МУЗЫКА СҮЗЛЕГЕ
Татар музыкасы тарихында береr I ’ нчс мәртәбә «Русча-татарча музыкаль терминнар сүзлеге» (Краткий русскотатарский словарь музыкальных терминов. Казань, изд- во «Таң Заря», 1995. 124 стр.) дөнья курде. Сүзлек музыка белгече И. Алмазов һәм тел белгече Д. Рамазанов тарафыннан төзелгән. Тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә, шул исәптән музыкада да туган телебез үзенең хокукын акрынлап булса да яулый бара. Мондый яңарыш күп кенә проблемалар да тудыра. Мәсәлән, 60 80 елларда татар балаларын үз туган телендә музыкага өйрәтү өчен һәртөрле ярдәмлекләр бик аз чыкты. Дәреслекләр, методик кулланмалар, ноталы басмаларның җитмәве, алай гына да түгел, юк дәрәҗәдә аз булуы музыка белемен татар телендә алып баруда авырлыклар тудырлы. Халкыбызның милли музыкаль мирасын, хәзерге компознторларыбызнын бай иҗат җимешләрен шушы эштә мөмкин кадәр тулырак һәм нәтиҗәлерәк файдалану өчен дә һәртөрле ярдәмлекләр булу зарури. Әлбәттә, соңгы елларда музыка өлкәсендә эшләүчеләр тарафыннан шактый гына кулланмалар эшләнде. Мәсәлән, Казан педагогия университеты профессоры С. Рәимова тарафыннан татар материалына таянып сольфеджио дәреслеге төзелде. Казан консерваториясе профессоры В. Спиридонова татар фортепьяно сәнгате буенча, Р гинкнсв, Р Зарипов, А. Луппова h.b. лар композиторларыбызның ноталарыннан җыентыклар чыгардылар. М. Нигъмәтҗанов, И. Алмазов, А Хәйретдннов, В Дулат-Алиевлар да бу юнәлештә эш алып баралар һәм озакламый укучыларга төрле-төрле ярдәмлекләр тәкъдим итәчәкләр Шунсы сөенечле: мондый эшләр шактый оешкан госта алып барыла Төгәлрәк әйткәндә, Җөмһүриятебезнең Мәдәният министрлыгы каршындагы Музыкаль һәм сәнгати белем бирү методик кабинетының зур ярдәме белән башкарыла бу эш. Ул кабинетны Н. Аршинова җитәкли. Әлеге «Русча-татарча музыкаль атамалар сүзлеге дә» шушы кабинет ярдәме белән чыгарылды Сүзлекне төзүчеләр — үз өлкәләрендә инде күп еллар буенча нәтиҗәле эшләп килә торган галимнәр. Алар татар халкы мәдәниятендә актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар. Әйтергә кирәк, биредә авторлар бик авыр мәсьәләне хәл итүгә алынганнар, аларга шушындый сүзлек төзүдә беренче буразнаны ярырга туры килгән. Татар теле белемендә һәртөрле сүзлекләр төзү һәм гамәли, һәм фәнни яктан нык үстерелгән булса да, музыка өлкәсендә хәзергә кадәр сүзлекләр эшләнгәне юк иде әле. Икенче яктан, җитмеш ел буе татар теленең кулланылышы чикләнеп килү дә әлеге эшне читенләштерә. Чөнки ул чорда телебезнең байлыгы үстерелмәде, яшәеш кысалары аны төрле яклап тарайта килде Фән. мәдәният һәм шул исәптән музыка алгарышының хәзерге дәрәҗәсен чагылдыра торган терминнар эшләнмәгән. Яисә ал арның бер өлеше гарәпфарсы сүзләре буларак кысрыкланган һәм рус терминнары белән алмашынган. Авторлар исә бу сүзлектә теге яки бу терминны татар теленә тәрҗемә итеп кенә калмыйлар, ә бәлки терминның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәлрәк ачарга тырышалар Моның өчен инде кулланылыштан төшеп калган яки искергәннәр рәтендә йөрн торган сүзләрне дә яңартып, кулланылышка кертеп җибәрәләр. Эш барышында төзүчеләр күп кенә башка сүзлекләр белән танышканнар, революциягә кадәр һәм борынгы чорда иҗат ителгән әдәби әсәрләребезгә һәм башка төрле басмаларга да мөрәҗәгать иткәннәр Алар үз туган телебезнең байлыгына таянып Китап күзәтү яңа терминнар ясау бурычын да куялар. Мәсәлән, биредә авторлар әдәби мирасыбызның тутыкмас җәүһәрләрен язып калдырган Хисам Кятибтагы (XIV гасыр) мондый сүзләргә игътибарны юнәлтәләр: чәң (хәзерге телебездә чаң сугу), кубызчы, найчы, табыл, ор - гы, чалгы чалу, дәф (чалу?), чимбал ору, кәф ору, мөтрибче һ. б. Әйе, тарихи байлыгыбыз, һичшиксез, яңартылырга тиеш. Авторларның бу юнәлештә дә эзләнүләр алып баруы сүзлекнең әһәмиятен тагын да арттыра. Билгеле булганча, музыкаль атама - ларның шактый зур өлеше халыкара мәйданда урын алган инде. Авторлар моны да аңлап эш итәләр. Мәсәлән, сүзлектә соната, мордент, альт, тет - рахорд, секунда һ. б. атамаларны тәрҗемә итү максаты куелмый, һәм бу дөрес тә. Шул ук вакытта стиль (өслүб), ком - позитор (аһәңче, музыкачы), тутти (дәррәү) скрипка (кәмән) һ. б. атамаларга татар телендә эквивалентлар табу, безнеңчә, шактый уңышлы хәл ителгән. Бер төркем атамаларга эквивалент - ларны әлегә тәкъдим рәвешендә генә калдыру шулай ук авторларның эзләнүен күрсәтә. Мәсәлән: трио — өчәү, өчәүләшеп; триоль — өчләч, квартоль — дүртләч, һ. б. ш. Хезмәтнең тагын бер әһәмиятле ягын күрсәтмичә мөмкин түгел. Максатка ярашлы рәвештә, (сүзлек музыка мәктәбендә укучыларга ярдәмле к -кул - ланма рәвешендә төзелгән) күп кенә атамаларга кыскача гына аңлатмалар да китерелә. Бу исә балага да, аны өйрәтүче педагогка да өстәмә уңайлыклар тудыра. Атаманың эчтәлеген тирәнрәк ача һәм балага да, сүзлеккә мөрәҗәгать иткән башка кешеләргә дә киңрәк мәгълүмат бирә. Гомумән, авторлар сүзлекнең мә - гьлүматлылыгын баетуга зур игътибар иткәннәр. Атамаларның кайсы телдән алынуы турындагы фактлар да бик кы - зыклы Төрки халыклар, шул исәптән безнең борынгы бабаларыбыз да, бай мәдәниятле булганнар, күрше халык - ларга да йогынты ясаганнар Мәсәлән, рус телендәге барабан, балалайка, набат, курай, кубыз (комуз, шуннан укра - иннардагы кобза) атамалары төрки атамалар икәнлеге фәндә күптән мәгъ - лүм, ә лютня сүзе исә гарәп теленнән кергән. Атамаларның сүзгә сүз тәрҗемәсен урнаштыру да хезмәтнең эчтәлеген баета, аны фәнни яктан да югары күтәрә. Әлбәттә, авторлар әлеге мәсьәләне тулысынча хәл ителде дип санаудан ерак торалар. Алар бу беренче «буразнаны» тирәнәйтү, яхшырту һәм баету юнәлешендә эшләүләрен шулай уңышлы дәвам итсәләр иде.