Хәтер
Бу олуг шәхеснең җылысын, игътибарын, йогынтысын тоймаган берәр исән-сау азучы калдымы икән үз заманында? Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр «Казан утлары» журналынын даими редколлегия әгъзасы булып, Сибгат ага Хәким иренмичә-нитмичә, һәр биргән кулъязманы укый, кемнец кем икәненә карамыйча, кыска-тыйнак җөмләләр белән бәя бирә килде. Ул әйткән сүз хак иде, анын белән берәү дә бәхәскә керә алмас иде... Вакытлар үтә... Сибгат ага Хәкимнен вафатына да июльдә ун ел тулды. Безнең татар халкында шәхеснең вафатын яд итү гореф-гадәте сакланып калган. Аллага шөкер, күркәм гадәтебез. Бу санда без Татарстанның халык шагыйре, Россиянең М. Горький, ТаТЛТАРСТЛННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ ВАФА ТЫНА УН ЕЛ тарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе олуг шагыйребез Сибгат Хәкимне зурлап искә алабыз. Быелның декабрендә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Татарстан китап нәшрияты, бик зур кыенлыклар белән булса да, Сибгат Хәким турында «Таныш өянкеләр» исемле истәлекләр китабы нәшер итәргә җыена. Төзүчеләре Сибгат Хәкимнең хатыны Мөршндә ханым Вильданова-Хәкимова һәм улы Рафаэль Хәкимов. Рәхмәт аларга: шагыйрь үзе вафат булгач, ике томлык шигъри әсәрләрен һәм бер томлык мәкаләләрен туплап укучыга җиткерүчеләр дә алар булдылар. Без бүген әлеге китаптан Сибгат Хәким турындагы бер истәлекне укучыла- рыбызга тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, кабул кылыгыз! САГЫНДЫРА... ибгат Хәким... Ж Хәсән Туфан арабыздан китеп баргач, бердәнбер таянычыбыз булып Сибгат ага Хәким калган иде. Әмма ни аяныч!—үзенең дә гомере санаулы гына булган икән. Җан дусты, фикердәше-ссрдәше Туфансыз калгач, Сибгат ага ятим баладай боекты, суырылды, биреште. Болай да сәламәтлеккә туймаган шагыйребез еш авырый башлады. Шулай булмыйча соң. Торгынлык сереме баскан дөньяга җаны әрнепкыйналып яшәгән Сибгат Хәким өчен Хәсән Туфан бердәнбер аклык-пакьлек нуры иде. Әрнегән күңелен бары тик аңа гына бушата ала иде ул. Шул ак нур сүнгәч, Сибгат Хәким дә озак тормады — биш ел дигәндә китеп барды. 1953 ел. Без- төрле яклардан җыелган авыл балалары—Казан дәүләт педагогия институтына керү имтиханнары тапшырып йөрибез Без — абитуриентлар. Студент исеме әле безнең өчен зәңгәр хыял. Күбебезнең күзләребездә курку катыш шик-шөбһә, өмет дигәнең әле бик тирәндә, күңел түрендә үк ята Урысчалары такы-токы гына булган авыл балаларын имтиханнарда кырып кына салалар. Шуңа күрә кемнәр өчендер әлеге өмет инде бөтенләй сүнгән: аларны беренче имтиханда ук, «начар» билгесе куеп, кисеп төшергәннәр Бүген менә Раильне дә «кистеләр». Урысча сочинение язганда абынды Раиль. Урысчасының ни чама икәнен шуннан белергә була: «август» сүзен ул йомшаклык билгесе куеп «августь» дип язган. Татардан битәр чегәнгә охшаган кечкенә буйлы, чем-кара чәчле, кара күзле бу егет Әгерҗе-Красный Бор якларыннан килгән иде. Авыл малае булса да, кыю-тәвәккәл үзе. Имтихан кәгазендәге «неуд» сүзенә карап-карап торды да, күзләрен челт-челт йомгалап, җилкәсен сикертеп куйды — Барыбер керәм! диде Ранль бер үҗәтлек белән.—Әйдә, Сибгат абый янына барабыз! — Нинди Сибгат абый ул? — Сибгат Хәким! диде Раиль, янә җилкәсен сикертеп. - Ул Язучылар союзында булырга тиеш... Татарстан азучыларының сигезенче съезды (1974 ел). Съезд президиумында (сулдан ууга) КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев, шагыйрьләр Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким Без Сибгат Хәкимне эзләп киттек. Бардык Бауман урамындагы Матбугат йортына. Кердек. Мин Раильгә ияреп кенә йөрим энәгә тагылган җеп шикелле генә. Ә ул үзен бик ышанычлы тота. Баксаң, аның бсрме-нксме шигыре «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып та чыккан икән. Ул Сибгат Хәким белән хатлар да алышкан Аңа укырга керергә дә Сибгат Хәким тәкъдим иткән булган. Сибгат Хәкимне без кайсыдыр бер бүлмәдә очраттык. Әйе, мин моңа кадәр «Күз карашым минем уйчанланды, син беләсең микән, юк микән? .» дип моңаеп җырлап йөргән җырны язучы, күңелне кытыклап торган «Мари кызы чибәр Улинаины язучы, бер укуда ятлап алынган Тәмәкемнең бүген беткән көне, Өмет нтмә берне урарга: Мә кулымны, чибәр чегән кызы. Риза булсаң бутика юрарга,— дигән шхри-романтнк юлларны язучы шагыйрь Сибгат Хәким иде ул. Какча юка гәүдәле бер абый икән Минем әтием дә шундый чандыр-тәбәнәк буйлы, какча кеше иде. Сугышта Калинин фронты сазлыкларында ятып калды ул. Сибгат Хәкимнең дә мин укыган кайбер шигырьләре астына «Калинин фронты» дип язып куелган Бәлки, әтиемне күреп тә беләдер әле, бәлки, бергә сугышканнар- дыр... Бер утырып, иркенләп сөйләшәсе иде Сибгат абый Хәким белән! Ләкин моңа минем кыюлыгым, ай-һай, җитәрме икән?.. Раиль ашыга-кабалана үз хәлен сөйләп биргәч, Сибгат абый тын гына уйланып утырды. Аннары миңа ымлады: — Син дәме?.. Бу сорауны ике төрле аңларга була иде: «Син дә «неуд» алдынмы?» дип тә, яки: «Син дә шигырьләр язасыңмы?» дип тә. Мин Сибгат абыйны тынычландырырга ашыктым: — Юк-юк...—дидем. Гәрчә «шигырь җене» миңа да кагылган, бер-ике әйберем Казан матбугатында басылып чыккан булса да, шулай дидем. Бу очракта миңа ярдәм кирәкми, Раильгә булышсагыз иде, дигән мәгънә салынган иде минем җавабымда. Сибгат абый аңлады шикелле. — Кайсы яктан?—дип икенче соравын бирде. Үзе һаман нидер уйлана, Раиль өчен борчыла иде булса кирәк. — Минзәләдән,— дидем мин.—Педучилищедан... Сибгат абыйның күзләрендә кызыксыну чагылды: — Мөхәммәт Гарифуллин укыттымы? — Әйе... Әдәбияттан... — Әдәбият түгәрәгенә дә йөрдеңме? — Әйе... (Соңыннан белдем: Сибгат Хәким безнең укытучыбыз Мөхәммәт абый Гарифуллин белән институтта бергә укыган, алар дуслар булганнар икән.) Сибгат абый артык сүз озайтмады. Телефоннан шылтыратырга тотынды. Аның йөзе бик җитди иде. Үзен бөтенләй оныттылар дип, турсаебрак торган Раиль мина карап башын кагып куйды. «Болай булгач, эш пешә...»—янәсе. Сибгат абый телефоннан кем беләндер шактый озак сөйләште. Ашыкмый гына, салмак-сабыр гына сөйләште ул: — Шигырьләр яза... Урысчасы начар... Сәләтле егет... Укытасы иде... Югалтмыйсы... Әдәби алмаш кирәк.. Аннары Сибгат абый Раильгә бер язу язып тоттырды: — Бар, диде. -Туишевка тапшыр... Үзе сөйләшер... Туишев Казан дәүләт педагогия институтының директоры (ул вакытта «ректор» сүзе юк иде әле) иде. Раиль, шулай итеп, Сибгат Хәким булышлыгы белән тәки студент булды бит! Институтны бергә тәмамладык. Әлү кагы калынлыгында гына булса да, ике шигырь китабы да бастырып чыгарган иде Раиль. Кызганыч, үсеп китә алмады, югалды.. Хәзер уйлыйм да хәйран калам Сибгат Хәкимгә ул вакытта нибары кырык ике яшь булган! Ул әнә шул беренче күрүемдә үк минем күңелемә әтием белән бергә Калинин фронтында сугышып йөргән солдат булып, шунда ятып калган әтиемне алыштырырдай кеше булып, кырыс, әмма ышанычлы таяныр кешем булып кереп калды Шушы тойгы мине гомер буена ташламады. Шуңа күрәдер дә, Сибгат ага Хәким белән безнең мөнәсәбәтләр һәрвакыт тыенкы-тартынулы, сабыр булды. Ата белән бала мөнәсәбәте шикелле... Моның шулай икәнен Сибгат ага үзе дә сизенә иде. Бервакыт мин аңа мондый шигырь укыган идем: Миңа инде кырык җитеп килә. Әти җитми һаман, әти юк: Кырык... илле... Гомер яшәсәң дә Кыса икән, кыса ятимлек... Сибгат ага тын гына тыңлап торды да, көттереп кенә әйтеп куйды: — Ржев тирәләрендә бик күп югалттык... Татарлар күп иде... —диде. Бу сүзләр миңа ничектер: «Әтиең дә шунда ятып калды, егет...»—дигән кебегрәк яңгырады. Ләкин ул артыгын әйтмәде... Соңгы елларда — 1982 елның июнендә Сибгат ага минем «Ак тынлык» исемле китабымны укып чыккан да, күңелендә туган хис-фикерләрен хат итеп өйгә язып җибәргән. Дүрт битлек шактый озан хат. Тулысы белән китереп, мактанасым килми. Баягы фикеремне куәтләргә кирәк булган бер өзек кенә китереп узам. Менә ул: «...«Ак тынлык»та иң көчле шигырь «Күңелемә, әткәй, кайтып кер». Бөтен җыентыкның рухы шушы түбәндәге юлларда: Шуларнымы бүген оныттым9 ! Онытмадым Бары курыктым... Әткәй, синнән калган ул утның Анда сүнүеннән курыктым, Канда сүнүеннән курыктым. Хәтеремне шуңа яңарттым, Тормыш ваклыклары каралткан Тутык күңелемне агарттым Рәхмәт, әткәй! Ешрак кайтып тор, Күңел бикле булса, Ватып кер! Бер шигырь генә түгел, калган шигырьләр дә бер сулыш белән, бер кичереш белән язылганнар. Бер бөтен хис кала...»—дип язган иде Снбгат ага Хәким. Әйе, Сибгат ага миңа кырыс әти кебек булды, әмма һәрвакыт игътибарлы булды. 1958 елда Хәсән ага Туфан белән якыннан таныштыручы да ул иде. (Бу хакта X. Туфан турында истәлекләремдә тәфсилләп язган идем инде Кабатланасым килми. «Ак чәчәк атар иде» исемле китапны укучылар хәтерлиләр булыр.) Минем Татарстан радиокоимитетында эшләгән елларым иде ул. Ничектер бервакыт радиокомитстның музыкаль тапшырулар редакциясе бүлмәсендә без, Минзәлә педучилищесында укып чыккан егетләр, бергә җыелдык: музыкаль тапшырулар редакторы Ләбиб Айтуганов, «Чаян» журналы хезмәткәре Газиз Мөхәммәтшин, радионың дикторы Эльс Гаделсв һәм мин Минзәләдән сон барыбыз да Казан педагогия институты тәмамлаган егетләр, барыбыз да яшь язучылар саналабыз. Ләбиб Айтуганов, җитмәсә, матур-матур көйләр дә яза. Сөйләшер сүзләребез күп. Берәр сәбәбе булдымы икән, әллә, эш сәгате беткәннән соң болай гына, очраклы гына җыелган идекме икән -хәзер инде тәгаен генә әйтә алмыйм. Шулай шаулашып-көлешеп утырганда, кемнеңдер тамак кыруын ишетеп, борылып карадык. Ишек төбендә хәйләкәр елмаеп Снбгат Хәким белән композитор Исмай Шәмсетдинов басып тора! Ничек сиздерми килеп кергәннәр, диген?! Билгеле инде, без ярамаган эш өстендә тотылган кешеләр шикелле, бик уңайсызландык Мин Сибгат ага белән бергә чыктым, юлыбыз бер якка иде. Сөйләшми генә атлыйбыз. Миндә әле һаман да уңайсызлану бетмәгән. Бераз баргач, Сибгат ага әйтеп куйды: Сиңа китап керткән идем... Урысча китабым... Мәскәүдә «Детгнз» чыгарды...— диде — Рәхмәт, Сибгат ага! дидем мин Өстәлеңдә калдырдым Сибгат ага ни өчендер мина үпкәле кебек тоелды. Мин, үзем дә сизмәстән, аклана башладым: Язып булмый, Снбгат ага! Көндәлек тормыш изә... Әллә бөтенләй ташлыйсы инде язу дигәнен! Снбгат ага сынаулы авыр карашы белән мине сөзеп алды Ташлый алмассың Үземнән беләм. Якаңнан бер бөтереп алгач, ташлатмый ул! диде. Аерылышырга кирәк иде. Сибгат ага туктады: Ә бу... болай утыруларыгыз күпкә китсә. диде. Аннары сүзен әйтеп бетермичә, кулын селтәп куйды Күңелсез генә аерылыштык. Миңа бик оят иде... Ә Снбгат аганың калдырган китабы «Дневник беспокойной душн» дип атала икән. Татарча әйтсәң, «Тынгысыз җан көндәлеге» Никадәр тирән мәгънә Әле менә эзләп алдым да, автографының датасын карадым 1960 елның 24 мае булган икән ул көн. 1961 елның башында мине кабат чыга башлаган «Яшь ленинчы» газетасының әдәбнят-сәнгать бүлегенә мөдир итеп күчерделәр «Казан утлары» журналы редакциясенең редколлегия утырышы (1970 еллар). Рәсемдә: (сулдан уңга) шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Нури Арслан, публицистика һәм очерклар бүлеге мөхәррире, язучы Кояш Тимбикова, редколлегия әгъзасы, шагыйрь Сибгат Хәким, журналның баш мөхәррире, шагыйрь Зәки Нури. Бер очравында Сибгат ага: — Әйбәт булган,—диде—Язучыларга якынрак. Күбрәк яза башларсың... Чынлап та шулай булды. Озакка сузылган авыр эзләнү чоры узды шикелле. Мин ышанычлырак яза башладым. Бер-бер артлы «Җирән Конрад», «Сине эзлим», «Кына гөле» кебек поэмаларым язылды. Аларны Сибгат ага Хәкимгә укырга бирә идем. Иренмичә ала, укый. «Кына гөле» поэмасын укып чыккач, кулъязма астына ул болай дип язып куйган: «Без көтмәгән яктан ачылган бу шагыйрь, кызык шагыйрь, яңа шагыйрь. С. X.» Монысы 1962 елда икән. Алтмышынчы еллар башында әдәбиятка көр тавышлы яшьләр килде. Соңыннан Равил Фәйзуллиннар, Ренат Харислар буыны дип аталып йөртеләчәк бу буын илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр дулкынында шаулап күтәрелде. Әдәбиятка Г. Ибраһимовлар, X. Туфаннар, К. Тинчуриннар һәм башка күп азучыларыбыз әйләнеп кайткан иде инде. Шифалы яңарыш чорының башы иде бу. Яшьләр бездән нык аерылып тора иделәр. Без, традицион калыплардан бигүк чыкмыйча, як-ягыбызга каранып кына, тыенкы гына иҗат иткән бер вакытта, Равил, Ренатлар, Рәдиф, Рөстәмнәр канунлашкан кыса-калыпларны җимереп ташладылар. Матбугат битләрендә ирекле шигырь, ак шигырьләр турында шау- шулы бәхәсләр куерды. Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррис кебек шагыйрьләр яшьләрнең «искене җимерү» омтылышын кайнар яклап мәкаләләр язып чыксалар, Хәсән Туфан кебек аксакалыбыз бу күренешләргә Тукай-Җәлил традицияләрен җимерү дип карады, шигырьне вату-сындыруны аның вөҗүде күтәрә алмый иде. Ә Сибгат Хәким? Сибгат Хәким бер дә сабырлыгын җуймады, кайнарланып-каударланып бәрелмәде. Аның фикере бер булды: «Эзләнсеннәр...» Равил, Ренатлар, Рәдиф, Рөстәмнәр «Яшь ленинчы» редакциясенең әдәбиятсәнгать бүлеге бүлмәсендә еш кайнашалар иде. Миңа да алар белән әвәрә килүе кызык-күңелле. һәр яңа шигырь кычкырып укыла, шунда ук сүтеп ташлана, яңадан җыела. Кайнар бәхәсләр... Үпкәләп ишек бәреп чыгып китүләр дә булмады түгел. Хәсән Туфан боларның берсен дә өнәми. Ул рәсми булмаган бу «шигъри студиядә» яшьләр бозыла гына бара дип карый. Аның бәхетенә Мөдәррис Әгьләмов белән Зөлфәт исеме калкып чыкты. Алар да «Яшь ленинчы» битләреннән күтәрелделәр. Болар традицион шигырь тарафдарлары иде, Хәсән Туфан күиеленә май булып яттылар. Сибгат Хәким безнен редакциягә еш керә. Күбесенчә көтмәгәндә килеп керә ул. Тавыш-тынсыз гына килеп керә дә, гаҗәеп тере күзләре белән генә елмаеп исәнләшә: — Исәнме! — Исәнмесез, Сибгат ага, исәнмесез! Әйдәгез, утырыгыз! Сибгат ага ашыкмый гына килеп утыра, кулы белән сирәк-кыска чәчләрен сыпырып куя. — Менә кердем әле... — Ни хәлләр соң, Сибгат ага? Шигырьләр китердегезме? — Авылда торып килдем әле. Авыл күңелне чистарта. Анда әйбәт языла Сибгат аганың шулай салмак-тын гына сөйләнеп утыруыннан аңлап аласың ул үзенең яңарак язылган шигырьләрен күңеленнән кичереп утыра, шигырьләренең кайсыдыр юлларын сүз арасына кыстырып җибәрә, аларны сынап карый шикелле. Юк, ул шигырь укымый. Ул сиңа күңелдәгесен генә сөйли Менә әле дә ул авыл турында, тегермәннәр турында, яңгырлар турында, үзалдына сөйләнгәндәй генә итеп, сөйләшеп утыра. Ә бераздан анын яна шигы рьләре басылып чыга: Монда да язмасан: куаклар Чыкларын өстеңә бөркесен.. Төртелсәң, кошчыклар әйтәләр Җырыңның ин кирәк бер төшен... «Тегермән стенасындагы язулар», «Англиягә барып кайт син . », «Болында көтүләр...», «Юат син шуларны» һ. б. болар барысы да авыл шигырьләре Шагыйрь аларны авылдан алып кайткан. Сибгат Хәким иҗатына гөп илһамны авылдан ала, туган җиреннән ала. Елның һәр җәендә, гадәттә сабан туйлары вакытына туры китереп, ул авылга кайта. Анда ул һәрвакыт үз кеше Көтеп алынган кадерле кунак. Бөтенләем белән Җирнеке мин, Минем барлык нәсел-нәсәбем Игенчеләр. Җирдән төртеп чыга һәрбер юлым, һәрбер әсәрем Нәкъ шулай бит! Күңелен бушатып бетергәч, Сибгат ага урыныннан кузгала. Сүз уңаеннан гына әйтеп куя: — Рәдиф шигырьләрен укыткан иде. Синең усаллыгыннан зарланды Сибгат ага артыгын әйтми. Шушы ике җөмләдән үзең аңлап алырга тиешсен Рәдиф Гатауллин әйбәт шагыйрь, сәләтле. Тик ул Равил Фәйзуллиннар, Ренат Харислар кебек каты сынлы түгел. Рәдиф — йомшаграк, романтик, нечкә хисле, анын күңеле тиз яралана Димәк, нәтиҗә шул: Рәдифкә саграк, ягымлырак бул, диюе Сибгат аганың. Инде ишек төбеннән тагын бер-ике сүз өсти: — Аларны шушында җыюын әйбәт Үзең дә үсәсең... — Сез шулай дисез дә, Сибгат ага, Хәсән ага Туфан өнәп бетерми бит менә! димен. Күңелемне кырып йөргән уемны әйтәм. Сибгат аганың күзләрендә хәйләкәр елмаю кабына. Ул жавап бирми, кулын гына селтәп куя да чыгып китә. Шагыйрь өздереп жавап бнрмәсә дә, күңел тынычланып кала, үзеңә, кылган эшләреңә ышаныч арта. Әйе, Сибгат ага Хәким минем иҗатыма да, үземә дә игътибарлы булды Күтәреп алып мактаган чаклары аз булды, әмма ул мине бер дә күз уңыннан төшермәде Әле 1958 елда ук үзенең бер мәкаләсендә ул: «. хәзер тәҗрибәле олы шагыйрьләр рәтенә кайберләре инде тәмам формалашкан, кайберләре әле үзен яңа табып килгән» Әнвәр Давыдов, Зыя Мансур, Әдип Малнкоалар янына Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев. Хисам Камалов. Илдар Юзссвлар белән бергә. Марс Шабаев дип, минем дә исем-фамнлиямнс кыстырып куя Ротле-юньле яза алмаганыңа үртәлеп, үз-үзеннс кая куярга белми йөргән бер вакытта олы шагыйрьнен әнә шулай сине дә исәпкә-санга кертүе күңелне күтәреп җибәрә. Әле бит Сибгат ага «боларның һәрберсендә иҗатларының берәр матур ягын, берсен-берсе кабатламый торган үзенчәлекле ягын табарга мөмкин» дип тә өсти. Димәк, без дә төшеп калганнардан түгел икән! Соңрак елларда Сибгат Хәким минем иҗатым турында «Яшел җикәннәр җыры» («Социалистик Татарстан», 15 июль, 1973), «Правдивость и человечность» («Комсомолец Татарии», 4 апрель, 1976) кебек аерым мәкаләләр белән дә чыкты. «Ищу тебя» исемле урысча беренче китабыма да (1974) кереш сүзне ул язды. Аның «Халык язмышы—шагыйрь язмышы» исемле әдәби- публицистик мәкаләләр китабында да (1979) үз иҗатыма кагылышлы фикерләрне күп очраттым. Бу урында Сибгат ага Хәкимнең бер хатыннан өзек китерәсем килә. «Марс! «Калеваламдай тәрҗемәләреңне укып сөендем. Әсәр үзе искиткеч, тәрҗемәләр дә шәп. Татарча агып тора, син талантлы тәрҗемәче дә икәнсең әле. Саф татарча, теле бай, төртелми. Мондый әсәрне һәркем эшли алмый. Синең табигать дөньясын яратуың булышкандыр дип уйлыйм. Менә халыкның хыялы ничек бай һәм ничек уйный. Зур эш башкаргансың. Киләчәктә бер китап булыр, ахырына җиткер...» Бу хатны Сибгат ага 1984 елның 17 ноябрендә язган. Мин карел-фин халык эпосы «Калеваламны тәрҗемә иткән чорда. Аксакал шагыйрьдән шундый хат алгач, ничек куанмыйсың да, ничек сөенмисен! Тәрҗемә — авыр шөгыль, үз әсәреңне язудан да авыр. Сибгат аганың бу хуплавыннан янә көч-куәт алдым шикелле. Кыска гына вакыт эчендә «Калеваламның берничә табагын тәрҗемәләп чыктым. Аның бер өлеше «Казан утлары» журналында дөнья күрде. Бүген безгә бер-беребезнең иҗатына карата әнә шундый кырыс һәм гадел игътибарлылык җитенкерәми. Мактасак, күкләргә күтәреп мактыйбыз—кешесенә карап. Яманласак, бөтенләй бетереп ташлыйбыз — анда да кешесенә карап. Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәр гаделлеге җитми. Җитмешенче еллар башы. Чаллы якларында КамАЗ шау-шуы башланган еллар. Аңа кадәр күп элек, әле Никита Сергеевич Хрущев заманнарында ук, Түбән Кама ГЭСы төзү мәсьәләсе кузгатылган һәм күпмедер эшләр дә башлап куелган иде. Шуңа бәйле рәвештә иген басулары өстендә Түбән Кама каласы калкып чыкты. Язучылар-шагыйрьләр шул якларга ябырылдылар. Тиз арада кемнәрдер калынкалын романнар язды, кемнәрдер шигырьләр, поэмалар сырлады. Язган- нарының күбесе, кем әйтмешли, «Ура!» да «Яшәсен!» рухындарак иде Мин, шул якларда туып, Чулман-Ык суларын эчеп үскән кеше, никтер кабынып китә алмадым. Тамагыма төер утыра иде... КамАЗларга кадәр үк әле, Түбән Кама ГЭСын төзү башлангач, су астында калып харап буласы Ык буе әрәмәләрен, болын-күлләрне янә бер күреп, күңелгә сеңдереп калу нияте белән без — бер төркем ир-егетләр —1967 елда Ык буенча салда сәяхәт оештырган идек. Аннары икенче җәйдә Казаннан Тымытыкка кадәр ике көймәдә күтәрелдек. Бу хакта җәелеп сөйләп тормыйм: укучылар «Салда сәяхәт» дигән повестемны укый алалар. Шул елларда «Җикән камыш» дигән шигырьләр циклым да тупланып, аерым бер китап булып өлгереп җитте. Сибгат Хәким минем иҗатымдагы бу әйберләрне яхшы белә. «Җикән камыш» циклыннан аерым бәйләмнәрне «Казан утлары» журналына үзе сайлап биргән кеше. Аның Ык буйларында күп йөргәне бар, ул да безнең якның табигатенә гашыйк кеше иде. КамАЗ шаукымы, шагыйрь буларак, Сибгат Хәкимнең дә күңелен кузгатты. Ул Чаллы якларын кат-кат урады. Нәтиҗәдә аның «КамАЗ көндәлеге» дигән шигырьләр циклы һәм «Дәверләр капкасы» дигән поэмасы дөнья күрде. Поэмасында: КамАЗ белән бары намаз гына Рифмалашмый калган заманда, Мнн дә йердем, йөрдем КамАЗда,— дигән юллар да бар. Шагыйрьнең үзенең дә конъюктурадан читтә кала алмаганына ишарә юллар бу. Дөресен әйтим, «Дәверләр капкасы» поэмасын мин үзем тулысынча кабул итә алмадым. Фикерләрем каршылыклы иде. һич сүз юк: әсәр әдәби яктан тел-теш 182 тидерерлек түгел. Ул Сибгат Хәкимгә хас осталык белән язылган — кыска-җыйнак. Әмма гомуми шаукым, гомуми эй<}юрия аксакал шагыйрьне дә читләп үтмәгән иде: Урамнары буйлап Илбактының Киләчәге буйлап ил бәхетенең Гизде уем... Карап сокланырга Мендем таңда Кама сырт .тарына... Мин исә, балачактан шунда аунап-тәгәрәп үскәнгәдер инде, актарылып-кубарылып ташланган Кама сыртларына карап һич кенә дә соклана алмый идем. Минем жаным елый иде... Ә менә Сибгат аганың «КамАЗ көндәлеге» циклындагы байтак шигырьләрендә яралы күңелемә аваздаш аһәңнәр бар иде. Анда—сүтеләчәк йорт өстендә зарын сөйләп тургай тора, анда —күчәргә тиешле өйне саклагандай, йөз яшьлек карт тирәк утыра, шагыйрь исә «жәлләп чебешне кран-тилгәнгә тамак кыра» Сибгат Хәким яңа шәһәрдә утыртылган яшь юкәне күреп тә борчыла: «Китәрме? Белмим, ни әйтер туган җирнең туфрагы?»—ди ул. Ә туган җирнең туфрагы кызыл балчыгына кадәр актарыпкырып алынган... Чал сакаллы Чаллы карты: «Тукта, ни булды дигән күк, карап тора Чаллыга». Көннәрдән бер көнне Сибгат ага Хәким, гадәтенчә, шыпырт-тын гына минем эш бүлмәмә килеп керде. Өстендә - кыска җиңле ак күлмәк, башында җиңел, җәйге эшләпә. Әйтергә кирәк, ул һәрвакыт пөхтә йөрер иде. Көннәрнең бик тә эссе торган чагы иде Җәй уртасы. Мин, эшемне түгәрәкләп, Идел буендагы дачама ычкынырга атлыгып утыра идем. Сибгат ага минем уй-ниятемне сизенгән диярсең! Исәнләшкәч, урындыкка килеп утыргач: Эссе., дип куйды.— Су буйларына китәсе иде... — Әйдәгез сон, Сибгат ага!—дип күтәреп алдым сүзен. Киттек безнең дачаларга! Мөршидә апага шылтыратып әйтеп куябыз да... Идел буе су буе... Су безнең Аккош күлендә дә җитәрлек! Сибгат ага тынып тора. Тирәнгә яшеренгән тере күзләрендә аңа гына хас хәйләкәр очкыннар кабына — Ык-Кама буйларына китәсе иде... Монысы инде минем авырткан җиргә килеп тия: Ык-Кама турында сүз чыктымы, мин кайнарлана башлыйм: И, Сибгат ага, күңелне кузгатмасагызчы! Анда кайтып, кубарылып ташланган зиратлардан ата-бабаларыбызның сөякләрен җыеп йөримме? Бетте бит ул Ык буйлары! Актарып бетерделәр! Сибгат ага авыр көрсенеп куя: Шула-а-ай... Тагын тынлык. Аннары: Мәхмүткә хат язган идем... ди. Мәхмүт Хәсәновкамы? Мин Сибгат аганың Мәхмүт Хәсәнов белән ду- стана мөнәсәбәтен бсләм. Азнакай-Тымытык якларына Ык буена Хәсән Туфан белән бергә барып, Мәхмүттә кунак булганнарын да ишеткәнем бар. Мәхмүт мактанып-мактанып та, балык эләкмәгәч: «Борчакны күбрәк сибеп ташладың, ахры, Мәхмүт...» дигән, имеш, Сибгат Хәким. Бу вакыйга язучылар арасында үзенә бер кызык мәзәк итеп сөйләнеп йөртелә иде. Әйе, Мәхмүткә. Сибгат ага көттереп кенә өсти.—Ык тамагын күрәсем килә иде. Син язган Ык тамагын... Минем «Җикән камыш» циклында, чынлап та, «Ык тамагы» дигән шигырьбалладам бар. Кояш егыла Чиркәү өстенә. Кояш егыла, Йөзләре кандай Күңелдә калка Бәхтияр Канкай. дип тәмамлана ул баллада. Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы» поэмасында исә: Пугачевның ярда быргылары Уйнады күк щган юллар бар. Бу инде без сойлашеп утырган жайге «оннан сон бер ел үт«ач язылган юллар. — Мәхмүттән нигәдер җавап юк әле...—Сибгат ага миңа текәлеп карый. Әйтерсең, Мәхмүтнең җавап бирмәгәненә мин дә гаепле. Мин түзмим: — Август айларында, ял алгач кайтып булса гына инде, Сибгат ага...—дим. Сибгат ага җанланып китә: — Әйдә, булдыра алсаң, оештыр әле!—ди.— Бәлки, үзең дә яза башларсың. Анда син генә белгән, син генә язардай нәрсәләр күптер... . Мин өстәл тартмасын ачып, бер дәфтәр чыгарам. Аны Сибгат агага курыкмыйча күрсәтергә була: ул сөйләнеп йөрмәячәк. Дәфтәр битләрен актаргалап, үземә кирәкле битен тапкач, аны сүзсез генә Сибгат агага сузам. Ул алмый, сүрән генә итеп: — Үзең укы...—ди. Күренеп тора, Сибгат аганың бу эсседә һич тә шигырьләр тыңлап утырасы килми. Юк инде, Сибгат ага, үзең кузгаттың күңелне! Тыңларга туры килер... Мин дулкынланып укый башлыйм: Югаласыз бигрәк әрәмәгә лә, Балачагым үткән әрәмәләр! Диңгез төпләрендә сез каласыз... Мин каңгырыйм, гүя кош —баласыз... Тавышым калтырап чыга. Еламсырак тавышымны җиңәргә тырышып дәвам итәм: Югарыда — түрә-гигантоман' Кирәк, имеш, аңа гигант һаман. Бу якларга килеп КамАЗ корды — Ата-бабам җирен кырды... Кырды. Шигырь шактый озын, урыны-урыны белән әле эшләнеп тә бетмәгән. Мин андый җирләрендә төртелеп калам. Аннары, икенче юлларга күчеп, яңадан укып китәм... Ниһаять, шигырь укылып бетә. Сибгат ага, гадәтенчә, көттереп кенә телгә килә: — Шула-а-ай...—дип суза ул.— Язасың икән! Кабатла әле теге «яшел башлар» дигән төшен... Мин кабатлап укыйм: Диңгез йотар сезне, дулкын ашар, Ислам байрагыдай яшел башлар... Бераз сөйләшми утырабыз, һәр икебез үз уе белән мәшгуль. Бераздан мин ачынып: — Менә шундый шигырьләр языла, Сибгат ага!—дим.— Кайда бастырасың аларны? — Үзең баш редактор бит!—дип шаяртмакчы була Сибгат ага. Аннары үзе үк өстәп куя:—Басмаслар шул. . Вакыты ул түгел. Ә син барыбер яз!—дип, кулы белән һаваны кисә ул.— Бер чыкмаса, бер чыгар әле... Аксакал шагыйрь хаклы булган икән: бер чыкмаса, бер чыга икән. «Ык әрәмәләренә карап моңлану» дигән бу шигырь безнең сөйләшүдән соң уналты ел үткәч—1989 елда «Гомер уты» исемле китабымда басылып чыкты. Шундыйрак шигырьләрне күбрәк язасы калган да икән бит... Әмма шигырь ул, шул ук хатын-кыз шикелле, нәзберек нәрсә. Йә син аны яулыйсың, яки алданасың... Без шулай байтак кына сөйләшеп утырабыз. Ниһаять, август айларында булса да, Ык тамагына—Чаллы якларына барып кайтырга килешеп, аерылышабыз. Кызганыч, бу вәгъдәне үтәп булмады. Кирәк бит: шул эссе җәй көннәренең берсендә мин, үпкәмә салкын тигезеп, шактый вакытка больницага кереп яттым... Ә Сибгат ага Хәкимнең «КамАЗ көндәлеге»ндәге шигырьләрендә: Экскаваторның чүмечендә — Чәбәләнде ае Болгарның— Болгандың син, Кама, болгандың... кебек борчылу-моңсу юллар арта төште булса кирәк. ^^Шагыйрьләр Марс Шабаев һәм Снбгат Хәким Татарстан әдипләренең X съезды — Татарның ик үзәге булган яклар бит... Син шигырьләрең белән мине андагы хәлләргә башкачарак карарга булыштың... диде Снбгат ага, «КамАЗ көндәлеге» басылып чыккач. Сибгат Хәкимнең «Эзлиләр Европа буйлап» исемле китабын (1983) мин редакцияләдем. Китап кулъязмасының беренче битенә салынган шигырь үк мине тетрәндереп җибәргән иде. «Сугышның дәһшәте, көче» дигән юллар белән башланган бу шигырь Сибгат аганы яңадан сугышның ут-давыллары эченә Дугаларга алып кереп китә: Кычкыра карлыккан тавыш: • «Алгарак утны күчер!» «Ата-анасы белән» сүгенеп кычкырган бу рота командиры минем күз алдыма Сибгат Хәкимнең үзе булып килеп баса Ржев тирәләрендә һәм Курск дугасында барган канкойгыч сугышларда ул бит нәкъ менә рота командиры булган. Ата-анасы белән сүгенә дигәннән, Сибгат ага бер дә сүгенә белми иде, әшәке теллелекне аның җаны күтәрмәде Бик тә әрнегән, бик тә ачуы килгән чакларда ул: «Әй,... әбиләрен!» дип, кулын гына селтәп куяр иде. Аның бу «әбиләрен!»е шул кадәр йомшак кына, әкрен тавыш белән әйтелә аны һич кенә дә сүгенү итеп кабул кыла алмыйсың һәм менә карлыккан тавыш белән кычкыручы рота командирының сүзләре шигырьнең соңгы юлларында безгә кайтаваз-васыять булып яш ырый Онытма шигырь утынны Алгарак күчерергә! Шигырь 1979 елда язылган. Халык шагыйре Сибгат Хәкимнең безгә калган шагыйрьләргә васыяте... Күләме белән артык зур булмаган әлеге китапка Сибгат аганың гаҗәп шигырьләре тупланган иде Аны редакцияләү минем өчен үзенә күрә бер бәйрәм кебек булды Шигърия? бәйрәме, шигырь бәйрәме' Шул ук вакытта күнелгә ниндидер аңлатып булмаслык монсу сагыш та иңә... Аксакал шагыйрь тикмәгә генә Дуга сугышларыннан алып согы көннәренә кадәр булган бөтен тормышын хәтереннән үткәрми шикелле. Йомгак ясый шикелле... Әйтсәләр: Хәким малае Үлде, вафат, кулыйн’,— дип. Ышанма, белеш, мари дус, Селтә бары кулыңны,— дип, үз-үзен дәртләндерсә дә: Кардәшлек, дуслык хакына Кичерер, бәлки, кулыйн,— дип юанса да... Юк... Бу дөньяда мәңгелеккә калмак юк... Шагыйрь шуңа күрә дә күңелендә булган уй-хисләрен түгеп калырга ашыга. Хәтерен барлый. Менә бер шигырьдә «чәчәкләргә гашыйк Хәсән Туфан һәр ел шулай, һәр ел бер вакытта» Тукайга чәчәкләр куя: Шунда тәмам кушылып бетә кебек Тукай белән Туфан арасы... Бу юлларны хәзер инде «Тукай, Туфан, Хәким арасы» дип укырга да буладыр шикелле. Китабы басылып чыккач, Сибгат ага Хәким автографын язып бүләк иткәндә болай диде: — Рәхмәт! Үзем теләгән соңгы шигырьләремнең барысы да сыйды монда... Автографы: «Марска! Минем соңгы китапларымның берсенең редакторына. Хөрмәт белән — Сибгат Хәким. 28/VI—83». Шагыйрьнең вафатына өч ел калган булган икән... Күңеле шулай бик алдан сизенде микәнни соң? Шулайдыр. Шагыйрь күңеле бит ул, әүлия күңел! Туган якта һәр тал җырлый. Җырлый таллар үзенчә. Җырлый таллар, нишләр ярлар, Бер көн җырлар өзелсә?.. Аның җырлары өзелде... Ул яраткан җәйге айларда өзелде... Юк, өзелмәде! Алар безнең белән, безнең күңелдә, безнең җанда. Тын гына елмаеп килеп керергә яраткан шагыйребез үзе генә юк. Ышыкланыр кешебез юк... Сибгат ага Хәким юк... I Сагындыра, бик тә сагындыра...