Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ХӘТЕР ҺӘМ КАЙГЫ КӨНЕ 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары, шулай ук Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсехлеге өчен барлык сугышларның корбаннары истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, Россия Федерациясе Президенты Б Ельцин Указы нигезендә, «22 июнь Хәтер һәм кайгы көне» дип игълан ителде. Шул уңайдан, бу көнне мәркәзебез Казанның М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында сугыш корбаннарын искә алу митингысы үткәрелде. ТАТАРСТАННЫҢ ТАРИХ ИНСТИТУТЫ Җөмһүриятебезнең Фәннәр академиясе Президиумы Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих, археология, этнография, иҗтимагый фикер тарихы, Исламны өйрәнү бүлекләре нигезендә мөстәкыйль Тарих институтын төзү турында тәкъдим керткән иде. Шуны искә алып, Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиев ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтын төзү турындагы Указга кул куйды Бу Татарстан һәм татар халкы тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне стимуллаштыру, югары квалификацияле кадрлар хәзерләү максатында эшләнде. Тарих институтының директоры итеп Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Рафаэль Сибгат улы Хәкимов расланды ҖӘЛИЛ ТУГАН ЯКЛАРДА 22 июнь көнне Оренбур шәһәре үзәгендә татар халкының мәшһүр улы — каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең бронзадан коелган һәйкәлен ачу тантанасы булды. Шул уңайдан бирегә Татарстаннан Җөмһүриятебезнең Дәүләт Советы Рәисе В. Лихачев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составында Казан каласы мэры К. Исхаков, М. Җәлилнең кан кардәше Т. Корбанов, Татарстан Дәүләт Советының даими комиссия рәисе, шагыйрь Р Миңнуллин, «Татарстан» журналының баш мөхәррире, язучы Р. Мостафин һәм журналистлар бар иде. Тантана барышында Оренбур шәһәре мэры Г. До н конце в Җәлил һәйкәлен коюда зур булышлык күрсәткәннәре өчен казанлыларга, скульптура авторы—Татар рәссамнарының Бөтендөнья ассоциациясе вицепрезиденты К Җәмитовка ихлас рәхмәтен белдерде Митингта шулай ук М Җәлилнең бертуган сенлесе Хәдичә ханым, Оренбург өлкәсе губернаторы В. Елагин һәм Татарстаннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Соңыннан хәрби парад булды. КҮРШЕЛӘР КУЛ КЫСЫША 18 июнь көне Чувашстан Республикасының көньягында урнашкан Батыр, Комсомол, Шомыршы, Яльчик районнарында һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Бу көнне Батыр районның Озын Куак авылында Татарстан телевидениесе программаларын кабул итү өчен төзелгән ретрансляция корылмасын. Батыр авылында сафка бастырылган типография бинасын һәм республика күләмендә беренче булып татарча чыга башлаган «Вакыт» газетасын тәкъдир итү булды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары И. Хәйруллин, Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әх- мәтҗанов, «Татарстан» дәүләт телерадио- компаниясе рәисе Т. Сәгыйтов, Буа районы хакимияте башлыгы Г. Хәйруллов, Чувашстан Республикасы Президенты Н. Федоров, Президент аппараты җитәкчесе П. Краснов. Мәгълүмат һәм матбугат министры Ф. Шарков, Батыр районы хакимияте башлыгы В. Петров һ. 6. катнашты. ЧАЛЛЫДА - ЖУРНАЛИСТЛАР«ДЕСАНТЫ» 21—23 июнь көннәрендә Татарстан һәм Россиянең вакытлы матбугаты, радио һәм телевидениесе журналистларының зур бер төркеме Чаллыда кызыклы очрашулар үткәрделәр. Бу чараны Татарстан Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы әлеге шәһәр хакимияте белән бергәләп оештырган иде. Журналистлар Чаллының бүгенге тормышы белән якыннан таныштылар, шәһәр хакимияте башлыгы Р. Алтынбаев белән очраштылар. Соңыннан алар Сабантуе бәйрәмендә катнаштылар. ТАТАРСТАН МЭРЛАРЫ — ҖИҢҮЧЕ Ел буе дәвам иткән «Россия мэры—95» конкурсы тәмамланды. Аның беренче турында 300 дән артык шәһәрдән катнашканнар иде. Соңгы турда исә аларның саны 50 гә калды. 18—19 май көннәрендә Мәскәүдә үткәрелгән финалда исә Казан һәм Чаллы шәһәрләре мэрлары Камил Исхаков белән Рәфкать Алтынбаев Россиянең иң яхшы ун мэры арасына кертелде. Биредә алар тарафыннан оештырылган зур ярминкәгә һәм концерттамашага да югары бәя бирелде. ӘДӘБИЯТ-СӘНГА ТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ ТУКАЙ ТӨРКИЯДӘ ДӘ КАДЕРЛЕ 15 июньдә Төркия Җөмһүриятенең башкаласы Анкарада төрки телле дәүләтләрнең уртак мәдәни-сәнгати оешмасы ТӨРКСОЙның Генераль идарәсе, татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 110 ел тулуга багышлап, фәнни конференция уздырды. Анда Төркия галимнәреннән профессорлар Әхмәт Тимер, Надир Дәүләт, шулай ук Фа- тма Өзкан, Мостафа Өнәр, Фазыл Агиш, бүген Измир шәһәрендә аспирантурада укучы шагыйрь милләттәшебез Рөстәм Сүлти һ. б. чыгыш ясады. Татарстаннан килгән Казан дәүләт университеты профессоры Ре- зедә Ганиеваның "Тукай һәм төрки әдәбиятлар» һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиевнең «Тукай һәм чордаш татар шагыйрьләре» дигән темаларга ясалган докладлары да зур игътибар белән тыңланды. Конференциядә катнашучыларны Төркиянең мәдәният министры Агяһ Октай Гүнәр, ТӨРКСОЙның генераль директоры Әзербайҗанның мәдәният министры Полад Бүлбүлогълы котлады. Шулай ук Татарстанның Мәдәният министры Марсель Таишев, күренекле төрек сәясәтчеләре Нәҗметдин Эр-Бакан, Таңсу Чилләрнең котлау телеграммалары укылды. ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗГӘ БАГЫШЛАП Мәшһүр шагыйрьләребездән Г. Тукайның тууына 110, М Җәлилнең дөньяга килүенә 90 ел тулу юбилейларын Казан дәүләт педагогия университеты галимнәре һәм студентлар, зурлап билгеләп үттеләр. Аларга багышлап, әдәби-музыкаль кичәләр уздыру белән бергә, кайбер диплом эшләре дә шушы олуг шәхесләргә, аларның тормыш юлларын, иҗади эшчәнлекләрен яңача яктыртуга багышланган иде. Шулар арасыннан Гүзәлия Шәйдуллинаның «Г Тукай иҗатында дини һәм дини-мифологик образлар», Альмира Тимершинаның «М. Җәлил һәм җәлнлче шагыйрьләр» дигән хезмәтләре (фәнни җитәкчеләре Э. Галиева, Ф Галимуллин) «бик яхшы» билгесе белән бәяләнде. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР САФЫНА 20 июньдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда әдәбият галиме филология фәннәре докторы, профессор Хатип Миннегулов, шагыйрә Рифә Рахман, драматург һәм артист Әмир Камалиев (Аманулла), юстиция органнарында эшләүче прозаик һәм публицист Флюр Баһаветдннов Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителделәр ЮБИЛЕЙЛАР Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гамил ага Афзалның 75 яшьлек олут юбилее Әлмәтнең үзендә һәм район авылларында мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында зурлап билгеләп үтелде. Әлмэт шәһәре һәм район хакимияте башлыгы И. Гәрәев, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Р Галиев, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Р. Вәлиуллин, «Хәзинә» газетасы мөхәррире, шагыйрь Н Әхмәдиев исә юбилярны өенә барып котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар Лениногорск шәһәрендә шул ук районның Сугышлы авылында туып-үскән шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дөрзаманның 50 яшьлек юбилее да оешкан төстә, җанлы үтте. Техника сараенда уздырылган иҗат бәйрәмендә талантлы язучыны райондашлары кайнар котладылар Тантанада Җ Дөрзаманның әнисе Сәгыйдә апа да кызыклы чыгыш ясап, кичәне тагын да ямьләндерде. Мөмкинлектән файдаланып, юбиляр район авылларында, шул исәптән Сутышлыда да булды Сабантуе көннәрендә ул, композитор Сафьян Ибраһимов һәм халкыбызның атаклы җырчысы Габдулла Рәхимкулов белән берлектә, авыл клубында чыгыш ясады, туган авылына махсус атап язылган җырын бүләк итте. КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН ИСТӘЛЕГЕНӘ Заманында Чаллыдагы «Ак бүре» киностудиясендә эшләгән, вакытсыз арабыздан киткән талантлы шагыйрь Кадыйр Сибга тудлинны хезмәттәшләре онытмыйлар. 24 майда, җомга көнне, алар, әлеге киностудиянең генераль директоры Тәбрис Гынмалет- динов җитәкчелегендә, шагыйрьнең туган ягында Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылы зиратында булып, каберенә истәлек ташы куйдылар Шул уңайдан бирегә К. Сибгатуллинның якыннары һәм балалары да кайткан иде. САРА САДЫЙКОВА ТУРЫНДА ФИЛЬМ Милләтебез сандугачы атаклы композитор һәм җырчы Сара ханым Садыйковага багышлап, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе документаль музыкаль фильм төшерә башлады Сценарий авторлары Гөлшат Зәйнашева, Идмас Үтәгәнов (ул бер үк вакытта режиссер да), оператор Юрий Гвоздь, фильмның директоры С Садый- кованың мәдәни хәйрия фонды рәисе Әзһәр Хөсәенов, кинокартина героинясы эзләреннән инде Мәскәүдә булып, аның студиядә укыган елларына кагылышлы эпизодларны, истәлекләрне төшереп кайттылар Хәзер киногруппа республикабызның Сара ханым эшчәнлегенә бәйле авыл районнарына чыгып китте Фильмны шушы елның ноябрендә тамашачылар хөкеменә тапшыру планлаштырыла.