Логотип Казан Утлары
Хикәя

БҮРЕЛӘР

Ат караучы Сәлмән абзыйның элегрәк йокысызлыктан болай интек- Уҗ кәне юк иде. Бүген исә төн урталары узуга карамастан, күзенә йокы кермәде. Элек аның тыныч йокысын кандалалар да, үз янында ирләр сыман хырылдап ятучы калын гәүдәле хатыны да бүлдерә алмый иде. Ә бүген ул пошынып, әледән-әле әйләнеп ятты. Аның бу хәленә зарлангандай, бабасыннан мирас булып калган агач карават туктаусыз шыгырдап торды. Ниһаять, болай азапланып яту туйдырды Сәлмән абзыйны, ул жылы урыныннан торды, өйдәгеләрне уятмас өчен идәнгә сак кына басып, бусагага килеп чүмәште, тәмәке төреп кабызды. Сыек кына ай яктысы төшкән идәндә иске тун, ямаулы фуфайка ише нәрсәләр ябынган балалар чайрап йокы симертә. Алар янәшәсендә саламга күмелеп, берничә сарык бәтие белән йонлач себер мәчесе бөгәрләнеп яткан. Сәлмән абзый тәмәкесен соң кат чытырдатып суырды да кулын пешерә башлаган төпчеген куесу чиләгенә ташлады һәм янә караватына барып ауды, күзләрен йомып, бераз булса да онытылырга теләде, чөнки аның иртә таңнан сәфәр чыгып китәсе бар иде. Инде авыл әтәчләре икенче кат дәррәү кычкырып, кышкы тынлыкны яңгыраттылар, ә Сәлмән абзый һаман уяу иде әле. Юк, аны иртә таңнан суык юлга чыгып китәсе булу борчымый, ул моңа яшьли күнеккән. Колхоз рәисенең үзенә беренче кат җылы карашын тою, кичә кылган яхшылыгы дулкынландырган иде аны. Соң, шулай булмыйча, шәһәргә бәрәңге сатарга бару өчен ат сорарга баргач, ике дә уйлап тормыйча, рөхсәт итте ләбаса. «Үзең теләгән атны җик, Сәлмән абзый, синең өчен берни җәл түгел»,— дип, аркасыннан да сыйпап куйды әле. Әлегәчә рәиснең аңа болай бер дә якты йөз күрсәткәне булмады бит. «Менә ул орден алуның хикмәте, ниһаять, Чатан абзалары белән да санлаша башладылар түгелме?! Үз иясен бик соңлап килеп тапса да, ярап куйды әле ул. Һы, санлашмый ни, кан түгеп алынган бүләк ләбаса. Тиккә бирмиләр орден кадәр орденны!» —дип фәһемләде Сәлмән абзый. Әлеге бүләккә ия булуына әле һаман ышанып җитә алмыйча, шул турыда язылган гәзитне тагын бер кат укып карыйсы килде. Әмма ут кабызасы итмәде, кулы белән мендәр астындагы гәзитне капшап карау белән чикләнде. Кыштырдый, җанашым! «Уен эшмени!—дип, уй йомгагын сүтүне дәвам итте Сәлмән абзый.— Рейстагны алган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен иптәш Атнагулов Сәлмән Габделмән улы Беренче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән иде Шуны иясенә тапшырырга!..—диелгән бит...» Моңа кадәр аның исем-фамилиясен дә онытканнар иде бугай инде. Кыска гына итеп, Чатан дип кенә йөртәләр аны. Бу кушамат аңа фронттан аягы яраланып кайткан көннән үк тагылды. Чатан дигән шул бер сүз аның бөтен тәрҗемәи хәлен үзенә сыйдырган: ат караучы Сәлмән Габделмән улы Атнагулов — Бөек Ватан сугышы инвалиды, Пүчинкә авылында туган, Мәүлиха исемле хатыны, өч баласы бар . Колхоз идарәсендә саклана торган исемлектә дә Сәлмән абзый фамилиясе турысына остәп, «Чатан» дип язып куелган. Ошбу кушамат кыска булуы белән авыл түрәләрен күп сүз әрәм итүдән коткара Әйтергә дә җайлы, башкалар белән буташтыру куркынычы да юк. Хәтта ки, Чатан кушаматы урам исемнәре, йорт номерлары булмаган авыл җирендә ориентир-тамга өчен дә бик җайлы. Әйтик колхоз рәисе бригадирга нәрәт бирә: «Чатаннар турында телеграф баганасы ауган, нимидленне яңасын утыртыгыз!» Монда инде бригадирга барысы да кон кебек ачык, тәгаепләп-шәрехләп торасы да юк. Чатаннар турында ауган багана и һәм—вәссәлам! Сәлмән абзый әлеге кушаматына үзе дә күптән күнекте инде. Дөрес, баштарак җене котыра иде Чатан дигәнгә. Ул үзенең гариплеген исенә төшереп торучы кушаматтан ничек кенә котылырга теләмәде. Күпме тавыш-гауга чыкты шуның өчен. Хәтта бервакыт ярсып китеп, күршесе Кара Зәкине чүт кенә балта белән бәреп үтерми калды. Шуның өчен таш капчыкка эләгеп, берничә ел Лаеш шулпасы чөмерергә дә туры килде Сәлмән абзыйга. Хәер, Кара Зәки белән низагның башка җитди сәбәпләре дә булмады түгел. Бәрәңге бакчасы сукмагы буенда үсеп утырган карт каенны кисеп аударган бит кара шайтан. Имештер, аның бакчасын күләгәли, имештер, күләгәдә бәрәңге начар үсә, уңышы бөтенләй дә чыкмый, янәсе. Заманында бабасы утырткан шул каен өчен йөрәге әрнеде Сәлмән абзыйның. Шул турыда әйткәч: «Юк белән баш катырма әле, Чатан торс!» — дип теш ыржайта бит әле җитмәсә, мөртәт! Әле тагын нәрсә ди бит, имештер, Сәлмән сугышка алынгач, фронтка ук җибәрмәсеннәр очен аяк сеңерен юри кискән, шуннан гарип булып калган, имеш. Сугыш батырын куркак дип мыскыллау ләбаса бу! —Шушы хәлләр исенә төшкәч, Сәлмән абзый ачудан үз алдына сүгенеп куйды. Бу вакытта ул юньсез күршесен янә дә тотып тукмарга әзер иде Кара Зәки белән Сәлмән абзыйның җеннәре ярашмау сугыштан соң ук башланды. Хатының юньсез булса, аерып котылырсың, күршең юньсез булса, ничек котылырсың, дип, халык белми әйтми шул. Сәлмән абзый шаукымлы бу нигезне ташлап, җир читенә олагырга да риза булыр иде дә, ишле гаиләсе, гомер буе бөртекләп төзегән хуҗалыгы бар. Хуҗадан башка нишләр алар? Беткә ачу итеп, тунны утка ягу ла егетлек түгел. Уф! Күрәсе дә килми шул кара еланны. Битендәге теге вакытта балта белән ясалган тирән яра эзе Сәлмән абзыйга төрмәдә үткәргән мәхбүслек елларын хәтерләтә җитмәсә . Ә бит үз аягын үзе бозган дип, Сәлмән абзыйга бөһдан яла яккан очен Кара Зәки үзе Лаеш шулпасын эчәргә бик тә лаек бәндә. Ялганның аягы озын була, дигәндәй, әлеге, үз аягын үзе бозган, дигән ялган авылда бик тиз таралды. Адәм баласы бит ул дөреслеккә шикләнеп караса да, ялганга тиз ышанучан. Фронтта алган медальләрен тагып чыкса, күрерләр иде күрүен Чатанның кем икәнен. Ләкин ул, Кара Зәки кебек, чылтыравык тәтиләр таккан түшен киереп йөрергә яратмый шул. Ямаулы кәчтүнгә медальләр тагып йөрү килешәмени? Инде әнә гәзиттә язып чыктылар аның орден алуы турында. Чатанның кемлеген аңлаганнардыр, ниһаять. Медальләр янына орден да өстәлде. «Тукта әле, медальләремне кая куйган идем соң әле?—дип сөйләнде Сәлмән абзый.—Нүжәли балалар уйнарга алып, югалтып бетерделәр икән? Бәлкем, Кара Зәкинең түшендә минем медальләр чылтырашадыр? Наград кәгазьләре саклана-саклануын, ә менә сандыкта медальләр азайган шикелле? Ярый, базардан кайткач, эзләп карармын әле. Бәлкем ярыктан идән астына төшкәннәрдер. Күрсәтермен әле шул кара шайтанга бөтен наградларымны бергә тагып чыгып. Күрсен кемне куркак дип мыскыл иткәнлеген, ыштыр бит! Чатан, имеш, куркак, имеш! һы! Бу бит сугыш инвалидын хакарәт итү. Сукырга сукыр дип әйтү белән бер ләбаса бу. Сукырны, син—сукыр, дип күпме ирештерсәң дә, күрә башламас. Тумыштан куркак булган куянны да батыр итеп булмый, һәркемнең, һәр җан иясенең батыр буласы килә, шул исәптән, куянның да. Куян ничек бүредән көнләшсә, куркак бәндә дә батыр кешегә шулай көнләшеп карый. Әмма Кара Зәки куян гына түгел, бүре ул. Ерткычларның да куркаклары буладыр, күрәсең...» — Нәрсә мыгырдыйсың син? Төшләнәсеңме соң?—дип, ирен иңнәреннән тотып дерелдәтте Мәүлиха. — Юк ла. йокламыйм мин,—диде Сәлмән абзый.— Син белмисеңме минем медальләр кая таралды икән? — Каян килеп төште әле башыңа медаль кайгысы? Шунда, сандыктадыр. Кая китсеннәр. Йокла, тиздән таң атар. Сиңа иртә торасы бит. Йокла! Берничә минуттан хатыны янә хырылдый башлады. Шуны тыңлап ята-ята, Сәлмән абзый үзе дә оеды, уйлары төш белән алмашынды. Имеш, ул хөкем залында, агач бүлемтек эчендә утыра. Ике ягына ике сакчы — милиционер баскан. Судья гаепләү сүзен укыганнан соң, эшнен асылын тәфтишли башлый. — Зыян күрүче Зәки Зарипов, әйтегез әле, Сәлмән Атнагулов сезгә нинди хәл-әхвәлдә балта белән сукты? Кара Зәки алдагы рәттә утырган урыныннан торып баса, яңа кәчтүм изүендәге медальләрен чылтыратып, судья өстәле янына килә Залда тынлык. Кара Зәки башта сынаулы карашын Чатан Сәлмәнгә юнәлтә, аннары өстәл артында утыручы судьяга борыла. — Ул көнне миндә кунаклар бар иде,—дип башлый ул сүзен.—Улы белән баҗай килгән иде. Сүз ара сүз китеп, мин межа янындагы күрше каенының бакчамны кояштан күләгәләвеннән, шуңа күрә бәрәңгем уңмаудан зарланып алдым. Кунакларым киңәше белән, әлеге каенны кисеп аударырга дип, балта алып, бакчага чыктык. Эшне бетергән генә идек, әллә кайдан Чатан, то-есть, Сәлмән Атнагулов килеп чыкты. Без каен өстенә утырып, ял итә идек. Анымоны әйтми-нитми, минем изүгә килеп ябышты. Медальләремне йолкып алып, җиргә салып таптый башлады... Табигый ки, мин аның кулына ябыштым. Ул шулвакыт бер читтә яткан балтамны алды да миңа кизәнде. Чүт кенә янга тайпылып калдым, юкса харап итә иде. Болай да, менә балта йөзе битемне сызып узды. Шуннан калганын хәтерләмим — аңымны җуеп егылганмын... Шаһитлардан җаваплар алганнан соң, судья яңгыравык тавышы белән Сәлмән абзыйга сорау бирде: — Хөкем ителүче Атнагулов! Сезнең балта белән ни өчен кизәнүегез аңлашыла. Ә менә медальләрне—хөкүмәт бүләкләрен ни очен җиргә салып таптадыгыз—монысы акылга сыймый. Аңлатып бирегез әле шуны? Үзенә кадәр сөйләүчеләрне игътибар белән тыңлаганга, Сәлмән абзыйның җавабы күптән әзер иде инде. — Мин бу кара шайтанның... тьфү, аты коргыры! Зәкинең изүеннән борып алып, үзе кисеп аударган каен янына салмакны идем. Ә ул каршылык күрсәтте, тартылды. Шул вакытта түшендәге мактанчык тәтиләре, әй лә, медальләре шалтырап җиргә коелды. Мин аларны таптамадым... Юк-юк! Алла сакласын, рәзе бу мөмкин эш? Мин алай итмәдем. Билгеле, әвәрә килгәндә ялгыш, аяк астында калуы ихтимал. Дөресен әйткәндә, мин бу кара шайтанны... әй лә, Кара Зәкине күптән акылга утыртырга теш кайрап йөри идем. Шул кабахәт бит инде, биләмче хатыннар кебек, минем турыда гайбәт таратучы. . — Нинди гайбәт? Төгәлрәк әйтегез,—диде судья. — Нинди булсын? һы! Янәсе, мин фронтка, ягъни алгы сызыкка эләкмәс өчен аяк сеңеремне кискәнмен дә, яраландым .тип алдаганмын икән. Үзегез уйлап-фәһемләп карагыз, рәзе мөмкин эш бу? Сугышта бит моның өчен трибунал иде. Судья үткен карашын Кара Зәкигә тобәде: — Гражданин Зарипов! Сез Атнагулов фронтка бармас очен үз аягын үзе яралаган, дип, сөйләп йөрдегезме? Кара Зәкинең табак бите бурлат кебек кызарып чыкты. Ул үзен кем дә булса бүлдерүдән курыккандай, ашыгып җавап бирде — Шыттыра ул, иптәш судья, оятсыз рәвештә алдалый! Ул моны берничек тә дәлилли алмый. Шаһитлары кайда? Әйтсеннәр Сүзгә яклаучы-адвокат кушылды — Хокем ителүче Атнагулов! Сез гайбәт турындагы сүзегезнең дөреслеген дәлилли аласызмы? — Ник дәлилләмәскә! Әнә Зәки Зариповның бәләкәй улы Пәрхидән сорагыз. Ул минем аяк турындагы әтисе әкиятен мәктәпләрендә сөйләгән. Бөтен класс алдында минем малайны куркак куян дип үртәгән. Шуның очен канга батып сугышканнар Шуннан соң минем малай укуын бөтенләй ташлады. Ышанмасагыз, мәктәп директорыннан сорагыз Ул малайны мәктәпкә килергә үгетләп йорде —Сәлман абзый судьяга үпкәле караш ташлап, өстәде: — һы, үзегез турында шундый яман сүз таратсалар, нишләр идегез икән, ә?.. Ул үзен аклап тагын нидер әйтмәкче иде дә, судьяның кул ишарәсен күреп, тынды. — Тынычланыгыз, хокем ителүче Атнагулов! Бала-чага сөйләгән сүзләр җитди дәлил була алмый,— дип бүлдерде аны судья, үртәлгән тавыш белән.— Үзегезне мыскыл иткән кешене сез судка бирергә тиеш идегез. Бездә бәхәсле мәсьәләләрне балта белән хәл итмиләр Аның очен гадел совет законнары бар, гадел хокем бар. Ну-с, гражданин Атнагулов, сез үзегезнең гаепле булуыгызны таныйсызмы? — Әх, бу кара еланның башын ук кисеп ташлыйсым калган!—дип кычкырып җибәрде Сәлмән абзый ярсып һәм үзен утырткан агач читлектән чыгарга талпынып куйды. Нәкъ шул вакыт уянып китте ул. Салкын тир бәреп чыккан маңгаен тозланган күлмәк җиңе белән сортеп, чалкан әйләнеп ятты һәм әле генә күргәннәренең үз башыннан күптән узган булып, хәзер төш кенә икәненә сөенде. Аннары мендәр астына кулын тыгып, аннан теге гәзнтне алды, сукыр кеше кебек, учын гәзит бигендәге юллар остсннән шудырды, гүяки, ул үз батырлыгы турында язылганнарны бармаклары белән дә тоя иде. «Хәзер мине яңадан элеккеге эшемә — амбар мөдире итеп куярга мо.м- киннәр,—дип хыялланды ул, күзләрен йомган хәлдә —Анда эше дә дәрәҗәле, хезмәт коне дә күбрәк булыр, һәрхәлдә, уңыш күпме чыкса ла, ач калмыйсың инде анда Әй, балалар сөенер! Ни дисәң дә, аталары тирес эчендә казынучы түгел, яхшымыяманмы. амбар мөдире булачак бит. Хатынның шатлыгы да эченә сыймас! Аңа быел яңа күлмәк белән сырма аласы булыр. Югыйсә, осте-башы карарлык түгел, кырык корама, мең ямау дигәндәй Авылдашлар да, мөдир Сәлмән абзаларын санга сугарлар иде, нибучь. Ә районнан килгән түрәләр аңа иптәш Атнагулов дип зурлап эндәшерләр иде. Ул чакта Кара Зәки дә минем белән санлашмый булдыра алмаячак, һы, кем соң ул? Мазутка буялып йөрүче тракторчы гына лабаса. Эшләгәненнән тик торган көннәре күбрәк. Андый ялкаулар буа буарлык колхозда. Ә амбар мөдире — берәү генә ул. Аның идарәдә аерым өстәле бар хәтта, шкафындагы кенәгәләреннән дә икмәк исе килеп тора аның. Әйе-е, хаклык барыбер өскә чыга ул, сабыр булырга гына кирәк. Тик моңа бөтен кешенең нервысы чыдамый шул. Хаклык өчен көрәшкәндә күпләр тормыш мәгънәсен югалтып, авыруга сабыша, дөреслекне табалмый. Ә мин хаклыкдөреслекнең өскә чыкканын көтеп ал алдым, шөкер!.. Бөтен кешедә андый сабырлык була алмый шул. Әнә бит, күптән түгел мәктәп завхозының асрамага алып үстергән кызы асылынып үлде. Уналты яшендә генә иде, бичара. Ни генә лыгырдамадылар яман телләр. Укытучылардан, хәтта чүт кенә җаны чыкмыйча йөри торган чахотка авырулы директордан да шикләнделәр! Кыз бала үзенә үзе кул салганнан соң гына, хәл ачыкланды. Район гинеколыгы, имеш! Юкныбарны лыгырдый белә, ә гыйффәтле кызны хатыннан аера алмаган... Ә минем кушаматка килгәндә, анысы пүчтәк. Бу яктан да уңдым әле мин. Чатан кушаматы миңа сугышта яралануым өчен бирелде. Әнә шадра Зәкәрияне битендәге түгәрәк мөһергә охшаган кызыл табы өчен Кләймә дип атадылар. Ә сукыр Кәримгә борыны ямьшек булганга — Мөгезборын кушаматын тактылар. Итекче Хәнифулланы Тиле Хәниф, диләр. Ни өчен шулай атаганнарын беркем белми. Әнә Бригадир Курамшаны ни өчендер Чибәр дип атыйлар, гәрчә чибәр булмаса да...» Өченче әтәчләр кычкырганнан соң, Сәлмән абзый вакытны чамалап, урыныннан кузгалды. Зур мич авызына ярты гәүдәсе белән тыгылып, кичтән кибәргә куйган киез итекләрен тартып чыгарды. Биш капчык бәрәңгене ул кичтән үк сайлап тутырып, әзерләп куйган иде инде. Шушы капчыкларга таянып, көлгә буялган җылы киез итекләрен киде, аннары тәмәке кабызды. Зәңгәр төтенгә уралып, ишек алдына чыкты. Тирә-юньдә — тынлык, тик авылның аргы очында гына эт өргәне ишетелә. Шыңшый-шыңшый өрә, бүре йөри микәнни? Әле яктырырга өлгермәгән күк гөмбәзендә йолдызлар салкыннан калтырана. Ай да күшегеп, кечерәеп калган шикелле. «Көн аяз булачак!»—дип сөйләнде Сәлмән абзый, учын-учка уыштырып.—Шулай торса, ике сәгатьтән базарда булачакмын, Алла боерса, һава хәлләре генә бозылып куймасын, Ходаем!» Ул җылытылган абзар ишеген ачып керде. Куначадагы тавыклар, ишек шыгырдавына үзләренчә «ка-ка-ка!» дип, аваз биреп, борчылып алдылар. Ләкин Сәлмән абзыйда тавыклар кайгысы юк, сыерының хәлен белешергә иде исәбе. «Шушы көннәрдә бозауларга тиеш бу малкай»,—дип уйлады ул, кабарынкы корсагын салам өстенә салып яткан һәм авыр-авыр тын алган сыерга карап.—Шуңарчы шәһәргә барыл кайтуым әйбәт булачак әле. Югыйсә, акчасыз калуыбыз бар...» Аннары Сәлмән абзый, абзарны тыштан бикләп, колхозның атлар сараена юнәлде. Үзен Чатан кушаматына лаек иткән сул аягы тездән бөгелмәгәнлектән, аның гәүдәсе сәгать маятнигы кебек як-якка чайкалып бара иде. Ул Йонлач кушаматлы, арада әйбәт саналган байталны үрәчәле чанага җикте. Дирбияләрен капшап-каккалап тикшерде. Чанасына мул итеп салам түшәде. Шәһәргә барып җиткәнче бәрәңге өшемәслек булсын. Аннары атлар өчен су җылыта торган куышта дөньясын онытып йоклап яткан бердәнбер ярдәмчесен—тумыштан чукрак һәм телсез Әптине төрткәләп уятты. Егет үзен башкача уята алмауларын белгәнгә, ишек келәсен элмичә генә йоклый иде. Ул өлкән ат караучының сәфәр чыгасын, бөтен җаваплылыкның үзенә каласын аңлап, нәчәлнигенең күрсәтмә- киңәшләрен игътибар белән «тыңлады». Сәлмән абзый ат җигеп кайткан вакытка хатыны мич ягып, өйне җылыткан, кичтән калган бәрәңге шулпасын кайнарлатып куйган иде инде. Юлга исә мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңгене чуптарлы сөлгегә кат-кат төреп, юл биштәренә салып куйды. «Тагын нәрсәне булса да онытмадыммы икән?—дип, зиһенен җыяр өчен, җылы мичкә сөялеп торды ул. Шулвакыт тәҗел кирәккә дип саклап торган өч тәңкә акчасы барлыгын исенә төшерде Шуны яшергән урыныннан табып, иренә сузды. «Ал, ал! Юлда кирәге чыгуы бар»,—диде ул, акчаны ирексезләп диярлек иренең кесәсенә салды. Сәлман абзый риза булып алса да, юлга чыгып китәр алдыннан акчаны кесәсеннән чыгарып, сиздерми генә, эскәтер астына кыстырыл куйды. Әле таң атып җитмәгән, тышта караңгы булуга карамастан, өй- дәгеләр барысы да уянган иделәр. Җиңелчә генә киенгән олы улы урыс капканы ачып, әтисе чыгып киткәнне көтеп тора иде. Ул салкыннан котылу өчен бер урында биегәндәй таптана, бөтен уе—тизрәк җылы урынына — иске тун астына кереп чуму. Әниләре ризык салынган төенчекне чана алдына — саламга күмеп куйды. Гаиләнең калган әгъзалары—елтыр борынлы балалар туңган тәрәзәне тыннары белән эретеп, әтиләренең китүен карап торалар. Аларның аяк тирәсендә уралган сарык бәрәннәре, без дә хуҗабызны озатыйк әле, дигәндәй, нечкә муеннарын тәрәзәгә таба сузалар иде. Ә карт себер мәчесенең үз кайгысы: ул, буталыштан файдаланыл, салам өстеннән торды да малайларның бушап калган җылы урынына барып ятты, һәм, күрдегезме минем кем икәнне!—дигәндәй, яшькелт күзләрен кыскалап, бөдрә башлы аңгыра бәтиләргә карады. Ләкин аңа бу урында озак ятарга туры килмәде. Әтиләрен озатканнан соң, балалар яңадан йокларга яттылар. Песине куып җибәрделәр. Песи, моңа үпкәләгән сыман моңсу мияулап, мич башына үрмәләде. Мәүлиха түти ирен юлга озаткач та әле өенә керергә ашыкмады. Ул иртәнге тынлыкта һаман саен ераклаша барган чана табаннары шыгырдавына, ара-тирә ат пошкыруына колак салып, капка төбендә басып торды. Тәмәке төтене исе сеңеп калган салкынча һава аңа кырык икенче елның кышкы иртәсен хәтерләтте. Ирен сугышка озатып калган иртәне «Гомере булса, бер кайтыр әле, сугышта да бөтенесе һәлак булмый бит. » — дип уйлаганы хәтерендә Өстеннән күп йөрүдән тыгызланган юлдан чына табаннары рельстан барган шикелле шома шуа. Төнлә әйбәт ял иткән байтал шәп элдертә, гүяки, ул һава хәле әйбәт торганда тизрәк каладан әйләнеп кайту өчен ашыга иде. Менә инде алар ярты юлны диярлек уздылар да шикелле, әнә Покровка авылының иске, ярым җимерек чиркәве күренде. Аның инде исеме генә чиркәү, ә гамәлдә ул егерменче еллардан бирле колхозга амбар хезмәтен үти... Сәлмән абзый атлар хәлен яхшы аңлый, аларны ригая кыла, шуңа ул Йонлачны да үз җаена куйды, артыгын кумады, үр менгәндә чанадан төшеп, җәяү барды, текәрәк урыннарда атка булышкалады Түбән таба исә бәрәңге өстенә ябылган брезентка ятып, ял итте. Мондый чакта аның башына төрле уйлар килде. Ул бүген бәрәңге сатудан кулга керәчәк акчаны исәпләп-санап карады. «Чиләген икешәр сумнан җибәрә алсам, алтмыш сум була, бер ярымнан гына алсалар, табыш азрак тиячәк ..» Шундый уйлар белән әвәрә килеп барганда кинәттән байтал туктап, хәвефле итеп кешнәп җибәрде. «Шайтан алгыры, нүҗәли ыңгырчак бавы ычкынды икән? — дип сойләнде Сәлмән абзый, чанасыннан төшә-төшә. Әмма сәбәпнең күпкә җитди булуын күреп, сүгенеп куйды:—Иблис токымы1 Тапканнар кайда ял итәргә!» Кырык-илле метр арырак, юлга аркылы ике бүре яткан иде Алар ялкау гына башларын боргалап, атлы кеше якынлашканны көтәләр иде. Бу ерткычлар өстенә күрәләтә барсаң, хәтәр, кире авылга кайтып китсәң, ояты ни тора. Сәлмән абзый бүреләрнең торыл китәренә өмет баглады. Алайболай була калса дип, саклык чарасын күрде: толыбын өстеннән салып, чанага ташлады, киез итек балтырыннан озын пычагын тартып чыгарды... Ат караучы булып озак еллар эшләү дәверендә хәтәр хәлләргә аз тарырга туры килмәде аңарга. Чатан булуына карамастан, ул күзенә ак-кара күренмичә дулап чапкан айгырларның йөгәненнән эләктереп туктатырга, кеше талый торганнарын да акылга утыртырга өйрәнде. Шулай бервакыт бөтен кешенең котын алып тора торган сөзгәк үгез белән дә алышырга туры килгән иде аңарга, нәсел үгезе булганга сугымга җибәрми тоталар иде үзен. Шул мөртәт бәй чылбырын өзеп, иреккә чыккан бит. Шактый саллы чылбыр өзеген өстерәп, авыл урамын гизә бу. Башта ул тыныч тотты үзен. Аннары сәнәкләр, көрәкләр белән коралланган кешеләрне күргәч, күзләрен кан басты. Үзен ауларга җыелган халыкны пыр туздырып, куа башлады. Килә, күз алдында кылый Миңнулланы таптап узды, ике мужикны мөгезенә элеп атты. Аягы яралангач, тагын да котыра төште. Котлары калмаган кешеләр өйләренә кереп качтылар, ә теге ерткыч, киң урамнарны тар итеп, үкереп йөри бирде. Кичкә таба ул Сәлмәннең өе каршындагы тупыл агачына сыртын терәп ятты. Сәлмән үзенең ызба башына менеп, шуннан торып, үгезне күзәтте, уңайлы мизгелне көтеп алып, мөртәтнең муенына аркан ыргытты һәм үз тормышын куркыныч астына куеп, тупылга урады тегене. Аннан соң ай буе үгезне «акылга утыртты». Башта аны, ата-анасы белән сүгә-сүгә, камчы белән ярды, шулай итеп, үгездән җәберҗәфа күрүчеләрнең үчен алды. Ашатмады, эчермәде. Үгез хәлсезләнә башлагач кына, янына килеп, маңгаен, муен астын кашып, иркәләгән булды. Су бирде, ашарга бирде. Билгеле, ул боларны колхоз рәисенең рөхсәте белән эшләде инде. Шуннан соң, Ходайның хикмәте, нәсел үгезе Сәлмән абзыйны үз итте. Ә калганнарны барыбер танырга теләмәде, барысы да аннан уттан курыккандай куркалар иде. Үгез картаеп, гамәлгә ярамый башлагач, аны ит комбинатына Сәлмән абзый үзе илтеп тапшырды... Сөзгәк үгез белән булган вакыйга Сәлмән абзыйның абруен кинәт күтәреп җибәрде. Ул авылның горурлыгына әверелде. Сугышлы уйнаучы малайларга хәтле: «Мин Сатан кебек көчле, батыр!»—дип мактанышалар. Ә мәктәп директоры, укучыларга кыюлык, батырлык турында сөйләгәндә, мисалга Сәлмән абзый исемен дә атый башлады. Авылдашлары: «Чатан ифрат гайрәтле мужик!»—дигән нәтиҗәгә килделәр. Алар- ның берсе дә Чатан кушаматын үзенә алырга каршы булмас иде шикелле... Инде менә шушы Сәлмән абзый кулына сугым пычагы тоткан килеш, бүреләргә каршы барырга шүрләбрәк тора. «Хет юлдан читтәрәк булсалар, узып кына китәр идем,—дип акларга тырышты ул үзен.— Әгәренки минем шушы ерткычлардан шүрләп калуымны авылдашлар белсә, хурлыгы ни тора!» Ул гарьлегеннән һәм ачудан каеш камчысы белән бәрәңге капчыкларын каплаган брезентка сукты. Туңган брезент өстендә шартлаган камчы тавышыннан бүреләр сискәнеп куйдылар шикелле, аптырап, бер-берсенә карашып алдылар. Нишлибез, янәсе. «Әһә, котыгыз ботыгызга төштеме!»—дип кычкырды Сәлмән абзый һәм тагын- тагын камчысы белән брезентка орды. Берочтан, урысчалатып, катлы- катлы итеп сүгенде. Ниһаять, бүреләр әкрен генә кузгалып, үзләренең камчылы кешедән һич тә курыкмаганлыкларын сиздерергә теләгәндәй, ашыкмый гына бер-беренең эзенә баса-баса, каршыдагы куаклыкка таба китеп бардылар. Тынычлана төшкән байтал, хуҗасының чөңгерүен дә көтмәстән, зыкы ябыштырган чана табаннарын як-якка кузгаткалап, юлын дәвам итте. Ул әле генә үзенең шомланып торуыннан уңайсызлангандай, гаепле сыман кат-кат пошкырынып куйды. «Үзе эттән әлләни зур булмаса да, бик хәтәр ерткыч шул бүре дигәнең!»—Йонлач байтал гүя, шулай дияргә тели иде. Ул туктап заяга уздырган вакытны куып җитәргә теләгәндәй, адымнарын тизләткәннән-тизләтә барды, шулай итеп, хуҗасының ышанычын акларга, үзенең яхшы исемен саклап калырга тели иде шикелле. Ә хужа кеше, чанага кырын ятып барган шәпкә, үзенчә фәлсәфә корды: «Бүре—гайрәтле, ә куян — куркак... Кызык, Ходай ерткыч җанварны кочле гайрәтле итеп яраткан, ә куянны куркак иткән. Нигә алай икән ул? Ерткычларны кочле һәм куркусыз, гайрәтле һәм әрсез итеп ярату нигә кирәкте икән? Юлбарысны, крокодилны яки еланны ал. Барысы да шундый.. Примир әйтик, Ходай куянны да куркусыз итеп яратса, ул да ерткычка әйләнер иде микән?..» Сәлмән абзый кала урамына әнә шундый уйларга уралып килеп керде. Ул катлы-катлы тартма-йортларга карап: «Ничек аумыйча тора икән болар?»—дип гаҗәпләнү кичерде. Бу йортлар җил иркендә әкрен генә чайкалышып торалар шикелле иде. Шәһәр эченә кергән саен юллар күбәя, тармаклана барды. Сәлмән абзый базарга бару юлын сорар өчен дилбегәсен тартып, атын туктатты. Толыбын салып куйды, тәмәке кабызды. Шулвакыт әллә кайдан дәштеләр: — Агайне, товарың күпме тора? Тавышның иясе үзе күренмәсә дә, Сәлмән абзый җавап бирәсе итте: — Чиләге — ике тәңкә, даром-шаром... Шул арада кайсы чиләк, кайсы хуҗалык сумкасы, кайсы сетка тоткан кешеләр җыелып өлгерде. Сәлмән абзый брезентны кайтарып куеп, бер капчыкның бавын чиште. Үзе алып килгән чиләккә тутыра да башлады. — Мужикның бәхете бар икән,—диде сетка тоткан хатын, шул арада төзелеп өлгергән чиратка ишарәләп.— Базарга барып торасы да юк. — Безнең очен дә шәп булды әле бу. Бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына. Кибеттән черск-мерек бәрәңге алганчы...— диде чиләк тоткан карт. Ярты сәгать вакыт узмагандыр, инде ике капчык бушап та калды. «Эшләр болай тәгәрәсә, төшке ашка өйгә кайтып җитәм, Алла боерса,— дип уйлады Сәлмән абзый. Улын үзе белән алмавына үкенеп куйды.— Янымда булышчым булса, чиләкне тизрәк тутырыр иде...» Җылы фатирыннан җиңелчә киенеп чыккан сатып алучылар чиратта күшегә, акрын кыймылдыйсың, дип, авыл мужигын ашыктыра башлады. — Ул әле йокыдан уянып җитмәгән,—дип шаяртты мыеклы ир кеше, халат кесәсеннән папирос чыгарып. — Ул бүген иртәнге физзарядканы ясарга оныткандыр,—дип төрттерде бәрәңге капчыгыдай зур корсаклы ир. — Безобразие!—дип ризасызлык белдерде өченчесе.— Сдачага вак акчасы да юк. Көтеп тор инде хәзер туңып, аның бер сумы булганны! Шәһәр саранчаларының мондый сүзләре Сәлмән абзыйның ачуын китерсә дә, ул дәшмәде, түзде, күшеккән кулларын капчык белән чиләк арасында тизрәк хәрәкәтләндерергә тырышты. «Әле кибеткә сугылырга да өлгерермен,—дип исәп итте ул.— Үземә бүрек карармын, малайга мәктәпкә йөрергә кәчтүмчалбар, хатынга күлмәклек ситсы аласы булыр. Хуҗалык кибетендә кадак булмасмы..» Ул арада чират арта барды, бәрәңге дә бетеп, капчыклар да бушап килә иде инде Ул соңгы капчыкның авызын чиште. Шулвакыт башына каракүл бүрек кигән кылыч борынлы хатын чәрелдәп җибәрде: _ Боже мой! Чиләгенә икешәр сум каера! һәр килосы егерме тиен дигән сүз бит бу. Каһәр суккыры спекулянтлар, бернидән лә курыкмый талыйлар шәһәр халкын! Сәлмән абзый ДШПМИ-1ЫНМЫЙ чиләгенә бәрәңге тутыруында булды. _ Э бит магазинда килосы унике тиен генә!—дип дәвам итте кылыч борын, чираттагыларның үз сүзен куәтләүләрен өмет итеп. — Магазинда бәрәңге түгел, чүп-чар ул, минеке сайлап тутырылган, отборный бәрәңге, бик беләсең килсә,—диде Сәлмән абзый, чыдамы төкәнеп, аннары өстәде:—Ошамый икән, магазиннан барып ал! Ирексезләп сатмыйм. Хатын кызып ук китте: — Ишеттегезме, иптәшләр? Ул совет сәүдәсен хурлый! Әле үзе магазиннан алып килеп сатадыр, мөгаен!—диде ул, арттан кайсыныңдыр үзенә теләктәшлек белдерүен сизеп, әтәчләнде. Сәлмән абзый мондый ук һөҗүмне көтмәгән иде булса кирәк, каушады, ни дип тә әйтергә белмәде. Ул әлеге тилчә телле хатынны яхшырак күрү өчен билен турайтты. Шул вакытта, гөнаһ шомлыгына, каткан туң җиңе теге фетнәнең озын борынына эләкте, борыннан шырлап кан китте. — Ах, боже! Ул хулиган!—дип шау күтәрде хатын һәм борынын кысып тоткан килеш, каядыр китеп югалды. Явыз хатын салып киткән дошманлык уты чираттагыларга күчеп, дөрли башлаган иде инде. Фикерләр икегә аерылды. Берәүләре авыл мужигын ачкүзлелектә, спекулянтлыкта, хулиганлыкта гаепләделәр, икенче берәүләр аны яхшы бәрәңге алып килгән өчен мактадылар, якладылар. — Сугыш инвалиды булса да, өйдә мич башында гына утырмый кеше, файдалы эш белән шөгыльләнә, маладис!—диде күзлекле кыз. — Ниткән сугыш инвалиды булсын ул, эштә имгәткәндер әле аягын,— диде әле генә зур чиләген тотып, чиратка баскан ханым. Сәлмән абзый кичәге гәзиттә язылганнарны әйтеп, әлеге ханымның авызын томаларга уйлаган иде дә, арада үзен яклаучылар табылуга күңеле булып, дәшми калды. — Хезмәт инвалиды сугыш инвалидыннан түбәнрәк дәрәҗәдәмени?— диде күзлекле кызый.—Ул менә дигән бәрәңге китергән, ә сез һаман канәгать түгел. Рәзе бу бәрәңгеләрне кибетнеке белән чагыштырып була, әллә каян аерылып тора! Мондый мактау сүзләре җанына сары май булып ятты Сәлмән абзыйның, хәтта күңеле йомшарды. Ул бәрәңге чиләгенә иелгән хәлдә, шомарып беткән тун җиңе белән сиздерми генә күз яшен сыпырып алды һәм ашыгып тәмәке кабызды. Килеп туган бәхәстә катнашмаучылар күбрәк иде, алар башта дәшми тордылар, аннары авыл гыйбатын яманлаучыларның тавышы көррәк чыгуын чамалап, шулар ягына аудылар. Борынын тоткан хатынның җиңнәренә кызыл чүпрәк бәйләгән берничә яшүсмер ияртеп килеп чыгуы мәсьәләне көтелмәгәнчә хәл итте. — Документыгыз?—диде кырыс тавыш белән дружиначыларның озын буйлысы. Ул башкаларның башлыгы иде булса кирәк. — Нинди дакуминт? Юк ул минем. Калхузда пачпырт бирмиләр безгә,— дип җаваплашты Сәлмән абзый, тыныч булырга тырышып. — Нишләп тиешсез җирдә сатасыз? Ник базарда түгел? Совет сәүдәсе кагыйдәләрен бозып, пнимаешь! — Мин базарга бара идем. Тик менә биредә туктаттылар...— Сәлмән абзый үзенең сүзенә хуплау көтеп, як-ягына каранды. — Кайсыгыз туктатты аны?—Кызыл җиңле егет карчыганыкыдай карашы белән чираттагыларны капшап алды.— Йә, кайсыгыз? Дәшүче булмады. Сәлмән абзыйга янә сорау арты сорау яуды. Ул арада чираттагылар, бәласеннән башаяк, дигәндәй, шыпан-шыпан таралышып та беттеләр. — Өстәвенә, кулыгызга ирек биргәнсез!—диде дружиначы башлыгы, җиңендәге кызыл бантны төзәткәләп. — Билемне турайтканда ялгыш җиңем тиеп китте, ялгыш...—дип акланырга тырышты Сәлмән абзый. Каракүл бүрекле хатынның катгый таләбе белән, дружиначылар Сәлмән абзыйны милиция бүлегенә алып киттеләр. Үз чанасына утырттылар, аның тирәсенә кызыл җиңле егетләр һәм кызыл борынлы хатын урнашты. Дилбегәне дружиначылар башлыгы үзе тотты. Башта алар уңга киттеләр, аннары сулга борылдылар, күпер астыннан чыктылар, тагын сулга, тагын уңга... Сәлмән абзыйга барыбер иде инде. Ул адашты, хәзер җибәрсәләр дә, ничек кайтасын белмәс кебек тоелды аңа. Шулай да, күңелсез бу хәлдән ничек тә котылырга кирәк иде. Ул каракүл бүрекле хатын белән килешү эзләп карарга булды. Колагына иелеп, акрын гына дәште: — Телисеңме, мин сиңа менә бу калган ярты капчык бәрәңгене би- рәм? Бушлай, ә? Хатынның себер мәчесенеке төсле яшькелт күзләрендә нәфрәт чаткылары биеште: — Ишеттегезме, иптәшләр? — дип кабынып китте ул, дружиначыларга.— Бу авыл гыйбаты миңа ришвәт төртмәкче! Ишеттегезме? Егетләр җавап бирмәде. Хатынның кемлеген чамалый башлаган иделәр булса кирәк. Милиция бүлегендәге дежурныйның вакыты тыгыз чакка туры килделәр. Ул бик җитди кыяфәттә, кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Аннары тагын ниндидер эш кырган булып, тыз-быз чабып йөрде Сәлмән абзыйга чират төштән соң гына җитте Әңгәмә вакытында һәр сорау кәкрегә чалыш килеп торды, ул берничек тә үзен акларлык дәлилләр китерә алмады. Тентү вакытында киез итек балтырьпшан ялтырап торган пычак та килеп чыккач, эшләр бөтенләй хөртиләнде — Нәрсә бу? Нишләп килеп керүгә тапшырмадыгыз?—дип сорады дежур милиционер, кырыс итеп. Сәлмән абзый нидер әйтмәкче булып, авызын ача башлауга, бүлдерде: — Сез беләсезме салкын корал йөртергә ярамаганны, гражданин? — Юлда бүреләр очрап торганга алган идем,—дип акланды Сәлмән абзый. — Беләбез без, мондый пычакны нинди бүреләр очен йөреткәнегез- ие!— диде милиционер.— Әнә, кичәгенәк бу тирәдә берәүне суйдылар' Әлеге җинаятьтә шушы пычакның дәһеле юктыр дип кем әйтә ала? Ә? Бүреләр, имеш. Ә сез беләсезме, бүреләргә кагылу безнең илдә закон белән тыела?! Каракүл бүрекле хатын авыл мужигының киез итек балтырыннан беләк буе финка килеп чыккач, шүрләп калган иде. Аның күңелен икеләнү тойгысы биләп алды. Мондый рецидивист белән бәйләнгәненә үкенә башлады ул. Сорау алу беркетмәсенә фамилиясе теркәлмәс борын, биредән шылу ягын чамалады Әмма дежур милиционер аның юлына аркылы төште һәм аңардан җавап алырга кереште Пычакның тәэсире көчле булдымы, әллә инде күңеленә Ходай мәрхәмәт хисе иңдердеме, хатын авыл мужигының спекулянтлыгы, совет сәүдәсен хакарәт итүе, хулиганлыгы турында ник бер сүз әйтсен. Беркетмәгә кул куйганда Сәлмән абзый каракүл бүрекле хатынга борылып, аңа шыпырт кына рәхмәт әйтте Тегесе дә аңа дустанә елмайгандай итте. Үзенең йозе гасабилы агарынган иде, чыгып киткәндә, каушавыннан чак кына абынып егылмый калды Сәлмән абзыйга акчаларын кире кайтарыл бирделәр. Пычагын, махсус журналга язып куйганнан соң. сейфка бикләп куйдылар. Кон кичкә авышты, тышта буранлый башлады, әмма авыл агаен һаман җибәрмиләр иде әле Дежур милиционер телефон аша аның кемлеген тикшерергә тели иде. Ләкин ул Пучинкә авылын бик озак алалмый интекте. Ниһаять, аңа авылдан, бездә андый кеше яшәми, дип җавап бирделәр Шуннан соң, Сәлмән абзыйны кабат тентеделәр дә, ялгызын бер камера! а ябып куйдылар. . — Сез, гражданин, безне буташтырмакчы буласыз,—диде дежур милиционер коры гына итеп, камера ишеген япканда. — Минем кушаматым бар! Чатан мин, Чатан! Ат караучы Чатанны сорагыз сез, мине авылда шулай дип йөртәләр,— дип кычкырды Сәлмән абзый ишекне дөбердәтеп Милиционер тәти тапкан бала сыман шатланды: — Әһ-һә! Ниһаять, ачыкланды. Җинаятьче кушаматсыз буламыни! Кичә «Кылый» дигән асыл кошны каптырган идек, бүген «Чатан» үзе килеп эләкте! Сәлмән абзый, камерада басып торган килеш, иминлек сакчысын игътибар белән тыңлады, ләкин аның сөйләгәннәрен әйткәннәрен шаяру гынадыр дип, дәшмәде. Дежурный исә өстәл тартмасын ачып, беркетмәне алды да, зур эш башкаргандай, иң өскә эре хәрефләр белән ЧАТАН дип язып куйды. Шулай да ул бераздан Сәлмән абзыйның авылына тагын шалтыратып белеште, Чатанның ат караучы Атнагулов Сәлмән Габделмән улы икәнен ачыклады һәм аны чыгарып җибәрде. Инде алдан ниятләгәненчә, кибетләрдә йөрү өчен вакыты калмаган иде. Шул тирәдәге азык-төлек кибетеннән тиз генә кереп бер ярты алды да юлны сораша-сораша, авылына таба элдертте. Әле караңгы төшәргә өлгермәгән, әмма көннең бозыласын хәбәр бирә торган җәяүле буран күңелгә борчу сала иде. Ниһаять, мең бәла белән шәһәрне чыгып, Пүчинкә юлына төшкәч, тынычланды. Инде хәзер тамак ялгап алсаң да була, дип уйлады ул, эчендә «урта авыл этләре»нец өрүен тоеп. Аты барган шәпкә, чана башындагы төенчектән чикмәнле бәрәңгеләрне алды. Куенындагы шешәне алып, чана башына эләктереп, бөкесен ачты һәм бер-ике йотым аракы уртлап куйды, аннары бәрәңгегә ябырылды. Ач карынга эчкән «утлы су» бик тиз башка йөгерде, аякларын җылытып җибәрде. Әле генә булып узган күңелсез хәлләр онытылды, җанга рәхәтлек инде. Ул толып изүен ачып җибәрде дә чанага кырын ятты. Җилнең һаман көчәя баруы да, юлда көрт өемнәре хасил була башлау да аны әлләни борчымый иде шикелле. Кар диңгезе эчендә тирбәлеп кайта-кайта, күз кабаклары авырайганнан авырайды... Салкын һава аны тиздән аңына китерде. Ул атының гыжылдап тын алуын ишетте. Йонлач байтал чананы ничектер гадәти булмаганча, йолкып-йолкып өстери, вакыт-вакыт туктап ял итеп тора, аннары хуҗасының куганын көтмичә, тагын кузгала. Ул кайту юнәлешен әледән-әле үзгәртеп тора сыман. Чатан кыенлык белән генә урыныннан кузгалды. Ул юлдан язганлыгын төшенә һәм хәзер дөрес юнәлешне чамаларга тели иде. Әмма ком шикелле каты кар бөртекләре белән аралашкан куәтле җил аны аяктан екты. Байтал, корсак астына кадәр карга баткан килеш, еш-еш сулый һәм ярдәм көтеп, хуҗасына борылып-борылып карый иде. Сәлмән абзый, тәртәгә тотына-тотына, байталның баш ягына чыкты, бәсләнгән танавын учы белән сыпыргалап, аны тынычландырырга, дәртләндерергә тырышты Ат үз янында кеше булуын сизгәч, өмет белән пошкыргалап куйды, бозланган керфекләре аша мөлдерәп, хуҗасына карады. Гүя ул: «Син миңа юлны күрсәт тә дилбегәне кулыңа ал, ә мин сине ничек тә өеңә кадәр алып кайтырмын!»—дияргә тели иде. Сәлмән абзый атын бик яхшы аңлый, әмма нишләсен, үзе дә чарасыз, үзе дә башкалар ярдәменә мохтаҗ иде шул. Ул чанадан брезентны алды. Йонлачның остенә ябып куярга теләде, ләкин котырынган җил брезентны шундый коч белән йолыккаларга тотынды ки, байталны чүт кенә аяктан екмады. Озак туктап торырга ярамый иде, тирләгән атның йоннары салкыннан укмашып ката башлады. Сәлмән абзый брезентын җилдән аралап, кире чанага ташлады, үзе Толыбына төренеп, утырды да дүрт аяклы юлдашын алга, билгесезлеккә әйдәде «Язмыштан узмыш юк! Ходай ни язган—шуны күрербез »—дигән уйдан тынычлангандай булды, бераздан ул йокыга талды. Сәлмән абзый кинәт каядыр, түбәнгә таба мәтәлүен сизеп, уянып китте. Ләкин соң иде инде, тәгәрәп төшкәндә ниндидер каты нәрсәгә башы белән бәрелүдән аңын җуйды. һушына килгәч, ул үзенең чокыр-ермак төбендә ятуын күрде. Башында бүреге юк, бияләйләре дә каядыр төшеп калган Үзеннән ерак түгел карга буталган толыбын күреп, Сәлмән абзый җиңел сулап куйды. Толыбының бер җиңен умырып алып, башына киде, югарыга күз төбәп, байталын эзләде. «Ул анда мине көтеп торадыр»,— дип уйлады ул, чокырдан чыгу өчен кар ерып, өскә үрмәли башлады. Омма үрмәләгән саен кире шуып аска төшә иде. Бу мәлдә ул адәм баласының табигать кодрәте каршында никадәр көчсез икәнен җаны белән тоеп, шомланды. Чокыр өстенә менеп кенә җиттем дигәндә, кырыйдагы каты кар, кубып, үзенең корбанын янә аска бәреп төшерде. Сәлмән абзый капкынга эләккән җанвар сыман, котылу җаен эзләде. Әле генә ясаган хатасын кабатламас өчен, чокырның икенче башыннан күтәрелеп карарга булды. Кар ерып барганда үзенең бүрегенә килеп төртелде, әмма аны алып тормады, ник дигәндә, толып җиңе иске бүреккә караганда шәбрәк җылыта иде. «Бәлки янәшәдә генә берәр авыл бардыр, ә мин монда тилмерәм»,—ул тагын югарыга үрмәләде. Чокыр- ермак шактый иркен, ләкин аның төбеннән бик иркенләп йөрергә куркыныч иде. Чөнки Сәлмән абзый белә: мондый ерганакларда, калын кар каплаганлыктан, кышын да туңмый торган коелар була. Еш кына алар төрле ерткыч җанварларга капкын булалар иде Бу капкыннан котылырга азапланып караулары һичбер нәтиҗә бирмәгәч, Сәлмән абзый чокыр кырына утырып, бераз хәл алырга, салкын кан белән тагын нинди хәрәкәтләр ясарга икәнен уйлап карарга булды, «һәр адәм баласы кайчан да булса бер үләргә хокем ителгән. Әмма ләкин үлем белән үлем арасында аерма да бар. Динсез бәндәләр өчен үлем — бетү, юкка чыгу, ә Аллага ышана торган динле кешеләр өчен үлем юкка чыгу түгел, ә бәлки фани дөньядан бакый дөньяга күчү генә ул. Шуңа күрә динле адәмгә яшәү җиңелрәк, ул үлемнән курыкмый... Ә шулай да, табигать биргән гомерне тәмам яшәп бетерми торып үлү — аяныч нәрсә, фаҗига. Бу бәладән ничек тә котылырга кирәк...» — Сәлмән абзый әнә шулай уйланды Шул вакыт аның күзе чокыр остендә, жил иркендә утыручы тәбәнәк кенә куакка төште. Бу куак аңа коткаручы фәрештә булып күренде. Ул кулын сузып шуңа таба үрмәләде. «Барыбер чыгам!»—дип пышылдады, өшегән иреннәрен чак-чак кыймылдатып Әмма сузылып ябышуга, әлеге куак тамыры-ние белән йолкынып, чокыр мәхбүсе белән бергә аска шуышты... Сулу алган арада ул түш кесәсен капшап карады, акчалары урынында иде Аның күңелендә тагын өмет чаткысы кабынды. Ул сукыр лампаны сүндермичә үзен көтеп утырган хатынын, балаларын күз алдына китерде, бү1сп-ир1Ә1ә бозаулыйсы сыеры турында уйлап алды. Тәненә коч кереп, кәефе күтәрелеп китте сыман. Шушы коч аны янә урыныннан кузгатты. Моннан алдагы уңышсызлыкларын исәпкә алып, ул хәзер сакланыбрак хәрәкәт итге. «Бу юлы мине алдый алмассың!» —дип сөйләнде ул, кем беләндер бәхәсләшкән кебек. Ул чокырның сөзәгрәк почмагына таба тырматты. Җилнең арттан булуы да уңайлы иде. Ниһаять, ул чокырдан башын сузып карый алды. «Когылам бит болай булгач!» — днгән уй күңелен җылытып узды. Өстә чак-чак кына эләгеп торган хәлдә, ул карашы белән тирә-юньне айкап алды, комсызланып ирек һавасын сулады, I үя монда һава башка торлс булып, аннан яшәү тәме килә иде. Ярдан ерак түгел үсеп утырган ялгыз имәнгә карап, Сәлмән абзый моның кайсы урын икәнен чамалады. Шайтан чокырына килен капкан икән ләбаса! Моннан авылга сигез чакрым тирәсе булырга тиеш. Аны әсир иткән Шайтан чокыры, чыннан да, бик тирән булып, элек-электән төрле куркыныч вакыйгаларга, риваятьләргә бай иде Имеш, бер тондә шушы чокыр төбеннән ут баганасы чыгып, болытларга чаклы күтәрелгән. Ә икенче бервакыт давыл чыгып, чокыр янында үскән карт имәнне төбе-тамыры белән йолкып алган да, басу-кырлар өстендә очырып йөрткән. Аннары янә шушында китереп ташлаган, имеш. Бу тирәне кеше адаштыра торган женле урын, дип сөйлиләр иде картлар. Сәлмән абзый кар астыннан очлаеп чыгып торган зур гына ташка үрелеп ябышты. Шуңа тартылып, исән аягын чокыр кырыена күтәреп куймакчы булды. Аһ, шулвакыт таш урыныннан кубып, Сәлмән абзыйны янә чокыр эченә бәреп төшерде. Каты бәрелүдән Сәлмән абзый аңын җуйды. Бераздан ушын җыя алды. Аның башы әйләнә, косасы килә иде. Аякланырга теләде—булдыра алмады. Хәле утырып торырлык кына. Ул чокыр төбенә җайлабрак урнашты, өстән явып торган мамык кар, аныисалкыннан сакларга теләгәндәй, ап-ак юрган сыра башлады. Йокылы-уяулы халәттә, аның күз алдыннан кинокадрлар сыман тормыш юлы узды: фронт, окоптан чыгып, һөҗүмгә ташланулар, яраланып, госпитальдә аунау, шатлыклы җиңү көннәре... Аннары тагын күңелсез күренешләр: каланың өскә авам-авам дип торган бертөсле соры-шыксыз йортлары, кулларын күшектереп, бәрәңге сатып торуы, каракүл бүрекле явыз хатын, милиция бүлегендә тинтерәтүләре... Инде әнә ул чанага кырын яткан килеш, авылына кайтып килә. «На-а, малкай!..»—дип әйдәде ул атын һәм түш кесәсендәге бәрәңге сатып алган акчаларын учы белән капшап караганнан соң, аларның күңелле кыштырдавын ишетеп, тынычланды, бераздан инде ул тирән йокыга талды... Ә күктән кар ишелде дә ишелде, чокыр төбендә толыбына төренеп, йокыга талган Чатан ат караучыны ак юрганына төрә барды. Гүяки табигать үзенең сөекле баласын кар юрганы белән шулай томалап, аны суыктан да, бүреләрдән дә, дөнья мәшәкатьләреннән дә араларга тели иде... ...Иртәнге якта табигать тынычланды, җил басылды, кар явудан тукталды, болытлар үз эшләрен башкарып, каядыр китеп югалдылар. Тирә-юнь күз камаштырырлык аклыкка буялган, һәртөрле эзләр, юллар томаланган, әйтерсең, буран бөтенесен үзенчә тигезләп киткән иде. Пүчинкә авылы кешеләре көрт күмеп киткән өйләреннән мең бәла белән чыгып, ишек алларын көрәргә, мәшәкатьле дөньяга сукмаклар салырга керештеләр. Чатанның кичә шәһәрдән әйләнеп кайтмавы турындагы хәбәр авылда тиз таралды. Идарәдә өч кешедән эзләү төркеме оештырдылар. Өчесе дә тәҗрибәле аучылар, киң табанлы чаңгыларын киеп, көрт салган юлдан калага таба чыгып киттеләр. Шайтан чокырына җиткәч, туктап, тәмәке тарттылар да, тагын кузгалдылар. Ә аларнын чаңгы эзләре астында, тирән көрткә күмелеп, инде тәннәре суынып барган Чатан Сәлмән үлем йокысы белән йоклый иде. Очы-кырые булмаган буталчык төшләр кочагында иде ул. Гүяки ул болытлардан да югарырак күтәрелеп, таулар-урманнар, шәһәр, авыллар өстеннән очып бара. Менә ул туган авылы күгендә әйләнә башлады. Тып-тыныч җәйге кояшлы көн икән. Әнә колхоз идарәсе янына халык җыелган. Кызыл бәрхет белән ябылган президиум өстәле артында колхоз рәисе һәм районнан килгән вәкил утыра. Алар ат караучы Чатан Сәлмән белән очрашырга килгәннәр. Сәлмән абзый үзе турында сөйләгәннәрен тыңлый. Барысы да аны күкләргә чөеп мактыйлар, аңа сугышта күрсәткән батырлыклары, колхоздагы тырыш хезмәте өчен рәхмәтләр укыйлар, аны зурлап, Сәлмән иптәш Атнагулов дип атыйлар. Аеруча мәктәп директоры тырыша: өлкән ат караучының ничек итеп нәсел үгезен акылга утыртуын, кырыкмыш тайларны өйрәтүен, тагын әллә ниләрне искә ала. Авылдашлары Сәлмәннең кулын кысалар, тәбрик итәләр. Ә район хәрби комиссариаты вәкиле аның күкрәгенә сугышта тапшырылмый калган орденын такканнан соң, ике битеннән үбеп ала Сәлмән абзыйның күңелен җылы рәхмәт тойгылары били, ул сөенеченнән туктаусыз елмая. . 1970 ел