ОЛУГ БАКЧАДАН БЕР БӘЙЛӘМ
Гасыр башында, беек Тукайлар чорында тугандаш төрек шагыйрьләрен иркен укып, татарчага күчерү, йә нәзыйрә сурәтендә шшырьдә файдалан), осталыкка өйрәнү, иҗади аралашу күренеше табшый булган бу, әлбәттә, әдәбинтларны якынайткан, баеткан: Тукай, Дәрдемәндләрнец чын төрки йә төрек рухлы ши1 ырьләрен генә хәтерлик!.. Бүген инде без, ниһаять, үзебезнең ныклы, тарихи җирлегебезгә кайтабыз, чын нигезне, уртак чишмә банили эзлибез. Төрек шигъриятеннән өр-яна тәрҗемәләрдән бу бәйләм дә укучыларыбызга шул сәфәрдә рухи бер азык булса икән: анда бу олуг әдәбияттгыц горурлыгы, 13 14 гасырларда яшәгән Юныс Әмрә (журналыбызда анын иҗатыннан зур сәхифә Равил Фәйэуллин тәрҗемәсендә басылган иде инде!), егерменче йөз шагыйрьләре Фәтхуллаһ Гөлән, Гашыйк Вәйсәл, Ф. Кысакөрәк һәм Н. Асьялар иҗатыннан лирик-фә- лсәфи, халыкчан, классик һәм яна шигырь үрнәкләре сайланып, тәрҗемә ителде. Юныс Әмрә Үлгәннәр дәшми — әйтмиләр берни Битараф бу дөньяга килеп, киткән Адәмнәр ник дәшми, бер хәбәр бирми9 Кабер өсләрендә үләннәр үскән. Үлгәннәр өнсез шул — әйтмәсләр берни Кылган уйный берәүнең баш өстендә, Сәрви күләгәсе — икенчесендә... Монда кем: бер сабыймы? Асыл ирме, йә? — Үлгәннәр өнсез шул—әйтмәсләр берни. Туфракка әверелгән күптән тәннәре, Юк сөйләргә авыз, ирен, телләре. Догадан без ташламыйк мәрхүмнәрне! Үлгәннәр өнсез шул — әйтмәсләр берни. Юныс сөйли.— Күр, тәкъдир нинди ачы: Кайда гүзәл ярның күз, керфек, кашы? Кабере — ташландык, кайда караучы? — Үлгәннәр өнсез шул—әйтмәсләр берни. Үлем—хәбәрен салганчы, Әҗәл якадан алганчы, Газраил кулы органчы — Бар, сыен Аллаһка, Күңел! Дөньяң тик фани булмасын, Күзең ач, җаның уянсын. Бул Дуска чын юлдаш, яр син — Бар, сыен Аллаһка, Күңел! Фәтхуллаһ Гөлән Без дә тереләчәкбез Бу ил шәһит-газилардан калгандыр, Безгә тиңсез бүләк — бабайлардандыр, Җәннәткә тиң монда баглар-бакчалар, Зөбәрҗәт төсле үзән, кыр-япаннар Аларның бөек гомереннән ядкярдер. Фирүзә гөмбәз, якут баганалар, Дүрт ягында сакчыдай манаралар; һич искермәс бер васыять белән яна Изге язу төндә—йолдыздан анда. Сүнмәгән хыял — тере дастан алар! Шәрыкътән Әсфәндияр, Гарептән — Искәндәр Мондый җирне хыял да итмәгәннәр. Без хыялны чын итеп, төннәр кичтек, һәм ирештек—бу ил, дөньяга күчтек Ят дөньядан, көнләп, күзәткәннәр бар' Хәзер көзге җил—лаләле бакчада Рәнҗү катыш хис кисә безне анда Хыялларда ләкин һаман таң балкый, һәркөн безнең уйда— чын айдын-якты. Ихтимал, без тереләчәкбез—алда! Башка дөнья җилләре Сизәм: гомер ахырына баруым... Чатнаган хәятта хыял бәллүрем. Нинди нур ул иркәли керфекләрем? — Нинди төсләр китерәчәк картлыгым? Яшьлек дәрте—ул да инде үткәндә Күзләрдә томан: мәңгелекнең эзе Рухка байрак иде бит теләк үзе! — Хәзер — төсе уңган пәрдә хисләрдә. Хәзер юк нә шәфәкъ, нә кич кайгысы, Уйда фани дөньяга юк урыным, Шулдыр башка дөньяга ашу юлым: Сәба җиле, туфандавыл агышы Кызыктырмый йортлар да—күккә ашкан, Кырда—лалә, төнбоек, ак чәчәкләр. Юклык ачысы, барлыктан — рәхәтләр. Үткәннәр моңы, хатирә, җыр-дастан. Миңа алар сөйләми берни инде, Күк гөмбәзе — теләк касәсеннән зур. һәм касәмдә дә хәзер тәкбир шулдыр: «Аллам үз янына тиз алсын мине!» Төн вә көндезне кушкан нур — Мәңгелек, Миңа язган еллар шунда җыелыр Көткән йортка бу гомер фида булыр — Бу шул йорт ки, гел якты караш ы юк. Әлвидагъ, җырлар ханлыгы-гомерем, хуш! Ярканатлар калсын тон оясында. Яктыга таба йөзсен нурда дөнья — Төрки моңга илаһи сөюне куш! Гашыйк Вәйсәл Гүзәллегең нуры Гүзәллегеңне кем белер — Миндә балкышы булмаса? Күңелем сарае дөм булыр Гыйшкың яктысы булмаса! Серемне фашлый каләм дә, Дәртемә юк бит дәрман да, Исемең таралмас галәмгә, Гашыйгың шашкын булмаса! Кем укыр да кемнәр язар, Сер төенен чишәр кем, яр? Бәрән бүре белән уйнар — Уйда башкалык булмаса! Гүзәл бу йөзең күренмәс, Гыйшкым чире китә белмәс, Гөлнең дә кадере беленмәс — Миндәй бер мәгъшук булмаса! Синнән алдым бу фөрьядны: Шул—дөньяның чын тәм-таты, Ил танырмы Вәйсәл атын— Ул шулай гашыйк булмаса?! Нәҗип Фазыл Кысакөрәк Нәкъ утыз ел Нәкъ утыз ел—тик сәгатем йөргән, ә үзем туктап торганмын, Күктән хәбәр алмый, кәгазь очырткыч тик очырганмын. Сәнгать Аңладым шуны: Сәнгать ул— Аллаһны аңлау юлы... Чын хезмәт—шул, ә калганы — уен, кузна уены. Лөгать Сүзлек китабы биргәннәр кул-әлемә, Белсеннәр: Аллаһтан гайре сүз белмәм—бер кәлимә. Матурлык Үлем дә — матурлыкка юл: серле пәрдә артыннан хәбәр. Юкса үлеп, Мәңгелеккә ашыр идеме Пәйгамбәр! Калмады Бу кайгы-гамь дөньясында һични юк омтылганым: Калмады—намаз вакытыннан башка көтеп алганым... А. Ниһат Асья Дога Моң яңгырап торыр манараларны, Берүк, азансыз калдырма, Илаһым' Килсен һаман изге бал кортлары, син Умарта-йортсыз калдырма, Илаһым! Шул манараларны күккә әйләгән Изге язусыз калдырма, Илаһым! Чын мөселман йортын, халкымның рухын Син рамазансыз калдырма, Илаһым! Кузгат һаман — көтү күк калган илне — Әмма чабансыз калдырма, Илаһым1 һәм безне сөенечсез, су-һавасыз,— Ягъни ватансыз калдырма, Илаһым! Чын мөселман йорты булган Ватанны, Аһ, мөселмансыз калдырма, Илаһым!
Рәдиф ГАТАШ тәрҗемәләре.