Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА ҖИНАЯТЬЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ ЧАРАЛАРЫ

 

Республикабызда куркыныч җинаятьләрнең үсә баруы сәбәпле, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен җинаятьчел гамәлләрдән саклау йөзеннән чыгып, Татарстан Республикасы Югары Советы 1993 елның март аенда, барлык көчләрне һәм чараларны бергә тупларга кирәклекне күздә тотып, «Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча комплекслы Дәүләт Программасы» кабул иткән иде. Әлеге Программаны һәм күп кенә закон актларын, шулардан «Җ|шаять- челеккә каршы көрәш буенча гадәттән тыш чаралар турында» Татарстан Республикасы Законын һәм тагың административ җаваплылык турында кайбер законнарны кабул итү: 1993 елда Татарстан Президенты Указы нигезендә җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш буенча ведомствоара республика комиссиясе төзелү; шулай ук җинаятьчелеккә һәм башка хокук бозуларга каршы көрәшне җайга салу турында Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасындагы килешүләргә кул кую үзенең уңай нәтиҗәләрен, һичшиксез, күрсәтте инде. Кабул ителгән Программа, тискәре тенденцияләрнең сәбәпләренә нәтиҗәле йогынты ясарлык хокук тәртибе дәрәҗәсенә күтәрелә, шул рәвешле гражданнарның һәм дәүләтнең мәнфәгатьләрен яклауга бәйле киң даирәләрне үз эченә ала. Аның төп максаты шәхес хокукларын хакыйкый яклауга ирешү, җәмгыятьтә законнарга карата ихтирам уяту, социаль һәм икътисади үзгәртеп корулар өчен ышанычлы алшартлар булдыру Хакимият органнары белән хокук саклау органнарының гамәлләрен килештерү җинаятьчел элементларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирде. 1993 ел белән чагыштырганда, 1995 ел йомгаклары буенча, ягъни ике ел эчендә республикада җинаятьчелек 5,7 процентка кимеде. Алдан уйлап-нсәпләп оештырылган үтерешләр, бик авыр тән җәрәхәтләре ясаулар, көчләүләр, мөлкәткә каршы җинятьләр, хезмәт белән төзәтү учреждениеләрендәге һәм балигъ булмаганнар- ның җинаятьләре саны да сизелерлек азайды. Шушы Программа нигезендә хокук саклау органнарының матди-техннк базасы ныгыды, аларнын саны артты, яңа бүлекчәләр, тәрбня-профилактика учреждениеләре төзелде, хокук саклау системасы үзгәртеп корылды Бу Программа финанс ягыннан тәэмин итүнең кыен шартларында алып барылса да, алга китешнең күзгә күренерлек булуы күңелгә куаныч өсти. Шул ук вакытта, финанслауның җитмәве аркасында, Программаның махсус оператив-техник чаралары, оператив-криминология техникасы, элемтә чаралары, хокук саклау системасы хезмәт кәрләре өчен индивидуаль саклану чаралары һәм башка техника, кораллар сатып алу, хокук саклау органнары өчен объектлар проектлаштыру һәм төзү кебек мөһим эшләр хыялда гына кала бирә. Әлегә кадәр яшүсмерләр өчен махсус укыту-тәрбия учреждениесе юк. торыр урыннары булмаганнарга тон кунып чыгу өчен йортлар ачылмаган, административ кулга алынганнар өчен махсус кабул итү пунктлары һәм медицина айныткычлары җирле бюджеттан республика бюджетына күчерелмәгән. Хокук саклау органнары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кискен проблема булып кала бирә, республикада яшәүчеләр турындагы белешмәләрнең автоматлаштырылган банклары оештырылмаган һәм тулысынча компьютерлаштыру да юк әле. Шулай да Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып әзерләнгән һәм кабул ителгән Программабыз үзенең төп ролен — җинаятьчелекнең үсешен туктату, җинаятьләрне күбрәк ачу, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү эшен үтәде һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә нык нигез булдырды. Мәгълүм булганча, 1994 елның май аенда Россия Федерациясе Президенты Б. Н. Ельцин да «Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча Федераль Программа» дигән Указга имза салды. Иминлек Советы төзегән бу документ нигезендә дистәләгән ведомстволарның җитәкчеләре Программаның үтәлешен тәэмин итәргә, хокук саклау органнарының штатларын арттырырга, билгеләнгән суммаларны үз вакытында бүлеп бирергә тиешләр иде. Программа өчен биш триллион сум таләп ителә һәм ул шулай каралган да иде. Россия белән Татарстан җинаятьчелек мәсьәләләре буенча килешү төзегәндә, Татарстан әлеге Программаны гамәлгә ашыру өчен җитәрлек дәрәҗәдә финансланырга тиеш иде. Әмма Россия Федерациясенең Финанс министры акчаларның күп өлешен Программа өчен бүлеп бирмәде, аны Чечнядагы хәрби максатларга исраф итте. Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгында штатларны, оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы бүлекчәләрне арттырасы урынга, ОМОНнар һәм «спецназ»лар ныгытылды, шуннан сон ук аларны Чечняга җибәрделәр. Шулай итеп, безнең дәүләт тарафыннан яклануыбыз да бюджетның калдык-постык финансланучы статьяларына гына бәйле булып калды. Татарстан Республикасындагы крименоген вәзгыять һаман да катлаулы әле. Кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда аеруча куркыныч җинаятьләр саны арта бара. Җинаятьчел оешмаларның берләшүе дәвам итә, алар территорияләрне һәм җинаятьчел «бизнес өлкәләрен» үзара бүлешәләр. Рецидив, ягъни кабат ясалган җинаятьләрнең дә артуы күзәтелә. Балигъ булмаганнарның җинаять кылулары да ешая. Икътисади җинаятьчелек дәрәҗәсе үсә, бигрәк тә тышкы икътисади эшчәнлек, хосусыйлаштыру, акционерлаштыру, финанс-кредит мөнәсәбәтләре өлкәсендәге җинаятьләр дә кимергә җыенмый Гомуми җинаятьчелек кысаларында икътисади җинаятьләр аерым урын алып тора, алар гаять оешкан төстә башкарыла, алдан җентекләп әзерләнә һәм ул җинаятьләрдә предприятиеләрнең җитәкче хезмәткәрләре катнаша. Мондый җинаятьләрне башкару рәвешләре һәм ысуллары шактый күп төрле, шуңа күрә аларны ачу да кыенлаша бара һәм алар аркасында республика казнасына миллиардлаган суммаларда зыян килә. Бу җинаятьләрнең хәвефлеге шунда ки, алар торган саен күбәя баралар һәм еш кына очракларда мафиози төркемнәрнең канлы бәрелешләре белән, ришвәт бирү һәм алу, башка төрле алдан җентекләп исәпләнелгән җинаятьләр, көчләүләр белән тәмамланалар. Гамәлдәге хокукый актлар мондый икътисади мөнәсәбәтләрне җайга сала алмыйлар, бик күп кирәкле законнар әле кабул ителмәгән. Хокук органнарында җинаятьчелекнең категориясен үз вакытында һәм нәтиҗәле итеп аңлатып бирерлек квалификацияле кадрлар да җитешми. Икенче яктан караганда, бу өлкәдә болай гына уңышларга ирешү бик кыен, шуңа карамастан, республикада социаль-икътисади һәм хокукый тотрыклылык тәэмин итү төп бурычларның берсе булып кала бирә. Әмма бу тотрыклылыкны урнаштыру буенча һәрбер эш-гамәл алдан җентекләп планлаштырылган программа нигезендә алып барылырга тиеш. Без җинаятьчелекнең иң тирән социаль-икътисади һәм башка механизмнарын һәм җинаятьчелекнең конкрет чагылышын ачып бирерлек яңа программа әзерләргә һәм аны кабул итәргә тиешбез. Шунсыз сизелерлек уңышларга ирешү мөмкин булмаячак. Шушы максатлардан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Закон чыгару, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе инициативасы буенча, хокук саклау органнары, дәүләтнең башка органнары һәм оешмалары, җитештерү предприятиеләре, банклары һәм финанс учреждениеләре катнашында җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча Республика Фонды оештырыла. Фондның бурычы — җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча республика программасын гамәлгә ашыру. Бу катлаулы һәм җаваплы эш хокук саклау органнарының матди-техник нигезең ныгыту чараларын өстәмә рәвештә финансла удан, шулай ук җинаятьчелек турында мәгълүматлар җыюдан һәм аларны системалаштырудан, аларга һәрьяклап анализ ясаудан, хокук саклау органнарына мәгълүматлар бирүдән һәм методик ярдәмнән, җәмгыятьтәге социаль куркыныч күренешләргә һ.б. каршы көрәш төрләрен һәм ысулларын камилләштерү буенча фәнни нигезләнгән гамәли тәкъдимнәр әзерләүдән һәм аларны тормышка ашырудан гыйбарәт булачак. Фонд, беренче нәүбәттә, гомуми җинаятьчелеккә каршы, шулай ук аерым төр җинаятьләргә каршы көрәшнең төп беренчел юнәлешләрен билгеләргә тәкъдим итәчәк. Икътисади җинаятьләр өлкәсендә Фонднын эше күпмедер дәрәҗәдә җитештерүне тотрыксызландыручы, тулаем республиканың һәм аерым предприятиеләрнең, оешмаларның финанс-икътисади хәлен яхшыртуны һәм аны үстерүне тоткарлаучы төп сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә юнәлдереләчәк. Фонд эшчәнлегенең мондый юнәлеш алуы очраклы түгел. Барыбызга да мәгълүм ки, җитештерүнең түбәнәюе, предприятиеләрнең финанс хәле начараю дәүләтнең гомуми икътисади хәленә генә, ул предприятие җитәкчеләренең яңа шартларда финанс хәлен ныгытуны нәтиҗәле оештыра алмауларына гына да бәйләнмәгән, ә бәлки идарәнең бөтен системасын күрәләтә җимерүгә, хисапның һәм хисап тотуның барлык төрләрен аңлы һәм максатлы рәвештә бутауга бәйләнгән. Шулай итеп, предприятиенең хәлен ахыргача начарайтучы идарәчелек барлыкка килү, моның белән килешә алмаган югары белгечле кадрларның эштән китүе җинаятьчел шәхесләргә урлашулар, үзләштерүләр һәм башка явыз ниятләр өчен иң уңай шартлар тудыра. Шул рәвешле, мондый катлаулы шартларда әлеге предприятиеләрнең җитәкчеләрен алыштыру мөмкинлеге булмау турында ясалма фикер туа. Әлеге җитәкчеләр исә мондый хәлдән бик оста файдаланалар һәм үзләренең җинаятьчел гамәлләрен дәвам иттерәләр. Татарстан Республикасы халык депутатлары, комплекслы Дәүләт Программасының 1993—1995 елгы йомгаклары буенча фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына өч ай эчендә 1996—1997 елларда җинаятьчелеккә каршы көрәшнең яна Программасын әзерләргә һәм аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына кертергә тәкъдим иттеләр. Бу Программаның асылын түбәндәге концептуаль нигезләмәләр тәшкил итәргә тиешләр. Хәзерге шартларда җинаятьчелеккә нәтиҗәле каршы тору чараларын әзерләгәндә һәм тормышка ашырганда, җинаятьчелекнең күп төрле факторларга нигезләнгән булуыннан чыгып эш итәргә кирәк. Беренчедән бу бөтендөнья бергәлегенә хас социаль процесслар һәм күренешләр (алкоголизмның, наркоманиянең һәм башка тискәре күренешләрнең киң таралуы). Икенчедән безнең җәмгыятьтә хокукый тәрбиянең тиешле дәрәҗәдә булмавы, төрле рәвештәге иҗтимагый һәм хокукый тикшерүләрнең кимүе, хокук бозуларны булдырмый калуның гадәттәге системасы җимерелүе; законнарның һәм хокук саклау органнарының алар хакындагы объектив булмаган мәгълүматлар аркасында абруе төшү. Социаль, этник, дини бәрелешләр кебек кримнноген факторлар да кинәт кенә көчәеп киттеләр. Күрсәтелгән факторлар белән беррәттән, геосәясн факторларны да исәпкә алырга кирәк, моңа түбәндәгеләр керә чикләрнең ачыкланмаган статусы, миграция, транзит гамәлләренең мөмкинлеге, халыкның шактый өлеше икътисадтагы яңа шартларга яраклашканда килеп чыгучы соцналь-сәяси конфликтлар. Җинаятьчелекнең үзендәге төп үзгәрешләрне дә истән чыгарырга ярамый, бу үзгәрешләр оешкан һәм профессиональ җинаятьчелекнең үсүе белән аңлатыла Яна программа төп көчләрне оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшкә юнәлтүне тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта ул гомуми җинаятьчелек кысаларында өстенлек итүче гадәтн көч куллану һәм мөлкәт җинаятьләреннән халыкны саклау һәм яклау буенча өстенлекле юнәлешләргә яраклаштырып әзерләнергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш. Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җинаятьчелектәге тискәре тенденцияләрне булдырмаслык, әкренләп аны киметү һәм аның ахыргы нәтиҗәләрен йомшартуны тәэмин итәрлек мөмкинлекләре бар. Бу исә үзара мөнәсәбәттә булучы социаль, икътисади, тәрбияви, оештыру, мәгьлүматн-аналитнк, хокукый төстәге гамәлләр, федераль, төбәк һәм җирле кимәлдәге гамәлләр; ведомствоара һәм ведомт- ство гамәлләре Кичектергесез һәм озак вакытка исәпләнгән чаралар әзерләү һәм аларны тормышка ашыру таләп ителергә тиеш Шул ук вакытта, җинаятьчелеккә каршы көрәшне «полиция» кысаларына кертмичә, хокук саклау органнарының нормаль эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бүгенге шартларда ин мөһиме—җинаятьчелеккә каршы көрәшнең хокукый нигезе, гражданнарның, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм кеше хокукларын саклау өлкәсендә Россиянең халыкара-хокукый бурычларын үтәгән килеш, ышанычлы яклау нигезе буларак үсүе әһәмиятле. Шулай ук җинаять корбаннарының законлы мәнфәгатьләрен өстенлекле яклау танылырга тиеш. Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә, аның коррупцияләнгән барлык элемтәләрен өзү чараларын күреп, җинаять эшчәнлегенең яна төрләре һәм рәвешләре өчен җаваплылыкны, җинаять юлы белән җыелган байлыкны һәм мөлкәтне оператив рәвештә тартып алуны тәэмин итү дә сорала. Җинятьчслеккә каршы көрәшкә юнәлеш бирүгә дә, хокук бозуларны булдырмау һәм җәмәгатьчелекнең аңа каршы көрәштә катнашу системасын торгызуга һәм үстерүгә дә аерым игътибар итәргә бурычлыбыз. Программада каралган чаралар, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мөмкинлекләреннән файдаланып, финанс, матди-техник ресурслар һәм кадрлар, мониторинг һәм фаразлау белән хакыйкый тәэмин ителергә тиеш.