УТЛЫ ТАБА ӨСТЕНДӘ
Халык ташкыны, мәйданны узгач та, туксан градуска кинәт борылып, тагы берничә рәт булып баскан милиция чылбырын өзде һәм Бакча боҗрасын тум-тутырып Үзәк культура паркы юнәлешендә агыла башлады. Утыз-кырык метр киңлектәге колоннаның очы-кырые юк Иң әүвәл типсә тимер өзәрлек әзмәвердәй таза егетләр узды Аларга урта яшьтәгеләр, ара-тирә хатын-кызлар, пенсия яшендәге өлкәннәр ияргән. Без күзәтәбез Безнең башка чарабыз юк Йөрәк күкрәктән чыгардай булып тибә, әлбәттә Әнә, алда баручылар инде Кырым күперенә кереп бара, ә Октябрь мәйданы әле булса бушамаган, бу кадәрле халыкның бергә туплануын шул көнгәчә күргәнем юк иде дисәм, һич арттыру булмас. — Чү,—диде юлдашым,— Кырым күперен игътибар белән кара әле — Ни дигән сүз бу тагы? Күпернең кыл уртасында кош та очып чыга алмаслык тимер дивар хасил булган икән бит ОМОН хезмәткәрләре, ни рәвешледер хикмәтләр кыланып, калканнарыннан ике катлы ышык корыл куйганнар Ә үзләренең исәп-хисабы юк. Йөрәк жуылдап куйды. Халык ташкыны якынлашканнан-якынлаша бит үзләренә. Мәскәү елгасы аша салынган мәһабәт зур тарихи күпернең кыл уртасында коточкыч бәрелеш булачак бит хәзер. ОМОНга бер карыш та ары чигенмәскә дигән әмер бирелгән. Ә инде километрларга сузылган халык ташкынын туктатам дисәң дә, туктату мөмкин түгел хәзер Бу бит җидешәр булып тигез рәтләргә тезелешеп баскан 1 Май демонсграциясе түгел. Монда табигый стихия, монда нәфрәт, үч алу, ун-унбиш көннәр дәвамына кыйналган, дөмбәсләнгән мәскәүлеләрнең бер-берләренең җилкәсен тойган мәле Игътибарга лаек факт монда Россиянең һәммә шәһәреннән җыелган яшьләр Украинадан, Белорусьтан, Молдовадан килүчеләр бар. Казаннан 36 кешелек группа булганлыгын беләм 1 Ахыры. Башы журналыбызның 5 иче санында Ринат Мөхәммәдиев Безнең күзләр күпердә, ә аякларыбыз алга әйди. Халык ташкыны белән тимер дивар арасында унбиш-егерме метр ара калды. Диварның аргы тарафыннан тавыш көчәйткечтән яңгыраган аваз ишетелде: w — Туктагыз! Акылыгызга килегез. Күпернең аргы ягына чыгу катгый рәвештә тыела. Буйсынмасагыз, корал кулланачакбыз. Безгә шундый әмер бирелгән Туктагыз! Туктагыз.. Бу тавышта, кисәтү белән бергә, хәвеф сиземләү һәм курку да ачык тоемлана иде. Ташкын беркавымга сөрлегеп киткәндәй булды Киеренке тынлык урнашып алды. Йөрәкләр кысылган. Ни белән бетәр бу?.. Кинәт халык ташкынын әйдәп барган депутатлардан Уражцевның карлыккан калын тавышы яңгырата әйләнә-тирәне. Ул да таләп итә: — Юлны бушатыгыз! Халыкка юл бирегез... Утыз секунд вакыт бирәм.— һәм чын-чынлап санарга керешә.—Егерме секунд калды... Унбиш... Ун... Биш секунд! Тимер дивар белән халык ташкыны арасы күзгә күренеп кыскара бара. Җиде метр чамасы калды... Биш. Өч... Ул да түгел, алдан килүче сафлар кинәт, бәйдән ычкынгандай, җан-фәрман тимер калкан дивар өстенә ташланды. Күпер өстендәге мәйдан иңрәп куйды. Тимер калкан дивар чатнап ярылды. Ике арада сүз белән әйтеп аңлату мөмкин булмаган тартыш, сугыш башланып китте. ОМОН резин күсәк һәм калкан белән дөмбәсли-кисә, ташкын башында килүчеләр йодрык һәм аяк белән карыша. Ә беразга арттарак тоткарланучылар арасыннан таш һәм тимер-томыр кисәкләре дә ыргыта башладылар булса кирәк Бусын күргәч, йөрәк жуылдап куйды. Чаманы онытмаска иде бит. Каршы якка шул гына кирәк. Ике дә уйламастан, корал кулланачаклар... Шап та шоп... Дөп тә дөп... Ах та ух... килгән авазлар гына ишетелеп торды бер мәл. Ул да түгел, кемнәрнедер күпер өстеннән тотып-тотып ыргыттылар. Артка чигенер урын, котылыр җай таба алмыйча, ОМОН егетләре үз ирекләре белән дә сикерделәр булса кирәк. Гомеремдә беренче тапкыр шул мизгелдә мин халык массаларының, бергә тупланган тәкъдирдә нәрсәгә сәләтле булуын, ташкынга тиң нинди зур көчгайрәткә ия булуын үз күзләрем белән күрдем Дивар булып ярты күперне тумтутырып торган таза-таза егетләр йомычка урынына чәчелде һәм таркалып калды. Ташкын Смоленск мәйданына таба хәрәкәтен дәвам иттерде. Бераз кичегеп Кырым күперенә килеп кергәч, андагы тамашага карау кыен иде. Яшь кенә егетләр күпер читендә ух-ах килеп ята. Берәвенең башы ярылган, икенчесенең кулы кош канатыдай каерылган, яисә аягы сынган, һәр ике тарафтан да бер үк төрле йөзләр, бер үк күзләр Бер үк телдә сөйләшәләр. Җидешәр катлы итеп аты-юлы белән сүгенәләр. Бер үк урамда уйнап, бер мәктәпләрдә укып, бергә армиядә хезмәт иткән егетләр ләбаса. Эшче һәм крестьян балалары. Черегән байлар чыкмый монда. Түрәләр дә юк. Беләм, хәтта балаларын, оныкларын җибәрмиләр алар монда. Сәясәтчеләр дә күренми. Барысы бер иш, лидерлар Президиумда утыруны кулайрак күрә, мәйданда сугышуны түгел... Ә бит сугыштыручылар, Иванны Иваннан үтертүчеләр, Мөхәммәтне Мөхәммәттән кыйнатучы шулар Мәйдан тутырып сугышкан ОМОН егетләренең дә, каршы яктагы бичараларның да бу хакта уйланырга аралары юк. Алар көрәшә, мөнәсәбәт ачыклый, берсе — яхшыга түләгәнгә кыйный, икенчесе—югалтыр нәрсәсе калмаганга чыга урамга. Ә түрәләр хакимият бүлә, һәм әлбәттә, акча!.. — Ринат,—дип дәште, аркама кулын салды юлдашым.— Карале, әнә теге багана төбендә яткан ОМОНның әллә күзен чыгарганнар инде?’ Мин дә шул тарафны күзәтеп килә идем. Әмма җентекләп карарга курыктым. Йөзен, яңакларын кан баскан. Ә канга мин, гомумән, карый алмыйм. Үз гомеремдә әтәч суйган кеше түгел. — Бик мөмкин,— дим.— Монда күз генә түгел, башын өзгәннәр дисәң дә гаҗәпләнерлек түгел. Күрәсең ич, тимер һәм таш белән ачыклыйлар мөнәсәбәтне. — Барыйк әле, хәлен сорашыйк. Бер-бер ярдәм күрсәтик үзенә,— ди юлдашым Профессионал сәясәтче үзе, сәясәтчедә дә җан булыр икән Яралы егетнең янына ук килдек Хәлен сорашкан булабыз Теләр- теләмәс кенә җавап бирә — Хәлең авырмы?—дибез — Сез сораганнан җиңеләймәс бит,—ди. Әллә авыртуга түзә алмыйча, әллә ярасын күрсәтергә теләмичә канга баткан кулы белән сул күзен каплады — Күзгә эләктермәгәннәрдер бит?—дим, мин дә сүзгә кушылам. — Чепуха,—ди.— Маңгай гына — ОМОНда күптән хезмәт итәсеңме? — Язгы дембельдән соң... — Мәскәүнекеме? — Юк. Смоленск ягыннан. — Авылданмы? — Әйе. — Нигә ОМОНга килергә булдың соң? — Фатир кирәк. Акча. . Эчке кесәдән кулъяулыгымны чыгарып суздым егеткә. Авыл — минем йомшак җирем, ул миңа ошап китте. Авыл кешесе — русмы ул, татармы, чувашмы, әллә америкалымы — аңарда ихласлык һәм кешелеклелек сыйфатлары мулрак сакланган була — Кирәкми,— ди егет. Карыша. Әмма бераздан алырга мәҗбүр булды һәм ярасын каплады. Нәрсә белән суктылар соң? — Таш эләкте бугай. * — Үзең дә кыйнадыңмы соң берәрсен? Егет, уңайсызланып, тартынып куйды Авыл егете шул! — Кыйныйсың инде. Эшең шул булгач. Шуның өчен акча түлиләр Офицерлар карап, күзәтеп торалар ич Моцардан соң да шулай итәрсеңме? - Кая барасың!.. Фатир кирәк бит Хатын бар, бала бар Алар авылда, миннән чакырту көтеп яталар Сөйләшер сүз бетте. Егетнең хәле алай без уйлаганча ук бик начар булып чыкмады. Баганага сөяп, иплерәк итеп утырттык та ары китеп бардык Шунда гына бер ачыш ясадым үзем өчен, һәр ике тарафтан да яраланучылар һәм үлүчеләр байтак булгандыр бу көнне. Әмма, шунысы хикмәт, чарасыз калып утырган яисә үзен гаепле санап каядыр сөялеп уйга калган яралылар — барысы да дип әйтерлек милиция хезмәткәрләре Ни эшләргә, ни кылырга белми иде кебек алар. Ярдәмгә килүчеләр дә юк үзләренә, сүз катучы да юк Хәтта үзара сөйләшү, хәл белешүдән дә тайчына сыман иде алар. Ә каршы яктагылар ни дәрәҗә генә кыланмасын, тизрәк торырга ашыга, кабалана. Хәле булганнары канын сөртә-сөртә мәсләктәшләренә ияреп китә һич булмаса бу тирәдән тизрәк качып котылу җаен эзли. Боларына ярдәм кулы сузучы, ярдәмгә атлыгып iоручылар да бермә-бер күбрәк Без дә Кырым күперен чыгып киләбез. Шактый калыша төшкәнбез Вакыйгаларны күздән ычкындырасы, халык ташкыныннан калышасым килми Алар киткән тарафны күзәтәм. Инде Смоленск мәйданына якынлашып киләләр төсле... Без үзебез дә битараф тамашачы 1ына түгел бу урамда, алда ни буласы барыннан бигрәк безнең һәм үзебез кебек парламент тоткыннары өчен гаять әһәмиятле, хәтта хәлиткеч әһәмияткә ия булуы ихтимал. Адымнарыбызны бермә-бер тизләттек, ташкыннан калышыбрак гамаша кылып барган әбиләрне һәм яшь җилкенчәкне ара- лый-аралый киң урамның кыл уртасыннан алга таба ашыктык Бакча боҗрасындагы юл уртасыннан кайчан шулай җәяүләп йөри алыр идең әле. Башка чакта тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә аркылы да чыгып булмый торган трасса бит бу, тум тутырык машина. Октябрь мәйданы һәм Кырым күперендәге вакыйгалар нәни бер күнегүләр генә булган икән. Смоленск мәйданына, ягъни Тышкы эшләр министрлыгына якынлашкан борылышта халык ташкынын пожар сүндерүче машиналар көтеп торган. Алар киң урамны аркылы буып куйган сыман тезелгәннәр иде. Барган мәлгә сискәнеп киттек. Көтмәгәндә, бөтен әйләнә-тирәне сискәндереп, көчле шартлау авазлары яңгырады. Ни булганын без әлегә күрмибез, шуңа аңламыйбыз да Аталармы, җимерәләрме, ваталармы—һич аңларлык түгел. — Ата башладылар,—ди юлдашым.— Вәт имансызлар. Көпә-көндез! — Юк,— мин әйтәм, белгән атлы булып, төзәтмә кертәм, янәсе.— Атмыйлар. Нидер шартлаталар гына бугай. Чынлыкта да нык ялгышмаганмын икән. Пожар сүндерүче машиналарга якынлашып килгән халык төркеменә күзачкысыз төтен чыгара торган «черемуха» дигән газ җибәргәннәр. («Черемуха» дигәнен тәр- җемә-фәлән итеп тормыйм әле. Татарчада тәрҗемәсе булмасын. Татарстанда исе чыга күрмәсен, һич кенә дә шомырт чәчәге исе килми аңардан). Кычкырышкан, ухылдаган-ахылдаган авазлар ишетелде. Без дә бер мәлгә туктала төшкән халык ташкынына килеп кушылган идек инде. Әмма алгы тарафта паника башланмаган Күрәсең, алар өчен бусы да көтелмәгән нәрсә булып чыкмаган Киресенчә, көрәшкә күтәрелү өчен чакыру сыманрак кабул иткәннәр моны, һәр тарафтан дәррәү килеп, «Урра!..» кычкырган, «Алга... һөҗүмгә...» әйдәгән авазлар ишетелде. Андагы хәлләрне күз белән күреп бетерү, күрсәң дә, колачлау мөмкин булмагандыр. Тагы бер залп җибәрделәр кебек «черемуха» белән, һәм берьюлы егермеләп машинадан кешеләр өстенә күбекле су сиптерергә керештеләр. Халык шыплап тулган мәйдан тоташ ташкынны хәтерләтә иде. Инде менә ул чын-чынлап диңгезгә әверелде, суы да күп, күбеге дә.. Кешеләр күбекле су эчендә күмелде. Ә янгын сүндерүче машиналарның аргы ягында тагы да ОМОН сугыш чукмарлары көтә икән Каршы тараф та югалып калмады. Машиналарның тәрәзәләренә олы-олы ташлар очты. Ул да түгел, кабина түбәләренә менеп кунаклаган янгын сүндерүчеләрнең үзләрен бәреп төшерергә, быргырга керештеләр. Ә инде бераздан тулы көчкә эшләп торган янгын сүндерү җайланмалары бер-бер артлы каршы тарафка—ОМОН өстенә юнәлтелде. Күбекле су милиция хезмәткәрләре өстенә агарга кереште. Алар чигенде Колонналар кан һәм җаннар бәрабәренә һәр адым өчен көрәште. Без ул бәрелеш урынына килеп җиткәндә, янгын сүндерү машиналарының бер- ничәсе аударылган, калганнары юл читенә чыгарып атылган иде инде. Ә берсенә ут капкан, яна... Янгын сүндерү өчен җайланган машина дөрләп яна Ни бу? Кешеләрнең иминлеген сакларга чакырылган милиция һәм ОМОН үз халкын кыйный. Ни бу?! Ак күлмәкле, галстуклы ир-атлар милициягә төбәп таш ыргыта. Ни бу!!! Берсе үле, икенчесе җансыз, өченчесе хәрәкәтләнә алмый, канга баткан... Йә Ходаем, үзең сакла, ахырзаман дигәннәре шушы була түгелме соң... Смоленск мәйданының кыл уртасында, Тышкы эшләр министрлыгының каршысында ук узган тамаша бу. Кая карама, анда кан, яралылар канга батып җан биреп ятучылар. Сәясәтчеләр, җитәкче даирәләр уйлап чыгарган уен чын гражданнар сугышына әйләнеп бара түгелме? Без бит әле нәкъ шул ук минутларда Мәскәүнең тагы ике төбәгендә шундый ук митинглар башланып киткәнлеген белмибез. Аларда да йөзәр меңләгән халык, канәгатьсезлек һәм нәфрәт ташкыны кайнаган. Смоленск мәйданы «алынгач», ташкын булып агылган халык массасының башында атлаучы яшь һәм гайрәтле егетләр тәмам үз-үзләренә ышандылар булса кирәк. Чөнки максатка ирешү өчен күп калмады Калинин проспекты, әнә, күренеп кенә тора. Анда барып җиткән тәкъдирдә шәһәр мэриясе (ул элекке СЭВ бинасында урнашкан иде) һәм унбиш көн дәвамында блокадага дучар ителгән Югары Совет бинасына өч йөз метр чамасы ара кала. Әмма анда үтеп керүләре генә ничек булыр Ул тарафларга әлегәчә кошларның да очып узганы юк дип сөйләшәләр иде кебек. Мәгълүм булганча, Бакчалар боҗрасы Калинин проспекты белән кисешми, ә күпер астыннан уза. 1991 елның август вакыйгаларында вафат булган өч егетнең гомере әнә шунда өзелде инде. Күпер астына керә торган юл бу юлы да «Урал» машиналары һәм автобуслар белән шыплап тутырылган иде. Кузовларында милиция хезмәткәрләре Ни сәбәпледер, аңламыйм, болары халыкка каршы күтәрелмәде, резервта иделәрме, тик утыруларында дәвам иттерделәр. Бөтенесе канга баткан, бөтенесе сугыша. Ә болары мәрткә киткәнмени Әллә инде арырак урнашкан җитди бина—Америка Кушма Штатларының илчелеген саклау бурычы йөкләтелгән иде үзләренә, һәрхәлдә, бербер хикмәте булгандыр, юкка гына шул дәрәҗә сабырлык күрсәтмәсләр иде. Халык ташкыны ул машиналарга таба бармады, сул яктагы юлдан Калинин проспектына турыдан бәреп чыкты Ә проспект буп-буш Бербер дәүләт делегациясен каршы алу өчен дип уйлый күрмәгез, ял көне иде бу. Түрәләр үзләренең дачаларында ял итә, диделәр Ә ни өчен соң алай булгач транспорт хәрәкәтен туктатканнар һәм әле генә түгел, ике сәгать чамасы әүвәл туктатылган ул хәрәкәт Кемне көтәләр?.. Халыкны монда килер дип уйласалар, Кырым күпере һәм Смоленск мәйданындагы барьерлар нигә кирәк булды? Әллә соң болар һәммәсе алдан планлаштырылган эшме? Кемнеңдер алдан хәстәрләнгән сценариесе буенча уен уйнамас бит инде халык Шулай да үзалдыма шикләнә калдым. Колонналарның алгы сафы Калинин проспектына килеп чыгуы булды Мәскәү мэриясе тарафыннан берьюлы дистәләгән автоматтан халык өстенә атарга керештеләр Ул залптан үлүчеләр булдымы-юкмы, әйтә алмыйм. Миңа калса, бу, барыннан да бигрәк кисәтү һәм куркыту өчен эшләнде. Шулай да урам уртасыннан пулялар сызгырып очты, тәрәзәләр коелды... Халык янә бер мәртәбә сөрлегеп куйды. Кемнәрдер чүгәләде, кемнәрдер ятты. Икенче берәүләр тротуарларга таба сыенды яисә артка таба чигенеп куйды. Без тротуар читләп атлый идек. Калинин проспекты читенә үк килеп җиткән идек инде. Алга узу мәгънәсезлек, әлбәттә, анда аталар Гомеремдә беренче мәртәбә үзебезгә каршы очкан пуля авазларын ишетүем Май кондызлары сыман «выжылдап» очалар икән. Әмма болар май кондызы түгел, шаяра торган нәрсә түгел Янәшәбездән, өстебезгә менәрдәй булып, нидер ният иткән яшь җилкәнчек йөгереп узды. Ул да түгел, араларыннан берәү чакыру ташлады: — Машиналарны кулга төшерергә Күпер астына Күпер астына Бу очракта инде юлдашым белән мин вакыйгаларның үзәгендә дип әйтерлек торып калдык һәммәсе күз алдыбызда булган хәл. Теге төркемгә көтү-көтү яңалары кушылды. Алар шактый күпсанлы булып чыкты. Йөгерә-сикерә «эх» дигәнче күпер астында торган машиналар янына барып җитте болар. Кузовларда утырган милиционерларга дәшмәделәр, тимәделәр, кабиналарда утырган офицерларны һәм шоферларны йолкып төшерергә керештеләр. Тегеләре дә артык каршылык күрсәтә алмады кебек, ә бәлки теләмәгәннәрдер дә. Егетләр берәм- берәм руль артыма кереп утырды, «Урал» машиналарын кабызырга керештеләр. Кузгалып киткән машиналарның кузовында йокымсырап утырган егетләр, ни дә булса аңладымы-юкмы, әйтә алмыйм, барган шәпкә берәм-берәм коелып беттеләр. Ә сугышчан егетләр исә дәррәү аларның урынына менде. Күз ачып йомган арада булып узды бу хәлләр. Алдан ук әзерләнгән һәм күп мәртәбәләр күнегүләр үткәргән тәкъдирдә дә бу кадәр шома узмас хәрби операция. Милиция тарафында паника идеме, әллә битарафлык — һич аңламассың. Арадан ник берсе каршылык күрсәтергә омтылсын... Ул гына түгел, машинасыз, ышык урынсыз калган яшь милиционерларны, сугышчан егетләрдән араларга теләп, хатын-кыз, күбрәк әбиләр төркеме уратып алды. — Тимәгез, аларның гаебе юк. Алары да безнең балалар Православныйлар...—ди-ди, сакладылар үзләрен, һичкемне якын җибәрмәделәр. Хәер, теге егетләрнең уенда болар кайгысы идемени.. Рус халкы гаҗәп инде ул. «Православныйлар» дип сөйлиләр бит әнә. Әйтерсең, бер милләтле дәүләттә яшиләр. Әйтерсең, «православный» булмаса, аны кыйнарга да, үтерергә дә ярый булып чыга. Әйтерсең, бу дәүләттә татар, башкорт, чуваш һәм башкалар, гомумән, юк. Баксаң, кайда куркыныч, кайда үлем, һәр икенең берсе татар, башкорт булып чыга. Чечняда да, Әфганда да. Таҗикстанда да шулай иде, югыйсә... Кулга төшкән «Урал» машиналары хәрби колонна булып тезелде. Әллә йөртүчеләре, яңа хуҗалары шундый иләмсез, чамасыз үкертәләр үзләрен. Хәер, шулай итми хәлең дә юк, урам тулы халык, урамда паника, кая карама, анда кеше, тәгәрмәч янәшәсендә кеше урала. Үлемнән курку бетте монда, нәкъ фронттагы кебек... Шул мизгелдә үзем өчен бер нәтиҗә ясадым мин. Резин күсәк һәм тимер калкан-каскалар белән куркыту мөмкин түгел икән ярсыган халыкны. Кырым күперен истә тотып әйтәм. Исерткеч газ һәм сабынлы су ташкынын да күтәрә, ерып чыга икән җаны өзгәләнгән халык. Смоленск мәйданындагы хәлләр мисал булып тора ала Ә көтмәгәндә-уйламаган- да, утлы коралдан атарга керешсәләр, табигый инстинкт кешене сагаерга мәҗбүр итә. Ниһаять, борылыштан бушап калган Калинин проспектына (бүген ул Арбат дип атала инде) двигательләрен иләмсез үкертеп бер-бер артлы җиде-сигез «Урал» килеп чыкты, һәм алар уңга-сулга борылмыйча буш урам уртасыннан тәртипсез рәвештә бер-берсен узыша-узыша Югары Совет бинасы тарафына җилдерделәр. Ара ерак түгел. Машиналар өчен исә нибары утыз-кырык секунд пык ара. Шуның өстенә, тоташ автоматтан атып торган милиционерлар әллә каушап калды, әллә югалып, бер мәлгә атуларыннан туктады пар Килүчеләре дә тегенди-мондый гына түгел, хәрби машиналар бит Күпер астындагы хәлләрне проспект башында торучылар күрмәде. Хәбәр җиткерергә дә өлгермәгәннәр иде булса кирәк, барысы да санаулы минутлар эчендә булып узды. Машиналар якын ук килеп җиткәч аңлаганнардыр, әлбәттә, әмма соң булгандыр. Үкереп өсләренә килгән машиналар милиция хезмәткәрләре күңеленә шом салды булса кирәк. Тәртипсез рәвештә чит-читкә сибелде алар, командирларының «Төбәп атарга» бирелгән әмерләрен ишеткәне-ишет- кәндер, ишетмәгәне юк. Андый чакта әмер үтәүдән бигрәк, баш кайгысы беренче планга калкып чыга, күрәсең Чын мәгънәсендә паника башланды. Тимер калканнарын ташлап калдырып йөгерә иде кайсыберләре «Урал»ларга төялеп килгән егетләр идарә итә иде инде вакыйгалар барышы белән. Алар килгән шәптән кузовлардан сикереп төшәләр дә һәм арлы-бирле йөгерешкән милициядән калканнарын, башка җиһазларын тартып ала. Җитмәсә, Калинин проспектын иңләп, җиңүче кы яфәтендә «Урра!» авазлары чыгарып йөз меңләгән ташкын ашыга ярдәмгә Шул мизгелдә без үзебез дә шул ташкын эчендә идек. Мавыгу шулкадәр булган ки, көн дәвамына бергә йөргән юлдашым белән дә берберебезне югалтышканбыз. Бәла зур түгел Андый чакларда һәркем теләктәш, һәркем юлдаш тоела икән. Бәйдән ычкынгандай йөгерешкән халык өстенә, кинәт, берәү озын итеп автоматтан кургаш сиптереп алды. Кемнәрдер яраланды, кемнәрдер егылды Мин үзем дә ерак түгел генә ике пуляның сызгырып узганлыгын ишеттем. Ирексездән, тезләр бөгелә төште, баш иелде— үләсе килми Атучы шул берәү генә булды, башка кабатланмады. Каскаларын, калканнарын югалткан милиция, тәртипсез рәвештә күпер аша чыгып, «Украина» кунакханәсе тарафына китеп таралды. Калканнар егылды. Милиция таралды-тарал уын, әмма Ак йортка үтеп керү алай җиңел генә түгел иде әле Тоташ дивар сыман тезеп куелган су тутырылган машиналар бар бит әле. Аларны кая куярга, алар хәрәкәтсез... Гавәм тотынса—туктап калмый икән. Кайсын йолыктылар, кайсын төрттерделәр, шулай да узарлык юл арчыдылар маташа торгач. Аннан, ни рәвешледер, теге куркыныч Бруно боҗрасы — чәнечкеле тимерчыбык ятмәдән арындырдылар юлны Машиналар белән дә таптаттылар бугай, шактый озак газапландылар, һәм. шулай итеп, ниһаять ун көннән узып ашкан блокада өзелде Югары Совет бинасы әйләнәсендәге мәйданнарга халык кереп тулды Йончыган, арган-талган депутатлар берәм-берәм урамга чыкты. Ул көнне, шул сәгатьтә Мәскәүдә булып узган вакыйгаларны тулаем күз алдына китерү, гомумән, мөмкин түгелдер дип уйлыйм Чөнки Югары Совет бинасының дүрт тарафын гүгел, бер ягындагы мәйданны гына күздән кичерү өчен дә өч-дүрт киң панорамалы күзәтү җайланмасы кирәк булыр иде. Халык диңгез кеби, вакыйгалар тиз алмашынып тора Масштаблар искиткеч зур. Берәүләр тантана итә. Икенчеләре көрәшә, нидер даулый. Кемнәрдер көн дәвамында үзләренең кылган батырлыклары белән мактана. Ә калганнары тамаша кыла яисә күзәтә. Юк-юк та, анда-санда автоматтан аткан авазлар ишетелеп куя. Ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми аптырашта калдым. Бер ялгызым ич мин... Өстәвенә тамак ач Иртәдән бирле ашаган-эчкән юк Янәшәмдә генә бер төркем Тула гармуны тартып частушкалар әйттерергә кереште. Бииләр, җырлыйлар. Халык талант иясе, әйтсә — туры әйтә, усал. Такмаклары сәяси темага. Ельцинны ишәләр, Гайдарны һәм Ерин- ны. Бурбулисны Чубайска рифмалыйлар «Шахрай»ны «малайка» дип үстереп җибәрәләр Соңгы рифма исә күңелемә аеруча хуш килгәне булды. Ак эт бәласе кара эткә булса булыр, көне буена беренче ишеткән татар сүзем иде бит «малайка» Онытылып частушка җырлаган һәм биегән «бәхетлеләр»гә карап торам. Халык, кайсы гына телдә җырласа-биесә дә, ихлас, беркатлы һәм самими бит ул. Гомумән, халык иҗаты, кайсы телдә башкарылуына карамастан, чит була алмый Аны йөрәк кабул итә, ул җанга якын була Руслар исә частушкада аеруча йөгәнсезләнә, эчкерсезгә әйләнә. Частушка— рус халкының җанын ачкан иң ихлас авыз иҗатыдыр ул Шунда берәү җилкәмә кулын китереп салды Танылган язучы Борис Можаев икән. — Йә, ничек?—дип сорады ул, кочаклашып күрешкәннән соң. Әллә хәлемне сорашуы иде, әллә мәйданда барган вакыйгалар белән кызыксына Әллә частушкага мөнәсәбәтлеме? Яхшы, дидем, өстәмә сорау биреп гормый гына Халык көчле ул,— диде Борис Можаев, шулай ук күп мәгънәле итеп. Дулкынланган, шактый нык хисләнгән иде аксакал әдип Ак йортны саклаучы депутатлар арасында булуым өчен ул миңа үзенең рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. — Бу минем бурычым,—дип, җавап бирдем.— Ни белән бетәсен әйтеп булмый бит әле. Мактарлармы, тотып ябарлармы, ахыры билгесез... Ул үзенең дус-ишләре һәм гаиләсе белән килгән икән. Күрешергә вәгъдәләшеп аерылдык. Югары Совет бинасының кырыкмаса-кырык ишеге бар 14 нче хисап номерлы ишек төбендә Югары Совет Рәисе урынбасары, күрше Чуваш Республикасыннан сайланган депутат Валентин Агафонов белән очраштык. Янәшәсендә ике тән сакчысы. — Син кайда югалдың?—дип, кул сузды ул күреп алуга ук. — Югалмадым. Әнә, мәйданга халыкны алып килдем,—дигән булам, шапырынып. Авызы ерык Валентин Алексеевичның куанычы эченә сыймый. Нинди генә югары дәрәҗәгә күтәрелсә дә авыл кешесе — авылныкы инде, эчен- дәгесе тышында. — Әйдә, якташ, без болай итик. Дүртенче катка меник тә, шуннан күзәтик. Монда торсак, берни күрми калабыз, югыйсә,—диде ул. — Киттек,—дидем. Көне буе ач карынга урамда йөрүдән шактый йончыган чак. Туңдыра, калтырата да башлаган иде инде. Көн кояшлы булса да, октябрь ае бит. Лифтлар эшләми. Җәяүләп күтәрелдек. Ирекле Россия мәйданының Мәскәү мэриясе тарафына караган тәрәз каршысына килеп бастык — Рәхмәт, Валентин Алексеевич,— дидем, ихластан.— Моннан караганда мәйдандагы вакыйгалар бөтенләй башкача күренә икән. — Мин дөньяда күбрәк яшәгән шул, беләм,— диде ул, кәеф күтәренкелеге белән.—Күрәсеңме, әнә «Мир» кунакханәсеннән кемнәрнедер алып чыгып киләләр. Күрми диләрме соң. Җиде-сигез милиция полковнигын һәм Мәскәү мэры Лужковның кайсыдыр урынбасарын, ялгышмасам, аның фамилиясе Бахновский иде, «кулга төшергәннәр». Ак йортка таба алып киләләр. Як-якка тайпылып юл бирә халык. Әмма үзләренә теләсә ни кычкыралар, йодрыклар белән кизәнәләр, кундырып та алалар булса кирәк Алып чыгучылар тегеләрне «самосуд»тан саклый. — Чү,—дип куйдым, үзалдыма.— Рәфкать Заһидуллович түгелме соң аларны алып чыгучы — Әйе, әйе, Рәфкать Чеботаревский,—дип җөпләде Агафонов.— Ул бит анда Мәскәү мэриясе һәм эчке эшләр министры Еринның урынбасарлары белән сөйләшүләр алып бара иде. Рәфкать Югары Советның Оборона һәм хәрби эшләр комитеты рәисе, контр адмирал, ана телен камил белгән татар егете Якын дусларымның берсе иде Аның белән горурланып куйдым Мэр урынбасары һәм бер генерал аның тәмам куенына кереп елышканнар Юкса, халык нәфрәтеннән котылыйм димә, һәркайсының кулы йодрыкланган һәм югары күтәрелгән. Рәфкатьне беләләр, таныйлар, ул яклаган кешегә эләкми, әнә. Гаҗәп күренеш иде бу. Әмма игътибарыбыз читкә тайпылды шунда. Каршы яктагы шәһәр мэры бинасының югары катыннан берьюлы дистәләгән утлы коралдан шатыр-шотыр атарга керештеләр. Мәйданда паника купты, халыкның барыр җире юк — ул дулкынлана, офтана гына ала. Ул да түгел, без як-якка елышып өлгергән арада, әле генә йөз белән капланып диярлек күзәтеп торган тәрәзәбезгә автомат белән сиптермәсеннәрме1 . Йөрәк жуылдап куйды. Җан тәслим кылуың да бар бит шулай. Кайчан да булса шул рәвешле үзебезгә төбәп атарлар дип кем уйлаган. Башка сыймый торган хәл бит бу. — Бу безгә адресланган күчтәнәч булды, Ринат,—диде Валентин Алексеевич. — Читләшеп өлгермәгән булсак, беткән идек бит,— дим, йөрәк сикерүен тавышыма чыгармаска тырышып. Сүзебезгә Агафоновның тән сакчысы кушылды. Ул хәрби кеше, озак еллар КГБда хезмәт иткән офицер. — Курыкмагыз,—диде ул.—Үтерим дип түгел, куркыту өчен аттылар. Аларның һәммәсендә оптик төзәү җайланмалары бар. Әмер булса, чигәгезгә генә атарлар, чигәләрегезне саклагыз Тәрәзә ватыл тору да кирәкми аның өчен, бер пуля, тәрәзә пыяласындагы нәни бер тишек җитә. — Рәхмәт. Җиңел булып китте,— дидем, уенын-чынын бергә кушып. Кирәк бит, шаркылдашып көлеп тә алдык әле шунда. — Нигә кирәк булды бу атыш?—дип сорады Агафонов. Әлеге дә баягы тән сакчысы җавап бирде — Каршы тарафны җавапка чакыру өчен. Провокация дип атала бу,— диде. һәм шулай булып чыкты да. Ике-өч минут ара уздымы икән, халык арасыннан автоматлар белән коралланган җиде-сигез егет мэрия бинасына илтә торган сөзәк баскычлардан күтәрелеп эчтән бикләнгән ишекләргә һөҗүмгә ташланды. Болары, күренеп тора, чын профессионаллар иде инде. Автоматларын бил тиңентен тоталар. Кыска очередьлар белән аталар да, печән чабу җайланмасы кебек әле сулга, әле уңга таба сикер- гәлиләр, йөгереп китәләр Тагын аталар һәм тагын җигелмәгән яшь тай сыман уйнаклап алалар. Карап торсаң, исең-акылың китәр, шул кадәрле көтелмәгән хәрәкәтләр ясыйлар ки, күз иярми артларыннан. Каршы яктан да аталар үзләренә, әмма тегеләре күренми, тегеләре ышыкланган, качкан Болар — ачык мәйданда. Шулай да әлеге егетләрнең икесенә тидерделәр. Берсе гөрселдәп йөзтүбән егылды да хәрәкәтсез калды. Икенчесе озак кына борсаланды, торырга итенеп, тезләнеп тә карады. Әмма тагы аттылар үзенә һәм тагы тидерделәр Башын ташка салды бичара. Нәкъ шул мәлдә, зур түрәләрнең машиналары ишек төбенә үк менеп туктасын өчен җайлап ясалган күпер-юлдан, югарыга өч «Урал» машинасы килеп менде. Таныш машиналар. Берсе борылырга да өлгерми калды, тәрәзәсен коеп төшерделәр. Йөртүчесе рульгә башын салды һәм тукталды. Икенче машина зур тизлек белән мэриянең пыяла ишегенә килеп кадалды. Яңадан артка чикте. Тагы пыяла диварга килеп бәрелде, һәм шуның белән тынды, башкача хәрәкәт итмәде. Ә өченче машинаның йөртүчесе хәйләкәррәк булып чыкты Ул машинасын арты белән борып куйды, һәм артка таба хәрәкәт итеп тишепметишә пыяла диварларны. Тоташ дип әйтерлек җимереп чыкты беренче катны һәм үзе дә исән калды. Ә теге пыяласыз калган диварлардан бина эченә атыш-сугыш белән кораллы егетләр бәреп керде. Аларның сафлары шактый ук ишәйгән иде инде. Китапка охшатып эшләнгән әүвәлге СЭВ, хәзер шәһәр башлыгы бинасы эчендә булган вакыйгаларны күрү мөмкин түгел иде Әмма атыш һәм шартлау авазлары шактый озак дәвам итте анда Бераздан шәһәр башлыгы бинасыннан кулларын аркага куйган милиция колонналары чыга башлады. Кулга төшүчеләр Бирелүчеләр ике йөздән артык булганнардыр. Болар әле икенче көнне дә, ягъни тупка тотылган 4 октябрьдә, Югары Совет бинасының 8 нче ишегеннән кергән җирдә, үз язмышларын үзләре аңламыйча идәндә тезелешеп утырдылар Агафоновның тән сакчыларыннан берсе баядан ук кулындагы нәни элемтә аппараты белән кайнаша Колак төбендә генә «шыгыр-шыгыр » килеп, тәмам ачуны чыгара башлаган иде Хуҗасы дәшмәгәч, мин түздем Шулай да бу үҗәтлекнең үзенә күрә бер хикмәте дә булган икән Теге нәни тартма сөйләшә башлады бит кинәт — «Бөркет...», «Бөркет» ... хәбәр ит. Сез кайда, ничәнче катта хәзер?. — «Үзәк», ишетәсезме Без дүртенче катны алдык Каршылык күрсәтү зур булмады. Солдатлар үзләре бирелә Нигездә, офицерлар күрсәтә каршылыкны. Гранатометтан аталар — Югалтулар зурмы? Җавап бир, «Бөркет» — Яраланучылар байтак Үлүчеләр безнең тарафтан өч-дүрт сугышчыдан артык түгел. «Үзәк» дигәне Югары Совет бинасыннан Аның тавышы яхшы таныш иде миңа, Александр Руцкойның ярдәмчесе. Ә «Бөркет», яшерен- батырын түгел, элекке СЭВ, хәзерге Мәскәү мэры бинасын штрум- лаучылардан. — «Бөркет», ишетәсеңме, күрәләтә башыгызны утка тыкмагыз. Егетләрне саклагыз. Максат — үтерү түгел, азат итү. — «Үзәк», мин сезне аңладым. Алар бишенче катны бирергә җыенмый. Ныклап әзерләнгәннәр, сейфлардан корыч стена корылган... берөзлексез аталар, баш тыгарлык түгел. — «Бөркет», һөҗүмне туктатып торыгыз. Элемтәгә керегез үзләре белән. Югары Совет бинасына һәм мәйданга атуларын туктатсыннар. К...гыма китсенмени алар, күңелләре булганчы бикләнеп ятсыннар шунда— бишенче катта. Атмасыннар гына. Ашыйсылары килгәч, чыгарлар. —■ «Үзәк», мин сезне аңладым. Сөйләшүләргә керешәм. Сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирде булса кирәк, тора-бара автоматтан аткан авазлар сирәгәя барып, тынып калдылар. Без дә иркенләп сулыш алдык. Валентин Агафонов сәгатенә карап куйды һәм үзенең Хасбулатов янына барырга җыенуын хәбәр итте. Мине дә үзе белән чакырды. Рәхмәт белдереп, аерылу җаен карадым Түрәләр артыннан колын кебек тагылып йөрүне табигатем өнәми. Бер ялгызым калып, өченче катка төштем, һәм кайчандыр тәмле- тәмле ризыклар сатылган буфет каршындагы тоташ пыяладан гыйбарәт тәрәзә каршысына барып утырдым. «Азат Россия» мәйданы халык белән шыгрым тулы. Шунда бу мәйданның исеме сәер тоелды миңа. Бу исем 1991 елның август вакыйгаларыннан соң бирелгән иде бугай. Ялгыш- масам, рәсми рәвештә. Ачык кына итеп әйтеп буламы: соңгы елларда Россия һәм аның халкы азат ителдеме, әллә, киресенчә, кабалага төшерелдеме? Ярар, ни булса, шул булыр. Без үзебез дә әллә кая китмәгән бит, әнә. Совет чорында да Татарстаныбызны «бәхетле, ирекле һәм гөрләп чәчәк ата торган ил» дип, җырлар җырладык, мактап туймадык. Бүген исә, тәмам һуштан язып, «без мөстәкыйль» дип күкрәк сугабыз. Мөстәкыйльлек нинди була икән, бер-бер күргән, яисә тотып караган кеше бармы икән шуны?! Шәһәр һәм поселок саен «Азатлык» һәм «Ирек», «Бәйсезлек» урамнары. Урамнары бар-барын, әмма чын азатлык, ирек һәм бәйсезлек кенә юк. һәм, гомумән, адәм баласы өчен җир йөзенең бер-бер почмагында бармы икән ул чын ирек?. Мәйдан тулы. Ә үзенә һаман халык агыла Ул да түгел, ни рәвешледер, «Баррикадная» метросы тарафыннан да юл арчылып, аннан да халык ташкыны бәреп керде. Америка Кушма Штатлары илчелеге урнашкан тар тыкрыкта ниндидер ыгызыгы дәвам итә иде. Аннан «әсирлеккә төшерелгән» өч-дүрт бөркәүле йөк машинасы алып кайттылар, һәм шактый биек антенналы хәрби элемтә машинасы. Бөтен байлыкны мәйданга куалар иде. Ул машинада, имеш, бөтен Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә көче җитә торган радиотапшыргыч та бар икән. Ике-өч минуттан, көйләп, үзен эшләтеп тә җибәрделәр. Чират торып диярлек халыкка мөрәҗәгать итәргә керештеләр. Руцкойның мөрәҗәгатен укыдылар, Хасбулатовныкын. Бабурин сөйләде кулларын болгый-болгый — Сергей,—диделәр үзенә.— Кулларың кесәдә генә торса да ярый. Телевизордан күрсәтмиләр әлегә.. Владимир Исаков бу машинага хәтта мине дә алып кереп чыкты. «Татарча бер-ике авыз сүз әйт. Мәскәү татарларына...»—дигән тәкъдим- не ишеткәч, карыша алмадым. Кыскасы, азмы-күпме күзгә бәрелеп торган һәр депутат, сәясәтче хакимиятне, аерым алганда, Ельцинны сүгеп чыгарга өлгерде шул машинада. Бирделәр кирәкләрен, тетмәсен теттеләр. Соңыннан, бу вакыйгалар шау-шуы тынгач кына мәгълүм булды: «Радиотапшыргыч булмаган икән ул. Махсус органнар китергән язу җайланмасы булган». Менә шулай! Югары Совет бинасы эченә дә җан керде. — Җәмәгать, митинг Биш минуттан митинг башлана,—дип хәбәр тараттылар.— Халыкка Руцкой һәм Хасбулатов мөрәҗәгать итәчәк... Митинг яхшы нәрсә, әлбәттә. Эх, бер тамакны ялгап алсаң иде ул. Аякларымны чак-чак өстерәп мин дә икенче катка, мәйдан каршындагы трибунага уздым. Хасбулатов тәбрикләде халыкны «Ни белән тәбрикләде?» дисезме. Җиңү белән! Ул да табигать баласы шул — хисле, мавыгучан һәм вакыт- вакыт артык беркатлы. Аңарга башкалар кушылды: Аксючиц, Астафьев, Уражцев, Бабурин... Болар һәммәсе форсат чыккан чакта микрофонны урап узмый торган егетләр. Яшәү рәвешләре шундый Микрофон күрсәләр—күзләре йомык булса да сикереп торалар Ялкынлы нотыкчылардан берәве шул мизгелдә шәһәрнең икенче бер почмагында, ягъни Останкинода, күпсанлы халык төркеменең тыныч демонстрация рәвешендә телевидение үзәгенә якынлашып килүе хакында хәбәр итте Табигый инде, мондый хәбәрне мәйдан «Урра» кычкырта}; авазлар белән каршылады, шатланмас җиреңнән шатланырсың Телевидение ни теләсә, шуны эшләде бит ул заманнарда. Акны да кара итте, караны ак итте. Шул хәбәрдән башланды да бугай инде. Микрофонга чыккан һәр трибун «Останкино»дан бер-бер яңа хәбәр җиткерергә тырыша. Дөрес сөйлиме ул, түгелме — хикмәт андамыни Хәбәр саллырак, сенсациягә якынрак булсын. Ә халык ул яңалыкларны үз җиңүе кебек дәррәү кул чабып каршы ала. «Урра» кычкырулар кабатланып тора Уйлап куйдым: телевидение үзенең тоташ ялган сөйләп торуы белән кешеләрнең тәмам теңкәсенә төшкән. Дөрес информациягә, үзләренең җаннары теләгән хәбәргә сусаган икән бу гади халык Тормыш авырлыгыннан да авыррак кабул ителә икән ул көн-төн тоташ агып торган ялган. Шул вакытта, шул сәгатьтә, иманым камил, мәйданда җыелган халыкның бик зур күпчелеге, шул җөмләдән халык депутатлары да, илдәге бәла-каза чыганагы Кремль сарайларына кереп оялаган сәясәтчеләр булуын хәтерләреннән чыгарган иде Дөньяның кендеге «Останкиномда булып тоелгандыр тормыш-көнкүрешнең авырлыгы да, халыкларның бәхетсезлегс дә, илдәге тәртипсезлекләрнең дә очы шунда һәммәсе дә көйләнсен өчен, әйтерсең лә, «Останкиномны гына кулга төшерәсе калган. Хәер, бер карашка, болар нигезсез дә түгел. Информация чыганагы булмаса, пропаганда ысуллары булмаса, кем соң ул хакимият башлыгы?’ Сәясәтче кем?! Хәтерләүчеләр булырга тиеш, Ельцинны үз вакытында ни рәвешле герой ясадылар Бер үзе җиде башлы аждаһа елан белән көрәшкәндәй, Политбюрога каршы чыгучы ул иде бит! Горбачевтан да курыкмады, эшсез калса-калды, көрәште! Шәһәр транспортына, троллейбусларга утырып эшкә йөрде Гади хезмәт кешеләренең тормышын яхшырту, түрәләрнең өстенлекләрен киметү һәм бөтенләй юк итү очен көрәште! Тормыш дәрәҗәсе төшә-нитә кала икән, рельска аркылы ятарга вәгъдә бирде Өстәвенә нинди генә бәла-каза, сынаулар узмады бит әле: үзен капчыкка салып суга да агыздылар («Таһирны сандыкка салып агыздылар суларга...», дигәнне кыйссалардан укын өйрәнгәнмени ) Испания күгендә ул утырган самолет катастрофага юлыкты Мәскәү үзәгендә машинасына машина белән китереп бәрдерделәр Хәтерегездәдер, Кызыл мәйданга берсе аны ату өчен ау мылтыгы тыгып килгән иде берзаман. Ә теге Себер якларыннан килеп Кремльгә үтеп кереп аны атарга хәстәрлек күргән офицерны онытып буламы соң! Рембо ясадылар Борис Николаевичтан. Президент кына түгел, югары класслы зур теннис мастеры гына да түгел, үлү кая, җиңелүне белмәс кино йолдызы Рембо ясадылар Телевидение һәм радио әнә шундый хикмәтләргә ия көч ул. Мин үзем Борис Николаевичны гына түгел, Ша- храйны, Бурбулисны, Филатовны, Шумейконы һәм тагы әллә кемнәрне якыннан күреп, аралашып беләм. һәркайсының көчле яклары бар, җитешсезлекләре дә... Әмма аларны дөньякүләм шәхесләр ясаган көч, үзләреннән элек, телевидение! Баксаң, гап-гади уртакул аксөякләр алар. Менә ни өчен 3 октябрь кичендә «Останкино»га штурм башланды. Рембо, Шварцнегер, Тарзаннардан да көчле булырга теләүче аксөякләр икенче тарафта да байтак иделәр шул. Ә иң хикмәтлесе һәм үзенә тартып торганы — хакимияттер, әлбәттә. Ул көнне «Останкино» әйләнәсендәге вакыйгаларны мин күрмәдем. Ләкин анда булган дистәләрчә кеше белән күрешеп-сораштырып чыктым. «Останкино» телевидениесендә эшләгән егетләр-кызлар да бар иде болар арасында. Хәтта ул көннәрдә «Останкиномның җитәкчесе булып эшләгән Вячеслав Брагин белән дә иркенләп сөйләшеп утыру бәхетенә ия булдым. Әлеге хезмәткә алынганга кадәр ул Россия Югары Советында, минем кебек үк, комитет рәисе булып эшләгән иде Ә инде каршы тарафтагылар арасында таныш-белешләр буа буарлык. Югарыда искә алынган каләмдәшем Валерий Хайрюзев, үзенең хатыны һәм ике улы белән, баштан ахыргача халык арасында булган ул көнне. Анда да вакыйгалар якынча Парламент бинасына килгән хәрәкәтне кабатлаган. Рига вокзалы тирәсендә йөз меңгә якын халык җыйналган. Гаҗәп түгел, кояшлы көзге көн иде бит, өстәвенә ял көне. Аларны да башта ОМОН һәм милиция хезмәткәрләре урап алып чолганыштан чыгармый торган. Соңрак, ике арада этеш-төртеш булып алганнан соң, юл ачылган. Тынычлык проспектыннан Королев урамына борылган җирдә тагы бер мәртәбә тоткарлык ясарга ниятләгәннәр. Бу юлы да милиция һәм ОМОН халык ташкынына әллә ни зур каршылык күрсәтмәгән. Киресенчә, аларның ул гамәлләре тыныч хәрәкәт иткән кешеләрне беркадәр кыздырып тору өчен генә эшләнмәдеме икән, дигән гоман кылу да бар. Аларны яңа штурмга илһамландыру өчен генә каршылык күрсәткән булып кыланмадылармы... «Останкино»ны байтактан кораллы ОМОН саклый иде инде. Югарыда искәртелгәнчә, гаять җитди объект шул. Хәтта ул көнне иртә таңнан берничә бронетранспортер килеп кушылган була телевидение үзәген саклаучыларга. Шунысы гаҗәп, халык хәрәкәте якынлашып килгән сәгатьтә генә ул машиналар бөтенләй кире тарафка китеп югалалар. Урам тутырып килгән халыкны «Останкино» үзәгенә якын ук үткәрәләр. Утлы коралдан ату түгел, хәтта юлларына каршы төшеп янаучы, кисәтүче дә булмый. Шул сәгатьтә, ниндидер юллар белән, Югары Советтан хәбәр килеп җитә: «Блокада өзелгән... Халык массалары Ак йортны камалыштан азат иткән. Армия, Конституциягә тугрылыклыгын саклап, халык депутатлары тарафына күчкән», имеш Әйе, әйе, тавышкөчәйткечләр яшя халыкка нәкъ менә шундый хәбәр җиткерелә. Бу бит җиңү дигән сүз! «Останкино»га үтеп керәсе генә калган түгелме соң?! Үтеп керәсе һәм тоташ ялган сөйләп торган дикторларны сүзләреннән бүлеп, бөтен ил алдында хакыйкатьне ачып саласы. Барысы да табигый, җиңел һәм гади генә бит! Күрәсең, нәкъ шул вакыттадыр, Югары Совет утырышына җыелган депутатларга куанычлы хәбәр җиткерелде: «Останкино» азат ителде Тагы берничә минуттан Россия Федерациясендә акны- ак, караны— кара дип, дөресен сөйли торган халык телевидениесе эшли башлаячак» Килде-китте кеше түгел, Россия Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов авызыннан чыккан хәбәр булды бу. Зал тутырып утырган халык вәкилләре урыннарыбыздан сикереп торып, дәррәү кул чаптык, бер-берләребезне котларга, тәбрикләшергә керештек. Илгә демократия кайта, илдә демократия принциплары ныгый икән болай булгач, дигән өмет уянды минем күңелдә дә. Табигый инде, күпләр әлеге куанычлы хәбәрне дуслары, танышлары белән бүлешү өчен шундук залдан чыгып йөгерделәр Ике-өч кайнар йөрәкле трибун әле дә булса мәйданда дәвам иткән митинг каршысына чыгып та хәбәр итә бу яңалыкны. Ә без исә, шул исәптән мин үзем дә, тагы да олырак беркатлылык күрсәткәнбез. Кабинетка кереп, телевизорны кабыздым. (Ул кичне ике сәгать чамасы ут биреп тордылар). Дусларым, танышларым җыйналды. Илдә яңа телевидение нинди сүздән башланыр икән? Ничегрәк булыр икән бу хәлләр. Россия каналында ялган сөйләүче таныш диктор—Сорокина. Ул «Останкиномдагы хәлләр турында сөйли. Ниндидер сугыш, чын штурм бара икән бит анда. Хәтта автоматлардан аткан авазлар да ишетелеп киткәндәй була. — Беренче программага күчер. Беренчегә, «Останкино»™,— дип киңәш итте коми егете Николай Ген. Күчердем. Анда исә хәлләр тагы да киеренкерәк. Диктор ачкан авызын яба алмыйча югалып-югалып тора. «Юк,—диде ул, ниһаять, мондый шартларда эшләп булмый, һәр тарафта атыш бара... Чү, безнең катка да менеп җиткәннәр түгелме соң инде» һәм телевидение тапшырулары «Останкиномда вакытлыча туктатылып торды. «Россия» каналы исә, үзенең резервтагы икенче студиясенә күчте. Менә сиңа, мә, дигәндәй, бер-беребезгә карашып куйдык. Илдәге ыгызыгыны тәмамлап, кул кушырып телевизор карарга утырдык кына, югыйсә. Юк бит, ә... тынычлап яшәргә бирмиләр Тагы нинди атышу дигән сүз инде ул! Безнең кебек уннан артык көн дәвамында электр утының ни икәнлеген онытып торучылар өчен, телевизорның берни күрсәтмичә чыжылдап кына утыруы да казаныш иде, әлбәттә. Шулай да, телевизор самавыр түгел, аның чыжылдавы тиз туйдыра икән. Утларны сүндереп, кайнап торган урамга чыгып киттек. Урамдагы халык, табигый инде, безгә караганда да хәбәрдаррак булып чыкты. Чынлап та, «Останкиномда вакыйгалар шактый куера бара төсле. Сөйләүләренә караганда, түбәндәгечә булган: халык ташкынын телевидение үзәгенә якын ук үткәргәннәр Югыйсә, соңгы ике елда бик нык сакланган ул тарафларга аерым-аерым гына да якын җибәрмиләр иде. Килүчеләрнең кулларында урак-чүкеч төшкән кызыл байраклар һәм төрле сәяси лозунглар язылган комачлар була. Колонналарны әйдәп килүчеләрдән бер төркемне бинаның эченә үк үткәрәләр Халык тынычланып кала. Талчыккан аякларын язу теләге белән, кемнәрдер яшел чирәм өстенә барып утыра, кемнәрдер коймага барып сөялә Ара-тирә гармун тартып частушка әйттерергә керешкәннәр һәм шулчакны, көтмәгәндә, телевидение үзәге тарафыннан халык өстенә ут ачалар, атарга керешәләр. Ышанырлык түгел, бер-бер сәбәп, һич булмаса, бербер кисәтү-фәлән булгандыр, булырга тиешледер кебек тоела. Дистәләгән кешедән сораштым, булмаган андый кисәтү Кисәтү яисә куркытып ату гына да булмый бу, берөзлексез атып торалар халык өстенә Аны-моны аңламаган халыкның асфальт өстенә сузылып ятудан башка чарасы калмаган, һәм берничә сәгать дәвамында баш калкытырга бирмәгәннәр Күрәсең, нәкъ менә шул мизгелдә «Останкино» каналы эшләүдән туктагандыр. «Аталар, һөҗүм итәләр Эшләп булмый »—дигән сүзләре чираттагы ялган булырга охшаган Чөнки, тикшерүләр күрсәткәнчә, ул вакытта халык арасында коралланган кешеләр булмый әле Югары Совет бинасы «Останкино»дан, ким дигәндә, бер ун чакрым ераклыкта булыр. Менә шул хәбәрләр килеп ирешкәннән соң Александр Руцкой Югары Совет каршындагы митингка мөрәжәгать итәргә мәжбүр булгандыр. Мин мәйданда халык арасында идем. Үз колакларым белән ишеттем Руцкойны. — Хөрмәтле иптәшләр, туганнар,—диде ул.— «Останкино» янында меңләгән гаепсез кешеләрне шушы минутларда утка тоталар, үтерәләр. Аларга ярдәм итми хәлебез юк безнең. Хәзер үк. генерал Ачалов җитәкчелегендә, машиналарга төялеп ярдәмгә ашыгырга кирәк... Сугышу өчен түгел, безгә ышанган, безгә ярдәмгә килгән ватандашларыбызны, мәскәүлеләрне коткару өчен. Сөйләшүләр алып бару өчен... Бер сәгать, сәгать ярым гына әүвәл кулга төшерелгән машиналар эшкә ярап куйды шунда. Алдагы ике машинада автоматлар белән коралланган хәрбиләрне дә күрдем, дөресен әйтергә кирәк. Яшь-җилкенчәк егетләр төялде машиналарга. Иң алдагы машина өстендә Кызыл байрак күтәрделәр. Халык ташкыны як-якка аерылып хәрәкәтләнергә керешкән машиналарга юл бирде. Кузгалдылар... Тартмалары кеше белән тум- тутырык машиналарның артыннан яшүсмерләр йөгерә, куып җитә алганнары югары күтәрелә иде әле һаман. Барган шәптән машина өстенә сикерәләр — зур вакыйгаларның шаһиты булырга теләүчеләрнең исәбе- хисабы юк. Кайсыберәүләрнең әниләре, хатыннары да шунда икән. Киңәш бирәләр. Артларыннан кычкырып калалар: — Андрей, саграк бул... — Вася, егыла күрмә, ябышыбрак утыр... — Николай, кая барасың, сиңа ни калган анда. . Шул рәвешле, дүрт-биш машинаны озатып калды мәйдан, һәммәсе берөзлексез сигнал бирә-бирә, Кызыл байракларын җилфердәтеп, Мә- скәү урамнарына кереп югалдылар. Башкаланың үзәк урамнары аша машиналар бер тоткарлыксыз һәм югалтусыз «Останкиномга барып җитәләр. Боларны анда көтеп торганнар. Машиналарның өстенә, килгән шәптән, ут яудыралар. Күп кенә егетләр шыплап тулган машина тартмаларыннан сикереп төшәргә дә өлгерми ятып кала. Ярдәмгә килүчеләр арасында утлы корал белән коралланган утыз- кырык сугышчы була. Алар, борчак кебек сибелеп, йөгерә-шуыша халык өстенә әле булса ут яудырудан туктамаган телевидение үзәге эчендәге махсус гаскәри берләшмә — «Витязь»лыларга каршы хәрәкәт итәләр. Ике арада атыш башлана. Ә мәйдан җиргә сыенып яткан коралсыз кешеләр белән тулы. Арада үлүчеләр, яралылар байтак... Нәкъ шул мизгелдә ВДНХ тарафыннан бронетранспортерлар килеп җитә. — Ярдәмгә БТРлар килә, ур-ра!—дип, кычкыра берәү. Кем кычкыруын ачыклап тормыйлар, ышаналар, әлбәттә. Әле генә асфальтта хәрәкәтсез яткан кешеләр сикереп үк тора, һич югында баш- ларын калкыталар. Ул да түгел, Ак йорт тарафыннан ярдәмгә тагы өч-дүрт машина тумтутырык яшь-җилкенчәк килеп җитә. Бу вакытта элгәрерәк килгән машиналарның кайсыбер пассажирлары исән була әле Телевидение үзәгенә барып ук җитүчеләр, аның беренче катына үтеп керүчеләр шулардан. Башкасына сан юк хәзер. Әнә, БТРлар тәмам якынлашып ук киләләр. Тигез бер колонна булып килгән җирдән як-якка сибелеп тизлекләрен киметәләр алар. һәм... Иң элек, әле генә килеп туктаган машиналардан төшүчеләрне кырып салалар. Аннан соң ике яктан да ут эчендә торып калган кешеләрне кысрыкларга керешәләр. Эре калибрлы пулеметлар тегермән тарта. Менә сиңа армиядән килгән ярдәм!.. Билләрне турайттык, ниһаять, дип иркен сулыш алучылар яңадан яшел чирәмгә яисә тузанлы асфальтка капланырга мәжбүр һәм шул хәлдә караңгы төнгә кадәр яткыралар үзләрен, башка һичбер вакытта да «демократик Россия»дагы сәясәткә каршы чыкмам дип тәүбә иттерәләр. Исән-сау калганнар, төн уртасында гына шул тикле мәхшәрдән котылуларына ышаныр-ышанмас, өйләренә таралыша. Җәрәхәтләнүчеләрне дә фронт сызыгында калдырмыйлар, камалыштан кайсын өстерәп, кайсын җилкәгә салып коткарырга тырышалар. Ә үлүчеләр ятып кала Ал арын таң беленгәнгә кадәр хәрбиләр җыеп ала. Берсе дә онытылып калмый, барысын да җыештыралар. Икенче көн иртән мәйданга һичкемне үткәрмиләр. Ерактан, күпкатлы йортларның тәрәзәләреннән караганда, күлдәвекләр булып җыелган кан эзләре аерымачык күренми. Әллә кан ул шунда, әллә БТРлардан агып калган май яисә дизел ягулыгы эзләре. Югары Совет бинасында һәм аның әйләнәсендәге мәйданнарга тупланган халык ул кичне, ул төнне киеренке бер көтү белән яшәде. Бер карасаң, барысы да илле кебек иде. Теләсәң, кер, теләсәң, чык. блокада өзелгән Теләсә кая бар, теләсә ни сөйлә — хөррият Ярамый, дип кисәтүче юк. Милиция хезмәткәрләре Ак йорт тирәсендә генә түгел, гомумән, Мәскәүнең әйләнә-тирәдәге урамнарында да күренмәгән ул кичне. Әмма, барыбер, аңарга карап киеренкелек кимемәде Баштарак, минутларны санап, «Останкино»дан хәбәр көттеләр Матур, куанычлы хәбәр көттеләр, әлбәттә Килмәде ул хәбәр Киресенчә. «Останкино» әйләнәсендә үлүчеләр, яраланучылар бик күп икән, дип сөйләделәр Халыкны тоташтан кырып салганнар икән, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Ә соңрак исә, ярдәмгә дип киткән дистәләгән машинадан икесенең кире әйләнеп кайтканлыгын күрдем. Ул машиналардан үз аяклары белән сикереп төшүчеләр саны, күп булса, ун-унбиш булгандыр Ә калганнарын ташыдылар Мәйдан пышылдап сөйләшергә дә кыймый торды бер мәл Тоташ сыкрау, ыңгырашу авазлары яңгырап торды Шифаханәләр Мә- скәүдә, гомумән, юк диярсең, ашыгыч ярдәм машиналары хакында әйтеп тә тормыйм, барысын да мәйданның каршы ягындагы ике катлы бинага ташыдылар. . Анда-санда елаган авазлар ишетелде Үз улларын таба алмаганга изаланып, үкереп-үкереп еларга кереште аналар Ай-Һай, авыр йөрәкләр күтәрә алмас дәрәҗәдә авыр һәм газаплы икән ул аналарның кайгы- хәсрәт авазын ишетү. Бәгырьне өзгәләгән ул авазлар озак дәвам итте. Әмма тора-бара мәйданга барыбер беркадәр җан иңә башлады Төрле томанлаулар, фикер алышулар кузгалды Тыңласаң, исең-акылың китәрлек Ельцин белән Гайдар шәхси самолетларына утырып илне ташлап ук китеп барганнар, имеш. Попов белән Яковлев бик ялыныл-ялварып сорасалар да, тегеләр үзләре белән алмаганнар икән «Альфа» группасы депутатларны якларга җыена, имеш Мәскәүгә Югары Советны як тау өчен Туладан танк дивизиясе һәм Рязаньнан парашютдесантчылар юлга чыккан икән Ниләр генә сөйләмиләр Ярый, хәерлегә булсын, дидем дә, тынгысызланып, бер ялгызым мәйданның тынычрак почмагын эзләп китеп бардым Тимер-томыр һәм таш кисәкләреннән ясалган баррикддалар читендә үзенә күрә бер нәни генә палаткалар шәһәрчеге хасил булган иде Читләтеп узып киткәндә һәрчак игътибарым җәлеп итә иде болар Ак йорт тәрәзәләреннән карап, күзәтеп торган чакларым бар иде бу 1арафны Болар монда даими яшәүчеләр Бер карасаң, һәммәсенең язмышы уртак кебек аларның. Әмма ныклабрак, якынгарак килеп күзәтсәң, болар да төрле-төрле. Үзләрен бу тынгысыз таш мәйданга төрле-төрле язмыш, бәхетсезлскләр китергән Сакал-мыек үстереп, иске бушлат киеп, нәни 1енә учак янында ботка пешереп, чәй кайнатып көн күрүчеләре бар Нинди яшьтә булуларына карамастан, арыган-талчыккан. күзләре тоныкланган, төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән дәртләре сүнеп барган кебек тоела боларнын- Кайсыберләренең кулында гитара да күргәнем бар, ләкин ул уен коралы аларның кулында, кагыйдә буларак, дәшми. Чиерткәләп алсалар да, бу мәйдан өчен түгел гитара тавышы — ишетелми, һичкемне жәлеп итми ул үзенә. Баеп килгән шәфәкъ, сүнеп барган учак, төсе уңган зәңгәр күзләр... һични белән шаккаттыру, игътибарларын жәлеп итү мөмкин булмагандыр аларның. Яннарына ук барып, бер ары үтеп, бер бире килеп күзәттем. Әллә бар идем мин алар өчен, әллә юк. Кәефемне кырды бу минем. Инде дә килеп әрсезлек күрсәтергә җөрьәт иттем. Кайчакта безнең кебек язучы-журналист халкына килешә ул. — Нигә болай күңелсез утырасыз, егетләр?—дим, үземне бик бәхетле һәм күтәренке күңеллегә чыгарып. Ничә егет утыралар, ник берсе шунда борылып карасын. Ашыкмадылар, кабаланмадылар. Шулай да бик көттереп кенә бер карлыккан тонык аваз ишетелде. — Че, кашку захотели? Эчкә җылы кереп китте, миңа мөрәҗәгать иттеләр булса кирәк. Әмма ышанып җитеп булмый, ым кагучы, башын боручы булмады. — Рәхмәт, егетләр, ашыйсым һич килми,—дидем, гәрчә көннең көн буена бер кабым икмәк түгел, бер йотым су эчмәгән булсам да. Суда пешкән бодай боткасының кай җиренә кызыгасың. Үзләре дә әнә ничә кашык... — Теләмәсәң, кыстамыйбыз,— диде шул ук тавыш. Әмма сүзләрнең кайсы авыздан чыгып, кайсының иреннәре кыймылдап алганны бу юлы да сиземләми калдым. Инде сөйләшер сүз, эндәшергә сәбәп калмады кебек. Кистеләр ич, төптән кистеләр—ботка иснәнеп килдеңмени диделәр. Үзара фикерләшергә кереште тегеләр. — КГБшниктыр әле. Иснәнеп йөри,— диде берсе. — Күргәнебез бар... Шаккатмыйбыз,— диде, берөзлексез ботка болгатып утырганы. — Юк,— мин әйтәм.—Халык депутаты мин. Сезнең белән танышырга теләп килгән идем. Башлары борылмады, күзләренә җан кермәде барыбер. Шулай да арадан берсе, әлеге дә баягы ботка болгатучысы, күңелгә охшаган тапкыр сүз әйтеп куйды: — Депутат — ул яхшы... Шулай да ботка тәмлерәк. Миңа күңелле булып китте. Эчкә җан керде Ә тегеләрнең йөзләренә ник бер шаяру, елмаю чаткысы чыксын икән. Гаҗәп кешеләр болар. Андыйларны ул көнгәчә дә, аннан соң да күргәнем, очратканым булмады башка. Сәрхүш тә түгел болар, айнык дип тә булмый үзләрен, башка бер дөнья кешеләре. — Ярый, егетләр, тәмле булсын боткагыз,— дип, ары китеп бардым Рәхмәт үзләренә, яман гадәтләре юк икән, артымнан сүз әйтеп, гайбәтемне сатып калмадылар кебек. Бер-ике палатка аша шактый өлкән яшьләрдәге карт белән карчык урнашкан икән. Өсләрендә сырган фуфайка, күкрәкләрендә — орден-медальләр. Сәер кешеләр. Әмма боларның исә теле телгә йокмый. Ерактан ук күреп, бер-берен бүлдерә-бүлдерә чөкердәшеп каршыладылар үземне. Чакырыл, көттереп килгән олы кунакны каршылыйлармыни — Җиңү белән тәбриклибез... Җиңү белән, улыкаем,— дип, кулларын суза, билен бөгә төшеп каршылады җитмеш-сиксәннәр чамасындагы бабай. Ул нәкъ менә рус халык әкиятләрендәге күпне күргән һәм хикмәтле карт образын хәтерләтә иде. Чаларып беткән куе җирән чәч һәм җирән сакал-мыек баскан үзен. Күзләре генә елтырап балкып күренеп тора Үзенең булсын, карчыгының булсын, ихласлыклары сүзләренә, күзләренә, хәрәкәтләренә чыккан w «Нинди җиңү белән?.. Җиңү юк һәм ул күренми дә әле...»,— дип әйтергә иде дә бит, дәшә алмадым. Кеше күңелендәге шатлык-куанычны җимерүдән курыктым. Җиңү дип саный, тантана итә икән, итсен әйдә. Бер кич, бер төн булса да бәхетле хис итсеннәр үзләрен. — Сез белсәгез икән, безнең бүгенге шатлыкны,— дип карчыгы кушылды сүзгә.— Аны ни белән тиңләргә дә белгән юк. Кышкы сарайны алган кебек булды. Бөтен гади халык, хезмәт ияләренең җиңүе бит бу. Безнең кебек гомере буе социализм төзегән карт-карчыкларнын җиңүе. — Мин үзем бүген Берлинны алгандагыдай куандым, улыкаем,— дип шундук аны карты күтәреп алды. Шунда мин тагы бер мәртәбә өлкән яшьләрдәге рус картының күкрәгендә челтер-челтер килгән орден-медальләргә күз төшереп алдым. Минем игътибарны ул үзе дә күрде һәм бер горурлык хисе белән аларны сыпырып, рәтләштереп куйды Әле шактый нык һәм матур бабай иде ул. Карчык шигырьләр яза икән Табигый инде, сәяси шигырьләр, һәм ул аларның берничәсен укып та күрсәтте Ельцин, Ерин, Бурбулис, Чубайс, Шахрай һәм Шумейко фамилияләрен шул тикле оста рифмалаштырган ки, исең китәрлек. Кызганыч, хәтердә калдырмаганмын яисә язып алмаганмын. Телләре-телгә йокмый карт белән карчыкның, һәрчак шулай сүзгә оста булгандырмы алар. Ул кадәрле дә чишелеп, таныш булмаган кеше белән онытылып сөйләшергә ашкынып торган өлкәннәрне күргәнем юк башка һичкайда. Үземнең дә беркадәр әдәбиятка мөнәсәбәтле булуым хакында дәшмәдем. Юкса, такмак артыннан такмак әйтеп торган карчыктан ычкыну юк иде. Карты танкист булган икән. Волхов фронтында сугышкан. Чолганышны өзеп чыккан санаулы гына танкистларның берсе булган. — Абзыкаем, сез легендар кеше икән бит,—дип, аркасыннан кагыл алдым аның. Болай итүемнең сәбәбе бар. Минем үз әтием дә танкист бит. Ул да Волхов фронтында булган, һәм чолганышка эләккәч, власов- чылардан аерылып, үзебезнең якка бәреп чыккан танкистларның берсе — минем әти — Мөхәммәтсафа Мөхәммәдиев Бу хәбәрне әйтсәм, китә алмый идем мин ул кичтә әлеге шәрран ачык күңелле карт белән карчык яныннан. Бик ихтимал, картның минем әтине хәтта танып белгән булуы бар. Чөнки ул чолганыштан исән калып чыгучылар санаулы гына булган. Әтием хакында әйтсәм, туганнар булып аерылышасы кешеләр бит . Әйтмәдем. Башка бер вакытта сөйләшербез- аңлашырбыз әле, боерган булса, дидем Аларның күңелендә бәйрәм. Ә минекендә тынгылык юк Алар җиңү белән тәбриклиләр, җиңүне тантана итәләр. Ә мине җиңелү ачысы, «Останкино» янында һәм Мәскәү урамнарында түгелгән кан эзәрлекли. Бу кешеләр мисалында җаным сусаган әңгәмәдәш таптым, бер карасаң Ә үзем ал ардан тизрәк арынырга, качарга омтылдым, күңелнең, гади сүзләр белән генә әйтеп, аңлатып булмый торган шундый чаклары була икән. — Сез миңа бик тә ошадыгыз,—дидем —Мин әле сезнең янга, һичшиксез, киләчәкмен,—дип. вәгъдә бирдем — Улыкаем,—дип, бу юлы да үз итеп. юк. юк төчеләнеп түгел, яратып дәште рус карты —Син безгә ошадың. Тагын кил, көтәрбез һәм исемемне сорады. Фамилиямне әйтергә курыктым Юкса, ул аңарга таныш булып кую да ихтимал. Исемемне әйттем. — Татар егетеме?—дип балкыды шундук. — Әйе. — Татарлардан дусларыбыз, таныш-белешләребез бик күп безнең,— дип. карчыгына карап, аңардан да хуплау тапты ветеран һәм уйга чумып калды.—Фронтта да күп иде татарлар. Хәтта үзебезнең танк ротасында... Шәп егетләр... Тагы бер сүз, тагы бер сорау бирә калсам, күңелем сизде, кочаклашачак идек. — Күрешербез, сөйләшербез әле...— дидем, һәм кабалана төшеп, китәргә ашыктым. Ни сәбәпледер, Алла боерсамны күңелдән генә булса да пышылдарга онытканмын. Бәхетләр теләп, юлларыма ак җәймәләр җәеп, яңадан килүемне көтеп, үз итеп, исемем белән дәшеп озатып калды алар. Кире борылмадым. Юлымны дәвам иттем. Соңгы палаткага кадәр барып әйләнеп кайтам, дип чыккан идем бит. Кире борылсаң, тагы да шул сәясәттән кайнап торган мәйданга юлыгасың. Таныш-белешләргә... Ә минем, нигәдер, йөрәк җилкенүдән туктамый, җан тынычланмый әле. Ни теләгән, ни эзләгәнемне үзем дә белмим. Йөрисем, күзәтәсем, күрәсем килә... Әмма берәү белән дә озаклап, чишелеп китеп сөйләшергә түземлегем җитми. Берни эшләтеп булмый, шундый халәт менә... Ниһаять, соңгы палатканы урап уздым. Стадион коймасына эленгән карикатураларга карап тордым бертын. Халык талантлы икән шул, Тукай белми әйтмәгән. Үз эшенең осталары чыгарган сатира журналларында да ул тикле тормышчан дөреслек, оста тотып алынган образ һәм төсмерләр еш очратмассың. Кушма Штатлар илчелеге һәм «Мир» гостиницасы тарафында ниндидер талгын һәм беркадәр шомлы тынлык эленеп тора. Минем күңелемдәге кебек. Шуңа күрә ул як тартмады, җәлеп итмәде үземне. Кайтыр юлга чыктым — Розалия... Розалия, ерак китмәгез... Чү, бу нинди тавыш тагы? Онытылып барган җирдән, сискәнеп ук куйдым. Балачакта, туган авылга кайтып төшкәндәй булдым. Чиләк- көянтә асып суга төшеп барган күрше Хәдичә апа үзенең кызы Розалиягә дәшәме әллә... Тукталып, тавыш килгән якка борылдым. Нәни генә палаткадан чәчләрен озын толым итеп үргән чем кара күзле ханым карап тора иде. Үзенә таба йөгереп килгән ике кызчыкны күргәч, итәкләрен тарткалый- тарткалый каршы чыкты ул. — Кайда йөрисез... Мин нәрсә дип әйттем сезгә,—диде ул, кызларына саф татарча һәм үз исемнәре белән дәшеп. Розалиягә ун яшь чамасы булса, аның әле биш-алты яшьләрдә Гүзәлия исемле сеңлесе дә бар икән. Әниләре кебек янып торган чем-кара күзле, чемкара чәчле үзләре. Куе кызылга яшел чәчәк төшкән комачтан пар күлмәк кигәннәр. Муеннарында зәңгәр яулык. — Сез кем? Нишләп монда килдегез? Татарларга монда ни калган?— дип сорадым, аны-моны уйлап тормастан. Күрәм, өсләрендәге кием- салымда Урта Азия төсмерләнә. Кызлар, ягъни Розалия белән Гүзәлия, кош балалары сыман, шундук әниләренә елыштылар. Әниләре дә югалып, онытылып торды бер мәлгә. Мәскәүнең нәкъ уртасында, русларның милли азатлык хәрәкәте кайнаган мәйдан читендә очраклы бер кешенең саф татарча мөрәҗәгать итүе аларга да сәер тоелгандыр. — Без — качаклар,—диде ханым.—Таҗикстаннан. Өебезне яндырдылар. Егерме дүрт сәгать бирделәр үзебезгә.. Кая барыйк?! Килдек менә... — Ә ни сәбәпле Мәскәүгә кайттыгыз? Мәскәүдә хәзер сезнең кайгы түгел, күрәсез. Сез монда килеп ялгышкансыз... — Шулаен шулай да... Кая барыйк соң?!—диде ханым, ике канаты астына сыенган кызкайларын үзенә кыса төшеп. — Татарстанга, мисал өчен Казанга... Үзебезнең Казанга ник кайтмадыгыз? ~ Хатын бер мәлгә, зур гаебе бар кеше сыман, уңайсызланып калды. Ни әйтергә белми аптырап торды. — Минем ирем рус шул,—диде аннан, тартынып кына.—Татарстанга катнаш гаиләләрне кертмиләр, дип ишеттек Сүзен тыңлап бетермәстән, чәчрәп каршы төштем. — Юк сүз! Каян ишеттегез аны? Кем әйтте? Сорау бирүен бирәм. Әмма күңелемдә башка уй: «Әнә нинди нәтиҗәләргә китерә икән уйлап әйтелмәгән бер сүз. Ә бәлки, бер гайбәт . Газеталар дөньяга чәчкән бер провокация. .» — Казан газеталары язган ул хакта. Безнең Таҗикстанда да күчереп бастырдылар аны. Үзбәкстанда да... Казанда бер депутат хатын бар икән... — Юк,— дип бүлдерергә мәҗбүр булдым тагын.— Юк андый хатын Гайбәт кенә бар... Ханым тыныч, ипле холыклы күренә. Күндәм. — Ишеткәнне генә әйтүем,—диде ул, бәхәсләшергә җыенмаганлы- гын искәртеп.— Казанда туганнарыбыз да юк бит Ирем Магаданнан. Анда да кайту файдасыз. — Ул кайда соң әле? — Останкинога китте. Телестудияне алырга,— диде ханым, тыныч һәм битараф кына. Күренеп тора, анда төялеп китүчеләрнең нинди фаҗигага юлыгулары турында ул әле ишетмәгән. Хәер, кемнән ишетсен. Ул үзенең дөньяда калган бар җиһазы — шушы нәни палатканы һәм икс кызын саклый. Ире кайда, ни хәлдә, исәнме-юкмы— Ходай үзе генә белә. Ә ханым тыныч, улбу сизенми иде әлегә Монда да бәхетсезлек, монда да кайгы-хәсрәт, дип уйладым үзал- дыма. Болар нишли инде, кая бара? Әтиләре кайтмый калган тәкъдирдә ни була үзләре белән. Бу Таҗикстан түгел, таш мәйданда кыш чыгып булмый бит. Киемнәре дә, әнә, бик юка күренә Ни булса, булыр, үземне кызыксындырган бер-ике сорауга җавап алырга ашыктым — Ул Останкинода ирегезгә ни калган иде соң? — Белмим шул,— диде ханым—Азат итәргә дип китте ул Русларны да, татарларны да кертмиләр ди бит анда хәзер — Анда кереп нәрсә? — Белмим шул. Ишеткәнемне әйтәм. Мин дә белмәгән атлыга сабыштым Ярый, житеп торыр Үземне, күрешкән мизгелдән үк бик тә кызыксындырып торган икенче сорау да бар иде бит әле. — Сез рус кешесенә тормышка чыккансыз икән,—дип сак кына, җайсыз яисә артык сүз әйтүдән куркыбрак сүз башладым.— Безнең хатын-кыз чыга инде ул. Кырык-илле процент татар кызлары чит милләт вәкилләренә кияүгә китә Була торган хәл Сезнең ирегез дә рус кешесе икән әнә Ләкин сез башкалардан нык аерылып торасыз Мине хәйран калдырдыгыз хәтта. — Ни белән? __ Ирегез—рус. Ә балаларыгыз татарч». сөйләшә Хәтта Мәскәүнең кыл уртасында татарча сөйләшәсез. Исемнәре дә татарча икән кыз- ларыгызның Розалия һәм Гүзәлия Нинди матур исемнәр! __ Ә-ә, аны әйтәсез икән,— дип, җанланып алды ханым Без Дүшәмбедән ерак түгел генә урнашкан поселок кебегрәк җирдә тордык Урамыбызда ике таҗик, бер үзбәк гаиләсе бар иде Калганнары барысы да татарлар. Үзбәкләр дә татарча сөйләшә иде анда Башка милләткә чыккан татар хатыны үз баласына татар исеме куштырмый торган иде Үзенекен үзгәртсә үзгәртә, әмма. Бу кешенең үзеннән торадыр. Башкалар йчен җавап бирмим Исемнәрен үзем сайладым, әтиләренең фамилиясен йөртәләр,- диде хатын, һәм көтмәгәндә, нидер тоемлапмы, каушый һәм борчыда гошеп, сорап куйды.— Белмисезме, Останкинодан кайтмадылармы икән әле. — Белмим шул... Дөресен әйтә алмадым. Ялганладым. Шунда нәни кызчык Гүзәлия кызыклы сорау биреп куйды үземә. — Абый,—диде, муенына зәңгәр яулык салган сабый. Сезне дә өегездән куып җибәрделәрме әллә? Сез дә «беженецимы? Сабый авызыннан чыккан сорау тез астына китереп суккандай тәэсир итте. Бер мәлгә югалып калдым хәтта. Ни дип җавап бирергә белми тордым. Уенга яисә шаяруга борыр идем, мөмкин түгел, мөлдерәп үземә текәлеп торган чемкара күзләрдә шаяру кайгысы түгел, моң... — Нигә алай дип сорыйсың, сеңлем? —- Безнең урамда торган татарларның барысын да куаладылар.^ Барысы да «беженец» булды. Татарлар барысы да «беженец» бит, абый. — Татарлар гына түгел, русларны тоташ куалар ич. Алар арасыннан да бик күп качак бар. — Сезне дә таҗиклар кудылармы, абый? Сез дә «беженец»мы? — Качак түгел, түгелен... Мин, Гүзәлия, язучы. Татар телендә китаплар язам. Үзем шулай дидем, ә үзем «качак та булмагач, абыкаем, язучыга монда ни калган соң?» дигән сорау бирә күрмәсеннәр дип сагаеп калдым. Күрәм, ул сорау аларның күзләрендә, тел очларында тора. Алла рәхмәте, бирелмәде андый сорау. Моңарчы сүзгә катнашмыйча, әнисенең итәге артына яшеренеп торган өлкән кыз Розалия кушылды сүзгә: — Татар телендә дә китаплар буламы, абый? — Бер дә күргәнең, укыганың юкмыни?—дим.— Үзең татарча шундый матур итеп сөйләшәсең. Казан кызларын көнләштерерлек итеп. — Күргәнем юк шул, абый,—диде сабый ихластан.— Татарча без урамда гына сөйләшәбез. Мәктәптә русча һәм таҗикча укыйбыз. Гаҗәпләнү катыш карашымны тоеп, кызларның әниләре килде ярдәмгә. — Татарча китап юк иде анда. Баштарак, «Азат хатын» журналын яздыра идем. СССР таратылгач, ул да килми башлады. — Аңлашылды,— мин әйтәм.— Менә ничек икән... Гүзәлия белән Розалия, ятсынудан туктап, яныма ук килеп җиткәннәр иде инде. Башларыннан сыйпап куйдым үзләрен. Минем дә ике кызым булуы хакында әйттем. Аларның исемнәре белән кызыксынды нәни Гүзәлия. Кызларым—Чулпан белән Алсу—бу исемнәр ят түгел икән алар өчен. Алсу— әниләре исеме икән. Чулпан атлы иптәш кызлары булган. Үз гомерләрендә татар телендә китап чырае күрмәгән, әмма ана телләрендә чиста итеп авыз тутырып сөйләшеп йөргән бу ике кызчыкка сокланмау мөмкин түгел иде. Искиткеч матур иде алар, тыйнак иделәр. Күз тимәсен үзләренә дип, күңелемнән теләкләр дә теләгән идем, югыйсә. Иртәгәсен кичкә балалар өчен татар телендә төсле рәсемнәр белән чыгарылган китаплар китерергә вәгъдә иттем. Үз китабым гына түгел, Фатих Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл хикәяте» Шәүкәт Галиевнең «Шәвәли» һәм тагын татар халык әкиятләре бар иде үзем белән. Ике йөз метр чамасы ераклыкта, кабинетымда гына иделәр югыйсә. Әрсезлек күрсәтү булмасын дип. иртәгәсе көнгә калдырдым бу эшне, һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкате, әтиләренең кайтып төшүе бар Вакыт та шактый соң иде бит инде. Саубуллашып китеп бардым * Н Бераз киткәчтен борылып карамый булдыра алмадым үз төренә Розалия белән Гүзәлия дә күзләрен алмаганнар иде әле. Нәни кызчык Гүзәлия муенына шуып төшкән зәңгәр яулыгын җәт кенә кулына алды да, ерак диңгезгә кораб озаткандагыдай, озак кына болгап торды Күңелең таш булса да нечкәрми калмас. . Әй, бу язмыш дигәннәрең. Бугазга төер килеп тыгылды. Үз-үземнән качарга теләгәндәй, җәт-җәт атлап тизрәк китеп бардым. Халык диңгезе эченә кереп югалдым. Мәйдан бераз басынкыланып калган. Останкинодан килеп торган соңгы хәбәрләр тәэсире иде, күрәсең. Әмма халык таралырга җыенмый. Түгәрәктүгәрәк булып тупланып үзара әңгәмә кылучыларның телләрендә әледән-әле бер фикер кабатланып тора: «Мәйданны ташлап китәргә, таралырга ярамый. Язмышлары кыл өстендә торган югары даирәләр, юкса, теләсә нинди авантюрага барырга мөмкин. Шушы мәйданда һәм шушы төндә, кем белә, бәлки ил язмышы, Россия халыклары язмышы хәл ителәдер булса кирәк. Китмибез...» Тукайны укыганнармы-юкмы, «китмибез»не һәр тарафта тәкърарлап чыктылар ул төндә Сигезенче хисап санын йөрткән тышкы ишек аша Югары Совет бинасына уздым. Монда махсус рөхсәте булганнарны һәм халык депутатларын гына кертәләр. Шулай да ишек катындагы киң мәйдан милиция хезмәткәрләре белән тулы иде. Барысы да яшь кенә егетләр Бил каешларын ычкындырып, шинельләрен ача төшеп кайсы кая мәрмәр идәндә утыралар. Башлары салынып төшкән, йокы баскан үзләрен. Әмма тынычлап йоклый алдылармы икән. Чөнки кондиционер эшләми, форточ- калар юк. Суык та, бер үк вакытта тынчу да иде анда. Кемнәрнеңдер кадерләп багып үстергән балалары бит инде болар. Армиягә дип, Ватанны сакласыннар дип, озатып калганнардыр үзләрен. Ә алар монда әсир кыяфәтендә утыра. Коралсызландырылганнар Бүген ниләр генә узмаган боларның башыннан һәм иртәгәсен ниләр көтә үзләрен... Белсә дә, Ходай үзе генә белә... Күзләрендә — билгесезлек, күзләрендә — моң-сагыш. Анда-санда пыскып янган шәм яктысында күзгә ташланган бу күренеш шактый авыр тәэсир калдырды Миңа караңгы баскычлар буйлап ике кат югары күтәреләсе бар иде әле. Кесә фонаремне чыгардым. Батареялары утырган, яктылык шактый сүрән иде, тычкан уты сыман гына. Абынмаска-сөртенмәскә ярап тора шунда. — Кем бар анда?—дигән кырыс тавыш ишетелде. Бу минем ишектән җиде-сигез адым гына ераклыкта сакта торган өлкән яшьләрдәге офицер тавышы. Ул монда үз теләге белән килеп, инде бер атнадан артык даими рәвештә сакта тора. Кулында автомат — Сезнең күршегез Мөхәммәдиев,—дим. Офицер, инструкциядә каралганча, йөземә утын юнәлтеп тикшереп тормады Тавышымнан таныды, ахры — Мин инде, бу кайтмадымы әллә дигән идем,—диде калын тавыш. — Куркакка чыгардыгызмы? Качкан, дип уйладыгызмы?.. — Куркак дип әйтмим. Әмма, юк йомышларын бар итеп, шәһәргә шылучылар байтак булды бүген. Әңгәмә кыла торган чак түгел, офицерга сәлам биреп эш кабинетыма уздым. Гомер булмаган хәл, мин җитәкләгән даими комиссия әгъзалары т^лысынча дип әйтерлек җыелышкан Мине көтүләре икән — Равик Смирновтан кала, барыбыз да эш урыннарында,—дип, бер горурлык белән әйтеп куйды комиссиянең сәркатибе Валентина Озерова Бу ханым Орел өлкәсеннән сайланган халык вәкиле, укытучы — Равик Михайловичка ни булган, бер-бер хәбәр юкмы үзеннән?— дип кызыксынды Юрий Симуков. Депутатлыкка кадәр ул Коми Республикасының Югары Совет Рәисе булып эшләгән — Авырып киткәндер,—диде, чечен егете Сәетхамзат Нунуев. — Авыру түгел, качты,— диде, гүя кистереп куйды һәрчак турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән Валерий Хайрюзев. Гомере буе очучы булып эшләгәнгәме, сөйләшсә, турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән ул. Язучы, якын дустым буларак та үзенең шул турылыгы, дөреслеге белән кыйммәтле иде ул. Валерий Николаевич бу юлы хаклы иде Чынлап та, өч елдан артык минем урынбасарым булып эшләгән Р. М. Смирнов үзенә тәкъдим ителгән эшкә алданып, безнең барыбызны да хыянәтчел төстә ташлап киткән иде. Аның каравы ул бүген дә Россия Президенты аппаратында Дәүләт бүләкләре идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. Кара машинада йөри, бәлки дәүләт дачасы да биргәннәрдер үзенә. Нишлисең, һәркем үз язмышына үзе хуҗа бит һәм ул аны үзе теләгәнчә һәм булдыра алганча язарга хаклы. Кабинетка җыелучылар барысы аңлый һәм сиземли иде кебек: хәлиткеч сәгатьләр якынлаша. Шушы төн һәм иртәгәсе көн эчендә вакыйгаларга ачыклык керер төсле тоела. Чияләнгән төен, ниһаять, чишелергә охшаган Йә чишелә, яисә аны өзеп үк ыргыталар—башка юл юк. Ә бәлки хәрбиләр әйтергә җыенадыр ул соңгы сүзне... Ә инде хәрбиләрнең Конституцияне яклап сүз әйтергә кыюлыгы җитми икән, ул очракта безнең эшләр харап. Югары Совет бинасын җир белән тигезләп куярга да күп сорамаслар. Чөнки хакимияттәгеләр өчен моннан да уңайлырак форсат чыкмавы ихтимал. Беренчедән, Югары Совет бинасында гаять нык коралланган явыз көчләр бикләнеп ята дигән ялганга инде күпләрне ышандырдылар да булса кирәк. Икенчедән, Мәскәү урамнарында һәм аеруча Останкинода шактый гомерләр өзелде, кан акты. Моны бит ничектер акларга, кемгәдер аударырга кирәк булачак Өченчедән, җәмәгатьчелек фикере һәр көн, сәгать саен Югары Совет файдасына үзгәрә тора. Яннарында чит ил киңәшчеләре мыжлап торган олы хуҗалар моны гына аңларлык хәлдәдер бит әле... — Нишлибез?..—дигән сорау тора безнең каршыда. Бүлмәдә тынлык урнашып торды. Комиссия әгъзаларының күзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан күреп торам, сорау бар. Әмма җавап та әзер, икеләнүче юк. һәм шулай булып чыкты да. Электрга көйләнгән стена сәгатьләре туктап калган. Әмма тормыш тукталмаган, дәвам итә. Вакыт та шактый соң икән бит инде. Ыгы- зыгылы 3 октябрь тәмамланып, чираттагы көннең тәүге сәгате узып бара. Төнге бер якынлаша. Йоклап булмаса да, ял итәргә вакыт. Тәрәзәләре урам якка караган кабинетларга керү тыелганлыкны искәрттек бер-беребезгә. Хатын-кызлар минем кабинетта калырга булды, ә без, ир-атлар исә, кабул итү бүлмәсендә һәм аның аргы тарафында урнашкан комиссия рәисенең ярдәмчеләре кабинетында. Әмма йокларга җыенучы юк иде. Минем югарыгы катларга менеп, җитәкчелектән хәл-әхвәл белешеп төшүемне үтенделәр. Чөнки имеш- мимеш һәм томанлаулар күп, ә хәлләрнең хакыйкатьтә ничек булуын, үзебезне ниләр көткәнлеген тәгаен генә әйтеп биргән кеше юк. — Хасбулатовның үзенә керсәгез, яхшы булыр иде. Кабул итсә, ул сезне кабул итәр,—дип, салпы якка салам кыстырып куйды Любовь Ростбитова. Үз күңелемдә дә шундыйрак теләк булгандыр. Ничек итеп тынычлап ятып йоклыйсың. Фонарь тәмам утырган иде инде, кулыма шәм алып, караңгы корид - рга чыктым. Почмак саен, чат саен «Калашников» автоматы белән төнге сакта торучыларны искә алмаганда, караңгы коридорлар бушап, тынып калган. Шәм яктысы барыр юлны яктыртмый, күбрәк үзеңә төшә икән ул, күзне чагылдыра. Диварларны капшый-капшый тар коридорлар аша үттем, баскычлардан югары күтәрелдем. Төнгә каршы күп ишекләр бикләнү сәбәпле, урап-әйләнеп узарга туры килде. Чү, мин әйтәм, Рамазан Абдулатыйпов кабинеты яныннан узып барам түгелме соң... Кабул итү бүлмәсеннән төшкән шәм яктысында кемнәрнеңдер ыгы-зыгы килгәнен дә шәйләп өлгердем. Ярдәмчесе Галаев мине танып алды. — Ба, Ринат Сафиевич, бу хәвефле төндә ничек килеп юлыктыгыз безнең тарафларга,— диде ул, көтмәгән бу очрашудан беркадәр югалып калгандай хис итеп. Картон тартмаларга кәгазь төргәкләре тутыру белән мәш килә иде бугай. — Рамазан Гаджимуратович мондамы соң? — Ничек дип әйтергә...—дип, икеләнеп калды Милләтләр Советы Рәисе ярдәмчесе. Күрәм, аңарга сораучы була-нитә калса, «юк» дип әйтергә кушылган, ә миңа ул ялган сөйли алмый. Алдый икән, шундук тотылачак, үзара дустанә мөнәсәбәт тә бар иде арабызда. Галаев ыкы-мыкы килеп торган арада, мин турыдан-туры Рамазан Абдулатыйповның кабинетына барып кердем. Көтмәгән иде, әлбәттә. Каушап калды. Караклыкта тотылган кешедәй ни эшләргә белми, хәтта сәламләргә онытып торды бер мәл. Әмма табигатьтән бирелгән җорлыгы ярдәмгә килде бу юлы да. Моңа кадәр узган гомеремдә таулы Дагыстан илендәге авар халкы вәкилләреннән миңа нибарысы ике кеше белән дустанә мөнәсәбәттә аралашып яшәргә туры килгәндер. Боларның беренчесе, әлбәттә шагыйрь Рәсүл Гамзатов. Юлдаш булырга туры килгәне бар аның белән, язучыларның съезд һәм төрле киңәшмәләрендә янәшә утырырга туры килгәне бар. Мәҗлестәш һәм якын әңгәмәдәш булып утырган һәм йөргән сәгатьләр байтак булды. Хәтта бик нык хасталанган вакытында үзен баш очында саклап чыктым берчак. Шундый сәгатьләрдә дә ул мине үзенең җорлыгы, тапкырльп ы белән хәйран калдырды. 1989 елның октябре иде. Шагыйрьнең башын күтәрә төшеп, иреннәренә су китердем. Иреннәрен чылатты-чылатуын, әмма эчәр хәле юк иде. Шулай да авырлык белән генә мыгырданып алыр көч тапты үзендә — Рәхмәт,—диде,— иреннәремнән кызлар үпкән кебек булды. — Эчәргә кирәк иде,— мин әйтәм. — Син дигәнчә булсын, ярар әйдә, сал бер илле грамм коньяк,—ди бу. Ә инде сәламәт чагында Рәсүл агайга сүз әйтеп өлгермисең, алдан ятлап куйгандай, ул шундук җавап та биреп куя. Көлми түзеп кара, тапкырлыкта аңарга җиткән кеше юк. Шулай да «сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, Рәсүл Гамзатов хакындагы сүземне туктатып торыйм әле мин Беренчедән, сүз аның хакында түгел. Икенчедән, күпме генә өзгәләнсәм дә, Гамзатов хакында Гариф Ахунов миннән күбрәк белә һәм аңарга җиткереп сөйли дә алмаячакмын. Рамазан Абдулатыйпов шагыйрь түгел, сәясәтче. Фәннәр докторы. Элгәре елларда КПСС Үзәк Комитеты аппаратында эшләп чыныгу алган. Хәйлә дә, кирәксә, мәкер дә җитәрлек үзендә. Шагыйрь Гамзатовтан аермалы буларак, хис кешесе түгел. Ә менә җорлыкта, тапкырлыкта аңардан һич калышмый. 90 нчы еллар башында Борис Ельцин әйләнәсендә һич кенә дә өнәп бетермиләр иде үзен. Ничек кенә рәнҗетмәделәр аны, ә ул максатына ирешү юлында булды, ишектән кусалар —тәрәзәдән, тәрәзәдән кусалар, форточкадан килеп керде Мисал өчен, ниндидер бер әңгәмә вакытында, әле яңа гына Россиянең Югары Совет рәисе булып сайланган Борис Ельцин аңарга турыдантуры әйтеп салды: — Безнең юллар аеры, бер командада була алмыйбыз, Рамазан Гаджимуратович,—диде. Җавапка әйтер сүз калмады, югыйсә. Ә Рамазан югалып калмады — Сезне, Борис Николаевич, бик яхшы волейболчы диләр. Мин дә волейболны яхшы уйныйм. Сез һөҗүм итәрсез, ә мин туп биреп торырмын, бер командада уйнарбыз, Борис Николаевич,— диде Ельцинның күңеленә хуш килде җавап, канәгать елмаеп куйды. Рамазан волейбол уйный белгәндерме-юктырмы, әйтә алмыйм, әмма милли сәясәттә Борис Ельцин һөҗүмгә күчкән сәгатьләрдә һәрчак «аңарга туп биреп торучы»ларның берсе Абдулатыйпов булуы бүген яшерен-баты- рын түгел. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр бит. Шул рәвешле, Рамазанны волейбол коткарып калды. Ә бәлки кемнәрдер теннис тубы биреп торып та шактый югары күтәрелгәндер. Заманы шундый. Бер сүзем юк, Рамазан талантлы шәхес. Аның тагы бер чагыштыруы искә төште әле. Сергей Шахрайны да, башка берәү түгел, нәкъ менә ул «басу буйлап җан-фәрман чабып барган куянның мамыгын кыркып кала торган егет» дип бәяләгәне бар. Сессия барышында әйтеп салган сүз бу. Ә никадәр төгәл һәм образлы! Шахрайга дөрес бәя булган ул сүзләр бер үк вакытта Рамазанның үзенә дә туры килә. Мамык куянын ычкындыра торган ир-ат түгел ул да. — Карыңгыда да таныйм үзеңне. Ринат, син икәнсең,—диде Абдулатыйпов. һәм шундук үз-үзен кулга алды. Көттереп килгән кунагына да ул кадәр шатланмас.— Менә, бер Дагыстан коньягы калган. Борис Николаевичны чакырыйммы әллә дип тора идем. Ярый әле син кереп өлгердең... Шыплап тутырылган картон тартмаларга ымладым. — Китәргә... күченергә җыенасың, ахры... Шулай икәнлегенә һич шөбһә юк. Ә ул сер бирми, җаен таба. — Кулга ала-нитә калсалар, әзер булып торсын дим. Степашин үзебезнең кеше бит, аңарга мәшәкать кими торыр,—ди бу. Коньягы бар икән, чынлап та. Кешедә ризык түгел, шырпы, шәм калмады. Ә моңарда затлы Дагыстан коньягы, шоколад, конфетлар... Нәни рюмкалардан йотып куйдык. Ач карынга шул да җитә калды, тел ачылды. — Бүген үк китәсеңме, әллә иртәгәме?—дим, әрсезләнеп. — Кая?—ди бу.—Алырга килгәннәрме әллә... Шунсыз китү юк. — Рамазан,—дим мин.— Чынын гына әйт әле, ни белән тәмамланачак бу бака туе? Мәңге шул рәвешле дәвам итә алмый бит. — Бака туе...—дип, уйланып торды ул бер мәлгә, һәм рюмкаларга агызды.— Матур әйттең, ишеткән юк иде әле. — Мине берни дә аңламый дип, беркатлыга чыгарма. Күреп торам, соңгы араларда Шахрай белән араларыгыз көйләнде. Үзең әйтмешли, сез бер командада уйныйсыз кебек. Ә Югары Советка каршы оештырылган бу фетнәдә Шахрай соңгы рольне уйный... Сине аңлап булмый, ниндидер килештерү комиссияләрендә йөргән буласың. Ә Хасбулатов һәм Руцкойлар барыбер ышанмый бит үзеңә. Воронин да ышанмый. Сыроватко да... Кем белән кемне килештерергә уйлыйсың соң син?! — Олаксыннар ла алар. Искә төшермә әле шуларны. Әйдә, телне чылатып куйыйк ичмаса. Мин әйткәннәр тәэсир итте кебек аңарга. Байтак кына уйланып утырды. Әмма сер бирү түгел иде исәбендә. — Беләсеңме, Ринат,—дип, эчкерсез сөйләшкән атлы булды ул.— Без синең белән Носовец яисә Подопригора түгел. Үзен мордва дип санаган Медведев та түгел. Алар үз адымнары өчен үзләре генә җавап бирәчәк. Ә синең белән миңа андый хокук бирелмәгән. Мөхәммәдиев качты, димәсләр, татарлар качты диячәкләр. Абдулатыйпов та үзе өчен генә түгел, бөтен аварлар, хәтта бөтен Дагыстан өчен җаваплы бүген. Үзем югалмас идем әле, Мурманск кебек бер-бер почмакка китәр идем дә, укытыр идем шунда... Синең белән без ташлап чыгып китә алмыйбыз бу Ак йортны. Каһәрләнгән булса да китә алмыйбыз. Куркак дигәнне сатлык җан дигәнне күтәрү авыр булачак. — Рәхмәт,—дидем мин аңа. Сүзләренә ихлас ышандым, кулым бирдем.— Нәкъ минем дә тел очымда торган сүзләрне әйттең бит әле син. Ни булса булыр, киеренкелек тәмамланмый торып, без моннан китә алмыйбыз. Иртәгәсен исән-сау очрашып-күрешү теләкләре белән аерылыштык. Хушлашмадык... Караңгы тар коридорлар буйлап бераз узгач югарыга, Хасбулатов катына күтәрелдем. Ике җирдә туктатып, кем булуым белән кызыксындылар. Әмма озакка түгел, кулымдагы кызыл кенәгәгә кесә лампасы яктылыгын юнәлткәч тә ары үткәрделәр. Гадәттә, балкып, кыйммәтле дәү люстралары белән хәйран калдырып торган кабул итү бүлмәсендә ике сакчы бар иде. һәм шәм яктысында нидер язгалап утырган ярдәмчесе. — Руслан Имранович йоклый торгандыр?—дип сорадым мин, үземнең әрсезлегем өчен бераз уңайсызланып. Шулай вакытсыз, соңлап йөрү чынлап та бик үк килешеп бетми торгандыр — Өченче көн инде йокы алмый үзен,—диде Югары Совет Рәисенең ярдәмчесе.—Таблеткалар да эчеп карады, әмма файдасыз — Хәзер кеше бармы соң үзендә? — Әле генә киңәшмәдән чыктылар. Үзе генә калды. — Хәбәр итмисезме? Алай зур йомышым юк иде югын да, мине дә шул күңел тыйгысызлыгы йөртә. Югары Советта бюрократлар да булгандыр, әлбәттә Әмма Хасбулатов әйләнәсендә андыйлар тоткарланмады Теләсә кайчан һәм теләгән вакытта һәр депутат өчен ачык була иде аның ишеге Ярдәмче бер минутка калын ишек артында югалып торды, һәм ишекне киереп ачыл, керергә чакырды. — Руслан Имранович сезне котә, Ринат Сафиевич Кердем. Өстәл артында Руслан Хасбулатов төребкәсен имеп утыра. Мине күргәч, урыныннан торды, каршы килеп кулын сузды. Хәл-әхвәл белешеп, утырдык. Биш-алты минут утырдык микән, рация аша кемдер хәбдәр бирде. Игътибар белән тыңлады Хасбулатов, һәм үзалдына көлемсерәп куйды. — Шулай буласын белеп тора идем. Абдулатыйпов әйберләрен төяп кара «Волгамсына утырып китеп барган,— диде тыныч кына Мин телсез-өнсез калдым. Әле яңа гына, күп булса, ун минут әүвәл күргәнем-ишеткәннерем белән әлеге хәбәрне янәшә кую аек акыл өчен кабул ителмәс дәрәҗәдә авыр бирелә иде. Хәер, Рамазанны белүчеләр өчен башка сыймаслык зур яңалык булмады бу Үзен шактый хәйләкәргә, башкалардан акыллыга санаса ла, аның нинди шартларда ни кылырга сәләтле икәнлеге күпләр өчен мәгълүм булган Хәбәргә исләре китмәде. Тагы бер көннән соң, үзе җитәкләгән Милләтләр Советы әгъзалары кайсы кая тән һәм җан җәрәхәтләреннән ни эшләргә белми иза чиккән бер сәгатьтә Президент Ельцинның Рамазан Абдулатыйповны яңа бер җаваплы эшкә билгеләве турындагы Указы да табигый кабул ителде. 6 октябрь кичендә Яңалыклар программасыннан бу хәбәрне ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Үзен авар халкы һәм бөтен Дагыстан өчен җаваплы хис итеп сөйләгән кеше бит бу, дип уйлап куйдым Аллага шөкер, шул аерылышудан минем Абдулатыйповны күргәнем булмады, һәм күрәсем дә килгәне юк. Мөгаен, аның да миьем күзгә чалынасы килми торгандыр. Чөнки үз кабыгын алыштырганнан әүвәл, аны иң соңгы күргән кеше мин икән бит. Шулай итеп, Россия Федерациясе Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов белән икәүдән-икәү генә аның кабинетында утырабыз Төнге бер тулып узган. Димәк, 4 нче октябрьга чыгылган Бу көннең ничек башлануын күрсәк тә, ни белән тәмамланасын әле күз алдына да китерә алмый идек. Ә югыйсә, Ельцинга якын даирәләрдә, һәм бу көнгәчә беркатлы хуҗалык җитәкчесе булып уйнаган Черномырдин кабинетында инде барысы да хәл ителгән, хәстәрләнгән була. Россия телевидение һәм радио компанияләре хәбәрдар булмагандыр бәлки, ә Кушма Штатларның СНН агентлыгы камералары бер атна алдан тиешле урыннарга урнаштырылган. Иртәгәсен башланачак вакыйгалар хакында Рамазан Абдулатыипов та хәбәрдар булган, әлбәттә. Чиксез нәфрәтемнең чыганагы шуңардан да «дөмексәләр-дөмексеннәр» дип ташлап киткән ич ул безне Хасбулатов шактый гына тартылып калган, ябыккан иде. Берөзлексез торебкә тарта. Сөйләшер сүз күп була андый чакта, әмма нәрсәдән башларга белми изаланасың, һәм газапланып биргән беренче соравың бик үк урынлы да булып чыкмый. — Бераз йоклап алырга кирәк түгел идеме, Руслан Имранович? Шактый талчыккан күренәсез? — Син дә йоклаганга охшамыйсың,—дип, жавап бирде ул миңа, һәм үзалдына сукранып алды.— Йоклый торган чакмыни... Илдә Конституция тапталган, иң югары хакимият — Югары Совет мыскыл ителгән бер чорда ничек итеп йокы турында уйларга мөмкин, Ринат?! — Бер-бер яңалык, куанычка нигез булырлык хәбәр юкмы соң, Руслан Имранович? — Сүз күп булды, Ринат. Хәбәрләр, вәгъдәләр дә аз түгел. Тик гамәлгә ашканнары юк. — Ниндидер хәрби частьлар ярдәмгә килә дигән хәбәрләр ишетелә, дөресме шул? — Беләсеңме, Ринат,— ул миңа һәрчак шулай дәшә торган иде. Үземнең рөхсәт белән, әлбәттә.—Мин ни дияргә дә белмим инде. Янымда күзгә-күз утырып, яисә Руцкой һәм Ачалов белән кереп ничәмә-ничә генерал менә шушы кабинетта әллә нинди вәгъдәләр биреп чыгып киттеләр. Берничәсе кулга алынды, икесе, имеш, үз-үзен агып үтергән, калганнарыннан хәбәр юк. Хәлләр менә шундыйрак. — Туладан танк дивизиясе килә дигән хәбәр йөри, һәм тагы ниндидер десантчылар... — Хәбәрләр күп ул. Син әйткәннәре дә дөреслеккә якын. Ләкин, шунысы кызганыч, сүз чыккач, аны булдырмау чаралары да күрелә. Күрербез, ничек булыр... Безгә сугыш түгел, Югары Совет бинасына каршы әзерләнгән фетнәне туктатырга сәләтле көчләр кирәк. Җинаятьчел режим үзенең соң сәгатьләре якынлашканлыкны сизә, шуңа теләсә нинди вәхшилек көтәргә була үзләреннән. Яраланган ерткыч сыман алар... — Руслан Имранович, Югары Совет җитәкчелеге бердәмлекне югалта бара түгелме?—дигән сорау куйдым тагын. — Үзең күрәсең, Абдулатыйпов белән Соколовка ышанырлык түгел, һәм мин аларга ышанмадым да. Исправниковныкын да белгән юк, шушы сәяси хәлдән файда күреп каласы килә аның, шуңа әле анда, әле монда бәргәләнә. Воронин нык тора. Агафонов ышанычлы кеше. Руцкойга һәм өч министрга— Ачалов, Баранников һәм Дунаевка шик белдерер урын юк. Әмма конкрет кылган эшләре дә күренми, сүз һәм вәгъдәләре күбрәк иде —Озак кына уйланып утырды ул. Тел очында торган сүзен әйтергәме-юкмы дип, икеләнә калды булса кирәк.—Кешеләрне, Ринат, һич кенә дә аңлап бетерерлек түгел икән ул. Үз-үзеңә ышанып булмый кайчак. Арка терәге, дип санаган кешеләр дә хыянәт итә икән. Бу, аеруча, югары даирәдәге, хакимият, дәрәҗә һәм байлыкның бөтен рәхәтлеген татып өлгергән кешеләргә хас сыйфат. Иманлы кешеләр күп түгел икән ул. Гади хезмәт ияләре яисә авыл кешеләре арасында булган дуслык юк һәм була да алмый югары даирәләрдә. — Руслан Имранович,—дип, кабаланып әңгәмәдәшемне бүлдерергә ашыктым.— Кешеләргә ышанычны югалту ярамый безгә. Сезгә —аеруча! — Үзең күрәсең, мин кешегә хәтта артыграк та ышанам кебек шуның ачы җимешләрен татып яшим. Хәтереңдәдер, Ельцинга ни дәрәҗә тугрылыклы хезмәт иттем үз вакытында. Шумейко, Шахрай, Яров. Рябов Степашин—болар бит барысы да минем беркатлылыгым аркасында хакимият баскычларыннан космик тизлек белән күтәрелгән кешеләр Филатовны да, эшсез йөргән җиреннән күтәреп алып, Югары Совет Президиумының секретаре иттем Бер алдыма төшә торган иде, бер артыма... Хәзер шулар барысы да Югары Советка, Конституциягә каршы күтәрелделәр. — Минем күз алдында узган хәлләр. Дөрес сөйлисез,—дидем.—■ Бәлки, Юрий Яров кына ул кадәр үк зыянлы эшләргә катнашмагандыр . Ул тормышны башкалардан күбрәк белә иде булса кирәк, Ленинград өлкәсе хакимият органнарында эшләү тәҗрибәсе дә зур. — Син хаклы,—диде Хасбулатов.— Юрий Федорович, чынлап та, сәяси каршылыклардан читтәрәк торуны кулай күрә. Яхшылыкка яманлык белән җавап кайтармый. — Республикалар һәм өлкәләр актив рәвештә Югары Советны яклап чыккан иделәр,—дим, сүзне читкәрәк каера төшеп.— Соңгы көннәрдә бу хәрәкәт тукталдымы, әллә информация килеп җитмиме? Тулеев, Илюмжинов һәм Аушевтан кала башкаларның тавышы-тыны бик ишетелми. — Республикалар һәм өлкәләр аерым-аерым да, бергәләшеп тә күп мөрәҗәгатьләр кабул итте, мөмкин булганча тырыштылар, минемчә. Аларның тавышына колак салырга теләүче юк. һәм булмас та. Демократия сүзе хакимияткә килү өчен генә кирәк булды безнекеләргә Бабайның башына ни килсә, Шахрай ничек язса — шулай була хәзер. Регионнардан сорап тормыйлар. Ә халык турында, гомумән, оныттылар Килешмәгән- нәрне, күрәсең, кыйныйлар яисә үтерәләр генә. — Минем башыма сыймый болар,— дидем, ихластан. Ә Руслан Имранович яңадан төребкәсен тергезеп җибәрде. Йотлыгып төтен имәргә кереште — Активлык дигәннән, синең сүзләрдә дә хаклык бар анысы,— диде, бертын имеп алгач.— Республика һәм өлкәләр белән, нигездә, акыллы, зирәк кешеләр идарә итә Россиядә. Әмма, күпчелеге — партноменклатура. Партноменклатура дип әйтергә генә җиңел, бу бит үзенә күрә бер академия узган каста. Алар югары карап фикер йөртергә өйрәнгән «бабай» яисә «абзый» сүзеннән чьнарга ярамаганлыкны яхшы беләләр. Бүгенге дәрәҗә һәм карьера җиңел бирелмәгән аларга, түшләре белән шуышып йөрми торып үсү, күтәрелү мөмкин түгел иде партноменклатура баскычыннан Арыслан йөрәкле каһарман булганнары да, соң чиктә, куркак бит аларның. Шул куркаклыклары белән үзләре табынган партия — КПССны тараттылар тавышсыз-тынсыз гына, шул куркаклыклары белән СССРны дөньяга чыгарып җилпеделәр. 1991 елның август вакыйгаларында күрдек инде без кемнең кем булуын. Кулларында нинди көчләр була торып дер калтырап төштеләр... Партноменклатура мәктәбе кичмичә, тамырдан корымый торып демократия буласы юк Россиядә — Димәк, бик озак көтәргә гуры киләчәк икән — Көтәргә яисә көрәшергә туры киләчәк,— дип өстәп куйды Хасбулатов һәм бертын уйланып утырды. — Ярый,—дидем.— Вакытыгызны бик күп алдым, миңа китәргә дә вакыттыр. — Утырып тор бераз,—диде ул, тирән сулыш алып. Менә-менә елап җибәрер сыман тоелды миңа, рәнҗетелгән бер сабый карашы иде аңарда. Холкы җиңел булмаса да, үз вакытында аңардан байтак авыр сүзләр ишетергә туры килгән булса да, аңлаешлы һәм якын кеше иде бит ул миңа. Икейөзле түгел. Туры сүзле. Кеше хәленә керә белә торган, ярдәмчел. һәм риясыз, үч саклый белми торган Әмма шул ук вакытта үзсүзле, киребеткән — Руслан Имранович, сез ул кадәр бетеренмәгез, кулдан килгән кадәр көрәштегез. Моны һәркем аңлый, күреп тора Илдә, республикаларда да сезне яратучылар бик күп. Руслар арасында аеруча күп алар. Дөнья җәмәгатьчелеге каршында да мәртәбәле исемегез бар Бар иде .. һәм сез ул исемгә кер кундырмадыгыз. Барысы да узар, дөньялар көйләнер, Алла боерса,—дидем мин, хушлашу сүзем итеп. һәм. китәргә дигән катгый фикер белән, урынымнан тордым. Өстәл аша кулым суздым. Җавап бирергә ашыкмады Хасбулатов. Төребкәсен калдырып, иң элек өстәл артыннан чыкты һәм яныма ук килде. Кулын җилкәгә салды. — Хәтереңдәме,—диде ул,—соңгы мәртәбә синең белән шул рәвешле Истамбулда «Хилтон» кунакханәсендә эчкерсез сөйләшеп утырган идек. Киләсе очрашуыбыз кайда булыр, әйтү кыен .. Әмма очрашырга язсын. Очрашырга. —Озак кына дәшми торды. Аның күзләрендә нидер балкып, җемелдәп киткәндәй булды. Әллә күңеле нечкәрде, белмим, гөнаһына кермим. Ипле генә ишек катына кадәр уздык, кулын җилкәдән алмады. — һәрхәлдә, исәнлектә күрешергә язсын, Руслан Имранович,—дидем.— һәм иректә... Бу теләкне теләгәндә һич кенә дә киләсе төнен Хасбулатов Матрос тынлыгы төрмәсендә ялгыз камерада каршылар дип уйламаган идем... Ишек катына ук килеп җиткәч, бер-беребезнең кулын кыстык. — Бәлки, сиңа хәзер үк шәһәргә чыгып китәргә кирәктер, Ринат,— диде ул, тирән сулыш алып.— Иртәгә ни буласын әйтеп булмый. Сиңа яшәргә, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк әле... — Рәхмәт,—дидем, киңәшенең ихласлыгына һич шигем калмыйча.— Минем монда дусларым, фикердәшләрем күп, Руслан Имранович. Алар- ны ташлый алмыйм. Ни язган булса, шул булыр, мин монда калам, сезнең белән. — Үзең беләсеңдер,— диде Хасбулатов. Мин чыгу ишеген ачкан идем инде. Тоткарланмадым. Юлым дәвам иттем. Тагын караңгы коридорлар... Почмак саен «Кем килә... Документларыгызны күрсәтегез» дигән коры сүзләр. Автоматларын «шалт-шолт» китереп, «юкса атып егам» дигән сыман кисәтүләр. Шәм яндырып тормадым. Кармалап-кармалап барсам бардым, таптым үзебезнең катны һәм үзебезнең ишекне. Көткәннәр... Йокламаганнар. — Ничек, ярдәм киләме?—булды беренче сораулары, һәркем өмет белән яши иде әле. — Ачык кына билгеле түгел,—дидем. Сорау артыннан сорау. Ни хикмәт, берсе дә үз җаннары өчен түгел, туган илләре һәм аның киләчәк язмышы өчен борчулы иделәр. Төче сүзләр, дип кабул итмәгез, хакыйкатьтә шулай. — Иртәгә иртәнге җидедә Югары Совет утырышы булачак,—дигән хәбәрне җиткердем, һәм хәерле төннәр теләдек бер-беребезгә. Хатын-кызлар яңадан кабинетка кереп китте. Кемнәрдер кабул итү бүлмәсендә урнашты. Мин — Хәсән Хәбибуллин һәм азсанлы эвен халкының танылган әдибе Андрей Кривошапкин белән берлектә—компьютерлар урнаштырылган кысан кабинетка уздым. Кем кая чүмәште, тәга- ен генә хәтерләмим, һәрхәлдә, мин креслога утырдым... Урын-җир юк. Бүлмә салкын. Җаннан тынгылык качкан Беребезнең дә күзләренә йокы кермәде Әмма сөйләшмәдек, һәркем үз уйлары чоңгылында боргаланып чыкты. Йокламадым, дисәң дә күз йомыла, әлбәттә. Уйланып яттым дисәң дә, фикер шактый таркаулана, күзаллары томалана икән ул йокысыз төннәрдән соң. Үзем уяу. һәм шул ук вакытта төш тә күреп ятам кебек. Ниндидер хәрәкәт, гөрелте купты кинәт Танклар килгән кебек. Кызыл мәйданда Октябрь бәйрәменә әзерләнәләрме әллә?.. Бәйрәмгә дә күп калмый. Авыр машиналарның асфальт мәйданны тырнап барылган авазлары ишетелеп тора. Шау-шу, горелдәүләр... Тагы танк тавышлары... Чү!.. Бәйрәм булса «Ур-ра!» кычкырырлар иде, шатлык авазлары ишетелеп торыр иде. Кемнәрдер каравыл кычкыра, елаша, ярдәмгә үк чакыра башлады түгелме... Ул да түгел, колак төбендә генә шатыр-шотыр атарга керештеләр. Юк, бу кичәге Калашников автоматлары авазы түгел иде. Пулеметлардан аталар. Эре калибрлы пулеметлардан... Төш түгел ләбаса, өндә икән ич Сискәнеп сикереп тордым. — Хәсән... Андрей...— дип кычкырдым ни эшләргә белмичә.— Штурм башланган ич, нишләп ятасыз сез! — Син ятканга ятабыз,—диде Андрей, елкылдап торган кысык күзләрен челт-челт йомып.— Син комитет җитәкчесе. Син ни кушсан, шуны үтибез хәзер, сугыш вакытындагы кебек. — «И-и табигать баласы, дип уйлап куйдым күңелемнән, мин үзем дә мондый хәлдә калган кеше түгел шул. Ни эшләргә икәнлекне каян белим .»— Шаяртма. Шаярта торган чак түгел,— дим. — Ә мин шаяртмыйм,— ди Андрей Кривошапкин Кырыс тундра шартларында туып-үскән ул, карашлары җитди.— Анда каршы як бүлмәдә хатын-кызлар кая барырга, ни кылырга белми. Син җитәкче, син бер карарга килергә тиеш, дим. — Син ни киңәш итәсең, Андрей Васильевич9 . — Мин каян белим. Сезнең Мәскәү тәртипләрен мин, гомумән, белмим. Тундрада яисә тайгада булсак, әйтер идем. ~ Хәсән дә дәшми. Өнемме бу, төшемме, дигәндәй, күзләрен челт-мелт йомгалап тик утыруын белә. Азнакайда калган сөйгән ярын, балаларын хәтергә төшергән булса кирәк Ишекне ачып, кабул итү бүлмәсенә чыктык. Әллә безнең тарафтагы хәрәкәтне ишетеп, хатын-кызлар ягыннан да ачылды ишек Никадәр генә батыр һәм куркусыз дисәң дә, хатын-кызлар тәмам чарасыз калганнар иде. Пулеметлар берөзлексез атуларын дәвам иттерделәр. Ниһаять, Югары Совет бинасыннан да автоматлар җавап кайтарырга кереште кебек. Чын сугыш башланган иде. Берән-сәрән генә түгел, тоташ ату авазлары Сак кына килеп, коридорга чыга торган ишекне ачтым. Нәкъ шулвакыт очраклы бер пуля коридор башындагы тәрәзәне тишеп үтте. Урам яктагы кабинетларда чәлпәрәмә килеп тәрәзәләр коелып төшә, пуля тишекләреннән ишекләр чәрдәкләнеп беткән. Каршы як кабинетларның берсеннән халык депутаты Ильенков үрмәләп килеп чыкты. Ул озак еллар Калинин өлкәсендә беренче секретарь булып эшләгән өлкән яшьтәге кеше, зур гәүдәле. Яшьтәшләре һәм яшьләр арасында да абруйлы санала иде. Ачык ишекне күреп, безнең янга узды Ильенков. — Менә шулай, Ринат,—диде хәйран калуын белдереп.— Анда, мәйдандагы халыкны чалгы белән чапкандай иттеләр. Туракладылар.. Гомер кичергән, олы яшьтәге нык ир-атның күзләрендә курку түгел, яшь тамчылары булуын тойдым шунда. — Монда калырга ярамас, җәмәгать,— дидем, чарасыз торудан бер чыгу юлын эзләп.— Сак кына Милләтләр Советының утырышлар залына таба хәрәкәт итик булмаса. Башкача юк котылу юлы. Ильенков беренче булып кузгалды. Аның артыннан, тыйнак каз бәбкәләредәй, башкалар иярде. Кабинет хуҗасы буларак, соңгы кеше чыкканчы көтәргә мәҗбүр идем Ишекне бикләп маташкан арада, каршы яктагы икенче бер кабинеттан, Новосибирскидан сайланган алтмыш алты яшьлек депутат Боков күренде. — Ах, сволочлар,—диде ул, башын чайкап һәм кесәсеннән ачкыч эзләргә кереште.— Фашистлардан явызрак кылана болар. Кешелеклслек- нең әсәре калмаган үзләрендә. Боков минем милли республикалар һәм аларның хокуклары хакында еш сөйләвемне өнәп бетерми торган иде Шул искә төште дә, телгә төртмәле сүз килде. — Кемне хурлыйсыз, бүленмәс Россия солдатлары ич алар? — Белмим, руслармы икән? — Әллә татарлар яисә чеченнар дип әйтергә җыенасызмы? Шунда гына ул мине аңлады. «Түгел» дигәнен аңлатып башын чайкады. Кулындагы ачкычын йозак тишегенә кертә алмый изаланган күрше янына килдем. Ул калын күзлекле, өстәвенә, дулкынлана, ярдәм итим, дим. w — Аз гына көтегез, зинһар, мәйданга күз ташлап алыйм әле. Сез әйткәннәргә ышанасым килми,—дидем. — Баш тыгарлык түгел, Ринат. Киңәш итмим—диде Боков җиңемнән тотып туктатмакчы булды Өлгермәде. — Гафу итегез, зинһар, карыймчы,—дип, аның ай-ваена игътибар итмичә дивар ышыгына елышып эчкә уздым. — Нишлисең, син, тезлән. Чүгәлә,—дип, боерык бирде күршем.— Бик сак бул анда, күрәсең ич, тәрәзне тишкәләп бетерделәр. Чүгәли төшеп тәрәз каршысына уздым, һәм стена читләтеп бер күз белән генә мәйданга күз салдым... Аяк астымда җир чайкалып куйгандай булды кинәт, баш әйләнеп китте. Чарасыз, баганадай катып калдым. Үз күзләремә үзем ышанырлык түгел, һәм бүген дә ышанып бетмим кебек. Шул минутта күз алдымда пәйда булган ул коточкыч күренешне сурәтләп тә, сөйләп тә күрсәтерлек, аңлатырлык түгел иде. Каз көтүе өстеннән исерек шофер идарә иткән йөк машинасы узып киткәнмени!.. Канатлары каерылган Муеннары асылынып төшкән. Берәү йөзтүбән, икенчесе арка белән ауган. Өченчесенең аяклары тарты- шыптартышып куя — җан бирүе. Берәү, икәү, өчәү дип, санарлык булса икән ул... Мәйданда диңгез булып кайнашкан, ничәмә-ничә тәүлекләр дәвамында көн дими, төн дими Югары Совет бинасын җанлы калкан сыман уратып, саклап торган фанатиклар һәм фидакарьләр ич болар. Мәйданның дүрт почмагына килеп туктаган БТРлардан эре калибрлы пулеметлар кургаш яңгыры белән әле булса тураклап тора үзләрен. Куркыту өчен түгел, үтерү өчен аталар Аяктан егу өчен генә дә түгел, юк итү өчен. Тамырларын корыту өчен. Үлем исереклеге белән баш калкытканны, шундук кисеп дигәндәй, аударалар. Бина эченнән мәйданга кинәт ак халат киенгән ике ханым йөгереп чыкты. Кулларында ак кулъяулык: «Атмагыз, без ярдәмгә килүче»,— дигән сүзләре булгандыр. Мәйданда борсаланып кан эчендә яткан берәүгә ярдәм кулы сузып иелүләре булды, шундук бер-бер артлы үзләре канатсыз калды. Ай Аллам, ак канатларын кызылга манып алдылар, диярсең... Очраклы бер пуля тию генә түгел иде бу, эре калибрлы пулемет гүя аркылы кисте, тураклады үзләрен. Ярдәм сорап югары күтәрелгән авыр яралы өстенә аудылар. Берсе йөзтүбән ятты. Икенчесе чалкан барып төште. Башын артка ташлады, аксыл бөдрә чәчләре таралып җилфердәде, соңгы тапкыр булса да зәңгәр күккә багып калыйм, диде булса кирәк. Чигәләремдә нидер зеңгелдәп куйды шунда. Әйтерсең, бик тә мөһим булган бер кыл өзелергә җитеп киерелде. Кичәге палатка кайда соң? Розалия һәм Гүзәлия?! Таҗикстаннан үлемнән качып кайткан кызлар исәнме анда? Кыл өзелде... Теткәләнеп беткән таныш палатка, тыны чыккан көпчәк сыман, салынып төшкән. Әледән-әле исеп торган иртәнге җилдә ул җилфердәп куя, гүя очарга талпына. Әмма дүрт почмактан тарттырып куелган җепләрнең берсе, ничектер, пулялардан котылып өзелми калган, һәм җил исеп куйгач та очарга дип күтәрелгән палатканы шул бер нечкә җеп тотып кала... Мин моның шулай булуына игътибар да итмәгән булыр идем, әлбәттә. Хикмәт шунда: «Мир» кунакханәсе почмагында урнашкан өр-яңа бронетранспортердан берөзлексез шул палаткага таба аталар. Эре калиб рлы пулеметтан. Куе яшел комач теткәләнеп беткән, тузгый, парча-парча кисәкләргә бүленеп читкә очып китә. Игътибар иттем, бер пулемет ата иде моңарчы, бераздан икенчесе кушылды аңарга. Палатка калдыкларын юк итү кирәк иде, күрәсең. Бер-берсен уздырышып ата тегеләр, һәм, ниһаять, кара челтәргә әверелгән комачның соңгы кисәкләре тузгып аерылды җептән. Кинәт, ачыргаланып искән көзге җил яшел комачның соңгы кисәген йолкып алды һәм бөтен мәйдан өстеннән очыртып алып китте. Әле тәннәре суынмаган, кайнар кан эчендә яткан мәскәүлеләр һәм росси- ялыларның шул рәвешле җаны очып бара иде гүя Чү, ни күрәм: күтәрелгән җил палаткадан калган тимер казыкка ниндидер башка бер комач, юк, комач түгел, миңа бик тә таныш булган зәңгәр яулык китереп сылады түгелме соң?! Зәңгәр яулык... Бу бит Розалия яисә Гүзәлия яулыгы түгелме. Нәкъ үзе, таныш яулык. Йөрәк жу-у итеп куйды. Ходаем, кызлар, кызларны үтергәннәрме әллә? Алар- ның, ул нарасыйларның ни гаебе бар? Алар кемгә зыян иткән? Черномырдингамы? Ельцингамы?! Күзләремне шул зәңгәр яулыктан аера алмадым мин. Чөнки уңга да, сулга да карау мөмкин түгел. Арыга да ташлап булмый карашны, бирегә дә. һәр тарафта кан һәм җансыз гәүдәләр... Мәйданда бердәнбер җанлы нәрсә — ул да булса шул зәңгәр яулык. Белмим, Розалия башындагы яулык булгандырмы ул, Гүзәлиянең нәфис толымнары читеннән салынып төшкәнеме?.. Әйтү кыен, һичкемнән сорап та булмый моны Икенче яулыкмы? Кем белә, бәлки ул яулыкларның икенчесе зәңгәр кошка әверелеп, сыеныр җир һәм яклаучы эзләп Татарстан тарафларына очып киткәндер. Ә кызлар — Розалия белән Гүзәлия кая? . Үзем сорау бирәм, үзем карашымны түбәнгә таба борырга куркам. Палатка торган урында шомлы җансызлык хакимлек итә. Үле тынлык. Карарга, тыңларга куркыныч. Кызлар Эх, сез кызлар... Матур кызлар... Алар хәрәкәтсезләр иде. Гүя тирән йокыга талганнар Карашым, сак кына барлап чыкты үзләрен. Уянырга уйларында да юк. Уянмыйлар. Әтиләре дә кайтмаган булган, күрәсең. Янәшәләрендә ир-ат күренми. Әниләре шунда. Әниләре ике кызын ике кочагына кыскан дә йөзтүбән егылган. Кызларын күкрәге белән капларга теләгәндер, өлгермәгән. Күзләремнең бар булган җегәрен туплап ана кочагында яткан сабыйларга текәлдем. Исән түгелләрме?.. Ярдәмгә мохтаҗ түгелләрме9 . Күңелдә омет сүнмәгән иде әле. Бәлки алар менә-менә башларын калкытыр һич булмаса, берсе торып, уятырга теләп, әниләренең җилдә тузгыган озын кара толымнарына сарылыр Болай булырга тиеш түгел иде бит. Мин бит әле сабыйларны бүген бәхетле итәргә тиеш идем Кичтән үк үзләре өчен төсле рәсемле татарча китаплар хәстәрләп куйган идем. Ничек тапшырыйм үзләренә. Ни рәвешле ярдәм итим. Шулкадәр дә көчсезмени инде мин Шул ике сабыйга да ярдәм итә алма инде. Таҗикстаннан сорелдек дигәннәр иде Россиянең башкаласы Мәскәү әнә ничек каршылады үзләрен Нинди кунакчыллык, гомергә үз кочагына алды. Розалия белән Гүзәлиянең соңгы тамчы каннары тамган мәйданны хәзер биек тимер-таш койма белән уратыл алганнар Дәү-дәү кара машиналарга утырып зур-зур җитәкчеләр генә узып йөри ул мәйданнан Язу-фәлән һәм хисап номерлары да булмаган бронетранспортерлар инде киткән, югалган ул тарафлардан. Аларны кырып салган пулеметчылар, бәлки, хәзер үз кызларын кулларына алып үчти-үчти итә торганнардыр Ә тимер казык очына эләккән зәңгәр яулык һаман күз алдында Әле дә җилферди. Әле до тынгылык бирми Эшкә барырга дип урамга чыксам да, кече кызымны мәктәпкә озата барганда да мин әле булса югарыга, зәңгәр күккә күз салып алам. Казанга таба канатларын җилпеп очкан кошлар арасыннан Розалия һәм Гүзәлиянең зәңгәр яулыкларын эзлим... инат, күпме көтәргә була сине? Үләсең киләме?! —дип кычкыр- ____ дылар. Боков агай булып чыкты. Ул әле булса мине көтеп ишек катында тора икән. Тагы бер кат Ирекле Россия исемле үле мәйданга һәм җилфердәүдән һич туктамаган, зәңгәр акчарлактай берөзлексез канатларын җилпеп торган зәңгәр яулыкка күзләремне тутырып карадым да, кире борылдым. Чигәмдә менә өзеләм, менә өзеләм дип күпме тартылып торган теге кыл шул мизгел, ниһаять, шартлап өзелде. Бу илдә кайчан да булса тәртип бер урнашыр дигән хыял җимерелдеме? Өмет өзелдеме? Сәясәтче хакимнәргә булган ышанычмы мәңгегә юк булды?! Кистереп кенә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, шул мизгелдән әллә нәрсә булды үзем белән, аңа кадәрге халәтемә әле булса кайта алганым юк. «Кайтулар булмас инде...» м Кайда чүгәли, кайда үрмәли төшеп, тар коридор буйлап ары уздык. Без шактый ук тоткарланган булып чыктык. Бина эчендә булып исәнаман калганнар инде күптән Милләтләр Советының утырышлар залына узган. Ә безгә әле өченче катка күтәреләсе бар. Юл бер генә—дивар урынына тоташ пыяла тәрәзә булган буфет аша узу. Баскычтан күтәрелә башлагач ук, йорәк жуылдап куйды, тәрәзәләр тишкәләнеп беткән, урам яктан берөзлексез аталар. Салкын җил исә. Чалтыр-чолтыр пыяла коела, бәллүр люстралар зеңгелдәп тора. Без туктала төштек. Әмма баскыч читендә тору да куркынычсыз түгел, пулялар әле анда, әле монда йөрәк яргыч аваз чыгарып, колак читеннән генә очып уза. Күп булса, биш метр ачык җирдән узасы бар, аннан стеналарга елышып юлны дәвам итү мөмкин булачак. — Кем беренче?—дип сорады Боков агай. Дөрес аңладым булса кирәк, син яшь, әйдә, тәвәккәлләп карыйсыңмы әллә, диюе иде. — Ярый, мин киттем,—дидем, һәм автомат очередьлары бераз тыныч торган арада, башны ия төшеп, алга ыргылдым. Ике атладым һәм өч сикердем дигәндәй, күз ачып-йомган арада мин каршы як диварга барып сыенган идем инде. Ләкин минем хәрәкәт тышкы яктан атучыларның игътибарын җәлеп итте, шатыр-шотыр атарга керештеләр. Очраклы очучы пулялар түгел иде бу, нәкъ менә әле генә мин йөгереп узган эздән аталар. Мин сакланып торган диварның чыгыл торган почмагын теткәләп бетерделәр инде. — Ашыкмагыз. Бераз көтик. Туктарлар,—дип киңәш бирдем Боков агайга. Старт сызыгына баскан йөгерешче сыман иелә төшеп көтә иде ул. Көтепкөтеп тә форсат чыкмагач, билен турайтырга мәҗбүр булды. — Каян ата болар?—дип гаҗәпсенде ул.— Без өченче катта. Ә алар үрмәләп узганны да күреп торалар... Чынлап та кызыклы һәм гыйбрәтле сорау иде бу. Безгә атучылар мәйданда яисә каршы яктагы бакчада була алмый. Димәк, бер урын—ул да булса, тәрәзәдән күренеп торган бердәнбер бина —Америка Кушма Штатлары илчелеге кала... Әмма бу мөмкинме? һич юк. мөмкин түгел. Тәрәзә каршысында вертолетлар күренми, башка атар җир юк. Димәк, уйларга, нәтиҗә ясарга куркыныч хәтта... Шулай да аталар. Безне болар, башкача түгел, бинаны саклаучы хәрбиләр дип кабул итте бугай — Нишлибез инде,— дип сорыйм агайдан, ату авазлары тынып торган арада.— Болар безне атып үтерергә дә мөмкиннәр бит Башыгызны тыга күрмәгез. Өлкән кеше, өлкән кеше инде — ул үзенчә нәтиҗә ясады. — Безне әлегә бары бер автоматчы эзәрлекли,—диде ул.— Әмма аның кулында оптик төзәү җайланмасы булган автомат-мылтык. Шаярырга ярамый... Бар син, болай ит әле. Диварга сыенып бераз ары китсәң, анда бер шкаф булыр. Шуны каерып ачсаң, йә бер-бер чиләк, көрәк ише нәрсә табарсың. Алып кил әле. Үзен алдыйбыз аннары, әллә кем түгелдер әле... Нәкъ ул кушканча эшләдем. Көрәк юк иде, югын. Әмма, бер кечкенә багор һәм кып-кызылга буялган озын төпле чиләк табып килдем. — Ни эшләтим боларны? — дим. — Багорын куеп тор. Ә чиләген баш югарылыгында күрсәткәләп ал. — Аңладым. Әмма сез иелә төшеп йөгерегез, баш калкыта күрмәгез. Килештек, дип хәбәр салды Боков агай. Чиләк төбен күрсәтеп алуым булды, аны өч-дүрт пуля шул ук мизгелдә тишкәләп чыкты, һәм кулымнан каерыл алып атты. Ә аралыкны кыр куяны сыман сикереп узган кешене вакытында абайламый калды теге. Кичегә төшеп күрде, өлгермәде... Шунда гына икебез дә иркен итеп сулыш алдык. Тәки алдадык бит үзен... Рәхмәт йөзеннән, куллары белән аркама кагылып узды Боков агай. — Коткардың, Ринат,—диде. Мин дә аңарга, гомеремдә беренче мәртәбә, олылап дәштем. (Әйткән идем ич, ул мине Татарстан мәнфәгатьләрен яклаган өчен өнәп бетерми торган иде.) — Котылдык, Владимир Анатольевич, котылдык... _ _. рләр бәдрәфе каршындагы тәмәкечеләр мәйданында берторкем И танышларым басып тора. Алар янына килдем. Сергей Бабуринны "*■ уратып алганнар. Тыңлыйлар... Әмма Бабуринның үзен түгел, аның кулындагы радиотелефонны. Очраклы рәвештәме, белмим, әмма Югары Советка һөҗүм ясаучы хәрбиләр каналына тоташкан иделәр. — «Меркурий»... «Меркурий». Мин — «Марс». Ишетәсеңме? — Ишетәм, анаңны шулай иткере... Ник ишетмәскә, кабер тактаңны шулай иткере.. Сөйлә, (җиде катлы сүгенү). — Иптәш командир, безнең танклар Кутузов проспектына чыкты. Әмма хәрәкәт итү кыен... Урамда халык. Нишләргә боерасыз? — Приказны үтә диләр сиңа... (җиде катлы сүгенү). — Аңладым, иптәш командир. Кешеләр барырга ирек бирми, аркылы чыгып басканнар — Нинди кешеләр?! Боерыкны үтә диләр сиңа, авызыңны (җиде катлы сүгенү), денеңне (җиде катлы сүгенү). — Хатын-кызлар, орден-медальләрен таккан ветераннар, бала-чагалар, иптәш командир. Хәрәкәт итүе кыен Мөмкин түгел. — Алга... Алга диләр бит сиңа, (җиде катлы сүгенү). Ветераннарын, ордсн-медальләре белән 6epi ә (шулай иткерләре - тагы ким дигәндә, жидесигез катлы сүгенү). — Танкистлар туктады. Хәрәкәт итә алмыйлар, иптәш командир. Хатынкызлар юлга аркылы сузылып яткан, танк астына ташланалар. «Җибәрмибез, анда безнең балаларыбыз. Ватаныбыз сакчылары!» — диләр. — Таптат. Сыт үзләрен. (Үз колагың ишетеп тә ышанмаслык сугенү). Берочтан әйт, балалары юк инде... Ватаннарын, сакчылары белән бергә... (шулай итеп ыргыт). _ — Ташланалар... Сытылалар, иптәш командир. Хәрәкәт итеп булмый болай. Җавапны миннән сорарлар .. — Сыт, дигәннәр бит сиңа. Синең эшең алга бару. Хатын-кызмы, ветеранмы Тараканмы анда.. Бернигә карама, алга, авызы ңны-денең- не... Аңладыңмы?! — Аңладым, иптәш командир. — Танк булгач, сытарга да, таптарга да, җимерергә дә туры килә, майор. Тизрәк, җәтрәк булыгыз анда. Юкка гына бер көн өчен ике айлык хезмәт хакы вәгъдә ителми. Аңлашылдымы, майор! — Аңладым, иптәш генерал. — Алга... Алга... Чыккан җирләренә олаксын барысы да. Шул урында элемтә өзелде. — Башка дулкынга күчтеләр,—диде Коровников. Ул—хәрби кеше, һәрхәлдә, белә торгандыр. Бабурин кабалана-кабалана, башкаларның зарыгып көтүен күреп, яңа бер дулкын эзләргә кереште. Автомат һәм пулеметлар тыкылдаганы бераз басыла төшкән арада, якында гына вертолетлар авазы ишетелде. Бер түгел, берничә вертолет иде, күрәсең... Депутатлар ишегалдына чыга торган тәрәзәләргә ябырылды. — Кемнәр икән? Әллә ярдәмгә килүчеләрме?—дигән сорау, өмет иде телләрендә, һәм, әлбәттә, күңелләрдә. — Рязаньнан һава десантчылары килергә тиеш дигәннәр иде. Шулардыр... — Рязаньнан булмас. Анда Ельцинның баш куштаны Рюмин хакимлек итә. — Дөрес, Рязань булмас. Смоленск вертолетларыдыр... — Яисә Мәскәү хәрби округыннан. Анда Руцкойның якын дусты бар, дигәннәр иде. — Ярдәмгә килделәр.. Ярдәмгә... десант килде...—дигән сүзләр әллә ни арада Милләтләр Советы залына шыплап кереп тулган депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләренә дә барып ирешкән иде инде. Кемнәрдер «Урра» кычкырып куйды. Кемнәрдер утырган җирләреннән аякларын тыпырдатып кул чәбәкәп алды. Мин дә тәрәзә янына узып, башкалар өстеннән муенымны югары суздым. Бер... ике... өч вертолетны абайларга өлгердем. Югары Совет бинасы өстенә эленгән сыман баш очында торалар. Ул да түгел, болар бер-бер артлы атарга керешмәсенме... Кара төтен чыгарып очкан яндыргычларын үз күзләрем белән күрдем... Бинаның югары катларыннан берәү автомат белән җавап кайтарды үзләренә. «Ух-ах» килде һәммәсе, тәрәзә каршысы бушап калды. Депутатларның эзе дә юк. Ай күрде — Кояш алды Җимергеч снарядлар түгел, бинада паника уяту өчен яндыргычлар сибеп китте бу өч вертолет. Аңлашылды. Болай булгач — ныклап тотынганнар болар. Җаннар киселәчәк, кан күп түгеләчәк... Вакыйгаларның ни белән тәмамланасын, белсә дә, Алла үзе генә белә торгандыр. Шундый уйлар, һәм өметсезлек- тән салынып төшкән башымны күтәрә төшеп Милләтләр Советының утырышлар залына килеп кердем. Рәиссез калган Милләтләр Советы залына... Борынгы грек театрларына охшатып эшләнгән җыйнак зал сельд балыгы тутырылган агач кисмәкне хәтерләткәндер ул сәгатьләрдә. Буш урын кая инде ул, баскычлар тум-тулы, идәндә алма төшәр, аяк басар урын калмаган. Сәхнә сыман күтәрә төшеп эшләнгән Президиум өстәле тирәсендә дә бу илнең ятим уллары, ятим кызлары тезелешеп утырган, һәммәсе диярлек таныш йөзләр.Әмма аларның күз карашлары гына башка. Гүя берберен күрмиләр, һәркайсы үз уена чумган, онытылган Ишек катында басып торган койгә карап хәйран калдым. Үз вакытында Республика һәм өлкәләрдә компартия оешмаларының беренче секретарьлары булып эшләгәннәр дә бар иде монда. Аларны «партократ» дип, фаш итеп, ике сүзнең берендә «демократия» һәм «кеше хокуклары» дип кычкыручылары да. СССРны җимерү өчен жир тырмашкан депутат, бу эшнең тарих һичбервакыт гафу итмәячәк җинаять булачагын аңлатып чыккан замандашы белән янәшә утыра. Язмышлары уртак хәзер Беренче съездда Ельцинны рәис итеп сайлау өчен тавыш җыеп йөргәннәр бар монда. Шул көннәрдә үк бу сәясәтченең Россия өчен куркыныч диктатор булу ихтималын кисәткән күрәзәчеләр бар... Салынмас җиреннән салынып төшәр газиз башларың. Өстәвенә бу көннең ни белән тәмамланачагын, алда үзеңне ниләр көткәнен дә ачык кына күзаллау мөмкин түгел. — Врачлар бармы?... Табиблар, табиблар кирәк,—дигән көчле чакыру авазы яңгырады залга керә торган сул як ишектән.—Кешеләрнең гомере кыл өстендә. Ярдәм кирәк Йөрәк «жу» итеп куйды. Димәк, үлем җиле, мәйданны кырып чыкканнан соң, бина эченә дә килеп кергән. Болай да шактый басынкы торган залга үлем тынлыгы иңде Табиблар аз түгел иде безнең арада. Әмма, әллә каушап калдылар, дәррәү сикереп торырга җыенмадылар. Иң беренче булып Чувашстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Николай Григорьев ашыкты Аңарга иярүче дә чуваш егете Станислав Николаев иде. Аннан бер-бер артлы хатын-кызлар калка башлады Казаннан сайланган депутат Вячеслав Пырков кушылды тегеләргә Ишек катыннан тагы игълан ишетелде — Ир-ат табибларны гына чакырабыз Хатын-кызлар әлегә кирәкми. — Табибларны иргә, хатын-кызга аермыйлар инде,—ди-ди, канәгатьсезлек белдереп, кире борылды ханымнар Алар арасында Башкорт- стапнан сайланган татар кызы Роза Низаметдинова да бар иде. Залга яңадан-яңа хәвефле хәбәрләр килеп торды: Руцкойның бер-бер артлы ике ярдәмчесен азып үтергәннәр... Пуля икесенең дә чигәләрен тишеп чыккан. Кабинет өленгеләр белән капланган, югыйсә, үтәдән күрү җайланмалары бар, күрәсең . Үзәк бинаның югары катларында байтак кешеләр янып үлгән Котылу чаралары калмагач, җанлы факел сыман түбәнгә сикерүчеләр дә бар икән Утырыр жир тапмагач, залдан чыгып бераз әйләнеп керергә булдым. Ишек төбендә кизүлеккә баскан хәрби егет Чыкмаска,— киңәш итте— Чыккан тәкъдирдә дә шушы тирәдә генә булырга. Шушы тирә дигәне, залны уратып алган ярымкараңгы тар аралыклар. Кичектергесез йомышларым булмаса да, кире борылмадым. Егетләр йөри биз, әнә, тыз-быз чабышалар Адашкан пулялар нәкъ менә мине эзләп тапмас әле. Күңелемнән генә «Алла сакласын ..»ны өч мәртәбә кабатладым да, бераз гизеп кердем Исем-акылым китте. Күп булса, әле ярзы сәгать булып чыкканмындыр ул залда. Шул арада күпме үзгәреш. Тар аралыктан атлап узарлык түгел, идән тулы яралы егетләр. Берәүләре яраларын кысып тотканнар да, ипле генә уйга чумып утыралар. Икенчеләре, ыңгыраша, газаплана. Хәрби киемдәге бер ир-ат исә, әллә саташып, әллә үлем өянәге белән, идәнгә сузылып яткан җиреннән «Ельцинны һәм аның бандасын» каһәрли, аты-юлы белән сүгенә. Берочтан үзе кемнәрнедер куркаклыкта да гаепли гагы. Ул да гүгел, янәшәмнән генә өр-яңа куе-яшел гәләфиләр һәм ялтырап торган хром итекләрен шыгырдатып ниндидер бертөркем хәрбиләр узып кипе Мондый сәер кыяфәтле егетләрне беренче күрүем иде Аеруча игътибарымны җәлеп иткәне, боларнын беләкләрендәге сәер символ булгандыр. Фашистларның тәресен хәтерләткәнгәдер, мин алардан чирканып ук куйдым. Боларның артыннан ук бик тә эшлекле кыяфәт белән атлап баручы Илья Константиновтан сорарга мәҗбүр булдым. — Болары кемнәр тагы? — Болармы?—диде Илья, шуны да белмисеңме дигәндәй, эре генә.— Баркашовчылар. Россиянең таянычы булачак егетләр. Соравыма җавап алдым Константинов үз юлында булды. Белмим шул, дигән уй узды башымнан, төс-бит һәм кыяфәтләре бер дә алай яхшы тәэсир калдырмады. Асыл максатлары ни булгандыр тагы... Бинада Россиянең таянычы булырдай егетләр чынлап та күп иде ул көнне Баркашовчылар хакында да кистереп кенә хөкем итә алмыйм, үзләре белә торганнардыр. Әмма әлеге егетләргә карата шикле мөнәсәбәтем һич очраклы булмаган икән бит. Үзләрен «баркашовчы» дип күрсәткән шул ук төркемне мин кичкырын күреп калдым тагы. Югары Совет бинасында кулга төшерелгән кешеләрне сортларга аерып торган ике офицер яныннан, күз кысышып көлешәкөлешә узып китте болар. «Баркашовчы»ларга андый мөмкинлекләр бирелмәгәндер ул. Гизүемне дәвам итәм. Тантаналар залы каршындагы үзәк баскыч яныннан узганда ике кат арасында утырган бертөркем яшүсмерләргә игътибар иттем. Уннан артык иделәр булса кирәк. Ундүрт-унбиш яшьләрдәге егетләр һәм кызлар Аларны бина каршындагы мәйданда берничә мәртәбә күргәнем бар иде инде. Кемнәр һәм кай тарафтан булуларын гына белмим. Киемнәренә караганда, мәскәүлеләр түгел, хикмәт эзләп, сәяхәткә чыгучылар булса кирәк. Якын ук килдем үзләренә. Муенына ап-ак шарф ураган бер кыз гитара уйный, башкалары кушылып җырлый. Җырлары да андый-мондый түгел, «Катюша»ны. — Сез кай тарафлардан? — дип, мөрәҗәгать иттем, үземә якынрак торган үсмер егеткә. — Харьковтан... — Ул кадәр җирләрдән, чит илләрдән ничек килеп чыгарга булдыгыз? — Мәскәүне күрергә килгән идек. Шушы хәлләр башлангач, сезне сакларга килдек... Сезне дигәне, депутатларны, Югары Советны дигән сүзе. Чөнки, минем яка уртасындагы депутатлык билгесен ул күреп тора. — Урамнан ни рәвешле исән-сау котылдыгыз?—дим. — Ике кызыбызны атып үтерделәр. Ишеккә якын идек, башкаларыбыз качарга өлгердек... —- Әйе, хәлләрегез бик тә авыр икән бит. Кайгыгызны бүлешәм,— дидем дә, үз юлымда булдым. Матур җырлыйлар үзләре. Беркадәр украин акценты белән «Катюша» тагы да байый төшкән сыман тоелды. Ике-өч адым үтәргә өлгердемме икән, җыр кинәт өзелеп калды. Ачыргаланып кычкырган тавышка борылып карасам, гитара уйнап җырлаган ак шарфлы кыз бөгелеп төшкән. Колак төбеннән шаулап кан ага. Араларында иң матур бер кыз иде. Игътибарым җәлеп иткән иде. Күзем дә каты түгел, югыйсә, әллә күз тиде үзенә. — Табиб... Табиблар кая?! Монда, баскыч янына килегез,—дип, кычкырып җибәрдем үз-үземне белешмичә. Ярдәм килде бераздан. Әмма ак шарфлы кыз ул ярдәмгә мохтаҗ түгел иде инде. Унбиш яшьлек кыз өстенә ак җәймә каплап куйдылар. Яшьләрнең башкаларын, мәҗбүр итеп диярлек, Милләтләр Советы залына кертеп җибәрдек. Күзләрендә канлы яшь иде һәммәсенең... Егетләре, гозерләп диярлек, үзләренә автомат яисә бер-бер корал бирүне таләп итәргә кереште. Үч алу иде теләкләре. — Нигә алар кызларны гына үтерә. Өч кызыбызны юк иттеләр. Нигә егетләргә атмый алар? Автомат бирегез безгә. Автомалар. . Өч кыз үчен кайтарасыбыз бар. Кемнән?! Кемнән алырга соң ул үчне? Югары Совет бинасында корал таләп итүче, үлгәннәр өчен үч алырга атлыгып торучылар күп иде ул көнне. Ишәйгәннән-ишәя барды андый- лар. Әмма корал өләшүче булмады. Бина эчендә, минем белгәнемчә, жиде генерал бар иде ул көнне һәм бер контрадмирал. Контрадмирал дип әйтергә генә авыр, ул — Рәфкать Заһидулла улы Чеботаревский. Ишек катында аның белән маңгайга- маңгай белән бәрелешә яздык. — Ба...—дип, куйды ул гаҗәпсенеп, һәм шундук татарчага күчте.— Син дә мондамыни? Кул кысыштык — Кайда булырга тиеш идем соң? — Син — язучы, безнең халыкка кирәк кеше.— Өеңә кайтып йокларга кирәк иде,—дип, балкып елмайды ул. — Син дә халыкка кирәкле кеше, Рәфкать. Дөрес, генералларсыз, контрадмиралларсыз да яшәү мөмкин булыр иде. Ләкин, аларның да синең кебекләре булуы хәерле — Ярар инде, салпы якка салам кыстырмасана...— һәм җитдиләнә төште ул.— Киңәшем шул, кара аны, коридор буйлап арлы-бирле йөрүеңне туктат. Пуляның үтеп кермәгән җире юк аның. — Рәхмәт,— дидем, һәм күптәнге сөйләшүебезне искә төшердем үзенә.— Татарстанга кайтам дигән вәгъдәң бар, моннан чыккач та бергәләп китәбезме әллә?.. — Сиңа әйтмәдемме?.. Мин бит Татарстанда булдым быел. — дип җанланып куйды Рәфкать.— Сәлимханга кайттык ич. Петровкада Сабан туе күрдек. Иван Савченко белән кайткан идек. — Үпкәләттең,—дидем мин.—Сәлимханга кайткансың Ә Казан аша узып, миңа хәбәр дә бирмәгәнсең. Яхшы түгел! — Чаллыга очтык, Ринат. Үпкәләмә. Казанны шушы көнгәчә күргәнем юк әле. Бер кайтасым килә, Минтимер Шәрипович та чакырды бит., һичшиксез, кайтам Казанга, әниемә дә күрсәтәсем килә Казанны. — Вәгъдә,— дип, кул кысыштык.— Инде турысын гына әйт әле, Рәфкать. Ни белән тәмамланачак бу мәхшәр? — Ахыры яман булу мөмкин. Таман һәм Кантимир дивизияләре Мәскәү читендә. Алар Ельцин һәм Грачев боерыгын үтәргә дип ашыгалар. Ә Мәскәү хәрби округы Югары Советка каршы арудан баш тарткан — Ә кемнәр ата безгә?. — Бэйтаровчылар дип сөйлиләр. Хактырмы-юкмы, анысын белмим. Боссрт җитәкчелек итә диләр. — Нинди Босерт тагы? — Хәтереңдәме, РАФ заводына директор итеп куйганнар иде аны берзаман... Хезмәт коллективы сайлаган иде, янәсе. — Менә ничек... Шул урында әңгәмәбез өзелде, Рәфкатьне Виталий Сыроватко чакы- I ип алды. «Анда Ачалов эзли үзеңне...»—диде, һәм икәүләшеп китеп тә бардылар. Рәфкатьнең киңәшен тотып, тынчу залга кердем Халык арган, йончыган. Үлем куркынычы баскан әйләнә-тирәне. Утыру түгел, басып торыр җир юк. — Табиблар кирәк... Хатын-кызлар, сезнең ярдәм сорала,— дип, мөрәҗәгать иттеләр каршы якадан. Шуны гына көтеп торган кебек, берьюлы җиде-сигез ханым урыннарыннан кузгалды. — Ринат Сафиевич, минем урынга утырыгыз — дип, хәтта урынын тәкъдим итте берсе. Бу, әлеге дә баягы, уфалы Роза ханым Низаметдинова иде. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары. — Үзегез килгәнче саклап торырмын,— дигән вәгъдә белән, тәкъдим ителгән урынга кунакладым. Як-ягымда утыручылар белән бер-ике авыз сүз алмашкач, ике яңагымны учларыма салдым да уйга чумдым. Президиум өстәле читендә ике игезәк ханым—депутат Вера Бойко һәм аның кардәше — гитарага кушылып үзләре чыгарган җыр җырлыйлар. Үзләре Дон казаклары, моң да шул тарафлардан. Профессиональ күзлектән җырның сүзләре һәм музыкасы әллә ни булмагандыр да бәлки, ләкин шул мизгелдә шактый тәэсирле кабул ителә иде: күңелләрнең, хисләрнең кылдан да болайрак нечкәргән чагы бит, нишлисең... Күңелләрнең, чынлап та, нечкәргән чагы иде. Әмма, кинәт, без утырган бина уртага ярылгандай булды, тетрәп куйды Җырчы кызларның аяк очына кайсыдыр бер республиканың байрагы шапылдап килеп төште. Милләтләр Советы залының түрендә Россияне тәшкил иткән һәмма милли республикаларның байраклары тезелеп тора иде. Шул байраклардан берсе... Басып торучылар башларын тотып идәнгә чүгәләде. Кемнәрдер «ух» итте, кемнәрдер Алланы искә төшерде. Мин үзем бинага бомба ташладылар, дип уйлаган идем иң элек. Чөнки диварлары берәр метрга җиткән һәр дүрт тарафка берәр квартал мәйданны биләп торган бинаны чайкалдырып кую өчен, ай-һай, зур җегәр кирәктер ул... Сәгатемә карап куйдым. Иртәнге 9 сәгать 45 не күрсәтә иде. 4 октябрь, 1993 ел. Менә кайчан язган икән бу дөньядан китәргә. Нәрсә-нәрсә, әмма үлү турындагы уйның шушы көнгәчә башыма килгәне юк иде бит әле. Шулай көтмәгәндә, уйламаганда китә дә бара торгандыр инде ул кеше. Әти-әни, туганнар һәм гаиләгә кыен булыр инде. Тормышлары көйләнмәгән ике кызым кала, дигән уй узды баштан. Дус-ишләрдән дә үземне сагынып искә төшерүче булыр бәлки... Дөнья булгач, үзалдына куанып куючылары да табылыр... һичкем дәшми. Шыгрым тулы залда үлем тынгылыгы. Минем баштан гына узды микән андый уйлар. Әллә башкалар да шул ук хакта уйланамы?.. һәрхәлдә, беренче бомба башыбызга төшмәде. Кайдадыр, кемнәрдер, бәлки, каза кичергәннәрдер, үлүчеләр булуы да бик ихтимал, әмма залда утыручыларның барысы да исән иде әлегә. Күңелдән шом таралмый, өмет тә уянмый. Качар, китәр урын да юк моннан. Газеталарда әллә ниткән «бункер»лар турында язалар. Булсын иде алар. Үле мәйдан һәм кая карама мәет, яралылар белән шыплап тулган коридорлар китми күз алдыннан. Юкка гына күпчелек халык залга кереп тулмагандыр инде. Әнә, Юрий Воронин, Алексей Агафонов һәм Виталий Сыроватколар да монда икән... Бомба кадәр бомбага тотынгач, берне генә атып туктамаслар бит болар Икенчесе нәкъ менә шушы залның уртасына ягъни мәсәлән, минем баш түбәсенә килеп төшсә... Ул да түгел, бина тагы тетрәп куйды, коточыргыч гөрселдәү ава: янә кабатланды. Кайдадыр пыялалар коелды, тагы ниләрдер җимерелеп төште. Ни булыр бу?! Шартлау баш очында түгел, каршы як дивар тарафыннан икән бит Әллә бинаны чын-чынлап җимерергә, юк итәргә җыеналар инде? Чираттагы мәртәбә шәм яктысына китереп сәгатемә карап куйдым: ун тулып ике минут киткән. Димәк, беренче шартлаудан соң җиде минут узган. Күршеләрем каршысында торган шәмне үземә табарак тартып куйдым һәм сәгать угы йөрешен күзәтәм. бу залның урамга түгел, коридорга чыккан тәрәзәләре дә юк, шуңа бердәнбер яктылык чыганагы— шәм яктысы монда. Залда тынлык. Җыр тынды. Үзара сөйләшүләр басылды һәркем үз-үзенә бикләнде, үз гомеренең мизгелләрен барлый, бәлки, соңгы мизгелләрен барлый. Башкалар ни уйлый торгандыр, сорап булмый бит. Сөйләшәсе дә килми икән андый чакта. Мин үземә шөгыль таптым — секунд угы әйләнгәнне күзәтәм, минутларны саныйм. . Дүрт минут узды... биш алты... Җиде дигәндә, янә калтыранып куйды бина, каты гөрселдәү ишетелде. Үземчә нәтиҗә ясап өлгердем, димәк җиде минуттан, җиде минутка шул рәвешле атып торачаклар. Кайчанга кадәрле?. Бинаны җимергәнчеме?.. Хәер, бинаны җимерүдән кемгә файда? Дәүләткәме?.. Болай да очын-очка ялгап бара алмый иза чиккән кешеләргәме?! Фашист булып, фашистлар да үз шәһәрләрен шул рәвешле җимермәгән, үз кешеләрен чебен урынына кырмаган Башка сыймаслык, акылга килмәслек күренеш иде бу. Бинаны җимереп, шаһитларны үтереп бетерергә уйлыйлардыр, бәлки Соңыннан, бер-бер ялган сылтау табыл, йомып куярлар шунда.. Күрүчеләр күп түгел чөнки. Ә журналистлар, радио һәм телевидение хезмәткәрләре, нигездә, сатылып беткән. Акча түләсәләр, акны—кара, караны—ак итеп язу яисә күрсәтү алар өчен берни түгел. Соңгы елларда бер түгел, мең мәртәбә исбат итте инде алар үзләренең нигә сәләтле булуын. Җәмгыять өчен сатлык журналисттан да куркынычрак башка һичкем юк.. Шулай уйладым уйлавын, әмма беркадәр ялгышканмын булып чыкты. Вакыйгаларны Америка Кушма Штатларының «Си-Эн-Эн» агентлыгы туры эфирда телевидение аша күрсәтеп торган икән бит. Бер атна алдан хәстәрен күреп, камераларын тиешле урыннарга урнаштырып чыкканнар. Әнә бит ничек оста эшли безнең Дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешле оешмалар, иң әүвәл океанның аргы тарафындагы хуҗаларыннан хәер-фатиха алалар. Ә безнең журналистларга эш тә калмады. Хәтта ялган очен Үзебезне ни рәвешле тупка тотканнарын бөтен дөнья хәйран калып күзәткән бит. Тамаша кылган Кеше хокуклары яисә демократия дип берсе дә чаң сукмаган, менә сиңа кирәк булса! Ә мин, ахмак, үзебезгә ни белән һәм кайсы тарафтан атканнарын да белми, сәгать угы ничә мәртәбә әйләнгәнне санап утырам Җиде минуттан җиде минутка төгәл кабатланып тора теге гөрселдәү. Колак ияләнеп бетте инде. Баш очындагы люстраларның да бәллүрләре коелып бетте. Шәмнәр сүнде Кан исе белән генә түгел, үзенең караңгылыгы белән дә бина эче каберне хәтерләтә башлады. Күп булса, җиде-сигез шәм калгандыр Җиде минуттан җиде минутка алары да менә сүнәм, менә сүнәм дигән сыман, калтыранып куя Утырган урыным үтеп-сүтеп йөрү өчен җайланган аралык читендә иде. Берәү аркама кулын салып узды. Җыйнак гәүдәле, ак плащ кигән Шул рәвешле капшана-капшана алга узып баруы икән. Чыгып-кереп йөрүче байтак булганга күтәрелеп тә карамадым. Баксаң, ул Руслан Хасбулатов булган. Сәхнәгә күтәрелде ул Үзенә юл бирделәр һәм бер урын бушаттылар. Каршысына ук, кемдер кулындагы шәмен китереп куйды Нәкъ шул мизгелдә, чираттагы җиде минут узып, тагы бина калтыранып куйды, гөрселдәү авазы ишетелде Залда утырган халык депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре дәррәү кул чабарг а керештеләр. - Сезгә танктан аталар. 120 миллиметрлы пушкадан Шуңарга кул чабасызмы? -дип, шаяртыр коч тапты ул үзендә. Югыйсә, йөзендә төс, адымнарында коч калмаган - Юк, бу сезгә хөрмәт йөзеннән,—дип, ачыклык кертергә ашыкты алгы рәтләрдә утырган берәү Әйтерсең, Хасбулатов шуны да аңламаслык кеше Тынлык урнашты... Руслан Имранович ике-өч мәртәбә тамак кырып, йөткергәләп алды. Урнашып калган тынлык өчен үзен гаепле хис итә кебек иде ул. һәм тын гына, басынкы гына сүз башлады: «Гафу итегез, минем кадерле дусларым... Мин гаепле сезнең алдыгызда Бик зур гаепле... һәркемнең гомере бер генә бит. һичкемнең шулай мәгънәсез рәвештә үләсе килми торгандыр. Бөтен Россия халкы сайлаган депутатлар бит сез. Берегезне дә башкалага шундый язмыш юрап җибәрмәделәр. Дөньялар имин булсын, азмы-күпме тормыш яхшырсын дигән өметләр багладылар сезгә... Турысын әйтим, Россия Югары Советы, тулаем, акламады бу ышанычны Ил челпәрәмә килеп таралды, икътисад җимерелде һәм, иң аянычы, әхлакый кануннар таркалды. Милләтләр, республикалар бер- берсенә каршы куелды, күпме кан коелды, кеше гомере өзелде... Җинаять арты җинаятькә өстерәп китерделәр безне. Берәүләр карышты, икенчеләр, битараф булды. . Ә безне шушы җинаятьләрдә әйдәп баручылар бербер артлы Президент аппараты һәм дәүләт структураларына качышып беттеләр. Парламентның кирәге калмады аларга, инде ни теләсәк, шуны эшли алабыз, дип нәтиҗә ясадылар. Әмма халык депутатлары арасында вәгъдә ителгән байлыкларга, министр кәнәфиләренә, югары дәрәҗәләргә сатылмый торганнары, шулай да, күпчелек булып чыкты. Алар, менә шушы залда. Рәхмәт аларга!.. Россияне һәм анда яшәгән халыкларны упкынга өстерәгән куркыныч көчкә каршы чыктыгыз сез.. Соңгы сәгать, соңгы мизгелгә кадәр көрәштегез. Шуның өчен дә язмышыгыз кыл өстендә калды бүген... _ Үләсе килми, әлбәттә. Нишлисең, дошманның да чигенер җире юк. Йә талап җыелган байлыклгуэдан, хакимияттән баш тартырга һәм гадел хөкем каршысына басарга. Иә үзләренең чын йөзен фаш иткән намуслы халык депутатларын утка тотарга, юк итәргә. Башка, өченче юл юк алар өчен. Югары Советка таба барган танкларны туктатырга тырышып, дистәләгән кеше танк башмаклары астында калып, җан бирде бүген. Бронетранспортерлардан 24 миллиметрлы ядрәләр белән атып, коралсыз карткарчыкларны, яшьләрне, балаларны кырып чыктылар аннан соң. һәм, ниһаять, дөньяның теләсә кайсы илендә иң изге саналган бинага, Югары Совет, ягъни Парламент бинасына һөҗүм башладылар. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, коралсыз депутатлар утырган бинаны 120 миллиметрлы көпшәдән, авыр танклардан атыл җимерәләр. Вертолетлардан атып яндыралар... Бинадан каршылык күрсәтү туктатылды. 10 сәгать 38 минутта Руцкой: «Атмаска. Каршылык күрсәтмәскә. »—дигән әмер бирде. Ә каршы яктан, киресенчә, Россия армиясендә булган һәммә төр коралдан кургаш сиптерәләр. Туктарга җыенмыйлар. Бинага һичкемне кертмиләр. Чыгармыйлар Халыкара Кызыл Хаҗ җәмгыяте яралыларны һәм мәетләрне чыгарырга омтылып карады. Өсләренә пулеметтан ут яудырдылар. Югары Совет бинасыннан ак флаг күтәреп чыккан «Интерфакс» агентлыгы журналисты Тереховны аркасына атыл үтерделәр... Хәлләр менә шундый, минем кадерле дусларым. Болай килеп чыгар дип һич уйламаган идем. Дөреслекне.. Конституцияне. Парламентны шулай мәсхәрә итмәсләр, мәсхәрә иттермәсләр дип ышанган идек. Халыкка ышанган идек Республика һәм өлкә җитәкчеләренә, һәм Конституция сагында булырга тиешле армиягә.. Хокук саклау органнарына. Нишлисең бит.. Рәхмәт сезгә! . һәм... бәхил булыгыз...» Руслан Хасбулатовның соңгы сүзе белән бер үк вакытта чираттагы шартлау яңгырады. Бина чираттагы мәртәбә тетрәнеп куйды, гөрселдәү авазлары ишетелеп торды. . Хасбулатов гүя шартлау авазын ишетмәде. Илле генә торды, һәм бугазына килеп тыгылган төер, күзләренә килгән кайнар тамчыларны күрсәтүдән тайчынган кебек, уңга-сулга каранмыйча, килгән юлыннан ипле генә китеп тә барды Янымнан узып барышлый, янә сак кына иңбашыма кулын салып узды. Тукталмады... Шыпырт кына, бары икебез генә ишетерлек итеп пышылдаган авазын ишеттем аның- «Син дә мондамы, Ринат .»,—диде ул. һәм ары узды, күзләребез очрашмады. Залда тынлык эленеп калды. Ниһаять, көн кебек ачыкланды, бернинди ярдәм дә килмәячәк. Язмышыбыз бинаны дүрт тарафтан һәм һавадан камап алган үтерү машиналары һәм үтерүчеләр кулында. Ни теләсәләр, шуны кылачаклар. Инде кеше түгел, чебен дә очып чыга алмаячак хәзер бу бинадан. Үлем сәгатебез якынлашты гына түгел, килеп үк җиткән түгелме?! Бер карасаң шулай Ә икенче карасаң, һич үләсе килми. Бердәнбер гомерне һич кенә дә шулай мәгънәсезгә йомгаклап куясы килми. Ни белән бетәр бу мәхшәр?.. Икенче көн инде авызга ризык капкан юк. Алай гынамы, су эчкән юк! һәм ашау-эчү хакында уйлап та караган юк. Кемнәрдер эзләнәдер бәлки һәм табалардыр . Ни хикмәт, ачлык-сусау тоймадым мин. һәм «тамагым ачты, ашарга бирегез... эчәргә су бирегез. » дип авыз ачкан депутатны очратмадым. Тынчулык газаплады, әлбәттә. Булды анысы... Мурманск өлкәсеннән сайланган врач-депутат узып бара иде янәшәмнән. Урынымнан торып каршысына чыктым. Аның инде иртәдән бирле яралылар белән мәш килүен белә идем. — Ничек анда, Иван Сергеевич?—дим.— Яраланучылар күпме? Ярдәм итә аласызмы? — Тырышабыз,—диде ул башта рәсми генә Аннан, үземне танып алды булса кирәк. Тукталып калды ул һәм башын чайкады—Биш кабинет тулды үлүчеләр белән. Ә яралылар... Яралыларның исәбе юк. Йөздән артык кеше кан эчендә ята Ярдәм итәр өчен һичбер нәрсә юк кулыбызда. Бинт юк, йода юк .. Сөйләп торырлыкмы соң?! Үзенең дә йөзләре тартылып калган. Чарасызлык, ни кылырга белмәү йөзенә чыккан иде аның. Әйтер сүз таба алмадым мин дә, өстендәге пиджагы астында күлмәк-фәләне юклыгына игътибар иттем нибары. — Яралыларны бәйлибез, башка чара юк,— диде ул һәм юлын дәвам итте. Китеп барганда мин аның чигә чәчләренең кар сыман ап-ак булуына игътибар иттем әле тагы Ялгышмыйм, дип уйлыйм, ул көнгәчә һичбер ак чәч әсәртесе юк иде кебек аңарда Бинага тигез бер вакыт аралыгында даими атып торган танкларга тәмам ияләндек. Иң әүвәл диварлар тетрәп, чайкалып куя, аннан, бераз кичегә төшеп, шартлау авазы ишетелә Байтак вакытлар шулай кабатланып торды бу. Хәтта, алар атудан туктагач, нидер җитми сыман тоелып торды бераз. Әмма, аның каравы, атышу һәм шартлау авазлары ишәйгәннән-ишәя, якынайганнанякыная барды Атышлар бина эчендә иде инде. Колакка әле бер тарафтан, әле икенче тарафтан хәбәрләр ишетелеп тора. «Беренче катны алганнар икән.. Икенче катка һөжүм башланган. Югарыда, унөченче катка кадәр бина дөрләп яна икән Дүртенче катка ут капкан » Ул да түгел, аяз көндә яшен яшьнәдеме дисәм, без утырган залга элгәре Дәүләт куркынычсызлыгы комитетын җитәкләгән, бүген парламентны саклаучылар сафына баскан генерал Баранников килеп керде Үзе генә түгел, янәшәсендә, кыяфәтләрен күргәч үк йөрәк жуылдап куярлык, чуар елан төсендәге кием кигән тагы ике хәрби. ОМОН дисәң, ОМОН түгел болар... __ Игътибар, хөрмәтле депутатлар,—диде Баранников, үзенә генә хас сабырлык һәм тыйнаклык белән күзләрен челт-мелт йомгалап.— 4 «к У- г* л _____ 49 Минем белән менә «Альфа» группасы офицеры һәм сугышчысы керде. Сүзне аларга бирәм... Озынча буйлы, каратут йөзле, утыз биш-кырык яшьлек ир-ат алгарак чыкты. Баш киемен кулына алган, корал-фәләне күренми. Нинди хәрби дәрәҗәдә булуын да ачыклау мөмкин түгел. Үз-үзенә ышанган калын тавыш белән сүз башлады ул: — Мин «А» группасыннан. Подразделение командиры. Сезгә түбәндәге шартлар тәкъдим итәм. Бина эченнән каршылык күрсәтүне хәзер үк туктатырга, һәм эвакуациягә әзерләнергә. Бинаның ишекләре төбенә караңгы пәрдәләр белән капланган автобуслар китереләчәк, һәм сезне шул автобуслар якын тирәдәге берәр метро тукталышына илтеп төшерәчәк. һичнинди тикшерү, эзәрлекләү булмас. Автобуслар безнең тарафтан сакланаячак, гарантия бирәбез Әгәр дә шушы шартлар сезнең тарафтан кабул ителсә, без хәзер үк Руцкой янына менеп, бу хәбәрне аңарга җиткерәбез һәм бер сәгать яисә 30—40 минут эчендә вәгъдәбезне үтәү өчен әзер булачакбыз. — Барып чыкмас! Капитуляция тәкъдим итәсезме?—дип, кычкырды арткы рәтләрдән кемдер. Сулыш та алмый тыңлап утырган зал үзара фикерләшергә, бәхәсләшергә кереште. Җан керде залга. Өмет кайтты. — Ә сезнең башка чарагыз юк,— диде «Альфа» офицеры, ишек катыннан ишетелгән ир-ат тавышына җавап итеп.— Мин сезгә бердәнбер исән калу, котылу юлын тәкъдим итәм. — Сораулар бирергә момкинме?—дип, кулын күтәрде хатын-кызлардан берәү. Зоя Ойкина иде булса кирәк. — Юк! Мин монда әңгәмә өчен кермәдем,—дип, кырт кисте офицер. Кисүен-кисте, ә үзе, барыбер, әле бер, әле икенче тарафтан яңгыраган сорауларга җавапсыз кала алмады. — «Альфа» группасы бу фетнәдә бер якка да катнашмаска суз биргән иде. Вәгъдәгезне нигә боздыгыз? — Без фетнәдә катнашмыйбыз. Сезне азат итәргә дип килдек. — Александр Владимирович Руцкой 10 сәгать 38 минутта Ак йорттан «Атмаска!» дигән әмер бирде. Ә сез һаман да атасыз. Кешеләрне үтерәсез. Бинаны җимерәсез. Бу эш нигә кирәк? — Безнең сугышчылар сезгә төбәп бер патрон да атмадылар. Без — коткарырга дип килдек. — Соң, алай булгач, барыгыз, әйтегез, танклар атудан туктасын, пулеметлар һәм башкалар — Безнең шартлар кабул ителсә, ату тукталыр. Мин сезгә вәгъдә бирәм. — Ә ышанып буламы соң сезгә?.. Фамилиягез ничек, фамилиягез?.. Офицер кырыслана төште. Үзе белән таныштырырга теләмәде. — Минем сүзем бетте. Сездән җавап көтәм. Ихтыярыгыз... Нишлисез?— диде дә, бер адым артка чигенде. — Сезгә ышанып буламы соң? Фамилиягезне дә яшерәсез әнә...— дип борчылды хатын-кызлар. — Була. Безгә ышанып була. Зал тынып калды, һәркем үзалдына уйлана иде. Җаваплы мизгел. Яшәү һәм үлем үлчәү тәлинкәләренә салынган чак. Кайсы җиңәр, кайсы аска тартыр икән. — Безнең бүтән чарабыз юк, җәмәгать, ризалашырга кирәк,—диде бер ират тавышы. Әлеге сүзләр кем авызыннан чыкканлыкны аермачык күрдек. Ул хәзер дә Мәскәүдә, олы даирәләрдә кайнаша. Бер төркем хатын-кыз күтәреп алды үзен. — Ризалашмый хәлебез юк,—диделәр. Башка чара булмагандыр, чынлап та Алар белән килешмәү мөмкин түгел иде Дәшмәүчеләр күп булса да, каршы чыгучы табылмады диярлек. Мин үзем дә шулар арасында. Чынлап та, ул сәгатьтә безнең башка чарабыз инде калмаган булгандыр. Ни чарадан-бичара идек ич. Генерал Баранников һичбер сүз дәшмәде. Чыгу юлына юнәлде. «Альфа» бөркетләре аңарга иярде Руцкойга, дүртенче катка менеп киттеләр. Тынлык урнашып калды залда. Күңелләрдә ниндидер бушлык эленеп калды. Бу — җиңелү дигән сүз иде бит! Җиңеләсе килми берәүнең дә, әмма, нишлисең... һәркем үзалдына шул хакта уйлангандыр булса кирәк. Максатыбыз изге иде дә биз Әмма бу тынлык озак дәвам итмәде Кинәт, ишек катыннан берәүнең ачыргаланып кычкырган авазы ишетелде: «Сатлыкҗаннар... Сатлыкҗаннар. Без бит сезгә ышанган идек. Шулай җиңел генә кул күтәрү, бирелү өчен кан түктекме?! Минем дусларым нәрсә өчен үлде?! Безне ни дип алдадыгыз. Депутатлар түгел, куркаклар сез. Беләсезме кем — куркаклар! Танктан бер-ике атуга ук астыгызга җибәрдегез. Сатлыкҗаннар!..» Ирексездән, аягүрә торып басып, ишек катына каралым. Анда яшь кенә бер егет бәргәләнә, күзләрендә яшь, үзен залга кертүләрен таләп итә. Ике кулыннан каерып тотканнар, кертмиләр. Тавышы да утырып бетмәгән унҗиле-унсигезләр чамасы бер егет. Үз-үзен онытып, ачыргаланып бәргәләнә. Безне— депутатларны битәрли ул, ахыргача көрәшергә чакыра. Аңладым мин аның хәлен. Туган илен, аның Конституциясен, парламентын яклап килгән бит ул монда Безне яклап килгән Социаль тигезлекне яклап. Нәтиҗә, әнә ничек булып чыкты Яшь егет ничек килешә алсын инде бу хәл белән. «Кертегез мине. . Миңа автоматымны бирегез Мин аларны сатлыкҗаннарны, үзем атып бетерәм. Сезне бит болай да утыртып куячаклар, яисә атып үтерәчәкләр Ни эшләдегез сез!..» — дип бәргәләнә иде һаман. Кертмәделәр үзен. Әзмәвердәй ике ир-ат, кулларын артка каерды аның һәм ишек төбеннән йолкып алып каядыр бер читкә алып киттеләр. Ул карыша, тыпырчына, тавышлана иде. Янау авазлары ерагайганнан ерагая барып, бераздан тынып калды. Игътибар иттем, нинди генә гаепләр ташламасын, залдан ник бер кеше торып, әлеге егеткә бер каршы сүз әйтсен, килешмәвен белгертсен икән. Аны аңлау, хәленә керү идеме бу Түземсезлек белән көтәбез. Кайчан ату тавышлары туктар икән дә, кайчан зарыгып көткән тынлык урнашып калыр. Юк, һич кенә дә тукталырга җыенучы юк. һәр тарафтан аталар. Берьюлы унар-унбишәр автомат тукылдый Пулеметлар авазы тынмый. Әледән-әлс туплар гөрселди. Колак тонган. Бина дер селкенә Килешү барып чыкмады бугай, дигән шик керде күңелгә. Руцкой каршы төште микәнни?! Ул да түгел, нидер көтеп-көтеп тә яңадан өметсезлеккә тәгәри башлаган тынчу залга Югары Совет Президиумы секретаре Виталий Сыроватко килеп керде. Түргә узды һәм югары күтәрелде. Кулындагы кәгазьләрне шәм яктысына куеп мөрәҗәгать итте. «Әйдәгез, диде ул, үзенә хас иплелек белән, соңгы тапкыр булса булыр, бер исемлек барлап чыгыйк әле. Тарихта калсын » Аның «соңгы тапкыр» һәм «тарихта калсын» дигән сүзләре күпләрне уйландырды, хәвефкә салды булса кирәк һәрхәлдә, күңел күтәренкелеге юк иде залда. Ниндидер шом, хәвеф якынлашкан сыман булды, һәрчак уен-көлке белән сөйләшкән Сыроватконы да әнә, гомер булмаган җитдилек баскан. Иш өстенә куш дигәндәй, нәкъ шул вакыт, әллә каян гына видеокаме- ралар тоткан ике егет килеп чыкты һәм болары, сайлап-сайлап кына түгел, залда утырган һәр кешене әле уңнан, әле сулдан, маңгаена терәп диярлек төшерергә керештеләр. Сорауга да җавап бирмиләр. Кемнәр булды алар, каян килеп керделәр бел үче юк. — Егетләр, эш харап, безне архивка тапшырырга хәзерлиләр,—диде минем каршымда гына утырган Илья Константинов Шаяруы булгандыр бәлки. Әмма анын сүзләрен шаяру дип кабул итмәделәр, һәм соң чиктә ул хаклы да булып чыкты. Ә Сыроватко үз эше белән мәшгуль, депутатлар исемлеген барлый. Соңгы бер төн эчендә генә дә байтак депутатлар шуган, китеп барган булып чыкты. Калган, «мин монда» дип җавап биргән һәр кешене алкышлап кабул иттеләр. Ниһаять, минем фамилия яңгырады. Кул чаптылар. Кемдер, арка тарафтан, бер-ике җылы сүз кыстырып куйды. Мин бик мәмнүн булдым. Мактаулар ишеткән бар иде анысы. Төрле дәрәҗәдә бүләк һәм мактаулы исемнәр дә алган бар. Әмма бусы, әлеге кул чабулар һәм җылы сүз, һәммәсеннән кыйммәтле һәм кадерлерәк иде минем өчен. Шул сәгатьтә генә түгел, бүген дә ул шулай. Гомерләр кыл өстендә торганда күңелләр бермә-бер нечкәрә, шәхесләр ихласлана икән ул. , Белом, ул исемлек югалмаган. Ул әле дә бар. Аны яман нияттә файдаланырга омтылучылар да аз булмады. Бүгенге хакимият өчен ул сәяси ышанычын югалтучы, оппозициядә торучылар исемлеге. Ә дөнья, дөнья — ул куласа, бер әйләнә, бер баса, дигәндәй, гел үзгәреп тора. Минем үземә калса, ул исемлектәгеләр кайсы милләт һәм нинди мәсләк кешеләре булуларына да карамастан, ышанычлы затлар, намусын — акчага, иманын — югары кәнәфиләргә сатудан баш тартучылар. Алар һәммәсе минем күңелемдә һәм күз алдымда. Әгәр Ватан өчен кирәк булган үтә җаваплы һәм куркыныч бер-бер эш йөкләсәләр, икеләнмичә, мин аларның теләсә кайсын үземә юлдаш итеп алыр идем. Чөнки болар җиде кат иләк аша үтеп, үлемнең күзенә карап сыналган егетләр-кызлар. Баксаң, без бер-беребезне барлап, кул чәбәкләп утырган арада дөнья тынып калган икән. Ник бер кеше атсын, ник бер шартлау авазы ишетелсен. Үз колакларыңа үзең ышанырлык түгел. Ни дияргә белми гаҗәпләнеп калдым. Башкалар да, ышанырга-ышанмаска белмичә, бер-берләренә карангалап утыралар. Җиңмәдек-җиңүен... Ә күңелдә барыбер ниндидер куаныч, тантана бар кебек. Чөнки без җиңелмәдек тә, һичкем безгә бармак төртеп күрсәтә алмас. Өстенә ак плащ киеп алган Юрий Воронин килеп керде залга. Күрәм, сизеп торам, якташның да йөзләренә яшәү һәм өмет чаткылары йөгергән. Бер сәгатьләр чамасы әүвәл күрешүебездә ул бөтенләй коелып төшкән иде... — Ничек анда, Юрий Михайлович, яшибезме-үләбезме?—дип сорадым аңардан. — Яшибез, Ринат... Яшибез...— диде ул, куанычын һич яшермичә. — Руцкой килештеме? Атулар тукталды кебек... — Александр Владимировичның атарга дип әмер биргәне юк,—диде УЛ. — Димәк, тиздән чыгарачаклар?—дим, түземсезләнеп. — Ашыкма, кабаланма, якташ, барысын да әйтерләр, аңлатырлар,— диде ул.— һәр ике тарафтан да хәрбиләр идарә итә бүген. Без синең белән кечкенә кеше. Бераздан без утырган залга игълан җиткерделәр: «Килешү көченә керде. Атышлар туктатылды. Бинадан чыгу оешкан төстә узачак. Көтегез...»—диделәр. Көтәбез... Көтүчегә дә җиңел түгел икән. Көтеп изаланган шул мизгелдә янәшәмә Андрей Кривошапкин килеп басты. Якут-Саха иленең төньягындагы тундрада яшәүче азсанлы эвен халкы вәкиле. — Киттек,—ди бу миңа. - Ничек түзеп утырырга мөмкин. Киттек, бер әйләнеп керик булмаса. Баш тартып буламыни, шул чакыруны көтеп кенә утырган чак. Тордым һәм аның артыннан иярдем. Якташым Азнакай егете Хәсән Хәби- буллин да кушылды үзебезгә. Ишек катындагы мәйдан һәм тар аралыклар кеше белән шыгрым тулы. Кешесенә түзәр идең, тәмәкечеләр!.. Балта эленеп торырлык төтен. Без өчебез дә тартучы түгел, читкәрәк тайпылдык. Берочтан җимерелгән, тузгыган бинаны да күрәсе килә. Мәскәү елгасы тарафына караган баскычка таба уздык. Электр уты булмагач, шактый ук караңгы. Мин читләтебрәк атлый идем булса кирәк, ниндидер йомшак нәрсәгә сөрлеккән кебек булдым. Игътибар беләнрәк карасам, ни күрәм, кеше аягы икән. Кешесе юк, бот төбеннән өзеп атылган канлы аяк ята. Әле суынып та өлгермәгән... «Абау», дип читкә сикердем, читкә тайпылдым. Юлдашларым күрдеме, абайладымы моны, әйтә алмыйм. Бераз алданрак киткән Андрей безгә дәшә иде, аның тавышы җәлеп итте игътибарны: — Ринат... Хәсән . Монда килегез. Монда.. Карагыз әле, Россия гербыннан нинди натюрморт ясаганнар Аскы каттан менә торган үзәк баскычның ак мәрмәрдән чигеп ясалган култыксасына сөялеп хәйран калдык. Дәүләт җитәкчеләре, чит ил делегацияләре йөри торган юл бу. Диварда әйләнәсе бер метр-метр ярымнар чамасы булган, затлы металлдан коеп эшләнгән РСФСР гербы эленеп тора иде. Танктан атылган снаряд дулкыны шуны ике ир-ат өстенә алып ыргыткан. Тегеләрнең, бәлки ышыкланып, хәл алып утырулары булгандыр, ә бәлки узып кына барышлары. Язу түгел, әйтергә авыр күренеш иде бу. Егетләрне танырлык түгел. Алар чәрдәкләнгән гербка чуалып беткәннәр Кайда баш, кайда аяк — һич аңларлык түгел — Карагыз әле, егетләр, боларның берсе теге, безнең катта эшләгән Иван Васильевич түгелме соң?—дип төпченде Кривошапкин Тану кая, кабат күз ташлап алу да мөмкин түгел иде ул тарафка. Бер мизгел дә ни гомер күз алдыннан китми, йөрәктән китми йөдәтә. — Каян алдың, нидән чыгып сөйлисең? — диде аның төпченүен ошатып җиткермәгән Хәсән — Свитеры шуныкы... Башы гына менә, башы кайда икән, башын таба алмыйм,—дип, өйрәнүен, күзәтүен дәвам иттерде Андрей. Кеше гәүдәсе кисәкләре һәм каннан һич кенә чиркана, курка белмәс адәм булса, булыр икән. — Җитте, Андрей, җитте, китик моннан,— дип ашыктырды үзен Хәсән. Читкәрәк китү җаен каердым мин дә. Игътибарымны атна саен диярлек үзебез киңәшмәгә җыелган Президиум залы җәлеп итте. Егерме метр гына читтә басып торабыз икән, ләбаса. «Зал» дип әйтүен-әйттем, ул залдан ни калган иде икән Аның калын пыяладан эшләнгән тәрәз- диварлары тоташ кырылган, Мәскәү елгасы тарафыннан җил исеп тора. Ул җил бина эченә дары, тоген һәм кан исе тарата. Баш очында эленеп торган зиннәтле алтын-бәллүр люстралар идәнгә төшеп чәлпәрәмә килгән. Кая карама, кәгазь Ельцин имза куйган Президент Указлары очып йөри. Руцкой имза куйган Президент Указлары очып йөри. Хасбулатов имза салган Югары Совет кануннары киштәләрдән ишелеп аяк астында ауный. Ахырзамап дигәннәре шулдыр, күрәсең. Чалтыр-чолтыр пыяла ерып бер кинооператор Президиум залына кереп китте. Хәер, зал дип әйтү дөресме икән, Мәскәү елгасы яры буена таба үтте Тәрәзәләр юк, пәрдә-олгеләр юк, тасмаң җиткән кадәр төшер дә төшер, бер рәхәтлән. Алдын-артын уйлап тормый гына мин дә уздым Президиум залына Ишекфәлән эзлисе, ачасы юк, рөхсәт кәгазе дә сорамыйлар Таш һәм пыяла ватыкларын ерып, залның Мәскәү елгасына чыккан тарафына килдем һәм хәйран калдым Шәһәр үз урынында икән, ләбаса «Украина» кунакханәсе тора тырпаен Берни булмагандай, Мәскәү елгасы ага. Яңа Арбат белән Кутузов проспектын тоташтыручы таш күпер дә үз урынында Машиналар йормийөрүен. көндәлек ыгы-зыгы тукталган кебек Аның каравы танклар тезелешкән күпер уртасында Елганың аргы тарафында да танклар. Хисап номерлары да юк үзләренең Зур кара танк. Көпшәләре миңа төбәлгән. Кая карама, анда чуар зебра кыяфәтендә киенгән хәрбиләр. Ә игътибарымны аеруча җәлеп итеп өлгергәне — Югары Совет бинасына якын ук килеп тезелешкән егетләр төркеме булды. Атышу туктатылгач та, аларны монда махсус китереп тезгәннәр булып чыкты. Югары Совет бинасыннан чыгарылачак депутатларны каршы алу, йодрыкларын болгый-болгый битәрләү, янәсе, гади халык нәфрәтен күрсәтү өчен килгән болар. Шунысы гаҗәп, барысы да бер чама яшь һәм бер чама буйда. Тук яңаклылар. Гайдар егетләре— «лавочниклар» диделәр үзләрен. Ул кемнәр була торгандыр инде, әле дә ачык кына әйтә алмыйм. — Нинди башбаштаклык бу?! Кем рөхсәт итте тәрәзә янына килеп басарга?—дигән тавыш ишетелде арка тарафтан. Борылырга мәҗбүр булдым. Бер ялгызым басып торам икән ләбаса. — Башың икеме? Бер пуля җитә бит үзеңә. Анда тәрәзә саен снайпер утыра... Ни уйлап чыгып бастың?—дип кул изәде йөз чалымнары таныш булган бер офицер. Буйсынмый чарам юк, чынлап та, акылсызлык эшли язманмын ич. Шактый ук шөлли төшеп, тиз генә кире борылдым. Алла саклады. Утырышлар залына таба үттек. Көтәбез-көтәбез, үзгәреш юк. Ату тавышлары ишетелми, һөҗүм тукталып тора. Үзебезне бинадан чыгарырга җыенучы да күренми. Тынлык... Тәмәке төтене һәм ыгы-зыгы... Тартмаган кеше өчен тәмәкечеләр өере янында басып торудан да зуррак газап юктыр ул. Сүзләре дә яңа сүз түгел. Шулвакыт төтенгә буылып йөткерә-йөткерә яныма Хәсән Хәбибул- лин килеп басты. — Әйдә, абзый,—ди бу.— Синең кабинетка барып килик әле. Анда минем папка калган иде. Югалтырга ярамаган эш кәгазьләрем бар. — Киттек.—дидем. Ике уйлап тормадым. Атышу бөтенләйгә туктатылды дип вәгъдә бирделәр ич. Кемнән куркырга?! Үземнең дә байтак кирәкяракларым, кәгазьләрем шул кабинетта. Караңгы аралык аша китеп барганда артыбыздан абына-сөртенә кем йөгерә икән дисәк, әлеге дә баягы Андрей Кривошапкин куып җитте. — Мине калдырып качмагыз, мин сезнең белән,—диде, һәм башка һичбер сүз дәшмәде. Дәшәрлекме соң, кая карама, анда яралылар һәм кеше гәүдәләре ауный. Күлдәвекләр булып имән паркет идәнгә кан җәелгән. Кеше каны... Баскан саен аяк чыпыр-чыпыр килә. Яралылар су сорый, ыңгыраша... Каян табарга икән ул суны?! Үзебезнең дә авызда төкерек юк, иреннәр кибеп яргаланып беткән. Башкача ярдәм итә алмагач, бер-бер җылы сүз әйтәсең дә, китү җаен каерасың. Баскыч катында бер яшь егет канга батып ята. Аны диварга терәтеп утыртып киткәннәр. Башкача ярдәм итү мөмкинлеге юк бу бинада. Ул үзалдына инде яртылаш чишенгән. Ачык корсагында өч-дүрт канлы тишек. Башын күтәрә алмый. Ул да ярдәм сорый. — Абый.—ди. өзгәләнеп.— Автоматымны алыгыз да, атып кына китегез әле.—ди - Мин барыбер үләм бит... Авыртуга түзеп булмый. Атыгыз, зинһар. Чынлап та, автоматы үзеннән ерак түгел, идәндә аунап ята, сузылып та карый ул аңарга таба, әмма буе җитми, үрмәләп китәргә хәле юк. Күз карашы белән ымлап күрсәтә коралына. — Атыгыз... Яисә автоматымны бирегез миңа. Мин үзем... автоматны бирегез Табигый ки, егеткә без ярдәм итә алмадык. Үтеп барган бер офицерның игътибарын аңарга җәлеп иттек тә ары китеп бардык. Мәрмәр баскыч өстенә сибелгән пыяла ватыкларын таптап, икенче катка төштек. Пыяла диварлар тоташтан кырылган, ачык. Аскы катта ниндидер ыга-зыгы. Кемнәрдер йогерешә. Безнең исә үз юлыбыз. Караңгы булса да таныш юл. Минем кабинетка ашыгабыз. Коридор башында сейфларга ышыкланып торган офицерга сәлам бирдек Исән-аман үз урынында иде әле һаман. Сер бирергә исәп юк дигәндәй, башын калкытып, безне сәламләргә онытмады ул. — Бүген исәнләшкән идек түгелме?—дигән булдым, башка сүз таба алмагач. — Дүрт-биш сәгать тоташтан аттылар монда. Атыштык та...— дип куйды карт офицер.— Сезне күргәч, яңа көн түгел, яңа гомер башланган кебек булды. — Анысы шулай. Исән булыгыз инде.— дидем. — Монда ник килеп чыгасы иттегез? —дип сорады ул үз итеп. — Аласы әйберләр бар иде,— дим, кабинет хуҗасы буларак. Нәкъ шул чакны, әле генә без үткән тарафтан атышу авазлары ишетелде. Кем сәбәпче булгандыр да, ни бүлешә алмаганнардыр, бер түгел, дистәләгән автоматтан атарга керештеләр. Ату авазлары урамда түгел, бина эчендә иде. Баскыч тарафыннан шомлы аваз ишетелде. — Әй, сез, кулларыгызны күтәрегез Коралларыгызны ташлагыз, һәм уртага чыгып басыгыз' Без сискәнеп куйдык, һәм өчәүләп ишек уентысына сыендык. Әле генә мыекларын сыпырып үрә басып торган офицер сейфлар артына яшеренде. Коридор тар һәм караңгы. Аның баш-башыннан якты төшеп тора. Уң якта оч шәүлә барлыкка килде. Сул тарафта сейфлар артына поскан офицер. — Мин сезгә әйтәм, кемнәр анда? Яшеренмәгез, уртага чыгыгыз,— дип кабатлады шомлы аваз Аның кемгә эндәшкәнлеген кем белә. Без шым булдык, тел койрыкта. Сейфлар артыннан җавап ишетелде үзләренә. — Сез кемнәр? Үзегез җавап бирегез иң элек. Мин иминлек сагында торучы. Советлар Союзы офицеры. — Советлар Союзы юк,— дип җавап кайтардылар, канәгатьлелек хисе белән -Россияне сезнең ишеләрдән чистартабыз. Махсус батальон сугышчылары Тынлык урнашып торды, кулым белән куртка кесәсен капшыйм, ачкычлар кая Таптым Бер боҗрада оч ачкыч Кул белән капшап түгел, күз белән дә аера алмый идем үзләрен. Өч ел газап чигәм. Нәкъ бер төрлеләр, әмма берсен икенчесе алмаштырмый. Аптырап беткән чакларым була иде. Ачкычларның берсе тышкы ишектән, икенчесе эчке ишектән. Өченчесе элемтә һәм компьютерлар бүлмәсеннән. Эш харап Кулга беренче эләккәнен сак кына йозак тишегенә тәртәм Гәүдә үрә каткан, бөгелергә дә, иелергә дә ярамый. Пуля алуың да бик ихтимал — Чыгасызмы-юкмы? — ДИП кычкырдылар аргы баштан — Өчкә кадәр саныйм. Кул күтәрмәсәгез — юк итәм. — Чыгыйкмы әллә?—дип пышылдады Андрей —Болар атып үтерергә дә күп сорамас. Хәсән тынып калган, дәшмәде. Ни дияргә белмәдем мин дә Минем бит әле өмет өзелмәгән, бәлки йозакны ача алырмын Кабинетка кереп качарбыз. — Ә син куркытма, сездә булган корал бездә дә бар ул, —дип җавап кайтарды сейфлар артындагы офицер Аның авызы ябылырга өлгермәде, коридорның аргы тарафыннан бер-бер артлы ике гранатомет залп бирде. Безнең борын төпләреннән ачы гүелдәп реактив самолетлар очып уздымыни Алар сейфларга барып бәрелеп KO I очкыч шартлау авазы чыгардылар Колаклар томаланды, күзләр күрмәс булды. — Беттек, егетләр. Инде кул күтәрергә дә соңардык,— диде Андрей.— Бер дә шулай үләрмен дип уйламаган идем. Тундрамда гына калган булсам... — Чалбар төбеңдә ни кармалыйсың инде анда? Ачсаң ач, ачмасаң юк,— дип, гомерендә беренче тапкыр Хәсән миңа тавышын күтәрде. Үлем куркынычы, ни тыныч һәм түзем кеше, әнә, аны да ярсытты. — Егетләр, дәшмәгез ичмасам,— дип пышылдыйм.—Хәлләребез хө- рти икәнлекне үзем дә беләм бит. Йозак тишеге чалбар төбенә туры килгән икән, нишләмәк кирәк. — Алга таба борылып басмыйсыңмы соң... Бу Хәсән киңәше. Без татарчага күчтек. Тундра егете дәшми, татарча белмәвенә үкенәдер. — Арт шәрифкә атып тидерсәләр ни диярсең?.. — Ал шәрифең кадерлерәк түгелмени? __ — Кадерлесен-кадерле дә, күп сөйләшми тор, Хәсән, Шәрифәңне искә төшерсәң, төшер, шәрифләрне онытып тор әле, яме. Шаярырга таптың вакыт... Безнең мыеклы офицер да исән икән әле. Ул шатыр-шотыр автоматтан атарга кереште. Теге тарафтагылар автоматик мылтыктан һәм гра- натометтан җавап бирәләр. Борын төбендә генә күзачкысыз буран, ядрә бураны купты. Ут бураны... Тар гына коридорның ике тарафыннан да сиптерәләр генә. Ә без уртада. Безне егерме биш-утыз сантиметр эчкә уеп ясалган ишек тобе каплап тора. Нәкъ шул мәлдә ачкыч келтерәп борылмасын да, ишек ачылып китмәсенме... Бар икән ул Алла, билләһи дим, бар икән. Ул гына коткарды. Беренче эләккән ачкыч туры килде, гомер булмаган хәл. Ничә еллар шушы ишектән йөреп, ут яктысында туры китерә алганым юк иде. Минем ишекне ачып җибәрүем булды, өчебез дә эчке якка авып төштек. Ә нәкъ шул мизгелдә, кинәт тәрәзәдән төшкән яктылык җәлеп иттеме, ишек яңагын аргы баштан атылган граната умырып китте. Бер секунд кына әүвәл яңагым куеп басып торган ишек яңагы чәрдәкләнгән иде. Безне күреп атулары булгандырмы, әллә яктылыкка атулары, әйтү кыен. Ишек яңагы юк, ә без исән идек. Исән! Бераз тишкәләнгән, чәрдәкләнгән булса да имән ишекне шартлатып йозакка бикләп куйдым. Үзебез эчке бүлмәгә уздык. Коридорда, бөтен әйләнә-тирәдә атышлар, чын сугыш башланып китте. Ә без, иркен сулыш алып, кайсыбыз кай почмакка идәнгә утырдык. Кабинетта тәрәзәләр исән иде әле. Чөнки алар урам якка түгел, ишегалдына чыга. Ләкин ишегалдында да тынычлык юк, анда да шартлау һәм ату авазлары яңгырап тора икән. Өчебез өч почмакта, һәркайсыбыз үзалдыбызга уйланып, тынып калдык. Котылдык дигәнебез хата түгелме соң безнең?! Киресенчә, тотылдык түгелме? Башка депутатлар һәммәсе бер урында. Аларның шунда булуы һөҗүм итүчеләргә дә мәгълүм. Депутатларга гарантия бирделәр бит, инде шәт, иншалла, тимәсләр. Ә без — бина эчендә каршылык күрсәтүчеләр арасына килеп юлыкканбыз. Мөнәсәбәт тә башка булачак. Күте кычыткан—Әстерханга киткән, диләр иде. Безнең белән дә шулай килеп чыга. — Хәсән, дип эндәштем татарчалап.—Теге папкаңны ник алмыйсың. Әнә тегендә, өстәл өстендә ятадыр ул. — Шаяртма әле,—ди ул.—Күреп торасың, папка кайгысы түгел бит, башны исән-сау алып чыксак, ярый ла... — Белмим шул,—дим.— Без зур хата ясадык бит. Депутатлар анда— залда. Аларга тимәсләр. Ә менә безне, каршылык күрсәтүчеләр дип, атып егулары бик ихтимал. — Ялгыштык шул,— ди Хәсән.— Мин гаепле. Мин башладым ул эшне. Андрейның түземлеге бетте ахыры. Безнең ни сөйләшкәнне аңламый бит. — Нәрсә, әллә мине тотып ашарга җыенасызмы?—ди, бахыр. Шаркылдап көлеп җибәрдек. Гаҗәп икән бит ул кеше дигәнең. Йөрәк дөпдөп тибә. Чәчләр үрә торган. Сулышны да кай җирдән алганны белмәссең. Ә үзебез, әнә, көләбез Атышу бераз басыла төште һәрхәлдә безнең коридор тынып калды. Кайсыдыр тараф җиңелде. Әмма күпкә сузылмады бу тынлык. Безнең ишеккә китереп типтеләр. — Тиз булыгыз анда, ачыгыз!—дип кычкырдылар аргы тарафтан.— Монда кеше барлыгын беләбез, ачыгыз Юкса, көлегезне күккә очырабыз... Күзләребез ялт та йолт, бер-беребезгә карашып алдык. Ә ишеккә тибәләр... Имән ишек җиңел генә бирелмәс, әлбәттә, ләкин үзебез ач- масак, алар аны барыбер ватыл, шартлатып булса да ачачак. Монысы көн кебек ачык. — Хәсән, Андрей,—дим.— Ни эшлибез, ишекне дим, ачмыйча булмас бит — Ачарга кирәк,— диделәр бертавыштан. Ләкин, «син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дигәндәй, кем ачар икән ул ишекне. Ачам дип, килүең булыр, тегеләр атып җибәрер Ә болай бит әле, без беркадәр читтә. — Хәсән,— дим, җаваплылыкны үз өстемә алган атлы булып.— Бәлки син ачарсың, ишеккә дә якынрак утырасың. Ачкыч йозак тишегендә. Озак уйлап тормады якташым. — Син бу дөньяда күбрәк яшәгән кеше, син картрак, бәлки үзең генә ачарсың,—ди. — Алайга китсә,—дим, «агай казны ничек бүлгән», дигән сыман, бердәнбер дөрес нәтиҗәгә килгән атлы булып,— Андрей дус, сиңа ачарга туры килә ишекне Син тагы да күбрәк яшәгән бу дөньяда Андрейның да җавабы кыска булды. — Сез, татарлар сигез миллион бит,— ди.— Ә мин азсанлы милләт вәкиле. Без болай да санаулы гына. Ишеккә тагын типтеләр. Ватам дип түгел, кисәтеп тибүләре иде. — Сездән мәрхәмәт көтеп булмый, егетләр,—дип мыгырдана-мыгырдана ишек катына уздым. Башка чара калмаган иде — Дөрес эшлисең Дорес,—дип, хуплады юлдашларым. Шул сүзләре өчен рәхмәт инде — Ишетәсезме, анда, юкмы,—дип кычкырдылар аргы тарафтан.— Ачыгыз ишекне. Юкса — Ачам, хәзер ачам,—дип, җавап кайтардым.— Сез кемнәр соң? — Барыбер түгелмени. Без «Альфа» группасыннан. Кәнфитләнер арабыз юк, ачыгыз — «Альфа» группасы булгач, керегез алайса»,— дидем дә, беткән баш— беткән дигәндәй, ишекне киереп ачып куйдым. Инде ишек ачык. Беркая да качып, котылып булмый Сер бирмәгән атлы булып, уртага чыгып бастым Каршымда баштанаяк пулядан саклый торган киемгә төренгән икс әзмәвер тора. Күзләре генә ялтырый, башка һичбер җирләре күренми Оптик төзәү җайланмалы автоматик мылтыклары минем күкрәккә төбәлгән Иңсәләрендә гранатомет Бер мизгел күзгә-күз карашып тордык шулай Исем китми, янәсе, эчке бүлмәдән чыгып килгән Андрей белән Хәсәнгә күз ташладым Борылып каравым булды, арт яктан аяк йөзеннән югарырак сөяккә китереп типтеләр һәм этеп җибәрделәр Аны-моны абайламый калдым, йөзтүбән I орселдәп идәнгә килеп төштем — Нишлисез, егетләр? — дигән соравыма игътибар итүче булмады. Берәве дәү, авыр ботинкасы белән муен тамырына китереп басты Икенчесе әллә ике. әллә оч мәртәбә касыкка тибеп алды. — Падла,—дип сүгенде ул.— Хәрәкәтләнмә, падла. Башыңны калкытсаң, атам да үтерәм, падла. Баш күтәрерлек идеме соң, өнсез-тынсыз калып тордым. Болар кая тибәргә һәм ничек тибәргә икәнлекне белә инде. — Әй, мыеклы, кил әле,— дигәннәре колакка чалынды. «Мыеклы» дигәч, Хәсән була инде Аны да минем янәшәгә аудардылар. Бер-ике мәртәбә тибеп тә алдылар булса кирәк. Берочтан ул да «падла», ягъни «үләксә» булып чыкты. — Ә син, кысык күзле, нигә торасың анда? Кил әле, кил монда,—дип, ниһаять Андрейны чакырып китерделәр, һәм үз чиратында ул да «падла» дигән ат алып, идәнгә йөзтүбән килеп төште. — Башка типмәгез, башка типмәгез, дип, өзгәләнде бичара. Андрейның чигәсеннән кан ага иде. — Егетләр,—дип мөрәҗәгать иттем яткан көйгә.— Нигә рәнҗетәсез аны? Ул — Себердән, болан көтеп үскән кеше. Аңарда ни ачуыгыз бар? Телең тик тормаса, үзеңә эләгә икән шул. Тагын кабыргага китереп типте берсе. — Кем синнән сорады? Дәшмә! Гәүдә иңрәп куйды. Кабырганы шунда сындырдылар ахыры. — Дәшмәскә1 Тыныгызны чыгармаска! Күзләрегезне ачмаска!..— дип, кабатлады башка берәве. Әмер бирде. Буйсынырга мәҗбүр булдык. Алар берәм-берәм безнең кесәләрне тентеп чыктылар Депутат кенәгәләрен табан асларына салган идек, тапмадылар Кесәдәге һәммә кәгазьләрне ерткалап ыргыттылар. Ә акчаларны epi мадылар һәм кире дә кайтарып тормадылар. Ташламадылар да, әлбәттә. Торырга әмер бирделәр. Тордык, кулларны югары күтәреп баш аркасына куйдырдылар. Буйсындык, һәм коридорга чыгарып тезделәр. Тезелдек Каршы килүнең гомер бәясенә тиң икәнлегенә, шул рәвешле, бик тиз төшендек Ике сугышчы безнең күршедәге сейфлар артыннан авыр яраланган әлеге дә баягы мыеклы офицерны өстерәп чыгарды шул чакны. — Бу падланы ни эшләтик?—дип сорады берсе. Таныш тавыш, әле генә безне типкәләгән үзебезнең егет. — Аның хәле авыр, ярдәм ит үзенә,—дип җавап кайтарды безнең ишек янында торганы Командирлары булды ахры. Исем-акылым китте, һич уйлап тормады теге. Мылтыгын бер кулда тоткан көйгә чигәсенә төбәде дә атты, һәм китеп тә барды. Шул булды «ярдәм» дигәннәре. Отставкадагы диңгез офицеры тирән «ух»ылдап куйды һәм йөзтүбән егылды. Ничәмә-ничә көннәр дәвамына шунда сакта торган, тәмам үз кеше булып өлгергән иде бит ул. Алтмышлар чамасында булса да, һәрчак ачык йөзле, бик тә кешелекле кеше иде ул мыеклы абзый. Кызганыч, фамилиясен сорап калынмаган. Туганнары, балалары ничек үлүен беләләрме икән... — И-их,—дигән җан авазым бәреп чыкты, ирексездән. — Нәрсә сиңа да ярдәм кирәкме,—дип, яңакка китереп сыладылар.— Бездә патрон җитәрлек, кирәк дисәң, ярдәм итәбез сиңа да... Аскы иреннәремне тешләдем. Юкса, бер ялгыш сүз, авыздан чыккан бер ухылдау җан бәясе торуы бик ихтимал — Куллар кулларыгызны үз урыннарына,— дигән әмер яңгырады кабат. Куллар талчыкты. Ирексездән, шуып төшәргә итәләр. Кулны баш аркасында тоту, ай-һай, авыр икән ул. Тар коридор буйлап алып киттеләр үзебезне. Таныш юл, югыйсә. Шушы коридор буйлап Югары Совег сессияләренә йөри торган идек. Атнага бер мәрәбә Югары Совет Президиумы утырышына бара идем шушы юлдан. Йөзләрчә генә түгел, дүрт елга якын вакыт эчендә меңнәр чә мәртәбә үткән таныш коридор, югыйсә. Төрле кәеф, каршылыклы төрле уйлар белән дә үткән чакларым булгандыр Гаять киеренке һәм ыгы-зыгылы еллар булды бит. Ә мин рәсми төстә батымсызлык игълан иткән Татарстанның, гәрчә, андый вәкаләт йөкләтелмәгән булса да, Мәскәүдәге бер илчесе кебек хис итә идем үземне. Татарстанга, аның җитәкчеләренә тел-теш тидерсәләр, үрә торып каршы чыга идем. Ихластан иде болар. Беркатлылык күрсәткән чакларым да булгандыр. Төрле вакытлар булды Ә менә шушы рәвештә, кулларны баш артына куеп, башны түбән иеп, тоткын кыяфәтендә беренче мәртәбә узуым бу юлдан. Шул хәлгә төшәрмен, һәм шул хәлгә төшерерләр дип кем уйлаган бит аны. — Туктагыз. Идәнгә сузылып ятыгыз Тиз булыгыз, сезгә әйтәм,— дигән әмер яңгырады кинәт. Безне озатып килүче түгел, каршыга очраган маскалы карачкы әмере иде бусы. «Карачкы» диюем очраклы түгел, кешенең йозе ачык була, ә болар кеше кыяфәтеннән качканнар, йөзләрен яшерә ~ «Без инде идәндә яттык. Безне тентеделәр. Тагы ни кирәк инде» дигән уй белән бер-бер артлы үзебезне озатып килгән сугышчыга карап алдык. — Ятыгыз,—дип киңәш итте ул да. Әмма усаллык белән түгел, аның тавышында хәлебезгә керү төсмере дә булмадымы икән әле. Пыялалар сибелгән, гильзалар аунаган идәнгә сузылып яттык. Баш очыбыздан гына егерме-утыз ОМОН сугышчылары йөгереп узды. Тоташ тимер-бетоннан коелган диярсең, дөбер-дөбер китерәләр әйләнә-тирәне. — Торыгыз.. Тордык Нәкъ шул мизгелдә якында гына автоматтан атарга керештеләр. Ул да гүгсл, безне әле генә идәнгә сузып салган пәһлевандай ОМОН сугышчысы күзләрен тотып чалкан авып китте Югары катка илтә торган тар баскычтан атып тидергәннәр. Без ышыктарак торабыз. Ә ату дәвам итә. Теге сугышчыны безнең аяк очына тартып китерделәр Ике күзе дә актарылып чыккан. Сулыш алудан да туктаган иде булса кирәк — Әй, син, озын гәүдәле интеллигент,— дип акырып җибәрде янымда гына басып торган бер карачкы кыяфәтендәге егет. Мылтык көпшәсен миңа төбәгән, миңа ишарәли иде.— Сиңа әйтәм. Сиңа... Нәрсә анда теге нәрсәм кебек катын горасың. Кил монда. Ике адым алга атладым. Янына килдем. Ә ул автоматик мылтык көпшәсен минем аркага китереп терәде. Шалт-шолт китереп корып куйды. атарга әзерләде мылтыгын Башкача чарам юк. «Нәрсә өчен?» дигән сорау белән мин аңарга борылып карадым. Теге, минем күз алдымда, куркыныч бер сәрсәнлек белән, башына кигән пуля үткәрми торган битлеген йолкып алды үзеннән. Күзләре котырган үгезнекедәй кызыл һәм яшьле иде аның. — Атла дип. кычкырып җибәрде ул җан-фәрман. буйсынмасам, атып егу гына түгел, ботарлап атарга ук әзер булып Атла диләр... Баскыч каршысына чык. — Атласам, ул бит мине дә атып егачак.— дип, берөзлексез автоматтан ут яудырып торган баскыч тарафына атлаудан баш iарттым. Җигелгән үгез сыман, аягымны герәп карыштым Сугышчы исә мылтык копшәсен аркама тагы да батыра төште, тәмам этә, төртә башлады. Ике-өч адым алга китсәм, пулялар кисеп кенә чагачак үземне Теге аның саен этә. Мин - - карышам — Каршысына чык һәм аңлат Хәзер үк туктасын атуыннан Ул инде минем ике дустымны үтерде Барыбер яшәү юк үзенә. Сөйләш, аңлат — Мин бит аны белмим.. Мин берегезне дә белмим,— дидем, үлем куркынычын тоеп. һәм шул рәвешле без төрткәләшеп-аңлашып торган арада, икенче бер маскалы сугышчы, диварга сыенып ишек катына кадәр килде дә югарыга граната ыргытты. — Ятыгыз...—дип, аваз салды шундук. Без чүгәләргә дә өлгермәдек, коточкыч шартлау яңгырады. Баскыч тарафыннан ут һәм һава дулкыны бәреп чыкты. Пыяла уалды, кирпеч ватыклары очты. Кемнәрнеңдер авыр ыңгырашып егылганын тойдым. Берәве баскычтан бире тарафка тәгәрәп үк төште булса кирәк. Маскасын салып ыргыткан егет мине онытты, тузан һәм таш кисәкләре утырып бетмәс борын, баскычка ташланды. Үч алырга кереште. — Кабахәтләр, сволочьлар, менә сезгә, менә сезгә,— дип сүгенә-сүге- нә аңсыз калып егылган ир-атларны ату белән мәшгуль булды. Куркыныч, куркыныч кына түгел, коточкыч күренеш иде бу. Зур эш кырган кебек килеп төште бераздан. Аякларын киереп җәеп иптәшләре каршысына килеп басты, һәм, әлбәттә, мактанырга онытмады. —-Өчәү булган, кабахәтләр. Тонган балык кебек аунап яталар иде. Теге дөньяга озаттым өчесен дә. Канлы күзләрендә яшь, ә авызы—ерык. Башка һичкемгә түгел, кыргый җанварга, җанварның да котырганы, үтә ерткычына охшаган иде ул шул мизгелдә. Безне озатып килгән егет, ым кагып, түбәнге катка төшәргә боерды. Әмма икенче каттан беренче катка төшеп җиткәнче, ялгышмасам, нәкъ өч мәртәбә кулларны күтәртеп, аякларны киң җәйдереп йөзләребезне диварга терәделәр. Белмим, ни табарга теләгәннәрдер, кесә тентеделәр, һәм берочтан пуля үткәрми торган авыр, озын кунычлы ботинкалары белән бер-бер җиргә тибеп яисә приклад белән аркага кундырып үттеләр. Ни хикмәт, бар көчләре һәм кодрәтләре белән типсәләр, суксалар да авыртмады тән, күтәрде. Әйләнә-тирәдә тоташ кан һәм үлем хакимлек иткәндә, тән ярасы һәм сынык кабыргалар берни дә түгел икән ул. Аларның сызлавын, сыкравын соңрак, йокысыз төннәрдә кичерергә насыйп булган. Беренче катта булган икән әле ул чын мәхшәр. Тәрәзәләр, ишекләр һәм пыяла диварлар көл булган. Кая басыйм дисәң, анда аяк балтырын күмәрлек пыяла ватыгы. Яралылар һәм үлүчеләрне почмакларга ыргытып чыкканнар Мәйдан уртасындагы ике дәү мәрмәр багана арасына кулга алынган халык депутатларын тезеп куйганнар Әмма бина эчендә булган депутатларның монда бер өлеше генә. Аларны төркем-төркем бүлгәләп төрле ишекләрдән алып чыкканнар бу көнне. Сөйләүләренә караганда, берәүнең дә чыгу юлы җиңел генә булмаган. «Альфа» группасы офицеры биргән вәгъдә үтәлмәгән. Алдаганнар булып чыкты.... Аргы башта икенче төркем. Күрәмсең, болары бинаны сакларга дип килгән мәскәүлеләр һәм Россия гражданнары булгандыр. Аларга басып тору тыела, идәнгә яткырганнар үзләрен. Үтеп-сүтеп йөрүче ОМОНның кайсыберләре тегеләрнең башларына басып йөри. Үзебездән сораучы да булмады кебек, югыйсә, өчебезне дә депутатлар янына китереп бастырдылар Барыбыз да танышлар, бер-беребезне исән күрүебезгә шатланып, ымлап һәм күз карашы белән генә сәлам бирешәбез. Дәшәргә, сойләшергә ярамый. Үзебезне озатып төшкән тоташ маска һәм броня киемдәге егеткә пышылдап кына булса да рәхмәт әйттек. Чөнки ул бер-ике җирдә үзебезне чираттагы типкәләүдән йолып алган, исән-аман саклап озатып төшкән егет. — Исемең кем? Үзең кайсы яклардан? — дип, кешеләрчә соравыма җавап бирергә теләмәде. Ул да хезмәт кешесе, аның эше дә җиңел түгел, әлбәттә, хәерлегә булсын. Халык депутатларын азат итәргә вәгъдә иткәннәр иде. Ә чынлыкта аларны кулга төшерделәр. Офицер алдады. Әллә аның үзен алдадылармы?! һөҗүм дәвам итә Югары катларда каршылык күрсәтү тукталмаган әлегә, атышулар кызганнан кыза гына бара. Каршылык күрсәтүчеләрнең дә хәлен аңларлык. Аларны кулга алмыйлар. Әмер шундый икән, кайда очрасалар, шунда атып үтерәләр. Качып котылыр урын, китәргә жай юк. Бина танклар һәм БТРлар белән утлы боҗра эченә алынган. Махсус өйрәтел! ән хәрбиләргә каршы тора алмаячак алар, үзләре дә аңлый, белә торганнардыр. Югарыгы өч-дүрт кат кара күмер булып яна, күптән ут эчендә. Ә түбәннән ут ташкыны белән кырып-себереп, яндырып махсус частьләр күтәрелә. Бинаны сакларга дип үз теләге белән килүчеләр каядыр бишенче-җиденче катлар тирәсендә бүленеп, тулы изоляция эчендә торып калдылар. Юлдан язган Россиянең алданган бәхетсез уллары... Шул минутта әле, якынча дүрт йөз-биш йөз кеше була әлеге чолганышта. Сау-сәламәт ир-атлар, егетләр. Кеше малын талап баючылар түгел иде алар. Эчкечеләр, юлдан язганнар да түгел. Намуслы, гади кешеләр, Россиянең ватанпәрварлары... Ләкин һәр мизгел үткән саен алар сан ягыннан азая бара. Аларны кыралар, үтерәләр. Соңыннан күпләре янып көл булачак. Кем белә, аларны әле дә әниләре менә кайтыр, менә кайтыр, ди-ди көтә торганнардыр. Күпләренең ятим балалары үсә торгандыр. Ул балалар, искә алу, чәчәк салу өчен генә булса да әтиләренең каберен эзләр .. Тукта да, килеш, сөйләш һәм уртак бер фикергә кил, югыйсә. Юк, тәкәбберләр һәммәсе! Сәяси сәрхүшләр!.. Махсус көчләргә ярдәм агылып кына тора. Беренче катка яңадан-яңа хәрби төркемнәр бәреп керә, гел урынсызга аталар берөзлексез. Кешеләргә түгел, баш очында эленеп торган зиннәтле бәллүр люстраларны, өчәр-дүртәр метр биеклектәге көзгеләрне кыралар Баш өстенә бәллүр ватыклары коела, махсус шулай эшлиләр, күрәсең, куркыту, өркетү өчен. «Менә без нинди көчлеләр, безгә каршы чыгасы булмагыз моннан соң. Югары Совет дип, Конституция дип лаф орасы, алданасы булмагыз! Замана безнеке. Көчленеке замана!» Төркем-төркем басып торган депутатларга да игътибар иттеләр, ниһаять. Бер кавымга онытып торганнар иде үзебезне. ОМОН уратып алды. «Сагындырып өлгергәннәр иде» — Барыгыз да депутатлармы? — дип сорадылар. — Юк. Аппаратта эшләүчеләр дә бар,—дип җавап кайтардылар. Тегеләрнең кемнәрнедер эзләве икән. Төркем эченнән бер-бер артлы ике-өч ир-атны йолкып алдылар һәм идәнгә сузып салдылар. . Болар, чынлап та, депутат яисә аппарат хезмәткәрләре түгел иде. Тентергә керештеләр. Берсенең кесәсеннән ике автомат патроны килеп чыкты. Шундук башына китереп типтеләр үзенең. — Бу нәрсә?! — дип акырды кесә тентүче. — Патроннар. Идәннән алган идем. Сувенир итеп. Улыма күрсәтермен дип. Бу озын буйлы егет безнең янәшәдә генә басып торган иде «Барыгыз да депутатлармы?» дип сорагач та, каушап китүен, як-якка карангалап куюын хәтерләп калдым. Яхшы зәңгәрсу чалбар, кара күн куртка иде өстендә. Ә аякларында, ни гаҗәп, очсызлы гади кедалар Шул кедалары белән җәлеп иткән иде дә инде ул игътибарымны. Шул егетне хәзер, әнә, ике ягыннан ике ОМОН сугышчысы өстерәп алып китеп бара. Башы, куллары пыяла ватыклары өстеннән шуып, күз алдында кара канга б гты. Егетләрне ерак бер почмактагы идәнгә илтеп ыргыттылар Кичке эңгермеңгер җитеп килгәндә исә һәммәсен дә Югары Совет бинасыныц каршысында гына урнашкан стадионның тимер-бетон коймасы читенә тезеп атканнар. Бусы да чын булган хәл, аянычка каршы, бусы да хакыйкать. . Әле генә янәшәмдә басып торган егетнең язмышы шул мизгелдә үк пошаманга салган иде мине. Аның артыннан калган кан эзе аеруча авыр тәэсир калдырды, тәмам тетрәндерде. Баш әйләнгән сыман булды кинәт Зур мәрмәр баганага барып сөялдем... Ул да түгел, иңбашыма төртеп куйдылар: — Карале, Ринат, әнә теге кием элгечләренең аргы тарафындагы тәрәзә төбенә кара. Таныйсыңмы? Битараф кына шул тарафка бактым, һәм анда әле генә күңелдә булган кешеләрне күреп шаккаттым. Өч генерал басып тора иде, танылган, мәртәбәле исемнәре булган генераллар: Ачалов, Баранников һәм Дунаев. Боларның беренче икесе Татарстанда туып-үскән. Әле бер ел гына әүвәл Баранников Россиянең Дәүләт куркынычсызлыгы комитетын җитәкләсә, Дунаев Эчке эшләр министры иде. Югары Советны саклаучылар арасына ниндидер карьерага омтылу түгел, киресенчә, офицер намусына тугрылык китергән булса кирәк аларны. Хасбулатов һәм Руцкой кая икән? Ачалов, Баранников һәм Дунаевны кулга төшергәчтен, ниләр кыланыр икән болар дип уйланып куйган идем бая гына. Баксаң, аларны да кулга төшергәннәр икән. Билгесезлектә, тәрәзә каршысында басып торалар. Йөзләре уйчан, моңсу. Безне ни көтә, дип уйланалармы икән... Генерал Ачаловның башы, гадәттәгечә, горур, югары күтәрелгән, аягында хром итек, өстендә очучылар кия торган кыска күн куртка. Кулларын кая куярга белми, әле кесәсенә тыга. Шундук тартып ала да, ике учын бергә кушып бармакларын уарга керешә. Карап торышка, үзе болай тыныч та кебек, югыйсә, ә куллары җан тыйгысызлыгын ача да сала. Баранников, гадәтенчә, моңсу, каядыр еракка, бер читкә карап тора. Ике кулы ике кесәсендә. Туган яклары, Алабуга районында калган карт әнкәсен искә аламы икән... Әллә алда ни көткәнне томанлыймы, үзе генә белә. Кызганыч, ул инде бүген якты дөньяда юк. Хушлашмый да китеп барды намуслы генерал Баранников... Өченче генерал — Дунаев. Зәңгәрсу кара плащ кигән, башын түбән игән. Әллә туңган, әллә уңайсыз иде аңарга шундый хәлдә басып тору, озын гәүдәсе сорау билгесенә әверелгән. Әледән-әле күзлеген сала да, кесәсеннән ак кулъяулык чыгарып аны сөртеп-сөртеп ала. Парланганмы?! Күзлекме... җанмы бәргәләнә?.. Караңгы, салкын бинаның кием элгечләре аръягындагы ул күренеш — өч генерал әле дә минем күз алдымда. Аларны битен-күзен, бар гәүдәсен чуар пантера кыяфәтендәге комбинезон-маска артында яшергән солдат саклый. Тегеләр янында көзге чебеш кенә үзе. Берничә адым читтәрәк баскан да, качсагыз—атам дигән сыман өч рус генералына мылтыгын төбәп тора. Кая качасың?! Кемнән?! Үз-үзеңнән, Россиядән качсаң гына инде... Ә болары үз ватанын сатып кача торган хәрбиләргә охшамаган. Ишек катындагы суык мәйданда безне ике сәгатьләр чамасы бастырып тоттылар. Сөялер урын юк, утыру тыела, аяк балтырлары шешеп чыкты. Сөйләшергә, ымлашырга да ярамый, җиде катлы сүгенү белән искәртеп кенә торалар. Берни эшләр хәл юк, буйсынасың. Атып егарга да күп сорамас болар. Әнә бит, кирәксә дә, кирәкмәсә дә аталар да аталар берөзлексез. Алай да әле ашаган-эчкән юк, Алла рәхмәте. Юкса, бер-бер ихтыяҗың булса, ни эшләр идең болар белән. Эңгер-меңгер якынлашып килгәндә, яңабаштан барлый-барлый рәтләргә тезделәр үзебезне. Хатын-кызларны алгарак уздырдылар. Ни хикмәттер, колоннаның иң ерак койрыгына, соңгы итеп мине бастырдыл һәм шундук, махсус үртәгәндәй, кисәтеп тә куйдылар. — Атып үтерсәләр, үзегезнекеләр була, бинадан атучылар,—диде «чуар тәнле» ихахайлап көлеп. Күңелгә шом салып куйды болар. Ләкин буйсынмый чараң юк. — Тигез рәтләр белән генә чыгабыз. Йөгермибез, һәм артка да калмыйбыз,—дип әмер бирде араларында өлкән саналган «чуар тәнле». Хәрби киемдә түгел болар, милиция формасында да түгел. Погон-фәлән- нәре булмагач, башкача әйтеп, аерып булмый үзләрен. Кузгалдык. Ишек-капкалардан түгел, җимерелеп көл булган пыяла дивар тишегеннән чыгардылар үзебезне. Сөйләшмәгез. Кулларыгыз баш аркасында булсын. Туры юлдан тайпылсагыз, үзегезгә үпкәләгез,—дип кисәтеп тордылар. Мәйданнан үлеләрне беркадәр җыештырып өлгергәннәр иде инде. Әмма аяк астындагы асфальт өстендә тоташ кан һәм кызыл таплар, карарга куркыныч. Безне «Мир» кунакханәсе белән Америка Кушма Штатлары илчелеге арасындагы тыкрыкка төбәп куаладылар. Әллә махсус, әллә очраклы рәвештә без мәйданга килеп чыккачтын да, бина эченнән котырынып атарга керештеләр. Пулялар янәшәдән генә сызгырып оча, ирексездән чүгеп-чүгеп куясың. Бер метр, метр ярым читтә генә асфальтны каезлый пулялар. Таш һәм тузан кыйпылчыклары өстебезгә чәчелеп тора. Арка сөякләре чымырдап ала, менә тидерәләр, менә атып егалар бит, дип барасың, һәр адым атлаган саен, Аллага шөкер итәсең. Исән бит, исән... исән әлегә... Озатып чыгучы «чуар тәнлеләр» юк булды кинәт. Баксаң, алар Югары Советтан әсир итеп чыгарылган хатын-кызлар һәм депутатлар арасына кереп поскан икән. Чүгәләп үк баралармы әллә. Җан кадерле икән бит үзләренә дә... — Сезнекеләр ата... Үзегезгә төбәп аталар. Әнә, кемнәрне җыйгансыз ул бинага,—дип сөйләнеп барды берсе. Миннән ике генә рәт алга кереп кысылган, поскан. Ә тел тегермәне тарта .. Белмим, кем аткандыр, әйтү кыен. Әмма бу куркыту, акылга утырту өчен генә эшләнгән эш булмадымы икән, дигән шик калды күңелдә. Парламент йортын «азат итүчеләр» үзләре башкарды кебек бу тамашаны. Юкса, безгә төбәп атсалар, бер-бер кеше егылып калган, соң чиктә, яраланган булыр иде. Бинаның аргы тарафыннан чыгарылган депутатларны да шундый ук шартларга куйганнар. Аларга да берөзлексез атканнар Ни хикмәт, пулялар колак төпләреннән генә очуга карамастан, ул тарафта да һичкемгә тигезә алмаганнар. Ярты юлда туктатып, ике йөзгә якын депутатны бер йортның подвалына куып кертәләр. Шыплап тутыралар һәм бикләп тә куялар. «Тавыш-тынсыз гына посып утырыгыз», янәсе, «атышулар басыла төшкәч, чыгарырбыз». Тик бер нәрсә аңлашылып бетми, ни өчен ул баздан аерым депутатларны берәм-берәм чакырып чыгарганнар һәм сөякләрен, кабыргаларын ватканчы кыйнаганнар икән?! Баз авызын ачып идән астына әледән-әле автоматтан атулары нигә кирәк булды тагы?! Күз алдына китерәсезме? Тынчу подвал. Анда ике йөзләп кеше Шул подвалның бердәнбер ишеген ачалар да, кычкырып җибәрәләр. — Бабурин чыксын... Фәхретдиновны чакырыгыз Исаков мондамы? Тегеләр чыга. Бер читкә өстерәп алып китеп ишәләр үзләрен. Ә подвал авызында калган «чуар тәнле» үзенчә бер рәхәт уен тапкан. — Депутатлар! Сез күселәр... Почмакларга качыгыз. Өчкә тикле санагач та, ата башлыйм,—дип кычкырып, акырып җибәрә бар тавышына һәм сүзендә тора. «Өч» дигәндә, автоматтан сиптерергә керешә Үзе ата, үзе кыргый авазлар чыгарып көлә. Магазинын һәм берочтан эчен бушата. — Әй, кайда сез анда?! Нигә почмакларга посышып беттегез? Сезгә әйтәм, коммунистлар... партократлар... демократлар чыгыгыз, якынрак килегез Куркасызмыни?.. Куркасыз шул! Ха-ха-ха Мәйдан уртасына җитеп килгәндә сак кына арткы тарафка борылып карадым. Карадым һәм исем-акылым китте . Телевидение бөтен дөньяга күрсәткән тараф түгел иде бу, шуның нәкъ киресе. Аргы тараф Ике ел әүвәл Ирекле Россия мәйданы дип исемләнгән үле мәйдан Без - халык сайлаган депутатлар — кулларыбызны баш аркасына куеп, тоткын сыйфатында шул үле калган Ирекле Poccurf мәйданын кичеп барабыз Югары Совет бинасының карарлык җире калмаган Яна. Нинди нәфис һәм мәһабәт бина иде бит ул. Өчдүрт җирдән яна Ялкынланып түгел, кара сөрем, кара төтен булып пыскый. Яңа Арбат тарафына караган дүртенче каттан ялкын телләре дә күренеп-күренеп кала. Тоташ кара төтен эченнән бәреп чыккан ялкын, карап торышка, аеруча шомлы була икән ул. Ә югары катлар тоташтан яна. Бина түбәсендә, нәкъ очында ук җилфердәгән Россия байрагы да кара сөрем эчендә. Шунысы гаҗәп, кемнәрнеңдер шул байракта да үче булган икән. Байрак теткәләнеп беткән, бер чите, ялгышмасам, хәтта умырылып төшкән иде аның. Исең-акылың китәр, чит ил баскынчылары да ул тикле кыланмас. Мәскәүлеләр— Мәскәүне, россиялылар—Россияне шулкадәр дә күралмас, шулкадәр дә мәсхәрәләр икән. — Әй, нигә анда терәлеп каттың, маңгаең кычытамы?!—дип кычкырды депутатлар арасына кереп поскан теге сугышчы. Миңа дәшүе икән. Мәрткә киткәндәй, үз уйларыма бирелеп, тукталып калганмын. Тиз генә башкаларны куып җиттем. Ул да түгел, «Мир» кунакханәсе почмагында тезелешеп торган бронетранспортерлар арасына килеп кердек. Монда милиция һәм хәрбиләр формасындагы төрле югары чиннар мыжгып тора. Безне тар аралык буйлап, җиде кат иләк аша үткәреп, ары уздыручылар. Милиция хезмәткәрләре ясаган ул аралыктан берәм-берәм генә узасың, һәммәсенең игътибары синдә. Күзләреңә текәлеп, сынап карыйлар. Бер-бер шик уяттыңмы — беттең, шундук йолкып кына алалар, һәм аннан соңгы язмышыңны белсә дә, бер Алла үзе генә белә. Америка Кушма Штатлары илчелеге янәшәсеннән Бакчалар боҗрасына кадәр шундый иләк аша уздыралар. Ә анда урам тулы халык икән, тамаша кылырга чыкканнар. Мәскәү уртасында шундый тамаша барганда өйдә утыру мөмкинме соң?! Безне озатып чыгучы ОМОН егетләренең «Таралыгыз.. Читкә тайпылыгыз» дип кычкыруларын әллә ишетте алар, әллә юк. Бар дип тә белмәделәр. Киресенчә, тар аралыкны тагы да кысрыклый төштеләр түгелме икән әле. Тәртип бетте ОМОН егетләре югалып калды бер- кавымга. Бер алга йөгерәләр, бер артка — ни кылырга белмиләр. Дилбегәне кулдан ычкындырды болар. Минем алдан гына барган егет бер адым янга тайпылды һәм юк булды. Күрмәделәр... Сизмәделәр кебек. Минем күңелгә дә өмет нуры йөгерде. Юлдашларымнан Андрей алгы рәтләрдә бара иде, ул ерак. Хәсән якын гына. Аңарга дәштем. — Чуар тәнле күрмәгәндә, уңга таба кереп качабыз. Аңладыңмы? Хәсән, борыла төшеп, күз кысты. ОМОН егете дә ишетте кебек үземне, борылып та карады әле хәтта. Аңламады. Ә безгә шул гына кирәк тә. Хәсән уң канатка якын ук килде дә кеше арасына кереп юк булды. Мин аның артыннан. Басып торучылар, юл бирә төшеп, йомып калды үзебезне. Маңгаебызда тамга юк, инде хәзер иркенләп сулыш алырга да мөмкин. Якташым белән, берни булмагандай, яшь егетләр янәшәсенә барып бастык. «Чуар тәнле»ләрнең берсе бик текәлеп-текәлеп карады-каравын үзебезгә, әмма танымады кебек. Дәшмәде, китеп барды. Күзләрендә әллә курку иде, әллә битарафлык... Аның каравы, тешләре ярымчерек бер яшь-җилкенчәк танып калган булып чыкты үзебезне. Каршыга ук килде дә, шул черек тешләрен ыржайтып көлде ул: — Йә, ничек, утырышлар тәмаммы?.. Йөрәккә кадалды аның шул мыскыллы көлүе. Сүзләре, майлы күз карашлары әле дә төшләремә керә. Башка бер вакыт булса, берне кундырып кына аласы да бит үзенә. Юк, ярамый. Бик кыйммәткә төшүе бар... Берни ишетмәгән, аңламаган кеше атлы булып, җир асты юлы аша каршы тарафка чыгып киттек. Аннан, ирекле кеше хәлендә, әүвәлге Калинин проспекты, хәзерге Яңа Арбатка. . Октябрь башларында гына була торган салкынча, рәхәт һава. Аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Җил юк. Ягылмаган таш бинаның тәнне өтәләп торган юеш салкыны да юк монда. Үлеләр юк. Кан юк һичкем ыңгырашмый. «Кулларыңны баш артына» дип тә кычкыручы юк. Көчләп яткырмыйлар, тентемиләр, типмиләр Хәтта атмыйлар да икән монда. Белсәгез, аңласагыз икән шул минутта без кичергән ул рәхәтлекләрне... Күп булса, йөз илле, ике йөз метр араны үткәнбездер, Яңа Арбатка килеп чыктык. Урамны тутырып танклар килә. — Туладан танк дивизиясе килә,— дигән аваз ишетелде. — Руцкойны, депутатларны яклап килүчеләр, урра...—дип кычкырды таякка таянган бер ветеран бабай. Кызык табып йөрүчеләр аңарга кырын-кырын карап куйдылар. «Юк инде, бабай, Руцкойга да, депутатларга да ярдәм кирәк түгел хәзер. Соң инде. Соң...— дип уйлап куйдым үзалдыма.—Исән булсалар, Хасбулатовны да, Руцкойны да күптән бер-бер зинданга кертеп ябып куйганнардыр инде. Халык депутатларын да кайсын-кайда таратып-туз- гытыл бетерделәр. Югары Совет бинасы җимерелде, дөрләп-пыскып яна әнә. Ярдәмгә килсәгез дә, соңардыгыз, кичектегез, туганнар». Бабайның сүзләре хак булдымы әллә?' Яңа Арбатның каршы тарафыннан, Мәскәү хакимияте һәм Югары Совет ягыннан урамны иңләп шулай ук танклар килә иде. Болары зур, авыр танклар Көне буе без утырган «Ак йорт»ка, безгә аткан, хисап номерлары да язылмаган танклар. Канга буялган танклар.. Ике тараф та туктап калды. Уңда да танклар, сулда да танклар... Арада, күп булса, йөз метр ачыклык калгандыр. Киң урам уртасында көпшәләре берберенә текәлгән танклар арасында торып калдык. Шулкадәр кечкенә, шулкадәр ярдәмсез икән ул кеше танк каршысында. Нәрсәне аңлата? Ни дигән сүз икән бу?.. Күршеңдәге кешегә дәшеп, күршең ишетерлек түгел, үкертепме-үкертәләр танкларын. Әйләнә-тирәне карасузәңгәр төтен каплаган Җир өсте калтыранып тора. Яңа Арбатның күккә ашкан пыяла биналары калтырана. Тәрәзәләр зеңгелдәп коела. Ни бу?! Ахырзаманмы әллә. Бумы? Бу — Россия! 1990—1995 еллар. Казан-Маскаү