Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЯ БАРА БУ РОССИЯ?

Татарстан телевидениесе аша язучы Әхәт Мушинский урыс телендә алып бара торган «У зеленого камина» («Яшел камин янында») дигән телевизион тапшыруларда республикабызның бик күп күренекле шәхесләре кагнашып килә. 1993 елнын декабрь аенда башланып киткән бу тапшыруларда без Минтимер Шаймиев, Фәрит Мөхәммәт- шин, Василий Лихачев, Туфан Миңнул- лин, Фуат Мансуров, Миргазнян Юныс, Разил Вәлнев, Илдар Зарипов, Зилә Сө- нгату длина, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Вил Мирзаянов, Равил Бохараев һәм башкалар белән очраштык. Алар - халкыбызның йөзек кашлары булырдай зыялылар: сәяси эшлеклеләр, иҗат әһелләре, галимнәр, дин әһелләре һ. б. Журналыбызның бу санында без укучыларга Әхәт Мушинскнйнын «Яшел камин янында» профессор Әгъдәс Борһанов белән булган әңгәмәсен ирекле язма рәвешендә тәкъдим итәбез. Әүвәл — әңгәмәдәшләр хакында кыскача белешмә. Әхәт Мушинский 1951 елда Казанда татар артистлары гаиләсендә туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Ул — урыс телендә иҗат игүче татар язучысы. 1984 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәләгән повесть һәм романнар авторы. «Кайту», «Ак бүре» исемле повестьлары «Казан утлары» журналында да басылды. 1992 елда «Русско-татарско-турецко-англнйскнй разговорник» дигән сүзлек-белешмә төзеп бастырды. Ә. Мушинский Бөтендөнья язучылары ассоциациясе — ПЕН- клуб составында татар язу чыл арының ПЕНклубын оештыручыларның берсе, аның җаваплы сәркатибе. Ул шулай ук Татарстан Милли китапханәсенең өлкән фәнни хезмәткәре. Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов 1920 елда туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, шунда ук укыткан. Октябрь революциясе көннәрендә меньшевиклар һәм эсерларның эшчәнле- генә багышланган докторлык диссертациясен 1966 елда ук уңышлы якласа да, аның тарих фәннәре докторы дигән фәнни дәрәҗәсен рәсми рәвештә егерме өч елдан сон гына -1989 елда раслыйлар. Тоталитар режим, Бөек Октябрь революциясе бары тик большевиклар казанышы, дип раслап килгән заманнарда башка төрле фикер йөртүче галимнәрнең кирәге булмаган, әлбәттә. Бүгенге көндә Ә. X. Борһанов — күренекле тарихчы, Россия дәүләт университеты профессоры, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында азчылык милләтләргә кагылышлы законнарны эшләүчеләрнең берсе, белгеч-консультант. Әгъдәс Борһановны Мәскәүдә, зурлап, татар Сократы дип йөртәләр. Ул бик мөлаем, ягымлы әңгәмәдәш. Әхәт М ушинский. Әгъдәс ага, Сез докторлык диссертациягезне 1966 елда ук яклаган булгансыз, в тарих фәннәре докторы дигән рәсми дәрәҗә Сезгә 1990 елда гына бирелә. Ничек алай килеп чыкты соң ул? Аңлатып үтегез әле шуны. Әгъдәс Борһанов. Моныц сәбәбе бик гади. Мин үземнең диссертациямдә Октябрь революциясе тарихына Сталин һәм аның иярченнәре биргән бәяне, аларның үзләренчә шәрехләү-сукалауларын сүтеп ташлап, башкачарак яктылыкта карарга, Ленин фикерләренә кайтып төшәргә тырышкан идем. Билгеле ки, үзем аңлаган кадәр дәрәҗәдә. Минем карашларым ул чорда хөкем сөргән карашларга һич тә туры килми иде. Шулай итеп, каршылык килеп чыкты Революциянең характеры нинди булган? Большевикларның башка демократик партияләр белән үзара мөнәсәбәтләре ниндиерәк? Кыскасы, мина кадәр тикшеренүче галимнәр Октябрь революциясенең социалистик йөзен генә күреп, һәрвакыт шуны ассызыклап килгән булсалар, мин исә Октябрьнең демократик йөзенә күбрәк игътибар итәргә тырыштым. Җыеп кына әйткәндә, менә шулай. Ә. М. Без, галим, галим, дип сойлибез. Галим заман кешесе булырга тиеш, дибез, фикерләрендә чоры-заманыннан артта калмаска тиеш, дибез Үзегез галим кеше буларак, Сез моны ничек аңлыйсыз9 Ә. Б. Галимлекне мин болай аңлыйм ул, ягъни тикшеренүче-эзләнүче галим, үткәннәргә анализ ясап, аны тикшереп-өйрәнеп, шуның мисалында бүгенгене аңлатып бирергә һәм, шуннан чыгып, киләчәкне алдан күрә белергә тиеш Әмма, ни кызганыч, андый галимнәр артык күп түгел һәм ул табигый дә Язучы, рәссам һөнәрләре шикелле үк, галим һөнәре дә сәләткә бәйләнгән. Аларнын аермалары шунда: язучы яки рәссам сурәтләп күрсәтү сәләтенә ия булса, галим тикшеренү, аналитик фикерләү сәләтенә ия була. Хәзер нәкъ менә шундый галимнәр үсеп чыгар дип өметләнергә кирәк. Мин моны, шггездә, җәмгыять законнарын өйрәнүче галимнәрне иҗтимагый фәннәр белгечләрен күздә тотып әйтәм, алар бүгенге чынбарлыгыбызны анализлап өйрәнүчеләр Мин аларны тарихчыларны, философларны, социологларны һ б физиклардан, химиклардан аерып куям. Соңгылары теләсә кайсы чорда нинәрсә бар шуны онрәнсп тикшерергә мәҗбүрләр һәм, мин әйтер идем, хәтта бурычлылар Алар физик яки химик күренешләрне өйрәнгәндә һәрвакыт объектив дөреслекне алга сөрергә тиешләр, бернинди естәп-арттырып җибәрүләрсез. Теге яки бу җисемне идеалистик яисә материалистик караштан нигезләгәндә, бәлки, кайбер фәлсәфи уйланулар характерындагы фикерләр өстәлергә дә мөмкиндер Әмма шуннан арысы юк Ә инде иҗтимагый фәннәргә килгәндә, иҗтимагый фән белгечләренең эше-гамәле сәясәт белән, бүгенге көн белән, бүгенге чынбарлык белән бик тыгыз бәйләнгән. Менә шулардай чыгып, иҗтимагый фән галименең максатлары да, бурычлары да бер нәрсәгә кайтып кала: чынлап та, бу галим бүгенге чынбарлыкны өйрәнсп- тикшереп, шундый тәңгәл нәтиҗәләр чыгарырга тиеш ки, шул чынбарлыкны сәясәтчеләр дә, социологлар да, политологлар да һ б. кабул итеп алырга тиешләр, аны күз уңында тотып эш йөртергә тиешләр Ә. М. Катлаулы/ Бик катлаулы1 Әле мин Сезнең тагын башка сүзләрегезне дә хәтерлим хәзерге галимнәр арасында, күп булса, ике процент чамасы гына чын галим бардыр, дигән идегез Бу хикмәтле сүзләрегезгә әйләнеп кайтуым менә ни очен: Сез, галим ул ачышлар ясаучы кеше, аның үз концепциясе, ягъни теге яки бу мәсьәләгә карата анык карашлары була, дип сойләгән идегез Ө. Б. Әйе, нәкъ шулай. Әле генә әйтеп узган фикерләребез дә шул юнәлештә иде бит. Галим кешенең үз мәктәбе, үз тәгълиматы булырга тиеш Фәннең үзе тикшерә торган тармагын ул аерым бер яссылыкта аерым яктылыкта алып, шуны чынбарлыкка бәйләп, үз сүзен әйтергә бурычлы Ә инде башкалар әйткәнне кабатлап, шуны кайта-кайта чәйнәп йөрүчеләр алар галимнәр түгел. Кызганычка, тарих фәнендә аның әнә шундыйлары байтак шул әле Ә үз карашлары, үз концепциясе булган галимнәр юк дәрәҗәсендә аз, бик аз1 Ә. М. Сезнең ике китабыгыз барын белом һәр икесе дә фәнни ачышка торырлык хезмәтләр. Шулар хакында берничә сүз әйтсәгез иде. Әгъдәс ага.' Ә. Б. Беренчесе. Шәкертләремнән кайсыдыр берсе әйтмешли, тарих фәнендәге беренче битем... Дөресен әйтим, үзен турында сөйләнеп утыру ничектер мактану булып кабул ителмәсен иде... Сезнең «беренче ачыш» дигәнегез, ул һаман да шул минем диссертациям белән бәйле. Мин анда үз карашларымны бик фәнни итеп расларга тырышкан идем, һәм аларның дөреслеге, соңлап булса да, танылды. Мин хаклы булып чыктым Октябрь революциясе тарихын мин большевиклар һәм башка демократик партияләрнең үзара мөнәсәбәтләре күзлегеннән карап бәяләдем. Ул революциядә крестьяннарның, эшче пролетариатның нинди роль уйнаганын, арттырмый-бизәми генә, ачып бирә алдым. Тарих фәнендә беренче сүзем — беренче битем әнә шул булды. Икенче бите исә... Анысы да Октябрь революциясе һәм аннан соңгы чорлар белән бәйле, революцион үсештә социализм төзү чоры белән бәйле. Мин, хәзерге үзгәртеп кору чорына кадәр булган тарихи араны җентекләп өйрәнгән-тикшер- гәннән соң, янә дә үз концепциямне— үз карашларымны әйтеп бирә алдым. Җитмеш ел дәверендә социализм төзи-төзи, Россия нинди хәлдә калды? Бүгенге ачы чынбарлыгыбызның очы-башы кайда? Мин, әнә шуларны өйрәнеп тикшеренүләрем нәтиҗәсендә, кризистан ничек чыгу концепциясен формалаштырдым. Большевистик тоталитар режим алып кереп батырган сазлыктан, тупиктан илне алып чыгу концепциясе ул. Икенче хезмәтем әнә шул. Ә. М. Алтмышынчы еллар башында Сез КПССның Татарстан олкә комитетында фән бүлеге модире булып эшләгәнсез. Ул бүлектә Сезгә кадәр Ф. Ә. Табеев эшләгән булган, ул идеология секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгәч. Сез аны алыштыргансыз икән. Әмма озакламый,— тарихта булмаган гайре табигый хәл!—Сез. андагы шартларга ризасызлык белдереп, эштән китәргә гариза биргәнсез. Шундый җылы урыннан ни очен китәргә булдыгыз? Аңлатып бирсәгез икән шуны. Ә. Б Беләсезме, күрәсең, минем табигатем шундыйдыр инде. Ул берничек тә партия органнарындагы казарма шартларына яраклаштырылтан эш мөхитенә сыеша алмагандыр. Армиядә дәрәҗәгә карап берсүзсез буйсыну тәртибе, командир сүзе — закон, дигән кагыйдә яши бит Мин үзем отставкадагы майор, яшьлегемнең иң матур сигез елы армия сафларында үтте. Менә шул, армиядәге тәртип, казармачылык, үзеңнән өстен дәрәҗәлегә берсүзсез буйсыну кагыйдәләре партия аппаратында урнаштырылган кырыс тәртипләр янында бөтенләй бер башка түбәнәеп кала. Бу — кемнәргәдер сәер тоелырга да мөмкин, әмма дөресе шулай. Партия аппаратында һәммәсе шундый кысаларга куелган, иерархик баскыч шулкадәр нык сизелә —әйтерең дә юк! Әйтик, инструктордан башлап һәркемнең хокуклары һәм бурычлары ачык билгеләнгән-чикләнгән Синең кем белән аралашырга, ә кем белән аралашмаска тиешлегең дә, хәтта буфетта кайсы залда ашарга тиешлегең дә өстәлеңә кадәр билгеләнеп куелган. Бүлек мөдиренең вәкаләтләре бер төрле, ә инде өлкә комитеты секретарьларыныкы — бөтенләй башкача. Хокуклары һәм вазифалары да төрле, әлбәттә. Ашаган азыгыңа, алган паегыңа кадәр аерылып тора. Партия күзәнәгендәге чин-дәрәҗәләр турында сөйләп торасы да юк, алар арасындагы мөнәсәбәтләр әллә нәрсә ул. Анда иҗади эшләү, уйлану-эзләнү, нәрсәгә булса да үз карашыңны белдерү, нәрсәнедер үзеңчә планлаштыру турында хыялланырга да мөмкин түгел. Анда бөтенесе дә алдан, катгый рәвештә партия уставы, партия программасы һәм югары инстанцияләрнең директивалары, «кыйммәтле күрсәтмәләре» белән билгеләнә һәм тормышка ашырыла. Син шул күрсәтмәләрне тайпылышсыз үтәп барырга тиешсең. Менә шул тимер кыршау мине бик нык кыса, тәртипләре изә-сыта, сулыш алырга да ирек бирми иде. Алай да мин ике ел чамасы түздем әле. Әмма эшли башлавымның беренче айларыннан ук мин үземнең ризасызлыгымны сиздерә килдем, иң яхшысы - китим мин бу эштән, дип әйтә килдем. Әмма анда бер кереп кысылгач, тиз генә чыгып китеп тә булмый икән. Бары тик ике елдан соң гына җай чыкты да, тизрәк гариза биреп, китеп тә бардым. Шулай, сыеша алмадым мин я идя Аннары, тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер: власть, хакимият ул шундый бер категория. . Ул шулкадәр үз баткагына суыра башлый. Баткак кынамы соң, куркыныч, төпсез сазлык ул... Кеше түрәлеккә, хакимлек итәргә бик тиз күнегә, аның өстенлекләрен, тәмен бик тиз тоеп ала. Хакимлек, түрәлек иң тәмле икмәктән дә тәмле, иң татлы ризыклардан да татлырак! Кешеләрне үзеңә буйсындыру, аларга боеру, аларны үз кубызына биетү Яшермим, эшләвемнең икенче елы тулып килгәндә, әнә шул төпсез сазлык мине дә суыра башлаган иде инде. Зур түрә булып, түшеңне киереп йөрү... Читтән караганда, җирәнгеч бер нәрсә ул! Менә шул арның барысы да минем партия өлкә комитетыннан китүемне тизләтте. Ә. М. Анысы табигый, әлбәттә. Анысы аңлашыла. Еш кына Сезгә Фикрәт Табеев: «Сез уйламагыз, сез эшләгез1 » дип әйтә торган булган икән. Шулай сойлиләр. Чынлап та әйтә идеме шулай? Ә. Б. (Колә.) Әй-е-е-е... Беләсезме, без Табеев белән бик еш бәхәсләшә идек. Ул яшь ягыннан миннән яшьрәк, биләгән урыннарыбыз-дәрәҗәләребез бер чамада— шунлыктан, без бик тиз үзара «син» дип сөйләшүгә күчеп киттек. Аннары, минем гадәтем шундый: һәр нәрсәгә үз фикерем булырга тиеш. Нәрсә турында булса да фикер алыша башласак, мин сикереп торам да: «Минемчә, бу мәсьәлә менә шулай-шулай...» — дип тезеп китәм. Көлешәләр. Күрәсең, минем бу чыгышларым тора-бара Табеевны туйдыра башлагандыр. Шундый фикерләшүләрнен берсендә ул миңа әйтә: «Беләсеңме, Әгьдәс Хөсәенович, син уйлама, ә кушканны үтә, енн эшләвеңне бел! Биредә синнән башка да уйлаучылар җитәрлек!» ди Ә. М. Шулай ук дидеме7 Ә. Б. Мин аңа: «Мондый шартларда эшли алмыйм»,— дидем Ә ул «Әйдә, әйдә... Акыл сатма!» дип сүзне бетерергә ашыкты. Шулай аерылыштык. Ә. М. Мәскәудә Сезнең «Откуда и куда идешь. Россия?» дигән китабыгыз чыгып килә икән. Шулай итеп, кайдан һәм кая таба бара инде бу Рәсәй7 Ә. Б. Китабымның исеменә мин гомумиләштерелгән эчтәлек-мәгьнә салырга тырышмадым, чикләнгәнрәк мәгънә салдым Бу хакта кереш сүземдә дә искәртеп уздым. Димәк, тарихи яктылыкта, татарчалап әйтсәк, хан заманнарыннан башлап Россия кайдан килеп чыккан да, хәзер кая таба бара? дигән сорау куелмый Сүз Россиянең бүгенге хәлендә кая таба баруы хакында Ни өчен ул бүген шушындый авыр социаль-икътнсади упкынга тәгәрәде? Мин менә шул хакта фикер йөртәм. Сүземне крепостное право бетерелгәннән соңгы заманнан, төгәлрәге, Столыпин реформалары чорыннан башлап җибәрәм дә, Октябрь революциясе аша бу якка килеп чыгам Илнең бүгенге хәтәр хәле турыдан-туры Октябрь революциясе белән бәйләнгән икәнен исбатларга тырышам Октябрь илдә социализм төзү күрсәтмәсен бирде, социализмны төзи дә башладык, төзедек-төзедек нәтиҗәдә, үзебезгә бөтенләй кирәкмәгән шыксызкыяфәтсез бер нәмәрсә төзеп ташладык... Илдәге бүгенге хәерчелекнең башы яманаты чыккан пролетариат диктатурасына, дәүләтнең тулы хакимлеккә омтылышына барып тоташа Бөтен нәрсә дәүләтләштерелде, асылда җәмгыять тулаем дәүләтнең ялчысы булып калды һәм нәкъ менә шул вакытта илнең цивилизациядән, тәрәккыяттән читләшү процессы башланды, ул алга киткән илләр атлый торган олы юлдан тайпылып, салулап бер читкә кереп китте. Кыскасы, ил юлыннан язды. Кайда килеп төртелгәнебезне менә хәзер күрәбез дә инде. Ә. М . Ә кая бара бу ил? Ә. Б. Кая бара, дисезме? Әгәр дә илнең эчке сәясәте тамырыннан үзгәрмәсә, аның тоткан юлы һаман начарлана гына барачак Киләчәгебез бер дә якты түгел. Бу хәл, минем карашымча, ил халкы өчен хәерлеге булмас Халыкның бай ачы тәҗрибәсе бар. Пугачевчылык, разинчылык. егерменче гасыр башында тулы булмаган ике дистә ел эчендә өч революция. Болары тарихи тәҗрибә Ә бүгенге оешкан җинаятьчелекнең үсеше, масса-күләм урлашу, масса-күләм эчкечелек, җәмгыятьнең рухи череп таркала баруы без боларны күреп торабыз ич. Билгеле ки, моның ахыры яхшы булмас Халык, әлбәттә, бик түзем, әмма, кызганычы шул, түземлек артында тагын бер сыйфат яшеренеп ята урысчадан әйтсәк: долго запрягает, да быстро ездит. Озак җиксә дә, тиз җилдерә, булып чыгамы? Шуңа күрә хакимиятнең ялгыш сәясәтеннән яхшылык көтеп булмый! Гомумән, социаль шартлаулар алар бит халык тарафыннан әзерләнми, андый шартлаулар большевиклар яки необольшевнклар, яисә башка төрле экстремистлар тарафыннан әзерләнә. Юньсез хөкүмәтнең юньсез сәясәте әзерли аны Ахырда халык бу «эт баш, сыер аяк» хәлләрдән туя, гарык була һәм «шартлый» Ә. М. Ни очен шулай килеп чыкты соң? Хосусый милек дәүләтләштеремп беткәнгә күрәме? Ә. Б. Россия дәүләте күп гасырлар буена күпчелек халык очен хосусый милекчелек принципларын инкяр итеп, хосусый милек бары тик элитар даирәләр өчен генә, җәмгыятьнең бик кечкенә өлеше өчен генә дип, раслап килде. Моның нәтиҗәсе шул булды: халыкта хосусый милек ияләренә — байларга нәфрәт хисе тәрбияләнде, аның белән генә дә калмады — милекмөлкәтнең үзенә карата да нәфрәт хисе тудырылды. «Әтәй малы катай!» _ ~ Шул уңайдан бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләп узыйк әле. Инде Октябрь революциясе җиңгән көннәр. Петроград янындагы Петергофта крестьян депутатларының бер корылтае съезды үткәрелә. Андагы биналарның барысы да җимерек тә ватык, таланган да тапталган. Бары тик бер зиннәтле сарай бинасы гына төзек, канализациясе дә эшли икәнүзенен. Корылтайны шул бинада үткәрергә булалар. Димәк, шулай итеп, сарай бинасында канализация эшли, ә депутатлар — крестьяннарның иң аңлы, иң алдынгы вәкилләре!—туалетлардан файдаланмыйлар. Алар нишли? Сарайдагы бәһасез кыйммәтле амфораларны, зиннәтле борынгы юнан вазаларын төнге чүлмәкләр итеп файдаланалар шуларга пес итәләр, кәкәй итәләр. Ватып-кырып, пычратып-буяп та бетерәләр, билгеле. Хикмәт крестьяннарның дөм томаналыгында, мәдәнисез- мәнсезлегендә түгел, хикмәт шунда—урыс мужигы ул бәһасез амфора-вазалар- ның үзенеке түгеллеген белә, беркайчан да үзенеке булмаячагын аңлый, бу матурлык белән байлар гына соклана, биредәге зиннәтле җиһазлар — байларныкы Шуңа күрә дә аларны пыран-заран китереп, буяп-пычратып бетерүдән мужик тәм таба, рәхәтлек кичерә. Андый матурлыкка, андый зиннәтләргә мужикның мөнәсәбәте әнә шундый була. Ә инде байлык-муллыкта яшәгән алпавытларга, буржуйларга ул ярлы-ябагайның нәфрәте гасырлар буе тәрбияләнеп, канына сеңеп килгән Унсигезенче гасыр язучысы, философ публицист Панинның гаҗәп төгәл әйтелгән гыйбарәсе бар. хосусый милек ул җәмгыять тормышының җаны. Ягъни болай: милек булса, ул кешеләрнең милеккә булган мөнәсәбәтләрен дә, үзара мөнәсәбәтләрен дә калыплаштыра. Әгәр дә инде хосусый милек булмаса, күпләрдә булмаса, аларда милке-мөлкәте булган «соры корт»ларга карата нәфрәт хисе тәрбияләнә, һәм алар һәрвакыт Ленинның атаклы өндәве белән рухланып эш итәргә әзер торалар. «Талап җыелган байлыкны тала!» Ә. М. Бу күренеш хәзер дә күзәтелә бит. Эшмәкәрләрне, банкирларны үтерәләр Күптән түгел бер сойләшүдә Сез. ул үтерелгән эшмәкәр, банкир кебекләрне гади халык кызганмый, дигәнрәк фикер әйткән идегез. Ә. Б Алай гына да түгел. Аерым катлам кешеләрдә, бөтенләй бернәрсәсез калган, йортсызҗирсез адәмнәрдә ул үтерешләр хәтта шатлык хисе дә уятадыр, бәлки, гади халык ничек сөйли? Халык, берәр үтерү турында ишетсә: «Ә, караклар, жуликлар бер-берсеннән үч алалар, алар шулай үзара «аңлашалар». Безнең анда эшебез юк»,— дип кенә нәтиҗә ясап куя. Шулай итеп, җәмгыятьтә үтерешләргә битарафлык туа. Юкса, бу бит үтереш, кан коела бит, кешене үтерәләр бит Ничек инде кемне дә булса үтергәнгә шатланырга мөмкин? Элек мондый нәрсәләр, мондый мөнәсәбәт юк иде Ә, нигездә, кемнәрне үтерәләр? Мин җинаятьчел шәхесләрне әйтмим. Алары — башка. Бүген милек-мөлкәт бүлешүче- ләрне, иртәгә милек хуҗасы булырга теләүчеләрне кыралар Ә. М. Алар арасында бик хуҗалыклы, башлы кешеләр дә бардыр дип белом. Илне күтәрердәй кешеләр... Ә. Б. Әлбәттә. Хәтта начар кеше булса да —үтерергә ярамый Бик эре сәүдәгәрләрне, үз эшләренең осталары булган кешеләрне үтерәләр Ә бит алар, ахыр чиктә, җәмгыять файдасына эш йөртүчеләр. Ләкин өлешсез-милексез калган гади халык аны аңламый. Гади халык үзен таладылар дип уйлый. Ул эшли, ә теге эшкуарлар җиңел кулдан гына халык байлыгын үзләштерә бара, янәсе. Ә бит ул үзенчә хаклы. Хосусыйлаштыруда хөкүмәт ясаган хаталар нәтиҗәсе бу. Бөтен хикмәт тә менә шунда. Ә М. Халык Лев Толстойның бер хикмәтле сүзен әллә белми, әллә оныта әгәр кеше үзе очен яхшы эшли икән — димәк, ул җәмгыять очен дә эшли. Минем Сезгә бер сәеррәк соравым бар. Ничегрәк әйтим икән? Сез университетта милек-молкәт фәлсәфәсен укытасыз. Мондый фән башка бер уку йортында да ойрәнелми, минемчә. Сез милек-молкәт буенча зур белгеч-галим, ә үзегез фәнни итеп әйткәндә, малмолкәткә стоикларча, ягъни бик исегез китмичә, түземлелек белән карыйсыз, тыныч карыйсыз Хәтта түбәнсетеп үк карыйсыз түгелме? Ә Б Юк ла! Түбәнсетеп түгел. Болай бит: мине байлык-мөлкәт үзе кызыксындырмый Мин, әлбәттә, байлыкка каршы түгел. Кыйммәтле акци- яләрем-кәгазьләрем, акчам, коттеджйортым, машинам булса - бик риза булыр идем Әмма алар юк, булмавы, бәлки, хәерледер дә. Мине мәсьәләнең гамәли тормыш-көнкүрешкә кагылган ягы кызыксындырмый. Мине, галим буларак, мал-мөлкәтле кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре күбрәк кызыксындыра. Алар- нын үзара тәңгәллеге, яраклашуы, дип әйтимме соң? Бу—тикшеренү, нәтиҗәләр ясау өчен бик кызыклы күренеш. Әйтик, язучы яки рәссам теге йә бу мәсьәләне, теманы лирик пландамы, әллә романтик яктылыктаракмы хәл иткән шикеллерәк. Иҗатчылар да бит үзләре алынган томанын төбенә төшәргә телиләр. Менә мин дә, галим буларак, мал-мөлкәтне үземдә булдырырга ашкынудан битәр, аны тикшерүдән күбрәк тәм табам. Аннары шунысы да бар фәлсәфи фикерле тикшеренүче-галимме ул, язучымы, рәссаммы — алар, кагыйдә буларак, чын мәгънәсендә эре мөлкәтчеләр була алмыйлар, чөнки аларның уй-фикерләре байлык туплау ягына юнәлтелмәгән, алар мал-мөлкәткә исләре китеп карамыйлар. Әлбәттә, артык килере булганда, әйтик, Рудольф Нуриев шикелле иҗатчы берәр вилла-фәлән сатып алырга мөмкин, картиналар яки башка зиннәтле коллекцияләр тупларга мөмкин Әмма бу һич тә байыйсы килгәннән түгел. Мал-мөлкәтле булу, аны арттыру-ишәйтү бу шулай ук бик азларга гына бирелә торган иҗади сәләт, иҗади һөнәр. Мин, бу мәсьәләне өйрәнә торгач, шундый фикергә килдем: милекче булудан да иҗадирак һөнәр юктыр шикелле Әйтик, менә сез— язучылар- нәрсәдер язасыз, ди. Ә. М. Сез интеллектуаль милек, акыл байлыгы турында әйтәсезме? Ә Б. Юк, юк! Эш анда түгел. Менә сез бу очракта — журналист, мин — галим, кемдер язучы. Без теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда иҗат итә алабызмы? Минемчә, юк, итә алмыйбыз! Ә. М. Акыл белән уйлап караганда... Ә. Б. Юк, юк! Сез дә, мин дә илһам килгәндә генә иҗат итә алабыз. Сез, әйтик, бер мавыктыргыч темага килеп юлыгасыз да, сездә илһам уяна, хы- ялыгыз-фикерегез шул юнәлештә эшли башлый Ә кайчакта шундый вакытлар була килми генә илһам! Бер юл да яза алмыйсын Янә Лев Толстойнын хикмәтле сүзләре искә төшә: язмый тора алмас дәрәҗәгә җиткәч кенә язарга кирәк, дигән ул. Галим кеше дә шулай. Бер эшкә тотындымы, ул аны көнен дә, төнен дә уйлаудан туктамый. Йоклаганда да шул мәсьәләне чишеп ята. уянуга язу өстәле янына ашыга, онытканчы тизрәк язып куярга кирәк бит Димәк, иҗат кешеләре илһам килгәндә генә эшли ала. Ә милек иясе, мал-мөлкәте булган кеше нишли? Ул бит «Бүген илһам килде малмөлкәтем турында кайгыртыйм әле», дип, яки «Бүген илһамым юк, мал-мөлкәт көтеп тә торыр .» дип, кул кушырып утыра алмын. Аның мөлкәте нишләргә тиеш? Ул бозыла, чери, аны урлыйлар, ул ишәйми, юкка чыга бара. Менә шуңа күрә дә милек-мөлкәтле кеше мөлкәте турында уйламыйча, аны кайгыртмыйча тора алмый Язучы Зоя Богуславска- янын «Новый мир» журналында (№ 8, 1995) «Окна на юг» («Көньякка караган тәрәзәләр») дигән кызыклы хикәясе басылган Хикәя хәзерге урыс байлары турында. Хатын ире турында уйлана «Булганы җитеп ашкан бит. нигә кирәк ана артык акча, байлык, хакимлек? һаман-һаман хәтәр тәвәккәллек, үзенне куркыныч астына кую нигә кирәк? Нигә ул шундый? Аны аңлап та булмый һаман байлыгын арттыруга комарлана, тыелгысыз мавыга, азарт. һич аңламассың. Күрәсең, ул шунсыз яши дә алмыйдыр инде,» дн Шунсыз яши алмый хикмәт менә шунда шул. Милекче һөнәрен мин иң иҗади һөнәр дип әйтер идем Бик булдыклы кешеләр һөнәре ул. Кешене бар булганы белән суырып ала торган һөнәр Чөнки мөлкәт яшәү чыганагы. Ә инде галим бүген үз тикшеренүләренә тотынмый тора икән нәрсәсе бар моның? Яки язучы уйланган берәр әсәрен язмый калса, шуннац дөнья җимереләме? Милекче алай итә алмый Мал-мөлкәте юкка чыга икән, ул аны кайтарып ала алмый. Мәсьәләнең фәлсәфи асылы да менә шунда. Ә. М Әйтик, Тукайның «Кисекбашмы язылмый калса, Чеховның «Өч кыз туган» әсәре иҗат ителмәсә, кешелек нәрсә югалта? — димәкчеме Сез? Ярар... Ә бер байның малмолкәте, хәтта дәүләт күләмендә юкка чыкты, ди. Шуннан кешелек нәрсә югалта? Ә. Б. Югалтуын югалтмыйдыр да... Әгәр дә мал-мөлкәт күп булып, байлык ташып торса, аңар милекчеләрнең дә мөнәсәбәте тиешенчә булса, илдә бүгенге хәл дә килеп чыкмаган булыр иде, шәт. Без үзебезне кайгыртуны тулысынча дәүләт карамагына тапшырдык та, —чөнки безне шуңа өйрәттеләр! - авыз ачып көтеп утырабыз. Ә дәүләт ул иҗади оешма түгел! Анда бюрократ түрәләр утыра, алар бер генә мәсьәләне дә иҗади хәл итә алмый. Алар безне шушы көнгә китереп җиткерделәр дә инде. Без хәзер дөнья стандартларыннан (үрнәкләреннән) ике башка, ике гасырга диярлек түбәнрәк дәрәҗәдә калдык. Син, әйтик, рәссам буларак, бүген бер әсәреңне ясамый каласын икән, аннан кемгәдер зыян булырга мөмкин, әлбәттә. Әгәр дә милекче, — крестьянмы ул, сәүдәгәрме, башка берәр төрле эшмәкәрме, үз һөнәренә шулай бармак аша карый башласа, без барыбыз да хәер соранырга калачакбыз. Әле бүгенге көндә илдәүләт кенә соранып яши, ә инде без барыбыз да —150 миллион халык! — соранырга калсак... Аллам сакласын! Ә. М. Сүз уңаеннан әйтеп үтик Сез бит үзегезнең китабыгызда, мәсьәләләрнең мәсьәләсе дәүләт белән зыялылар арасындагы монәсәбәт, шул исәптән, иҗади зыялылар белән монәсәбәт. дип язасыз. Бер дә милекчеләрне телгә алмыйсыз Ни очен соң Сез китабыгызда матди байлыклар тудырмаган, кон-тон мал- молкәт артыннан кумаган зыялылар өчен борчылып язасыз? Ә. Б Сез, минемчә, бу мәсьәләгә бер яклы гына киләсез. Мин дәүләт белән зыялылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында язам икән — ул мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге турында язам, һәм, Россия тарихы мисалында тик- шереп-өйрәнеп, менә шундый фикергә килдем: Россиядә һәрвакыт зыялыларны эзәрлекләп торганнар, аларны бәяли белмәгәннәр. Урыс дәүләте һәрвакыт үзе акыллы булып кыланган, аңа укымышлы галимнәрнең кирәге булмаган. Фәнгә караш та шундый булган һәм бүген дә шулай булып кала бирә. Шунлыктан безнең бүгенге фәнебез дә кызганыч бер хәлдә, хәерче хәлендә. Фән шундый булгач, бөтен хуҗалыгыбыз да шул хәлдә. Мин китабымда зыялылар, интеллигенция мәсьәләсендә нинди караштан чыгып фикер йөртәм? Интеллигенция - экстремистлар оясы, ул халыкны дәүләткә каршы рухта тәрбияли, имеш. Әйтик, большевиклар кемнәр булган? Интеллигентлар, зыялылар. Эсерлар — шулай ук интеллигентлар. Рәсәй халкын революциягә кем алып килде? Шул ук интеллигентлар. Күрәсезме, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, барысы да интеллигентлар, зыялылар коткысы икән. Ә мин үземнен китабымда халыкның өметләрен, хыялларын, уй-хисләрен, психологиясен сүзләр- гә-фикерләргә әверелдереп яңгыратучы инструмент—интеллигенция, зыялылар, дип язам Бары тик интеллигенция генә халыкнын нн изге, иң мөкатдәс уй- хнеләрен үз йөрәге аша үткәреп тиешле рәвештә чагылдыра ала Интеллигенция- ул шундый социаль катлам ул һәрвакыт хакимияткә тәнкыйди фикердә, оппозициядә булырга тиеш. Чөнки хакимият бер вакытта да безнеке, халыкныкы була алмый. Кемнәрдер үзләрен, менә яңа хакимият килде, дип юата. Юк, хакимиятнең, дәүләтнең һәрвакытта да уз мәнфәгатьләре бар. Дәүләт мәнфәгате бер төрле, халык мәнфәгате икенче төрле. Асылда дәүләт җәмгыятькә, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Әмма дәүләт милли байлыкларга хуҗа булмаган очракта гына халыкка хезмәт итә ала. Ә инде бар байлык дәүләт кулында булып, халык аның ялчысы сыйфатында калса... Сталин гына ул, депутатлар- -халык хезмәтчеләре, алар эшче-крестьяннарга хезмәт итә, дигән уйдырма чыгарган иде. Чеп-чи ялган! Менә шуңа күрә дә мин интеллигенция һәрвакытта да хакимияткә оппозициядә, тәнкыйди карашта булырга тиеш дип язам. Гомумән, теләсә нинли хөкүмәт ана карата тәнкыйди фикерле катлам булганда гына нормаль яши һәм эшли ала. Физикада бик гади закон бар. каршылык күрсәткән әйбергә генә таянырга мөмкин. Каз-үрдәк мамыгына таянып буламы? Ә кем каршылык күрсәтә? Җәмгыятьмен аек акыллы катламы, уйларга сәләтле катламы. Болай караганда, һәр кешегә уйлау сәләте бирелгән, һәркемнең акылы бар кебек. Әмма жәмгыять һәрвакыт уйланучы һәм уйланып, баш ватып тормаучы ике катламга бүленә. Уйланучы, фикер йөртүче катлам гадәттә азчылык була. Ул—интеллигенция, зыялылар Аны беркем дә хакимияткә каршы булсын әле болар, дип тәрбияләми, ул телиме-теләмимг -уйлана, фикер йөртә һәм объектив рәвештә, гадел рәвештә, дип әйтик, хакимияткә оппозициядә булып чыга. Чөнки зыялылар барысын да күреп-аңлап тора, алар нлнен үткән тарихын белә, бүгенгесенә бәя бирә һәм киләчәге турында нәтиҗә чыгара ала. Шуңа күрә дә интеллигенция хакыйкатьне, чын дөреслекне сөйләргә мәҗбүр була. Ә ачы хакыйкать хакимияткә ошамый. Әмма хакимият тиешенчә үсештә булсын өчен интеллигенция белән һәр даим яхшы мөнәсәбәттә калырга, үзен тынгысызлап торучы зыялыларның булуына шатланып яшәргә тиеш. Әгәр инде интеллигенцияне, совет чорын- дагыча, хакимияткә тәлинкә тотучы ялагай итеп калдырсалар бетте Ул чорда чын зыялыларның бер өлеше чит илләргә чыгып качты, калган нар ын - күпчелеген! ГУЛАГларда, Колыма, Магадан, Воркуталарда череттеләр. Инде чит илләргә чыгып китәргә өлгермәгәннәре, Колымаларда башын саласы килмәгәннәре большевиклар хакимиятенә тәлинкә тотарга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты? Без коллык рухында тәрбияләнгән халык белән утырып калдык. Коллык рухында тәрбияләнгән халык тулы мәгънәсендә илнең гражданы түгел, ул инде кол! Ә җәмгыятьнең таза-сәламәт үсеше өчен гражданнар кирәк Фикерләүче, каршы тора алучы, үз дәрәҗәсен белүче шәхесләр кирәк, тәлинкә тотучы ялагайлар кирәкми Ялагай ул һәрвакыт чит кеше ихтыярына буйсынучы кол. Ә җәмгыять үсештә булсын өчен миллионнарның ихтыяры, миллионнарның иҗади фикерләве кирәк. Шул вакытта гына тиешенчә үсеш-тәррәкыять була ала. Бу мәсьәләдә зыялыларны беркем дә алыштыра алмый. Җәмгыятьнең бары тик буыннан-буынга тәрбияләнеп килгән, чын мәгънәсендә асыл укымыш- лылары гына моңа сәләтле. Чөнки алар каршы торырга, һәрнәрсәгә тәнкыйть күзе белән карарга өйрәнеп үскәннәр. Тәнкыйтьтән башка исә бер генә җәмгыять тә тәрәккый була алмый, тиешенчә үсә алмый Ә. М. Россия Федерациясе кысаларында суверен Татарстан? Сез бу формулировканы ничегрәк кабул итәсез? Ә. Б. Әлбәттә, бу формулировка әлләникадәр каршылыкларны үз эченә ала Бу тел үзенчәлекләреннән килеп чыга, күрәсең Кешеләрнең теле, ул кайсы гына милләт теле булмасын, теге яки бу төшенчәләрнең асыл сыйфатларын бервакытта да тулысынча ачып бетерә алмыйдыр Әмма шулай да һәрнәрсәне чагыштырып карарга кирәктер. Чагыштырып алып караганда барысы ла аңлашыла. Әгәр дә без Татарстанның бүгенге хәлен большевиклар хакимияте чоры белән чагыштырып карасак? Аерма бармы? Бар! Ул чорда суверенитет бар идеме? Юк иде. Хәзер бармы? Әйе, бар. Әлбәттә, бу суверенлык чикләнгән, ул хакта шик булмаска тиеш Бу мәсьәләгә безнең ничәмә-ничә гасырлар буена Россия составында, Россия белән бергә гомер кичерүебездән чыгып карарга кирәк. Габдулла Тукай ничек дигән әле? Рус белән гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, дигәнме? Татар халкының чирек өлеше генә үзенең тарихи Ватанында яши. Без бар тарафтай урыслар белән чолганып алынганбыз, дип әйтү генә аз булыр. Без бит шәһәрләребездә дә һәм, хәзер инде, күп кенә авылларыбызда да урыслар яки башка милләт халыклары белән аралашып яшибез бер татарга бер урыс яки чувашмы-башка халыкмы. Шулай булгач, ниндидер тулы суверенлык турында сөйләнеп йөрү җитди эш түгел. Әмма шулай да бүгенгә эшләнгән эшләребез, Татарстан Конституциясенә салынган маддәләр әле тулысынча ачылып бетмәгән Бу юнәлештә бик күп коч түгәргә, күп хәрәкәт итәргә кирәк әле Бары шулай булганда гына бүгенге суверенлык формуласын нәкъ менә чын суверенлык сыйфатлары белән тулыландырырга мөмкин булыр Иң беренче чиратта. Үзәккә Мәскәүгә һәр мәсьәләдә бәйле булуны бетерергә кирәк Кызганыч ки, бүген Үзәккә бәйлелек, Үзәккә буйсынганлык бер Татарстан башына гына төшкән бәла түгел Теләсә кайсы төбәк, теләсә кайсы урыс өлкәсе дә шундый буйсыну хәлендә яши урыс дәүләтенең үзәкләштерелүе бу, телдә генә федераль булып, асылда унитар дәүләт булуы. Нәрсә килеп чыга? Үзәк бөтенесенә дә хуҗа, ә җавапны җирле урыннардагы хакимият тотарга тиеш. Анда бит халыкны ашатырга- эчертергә, йорт-жирен булдырырга, эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк. Азык-төлек, транспорт, элемтә һ. б. һ. б. бихисап күп мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрнен халык тормышына яраклаштырылмаган булуы —бу борынгыдан килә торган урыс традициясе. Шуңа тагын большевиклар уйлап чыгарган демократик централизм идеясен дә өстәргә кирәк. Демократик үзәкләштерү, имеш! Бу сүзләр үзләре үк бер-берсен юкка чыгара торган сүзләр бит. Бу принцип шуңа китерде ки, төбәкләрнең хокуклары бөтенләй кысылып бетте. Кем әйтмешли, алар шөреп сорап та Мәскәүгә йөгерә башладылар. Бигрәк тә элекке милли автономияләр үрнәгендә ачык чагыла бу, аларнын милли мәдәнияте изелеп-сытылып юкка чыгу дәрәҗәсенә килеп җитте. Хәзер инде алар бу хәлдән чыгарга тырышалар. Шулай да мин, экстремистик фикерле кайбер милләтчеләр шикелле, бернинди суверенитет та юк, бернинди мөстәкыйльлек-бәйсезлек юк, дигән фикерләрдән ерак торам. Ул милләтчеләр барысын да каралтып күрсәтергә яраталар. Юк, нәрсәләрдер эшләнде, эшләнә һәм эшләнәчәк. Бу нисбәттән Татарстан аерым тырышлык күрсәтте. Бөтен Россиядә суверенлык-бәйсезлек хәрәкәтенең башында ул торды, дип әйтергә була. Аннары Башкортстан кушылды, аннары башкалар... Бирсен генә Ходай! Татарстанга башка автономияләр генә үрнәк итеп карыйлар дисәк, аз булыр. Урыс төбәкләре дә татарларга сокланып, көнләшеп карыйлар. Бигрәк тә Россия белән Татарстан арасында Шартнамә төзелгәч, өлкәләр-крайлар: әнә, татар әфәнделәр үзләренә нинди хокуклар яулап алдылар, без дә үзебезгә ни-нәрсә булса да эләктереп калсак иде, диделәр, һәм бу хәрәкәт өлкәләргә дә тарала башлады. Инде хәзер, Россия белән Татарстан арасында төзелгән Шартнамә һәм аерым килешүләрдә әйтелгәннәрдән чыгып, шуларны гамәли эшләр белән тормышка ашырасы һәм Татарстан Республикасы законнары белән ныгыта барасы иде. Мин болай дип әйтер идем: Шартнамәдәге тиешле мад- дәләрнең мәгънәләренә дөрес аңлатмалар биреп, шуларны кабаттан килешүләрсез генә Татарстанда эшкә ашырырга һәм тиешле законнар белән ныгытырга кирәк. Мин милли мәсьәләләрне хәл иткәндә экстремизм куллануны кабул итә алмыйм. Без инде төрле чуалышлар, революция-контрреволюцияләр һәм большевистик геноцидтан болай да гарык. Кан коюга булган лимит—соңгы чик норма күптән инде арттырып үтәлгән. Бигрәк тә хәзер, бик үк демократик булмаган Конституциядән файдаланып та, әле хакимият башында утыручыларны—әгәр дә без аларга ошамыйбыз икән — бездән ераграктан үзләренә ошаган халыкны эзләргә озатырлык демократик мөмкинлекләр бар, минемчә. Бүгенге хакимиятнең үзенең дә лимиты чыгып бара шикелле... Ә. М. Фикерләү рәвешегез белән Сез, минемчә, көнбатышка йөз тотучы галим. Мин хаклымы-юкмы? Ә. Б. Әйе, нигездә мин, фән теле белән әйткәндә, көнбатышчы (западник)— Көнбатыш европа мәдәнияте һәм көнбатышча яшәү формалары яклы кеше. Мин, әлбәттә, Шәрек сыйфатларын да кире какмыйм, аларның да күпмедер өлешен кабул итәм. Ләкин шуны әйтергә кирәк: бу хәл тарихи шартлар аркасында шулай килеп чыккан- Көнбатыш Европа кешелек дөньясының алгы сафына баскан. Көнбатыш бар халыкларга да яраклы, һәркемгә дә тук тормыш тәэмин итә ала торган бердәнбер юлны тапкан. Хәзер үзләренең тормышкөнкүрешләре, гореф- гадәтләре, фикерләүләре, тарих вә мәдәниятләре белән Көнбатыштан шактый нык аерылып тора торган Көнчыгыш илләре дә,—әйтик, Япония, Корея, Вьетнам, Сингапур, Малайзия кебек илләр дә,— икътисади үсешләрендә, дәүләт төзелешендә асылда көнбатышча яшәү юлына бастылар. Ә инде Көнбатыш илләренең үзләре хакында — алар кечкенәме-зурмы — сөйләп тә торасы юк. Ә. М. Татарстан китап нәшриятында Сезнең тагын бер китабыгыз чыгып килә икән. Исеме —«Россия сама по себе или в координатах Запада и Востока?» Бик катлаулы исем, шулай түгелме? Ә. Б. Әйе, шулай. Чыгып килә. Зур түгел ул, ни бары дүрт табаклы китапчык. Мин ул хезмәтемдә дә нәкъ шул Көнбатыш-Көнчыгыш мәсьәләсен күтәрәм, Россиянең кайсы якка таба юл тотарга тиешлеген гоманлыйм. Эш шунда ки Россиядә бик күптәннән — 18-19 гасырлардан ук тулы бер агым-караш барлыкка килә: славянофиллык карашы. Фән теле белән әйтсәк, янәсе, славян халыклары аерым үзенчәлеккә ия, иң зур славян иле булган Россия исә шулкадәр үзенчәлекле ил, имеш — аны гомуми аршин белән үлчәп, акыл белән анлап бетерерлек түгел. Сон, акыл белән дә аңлап бетереп булмагач, аны ничек аңлап бетерергә кирәк икән? Белмим инде, әгәр баш белән, ми белән аңлап бетереп булмаса, ул Россияне кеше тагын кайсы җире белән аңлатырга тиеш икән соң? Мәсьәлә бит нәкъ менә шунда! Славянофиллык карашы, минемчә, бик реакцион караш. Ул Россиягә күп зыяннар китерде. Сүз уңаеннан, чыгышы белән безнең борынгы татар токымыннан— чыгытайлардан булган философ Чаадаев Петр Яковлевич турында әйтеп үтәсем килә. Ул, әлбәттә, урыслашкан, христиан динен кабул иткән морза. Менә шул Чаадаев — саф көнбатышчы философ, зур галим. Үз фикерләрен бик матур итеп әйтеп бирә ала торган, яхшы каләмле шәхес. Миндә аның байтак әсәрләре бар, бертомлыгы да, икетомлыгы да. Мин аны рәхәтләнеп кат-кат укыйм, укып туя алмыйм. Аның фикерләренә таянып, күптән түгел генә «Исторические науки» журналында күләмле генә бер мәкалә дә бастырдым. Чаадаев та үз заманында, Көнбатышка никадәр якынрак булсак, Россия кереп баткан сазлыктан шулкадәр тизрәк чыгачакбыз, дип язган. Димәк, Россия инде шул заманнарда ук сазлыкта булган. Көнбатыш! Көнбатышта югары цивилизация, тәрәккыят, мәдәният, анда тормыш дәрәҗәсе дә бик югары. Көнбатыш—ул Европа гына түгел, ул Төньяк Америка да. Нишләтәсең, тарихта менә шулай килеп чыккан инде. Аның объектив та, субъектив та сәбәпләре күп. Иң әһәмнятлесе шул: Көнбатыш илләрендә дәүләт системасы җәмгыятькә буйсындырылган. Аларда гражданлык җәмгыяте барлыкка килгән. Ә бездә әле андый җәмгыять һаман да юк, оешып җитмәгән. Бездә хәтта халык аны бөтенләй аңламый да әле: нәрсә ул гражданлык җәмгыяте? Менә шунда шул бөтен хикмәт тә! Теләсә кемнән сора, ул сиңа: безнең дәүләтебез бар, дип җавап бирәчәк. Шулай итеп, дәүләт төшенчәсенә без җәмгыятьне дә, илне дә кертәбез булып чыга. Асылда исә нәрсә сон ул дәүләт? Дәүләт ул —ндарә итү органнары. Ул — җәзалау органнары, ул—төрмәләр, ул — армия! Дәүләт ул — бюрократия... Ә. М. Милиция, полиция. Ә. Б. Әйе, милиция, полиция һәм чиновник түрәләр. Фәнни яктан килеп караганда, менә шул ул дәүләт! Ә Россиядә шулай килеп чыккан: дәүләт бар, җәмгыять юк. Юк! Теләсә нәрсә әйтегез, юк кына җәмгыятебез! Ә М. Җәмгыять дәүләттән остен булырга тиешмени? Ә. Б. Әлбәттә! Дәүләт җәмгыятьнең хезмәтчесе булырга, җәмгыять өчен эшләргә тиеш. Ләкин моның өчен җәмгыятьне гражданнар тәшкил итү шарт, ә гражданнар үз чиратында демосны тәшкил итә. Ә нәрсә ул д е м о с? Ул оөтсн халык дигән сүз түгел, демос ул —малмөлкәте, милке булган гражданнар дигән сүз. Бүген без кирәксә-кирәкмәсә дә авыз чайкый торган «демократия» сүзе дә шуннан килеп чыккан. Борынгы Грециядә. Рим дәүләтендә — демос— гражданнар дигән сүз ул. Алар яулап алынган яки тнрә-якта яшәүче бар халыклар да түгел, алар— милекчеләр. Хәлле кешеләр, хуҗалар. Ә. М. Сез — татар, тумышыгыз белән дә Татарстанның татар авылыннан. . Ә. Б. Сарабикколдан. Ә М. Районыгыз? Ә. Б. Элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районы. Ә. М. Әйдәгез, татарлар хакында да бераз гәп корып алыйк әле. Минем беләсем килә татар халкының нинди сыйфатлары Сезгә ошый, ә нинди сыйфатларын сызып ташлар идегез? Ә. Б. Беләсезме, бу сорауга мин тулысынча канәгатьләндерерлек итеп җавап бирә алмам шикелле Мин урыс халкының уңай һәм тискәре сыйфатларын бармак бөгеп санап бирә алыр идем, аларны шактый яхшы беләм. Ә менә татарларның тискәре сыйфатларын бик белеп бетермим. Мөгаен, мин үз халкымны җитәрлек белмимдер. Бәлки, бәлки.. Авылдан, татар җирлегеннән мин бик күптән аерылган, ә шәһәрдә бигрәк тә Мәскәүдә төрле милләт кешеләре белән аралашасың, күбрәк урысча сөйләшәсең. Дөрес, мин туган телемдә сөиләшәм- укыйм да, гади генә нәрсәләрне яза да алам. Уңай сыйфатлар... Алар турында мин үз мәкаләләремдә язгаладым да шикелле инде. Мине тискәре сыйфатлар күбрәк кызыксындыра, шуларның асылын аңлыйсым, төбенә төшәсем килә. Мин болай уйлыйм: борынгы заманнарда зур булган һәм бүген дә кечкенә булмаган татар халкының бер бик кызыклы сыйфаты сакланып калган. Барлык бөек халыклар өчен хас бер сыйфат ул. Безнең халык чын мәгънәсендә бер-береңә ярдәм итү, булышу дигән сыйфатларны санлап бетерми, минемчә. Шул җитенкерәми. Аз санлы халыклар бер-берләренә ярдәм итешеп, булышып яшиләр. Аларда бу сыйфатлар гасырлар буена бик нык үскән-ныгыган. Ә бездә — юк. Югыйсә, татар халкы өчен бүгенге шартларда бигрәк тә кирәк сыйфат бу, халык шуңа мохтаҗ. Ә. М. Яһүдләр? Алар аз санлы халыкмы? Ә. Б. Алар аз санлы халык. Менә алар бер-берсенә ярдәмләшә дә ярдәмләшә инде! Шулай булмаса, яһүдләр тарих мәйданыннан күптән төшеп калган булыр, юкка чыгар иделәр. Аннары, безгә шуны да истә тотарга кирәк: дәүләтчелеге бетерелгән татарларга гасырлардан-гасырларга бер яман сыйфат йоккан: ул сыйфат түрәләргә дә, зыялыларның бер өлешенә дә, ярлы-ябагайга да хас. Бу — ялагайлык, тәлинкә тоту, ярарга тырышу Шунысы кызык: югарырак үрлисе килә, ул шуның өчен өстәгеләргә ярарга тырыша, ярлы-ябагай исә бөтенләй хәерчелеккә төшмәгәем дип курка, шуңа күрә түрәләргә ялагайлана. Ә менә урта катлам, уртача муллыкта яшәүчеләр, кагыйдә буларак, үз дәрәҗәләрен белеп яшиләр. Бөтен дөньяда демократиянең таянычы да - урта сыйныф, урта катлам. Алар, гадәттә, вөҗданлы, намуслы булалар. Җигелеп эшли дә беләләр, тормышлары да җитеш. Ә. М. Шул исәптән, зыялылар да... Ә. Б. Зыялылар да, әлбәттә! Ләкин шунысы бар зыялылар барысы да бер төрле түгел бит Аларның түрә булганнары, хакимияткә якын торганнары шулай ук ялагайлана белә. Ә. М. Ә түбәндәгеләргә алар бариннар тәкәбберлеге белән карый. Шулай түгелме? Ә. Б. Әлбәттә шулай! Әгәр дә инде татар халкының уңай сыйфатларына килсәк, алары да җитәрлек. Мин иң әүвәл ике сыйфатны аерып күрсәтер идем. Аның беренчесе үҗәт тырышлык, максатчанлык. Бу сыйфат бигрәк тә иленнән аерылып, читтә яшәргә мәҗбүр булган татарларга хас. Мин, мәсәлән, Мәскәүдә татарлардан бик затлы, зур шәхесләрне беләм: академиклар, галимнәр, хәрби начальниклар, иҗат әһелләре . Шулкадәр күп алар Мәскәүдә, минем исем-акылларым китә! Менә бу бит үҗәт тырышлык, максатчанлык нәтиҗәсе Хәрбиләр дә татарларны мактап бетерә алмый: татар белән разведкага барырга була - сатмаячак, хыянәт итмәячәк, диләр. Икенче сыйфат дуслыкка омтылу. Дуслык — ул бит бик авыр сынау. Чынлап карасаң, аны һәркем дә күтәрә алмый. Татарның дуслыгы шул кадәр зур, шул кадәр көчле була, чын дуслык икән — ул гомерлек! Мин үзем интернационалист кеше, төрле милләт халыкларының төрле катламнары белән аралашып яшим. Әмма әлеге ике уңай сыйфатның татарлардагы кебек көчле булганын башка халыкларда таба алмыйм. Ә. М. Ә космополитизм миллилекнең иң югары дәрәҗәсе түгелме ул? Кешелекнең киләчәге түгелме? Ә. Б Юк! Мин мондый карашны һич кабул итә алмыйм. Әгәр дә син үзеңне берәр милләт вәкиле итеп тоймыйсың икән, димәк, синең өчен барлык милләтләр дә бер төрле, тигез, имеш.. Юк, юк! Кайберәүләргә шулай тоела гына ул Бу нисбәттән мин байтак чыгышлар ясадым инде Үз мәкаләләремдә милли аерым лыкларның, үзеңне бер милләтнең вәкиле итеп тоюның биологик мохтаҗлык икәнен раслап киләм. Кешелек дөньясы барлык яктан караганда да үзенең күптөрлелеге белән кызыклы, ул шул күптөрлелектә генә тулы чагылыш табып яши. Милләтләрне бетерү, юк итүне ишәйтә барсаң, ахырзаманга кадәр барып чыгарга мөмкин ич Болай һич тә ярамый. Юкка чыга бара торган милләт-халыкларны теркәү өчен «Кызыл китап» булдырыр вакыт та җиткәндер, шәт Кешелек генофондына янаган куркынычны искәртеп тору өчен кирәк булыр иде андый китап. Аерым состав өлешләре юкка чыккан очракта, кешелекнең биологик, социаль, мәдәни сәламәтлегенә ясалган зыян дәрәҗәсен билгеләү максатыннан чыгып, даими тикшеренү-өйрәнүләр алып бару да комачауламас иде. Теге яки бу халыкны югалтуның табигатьтә, җинаятьчел саксыз хуҗалык итүдән яисә башка эшчән- леккә бәйле рәвештә, үсемлекләр яки хайваннар дөньясындагы теге яки бу төрне югалтудан күпкә куркынычрак хәл икәнлеген анларга вакыт. Бөек дәүләтчелек шовинистлары арасында америкалылар уйлап чыгарган «эретү казаны» дигән теория бик модада хәзер. Янәсе, вак милләтләр шул «казанда» эреп юкка чыга барырга тиешләр. Әмма, шул ук вакытта, Америка психологларының кайберләре, этник охшашлык һәм тәңгәллек югалтуны — психик авырулар килеп чыгуның, сексуаль мәсьәләләрдән кала, икенче урында торган сәбәбе итеп исәплиләр. Аннары: берәр милләт-халык бетсә кешелекнең бер мәдәни чыганагы да юкка чыга, дигән сүз Дөнья мәдәниятынын хәзинәсе ярлыланып калачак Әгәр дә: «Ничә тел белсәң, син шул мәртәбә кеше,» дигән тәгъбиргә таянсак, болай дип тә әйтә алабыз: «Бер милләт ничә төрле башка милләт мәдәниятын үзләштерсә, шул кадәр милләтләр белән бергә, бертигез бәхеткә һәм иминлеккә- муллыкка киләчәк.» Бу фәнни-логик рәвештәге фикер йөртүләргә дини яктан килеп томанлауларны да өстәргә кирәктер, мөгаен Дини карашларга таянып, кешелек Илаһи бөек зат тарафыннан ничек булса шулай яратылган, шулай тәрәккый итә, дигән тәгълимат бәхәссез дип уйлыйм Әгәр дә шулай икән, зур милләтләрнең аз санлы халыкларны «эретеп бетерергә» омтылышы безне бар иткән Илаһи зат гамәлләренә каршы килә түгелме сон? Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы юбилей сессиясендә (октябрь, 1995 ел) Рим Паласы Иоан Павел II, ахыргы бөтендөнья сугышыннан соңгы тарихка күзәтү ясаганнан соң, милләтләрнең хокукларын яклау ихтыяҗының кичектергесезлегенә басым ясады һәм, Кеше хокукларының гомуми декларациясе үрнәгендә, милләтләрнең хокуклары буенча да шундый бер халыкара документ эшләргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты «Беркем дә дәүләт тә, башка берәр милләт тә, берәр халыкара оешма да аерым бер милләтнең яшәүгә хакы бармы-юкмы икәнлеген билгели алмый, андый хокук беркемгә дә бирелмәгән,» диде ул үзеиең чыгышында. Ә. М. Татар диаспорасының. ягъни читтә яшәүче татарларның киләчәген Сез ничек күзаллыйсыз? Ә. Б Мин бу мәсьәләне өч өлешкә бүлеп карар идем беренчесе тел, икенчесе мәдәният, өченчесе базар мөнәсәбәтләре. Иң моһиме татар диаспорасының, читтә яшәүче татарларның Татарстан халкы белән үзара тыгыз мөнәсәбәт-багланышларын урнаштыру Иң әүвәл мәдәни мәсьәләләр буенча кирәкле эш бу. Ырудашлары белән мондый элемтә тарихи Ватаныннан читтә яшәүче татарлар өчен генә әһәмиятле, дигән сүз түгел. Мондый элемтә һәр икс як өчен дә файдалы, чөнки татар диаспорасында бик танылган зыялылар, сәнгать әһелләре, эшмәкәрләр һ б байтак Шуңа күрә, үзара элемтәләр ныгыган саен, Татарстан Республикасының потенциаль мөмкинлекләре, җегәрс дә арта гына барачак һәм икътисади, һәм мәдәни, һәм сәяси җегәрс дип әйтик Шулай итеп, большевикларның җәмгыятьне аерым вак кисәкчәләргә таркату юнәлешендәге иң кабахәт эшләренең ачы нәтиҗәләре дә юкка чыгарылыр иде, бәлки. Күпмилләтле гражданнар җәмгыятенең иң мөһим сыйфатлары булып, ул җәмгыятьтә сәяси структуралар гына түгел, ә, бәлки, милли- демократнк структуралар, аерым алганда, диаспоралар өчен мнлли-мәдәнн автономияләр формасында! ы структаралар барлыкка килү дә шарт. Россиянен башка барлык милләтләре кебек, безгә татарларга да икътисади базар мөнәсәбәтләренә керергә туры киләчәк Әмма, шул ук вакытта, үзебезнең татарлыгыбызны югалтмаска, урыслар тарафыннан «эретеп» йота бару, ма- икортлаштыруга юл куймаска, үзебез булып калырга кирәк Бу мәсьәлә, югары тәрәккыятьле, күпмилләтле чит илләрдә дәүләт ярдәме белән нәтиҗәле тормышка ашырылса, бездә дә бары тик күп төрле матди һәм рухи-мәдәни чаралар белән генә хәл ителә алачак. Әмма бездә хәлләр башкачарак тора шул. Россия дәүләте белән мөнәсәбәтләребез дә башкачарак. Аңардан безгә махсус ярдәм көтеп утырырга һич ярамый. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, ул дәүләт үзенең бөек урыс милләтенә дә беркайчан да ярдәм итмәде, ул аның җелеген суырды, шулай итеп, инде бүгенге хәленә- үлеп бара торган милләт хәленә китереп җиткерде. (Безнең илдә кешеләр Япония, Америка, Европадагыга караганда 15 20 елга азрак яшиләр, үлем-китем күптән инде тууга караганда күпкә артыграк, мәрхүм философ Мамардашвилиның безнең өскә ябырылып килә торган антропологик һәлакәт хакындагы күрәзәчелеге раслана бара шикелле ). Базар икътисадын тормышка ашыру шартларында Россия халыклары өчен беренче кичектергесез бурыч — урта сыйныф, урта катлам булган гражданнар җәмгыяте төзү. Бсзнен бурыч исә — ялланып хезмәт итүче (Марксча әйтсәк— «ялланган коллар») татар милләтеннән булган гражданнарны милекчеләр итү, мал-мөлкәт иясе итү. Моны башлыча акционерлык җәмгыятьләре, кооперативлар, җитештерү һәм сәүдә оешмалары, һәртөрле компанияләр оештыру аша, шуңа өстәп, шәхси яисә гаилә эшчәнлегенә нигезләнгән фирмалар аша гамәлгә ашырырга мөмкин булачак. Ә инде моның өчен татар гражданнарының һәм эшмәкәрләренең байлыгын туплап, татар милли капиталын, ягъни маясын булдырырга кирәк. Мин үз халкыма әнә шул юлда уңышлар теләр идем... Әхәт Мушинский. Профессор Әгъдәс ага Борһанов белән әңгәмәбез әле тагын берничә сәгать дәвам итте. Без ярты төннән соң гына аерылыштык. Машинабыз төнге Мәскәү урамнары буйлап җилдерә. Ә мин уйланып кайтам, халкыбызның нинди затлы шәхесләре бар бит, гаҗәеп рухи бай, әхлакый нык- саф, искиткеч укымышлы, галәмнәрне айкарлык тирән фикерле шәхесләр. Алар- ны кадерлисе иде, аларга ягымлырак буласы иде, кайгыртучанлык күрсәтәсе иде.