Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫГЫНЧЫ көн...

Туксанынчы еллар башында туган рухый күтәрелеш чоры Аурупа һәм Азия буйлап сибелгән татарларны мәдәни яктан бер зур мохит, мен төрле риваятьләрдән торган эпос, тарих сукмакларында бер заман югалып, ниһаять, кайтарылып-табыл- ган, контурлары шактый чамаланган, барланган, бары тик бәдәни, физик яктан жан өрәсе, төзеклисе, бер мәрҗәнгә тезәсе якты бер цивилизация итеп танырга мөмкинлек бирде. Бу кабатланмас тереклекнен үзәгендә, һичшиксез, бүгенге бөек тарихи хезмәте нәтиҗәсендә узганы тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк күренгән Казан, аның гөлләнү-көлгәйләнү, «кубарылу» вакыйгалары, моңы, сагышы, йөрәк тибеше... киләчәккә адымнары. Сынлы сәнгатьтә бу теманы кабызучылар — Казан рәссамнары. Казаннан ераграк яшәп тә үзен татар итеп тойган, милләтенең бәхетенә, космик киләчәгенә, язмышына ышанган «тышкы татарлар» исә «татар дөньясын» киңрәк итеп алып, кайчандыр татар кавеме орлыгы һәм сулышы белән сугарган иксез-чиксез җирне Ватан дип санап, бу тирәлекне тагын да мавыктыргычрак һәм күптөрлерәк, күпаһәңле һәм күптөсле итеп, бераз төркирәк, мәҗүсирәк, көчәбә (күчмә) һәм җирле, шәһәрле һәм тирмәле, мәчетле вә далалы, болгарлы һәм урдалы, арупи (баты) һәм монгол-кыпчак йөхле итеп сурәтләделәр Бу ике рухый тирәлек бер-бере белән тартышып, магнитлашып торган бербөтен мәдәният тудырды. Шулай итеп, туксанынчы еллар уртасында, фән белән синхрон рәвештә, сәнгатьтә (татар мәдәниятендә) генә борынгы уртаклыкны һәм тарих борылышында туган яна төсмерләр, кушымталар, диалект һәм сәнгать үзенчәлекләрен туплаган, бүгенге көн теоретиклары өчен уйдырма, мираж булмаган, нигезле рәвештә иске тамырларына һәм халыкның бүгенге омтылышларына таянган — галәм каршысында ниндидер үҗәтлеге, эчке энергетикасы—тарихи һәм генетик потенциалы нәтиҗәсендә тәрәккый иткән татар дөньясының яна жисеме-төшенчәсе туды. Билгеле сәбәпләр буенча, ул беренче нисбәттә, татар сынлы сәнгатендә чагылыш тапты... Зур-зур күләмле образларга яңа сәнгати панорамалар, портрет галереяләре, цикл-серняләр тууга сәбәп булды. Бу мохитнең тереклеге заманында милли идиллия-этнографиягә нигезләнеп туган декоратив сәнгать төбәкләренә дә икътисади, фәлсәфи эчтәлек өстәде, эзлеклелек, концептуальлек билгеләрен тәэмин итте. Бу унъеллыкта шушы ике җирлектә туган татар сәнгатенең реформалары, аның «Күл мәктәбе» мистиклары һәм романтиклары, шаман һәм масоннары—суфый- лары — бертөрле катып калган реализм калыпларын инкарь итүче һәм какшатучы кешеләр Уфа рәссамнары булды. Алар: Н. Латфуллин, Р. Әхмәтвәли. Р Хасанов, Р Харис. В Ханнан, Н. Байбурин, Р. Кадыйри, 3. һәм И. Гаяннар, И. Әхмәтвәли, Р. Гарифуллиннар иделәр... Аларның күбесе турында махсус мәкаләләр язылды, иҗат тенденцияләре аныкланды, рәсем тезмәләре басылды. Ә менә шул төркемнең типик иҗаткяре Хәйдәр Колбарис турында бу беренче сүз. Ул авторның Милли мәдәният үзәгенең «сәнгать җәүһәрләре» дигән экспозициясендә эленеп торган, «Кырыгынчы көн» әсәре хакында. Бу әсәрендә рәссам гаҗәеп эчке җегәрлектә, тышкы лаконизм, кырыслык һәм фигураларны бераз деформацияләү алымнары артында яшеренеп яткан эчке киеренкелек аша, мәҗүси чор образлары алтын болан—гаилә, ыруг башы, Илаһы һәм немец экспрессионизмның шактый катгый, шомлылык тудыру алымнарын берләштереп, халкыбыз басынган һәм кабилә, мәхәллә, гаилә, дини, милли туганлыкның үзәген тәшкил иткән иман йоласын тасвирлаган. Кырыгынчы көннең шомлы кырыслыгын төйнәгән «боланлы нәгышь» — безне ташлап, тормыш упкыннарына төшеп киткән, күңел сөйгән, жан таланган кайтмас бәндәләрне сагынудан туган тантаналы дога итеп кабул ителә. Узган гомернең тәмен татып өзелгәннәргә җәннәт җимешләрен насыйп ит. Тәңрем, монда калганнарга сабырлык һәм иминлек, түземлек бир