Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

УТЛЫ ЮЛЛАРНЫ УЗЫП

Бүгенге татар әдәбияты кызыклы шәхесләргә бик тә бай. Аныи кайсы гына тармагын алып карасак да, кабатланмас иҗатка ия һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән әдипләрне очратасын Бу айда үзенең 70 яшен тутыручы Габдулла Шәрәфи дә укучылар күиелендә үз урынын алган танылган прозаик, без яратып укый торган күп санлы әсәрләр авторы. Габдулла Шәрәфи 1926 елның 29 июлендә Татарстаннын Биектау районы Кече Битаман авылында крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Габдулла Шәрәфи урта мәктәптә укыганда дәреслекләр авторы Шакир Нигьмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чорда анын «Батыр егет» исемле әкият-поэмасы «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Бөек ватан сугышы башлангач та Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннан—солдат язмышы. Габдулла Шәрәфи Япониягә каршы сугышу хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, Гоби чүлен, Хинган тауларын кичә. Армиядән кайткач, ул биш ел Казанда электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читтән торып укып университетның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң Габдулла Шәрәфи озак еллар «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын башкара, 1962 64 елларда Мәскәүдәге югары партия мәктәбендә укый. 1967 елдан башлап ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңрак редактор урынбасары булып эшли Сугышка кадәрге шигъри әсәрләрен исәпләгәндә, Г. Шәрәфи - тулысы белән проза жанрында иҗат итүче автор. Аның балалар өчен язган «Кәҗәләр, кыяр һәм без» исемле беренче хикәясе 1962 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Аннан «Энҗе бөртекләре», «Тәфтиләү», «Мут Галләм», «Зәңгәр шәл», «Мирас», «Хат» исемле хикәяләре, кече яшьтәге балалар өчен «Хикәяләр» җыентыгы, япон самурайларына каршы совет солдатларының сугышчан походын тасвирлаган «Сусыз дәрья» исемле повесте, балалар һәм олылар тормышыннан алып язылган «Аккошлар кайтыр әле», «Күрше малае» кебек повестьлары дөнья күрә. «Сусыз дәрья» повесте рус теленә тәрҗемә ителеп, «Через Большой Хинган» исеме белән ике мәртәбә (Казанда һәм Мәскәүдә) дөнья күрә. Габдулла Шәрәфи хәзер дә тынгысыз иҗади тормыш белән эшли. Соңгы елларда ул «Тормыш арбасы» дигән зур повесть төгәлләде. Анын кызыклы- кызыклы язмалары көндәлек матбугатта да басыла килә. Каләмдәш дустыбызны олы юбилее белән кайнар котлыйбыз һәм ана ныклы сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телибез!