МӘХӘББӘТ МӘРҖӘННӘРЕ
Малай чакта мәржән тезгән идем. Тезгән идем яшел миләштән. Үзем генә белгән мәхәббәтем Әй, «яшел» булган сон ул яшьтә! Егет чакта мәржән тезгән идем Күк тутырыл, кайнар йолдыздан. Әле дә булса йолдыз сәламнәре Килеп тора миңа ул кыздан Инде менә тагын мәржән тезәм. Берәм-берәм тезәм сүзләрдән Җанда сөю — һаман шул ук икән1 Еллар гына бары үзгәргән. Мәржән-мәржән тезәм елларымны: Мин ни кылган, ниләр майтарган? Күңел — һаман унҗидедә икән. Еллар гына — бераз картайган Сииец җавап Мин елмаеп кына дөнья үзгәрерме? Шундый сорау бәргәләнә жанда Бер уйласаң, тормыш—соры агым, Матурлыклар юктыр кебек анда Урамнарга чыксаң, сүрән йөзле Бәндәләргә бик еш юлыгасың. Билен бөгеп михнәт куа халык, Түрәләрнең гәүдә туры да соң! Кая барма, кыса соры ташкын: Трамвайлар—гүя шырпы кабы. Ишетелә дөнья арбасында Мең-мең язмышларның кыштырдавы. Кояшлы җыр эзләп килә-килә Байтак канаттым мин тезләремне. Үз-үземнән сорау алам бүген: Мин елмаеп кына Яхшырырмы дөнья, үзгәрерме? Үзгәрер! Шулай җавап бирә күзләрең... һәм яктырып китә көзләрем. Көн уртасы Үрли кояш, үрли һаман өскәре, Кыскарадыр күләгәләр гаскәре. Бал кортыдай син дә карап уз аны,— Яфракларда бии чәчәк тузаны. Рәшә җиле. Арыш исе. Кыр юлы. Күпме башак сәлам бирә берьюлы! Уйлый-уйлый көннәрнең алгысын, Әй, дәртләнеп селти егет чалгысын. Кыз балага сабырлыклар бирсәнә: Күкрәгендә ике «кояш» тирбәлә! Нишләттең? (мәхәббәт фасыллары) Челтер-челтер сулар типкән чакта Элек язлар бүтәнчәрәк иде. Гөрләвекләр тулып йолдыз ага — Син нишләттең мине? Шомырт ботагында тибрәп үстек, Шомырт ашап теш камаша иде Шомырт күзләреңнән җан камаша — Син нишләттең мине? Урманнарда яфрак яуган чакта Элек көзләр бүтәнчәрәк иде. Сары яфрак булып күктән тамам — Син нишләттең мине? Узып бозлы тәрәзәләр аша Синең сулыш битләремә тиде. Кар өстендә гөлләр чәчәк ата — Син нишләттең мине9 Төнге Казан Казанымда буран бии! Шәһәр күккә тоташкан. Кайда шәрык, кайда гареп — Дөнья тәмам саташкан Алҗыган светофорның Күзләрендә — кар табы. Таш урамнар кочагында, Әй, өлгерә кар тавы! Буран эчләреннән кинәт Саркып чыга ябалдаш. Җиде юлның чатларында Басып торам яланбаш Без яраткан кышкы төннәр Ничек инде суынсын,— Кар булып битне яндыра Синең сулыш, синең сын Казанымның күкләрендә Уйный төнге ак буран Тонык йолдыз булып әнә Тәрәзәләр яктырган! Сәфәр Автобусның җылы салонында Төнге сәфәр Йоклый юлдашларым Күңелемә тынгы бирми һаман Тун эченә поскан иңбашларың. Чит күзләрдән яшеренеп кенә Бармакларны тешләп карасак та, Киртә корып, безнең арабызда Язмыш үзе уяу тора сакта Тәрәзәнең пыялаларына Тияр-тимәс кагылышып әнә, Күрәсеңме, ап-ак карлар булып Минем җаным шулай бәргәләнә1 Эзләр калыр, сүзләр калыр безнең— Мең елдан сон тагын шушы карлар. Нәкъ бүгенчә итеп, колагыма Исемеңне синең пышылдарлар.. Үткәннәргә кайту микән соң бу, Киләчәккә әллә барышыбыз? Ни булса да, безнең күңелләрне Бәйләп тора уртак сагышыбыз. Безнең күзләр әле очрашырлар, Сабыр итик таңга чаклы гына. Бармак түгел, хәтта йөрәгем дә Килеп капты сөю капкынына! Кояш турында җыр Син миңа әнидер, әнидер... Күңелең еш кына әрнидер. Булды бит хәсрәтле чакларым— Син мине давылдан сакладың. Син миңа ападыр, ападыр... Уйларың үткәнгә кайтадыр. Кул селтим дөньяның малына, Чын бәхет китердең җаныма. Син миңа сеңелдер, сеңелдер... Гомерләр мәңгелек түгелдер. Алдыңа моң булып түгеләм: Син — Кояш! Мин — тамчы, мин — үлән. Син миңа кыз бала, кыз бала... Мең төрле гамьнәрем кузгала. Сөюнең мәгънәсен бел икән — Яшәүләр, уйласаң, гөл икән. Янартау йокламый, йокламый, Кирәксә, йөз елдан уяна. «Белегез, мәхәббәт бар ул!»—дип, Чаң сукты йөрәгем дөньяга. . Сиңа... Син бит миңа шундый якындасың, Бер уйласаң инде, һай, ерак. Мин үземне сиңа бүләк итәм, Фани дөнья булсын яктырак Мин әзермен килер юлларыңны Кызыл чәчәк белән күмәргә. Без аңлашыйк, шуңа риза булыйк — Бары мәхәббәттә үләргә! Сагынуым Йөрәгеңә юл табасым килде, Ышанасым, бушанасым килде. Йолдыз тоткан япь-яшь бер егеттәй Юл чатында басып торам инде. Күк капусы кинәт ачылгандай, «Гөлт!» кабынды җанда синең яктың. Гомер буе сине эзли-эзли Көтмәгәндә... мин үземне таптым! Кададың шашкын йөрәккә Син мәхәббәт хәнҗәрен! Чишмә төсле актарылып, Ташып чыкты гамьнәрем. Саркып-саркып җәрәхәттән Әй, тамчылый сагышым. Сулык-сулык Офыкларда — Минем йөрәк тавышы Кайчак төн урталарында Аваз салам дөньяга Сызласын, тынмый сызласын — Аһ, татлы соң бу яра! Чәчелгән мәрҗән шикелле Уем, зиһенем таралды Күзләреңнең нуры белән Инде бәйлә ярамны! Яңгыр кызы Яңгыр булып килден миңа Җәйләрнең кочагыннан Сибелде безгә йолдызлар Мәхәббәт учагыннан! Без янәшә йөгерәбез Яшеннәр арасыннан Сөю җилкәннәре безне Озата бара сыман Я шыр юа чәчләреңне, Юатам диеп микән Җәйләр бер узар да китәр, Сөюеңне мин көтәм... Яңгыр, яңгыр! Көнләшепме Чылаттың син күзләрне. Барыбер юа алмассың Йөрәктәге эзләрне! Яңгыр астындагы мәхәббәт Гамьсезләрнең тәрәзәсен шакып, Урамнарның ташын чылатып, Көлә-көлә узып бара яңгыр Миллионлы шәһәр буйлатып. Кылыч белән селтәнә дә яшен Болытларны үтә яндырып. Диңгезләргә киткән пароходның Эзен юа Идел яңгыры Акчарлаклар килеп кунар төсле — Учларыңны ачып куй гына! Агачларның яшел зонтигыннан Шыбыр-шыбыр тамчы коела. Тамчыларны күккә чөйде егет. Суырды да үпте сөйгәнен... Яңгыр кылларына чиртә-чиртә, Дастан сөйли дөнья дигәнең!