Радикҗан, гаҗәеп бер хайван. Аннан әле дә, техника заманында да зур табышлар алырга була!—дип күтәреп ала бу теманы Равил Сабирович һәм кулларын җәя-җәя, бик бирелеп, лекция укыган профессор сыман җитди төстә сөйләп китә.—Тик, ни кызганыч, моны безнең җитәкчеләр аңламыйлар. Араларында аңлаганнары да бар, әмма алары мәшәкәтеннән курка. Ә бит, уйлап карасаң, ат—асрау өчен иң арзанлы хайван, җәй коне аны гомумән дә тәрбияләргә кирәкми. Көтүлектә йөреп тә туклана ул. Хәтта инде шунда симерә дә. Димәк, безнең район хуҗалыкларында i ына да ат итен күпләп җитештерү чыганаклары бар. Шуннан ки;;сд, бит әле дә булса хуҗалыкларда ат белән башкарып булган эшләр күпме?! — ди Равил Сабирович илһамлану белән. Аның хәтере—искиткеч. Ул элекке еллардагы райондагы атаклы ат караучыларны хәтерли, бу уңайдан хәзер кайсы хуҗалыкта эшнең ничек торганын белә.—Тукта әле, төгәллек кертәбез хәзер!—һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә шал тыратып, андагы белгечләрдән хуҗалыклардагы хәзерге атлар саны турындагы мәгълүматларны җыйнап ала. Аның өстәле кырыена зур кадак кагылган, аңа дәү счет элеп куелган Равил Сабирович шул счетны ала да, аның төймәләрен шалт та шолт салып, хуҗалыкларда атлар санының ничек үзгәрә баруын исәпләп чыгара — Менә сиңа, Радикҗан, кызыклы саннар! — ли ул кулларын киң җәеп һәм миңа ул исәпләп чыгарганнарны, аның фикерләрен блокнотыма теркисе генә кала. Аннан соң инде үз уйларым белән баетып язгач, әйбәт кенә мәкалә килеп чыга. Яшерми әйтәм, аның фикерләренә, ул биргән мәгълүматларга, ул кигергән саннар һәм чагыштыруларга таянып, мин байтак публицистик мәкаләләр яздым. Минемчә, моның бернинди гаебе юк Мондый фикер һәм мәгълүмат чыганагыннан файдаланмый калу үзе бер гөнаһ булыр иде Мин, җаваплы секретарь буларак, гомумән, Равил Сабировичтан уңдым. Эш вакытында шулай бит ашыгыч рәвештә рәсем астына текст язасы, яисә сводка, газета битендә буш калган урынга кыска гына хәбәр кирәк була. Мин моны Равил Сабировичка гына әйтәм. Ул беркайчан да «бу урынбасар эше түгел, минем очен ваклану» дип тормады. Блокнотын тотып идарәгә ашыкты, сводкасын да ясады, хәбәрен дә табып бирде Гаҗәеп эшчән, төгәл кеше Равил Сабирович рәсми яктан алганда зур белемле түгел, ул урта мәктәпне дә тәмамламаган, җиденче класста тукталып калган. Ә шулай да без, редакциянең университетларда укыган кешеләре, күп сораулар белән аңа мөрәҗәгать итәбез: — Равил Сабирович, авыл хуҗалыгын күтәрү буенча соңгы елларда нинди карарлар булды әле? — Пайчылар җәмгыятенең нинди хокуклары бар? — Сайлау участоклары нинди принциплардан чыгып төзелә? Равил Сабирович коңгырт күзләрен әңгәмәдәшенә текәп һәм теләсә нинди сорауга, теләсә нинди темага тулы җавап бирә. — Ә сез, дипломлы кешеләр, политэкономияне юньләп укымагансыз бит!—ди ул ахырдан. Без редакциядә аның белән нинди генә темаларга сөйләшмәдек тә, нинди темаларга бәхәсләшмәдек! Ул партия эшенә чын күңеленнән бирелгән, инанган коммунист, атеист. Партия мәктәбендә Мәскәүдә укыган, үзлегеннән укып зур белемгә ия булган, тормыш юлы үтеп, тәҗрибә тупланган, зур практик кеше. Әмма мин дә бит, әлләни практик бул- масам да, дөнья әдәбиятыннан һәм фәлсәфәдән шактый мәгълүматлы. — Анысы бездә демократия дигән нәрсә юк инде. «Д» хәрефе дә юк аның! — дип башлыйм мин — Бездә демократия—иксез-чиксез!—дип кире кага Равил Сабирович минем беренче бу селтәнүемне. — Ну ярый. Ә ни өчен алайса, әйтик, теләгән кеше безнең илдән читкә чыгып китә алмый? — Кеше үзе туган иленә, Ватанына гына хезмәт итәргә тиеш!—ди Равил Сабирович инанган төстә. — Юк сүз!—дип каршы төшәм мин кыза башлап.—Кеше ул — тумыштан ирекле булып туа. Ул үзе кайда теләсә, шунда яшәргә, нинди идеалларга хезмәт итәргә теләсә, шуңа хезмәт итәргә хокуклы! — Трухлявый интеллегентлар сүзе бу! Демогогия бу!—дип тәкърар- лый теге. — Бу фикерне демогогия дип атау—үзе демогогия!—дип китереп куям мин. Шуннан инде китә бәхәс. Борынгы Греция, Рим демократияләреннән башлап, хәзерге Франция, Америкага килеп җитәбез. Маркс, Энгельс, Ленин сүзләре дәлил итеп китерелә. Шунда инде минем бу яктан белем шактый гына сай икәне ачыла. Шулай да минем үз сүземне аста калдырасым килми: «Кеше тумыштан ирекле. Ул тормышта да ирекле булырга тиеш»! Без инде берберебезне белемсезлектә, наданлыкта гаепләп, яхшы ук төрттерә башлыйбыз. Тик алай да икебез дә бер-беребезне шәхси кимсетүгә барып җитмәскә омтылабыз. Ахырда Равил Сабирович үзенең «трухлявый интеллигент!» сүзен әйтеп, кул селти дә, бүгенгә шул җитеп торыр, янәсе. Икенче көнне эшкә төшкәч, ул берни булмагандай миңа кулын бирә: — Исәнме, Радикҗан! Мин бер нәрсәгә, шушындый белемле кешенең интеллигентларга нәфрәт белдереп, «трухлявый» дип борын җыеруына бик аптырый идем. Баксаң, бу аның үз сүзләре булмаган икән. Инанган коммунист буларак, Равил Сабирович Ленин фикерен шулай кабатларга яраткан икән. Бөек юлбашчыбыз В И. Ленин зыялыларны «трухлявый интеллигент' дип атауга, аларның башына нәҗес тутырылган дип әйтүгә барып җитон бит. Монысын мин, гафу итегез, һич кенә дә аңлый алмыйм. Без Равил Сабирович белән көндез тату гына эшлибез. Ә кичкә таба исә яңа темага: коммунист-җитәкчеләрнең әхлак нормаларын бозуы турында бәхәс куба. Равил Сабирович коммунист-түрәләрне аяк терәп яклый, социализм төзү эше бәрабәренә аларның теләсә нинди кыйланы- шлары акланырга тиеш дип саный. Алар—эш кешеләре, аларга да бушану, ял кирәк, янәсе. Мин исә тегеләргә каршы берсеннән икенчесе хәтәр фактлар китерәм. Тагын китә кычкырыш. Бәхәсләшкәндә, никадәр саклансаң да, кискен сүзләр дә ычкына инде ул. Булмый бит тыелып. Алай да без бер-беребезгә ачу саклауга барып җитмәдек. Равил Сабирович эшне бик ярата иде, редакциядә әле пенсиягә чыккач та, бер-ике ел эшләп йөрде. Әмма, ни кызганыч, аның да язмышы фаҗигале булды. Хәйран гына йөргән җиреннән хатыны Фәһимә кисәк кенә дөнья куйды. Бик авыр кичерде моны Равил Сабирович. Алар гомерләре буена тату яшәделәр, ике егет үстерделәр, гаиләләре тәртипле иде. Фәһимәнең вафатыннан соң, Равил Сабирович инде эшли алмады, бик хәтәр төшенкелеккә бирелде, кара кайгыга батты. Редакциягә керсә дә, телендә гел хатыны булды. Сүзен дә әйтә алмый, пышык-пышык елап та җибәрә. Яман авыру хәсрәттән, күңел төшенкелегеннән башлана, диләр. Дөрестер, ахры. Бу авыру кисәк кенә Равил Сабировичны да тотып алды, һәм тиз арада, алтмыш дүрт яше тулар-тулмас гүргә алып керде... ...Редакциядә эшләр хәзер шактый үзгәрде. Илдә барган вакыйгалар бөтен авырлыклары белән матбугат басмаларына да килеп кагылдылар. Кәгазь бәяләрен хәзер әйтергә дә куркыныч, типография, почта хезмәтләре өчен түләү көннән-көн арта.. Алай да пенсиягә киткән Тәлгать Мостафин урынына килгән яңа мөхәррир Тәлгать Гомәров хуҗалык итә белүче, уңган егет булып чыкты әле. Ул ничектер җаен тапты, белдерүләр һәм реклама бүлеге оештырып, аңа бу эшкә шактый гына сәләтле Рамил Сафиуллинны мөдир итеп куйды. Төрле белдерүләр, тәбрикләүләр урнаштырудан хәзер газета шактый гына файда күрә. «Коммунизмга» дигән исемне хәзер «Арча хәбәрләре» дип үзгәрттеләр. Барып җитеп булмады бит коммунизмга! Алдагысын белеп булмый, әлбәттә. Бигрәк тә хәзерге болгавыр заманда. Әмма газета базар экономикалы тормышка яраклаша барыр, киләчәктә дә яшәр дигән өмет бар. Ә мин инде пенсиядә. Мин инде, дөресен генә әйткәндә, картайдым. Алай да еш кына редакциягә керәм, каләмдәшләремнең хәлләрен сора- шамбелешәм, үзем дә материаллар китерәм. Кайчандыр үзем көннәр буе чабып йөргән, идәнгә җәелгән линолеумның һәр җыерчыгы таныш булган коридор буйлап акрын гына йөренәм, кайчак үзем эшләгән өстәл артына кереп утырам. Үткән гомеремне, монда эшләп киткән иптәшләремне, дусларымны, инде мәрхүм булганнарны хәтерлим Күңелне сагыну-сагыш кыса. Дөнья фани, гомер үтә... Яраткан эш мәңге онытылмый инде ул. Күзләрең соңгы тапкыр йомылганчы сине озата бара... 1993 1994. Арч