Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ТУКАЙНЫ ОЛЫЛЫЙЛАР КАЗАНДА 22—23 майда Татарстан Фәннәр Академиясе урнашкан бинада «Г. Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте» дигән темага халыкара фәнни конференция булып үтте. Аны ТФА президенты академик М. Хәсәнов ачты Пленар утырышта академиклардан М Закаев, Р Нәфыйков, Т Галиуллин, Ф Мусин, Төркиянең Измир университеты галиме Мостафа бәй Өнәр. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев һ б. чыгыш ясады Конференциягә килүчеләр «Әдәбият һәм халык иҗаты», «Тарих, сәнгать һәм әдәби багланышлар», «Тел һәм мәгариф» секцияләре эшендә актив катнаштылар 23 майда М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Г. Тукайның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш уздырылды Анда Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев, бөек шагыйребезнен иҗатын югары бәяләп, чыгыш ясады һәм 1996 елда Г. Тукай бүләгенә лаек булган өлкән әдип Г. Бәширов белән җырчы Ф. Кудашевага лауреат грамоталарын һәм билгеләрен тапшырды Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев, ТР Фәннәр Академиясе президенты М Хәсәнов, Мәскәүдән килгән шагыйрь Социалистик Хезмәт Герое Е. Исаев, Башкоргстаннын халык шагыйрьләре М. Кәрим, Н Нәҗми, Төркия кунагы галим һәм тәрҗемәче М. Өнәр, «Литературная Россия» атналык газетасы мөхәррире В Еременко һ б чыгышлары да тыңлаучыларда тирән тәэсир калдырды. Тантанада катнашучылар соңыннан «Шүрәле» балетын карадылар. КУШЛАВЫЧТА 24 майда Тукайга багышланган бәйрәм боек әдипне дөньяга бүләк иткән Арча төбәгенә күчте Иң элек күпсанлы кунаклар, автобусларга. җинел машиналарга утырып. Тукай туган авылга Кушлавычка килделәр Биредә Тукаевларның музей-утарын ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Мәдәният министры М Таишев, республикабыз Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәм мәднев, Татарстанның халык язучысы Ә Еники. Башкоргстаннын халык шагыйре Н Нәҗми. Кушлавычта туып үскән язучы Ә Галиев, шагыйрә Ф Гыйззәтуллина, Төркия галиме М Өнәр. Мәскәү кунагы Е. Исаев, язучы Ф Байрамова, Татарстан берләштерелгән Дәүләт музееның бүлек мөдире А Хәйруллина, Тукай исемендәге күмәк хуҗалык (Кушлавыч) рәисе Р Фәйзиев, Татарстан Мәдәният министрлыгының фәнни-реставрацияләү идарәсе башлыгы Н. Йосыпов һ. б. чыгыш ясады Музей-йортка керә торган тасманы кисеп, Тукай туган нигезгә ин беренче булып быелгы лауреатлардан Г. Бәширов белән Ф. Кудашева һәм башка кунаклар (алар арасында ерак Австралиядән килгән әнилеуллы Зәкия ханым белән Шәүкәт әфәнде дә бар иде) аяк басты. Музей-утар белән якыннан танышканнан сон, алар зиратта Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт кабере янында да булдылар. Соңыннан Тукай-Кырлайга юл тоттылар. ТУКАЙ КЫРЛАЙ,(А Арча районы хакимияте башлыгы, Татарстан халык депутаты В Минһаҗев җитәкчелегендә кунаклар Кырлашта Тукайның янартылган музее белән таныштылар, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар Аннары үзәк мәйданда шигырь бәйрәме башлан ды Анда шагыйрьләрдән Р Харис. Ш Галиев, Е. Исаев, И Юзеев, Н Нәҗми. Р Файзуллин, Р Миннуллин, Л Шагый- рьҗан, 3. Мансуров. Р Кутуй, В Ганиев, Р Әймәт. Р Рахман, Р Җамал һ б чыгыш ясадылар Әлеге тантанада Г Тукай исемендәге бүләк лауреаты Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы, шулай ук Татарстанның халык артисты III Әхмәтҗанов, Башкоргстаннын һәм Татарстанның атказанган артисты җырчы һәм тальянчы Ф Вә.тиәхмәтов. нәфис сүз остасы Ф Салихов кебек талантлар катнашты БАЛТАЧТА Тукай юбилеен балтачлылар да тантаналы төстә билгеләп үттеләр Районга кунаклар булып Татарстан Җөмһүриятенең Аксакаллар Шурасы Рәисе Р Хәмидулла, танылган язучы М Хәбибуллин. академик Ф Мусин, «Мирас» журналының баш мө хәррире Ә Сәхапов килгән иде Алар күпсанлы әдәбият сөючеләр алдында чыгышлар ясадылар Аннары Казан кунаклары Г Тукайның әнисе Мәмдүдә Зиннәтулла кызы күмелгән Сосна Пүчинкәсе авылына барып, мәрхүмәнең каберенә чәчәк куйды лар. аның рухына дога кылдылар. зират янәшәсендә салынган яна мәчетне ачу тан танасында катнаштылар Авыл халкының теләген искә алып, җыен әлеге мәчеткә Мә мдүдә Тукаева исемен бирү турында карар чыгарды. БАШКА ТӨБӘКЛӘРДӘ МӘСКӘҮДӘ Тукайга багышлап, биредәге Язучылар йортында уздырылган бәйрәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге һәм Халыкара Язучылар берлекләре бердәмлеге тарафыннан оештырылган иде Кичәне кереш сүз белән күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлекле - се С. Михалков ачып җибәрде һәм алып барды Иң элек боек шагыйребез турында ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев чыгыш ясады Тантанада Татарстанның Россиядәге даими вәкиле Ф Мөхәммәтшин, Мәдәният министры М. Таишев, армия генералы М. Гәрәев. шагыйрь - ләребездән Р Гаташ, Г Рәхим, язучы-тәрҗемәче В Ганиев һәм Мәскәүдә яшәүче татар зыялылары катнашты. Соңыннан Мәскәү һәм Татарстан сәнгать осталары көче белән зур концерт күрсәтелде. УФАДА Тугандаш Башкортстан башкаласында мәшһүр шагыйребезгә багышланган тантаналар элеккеге -Сабах» китапханәсе урнашкан бинага заманында Г Тукай туктаган йортка мемориаль такта куюдан башланып китте Аннары Башкортстан Дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы кичә булды Анда Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Бикбаев Тукай турында доклад белән чыкты. Татарстан кунаклары «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Р Фәйзуллин, Татарстан халык депутатлары драматург Т Мин- нуллин, академик И Таһиров, башкорт- станның халык шагыйрьләре М Кәрим, Н Нәҗми һ б. чыгышлары көчле алкышлар белән бүләкләнде. Соңыннан сәнгать осталары зур концерт бирде Әлеге чараларны оештыруда Башкортстандагы Татар телле язучылар берлеге дә (җитәкчесе профессор Р Әмиров) актив катнашты УРАЛЕ СКИДА Яшь Габдулланың 12 ел гомере үткән (1895 1907) Уральск шәһәрендә дә Тукай юбилеен олылап билгеләп үттеләр Көнбатыш Казагыстанда 1996 ел «Тукай елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан биредә «Г. Тукайның Уральск үзәге»н төзү буенча зур чаралар тормышка ашырыла башлады Бу өлкәдә әлеге үзәкнең җитәкчесе Уральск педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Разак Абдрахман улы Әбүзәров нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә. ЙОШКАР-ОЛАДА Мари-Эл башкаласында да Г Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үттеләр. «Звездный» микрорайонындагы бер урамга (ул Казан юлы янәшәсендә генә урнашкан) халкыбызның сөекле шагыйре исеме бирелде. ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ ТАТАРСТАН РӘССАМНАРЫ КОРЫЛТАЕ 23 апрельдә Татарстан Рәссамнар берлегенең X корылтае булып үтте. Үзенә 254 рәссам-сын чыны берләштергән әлеге иҗат оешмасы Россиядә ин зурлардан санала Берләшмә рәисе Абрек Абзгильдин, сәркатиб Шамил Нигъмәтуллин һәм художество фонды директоры Владимир Бабаков ике корылтай арасында башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында доклад ясадылар Аннары фикер алышулар булды, уставка өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелде Корылтайда Татарстан Рәссамнар берлегенең яңа җитәкчелеге сайланды. Бу юлы да рәссамнар А Абзгильдинга ышаныч күрсәттеләр ХАЛЫКАРА БАЛЕТ ФЕСТИВАЛЕ Мәшһүр биюче - милләттәшебез Рудольф Нуриев истәлегенә багышлап, май аенда Казанда халыкара классик балет фестивале үткәрү инде бер матур күренешкә әверелде. Быел бу чара унынчы мәртәбә уздырылды Ана дөньяның төрле төбәкләреннән атаклы биючеләр чакырылган иде. Шунысы куанычлы: фестиваль репертуарында үзебезнең «Шүрәле» балеты да бар Әсәрдәге үзәк бию партияләрен Казагыстаннын халык артисты, биш халыкара ярыш лауреаты Бәхетҗан Смагулов, Казаннан Вадим Яруллин, Елена Щеглова кебек талант ияләре зур уңыш белән башкарды ТАГЫН БЕР АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ 16 майда Качалов исемендәге рус драма театрында -Театр кичә, бүген һәм иртәгә» дигән исем астында бәйрәм тамашасы үткәрелде Ул әлеге театрга -академия» исеме бирелү уңаеннан оештырылды Әлеге тантанага Казанның барлык театрлары артистлары, әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләүче зыялыларыбыз чакырылган иде КИТАПХАНӘЧЕЛӘР БӘЙРӘМЕ 27 майда яңа профессиональ бәйрәм Китапханәчеләр көне беренче талкыр бил геләп үтелде Ул Россиянең һәркем файдалана алырлык беренче китапханәсенең "’ПО еллыгы уңаеннан 1995 елда билгелән, эн иде. Шул уңайдан Татарстан Милли китапханәсендә бәйрәм тамашасы уздырылды Биредә ветераннарны котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары сәнгать осталары концерт күрсәттеләр. СӘЙДӘШТӘ КУНАКТА «Шигърият остаханәсе» үзенең чираттагы утырышын мәркәзебезнең С Сәйдәшев музей-йортында үткәрде Ул күренекле ша- гыбрь Р Харисның «Сәйдәш яры» дип исемләнгән яна no *м асын укып тикшерүгә багышланды (Әсәр унсигез яшьлек Сәйдәшнен Буада яшәгән чорын, анын уналты яшьлек Бибисарага булган мәхәббәтен тасвирлый Шагыйрь әсәрен укыганда, анын туганы С. Гарифуллин Сәйдәш көйләрен фортепьянода уйнап торды Остаханә утырышын да катнашкан шагыйрьләрдән И Юзеев. Р Файзуллин, Г Зәйнашева, Р Гаташ, язучылардан Батулла, Ә Гаффар, музыка белгечләре К Тажнева, И. Исәнбәт, музеййортнын директоры Я Рәхмәтуллин һ. б. поэма турында үзләренен уй-фикерләре белән уртаклаштылар. ӘГЕРҖЕ ТАЛАНТЛАРЫ — ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ Күренекле драматург Таҗи Гыйззәткә, композитор һәм шагыйрь Ләбиб Айтугановка багышлап, Әгерже районының Баржы-Умга, Нарат авылларында искә алу кичәләре үткәрелде Бер үк вакытта районда яшәп иҗат итү че авторларга да житди игътибар бирелә Бу юнәлештә мәдәният бүлеге мөдире Мәҗит Исрафилов һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык күрсәтәләр Мордыбый авылында яшәүче Чыңгыз Мусиннын «Язмышым үзәннәрдә» дигән шигырьләр китабы чыгу уңаеннан Әгерже район мәдәният йортында тәкъдир итү кичәсе үткәрелде Кырынды авылында гомер итүче прозаик Габдулла Галиевнын Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Үкенеч» исемле җыентыгы хакында да кызыклы сөйләшү булды. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР Язучы һәм тәрҗемәче Солтан Шәмен белән «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире, балалар язучысы Ләлә Сабирова Гыймадиева Биектау районының Юртыш, Мәмдәл, Суыксу авылларында якташлары белән очраштылар Казан шәһәрендәге 155 нче ташринглиз гимназиясе (директоры Илсур һадиуллин) яшьләргә эстетик тәрбия бирү буенча нәтижәле эш алып бара Сонгы вакытта мәсәлән, гимназия укучылары янында - Казан утла ры» журналының бүлек мөхәррирләре танылган язучылар Шамил Маниапов белән Рәдиф Гаташ кунакта булдылар Сөйләшү- әңгәмә барышында укучылар саф татарча итеп шигырьләр укыдылар, очрашу җыр-му- зыка белән аралаштырып алып барылды ЯҢА ГАЗЕТА Чаллы шәһәрендә «Киңәш» дип исемләнгән күп битле яңа газета (баш мөхәррире Газинур Вә.лиев) чыга башлады Ул, исеменнән үк күренгәнчә, файдалы кинәшләргә бик бай газета Бер үк вакытта анын битләрендә әдәбият сөючеләр өчен «Шигъри кунакханә» сәхифәләре дә дөнья күрә Газетаның индексы 54147. Алдагы иртыеллыкка язылу бәһасе 7320 сум. ҖИҺАНОВ КҮКТӘН НУР СИБӘ 1975 елда ачылган һәм 5930 саны белән халыкара каталогка кертелгән кече планетага татар халкының күренекле композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһанов исеме бирелде Шул уңайдан Мәскәүдә. Россия Композиторлар берлегендә тантаналы утырыш булды. Анда Н Җиһановнын хатыны, кызы һәм Татарстан Композиторлар берлегеннән Мирсәет Яруллин катнашты КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРДӘ Г Камал исемендәге Татар дәүләт драма академия театры артистлары Финляндия башкаласы Хельсинкида булып кайттылар. Гастрольләр барышында әлеге театрның сәнгать осталары күренекле драматург Т. Миннуллиннын инде классик әсәргә әверелгән «Әлдермештән Әлмәндәр»ен һәм зур концерт күрсәттеләр Финляндиядән кайтуга, камалдылар Башкортстан башкаласына юл тоттылар. Уфада алар төрки халыклар театрларының ■ Туганлык» дигән икенче халыкара фестивалендә катнаштылар. БӘЙРӘМ БҮЛӘГЕ Киноның 100 еллыгы һәм Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан, Татарстан кинематография дәүләт комитеты республика кинотеатрларында "Таң батыр» исемле беренче татар мулыфильмын (авторлары режиссер Г Сәйфстдинова, рәссам- куючы И Маханова) яшь тамашачыларга бушлай күрсәтте ЯҢА ИҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕ Күп санлы тамашачыларның сорауларын искә алып, Чаллы хакимияте (җитәкчесе Р Алтынбаев) үзләрендә яна концерт иҗат берләшмәсе төзеде «Энергетик» мәдәният сараенда аны тәкъдир итү кичәсе булды. Шәһәр хакиме урынбасары Ф Мо- стафина, мәдәният идарәсенең яна башлыгы Ф Белецкая артистларны, шушы тантана уңаеннан, ихластан котладылар Хәзер әлеге берләшмә «Болгар» дәүләт бию ансамбле, «Камнчи» халык музыка ансамбле. «Звоны» халык җырлары ансамбле. «Ритм» бал биюләре ансамбле. Чаллы циркы студиясе, «Джиззн» джаз капелласы, камера хоры һәм аерым артистлардан Фән Вәлиәхмәтов. Дилия Букеева, Гөлүзә Зыятдинова, Дания Сибгатуллнна кебек талантлы җырчыларны үзенә бер бөтен итеп туплап, халыкка игелекле хезмәт күрсәтә КОТЛЫЙБЫЗ! Фольклор өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле фәнни эшчәнлек алып барганы өчен. Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының халык ижаты бүлеге мөдире. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Урманчиев Фатыйх Ибраһим улына «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде