Логотип Казан Утлары
Шигърият

 Минем кулны юасы юк...

И некому руку подать. М Лермонтов. Кемгә кул бирергә? Теге Дус дигәнгәме? Ул бит инде кичәгенең Ялганлык яме. Тик хәят кичәге түгел, Бүгенге хәят. Хәйлә һәм алдашу тора Күзеңә карап. Чукынды адәм акчага, Корып бара рух. Җан әрни, нишләп калыр, дип Бу—рухсыз тормыш. Кемгә кул бирергә хәзер? Кул кулны юа. Минем кулны юасы юк, Юынмаган дөнья! Бүгенге тәфтиләүләр Үткәннәрдән чыңлап килә Ерткычлык, эзәрләүләр; Килә каргыш җыры булып, Тевкелев — «тәфтиләү»ләр, Денен һәм иманны сатып. Чукынып урысларга, Үз бәхетен тапкан алар Күз-яшь, кан коешларда, һәр заманның да,— кызганыч! — Бар үз тәфтиләүләре. Аларны аңлавы җиңел, Читен тәфсилләүләре. Узган замандагыларның Кулында гаскәр, корал, Аларга корал ясарга Байлыгын биргән Урал. Бүгенгеләрнең коралы — Вазифа, урын, исем. Без шундый акыллы башлар,— Уйласаң—китә исең. Азатлыкны теләнәбез Булмасын белә торып, Кыланабыз урыска һич Чукынмаганнар булып. Чукынганнар белән җаным Бөртек булмады уртак. Ә иманымны яклап мин Кермәдем утка — куркак1 Нәрсәдән икән куркырга — Дөнья бит үзгәрүчән? Ә аны җыр язып кына Үзгәртеп булса икән?! Шуңадыр да ялагайлык Ярыкларына посып, Хәкимнәрнең сәдакасын Иманга бутап, кушып, Сәмруг кошлы тәреләрне Милли җаннарга тагып, Урыс белән без мәңге дус Булдык, дип чаңнар кагып, Кеше аңын томаларга Без оста булып киттек. Кап-кара тарихны апак Җеп белән ямап беттек. Үзен гел кол итеп тойган, Азатлык, дип канын койган, Илдә яу чаба-чаба...— Шушы ялганнан гарьләнеп. Каберләрендә әйләнеп, Куядыр ата-баба. Бүген дә рус үз терәген Тәфтиләүләрдә күрә. Төрлетөрле хәйлә корып, Милләт көрәген тоттырып, Милләтне көрәттерә. Тик бер Чечня коя канын, Үз өстенә алып барын — Башкалар тора карап «Нинди сугыш бу?» дигәнгә Ишетелми беркемнән дә Ачык һәм дөрес җавап. Еллар үтә.. Кеше күнә.. Әкренләп шым, шып-шым сүнә Милләтләр, илләр, гөлләр. Куркыныч һәм яманырак Бүгенге тәфтиләүләр!.. Тагын килде бер яз... Күрерләргә Насыйп икән исәнсау булгач. Тик чакыра кәккүк әллә ничек, Әллә ничек сайрый сандугач. Алар моңы үзәгемне өзми Сихри җаны булып дөньяның. Сайраулар да сайрау түгел икән — Сай рам аса әгәр үз җаның. Табышу Роберт Мш/нуллинга Бу дөньяга синең килгән елда Белмәдем туганыңны, Тик беләм мин бер карт буйдак булып, Утыздан узганымны. Бүгенгедәй хәтеремдә әле Януым, көюләрем: Сөйгәнемнән сөелмәгәнемә Әрнеп тә йөрүләрем. Шул вакытта бәхет, ай, елмайса, Мин атай булыр идем. Бүген килеп: «Минем улыма син Яшьтәш»,—дип тукыр идем. Ләкин шатмын: алдан белгән кебек Шагыйрь, дус булырыңны Туган елында ук язганмын, шәт, Кыска бер шигыремне: «Дөнья матур дуслар белән генә, Дуссыз яшәүче сирәк; Ләкин дуслар арасында да дусны Таба белергә кирәк». Без табыштык!.. Бетте яшь арасы, Араларда— Шигырь тантанасы. 26 декабрь. 1995. Бер минутка бүген озайды көн — Уйны уйга катам. Гомеремне озайтыр өченме Больницада ятам? Бу минутны кабат күрер өчен Бер ел вакыт кирәк. Минем яшьтә бер ел гомер дә бит Кабатланмас бүләк. Тырыша ла йөрәк.. Зур үсегез Хуш, тәрәзәм! Синең аша төште Бу бүлмәмә кышкы ак нурлар. Синең аша карап торды миңа Кар ябылган япь-яшь чыршылар. Әй чыршылар! Мин бит гомер буе Шигырь белән авыру кешегез. Бу көнемне ямьләп торган өчен Рәхмәт сезгә: зу-ур үсегез. Малай чакта күрше-тирәдә: «Зур үс!»—диләр иде миңа да... Тынлык Тынлык... Тынлык... Миңа—тыйгысызга Син бер ләззәт һәм тын гарәсәт. Сызлауыннан туктап тора синдә Йөрәктәге төрле җәрәхәт. Бу минутлар дәвам итсен, дисәм, Әйтер төсле Ходай тәгалә: «Бер ярасыз йөрәк белән, улым, Яшәвеңдә нинди соң мәгънә?» И мактыйлар... Күреп торам: Мактау сүзләре ялган. Ә бит ялганга ышану Макталучыга яман. Макталучы ышансын да Башканың яманына... Яманрак ышануы Үзеңнең ялганыңа. Шагыйрьләргә хәзер илле... алтмыш.. Илһамлана җитмеш яшьле дә. Күпме еллар яшәп, җиттекме тик Җитәрбезме Тукай яшенә?! 1995 1996