ТӘН-ҖАННЫҢ БЕРЛЕГЕ — ИҢ БӨЕК МИЗГЕЛЕҢ
Тән нәрсә ул? Җанның әле очасы бар: Ул—Галәмне, Галәм аны кочасы бар. Тән нәрсә ул? Чиксез булган чиксезлектә... Бары Җанны Өйрәтмәгез ипсезлеккә — Аның әле Тәнен ташлап очасы бар. һәм дөньяны Өр-яңадан ачасы бар... Бисмилла Куанычлар белән узсын көнем, Таңнан торып әйтем: «Бисмилла...» Бабаларым исме белән җанда Ходаемның боек исме лә. Сәфәрләрем булсын уңышлыдан, Юлга чыксам, әйтәм: «Бисмилла...» Әткәм-әнкәм исме белән рәттән Ходаемның бөек исме лә. Максатларым чынга ашсын дим дә Эш башласам, әйтәм: «Бисмилла ..» Сөйгәнемнең исме кебек хисле Ходаемның бөек исме лә. Саулыклар һәм озын гомер бирсен, Кич ятканда әйтәм: «Бисмилла » Балаларым исме кебек якын Ходаемның бөек исме лә. Төшкә керә әти, гел дә керә... Хаста килеш түгел, сау-таза: Мин тәртипле — разый булып йөри, Тирән базда ятсам — бау суза... Төшкә керә әткәй, һаман керә... Керер инде үзем үлгәнче. И Ходаем! Төшләрендә — бәхил, Тегендә дә көлеп килсәчс... Әтинең кабер ташына «Иң соңгы капканы үтеп, Керсәң кара туфракка, Ул дөньяның ишекләре Ачыла тик бер якка... Беркемгә дә мәңгелек юк — Сүнәчәк шәмнәр яна... Мин кайталмам инде кире, Килерсез минем янга...» Көрсенмә син: Тегенең дип, Гомерләре балда үтә. Балның агу булуы бар— Бар да үтә, бар да үтә... Көнләшмә син: Бу адәм дип, Инде күпме «ярлар» үпкән, һәркем өчен соңгы яр бар — Бар да үтә, бар да үтә... Таң калма син: Бу патшаның Таж-тәхете нурдан икән! Кара ләхет көтә аны — Бар да үтә, бар да үтә... Милләттәшкә Аршын-аршын атлап Алып бара, Юлтузанда эзе калып бара. Алып дигәннәре— Халык бара, Җир-Китапка сүзен салып бара Йә, бер сүзен тартып алып кара! Йә ул сүздән читтә калып кара — «Син», «мин»нәрдән торган Халык бара: Сине миннән йолкып алып кара, Мине синнән тартып алып кара — Тик бергәлек киләчәккә алып бара! Бара Халык ара-ара, Халык бара! Шул халыктан Бер адымга калып кара — Милләтсезлек арбасына салып бара Ышанмасаң— Маңкортларны алып кара.. Сакалыннан сыйпап җилнең Мин бу кырларга килдем. Башаклары тук дәүләтнең Халкы тукмы?—дип йөрдем... Бу кырларда шигырь ята, Аны бозган чор ята. Икмәксез заман елата, Ипи булса — җырлата. Берәү ашый, берәү ялый... Теге җырлый, бу елый. Көрсенеп лә миләр уйлый. Көрсенеп лә илләр уйлый: — Көрсидәге ниләр уйлый? — Көрсидәге ниләр уйлый... Атлар төшкән үләнгә... Чәчәк белән гәпләшәме, Гүя кергән биләмгә. Атлар төшкән үләнгә... Кояшы да баеп бара. Озынайды күләгә... Атлар төшкән үләнгә... Караңгылык күмә көнне,— Бу көн бүген үлгәнгә... Атлар киткән үләннән... Моңсу миңа, бик ямансу — Чү, йөрәгем, сөйләнмә... Күбәләк җил... Гашыйклардай Йомшак тисә битемә — Рәхәтлекне көт кенә: Сөйгән сыман итенә. Күбәләк җил — Әбекәем Рухы булган Изге Нур. Яшәүләре, һай, хозур! Нәни мизгел нинди зур!! Күбәләк җил! Тагы да кил... Боекканда Көне буе боек йөрим, Җаным тулы моңсулык. Ятып күңел мендәренә Рух елый сулыксулык. Көне буе боек йөрим... И, бу боегуларны! Киләм-эчәм, киләм-эчәм— Җитми кое сулары. Гүя җанымны сукалап Узадыр тракторлар. Чыгармыйм сагышны читкә, Саргаер кара кырлар. И, мине бу дөньяларга Китергән ай-үктәбер. Шатлыкка манып моңнарны Ялгыз башым үп лә бер. Нигә алай? Кем тәкъдире? Көне буе сагышта... Сары сагышларда янып Үлмәм микән бу кышта... Ниләр насыйп? Язмышыммы?? Тәңрем миңа ни кылган? Ятып Җаным мендәренә Рухым елый сулкылдап. Нә шатлыгым, сөенечләрем?.. Җанга тулган көенеч-әрем... Чәчәк диеп тотсам—тигәнәк, Чәнчә ул Рухка тигәләп. Ни мәхәббәт, Сөю-Сөелү?— Авыруга бер чир өелү... Күңелләрдә зарлы шом-шөбһә, Чагып торадыр гел шик-шөпшә. Кемгә зарлан? Беркем аңламас Сүзең ишетсә дә—тыңламас Сизеп гомер җилдәй узганын, һәркем Җирдә уйлый үз гамен. Бәхет өләшкәндә Хак-Ходай Кайда йөрдең, Сибат, син болай?' Кереп барам кара төннәремә... Көннәр миңа никтер иш түгел. Дәртем сүнде, дәрман-куәт сынды, Йөргәнгәме бушка көч түгеп? Кереп барам кара төннәремә Вакыт уза... Авыр — өй черек Эчеп-эчеп элек исермәдем, Эчмичә дә хәзер исерек. Кереп барам кара төннәремә... Кем соң болгый кара яулыгын? Яшәп булмый җирдә теләгәнчә, Яшәү—җиткән кадәр саулыгың.. Кереп барам кара төннәремә Ник яктыра микән җаннарым? Үлем дигән Боек Сер Утында Дөрләп тәнем яна — аңладым. Кереп барам кара төннәремә Чыгып булмас инде аңардан Җан ташлаган бу тән һич терелмәс. Тәнен ташлап Җанмы яңарган?.. И Боек Сер... Дөньялар бик күпкә катлаулы... Сукырлык юлында атлаумы?.. Бездән күп акыллы бу агач — Кислород бүлә ул сулагач. Амеба бәлки чын галимдер, Аларда иң боек фал-диндер... Куркакмы? Куяннар батырдыр... Шыксызмы? Еланнар матурдыр... Үләннәр сөйләшә беләләр, Чәчәкләр елмаеп көләләр. Белмибез, калганбыз аңгыра — Каеннар җырлыйлар яңгырга... Аллаһы Җаны бар һәркемдә, Тоемлыйк аны без һәр көндә... Уй-фикер, Акыл бар һәр җанда — Идарә итә Рух Җиһанда... Бөек Сер! Өсле дә аслы син... ...Шул серне, йә аңлат, расла, син? Уйламыйм — Бу дөнья кайгысын Кискәндер Мәңгелек Кайчысы Уйда мин — Ник килми атлыгып, Ходайдан Мәңгелек Шакшны. И Кешем! Өметтә тотсаң да Мәңгелек Диңгезен, Тән-Җанның Берлеге — Иң бөек мизгелең...