ӘХМӘТ ФӘЙЗИ ХАТЛАРЫ
Күренекле әдип Әхмәт Фәйзи Ниндидер язучы мирасы турында сүз алып барганда, гадәттә, анын басылып чыккан яки тәмамланмаган, яисә төрле сәбәпләр аркасында дөнья күрми калган әсәрләрен генә күз алдында тоталар иде. Әдипнең эчке дөньясын, аның фикерләрен бөтен тулылыгы белән аңлау өчен бу гына аз, әлбәттә. Язучының шәхси архивы исә тәмамланган әсәрләрдән тыш тәмамланмаган- нарын да, әсәрнең төрле вариантларын һәм әсәрне язу өчен тупланган материалларны, көндәлек һәм куен дәфтәрен, фоторәсемнәрен, язышкан хатларын һәм очраклы рәвештә язучы кулына кергән башка әдипләрнең кульъязма әсәрләрен дә һәм башка документларны да үз эченә ала. Шәхси архивлар безгә әдәбиятның барышын конкретрак күзәтергә, чор каршылыкларын ныграк аңларга, язучыларның үзара мөнәсәбәтләрен ачыкларга һәм шәхсән язучының үзен аңларга да булыша. Моннан өч ел элек миңа язучы Әхмәт Фәйзинең шәхси архивы белән эш итәргә туры килде. Кызыклы материалларга бай булган бу архив фәнни яктан эшкәртелеп, билгеле бер системага китерелде һәм аның тасвирламасы төзелде. Хатлар исә әнә шул тасвирламаның зур өлешен алып тора. Бу мәкалә шул хатларга нигезләнеп, алар- ны өйрәнү, күзәтү нәтиҗәсендә туган кайбер фикерләрдән чыгып язылды. Әдип Әхмәт Фәйзинең Г Ибраһи- мов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә сакланучы 101 нче санлы шәхси архивында барлыгы— 880 хат бар. Алар 207 эшне тәшкил итә. Шуларнын тугызы (216 хат) — язучының иҗтимагыйиҗади эшчәнлеген һәм биографиясен чагылдырган II тасвирга кертелде. Хатларының күпчелеге дөньяга чыкмаган. 48 хаты Ә. Фәйзи әсәрләре биштомлыгы- ның 5 нче томында басылды (5 том.— Казан, ТКН 1987, 366—411 б). Хатлар белән танышканнан сон аның киң карашлы, эрудицияле галим, татар әдәбияты, мәдәнияты үсеше өчен көрәшүче, аны халыкара мәйданга чыгарырга омтылучы фидаи икәнен күрәсең. Аның алдан күрә белүчәнлеге, без бүген хәл итә торган проблемаларны беренчеләрдән булып, үз вакытында ук, дәүләт җитәкчеләре алдына куюы, кыюлыгы сокландыра Мәсәлән, архивта анын 1955 елда КПСС Өлкә Комитеты секретаре С. Г Батыевка язган хатынын караламасы (Ф —101, тасв, 3., 4 нче эш) һәм КПССнын Татарстан Өлкә Комитетына язган тулырак вариантлы хаты саклана (Ф 101, тасв—3, 63 нче эш). Ә Фәйзи бу хатында язучылар белән 19 январьда Өлкә Комитетында булган очрашудан бик үк канәгать калмавын, очрашуга хәзерлексез килгәнгә һәм аз ӘДӘБИ МИРАС вакыт бирелгәнгә күрә үз фикерен аңлатып җиткерә алмавын әйтә. Очрашуда әйтеп бетермәгән фикерләрен язмача белдерә Ул республикадагы иҗат оешмалары берберссннән аерым яшәмәсеннәр иде, Тел, әдәбият институты татар әдәбияты тарихын булдыруны, татарча бер томлы энциклопедия чыгаруны, им ля, орфография эшләрен төгәлләүне көн тәртибенен үзәгенә куярга тиеш, ди. «Хәзергә кадәр әдәбият фәнендә һәм югары җитәкче органнарда татар мәгърифәтчелегенә һәм җәдитчелеккә карата булган ялгыш карашның үзгәргәне юк. Фәннәр арасында тарих өлкәсе безнең ни өчендер ин артта калган фән һәм моның өчен без барыбыз да җаваплы», ди Фикерләр дөрес һәм бик урынлы булса да, партия җитәкчеләре аларны тормышка ашырырга бик атлыгып тормый, каршы чыгучылар да була Мәсәлән, аның Мәскәүдән шагыйрь Әнәс Кариның хатыны Рәшидә Хәмитовага язган хаты (1958 ел 21 апрель) кызыклы. Ул шул еллардагы сәяси хәлләр, рсабнлитацияләнгән язучылар турында язгач, өлкә комитетына беренче секретарь булып эшкә килгән яңа кеше — С. Д. Игнатьев турында җылы гына сүзләр әйтә: «Менә аңа татар культурасын белүче яхшы ярдәмчеләр кирәк иде. Батысв та, Фасеев та йомшаклар Фасеевны әйтеп тормыйм, аңардан төплерәк Батысв шактый ляпсуслар ясаштыра Мәсәлән, декада вакытында Москва газеталарында «революциягә кадәр татарның әдәбияты юк иде» — дип язып чыкты. Просветительство мәсьәләләрендә элекке буталчыклык һаман хөкем сөрә Тарихны искажать итү бездә берни дә түгел, Фасеевлар да, Хәйриләр дә шуны белә торып, үз сүзләрен әйтүдән куркалар. Милли мәсьәләдә Ленин нормаларына кайту буенча бездә бик күп эшлисе бар әле», — ди Сүз уңаеннан, фондта Камил Фассевның халкыбызның рухи мирасы үсешен тоткарлаудагы «яхшылыкларын» күрсәткән, тагы икс хат саклануы турында да әйтеп үтәргә кирәк Болар —1958 елнын 16 апрелендә Хәмитова Рәшидәнең һәм 1956 елның 18 февралендә Н. Җнһано- вның Ә. Фәйзигә язган хатлары Ә Фәйзинең «Литературная газета»да (1956 ел. 18 октябрь) «Әдипнең эрудициясе» исемле мәкаләсе басыла. Мәкалә басылу уңаеннан укучылардан күп санлы хатлар килү язучының киң карашлы, эрудицияле галим икәнен күрсәтеп тора Ә Фәйзигә үзенең гомере буе табынган шагыйре Г. Тукай турында та- рихнбнографнк роман язу өчен күп көч куярга туры килә. Монда да язучыдан кнн белем, эрудиция таләп ителә. Ул шагыйрь йөргән эзләрдән йөреп чыга, бик күп төрле архивларда, фәнни китапханәләрдә эзләнә, шул чор әдәбияты, матбугаты белән таныша. Тукайның замандашлары, якташлары, аның турында истәлек сөйләрдәй кешеләр белән хат алыша. Фондта «Тукай» романын язу белән бәйле 59 хат бар. Аларнын барысына да тукталу мөмкин булмаганлыктан, кайберләре хакында кыскача гына әйтеп үтү белән чикләнәбез. 1952 ел 8 февральдә ссңлесе Зәйнәпкә язган хатының ахырында ул түбәндәгечә хәбәр итә: «Романның икенче китабы өчен библиотекада көн-төн материал укыйм һәм кайбер бүлекләрне яза барам. Уральскта җәен барам. Уральски егете Нафнгов Зеленодольскидан мина язып тора һәм Уральскнй- ның фотоларын җибәрә. Шәп егет булып чыкты, мина бик кирәк егет». Чыннан да, Тукайның Уральскнйдагы тормышы турында нн күп белешмә материал җибәрүче шул елларда аспирантурада укучы, хәзер академик Нафнгов Рафик Измайлович була Фондта аның бу уңайдан Ә Фәйзигә 1951 56 елларда язган 22 хаты теркәлгән. Ә Фәйзи Тукай белән бергә Уральскида типографиядә эшләгән хәреф җыючы Гладышев Александр Кузьмич белән дә язышып торган А К. Гладышевның 1952—56 елларда ана язган 18 хаты саклана. Хатлар фактик материалларга байлыгы белән шул чорны күз алдына китереп бастырырга ярдәм итәләр. Ә Фәйзи К Мотыйгыйның энесе, Уральскидагы пенсионер Гариф Төхфәтуллинга 1953 елның 9 октябрендә язган хатында Камил Мотыйгый, Тукай турында үзе белгәннәрне яза да «...инде шулар турында Сезнең өстисе сүзләрегез булса. Сез мина, романны язучыга, зур бер ярдәм иткән булыр идегез»,—ди. Романда телгә алынган Бәдри абзый малае — Хисаметдннов Камали Тукай турында үзенең белгәннәрен әйтеп Кыргызстанның Җәләлабад өлкәсе «Кокянгак шәһәреннән 4 хат җибәргән, М. Е. Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәнең бүлек мөдире А. Абрамншвнли 1957 елның 28 августында язган җавап хатында «Китапханәнең СССР халыклары әдәбияты бүлегендә Сезне кызыксындырган «Әлгасрелҗәднд», «Уклар» журналлары һәм «Фикер» газетасы юк»,— дип белдерә Тукай турында ни дидер белешмә бирү характерындагы менә шундый ха тлар тагы Абдулла Гомәров (1953, 23 сентябрь), Салих Вал иди (1952, 8 апрель), Зәкәрия Эхмеров (1953, 12 март), Рәхмәтуллин, Габделбари, Агафонов Б С. (1955, 20 январь), Зәйнәп Хайруллина (1952, 19 июль), Гази Кашшаф (1953, 6 февраль), Габдрах- ман Кэлтиев (1953, 5 ноябрь), Мостафа Ногман (1953, 12 февраль) кебек зыялылардан. Әхмәт Фәйзи, хатыны Елизавета Степановна Сверчкова һәм уллары Рөстәм. Ә. Фәйзинең хатлары белән таныша барган саен, анын тагы бер ягы ачыла. Ул югары культуралы, кешеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле, чын интеллигент булган. 1957 елның 7 июлендә Әмирхан Еникигә язган хатында: Г. Тукай һәм Фатих Әмирханның якын дусты, «Әльислах» газетасының редакторы Вафа Бәхтияровка бүләк алыр өчен Казанда чагымда 700 сум чамасы акча җыйган идем, шуны мең сумга тутырып берәр бүләк алып бирсәгез иде, дип үтенә. Бүләк өчен акчаның күп өлешен Тел, әдәбият, тарих институты галимнәре биргән була. Йомыш гәрчә язучы Абдулла Әхмәткә тапшырылган булса да, ул аны вакытында үтәмәгән икән. Ә Фәйзи шуңа бик нык уңайсызланып: «Вакытында аның (Вафа Бәхтияров) 75 еллыгын билгеләп үтәргә безнең күз җитмәде. Со- ңга калып булса да аңа кечкенә генә бүләк оештырсак, без бу тыйнак җәма- гать эшчесенә карата үз бурычыбызны беркадәр үтәгән булыр идек», — ди. Ә Еники аңа җавап хатында (1957, 22 июль) аның гозерен үтәүләре турында яза Аның әйтүе буенча, бу вакыйга Вафа абзыйга бик нык тәэсир иткән: «Ул бизгәк тоткан шикелле калтыранып, озак кына сүзен әйтә алмыйча утырды Дөресен генә әйткәндә, мин аны бу кадәр нечкәреп сөенер дип көтмәгән идем. Кешене онытмау нинди зур эш! Ә без, каткан йөрәкләр, шуны уйлый да белмибез. Ярый әле синең кебек тынгысыз бер абыебыз бар. Картның күз яше белән әйткән рәхмәтләре тулысынча сиңа булырга тиеш»,— ди. Ә Фәйзи ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тырышкан Татар халкының сөекле композиторы С. Сәйдәшев вафат булгач, анын хатыны Асия ханым авыру хәлендә, яшәү өчен уңайлыклары булмаган салкын бер бүлмәдә кала. Шул уңайдан Ә. Фәйзинең ана квартира белән ярдәм итүләрен сорап, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре С. Д. Игнатьевка язган хатының караламасында: «После похорон Сайдашева, когда еще была свежа память о нем, в административных сферах поговаривали об использовании квартиры Сайдашева под музей его имени, предоставив семье другую жилплощадь. Теперь об этом забыли вовсе Мы должны иметь уважение к учреждаемому самими же институту народных артистов и сохранить чуткость к памяти их Этого требуют самые элементарные правила советской морали», дигән юллар бар. Аның 1953 елның 8 августында Зәйнәп Хәйруллинага композитор Фәрит Яруллин әтисенең—Заһидулла Ярул- линның улы мирасына варислыгын раслауны оештыруны сорап язган хаты да, 1956 елның 27 апрелендә Татарстан Язучылар союзы идарәсенә Тукайның исән апалары Газизә һәм Саҗидәгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә мөрәҗәгать итүе дә, яки 1945 елда СССР совет рәссамнары союзы рәисенә Мәскәүдә каты авыру хәлендә яшәүче рәссам М М. Абдуллинга һәм аның гаиләсенә ярдәм күрсәтүне үтенеп язган хатлары да аның олы йөрәкле шәфкатьле әг” ,п булуын раслап торалар. Фронттан 19-.3 елның 31 июлендә Татар академия театры режиссеры Ширияздан Сарымсаков- ка язылган хат сәнгать кешеләренең вакытыннан элек дөньядан китүләренә җаны әрнү, борчылу белән тулы: «Арти- стларыбызның үлүендә без үзебез гаепле түгелме? Ягъни, алар тере чакта без үзебезнең дуслык, дуслыктан да югарырак рәвештә үз талантларыбызга карата иҗтимагый, тарихи миссиябезне онытып җибәрмибезме'’ Сарымсак, егет дус! Нидер эшләргә кирәк! Күбрәк ялкын! Калганнарны, тереләрне сакларга кирәк! Тиешле ки арылыкка менеп, хөкүмәт трибунасына җитеп! Тиешле шартлар тудырып1 Үзгәчә мөмпш түгел. Сугыштан соң сафларны барлаганда бу бездән соралыр. Моның өчен без һичшиксез җавап бирергә тиеш булырбыз. Бәлки мин моннан кайталмый калырмын Ул хәлдә бу минем васыять булып калсын». Ә Фәйзинең шушыңа аваздаш фикерләре Салих Батталга шигырь белән язылган (1945, 11 июль) хатында да урын алган. Сугышта югалган дуслары Муса Җәлил, Ф. Кәрим, Г Кутуйлар- ны сагынып искә ала да: «Син бик кирәк монда, тизрәк кайт әле», ди Салих Батталның бу хат уңаеннан 1950 елның 15 февралендә язган аңлатмасы бар. Ул: «Әхмәт Фәйзи бары үз иҗатының язмышы өчен генә түгел, ә бәлки бөтен татар совет әдәбияты язмышы өчен гомер буена янып-көеп яшәде. Бу чын мәгънәсендә дәүләтчә кайгыртуның ни дәрәҗәдә тирән булуы, андагы югалтулар өчен аның ни кадәр әрнүе бу шигырь-хатта ачык чагылган. Шуның белән бергә бу хат авторга хас булган чиктән тыш тыйнаклыкны да чагылдырган иҗат гомеренең бер минутын да әрәм итми, армый-талмый эшләгән язучы әле һаман үз эшеннән риза түгел. Ул эшне «бар» дип әйтергә дә йөрәге базмый. Димәк автор без -язучыларның өстенә ни кадәр зур бурычлар йөкләгәнен бик ачык сизә һәм шул бурычны үтәр өчен әдәби көчләрен исән калганнарын тупларга омтыла», дип дөрес нәтиҗә ясап куя. Хатлардан Ә. Фәйзинең Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек чордашлары белән дусларча җылы мөнәсәбәтләрдә булуын күрү белән бергә, шагыйрь Әхмәт Ерикәй белән булган каршылыкларны һәм аңа карата булган антипатиясен дә ачык күрергә мөмкин. Аңа булган кире мөнәсәбәте сигез хатта искә алына «Сафа» пьесасын китап итеп бастырудан нигезсез рәвештә төшерелеп калдырылуы уңаеннан КПСС Үзәк Комитеты секретаре П Н. Поспеловка язган хат та шактый гыйбрәтле. Хатта хәсрәт тәнкыйтьчеләрнең мәсьәләнең асылын аңламыйча үз вакытында һ. Такташны, М. Җәлилне, 111 Маннурны, С. Батталны «батырулары», бигрәк тә Н Исәнбәткә һөҗүм итүләре бәян ителә. Анда шулай ук Ә Ерикәй кебек аерым шәхесләрнең М Җәлил иҗатын юри яшереп, халыкка чыгартмыйча яткырулары да әйтелә. «Безнең Татарстанда чын иҗади атмосфера юк, ярдәм итәсе урында административ идарә итү белән шөгыльләнәләр Без аңлатма кәгазьләре, жалобалар язарга түгел, ә романнар, пьесалар, поэмалар язарга тиеш,— ди Шушы ук мәсьәләләр аның КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре 3. И Моратовка язган хатында да яктыртыла. Ә. Фәйзи үзе язганнарга бик тә җаваплы караган. Басылган материалда төгәлсезлек, гаделсезлек күрсә шунда ук гаделлекне торгызу өчен көрәш башлаган Бу җәһәттән аның «Качкын» операсы турында «Правда» газетасына (1952), типография гаебе белән аның «Фининспектор белән сөйләшү» шигыре тәрҗемәсендә киткән хата турында «Совет әдәбияты» журналына, редакция хезмәткәрләре гаебе белән Ф Әмирхан турындагы мәкаләдә Әмирханга дөрес булмаган бәяләмә бирү уңаеннан «Дружба народов» журналына (1950) язган хатларын китерергә мөмкин «Литературная энциклопедия» редакциясенә язган хатында энциклопедиядәге мәкаләләрдә татар язучыларына карата бирелгән бәяләрнең гафу ителмәслек ялгышлыклар белән тулы икәнен хәбәр итә. Яшь, талантлы татар язучыларының энциклопедиягә бөтенләй кертелмичә төшерелеп калдырылуларын да искәртә. «Известия» газетасы редакциясенә язган хатында (1955 ел, 2 апрель) «Шүрәле» балетының сюжеты Г. Тукай язган «Шүрәле» әкиятенә нигезләнүен, әмма ни өчендер аның исеме беркайда да телгә алынмавын тәнкыйть ггтә. Хатлардан Ә. Фәйзинең иҗат эшен тоткарлаган, кирәксезгә рухи һәм физик көчен түктергән, озак еллар буе нерв киеренкелеге белән яшәргә мәҗбүр иткән кешеләр белән низагла булуы һәм алар белән көрәш алып баруы да ачыла Аның танылган балетмейстер Л. В Якобсон белән «Шүрәле» балеты либреттосының авторлыг ы хакында судлашып йөрүе 1941 елдан 1957 елга кадәр сузыла Бу уңайдан 68 хат һәм Ленинград язучысы Ю. И. Слонимский тарафыннан 1953 54 елларда язылган 4 хат бар. Ул да Л. В Якобсон тарафыннан алдануы, суд өчен материаллар җыюы турында әйтә. Ә Фәйзине татар сәхнәсе культурасы, зәвыксыз эшләш ән спектакльләр дә борчый Бу уңайдан 1952 елның 29 декабрендә ТАССРның сәнгать эшләре идарәсе начальнигы Закировка язган хаты кызыклы «Опера һәм балет театрында «Качкын» спектакле тиешле сәнгать югарылыгында эшләнмәгән Ар тистлар белән эшләү начар, йомшак... Хор яңгырамый, мизансценалар фикерне ачмыйлар... «Шүрәле» балетының репетициясен дә карадым,—начар. Режиссер үзе яшь булса да тәнкыйтьне кабул итәргә теләми, үзсүзле. Менә болар да татар спектакльләренең чиле-пешле, сәнгатьчә дәрәҗәсе түбән булып чыгуын тәэмин итә дә инде»,— дигән фикерләрне әйтә. Сөйләгәннәрдән чыгып шуны әйтергә мөмкин: без карап үткән хатлар Әхмәт Фәйзинең тормышын, иҗатын тагы да тулырак күзалларга ярдәм итәләр. Бу хатлар —әдипнең киң эрудицияле, кешелекле, нечкә зәвыклы, тәрбияле, гаделлек өчен көрәшүче олы җанлы шәхес икәнен дәлилли торган тарихи документлар. Сүз ахырында укучыларга Ә. Фәйзинең шәхси архивыннан берничә хат тәкъдим итәбез.