Логотип Казан Утлары
Публицистика

«НЮАНСЛАР ИЛЕ»НДӘГЕ ШИГЫРЬЛӘР ТУРЫНДА

Яшь шагыйребез Равил Фәйзуллинның яңа тәҗрибәләре, поэзиябездә зур табыш булачак вакыйга рәвешендә олыраклар каравына тәкъдим ителгән _ яңа шигырьләре, җитди уйланулар тудыра. Әле соң түгел чагында, вакыйга дигәнебез күңелсез фактка гына әверелүдән элек, үз карашымны әйтеп китүне вөҗдан эше итеп саныйм. Равилнеңбу яңа шигырьләренең «Нюанслар иле» дип аталуы да, бүлекләргә бирелгән («Этюдлар, фәлсәфи эскизлар», «Күңел калейдоскобыннан» кебек) гаҗәп исемнәр дә, ниндидер кызыксыну, өметләнү хисе тудыра. «Нюанслар иле»ндәге шигырьләрнең һәрберсен җентекләп, берничә кат укып, күздән кичереп чыктым да, нигә укыдым икән дип, кайгырып утырам менә: укымаган, танышмаган булсам, өметләрем элекке хәлдә калган булыр иде. Равил, асылда, буш егет түгел. Аңарда шагыйрьлек потенциясе барлыгына ышануымда ялгышмыйм бугай. Формаль новаторлык белән («яңалык өчен калык» диелә торган шөһрәтчелек белән) никадәр генә мавыкса да, барыбер үзенең табигый тавышын табар, барыбер «боз өстендә янган учак» кына булмас ул, дип ышана идем. Хәтта әле дә, шул иманымны югалтканым юк Иҗаты шигъри учагы турында Равил үзе нинди фикердә икән сон дисәк, «Нюанслар' иле»ндә шуңа җавап булырлык шигырьләр бар. Язганда Шатлык Эчкә сыймый: күңел локаторы ике сүз тапты.Олы уйлар төртеп уята да кәрлә эшемне кочаклап йокыга китәм. Мин учак яктым Җир яктырганын башка планеталар да, бәлки, сизгәннәрдер (Шактый кыю ишарә бу: «Минем яктыны башка планеталар да күрергә тиеш, янәсе. Үзеңне инде пьедесталда дип сизә башлауны хәтерләтә бу). Бу шигырьләр шагыйрьлек дигән бөек эшкә җитди мөнәсәбәтне, ихтирамны түгел әле, ә бары кызык сүзләр әйтү белән мавыгуны гына, шигырь белән шаяруны гына чагылдыралар. Равилнең менә шул төстәге, шигырь белән шаяру төсендәге тыйнаксызлык- лары аны, совет әдәбиятына ихтирамсыз булуга гына түгел, хәтта әдәби әдәпсез- леккә этәргән. Шуның мисалына күз салып үтешли, тагы бер кат искә алыйк: Равил безне олырак буынны «моңардан яхшы шагыйрь чыгачак» дигән фикергә китергән, өметләндергән егет. Менә безнең шул Равилебез шау-шу тудырып шөһрәт таба торган «яңалыкка» гына батып калмасын өчен, «Олы уйлар төртеп уятса да, кәрлә эшемне кочаклап йокыга китәм» дип кенә ятмасын өчен, уйласын, уянсын өчен кискенрәк итеп, тавышны күтәребрәк әйтергә телим. Равилнең характерлы ягы «локаторына» каяндыр килеп кергән кыштырдауны «тота алуны» да яңача иҗат методы дип каравында һәм пьедесталга басып уйларга тырышуында гына түгел бит. Мәсьәләнең күңелсез ягы Равилнең шактый «сабыйлыгында», үзен инде камилләшеп җиткән итеп, татар совет поэзиясенең сыйфаты турында яңа хөкем карары чыгарырга тиеш булган «трибунал» тройкасының рәисе дип санауында Менә шуның бәхәссез бер мисалы: С. Хакимне укыганда Идел уртасында тездән урыннар бар. Нәрсә бу? Татар совет поэзиясенең алтын фондына керәчәк кадерле иҗатка, «Фәрхинур»лар, «Рамазан»нар, «Ибраһим Юсфииләр, «Ленин фәрманнарына» һәм башкаларга карата кощунство бу. Әгәр «судья» Равил «карарына» үзе генә сокланып, аны үз бүлмәсе диварына гына элеп тотса, «сукырга суд юк» дип кенә калырга да мөмкин булыр иде Ләкин, ул бит аны «Казан утлары» аша ил мәйданына ябыштырып куярга тырыша «Судья судта карар укый, Ә чебен. тәрәзәдән ярык эзли янәсе. Чебенне күрә Равилебез, ә филне күрмәсәң дә ярый, күрәсең. Идел, теләсәң генә ни әйт Идел ул. Мунча сулары да коела торган, «ап-ак күбекле» сулар да коела торган, Болак түгел Бу яңа шигырьләрен «Нюанслар иле» дип атауларында (шактый абстракт төшенчә астында бирелүендә) реаль дөреслек ята Равилнең бу язмалары әле, чынлап та, үз «тауышын», поэзиядә аяк терәп басарлык җирлеген эзләүнең, чын шагыйрьлекне табуның очраклы төсмерләре, очраклы нюанслары гына, болар әле үзендәге потенциал мөмкинлекләр яңгырашының түгел, ә ерактан, бүтән чыганаклардан чыккан яңгышларның очраклы рәвештә «локатор»га килеп эләккән июанслары гына. «Нюанслар иле» үзенең очраклы нюанс, очраклы яңгыраш икәнен кычкырып раслап тора. Шуның кайбер фактларына күз салыйк: Әгәр дә без бөтендөнья әдәбияты белән һнчберторле бәйләнеше булмаган ил, ниндидер аерым бер утрауда яши торган ил генә булсак, Равилнең «Нюанслары» поэзиябездә яңалык альт килә дип уйларга мөмкин булыр иде Ләкин, дөнья әдәбиятында, төп үзенчәлекләре белән, башкалардан бөтенләй аерылып торган, мең яшькә җиткән формалар, япон һәм кытай шигыре диелгән формалар бар бит. Гасыр агышы эчендә исемнәр үзгәрсә дә («танка» дан «рэнга»га, «рэн- гамдан «хокку»га күчсәләр дә) күпчелеклеге өч юллы, рифмасыз һәм ритмсыз кыска (кечкенә) шигырь «һәйкәлләре» булып торалар алар. Равилнең «Нюанслар иле»ндәге шигырьләре исә — әнә шул борынгы һәйкәлләрдәге үзенчәлекләрнең татар компиляциясе икәнлекләрен раслыйлар. Бу хәл татар поэзиясе йөзенә нур өстәми, ә киресенчә, аны оялтырлык хәлгә, уңайсыз хәлгә куя. «Нюанслар иле»ндәге шигырьләрнең зур күпчелеге, формасы белән генә (100 дән артыграк шигырьнең 72се өчәр юллы булуы белән генә) түгел,— эчтәлекнең тотрыксызлыгы белән дә,— японнарның «рэнга»сын, урта гасырлардагы ясалма шигырьләрен хәтерләтә. Татар телендәге бу «рэнга»ларның кайберләре табышмакны, ә кайберләре җаваплы табышмакны искә төшерә: * * * Хет бер алмам кеше кулына эләксә иде! Карурмандагы карт алмагач. Пенсияләр артты. Ә — айда бер сөенүче дә табылмады (Бусының җавабы куелмаган). Соңгы ләгънәт Табутны шулай куйганнар,— аяк табаннары кояшка терәлеп тора. Барыннан да битәр «Нюанслар»ның типик эчтәлеге - «фәлсәфә»се гаҗәпләндерә. Иске дөнья белән яңа дөнья арасында, идеология мәйданнарында канга- кан, җанга-җан диярлек кискен көрәш барган заманда, давыллардан-өермәләр- дән бер читтә, ерак тылның кырыйдагы тын, аулак бүлмәсендә калейдоскоптагы кызык күренешләрне күзәтеп утыруны чамалап, дөньяны шаккатырачак яңалыклар эзләп ятуны чагылдыра бу шигырьләрдәге фәлсәфә, нафталин исе сеңгән бүлмә «әсире» бу фәлсәфә Әсир Вазада җикән-камыш. Ханым күлмәк салгандагы җил ул бик аз шул. (Бу — өчәр юллы шигырьләр моннан соңгы мисалларда юлларга бүленмичә алына): «Инде апрель. / Елка булган чыршы кәүсәсендә / кисәк мамык һаман тора» «Ой, быел кыш озын булды!/ Тәрәзә арасындагы мамыкны да/ эретер идем». (Җавабы «Коткәндә»). «Улыма тешләр чыкты / Үз яңагымнан/ куркып киттем» (Җавабы — «Картлык»). «Кесә тишегеннән җилләр исә,/ маңгайга тотыныр өчен/ куллар өскәрәк шуды» («Ярлылык»), «Диңгез аша/ очар кош канаты/ кабартма майлый» (Җавабы әйтелмәгән. Кабартманы тавык канаты белән генә түгел, а сыерчык, тургай яки сандугач канаты белән майлаучылар да бар, күрәсең'). «Пристаньне алып киттеләр./ Дулкындагы карбыз кабыгына/ балыкчы карт карап тора». Нәрсә бу? «Нюанслар иле»ндәге «көз» бу! Тормышны, табигатьне калейдоскоптагы күренешләрдә генә төсмерләп ятсан, Илнен меридианнары арасында гөрелдәп торган көзне, төннәрдә дә эштән тынмаган көзне, фаралар яктысындагы киеренке, чиксез киеренке көзне — карбыз кабыгы образында гына күрергә дә мөмкиндер шул Ә яз! Офыкларга тоташкан кыр массивлары өстендә чәчү машиналары гөрелтесе белән күкрәп торган тере, реаль язны ничек күрсәтә сон «калейдоскоп»? Былтыргы яздан калган «карга оясына килеп эләккән пароход тавышы» белән! «Нюанслар иле»ндәге шигырьләр чынбарлыкның, тормышның, табигать күренешләренең үзләреннән түгел, аларны бары форточка аша гына күрергә омтылучы кешенең язу өстәле «иленнән», бүлмә «пленыннан» гына алган ясалмалары булып тоелалар. Әйтерсең лә алар бары шуны раслар өчен генә язылганнар: Омтылыш Комета атылды. Сабын бала форточкадан кулын сузды Чынбарлыкка нинди бәйләнеше бар сон моның? Җир шарыннан чиксез ерактагы орбиталарының (меңәр миллион километрга сузылган җәенке орбиталарының)— кояш тирәсеннән үтә торган борылышларында гына «койрыклы йолдыз» булып (комета булып) күренгән җисемнәр дә (вак планеталар дип аталган җисемнәр дә) атыла ала, янәсе! Шигырьне алдан хәзерләп куелган өр-яңа формаларга мисаллар табу рәвешендә генә язасың икән, мондый «ижат»тан ясалма шигырь генә туа ала. Чын яңалык дөньяны яңартучы алдынгы замандашларын күңеленнән җыеп алган уйларны-тойгыларны аларның үзләренә тапшыру процессында (әсәр хәленә китерү процессында) гына туа ала. Ә «локатор» ярдәме белән генә тудырылган яңалыкның бәхетсез бала гына булуы мөмкин. Мәсәлән «Ерак кыр чишмәсеннән кыз су ташый да, су ташый... өйгә тамчы су кирәкми». Шигырьдәге кызның исеме күрсәтелмәгән булса да, Ф. Хөснинең «Тәрәзәлә- рем»ендәге Мәрфугасы бит бу. «Маяклар, күрдегезме яна ак дулкынны!/ Чуер ташлар арасында түфлиләре». (Җавабы шигырьнең исеме ителеп «Иделдә син йозгәндә» дип куелган. Ләкин Вознесенскийның» «Оза»сын Иделгә китердем» дип әйтү чынлыкка туры килгән булыр иде). «Кырмыска саламны сөйрәп түмгәгенең түбәсенә менде Кояшка тәки якынайды Мостай Кәримнең барыбызга да таныш кырмыскасыннан сон, аркасына йөк күтәреп Европадан Азиягә чыгып барган кырмыскадан соң, Равилнең һәм аның кырмыскасының эше яңалык та, егетлек тә түгел . Күңелендәге калейдоскоптан гына алынган шигырьләрне чынбарлык җирлегенә китереп бастырдың исә, ятышсыз яклары ачыграк күренә башлый: Дөньяда, мәсәлән, җир астында метролар бар. «Кояш балалары» дип йөртелгән таш күмерен җир өстенә чыгаручы шахтерлар, шахталар һәм башкалар (оборонага хәзерлек урыннары) бар... һәм, Равилнең әйтүенә караганда «Җир астында да шәһәрләр бар./ Битләрдә кояшсыз күз яше» бу шигырьнең яңгырашы шәптән булмаса да, «яңа» фәлсәфәсе шәп бит, янәсе. Кулны артка куеп йөрү мәҗбүри булган урыннар була. Атарга алып барылганда ветеран коммунистлар да, Җәлилләр дә шулай барганнардыр Ә хәзер Лиссабондагылар, Мадридтагылар... Араларында бөкрелеләре дә бардыр бәлки һәм шундый күренешләр «истәлек»ләр фонында ха-ха-ха-лап авыз җырып торучы... шигырь дә бар: «Бөкресе нәни генә күмелсен дип,/ кулын артка куйды./ Дөнья аз гына камилләнде». Ә поэзиянең хәтерендәге дөнья нишләде? Тоже камилләште?! Равилнең бу әсәрендә нюанс кына, табышмак кына булмаган шигырьләр дә бар бераз. Аларда фикер нормаль хәлдәге кешечә, аңлашылырлык рәвештә әйтелгән. Алар, бәлки, яңачалык белән мавыгуны онытып торган арада язылганнардыр: «Өметемнең күзе шундый зур!/ Керфекләре генә ябылмасын». _ «Үземнән канәгать булсам,/ сез җирәнегез миннән» — мондый ачык итеп әйтелгән гади фикерләр аңлашыла, әлбәттә. Ләкин, авторның бу соңгы сүзен жест кына, тамак кырып кую гына дип аңлап, аның соравын үтәмәү яхшырак булыр. Көтәргә, көтәргә, сабырлык белән көтәргә кирәк әле. «Нюанслар нле»ндәге шигырьләрнең 75ләбен — бу әсәргә ялгыш кына кергән дип әйтергә мөмкин: ул шигырьләргә «яңачалык» җене рәтләп кагыла алмаган күрәсең. Аларда - - бүлмәдән чыгарга теләү, халык күңеле иленә килергә омтылу, илнең шатлыгы, кайгысы белән дулкынлана башлау күренешләре чагыла. Менә берничә мисалы: «Хыял агачлары корымаган,/ өмет куаклары киселмәгән,/ ышаныч бөреләре кипмәгән.../ уенчыклар гына җитми». Бу шигырьгә «Балалар» дигән исем куймасан да, аңлашыладыр, балаларга карап дулкынлана алу бу. «Салават күперендәге төсләргә кысан түгел./ Җирдә нинди генә халык юк!» «Ярлар бик тар булса — ул инеш,/ ярлар ерак булса - ул диңгез,/ ярлар чиксез булса океан.../ һәр тамчының дулкын өстендә булырга хакы бар». («һәр тамчы» дигәне аерым кеше турында түгел, «һәрбер халык» мәгънәсендә алынган). Сүзнең сөземтәсен Равилгә һәм аның «стилдәш»ләренә генә түгел, ә барлык яшьләребезгә адреслап әйтү файдалырак булырдыр, кайбер яшь дебютантларның бераз өметле әсәрен күрү белән «талант бу!» дип, чаң кага башлыйбыз без. Ашыкмаска, язучы буларак кына түгел, ә кеше буларак,— яңа кешелекнең бер члены буларак та, — кем икәнен, кая табарак барачагын да чамаларга тиешбездер бит!.. «Талант» дигән сүзне шактый арзанайттык. «Булдыклы» диясе урында да кулланыла хәзер ул бездә. Ә талант —чын талант — әдип яки шагыйрь буларак, халык күңеленең ышанычлы вәкиле, алдынгы сафларындагы байракчыларның берсе дигән сүз ул. Чын талант — бүлмәгә генә сыя алмый ул. Аның «бүлмәсе» — илнең иҗтимагый мәйданы. Мәйданга чыгуларының беренче елларында ук, алдынгы замандашларының мәхәббәтен казанган Тукайлар, Такташлар, «Моабит дәфтәрләре» биеклегендәге Җәлилләр дигән сүз ул - чын талант Акыллырак, таләпчәнрәк булыгыз, яшьләр. «Талант» сүзен саксыз куллануыбызны гафу итмәгез. Бу мәкаләгә нокта куйганда да, баштагы сүземдә әйтелгән хәлдә мин әгәр дә Равилнең бу шигырьләрен укымаган булсам, борчылырга туры килмәгән булыр иде. Укыдым. Димәк, үзем дөрес дип ышанган фикерләремне, вөҗдан эше, иман эше булган сүземне әйтми кала алмыйм.

1965