Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИЯДӘН БҮЛӘК

Габдулла Тукай бер татар халкының гына горурлыгы түгел, ул — барча ■ ' төрки халыкларның сөекле улы. Аның әсәрләрендә, татар белән бергә, казакъ, үзбәк, кыргыз, башкорт, төрекнең дә моңы-гаме, кайгы-хәсрәте чагыла. Тугандаш милләтләрнең күп кенә олуг шагыйрьләре Тукай мәктәбендә тәрбияләнде. Бүген дә Тукайны ерак илләрдә яшәгән тел һәм дин кардәшләребез яхшы белә, укый, өйрәнә.Тукайга югары бәя һәм тирән ихтирам билгесе булырдай бүләкләрнең берсе соңгы вакытта Төркиядән килде. Бу доктор Фа- тма Өз канның «Габдулла Тукайның шигырьләре» исемле кыйммәтле хезмәте. Ул Анкарада Төрек күлтүрене араштырма институты карары белән 1994 елда басылган. Меңгә якын биттән гыйбарәт булган бу саллы хезмәт өч кисәктән тора: Тукайның тормышы һәм иҗатына бәяләмә, Тукай шигырьләренең латин (төрек) әлифбасындагы транскрипциясе һәм төрек теленә тәрҗемәсе. Транскрипция, тәрҗемә һәм анализ өчен Габдулла Тукайның 369 шигъри әсәре алынган Моңа кадәр төрек укучысының бу кадәр санда Тукай әсәрләрен үз телендә уку мөмкинлеге булмаган иде. Фатма Өзкан ханым искиткеч зур эш башкара.ган, аның тырышлыгына, эзләнүчәнлегенә ■сокланмый мөмкин түгел. Чын галимнәргә генә хас төгәллек һәм сабырлык белән ул һәр әсәрне бөртекләп өйрәнгән, Тукай кулланган һәр сүзне шагыйрь яшәгән замандагы мәгънәсен саклап, нәкъ Тукайча итеп тәрҗемә итәргә тырышкан. Китапны укыганда авторның татар телен, татар халкы тарихын камил белүен күреп хәйран каласың, Төркиядә Тукай иҗаты буенча шундый зур белгеч барлыгына сөенү хисе юлдан-юлга, сәхифәдән-сәхифәгә арта бара. Автор, сүзен турыдан-туры Тукайдан башламыйча, башта Казан татарлары турында кызыклы тарихи мәгълүматлар бирә һәм, әйтергә кирәк, хезмәтнең кереш өлешендә тарихи күзәтү ясау бик тә урынлы. Чөнки Төркиядә бик күпләр «татар» дигән төрки милләт барлыгын белсәләр дә, аның үткәнен, ни өчен болай аталуын, Кырым татарларыннан Казан татарлары аерыламы-юкмы икәнен белмиләр. Казан татарлары килеп чыгышына, дәүләтчелек тарихына кагылышлы сорауларга Ф. Өзкан, гыйльми чыганакларга таянып, тәфсилле җавап бирә. Татар укучысында да бу тарихи белешмә кызыксыну уята, чөнки автор, совет чорында чыккан китаплардан тыш, Төркиядә яшәп иҗат иткән абруйлы татар галимнәре Рәшит Рәхмәтн Арат, Габдслбари Баттал Таймас, Әхмәт Тимер, Әгъдәс Нигъмәт Курат, Надир Дәүләт хезмәтләрен дә гыйльми чыганак итеп ала. Гомумән, әлеге китапның фәнни аппараты шактый көчле, автор Татарстанда, Төркиядә, Рәсәйдә чыккан китаплардан тыш, /Чиглиядә, Япониядә басылган хезмәтләрдән дә файдалана. Мәсәлән, ул Җамал Валидннең Токиода басылган «Габдулла Тукай. Мәҗмугам әсәре» (1933 ел) китабына еш мөрәҗәгать итә Киң катлау татар укучысына бик билгеле булмаган бу китаптан һәм Зәкия Рәсүлева әзерләгән җыентыктан («Тукай эзләреннән», Казан, 1985) алынган истәлекләр, фикерләр Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тулы һәм ачык итеп күзалларга

ярдәм итәләр. Хезмәтенең кереш өлешендә XIX гасыр азагы — XX гасыр башында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышына характеристика биреп, Тукайның остазлары яки замандашлары булган Шиһабетдин Мәрҗанн, Каюм Насыйри, Ибраһим Хәлфин, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Садри Максуди кебек күренекле кешеләребез белән төрек укучысын шактый якыннан таныштыргач кына, автор Тукайның үзен, аның тормыш юлын танытырга керешә Шунысы игътибарга лаек, хезмәттәге материал тыгыз һәм мул итеп бирелгән, кирәкмәгән гомумиләштерүләргә, кабатлануларга урын калмаган, шул ук вакытта галимә күзеннән Тукай биографиясенең бер генә әһәмиятле детале дә, Тукай шигъриятенең бер генә мөһим үзенчәлеге дә читтә калмаган. Галимә Тукай әсәрләрен нигездә ике ноктадан: идея-проблематика һәм тел- стиль, форма үзенчәлекләре ягыннан алып тикшерә. Идея, тема, эчтәлек буенча ул әсәрләрне түбәндәге темаларга бүлеп анализлый: гыйшык-мәхәббәт шигырьләре, милләт һәм миллиятчелек, хөррият, дин һәм мәгърифәт темаларына язылган һәм балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр. Үз хезмәтенең бу бүлегендә Ф. Өзканның беренче итеп Тукайның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен анализлавы, аның тапталган иске юлдан китмәвен, татар галимнәре моңа кадәр калыплаштырып бетергән Тукай иҗатына бәя бирү формасын кабатламавын күрсәтә. Билгеле булганча, Тукайның гыйшык шигырьләре сан ягыннан күп түгел, ул, күпчелек шагыйрьләрдән аермалы буларак, иҗатының беренче чорында ук иҗтимагый мәсьәләләргә багышлап шигырьләр яза башлый. Ләкин, гыйшык шигырьләре аз булса да, алар Тукайның шәхсиятен, рухи халәтен аңлау юлында әһәмиятле чыганак булып торалар. Тикшеренүче нәкъ менә шул җәһәттән лирик шигырьләрне алгы планга чыгара да. Тукайның мәхәббәт шигырьләрендәге төп мотив - сагыш, гыйшык хисе тудырган газап. Ф. Өзкан фикеренчә, Фөзүли әсәрләрендәге кебек, Тукай шигырьләрендә газап эстетик элемент буларак урын ала. «Ифтиракъ соңында», «Мәхәббәт» шигырьләрендә шагыйрь чыннан да үзенең сагыш-газаптан ләззәт алуы турында сөйлиҖан якан азарыңа һич кинәсез мәфтүнеңем, һәр заман идәм тәлаззез аһе әхзаныңла бән. (Җан яндыргыч кыйланышына бары тик сокланам, Синен хәсрәтле аһыннан һәр заман ләззәт алам.) («Ифтиракъ cot/ында») яки: Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! ( «Мәхәббәт») «Ифтиракъ соңында», «Гыйшык бу йа!», «Мәхү идәрмисән», «Дәрдемәнд дәгелмием?» шигырьләрендәге стиль берлеге, символика, төп тема булган аерылу газабы, сөйгән ярның вафасызлыгы Ф. Өзканга Тукай шигърияте белән төрки әдәбиятлардагы диван шигырьләре эстетикасы арасында охшашлыкларны табарга ярдәм итә. Шулай булуга да карамастан, аның фикеренчә, асылда иҗтимагый- сәяси мәсьәләләр белән ныграк кызыксынган шагыйрь, әлеге шигырьләрендә мәхәббәт газабында янган күңелнең самими тойгыларын сурәтләүгә караганда, күбрәк мәдрәсәдә шигырь техникасы буенча алган белемнәрен тормышта кулланып карау өчен язганга охшый. Чынлыкта Тукайга эчке тыйнаклык, серләрен күңел түренә яшереп саклау сыйфаты хас, ди автор (42 бит). Гыйшык-мәхәббәт шигырьләрен язганда Тукай бары Лермонтов, Пушкиннарга гына иярмәгән, ди автор һәм бу тип шигырьләрдә («Сөеклемнең кабер ташында», «Булмаса», «Берадәранә нәсихәт һ.б.) Шәех Галиб, Гашыйк Вәйсәл, Габделхак Хәмит кебек төрек шагыйрьләре әсәрләре белән аваздаш урыннарны да таба. Тукай, автор фикеренчә, ниндидер бер идеальләштерелгән яр тасвирлау ягында түгел. «Хур кызына» шигырендә хур кызын сурәтләп, мактаганнан соң, «Син ни кадәр гүзәл, мөкатдәс һәм мөхтәрәм булсаң да, мин сине түгел, җир йөзендәге кызны сөям» дигән сүзләреннән шагыйрьнең мәхәббәтне реалистик аңлавын күрәбез, ди. Тукай үзенең иң гүзәл мәхәббәт шигырьләрен Казанда танышып, гашыйк булган Зәйтүнә Мәвлүдовага багышлап язган. Ф Өзкан Тукайның «...гә», «Кулын» шигырьләренең язылу тарихын матур итеп, җылы хисләр белән, Зәйтүнә туташ истәлекләрен файдаланып тасвирлый. «Кызык гыйшык» шигыренә бирелгән анализда исә Тукайның яшь туташлар янында үзен бик кыюсыз тотуын, оялчан булуын, тойгыларын башкалардан яшерүен яшьләй ана мәхәббәтеннән мәхрүм калган шагыйрь характерының бер сыйфаты буларак бәяли. Гомумән, фәнни, җитди хезмәт эчендәге бу бүлек үзе дә, ниндидер бер лирик әсәр кебек, дулкынландыргыч итеп язылган. Милләт, миллиятчелек темаларына язылган шигырьләрен тикшергән вакытта Ф. Өзкан Тукайның нҗтимагый-сәяси карашларының эволюциясен күзәтә. «Ислам милләте» проблемаларыннан башлаган шагыйрьнең идеаллары безнең алда торган саен конкретлаша бара: Татар бәхте эчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын,— ди шагыйрь («Үз-уземәч. 1906) Башлангыч дәвер әсәрләрен госмаилы төрекчәсенә якын тел белән язган шагыйрьнең теле дә торган саен гадиләшә, «татарлаша» бара һәм ул Мостафа Ширванский кебек, татарчаны Төркия төркичәсе белән берләштерергә омтылучыларга («һазнһи касидәтен фи мәдхи Мостафа»), милләт-мнллият маскасын киеп, халыкны алдау белән шөгыльләнүчеләргә («Милләтчеләр») каршы чыга. (JZILGEN UMiT KHz Sizlh Kilz tigip baksam eger de turmifimnirl kuglne, Yef hilal urninda anda tulgan aymn yaktisi. Nindi dert blrlen kalem sizsam da kegaz listine, Ufmiy evvelgi yuler, saf, yef mehebbet fatkisi. iy mukatdes, тйЛҺ sazimt Uynadid sin nik bik az? Sin smasih, min sunemin, aynlabiz atjnsi! Ufti ddnya fitliginnen tarsimp kiiillim kUp, $atyaratsa da, cihanga yatyaratkan Rabbist. Kilp mi muhlansam kunip milli aga^lar usline, Burst kurgan, hlr glne yuk canhsi, yafrakhsi. Bulmadih altin yanm, salktn yanm sin de minim, Bir tebessim blrle de ttirmif yulim yaktirtkifi! Kuzyefih de kipmiyfeyiglap vafat bulgan enif Gailesine cihannid nik kitlrdhyat klfi?! Opkenirlnen birli, enkey, HI afrirgi kerre sin, Her ifikten surd! ughnni mehebbet sakfisi. Bar kUflUlerden ah, yilm^ak sinih kabrih tap, $unda tamsm kliz ye^mniA Hl afi hem tatbsif kara^imda hezir ilzgerdi efyalar His!, г: Uttiyef vakitlar, eitti gumrlm yartisi. Тукайның татар милләтенең артта калу сәбәпләрен эзләү процессын Ф Өзкан, шигъри әсәрләр белән генә түгел, «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» кебек чәчмә әсәрләре ярдәмендә дә аңлата. Тукайның милләт мәсьәләләрендә мәгърифәтчеләргә, төрек шагыйрьләре Мәһмәт Акиф Эрсой һәм Тәүфикъ Фикрәткә якын торуын күрсәтә. Алдагы бүлектә телгә алынган эстетик ләззәт алу темасын тәмамлап, автор, шагыйрьнең чын ләззәт-тәмне милләтенә хезмәттә табуын ачыклый. «Хөррият» темасы астына тупланган шигырьләрдә Ф. Өзкан Тукайның 1905 елгы революциягә карата мөнәсәбәтен («Дустларга бер сүз», «Хөррият хакында», «Иттифак хакында» һ.б.), хатын-кыз азатлыгы хакындагы фикерләрен («Эштән чыгарылган татар кызына», «Татар кызларына» һ.б.) анализлый. Ләкин 1905 ел революциясе белән килгән ирекләр озак яшәми «Дуслар мәҗлесендә хөррият белән шатлык рәис булуын» («Мәҗлес») теләгән Тукайнын хыяллары реакция елларында җимерелә, аның иҗатында пессимистик рух арта («Хөрриягә» һ.б.) XIX йөз ахыры—XX йөз башында да әле татарларда уку-укыту эше ислам дине белән тыгыз бәйләнештә алып барылганга күрә, Ф. Өзкан хаклы рәвештә Тукайның дини һәм мәгърифәтчелек карашларын бер бүлек эченә алып тикшерә. Җамал Вәлиди истәлекләренә, шагыйрьнең «Исемдә калганнар»ына таянып, автор Тукайнын кечкенәдән үк байларны яратмавын, мәдрәсәдә укыганда, башка шәкертләр кебек, ашларга йөрмәвен, Казанга килгәч тә, андагы могтәбәр байлар белән дуслык корудан качуын, иске фикерле мулла-мунтагайларны тәнкыйть итүен, шагыйрьнең йомык характеры, күңелендәге ятимлек, юксыллык тойгылары белән генә түгел, ә бәлки шул чорда иҗтимагый мәйданында барган кадим- челек-җәдитчелек көрәше белән дә аңлата. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Дустларга бер сүз», «Муллалар», «Ишан», «Мулланың зары», «Сорыкортларга» кебек шигырьләрендә Тукайнын татарлар арасында шул чорда шактый артып киткән ялган суфи-ишаннардан, азгынбозык, надан муллалардан, искелек тарафдарларыннан көлүен галимә ассызыклый. Ф. Өзкан, безнең кайбер татар тикшеренүчеләреннән аермалы буларак, Тукайның аерым дин әһелләренә карата булган нәфрәт хисләрен бер дә шагыйрьнең ислам диненә булган мөнәсәбәте белән бергә бутамый. «Дин һәм гавам» шигырендә Тукай үзе үк бу мәсьәләгә ачыклык кертә кебек: Дин хәзер —иске, аварга торгучы чергән дивар, Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң—авар. Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар; Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар! Төркия галиме урынлы рәвештә Тукайның вафатыннан соң басылган шигырь китапларына дини карашларын чагылдырган әсәрләренең кертелмәвен, совет чорында аны атеист итеп күрсәтергә маташуларны зур ялгышлык дип атый. Дини эчтәлекле «Тәәссер», «Васыятем», «Мигъраҗ», «Кадер кич» исеме астындагы шигырьләренең бар икәнен белмәгән очракта да, ди ул, башка шигырь һәм нәсерләрен диккать белән тикшергәндә, Тукайның милләтенә һәм милләтенең диненә ни кадәр бәйле булуын күрмәү-аңламау мөмкин булмас иде, ди (71 бит). Әлеге шигырьләрне галимә үз китабына урнаштыра һәм югары бәя бирә. Балалар өчен язылган шигырьләрен өйрәнеп, Ф Өзкан Тукайның балалар психологиясен яхшы белүче, үтемле үгет-нәсихәтләр бирүче, чын дәрәҗәдәге балалар язучысы булуын күрсәтә. Тукайның тел, стиль, жанр үзенчәлекләрен Ф. Өзкан безнең өчен яңа бер тарафтан якын килеп өйрәнә Ул Тукай шигырьләрендәге Истанбул төрекчәсенә кергән сүзләрне бер төркемгә, гарәп һәм фарсы телләреннән алынганнарын икенчегә аерып бирә. Тукай телендә шактый күп госманлы төрекчәсе элементларын табып, «яисә» («яки») урынына «яхут» сүзен кую («Шәкерт, яхут бер Тәсадеф) «Пушкинга» урынына «Пушкине» дию, «Гыйшыкмы соң бу!» диясе урынга «Гыйшыкмы бу йа!», «түгел» урынына «дәгел» («Дәрдемәнд дәгелмием?») дип язу күренешләрен галимә шагыйрь иҗатына Танзимат дәвере төрек әдәбиятының көчле тәэсире белән аңлата. Ул Тукайның төрек теленә бик якын язылган егермедән артык әсәрен аерып күрсәтә. Бу урында Ф. Өзкан игътибарга бик тә лаек булган бер фикер әйтә: «Тукайның башлангыч чор иҗатына караган һәм Төркия төркичәсе йогынтысында язылган шигырьләрен гарәп хәрефләреннән кириллицага күчергән вакытта, дн ул, кайбер хаталар да киткән. Мәсәлән, төрекчә «долаш» (татарча «йөр» мәгънәсендә) фигыле — «дулаш» дип, «ол» (татарча «бул») фигыле — «ул» дип, «гәл» (татарча «кил» (фигыле — «кәл» дип күчерелгән, ди. Аеруча «Мәхү идәрмисән?» шигырендә «Ияләрем аһ-ваһ идеб, мән насыйри, мән маили» юлындагы «иңләү» фигыле, шигырьнең Кирилл хәрефле иң әүвәлге басмаларындагы кебек. 1985 елгы соңгы басмасында да «икләремх формасында ялгыш бирелгән, ди. Югыйсә, ди ул, шигырьнең гарәп хәрефле текстында «сатир кәф» (саңгырау «к») урынына «ң» укылырга тиеш (84—85 бит). Тукай әсәрләренең шигъри төзелеше, рифма, рәдиф, вәзен мәсьәләләренә дә махсус тукталып, Ф. Өзкан гаять әтрафлы анализ бирә. Бу бүлектә шулай ук автор Фуад Күпрүле кебек танылган галимнең шималь төрекләрендә әдәбиятның шигырь төзелеше, сәнгатьчелеге ягыннан камиллектән ерак булуы турындагы фикерен китерә һәм Тукай әсәрләренә карата бу фикернең бер дә дөрес булмавын дәлилли. Шул рәвешле, Фатма Өзкан ханым тагын бер мәртәбә Казан татарларының телен һәм әдәбиятын яратуын, тирән белүен күрсәтә. ...GE $agiyrim! KudsiyetiA bulsin sinlfl kurlillflde sir; Dilnyadan fagiyr ikeniAniyefir, dustim, yepr Bllmesinner, kaysi cirden agila bu kudretid. Sin, letiyf tenner kihi, kiirsetmegil fin suretid. Hervakit, her cirde sin bafka kiyimnerge tUrin: Ya ytiler hul, ya mezekfi bir kip tusli kiirin Birme sir hifkimge, siiylefseA, suylef listen gine; Kill, karadgi yilz binl anfak kilifmesten gine (pike bur, siiz kilse karpdda pgirler babma; jptepft fagiyr gine bassin ayak mihrabiila. itme iiz turmifni, tap bafka cihan, ba fka heyat, DdnyaniA huf fav-fuvi fagiyrge fit, fagiyrge yat. Kim gine hulsarl da hul, yuk ansina hifbir siizim, Tik suzirn fuldir slfla: Saklan huludan uz-iizM. BU: Kilifmiydir sifla bu vak megiyfet, vak tunf, (pinki meiigi'ge ilfalmas, yiirtta kiip asralsa kuf. Feyzi bakiy, tac-ifagiyr meflgige bulmas sifta, Vaksinip sin tiifseft altm pltiravi astina Bas iyme, zur sin, bu edna canhlar dtlnyasina; Padifah sin' Bik kirekse, baf iysin diinya sirla. Taf yiirekler kirsalar kiiiUinni, luz, indefme sin, [fieri }Ul Bulgasmnar, eyde, zemzem fipnesin.' Алда әйтелгәнчә, автор Тукайның шигъри әсәрләрен транскрипцияли һәм төрекчәгә тәрҗемә итә. Әсәрләрнең урнаштыру тәртибе, Тукай җыентыкларының кайсыларыннан файдалануы да безне бик кызыксындырды. Бу турыда автор «Сүз башы» өлешендә үзе күрсәтеп китә: әсәрләр номерланып бирелә, 343 нче санга кадәрге шигырьләр 1955 елгы дүрттомлыкның 1 һәм 2 нче томнарыннан тәртип буенча алынган, ә 343 нче саннан башлап килгән шигырьләр 1985 елда чыккан биштомлыктан алынган. Кул астында яңарак, фәнни яктан ныграк тикшерелгән, тулыландырылган 1985 елгы басма була торып та, ни өчен галимәнең нигездә 1955 ел басмасы белән эш итүе, безне бераз гаҗәпкә калдырды. Чөнки, мәгълүм булганча, шигырьләрнең язылу вакытын мөмкин кадәр төгәл билгеләү, аларны хронологик яктан дөрес урнаштыру шагыйрьнең иҗатын дөрес бәяләү өчен зур әһәмияткә ия. Вакытында күренекле әдәбият белгече И. Нуруллин язганча, Тукай әсәрләренең 1975—1976 елгы дүрттомлыгын, элекке еллар басмасы белән чагыштырганда, «фәннилек ягыннан алга таба бер адым китү» дип санарга мөмкин, чөнки анда нәкъ менә шигырьләрнең язылу, нәшер ителү вакытын дөрес билгеләүгә зур игътибар бирелә. Биш томлык итеп төзелгән җыентык исә тагын да тулырак, төгәлрәк, төзүчеләре язганча, «бу басмага Г. Тукайның дүрттомлыкларга керми калган һәм моңа кадәр аныкы икәнлеге ачыкланып җитмәгән яки билгеле булмаган әсәрләре дә кертелә» һәм мөмкин кадәр хронологик тәртиптә бирелә. Ф. Өзкан тәрҗемә өчен алган әсәрләр белән 1985 елгы басманың беренче ике томындагы шигъри әсәрләрне чагыштырып карау хронологиядә яки әсәр исемнәрендә шактый аерымлыклар булуын күрсәтә. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки автор ирексездән, 1955—1956 елларда чыккан басмалардагы киткән хаталарны кабатлый. Югарыда әйтелгәнчә, 343 нче саннан башлап, әсәрләр 1985 елда чыккан җыентыктан алына һәм шулай итеп, 1913 елда язылган «Буш вакыт», «Мәктәп» шигырьләреннән соң, яңабаштан бернинди дата күрсәтелмичә, Тукай иҗатының башлангыч чорында язылган «Шигырь», «Алла гыйшкына», «Хәзерге хәлемезә даир» кебек 1905 елда дөнья күргән, нигездә корама иске әдәби телдә язылган әсәрләр тезелеп китә. Әлеге әсәрләрнең җыентыкның ахыр өлешенә туры килүе, ә әсәрнең язылу вакыты күрсәтелеп тормавы сәбәпле, җыентыкны кулына алган укучы, бу чуар телдә язылган, чын сәнгатьчә югарылыкка җитеп бетмәгән әсәрләрне бөек Тукайның соңгы елларда язылган әсәрләре дип кабл итүе мөмкин. Фатма Өзканның «Габдулла Тукайның шигырьләре» җыентыгы «Кадер кич» (1911), «Кичке азан» (1906), «Таян аллага» (1909) кебек дини мотивларны үзәккә алган әсәрләр белән тәмамлана. Әлбәттә, әсәрләрне ничек урнаштыру җыентык авторының үз эше, әмма Тукай иҗатын үсеш-үзгәрештә, идея югарылыгы һәм сәнгатьчә осталыгы үсү-арту җәһәтеннән караганда, бу хәл дә азмы-күпме кыенлык тудырырга мөмкин. Татар тәнкыйтендә, Тукайны өйрәнү фәнендә 70—80 елларда дөнья күргән дүрттомлык, аеруча биштомлык, Тукай иҗатын өйрәнүнең яна бер биеклеге буларак кабул ителде. Әмма моның белән аның әсәрләрен барлау тукталды, шагыйрь биографиясенә караган яңа фактларны ачыклау эше бетте дигән сүз түгел. Тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Н. Юзеев сүзләре белән әйткәндә, «яңа рухи-идеологик атмосфера Тукай иҗатына да яңача карарга мөмкинлек тудырды. Шуңа күрә дә әдәбиятчыларның шагыйрь иҗатына яңача күз салулары, әсәрләрен бүгенге караштан барларга омтылулары, газета-журналларның исә... шагыйрь турындагы яңа материалларга «яшел ут» ачулары бик табигый күренеш саналырга хаклы». Әмма шуның белән бергә, соңгы елларда матбугатта басылган мәкаләләрдә Тукайның биштомлыгында аныкы булмаган әсәрләр урын алуы яки Тукайныкы булуы дәлилләнеп бетмәгән әсәрләрнең бирелүе һ.б. хакында да фикерләр әйтелде, материаллар бирелде. Төркиядән килгән хезмәттә безне сокландырганы — мөхтәрәм авторның бу бәхәсләрдән хәбәрдар булуы. Әмма Төркиядән торып, татар вакытлы матбугатында чыккан һәр язма белән танышып бару да бик җиңел түгел. Авторның алга таба эшләү дәверендә искә алу мөмкинлеген күздә тотып, шуңа күрә монда кайбер фактларны искәртеп китүне кирәк саныйбыз. Мәсәлән, доктор Фатма Өзкан үз китабында Тукайның «Доносчы колагына хор белән әйтелер», «Йолдыз һәм Кояш», «Бичара Бибиҗиһан» исемле шигырьләренә дә урын бирә. 1985 елгы басмада төшерелеп калдырылган бу шигырьләрнең беренче икесе «Мирас» журналының 1994 елгы 4 нче санында Ф Ибраһимованың «Шагыйрь мирасыннан» дигән мәкаләсендә Тукайныкы дип яңадан тәкъдим ителгәннәр иде. Әмма матбугатта Ф. Ибраһимованың бу шигырьләрне Тукайныкы дип дәлилләргә омтылуы ышандырып бетермәве турында да әйтелде. Н. Юзеевның югарыда күрсәтелгән «Тукай шигырьләреме?» («Ватаным Татарстан», 15. VII. 1994.) мәкаләсендәге сүзләр белән әйтсәк, мондый шигырьләр әлеге «текстологларны уйландыра, эзләндерә торган шигырьләр рәтендә генә йөри алалар». Фатма Өзкан ханым җыентыгында урын алган «Сөй гомерне, сөй халыкны...» шигыре мона кадәр дөнья күргән басмаларда чыннан да Тукай әсәре дип бирелә иде. Әмма Н. Юзеевның шул ук мәкаләсендә әйтелгәнчә, соңгы еллардагы эзләнүләрдән бу шигырьнең Тукайныкы булмыйча, Сәгыйть Сүнчәләйнеке булуы ачыкланды. Ә менә җыентыкка ни өчен Тукай әсәрләре арасына биштомлыкта аныкы булуы ихтимал шигырьләр рәтендә генә бирелгән (башка җыентыкларга бөтенләй кертелмәгән), зур әһәмияткә ия булмаган «Приемныйның ишекләре...» шигыре урнаштырылган, без монысын аңлый алмадык. Без монда Тукай шигырьләренең төрек-латин хәрефләре белән бирелгән транскрипциясен һәм төрек теленә тәрҗемәсен җентекләп тикшерүне аерым максат итеп куймадык. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә фнкер- эчтәлскле азмыкүпме аерымлыклар булмый калмый, әлбәттә. Әйтик, Ф Өзкан тәрҗемәсендә «Нәсихәт» шигырендәге «Каты сүзләр сөйләп, инсаниятен син таптама» дигән юл «Начар сүзләр сөйләп, инсанлыктан ерак калма» дип бирелә. «Доносчы колагына хор белән әйтелер» шигырендәге «хор» сүзе ялгыш «хур» дип алына һәм «хурлау, начар итеп сөйләү» мәгънәсендә тәрҗемә ителә «Китмибез!» шигырендәге «Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?» дигән юл төрекчә «Бу гүзәл җирне ташлап...» рәвешендә бирелә һ.б.лар. Бу очракта, әлбәттә, мәгънә бераз бозыла Ләкин мондый кимчелекләр шул кадәр вак һәм аз санлы ки, шуңа күрә алар хезмәтнең кыйммәтенә зур зыян китерми, галнмәнең татар телен мөкәммәл белүендә һич шнк тудырмый. Киресенчә, Фатма Өзкан ханым китабының һәр юлыннан Тукай иҗатына, татар теленә, татар халкына мәхәббәте, хөрмәте сизелеп тора. Бу хезмәтне язып бастыру өчен галнмәнең ни кадәр гомерен сарыф итүе безгә билгеле түгел, әмма бөтен күңелен биреп эшләгән гаять җитди бу хезмәте белән анын татар әдәбиятың өйрәнү фәненә һәм, гомумән, тюркологиягә кыйммәтле өлеш кертүе бәхәссез. Аңа алга таба да иҗади уңышлар телибез. Татар галимнәренә исә олуг шагыйребезгә мәхәббәт-ихтирам билгесе булган «Габдулла Тукайның шигырьләре» исемле саллы хезмәт авторы Фатма Өзкан алдында түбәнчелек белән баш ияргә генә кала